Логотип Казан Утлары
Публицистика

УТ ЭЧЕНДӘ КАЛГАН КҮГӘРЧЕН КЕБЕК

Быел күренекле тарихчы-галнм, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Һади Мифтахетдин улы Атласинын (Һади Атласи) тууына 120 ел тулды (1876 1938). Аның бай иҗади мирасы, билгеле тарихи хезмәтләре белән беррәттән сәясипубли- цистик һәм әдәби әсәрләрне дә үз эченә ала. Заманның кайнар сулышын тоеп язылган ялкынлы публицистикасы аша Һади Атласи милләт- пәрвәр шәхес буларак аеруча ачык күзаллана. Бу уңайдан аның 1906 елда Оренбургта күренекле нәшир Фатих Кәрнми матбагасында аерым китапчык булып басылып чыккан «Яңа низам вә го- лямаларыбыз», ягъни «Яңа закон һәм укымышларыбыз» дигән мәшһүр сәяси-публицистик әсәрен үрнәк итеп алырга була. XX гасыр башыңда Русия дәүләтендә барган процесслар, вакыйгалар анда яшәүче күпсанлы изелгән милләтләр өчен берникадәр тәрәкъкыят мөмкинлеге тудырса да, патша хөкүмәтенең гасырлардан гасырларга килүче урыслаштыру сәясәте барыбер дәвам иткән. Бу сәясәт мәгариф өлкәсендә үзен бигрәк тә ачык сиздергән. 1905 елның маенда Русиянең көнчыгышында яшәгән «урыс булмаган» халыкларда уку-укыту мәсьәләләре буенча хөкүмәт махсус киңәшмә үткәрә Анда империя тарафыннан изелгән халыкларның милли аны үсешенә киртә кую максаты белән татар әлифбасын урыс хәрефләренә күчерү (димәк, бу Сталин һәм партия башлаган эш кенә түгел!), аларның мәктәпләрендә урыс теле укытуны мәҗбүри итеп кую, балаларны урыс рухында тәрбияләү мәсьәләләре карала Киңәшмәнең карарлары 1906 елның мартында мәгариф министры тарафыннан кагыйдәләр җыелмасы рәвешеңдә расланып, бастырылып чыгарыла Карагруһчыларның шовинистик планнарына кискен протест белдереп, Һади Атласи шул ук елда югарыда искә алынган мәкаләсен яза. Бу публицистик әсәрендә ул хөкүмәтне изелгән милләтләрнең ихтыяҗларын исәпкә алмавы, бары тик урыс халкы мәнфәгатьләрен генә кайгыртуы өчен каты тәнкыйть итә. Хәер, әсәрнең эчтәлеген укучылар үзләре укып та белә алырлар. Шунысы игътибарга лаек, һ. Атласи карагруһчыларның шовинистик сәясәтенә каршы көрәштә дини фәлсәфәне иң ышанычлы корал итеп күрә һәм дин әһелләрен бу көрәшнең әйдәп баручылары сафында күрергә тели. Әсәрнең төп эчтәлеге милләтне уяту көрәшкә өндәү буларак кабул ителә һәм шул нисбәтле авторның үзен «ут эчендә калган күгәрчен кебек» хис итүе бер дә гаҗәп түгел. Шушы публицистик әсәре өчен хөкүмәт 1909 елда Атласины судка бирә, һәм ул өч айга төрмәгә хөкем ителә. Шулай ук ул указлы мулла һәм башка рухани дәрәҗәләрдән мәхрүм ителә. Әлмәт авылында (хәзерге Әлмәт шәһәре) аның тырышлыгы белән ачылган кызлар мәктәбе дә ябыла. Әсәр бастырылган китапчык тиражының бер өлеше яндырыла. Төрмәдән чыкканнан соң да һ. Атласи хөкүмәт өчен «ышанычсыз» кешегә әйләнеп, 1917 елга кадәр полиция күзәтүе астында яши. Атласиның совет чорындагы фаҗигале язмышы инде мәгълүм —ул репрессияләнә һәм 1938 елда «халык дошманы» буларак атып үтерелә. Шулай итеп, империя ни иди иҗтимагый җәмгыять чоры булмасын — патша чорымы ул, совет чорымы — «ялгышларны» беркайчан да онытмый һәм гафу итми! Сүз уңаенда һ. Атласиның шушы әсәрен дөньяга чыгарган күренекле нәшир Фатих Кәриминең дә Сталин репрессияләреннән котылып кала алмавын әйтеп китү урынлы булыр. Әсәргә бәя биргәндә аның бүгенге көнебез өчен дә аваздаш булуын күрми мөмкин түгел. Ул замандашларыбызга бер үк вакытта кисәтү булып та, чакыру булып та яңгырый ЯҢА НИЗАМ ВӘ ГОЛЯМАЛАРЫБЫЗ ер заманнан бирле хөрмәтле ата-бабаларыбызга, чабата туфракларын авыру күзләребезгә сөрмә итеп тарту тиеш булган голяман гыйзам (бөек галимнәребез) вә әсляфе Кирамнарыбызга (борынгы хөрмәт ияләребезгә), дин вә милләт юлларында газиз җаннарын вә хөрмәтле каннарын фида иткән Шәһидләребезгә, дин ислам өйрәтеп ул мөбарәкләрнең дөнья вә ахирәттә мәсгуд (бәхетле) үлемнәренә сәбәп булган милли хәрефләребезнең рус хәрефләренә алмаштырылып, тел вә әдәбиятыбызның дәрелфәнадән (фани дөньядан) дәрел- бәкага (теге дөньяга) рихләт итәчәген (күчәчәген) 31 мартта мәгариф вәзире граф Толстой тарафыннан тасдыйк ителгән (расланган) указдан гәзитә укучылар, шаять, аңламышлардыр. Кальбендә (йөрәгендә) гайрәте днния (дини гайрәте) вә хәмияте миллиясе (милли уяулыгы) булган иманлы адәмнәр бу тугрыда азмы- күпме булса да, әлбәттә, хәсрәт тә чикмешләрдер, ялкынлы кызу сулуларыны һәм суламышлардыр. Ләкин «хак мөселманмын» дәгъвасында булып та, Коръән вә хәдисчә әсла (һичбер) хак мөселман булмаган нддигаи (һавалы) карендәш- ләребезнең, дин вә дөньядан һич тә хәбәре булмаган әсхабе кәһәфләрнең (тау куышы ияләренең) бу хосусларда (бу хакта) берни белми ятуларында вә соңра шәкавәт (бәхетсезлек) диңгезләренә батуларында тузан кадәр шик вә шөбһә юктыр. Бу хәреф үзгәртү мәсьәләсе тышкы яктан бик кечкенә генә вә бик әһәмиятсез генә күренсә дә, ләкин эчке катта гаять зур вә соңы (ахыргы) олуг нәтиҗәле бер мәсьәләдер. Бу хактагы минем фикерем күршеләремә билгеле булса да, ерак карендәшләребезгә бөтенләй билгесез вә бөтенләй караңгыдыр. Минем белгәнем түбәндә язылачак менә шундый берничә җөмләләрдән гыйбарәттер. Шәйлә (шулай итеп): без мөселман татарлар (150) миллион әһалисе (халкы), дүрт миллион гаскәре, бөтен җирнең алтыдан беренә хуҗалык нтмәктә булган Руссия хөкүмәтенең тәбәгасеннән (кул астындагы халыктан) вә аның итагатьле колларыннанбыз. Бу хөкүмәтнең идарәсе идарәи мөстәкыйлә булып, монда баш милләт рус милләте вә бөтен диннәргә хуҗа булган дин дә христиан динедер. Руссия хөкүмәте үзе никадәр бөек булса да вә әһалисе (халкы) йөз илле миллион ' булынса да, бу мәмләкәттә гыйлем вә мәгърифәт, һөнәр вә сәнаигъ (сәнагать, индустрия) шулкадәр түбән вә шулкадәр арттадыр ки, Аурупада Төркнядән башка моннан артта вә моннан надан вә моннан караңгы бер хөкүмәт юктыр. Бу мәмләкәттә гыйлем дә юк, мәгърифәт тә юк, һөнәр дә юк, сәнаигъ тә юк, тәрәкъкый (алгарыш) дә юк, хөррият тә юк. Бар нәрсә салкынлыкта котып бозларына тора торган караңгылыклар һәм дә золым вә җәберләрдер. Хөкүмәтнең үз рәгаяэсенә (халкына) һичбер илтифаты вә һичбер ригаясе (кайгыртуы) Б юктыр. Гыйлем урынына наданлык, хөррият урынына пулемет, мәктәп урынына төрмәләр белән җавап бирмәк, сәгадәтләрне (бәхетләрне) шәфавәтләр (яманлык) белән алмаштырып, ригаяэсене (халкын) кан дәрьяларына батырмак, Сибирия (Себер) сахраларында катырмак бу хөкүмәтнең мәңгелек каднмге (борынгы) гадәте вә һәм дә иң яраткан бер эшедер Димәк ки, яраткан нәрсәсе золым, сөйгән нәрсәсе золым, анын ригаяэсенә (халкына) сайлаган нәрсәсе тагын да золымдыр Золымнан соңра (башка) тагы да бер яратканы вә авызына чиләкләп суларын ы китергән бер нәрсәсе бар исә, ул да бөтен халыкны вә хосуснлә (аеруча) мөселманнарны руслаштырмак, үзләре әйткәнчә, христиан нуры белән нурландырмастыр. Белгәнне вә яратканы каһәр вә золым булган бу хөкүмәтнең безне мәхү итмәк (бетермәк) вә җир йөзеннән корытмак фикере бик иске вә бик тә борынгы һәм дә үзенчә беренче дәрәҗәдә кирәкле фикердер. Ничә йөз меңнәрдән гыйбарәт булган мәкруһларны (православие динендә бу ямаганнарны) рәсми сурәттә христиан итүе, ислам динене тотдыклары хәлдә араларына хөкүмәт химаясендә (канаты астында) булган миссионерларны күндерүе, поплар җибәреп, аларга ирексезләп христианлык тәлкыйн иттерүе (иңдерүе), башын бөкмәгәннәрне Сиби- рня сахраларына сөрүе барчасы да күз алдыбызда апачык вә кояш кебек яп-ястыдыр. Тугрысы, кыскача әйткәндә: бюрократиянең беренче максаты безнең динебезне вә милләтебезне мәхү итмәк (юк итмәк), җир йөзеннән корытмастыр Дин вә нәсәб (нәсел-ыру) җәһәтеннән безем лә (безнең белән) карендәш булган ничә йөз мең адәмнәрне христиан итүе, үзе теләгән чокырларга салып, хәрәкәттән вә бәрәкәттән мәхрүм итүе күз алдыбызда тулган вә ялтырап ятмастадыр Безне дә шул арча итмәк, дин вә милләтебезне үзенең сөйдеке (сөйләгән) дине белән алмаштырмак хакында хөкүмәте мөстәбидә (изүче хөкүмәт) чук (күп) заманнан бирле иҗтиһад итеп килмәстә, максатын акрынлап булдыра бармакта, күпме еллардан соң безне дә тәмам хак христиан итәчәгенә канәгать кылмакта, заһирән (ачыктан-ачык) гаскәр вә кувәи җәберия истигъмаль итмәгәндә дә (куәтле җәбер кулланмаганда да) кувәи хәрбия (хәрби куәт) канаты аегында булган миссионерлар, инсафсыз вә вөҗдансыз чиновниклар аркасында безне корытачагын куя, расламак та вә, сугым симеркән кебек, вакыт җиткәнче енмер- тмәстә иде. Заманнар искечә барганда, җилләр һаман бюрократия теләгәнчә уңайлы яктан гына исеп килгәндә безне бетерәчәгендә, дин вә милләтебезне Һәбаән мәнсүра (тузан бөртеге) итәчәгендә тузан кадәр шик вә шөбһә дә юк иде. Бу тарихтан өч-дүрт ел элек мин үзем бюрократиянең безне бетерәчәген, динебезне вә милләтебезне корытачагын бик ачык белмәктә, «бетәбез, мәхү булабыз (бетәбез, юк булабыз)!» җөмләрен җан ачысы белән кычкырмаста, ни кылырга белмәенчә ут эчендә калган күгәрчен кебек ахылдап, төрле тарафка чапмакта идем... Хәмедләр (рәхәтләр) вә шөкерләр булсын, җилләр искечә исмәде Заманның тәгәрмәчләре залим, бюрократия теләгәнчә әйләнмәде. Бнлгакес (киресенчә), бөтенләй башка вә аларның теләвенә кире булган бер тарафка хәрәкәт итте. Бер дә хисапламаган җирдән вә әллә кайдан гына Япония мөхарәбәсе (сугыш) кипеп чыкты.. Порт-Артур, Мукден вакыйгалары, Цусима мәсьәләләре кебек хәл кылуы мөшкел (кыен) булган гаять авыр мәсьәләләр галәмгә баш күтәрде Вөҗданлы вә инсафлы, безнең дусларыбыз дип тәгъбир әйткән рус каһарманнарының тартышу вә тырышулары, 1904 1905 сәнәләрнең (елларның) хәрәкәтләре, октябрь-декабрь вакышалары эшнең тәртибен бөтенләй бозып ташлады.. Черек карт имән агачының куәтле җил белән пәракандә улдагы кеби (таркалганы кебек) хөррият җиле белән черек залим бюрократия дә пәракандә улып, мәхү булды-китте (җимерелеп төште). Гаять юаш вә гаять мәзлүм булган (җәберләнгән) зур бер милләтне бетерергә бар куәтен сарыф иткән залимнарга үзләренә торырга урыннар тар калды Яшеннән качкан шайтаннарга, карчыгадан качкан чыпчыкларга, бүредән качкан этләргә урыннар тар булганы кебек, безне мәхү итәргә (юк итәргә) бөтен көчләрен сарыф кылган күзлекле еланнарга да киң җир өстендә бер аршин кадәр булса да кабердән башка тыныч урын калмады. Кайсылары Франциягә, кайсылары Швецариягә вә кайсыберләре дә әллә кай җнргә-каберләргә кнттебарды Ләкин хөррият хәрәкәтләре вакытында тау тишегендәге боеккан елан кебек боегып яткан зәһәрле еланнар бу көндә терелә башлады Җыенда үзен куштаннар кыйнап эт иткән мужикның өенә кайтып ачуыннан күсәк белән атын, чыбыркы белән хатынын кыйнарга башлаганы кеби инсафсыз вә кара йөрәкле бюрократлар да хезмәтчеләр ачуын бездән ала башладылар. Бу көндә галәнн (мәгълүм) сурәттә динебезне вә милләтебезне тәгадди иттеләр (рәнҗеттеләр) Җәнабе хак (Аллаһу тәгалә) тарафыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлавәтевәс- сәлам, аның белән Кәлям Шәриф (Коръән) иңдерелгән мөкаддәс хәрефләребезне, тел вә әдәбиятыбызны аңлатуда бөтенләй касыйр (җитешсез) булган рус хәрефләре белән алмаштырып, уку хакында законнар чыгардылар. Сәяси вә гражданский хокукларыбызны алып җәберләү итмәгән кебек, руханидини булган җәберләрне бу көнгәчә татыганлыгыбыз туярлык булмаган кебек иң актыккы җәберләргә бу көндә тагын да башладылар. Әүәлдәге рәнҗүләре бетмәгән, борынгы яралары да төзәлмәгән йөрәкләребезгә хәнҗәрләр белән тагын да чәнчеделәр... Корырга җиткән каннарыбызга, чыгарга җиткән җаннарыбызга тагын да агулар сиптеләр Беренче буларак эшне хәреф үзгәртүдән башладылар. Әле дә сезне күп саклап килдек, вакыт җитте, диеп, һичбер игътиразларыбызга (каршы тәтүләребезгә) илтифат итми эшкә керештеләр. Акрынлык белән эш булачак түгеллеген, аз булса да уянуыбызны күреп, көч белән тиз заманда эшне башкарырга уйлап һөҗүм иттеләр. Ильминский кебек ислам бәласе булган адәмнең планын аз заман эчендә вөҗүдкә чыгарып (тормышка ашырып), дин вә милләтебезгә хатимә бирергә (азагына китерергә) чын көч белән керештеләр... иман ярып! Илаһым хакына... дәһа (тагын да) кыскарак аңлата алам: бюрократиянең әүәлге вә хакыйки фикере безне бетермәктер. Хәреф үзгәртү шуның бер мөкәддәмседер (башыдыр). Әй, дин башлыгы хисап ителгән (итеп исәпләнгән) безнең голяман варисәт әл-әнбияләребез (пәйгамбәрләрнең укымышлы варислары)! Сезләр кайдасез? Сезнең гайрәтегез вә һиммәтегез (тырышлыгыгыз) кайдадыр? Сезнең хәмиятегез (уяулыгыгыз) кай җирегездәдер? Сезнең мөселманлыгыгызның мәгънәсе нидер? Варисәте әнбиялслегегез (пәйгамбәр варислары булуыгыз) кай кулыгызда, кай җирегездәдер? Сезнең кальбләрегезнең (йөрәкләрегезнен) нуры, хәяте (тереклеге), кайда вә нәрсәсендәдер? Дин өчен тешләрен сындырып, битләрен канатып тартышкан адәм сезнең кемегездер? Дөя эчендәге тизәк суларын эчеп сәфәрләрдә булган адәмнәр сезнең әсхабе кәрам тәгъбир иттекеңез (хөрмәт ияләре дип танылган) адәмнәр түгелмедер? Корсагына таш бәйләп, ач булганы хәлдә дин юлында иҗтиһад итеп (тырышып) йөргән адәм сезнең пәйгамбәрегез өммәте дәгъвасында булган рәсүл ходагыз түгелмедер? Кайда сезнең иман вә Коръән гайрәтегез? Кайда сезнең иманнан тумыш хәмнятегез-(уяулыгыгыз)? Кайда сезнең милләт кайгыгыз? Кайда сезнең Коръәнегез? Кайда аның белән гамәлегез? Кайда аның аятьләрен хак илә аңлау вә татбикыгыз (укуыгыз)? Кайда Коръәнгә, үзе әйткәнчә, иманыгыз вә аның белән хәрәкәтегез? Оят! Газиз вә мөбарәк исемен алган, пәйгамбәрләрнең варислары намены (исемен) күтәргән, Мөхәммәд галәйһиссәлаваты-вәссәлам кебек хак (изге) вә хак гаюр (гайрәтле) рәсүлнең өммәте саналган, гыйлем вә мәгърифәттән, гайрәт вә иҗтиһадтан (тырышлыктан) гыйбарәт булган Коръән әһпе догасында булган сезнең кеби картларга! Безнең кеби яшьләргә! Оят сезгә, соңра оят безгә! Дин исламга хиляф (каршы) диеп, кирәкмәгән җирләрдә ач бозау кадәр кычкырдыгыз хәлдә, динебезгә хакыйки хиляф булган бу кебек урыннарда, дин вә милләтебезне мәхү итәргә (юк игәргә) беренче сәбәп булган бу кебек мәсьәләләрдә ни хәйлә таптыгыз да постыгыз? Нигә протест бирмисез? Нигә бирергә дәляләт итмисез (өндәмисез)? Алла рәхмәт итсен Оренбург имамнары вә мөселманнарына— алар протест бирделәр. Тавышларын җир кырыйларына кадәр ишеттерделәр. Гайрәт линия вә хәмияте миллиянең (дин гайрәтенең һәм милләт уяулыгының) нәрсә икәнлеген фигыльләре (эшләре) белән күрсәттеләр, күңелләрендә иман нуры вә Коръән икътикады (инануы) барлыгын мәйданга куеп, иманлы вә хак мөселманнар тарафыннан чын күңелдән хөлус (ихлас) кальб (йөрәк) белән булган рәхмәт вә догалар алдылар. Яшәсен Оренбург имамнары вә мөселманнары! Шул мәсьәләләрне белеп тә, соңында мәңгелек хараплык икәнен сизә торып та, башка милләтләрнең бирелмәгән хокуклары өчен матди вә мәгънәви куәтләр белән тырышлыкларын, тузан кадәр хакларын югалтмас өчен үзләрен корбан иткәннәрен күрә торып та, Коръәнегездә иҗтиһад вә гайрәткә өндәгән, түгел аятьләр генә, хәтта камил сүрәләр булганын белә торып та, пәйгамбәрегезнең дин юлында кан коеп тырышканлыгын ишетеп тә, Коръәнегез гыйлем, хәят (тормыш), тәрәкъкый (алгарыш), сәгадәт (бәхет), гайрәттән гыйбарәт була торып та, сезнең бу кадәр гайрәтсез вә бу кадәр хәмиятсез (ваемсыз) вә бу кадәр каткан булуыгызның мәгънәсе нидер? Газиз борадәрләрем (туганнарым) вә хөрмәтле карендәшләрем, хәй гали әл-фалях (котылу — зур җанлылыктадыр)!...