Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ

Хатын-кызны әйтәм, бер белмәгән нәрсәсе юк! Әле менә бүген дә карал-карап торды да: «И-н жаныем, быел сиңа алтмыш тула түгелме сон инде?!» — диде. Ни сөйлисен, мин әйтәм, нинди алтмыш ди әле?! Бәхәсләшеп киттек. Шунда ул кайчан өнлә- нешкәнебезне, кызларыбыз Гөлзадә белән Светлананы» кайчан тууларын, кайчан кияүгә чыгуларын, оныкларыбыз Руслан, Илдар һәм Даннслар- га ничә яшь тулуын тезеп китмәсенме! Боларның барысын да кайдан белә ул, дип, терәлдем дә каттым' Ахырда паспортымны алып китеп күрсәтте (Аның кайда ятканын да төгәл белә икән!) Карасам, паспортка дөрес язган булсалар, чыннан да, 60 тулып ята икән. Ә мин әле һаман 40 кына тула дип йөри идем... Белмим, кая ашыгадыр бу гомер? Әле кайчан гына Донбасста туып, 8 ай тулгач, әтн-әнннс җитәкләп, Балык Бистәсенсн Иске Арыш авылына кайтып төшкән идем. Шунда дүрт ел, аннары Балыклы Чүкәйдә өч ел, соңыннан Олы Солтан урта мәктәбендә өч ел укып йөрүләрем дә кичә генә шикелле тоела иде. Аннары — Казан, ике ел техник училищеда гыйлем өстәп, төзүче мастер булып чыгуыма да күптән түгел сыман. Хәер, узган гомер гел эш белән үткәнгә генә тоелмаган икән бит, шайтан алгыры! Ни әйтсәк дә, 35 ел төзелешкә бирелгән! Мин бит Казан төзүче-инженерлар институтын да эшли-эшли укып бетердем. Ә ял көннәрем вак-төяк юмореска, шаян һәм сатирик хикәяләр язып узды. Шаян булмаган хикәя, повестьлар да язып карадым Алары «Язларында ялгыз йөрсәң...», «Онытылган вәгъдә» дигән китапларымда урын алдылар. Ә менә көлкеле, шаян әйберләрне шактый язсам да, әлегә бер генә андый китабым да юк — дөньясы асты-өскә килгәнгәме, өч җыентыгым, һаман да дөнья күрә алмыйча, нәшрият киштәләрендә тузан җыеп ята, укучыларга барып ирешә алмый... Хатыннын бер белмәгәне юк, дигән идем. Шулай булгач, анык сүзләренә ышанырга туры килә инде: миңа чынлап та 60 яшь туладыр, җәмәгать! Үзем ышанган кебек, сез дә шуңа ышансагыз, чын күңелдән котлауларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт! Ә хәзер укучыларыма туган көнем бүләге икс көлкеле хикәямне тәкъдим итәм. Укыгыз, көлегез, көләсегез кнлмәсә, һнч булмаса, елмаегыз ни әйтсәгез дә, миңа 60 яшь тула бит...