Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ ҺӘМ ТАРИХ

Иҗат кешесенең күңелен бүгенге тормыш кына түгел, а үткән чорның зур вакыйгалары да, андагы күренекле шәхесләр дә дулкынландыра Әнә шулай итеп тарихи темага караган әдәби әсәрләр языла, алар кызыклы һәм гыйбрәтле китаплар булып укучылар кулына килеп керә Эстетик тәрбия бирү, кешенең дөньяга карашын киңәйтү белән бергә ул әсәрләр безнең халкыбызның милли үзаңын үстерү буенча да мөһим рухи вазифа башкаралар Соңгы елларда илдә барган социаль-сәяси үзгәрешләр исә «язучы һәм тарих» мәсьәләсен тагын да үткенәйттеләр, җәмәгатьчелекнең аңа булган игътибарын нык кына арттырдылар. Әлбәттә, язучы ул иң башта үз чорының «җимеше», шуның вәкиле. Чорга хас булган күренешләр, вакыйгалар, билгеләр аның иҗатына турыдан-туры тәэсир итә. Язучы каядыр читтә яшиме, яисә үз илендәме ул берничек тә чор таләпләреннән азат була алмый. Хәер, чит илдә яшәсә, үткәннәрне бәяләү мәсьәләсендә ул бу илдә хакимлек итүче сәяси-идсологик системадан, төрле «советизм» нардан азат була, үткәннәргә һәм бүгенгегә тәнкыйди күзлектән карау мөмкинлегенә ирешә, әмма шул ук вакытта ул тарихи-милли җирлектән аерыла Аннан соң читтәге язучы үзе яшәгән мохит белән халкы яши торган илдәге тәртипләрне чагыштыра, уртаклыклар һәм аерымлыклар табып, гомуми* глобаль үсеш-үзгәреш тенденцияләрен билгеләргә омтыла, шулардан чыгып, тарихи вакыйгаларны бәяли ала. Әлбәттә, безнең мондый әдипләребез аз. Безнең бөтен азучыларыбыз да диярлек шушы илнең вәкиле Ә бу илдә хөкем сөргән идеология һәм башка факторлар әдәби процесска, үткәннәрне өйрәнүгә, аны сәнгати чагылдыруга нык йогынты ясый. Мисал өчен, бездә озак еллар дәвамында тарихи вакыйгаларны Октябрь революциясе «казанышлары» ноктасыннан чыгып кына бәяләделәр. Тарихилык бездә сәяси кысаларда гына аңлатылды, шулай күрсәтелде Мисалларны эзләп ерак барасы түгел, бөтен тнрә-ягыбыз, социалистик реализм әдәбияты алар белән шыгрым тулы иде. Н. 3. Шамота дигән бер автор, мәсәлән, тарихилыкның мәгънәсе партнялслск- тән һәм сыйнфыйлыктан гыйбарәт, дип язды (Кара Шамота Н 3. За конкретноисторическое отражение жизни в литературе , Коммунист Украины 1973 №5. С. 77 96). Хәер, сыйнфыйлык, партиялелек принципларын җәмгыять тарихының билгеле бер дәверендә тирән социаль үзгәрешләр, кузгалышлар һәм аеруча сыйныфлар көрәше чорында әдәбият-сәнгатькә хас күренеш дип карарга да мөмкин Шуңа күрә, татар тарихн-революцион романының барлыкка Ю. «К У »№ 12. И Харис Әшрәфжанов ЯЗУЧЫ ҺӘМ ТАРИХ 145 килүе дә закончалыклы күренеш иде. Г. Ибраһимов, М. Галәү, Ш. Усманов, А. Шамов, К. Нәҗми, И. Гази һәм башкалар (без телибезме-теләмибезме) реаль булып узган вакыйгаларны — тарихи чынбарлыкны реалистик образлар аша чагылдырдылар бит. Аларның әсәрләрендәге төп конфликт XX гасырның беренче чирегендә бср-берсенә каршы торган сәяси көчләр көрәшеннән гыйбарәт иде. Язучы үзе дә ул елларда билгеле бер сыйныф вәкиле буларак иҗат итте һәм бу безнең өчен бик табигый иде. Чөнки әлеге әдәби әсәрләр язылган дәвердә җәмгыятьтә рухи кыйммәтләр белән беррәттән, большевистик (партиячел) идеология, сыйнфый карашлар һәм мәнфәгатьләр тулаем өстенлек итте. И. Нуруллин үз вакытында: «Үткән турында язу, әлбәттә, җиңелрәк һәм хәвефсезрәк вакыйгалар инде тарихи факт буларак тиешле бәясен алган, сәнгатьчә чагылдыру алымнары өлкәннәр тарафыннан эшләнгән»,— дип язган иде (Нуруллин И. 3. Тормыш һәм сәнгать чынлыгы (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре). - Казан, 1983. 122 б.). Без бу фикер белән килешә алмыйбыз. Чөнки вакыт әлеге бәяләрнең еш кына субъектив булуын, үзгәргәләп торуын, кайбер бәяләрнең турыдан- туры ялганга корылуын күрсәтте. Әйтик, Казан ханлыгының Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан 1552 елда яулап алынуының «прогрессив» характеры, аның татарлар өчен дә фәкать «уңай» роль уйнавы, «зур тарихи әһәмият»кә ия булуы хакында бездә күп язылды. «Явыз милләтчеләр», «ак эмигрантлар» Г. Исхакый, 3. Вә л иди, Г. Баттал, «буржуаз шәрәфчелек» турында да безгә күп тукылды Саный китсәк, мисалларның очына-азагына чыгып җитәрбезме? Әмма вакытлар узу белән без боларның барысының да чеп-чи ялган икәнлегенә ышандык. Язучы — барыннан да бигрәк үз халкының вәкиле. Шуңа күрә аның тарихи вакыйгаларны милли-психологик күзлектән бәяләве — бик табигый күренеш. Мисал өчен, А. Толстойның Петр I гә карата мөнәсәбәте (әдипнең шул ук исемдәге романында), әлбәттә, әлеге тарихи шәхеснең замандашы (көндәше) швед короле Карл XII гә карата фикерләре, бәяләмәсе белән бер үк төрле булу алмый. Биредә авторның милли-патриотик карашы үзеннән-үзе аңлашыла. Чөнки әдип үз халкының милли, тарихи, психологик кичерешләрен чагылдыра. 1972 елда Литва шагыйре Ю Марцинкявичюс болай дип язды «Халыкның дөньяга карашларыннан мин һәрвакыт көч алам, шуның нәтиҗәсендә эмоциональ рәвештә үземне бөтенлекнең, кешелек җәмгыятенең бер кисәге, тарихи процесста катнашучы икәнлегемне аңлыйм, хис итәм» (Марцинкявнчнюс Ю. Я к земле губами припаду // Литературная Россия, 1972, 17 ноябрь). Әйе, язучының милли-психологик позициясе, беренчедән, аның тарихилык хисенең мөһим күрсәткече булса, икенчедән, ул иҗат иткән әсәрнең милли йөзен дә билгели. Тарихилык хисе—һәр тарихи романның милли йөзе. Хәзерге вакытта, куп кенә халыкларның дәүләтчелекләре кире кайтарылган һәм яңарган дәвердә, әлеге мәсьәләләрнең актуальлеге үскәннән-үсә бара. Безнең әдәбият фәнендә тарихилык мәсьәләсе Ф. Мусин хезмәтләрендә еш яктыртыла. Аның: «Тарихилык принцибы язучы иҗатында автор хыялы белән документализмның үзара тыгыз бәйләнештә булуларын, бер-берсенә булышуларын таләп итә Шунлыктан, иҗат процессында һич тә аларның берсенә генә өстенлек бирергә ярамый»,—дигән сүзләре бернинди дә шик уятмый, бүген дә заманча кабул ителә. (Мусин Ф М Чор белән аваздаш. Татарстан китап нәшрияты, 1983, 97 б.) Сәнгатьнең кайсы төрен гена алмыйк — аның кызыксындыру һәм ышандыру көче турыдан-туры чынбарлыкны дөрес сурәтләү белән бәйле Соңгысы, шарт буларак, тарихи әсәргә (ул кайсы гына жанрга карамасын) аеруча кагыла. Биредә, әлбәттә, кыенлыклар байтак. Шуларның иң җитдиләреннән берсе тарихи үсеш-үзгәрешнең катлаулы процесс булуы. Әйе, алга бару юлында тайпылышлар, вакытлыча чигенүләр, кискен борылышлар, сикерешләр бар. Тарихның әнә шундый катлаулы булуы әдипләр тасвирлаган әсәрләрдә дә чагыла. Борышы чор турында тарихи әсәр язуга алыну - игелекле, әмма җаваплы адым. Әйе, әдип үз өстенә зур җаваплылык йөкли. Аерым бер шартларда (тарих буенча махсус хезмәтләрнең тиражы азлык, аларның башлыча фәнни даирәләргә генә багышлануы, гыйльми тикшеренүләрнең стиль һәм анализ нисбәтендә гаять үзенчәлекле булулары һ. б.) әсәр киң катлау укучылар өчен тарихи шәхес, чор, вакыйгалар хакында бердәнбер чыганак булырга мөмкин. Бу очракта язучы, әдәби хәрәкәт вәкиле генә булып калмыйча, билгеле бер дәрәҗәдә белгеч (тарихчы, археолог, фольклорчы) һәм тарих укытучысы сыйфатында да чыгыш ясый. Ул үз иҗатында тарихи дөреслеккә тугры булу өчен тарихи чыганакларны өйрәнә, махсус әдәбият, фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән таныша, халык авыз иҗаты үрнәкләренә (милли мираска) мөрәҗәгать итә. Әсәрнең уңышы авторның иҗат фантазиясенең документаль материал белән тыгыз бәйләнгән булуыннан да тора, ә аның кыйммәте һәм әһәмияте тарихи чынбарлыкны дөрес бәян итүдән чыгып билгеләнә. Кыскасы, нжади күзаллау тарихилыкка зыян ясамаска тиеш. Фантазия белән артык мавыгуның тарихи җирлектән аерылуга китерүе бик тә ихтимал. Чын тарихи әсәрләр исә тарихи дөреслекне бозуга юл куючан субъективизмнан һәм модернизацияләүдән азат булалар, әмма әдәби хыялдан, уйлап чыгарудан баш тартмыйлар чөнки әдәби- ят-сәнгать алардан башка яши алмый. Әлбәттә, язучы белән тарихчы-галимне капма-каршы куярга, әдәби әсәргә фән таләпләре тагарга ярамый. Тарихны өйрәнүдә язучы тарихчының көндәше түгел, ә якын дусты, хезмәттәше булырга тиеш. «Тарихи роман жанры» исемле хезмәтендә (Метод, стиль, жанр.— Казан, 1976 —126 б.) бу хакта әдәбият галиме X. Хәйри дә язган иде. Тарихчы күренекле шәхеснең тарихи үсеш-үзгәрештәге урыны, аның иҗтимагый йөзе белән кызыксынса, язучы исә үз игътибарын персонажларның психологиясенә, уй-кичерешләренә, әхлакый йөзләренә юнәлтә. Шуңа күрә тарихи шәхескә, аның гамәлләренә карата язучы һәм галим тарафыннан бирелгән бәяләмәләр арасындагы аерымлыклар, үзгәлекләр дә табигый кабул ителә. Мәсәлән, Н. Фәттахның «Этил суы ака торур» романында Койтым бикә Алмыш ханга: «Син... көч, байлык иясе...» хәлифә ялчысы!» дип әйтә икән, моның нигезе бар һәм без бу ачу-үч тойгысына һич гаҗәпләнмибез. Чөнки беләбез: тәңредән аерылып, мәҗүсилектән китеп, ислам динен кабул итү катлаулы процесс булган. Мәҗүсилекнең тамырлары күп гасырлар тирәнлегенә барып тоташа. Шул ук вакытта Койтым бикә бердәнбер улы булган Тотыш алыпны Алмыш ханның өч батырына каршы чыгара. Әйе, бердәнбер улын! Әлбәттә, Болгар нлтабарының сәясәтен, яуларын аерым кабиләләр, җирле халыклар кул чабып, сөенеп каршылый алмаган. Ә менә икенче яктан караганда, тарихчы өчен, Алмыш хан (ил- табар, патша, әмир) — болгар кабиләләрен берләштерүче, Урта Идел буйларында ислам дине кабул ителүгә, димәк, Шәрекъ мәдәнияте, икътисады белән тыгыз багланышлар булдыруга юл ачкан, этәргеч биргән, ягъни прогрессив, әһәмиятле гамәлләр кылган шәхес. Мисалларны дәвам итеп, И. Калашниковның «Дәһшәтле гасыр» («Жестокий век») романында олы улы Жучи үлеменнән соң Чыңгыз ханның өлкән хатыны Бортэ-хатун белән көчле психологик диалогын китерә алабыз. Бортэ җиһангирнс «мангус (явыз аҗдаһа —X. Ә.), үз балаларының канын эчүче елан» дип атый (Калашников Исай. Жестокий век М., 1978 С. 821 822). Бертуганы Хасар ханга: «Карындашыңның, туганыңның канын агызу синең өчен гадәти хәл», ди. Әйе, Чыңгыз ханның рәхимсез булуына беркем дә шикләнми— бу хакта күп язылды. Әмма тарихчы булса беренче чиратта, аның монгол дәүләтчелеге тарихындагы урыны белән кызыксына. Монгол сахраларында тарихи аренага калкып чыккан, таркау монгол кабиләләрен бергә җыю юлында шул халкының тарихында бәхәссез (курсив безнеке X Ә.) уңай роль уйнаган Чыңгыз хан, Кытай диңгезеннән алып, Идсл-Урал якларына кадәрге араларны тулысыңча яки өлешчә буйсындыру вакытында, һичшиксез, күпләгән илләрнең, дәүләтләрнең җимерелүенә, меңләгән-меңләгән кешеләрнең үлүенә, кырылуына сәбәп булган (Госманов М. Алтын Урда: тарих һәм мирас // Мирас. 1993. № 8.—38 б.) Бердәм дәүләтчелекнең тууы кыйммәткә төшә, әмма үзара сугышлар туктатыла. Шул рәвешчә, монголлар, үз тарихларында беренче тапкыр, көчле бер дәүләт булып оешалар Бу дәүләт элгәреге берләшмәләрдән, шул исәптән «Хамаг Монгол»дан үзенең феодаль асылы белән аерылып тора (Әшнәкн И. (И. Хәлиуллин). Монгол яулары // Мирас. 1993.--№ 8 104 б ). Барлык фактларны да колачлау язучы бурычы түгел Ул бер факт, бер вакыйга яки бер шәхес язмышы белән чикләнергә дә мөмкин. Әмма аның фантазиясе башка тарихи фактлар белән каршылыкка кермәскә тиеш. Бездә исә, кызганычка каршы, соңгы елларда дөнья күргән тарихи романнарда әнә шундый каршылыклар, төгәлсезлекләр очраштыргалын. Беренче карашка бу кимчелекләр «вак-төяк» булып тоелсалар да, аларның арта баруы безне битараф калдыра алмый. Чөнки «Тамчыдан күл җыела», диләр Үз вакытында В. Ян тарихи төгәллекне тарихи роман иҗат итүдә иң төп шартларның берсе буларак бәяләгән иде. Без әлеге төгәлсезлскләрне берничә төркемгә бүләбез. Аларның беренчесе ХРОВОЛО1НК төгәлсезлекләр. Алар шактый сш очрыйлар Мисал өчен Н Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романында сурәтләнгән Бөек Кытай диварын төзү эпизодын китерергә мөмкин. Фәнни даирә әлеге корылмаларны төзи башлау вакыты итеп безнеи эрага кадәрге IV гасырны күрсәтеп килсә дә, автор бу вакыйганы безнең эрага кадәрге III гасыр ахырына күчерә: «Шихуанди... (Безнең эрага кадәр 246—210 елларда хөкемдарлык итә, ягъни б. э. к. III гасырда) төньяк кыргыйлар моннан соң беркайчан да изге Чин җирләренә якын килергә батырчылык итмәсеннәр өчен, көнчыгыштагы диңгез буеннан алып көнбатыштагы ком чүлләре арасындагы соңгы төбәккә кадәр сузылган төньяк чикне биек койма белән тотып алырга боерды». (Фәттах Нурихан. Сызгыра торган уклар. Беренче, икенче китаплар.—Казан, 1991.— 534—537 б.). Дөрес, мәсьәләгә бераз төгәллек кертергә тырышып, ул «Ун мең ли озынлыгындагы бу Чан чен — Озын койма элеккеге иске коймаларны да ялгап алып китте»,— дип яза. Бәлки, бу «вак- төяк»кә тукталып та торасы түгелдер? Безнең борынгы бабаларыбыз сөннәр ул тирәләрдә тереклек итү сәбәпле, әлеге вакыйга күпмедер дәрәҗәдә безнең дәүләт- челегебезнең тарихи тамырларына кагылышлы булса да (ә бу дәвердә сөн җәмгыяте белән Кытайдагы башта — цзинь, аннан соң Хан империяләре арасында көрәш бара), Бөек Кытай дивары милли тарихыбызның бер өлеше түгел бит! Шулай булгач, бу вакыт төгәлсезлеге безнең татар укучысының фикерләвенә кардиналь үзгәрешйогынты ясый алмый. Чит халык дәүләтчелеге тарихында моннан ике мең ел — ике мең ике йөз еллар элек булып узган вакыйгаларны тасвирлаудагы кайбер кимчелекләр аның игътибарын җәлеп итмәскә дә мөмкин Ләкин шулай да, бу «безнеке» түгел икән теләсә ничек язарга ярый дигән сүз түгел. Ничек кенә булмасын, язучы үз әсәре чикләрендә тарихилыкның барлык аспектлары өчен дә җавап бирә. Милли тарихыбызның «үз йөзе», аерылгысыз өлеше булган фактларның, вакыйгаларның вакытларын дөрес күрсәтү мәсьәләсендә әдипнең җаваплылыгы исә тагын да зуррак. М. Хәбибуллинның «Илчегә үлем юк» романы — бик тә мавыктыргыч итеп язылган, тарихи фактларга бай әсәр (Хәбнбуллин Мөсәгыйт. Илчегә үлем юк — Казан, 1990). Ләкин монда да без анахронистик күренешләргә юлыгабыз. Әүвәл нәүбәттә тарихи шәхесләр — Баян, Җик (Җик Мәргән), Бачлан безне гаҗәпләндерәләр. Чөнки романда XII гасырның икенче яртысында, башлыча аның өченче чирегендә булып узган вакыйгалар бәян ителә. Югарыда искә алынган шәхесләр исә, язма чыганаклардагы мәгълүматлардан күренгәнчә, тарих мәйданында шактый соңрак — XIII гасырның 30 елларында гына шөһрәт казанган затлар. Алар өчесе дә 1237—1240 елларда монгол илбасарларына каршы баш күтәргән халыкларның азатлык хәрәкәтен җитәклиләр. Баян һәм Җик ниндидер Кернек каласы өлкәсенең хакимнәре булалар, ә Бачман исә, гомумән, кыпчаклар башында Түбән Идел буйларында хәрәкәт итә (Рашид-аддин. Сборник летописей.— Т. 2.—М.—Л., 1960.— С. 17—18. Шулай булгач, әсәрдә баянны Булат оланның хәрби остасы, ә Бачманны Гали олан остазы итеп күрсәтү, Җик Мәргәнне инде, бөтенләй, ниндидер Тубыкбайның энесе итеп бирү кирәкме икән9 Язучы тасвирлаган дәвердә туып кына калсалар да, тарихи чыганаклар раслаган чорда алар инде 60—70 яшьтә булырлар иде. Юк шул, туып кына калмыйлар... Бачман баһадир, әнә, ул чакта ук инде Акбикәгә гыйшык тота... М Хәбнбуллин Хаҗитархан (Әстерхан) каласының салынуын гына түгел, аның атаклы сәүдә үзәге булып әверелүен дә тизләтә — шәһәрне ки.м дигәндә йөз-йөз илле елга «картайта». Баксаң, Хаҗитархан, галимнәр фикеренчә, XIII гасыр азагында гына нигезләнгән икән (Арсланов Л. Ш., Внсторин В М. Астраханские татары // Материалы по истории татарского народа.— Казань, 1995.— С. 336; Федоров-Давыдов Г. А. Общественный строй Золотой Орды.— М. Изд- во МГУ, 1973). Ул авторның «Шайтан каласы»нда да күренеп ала эле. Әйе, тарихи шәхесләр турында язганда саграк эш итәргә кирәк. Әйтик, Чыңгыз хан турындагы эпизодны романга кертергә кирәк идеме? «Шайтан каласы»нда булсын да ди. Әлеге эпизод «Илчегә үлем юк»та ВладимирСуздаль кенәзе Андрей Боголюбскийның Болгарга килү вакыйгасы алдыннан ук бирелә: «. Мәңгелләрнең ыруы зурмы, көч-куәтләре нидә? — Көч-куәтләре Тәңре кулындадыр, хан Унбиш яшьтән алып җитмеш яшькә кадәр һәр мәңгел орышта катнаша. Илтабарларының аты Тнмерҗандыр (автор аның Чыңгыз хан булуын «Шайтан каласы»нда тәфсилләбрәк яза — X. Ә ), ыруының исәбен белмим, хан. Сәлим хан кәтибә Хафиз ягына күз ташлады. - Кәтиб Хафиз, мәңгелләр ыруы хакында син хәбәрдармы? Ни ашый, ни эчә ул халык? Көнкүреше? Утрак яшиләрме, җәйлиләрме? Тоткан иманнары, гореф-гадәтләре? Ни әйтерсең?.. — Ханиям, табгачлар әйтүенә ышансак, мәңгелләр гайрәтле халыктыр. Ашаганнары иттер, эчкәннәре кымыздыр. Мәңгел атта туа, атта үлә, диләр. Төп кәсепләре ау вә мал асраудыр, әмма юлбасарлыктан да баш тартмыйлар, сш кына күрше-күлән кабиләләрен рәнҗетәләр, талыйлар Сәүдәгәрләр әйтүенә ышансак, мәңгелләр бүген күрше тирәдәге ыруларны буйсындырып, көчгайрәт җыеп киләләр». Хәзер инде уйлыйк. Югарыда романда башлыча XII гасырның өченче чирегендә булып узган вакыйгалар бәян ителүе турында әйтеп узган идек. Андрей Боголюбский Болгарга килсен дә ди. Килсә дә ул 1174 елга кадәр генә килә ала, чөнки шул елда ул боярлар заговоры нәтиҗәсендә үтерелә (Сборник документов по истории СССР. Ч. 1. М.: Высшая школа, 1970.— С. 118). Бу вакытта Тиму- чин (булачак Чыңгыз хан) 19 яшьтә генә (ул 1155 елда туа) Сандаг Ш. Образование единого монгольского государства и Чингисхан // Татаро-монголы в Азии и Европе.— М.: Наука, 1970.—С. 26), ун ел элек ятим кала, кая анда дәһшәтле җиһангирлек, ул эле керсит ханынын вассалы була, башка монгол кабиләләре өстеннән хакимлеккә ирешү өчен көрәшне башлап кына җибәрә. Шулай булгач, ул бу вакытта әле берничек тә, романда тасвирланганча, Иртыш елгасы буена килеп чыга алмый. Анахронизмнардан Р Батулла да ахыргача арына алмаган Аерым алганда, «Сөембикә» кыйссасына кереш рәвешендәге аңлатмаларның берсендә (Сөембикәгә илтүче беренче сукмак) түбәндәге юллар күзгә ташлана «Алмас хан. Аның исемен китапларда төрлечә язалар Алмыш, Үлмәс... Татар чыганакларында—Алмас... бу бөек хан идарәсендә 922 елда Болгар дәүләте, рәсми рәвештә, Ислам динен кабул итә. Алмас хан, Риза Фәхретдин хәзрәт язганча. Болгар дәүләтенең икенче ханы булган. «Йосыф белән Зөләйха» исемле мәшһүр кыйссаны язучы шагыйребез бөек Кол Гали Алмас ханның оныгы, ул Алмас ханның улы Мирхаҗидән туган булган, диләр» (Батулла. Сөембикә. Казан, 1992,—9 б.) Моны кем әйтә икән сон? Моңа ишарә юк Фәндә кабул ителгәнчә. Кол Гали 1236 елда, монголлар явы вакытында һәлак була (Усманов М Кул Гали основоположник булгаро-татарской письменной литературы // Поэт-гуманист Кул Гали. Казань, 1987. С. 43.) Тууына килгәндә, кайберәүләр 1183 ел датасын күрсәтәләр. Хәер, соңгысы әлегә тәмам расланып бетмәгән. Шунын өчен беренче дата белән чикләнәбез. 922 ел белән 1236 ел арасында 314 ел килеп чыга. Батулла, әнә, бер буынны шулкадәр яшәтә (Алмас хан Мирхаҗи Кол Гали). Ай-Һай, безнең бабайлар бигрәк озын гомерле булганнар нкән! Монда инде: «Алар бит тәмәке тартмаганнар, нитратлар ашамаганнар» дияргәме? Хәзер икенче төр тарихи-i еографюс төгәлсезлекләргә күчик Кимчелекләрнең бу төре безнең тарихи проза жанрында (соңгы елларда дөнья күргән әсәрләрдә) әлләни сш очрамый. Әмма аңа карап аларнын тарихилыкка зыяны кимеми. Хәер, әлеге төгәлсезлскләрнен барлыкка килүендә билгеле бер шартларда фәнни карашлар арасында туган каршылыкларның да өлеше юк түгел. Шулай да, язучы тарихи әсәр иҗат итү процессында мөмкин булганча алардан читтә булырга, күпмедер дәрәҗәдә белгечләр фикерләренең уртак нокталарына таянырга омтыла. Ләкин болай эшләү һәрвакытта да мөмкин булмый Мәсәлән, «Илчегә үлем юк» романында М. Хәбибуллин кайчандыр фәнни даирәдә бәхәсләр кузгаткан «Хәзерге Казан Иске Казаннан үсеп чыгып, алга таба яңа урынга салынганмы, яисә ул хәзерге урынында башлап нигезләнгәнме?» дигән сорауга үзенчә җавап эзли. Ул, ничектер, ике фикерне дә килештерергә теләгәндәй, «Казан дәрьясы Олуг Иделгә койган төбәктә мона кадәр тине булмаган кала» салыначагы хакында яза. (68 бит) «Моңа кадәр тиңе булмаган кала» димәк башлап (элгәреге шәһәрне яна җиргә күчереп салу рәвешендә түгел! X. Ә.) нигезләнәчәк яңа кала турында сүз бара Шул ук вакытта Казан кнрмәнси (нигәдер кала салынгач X. Ә.) күчереп салу фикере дә күтәрелә («Кала салынгач, Казан кирмәнең шунда күчерерсең Казан кнрмәнең уңай урында түгел, ни зур елгадан ерак, ни олы юлдан дигәндәй» 66 бит). Казанның нигезләнүе мәсьәләсен язучы шулай хәл итә. Биредә ул тарнхигеографнк нисбәткә тугры кала. Ә менә Бөек Кала (аны тарнхчы-археологлар Биләр шәһәрлеге белән тәңгәлләштерәләр (Халиков А. X., Зухин Ф Ш К вопросу о названии столицы домош ольского периода // Бнляр столица домонгольской Булгарии. Казань, 1991) мәсьәләсендә тарнхи-географик яссылыкта эш башкачарак. Әйтик, югарыда искә алынган романный бишенче битендә үк: «һәм менә Бөек Каланың йозек кашы булып Идел елгасы буенда хан сарае торгызылды», диелә (5 бит). Утыз өченче биттә исә без түбәндәге юлларны укыйбыз «Кояш чыгып, үлән-чәчкә кыякларында энҗедәй чык бөртекләре кибүгә Ага-Базар аша Бөек Кала халкы кнн болынга агыла башлады» Кыскасы, әлеге җөмләләрдән үк укучы Бөек Кала Идел ярындагы шәһәр дип уйлый. Җитмешенче биткә җиткәч исә ул икеләнә башлый. Бөек Кала Кече Чирмешен елгасы янында икән бит («Кече Чирмешән елгасына җиткәч, атларны эчерделәр, бераз ял итеп алдылар. Бөек Каладан чыккач, авыз япмый сөйләшеп барган оланнар да тынып калдылар. Кече Чирмешән елгасын кичкәч, Баян баһадир дүрт азатны алдан җибәрде. Алар хан сәфәрчеләре үтәсе юлның иминлеген тикшереп килергә тиешләр иде. Бу юлдан бер тапкыр гына үтмәгән Баян баһадир, кичкә кадәр Ибраһим каласына •җитәргә тиешлекләрен искәртеп куйды»). Бөек каланың Кече Чирмешән елгасы буенда булуы инде беркемдә дә шик уятмый (Смирнов А. П. Волжские булгары—М: Изд-ие ГИМ, 1951.—С. 30; Хузин Ф. Ш. Великий город на Черемшине. — Казань, 1995). Тик менә ни өчен аны Идел ярына күчерергә кирәк, Ага-Базар белән бәйләүнең дә сәбәбе аңлашылып бетми. Югыйсә, Ага-Базар Шәһре Болгар—ул чордагы Ибраһим каласы (Фахрутдинов Р. Г. Болгар в письменных источниках // Город Болгар: Очерки истории и культуры.— М.: Наука, 1987.— С. 17—18) белән бәйле бит. Ул соңгысыннан нибары биш-алты чакрымда гына урнашкан (Казаков Е. П. Старостин П. Н., Халиков А. X. Археологические памятники Татарской АССР.— Казань, 1987.— С. 147—148.— № 298а). Ә романда исә дистәләрчә чакрымлык арадагы Олуг кала халкы (өйләреннән чыгып, шундук) болынга Ага-Базар аша агыла икән... Хәер, югарыда без җәя эчендә әлеге өзекне күрсәтеп үттек инде, М. Хәбибуллин Ибраһим каласы барлыгын да таный. Әмма ул аның Ага-Базарга терәлеп утыруын танып бетерми булса кирәк. Чәчкә бәйрәменә агылучы халык бөек Каланыкы түгел, ә нәкъ менә Ибраһим каласы кешеләре була да инде. Өченче төр исә—гомуми-тарихи төгәлсезлекләр. Кимчелекләрнең бу төре халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи шәхесләрнең дөньяга карашларын бәян итүдәге кайбер тайпылышлар белән бәйләнгән. Алар югарыда искә алынган төгәлсезлекләрнең барысына караганда да тарихи романнарда сирәгрәк очрыйлар. Без, сүзне артык озынга сузмыйча, бу очракта дин-иман мәсьәләләренә бәйле берничә мисалга гына тукталабыз. Чөнки халыкларның көнкүреше, гореф-гадәтләре, тарихи шәхесләрнең дөньяга карашлары, мәглъүм булганча, гасырлар дәвамында аларның рухи мәдәниятен, дини мәсләген чагылдырган. Билгеле ки, хәзерге диннәр килеп чыкканчы, яки алар этнос тарафыннан кабул ителгәнче халыклар мәҗүсилектә булганнар, тәңрегә табынганнар. Н. Фәттах моны сөннәр мисалында («Сызгыра торган уклар» романында) тәфсилле бәян итә. Әмма ул әсәр ахырына җиткәндә көтмәгәндә «Иншалла!» дип куя (740 бит). Бу сүз исә бөтенләй артык. Чөнки ислам дине (625 ел), бер аллалык белән бәйләнешле бу гарәп сүзтезмәсенең (ин шаэ — фигыль, «теләсә» мәгънәсендә— алла) борынгы сөннәргә бөтенләй катнашы юк. Ә менә Р. Батулланың «Сөембикә» романында исә киресенчә, Сөембикә дога кылганда «Илаһым» диеп кенә калмый, «И, тәңрем» дип тә өсти (400 бит). Югыйсә, Сөембикә — мөселман дәүләтенең ханбикәсе, ислам динендәге зат. Ф. Латыйфи тагын да «уздыра» — хәтта Кол Шәрифнең дә тәңрене «исенә төшерә» (282 бит). Җ. Рахимов каршылыкка керергә теләмичә, дин-иман мәсьәләсен үзенең персонажы — тарихи шәхес Котлымөхәммәт Тәфкилев мисалында үзенчә хәл итә. Авторның «Батыр- ша» романындагы берничә эпизодка игътибар итик. «Илчелекнең башлыгы (Котлымөхәммәт морза — X. Ә.)., үзе дә мөселманга охшарга тырышып, өстенә яшел җилән, аягына сәхтиян читек кия, башына чалма урый һәм... шулар белән хурлыкка кала да. Урдага барып төшүгә, Тәфкилев үзен: «Котлымөхәммәт морза»,—дип таныштыра. Ләкин казакълар аның чукынганлыгын белеп алганнар, имеш. Әбелхәер аны салкын каршылый: — Атыңны Котлымөхәммәт дидең. Син Әләкчәй Иванович икәнсең гуй. Динен саткан кеше казакъны сатмасмы?! — дип кылычын ук тартып чыгара» (Рәхимов Җәмит. Батырша.—Казан, 1992.—31 б.). Моңа өстәп, Неплюевның Тәфкилевкә: «күптән чукынганга саналасын, ә өеңдә намаз укыйсың икән, дигән сүзләр йөри», диюенә каршы Тәфкилевнең «Өемдә икона тора минем, Иван Иванович»,—дип җаваплавын китерергә мөмкин (667 бит). Яки менә морзаның халыкка мөрәҗәгать итүеннән бер эпизод: -«Ник алкышламыйсыз?! Шәрәфәтле патшабикәбез сез мөселманнар («Без» дими бит,—X. Ә.) мәгыйшәтен кайгыртып, ясакны бетергән лабаса!» (206 бит). Тарихчылар фикеренчә, Тәфкилевләр үзенчәлекле рәвештә ике төрле (мөселман һәм христиан) исем йөртсәләр дә мөселман булып калганнар. Хәер, тарихи 150 чыганакларда әлеге нәселнең берничә вәкиленең православиегә күчүләре хакында әйтелә, ә Котлымөхәммәт морзаның, аерым алганда, православие кабул итмәве, мөселман булып калуы тәгаен мәгълүм (Гилязов И. А. Помещики Тевкелевы в XVIII — начале XIX в. (К вопросу об исторических судьбах татарского феодального класса) ««Классы и сословия России в период абсолютизма Куйбышев, 1989. С. 80). Дөрес, әсәрнең ахырына таба Җ. Рахимов үз позициясен бераз йомшарта: «Юк, бу аның базар бәһасен күтәрүе түгел иде. Чыннан да, ул соңгы елларда үзенең бирешүен сизде, еш кына чирләштерә башлады, аны инде төрле бүләкләр дә, дөнья малы да кызыксындырмый диярлек. Бөтен уе-жаны тарткан Тирсәдәге утарына кайтып, Барҗы буендагы заводына күз-колак булгалап кына тыныч-имин картлык кичерү, инде тәмам онытыла башлаган Коръән сүрәләрен укый-укый, йомшак түшәктә бу фани дөнья белән хушлашу» (420 бит). Гомум-тарихи төгәлсезлекләр, кимчелекләр чорның, вакыйганың датасын күрсәтү белән турыдан-туры бәйле булмаска да мөмкин. Алар борынгы халыкларның көнкүрешең чагылдырганда да очраштыргалыйлар. Н. Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романында сөннәрдәге сәүдә мөнәсәбәтләренә дә урын бирелгән. Мәсәлән, кыпчакларның сөннәргә затлы тиреләр, эретелгән һәм чүкелгән бакыр, алтын, тимер алып килүләре, ә алмашка йон, ефәк, киндер, тукыма, савыт-саба һ. б. алып китүләре турында телгә алына (333 бит). Урынлы бу. Әдәбилеккә дә куш була, укучының тарихи фикерләвең баетуга да өлеш кертелә. Ул тирәләрдә яшәгән, кон күргән халыклар, әйтик, Алтай төркиләре, Енисей кыргызлары (борынгы хакаслар) һәм шул исәптән әлеге кыпчаклар борын- борынгыдан мәгъдән эшкәртү осталары буларак танылганнар. Әмма мәгъдән эшкәртү, гомумән, сөннәрдә югары үсешкә ирешкән. Урынның тимер һәм бакыр рудаларына бай булуы моның өчен бик ышанычлы нигез. (Мәсәлән, сөннәргә караган Түбән иволгино шәһәрлегендә археологик казулар вакытында бик әйбәт сакланган тимер эретү мичләре, шлак һәм әзер продукция калдыклары табылды— (Кара: Хәлиуллин И. Сәхифәләр калка тарихтан//Казан утлары. 1990. № 5.—170 б.). Әсәрдә бу детальгә тиешенчә игътибар бирелеп бетмәгән. Әйтик, кыпчакларның товарлары (шулай дияргә яраса) белән танышканда укучыда берьяклырак фикер туарга мөмкин: сөннәр (шулкадәр халык, гаскәр!) читтән килгән чималга, продукциягә генә туенып яшәгәннәрмсни, сугыш һәм талаудан башка һөнәр белмәделәр микәнни? Юк икән шул, аларның үз шәһәрләре, тимер эретү мичләре булган сөннәр өчен утрак тормыш бөтенләй үк ят түгел икән. Димәк, әлеге мисалда тарихилыкның бөтен яктан да, тулы чагылдырылуы зарур икәнлеге янә раслана. Ф. Латыйфинең «Хыянәт» (1993) һәм М. Хәбнбуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» (1996) романнарында исә тарихи төгәллеккә карата җаваплылыкның үсүе сизелә. Авторлар инде тарихи фактлар белән саграк эш итәләр. Аларның әсәрләрендәге һәр эпизод хронологик, тарнхн-географнк нисбәтләрдә борынгы чыганаклар белән генә расланып калмыйча, характер ягыннан персонажлар үзләре чагылдырган тарихи шәхесләргә бик тә якын торалар. Хәтта әсәрләргә керсп-чыгып йөрүче персонажларның гамәлләре дә чыганакларда бәян ителгәннәрдән әлләни читкә тайпылмыйлар Бу нисбәттә Җ. Рәхимовның «Ба- тырша» романы да (югарыда телгә алынган детальләр белән бергә), аны төрле яктан килеп бәяләсәк, әлеге ояга керә ала. Тарихилык тарихи әсәрнең нигезе, умыртка баганасы. Элегрәк бездә соңгысы сыйфатында документальлек күздә тотыла иде. В. Оскоцкий үз вакытында аның тарихи жанр өчен зарури булуын шик астына алды (Оскоцкий В Роман, история, современность // Литература, искусство и формирование личности в социалистическом обществе. М., 1974 —С. 129.) Ул тарихи әсәрләрдә документальлекнең ролен бөтенләй диярлек инкарь итеп, икенче чиккә ташлана. Ф. Мусин хаклы рәвештә әлеге тәнкыйтьченең «тарихи романның үзенчәлекләрен билгеләгәндә... аның иң элек роман, аннан соң гына тарихи булуыннан чыгып эш итәргә кирәк» дигән фикерен тәнкыйтьли (Мусин Ф М Чор белән аваздаш, 95 б.). Чыннан да, В. Оскоцкий фикере белән ризалашканда, билгеле бер дәрәжәдә, тарихи жанрның үзенчәлекләре юкка чыгарыла, әүвәл нәүбәттә алгы планга романлык кыйммәте чыгарыла. Нәтижәдә күләм-вакыйгалар киплеге романның тарихи булу асылына капмакаршы куела. Ләкин без, табигый ки, романның тарихилыгы турында сүз йөрткәндә, башта ук әсәрнең роман буларак үзенчәлекләрен ачыклаган хәлдә, тарихн-әдәбн анализ гамәленә керешәбез Хәер, В. Оскоцкий моның белән килешә булыр. Әсәрнең романмы, повестьмы әллә хикәяме икәнлеген ачыклау гомумәдәбн мәсьәлә Ул прозаның тарихилык жанрын билгеләүгә яки бәйләүгә турыдан-туры бәйле проблема түгел. Тән кыйтьче проза әсәренең төрен билгеләгәндә, аныклаганда әле анын тарихимыюкмы икәнлеге турында фикер йөртми. Ахыр чиктә (бу очракта) без әсәрнең жанр үзенчәлекләренә түгел, аның тарихилыгына игътибар итәбез. Тарихи әсәрнең асылын билгеләүче үзенчәлекләр тирәсендә вакытында җанлы гына бәхәсләр булып алды. Үзәккә куелган сорау бер иде: «Тарихи әсәр нәрсә ул?» Ул киңәя дә, шул ук вакытта тәгаенләнә дә барды: «Тарихи әсәр хронологик сыйфатлардан башка була аламы? Документальлек — бердәнбер (абсолют) дәгъвамы?» Әлеге сорауларга җавап эзләү юлында безнең әдәби тәнкыйть һәм әдәбият галимнәре башлыча Ю. Андреев фикеренә таяндылар (Хәйри X. Язучы һәм тормыш, 178 б.). Ю. Андреев, тарихи роман жанрының асылын билгеләргә омтылып, болай ди: «Барыннан да элек бу—үткән заманны тасвирлау. Тарихи романның хәлиткеч төп үзенчәлеге—ул вакыт дистанциясе булу, хәзерге заман өчен гыйбрәтле булырлык инде төгәлләнгән бер чорны тасвирлау. Аннары, тарихи романның жанр хасияте аның документальлек нигезе, матур әдәбият законнары буенча чын тарихи вакыйгалар һәм шәһесләрнең сурәтләнүе кебек үзенчәлек белән билгеләнә. Кыскача әйткәндә, тарихилык, үткән заман турында хикәяләү һәм документальлек— классик төрдәге (формадагы) тарихи романның төп билгеләре менә шулар» (Андреев Ю. А. Русский исторический роман.— М.— Л.: Изд-во АН СССР, 1962.—С. 6—7). Тарихи романнардагы хикәяләү рәвешләре турындагы мәсьәләгә кагылып, Ф. Мусин 60—70 нче еллар прозасында ике төрле тарихи хикәяләү турында яза. Беренчесе — ныклап өйрәнелгән документаль материалга нигезләнгән конкрет тарихи хикәяләү. Бу очракта авторның роле үсә. Икенчесе—автор фантазиясенә тагын да киңрәк мәйдан ачылган, документаль төгәллеккә азрак дәгъва белдерелгән тарихи хикәяләү. Әлеге бүленеш (ул, әлбәттә, шартлы) әдәбиятыбызда бүген дә саклана. Соңгы елларда басылган тарихи романнарыбыз мисалында беренче төр хикәяләү — Н. Фәттах, Ф. Латыйфи, ә икенче төр М. Хәбибуллин, Р. Батулла әсәрләренә хас дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Ә хәзер тарихи роман жанры белән әдәби тәнкыйтьнең үзара мөнәсәбәтен карап үтик. Әдәби мирасны барлау һәм өйрәнү буенча бай тәҗрибә тупланган. М. Гайнуллин, Г. Халит, X. Госман, М. Хәсәнов, И. Нуруллин, Ф. Мусин һ. б. үзләренең хезмәтләрендә әдәби процессны тарихи күзлектән чыгып анализларга омтылдылар. Алтмышынчы еллардан башлап X. Хәйри, И. Нуруллин, Н. Юзиев, Ф. Миңнуллин, Р. Мостафин, Ф. Хатыйпов, Р. Сверигин һ. 6. мәкаләләрендә акрынлап булса да тарихилык мәсьәләләре белән кызыксынуның җанлана баруы күзәтелә. Югарыда әйтелгәнчә, совет чорындагы татар прозасында тарихилык принцибы мәсьәләсе махсус рәвештә Ф Мусин тарафыннан өйрәнелде, әлеге тикшеренүләрнең нәтиҗәләре сиксәненче еллар башында расланды (Мусин Ф. М. Преемственность и развитие художественного опыта татарской советской прозы (К проблеме историзма) // Автореф. дисс. ...докт. филол. наук.— М., 1983.— 38 с.). Бераз соңрак В. Борщуковның «Әдәбият фәнендә һәм тәнкыйтьтә тарихилык принцибы» дип аталган мәкаләсе дөнья күрде (Борщуков В. И. Принцип историзма в литературоведении и критике // Проблемы историзма в русской советской литературе (60—80-е годы).— М.: Наука, 1986). Кызганычка каршы, тарихилык — үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне тоташтыручы төшенчә буларак — әдәби тәнкыйтьнең игътибар үзәгендә торса да, соңгысының тарихи роман жанрына карата мөнәсәбәте аерым мәсьәлә (процесс) буларак бездә әлегә махсус тикшерелмәде. Бер тарихи романга язылган рецензия генә түгел, гомумән, теге яисә бу язучының тарихи проза өлкәсендәге иҗаты анализланган фәнни хезмәт тә мәсьәләнең тулысынча чишелеше буларак кабул ителә алмый. Биредә хикмәт әлеге жанрда эшләүче авторларның ишәюендә генә дә түгел. Аерым алганда, иҗат алымнарының төрлелеге һәм тарихи фикерләү юлларының үзенчәлекле булуы — болар үзләре үк әдәби тәнкыйтьнең тарихи прозага (романга) карата мөнәсәбәтен бербөтен мәсьәлә итеп махсус өйрәнүне сорый. Уртак тема кысаларында конкрет чор тасвирланган, һәркайсының үзәгендә хронологик, сәяси, социаль-икътисади нисбәттә бер үк төрле диярлек проблема күтәрелгән, әмма бер-берсеннән күпкә үзгә булган тарихи әсәрләрнең кечкенә генә вакыт аралыгында иҗат ителүе дә (мәсәлән, Р Батулла, Ф Латыйфи һәм М. Хәбибуллинның Казан ханлыгы тормышын яктырткан романнары), факт буларак, югарыда китерелгән фикерне көчәйтә. «Тарихи роман жанры һәм әдәби тәнкыйть» мәсьәләсен күтәрүебезнең тагын бер сәбәбе бар. Тәнкыйтьчеләрнең һәм әдәбият галимнәренең моңа кадәр дөнья күргән мәкаләләрендә башлыча язучының тарихн-революцнон жанрда язылган романына игътибар бирелде. Хәер, X. Хәйри тарихи-биографик роман мәсьәләсен дә күтәрә, әмма бу очракта ул ике әсәр Ә. Фәйзинең «Тукай» һәм Гайшә Шәрипованың «Гафур гаиләсе» романнарын тикшерү белән чикләнә, А. Расихның «Ямашев», Ш Маннурның «Муса», Җ. Тәржемановнын «Көмеш дага» романнарын телгә генә алып уза. Ул тарихи-революцнон роман мәсьәләсендә К. Нәжминең «Язгы җилләр» романын анализлый. Тик аның Н Фәттахның «Этил суы ака торур» романын шул ук кысаларга этеп кертүе (Хәйри X. Язучы һәм тормыш, 173, 180—214 б.) безгә бөтенләй дә аңлашылмый. Бу очракта нинди революционлык күздә тотыла икән? Әллә сон X. Хәйри әлеге әсәргә теоретик билгеләмә генә таба алмаганмы? Вакыйганы төрлечә бәяләү яки тарихи үсеш баскычларында идеалларның үзгәрүе мөмкин булган кебек, әдәби тәнкыйтьнең тарихи роман жанрына карата мөнәсәбәте дә бертөрле генә түгел иде. Шул ук вакытта кайбер уртак тенденцияләр дә күзгә ташлана. Мәсәлән — якын үткәндәге вакыйгаларны гына түгел, бәлки борынгы чорлардагы күренешләрне дә сыйнфый-партиячел күзлектән чыгып бәяләү. Без бу хакта түбәндәрәк махсус тукталып узарбыз. Икенче уртак нокта — тарихи роман авторының иҗат алымын ачыклауга, бигрәк тә әсәрнең стилистик үзенчәлекләрен тәгаенләүгә өстенлек бирү. Бу күзлектән караганда хәзерге чорны чагылдырган әсәрне анализлаудан тарихи романга карата булган мөнәсәбәт концептуаль яктан әллә ни аерылмый булып чыга, һич югы моңа ышану өчен тарихи романнарга карата язылып, моңарчы дөнья күргән рецензияләргә күз салу җитә. Югыйсә, тарихи романның үзенә генә хас булган сыйфатлары әдәби тәнкыйтьнең аңа мөнәсәбәтендә дә чагылыш табарга тиеш иде. Әлбәттә, бу очракта әдәби тәнкыйтькә күп эшләргә туры килә, җаваплылык бермә-бер арта. Чөнки әсәрдән, аның авторыннан тарихилык таләп итү өчен тәнкыйтьченең махсус әзерлекле булуы, тарихи вакыйгаларны, чыганакларны белүе сорала. Әдәби тәнкыйтьнең тарихи роман жанрына карата мөнәсәбәтен дә иҗтимагый фикернең чорга хас этно-социаль һәм сәяси үзгәрешләргә бәйле булуы чагылыш таба. 20—30 нчы еллардан альт, сиксәненче елларның беренче яртысына кадәр тәнкыйтьчеләрнең күпчелегенең тарихи әсәрләрне тарихилык, партиялелек, сыйнфыйлык принциплары таләпләреннән чыгып, социалистик реализм кыса парында бәяләүләре ачык күренә. Ара-тирә алар халыкчанлык принцибы турында да искә төшергәлиләр, әмма аның асылы исә шул ук партнялелеккә кайтып кала. Табигый ки, бездә «партия эшчеләрдән, крестьяннардан һәм хезмәт интеллигенциясеннән торган халыкның бер өлеше, авангарды» дип тәкрарларга гадәтләнделәр бит Кайбер хезмәтләрдә исә югарыда телгә алынган принципларның алдагы икесе арасындагы чикләр бетерелә, тарихилыкның пар- тиялелеккә буйсындырылуы сизелә. Гомумән, бу күренеш әдәби даирәдә дә, гуманитар фән өлкәсендә дә ят нәрсә түгел иде (Кара Шамота Н. 3. За конкретно-историческое отражение жизни в литературе // Коммунист Украины. 1973 № 5. С. 77—96). Күренекле тарихчы, рус халкының XI11 гасырда илбасарларга каршы керәше хакындагы фәнни хезмәтләр авторы В. Т. Пашуто, мәсәлән, тарихилыкны принцип кысалары белән чикләмичә, аны тагын да үзенчә киңрәк яссылыкка чыгара, партиялелек аның топ принцибы дип исәпли (Коммунист 1984. - № 5. С. 86). Шул рәвешле тарих философиясенә партнячел-сыйнфыйлык балласты тагыла). Аның тамыры Ленинның тарихи хакыйкатьне барлык үзенчәлекле билгеләре белән тулысыңча танып-бслү бары тик партиячел, пролетар позицияләрдән, иҗадн-яңарыш позицияләреннән чыгып эш иткәндә генә мөмкин, дигән фикеренә барып тоташа Тарихи жанрның бер төре булган тарихи-революцион характердагы әсәрләр ягын үткәнне тасвирлауда аерым урын алып торалар, әдәби-тәнкыйди мөнәсәбәткә дә бу очракта кайбер үзенчәлекләр хас. Мәсәлән, 1917 елгы Октябрь революциясе, аның нәтиҗәләре белән бәйле вакыйгалар һәм алар тасвирланган әсәрләр барлыкка килү арасында шактый вакыт узса да еш кына әлеге әсәрләрдә! е төп геройлар һәм персонажлар гына түгел, аларны иҗат иткән язучы һәм хәтта әдәби тәнкыйтьче дә дистәләрчә еллар дәвамында хөкем сөргән бер үк төрле идеология климат шартларында яшиләр Аерма исә бары тик соңгыларының ара-тирә кискенләшеп яки, киресенчә, йомшарып алуында гына. Бу үзгәрешләр турыдан- туры әдәби тәнкыйтькә йогынты ясыйлар, аның аркылы тарихи әсәрләрне бәяләүгә дә үтеп керәләр. Әдәби тәнкыйтьнең озак еллар дәвамында идеология коллыгында яшәве хәзер беркемдә дә шик уятмый. Егерменче елларда — утызынчы еллар башында партиялелек принцибының сыйнфый асылы тәмам тәгаенләнә. Ул әсәрләрне анализлаганда, бәяләгәндә төп «ориентир» булып әверелә. Г. Сәгъди, мәсәлән, К. Нәжми иҗатының, пролетариатның сыйнфый көрәшчелек психологиясе, пролетариат идеологиясе белән сугарылуын югары бәяли (Сәгъди Г. Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты.— Казан, 1930.—75 б.) Утызынчы елларның икенче яртысында әдәби-эстетик фикер герой характерындагы гомумкешелек сыйфатларын аерып чыгара башлый. Әмма соңгылары сыйнфый сыйфатларга ярдәмче, ягъни икенче дәрәҗәдәге билгеләр буларак карала (Гыйлаҗев Т. Ш. 20—30 еллар татар әдәби тәнкыйте үсешендә төп тенденцияләр (метод һәм герой мәсьәләләре) // Филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә дәгъва итүче диссертация.— Казан, 1991.— 199 б.). Димәк, әсәрләрдә сыйнфыйлык линиясенең көчәюендә әдәби тәнкыйтьнең дә катнашы бар. Моны гомумән социалистик реализм әдәбияты тәнкыйтенә карата да әйтергә мөмкин. Аерым алганда, X. Хәйри, К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романындагы Халявнн, Айвазов образларының индивидуаль характерларына игътибар җитеп бетмәве, әлеге образларның художество көче ачылып җитмәве турында пошынып яза (189 бит). Ф. Хатипов: «Совет чорында язылган әсәрләр ниндирәк иде? Аларга карата нинди бәя гадел булачак?» дигән сорауларны куя һәм үзе үк җавап та бирә: «Иң әүвәл бу дәвер, электәге кебек, бик зур талант ияләренең исемнәре белән бәйләнгән. Совет чорында М. Шолохов «Тын Дон», М. Ауэзов «Абай», Ч. Айтматов «Гасырдан озын көн», И. Гази «Онытылмас еллар», Ф. Хөсни «Йөзек кашы», «Җәяүле кеше сукмагы», Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек», Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять», «Гөләндәм туташ хатирәсе», Н. Фәттах «Этил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» исемле повесть, романнарын, А Твардовский, Ф. Бурнаш, һ. Такташ, М. Җәлил, С. Хәким, X. Туфан, Н. Исәнбәт, Т. Миң- нуллин матур-матур поэтик, драматик әсәрләр яздылар. Аларның һәм тагын шундый бик күп гүзәл әсәрләрне рухи тарихыбыздан сызып ташларга берәүнең дә кулы күтәрелмәс дип уйларга кирәк» (Хатипов Ф. Тәнкыйть реализмы булганмы? // Казан утлары.—1994.— № 7.—139 б.). Менә шундый мөнәсәбәт. Әйтергә кирәк, әлеге исемлектә без карап үткән тарихи, тарихи-революцион романнар да бар. Без дә Ф. Хатипов фикере белән ризалашабыз. Монысы шулай, монысы хәзер.Кызганычка каршы, социалистик реализм әдәби тәнкыйте борынгы тарих тасвирланган әсәрләрне дә партиялелек күзлегеннән чыгып бәяләүдән баш тартмады. Мәсәлән, гасырыбыз башында иҗат ителгән әсәрләргә карата түбәндәге караш мәгълүм: «XX йөз башында (Октябрь революциясенә кадәр) элеккеге заманны сурәтләгән, Чыңгыз, Туктамыш, Идегәй, Сөембикә кебек ханнарны «милли герой» итеп, идеаллаштырып, романтик легенда рәвешендә язылган әсәрләр поэзиядә дә, прозада да еш күренеп торды Алар буржуаз милләтчелек идеяләрен чагылдырган реакцион романтизм әсәрләре иде, алар өчен халык тормышы, реаль тарихи чынлык ят иде» (Хәйри X. Тарихи роман жанры // Метод, стиль, жанр.— Казан, 1976.—129 б.). Ярый, Чыңгызы монгол булды ди. Туктамышшка да тими торыйк. Ә менә милли тарихта үзенчәлекле эз калдырган Идегәй һәм Сөембикәне нигә кире кагарга? Ю Сафиуллин белән Р. Батулланы орышыргамы? Алар бит «безнеке» түгел, нигә ул пьеса белән романыгызны яздыгыз, дип? Бу бит тарихилыкка каршы килү, мирастан баш тарту була! Әйе шул, без хәзер шулай дип әйтә алабыз. Ә элек? Менә шулай, тәнкыйди фикерләр, бәяләр дә искерәләр. Халыкчанлыкны милләтчелек, миллилек идеясенә каршы кую — үткәннәргә сыйнфый күзлектән карау өчен хас күренеш. Ул безнең тарих һәм әдәбият фәннәрендә шактый озын гомерле булып чыкты. Н. Фәттахның «Этил суы ака торур» романының төп геройлары Тотыш һәм Аппак X. Хәйри тарафыннан социаль һәм рухи коллык корбаннары буларак бәяләнә (101 бит). Әмма әлеге фикер ахыргача дәлилләнмәгән; тәнкыйтьче гомумгуманистик кыйммәтләргә ишарәлиме, әллә сыйнфыйлык-партиялелек позициясеннән чыгып фикер йөртәме—болары ачыкланмаган хәлдә кала. Аның күбрәк соңгысына нигезләнүе турында түбәндәге юллар ачыклык кертә сыман: «Бигрәк тә романда болгар- татар халкы һәм аның башлангыч феодализм, чынында коллар сәүдәсе дә әле яшәгән феодализм дәүләтенә мөнәсәбәте һәм гаделлек, бәхет өчен көрәш идеалларының сәнгать теле белән социальэкономнк, политик анализ нигезендә тиешенчә ачылып җитмәүләре безне уйландыра, өлешчә канәгатьсезлек хисен дә кузгата» (195 бит). X. Хәйри, «гаделлек, бәхет өчен көрәш идеаллары» турында сүз кузгатса да, аларныц IX—X гасырлар өчен сыйфат һәм эчтәлек җәһәтендә нинди булырга тиешлекләре турында баш ватып тормый. Дәгьва белдергән очракта аларны ачыклап үтү артык булмас иде. Болгар дәүләте оешуын тасвирлау мәсьәләсендә дә X. Хәйри һәм Ф. Мусин Н. Фәттахны дәүләт барлыкка килүнец марксистик-ленинчыл тәгълиматын аңлап бетермәүдә, шул сәбәпле әлеге тарихи процессны легендалар һәм риваятьләр рухында сурәтләүдә гаеплиләр (Хәйри X.. Язучы һәм тормыш, 195 б., Мусин Ф. М. Связь времен.— Казань, 1978.— С. 39). Р. Мостафнн исә моны тасвирланган чор буенча тарихи чыганакларның аз булуы, шул сәбәпле язучының легендаларга һәм риваятьләргә, шулай ук борынгы татар әдәбиятының романтизм традицияләренә таянуы белән аңлата (Кара Казан утлары—1972 — № 5—171 б.). Безнеңчә, югарыда күрсәтелгән тәнкыйтьчеләр мәсьәләне берьяклырак карыйлар. Беренчедән, Н. Фәттах X гасыр башындагы Болгар җәмгыяте турында чагыштырмача иң тулы, мәгълүматларга иң бай чыганактан — гарәп сәяхәтчесе Ибн Фазлан язмаларыннан файдаланган. Әлеге тәнкыйтьчеләрнең фикерләре белдерелгәннән соң егерме еллап вакыт узса да, сурәтләнгән чор яктыртылган «яңа» чыганакның әлегәчә табылганы юк. Икенчедән, мәҗүсилек чорын халык авыз иҗаты әсәрләреннән башка гына тасвирларга омтылу — бик үк дөрес юл булмас иде. Чөнки фольклор әсәрләрендә бу очракта шактый кызыклы детальләр (мәгълүмат димик) табарга мөмкин. Әйтик, әсәрнең исеме үк М. Кашгарн (XI гасыр) Сүзлегендә урнаштырылган җырдан алынган. Өченчедән, реализм әсәрләрендә генә түгел, романтизм әсәрләрендә дә иҗатның предметы — тормыш, җәмгыятьтә төрле багланыш җепләре белән бәйле кеше А. Н. Гуляев фикеренчә, «романтизм аның эстетик асылына бәйле рәвештә бәяләнергә тиеш. Әдәбиятның бердәнбер казанышы итеп тормышның бары тик конкрет-социаль чагылышын гына исәпләргә ярамый, хәер, ул романтизм сәнгате өчен дә ят түгел. Әгәр дә реалистик сәнгать барыннан да элек объектив чынбарлыкны аның үсеш-хәрәкәтендә күрсәтүне күздә тотса, романтизм вәкилләренең төп максаты кешелекнең рухи тарихын ачыклаудан гыйбарәт» (Гуляев А. Н. Социально-эстетическая и гногеологнческая сущность романтизма // Русский романтизм М.: Советский писатель, 1974.—С. 25). Романдагы киеренкелек һәм мавыктыручан- лык аның соңгы битләренә кадәр саклана. Д. Иванов «Әтнл суы ака торур»ның классицизм, «Вальтер Скотт традицияләрендә» язылуын билгеләп үтте (Кара. Литературное обозрение.» 1980.— № 1,—С. 82). 1974 елда «Казан утларымның 1 нче саныңда Ф. Хатиповнын «Этил суы ака торурмга рецензиясе басылды. Рецензент башлыча әсәрнең тарихи төгәллеге мәсьәләсенә түгел, ә аның идея-сәнгати эшләнешенә игътибар иткән. Ул романдагы Койтым бикә образын М... Җәлилнең «Алтынчәчмендәге Тугзак ана образы белән чагыштырып карый, төп уртак сыйфат ит п патриотизм хисе алына. Койтым бикә образында исә бу хис әлләни сизелми, Тугзак ана исә яубасарларга каршы халкын күтәрә — биредә азатлык рухы, идеясе, патриотам хисе ярылып ята. Үз вакытында X. Хәйри дә мондый чагыштырутиңләштерүнең урынсыз булуы турында билгеләп узды (193 бит). Романның эпик киңлеге, манзарасы турында да берничә сүз әйтеп китик. Әсәрнең эпик киңлеге беренче бүлекләрдә үзенең күләмен сакласа да, тора- бара ул тарая башлый, һәм яңа дин кабул иткәндә ихтимал һәм табигый булган каршылыклар белән очрашырга җыенган укучы ваграк масштаблы вакыйгаларга тап була. Н. Фәттах иҗатын өйрәнүчеләр бу күренешне төрлечә кабул итәләр, аңлаталар. Ф Урманчисв, мәсәлән, халык авыз иҗаты әсәрләренең татар язучылары иҗатына йогынты ясавы мәсьәләсендә «Этил суы ака торур» мисалына тукталып, «романның ахырына таба халык эпосы образларының үсеш-үзгәреш логикасы бозыла барумы турында билгеләп узды. Ф. Хөсни дә әсәрнең мәхәббәт интригалары белән тәмамлануына ризасызлыгын белдерде (Хөсни Фатих. Ни әйтергә? Ничек әйтергә?— Казан, 1974.—48 б ). Романның сәнгатьчә эшләнеше, жанр үзенчәлекләре мәсьәләсенә килгәндә, X. Хәйри аны «нн яхшы мәгънәдә тарихн-романтик әсәр» дип атады (193 бит), ә Р Мостафнн исә бу очракта «авантюрно-романтнк роман» (авантюралы-роман- тнк роман? —X. Ө.) гыйбарәсен кулланды (Кара: Советская Татария, 1985, 3 марта). , Н. Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан беренче тарихи романына караганда җылырак кабул ителде Әдипнең әлеге әсәре - татар әдәбиятында хәзергә милли тарихыбызның нн тирән катламнарын тасвирлаган роман. Бу хакта И. Хәлиуллмн («Сәхифәләр калка тарихтан Казан утлары—1990.—№ 5.—169—171 б.) телгә ала. Рецензент романга гомумәдәби анализ ясамый, ә аны башлыча тарих фәне (тарих, археология, этнография) күзлегеннән тикшерә, тарихи төгәллек дәрәҗәсен ачыклый, эпизодларны һәм детальләрне төрле тарихи чыганаклардагы мәгълүматлар белән чагыштыра, ул борынгы чорныц тарихи манзарасы белән таныштыра. И. Хәлиуллин «Сызгыра торган уклар» романын тарихи төгәллек мәсьәләсендә бик югары бәяли. Ф. Миңнуллин бу әсәргә кечерәк кенә әдәби тәнкыйть мәкаләсен багышлый (Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында.— Казан, 1994.— 332—334 б.). Ул романның кыйммәтен, әһәмиятен ачыклый, ана югары бәя бирә. Аның Туман каган (тархан) Албуга мөнәсәбәтләрен «Идегәй» дастанындагы Идегәй — Норадын мөнәсәбәтләре белән чагыштыруы кызыклы. Абзацны тулысынча китерик «Романның умыртка сөяген — төп конфликтын — Туман каган белән улы Албуга арасында хакимлек өчен, каганлык өчен көннән-көн көчәя, рәхимсез төс ала барган дошманлык билгели. Безнең күз алдында Туман каган көче һәм җегәре бетеп килгән хәлсез картка, Албуга исә беркатлы, самими егеттән нык куллы ханга әйләнә бара. Соңгы ау вакытыында каган улы Албуга аткан уктан һәлак була. Аларның күпмедер дәрәҗәдә «Идегәй» дастанындагы Идегәй һәм Норадын мөнәсәбәтләрен хәтерләткән гыйбрәтле һәм драматик язмышы романга моңсу яңгыраш бирә, трагик төсмерләр өсти». Тарихи әсәрләр арасында гына түгел, гомумән, соңгы елларда нәшер ителгән романнар даирәсендә Ф Миңнуллин Н. Фәттахның югарыда күрсәтелгән әсәре белән М. Хәбибуллинның «Кубрат хан» романын аерым урынга куя: «Шул рәвешчә язылган ялыктыргыч һәм пассив стильле романнар арасында, соңгы могикан кебек күңелле сюрприз булып, ике әсәр калкып тора Аларның берсе — М. Хәбибуллинның «Кубрат хан» романы. . Икесе ике стильдә язылган (М. Хәбнбуллин романында халык әкиятләренә тартым романтик стиль өстенләк итсә, Н. Фәттах дилогиясе заманга аваздашлыгы, чынлык һәм реальлек хисенең зурлыгы белән аерылып тора), сәнгатьчә эшаәнешләре ягыннан икесе ике биеклектә торган (Нурихан дилогиясе, һичшиксез, бер баш югары тора) әлеге әсәрләрне бер-берләренә иң элек җанлы сурәт һәм динамик картиналар муллыгы, аннары төп геройларның эшләнеше якынайта» (128—129 битләр). Кызганычка каршы, соңгы берничә ел эчендә чыккан тарихи романнарга карата әдәби тәнкыйтьнең фикерен белә алмыйбыз әле. Әдәби тәнкыйть арткарак кала башладымы, аның мәнфәгатьләре үзгәрдеме, әллә махсус әзерлек җитеп бетмиме- матбугатта рецензияләр үтә сирәгәйде. Хәер, элек тә алар еш күренми иделәр. Безгә калса, бүгенге көндә рецензияләр кытлыгының (без биредә тарихи роман жанрын гына күздә тотабыз) төп сәбәбе—әдәби тәнкыйтькә карата булган таләпләрнең кискен үзгәрүе. Чөнки элек яшәгән сыйнфыйлык- партиялелек принцибы әдәби тәнкыйтьне шаблон системага салып, тәнкыйтьчеләрнең шөгылен шактый гадиләштергән, җиңеләйткән иде. Хәзер инде ул принцип юк. Бердәнбер принцип — тарихилык Димәк, безнең әдәби тәнкыйтьчеләребез дә хәзер әдипләр сыман бары тик милләт һәм гаделлек, тарихилык турында гына уйлап язарга тиешләр