Логотип Казан Утлары
Хикәя

ФИНИНСПЕКТОР ҺӘМ БАБАЙ

 

Танышы белән дә, белеше булмаган кеше беләк, дә самими елмаеп күрешә ул, йомшак сүзе белән сәламен бирә. Шушы елмаюда, мин сезгә көчемнән килгәнчә ярдәмгә әзер, дигән күцел байлыгы сизелә. Шушы ук рнясызлык- та, сез дә мине ншннгәшлектә рәнҗетмәскә 1 иешсез, ДИ1 ән катгый кисәтүе дә чагыла Аря-зирә очрашулардан Рөстәм Вәлиев (ул Чиләбедә яши) күңелгә әнә шундый булып керде. Дус-иш җыелып әңгәмә корганда, сүзгә алдан кыбырсып кагышмын ул. Монысы тыйнаклык билгесе дәдер — эш СОЮЧС1Ә һәм дәрәҗәсен белүчегә хас сыйфа) га бит әле бу. Әмма каударланмауның тагын бер хикмәте бар, минемчә. Әңгәмәдәшләр ишәеп, әдәби бәхәснең кызуы җиткән чакта да һич гә йөзсезләнмичә у praia чыгарга үзенең көче җитәчәген белә Ростам. Мондый ышанычка гормыш южрибәң бай, белемен төпле булт анда, кешелекле! ең аермачык беленеп юрганда 1ына ирешер) ә мөмкин, һәм — болар! а өстәп — уйлану, уйлана белү гудыра анлын ышанычны. Ә язучы Рөстәм Вәлиев гамәлен уйламыйча кылмын. Үзе һәм нҗагы турында менә ничек яза ул: «...яза башла! ач, мин. гормыш чынлыгына хилафлык кылып, әдәбиятка охшаган нәрсәкәйләр тасвирларга тырыштым. Бары 1ИК ярсулы соклану елгасы 1ына хакыйкатькә илтер, дип уйладым. бистә хорафатларының һәм нскслскләренең, анда) ы минем көнкүрешем каршылыкларының гын култыкларын күрмәдем. Армия хезмәте, Магнитогорск металлу pi ия комбнна!ында эшләү, Томон тундрасында йөрүләр, MOI аллнмнәрем сабаклары миңа i айрә)- ле ирләр учының йомшак сөюе, яманнан кисәтүнең һәм шелек теләүнең йомшак ■ авышы булды. Мнн яка юрмышка — әлегәчә үзем начар белгән юрмышка ияләнә башладым кебек. Минем әсәрләрем геройлары, юрмышнын заманы узган I адә i -рәвешләрен, 1әр1ин.1әрсн кире кагунын фетнәче хисен кичереп, бүтән тормышны ү з игәләр. Бу исә «тормыш иц хакында уйланучы егет» өчен файдалы. Әмма кире кат у һәм кабул игү арасындагы бу шлык куркыныч. Моңда һичнәрсә алыш пара алмаслык ю) алгулар булуы ихтимал...» Рөстәм Вәлиев күп санлы повестьлар һәм хикәяләр язды, аның Тукай ■ у рында! ы романын iaiap укучысы җылы кабул ипс. Рөстәм эшне зурдан башлар) а ярата. Сүзне дә. Зурдан башлаш ан эшнең нәтиҗәсе дә бәләкәй була алмый, әлбәттә. Үзе ту рында сойләвен лә ул олы кешедән — бабасыннан башлый. «Минем бабаем оныкларына йомшак, хәтта иркә мөнәсәбәт!ә булды. Канчаюа, үзенең хатасын аңлап а.няндай, кырыс булыр! а )ырыша иде, шул кырыслы) ын аклау өчен, бешен өйләчеләрне әти кысан йшәндә югты, дияр иде...» Шушы кик күңелле, игелекле бабай образы тулы сурәтләнгән хикәя укучылар игътибарына тәкъдим ителә. Мин аны Рөстәм Вәлиевнен 1975 елда Ново- сибирскнда чыккан «Тын шәһәр жәе» («Лето тихого города») исемле китабыннан тәрҗемә иттем.

Мәгьсум ХУҖИН.

 

1

Шунда ят әле,— диде әби. Тегүче үлчәвеңне алыр да чалбар — ш тегәр сиңа. Әхмәт абыеңныкы кебек итеп. ■*-*-*■ Мин ишек төбендәге келәм кисәгенә аякларымны сөрттем һәм идәнгә җәелгән одеял өстендәге җәймәгә горур кереп бастым Җәймә крахмалланган иде, ак һәм бик тә чиста иде. Мин сузылып яттым. Әби баш очыма чүгәләде. Аның сулышы миңа тиде, йөзе янымда башлары гүшәмгә тияр-тимәс басып торучы тегүченең һәм бабайның чырайларыннан мәрхәмәтлерәк иде. Бабай атлап барган кебек, юлында истә-оста югында миңа тап булган да, оныгымны үземә алыйм әле, башкалар кибеттән сатып алалар, ә мин оныгымны юлдан таптым, дип уйлый сыман, һәм ул табышын алырга теләгән кебек иелде, соры күлмәкле тегүченең җәенке гәүдәсе исә бабайның күләгәсе булып иярде Алар аякларымны һәм кулларымны кинәт тотып алдылар да идәнгә чытырдатып кыстылар. Шул чакта гына мин башта ук абайларга тиеш булган нәрсәкәйне күреп алдым— бабайның йөзендә алдашу сизелә, ә тегүченең йөзен гадәти һәм мыскыллы эшлеклелек томалаган икән ләбаса. Мин алданган һәм кимсетелгән кешеләрчә усал һәм үчле тавыш белән кычкырдым. Әби нәрсәдәндер куркып: Менә Әхмәт абыең диде. Исерек... һәм ишектән чыннан да Әхмәт абый килеп керде, һәм минем усаллыктан һәм үчлектән чыдап булмастай авыртуны белдерүгә күчкән тавышым. исерек Әхмәт абыйдан курыккач, басылды. Ә әби. тегүче соңыннан күз ачып йомган арада чамасыз авырткан төшемә якын ук иелгәч, минем битемне итәге белән каплады... Кулларым яннарыма салынып төште, мин мескен һәм таланган кыяфәттә идем. Басынкы тавышым сулкылдауга, хурлыклы ыңгырашуга әйләнгән иде. Менә сиңа бау.— диде әби һәм кулым янына бау куйды.— Тегүче сиңа колын алып киләчәк. Әйе. әйе.— дип мине ышандырырга тырышып кабатлады бабай, ә үзе «тегүче»не ишеккә таба туктаусыз, әмма хөрмәтен сиздереп этүен белде. Сөннәткә утыртканнан соң ике көн үткәч тә, олы бүлмәдә йөренгәндә, иелеп карагач, киң күлмәгемнең тездән ашкан итәгендә марганцовканың күгәрек таплары күренә иде әле... Боз киткән чак. Дәү-дәү бозлар рәткә тезелеп агалар да аннары котырынып әүмәкләшергә тотыналар. Тәрәзә янында эч пошып утырам, ямансулаудан теге бауны бөтергәлим. Ә-әнә, дип еракка-еракка. күк белән су бергә кушылган төшкә күрсәтте әби.—әнә шуннан, боз өстенә басып, колын йөзеп киләчәк... Бабай ат сатып алган. Атын тәрәзә турысындагы рәшәткә баганасына бәйләде дә, өйгә кереп, күр әнә. дигәндәй, миңа ымлады һәм үзе атка текәлеп карап торды. Аның йөзендә шатлык га, кайгы да сизелми иде. Атны ишегалдына кемдер китергәндәй һәм нинди ният белән китерүе әлегә билгесез кебек карый иде ул. ...Әби миңа соңыннан бабай турында, инде аның вафатыннан соң, күп тапкырлар сөйләде. Һәм бу хикәятләр минем үз хатирәләремне кирәгенчә ачыклый идс. Бабайны ызгануы хикәятләрендә еллар узу һәм мәрхүм турында кайгыру белән күпертелми иде. Аны, дип сөйләде әби. малай килеш Кечкенә Шәһәргә алып килгәннәр һәм бүрек тегүчегә өйрәнчек итеп биргәннәр. Өч ел чамасыннан ул, картузлар һәм бүрекләр тегәргә остарып җиткәч, үзбашка эш җайлау ниязс белән, карт тегүчедән киткән Ләкин үзе генә берни майтара алмагач, кире кайткан Шулай да нэп елларында бабай эшен үзбашка оештырып җибәргән һәм, сөйләүләренә караганда, аны ярыйсы ук алып барган. Тик бу хәл озак дәвам итмәгән Шуннан соңгы елларда аны туктаусыз эзәрлекләгәннәр яңа заманга син ят зат, үтә үк куркыныч булмасаң да, хосусый милекчелек карашларың белән зыянлы бәндә син, янәсе. Мондый кысу-кискенлскләр. билгеле инде, бабайны алҗыткан, әмма ул кызының һәм киявенен каршы төшүеннән ныграк газапланган. Тормыш хәлләре аның холкына көчле йогынты ясаган әйтик, үз вакытында ул. Кечкенә Шәһәрнең чеп-чи наданнарыннан аермалы буларак, кызын мәктәпкә укырга илткән һәм кызын, теләгенә каршы килмичә, комсомол егеткә кияүгә биргән, хәтта киявен үз йортына керткән. Ә бүрекләр тегүен барыбер дәвам иткән, бу хурлыклы эшне туктату турында киявенең үгет-нәсихәтләрен тыңламаган, оялтуларына игътибар итмәгән, тегүчелекнең аларнын яшь укытучыларның яман атын чыгару ихтималы турындагы үтенечләренә колак салмаган. Шулай да кызы белән кияве аны бүрек тегүен вакытлыча ташлап i орырга мәҗбүр иткәннәр. Әмма вакытлыча гына, чөнки эч пошу һәм ваем аның кулына тагын инә-кайчы тоттырган, һәм ул, кызы белән киявенең шелтәләү-әрләүләре- нә исе дә китмичә, һөнәренә тагын да хирысланыбрак керешкән. Әни үлгәч, бабай, тегүне ташлыйм, дип. әтигә анг иткән икән. Озак кына вакытка һөнәрен ташлап та юрган әтинең безне алып китеп баруыннан курыккан Шушы чакта бабай акылдан шаша язган, өйдә хәлләр бик тә киеренкеләнгән. Бүрекләр ■ *ккә"дә, анын тормышының мәгънәсе булган, ул йорт хуҗасы өстенә төшкән башка шөгыль-мәшәкатьләрне дә онытмаган Ә текмәгәндә. һә| нәрсәгә битараф булып, җаны кыелып, өйдә һәм ишегалдында тик йори биргән. ...Әтинең, эштән кайткач мине елап шешенгән, марганцовкага һәм канга баткан хәлдә күреп, яман да ачуы купты. Ул. шул ук мәлдә бабай йортын бөтенләйгә ташлап китәргә ниятләп, әйберләрне җыештыра башлады Кайбер нәрсәләрне гөйнәгәч. минем янга килеп утырды. Бабай ишек янына барып басты Тонык тавыш белән: — Мин бүрекләр тет үне ташлыйм.. диде ул. Ант итеп әйтем... — Монысын эшләмичә, әти миңа таба ишарәләде,— бүрекләреңне тексәң, яхшырак булган бу чыр иде Ул үтә талчыккан кыяфәттә иде. Башыма, кайчан китәрбез икән, дигән тынгысыз уй керде. Әмма әти селкенмичә дә утыра бирде, аның ачуы беткән буган, шулай да кырыс карарга килүе йөзендә сизелмәде, кызганыч та, көлке дә кебек иде аның йөзе. _ — Мин ант игеп әйтәм, дип кабатлады бабай Ул алпан-тилпән дә килгән кебек, ләкин бу әлләни сизелми, гәүдәсе ишек яңагына табарак авышып тора, бераздан, ниһаять, ишек яңагына бөтен гәүдәсе белән сөялде. Бабай бүрек текмәячәк, дип куркып кына әйтеп куйдым мин. Әти мина җавап бирмәде Ул бабайның антын кабул кылырга ашыкмый һәм аның бу йорт тан бик китәсе дә килми иде бугай. Ә бабай куркып калган иде. Кызы һәм оныклары туган йортта оныкларының балалары да туарга тиеш дип уйлый идедер ул. Хезмәте һәм осталыгы өчен бүләк кебек булган бу йорт, кияве һәм оныклары ташлап китсә, бөтен жылылыгын-мәгънәсен югалтачак булып тоелгандыр аңа һәм ул кулына инәне бүтән тотмаска әтигә ант итте... Аның ат тотуга беркайчан да исе китмәгән, диләр. Менә ул. үзенең бәйсезлеген күрсәтү өчен, ат сатып алды. Әйе. ул җиңелде, әмма бөтенләй үк бирешә алмый иде ул. ...Бабай миңа: — Күр әле син аны. диде, үзе тәрәзә турысында коймага бәйләнгән атка карый, бу җан иясе башка кешенекедер, дигән кебегрәк гаҗәпсенеп карый. Ә мин атның безнеке икәнен беләм һәм бабайга: Җик әле син аны,— дидем. Ул нык. әмма җиңел гәүдәсе белән борылды да өйдән чыкты. Мине җылы итеп киендерделәр, җитәкләп алып чыктылар да чанага утырттылар. Капка ачык иде инде. Кая барабыз без? Мин, ат яратудан рәхәт каушап калган биш яшьлек малай, кая барырга мөмкин ди? Тормыш мәгънәсе белән тулган нинди сәфәргә чыга алыйм икән мин? Хәер, миңа каядыр барырга, ерак-ерак- тагы аклыкка илтүче ак юлның сәфәргә чакырып торуын аңлап, каядыр барырга гына кирәк иде. юл йөрү рәхәтен тоярга һәм сәфәрнең макса гын һәм мәгънәсен хыялымда гына тудырырга кирәк иде. Миңа әле хәзер дә далага бабай белән максатсыз сәфәрләребездә без охшаш булганбыз кебек тоела. Хыялларыбыз да охшаш булгандыр—ул да. мин дә тормышка ашмастай хикмәтне бер төсле итеп күргәнбездер. Тик аерма шунда гынадыр минем хыялым мине шатландырса, бабайның хыялы аны хәсрәткә чумдыргандыр. Ул миннән башка — ялгызы гына да чыгып китә иде. Беркөнне иртән уянгач, аның өйдә юклыгын күреп, мин: Ә бабай кая китте? дип сорадым. — Ярминкәгә,—диде әби. Мии аның тавышындагы мыскыллау һәм кызгану төсмерен тоя алмадым. Ярминкә дигәне миңа яшелгә һәм зәңгәргә буялган, җиле кылганны туктаусыз тибрәлдерүче гап-гади дала булып күренде. Ул бүләкләр алып кайта иде. Зур гына күн сумкадан өстәлгә ипи. бер кап чәй. шакмаклы шикәр чыгарып сала да аларны әбигә таба этәрә, миңа прәннекләр, чыбыкка ябышып кунган әтәч бирә идс. Мин тәм- гомлы булуымнан гына түгел, ә ниндидер мәҗбүри бер йола үтәлүенә катнашым булуына да куана идем. Соң. күчтәнәч алып кайту йоласы минсез бөтен булмас иде бит! Мин бер хикмәтне соңыннан гына аңладым... Бабай, ат сатып алгач, башта аның белән нишләргә икәнен белмәгән, ә аннары әмәлен тапкан. Уен уйнаган икән ул — янәсе эш эшли дә ярминкәдән бүләкләр алып кайта... 2 — әзер мин Әхмәт абыйныкы кебек озын чалбар кия башладым. Ләкин Әхмәт абыйның чалбары киң түгел, ә галифе иде. Бераздан соң Әхмәт абыйны атлы гаскәриләр белән фронтка җибәрделәр, тиздән әти дә китте, һәм бабай атны сатты. Бабай аны соңгы тапкыр ашыкмыйча гына, иркәләп җикте—шушы соңгы җи|үе рәхәтен озаккарак сузарга теләде кебек ул. (Ә читтәрәк. сакалын һавага чөеп, чегән басып тора иде. Аның сакалы мине мыскыллый сыман әйтерсең, ул безнең атны үбәргә җыенган да бахбаебызны кара каты сакалы белән кытыклаячак иде.) Ат миңа ягымлы итеп карады... Аннары мин җигүле ат артыннан, йомшак тузанны туздырып, ераккача йөгереп бардым. Урамдагы кешеләрнең: «Карагыз әле. Бүрекче оныгы!» һәм: «Бабасы атын сатты микәнни?» кебек сүзләрен йөгерүем уңаенда колакларым җыя барды Шәһәр читендә мин артка калдым Юлдан таш алдым да аны. атка тидерүдән бик тә куркып, чегәнгә тидерергә гырышып аттым. Өйне атсыз калу кайгысы басып алгандыр, караңгы тынлыктыр анда, дип борчылып кайттым. Алай ук түгел икән. Бабай идәндә җәелеп утыра, каршысына калыплар, чүкечләр, тукмаклар тезгән, шулар арасында төрле зурлык!агы инәләр кадаган күпчек тә бар Бүрекләр текмәкче буласың мәллә? дип сорады әби Бабай аңа ачу белән, хәтта нәфрәтләнгәндәй каралы Кияүнең киткәндә нәрсә дигәнен ишеттеңме син. кортка.’! Малайларны карый күрегез, диде ул. Шулай дидеме? Шушы хәлдән соң. бабай горур, мәһабәт кыяфәттә йөри башлады. Әнә ул ике тәгәрмәче лә алпан-тилпән килеп, мәсхәрәләп шыгырдаучы җиңел арба яныннан исе дә китмичә атлый. «Мыеклар» чыгарган баудилбегәне тәбәнәк сыерның Маньканың арт саны өстендә еш селти. Элек, сугыш башлаш анчы. Маньканы ике тәгәрмәчле җиңел арбага җиккәннәр, һәм ул әйбәт йөргән икән. Бабай бау-дилбегәсен селти, ә каршыга очраган кешеләр көлә. Кәрлә сыерның мөгезләре өскә караткан өтерләр кебек тоеладыр, мөгаен Ә бабай сыер янәшәсеннән һичнәрсәгә исе китмичә атлавын белә, көлке һәм төртке сүзләр аның горурлыгын чеметә алмыйча сүрәнәяләр. Ул. бәлки, мыскыллы көлүләрне ишетмәгәндер һәм ачык авызларның үзләрен дә күрмәгәндер. Уйлары аның өйдә, кадерле бүлмәдә элек энем белән минем йокы бүлмәсендә, хәзер үзенең кярханәсендә булгандыр. Сарык тиресенең әче исенә һәм куе гәмәке төтененә тулган шушы һөнәрханәсендә керосин лампасының сыек яктысында йончыткыч һәм басылып уIыруны таләп иткән хезмәтеннән рәхәтлек таба ул. Менә бабай постауны алдына җәя. аны йомшак кына кага-сыпыра бу минутларда ул мине яки энемне сөя кебек Ләкин сөюе мин йокылы- йокысыз яисә сырхап киткән чактагы кебек түгел. Постауга катырак сугарга да. аны ныграк сыпырырга да ярый биг һәм бабай постау өстенә сыдырылудан очланган, матур уенчыкка охшаган акбурын кулына ала. Гәүдәсен арткарак ташлый да постауга ниндидер билгеләр сала. Кара постауга туры-төгәл сызыклар гөшкәч. зур авыр кайчысын тотып, постауны кисә башлый. Бүлмәдә тынлык, бары тик кайчының постауны салмак кисү тавышы әкрен генә ишетел- гәләп куя Бабай постауны түбән үк бөкерәсп. тигез-тын челтерәгәндәй тавышка колагы белән ешынып ук кисә Аннары ул машинасы янына утыра да кискән постауларын тегә. Машина черчер игә. ә бабай шул черелдәү астына постауны аз-азлап шудыра, аягы белән, гармунга иярен һаман саен кызыбрак биегән кебек итеп, ггедальгә баса Машина тынып кала. Ә бабайның аягы, ул аны инде педальдән алса да. акрын-салмак биегәндәгечә селкенәләр. Аның йөзе, куллары һәм күзләре инде эштән читләшкән сыман. Әмма бу читләшү-аерылышу бөтенләйгә түгел Бабайның яраткан эшенә тиздән тагын утырачагы сизелеп-күренеп тора Әби аңа ризык алып килә, аны бабай янындагы артсыз урынлыкка куя. бабай ашыкмыйча гына ашый, ризыгын сеңдереп бара кебек, ләкин ул күп ашамын бер тәлиггкә шулпа да бер касә балсыз кагы чәй. акрын ашаса да. әбәген гиз бетерә Аннары бабай кулына инә ала Ул ипкә ургылып г орг ан өлгер инәне кулыннан ычкындырып җибәрә дә нәкъ кирәк төшеннән югын өлгерә Инәнең ялтыравы шундыен да җәһәт һәм җете аның туктаусыз җемелдәве һаман саен тизрәк нәфисләнә бара Шуңа күрәдер сарай ярыгыннан кергән кояш нурыдай эреп югалыр кебек ул Инәгә каран юрганда, тавыш ишегмисең. Ә башыңны читкә боруга ук инәнең постауга һәм тирегә тиеп кыштырдавын ап-аермачык ишетәсең Иртән ул кипкән бүрекләрне, мичтән алып, калыптан салдыра. Бу чакта бабай бик тә тыныч, ләкин кичәгечә ашыкмый һәм дәрте ташып тормый. Дөрес, ул кичә, ашыгып, кайдадыр кимчелек җибәргән булуы ихтималын белә, шуңа күрә үзенең хатасын үтә дә җентекләп эзли. Инәләр кебек очлы һәм еш төшле тимер тарак белән акрын гына тарый, аннары чәчтарашныкы кебек җиңел ялтыравык кайчы белән йоннарны тигезләп кырка. Шуннан соң бүрекләрне ян сәкегә куя да аларга оныкларына карагандай итеп текәлеп тора. Аның карашы ягымлы да. горур да. шелтәле дә. пошынулы да сыман. Мин энем белән, әбинең тыюына колак салмыйча (ул безнең элекке бүлмәдәге агулы исләрдән бетерешүебездән курка иде. ә. бәлки, ул безнең, бабай һөнәре белән артык мавыгып. Ходай күрсәтмәсен — үзебезнең дә бүрекчеләр булып китүебездән курыккандыр), кичләрен бабай янында утыра идек. Әби бу чакта зур мичкә яга, анда бабай калыпларга кидерткән бүрекләр әйбәтләп кибәргә тиеш Бу электәге бер бәйрәмгә — утыннар күмергә әйләнгәч, әбинең зур табада көлчә пешерүенә тартым иде. Хәер, хәзер көлчә исе килми килүен, әмма бабай белән әби өчен шундый бәйрәм мәгънәсе саклангандыр, күрәсең —алар үз эшләре белән шундыен да мавыкканнар, дөньяда алар өчен бүтән бернәрсә дә юк кебек иде. Мич гөрләп яна, бабай, тукмак белән суккалап-каккалап, калыпларга бүрекләрен кидертә. Иәле!—дип кычкырыбрак әйтеп куя ул. тавышыннан күңеле хушлыгы бөркелеп тора.— Йә. ничек?! Энем белән мине үз яныннан кумый иде бабай, безнең аның тирәсендә утыруыбыз ошый да иде аңа. Без бабайга комачаулаганбыздыр да. әмма ул безгә беркайчан да, тегесен алмагыз, монысына кагылмагыз, димәде. Ул оныкларына үзенеке кебек язмыш туры килмәвен тели иде Менә минем инженерларым үсә! —дип кабатлаштыра иде ул. Шулай да безнең аның һөнәре белән кызыксынуыбыз бабайнын күңеленә ята иде. Бүрекче малае, диген, ә! - дип яңгыратып әйткәли иде ул. Мине, дөрестән дә, бүрекче малае, дип йөртәләр иде. Югыйсә, минем әтием мәктәп директоры, әнием укытучы лабаса. Ләкин миңа, директор малае, яки, укытучы малае, димәделәр, бүрекче малае булдым мин (Хәер, безнең күршебез -әти белән бильярд уйнавына горурланучы Әхмәт абый, директор малае, дия иде. Бабай үзен, останы түгел, ә директорны өстен куюга хәтере калуын белгертмәскә тырыша иде.) Хәтта бервакыт мәктәпкә баргач, ишек төбендә керергә кыймыйча торганда, өлкәнрәк сыйныфтагы бер укучы: Бүрекче малае бит бу! -дип кычкырды һәм әтине чакырырга йөгерде. Менә шулай —бабай тагын бүрекләр тегә башлады. Тик бу эш аңа хәзер кадерле һөнәре бердәнбер белән шөгыльләнү генә түгел, ул инде акча эшли иде—бурычын үти иде бабай. Әти аңардан: «Малайларны сакла»,— дип үтенде, ә ул әтигә вәгъдә бирде бит. һәм аны бернинди көч тә һөнәрен ташларга мәҗбүр итә алмас иде. чөнки бабайның үз һөнәре белән шөгыльләнүе сугыштагылар алдында олы бурычын үтәүдә бердәнбер мөмкинлеге булгандыр. 3 _угыштан Әхмәт абый кайтты, сул кулы юк. йөзе ябык, картайган. С Чүпрәкчапраклар белән тулы тартмалар төялгән арбада йөри башлады ул. Кер кыстыргычлар, тараклар, кармаклар, сыбызгылар, гомумән, бала-чаганы һәм хатын-кызны кызыктыра торган бүтән әйберләр дә була аның арбасында. Әхмә! абый иске-москы җыючы булып эшләргә күнекмәгән, дип уйламыйм мин. Арбага утырып: «Чүпрәкләр, сөякләр җыям!»- дип кычкырып, урам буйлап йөрергә һәркем булдыра ала. Ләкин Әхмәт абый алай да эшләми иде. Ике-өч йортны узгач, атын туктата да. тын гына утыра бирә, ә карашы өметсез. Хатын-кызлар балаларга чүпрәк-чапракны бәйләп-төйнәп бирәләр, шуңа алмашка Әхмәт абыйдан кармак-сыбы- згы гына түгел, ә тараклар да алырга кушалар иде. Сонрак Әхмәт абый дилбегәне тотмый ук башлады, ат үзе кирәк төштә туктарга гадәтләнде Беркөнне Әхмәт абыйның аты безнең капка төбендә туктады Малайлар һәм кызлар, сояк-чүпрәкләр күтәреп, йөгерешеп килергә нигәдер ашыкмадылар Салкын җил кистереп исә иде. Әхмәт абый бөрешеп утыра. Бабай аның янына чыкты. Әхмәт, мин сиңа бүрек тегеп бирермен, — диде ул Әхмәт абый көлемсерәде һәм — Әле сугышка чаклы тегеп биргән бүрегең дә өр-яна диярлек,—дип җавап кайтарды. — Син ялгышасың. Әхмәт, сугышка чаклы мин сиңа бүрек текмәдем. Ничек инде текмәдең? дип каршы төште Әхмәт абый. Өйдә сандыкта тәмәке сипкән өр-яңа диярлек бүрегем бар биг минем Син ялгышасың. Әхмәт.- дип кабатлады бабай Сугышка чаклы мин сиңа да. башка берәүгә дә бүрек текмәдем, чөнки киявем моңа каршы иде. (Бәлки, ул сугышка чаклы бүрекләр текмәвенә үзе дә чынлап торып ышангандыр?) Ә хәзер тегәм. чөнки кияү, фронтка киткәндә, оныкларым турында кайгыртырга кушты Аңладыңмы инде хәзер, Әхмәт? Ярар, текмәгәнсең икән текмәгәнсең, дип битараф кына җавап кайтарды Әхмәт абый. Бүрекнең шулай да кирәге юк миңа Акча туплыйм да киез итекләр сатып алам әле. Сазлыкта ятып салкын тилергән аякларымны җылыда тоту хәерлерәк. Бабай беркайчан да берәүгә дә бүрек алырга тәкъдим итми иле. Хәтта базарда болай эшләмәде. Югыйсә анда: «Бүрек сатам! Бүрек алыгыз!» дип кычкырып, кешеләрнең игътибарын тиз җәлеп итеп була бит Ә менә Әхмәт абый белән капка гәбендәге сөйләшүдән соң. бабай итек басучы Семенга бүрек алырга тәкъдим ит ге Мин сиңа. Семен, бүрекне шундый да итеп тегәрмен, диде бабай. син аның башыңда барлыгын да сизмәссең! Юк ла. миңа кыргыз бүреге кирәкми Мин сиңа, Семен, колакчын бүрек тәкъдим итмим бит. малахай түгел, дим Мин сиңа атап теккән бүрек җыйнак булыр, кышын башыңны җылыда тогар. җәен кояштан кан.тар Миңа җыйнак-нөхтә, җөен җөйгә китереп теккән бүрек кенә кирәк Каракүл бүрек. Бабай уйга калды. Аннары Каракүлдән тетәрмен, диде Миңа күн тышлы бүрек кирәк, дин таләбен тәфсилләде Семен. Син постау тышлы бүрек тегәсең, миңа андые кирәкми Бабай татын уйга төште, бу юлы инде озак ук уйланды. Аннары Күн тышлысын тегәрмен, диде. Тик син. Семен, постау тышлы бүрекне зерә яманлыйсың. Хикмәт бит бүрекнең җылы һәм башта җайлы утыруында, ул кимендә оч кышка җитсен Бер пар әйбәт киез итеккә мин сиңа бер әйбәт бүрек тегәрмен. Семен, дип үтенгәндәй әйтте бабай Киез итек бүректән кыйммәтрәк хәзер Шулай да булсын. Ә мин сиңа. Семен, каракүлдән күн тышлы бүрек тетәрмен Семенның сүзләре бабайның хәтерен калдырды Аның болай да бүрекләрне. к.тр.ткү I тән күн тышлы итеп текмичә, сарык тиресеннән постау тышлы һәм колакчынлы тына итен тегүе кәефен кигәргәли иде Хәзер каракүл һәм күн юнәтүе авыр, алар шәһәргә кыек юллардан тына китерелә. Ә бабай безне дә, үзен дә куркыныч астына куярга — төгәлрәк әйткәндә, безне иркен тормышта үстерергә әтигә биргән вәгъдәсен үтәү мөмкинлегенә аркылы киртә салынуын теләми иде. Беркөнне ул миңа базарда бүрек тоттырды. Мин шуны күтәреп йөрергә һәм, әлбәттә инде, алучы булса, сатып җибәрергә тиеш идем. Бабай үзе. гадәттә, базарның тәбәнәк коймасы буендагы япма астында утыра, бүрекләр салынган чемоданын сирәк ачып куя иде. Усал телле кешеләр, бүрекче саран да соң инде, товарын маклер-арадашчыларга бирми, ә кечкенә оныгын сәүдә итәргә ияләндерә, дип төрттереп сөйлән- гәләделәр дә ул көнне. Моның болай түгеллеген мин сезгә ихластан ышандырып әйтәм. Бабай, хәзер аңлавымча, минем күзләремдә өлгереп җитүче сәләт чаткысы күргәндер —сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр шәһәрчегендә үсәм ләбаса мин! Хәер, шәһәрчек бу сыйфатын җуя бара, ләкин базар көендә, ыгы-зыгысында бабайның тәвәккәллекнең, чаялыкның җәлеп итүчән, йогучан хыялый рухы, җай килеп бәхет елмаячагын сиземләү саклана иде әле. Димәк, бабай минем дулкынлануымны сизеп алгандыр, дип уйлыйм мин хәзер. Үз һөнәре малай кешене кызыктыру, мавыктыру ихтималы аның күңеленә яткандыр. Әмма, кабатлап әйтәм, ул минем киләчәгемнең үз язмышына охшавын теләми иде. Мин базарның чуар кысынкылыгына куанып һәм горурланып барып кердем. Бүрекне фокусчыдай оста гына югары чөйдем дә: — Кемгә бүрек кирәк! Менә ул — иң шәп бүрек!—дип кычкырдым. Бүрекнең берәүне дә кызыктырмавы минем хәтеремне һич тә кырмады. Якшәмбе базарының шау-шулы ешкынлыгына керергә миңа беркем дә комачауламый, тирә-юнен җентекләп күзәтеп, эчпошыргыч кызыксыз сәүдәсе белән күңелемә тиюче юк — шулары куаныч. Рәхәтләнеп, онытылып йөрим базарда! Әмма мине кинәт озын буйлы, чандыр гәүдәле бер абый кычкырып туктатты, башта йомшак кына, аннары кысып ук кулымнан тотты. — Бүрек алыгыз! — дип кабаланып әйттем мин. Ул мине үзе күреп туктатканчы, аны күрмәвем һәм бүрек тәкъдим итмәвем өчен уңайсызланып куйдым. Абый кеше миңа озак кына текәлеп карап торды, аннары шулай ук уңайсызланган кебек кенә итеп: — Башымда бүрек булмагач та, син минем бүрегем юктыр дисеңме әллә?—диде. — Әйе ди инде! Кем инде җәй көне бүрек кисен! — дип гаҗәпләндем мин.— Ә бүрекне хәзердән сатып алырга кирәк, чөнки кыш көне туры китермәвегез бар. Ул тагын миңа озак кына текәлеп карап торды, аннары бер сүз дә әйтмичә һәм артына борылып та карамыйча китеп барды. Мин килгәндә, бабай бүрекләрен фанер чемоданына тутыра иде. Ашыга иле ул. хәвефләнүе сизелә иде аның. — Фининспектор сиңа нәрсә әйтте? - дип сорады ул. «Фининспектор» сүзен беренче ишетүем һәм фининспекторның үзен беренче күрүем шушы булды. Ләкин соңыннан бабайның озакка сузылган сәер мөнәсәбәтләре фининспекторның монысы белән түгел иде. 4 .у ининспекторның икенчесен мин беренче тапкыр базарда түгел, ә Cjj өебездә күрдем (бабай да тегесен соңыннан базарда очратмавын әйтте). Мин энем белән тоткан ташбашларны кызу плитә өстенә тезә идем. Без аларны башта җепкә асып кояшта, аннары плитәдә киптерә идек. Кипкән балыкны бик тә ашыйсы килгән чак иде минем, һәм менә плитәгә ташбашлар тезгәндә, ишектән ул килеп керде — Исәнмесез,- дидем дә ана текәлеп катып калдым мин. Ул ялтыравык төймәле китель кигән, ә башында биек фуражка иде Ул бабайны фамилиясен әйтеп сорады. Мин өйдә үзем генә булуымны әйттем. — Ни кылуың әле синең? дип кызыксынды ул.— Әһә. мичне шуның өчен яктыгызмыни? — Әйе. Балык киптерү өчен, җылы булсын өчен, аннары Ул кычкырып көлеп жибәрдс. хәтта күзләреннән яшь атылып чыкты. Кесәсеннән кулъяулыгын алды, һәм миңа ислемай исе китереп бәрде. — Тышта чүлдәгедәй эссе, дип көлә бирде ул. Ә ташбашларны плитәдә киптермиләр — Әйе. ие. . - дип мәми авызландым мин. (Мичне бүрекләр киптерү өчен яккан идек без ) — Ә бабаң кайда? — Әйе. ие. . Су коенырга китге бугай бабай — Су коенырга?—дип күңеле булып сорады ул. Күнитскләрен шыгырдатып. түргәрәк узды һәм терәксез урындыкка, аны өстәл янына күчермичә генә, утырды, яныннан әйләнеп йөреп, үзенә сокланып карарга жайлы булсын өчен шулай эшләде кебек. Ашыкмый иде бугай ул. Бабай кергәч, ул атылып диярлек урыныннан горды, үкчәләрен берберсенә бәреп куйды, усал-кырыс кыяфәттә бабай! а текәлеп катты. — Исәнмесез.— дип горур гына сәламләде бабай Рәхим итегез, дип кунаклар өчен дигән зур бүлмә ишегенә күрсәтте. Монда да ярый, дип сабыр гына жавап кайтарды ул. Мин эш белән. Шәһәр финанс бүлеге хезмәткәре мин Бабай иңбашын сикертеп куйды, тәкәббер кыяфәттә сүзсез калды үзеннән яшьрәк кешенең, өйгә кергәч, мондагы тәртипләрне санга сукмавын ошатмады, һәм шуңа күрә бу чакырылмаган кунакны илтифатсыз гына тыңларга җыена иде Бабай хәтта мине дә куып чьп армады Бераздан әби белән энем керде, бабай аларга да чыгып торырга боермады Ә фининспектор безнең монда булуыбызны хуплый кебек иде Ул бабайга таба борылды һәм. нечкә (авышын чатнатып; — Сез тыелган кәсеп белән егерме сигезенче елдан бирле шөгыльләнәсез, диде Сезнең хәтта патент алырга да хакыгыз юк. Әгәр моннан ары бер генә тапкыр законны бозсагыз да, эшнең шунда ук тикшерү органнарына биреләчәге турында мин сезне кисәтеп куям Аңлашылдымы? — Аңлашылды, дип җавап кайтарды бабай һәм фининспектор күнитскләрен шыгырдата-шыгырдата чыгып китте... Бабай ишекле-1 үрле йөренергә югынды, аның чүәкләре, идәнгә йомшак кына тиеп, кайгылы тавыш чыгарып кыштырдый иде Ә фининспектор күнитекләренең шыгырдавы баш га өйалдыннан. аннары ишегалдыннан, аннары урамдагы такта юлдан ап-аермачык ишетелеп торды Ул миннән, нигә мичкә ЯК1ЫГЫЗ. дип сорады. - дидем мин Бабай миңа борылып та карамады. Минем аңа кечгек кенә булса да ярдәм итәсем килә иде һәм мин Мичне балык киптерү һәм жылы булсын өчен яктык, дидем, дип өстәдем _ Бабай чүәкләрен акрын кыштырдатып йөрүен белде. Бераздан бу хәсрәтле кыштырдау кискенләшеп җәһәтләнде. Бабай чүәкләрен салды да, катгый карарга килгәндәй, читекләрен киде Карале' дип кычкырыбрак әйтте ул әбигә Мич суынганчы һәм. сүзен бетермичә, күрше бүлмәдән калыптагы бүрекләрне алып чык!ы. аларны мич эченә тезде Аның йөзе кайгылы һәм кырыс иде. үзен йолып калачак, аклаячак гамәл кыла кебек иде ул. Бабайны алдагы якшәмбедә үк базарда эләктерделәр. Әби, бу турыда ишетүгә үк. яңа киемнәрен киде һәм, әтинең дипломын алып, милициягә китте. Аңа дипломны күрсәтергә кирәк булмаган бугай, әтине шәһәрдә яхшы хәтерлиләр, ә тикшерүче, бәлки, әтинең укучысы ук булгандыр. Өстәвенә сарык тиресеннән теккән постау тышлы бүрекләр .милицияне артык кызыксындырмаган. Соңыннан тикшерүче бабайдан: — Йә. бабай, бүрекләрне тагын тегәрсеңме?—дип сораган. Бабай җавап кайтармаган Шуннан соң тикшерүче: Текмәячәксең икән — ярар соң... - дигән дә бабайны кайтарып җибәргән. Бабай моннан соң да бүрекләр текте тегүен, әмма милиция аңа әлегә кагылмады. Ә берничә көннән соц, фининспектор безгә тагын килде. Күптән сездә булганым юк, - дип үз иткәндәй әйтте ул.— Комачау ясамадыммы? Бабай бу сорауга җавап бирмәде һәм кунакны, тыйнак кына итеп, зур бүлмәгә чакырды. Фининспектор карышмады, хәтта ишек төбендә күнитекләрен салмакчы да иде, бабай аны тыйды, һәм алар зур бүлмәгә керделәр. Чәй. - диде бабай, һәм әби җәһәтләнеп самавырга ут салды. Мин фининспекторга дүрт күз белән дигәндәй карадым, һәм мине бер капма-каршылык уйга салып интектерде. Бөтенләе белән диярлек хәрби киемле, кителе тәненә сыланып һәм күнитекләре балкып торган бу ыспай абый игътибарны үзенә туктаусыз җәлеп итә иде Шул ук вакытта минем аны. килеп керү белән үк безнең өйдә курку һәм тәшвиш тудыруы өчен, җенем сөймәскә тиеш иде. Ул җитез-оста хәрәкәтчән, шулай да бу кыяфәте аңа беренче килүендәгедән авыррак бирелә иде. Әнә ул, кунаклар өчен түрдәге урынга узганда, өстәл-урындыкларга бәрелә, келәм ябылган сандыкка ләх итеп утыра, сандык хәтта сыкрап шыгырдый; әнә ул чәйле касәгә ике кулы белән тотына, ә касә аның кулларыннан шуып чыга яза. Ул элеккеге пөхтәлек-төгәллекне теләми, аның гадирәк, мөлаемрак буласы килә кебек. — Без танышмадык та бит әле,— дип каушап елмайды ул.— Мин Анатолий исемле. Ә мин сезгә. Бабай, диярмен. Каршы килмәссез бит? — Алай да мөмкин. Теләгәнегезчә булсын,— диде бабай. Алар чәйне озаклап эчтеләр. Анатолий, йөзен җыергаласа да, бабайдан калышмады, куе-каты чәй эчәргә ияләнмәгән иде бугай ул. — Мин сезнең киявегез турында мактау сүзләрен күп ишеттем. Ул мәктәп директоры булган, име? Аны. баксаң, бөтен шәһәр белә икән.— Анатолий тынып торды.— Сезне дә шәһәрдә әйбәт беләләр. Кечкенә шәһәрдә һәркем күз алдында, шуңа күрә беләләр,— дип тыйнак кына җавап кайтарды бабай. — Сез дә күпләрне беләсез булыр... Сугышка чаклы фининспектор булган Николаевны хәтерлисезме? Бабай иңбашын чак кына сикертеп куйды. Менә аның хкмәтләрен сөйләп тә күрсәтәләр соң! Бистә урамнарын урап йөри икән бу. Саф һава сулый янәсе. Тәрәзәләрдәге бер үк төрле бизәкләргә күзе төшә моның. Әһә, димәк, бистәдә кемдер пәрдәләр белән кәсеп итә!.. — Хәйләкәр бәндә иде.— диде бабай.— Син, әйдә, чәеңне эч әле. Ләкин Анатолий чәй турында уйламый да иде инде, ул: — Николаев гадел һәм намуслы кеше иде. - дип бик бирелеп дәвам итте.— Кешеләрне хаксызга кыерсытмады. Әйтик, һөнәрчегә бүрек тегеп сату хокукы бирелмәгән. Әгәр бу эш иптәшлек нигезендә башкарылса, ягъни, бүрек заказчы материалыннан тегелсә, монысын закон тыймый... Ә менә шәл бәйләү иптәшләрчә очракта да тыела. Бабай әңгәмәнең ничек баруына игътибарсыз иде. әмма ул кинәт кенә: — Нигә?—дип сорады. — Ярамый - дип кызганулы сыманрак җавап кайтарды Анатолий. — Нигә? — дип кабатлап сорады бабай. Анатолий тагын: — Ярамый, дип җавап кайтарды һәм тирән итеп сулады.— Закон шундый. Ә сез шәһәрдә күпме атсатар булганын хәтерлисезме?—дип җанланып китте ул. Кем әйтмешли, хет буа буарга мөмкин иде үзләре белән. - Әйе,- дип сүлпән тавыш бирде бабай. Соныннан аларны әр- тильгә җыйдылар. - Артеле нинди әле! Ул ит комбинатын, сабын заводын, әзерләүләр конторасын йөк атлары белән тәэмин итте Шуны исегездә тотыгыз, атсатарлар закон нигезендә хезмәт хакы алдылар. Ә артельне төзүне кем башлап җибәрде'’ Николаев! — Әртил хәзер юк инде. — диде бабай. Ә «Бәйләнеш» итек басу фабрикасы’ Итек басучы һөнәрчеләр моннан егерме ел элек, Николаев ярдәмендә. «Бәйләнеш» артеле булып оештылар Кайчан да булса фабрикага аны нигезләүче фининспектор Николаев исеме биреләчәк күрерсез дә торырсыз менә! Бабай кинәт кенә: Син яшь әле, диде. Яшь. дип, дүртенче дистәгә авышты инде.— дип кызарынды Анатолий Тәҗрибәне тиз генә туштан булмый, анысы бар.. Ул тагын да кызара төште. Әгәр шулай каушамаса: Ә сез. Бабай, бүрек тегүегезне ташларт а җыенмыйсызмы’ - дигән көтелмәгән соравын һичшиксез бирмәс иде, һәм Анатолий шушы соравыннан сон тагын да ныграк каушап калды. Бабай аңа мыскыллап карады, җавап кайтарып тормады 5 _абай шәһәрдә озак яшәсә дә, кешеләрнең аңа мөнәсәбәте нинди ь» булуын мин тәгаен генә әйтә алмыйм Шулай да мине «бүрекче малае» дип атап йөрт кәндә, аңа көлеп яки түбәнсетеп карауларын сизмәдем Әмма хикәядә тасвирланган вакыйталар вакытында Елга аръягында яшәүчеләр бабайга начаррак мөнәсәбәттә була башладылар. Мондый хәлне яшелчә бакчасы китереп чыгарды. Хикмәт менә нәрсәдә иде елга буенда куе куаклык каплаган каты җир бар иде. безнең урам кешеләре, шуны бергәләп төпләп, яшелчә бакчалары ясамакчы булдылар. Безгә дә бу эштә катнашырга әйттеләр, тик бабай каршы төште. Безнең гаиләдән бакча карарлык кем бар соң әле? Бабаймы? Әгәр ул бакчачылык белән шөгыльләнсә, бүрек тегә алмас иде. димәк, безгә ризык юнәтү җае бетәр иде. Ә әбигә безне карау да чиктән ашкан. Боларны күршеләр дә аңлый иде аңлавын, бәлки, шуңа күрәдер, алар бабайны сүз белән гаепләмәделәр, аңа бүтән гамәл дә кылмадылар. Шулай да төрле сүзләр йөргәндер, күрәсең, малайлар энем белән миннән: - - Алар яшелчәне базардан сатып алачаклар! дип көләләр иде Сатып алса ни булган? дип чәпчи идем мин Бабай яшелчәне базардан хәзер дә сатып ала Моның ни начарлыгы бар? Ха-ха! У ха-ха! — дип тагын да кычкырыбрак көләләр иде малайлар. Базардан яшелчә сатып алулары тына җитмәгән, моның ни начар- лыгыхурльиы бар. диләр бит әле! Ха-ха! Уха-ха! Көлеп үләрсең! Әтиебезнең һәлак булуы турында хәбәр килгәч, малайлар безнең базардан яшелчә сатып алуыбызны гаеплән көлүдән туктадылар Авыр кайгылы хәбәр килгәч, күршеләребез безгә җыелдылар һәм әби янында озаклап утырдылар. Бабайның бүрек һәм итекләр турында сөйләшүен хәтерлисезме'’ Ул башта Әхмәт абый белән, аннары итекче Семен белән сөйләшкән иде. һәм менә бабайга Семен исе аңкып торган өр-яңа итекләр китерде, ә бабай аңа бик әйбәт бүрек бирде. Күн тышлы, колакчыннары каракүлдән! Бабай беркайчан да мондый бүрек текмәгәндер, тексә дә. теге-теге заманнарда гына теккәндер. Әмма ул Әхмәт абыйга итекләрне бирергә озак вакытлар кыймыйча йөрде —Әхмәт абый бик тә горур кеше бит. аннары яшелчә бакчасы мәсьәләсендә Әхмәт абый күршеләр яклы иде. Ниһаять, бабай Әхмәт абыйны өйгә чакырды. Син минем кияүне әйбәт белә идеңме, Әхмәт? Әйбәтме, дип Мин бүтән берәү белән дә бильярд уйнамадым,— диде Әхмәт абый.— Аның да төрле... Киявемнең һөнәрем белән шөгыльләнергә рөхсәт итмәвен беләсеңме? - дип бүлдерде аны бабай. Беләм. Әхмәт, син ничек уйлыйсың, әгәр аңа яңа итек бассалар, итекләр аңа йә зур. йә кечкенә булсалар, ул аларны сатарга базарга чыгар идеме? Чыгар ди бик! дип балаларча кызды Әхмәт абый. Бәлки, итекләрне сатарга миңа кушар иде ул? Синең киявең мондый эш белән сине базарга беркайчан да җибәрмәячәк иде. Димәк, мин, аңа атап басылган итекләрне базарга алып чыгып, аның истәлегенә тап төшерә аламмы? Нигә дәшмисең, Әхмәт? Нигә җавап бирмисең? Әллә мин ялган сатаммы? Юк-бар сөйләп, ботка пешермәкче буламмы? Син хак сүз сөйлисең, Ибрай абый.— диде Әхмәт абый.—Әмма мин синнән бер нәрсә турында сорамакчымын... Сора, диде бабай һәм сагаеп кына Әхмәт абыйга якынайды. Нигә син хәзер алны-артны белмичә бүрек тегәсең? Бәлки, киявен тыеп тормагангадыр? Бабайның йөзе кинәт суырылып китте, күзләре ялтырады, ул кызып, ярсып диярлек сөйли башлады. Бүрек тегү — минем бурычым, Әхмәт! Мин шул бурычны үтим! Минем киявемнең балалары ач та. ялангач та түгелме? Түгел! —Ул тынып торды. Ихх, Әхмәт, син минем нинди бүрекләр тегә алырымны белмисең шул! һәркем үз бурычын үти,— диде Әхмәт абый - Ятимнәрсез дә. тол хатыннарсыз йортлар бик. бик аздыр хәзер... Аңламыйсың син мине... Әхмәт абый урыныннан торды, эндәшмәде, чыгып та китмәде. Бераздан гына: Итекләрең кайда? — дип сорады. Бабай урыныннан очып кына кузгалды. Әхмәт абыйга газетага төрелгән итекләрне алып килеп тә бирде. Сугыш бетәр Тормыш җайланыр, — диде Әхмәт абый—Оныкларың үсәр. Алар сиңа рәхмәт әйтерләр. Әмма бер нәрсә начар булыр — алар сине кызганырлар.— Әхмәт абый сүзсез торды — Итекләр әйбәт икән. Рәхмәт. Фининспектор болытлы, җепшек көнне кичке уңайда килде. Аның күнитекләренә пычрак мул ябышкан, шинеле чыланган иде. шуны салганда. ул тамак кыргалады. Бабай белән фининспектор тагын чәй эчтеләр. Фининспектор урындыкка салынган йомшак мендәрдә утыруыннан канәгать иде. чәй эчеп, тәмәке тартып рәхәтләнүен яшермәде ул. Иртәдән бирле сәгать төзәтүче тирәсендә матавыкланып йөрдем. дип башлады ул, йөзен сөртеп алды, арыганлыгы хәрәкәтеннән сизелә иде. Аның будкасы сез утыра торган төштән ерак түгеллеген беләсездер. Әйе... Сәгатьче белән шул хәтле изаланырга туры килер, дип уйламаган идем. Ләкин шунысы әйбәт булды мин аның көнгә ничә сәгать төзәтүен белә алдым кебек — Сәгать төзәтүче ашыкмаска да мөмкин.— дип кыстырды бабай. Шулай дисезме? —Фининспектор хәтта талпынып куйды. Аннары күнеле төшеп, хәтта кайгылы кыяфәттә:—Менә монысын искәрмәгәнмен. дип елмайгандай итте. Озак кына сүзсез торды. Ә безнең хуҗа бер инспектор хатынга шелтә бирде,— дип очын очка ялгамыйча әйтеп салды ул. Алтары а кереп торган шул хатын. Атакайның бу хәлгә ачуы купкан да протест белдергән. Нишләмәк кирәк,—диде бабай.— эшли белмәгәч, шелтә аласың. — Эшли белә ул, дип нигәдер тирән сулады Анатолий. Эшен белә. Соңгы арада гына милиция кешеләре белән бер тегүченең өендә тентү үткәрделәр. Әллә ни тапмаганнар. Төрле бизәкле чүпрәк-чапрак тутырылган бер капчык күргәннәр. Нәрсәгә кирәктер, дип уйлыйсыз инде калдык-пост ыкны? Кем белгән... — Менә без дә белмәгән-аңламаган идек шул Әле шушы көннәрдә генә органнар күлмәкләр сатучы бер карчыкны каптырдылар. Бактың исә. чүпрәкчапраклары күлмәкләреннән калган икән моның Хәйләкәр икән инспектор хатыныгыз, -дип бәяләде бабай. Эшли белә ул! - диде Анатолий һәм тагын тирән итеп сулады. Фининспектор җылынды, йөзендә арыганлык билгеләре бетте. Кинәт кенә ул: — Сез. Бабай, тегесеннән соң базарга оч тапкыр чыктыгыз, диде. Бабай эндәшмәде. Әйдә, әйдә, сайрый бир. дигәндәй, исе китмичә утыра бирде. — Сез базарда дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрдә булдыгыз. Ә элек базар! а шимбәдә һәм якшәмбедә чыга идегез, әйеме ’ Анатолийга дәрт керле, аның күзләре җемелди башлады. Сез. Бабай. итекче Семен Харламовка бүрек теккәнсез... Бүлдермәгез мине1 Ул сөйләвеннән туктады, күзләре җемелдәсә дә. дулкынлануын инде тыеп кала алуы сизелә иде. һәм фининспектор тыныч, ягымлы тавыш белән сөйләүгә күчте дә: - Ярар, әйбәт утырдык. Сыен өчен рәхмәт. Бабай, дип тәмамлады. Фининспектор китүгә үк без. тагын кайчан килер икән, дин уйлана башладык. Бу килүендә ул бик тә җайлы вакытны сайлаган иде бабайның бүрек теккән чагына туры килергә кирәк булган аңа Моны без соңыннан аның үзен тотышыннан аңладык. Бер уйласаң, аның бабайны бүрек теккән чагында күрергә тырышуы мәгънәсез дә кебек. Бабайның һөнәрчелек белән шәт ыльләнүенә аның дәлилләре җитәрлек бит. Ул. хәйлә- мазар кормыйча гына, базарда милиционерны чакырып кигереп, бабайның чемоданын ачтыра ала ич. Ләкин ана нрофсссион.1 н. \. ул! — Бабай, синең аны бик тә күрәсең киләме? - Килсен иде шул,- дип акрын гына, тыныч кына әйтте бабай. Дуслар идек бит Ул фининспектор түгел икән инде. Шулай Күрәсем килә иде үзен, карыйсым килә иде үзенә. Мин очрашуыбыз турында сөйләргә теләми идем, ләкин бабай паныч та. битараф та иде килсә, килер, карыйсым гына килгән иле үзенә, ди бит. шуңа күрә кайбер нәрсәләрне әйтергә булдым — Аны. хатыны белән аерылышкан, диләр. Алар йортларын сатканнар, акчасын бүлешкәннәр. Анатолий үз өлешеннән сиңа акча бирмәкче була. Бурычым бар. ди — Бик тә кызганыч, дип әйтеп куйды бабай,- кызганыч — Ул өзек-өзек һәм көчәнеп сөйли иде һай бу каһәр суккан авыруны Бик тә карыйсым килә иде үзенә... 7 абай исән чагында, аның фининспектор Анатолий белән мөнәсәбәте тләрен шәһәрдә белү-белмәүләре хакында кызыксынмаган идем Бабай вафат булгач, бу мөнәсәбәтләрдән хәбәрдар булуларын аңладым. Җеназага картлар күп килде Алар җылы киенгәннәр, кайберләре шәл дә ураганнар иде. Безнең өй янына җыелып, бабайның гәүдәсен алып чыгуны сүзсез һәм тыныч кына (мина хәтта алар үз җеназаларында катнашалар кебек тоелды) көг теләр. Менә бабайны, гөмбәзгә охшаган яшел өсле, сыгылмалы носилкага салып, ишегалдыннан алып чыктылар. Озатучылар күп иде. алар, иелә төшеп, табут артыннан бардылар. Тыкрык башларында карап-озатып торучылар тагын да күбрәк иде. Ирләр бабай тегеп биргән бүрекләрдән иде. Тыйнаклык һәм кырыс әдәп сизелә иде женазада. һәм кинәт кенә кешеләрсез култыктан фининспектор Анатолий күренде, безгә таба килә башлады. Ул яланбаш иде. чәчләре тузгыган иде. һәм кешеләр каушап куйдылар, ләкин бу уңайсызлануны җанлану бик тиз алыштырды. Картлар гына ачулары чыгып пышылдаштылар. Гаҗәп, әй, мин Анатолийны күрүемә шатландым һәм аңа кулымны болгадым. Аннары җеназа тыйнак һәм кырыс әдәпле хәленә кайтты, бу кешенең бүрекчегә чит-ят булмавын әйткәч, картлар да мыгырдаудан туктадылар. Анатолий үзен басынкы һәм кайгылы тотты, җеназадагылар тиздән аның турында оныттылар. Ул юл буена бер сүз дә әйтмәде, зиратның упкынга охшаган буш һәм йөрәк яргыч ачык капкасы күренгәч кенә, миннән: Миңа зиратка керергә ярыймы? — дип сорады. - Ярый. Тик бүрегегезне киегез һәм картлардан читтәрәк торыгыз. Ярар, - дип кабаланып башын какты һәм бүреген батырып киде Бабайны җирләгәч, без зираттан чыктык. Мин Анатолийны тапмакчы булдым, ләкин ул күренмәде. Йөгереп юлга чыктым, шәһәр ягына текәлеп карадым. Ак юлда берәү дә юк иде. Мин кирегә йөгердем. Зират караучы капканы яба иде инде. Анда кеше калмадымы? — дип дулкынланып сорадым. Зират караучы сүзсез генә елмайды. Шушы мәлдә мин ни өчен нәкъ менә Анатолийны күрергә теләвемнең сәбәбен аңладым — бабайга барча кешеләрдән дә якын багланышта иде бит ул. Син кайчан да булса гаҗәеп хискә бирелерсең әле. Моны син, бәлки, бөтен мал-мөлкәтең—күлмәк-ыштаның, дәреслекләрең, яраткан китабың һәм кәгазьгә төрелгән эремчек шәңгәләре салынган мескен фанер чемоданыңны вагон утыргычы астына куйганда тоярсың. Бәлки, шәһәрчегең белән хушлашырга чыгарсың да. аны бөтенләе белән күреп бетерә алмасаң да. станция янындагы йорт-биналары, агач бакчасы һәм уйсулыкка шуып диярлек төшкән автобус сине шундый халәттә калдырыр. Бәлки, озак вакыт чипә йөргәннән соң, вокзалдан шәһәрчегеңә җәяүләп керерсең - калкулык түбәсенә җиткәч, сиңа елгачык күренер, елгачык аръягыннан иртәнге балкышта шат тәрәзәле йортлар сиңа елмаер, алар арасында синең нигезең-йортың да бар, тик ул синеке дә. синеке түгел дә кебек, әмма туганнарың яшәүче йортны барыбер дә танырсың син һәм күңелеңдә гаҗәеп талпынучан хисләр уяныр. Син хәзер инде вакытны ашыктырмавыңны сизәрсең. Чөнки син хәзер инде, көннәрне куркынып санамасаң да, тормыш ташкынының ургылучанлыгын аңлыйсың, һәм көнне, һәм елны бәһали беләсең. Син күңелне үзенә тартып торучы, шул ук вакытта, ят булып тоелган шәһәрчек урамнарыннан шатланып атлыйсың. Монда барлык нәрсә дә үзгәрешсез, һәм шул күңелгә сагыш сала... Барасың, барасың, һәм кинәт... Ачык төсле буяулар белән фырт-көяз язылган белдерү күргәч, тукталып калдым. Болай итеп провинция буяучылары гына яза ала, һәм гадәттә алармы рәссамнәр дип атыйлар. Каймалаган тактага «М. Г шәһәренең көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының әйберләр биреп тору кибете» дип язылган иде. Ә кибет бусагасында Әхмәт абый басып тора иде. Ир i энең сабыйлыгына картайган күзләрен кыскалый. аның агарган чәчләре үз итеп йомшак кына җемелди. Ул мине менә ничә еллар инде ике кулы авырлыгын ялгызы күтәрүче тугрылыклы кулы белән кысып кочаклады. Синме бу?!—дип мине этәребрәк кычкырып әйтте Әхмәт абый.— Күрче, директор малае нинди булган! Чү! дидем мин - Бүрекче малае! Ярар, шулай булсын, - дип килеште ул һәм сүзсез торды—Очраштык бит... — Очрашуыбыз әйбәт булды. — Әйбәт, әлбәттә,— дип килешге ул,—Ә син әле бик кызыклы оч рашуың буласын беләсеңме9 — Ул миңа сагаеп карады Бүген, менә хәзерхәзер, кибеткә кем килергә тиеш9 - Ул тагын сүзсез торды һәм: Фининспектор Анатолий! —дип өстәде.— Нәкъ менә бүген килергә тиеш. Әйдә, минем бүлмәгә кереп көтик, — дип тәкъдим итте Әхмәт абый Ул туры минем янга керәчәк. Беләсеңме, без кайчакта истәлекләрне яңартабыз. . — Анда кермик. Мин аны монда көтәм. Әхмәт абый кибеткә кереп китте, мин кибет тирәсендә әрле-бирле йөрендем. Бераздан мин ерактан, тузанлы урам томанында һәм яктысында көр черелдәү ишеттем һәм, юл читенә басып, сагаеп тыңлый башладым. Тимерләр балкышына, тузан һәм тө1ен болытларына төренеп, моторлы велосипедка атланган фининспектор Анатолий гуп-туры миңа төбәп килә иде. Ул, миңа бәрелмәс өчен, рулен жәһәт борып өлгерде, кибет кырында ук туктап, моторын сүндерде - Күрешмәгәнгә ничә жәйләр, ничә кышлар узган, әй! Әкәмәт. Бу сүзләрен ул уңайсызланып та, шатланып та. озак вакытлар очрашмаган булсак та, миңа төбәлеп карамыйча әйт те Ул үз эченә бикләнгән кебек иде. Аны, юанаеп киткән, дип булмый, ул чын мәгънәсендә таза, сәламәт иде Күзләре аның яшендәгеләргә хас булмаганча жем-жем итеп елкылдый иде. Студентмы? - диде ул. Вакыт уза. Өйләнмәдеңме9 Юкмы? Ә мин.. дип үзен нәрсә өчендер шелтәләгәндәй итте ул Ә мин Син беләсеңме, кызым туды бит минем! Беләсеңме, өйләндем бит мин' Кибетләрдә бишекле арбалар юк. ә менә прокат кибетендә андый арба дүртәү... Әхмәт Галиевичтан сорап торырга булдым Чиләбсгә шундый арба алырга барачакмын әле, хәзергә китеп булмый, эш муеннан Мин хәзер автовокзал начальнигы бит Яңа автобуслар алабыз Сезнең өчен бик шагмын.— дидем мин Хатыныгызга сәлам күн дерегез. - Рәхмәт, дип кулымны каты итеп кысты һәм җибәрмичә торды ул. Рәхмәт! дип тагын да ихласрак итеп кабатлады, кулымны ычкындырмады, тагын да катырак итеп кыса бирде Мә! диде ул кинәт, минем кулны ычкындырды, һәм аның талчыккан йөзенә бәхет йомшарып жәелде Мә' диде ул һәм моторлы велосипедына таба атлады Велосипедны жайлы гына җитәкләде дә. риясыз олыланып, минем янга алып килде Мә. утырып өйләнеп кил! Утырып киткәч, башыма сәер фикер килде ул борчылсын, велосипедымны нишләтте икән, дип газаплансын өчен мин еракка-еракка китәргә теләдем, әмма көлемсерәдем дә, кире борылдым. Хушлашканда, мин аңа тагын Сезнең өчен бик шатмын,- дидем. - Хатыныгызга сәлам күндерегез Ничек? дип моторлы велосипедка күрсәгге ул. Җен көчләре бар моның моторында! дидем мин һәм ул минем кулымны тагын каты итеп кысты, мин дә калышмадым, икебез дә икебезнең риясызлыгыннан канәгать идек Аннары миңа ямансумоңсу булып китте. Без бабайның үле гәүдәсе янында торабыз кебек тоелды һәм ул электәте бөтен йомшаклыты яки кырыслыгы өчен гафу үтенергә тырыша, ә мин. гәрчә моңа хакым бу.тмаса да. аның гаебен йолдым кебек иде.