Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КЫШ САЙРАМЫЙ САНДУГАЧ...»

Илленче еллар уртасында мин Баулыда комсомолның беренче секретаре булып эшләдем. Шул вакытта бездән ерак булмаган Кәрәкәшле авылында (ул күрше Ютазы районына керә, Баулыдай кырык чакрым тирәсе) атаклы шагыйрь Сирин яшәвсн ишеттем. Аның турында Казан университетында укыган елларымда мина курсташым, бүлмәдәшем Зыя Мансур бик мавыгып сөйләгән иде. Ул Сиринне зур шагыйрь, үзенчәлекле талант, хәтта Такташның көндәше булырлык, ләкин репрессиягә эләгеп, иҗат юлы шактый иртә киселгән шагыйрь, дип бәяләгән иде. Ниндидер йомышны туры китереп, җәйнең матур көннәрендә мин Кәрәкәш- легә юл тоттым. Авылда беренче очраткан кешем, сүзнен кем турында баруын абайлап: — Ул монда юк шул. Җәй көне ул умарталыкта эшли, көне-төне шунда, - - дип аңлатты, умарталыкка барыр юлны да өйрәтте. Минем моңа әлләни исем китмәде, чөнкм Сириннең, Ватан сугышыннан каты яраланып, авыр контузия алып кайтканнан сон, туган авылында гади колхозчы булып эшләвен белә идем инде. Колхоз умарталыгы авылдан ерак булмаган тау сыртына, елга буена, агачкуаклар үскән искиткеч матур урынга урнашкан иде Кошлар сайрый, чәчәкләрдән хуш исләр аңкый, бал кортлары безелди. Умарталар арасында йөзен сакалмыек баскан, өстенә каешланып беткән иске бишмәт кигән бер карт йөри. Башында колаклары тырпаеп торган сәләмә бүрек. Аягында кунычлары киселгән, таушалган киез итек. Кыскасы, шагыйрьгә бер дә охшамаган. Килүемне шактый усал эте иләмсез өреп хәбәр иткәч, карт бөкрәеп, көчхәл белән, кыштыр-кыштыр итеп, яныма якынлашты Исәнләштек. — Миңа шагыйрь Сирин Батыршин кирәк иде. Бу сүзләрне ишеткәч, карт, корт чаккандай, сискәнеп китте. Каш астыннан гына яхшы райком тарантасына, елкылдап торган тук айгырыма күз ташлап алды да: — Сез үзегез кем буласыз соң? дип сорады Аңлаттым. Картның йөзе каралып ук китте, һаман өреп торган этенә каты гына кычкырды да — Юк, андый кеше монда юк, дип кырт кисте. — Ничек инде - юк? Аны монда, умарталыкта эшли дип әйткәннәр иде — Юк, дигәч, юк инде. Монда миннән башка берәү дә юк. Ә мин гади кеше, умартачы, үзегез күрәсез ич Тегеләй дә, болай да картның кылларын тартып карадым. Колагына да элмәде. «Белмнминән башка сүзе булмады. Хәтта бал белән чәй эчәргә дә эндәшмәде. Алҗыган, авызым КИПКӘН көе кайтып китәргә туры килде Карт үзен шулкадәр нык тотты ки, хәтта мин үзем дә, әллә ялгыштыммы, дип. шикләнә башладым Тик, айгырны кирегә борып, китәргә торганда >ына әйләнеп карасам, картның шактый акыллы кысынкы күзләрен шәйләп алдым Аларда хәйләкәр елмаю уты балкый иде. Минем карашым белән очрашкач, карт күзләрен шундук читкә борды. Димәк, башын тилегә салып кыланган гына Шулай итеп, Сирин белән очрашсам да, җәелеп сөйләшә алмыйча китеп барырга мәҗбүр булдым Югыйсә, ул якыннан аралашкан замандашлары Такташлар, Кутуйлар, Җәлилләр турында сорашырга, башыннан кичкәннәрен белешергә бик теләгән идем Шагыйрь белән тагын бер очрашуым 1989 елның октябрь аенда, Сиринның вафатыннан сок ике дистәләп ел үткәч-булды. Дәүләт куркынычсызлыгы комнтеII. «К У.» № 12. И 161 тының архивында утызынчы елларда кулга алынган татар азучыларының эшләре белән танышканда, кулыма 1087 номерлы «Дело» килеп эләкте. Сирин Хәңиф улы Батыршин һәм аның белән бергә кулга алынган тагын дүрт кешенең эше. Мин бу «Дело» белән йөрәгем әрнеп, эчтән сыкрый-сыкрый таныштым. «Дело»дан күренгәнчә, Сиринны 1935 елның 22 августында шагыйрь Әсгать Айдар, нәшриятта эшләүче Г. Ризванов, И. Кулиев һәм И. Хәкимов белән бергә кулга алалар. Черек күл күзәтүчеләре бу «коткы таратучы куркыныч төркем» артыннан ике елга якын күзәтеп, һәр адымнарын, һәр сүзләрен теркәп барганнар. Кайчан, кем белән бергәләшеп эчкәннәр, салмыш баштан кемне сүккәннәр, нинди шигырь укыганнар —- бәйнә-бәйнә язылып барылган. «Дело»дан күренгәнчә, алар җитәкчеләргә дә тел тидергәннәр, тормышның авыр булуыннан да зарланганнар, совет власте, колхоз төзелеше турында мәзәк тә сөйләгәннәр. «Дело» сүзләре белән әйткәндә, «сгруппировавшись между собой на почве недовольства существующим строем, вели антисоветскую пропаганду и агитацию, сочиняли, хранили и распространяли такого же содержания свои произведения». Дәлил итеп «Дело»га тоткыннарның әсәрләре дә теркәлгән. Шулар арасында иң җитдие һәм иң «куркынычлысы» — Сиринның «Ана» исемле поэмасы. Бу поэма өстендә ул кайтып-кайтып утызынчы еллар дәвамында эшләгән (поэманың бер варианты астына, 1934 ел, 25 ноябрь, дип куелган). Поэма тәмамланмыйча калган. Күрәсең, автор үзе дә аның басылып чыгуына ышанмаган. Әсәрнең кереш өлешендә автор шәһәрнең урам чатында басып торган хәер сорашучы сабый малай белән очрашуын тасвирлый. Аны чын күңелдән жәлли, ярдәм итәргә омтыла. Ләкин шул ук вакытта, аның «кулак баласы» булу их- тималын белеп, аңа нәфрәт белән карарга тиешлеген аңлый. Шагыйрь күңеле бу каршылыклы хисләр арасында читлеккә эләккән җәнлек сыман бәргәләнә. Ул бу хәлне аңларга омтыла. Ләкин аңлый да, кичерә дә алмый... Поэманың төп өлешендә вакыйгалар тагын да куера, чын фаҗига төсен ала. Лирик геройның үз әнисен, берничә сыер асрауда гаепләп, «раскулачивать» итәләр, өен, барлык мал-мөлкәтен тартып алалар, нәни балалары белән урамга куып чыгаралар. Ул да хәер сорашып тамак туйдырырга мәҗбүр була. Лирик герой исә — җаны-тә- не белән революция идеяләреңә ышанган, совет властена бирелгән кеше—ни эшләргә дә белми. Бер яктан караганда, ул үз әнкәсенә сыйнфый дошманга караган сыман, нәфрәт белән карарга тиеш була. Әмма бит аның әнисе—дөньяда иң якын, иң газиз кешесе—революцияне яклаучы, гражданнар сугышында акларга каршы корал тотып сугышучы берничә солдат тәрбияләгән, тол калса да, көн-төн тир түгеп эшләгән. Аның гаебе нәрсәдә? Шагыйрь шуны аңларга тырыша, шундый кискен һәм заманы өчен шактый куркыныч сорауларга җавап эзли. Моңарчы тәнкыйть Сирин турында «күмәкләшү бәхетен җырлаучы» шагыйрь дип язып килде. Чыннан да, утызынчы еллар башында язылган гпи- гырьләрендә ул колхозларга керергә өндәп, күмәк эшне мактап берничә шигырь язган иде. Аерым-аерым Матур тормыш Булмый! Булмый! Машиналы Күмәк тормыш Төзеп җибәр! Әмма күмәкләшүнең ничек алып барылуын үз күзләре белән күргәч, шагыйрь фикерен кискен рәвештә үзгәртә, икенче төрле җырлый башлый Ялгыз-ялгыз Матур тормыш Булмый! Булмый! Сирин турында «оптимистик рухта язучы», «яңа тормышның матурлыгын күтәренке рух белән җырлаучы» дип язып ишсәләр, КГБ архивында сакланган шигырьләре аны бөтенләй башка яктан ача. Караламада гына калган, беркайда да басылмаган әсәрләрендә Сирин шагыйрь һәм власть, г ади халык һәм «яна байлар» проблемасын күтәрә, үз хәле аша ачлыкта-ялангачлыкта яшәгән халык хәлен күрсәтә: Аягымда ертык, өс алама. Ашарга да юк бит,— ни зарар! Яңа байлар шуңа оялмагач, Сөйләп торуда ни файда бар! Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, мондый юлларны НКВД тикшерүчесе М. Камсньщиков кушуы буенча юлга-юл русчага тәрҗемә иткәннәр, ин «усал» яңгыраган урыннарның астына кызыл каләм белән сызып куйганнар «Советка каршы» юнәлдерелгән шигырьләре арасында мондый юллар да бар: Шигырь яза бүген көчле шагыйрь, Белми әле нәрсә буласын. Иртәгә ул, бәлки, урамнарда шигырь укып, икмәк сорашыр. Әйтерсең лә, Сирин бу юлларда үз язмышын күрәзәчелек иткән, һәрхәлдә, мин күргәндә ул нәкъ шундый хәлдә иде. Ләкин шагыйрь, матди кыенлыклардан бигрәк, сүз иреге булмаудан зарлана, шуңа сыкрана. Аның шактый усал язылган, кечкенә генә күләмле мәсәле шул ук архивта сакланган. Берәү, кибеткә кереп, сатучыга эндәшә: Баш булса да үлчә, бик туйдым шул Кәбестәдән, итсез өйрәдән. Тукта, моның теле юк бит, Ничек соң ул телсез яшәгән? Теле булган анын, син кайгырма. Тик соңыннан шулай иткәннәр: Түшен кем ашаганны сиңа Әйтмәсен, дип телен кискәннәр Чыннан да, шагыйрьне юк итү — халыкның телен кисү белән бер бит! Шагыйрь Сталин чорындагы тискәре күренешләргә шул кадәр уфтана, бәргәләнә ки, хәтта үз-үзен үтерү фикеренә хәтле барып җитә, үлем турында уйлана, туган иле, иптәшләре белән хушлаша: Хушыгыз, әй, кырларым, Дусишләрем, хуш, мин китәм Мәңге кайтмасха, күрешмәскә, Гомерлеккә китәм. Сезгә монда бер телем Икмәк кала, чүпрәк кала. Сезгә монда алдашырга Полный возможность кала Ут тәртәм таудай теләкләргә, Сөйгән эшләргә мин Чик куям кинжал белән Ялкынлы саф хисләргә мин Хушыгыз, таллар, имәннәр. Хушыгыз, әй, алмагач! Кичерегез шагыйрь Сиринне Кыш сайрамый сандугач. 23.11.34 ел. Көчле әйтелгән бит кышын сандугач сайрамын! һәм аны сайратмыйлар да... Сиринне дә чын мәгънәсендә сындыралар, шигърияттән биздерәләр. Моңарчы без Сиринны лирик шагыйрь буларак кына белә идек Чыннан да, аның бик матур, бик җылы мәхәббәт шигырьләре бар (Сүз уңаеннан надан тикшерүче М. Камсньщиков мондый нечкә лирикалы шигырьләрне «порнографик шигырьләр» дни бәяли). Архивта сакланган шигырьләре буенча исә без Сиринның бөтенләй яңа ягын ачы сатирасын, тирән мәгънәле ирониясен күрәбез «Идеология тотнаксызлыкта» гаепләп, Сиринны Язучылар берлеген.) алмыйлар «формалнзм»да һәм башка «нзммнарда гаеплиләр Ә сәләтсез шагыйрьләрне «идеология» ягына гына карал, бастыралар, бүл. клнләр. югары күтәрәләр Мондый күренешне ачы телле Снрнн «ат кәмите» дип атый Ярминкәдә ат кәмите әйләнә дә әйләнә Их, мии дә әйләнер идем, зш акчага бәйләнә. Сатучы: Әйләнә тайлар, агач атлар, малайлар әйләнә, Әйләнә кызлар, кызыл утларга күзләр бәйләнә, Әйләнә Нәҗми. Толымбай, Нигьмәти әйләндерә, Әйләнә Сәйфи, Әмирләр Әйләнү бәйләндерә Татнздатнын ат кәмите әйләнә дә әйләнә Их, мин дә әйләнер идем, эш билеткаII бәйләнә. КГБ архивында Сириннең дистәләп көндәлек дәфтәре дә сакланган. Алардан без шагыйрьнсн тормышын, эчке кичерешләрен, чор күренешләрен шактый тулы итеп күз алдыбызга китерә алабыз. Монда берничә папка шигырь дә бар. Бүгенге көндә бу материалларныц барысы да Татарстанның Дәүләт музеена тапшырылган. Кызганыч, әлегәчә алар белән кызыксынучы, аларны өйрәнүче генә юк. Күптән инде бу материаллар нигезендә Сириннең тулы басмасын чыгарырга мөмкин булыр иде. Әмма аның йөз еллыгы да үтеп бара. Ә шигырьләр шул көе — тузанга күмелеп ята бирә... Утызынчы еллар башында Сирин шактый популяр, исеме халык арасында билгеле шагыйрь санала. Аның кыю образлары, яңгыравыклы ритмы, көтелмәгән ритмих борылышларга бай булган шигъри юллары аеруча яшь укучыларның күңеленә хуш килә. Аның әсәрләрен сәхнәдән укыйлар (ул елларда поэтик декламацияләр модада була), композиторлар аңын сүзләренә көйләр иҗат итәләр. Сириннең балалар поэзиясенә керткән өлеше бигрәк тә зур -ул балалар өчен берничә шигырь китабы бастырып чыгара. Аның «Бишек җыры», «Чепчепләрем, чебиләрем...», «Язгы тамчылар», «Бә-ә дә мә-ә» кебек искиткеч матур поэтик җәүһәрләре әлегәчә әһәмиятен югалтмадылар, балалар тарафыннан яратып укылалар. Сирин татар шигъриятен шактый баета, эчке аһәңнәр белән төрлеләндерә. Ул үзе дә иҗатының башлангыч дәверендә киләчәккә зур өметләр белән карый, тормышның яхшыга таба үзгәрүенә ышана, шул дәрт белән яши һәм яна: Яшисе килә, күп яшисе. Көләсе килә, җиңәсе килә, Киләсе көннәрнең көлгәнен Күрәсе килә, күрәсе! Күрәсе! Күрәсе! Шул көләч көннәрнең гөлләрен Үбәсе килә. Менә шулай өметләнеп, дәртләнеп яшәгән вакытта Сириннең иҗат юлы кинәт кулга алу белән тәмамлана. Башта ул карыша, аңа таккан гаепләрне танымый. Әмма ахырдан «барлык гаепләремне дә таныйм» дип, кул куярга мәҗбүр була. 1936 елның 31 гыйнварында булган суд Сиринне биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә дип хөкем чыгара. Төрмәдән Сирин Ватан сугышы алдыннан гына чыга. Озакламыйча, армиягә алынып, алгы сызыкка китә. Сугыштан яраланып кайта, һәм тормышның соңгы көннәреңә чаклы башта туган авылында, аннан соң Баулы поселогында яши. Беркем белән дә диярлек аралашмый. Әдәби мөхиттән читтә тора. Бәлки, «үзе өчен» ул нидер сызгалагандыр. Ләкин 1935 елдан алып 1970 елга чаклы аның яңа язылган бер генә шигъри юлы да билгеле түгел. ...КГБ архивында сакланган «Дело»сы белән танышкач, мин, ниһаять, Сириннең нн өчен минем белән сөйләшергә теләмәвен аңладым кебек. Ул мнне хакимият вәкиле, райком кешесе, «начальник» дип кабул иткән, күрәсең. Үзен җәберләгән, җанын әрнеткән, шигъри утын сүндергән власть «вәкиле» белән ни турыда сөйләшеп торсын ди ул?