Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өметемне озмәдем

Сафуан Мулла Гали

Өметемне озмәдем Юлларымда адашсам мин, Тар юлларга юлыксам, Ык буйларын, Аккүлләрне, Чишмәләрне онытсам, Чатанлыма кайталмасам Әрәмә арасыннан — Башын чайкап борылыр да Ык үргә агар сыман... Үрләргә агар ул, мине Эзләп, ерак-еракка. Их, дусларым, сагышымны Баса алмыйм җырлап та... Күрешербезме, әйтәлмим, Өметемне өзмәдем... Кайтсам ятып үбәр идем Атам-анам эзләрен. Колагыма әнпе голчәчәк Күп милләттән торган бу зур халык, Катлам-катлам булып яшәгән Иң астагы катлам, изелсә дә. Гөл тамыры булып яшәргән... Иң астагы катлам өскә чыкты, Җирне иңләп алды — гел чәчәк' Сафуан Мулла Гали «Бар милләтләр тигез булып яшәр, Миһербанлы булыр киләчәк!»,—дип, Колагыма әйтте Гөлчәчәк... Юксынып йөрәк әрни Тегәрҗепкә тезде әни Туксан тугыз төймәсен. Асылташ кебек төймәләр — Тик күз генә тимәсен... Зөбәрҗәт кебек төймәләр Балкыйлар ялт-йолт килеп. Әйтерсең, күз ачып-йомып, Сабыйлар уйный көлеп... ...Ничә еллар тәсбих әйтеп, Дисбесен тарткан әни. Үзе юк шул инде хәзер — Юксынып йөрәк әрни.. Төшләремә керә әни, Таныш дисбесен тартып. Догалары хәтеремне Торалар гел яңартып... Кулымда әни дисбесе, Күңелемдә—бер аллам. Тәсбих әйтеп, иман укып, Рухыма саулык алам... Кыланмадым артыгын Моң ага, янып эчемнән, Әрнеп моңлы җыр ага... Гомер буе йөзеп киләм Хәсрәт дигән елгада. Сикермәдем чоңгылларга, Ни файда югалуда? Ир булып каласым килде, Юл ярып югарыга. Кермәдем сазлык-баткакка, Булса да ут чакларым, Акча-байлыкка кызыгып, Намусымны сатмадым... Булса да ут чакларым. Фиркагә дә димләделәр — Кирәклеген күрмәдем. Тик хәрәм кызлар янында Мин дә бераз керләндем... Аз-маз керләнсәм дә, синең Белдем мин киләсеңме, Кояш сыман нур-йөзеңнән Үбәсем килә сине! Утыр әле яннарыма, Бәхет биргән картлыгым, Йә килмәс дип куркып ласа Кыланмадым артыгын... И картлыгым, яшьлегемдә Кыланмадым артыгын... Упкын читендә Күреп шаян күзләреңне, Нурландылар күкләрем. «Мәхәббәтем син икән»,—дип, Кулларыма күтәрдем... Күтәрдем башым өстенә, «Ярым»,—диеп куандым. Артык ышанган булганмын — Яр читендә уяндым. «Йоклатып», ярга илткәнсең, Упкын яры читенә. Ах, бу дөньяда кешене Белүләре читен лә!.. Башым упкын читендә . Күрешмәбез микәнни... Ияре дә чак иде, Әти миңа ат бирде. «Кайда күрсәң мулла кызын, Эләктер дә чап»,— диде» — Шулай диеп җырлый идек Терсәк буе чактан ук. Коралыбыз да бар иде: Җәя белән аткан ук... Атларыбыз ат кынамы, Тулпарларның солтаны — Яшел тал таягы иде — Тиңдәш кызлар сокланды Икенче өсбез итеп, Уйлый идек күлләрне... Җырлый-җырлый ача идек Боеккан күңелләрне. «Үчтик, үчтик» үсеп җиттек, Очып киттек як-якка... Мин каңгырып йөргән юллар Ком чүлләрендә ята. Көннәребез үтеп китте, Үтмәсәни, үтсәни... Җырлап үскән тиңдәшләрем, Күрешмәбез микәнни?! Hyp Ислам Ике йолдыз Чикләвекләр ник коела?.. Калдырмыйк әле җирдә. Без бит чыныккан кешеләр Карлы, яңгырлы җилдә. Вәгъдә бирдек—сөю дидек, Дошман кермәс арага. Нигә читләргә карадың, Ник кагылдың ярага?! Тузгытты безне җил-давыл, Очрашулар—икеле... Син — гаребтә, мин—шәрекътә: Ике йолдыз шикелле. Язгы ашкыну Көне буе кырпак карлар ява, Барыр юлларымны күмә көрт. Сөюеңә ышан, диләр миңа, Син сагынып, диләр, аны көт! Елмаер да көннәр, шашып язлар Килер, бәгырем, безнең каршыга. Мәхәббәт бит язгы ташуларда Туып, күңелләргә ашыга. Көне буе энҗе карлар ява Сиңа очкан уйларым сыман... Кышны җиңеп, якты язлар кебек Сиңа барып җитәрмен сыман. Нур ИСЛАМ (1944) һонәре буенча табиб, кондәлек матбугатта шигырьләре басыла килә. Казанда яши. Танышу Язгы яңгыр яуганда, Ләйсән тамчы тамганда, Аланда гөл атканда, Каеннан су акканда, Синең белән таныштым, Синең белән кавыштым. Ярым, дидем, яр гынам, Балым, дидем, бал гынам! Киләчәкнең таңнарында Балкыр гөлем — ал гынам! Тауларда карлар ята... Елмайсаң, таңнар ата... Безгә килдең яз гына, Көлче, дидең, аз гына. Син — гөлчәчәк, мин — күмер, Шулай үтәрме гомер? Син — гөлчәчәк, мин — күмер, Алга таба күз күрер!.. Чаганнарым Чаганнарым, хушлашмагыз, Мәңгелеккә китмим мин. Китүләрем вакытлыча... Сезне ятим итмим мин. Туган җир киңлекләрендә Юл гизәм, бәхет эзлим Чаганнарым, күңел белән Мин һаман сезне күзлим. Сезнең җырлар минем җырга Кушылар, чаганнарым. Калсын моңы истәлеккә Без узган заманнарның. Зирек алкалары Зирек алкалары коела нигә? Беркем белми, ахры, серләрен. Бар сагышым шул алкалар белән Эзләп йори шатлык илләрен. Зирек алкалары коела нигә? Кем белә бит нидә бар хикмәт Кемнең кайда эчәр суыдыр бит. Кайда безнең ашасы икмәк? Зирек алкалары акты-кигте, Карап торам аккан суларга Алка-алка коннәр өзелә тора, Бар сагышым бәйле шуларга. Эткәнне сагыну Кызыл кар ява... тирә-як Буран эчендә калган. Кайтмады әткәй, кайтмады, Бары кызыл кар яуган! Җанны сыгып, яшем тама: Әй, ачы да соң сагыш! Илебезне җәһәннәмгә Тартып алды бу сугыш. Тик хәзер кемнән сорыйм соң, Әткәй кайтырмы диеп? Чирәмнәр генә тәбәнәк, Еллар дивары—биек... Әйткән иде күрше карты Күңелләр ятим калгач: «Әткәң кайтыр, энем,—диеп,— Бары кызыл кар яугач...» Карлар ява, бар дөньясы Буран эчендә калган. Әткәйләр исәндер сыман, «Кара кәгазьләр» — ялган! Акбулат Җир йөзендә син бер генә, Акбулат, Күңелләрдән кайнап чыккан Ак болак. Ак юлларың синең безгә Ак келәм, Шул келәм буйлап һаман да Ак киләм! Акмын, акмын дөнья халкы алдында! Син биргән белем вә гыйлем ядымда. Син агарткан, син пакьләгән күңелем, Әй, Акбулат, мәгърифәттә пакь гөлем! Ничә чакырым юл үттем мин, Акбулат, Сагынып, синең сукмакларыңны уйлап. Белем алам дип куанып килдем мин, Кызлар суга барган сыман йөрдем мин. Миңа, бирдең син тормыш фәнен, Акбулат! Шуңа да барыр юлларым яктырак. Җир шарында бер генә син, Акбулат! Күгендә мин бит йөзәм—ак болыт..