Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖАННЫҢ БЕР СӘФӘРЕ...

Заманнарның, син әйт, нинди заманы0 Ялкыннарын җанны безнең ялмады: Явыз карчык йә ялмавыз аузымы Йотты барсын- илдә «изге калмады»?... Заман дигәнем, син кемнәр заманы? Мәхәббәткә, сафлыкка көн калмады Тагын алтын, байлык итә патшалык. Акыл, вөҗданны дәрәҗә алдады. Заман, син соң шагыйрь яшәр заманмы9 Фәрман килә, ул түрәләр ялганы Халкын сөйгән, сатылмаган җанга — көч Тагын илдә имансызлар базары. Заман, чынлап та син «ахырзаман»мы? Шулай дию бездән генә калганмы? Яшәү күптәнге, дөнья шул. үзгәрмәс: Анда язмыш кемгә ниләр язмады9 Кем генә каһәрләмәде Дөньяны? Ә кем йөгәнләде Аны Заманны9 !. Синең, сәфәр Кыз хыялы! Сәер уйлар, серле йөк Иделдән диңгез ягына килдең ник9 Кайсы кәрванның нык, чыдам дөясе Илтте иңендә бай җаның дөньясын9 Атаклы чал Хәзәрдә бит чылатып. Еладыңмы аннан - комына ятып? Җир маеннан чыраг кабызган шәһәр Яшьлегеңә булдымы калым-мәһәр? Уен идеме, туеңмы —ул кичләр? Гомереңне яктырткан айлы хисләр Азак сагынгансың, бәлки: кәрваннар Алырга сине илеңнән барганнар. Ни белән баеган яшь җаның тик?— Таумы анда? Кәрванчыга авыр бик... - Кайта, дисең, төрки шигырь гөлләре. Гел чәчәктә, мәңге тере үзләре. Шул гөлләрнең исе тансык Иделгә: Мең-мең еллар яшәсеннәр илемдә! Сәяхәт йә сәясәтме? Риваять — Җаныңның бер сәфәреннән хикәят Хыялың бит гел - Ай тулган чакларда Шунда дәшә,- сүнмәгән учакларга. Ни китәрде Әфганда синең һушны?!— һират гөле йә биек һиндукушмы? Йә Эзәрдә, төрки яр «арбагач», аһ. Арагызга кердеме ут-Карабах? һәм Азия Термез, Карши капкасын. Таулар белән хушлашып, бер япкач син. Күпме ерак китсә дә дисең, алар Озата килә.. Гел күренә шул таулар. Күңел языңда таулар күп булганга. Сәяхәткә дәштем Идел. Чулманга. Тик. моңыңнан гүя туфан ташты да Мин дә тау (!) салдым аягың астына: Карадык икәү кыядан — дөньяга.. (Тукталган, килеп, хыяллар — Уфага!) Биеклекләр мөгаен, язмышыңда. Иркен сулый тауларда җаның шуңа... Онытма: елады монда Гаташың, Агыйделнең кочып изге ак ташын... Ир күңеле таш. йомшармаса. ул «таш»тан су-яшь чыкмас!— Тик хәмер йомшарта аны — сәрхүш күнле яшь тотмас. Әмма хәмер түктергән яшь нидән тәмсез, болганчык?! ...Таштан агып чыккан чишмә якты сулы, саф, ачык... Зурайгач, болгата ямьсез уймы күңел чишмәсен?— Сабый чакта хыяллар саф, пакь шуңамы күз яшең9 Исерек уй, хыялдан үзен еракта йөрт, йа рабби! ...Юкса, гөлләр касәсеннән ни эчтек без — шәрабмы? Коштай, гүя дәва иттек яшь йөрәккә таң чыгын. Касә-касә гөл яшен ич эчтек ул чак —талчыгып... Балачакка кайттыкмы соң?— күңел саф, пакь чишмәле: Яшьләрендә хәмер түгел, кыңгырау чәчәк тәме! Әмирхан ага Еникигә Бала итте бүген шаштырды шатлык: Аксакал белән түбәтәй алмаштык. — Сез-яшьләргә килешә, ди, укалы. Ә миңа — бизәксез, гади булганы Чын алтын көз Уфада туй дәвамы. Сиксән биш яшь морза әдип бәйрәме! Гасырлардан мирас акыл сүзендә; Татарның язмышы — моң, гаме күзендә «Әйтелмәгән васыятьмләрен әйттеме. Тарих төпкеленә уйны дәштеме, Илле яшьлек йөрәкне кыстым учка: Очар кебек, әверелеп хәтер-кошка «Сөт калыр, ватан китәр» шул Кызганыч! Исән ләкин рухта өмет-ышаныч Инде кыйбла җуймыйча барырсызмы9 Шул «изге сөт, кан»ның сез варисымы? Мин дә хәзер чал чәчле ир бугай да. Олы гамьнән чипәмен күк шулай да... Гаҗәпмени—уй ташып, калсам шашып?— Аксакал белән түбәтәй алмашып... Әүвәл пәйда булып илдә вәкиле. Озакламый аннан ислам да килде. Моңа мең ел! Күңелләрдә — бер Илаһ! Язмышыңны синең язган ул инде Дин тойгысын алганмын каумем аша, Ә нигә мәҗүси уйлар бу башта?— Сине уйлап, багам, юллар салам мин, Уем — тарих. Болгарларга тоташа. Эзлим Ибне Фазлан узган юлларны, Изге байракны ил кабул кылганны... Яшел төсе күзләреңнең шуннандыр. Күзаллыйм мин ялкын чәчле син-ярны! Күрәм: яңа дин өчен, вәкилләргә Бүләк Кыз син. китәсе — ят илләргә.— Шул кол ярның мин - гашыйк үз корбаны. Акыл җуеп, кермәдемме телләргә?! ...Югалтканмын сине мең еллар элек. Юлга чыксам, бүген каян эзләргә?! ♦ * * Ниндидер төпсез коеда калганмы Яшьлек ядкарең — бәһасез балдагың? Төштең, эзләп, нинди уй чоңгылына. Алып чыгыйм сине, кереп анда мин? Табылырмы җуйган балдагың кабат? Йөзеңә көләч яз нуры кайтырмы? Яшерен сереңә— күңелеңә тимичә. Яратырга телимен син матурны. Оныттырыйм — дәва булыйм яраңа, Гашыйк җыры биеккә дәшсен сине. Әйт. ничегрәк коткарыйм уй-упкыннан. Кайтарыйм синең шат. гамьсез хисеңне? Ниндидер тирән коеда калган күк Әллә күңелең синең, әллә балдагын,— Табармынмы? Бүген мин ул упкында Аздан гына үзем торып калмадым: Яшьлегем яктысын күрдем анда мин! Сагынсам оҗмах бакчасын, кәүсәрен,— Алдым шуннан мин-Адәм жан җәүһәрен Уйда — аң, канны уяткан фирдәвес,— Ничә мең ел! - - юатыгыз, тиргәгез, һаман җирдән күкләргә ашса күңел. Дәшә, бәлки, аннан назлы әнкә тел?! Йә хәтерне тарга изге сөт хакы? Яратылган туфрагым — ни? Күк заты... Бу ямьле җир, мең гамьле Җир. моң иле Тарих башы санап, яд итсә мине. Җирме ватан? Җавап тапмыйм мин-Адәм. Тәнгә туфрак монда.. Ә рух Галәмнән. Ник онытыйм мин фирдәвес кәүсәрен. Калдыргач шунда мәңгелек җәүһәрем! «Моңлы бер мөнәҗәт» Ахырына җитсә безнең бу хикәят. Ул — бер гүзәл кыйссадан мисал, шаять’ Тик, мәңгелек түгел ник Җирдә һични’ Җавап бирерме Мәңгелек ниһаять? Шулкадәр, дим, чаң сук җаныңны кыйна Әллә Сөю дөнья күләм вакыйга?! . Шуңа инанганга язам бу җырны, һәм ышанганга: калыр, дип. бакыйга! Узып бара Дуңгыз атлы бу ел да. Быел каләм ник сүлпән йөри кулда? Беттеме көч? Юк. син ардың, дип куркам. Хис кәрваны тик фәрман кәгә юлда . Сине минем күк яраткан булырмы’’ Күкләргә ашкан, җан аткан булырмы’’ ... Кайчан да бер үзең сөйсәң шулай — бел: Кәгазьгә дә чишмә яшерен уеңны... Масрадан чакырган — инде Басрамы? Борынгы Гыйракмы тарта, башкамы? . Галәм хәйрандыр күңеленә: күптән ул Кыйтгаларга — Җиргә сыймый башлады! Моңлыларга читен заман (ни әйтим!). Моңсызларга, бәлки, таман (ни әйтим?). Өйдә, урам, илләрдә — Җирдә жәнжал. Син дә усалландың тәмам (ни әйтим?!). Уйлыйм: жанга ихлас ярмы син. юкмы?— Гамь «утын» яктың — көчәйттең утны.. Шул хәлемә тик сөенгән Кыз! Сиңа Үзем бирдем бугай мондый хокукны? Эндәшә кем шулай? Әллә соң Тәкъдир? Бик олылап әйтә:— Әй-йа, кем. тәкъсир! һич үкенмә сөеп узган гомереңә: Ул—Киләчәк бер аклар «җинаять»тер... Ымсындырдың, яндырдың — чын сер булдың! Тоташ бер китап яздырды — күр, кулың! Гөлярларны оныттырдың - яныңа Биеккә. Күккә чакырдың. Ник кудың?! «Аллаһе әкбәр ел ярым!» дип, ахрысы. Кабатлар жан: анда Бабич яктысы Сиңа баглы китапта да чагылсын «Китабеннас»ның саф алтын-ак төсе Гарәпчәне өйрәнүен ярады: Урлады җаныңны «Багдад карагы».. Югалмассың чит илләрдә, тел белгәч. Мин тынычлык җуйдым, аның каравы. Бу сиңа күңел телендә эндәшем. Гашыйк җаннар аңлар шивәм-сөйләшем Холкыма хас сәердер күп сүзләрем. Тик әнкәм телендә моңлы күз яшем! Кайчак уйлыйм: яшь кенә гомерендә син Күпме моң-гамь күргәнсең кичергәнсең Минем яшьтә нинди булачак җаның? Буш касәдән, мөгаен, исермәссең... Ут иткән, күр. яфракларны көз тыны. Алтын диме һаман шигъри сүз шуны? Ник матурлык, балкыш үләр алдыннан9 Картлар гыйшкы, дип атыйкмы без моны9 Илледән соң да сөюем хак. димме9 Чәчләрдә дә. шөкер, аз бит ак. димме9 Әллә сөеп, әллә көлеп, янымда ТукIалган яшьлеккә карап, аһ' димме’! Аерылышу! Беләм. авыр буласы . Әмма тиеш, шундый тормыш йоласы КиIкон чакта, алдыңа тезләнеп. Яр. Озын игеп нинди дога кыласы9 ! Көз чишендергән табигатьтәй халәт. Күңелсез — калам күк синсез, мәхәббәт! .Хисе ташып, былтыр көз чәчәк аткан Алмагач та үлде... Ни бу, әй, Хәят?! Иске җәрәхәтең генә канаттың. Яшьлеккә якынайма, җан, кабат син . Тик. Бөек хис — Илһам яры!— үлмәсме Гүзәллеккә, куркып, читтән карап син?! Яр кашында тиңсез яшь, шәп егеткә Бармы ихтыяҗ—сүз. вәгазь, үгеткә?!— Калдырганнар ярга ялвару фәнен Чал гашыйкка,— әйе, безнең кебеккә! Телем әйләнми «сөй мине!» дияргә: Тиеш син яшьне, тиңеңне сөяргә.— Бәхет—аның кулындадыр... Ә миңа Кала — моңлы бер мөнәҗәт көйләргә!