Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРМАН ШАВЫ

Бала чагым Әдәби китапларның кулдан төшмәгән вакыты. «Пионер каләме» (хәзер «Ялкын» исеме белән чыга) журналы, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») гәзитен түземсезлек белән көтеп алам Анда Шәрәф Мөдәррис белән Зәки Нури шигырьләре күп басыла Язганнары исемдә калган дип әйтә алмыйм. Шигырьнең тәмен белеп, хискә бирелеп уку яшендә түгелмен әле. Вакыйгаларга корылган күләмле проза әсәрләрен күбрәк яратам Миңа Мөдәррнсов фамилиясе ошый. Безнең як кешеләрендә булмаган әллә нинди ят, матур, серле фамилия. Ә Зәки Нури Лубьян урман техникумында укый икән. Шигырьләре астына шулай дип куя. Лубьян безнең авылдан биш-алты чакырым гына. Әтиләр базарына барсалар, «куян күчтәнәче» алып кайталар, жәй көннәрендә безнең кебек бала-чага карчык-корчыкларга ияреп Лубьян урманына җиләккә йөри. Шуларның барсы өстенә бу техникумда минем Хәмзә җизни татар теле һәм әдәбияты укыта бит әле. Шулай булгач Зәки Нури дигән исемгә ничек игътибар итмисең ди инде. Еллар үтәр, бу егетләрнең берсе гомер юлдашым булыр, икенчесе белән озак еллар бер оешмада эшләрбез дип кем уйлаган Сугыштан соң Казанның Әмәт тавы астындагы бер бәләкәй урамда яшәп яткан чагыбыз. Көннәрдән бер көнне Шәрәф озын буйлы, казакъкарак охшаган ачык чырайлы яшь бер кеше белән кайтып керде. — Минем якташ. Чүпрәле мишәре Зәки Нури була ул,—дип, кунагы белән таныштырды — Шагыйрь Зәки Нури минем дә якташ, дидем, авызын ерып, елмаеп торган кешегә кул биреп.— Лубьян техникумында укыган егет бит ул. Без шулай гади генә таныштык. Алар бездән ерак түгел, Спартак урамындагы бер бүлмәле фатирда яшиләр икән. Шунда ике яшь бала уйнап йөри, еш кына авылдашлары килеп төшә, якташ студентларның юлы өзелми, фронтовик шагыйрьләр Гали Хуҗи, Әнвәр Давыдов, Мөхәммәт Садрилар утырып китә Унике метрлы бүлмәдә кайчагында утырып торыр урын да булмый Ә хуҗаларның һәркемгә ишеге ачык, йөзләре якты була Бу кадәр ыгы-зыгыда, шундый кысынкылыкта ничек яза ала икән бу Зәки дип гаҗәпләнә идем мин Матбугатта шигырьләре һәм төрле телләрдән тәрҗемәләре гел чыгып тора. Хәтта сугыш беткән елны ук «Шигырьләр» дигән китабы да басылып чыкты Күп еллар үтеп, Зәкине якыннанрак белә башлагач, холкына төшенеп, эш алымнарын күргәч кенә аңладым, партизан тормышының кырыс һәм хәвефле шартларында, үлем белән күзгә күз очрашкан мизгелләрдә гомернең кадерен белергә, бер генә минутны да заяга үткәрмәскә өйрәнгән икән бит ул. Ыгы-зыгылы тормышта үзен эчке бер тәртипкә буйсынырга мәҗбүр иткән, әнә шул тыйнаклык, аерым җайлы вакыт көтмичә, һәрдаим иҗат итәргә әйдәячәк Бу гаиләнең «Нух пәйгамбәр көймәсендә» кебек тормышын Зәкинең Мәскә- үдә гаиләсе белән яшәп укыган вакытында да күрдем Гомерен иҗатка багышларга җыенган кешеләрнең сугыш елларында бүленеп торган укуларын дәвам итәргә югары белем алырга омтылган еллары була ул Безнең республикадан гына да бер үк елларда дип әйтерлек, Шәрәф Мвдвррвс. Ринат Суфиев (укучыларга Роман Солнцев исеме белән билгеле), Әдип Маликов М I орький исемендәге әдәбият институтында читтән торып укыдылар Зәки Нури шул институтның ике еллык Югары курсларында белем алды Яшьләрдән Рәшит Гәрәй белән Габделхәй Сабитов та әдәбият институтының шәкертләре иде Бер җәйне, Шәрәф сессиягә килгәч, Зәкинең хәлен белеп чыгарга дип Тверской бульвардагы ИНСТИТУТ тулай торагына килек. Зәки әле укудан кайтмаган иде Хатыны Валентина Дмитриевна безне ачык йөз белән каршы алды Зәңгәр күзле, җитен чәчле Б Валя партизан отрядының элемтәчесе була. Татар егете белән белорус кызының мәхәббәте шунда туа, чәчләре чәчкә шунда бәйләнә. Ирен өзелеп сөйган кыз татарча сөйләшергә өйрәнә, кайнатасы белән кайнанасын, Зәкинен күп санлы туганнарын эчкерсез якын итә. Тормышның бар мәшәкатен ире белән уртак күтәрергә, хәләле кайда эшләсә шунда яшәргә сүзсез риза була. Мәскәүдә дә Зәкигә иҗат шартлары тудырырга тырышуын, хәтта аның дусларына да туганнарча җылы карашын тоярга мөмкин иде. Шагыйрь Зәки Нури. Рәссам Ягьфәр Булатов эше. Июль. 1972 ел. Биеклеге биш метрлы шактый зур бүлмәдә яшиләр иде алар. Югарыда иркен генә антресоль игътибарымны тартып: — Анда малайлар йоклыйдыр инде? — дип сорадым. — Ул безнең кунак бүлмәсе. Килгән кешене шунда урнаштырабыз,—диде Валя, уеньш-чынын бер итеп. — Шулай күп киләләрмени9 — Мәскәүдә кунакханәләргә керү авыр бит. Барсын да сыендырырга туры килә. Без өйрәнгән инде, кеше килмәсә күңелсез булыр иде. Шулай сөйләшеп утырган арада Рәшит Гәрәй белән Зәки үзе дә кайтып керде. — Балалар өйдә юк мени? —диде ул, безнең белән күрешеп хәл-әхвәл белешкәч. - - Җуаусов Илдарны алып урамга чыгып китте,—■ диде хуҗа ханым, өстәл әзерләп йөргән арада. Зәки күрше бүлмәдән курсташы Хузангайны чакырып керде. Чувашча, татарчалатып күңелле генә сөйләшеп утырганда Илдарны җитәкләп кыргыз шагыйре Камчы Җунусов та кайтып җитте. Барсы да бер институт шәкертләре булганга, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Кара төнгә кадәр утырып та вакыт үткәнен сизми калганбыз. Хуҗалар фатирыбызга кайтып йөрмәскә, әлеге антресольдә генә кунып калырга тәкъдим итсәләр дә җәяүләп кенә Лаврушин тыкрыгына кайтып киттек. Төнге Мәскәү урамыннан Зәки белән Рәшит безне шактый ара озатып килделәр. Кырыгынчы еллар азагы, илленче еллар башы татар әдәбиятының гөрләп үсеп киткән чагы була. Сугыш утыннан исән-имин чыккан язучылар өйләренә 170 кайтып беткән, хатлар аша гына хәл белешеп торган дус-ишләр бер-берсен кайнар кочакларына алып күрешкәннән сон тынычлап иҗат эшенә утырган вакыт ул. Шәхси хисләр дуслык, туганлык, җир-су, ватанга мәхәббәт, сугышны күралмау мотивларына үрелеп, шигырь һәм поэмаларга, проза әсәрләренә күчкән еллар. Барлык жанрларда да зур җанлану сизелә башлый. Әдәби кичәләрдә, иҗат секцияләрендә яңа әсәрләр укып тикшерелә. Алар шулкадәр җанлы һәм шау- шулы булып үтә ки, ут ягып бәхәсләшкән кешеләр инде берберсенә сәлам дә бирмәсләр дип уйласаң, икенче көнне үк кул биреп күрешәләр иде. Югары уку йортларында, редакция бүлмәләрендә яшь каләмнәрнең әдәбият түгәрәкләре даими эшләп тора. 1ирән тамырлы таза, нык имәннәр ышыгында калкып килгән яшь туйралар кебек, университет, педагогия институты, театр училищесы студентлары көннән-көн кыюрак язалар. Ибраһим Нуруллин, Нурихан Фәттах, Гариф Ахунов, Мәхмүт Хөсәен һ. б зур әдәбиятка нәкъ шул елларда ныклы адым ясыйлар. Иҗат атмосферасы әнә шулай шаулап-гөрләп торган чагында, 1949 елның азагында, Тархан леспромхоз директоры шагыйрь Зәки Нури, гаиләсен алып, Казанга күченеп килә һәм «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») гәзи- тенең редактор ярдәмчесе булып эшли башлый. Газетаның редакторы танылган шагыйрь, фронтовик Гали Хуҗи була. Ул якташы Зәки Нури иҗатын сугышка хәтле үк күзәтеп барган, аңар зур өметләр багьлаган кеше. Сугыш елларында күздән югалып торган шагыйрьнең исеме яңадан күренә башлауга, әдәби мохитка якынайту, иҗат мөмкинлекләрен җайлау максаты белән Зәки Нурины үзе эшләгән гәзнткә чакырып ала. Ул елларда ук Зәки әдәбиятта яңа кеше түгел иде инде. Аның иҗатына күренекле каләм ияләре игътибар бирә башлый. Мәсәлән, Фатих Хөсни «Шигырьләр» китабына уңай бәя бирә. Ә без, ул елларда каләм сынап маташкан яшьләр, Фатих аганың мактауга бик саран булуын, бигрәк тә яшь авторларга бәя биргәндә үтә сак килүен белә идек инде. «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының 1946 елгы бер санында бу китап турында әдип болан дип яза: «Туган илгә, аның байлыгына, гадәт-йолаларына, аның кызларына, язына, зәңгәр төннәренә мәхәббәт һәм, икенче яктан, аның дошманнарына, бигрәк тә канлы вәхшәтләре белән дөньяны чиркандырган немец фашистларына утлы нәфрәт — бу шигырьләрдәге идея». «Шигырьләр» җыентыгы чын мәгънәсендә ут эчендә туган китап. Сугышчан бурычны үтәп кайткач ял иткән араларда, партизан учаклары янында язылган, беренче тапкыр коралдашларына укылган шигырьләр тупланган аңар. Бу җыентык фронт сызыгы аша үтеп. Казанга кайта һәм 1945 елда Татарстан китап нәшриятында басылып та чыга. Берничә елдан соң күренекле әдәбият галиме Латыйф Җәләй авторның иҗатына: «Зәки Нури иптәш сугыш уты аркылы үтеп, бик күп яңа хисләр, бай кичерешләр алып чыккан кеше», дигән бәяләмә бирә. «Үлгәннәр дә үч алды» дигән проза китабындагы сүз башында автор үзе дә: «Урман шалашларында һәм окопларында, походта һәм һөҗүмнәрдә үткәрелгән 1100 көннең сугышчан эшләре һәм уйлары-хисләре бик күп булуын әйтеп тә торасы юк», -дип яза. Гомер-гомердән шулай булган: иң хәтәр вакытларда, халыклар язмышы кыл өстендә торганда, Алла сүзе кебек, поэзия ярдәмгә килгән Адәм чыдамаслык авыр шартларда сынмаска, сыгылмаска ярдәм иткән рухи көчне Зәки дә шигырьләрдән, партизан лагерьларына килеп җиткән шигъри листовкалардан, ялкынлы публицистикадан ала. «Правда» гәзнтенең 1941 елгы июль санында Белоруссиянең халык шагыйре Янка Купаланың каннар публицистик мәкаләсе басыла. «Әгәр дошман бакчабыздан алма өзеп алса, ул аның кулында граната булып шартлар, әгәр дошман бер генә уч шилыкка кагылса да авыр башаклардан атылып чыккан орлыклар аның өстенә кургаш яңгыры булып коелыр, әгәр дошман салкын чишмәбездән су эчәргә дип килсә, анын суы кибәр» дигән юллар, халыкның ачы нәфрәтен, халык үчен бу кадәр дә дөрес, тирән итеп бирә алган утлы юллар, әле унтугыз яше дә тулмаган, әле сугыш исен рәтләп иснәргә дә өлгермәгән тәҗрибәсез солдатны нык тетрәндерә. Яшьтәшләре кебек үк. Зәки Нури да сугышны ил чигендә сакта торганда Белоруссиянең Буг елгасы буенда каршылый, беренче бомбалар шартлавын шунда күрә, беренче корбаннар ачысын шунда кичерә Бу минутларны, бу сәгатьләрне шагыйрь болай сурәтли: Бу хәтәр кон. хәтта кон түгел таң... Безнең ескә бомба ташланды, Чиктә идек. Тел күтәреп булмый, Әйтеп булмый: «Сугыш башланды » Палаткадан очып чыкты берәү, Ә берәүләр... чыга алмады. Нинди афәт килгәнлеген илгә Шунда гына йөрәк аңлады. Дошманның әнә шул беренче һөҗүменнән башлап сугыша-сугыша көнчыгышка чигенү, рәхимсез бер бәрелештә чолганышта калу, озак еллар партизанлык итү һәм, ниһаять, җиңү көннәренең шатлыгы- Латыйф Җәләй әйткәнчә, шигърияткә килгән яңа хисләрнең чагылышы була. Шагыйрь үзе дә: «озын була, кан булып ялкынланып яна ул юллар», дип әйткән икән, шул чагында аның ниләр кичергәнең аңлау кыен түгел. Нык яшеренгән, сугышчан тәртип белән яшәгән партизаннар отрядын чолганыштан чыккан кешеләргә табуы җиңел булмый. Аларны эзләп, атналар, айлар буе йөрергә туры килә. Башы яралы Зәки дә урманда көн үткәрә торгач, Орша шәһәреннән 40—45 км ераклыктагы белорус авылы кырына килеп егыла. Аны башта шул авылның тнк тормас бала-чагасы күреп ала. Күрәләр дә зурларга кайтып әйтәләр. Зәки шул авылда дәваланып, хәл җыеп алганнан соң, партизан егетнең ярдәме белән легендар Заслонов җитәкчелегендәге берләшмәнең бер отрядына килеп кушыла. Партизаннар гадәте буенча аңар «Андрей» кушаматы бирәләр. Зәки-Андрей баштарак дошман эшелоннарын шартлатучылар төркемендә көрәшә. Соңыннан разведка начальнигы була. Әле сугыш барган елларда Константин Заслонов егетләренең батырлыгын гәүдәләндергән нәфис фильм күрсәткәннәр иде. һәрберсе документаль дөреслекне сөйли торган эпизодларның берсе әле дә онытылмый. Партизаннар тимер юлга шартлаткыч куялар. Менә поезд килә, дөбердәп үтә башлый. Әмма шартлаткыч эшләми. Фашистларга корал илтүче поездны һич кенә дә уздырып җибәрергә ярамый, һәм егетләрдән берәү гранаталар бәйләме алып тимер юл полотносына ташлана. Драматург Хәй Вахит, шагыйрь Хәсән Туфан, шагыйрь Зәки Нурн, прозаик Ләбибә Ихсанова һәм прозаик Мирсәй Әмир. 1968 ел Шул күренештә сурәтләнгән партизаннарның прототибы якташыбыз шагыйрь Зәки Нури булуы бик ихтимал дип уйлаганга, бервакыт сүз чыгып, шул турыда үзеннән сораганым булды. Ә ул, гади генә итеп, андый хәлләр еш кабатлана иде, дип кенә куйды. Чын сугышны күргән кешеләр ул фаҗи галарны 172 мөмкин хәтле искә төшермәскә тырышалар иде шул. Тик күңелдәген яшереп булмый «Шундый еш кабатлана торган хәлләр» турында без шагыйрьнен лирик әсәрләреннән, «Дан юлы», «Урманда утлар» поэмаларыннан һәм «Үлгәннәр дә үч алды» дигән проза китабыннан укып белдек. Зәки тумыштан оптимист кеше һәм гомеренең ахырына хәтле дөньяны туган ягы имәнлекләре кебек якты, кояшлы итеп күргән, яфрак шавында сихри мон ишеткән, нарат сагызларының тәмле исенә хушланган, авылының йолдызлы зәңгәр күген күтәреп торган биек төтен баганаларына сокланган, ак каеннарга кагылып киткән ирекле җил буласы килү тойгысын кичергән романтик җанлы шагыйрь булып кала алды. Шигырьләре якты моң белән өртелгән, ул юлларда купшы сүзләр, шапырынулар да юк, язмышны каргау, сыкрау-сызлануларны да күрмисең. Бар да сабыр, тыйнак, үз өлешенә тигәнне җиренә җиткереп эшләүче җир кешесенең хисләре генә. Үзе турында да ул гади генә итеп: Еллар юлына мин бүгенгенең Артыннан калмаска бастым дип яза. Аның лирикасында урман образы кин урын алган Чувашстан җирләренә барып терәлгән Чүпрәле имәнлекләре, Урал тауларына килеп җиткән Лубьян наратлары, язмышы кушып бераз эшләп алган Ерак Көнчыгыш тайгасы, партн* зан учаклары янган Белорус урманнары, андагы аккош кебек акрын гына йөзеп килгән ак каеннар, ак каен итәгенә өзелеп төшкән агач ботагы шигъри бизәкләр генә түгел. Җир-ананың мәрхәмәтле көчен сурәтләү чаралары да. Алар кеше язмышы, бигрәк тә шагыйрьнең үз язмышына бәйләнгән. 1942 елда шагыйрь урман образына мөрәҗәгать ител: Кара урман, ешлыгына кердек. Урман безнең туган йорт дип язса, инде сугыш бетеп, кешеләр иҗади, тыныч тормыш белән яшәгән вакытта: Олы юлга чыксам—синнән Китәм кебек кузгалып. дип әйтә. Бу юлларны укыгач, ерак сәфәргә чыккан кеше һәм туган йортының капка төбеннән аны озатып калган мәрхәмәтле ананы күз алдына китерү кыен түгелдер. Сугышның соңгы сәгатьләрен автор урман белән бәйләп: Мине бүген бомба шартлап түгел, Сандугачлар сайрап уятты дип җырлый. Инде шунысын да әйтик, хәтта үзенең физик таза, нык булып үсүен дә урман табигате белән бәйли: Буйларым шуңа озындыр Урманга карап үстем Хәер шагыйрьнең буе гына түгел, холкы да урман кебек кин. тыныч, сабыр һәм азрак кына серле да кебек аде Коралдашлары да аны тавнккал. кыю. галеттан тыш зирек һәм дуслыкның кадерен белгәне очек (ана бнрелган характеристикадан) яратканнар бит. Зәки гомере буе кешелекле, ярдәмчел, эшчән, тынгысыз булды Җитәкчелекнең урта звеносында торып, жавашты һәм хүп коч куа торган эшләрне зарланмыйча, аратын эшли нде Артык югарыга үрелмәде, җинел эш. төшемле урын эзләмәде. Югыйсә дуслары гаять күп, берәр иҗат йортына барасынмы ерак республикаларда командировкаларда буласынмы, Казаннан килгәнеңне 'белсәләр. ..безнен Зәки ничек яши анлагг. дип сорыйлар Яратып. Хчяен» шш әйтәләр Инде китәр вакыт җиткәч, Зәкига сәлам айтегез, дип путалап иле Үз мәнфәгатен кайгыртучы берәү булса, шул дусларының җил- кисеш, басып баш әйлашеч югарылыкка да күтәрелә алган бу гыр иде Ләкин ул каләмдәшләре белән бергә яшәүне ярата тоште Зур кабинегларда түрә булып Затарсган китап нәшриятының балалар әдәбияты редакциясендә мә- дип булуны артыграк күрде Үзе до нәниләр эчен күп кенә шигырьләр язды УТгм ш еозурлыг ын сүрәгләгән «Безнен яшел дустыбыз, китабын, «Син мактап» й ел «Аңлатыгыз мнна». «Табышмак әйтешү" кебек ж у иелде җыентыклар бирде. Шулар өстенә төрле телләрдән ин яхшы әсәрләрне тәрҗемә итеп, балаларны сөендерде. «Казан утлары» журналына баш редактор булып килгәч тә «Нәниләргә укыгыз» дигән рубрика ачып, һәр сан саен нәниләр өчен шигырьләр, хикәяләр әзерләүне таләп итә иде. Әдәбият галимнәре шагыйрьнең иҗатын лирика, балалар әдәбияты һәм сатира әсәрләре дип, өч жанрга бүлеп карыйлар. Сүзгә тапкыр, шаян, иптәшләре хозурында мәзәк сөйләү, сүз уйнату осталыгына ия булган Зәкинең үзе «Чәнечкеле юллар»дип атаган сатира әсәрләре дә үткен, төбәлгән җиренә барып тиярдәй булдылар. Аның яратып, бөтен көчен биреп эшләгән тагын бер эш урыны — Язучылар союзы идарәсенең җаваплы сәркатибе вазифасы булды. Мондый тынгысыз, күп тармаклы, зур оештыру сәләте һәм җитезлек сораган эштә ул үзен киң диңгездә йөзгән кораб кебек хис итә иде. Ул елларда Татарстан язучылары күп республикалар белән элемтәдә яшәде. Казанга дөньяның атаклы язучылары Жорж Амаду, Джанни Родари килде. Олы әдипләрдән Рәсүл Гамзатов, Берды Кербабаев, Зөлфия, Габидин Мостафин һ. б. булды. Казакъ, кыргыз, үзбәк, азәрбайҗан, башкорт, чуваш язучыларының әдәби атналыклары шаулап узды. Татарстан язучылары үзләре дә ул республикаларда кадерле кунак иде. Балалар әдәбияты, тәрҗемә мәсьәләләре, китап графикасына багышланган зур җыелышлар РСФСРның күренекле язучылар катнашында Казанда уздырылды. Шулар өстенә ике-өч ел саен үтеп торган яшь язучылар конференцияләре, дүрт елга бер чакырылган съездларның һәркайсы Зәкинең оештыру эшләренә осталыгы, көче, җитезлеге аркасында уңышлы үтәләр иде. Сәркатипнең эш бүлмәсен фронт сызыгындагы хәрби штаб кебек итеп күрә идем мин. Бәләкәй генә бүлмәнең ишеге, кайчан карама, төбенә кадәр ачык булыр. Ишеккә каршы куелган өстәл артында озын буе белән калкынып Зәки утырыр. Сәлам бирмичә, бер-ике генә булса да сүз алышмыйча узып китү мөмкин түгел. Кайчагында аның янына берьюлы ике-өч кеше килеп керә. Йомышлары да булмый үзләренең. Стена буена тезелгән урындыкларда үзара әкрен генә сөйләшеп утыралар. Эше муеннан булган сәркатип исә аларны күрми дә, ишетми дә. Нидер яза, нәрсәдер укый, шул арада көлеп-шаярып кына телефоннан сөйләшеп ала. Җитди генә мәсьәләләрне дә шулай җайлы гына хәл итеп куя торган осталыгы бар иде аның. Зәкинең эш һәм ял сәгатьләре бүленеп куелмаган. Ул эшли-эшли ял итә. Ял вакытларында да эше турындагы уйлар башыннан чыгып тормый кебек иде. Язучылар союзының секретарьмашинисткасы Хөршидә Алишеваның: «Зәки ул коридордан бүлмәсенә киләкилә дә ниндидер бер мәсьәләне хәл итеп куя»,—дигәне бар. Зәки Нуриның: Телеңне талдырып түгел. Эшең белән дан тарат. Сине кеше сөйсен дисәң. Син аны үзең ярат. — дигән юллары бар. Бу аның яшәү девизы кебек яңгырый. Шагыйрьнең бөтен булмышы шуңар буйсынган. Белоруссия җирләре дошманнан азат ителгәч, Зәки Орша шәһәр советының председатель урынбасары итеп билгеләнә. Татарстан Язучылар берлегенең председателе булып эшли. СССР һәм РСФСР Язучылар берлеге идарәләренең секретаре һәм әгъзасы да ул. Депутатлык вазифалары һәм күп төрле җәмәгать эшләренә дә вакыт таба. Шул ук вакытта иҗат итүдән дә туктамый. Аның илледән артык китабы дөнья күрә. Әнә шулай тормышны, кешеләрне яратканлыктан янып, ялкынланып яшәргә көч таба. Шагыйрьнең тормыш юлдашы Валентина Дмитриевна: «Ул гомере буе кешеләр өчен яшәде»,—дип әйтә икән, монда бик зур хаклык бар. Зәки инде безнең арабызда юк. Ләкин сагынып сөйләрлек эшләре, яратып укыган китаплары аны оныттырмый һәм оныттырмас та.