Логотип Казан Утлары
Сатирик повесть

ДӨЯ МУЕНЫ

Тәрәзә кашагаларына ябышып каткан нәзек боз сөңгеләреннән тыл та тып тамчы тама. Абзарда казлар каңгылдаша. Күрәсең, чатлары аерылып җиткән һәм күкәй салырга әзерләнәләр. Чуар тавык та исән-сау бушанды, ахрысы, куанычы эченә сыймыйча кыткылдапмы кыткылдый Ишек алдындагы барча кош-корт, һәммә җан иясе ниндидер ләззәтле дә, тылсымлы да бер тәэссиратта булып, олы куаныч кичерә иде. Фәкать лапас түбәсендәге печән өеме ышыгындагы отск койрыклы мәченең генә һичнидә гаме юк Тик йокымсыравын белә Хәер, мәчебез дә ауда икән ич! Әнә, күрәсезме, ярым ябык күзләре чыр-чулы чыпчыкларга текәлгән. Чыпчыкларның исә зиһеннәре чуалган вакыт Ник шунда унлаган мәче сагалап тормый, сөешүләре сөешү. Әбелмәлих, күтәрмә әрәмәсенә сөялгән хәлдә, ишек алдындагы шушы манзараны күзәтеп торды. «Дә-ә»,—дип сузды ул авыз эченнән, яз житә икән ләбаса! Тик аның бу хакта уйлыйсы килми иде. Аннан килеп, ишек алдындагы бу ыгы-зыгы да саныйм утыз, була тугыз кебек кенә ич әле Кар шул килеш диярлек, бераз тыгызланды да өстен элпә каплады. Башка үзгәреш сизелми. Көн уртасында тамчы тамса да, иртә-кич колак очларын чеметтерерлек салкын. Димәк ки, хафаланырга иртәрәк Бер быел гына килми яз дигәннәре, моңа кадәр дә, аллага шөкер, ким-хур булмадылар Әбелмәлих уйларына алай бик тирәнгә xepepi ә ирек бирмәде Башы болай да әйләнчек бәрәннеке шикелле иде, бу арада чистый түнеп бетте Мәгәр типтереп тә карадылар соң! Күрше Кенә Елга арлары да шаккатты хәтта. Элек татарлар, арларда кон дә бәйрәм, кон дә туй, комешкә генә җиткер, дип көләләр иде. инде үзләре әрәпә-мәрәкә килеп беттеләр. һич уйламаганда-көтмәгәндә туздырдылар ич ата-бабалары кырык ел элек корган ояны. Хисап җыелышы үзе болай матур гына башланып Т киткән иде. Гадәттәгечә, президиум сайладылар, рәис нотык сөйләде, алдынгыларга бүләк өләштеләр. Шул бүләктән башланды да инде низаг. — Нибуч,— дип беренчеләрдән каравылчы Муса урыныннан купты. Бүрек асты җылынганда «нибуч»ларны ул шулай капчыклап сибә. — Тыңлыйбыз, нинди тәкъдимең бар?—диде рәис. — Нибуч, әйтербез дә, без кемнән ким, әнәтрәк, нишләп миңа бүләк юк? Җыелышны алып баручы ике арадагы бу чәкәләшүне уенгарак борырга уйлады, күрәсең. «Алайдыр шул, юктыр шул»,—дип елмайгандай итте. — «Дыр»га чебен дә кунмый, уйлап сөйләш. Рәиснең нияте барып чыкмады, шуңа күрә: — Бүләк яхшы эшләгәннәргә, алдынгыларга гына бирелә,— дип җитди генә аңлатырга кереште.—Син, Муса, салмыш баштан тәмәке тартып аз гына фермага кызыл әтәч җибәрмәдең. Ярый әле савымчылар вакытында абайлап алганнар, югыйсә, көле күккә оча иде фермабызның. Муса да бирешми — Яңа заманда яшибез, нибуч, калхуз үзебезнеке, бүләге дә барыбызга да булырга тиеш! Югыйсә, әс-пес, артың кыс, тик утыр да бик утыр. Юк, алай булмый ул, җәмәгать! Мусаның дуамаллыгын әшнәләре күтәреп алды, мәзәк ясап башкалар да кушылды. Клуб эче бермәлгә базар шау-шуы белән тулды, һәммәсе сөйли, һәммәсе кычкыра. Рәис көч-хәл белән тәртип урнаштырды. — Нибуч, гаделлек түгел бу,—дип, янә Муса оран салды.— Сабир- дан минем кайсы җирем ким, аңа магнитофон, миңа—шиш. Нибуч, минем дә музыкалар уйнатып культуралы ял итәсем киләдер, бәлкем. Әтәчләнепме әтәчләнә Муса! Өстереп тә торгач, тәмам тугарылды. Рәис тә сүзен бирми, Сабир кебек эшләп күрсәт башта, аннан магнитофонын да, телевизорын да алырсың, ди. Ләкин җыелышның дилбегәсен кулыннан ычкындырган иде инде ул. Хикмәт Мусада гына түгел. Элекке вакыт булса, графинга каләм кагу да аны урынына сеңдерер иде, ялагай эт кебек күзенә генә карап торыр иде. Заманасы үзгәрде, менә нәрсәдә хикмәт. Сабыр, тыңлаучан, итагатьле авылны йөз сиксән градуска борды да куйды базар дигәннәре. Башкала депутатларының йөгәнсез- леге акрынлап авылны да үз җәтмәсенә чорнап алды. Ләкин моңа кадәрге шау-шу баласы гына булган икән, мичтә булган икән анасы. Югары дәрәҗәсенә җитеп, инде сүрелә башлаган учакка Әбелмәлих дары сипте! Ул дәррәү кабынып китте. Чөнки аның теленнән иң башкисәр кешеләрнең төшенә дә кереп карамаган зәһәр сүз ычкынды — Калхузны таратырга, һәркемгә үз өлешен бүлеп бирергә кирәк,— дип кычкырды ул. Зал бермәлгә тынып калды. Тыңкыш Мөшәррәфнең арттагы рәттә гыргыр йоклавы аерым ачык ишетелеп торды. — Себер китәрлек сүзләр сөйлисең бит, кода,—дип күршесе Әбелмәлихның чабуыннан тартты. Әмма әйтеләсе сүз әйтелгән иде инде. Янә тавыш-гауга купты. Инде Әбелмәлих күз өстендәге каш иде инде халык аның авызына карап тора. Ник дисәң, сүзе колакны ярса да’ гамәле мавыктыргыч бит, каһәр. Колхоздан үз өлешеңне алу начар нәрсә түгел лә. Сыер, сарык, умарта, машина, акча — һәммәсе бар ич колхозда. Әллә эчне тишәрме алар? Хакимияткә килгән Мәскәү демократларының игенчене күмәк хуҗалыктан биздерү сәясәте очраклы рәвештә генә булса да, ерак татар авылында да әнә шулай тәүге шытымын бирде. Моны, һичшиксез, алар җиңү дип бәяләрләр иде. Ә халык минутлык вәсвәсәгә бирелеп, әлеге гамәлнең алдынартын уйлап тормады, һәм җыелыш бернинди үгетләүләргә дә карамыйча, «колхозны бүлгәләргә», дигән карар кабул итте Хәер, нәрсә ул колхоз? Мәңгелеккә дип корылган СССРны да бер төн эчендә пыран-заран китереп ташладылар лабаса! Беркемнән рөхсәт сорап тормадылар, халык фикере белән дә чутлашмадылар. Монда әле, ничә әйтсәң дә, җыелыш карары бар. Шулай да күз яшьләре, канлы һәлакәтләр, сөргенгә сөрүләр бәрабәренә оешкан күмәк хуҗалык җиңел генә таралыр дип кем уйлаган? Ихтимал, Мусага бүләк эләккән булса, бу уй халыкның башына да кереп карамаган булыр иде. Ләкин ул шул ук вакытта авыл кешесенең аңында җитди үзгәрешләр башлануы турында сөйли иде. Их, язмыш, язмыш. «Кызыл көч» колхозына нигез салган Тимербай— актив бу хәлләрне ишетсә, җәннәтен дә ташлап кайтыр иде Ике дә уйлап тормас, кайтыр иде Башкаларга сабак булсын дип бер сыер белән бер ат тоткан туганы Салихҗанны да кулакка чыгарган, авылдан сөрдерткән иде бит ул. Туганы да үчен кайтарган анысы. Тегене бөтен халык алдында урам тузанына егып салган да, колагын тешләп өзгән. Колак сурәтен «Кызыл көч» колхозының эмблемасы итсәң дә, гаделлеккә хилафлык булмас иде. Туган якны өйрәнү музеена менә дигән экспонат. Берәү генә дә түгел, ике колак! Берәве ата большевик колагы, ягъни дә кызыл колак, икенчесе... Хәер, анысының төсен әлегәчә билгели алганнары юк. Кыскасы, колхоз үзенең яшәешен колак өзүдән башлаган иде, һәм дә колак фаҗигасы белән яшәешенең соңгы сәхифәсен ачты Мал бүлү комиссиясенә башлык итеп Әбелмәлихны тәкъдим иттеләр, үзең башладың, үзен ахырына да җиткер, диделәр һай. авыр эш булды ла ул. Бер кешегә ярап булмый, хәтта хатыны да ул төннәрен аркасын куеп ятты. Хатын-кызның шул булыр инде аның, колхозга кергәндә, «нигә кердең» дип талпынганнар, чыкканда «нигә чыгасыз» дип теңкәгә тияләр. Такташ поэмасында сурәтләнгән Мохтар картның карчыгын гына хәтерегезгә төшерегез. Сафура әле, ярый, аркасы белән генә борылып яткан. Теге бит бабакайны бөтенләй җылы түшәгеннән мәхрүм иткән, ди. Ә Сафура исә ирен, энемә ябык сыер туры кил1ән, шуны да рәтли алмагач, ни пычагыма буталып йөрисең анда, дип әрләгән, имеш. Туган-тумача, дус-иш турында әйтәсе дә юк, талапмы-талыйлар, җә тегесе туры килми, җә монысы. Бөтен кешегә дә симез сыер кайдан табып бстермәк кирәк? Муса да тавыш куптарды. Дөрес, башта колхоз абзарыннан бер ат, бер тана, бер дуңгыз җитәкләп алып киткәндә авызы ерылган иде. Өйдәгеләрс котырткан, ахры. Кыюлык өчен бераз тамызып, танасын җитәкләп килеп җитмәсенме. — Нибуч, ирек бирмибез!—дип комиссия өстәленә йодрыгы белән китереп тә сукты бу,— давай миңа көррәк тана! Өстәл өстендәге әйберләр биешеп алды, кайсылары бөтенләй аяк астына ук тәгәрәп төште. — Нәрсә очынасың, кәҗүннәй эш сагындырдымы әллә? — диде Әбелмәлих. Тирә-яктагылар мыек астыннан гына елмаеп куйдылар Чөнки Нибуч күптән түгел генә әлеге чыкмаган янгын өчен унбиш тәүлек «утырып» район үзәге урамнарын себереп кайткан иде — Ирек бирмәбез! — дип кабатлады баягы сүзен Муса — Син үзең ферма эшчесе идең ләбаса, нш ә симертмәдең соң? — Долой,—диде Муса,— кемлегеңне бик яхшы беләбез' Әбелмәлихның да талканы коры Ләкин комиссия әгъзаларына чыгырдан чыгарга ярамый. Алдан кисәттеләр, эш бик четерекле булачак, диделәр, коткыга бирелмәгез, әшнәлеккә юл куймагыз сүзен дә әйтә белегез, диделәр. Мусаны исә шәрә арты белән бозга утыртырга әмәле бар иде Шуңа күрә Әбелмәлих бу форсатын кулыннан ычкындырмады. — Әгәренки ошамаса, Муса дус, танаңны хәзер үк абзарга кертеп яп, өйдәге малларыңны да алып кил, кая куярга урын табарбыз — Ничек кертеп яп, ничек алып кил? — Шулай, Муса дус, бабаң Хәмидулла колхозга кәжә койрыгы тотып кергән, колхозда кәжә юк хәзер, аның урынына сарык бирербез, бигайбә. Муса ни әйтергә белми тотлыгып калды. Маңгаендагы сырлары тирәнәйде, күзләре томаланды. Берара күзгә-күз карашып тордылар болар. Аннан соң Муса усал эт шикелле Әбелмәлихка ыргылды. Ыргылды да бәреп тә екты. Тотындылар әүмәкләшергә: әле берсе өскә чыга, әле икенчесе. Шулчак Әбелмәлих бугазына пычак тигән дуңгыз кебек кычкырып җибәрде. Ә Муса шыпан-шыпан гына торды да, танасын җитәкләп утардан ук чыгып ычкынды. Әбелмәлихны күтәреп торгыздылар. Шаккатырлык хәл, аның сул колагы тиресендә генә асылынып тора иде. Муса умырып алган. Чаптырып шәфкать туташын китереп бастырдылар. Ул яралыны шундук хастаханәгә алып китте. Аннан Әбелмәлих тегелгән колак белән кайтты. Сәгыйдуллиннарның үзеннән соң киләчәк буыны «Колак» кушаматын ничек кабул итәр, әмма Әбелмәлихка ул сәгате-минуты белән беректе. Икенче баб * -* өрәкне ярып район хакимияте башлыгы бүлмәсендәге кызыл телефон шалтырады. Туры элемтә! Казан! Үтәгәнев кабаланып урыныннан торып басты да, тәҗрибәсез яшь солдат кебек, шәрә башының чигәсенә кулын куйды. Шалтыратучысы хәтәр бит—Түрә! Әллә кайларга куярсың кулыңны. Бер киртеге туры килмәсә дә, җиде бабаңны хәтереңә төшертә торган кеше. Әгәренки күңеленә ярыйсың икән, җил-яңгыр тигезмәс мәгәр. Шуңа күрә Үтәгәнев Түрәне үзенә карату өчен бите белән җир себерергә дә әзер. Чөнки сәбәпләре бар. Ул Чаллы якларында совхоз директоры булып эшли иде. Чыгышы белән үзе шушы районныкы, берара авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләп тә алган иде. Тик беренче секретарь өнәп бетермәде. Инде ул карьера, үсү турында уйламый да иде, шушы эшеннән риза-бәхил булып йори иде. Чокып чыгардылар. Кем булды ул мәрхәмәтне адәм, тәки төбенә төшә алмады, кыек атып туры тигезгәннәрен белмичә калды. Чөнки район Советы җитәкчелеккә читтән китерелгән кешегә ризалык бирмәгән, ашыгыч рәвештә «үз кешене» эзләргә туры килгән. Сәяси уенның андый кагыйдәләре дә бар икән аның. Югарыдагыларның шәхси коттеджлар белән мавыккан чагы иде. Абруй шуның белән билгеләнә иде. Сауна-мунчаларга кыйммәтле мәрмәр белән тышланган махсус җир асты юлларыннан гына йөри башлаганнар иде. Кемнең люстрасы затлырак, кем ишегенә алтын йогертел- гән тотка куйган, кемнең бассейны тирәнрәк, озынрак, киңрәк — очрашсалар, гәп шул хакта. Берберсенең йортларын килеп-килеп карыйлар да, чит-ят нәрсә күрсәләр, инде башкарылган эшне җимерттереп яңача кыландыралар. Материаллар чит мәмләкәттән кайтарыла, эмиссарлар әле Төркиягә, әле Германиягә, әле Финляндиягә, әле Америкага оча. Ике- шәр-өчәр мәртәбә. Партия камытын салган номенклатура ни кыланганын белми тузыныпмы-тузына. Бер җирдә бернинди күзәтчелек юк. Өстәгеләргә ярасаң, җиткән. Идарәче даирәләр демократияне әнә шулай үзләренчә, йөгәнсезлек дип кабул иттеләр. Хәзер аларны бу юлдан, ай-һай, кубарып булыр микән? Сессиядәге чыгышында Үтәгәнев ачыктан-ачык әйтте, мин узгынчы түгел, туган ягыма гомерлеккә кайттым, диде. Элекке башлык яшәгән йортны балалар бакчасына бирәм, үземә йорт салам, диде. И — Афәрин! Афәрин!—дип халык гөрләтеп кул чапты. Димәк, абзыебыз ышанычлы1 Әйткән сүз—аткан ук. Көннәрдән бер көнне Ленин урамынын ирендә шаулап утырган паркнын агачларын аударырга да тотындылар Башта халык паркны авыру-черек агачлардан чистарталар дип юраган иде, әмма шырпыдай төз чыршы-наратларга да кул тигезгәч, төшенделәр, димәк, Үтәгәнев йортына урын әзерлиләр. Ветераннар администрация башлыгына делегация юлладылар, кабул итмәде. Ахыр чиктә пикет оештырып, җанлы чылбыр рәвешенә паркны уратып алдылар. Өч көн рәттән. Морадыбызга ирештек, дип уйлады гаделлек сөючеләр Чөнки агач егучылар башка күренмәде. Алар төнлә килде. Прожекторлар уты яктысында йорт өчен кирәк булган җирне чистартып та куйдылар. Көрәш кәгазьгә күчте — гәҗитләргә яздылар, шикаятьләр юлладылар. Ләкин туй үткәч, дөмбергә генә иде бу. Аңа карап төзелеш тукталмады. Киресенчә, ул аны тизләтергә генә булышты. Ике-өч ай эчендә өч катлы ташпулатның түбәсен ябып та куйдылар Менә шушы дәгъваны башка мәңге калкып чыгалмаслык итеп томалап куярга чамалый Үтәгәнев. Әгәренки Түрә ачык чырай күрсәтә икән, эш пешәчәк. Аннан соң аңа хәтта Берләшкән Милләтләр Оешмасының да теле үтмәячәк. Хәзер, Аллага шокер, партбилетны алу белән дә янамыйлар, бюро да, чуртым да юк Сәмән патша хәзер, әшнәлек! ...Трубкада «Кем» дигән калын тавыш яңгырады. Зур түрәләрнең элекэлектән килә торган 1адәте бу Исәнлек-саулык сорашу юк, юри генә булса да хәл белешү юк. Хәлбуки, түрә кемгә шалтыратуын бик яхшы белә, бу телефонда башка кешенең булуы мөмкин түгел, алар санаулы гына, һәрберсе исем-фамилияле. Түрәнең үзе башлан кул астындагы кешене сәламләве бу даирәдә вазифалар баскычының тәртибен бозу санала. — Бу мин, Үтәгәнев иптәш туест... товарищ Сафин ...—дип ык- мык килде район башлыгы Аннан коч-хәл белән бар кыюлыгын җыеп, үтә бер тәмлелек белән сүзен башлады, әйтерсең, авызы тулы бал иде.— Хәлләрегез ничек, Хөрмәт Шакирович, Сезне чамасыннан артык эшли, диләр, алны-ялны белми, диләр. Бераз ял итеп тә китәрсез дим Түрә иренеп кенә кеткелдәп алды. Сүземне ошатты бит, дип куанды Үтәгәнев. Сафинның дөрестән дә кәефе килгән иде. Ул үзен эшем кешесе, шөгыль кешесе итеп күрсәтергә ярата. Башкалар аңа шалтыратканда, гадәттә, хатыны, бала-чагасы, кода-кодагые, «Музгарка» исемле эте турында сораштыралар Янәсе, интим якка сугалар, шәхси якынлыкка омет итәләр. Көтегез, кертә ди Хөрмәт үз дөньясына чит кешене. Гайбәткә туп-туры юл булыр иде бу Үтәгәнев әнә, чебеш кенә булса да, нәкъ кирәк төймәсенә басты. Күрә, димәк ки, көне-төне бил бөккәнен ишетеп тора. — Киләсе атнада сезнең яклардан урыйм,—диде ул,— эшләрегез белән җентекләбрәк танышырга исәп. Шул җөмләне әйтте дә шап итеп трубкасын куйды. Үтәгәнев очлаеп торган тар маңгаена бәреп чыккан тир бөргскләрсн учы белән идәнгә сыпырып төшерде дә, аякларын суза төшеп, юан янбашын кәнәфинең эченәрәк шудырды Күлмәк якасын ычкындырып, галстугын бушатуга, изүеннән пешкән шалкандай аксыл итләч ияге түшенә салынды Күзләрен йомды, уйга калды. Әлеге халәттә ул шактый вакыт оеп утырды, гүя, йокыга талган. Юк, йокламый иде бүлмә хуҗасы, ми сырларының һәрберсендә нидер кабара, нидер селкенгәндәй итә: уйлый Үтәгәнев, план кора Кунакны ул әсир төшерергә тиеш' Аның кулы телефон трубкасына үрелде — Чишмә! Сәгыйтов' Күп тә үтми, аның бияләй кебек калын иреннәре дерелди башлады, күзләре җеп шикелле генә сызылып калды. Бу аның көлүе. Шулай тавышсыз гына көлә белә Үтәгәнев. Димәк, телефонда Чишмә районы башлыгы Сәгыйтов. — Карале, син тәҗрибәле кеше. «Теге» киләм дип шалтыратты, киңәшләреңне бир, ә? Башлыклар үзара Сафинны «Теге» дип йөртәләр. Өстәгеләрнең һәрберсе кушаматлы. «Бабай», «Дәдәй», «Абзый»... — Иң әүвәле, дустым, курчакның гүзәлен сайла,—диде Сәгыйтов,— кунагың ифрат та нәзберек, пакь кеше. Аннан соң берүк машина утыргычларының япмасын өр-яңадан тектерә күр. Сер итеп кенә әйтәм, күпләр янды бу мәсьәләдә. Түрәбез бөтен нәрсәдән җирәнә, кашык- чәнечкене дә үзе белән йөртә ул. — Кит аннан, булмас ла... Үтәгәнев трубканы кулыннан ычкындырмый гына гәүдәсен туп шикелле кәнәфидән читкә ташлады.— Монысы минем башыма да килмәс иде, рәхмәт. Тагын, тагын... — Тагын, дип, дускай, барысын да чыбык аша сөйләргә ярамый, ышанычлы кешеңне җибәр. Ә япмаңның зәңгәрсу төслесен сайлагыз. Саранланма! Шул ук көнне кулланучылар җәмгыяте рәисе Мәскәүгә элдертте. Икенче көнне кичкә урап та кайтты. Өч төрле тукыма алган. Өчесе дә зәңгәр төстә: берсе куерак, икенчесе тоныграк, өченчесе ачык зәңгәр. Районның иң оста тегүчеләре тәүлек эчендә өч япма әзерләделәр. Берсен каршы алганда кидерербез, икенчесен районда йөргәндә, өченчесен— озатканда,—дип хәл итеп куйды Үтәгәнев. енә шулай кызып-кызып җан-фәрманга бик тә мөһим мәшәкатьләр артыннан йөргәндә Үтәгәневнең башына күсәк белән тондырдылар. Тондырсалар да түзәр иде әле, хан малае түгел, авылда аунап үскән, вакытында барысын да татыды, йодрыгын да, күсәген дә. Ә монда аның бәгырен суырып алдылар. Кирәк бит әй, шушындый дәрәҗәле кеше районга киләм дип торганда гына «ЧП» китереп чыгарсыннар әле! Колхоз рәисен әйтер идем, авызы белән чыпчык аулап йөри, борын астында ни-нәрсә майтарганнарын күрми. Дилбегәне кулында тота алмагач, ни пычагыма ыштан төбе туздырып утырырга. Хараплар итте, хайван... «Кызыл көч»кә барганда әнә шулай эт итеп сүкте Үтәгәнев колхоз рәисен. Проблема арты проблема. Моны Сафиннан яшереп калып буламы, юкмы—бер Алла үзе генә белә. Ничек тә сиздермисе, белдермисе иде бит. Дөрес, колхозларның киләчәк язмышы турында бәхәс күптәннән бирле бара. Рәсәйнең үзендә колхозларга һөҗүм тагын да зуррак. Бездә әлегә күтәрелеп бәрелүче юк. Газеталар, киресенчә, күмәк хуҗалыкны тарату—җинаять, дип язалар. Кичә радиодан бер танылган язучы сөйләде, мин, ди, коммунистларны күралмыйм, әмма да колхозларга карата карашым үзгәрде, ди, безне, ди, шулар туйдыра, аларга тияргә ярамый, ди. Шулай да, ди, аз-маз сипләштереп алганда ярап куяр иде, ди. Сипләү дигәнен ул язучы әйткәнче үк башлаганнар иде инде. Казаннан галимнәр килеп төштеләр дә ничек итеп колхозларны үзгәртеп корырга өйрәтеп киттеләр. Колхоз дип әйтмәгез, хуҗалыкара берләшмә дип йөртегез, диделәр. Ләкин әле өстән бернинди рәсми күрсәтмә юк. «Кызыл көч»тә исә үз белдекләре белән колхозның тамырына балта белән чапканнар. Бусы инде фетнә дип атала. Ә фетнәне бастыралар' Үтәгәнев машинасындагы радиотелефоннан прокурорның номерын җыйды да дорфа гына: — «Кызыл көч»кә тикшерүчеләр җибәрдеңме?—диде. М Прокурор берара ни әйтергә белми тамагын кыргалап торды. — Димәк, хәлне чуртым да белмисең. «Кызыл көч»тә колхозны таратканнар, аңладыңмы?—дип туздырып ташлады аны Үтәгәнев. Шул кызу белән Үтәгәнев авылга килеп җитте Бөтенесен утлы табага бастырды, кычкырды, бакырды, янады, куркытты. Ләкин халыкны җыелышка җыя алмадылар. Чөнки мал-мөлкәт бүленгән иде инде. Әле ярый рәиснең күп санлы туган-тумачаларына, кардәш-ырулары, дус-ишләренә сүзе үтә икән, кодалады тәки. Үтәгәнев буш кул белән кайтып китмәде, ширкәт оештырдылар. «Кызыл көч» зилзиләдән исән-сау котылды. Болай булгач, Сафин алдында йөзе ак булачак Үтәгәневнең. Өченче баб өя муены шикелле бу дөнья, бер төз җире юк. Иртәгә ни көтә сине, берсекөнгә ни көтә — белермен димә. Әмма язмыш дигәнең кайвакыт миһербанланып, ачык чыраен да күрсәткәләп куя икән. Казаннан килгән журналистны күрүгә, Үтәгәнев шундый нәтиҗәгә килде. Әле бер кәлимә сүз сөйләшмәделәр, ханым районга килүенең максатын, морадын да җиткерергә өлгермәде, бер-берсснә карашып кына алдылар, югыйсә. Кала Чибәркәенең шушы карашы аңа богау салды да инде. Ул тәнендәге һәр күзәнәкнең, һәр әгъзасының уянуын тойды Рәхәт иде аңа менә шулай күзгә-күз карашып тору. — Мин яшьләр гәҗитеннән,— дип, ниһаять, ханым аңа курчакныкы кебек кечкенә нәфис кулларын сузды. Куллар нәфис кенә түгел, йомшак та иде. Үтәгәнев тәмам җебеде.— Сезнең белән танышуыма бик шатмын, ярдәмегездән мәхрүм итмәссез, иншалла. Ханым, озын ак муенын аз гына уң җилкәсенә янтайтты да, тигез ак тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәрде. — Шту сез, шту сез, әлбәттә... Үтәгәневкә, мөгаен, ниндидер башка сүзләр әйтергә кирәк иде, ләкин башына ник бер юньле уй килсен, телендә шул «шту сез дә, шту сез», ул аннан әңгәмә оуе котыла алмады — Мине мәдәният мәсьәләләре борчый, Гали әфәнде,— дип дәвам итте сүзен журналист,— авылларда булырга иде, транспорт белән тәэмин итәрсез, дип уйлыйм. Үзегезнең фикерләрегезне дә беләсе килә, вакыт табарсыз бит? Шома маңгаена җиңелчә генә җыерчык чыгарып, ханымның кашлары сикергәләп алды, ирен очларына янә күбәләктәй җиңел елмаю кунды. — Шту сез, шту сез... — Алайса мин урнаша торыйм, Гали Үтәгәневич, берәр сәгатьтән урап килермен,—диде корреспондент,—килештекме? Минем исемем Миссамира. Килеш килбәте белән дә, исеме белән дә аңын томалады журналист район башльи ының. Мондый бар яктан да килгән ханымны Үтәгәневнең беренче күрүе иде. Үзе чибәр, үзе көләч, үзе корреспондент Үтәгәнев ул бүлмәдән чыгып киткәч тә кадакланган шикелле урынында басып торды Аны бу халәтеннән телефон челтерәве генә арындырды Районның баш балыкчысы икән. — Гали Үтәгәневич, кара балык урынына карп ярамасмы, өченче күлгә җиттек, ник берәү эләксен,—диде ул ялварулы тавыш белән. Үтәгәневнын аскы ирене бүлтәеп алга чыкты, иягенә яна сыр өстәлде. — Күлегезне хет күккә асыгыз, ләкин кара балык булырга тиеш' Сафинны каршы алуга әзерлек яхшы бара, моны Үтәгәнев үзе дә яхшы белә. Кара балыкны, әлбәттә, тотачаклар. Бу шалтырату әлеге Д бәндәнең үзен эш кешесе итеп күрсәтергә тырышуы гына. Әгәр шуны башкарып чыга алмаса. муенын борачакларын белә ич ул. Ләкин бу минутта аның күңеле киң, берәүне дә аяк тибеп, өстәл сугып ачуланасы килми иде. Бүлмәдә әле дә булса теге хур кызының нуры балкып тора. Тиздән ул үзе дә ишек какты. — Мин сезнең карамакта Мис... миссис туташ... — Миссис булгач, туташ була инде ул, мистер Гали,—дип чытлыкланды ханым.— Мисс тә түгел, миссис тә түгел, Миссамяра! Миңа үз исемем бик тә ошый, зыялы, әйеме, миндә генә ул исем! Бердәнбер! Миссамира үзенең көчен дә, мөмкинлекләрен дә белә иде. һәм ул тыптып басып ишек тарафына юнәлде Авылларда моңа кадәр культура дигән сүзнең «к» хәрефен дә ишетергә теләмәгән башлыкның клубларга, китапханәләргә кереп, хәл-әхвәл белешүенә шаккаттылар. Хәер, ул үзе дә икенче дөнья ачты. Баксаң, мәдәният өлкәсендәге мәсьәләләр дә бихисап икән ләбаса! Чиялек дигән авылда бөтерчек кебек кенә бер китапханәче, автограф язып калдырыгыз, дип теңкәсенә тиде бит Янәсе, бу тарихи вакыйга, әлегә кадәре монда бер югары түрә дә аяк басмаган. Автографлар өләшеп йөргәнмени Үтәгәнев, аптырады тәки, бәладән журналист кына коткарды. Имзагызны гына сырлагыз, диде. Ә теге сукыр чебен өзми дә, куймый да, иптәш Үтәгәнев, ди, Сез язучылар, сәнгать әһелләре белән еш очрашасыздыр, Сезгә бигрәк тә кайсы язучылар ошый, ди. Минем үземә, мисал өчен, Аяз Гыйлажев якынрак. Сез, бәлкем, ди, аның реализмы катгый диярсез, ләкин дә мин шундый җитди язучыларның әсәрләрен хуп күрәм, ди. Аяз абыйның «Йәгез, бер дога» әсәрен, әлбәттә, укыгансыздыр, фикерегез ничек? Кулыннан килсә, Үтәгәнев ябышкак кандала кебек кадалган бу хатынны баш бармагы белән сытып изәр иде. Ә ул елмаерга, боргаланырга, гәпләшергә мәҗбүр. Бу салам сыйрак корреспондентын әйтер иде, район үзәгендә генә караштырса ярамаган димени. Чөй дә сыймаган чакта койрык булып йөр инде менә. Китапханәче үтә беркатлылык белән күзләрен аңа текәгән, йөзе тулган ай кебек якты, әйтерсең лә, каршында пәйгамбәр басып тора. Үтәгәневның исә әдәбият турындагы мәгълүматы моннан унбиш ел элек тәмамлаган мәктәп программасының хәтер иләге өстендә калган кый- пылчыкларыннан гына гыйбарәт. Китапханәче атаган язучыларның әсәрләрен түгел, исемнәрен дә көчкә исенә төшерде. Бәһаләре сукыр бер тиен. Алар сиңа иген игешәме, терлек карашамы? Вакытын кая куярга белми йөргән эшсез кешеләргә генә ул әдәбият дигәннәре, үзенә күрә уен, күңел юаткыч. Каладагылар өчен. Ныклап тикшереп, кызыксынып карасаң, бу китапханәче дә гаиләсез, йортсызихатасыз ялкау бер хатындыр әле. Тәгаен шулай. Шулаен шулайдыр да, ләкин ничек судан коры чыгарга, җавап көтә бит ул. Казан хатыны алдында сер бирергә ярамый. Әнә ничек сынап карап тора, һәм каплады Үтәгәнев китапханәченең авызын — Мин Тукай белән Пушкинны гына укыйм, башка эбер-чыбыр... — Юк, юк, сез мине дөрес аңламадыгыз, Гали Үтәгәневич,—дип бүлде аны китапханәче,—бүгенге татар язучылары турындагы фикерегезне беләсем килә, мин аны альбомга язып та куяр идем. Китапханәгә әдәбият сөючеләр генә йөри. Бик зур рәхмәт Сезгә . — Башка вакытта, сеңлем, хәзергә бәхәс клубы ачмыйк инде, күреп торасыз, без эш кешесе,— дип, Үтәгәнев ишек тоткасына ябышты Алар район үзәгенә кайтып җиткәндә караңгы төшеп килә иде инде. Үтәгәнев машинасының яктырткычларын кабызды. Шунда ук ике нур көлтәсе катканак юлга ятты. Сирәк-мирәк кенә кар тәңкәләре төшкәли иде. Машина барган кызуга тәрәзәгә килеп орыналар да, ямьшәеп читкә сибеләләр. Ә бер ишесе барыбер тәрәзә пыяласына сыланырга өлгерә. Үтәгәне в тәрәзә чистарткычны эшкә җикте Журналист ханым тын гына шул манзараны күзәтеп бара икән. — Менә шушы чистарткыч кебек бөтен проблемаларны да берьюлы алып ташлап булса иде,—диде ул бераздан.— Күрегез, ничек ансат. — Проблемалар бетсә, безгә эш калмас иде,—диде Үтәгәнев эшлекле кыяфәттә. Үзе каш астыннан гына кунакка күз салды. Тегесе йомшак утыргычка чумып утырган, йөзе битараф, һәрхәлдә, түрәнең олы башын көче итеп үз машинасында озатып йөрүенә карата мөнәсәбәтен белдерергә ашыкканы сизелми. Ләкин Үтәгәнев тә кәҗә катыгы түгел. Аннан сон, хатынкызның эчендә ни кайнаганын йөзенә карап кына билгеләрмен димә, аның эче тулы хәйлә. Пәйгамбәребез бик дөрес әйткән. Хатын-кыз кәкре кабыргадан яратылган, турайтмакчы булсаң—сындырырсың, дигән ул. Ике арада ханымның сумкасы. Сумка өстендә мендәр өемендә йокымсыраган мәче кебек ап-ак кул ята. Күрешкәндә ул кулларның йомшаклыгын, сихерен тоемлаган иде инде. Тәвәккәлләргәдер, бәлки? Хан кызы түгел, укасы коелмас, һәм ул машинаның тизлеген алыштыру сылтавы белән җиңелчә генә ханымның кулына кагылып китте — ничек кабул итәр икән? Кул урынында калды. Әллә белмәмешкә салышты, әллә сизмәде. Янә тизлекне алыштырды Үтәгәнев. Бу юлы кул елан сыны шикелле урынында гына шуышкандай итте. Үзенә кагылганны сизде, монысы кон кебек ачык. Ләкин ятьмәгә керерме, юкмы? Әлегә билгесез. Инде туктарга ярамый, кизәнгәнсең икән, сук, хатын-кыз һөҗүм иткәнне ярата, диләр. Гомере буе шуңа өметләнеп яши, ди. Үтәгәнев ат башы чаклы зур, кочле учы белән ханымның кулын кысты. Ике кул да кайнар иде. Икесе дә әллә нинди дуамал хәрәкәтләр ясап биешеп алды. Аннан соң нәфис ак кул җайлап кына әлеге зур учка сыенды... Юл шундый ук катканак, кар тәңкәләре һаман караңгы бушлыктан атылып килеп чыгалар да, җемелдәшә-җемелдәшә машина тәрәзәсенә килеп бәреләләр. Чистарткыч элеккечә аларны бер селтәнүдә шудырып төшерә, алар урынына икенчеләре, яңалары куна. Куллар зэлпе тамырыдай чуалышып бетте. — Проблемаларны уптым-илаһи хәл итүнең юллары бар,— диде Үтәгәнев бая өзелгән сүзне дәвам иттереп,— сезнең бер сүзегез җитә, мисс... — Миссамира,—дип ярдәмгә килде ханым. — Гафу, Сез мине бөтенләй телдән яздырдыгыз. — Үзегез дә джентльмен икәнсез, Гали әфәнде, хатын-кызны болан күккә чөйгән ир-ат сирәк хәзер. Җә, миннән нинди сүз көтәсез? — Менә хәзер юл чатына килеп җитәбез, нәкь әкияттәгечә, туры китсәк, салкын кунакханәгә килеп чыгачакбыз, уңга борылсаң — оҗмах көтә. Оҗмахмы, кунакханәме? — Оҗмах, Гали әфәнде, әлбәттә, оҗмах! Машина урман эчендәге биек койма белән әйләндереп алыш ан бер корылмага борынын төртеп туктап калды Көтеп торганнар, күрәсең, шундук капкасы да ачылды Эчкә үттеләр. Шыңгырдап торган нарат бүрәнәдән эшләнгән бик күркәм йорт икән Сагыз, урман исе килеп тора, бер җиргә буяу тимәгән Бик үзенчәлекле итеп җиһазланган. Калын аяклы өстәл-урындыклар, шундый ук төптән юан шкафлар. Чумып утырырдай күн тышлы дәү кәнәфиләр Затлы да, таза да. — Тәбиевләр дәвереннән соң мондый кунак йортлары бетерелде дип йөри идем,— диде журналист гаҗәпләнүен яшермичә,— ялгышканмын икән. Үтәгәневның теленә янә теге чүп сүз сыланды. — Шту сез... Мис... — Миссамира. Мис-са-мира! Җә, кабатлагыз әле. — Мис-са-ми-и-ра! — Инде сүзегезне дәвам итегез, булдырасыз икән ич. — Әйе, ни... йортны әйтүем, ул урман хуҗалыгыныкы, без кирәк булганда арендага гына алабыз. — Бераз тамак ялгап алыгыз да, мунча кереп чыгарсыз,—диде аларны каршы алган ир. Миссамираның мондый дәрәҗәле мунчага беренче эләгүе иде. Башта музейдагы кебек карап-танышып йөрде. Шалкандай ап-ак юкә бүрәнәләрдән салынган. Биек, киң, иркен, һавасы саф. Чабыну, юыну, киенү урыннары аерым. Эссе салу өчен генә дә шкаф тулы әйбер квас, сыра, төрле үлән төнәтмәләре. Мунчаны ул җайлап, аның бар рәхәтен-ләззәтен мәңгегә тәненә сеңдереп калырга тырышкандай озаклап керде. Берничә тапкыр чабынды. Аннан соң мәтрүшкәле пиннекләрне ләүкәгә җәйде дә, шактый вакыт шулар өстендә сузылып-киерелеп тәмам кәефләнеп ятты. Дөньяның артына тибә белә түрәләр, дип уйлады ул, шушы юнылмаган бәндә дә нәрсәләр кылана бит, әй. Моннан олыраклары ни майтара икән, күз алдына китерергә хыял көче дә җитми хәтта. Их, шулар- ның берсенә сукмак салсаң иде, ул да кимен куймас иде. Юк, арыш капчыгы шикелле билсез, муенсыз хатыннары артларыннан тотам да калмый, саклап йөриләр. Хәзер менә шушы авыл мужигы белән компаниягә кер инде. Нишләмәк кирәк, һәркемнең адәм рәтле яшисе килә, акчалы, маллы, дәрәҗәле кешегә сыланмыйча булмый. Хан кызы булып туасы калган да бит, Ходай нигәдер мещан баласы итеп кенә яраткан. Төс биргән, матурлык-чибәрлеген кызганмаган, акыл фарыз кылган, ә байлыктан менә мәхрүм иткән. Мәкалә язып, радиотапшыру эшләп кенә очны-очка ялгау, ай-һай, авыр. Миссамира көзгедә чагылган үз шәүләсенә телен чыгарып күрсәтте. Бу: «Җитте, кызый!» дигән шартлы билге иде. Шунда ук телевизорны кабызды, анда «Бәхет» ансамбле чыгыш ясый икән. Ярсу музыка, ашкынулы җыр журналистны да үз ритмына тартып кертте, бөгелергә, сыгылырга тотынды. Аерым бер үҗәтлек белән арт санын боргалады, әйтерсең лә, анда ниндидер үче бар иде. Шәрабе дә өстәлдә генә. Биеде дә биеде, биеде дә биеде... — һо, фәрештәбез кайтты, җылы пар белән!—дип, кулына шампан касәсе тотып каршы алды аны хуҗа. Йөзе килгән иде Үтәгәневнең, кыюлык өчен дип түбәтәй астын да җылытып алган иде. Күзләрендә комсыз бүре касәфәте, корбанын шушы минутта ук ботарлап ташлар иде, шәт Ләкин бу юлы каршында аның кул салуын зур бәхеткә санап, һәрнәрсәгә әзер торучы хакимиятнең таушалган кызыл иреннәре түгел. Казаннан, башкаланың үзеннән килгән гәҗитче! Шуңа күрә сарык тиресе ябынырга мәҗбүр. — Өстәл янына рәхим итегез!—диде Үтәгәнев коммунизмга өндәгән Ленин бабай сыны кыяфәтенә кереп,—табын авылчарак инде, анысына гафу. Миссамираның да шәрабтан соң рәвеше килгән иде. хуҗага хәйләле генә елмаеп бармак янады, артык тыйнаклык күрсәтәсең, янәсе. Аның билгеле, моннан да нәзакәтлерәк өстәлләргә тап булганы бар. Ул «хуҗа» белән нинди мөнәсәбәттә торуыңа бәйле. Үтәгәнев тә төшеп калганнардан түгел икән. Авыл малае димәссең, җаен китереп маташтыра әй, карышлап-карышлап булса да морадына якынлаша. Үҗәт егет ’ — Миңа, зинһар, коньяк сал,—диде ханым сиздерми генә «син»гә күчеп,— шампанны җаным сөйми, үзеңә мулрак тамыз, бу рюмка синең кебек баһадирның кече теленә дә йокмас. Үтәгәневнең элекке йөгенә тулы фужер да кереп оялагач, бүксәсе тәмам кызды. Башкала корреспондентына ул үзенең эрудицияле, күчеш чоры икъдисадының бөтен нечкәлекләреннән хәбәрдар, киң колачлы җитәкче икәнлеген күрсәтәсе килде. Шуңа күрә моннан биш-алты гына минут элек бөтен җаны-тәне белән омтылган нәжес теләге дә ничектер сүнеп, арткы планга күчте. Психологлар моны гадәти булмаган ситуация дип йөртәләр. Баксаң, бәгьэе адәмнәр ниндидер көчле кичереш йогынтысында кайчак бернәрсә турында уйлыйлар һәм шул ук мизгелдә ана капма-каршы гамәл кылып куялар икән Кеше күңелен борынгылар тикмәгә генә карурманга тиңләмәгәннәрдер, күрәсең. Үтәгәнен тә шундый халәттә иде. һәм һич уйламаганда сәясәткә борын тыкты. Аның да югары дәрәжәсенә. — Өстәгеләр каешланды,—диде ул,— хаталары бихисап. Безгә монда шуларны шомарткалап, төзәткәләп утырырга туры килә... Миссамира айнып китте. Ник дисәң, рәсми даирәдә, гадәттә эчен- дәген тышка чыгарып сипмиләр. Киресенчә, хуҗаларның үзләренә барып ирешмәсме дип, һәр уңайдан аларга мәдхия җырлыйлар Шалканда да баш, моңарда да баш, күр, курыкмыйча ничек әтисенең сакал-мыегын тарткалап мәтәшә. — Үзләре һаман мактаныша, без болай да, без тегеләй. Бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ә халык ярлыланганнан-ярлылана. Ул указ- муказларын әйтер идем, аларны үтәү түгел, танышып чыгарга да өлгерә алмыйсың. Яхшыатлы булырга тырышалар. Кыскасы, төтене күп, уты аз, шау-шуы күп, эше аз. — Ә сиңа нәрсә комачаулый, эшлә соң? — Анда Шәнәли, монда Шәвәли, тегендә дә шушы кеше әвәли,— дип авызын ерды Үтәгәнев, ниһаять, теле ачылганга куанып.— Ирек юк, юл бирмиләр. Миссамира, әңгәмәне кеше-фәлән тыңлап тормыймы икән, дип як- ягына каранды. Өйдә үзләре генә иде, аларны капка ачып каршылаган ир дә юкка чыккан. Миссамира бер салып, бер киеп азапланган күзлеген, ниһаять, сумкасына салып куйды да, Үтәгәневкә елышыбрак утырды. Teiece аны шашып үбәргә кереште. — Ой, син нинди дәртле,— дип пышылдады Миссамира. Үтәгәнев мәгъшукасын күтәреп алып диванга салды -— Җанаш, ашыктырма мин хәзер үзем — Изәм,— дип үкерде Үтәгәнев — Изәрсең, җанаш, мин риза, тик сиңа бер үтенечем бар, Гали — Синең өчен җирне күккә асарга да риза — Җир әлегә үз урынында калсын, Гали,— дип Миссамира аның чәчләреннән сыйпады,- миңа менә шушы кәгазьгә кул куйсаң, җиюр — Каләмеңне бир!—дип бүлде аны Үтәгәнев. -тизрәк!!! тәгәнев фатирына соңлап кайтса да, гадәттәгедән иртәрәк уянды. Башы авыртканга түгел, юк, хәмердән аның башы авыртмый. Йомшара, исерә, анысын инкяр итеп булмый, әмма бер-ике сәгать мендәргә башын салып алуга, барысы да үтә. Бу яктан организмы сынатмый әлегә. Шомланып уянды ул бүген. Күңеленнән кичәге хәлләрне кино кадрлары кебек кирегә әйләндереп, сүтеп-сүтеп карады Авылдагы очрашулар, юлдагы әңгәмә— болары тәртиптә, тел-теш тидерерлек түгел Мунча? Анысы да шома үтте. Гадәттә, ул мәгъшукалары белән бергә чабынырга ярата иде Монысы яңа кеше бит, кыймады Тукта-тукта, ниндидер кәгазьгә имза сырлатты түгелме? Әйе, сырлатты Нинди кәгазь иде әле ул? Ә-ә. ришвәт, спонсор килешүе, имеш Язылачак мәкалә өчен бүләк Фәхншә' һәммәсе каерырга гора кабахәтләрнең Ансы ярар ла, каймагын эчте: бушка түгел, димәк ки Биш миллион кайдан килеп, кая китмәгән. Үз кесәсеннән түләми лә Тагын, тагын нәрсә? Ү Хәтер киносы иң хәвефле кадрда туктап калды. Үтәгәнев урыныннан сикереп торды да тәрәзә форточкасын киереп ачты. Йөзенә, шәрә тәненә салкынча җил китереп бәрде. Әле караңгы иде. Урамда кешеләр күренми диярлек. Шулай да бер өлгере атын җигеп чыккан әле. Их, шул чанага утырасы иде дә, болынга элдертәсе, кар көртләрен ера-ера яңа кибәнне башлап, тирләппешеп печән төйисе иде. Онытасы иде барысын да. Ләкин әйтеләсе әйтелгән, ул кино кадры түгел, аны кире әйләндереп булмый. Сүз утыз теш арасыннан чыкса, утыз кешегә җитә, дигәннәр. Үтәгәневне аеруча шул борчый. Әгәр дә кичә такылдаганнар югарыга барып ирешсә, көлен күккә очырачаклар! Изәчәкләр! Тукта-тукта, ничек барып ирешергә тиеш соң әле ул? Юк, ул берничек тә анда кадәр җитә алмаячак. Ник дисәң, әлеге сүзләрне шаһитлар алдында сөйләмәде ул... Үтәгәнев шатлыгыннан шап итеп учын-учка бәргәләп алды, вәйт дивана, кайчаннан бирле юкка баш вата бит, әй. Буялган ирен шаһит була алмый. Кыскасы, мунча да, чуртым да юк. Әгәренки авызыннан кирәкмәгән сүз ычкына икән, бу инде яла ягу, ягъни мәсәлән. Ә эш урынындагы түрәгә яла ягу би-и-к хәтәр нәрсә. Тиешле урынына шалтыратып әйтәчәк кенә ул. Аннан соң коллектив хат та оештырып җиф- фәрәсең. И һәм дә тәти кызың тү-түт. Сөенече иң бөек ноктасына җитте генә дигәндә, Үтәгәневнең йөзе чалшайды, иреннәре иске мендәр шикелле салынып төште. Хәтер кадры янә хәвефле хәбәр китерде: теге салам сыйрак күзлеген бер киде, бер салды. Моның берәр хикмәте булмадымы икән? Әллә бөтенләй сүзләрен магнитофонга ук язып алганмы? Күзлек, бәлкем, сумкадагы магнитофонны кабызу-сүндерү өчен сәбәп кенә булгандыр? Моны, һичшиксез, тикшерергә кирәк. Ул кискен бер фикергә килеп, Миссамираның телефон номерын җыйды. Бер җыйды, ике, өч. Шуннан соң гына әле йокысыннан айнып бетмәгән хатынкыз тавышы ишетелде: — Кем бу, мин әле тормадым... — Миссамира, мин бу,—диде Үтәгәнев,—чыдар чамам калмады, күрәсем килә... — Ә-ә, и-и, аю, кичә изеп бетергәнсең... — Мин хәзер, көт Үтәгәнев килеп җиткәндә Миссамира көзге каршында буранлы төннең сикәлтәләрен шомартыл азаплана иде. Күз кабаклары җилсенгән, иреннәре бүрткән, муен тиресе йомарланган кәгазь рәвешенә кергән. Ул инде алиһә түгел иде Тузган чәчле гап-гади хатын. Үтәгәневнең борыны җыерылды. Әмма бу халәтен сиздермәде, тешен кысып булса да, кочаклагандай, үпкәндәй итте. Чәй әзерләделәр. Ул нәкъ менә шунысын түземсезлек белән көткән иде. Миссамира киенгән арада аның чәшкәсенә ике-өч бөртек сәдәпле дару тондырды. Гафу, чибәркәй, йокы даруы әйбәтрәк булыр иде дә бит, нишлисең, бетеп киткән икән, каһәр, дип уйлады Үтәгәнев, бигайбә. Әле монысының хикмәте булырмы? һәрхәлдә, ун-унбиш минуттан нәтиҗәсе күренергә тиеш. Чыннан да, матур гына ашап утырганда хатын урыныннан торды да: «Мин хәзер»,— дип патшалар җәяү йөри торган урынга элдертте. Үтәгәнев рәхәтләнеп киерелеп алды, димәк ки, эше пеште. Миссамираның өченчеме, дүртенчеме сәяхәтендә Үтәгәнев хатынның сумкасыннан магнитофонны суырып чыгарды да, кассетасын алып кесәсенә шудырды. Килешү кәгазе дә аңа күчте. — Миссамира, сине урынбасарым озатыр, үземнең киңәшмә үткәрәсем бар,—дип Үтәгәнев урыныннан кузгалды — Үзең: «Чыдар чамам юк», дидең... — Әле күрешеребез... Шушы кызудан авылдан ук чыгып ычкынды Үтәгәнев. Юлсыз, чокырлычакырлы кырда кар ерып бара торгач, куәтле джип елга ярына килеп төртелде. Рульгә башын салып Үтәгәнев шактый озак хәрәкәтсез утырды. Аннан соң зур кырлы стаканга мөлдерәмә итеп коньяк салды да, авызына агызды. Нервылары киеренке чакта ул шулай уптым-илаһи чөмерә. Нервылары исә, чыннан да, скрипка кыллары шикелле тартылган иде, шартлап өзелергә тора. Аның сүзләре язылган кассетамы бу, юкмы — ми күзәнәкләре шушы сорау белән тулган. Әгәр ул булмаса, корреспондентны сатып алырга туры киләчәк. Каерачак ул аннан мәгәр, бик нәфесле, туя торган түгел. Үтәгәнев сак кына кассетаны магнитофонга урнаштырды, курка- курка гына төймәсенә басты. Кыштыр-кыштыр килеп тасма әйләнә башлады, нәрсәдер сызгыра, чиный, әйтерсең лә, тартмасына тычкан балалары кереп оялаган. Ниһаять, ютәл ишетелде. Эченә җан йөгерде Үтәгәнсвнең, чөнки ул үзенең тавышын танып алган иде инде. Күп тә үтми, ул көткән сүзләр яңгырады — Өстәгеләр каешланды, хаталары бихисап... Үтәгәневнең калын гәүдәсе күмер капчыгына охшап калды. Бур кеше шикелле як-ягына каранып, магнитофонны туктатты да бүреген арт утыргычка тондырды. Бүрек эче лычма су иде. Язманы ул тулы килеш тыңлап бетерергә җөрьәт итмәде. Бугазына янә бер стакан коньяк агызды да, кассетаны кулъяулыгына төреп, ишекне ачты. Иң элек туң җиргә кадәр кар көрәде, аннан соң кассета төрелгән чүпрәкне шунда салып, өстене бензин бөркеде. Ут төртте. Кассета янып беткәч, көлен җыеп, җилгә очырды. Дүртенче баб белмәлих иске бишмәтен болдыр башына җәеп, шуның өстснә кунаклады. Рәхәт иде аңа. Кышның әле чолгаулары сүтелеп бетмәгән, язның да борын гына төртеп килгән вакыты. Шушы ике фасыл арасында гына була торган ачык, саф, салкынча һава Ул шифалы бальзам кебек сулыш юлларын ача, тәндәге барлык күзәнәкләргә үтеп кереп, бөтен халәтенә җиңеллек кенә түгел, ниндидер дуамаллык, әтәчлек тә өсти иде. Әтәчлек дигәннән, ишек алды патшасы үзе дә шушында гына. Әнә, бик эре кыяфәттә әрле-бирле чуалгалап, бикәләрен барлаштырып йөри. Тәкәбберлеген күр, ишек алдында, гүя, аннан да көяз, аннан да кәттә башка җан иясе юк. Хәер, дөресе дә шулай ич. Ул муен, ул күкрәк, ул кәпәчләр — ясап куйган кебек бит, әй! Ходай үзенә матурлыкны мул биргән Ныклабрак уйлап баксаң, тәңребез ир-нт затын гомумән дә якын итә. Кош-кортмы, җанвар-җәнлекме һәрберсен үтә бер нәзакәтлелек белән яраткан. Карагыз сез ата күркәгә! Аңа гашыйк булмый мөмкин түгел. Тирә-якны дөмбердәтеп торган арыслан, юлбарыс, киекләр кемнәрне генә сокландырмый Бәндә дә төшеп калганнардан түгел. Шул ук ир-ат токымын гына алыйк, алар арасында да чабыш атыдай шома елгырлар шактый Өстәвенә, Ходай үзләренә азмыкүпме хәйлә дә биргән. Күбрәк әнә шуның белән алдыра ул. Әнә, Әбелмәлихнең дә түбәтәй астында чираттагы дуамал уе баш калкатып килә Бәрәч, тавык шулпасы авыз итмәгәнгә дә биш былтыр икән инде, дип ачынды ул, бозау ию дә, сарык ите—сарык ите дә, бозау ите, кикертә башлады бит, валлаһи' Сафурасы, әлбәттә, теше-тырнагы белән каршы киләчәк, күкәй сала башладылар гына әле. дияр, кул сузасы булма, үземнеке, дияр Ул шулай хайваннарны, кош-кортларны икегә бүлә: олы мал — Әбелмәлихнеке, кошкорт - аныкы. Ә Хәер, хатынны болай да чабата башына утыртырга була лабаса. Хатынкызның чәче озын, акылы кыска, аны саламга сөяү берни дә тормый. Әбелмәлих, шыпан-шыпан гына басып, лапаска яшергән яртысын алып чыкты да, аның беразын әлүмин савытка агызды Аракыга ипи кисәкләрен манып җиргә сипте. Сагалап кына торган диярсең, Кызыл Кәпәч килеп тә җитте. Әмма азыкка үрелмәде, кыткылдап хәләл җефетләрен чакыра башлады. Чын ир, чукынчык, иң башта хатыннарын, бала-чагаларын туендыру турында кайгырта. Тегеләре дә күнегеп беткән, очына-тузына сырып та алдылар. Тыгындылар гына. Ә бераздан, син күр дә, мин күр, җыр сузмасыннармы. Хор белән җырлый башладылар. Сикерешәләр, талпыналар, бөтереләләр. Тамаша! Ул арада Сафура кайтып керде. Чишмә суына барган икән. Әүмәкләшеп йөрүче тавыкларны күргәч, иңсәсеннән көянтәсе төшеп китте, ишек алды су белән тулды. — Әнекәйгенәм лә, ни булган тавыкларыма?—дип әле берсенә барып тотынды, әле икенчесенә Аннан билен турайтып иренә акайды. — Әйттем мин сиңа, җебегән авыз! Ачы болыныннан печән чапма, аксыргаклы диеп. Әнә, алма кебек тавыкларым агуланган, күпме чүпләдем ул аксыргакларны печән өстендә, күпме чүпләдем... — Соң, әнисе... — Әнисе, әнисе... Нәмә телеграф баганасы күек катып калдың, хет чалып калыйк ичмаса... Әбелмәлих мыек астыннан гына елмаеп, келәткә кереп китте, минут эчендә сугым пычагын алып чыкты. Хатыны кулына тоттыра тора, ул чала тора. Ун-унбиш минутта ишек алдында Кызыл Кәпәч япа-ялгызы басып калды. Тамак тәмугка кертә, диләр, хак икән. Әбелмәлих бу кадәрен башына да китермәгән иде, билгеле. Хәзер менә ай буе тавык шулпасы чөмерергә туры киләчәк иде. Әтәч кызганыч, җарияләреннән башка нишләр инде, мескенем. Шулай да тавык шулпасы аның борчуларын баса алмады, егәре ике-өч кенә көнгә җитте. Чәчәсе бар ич! Элек бу уйлар Әбелмәлихнең хәбәренә дә кереп чыкмый иде, барысы да үз көе белән бара иде. Кайберәүләр хәтта чәчү, урып-җыю кампанияләренең кайчан башланып, кайчан тәмамланганын да абайламыйча калалар иде. Чөнки бар мәшәкатьне колхоз үз җилкәсенә ала иде. Хәзер менә барысы турында да үзеңә баш ватарга туры килә. Нигә эшкә чыкмыйсың дип тәнкыйтьләүче дә, ачуланучы да юк. Бер чыбыркыга өйрәнгәч, ирек дигәненә күнегүе дә авыр икән, каһәр! Чәчүлек орлыгы җитәр дә, шәт. Ару гына эләктереп калды. Ләкин ул ашъяулык кебек җиргә бодай чәчеп ни майтарасың? Төшемлерәк культура кирәк. Шулай д£ иң авыры—техника мәсьәләсе. «Кызыл көч» ярдәм итмәячәк, бик дулашып аерылыштылар Аерым хуҗалыкларга тигән техниканы сатып акчасын гына бүлделәр. Анысы да күке төкереге кадәр генә тиде. Кайберәүләр ат белән чәчәбез, дип торалар. Монысы суга батканда саламга ябышу гына, күңелне тынычландырырга тырышу гына. Аты булса, арбасы юк, арбасы булса, аты дигәндәй, ятка яраклы җайланмаларны көндез чыра яндырыл эзләсәң дә таба алмассың хәзер. Ә чәчәргә кирәк. Аның артыннан әле башка эшләре дә тезелеп тора, тавык чүпләп тә бетерерлек түгел. Ничек булса да, берәр трактор юнәтергә кирәк, шунсыз хана, төп башына утырачаксың. Ялгызакларга кредит бирәләр икән дип ишеткән иде беркөн, әнә депутатлар да телевизордан төкерек чәчте, хак булса, закон да кабул итмәкчеләр, имеш Анысы әле мөгаен, күктәге торна гынадыр. Хәзер ничек тә кредит алып, асыл кошның койрыгыннан эләктереп аласы иде. Шул ният белән Әбелмәлих район үзәгенә төшеп китте Исәбе йомышын тиз генә йомышлап, төшкә әйләнеп кайту иде. Чөнки заманасы башка, демократия килде, кәгазь бетләрен, ниһаять, үз урыннарына утыртканнардыр, дип уйлады Мәгәр бүреләре улады теге вакытта, эчтеләр халыкның канын. Бюрократларның үз кануннары иде шул. Ниндидер бер кәкре саалы өтер өчен генә дә алар сине әйләнчек сарык кебек атналар буе үз тирәсендә әйләндерәләр иде. Бюрократ, язмышың кыл өстендә торса да, синең үтенечеңне беренче мөрәҗәгать итүдә генә хәл итмәс. Юк! Ник дисәң, әгәр ул аны үти икән, дөнья кендеге булудан туктый Башын ташка орса ора, әмма бу хәлгә бервакытта да юл куймый чиновник-бюрократ. Дәрәҗә— аның өчен иң кыйммәтле хәзинә. Аның янында йомышчылар умарта күче шикелле мыж килеп торырга тиеш. Аның кирәклеген һәркем даими сизеп торсын, ул дәүләт механизмының бик тә хажәт шөребе! Шуңа күрә аның чабатасы түрдә. Син аңа баш иеп, ярарга тырышып сәлам бирәсең, ә ул битараф, йөзендә ник бер мускул җебе селкенеп карасын. Эшле кеше бит, ишетеп бетермәде, ахры, дип, хәлбуки, ишеткәнен белеп торсаң да, тагын ялагай эт шикелле күзенә текәләсең. Теге ниндидер бер мизгелдә, әрем чәе эчкәндәй, йөзен чытып куя. Моңа, һичшиксез, шатланырга гына кирәк, чөнки үжәтлегең бушка китмәде, сиңа игътибар иттеләр. Бәлки, миһербаны килеп, күңеле йомшарып китәр? Ләкин... ләкин Иблис гөнаһтан курыкмаган кебек, бюрократ та шәфкатьне белми Әнисенә пенсия юллаганда боларның барысын ла башыннан кичергән иде Әбелмәлих. Туу турындагы таныклыгындагы имзаның койрыгы кителгән өчен ничәмә-ничә кабинетларга кумадылар аны. Бусагаларны таптады таптавын, тик барыбер өтек койрык җиңде Чөнки ул имзаны сырлаган абзый (шул ук бюрократ токымы!) үзе вафат иде инде. Күрәсең, дөньяга үче калгандыр, мине онытмасыннар, чияләнсеннәр, дигәндер — Җә, нәрсә? — дип, ачулы карашы белән үтәли бораулап алган иде аны мөдир соңгы керүендә, гүя, ул аның яраткан маэмаен дөмектергән. Әбелмәлихнең тез аслары калтыранып китте, хәтта шушындый олуг кешене бимазалап йөрүенә үкенә үк башлады, тел куәсен югалтты Мөдирне күрше бүлмәдә чәй көтә иде. һәм ул мәшһүр гаскәр башлыгы Наполеон рәвешендә кулын алга сузды. Бу — аудиенция юмам, ягъни эшең бетте кодагый, дигән сүз иде, янәсе, үзең буш куык, башта гозереңне кешечә аңлатып бирергә өйрән. Шуннан соң Әбелмәлих бу зур йортның бусагасын таптаудан туктады. Хәзер, әлбәттә, башкача булырга тиеш Демократия заманы! Пенсия галәмәтеннән соң учреждениеләр тирәсендә йөргәне юк иде Әбелмәлихнең. Шуңа күрә кирәк жирне табуы читен булыр дип уйлаган иде Ник дисәң, коммуниеглар партиясе яшәүдән туктагач, яңа хакимият әгъзалары аппарат биналарын балалар бакчаларына, яслеләргә бирәчәкләре турында лаф органнар иде. Ул биналарның хаҗәте калмый, янәсе, чөнки аппарат, ягъни дә чиновник-бюрократларның саны бик нык кимиячәк Митингларда күпме измәләрен изделәр. Әбелмәлих хәтта ул «мсскен- нәрине кызгана да башлаган иде, алар да кеше ич! Административ биналардагы язуларны күргәч, Әбелмәлих өнемме бу, төшемме, дигәндәй, авызын ачып калды. Барысы да исән-сау, барысы да’урынында лабаса! Шул ук шыплап тутырылган чиновниклар оясы Утта янмас, суда батмас тылсымлы адәмнәр икән, йа, ходай! Феникс кошы кебек — яндырсаң, көлеңнән яралырлар, шәт Әбелмәлих банкның калын ишеген ачып эчкә үтте. Управляющийга керергә диделәр Аңа чират шактый иде Шунда үзе кебегрөк бер кеше белән гәпләшеп тә алдылар Аның да ссуда артыннан йөрүе икән — Өченче килүем инде,- диде ул. уңган ситса кебек төссезләнеп, калын кашларын җыерып, — һаман кул куймый. — Нәрсәгә бәйләнәләр? _ Башта фермер икәнлегемне раслап көч түктем, аннан болай финанс мөмкинлекләремне тикшерделәр, түли алырмынмы, янәсе, бөлсәң, нинәрсәләо сатарга була. 2. «К. У.» № 12. 17 — Инде... — Инде... Фермер әйтергә теләгәнен әйтә алмыйча калды, аны икенче бүлмәгә чакыртып алдылар. Ниһаять, Әбелмәлихкә дә чират җитте. Секретарь кыз, башына өелгән кызгылт чәч көлтәсен кыйшайтып, аңа сүзсез генә ым какты, янәсе, керергә мөмкин. Әбелмәлих иң элек бүлмәнең иркенлегенә шаккатты. Авыл клубы чаклы. Түрдә ялтыравыклы өстәл. Өстәл өстендә берничә телефон аппаратыннан башка бернәрсә юк. Идәннән түшәмгә кадәр сузылган биниһая зур тәрәзәләрдән төшкән яктылык әлеге даладай киңлеккә ниндидер өрфә җиңеллек тә өсти иде. Шуңа күрәме, өстәл артында утырган кеше әмерикәл ел әрнең мәшһүр «Барби» курчагына охшап тора. Шундый ук ыспай, төз, шома. Озын-озын итеп телефон челтерәде, бүлмәгә касык астыннан чыккан ясалма, әмма мөлаем калын тавыш яңгырады: — Тыңлыйм! Бәрәч, Мөсифуллин ләбаса бу! Әлбәттә. Районда тавышын танылган артист Шәүкәт Биктимеровныкына охшатып сөйләргә тырышучы башка кеше юк иде әле моңарчы. Әйе, бу Мөсифуллин иде. Ул Әбелмәлихкә яхшылык эшләмәячәк. Моннан берничә ел элек нык кына чәкәләшкәннәр иде. Ул чакта Әбелмәлих сугарулы көтүлектә су сиптерүче булып эшли иде. Ни хикмәттер, ул елны үлән котырып уңды, маллар күзгә күренеп көрәйде. Сөт җиленнәреннән ташып тора иде. Шуңа күрәдер, мөгаен, монда район семинары уздырдылар. Халык күп җыелган иде: җитәкчеләр, белгечләр, савымчылар. Бик төпченеп йөрделәр, янәсе, сөт фураж исәбенә генә артмыймы? Семинарда райкомның идеология эшләре белән шөгыльләнүчед:екретарь Мөсифуллин да катнашты, төкерекләрен чәчеп нотык сөйләде, оештыручыларны күкләргә чөйде. Бигрәк тә Әбелмәлих адресына мактау сүзләре күп яңгырады. — Карагыз сез аңа,—диде ул, озын нәфис кулын Әбелмәлихкә төбәп,— гап-гади совет кешесе, хәтта партия әгъзасы да түгел икән әле, монысы, билгеле, партия оешмасының зур җитешсезлеге (бу сүзләрне әйткәндә секретарь ым кагып партком секретарен урыныннан торгызды, күрегез, янәсе, Үзәк Комитетның партиягә гади халыкны тарту турындагы күрсәтмәсен үтәмәүче менә шушы инде ул!), ышанып әйтә алам, иптәшләр, Сәгыйдуллин коммунист булган булса, үләне болай гына үсмәс иде, икеләтә-өчләтә мулрак булыр иде. Менә кайда ул резервлар! Икенче көнне үк Әбелмәлихне партия әгъзасына кандидат итеп алдылар. Ә әгъзалыкка кабул итү җыелышына Мөсифуллин үзе дә килде. Әбелмәлихне ул шәкерте дип саный иде. Ләкин җыелыш бөтенләй көтелмәгән юнәлеш алды. Авылда үзен чын большевиклар рәтендә йөртүче «Туры Хафиз» кушаматлы карт коммунист бар иде. Сөйләшүнең эзен шул чуалтты. Җыелышны алып баручы мәсьәләне тавышка куям гына дигәндә, кулын күтәрде бу. Төртмәле сорауларны ул шулай юри азакка калдыра. Шуңа күрә аннан куркып, шүрләп торалар. Кибешкән иреннәрен теле белән яллап алды да, чәрелдек тавышын сузыбрак сөален җиткерде Туры Хафиз: — Ә-әбелмәлих иптәш, әйтегез әле, закун нигезендә хосусый хуҗалыкка йорт-җир өчен ничә сутый җир тиеш? Әбелмәлих колак артын кашып торды да икеләнебрәк кенә: — Егерме биш сутыйдыр инде,—диде. — Инде түгел, дөресе шул,—дип күтәреп алды карт коммунист______ беләсең икән, маладис.— Ә хәзер әйтеп җибәр, синеке ничә сутый? Төртмәле сорау иде бу. Чөнки узган ел Әбелмәлих күршесе Вафакамалның өч ел буш торган бакчасын үзенеке белән берләштергән иде Карчык инде вафат, бала-чагасы юк. Алабутасын бөтен авылга чәчеп ятты. Моны жыелыштагылар да яхшы белә. Шуна күрә Әбелмәлих та үзен ышанычлы тотты. — Үзең беләсең бит инде, Хафиз абый... — Ступ! Ә закун?—дип урынына утыртты Туры Хафиз Әбелмәлихне. Мөсифуллинның йөзе кара болыт төсенә керде. Сарык тиресе ябынган бүре икән ләбаса бу Сәгыйдуллин дигәннәре дип уйлады ул, шул кешене мин җүләр партиягә өндәп йөрим. Әле ярый вакытында күзне ачтылар. Халыкка бу турыда ачыктан-ачык әйтергә кирәк. — Владимир Ильич Ленин,—дип башлады ул сүзен,— крестьяннарны вак буржуаз идеологиягә бирелүчән сыйныф дип билгеләде. Шуның өчен дә күмәк хуҗалыклар оештырдылар Ләкин искелек калдыклары озакка бара, аларга каршы көрәшергә дә көрәшергә әле. Менә Әбелмәлих иптәш тә шул буржуаз идеология йогынтысына эләккән. Теләпме, теләмиме, әмма эләккән. Бу факт! Мондый кеше, билгеле, партиягә якын килә алмый _ Халык алдында мәсхәрәгә калуыннан Әбелмәлих чөгендер кебек бүртенде Партиягә алмауларына пошынмады ул, юк. Су сиптерүчегә кызыл билетның ниемә кирәге бар? Аны барыбер урынга куймаячаклар, грамотаң юк, диячәкләр. — Ә сез... син ришвәтче!—дип кычкырды Әбелмәлих гарьлегеннән. Мөсифуллин өнсез калды. Күзләре күкәй сала алмаган тавыкныкы кебек бүртенеп чыкты. Дер-дер калтыранырга ук тотынды бу. Үзе нидер әйтергә тели, ләкин теле әйләнми, әйтерсең лә, авызына чүбек тутырганнар. Көчәнә торгач, ниһаять, аңа сүз куәсе кайтты. — Ялган, ялган бу, иптәш коммунистлар! Әбелмәлих упкынга тәгәрәвен дәвам итте — Булыр ялган, персидәтел Гафуров абый кушуы буенча бер чиләк аертылган бал, бер түшкә сарык итен үз кулларым белән фатирыгызга илтеп бирдем,—диде.— Гафуров абый монда әнә, сүзен әйтер Син аңа әйткәнсең, Сәгыйдуллин китерсен, дигәнсең, янәсе, ышанычлы — Яла бу, яла,—дип тузынды секретарь,— хакың юк, мин судка бирәм! Колхоз рәисе артын урындыктан алганчы, партком секретаре тиз генә җыелышны япты Әбелмәлихнең эше бер-нкс ай асылынып йөрде-йөрде дә онытылды. Срогы чыкты, дип мәсьәләгә кире кайтмадылар ...Менә шул Мөсифуллин хәзер аның каршында Банк башлыгы Кайда ояларга белгән, ярпач. Бүлмә хуҗасы әлегә аны күрми, кызып- кызып телефоннан сөйләшә. Ул аны, әлбәттә, таныячак Нишләргә? Бәлкем, барысына да кул селтәп чыгып кына китәргәдер. Ул барыбер якты чырай күрсәтмәячәк. Әллә беткән баш беткән дип, тәвәккәлләргәме? Ятып калганчы атып кал, диләр түгелме соң? Бүлмә хуҗасы телефон трубкасын куеп өлгермәде, Әбелмәлих өстәл янына килеп баскан иде инде. — Теге чакта бик дөрес әйттегез, иптәш Мөсифуллин,—дип такылдый да башлады ул,—мин коеп куйган вак буржуй булганмын икән, укымаган кешенең шул наданлык инде аның, Сезнең хак сүзегезгә каршы тәртәгә тибеп маташтым бит, әй Гафу үтәнәм. Партиягә алмыйча бик дөрес эшләдегез, ул чакта буржуаз идеология бугаздан алган булы икән. Хәзер гүпчем дә элмәгенә эләктерде, колхоздан чыктым бит мин иптәш Мөсифуллин, фермер, ягъни дә.. Әбелмәлих Мөсифуллинга сүз кушарга да ирек бирмәде, тәтелдәде дә тәтелдәде. Тегесе бер кызарынды, бер бүртенде, алдындагы папкасын әле алдына шудырды, әле читкә этте. Ручкасы белән өстәл өстен дә төеп карады. Юк, сибә генә Әбелмәлих борчагын Ниһаять, бер җаен табыл Мөсифуллин: — Сине монда кем кертте?—диде. — Кызлар... Мөсифуллин ыспай гәүдәсен өстәл ягына шудырып сөйләшү җайланмасының бер төймәсенә басты. Шул ук секундта ишек уемында секретарь кыз пәйда булды. — Минем янга теләсә кемне кертмәгез дип ничә тапкыр кабатларга бул??—дип ташланды аңа Мөсифуллин,— соңгы тапкыр кисәтәм! Кыз йөгереп килеп Әбелмәлихнең җиңеннән тарткалый башлады, тегесе аны читкә төртеп җибәрде дә кәгазьләрен Мөсифуллинның йөзвнә бәрде. Бишенче баб белмәлихнең тезгене тәмам ычкынган иде. Йөрәге читлектәге кош кебек бәргәләнә, йөзенә хәтта тимгелләр бәреп чыкты. Кара әле син аны, шул адәмгә ярарга тырышып тасма телләнеп азапланды бит, әй, тьфү, кадалып китсеннәр кредитләре-меридитләре белән, җан биргәнгә җүн бирер әле. Алай бик шашса, өенә «кызыл әтәч» җибәрергә дә күп сорамас. Мәгәр, үрле-кырлы сикерер иде. Байсар бикәсе шикелле кукраеп утыруын күр. Әбелмәлих авыз эченнән сүгенә-сүгенә атның аркалыгын күтәрде, авызлыгын каптырды. Шунда, мин дә бар әле монда, дигәндәй бәрән сарык аваз салды. Бәйле аяклар белән ятуы уңайсыз иде булса кирәк Дөнья хәлен белеп булмый, кирәге-мазары чыгып куюы бар дип, чанасына бәйләп салган иде ул аны. Менә кирәге чыкты түгелме? Әбелмәлихнең чырае яктырып китте. Мөсифуллин үрле-кырлы сикерсен әле. Их-ма! Әбелмәлих сарыкны күтәреп җилкәсенә салды да, атлыгып кабул итү бүлмәсенә керде. Җәт кенә пәкесе белән бәйләрен кискәләп ташлады, аннан соң управляющий кабинетының ишеген ачып сарыкны шунда кертеп җибәрде. Бу шулкадәр тиз эшләнде ки, көлтә чәчле секретарь кыз куркуыннан ачкан авызын ябарга да өлгермәде. Аты җитез иде Әбелмәлихнең, сызгырды гына. Әмма үзәк урамга җитәрәк аны яшь кенә бер милиционер туктатты. — Их, чукынды, каһәр, өлгерә алмый калдым! Беренче булып башына шушы уй кадалды. Ләкин милиционер аны-моны белгәнгә охшамаган иде. — Абзый, монда ярамый, борыл,—диде ул. Миңа «Кызыл көч»кә, диде Әбелмәлих,—тизрәк кайтасы иде. — Ярамый дип әйтәләр ич сиңа! — Нишләргә соң? — 30—40 минуттан дөнья ишелмәс, атыңны аулаграк урынга кертеп тор. Казаннан ниндидер зур кеше килә, алар үтеп киткәнче хәрәкәт тыела.. — Әмәк йөгергәнгә Шәмәкнең табаны кыза, ди... — Телеңә салынма, әйткәнне эшлә,—диде милиционер. Әмма Әбелмәлихнең сүзе ошады булса кирәк, мыек очлары селкенгәләп торды Әбелмәлих атын якындагы бер тыкрык эченә кертеп бәйләде дә халык җыелган урынга китте. Чыр-чу киләләр. Кайсы кибеткә дип чыккан, эшкә ашыгучылар да хәтсез. Укучы балалар да бар. Беркемне беркая җибәрмиләр Алай гынамы, кунак утырган машина үткәндә сәламләп кул болгап калырга кушалар. — Хакыгыз юк!—дип кычкырды кемдер. Нинди таныш тавыш соң бу дип борылып караса, үз күзләренә үзе ышанмый торды Әбелмәлих Тавыш иясе авылдашы Муса иде. Колак хәлләреннән соң ул авылдан чыгып качкан иде. Чаллыда, диделәр. Күрешүләр насыйп булган икән Ә ләбаса! Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дияләрме әле? Бүген ул үчен кайтарачак! Кулы кычыткан вакытка туры килде. Үпкәләштән булмасын, Иибуч дус, бәйрәм ашы кара каршы — Кеше хокукларын бозарга хакыгыз юк,—дип оран салды янә Муса. - — Кара-кара, нинди сүзләр сөйли башлаган бу бушбугаз,— дип аптырап китте Әбелмәлих,— каян килгән Сахаров. Муса, чыннан да, Чаллыда шау-шулы митингларда йөреп, шактый шомарган иде. Мин — колхоз тараткан кеше, дигәч, күтәреп кенә атмадылар үзен. Митингларда инде аның үз роле бар иде. Митинг кызып, кайнау ноктасына җиткәч, кулына микрофон ала да: — Бетсен калхуз!—дип акырып җибәрә. Җыелышучылар исә аны бердәм рәвештә: «Бет-сен! Бет-сен! Бет-сен!» — дип күтәреп алалар. Муса кеше җыелган җирне үзеннән-үзе митинг итеп кабул итә башлаган иде инде. Әле дә автобустан тошүгә, җыелган халыкны күргәч, ярсып килеп җитте дә: — Бетсен калхуз!—дип кычкырды. Чаллыдагы кебек, аны җөпләүче булмады. Киресенчә, чандыр гәүдәле бер ир: «Колхозга тел тигезәсе булма, күчән баш, шөрепләреңне таратып ташларга да күп сорамам»,—дип тегенең якасыннан ук эләктереп алды. — Бу контрның авызын капларга кирәк,— дип шаулашты өлкәнрәкләр. Яшьләр авыз ера, ал арга кызык-тамаша. Милиция Мусага болай да теш кайрап тора иде, халык та ризасызлык күрсәткәч, куллары чишелде. Аны ике яктан култыклап алдылар да бүлекчәгә алып киттеләр. — Кеше хокукларын бозарга хакыгыз юк,—дип бәргәләнде Муса, тик аны тыңлаучы да, кызганучы да юк иде. Әбелмәлих та кысылмады. Чөнки нәкъ шушы вакытта юлда түбәсендә!с кызыллы-сарылы утларын җемелдәтәҗемелдәтә килгән ГАИ машинасы күренде. — Игътибар, игътибар! Урыннарыгыздан кузгалма! ыз! Шуннан соң күп тә үтми, кара машина күренде. Машинаның тәрәзә пыялаларына коңгырт төс йөгертелгән иде. мең мәшәкатьләр белән юнәткән зәңгәр япманы да, аның өстенә җәелеп утырган Түрәне дә шәйләүче булмады. «Ура» да кычкырмадылар Кешеләр сүгенә-сүгенә үз юлларына киттеләр. Әбелмәлих берүзе басып калды. «Нәрсә булды соң бу?»—дигән гап-гади сорау иде аның башында Юл бөтен кеше өчен дә уртак лабаса! Нигә дип халыкны эш-шө! ыленнән тыеп, көчләп дигәндәй җыеп тотар! а? Машинаң бик гайрәтле икән инде, рәхим итеп узып кит, юл сабу ата-бабадан килә торган изге гамәл Ну, остардылар, валлаһи, мөгез чьи арырга Элек тегеләй иткән дә, болай иткән дип. патшаларны сүгә идек Хәзер һәммәсе патша булмакчы. Мосифуллинны гына күр. кем булып утырган була бит , ә? Ну, шәп итте ул аны. йөриләр бугай бүлмәдә сарык куып Тегесе чиста келәмнәргә борчакларын сибә булыр — Әй, нәрсә катып калдың, телеграф 6ai анасы түгелдерсен бит' Борылса, аптырап кигте, аркасына терәлеп дигәндәй бер чибәр машина туктаган икән, шоферы ишеген ачын аңа кычкыра _ Гафу ит, энекәш, теге әкәмәтләрне күреп баш чуалды әле монда,—диде Әбелмәлих. — Эскортны әйтәсеңме? _ Искуратмы-чуртмы, түлке кыланмышлары тиреләренә сыймый. — Әйе. хәзер үзләре Алла, үзләре мулла _ Кая болай юл то гасың, энекәш, машинаң да ялт итеп тора? —дип сорады Әбелмәлих. — Әй, абзый, бездәге тамашаны күрсәң иде син Колей эчләр каны Бер мужик управляющий кабинетына сарык кертеп япкан, майлый, янәсе Вәйт, комедия! Шеф. күземе күрсәтмә! сз, дип акыра. Ә сарык аның саен котырына гына. Көчкә тоттык. — Нишләттегез инде, сарыкны, мәйтәм... — Шеф әйтә, башыннан бер бөртек чәче дә коелырга тиеш түгел, ди. Буталып бетте, мескен, сарыкның башына каян килсен чәч, аны йон баскан ич. Ха-ха-ха! Әбелмәлих бүреген чөеп, колак артын кашып куйды. — Шуннан? — Шуннанмы, әнә кара! Машина утыргычында, син күр дә мин күр, аның сарыгы кырын яткан. Чиста шикәр капчыгы кидергәннәр, өстендә бизәкле одеал. Керт- керт итеп нидер күши. Казаннан килгән әлеге түрә кебек. Искурт диме, шунысы гына җитми. — «Кызыл көч»кә илтәм, хуҗасына. Вәңт, комедия! Машина кузгалып китте. Әбелмәлих кәефе килеп чанасына ауды. Үчемне кайтардым, әкәмәт яхшы килеп чыкты бу, дип уйлады. Их, карап торасы иде чәбәләнеп йөрүен. Үч турындагы уйлары Мусаны хәтеренә төшерде. Өтермәгә ябып куйганчы, ул мокытны коткарырга кирәк, дигән фикергә килде. Ничә әйтсәң дә, алар бер җепкә теркәлгән, колхоздан да бергә-бергә чыктылар. Муса башлады, ул күтәреп алды. Утыз җиденче ел кире кайтса, парлап утыртачаклар мәгәр. Кем уйлаган бит әй, колхоз кадәр колхозны бүлгәләп булыр, дип? Башка сыярлык хәл түгел иде үзе. Авылның яртысы аерым хуҗалык ич хәзер! Муса милиция бүлекчәсендә дә үзен митингтагыча тота иде, авызында һаман шул бер балык башы: кеше хокукларын бозмагыз! — Кикригеңне шиңдерерләр, бик очынма,—диде Әбелмәлих,—эш тирәнгә кергәнче табанны ялтыратыйк моннан. — Әйе, әйе, абый, алып кит әле шуны,—диде урамда танышкан яшь милиционер,—олы түрәләр килгән көнне безгә кешеләрне тоткарларга ярамый. Штраф чәпесәң, яхшы булыр иде анысы. — Аның акчасы юк,—диде Әбелмәлих,—ул аерым хуҗалык, теле хакында дөрес әйтәсең, бик озынайган, кисәсе булыр. — Хакыгыз юк кеше хокукларын бозарга,—диде кирегә каткан Муса. Әбелмәлих аны милиция бүлекчәсеннән көчләп дигәндәй алып чыкты азаннан килгән түрә карсак гәүдәле, төптән юан бер кеше иде. Читтән караганда ул өреп тутырылган шарны хәтерләтә. Ләкин йөз-кыяфәте күркәм, үзе җиңел дә, кәтүк шикелле тәгәрәп кенә йөри. Вакытында сәхнәләрне иңләгән үзешчән артист. Аны шул артистлыгы хакимият күгенә күтәрде дә инде. Районда баш агроном булып эшли иде. Шулай бервакыт партия өлкә комитетының беренче секретаре килде. Гадәттәгечә, кич елга буенда табын әзерләделәр. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы ялда иде. Шуңа күрә аш-су өчен аны җаваплы итеп куйдылар. «Сиңа зур имтихан бу»,— дип кисәтте аны райком секретаре. Ашадылар-эчтеләр болар, озак кына су коендылар. Кырын-ярын ятып кәрт суктылар. Секретарь бу бертөрлелектән ялыкты булса кирәк, гармун таптыра башлады. Гармун юк иде. Алайса җырлагыз, диде түрә' Райком башлыгы белән райбашкарма җитәкчесе шундук парлап җырлап та җибәрделәр. Секретарь йөзен чытты, егетләрнең тавышы койрыгын кыскан кәҗә тавышына охшый иде. Шунда кунак учак тирәсендә кайнашкан Хөрмәтне күреп алды да: — Нинди шпион ул анда?—дип сорады. — Ышанычлы егет,—дип тынычландырдылар кунакны. К — Алайса монда чакырыгыз!—дип әмер бирде секретарь һәм сырлы стаканга тутырып хәмер салырга кушты. Хөрмәт ниндидер эчке бер әүлиялек белән үз язмышының менә хәзер хәл ителәчәген һәм аны шушы итләч борынлы, бит тамырлары бүртенгән олы түрә хәл итәчәген бавыры-эчәгеләре белән сиземләп торды. Ләкин моның өчен түрәнең игътибарын үзенә җәлеп итәргә кирәк иде. Шуңа күрә ул Шолохов герое мәшһүр Соколов үрнәгендә аракыдан соң авызына ризык капмады Кунакка бу ошады. — Бу юлпыч корсакларга биеп тә күрсәт инде,—диде секретарь,— аларга тыгынырга гына булсын... Кереште биергә Хөрмәт, үзе такмаклый, үзе бии, кыска юантык гәүдәсе бөтерчектәй бөтерелә. Тегеләр кул чаба Әш-мәш килеп беттеләр. Тагын ике атнадан ул райкомның икенче секретаре иде инде. Бер эштән дә чирканмады, төпкә җигелеп тартты. Тырышты, тырмашты, чәче белән җир генә себермәде фәкать. Дөрес, хакимиятнең югары баскычына күтәрелү, шәхси кушаматка ия булу өчен бу сыйфатлар гына аз. Хәтта бик аз. Иң мөһиме — ярарга кирәк һәм ул ярады Инде үзенә ярарга тырышалар. Үтәгәнев шундыйларның берсе Ул әле йомыркадан яңа гына тишелеп чыккан сары томшыклы кош баласы кебек кенә, тез буыннары мамыктан да йомшак. Әмма шушы камырдан тугрылыклы вассал әвәләргә бик мөмкин Йорт сала икән, әйдә, сала бирсен, димәк, кеше төпләнергә уйлый. Шулар турында уйланды Сафин, ә үзе Үтәгәневне бөтенләй башка яктан төрттереп кашыды. — Аңламыйм,—диде ул үз-үзе белән сөйләшкәндәй — җитәкчелеккә колхоз күтәргән кешенең шул ук колхозга нинди үче булырга мөмкин? Үтәгәнев шытырдатып урындыкка ябышты, әйтерсең лә, упкынга тәгәрәүдән шулай котылып була иде. Әйе, ул үзен бу минутта упкынга тәгәрәгәндәй хис итә иде. Чөнки белә, әлеге таш аның бакчасына төбәп ыргытылды. «Кызыл көч» вакыйгасының шунда, үз җирендә генә йомылып калуы өчен күпме энергия сарыф итте ул, бу хакта хәтта район газетасында да хәбәр бастыртмады. Бик теш кыҗырап караганнар иде үзе. Өстәлгә бер генә сукты, шып булдылар. Казан чыпчьп ы да хәбәрдар түгел иде. Димәк ки, районда аның өстеннән дә күзәтүче көчләр бар. Ә ул мин хуҗа дип йөргән була. — «Кызыл көч» колхозы таралмады, Хөрмәт Шакирович,— диде ул,— ширкәт итеп кенә үзгәртелде. — Беләм,—диде Сафин,— өлгерлек күрсәткәнсең, молодец. Мәскәүлеләр әнә республиканы «Коммунизм утравы», дип мыскыл иткән булалар. Ә без, элекке коммунистлар, демократларга караганда да ради- калрак икән ич. Колхозлар да яши, ассоциацияләр дә үсеп чыга. Шәп бил. ә? Барыннан да бигрәк, халыкны контрольдә тотарга кирәк, аның муенында һәрчак муенчак булырга тиеш. Колхозмы, ассоциацияме, хикмәт анда түгел, хикмәт муенчакта! Кеше минем белән синең кирәкне даими тоеп торсын: килсен, бил бөксен, ялынсын-ялварсын Халык сөзгәк үгез кебек ул Иреккә чыгардыңмы, дөньяны туздырып ташларга да күп сорамас Тузган дөнья, Үтәгәнев, беркемгә дә, шул ук халыкның үзенә дә кирәкми Халык каты кулларны үз итә. Бу нинәрсә дигән сүз? Бу — халык мәнфәгатьләрен кайгырту, дигән сүз Сәясәтебезнең фәлсәфәсе менә шунда. Ә фәлсәфә, Үтәгәнев, бик катлаулы фән. _ Ну, баш үзегездә,—дип чын күңеленнән соклануын белдерде Үтәгәнев,— күзләр ачылып китте, валлаһи1 Сафин крткелдэп көлеп алды. Ләкин сүзе бетмәгән иде әле. Сорады ■— Анда фермерлары! ыз да бар дип ишеттем, дөресме? Үтәгәневнең колаклары янә сагайды. Аның һич тә бу мәсьәләне кабартасы килми иде. — Бар дип, әле алар рәсмиләшеп җитмәгәннәр... — Берәрсен шәхси игътибарыңа ал,—диде Түрә,— үрнәк итеп әзерлә. Теләсә нинди делегация алдында йөзгә кызыллык килерлек булмасын. Монысы инде, Үтәгәнев, фәлсәфә түгел, сәясәт. Аңладыңмы, сә-я-сәт! Уф алла, дип хафаланды Үтәгәнев, бу ике көнне ничек кенә исән- имин үткәреп җибәрергә? — Яратам зәңгәр төсне,—диде Сафин утыргыч япмасын сыйпаштыргалап (бу түрәләр телендә мактау дип атала),—диңгезне хәтерләтә. Мин һәр елны диңгез буенда ял итәм. Кстати, Америкага фермерлар делегациясе җибәрергә торабыз, сине дә исемлеккә кертербездер, мөгаен. Итәкчабуларыңны җыештырыбрак тор. урыккан-шикләнгән эш хәерле була, диләр, хак икән. Сафинның районга визиты Үтәгәнев көткәннән дә уңышлырак килеп чыкты. Юкка-барга бәйләнер, теңкәгә тияр, дип көткән иде, юк, үзен тыныч тотты, файдалы киңәшләрен бирде, үгет-нәсихәтсез дә калмады, билгеле. Ләкин алар күлмәк аша тешләгән черки кебек кенә иде. Ашау- эчү белән мавыкмады, кызкыркынга күз атмады. Бигрәк тә шул мәсьәләдә борчылган иде Үтәгәнев. Ник дисәң, ул кыз-кыркын дигәннәре тәмам бозылды. Элегрәк югары түрә белән кети-мети уйнау үзе зур дәрәҗә санала иде. Хәзер түләү көтәләр. Түләве дә нинди әле, фатир, машина, зиннәтле тун бир аларга. Югыйсә, ризалашмыйлар. Әлбәттә, үзләре атылып торганнары да бар. Ләкин андыйларын абзыйлар ошатмый. Шуңа күрә бик сак эш итәргә туры килә. Гайбәте дә чыкмасын, кунак та риза-бәхил калсын. Самолет җирдән кубып күккә иңүгә, җилкәсеннән таулар ишелеп төшкәндәй булды Үтәгәневнең, сулышы җиңеләйде, җилкәләре киңәеп китте. Ул үзен янә районның хуҗасы итеп хис итә иде инде. Беренче эш итеп ул Мөсифуллинны чакыртты. Тегесе ыспай гәүдәсен ишек уемыннан шудырып килеп тә керде, әйтерсең лә, бусагада гына дәшүләрен көтеп торган. — Тыңлыйм, Гали Үтәгәневич,—дип куеп кесәсеннән блокнотын тартып чыгарды, язарга әзерләнде. —«Кызыл көч»тән берәр фермер кредит сорап килмәдеме?—дип текәлде аңа Үтәгәнев. Мөсифуллинның бу көтелмәгән сораудан күзләре әсәреп, җаны авызына килде. Җиткергәннәр, каһәр, дип уйлап алды ул, әле ярый сарыгын өенә илттергән идем. Аның әлҗе-мөлҗе килеп утыруын Үтәгәнев тә сизде. — Карале, кичә ару төшергәнсең, ахры, әнә, шифалы су эч, ярдәм итә,— диде ул дустанә кыяфәттә. Башлыкның ягымлы мөнәсәбәте Мөсифуллинны тынычландырып җибәрде. — Юк, юк, буламы соң, Гали Үтәгәневич,—дип мыгырданды үзе, хәлбуки, сарык мәрәкәсеннән нервасы кубып, эштән шактый гына кабып кайткан иде. — Мине «Кызыл көч» кызыксындыра,—дип сүзне башлаган эзенә төшерде Үтәгәнев. — Мин моны тикшерермен, Гали Үтәгәневич! — Үз игътибарыңа ал, мөрәҗәгать итүче юк икән, оештыр. Анда тәҗрибә өчен бер үрнәк фермер хуҗалыгы булдырырга кирәк безгә. — Чарасын күрербез, Гали Үтәгәневич! Башлыкның сүзе бетмәгән иде әле. Ул башын калкыткан управляющийны кулын изәп урынына утыртты да: — Мине Әмерикәгә җибәрәләр, бераз доллыр кирәк, Кабмин паегына калдырмассың бит инде,—диде. К Була ул, ләкин ни... Гали Үзәгәневич, бюджетникларга эш хакын бераз кичектерергә туры килер. Ул арада без аны әйләнешкә кертеп, сумма эшләп алырбыз да, процентны долларга алыштырырбыз — Мөсифуллин, берүк укытучыларныкына кагылма әле, телләре озын. Ачка үлмәсләр, төп сумма шуларда бит, Гали Үтәгәневич. Килештеләр. Үтәгәневнең чит илгә беренче чыгуы иде. Әле кайда диген, Ә.мерикә- гә! Шуңа күрә бик дулкынланды. Җиде төн уртасында уянып китә дә, шул хакта хыялланып ята, хәтта көндез дә бу уй башыннан чыкмый. Баргач, бүләкмазарын да юнәтергә кирәк булачак бит инде. Тылмачына да төртми булмас, кибетләрдә йөргәндә ярдәм итәр, коры кашык авыз ерта, ди. — Улым, акчаңны ераккарак яшер, ул әмернкән дигәннәрең бик үҗәт халык диләр,—дип әнисе дә киңәшләреннән калдырмады. — Ерак урын кайда соң ул, әнкәй?—дип көлде Үтәгәнев. — Тешләреңне ыржайтма бер дә,—дип турсайды әнисе.— Әтәң мәрхүм дә шулай авызын ерган иде дә әйткәчтен, бер чистартып кайтаргач, бик тиз акылына килде. Ходай да сакланганны гына саклармын дигән — Ничек сакларга соң, әнкәй? — Бәлеш, ничек дип, трусигыңа кесә тектерәсең, әтәң рәхәтләнгән иде, башка бәла-каза күрмәде, урыны оҗмахта булсын. Кичен хатыны Үтәгәневнең сатин трусигына ике катлап зур кесә салды. Алтынчы баб өресен әйтергә кирәк, Әмерикә дигән мактаулы ил ошамады Үтәгәневка. Күккә ашкан биек ташпулатлар, биниһая киң юллардан ике яклап унар рәт тыз да быз чапкан машиналар, күз явын алырдай якты тәрәзәле кибетләр, рестораннар, кафелар мснә-менә таптап-изеп китәрләр төсле тоелды. Шуңа күрә ул автобуска утыруга күзләрен чытырдатып йома да, әллә кайда еракта, бик еракта калган инеш буйларын, андагы болын-әрәмәлекләрнс күз алдына китерә. Йөрәге сагыштан чеметеп-чеметеп ала. Кешеләрнең дә рәтен тапмады. Сөйләшүләре сөйләшү түгел. Авызларына чүбек тутырганнар диярсең, телләрен әйләндерә алмыйлар, эт кебек һау да һау өрәләр. — Кайчан авылларына алып барырлар икән?—дип сорады ул бүлмәдәшеннән. Бүлмәдәше какча гәүдәле, көзге чебен шикелле тиктормас телчән бер бәндә иде. Исеме Муллый. Инглизчә дә бераз сукалый бугай, һәрхәлдә, кулыннан сүзлегән төшерми, һаман нидер ятлый, мыгырдана Андый ярдәмлек Үтәгәневтә дә бар, Казанда ук биргәннәр иде Ләкин ул аның бернинди дә файдасын тапмады. — Тизрәк тәҗрибә алыргамы исәбең? —дип көлде Муллый. — Бәй, шуның өчен җибәрделәр бит. — Тәҗрибә качмас, яшьти, әйдә, барга төшик, Җир шарының икенче ягыннан килеп, Әмерикән ледиләренең ботларын да тотып карамасак, аяз көнне яшен сугар үзебезне. — Сөйләмә юкны, берәрсе күреп калса, ни җавап бирербез? Юк, мин, юк... Муллый юка иреннәрен бөрештереп алды да сүзсез генә киенә башлады Үтәгәневнең дә Әмерикә ледиләренең ботларын тотып карыйсы килә албоггә Ләкин шикләнә Тел белмәгәч, ничек игеп сүз кушасың ди тудым-судым гына ботка үрелеп булмый ич инде Ярый, үрелдең дә ди,’ риза да булды ди Умырып акча сораса, нишләрсең? Әле бик күп Д әйбер аласы бар. Хатыны ыштыр буе исемлек тоттырып җибәрде әнә. Шулаен ул шулай, билгеле. Ләкин дә, Муллый әйтмешли, мәтәштереп караганда да зыян итмәс иде, истәлеккә калыр иде. Әллә тәвәккәлләргәме соң? Беткән баш беткән... — Ничек сөйләшергә соң алар белән?—дин риза икәнен белдерде Үтәгәнев. — Мине бер дә юкка гына шушы талмутны куен кесәсендә йөртә дип уйлыйсыңмы әллә?—диде Муллый.— Юк, яшьти, хатын-кыз белән генә танышырлык рәт бар бездә. Аларга бит ике сүз җитә. Беренчесе — матур, икенчесе—яратам. Сынаганым бар, валлаһи, шушы ике сүз теләсә нинди хатынны ега да сала. Инглизчә ул болайрак яңгырый: файн, лав. Җә, кабатлап кара әле. — Юк, минем андыйга тел әйләнми, мин сиңа ияреп кенә... — Ярый, ярый, мин икебез өчен дә сөйләшермен, аның әлегә теше сызлый, диярмен, кхе-кхе-кхе... башкасына бик маһир, диярмен... Барда халык күп түгел иде. Ишек-тәрәзәләргә калын чаршаулар корылган. Берничә урында тычкан күзе кадәрле генә ут яна. Ярымкараң- гы. Буфет ягы гына яктырак. Акрын гына музыка уйнап тора. Муллый барменга сүз дә әйтеп тормады, ике бармагын гына тырпайтты. Шунда ук алар алдында ике озын стакан пәйда булды. Бармен аларга матур этикеткалы кара шешәдән хәмер агызды, эчләренә салам сабагы шикелле полиэтилен көпшә тыкты. Аннан соң ихтирамлы кыяфәткә кереп: — Плиз,—диде. — О’кей,—дип Муллый аның өстәленә вәкарь белән генә тимер акча шудырды. Негрның авызы җигүле ат керерлек булып җәелде. Шомарган, каһәр, дип көнләшеп куйды бүлмәдәшеннән Үтәгәнев. Алар почмактагы буш өстәл янына килеп кунакладылар. — Закуска алмадык ич әле,—дип сүз кыстырды Үтәгәнев, янәсе, ул да төшеп калганнардан түгел. Муллый аңа карап башын чайкап торды да әйтте: — Запад бу, Гали әфәнде, цивилизацияле җәмгыять. Монда бер чирек көмешкәне бер чиләк бәрәңге тыгынып чөмермиләр, саламнан гына суыралар. Цивилизацияле җәмгыятьнең хәмереннән нишләптер Муллый мыскыллап көлгән көмешкә тәме килә иде. Марилар тавык тизәге салып гайрәтләндерә торган көмешкә исе. Үтәгәнев чак кына косып җибәрмәде. — Агу ич бу, закуска белән дә эчәрлек түгел. Муллый аның сүзләренә игътибар итмәде, чөнки алар өстәленә таба ымсындыргыч гәүдә-сыннарын боргалап, фәрештә үбеп үстергән ике чибәркәй якынлаша иде. Кигән күлмәкләре бияләйдән зур түгелдер. Шул бармаксыз бияләй кисәген тәннәренә сылаганнар да, зур аеллы каеш белән беркетеп куйганнар. Аякларында уемыннан песи баласы чыгарлык биек үкчәле туфлиләр. Бөтен байлыклары күз алдында. — Хелло! — Хелло! Кызларның рөхсәт соравы да, сәламләүләре дә шушы булды, ахрысы. Буш урындыкларның артына сумкаларын элделәр. Муллый барменга янә ике бармагын тырпайтты Болар да шушы сасы суны эчәр микәнни, дип уйлады Үтәгәнев. Ә кызлардан, тәнне кытыклап, вәсвәсәле хушбуй ике килә. Ул Муллый өйрәткән сүзләрне хәтеренә төшерергә тырышып карады. Юк, сүзе түгел, авазларын да хәтерли алмады. Хәер, Муллый үзе дә әллә ни майтара алмады бугай. Кызларның берсе аны тыңлап торды торды да, озын керфекләрен сирпеп, саф рус телендә: — Сез Россиядәнме әллә?—дип сорады. — Йа-йа, русиш, рашн,—дип такылдавын дәвам итте Муллый. Кызлар, тәмәке төтененә буылып, ютәлли-ютәлли көлештеләр дә көлештеләр. Чуть не влипли,— диде колеп туйгач, саргылт чәчлесе.— мы думали, янки... Янкилардан мең өлеш артык без,— дип, Муллый үзенең какшаган абруен төзәтергә азапланды. — Вы нищие,—диде аңа әлеге кыз. — Безнең йөрәкләр кайнар! — Мы сюда не за любовью приехали, а заработать! Муллый да үҗәт егет икән. Бер селтәнүдә кесәсеннән яшел купюр суырып чыгарды да, өстәлгә бәрде, янәсе, без дә арыш бете түгел. Әбелмәлихнең йөрәге өзелеп төшәр хәлгә килде, нишли инде бу җүләр, мондыйлар үзебездә түләүсез-нисез ләбаса, дип офтанды ул. Саргылт чәчле кыз акчага бер генә күз сирпеп алды да, Муллыйның үзенә шудырды. — Мимо! Кызлар стаканнарга кагылмадылар, тордылар да үз юлларына китеп бардылар. Бу көнне Русия кунакларына Әмсрикә ледиләренең ботларын капшау насыйп булмады. Бу көнне генә түгел, гомумән, әлеге хыяллары хыялдагы чәчкә килеш сүнде. Чөнки бу сәяхәтне оештыруны үз кулына алган фермерлар ассоциациясе делегациягә тын алырга да ирек бирмәде. Икенче көнне таң белән аэропортта иделәр инде. Үтәгәнев очкыч тәрәзәсеннән күзен алмады. Аның Әмсрикә авылларын күрәсе, бу бай мәмләкәтнең авыл халкына мөнәсәбәтен бик тә беләсе килә иде. Ул мондагы авылларны зур итеп, төзек итеп күз алдына китерә иде. Аныңча, бай илнең авыллары да зур булырга тиеш. Тик ничек кенә чекерәймәсен, икешәр-өчәр чакрымга сузылган авыллар күзенә чалынмады. Ахыры түзмәде, Муллыйның кабыргасына төртте — Карале, боларның авыллары кая соң? Муллый кичә ачудан ледиләргә тиеш стаканнарны да бушаткан иде Шуңа күрә башы бераз иләс-миләсрәк, йокымсырабрак бара. Алай да күршесенең соравын игътибарсыз калдырмады. — Салам түбәле җимерек өйләрен күрсәттеләр ди, көт, сизмисеңмени, ничек уратып йөртәләр,— диде. — Кит аннан, булмаганны, Әмерикәгә салам түбә каян килсен? . — Миңа ышанмасаң, тылмачтан сора Муллый күзләрен йомды, Үтәгәнев янә тэт ззәгә капланды, их, күз кырые белән генә булса да әлеге ташландык авылларны күрәсе иде, дип уйлады. Әмерикә булып Әмсрикәдә дигең... ә? Юк, бу йолкыш шаярта гынадыр әле, тукта, булмаса, чыннан да, тылмачтан белешим әле Ул ян яктагы кәнәфидә утырып баручы тылмачның җилкәсенә орынып алды. — Карале, ни, ыелушай... Үтәгәнев Муллыйга карап тотлыгып калды, ул аны авызыңда җыен чүп сүз дип һаман әрли, һаман кисәтә. Алары да, каһәр, ачыгам катык кебек үзләреннән-үзлоре бүселеп чыгарга гына торалар, сизми дә каласың. — Мин сезне тыңлыйм,—диде тылмач, укыган гәҗитен тезенә җәеп.— Сорагыз! — Ни... сездә әллә... теге... авыллар күренми, мәйтәм. _ һо мин сезне аңлыйм.-диде тылмач,—Русиядә авыллар күп, зур авыллар, мин күрдем Әмсрикә бу чорны үткәрде инде Үзәк Әмери- кәдә фермерлар гына. _ Калхузлар... ягъни дә... керәстиәннәр кайда яши соң? — Бездә керәстиәннәр юк, алар булмагач, авыл да юк. Әмсрикәдә фермерлар халыкның алгы процентын тәшкил итә Алар бөтен Әмсрикә- нс туйдыра, дөньяны туйдыра. Үтәгәнев тылмачның сүзләренә ышанмады, борчак сибә дип уйлады. Без дә һәр сыердан 3000-4000 кг сөт савабыз, дип оран салабыз, дип уйлады, чынлыкта ул ике сыерга туры килә. Капиталистлар да әлләни алдыра алмаганнар, әй. шул ук күз буяу. Алты процент, имеш. Әле монда авыл тулы кеше булып та таманга гына туры килә. — Үтәгән, Үтәгән, дим, кичә мин өйрәткән тылсымлы сүзләрне онытмадыңмы, җә, әйтеп кара әле,—дип уйларыннан бүлде аны Муллый. — Нинди сүзләр ул? — Ай лав ю! Салонда авызына чүбек тутырган стюардессаның «һай-һау»лы тавышы яңгырады. — Каешларыңны эләктер, төшә башлыйбыз,—диде Муллый, стюардессадан күзләрен алмыйча,—ну, ботлар, малай, ә? Аэропортта аларга озак юанырга ирек бирмәделәр, автобуска утыртып, шәһәр читенә алып чыгып киттеләр. Күкәй тәгәрәтерлек тигез юл. Юл читеннән җиде-сигез рәт тимерчыбык тартылган. Уңда да, сулда да кукуруз басуы. Кукуруз инде буынга сикергән. Басу өсте такта кебек тнп-тигез, әйтерсең лә, җеп сузып кыркып чыкканнар. Кукуруз кыры кайсы ягы беләндер өйрәнчек рәссам ясаган картинаны хәтерләтә. Табигый түгел. Барысы да чамадан тыш тигез, кирәгеннән артык төз, косасыны китерерлек чиста. Күзне арыта, караш бер җиргә төртелми. Юл читендә бәбкә үлән, тукранбаш, ромашка ише үсемлекләре дә булырга тиештер ләбаса инде. Автобус, тормозларын сызгыртып, бер тимер капка янына килеп туктады. Капканың аргы ягында ак кирпечтән салынган гади генә ике катлы йорт утыра. Кибән хәтле башын ал аякларына салып йокымсыраган бозау кадәре этне исәпкә алмаганда, артык-портык нәрсә күзгә чалынмый. Үтәгәневнең иң сөймәгәне—эт. Ул бу яктан Мөхәммәт пәйгамбәргә охшаган. Кечкенә вакытта бер имансызы тешләгән иде, дошманлык шуннан килә. — Авыл, авыл дип тылмачның теңкәсенә тигән идең, хәзер менә рәхәтлән инде,—диде Муллый. — Анда эт,—диде Үтәгәнев,— мин автобуста гына утырам. Муллый аның чабуыннан тартып туктатты. Фермер алар арасындагы чыш-пышны ишетеп алган иде инде. Килеп җитте дә, әрчелгән бәрәңге шикелле ап-ак күзләрен киереп: — Мистерларны ни борчый?—дип сорады. — Эт, ни... дог,—диде Муллый,—менә бу мистер курка. — һо-о, курка, юкка, бу эт карт инде, йоклый да йоклый. Алай да фермер улына этне оясына ябарга кушты. Колгасардай озын гәүдәле бу фермер Джон исемле иде. Итлеккә тавык үрчетә икән. Хатыны белән улы ярдәм итә, ди. Бөтен эш автоматлаштырылган. Ферманың ике бинасы бар икән. Зуррагында — тавыклар, кечесендә идарә итү җайланмалары. Чисталык аптекадагыча. — Безнең эштә иң мөһиме — чисталык,—дип аңлатты Джон үзе дә.— Юл киемнәрегезне салып, менә шушы халатларны, башлыкларны киюегезне үтенәм. Туфлиләрегезне дә алыштырырга туры килер. Инфекция бик яман нәрсә. Тавыклар тимерчыбыктан үрелгән читлекләрдә ат менгән җайдаклар кебек кукраеп утыралар. Авызлары турында гына конвейер тасмасы уза. Анда азык, су. Үрелеп кенә ашыйлар, үрелеп кенә эчәләр, кузга пмьтй гына әәй итәләр. Алары да конвейер тасмасына коела. Секунд эчеңдә юк булалар. — Бу тавыкларның аяклары юк,— дип эре сирәк тешләрен ыржайтып елмайды Джон. Ләкин аның үзе канәгать калган бу мәзәгеннән берәү дә көлмәде. — Фашист, ничек интектерә бәгырькәйләрне,—дип күзләреннән ут чәчте Муллый,—шуңа күрә итләреннән агач тәме килә. Чирәмдә чүпләнгән тавыкка җитәме соң? Ә үзе, парламент кагыйдәләренә туры китереп, хуҗага сораулар яудыра башлады: Мистер фермер, әйтегез әле, зинһар, инкубаторыгызның куәте ничек? Безнең инкубаторыбыз юк, мистер кунак, без симертү белән генә шөгыльләнәбез. — Рәхмәт, мистер фермер, мин канәгать. Мөмкин булса, тагын бер мәсьәләгә ачыклык кертеп китик әле, безнең өчен бу бик мөһим. Менә сезнең хуҗалыкны бик җентекләп күзәттем, ләкин азык-төлек склады күземә чалынмады. Моны ничек аңларга? — Ә-ә,—диде Джон,— без көнлек азык белән генә чикләнәбез. Кулдаш аны һәр көнне иртән сәгать алтыга китереп җиткерә — Ә китермәсә, алдаса? Үтәгәнен авызыннан әлеге сорау очып чыкканын сизми дә калды. Чөнки аның үзенең теңкәсенә тигән нәрсә бу. Ярты гомере әйбер юллап уза. Башта үтенеч кәгазе җибәрәсең, аннан телефоннан ялынып-ялварып сөйләшәсең. Була, диләр, фәлән-фәлән көнгә җибәрәбез, диләр. Бер атна көтәсең, ике, өч. Янә телефонга ябышасың. Сине тагын ышандыралар. Белеп торасың, монысында да сүзләрендә тормаячаклар. Менә шулай тарткалаш та өзгәләш. Ә бу элмәк борын сәгать белән генә сөйләшә Джон керфексез күзләрен чет-чет йомгалап, какча җилкәсен җыерып куйды да: — Ничек инде ул китермәскә мөмкин? Безнең контракт бар ич — Яңгыр яуса, әйтик, буран чыкса?—дин Муллый дустына ярдәмгә килде. — Мин аңламыйм,—диде фермер,— яңгырның монда ни катнашы бар? Без, мәсәлән, ашханәгә һәр көн иртәнге биштә яңа суйган түшкәләр илтәбез. — Бәйрәм көннәрендәме? — Бәйрәм көннәрендә дә. Үтәгәнев, әкият ич бу дип, кулын гына селкеп куйды. Джон аны ышандыра алмады. Бу минутта аны икенче бер бик тә мөһим нәрсә кызыксындыра иде. Экскурсия төгәлләнеп килгәнгә охшый, дип уйлады ул, гадәттә, мондый чаралардан соң мәҗлесе дә булырга тиеш, боларда да шулайдыр инде ул. Бер-бер яңалык отып кайтып, Казан түрәләренең ушын алганда бик шәп булыр иде, ә? Кузгалырга дигән әмер яңгырады. Кешеләр этешә-төртешә автобуска тулдылар. Барысының да нәфесе ризык тели иде Джон, мич кадәр авызын ерып, кул болгап калды. Тәрәзәгә күз салмаганда машина бер урында тора сыман. Шома туры юлда тизлекне тоймыйсың да икән Кәнәфиләр йомшак, тирән, гәүдәң белән чумасың Рәхәтләнеп черем ит. Ләкин Үтәгәневнең черем итәсе килми Аның беләсе килә, әйтик, делегация составында 15 кеше Казанда аларга, сез фермерлар, диделәр, тәҗрибә алырга барасыз, диделәр. Кемнәр алар, кайдан — ләм-мим. Хакимият кешеләренә төпченү, гомумән, хилаф гамәл санала Дөрес, танышбелеш, дус-иш, түрә хатыннары аша сер иртәме-соңмы барыбер тишелеп чыга. Үтәгәневнең исә әлегә Ак йортта таяныр кешесе дә, андый ышанычлы чыганаклары да юк Әмма аңа карап кызыксынуны йозаклап буламыни'’ һәм ул, Тукайның мәшһүр Батыры шикелле, бүрәнә очындагы чәйне кузгату ниятенә керде. — Карале... әй, гафу, теге... _ Ишан хәзрәтнең төпчек кызы түгелдерсен бнт, боргаланмый гына сөйлә,—дип бүлдерде аны Муллый. — Акчаны көрәп аласыңдыр син. малай, ә. — Син нәрсә, иске авыздан яңа сүз,—диде Муллый. — Фермерның маңгаен ару тирләттең, мәйтәм, бу бер галим-голәмәдер инде дип уйлаган идем. — Рәхмәт инде, би-и-к зурладың. — Чынлап, син авыл хуҗалыгы институтында эшлисеңме, профиссырмы? — Мерси, Үтәгән, ләкин син ялгышасың. Мин гап-гади Кияү. Аңладыңмы? Кияү булып эшлим. Кияүләр, Үтәгән, теләсә кайсы делегация сафына керәләр. Алар мөгезсез сыердан да хәтәррәк. — Авыл хуҗалыгына бөтенләй катнашың юкмыни? — Монда синнән башка берәүнең дә ашлык үстереп тә, мал асрап та караганы юк. Әнә, теге җирән чәчле әгъзабыз Кода, пләш башлысы Баҗа. Озын буйлы апабыз доктор, түрәләрне дәвалый, журналист та бар, абзыйларны мактап мәкалә яза... — Ничек инде... — Чыраеңны киермә, Үтәгән, син үзең дә фермер түгел. Без барыбыз да җилләнеп кайту өчен килгән кешеләр. Билгеле, дәүләт исәбенә. Ә дәүләт безнең бай, аннан гына чите кителмәс. «Ни-нәмә дип баш ватып торам соң әле мин?»—дип үз-үзен битәрләп алды Үтәгәнев,— булмаган фермерларны кайдан алсыннар, ди. Разнарядка килеп төшкән икән, үтәми хәлең юк, чөнки дә үтәмәсәң, башка вакытта сүз дә кушмаячаклар. Ул уй дулкынын мәҗлескә күчерде. Автобусның ниндидер аулак урынга, табигать кочагына килеп туктавын көтте. Теге фермер белән чәкештереп эчәчәк, серен алачак әле ул! Автобус исә, үч иткәндәй, иртән тукталган шәһәрчеккә килеп керде. — Бераз тамак ялгап алабыз,—диде тылмач. — Ә мәҗлес?—диде Үтәгәнев,—ягъни дә пикник? — Безнең программада бернинди пикник та каралмаган,—диде тылмач,— әле тагын бер фермер хуҗалыгына барасыбыз бар. Авыз-борыннар салынды. Саран тәреләр, дип сүгенеп алды Үтәгәнев, үзебезгә җитәме соң? Үрдәк кебек икән болар, симергән саен артлары йомыла бара икән. Русия «фермерлар»ына бер чәкән пешкән кукуруз, бер стакан сөт белән канәгатьләнергә туры килде. Кече телләренә дә йокмады. Тик шуңа да карамастан, берсе дә үз акчасына ризык сатып алмады. Күңелләреннән генә Әмерикә капитализмын орыша-орыша автобуста үз урыннарына чумдылар. Кемдер кибет турында сүз чыгарды. Шул сүзләр колагына керүгә, Үтәгәневнең уң кулы чалбарының кашагасына шуышты. Гадәттә, ул бот арасындагы бүртемгә кагыла да, хуҗасын тынычландырып, урынына кайта. Ә бу юлы кул шөбһәләнде, бер капшады, ике, алгы өлешне буеннан-буена сыпыргалап чыкты. Ләкин бүртемне таба алмады. — Карале, баш бетте, талаганнар!—дип Муллыйны җилтерәтергә тотынды Үтәгәнев. — Кемне? Кайчан?—дип аңышмый торды тегесе. — Әллә бәдрәфтә төшеп калды микән?—диде еларга җитешкән Үтәгәнев,—теге сасы кукурузларыннан соң кереп чыккан идем, сөт тә ярамый миңа, эч китә... — Нәрсә төшеп калган, аңлатыбрак сөйлә! — Доллырлар,—дип пышылдады Үтәгәнев,—хатын трусикка кесә теккән иде... Муллый бу гадәттән тыш хәлне тылмачка җиткерде. Биш-алты минут үтгеме-юкмы, машина борылып, юл буендагы әлеге кафе янына килеп тә туктады. Туалетның астын-өскә китерделәр. Ләкин ул көткән нәтиҗәне бирмәде. — Чалбарыңны сал әле,—диде, ниһаять, Муллый, яхшылап тикшерик әле. Салды, карадылар, һәм шул ук секундта Муллый Үтәгәневнең шалкан шикелле ап-ак арт шәрефенә лып итеп ботинкасының мөһерен чәпәде. Мин... ни... белмәдем, кысылган бит...—дип мыгырданды Үтәгәнен. Ашыгуданмы, артык саклануданмы, Үтәгәнев трусигының алдын артына киеп куйган икән. Баксаң, кулы бөтенләй башка әйберне капшап барган, тегесе ялгыш сигнал биреп торган Әмерикәнең намусына тап төшмәде. Җиденче баб вылда гайбәт тиз йөри. Югыйсә, телефон да юк, факс-макс та, электрон җайланмалар да. Әмма авызыңнан чыккан сүз ниндидер кодрәти көч белән минуты-секундында таралып өлгерә. Тарала да бөтенләй башка төсмерләр белән баетылып, кайчакта капма- каршы мәгънә алып, өйдән-өйгә иңә. Әбелмәлихләрнең капка төбенә районнан бик кәттә машина килеп туктавы, аннан шоферның кемнедер күтәреп өйгә алып кереп китүе турында ишеткән-күргәннәр аһ итте. Хәбәр яшен тизлеге белән авылны урады. Имешмимешләр төрледән-төрле: — Әбелмәлих районда ләх булган икән, милиция кигереп ташлаган икән. Ябасы да булганнар да, Казан түрәсе рохсәт бирмәгән, ди. — Әбелмәлихнең акчасын талаганнар ди, авызы-борыны кан ди. Китереп куючыга бәрән биргән ди, сүз чыгармасын диеп — Әбелмәлихне шешәдәшләре бик нык кыйнап, капчыкка салып чокырга ташлаганнар, ди. Эт кенә тапкан, ди — Әбелмәлих мафияга кергән икән, таланган әйберләрен бүлешә алмаганнар, ди. Кыскасы, тетмәсен теттеләр Әбелмәлихнең, юмаган сөяген калдырмадылар. Тыкрык башында җигүле ат пәйда булмаса, ихтимал, гайбәт әле әче катык шикелле кабарган гына булыр иде. Амбар янына җыелган кешеләрнең колаклары үрә торды. Чөнки чанада Әбелмәлих иде Үзе! Бүрегенең колакчыннарын бәйләмичә куян колаклары шикелле шәлпс- рәйтеп йөрүче авылда шул гына. Җиргә төшкәнче төкерек тунарлык кырлач салкыннарында да изүе ачык булыр, шарф дигән нәрсәне гомеренә берәр мәртәбә муенына салып карадымы икән? Якындагысын да таныдылар. Анысы — Муса! Күзләрдә янә аптыраш. Дошманнар лабаса! Әбелмәлих аны дөньяда яшәтмим дип күпме янап йөрде. Төркем янына килеп җитүгә, Әбелмәлих дилбегәсен үзенә таба тартты. Муса да кәефле күренә, авызы ерык. Чанадан сикереп төште дә «Азатлык!»— дип кычкырып җибәрде. — Азат-лык! Кешеләрнең муеннары җимгә үрелгән кош балаларыныкы шикелле алга сузылды да шул халәттә катып калды. — Таныш булыгыз,- дип көлде Әбелмәлих,—азатлык хәрәкәгенең башлыгы Муса әфәнде Нибуч, митинглар остасы. Телен оныткан, «Азатлыквтан башка бер сүз белми. Муеннар җыерылып, кире үз урыннарына чумды Күзләрдә барыбер гаҗәпләнү кимемәде. — Нәрсә, әллә дөрестән дә митингыга җыелдыгызмы?- диде Әбелмәлих. _ Әбелмәлих, сезнең капка төбендә бер машина тора ис. диде арадан берәү,—әллә ниткән сүзләр дә йөри — Ә-ә, аны әйтәсезмени, диде Әбелмәлих эре генә, кышка тәкәне китергәннәрдер, банк башлыгының машинасын сөйләшкән идем, нсч- тердем бит тегене район бүлниссндә, сарыкларга тынгылык бирми башлады, имансыз... А Берьюлы шушы кадәр табышмакны йота ала димени авыл, сорау артыннан сорау китте: ничек, нәрсә, кайчан? Ләкин Әбелмәлих ул сорауларга аныклык кертергә өлгермәде, ат менгән җиназачы малай: — Хөббетдин бабай вафат,—дип аваз салып узды. — Бәтәч, әле кичә кич кенә аштан кайтып килә ие,—диде кемдер. — Килсә сүң, кичә түгел, бүген үлгән ич ул. Хөббетдин карт авылның иң өлкән кешесе иде. Сугыштан бер кулын өздереп кайтканнан бирле амбардагы күсе ише озын койрыклы хәшәрәтләргә каршы көрәште. Алыштыргысыз гадел каравылчы иде. Шул эштә чәчләренә чал керде, аннан бөтенләй коелып, башы кабакка охшап калды. Әмма никадәр генә тырышса да тегеләрне барыбер бетерә алмады мескен. Агу да сибеп карады, капкын да куйды. Кырылдылар, әлбәттә, әмма алар урынына яшьләре өстәлә торды. Хәшәрәтләрне бетерә алмаса да, Хөббетдин карт тирә-якта бик абруйлы кеше иде. Мулла вазифаларын башкара иде ул. Аның догалары, вәгазьләре кысасына кергәндерме-юкмы, анысын Алла белсен, авылда аңа бәһа бирерлек гыйлемле кеше юк иде. Йомшак күңелле, ягымлы вә шәфкатьле кеше иде— монысы һәркемгә билгеле. Шуңа күрә аны күрше авылларга да алып китәләр иде. Үлем-китем, аш-су аннан башка үтми иде. Бу хәбәрне ишеткәч, авыл пошаманга калды. Чөнки якын-тирәдә Хөббетдин мулланы соңгы юлга озатырлык лаеклы дин әһеле юк иде. Алтмышны тутырган абзый-апалар хәтсез анысы. Ләкин алар совет буыны кешеләре. Динне сүгеп, муллалардан көлеп, руханиларны мәсхәрә итеп үскән буын. Телсез, динсез, бәгыре каткан исерек буын. Ябалак дигән мишәр авылында мулла бар икән барын, тик аны ничек алып килергә? Авыл Советының машинасы юк, «Кызыл көч»нең башлыгы каядыр китеп барган. Колхозны бүлгәләгәннән соң техника урланыпботарланып беткән иде. Чылбырлы трактор бар анысы. Ләкин ул чылбырлы трактор белән алтмыш чакрым араны урап кайту өчен ике көн вакыт кирәк. Ә мәетне бу кадәр вакыт яткырып буламыни? Авыл мулласын, шулай итеп, догасыз-нисез, «әббәр» итеп кенә ләхеткә төшерергә мәҗбүр булдылар. Ә мәетне Камәр юды. Гадәттәгечә, бер кырлы стакан хәмерне каплап куйды да, тамагын кырып, шөгыленә тотынды. Бу изге гамәлне Хөббетдин мулла белән бергәләп башкаралар иде алар. Ир-атны Хөббетдин пакьләндерсә, хатын-кыз җәмәгатен Камәр сафландыра. Инде менә ир-ат та Камәр кулына калды. Мулла бабайны юганда да ирләр шөлләде, ник берәрсе булышсын. Камәрне авылда олысы-кечесе исеме белән генә атап йөртә. Яше берәүне дә кызыксындырмый, хәлбуки, инде сигезенче дистәне ваклаган әби. Үзе көне буе биләмдә. Озын калын гәүдәсе әле анда, әле монда пәйда була, авылны көненә өч-дүрт тапкыр урый мәгәр. Камәр үсмер вакытыннан атлы эштә эшләгән. Сугыш вакытында заготзернога пар ат белән ашлык ташыган. Капчыкларны туп урынына гына уйната иде, дип сөйлиләр. Җыры исә биш чакрымнан ишетелеп торган. Камәрнең иң яраткан кешесе —Горбачев. Районнан берәр вәкил- мазар килеп төштеме, иң беренче соравы шул хакта — Апай, анда әле Горбачевны урынына кайтармаганнармы? Ул Михаил Горбачевның хәмергә каршы көрәше вакытында хәллә неп калган кеше. Шәһәрдә яшәүче уйнаштан туган кызына йорт җиткергән, автомобиль алып биргән. Теге чакта Уфадагы бер туганы аша аракы юнәтеп, шуны биш-алты бәясенә сатып яткан. Өстәвенә, йомышчылардан бөтен эшен эшләтеп калдыра икән. Шатлык-куанычларыннан сәрхушләр карын көрәгәннәр, тиресен түккәннәр, койма-читәнен рәтләгәннәр. Демократлар Камәр тегермәненең мөшкәсен яптыралар Аларны ул күрә алмый, иң төшемле әйберне шалкан бәясенә калдырдылар, ди. Шулай. Хәзер аракыны чат саен саталар, иртәсен дә, кичен дә Их, заман! Элек ничек уңай булган икән. Иртән иртүк килеп керерләр иде бәгырькәйләр, йөз генә грамм дип идәндә аунап йөрерләр иде. Бер шешәгә бер сарык алган вакытлары да булды ' Хөббетдин картны җирләгән көнне Камәр Әбелмәлихләр бусагасын атлап керде. Телевизор карап утыралар иде. Апай, анда нәмә сүләйләр, Горбачны урынына куймаганнар- мы?— диде керә-керешкә Безгә нәрсәгә Горбач, үзебезнең патша бар ич,—дип көлде Әбелмәлих,—Татарстан хәзер мөстәкыйль дәүләт. — Юк, апай, алай димә әле син, Горбач Горбач инде ул. Янә дә куйсалар, ирек алыр идек бер. — Синең болай да арбаң шәп тәгәри, Камәр. Хәер акчасы да, әнәтрәк, үзеңә генә калырга тора. Камәрнең тулы иреннәре җәелеп, кыстыбый рәвешенә керде, эчкә баткан керфексез күзләрендә ат тоягы эзләре шәйләнде Аның күңелендә йомшаклык белән усаллык, шәфкатьлелек белән мәрхәмәтсезлек шулай үзара тату яши иде. Карашы усалланса, авызы җырыла, иреннәре җыелса, күзләренә ат тоягы иңә. — Бәй, апай, эше дә бик күп бит. Калада минем күекләр умырып ала иде. Әбелмәлих хатыны күрмәгәндә генә аңа күз кысты, янәсе, әпетит яклары ничегрәк, рәт бар Камәр борынын җыерды, ул бер эчкәндә бер стаканны аудара да, шуның белән вәссәлам, башка тотмый, хет кыста, хет кыстама — Үзең башлагачтын, апай, әйтәем әле, сезгә керүем дә шул чуттан ие,— дип сүзне ялган җибәрде Камәр. — Әйдә, сөйлә, тыңлыйм. — Тыңлаем диеп, апай, авылны мулласыз калдырып булмай бит инде. Хәзер, үзең әйтмешләй, ирек. Әллә, мәйтәм, үземә тәвәккәлләргәме икән? Син, апай, афгаритлы кеше, калхузның да әнә бер-ике көнлә астын өскә китереп ташладыгыз. Райунда да таныш-бслешләрең бар бугай, капка төбегездә тәти машина тора ие. Авылны мулласыз калдырсак, гөнаһын җыеп бетереп булмас, апай. — Хатын-кыз затындагы мулла ничегрәк була икән соң ул, Камәр,— дип Әбелмәлих аптырабрак торды,— бер дә ишеткән-белгән нәрсәм түгел. — Кыз-хатын диеп, апай, без барыбыз да алла бәндәсе, тәгаенләсәләр, ник булмаска? Мәсьәләне җыенга куйдылар Камәр белән килешенгәнчә, Әбелмәлих та сүз сорады. — Сандугач юк елны карга шәп кычкыра,—дип башлады ул нотыгын. Кешеләр бер-беренә карашып елмаештылар, янәсе, көтегез, хәзер тамаша булачак.— Быел карга елы,—дип дәвам итте Әбелмәлих,—күрәсезме дөньяны карга басты... Халыкның өмете акланды, сүзеннән туктатып, аңа кул чаптылар Арадан берәү: — Сакалыгыз бик сары, әллә сез Сафиулла җизниме? —дип җорланып та алды. — Соң, мәйтәм, бу вазифаны вакытлыча әллә Камәргә тапшырып торабызмы? Сандугачлар килгәнче дим Җыен бермәлгә тып-гын калды. Моннан йөз метрлар чамасы арырак урнашкан Хакимият бинасы янындагы тупыл ябалдашларын сырып алган каргаларның карылдавы аерымачык ишетелеп торды Аннан соң шаркылдап көләргә тотындылар Көлделәр дә көлделәр, көлделәр дә көлделәр Мәйдан уртасына Муса атылып чыккач кына тынычлык урнашты. < с , — Нибуч Әбелмәлих, динне мыскыл итәргә ирек бирмәбез' дип кычкырды ул ьштингларда чарланган тавышы белән,-әгәр хатын-кызга 3. «К. Уа» № 12. шул дәрәҗәне бирсәк, аяз көнне яшен сугар. Мөфтияткә мөрәҗәгать итик, мулла җибәрсеннәр! — Мөрәҗәгать итеп карадык, мулланы үзебезнең авыл яшьләреннән хәзерләргә кушалар, ә укырга теләүче юк,—дип мәсьәләгә ачыклык кертте хакимият башлыгы.— Мулласыз да булмый, уйлашыйк! — Акча түлисезме соң?—дип сорады кемдер. — Бездә дин дәүләттән аерылган. Мөфтият үзе куйган әһелләренә түлидер дип беләм. Без анда исәптә тормыйбыз. — Ырыкныкы кырыкка, кырыкныкы шырыкка икән алайса... — Әйтүе генә ансат Мәчет төзик дидек, бер кеше бер тиен акча бирмәде. Йә, кайсыгыз намаз укый белә, кул күтәрегез әле. Кул күтәрүче табылмады. — Вәлихан абзый белә,—дип аваз салды Камәр форсаттан файдаланып,— укып күрсәт әле, Вәлихан абзый, безнең авыл наданнарына, тыңласыннар! Вәлихан каратут йөзле, зур борынлы, калын иренле, карап торуга шактый нык бәдәнле карт иде. Элекке тегермәнче. Тирә-якка даны чыккан адәм. Авыл саен йортка кереп, азып-тузып йөри торгач, ахыры тегермән ташында кулын өздереп, эштән чыгып туктаган иде. Баксаң, дин ягыннан шактый укымышлы икән. Тавышы да моңлы. Коеп куйган рухани. Әйтерсең лә, гомере буе намазлык өстендә утырган, бәлеш төбе белән сыйланып йөргән. — Менә сезгә әзер мулла,—диде Камәр.— Ул хәзер безнең авылга күченеп килде, бергә торабыз. Вәйт, хәйләкәр төлке, дип ачынды Әбелмәлих, аның сүзен тыңлаган мин җүләр, күрәләтә утка төртеп кертте бит, ә? Мине эт урынына өстерде дә, үзе, баксаң, инде әллә кайчан чарасын күреп куйган. Хак икән, сандугач юк елны, чыннан да, карга шәп кычкыра икән. Камәр исә сандугачны да үз кулында тотып калды, карганы да очырмады. кенче көнне Әбелмәлихне районга чакыртып алдылар. Кабул итү бүлмәсендә озак тотмадылар, шундук башлык янына кертеп җибәрделәр. Ике катлы ишек ябылуга, ул куркып-шикләнеп калды, әйтерсең лә, төрмәгә кертеп яптылар. Каяндыр ерактан: «Бирегә уз»,—дигән тавыш яңгырады. Бу нинди тавыш дигәндәй, Әбелмәлих башын як-якка боргалады. Зур, якты, чиста бүлмә. Мөсифуллинныкыннан да зуррак. — Бирегә уз!—дип кабатлады баштагы сүзен Үтәгәнев. Әбәлмәлих аңа күтәрелеп карады, һәм йөрәге тынычланып тибә башлады, борчылулары онытылды. Бер карауда ошатты ул башлыкны. Үтәгәневнең дә йөзенә елмаю чаткылары сибелде. — Әйдә, уз, фермер, утыр,—диде ул күптәнге танышын каршылагандай. Ул инде Әмерикәдә трусигының алдын артына киеп, әбрәкәйдә доллар капшап йөргән мескен керистиән түгел иде. Дәү өстәлнең дәү хуҗасы. — Карале, Сәгыйдуллин, мин синнән үрнәк фермер ясыйм,—дип Үтәгәнев үгезне мөгезеннән алды,— Әмерикәнең дә тез астына тибәрлек итеп, аңладыңмы? Балта сораганда шөшле тоттыра, дигәндәй, болар Әбелмәлихнең башына кереп тә караган уйлар түгел иде. Өмете һич тә яктыда түгел иде. Шуңа күрә Үтәгәневнең тәкъдименә ни дип әйтергә дә белмәде. Хәер, башлык аннан җавап та көтми иде булса кирәк, планны алдан корып куйган иде, күрәсең, шулар белән хәзер Әбелмәлихне таныштыра гына иде. И Инде хуҗалыкның юнәлешен билгелик,—диде ул,— ягъни дә нинәрсә белән шөгыльләнәчәкбез? Әбелмәлих бу сөйләшүгә әзер түгел иде. Гомумән, ул әле аңына да килеп җитмәгән иде Шуңа күрә ык-мык итеп торды. Җә, җә, —дин ашыктырды аны Үтәгәнев,— ШАӘЛИ бер VCH да юк? — Бар анысы, бик капылт килеп чыкты бит әле бу сөйләшү, диюем... •— Заманы шулай, Сәгыйдуллин, заманы — Бәрәңге утыртырбызмы әллә дип тора идек, беразына үлән чәчәргә ие... Бермәл Үтәгәневнең барча әгъзалары да калтыранып торды. Гадәттәгечә, тавыш чыгармый гына көлә иле ул. — Татарның шул булыр инде, бәрәңге, комган, юлпыч... — Суганы табышлы бугай да инде аның, үстереп караган юк бит. — Монысы ярый, нәкъ мин уйлаганны әйттең, ашханәләр суганны читтән кайтарып азапланалар. Заказга күмәрбез, җитеш кенә Кредит та бирербез — Бирер Мөсифуллин, көт Үтәгәнев ниндидер төймәгә басты да, бөер тавышы белән сәркатибенә боерык бирде: баныкны тоташтыр! — Тыңлыйм, Гали Үтәгәневич, Сезне кайтуыгыз белән тәбриклим, каршыларга төшә алмадым, гафу итегез. Сукыр эчәгегә приступ булды, операция ясадылар. Сез кайтканны ишеткәч, эшкә чыктым, кирәгем чыгуы бар дип уйладым,—дип тезде Мөсифуллин. — Ә, алаймыни, исәп орышырга иде әле үзеңне. Хәтереңдәме, «Кызыл көчмтәге фермер хуҗалыгы хакында сөйләшкән идек. Кыл да кыймылдатмагансың бит, ә? — Мин барысын да белештем, тик нигәдер минем ул Сәгыйдуллин- га күңел ятып бетми, Гали Үтәгәневич, чәүчәлск адәм диләр, әллә башка кандидатура сайлыйкмы? — Мәсьәлә хәл ителгән инде. Ул менә минем янда утыра, иртәгә Казанга китә. Бүген үк сөйләшкәнчә хәл ит Тракторга да, симәнәгә дә, башкасына да җитәрлек булсын! Мөсифуллин кәнәфиендә бик озак бүртенеп утырды да, бу эшне урынбасарына тапшырып, Үтәгәневне сүгә-сүгә сырхауханәгә укол кадатырга китте. Сигезенче баб азан Әбелмәлихне бик үк мәрхәмәтле каршыламады. Хәер, авызың кыек булгач, көзгегә дә үпкәләргә туры килми шул Шулай да Такташ хаклы булгандыр, мөгаен. Казан! Фахиш шәһәр. Синең урамында Җанга җылы юктан тунам мин. Череп беткән мещан мунчасында Көзге чәчәк кебек сулам мин Безнең көннәрдә яшәсә, шагыйрь тагын пичекләр язган булыр иде икән? Ул тасвирлаган нэпманнар хәзерге мафиянең кисеп ташлаган тырнакларына да тормыйлар лабаса' Легшн нэпманнарны бер фәрманы белән тарих мөнбәреннән алып ташлаган Ьеэлә исә яларга каршы торырлык көч юк Чөнки дәүләт үзе мафняга хезмәт итә Кыэгапыч. хакыйкатьне сәнгати сурәтләргә туры Тукайларыбыз, Такташларыбыз ЮК. К Хәер, зарланудан ни файда, әйдәгез, Әбелмәлихне күзәтик, ник килгән ул монда, исәбе ни майтару? Ә аны автобустан төшүгә бер кыска итәкле ханым эләктереп алды да: — Баһадир, башкала җариясенең тәмен татып карыйсың килмиме?—дип пышылдады.—Тиз дә, очсыз да! Әбелмәлих башта аңышмый торды; нинди җария, нинди тәм? Ханым гөрелди генә: — Әйдә, баһадир, карышма, гомерең буе сагынып искә алырсың. Авыл кешесенең андыйны күргәне бармыни аның?.. — Туктале, син мине кая өстерисең?—диде, ниһаять, Әбелмәлих. Шул рәвешле тарткалашып торганда алар каршына шундый ук маймыл кебек буялган, шундый ук таушалган бер хатын килеп басты. — Әй, син, сөйрәлчек,—дип төртеп җибәрде бу кыска итәкне,—кичә минем клиентны урлаган идең, бүген бу красавчикны үземә алам! Черелди генә, теле телгә дә йокмый. Киттеләр тарткалашып, киттеләр эткәләшеп, авызларында гел кабәхәт сүз. Шуннан файдаланып, Әбелмәлих алар яныннан табанын ялтыратты. Ерак түгел генә сыраханә бар икән, иң элек шунда сугылды. — Ике тустаган сыра,—диде ул сатучыга, һәм түләргә дип кесәсенә тыгылды. Ә анда бумажниктан җилләр искән иде. Әбелмәлих атылып урамга чыкты. Вокзал ягына йөгерде. Кызыл иреннәрне ул бик тиз тапты. Эскәмиядә көлешә-көлешә туңдырма ашап утыралар иде. — Бумажникны бир, карак, хатын-кыз башың белән кесәгә керәсең,—дип, Әбелмәлих тегене кымтырата башлады. Якында гына бер милиционер йөрештерә иде, хатын аңа кычкырды: — Иптәш милиционер, баядан бирле менә шушы адәм миңа бәйләнә, башта йокларга өндәде, хәзер бумажник таптыра... — Мин шаһит,—дип чыелдады дусты. — Абзый кеше,—диде милиционер,—яхшы чакта тай моннан, югыйсә, сыртыңа сыдырырга да күп сорамам. Әле ярый, юллык акчаны гына чәлде, дип соңыннан күңелен юатты Әбелмәлих. Документлары, кредит кәгазьләре, төп сумма ышанычлы урынга яшерелгән иде. Министрлыкта да аны көтеп тормаганнар икән. «Әбәт вакыты, бераз йөрештереп керегез»,—диде дежурный. — Минем йөрештерерлек урыным юк,— дип ризасызлыгын белдерде Әбелмәлих,— җәтрәк йомышны йомышлыйсы иде. — Синең ише йомышчылар монда буа буарлык,—диде дежурный. Бәхетенә, нәкъ шушы вакытта тышкы ишектән тәгәрәп диярлек туп шикелле бер юан кеше килеп керде. Дежур аны күрүгә аягүрә торып басты, күзләрен очкынландырып Әбелмәлихкә читкәрәк китәргә ым какты. Әбелмәлих исә, киресенчә, авыл кешесенә хас беркатлылык белән керүчегә бакты. — Иптәш Сафинга юл бир!—дип ысылдарга мәҗбүр булды дежур. «һы, шушы да булдымы түрә,—дип уйлады. Әбелмәлих.—Түрә мәһабәт гәүдәле, энәдән-җептән киенгән чибәр кеше булырга тиеш. Бу нәрсә?! Фу...» Тегесе дежурның сүзләрен ишетеп алган икән. — Нәрсә, әллә буйсынмыйлармы?—диде көлемсерәп. — Аңгыра сарык ул кеше хәзер, иптәш Сафин, чыбыркысыз берни дә төшендерә алмыйсың. — Ну, ну, арттырып җибәрәсең түгелме, МостафдХ Сафин дигәннәре Әбелмәлих ягына борылды да: — Сез кайдан, ни йомыш?—дип сорады Шуннан соң гына Әбелмәлих бу кешенең Түрә икәнлегенә ышанырга мәҗбүр булды. Ул кыска гына итеп хәлне сөйләп бирде. Сафинның сессиядән кайтып килеше иде. Анда оппозиция вәкиле авылны «коммунизм утравы», дип тәнкыйтьләде Фикерен фермерлык 36 хәрәкәтенең сүнүе белән дәлилләде. Инде күптән яңа фермер хуҗалыклары оешканы юк, элеккеләре таралып бетте, диде. Бу дөреслеккә туры килә иде. Тик оппозициягә факт кына кирәк, әлеге хәлнең сәбәпләре аны кызыксындырмый Колгасардай озын буйлы, җирән сакаллы бу депутатка биргән җавабында ул парламентарийларның үз бакчаларына таш очырды. Тәнкыйтьне кабул итәбез,—диде,—әмма дә ләкин фермерлык без теләгәнчә җәелсен дисәк, шуңа тәңгәл законнар да зарур. Ә алар юк дәрәҗәсендә. Әйтик, фермер кредит процентларын күтәрә алмый, шуңа бөләләр, таркалалар... Әбелмәлих белән гәпләшеп торган арада Сафинның башында биниһая зур план да пешеп чыкты. Тиздән Дәүләт Советына сайлаулар. Бу фермер аламасын альтернатив кандидат итеп теркәгәндә, менә дигән спектакль килеп чыгачак бит. Оппозициянең авызын чәп иттереп каплыйсың да куясың. Фермер, әлбәттә, Үтәгәневне җиңә алмаячак, җиңүе кирәкми дә. Тирәкүршеләрдә дә мондый хәлнең булганы юк әле. Шәп идея, каһәр! Сафин Әбелмәлихның йомышларын яшен тизлеге белән йомышлат- ты да, Үтәгәневка шалтыратып, күрсәтмәләрен бирде Базада гына эш алай тиз бармады. Мондагыларның уены башка иде, күрәсең. Мөдир ул биргән кәгазьләрне бер читкә сыпырып куйды да: — Ать әле, гадук, синең катының яшьме, картмы? —дип сорады Әбелмәлих ни дип җавап бирергә дә белмәде. — Ну! — Бергә-бергә торгач, барыбер түгелмени?—дип Әбелмәлих җилкәләрен сикертеп куйды. — Юк, гадук, барыбер түгел. Катының яшь булса һәм дә һаман авырып торса бер халь, әгәренки ул карт, шуның өстенә таза да булса, ух-да-ух. Мөдир алтын тешләрен ыржайтып рәхәтләнеп көлде. Аннан соң шып туктап, без шикелле очлы бәбәген Әбелмәлихкә батырды — Иртәгә килерсең, беген вакытым жук,—диде. Иртәгәсен дә юл уңмады. Әле имзадан гаеп табалар, әле документыңның срогы чыккан дип бәйләнәләр. Аптырады чистый. Янә мөдирнең ишеген шакыды. — һо, гадук,—дип каршы алды аны мишәр,— кыргаяк турысында анекдотны ишеткәнең бармы? — Анекдот кайгылары юк әле монда,—диде Әбелмәлих Мөдир аңа карамады, сөйли башлады: «Бөҗәкләр собрание зыйганнар, имеш Кыргаяк суңарып килген. — Нәрсәгә суңардың?—дип сораганнар моннан. — Вакытым аякларымны сөретеп узды. Үзегез ишек катына «Аягыгызны соретеп керегез»,— дип язгансыз ич дигән, ди.» — Кадалып китсен кыргаягың, миңа трактор кирәк,- дип кычкырды Әбелмәлих. Мөдирнең елмаерга ачылган иреннәре кире ябылды, күзләре усалланды, кыска юан бармагын ишек ягына тырпайтты. — Аякларыңны сөртеп кер, надан! Сарык белән булган мәләкадән сон алыш-бирешкә баш тыкмам дип ант иткән иле Әбелмәлих Ләкин антын бозарга туры килле Чөнки төшендерделәр, монда өстәл артында утыручы һәр хезмәткәрнең үз боһасе бар икән Аларнын нәфесен канәгатьләндермичә син моннан сыңар тәгәрмәч тә ала алмыйсын Трактор, а салым зурдан икән Үзе чикерткә кебек кенә, ә көче Алып тауларын ишәрлек Мөдир*хезмәткәрләрнең учларын жылыткач. зше майлаш аштай барды Менә ул шатланын-куанып кашта авына килен туктады Каравылчы нәкъ аның борын төбендә тимер капканы шап итеп биклән кунмасынмы Әбелмәлих аңа рөхсәт кәгазьләрен сузды, янәсе, барысы да тәртиптә. Тегесе исә башын гына чайкый, бигайбә, чыгара алмыйм, нәчәлстуа кушмады, ди. Ләкин Әбелмәлих кайчан нинди төймәгә басарга икәнне өйрәнгән иде инде. Каравылчының кулына бер шытырдык кәгазь кыстырган иде, капка үзеннән-үзе ачылып китте. w Әбелмәлихның авызы барыбер колагында иде. Шулай булмыйча, тракторлы булды ич. Кара, нинди уңайлы... Кабинасы җылы, якты, бөтен җире ялтырап тора. Кайтышлый Чаллыда суган орлыгы гына аласы калды. Иншалла, анысы болай ук мәшәкатьле булмастыр. Трактор чакырым артыннан чакырым саный. Ә Әбелмәлихнең күңеленә сыеша алмаган шатлык җыр булып ургылып тышка чыга: Тала, тала, тала, тала, Тала минем беләгем... Җыр белән мавыгып ул юл чатында торучы милиционер егетнең сыбызгы сызгыртуын да ишетмәде. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем?.. Бераздан артыннан төтен алкалары калдырып, тракторны ГАИ машинасы узып китте дә, 10-15 метр алда туктап калды. Аннан яшь кенә бер лейтенант атылып чыкты. Кулындагы түгәрәк нәмәстәсен болгый- болгый ул аңа туктарга кушты. — Документларыгызны бирегез! Әбелмәлих шыр җибәрде, кесәсеннән кәгазьләрен чыгара алмыйча азапланды. Лейтенантның юка иреннәренә мыскыллы елмаю кунды. Ул бу минутта башлыгы майорның төксе йөзен күз алдына китерде. Майор дежурга чыгар алдыннан бөтен команда алдында аңа кисәтү ясады, вак-төяк белән шөгыльләнәсең, Хәтмуллин, эрерәк балык эләктерергә вакыт, диде. Эш күрсәткечләрең түбән, диде. Ул рапортларның җиллесен ярата иде. «Минем дежурлык вакытында бернинди гадәттән тыш хәлләр булмады»,—дигәннәрен ертыл кына ташлый. Әбелмәлих лейтенант табасында кыздырылырга тиешле эре балык булырга тиеш иде. Беренчедән, постта торучының әмерен үтәмәде, икенчедән, салмыш, әнә, куллары калтырап тора. Машинага, документларга килгәндә, алардан гаепне күз йомып та табып була. — Иптәш лейтенант, минем кайтасы җир ерак, тизрәк җибәрсәгез иде,— диде Әбелмәлих. — Ашыкма, хәзер медэкспертиза чакыртам, син исерек! Лейтенант документларны алды да, будкага кереп китте. Анда радиотелефон аша кем беләндер элемтәгә керде. Ләкин тегесе ризалашмый иде, ахры. Озак кына бәхәсләштеләр. Лейтенант хәтта бүреген сатып почмакка ыргытты, «ике-өч сәгатьтән булса да килегез, көтәм»,—дип кычкырды. Милиция—чыгынчы бия кебек, бер тәртәгә типтеме, син аны берничек тә эзенә төшерә алмыйсың. Әбелмәлих та телен еландай боргалады, салпы ягына салам да кыстырып карады, ләкин лейтенант сүзеннән кайтмады. Ә экспертиза дигәннәре юк та юк. Лейтенант ябык озын муенын сузып әле юлга чыгып баса, әле будкага кереп радиотелефонга тотына. Базга төшкән җанвар кебек чәбәләнә. Әбелмәлих аны кызгана ук башлады, булышасы килә башлады. Милиция булып милициядә дә тәртип булмагач, башкасына нинди чут, дип уйлады, дөньясы бардакка әйләнгән икән, кая борын тыксаң, шунда ертык Син, энекәш, үзең урап кил, сменаң да бетәдер бит инде,—дип Әбелмәлих лейтенантның хәленә кермәкче итте. Минем постны ташларга ярамаганны беләсең бит, сволочь,— дип күзләрен генә акайтты тегесе Бераздан ул дык-дык басып урамга чыгып китте. Әбелмәлихнең дә бу тынчу эт оясында утырасы килми, ләкин егет рөхсәт итми, телефон төбендә утырырга куша. Ниһаять, телефонга да жан кергәндәй булды. Әбелмәлих будканың ишеген ачып, лейтенантны чакырды, үзе урамга чыкты Монда рәхәт иде. Офык күк читендәге болыт сәләмәләренә алсу итәген япкан. Ерактан ул сүнеп барган ялкынны хәтерләтә. Инде төн пәрдәсе төшеп килә. Әнә, аерым машиналар яктырткычларын да кабызганнар. Будка яныннан туктатмасалар ярар иде дип сак кына узып китәләр. Шулай булмыйча, бу бәйләнчекләрдән ераграк йөрүең хәерлерәк. Әбелмәлих кабинадан азык-төлек салган букчасын алып будкага керде. Лейтенант ятим бала шикелле яңакларын ике учы белән кочкан да бер ноктага текәлеп уйга талган. — Әйдә, энекәш, иякләрне биетеп алыйк булмаса, ач кеше ачулы, дигән борынгылар. — Иди ты... Ләкин баягы кебек дорфа сүз әйтүдән ничектер тыелып калды лейтенант. — Эшләр Хөрти,— дип тынычланыбрак дәвам итте сүзен,— кулалмаш авырган, экспертиза просто алдады, сволочи* — Син миңа зрә бәйләнәсең, энекәш,— диде Әбелмәлих,—бу тракторны миңа бик зур түрә язуы белән бирделәр Аннан китереп, инде бер тәүлек авызыма шайтан суы да капканым юк. Юл ерак бит, башыма тай типмәгән лә... — Алайса нигә кулларың калтырый иде? — Куркудан, энекәш, без милицияләргә эләгеп йөргәнмени? — Миңа бу эштән китәргә кирәк,— диде лейтенант,— сиземлегем юк икән — Анысы синең эш, энекәш, әйдә, булмаса тамак ялгап алыйк. Әбелмәлих өстәл өстенә ашамлыкларын тезеп куйды. Сүзсез генә ашадылар. Лейтенант йокларга ятты Әбелмәлих юлга чыгып блегы Юри генә, сынап кына карамакчы булып, лейтенантның сырлы таягын күтәрде. Үтеп баручы машина шундук тук гады — Д үкәмитләрең! — диде Әбелмәлих коры гына. Шофер правосын сузды Аның эчендә унмеңлек ике купюр яга иде Алыргамы-юкмы? Әбелмәлих бераз икеләнеп торды Шулай да алырга карар итте. Акча үзе кесәгә керәм дип сикергәләп торгаада нинди икеләнү ди. Кизәнәсең икән — сук! Машиналар туктый тора, кесәгә акча шуа тора Бер-ике сәгать эчендә үз роленә шундый күнекте ки, Әбелмәлих, әйтерсең лә, гомере буе шушы эш белән шөгыльләнгән Бер шофер таякны күтәргәнче үк туктады — Ринат ял итәме, сәлам әйт, Колгадан диген — Есть, товарищ командир! -дип Әбелмәлих аңа шаяртып честь бирде Тегесе дустанә рәвештә кулын болгап китеп барды. Уеннан уймак чыкмагае, дип Әбелмәлих акча кыюны туктатырга булды Будкага керде. Лейтенант песи баласы кебек йомарланып беткән Ул тагын ла кечерәеп калган тосле күренә Әбелмәлих анын бүрткән кесәсенә кагылды. Кесәсе тулы акча иде. ,«Ю«, лейтенант, син бу эшне ташламаячаксың, дип уйлады ул,- төшемле шөгыльгә юлыккансың» Әбелмәлих тракторын кабызды да юлга кузгалды. Ул хәзер ГАИ белән ничек эш итәргә белә иде инде. Тугызынчы баб белмәлихне депутатлыкка кандидат итеп үз авылларында күрсәттеләр. Авылның колхоз өлешендәгеләр йөзләрен җыерды, билгеле. Әмма өстән килгән әмергә каршы төшеп кара, сытып ташларлар. Бригадир алдан ук кисәтеп куйды. Тәртәгә тибәргә уйласагыз, чамалагыз, печән диеп авыз ачасы булмагыз, күзләрегезгә кырып салырлык та тәтемәс, диде. Монысы гарантия өчен иде. Чынлыкта исә, күмәк хуҗалык кысаларында тәрбияләнгән авыл халкы инде күптән сарык көтүенә әйләнеп беткән иде. Кайсы якка кусаң, шунда бара, ни кушсаң, шуны үти. Сайлау булмасын, референдум булмасын, авыл хакимият өчен кирәкле процентны, шалт, Мөхәммәтҗан, эшли дә куя. Менә шулай пролетариат гегемоннан союзникка, крестьян союзниктан гегемонга әверелде дә куйды. ~ Шулай да кала йогынтысы үзен барыбер сиздермичә калмый. Әлеге җыелышта да чагылды ул. Иң беренче булып Муса атылып чыкты. — Юк инде, әфәнде вә ханымнар, Әбелмәлих бу мәсләктә намәхрәм зат, чөнки дә ул мафиозник. Әнә, нинди трактор биреп җибәргәннәр үзенә. Долой, мафиоза! Азатлык, азатлык, азатлык! — Кемне тәкъдим итәсез соң алайса?—дип сорарга мәҗбүр булды җыелышны алып баручы — Үземне!—диде Муса. Халык шыр-шыр көләргә тотынды. — Сарман көенә бию була бит бу, җәмәгать! — Тыңламагыз шул ярпачның сүзен. — Хокукым бар!—дип кычкырды Муса. Бәхәскә Камәр нокта куйды. Калыбына кертеп диярдәй «бисмил- ла»сын әйтте, вәкарь белән генә тамагын кырып куйды. — Бәй, апайлар,—дип башлады ул сүзен,— партия-правительства- ның сүзен аяк астына салып таптап торган булсак, оҗмах ишекләре ябылыр безнең каршыбызда, әйе, тәүбә-тәүбә, әстәгьфирулла, Ходаем, үзең ярлыка. Нәмәгә сузып торырга, тавышка куярга кирәк. Әбелмәлих булдыклы җегет, иншалла, Горбачны кире кайтармасмы әле. Мусаны да читкә тибәргә ярамый, аны Әбелмәлихның ышанычлысы итү мәслихәт булыр. Сайлау чорында андый оран салучылар да бик кирәк. Әбелмәлих теге вакыттан соң Камәргә ачулы иде. Әмма аның иң кирәк чакта, менә хәзер, ярдәм кулы сузуы, күңелен балавыз кебек йомшартып җибәрде, ирексездән күзләренә яшь элпәсе капланды. Халыкның кайсы кылына басарга белә, каһәр, дип уйлады ул, яман аты чыккан Вәлихан булып Вәлиханны мулла урынына утыртты бит тәки Хәзер дә үз дигәнен итәчәк. Ләкин инде эш пеште генә дигәндә, колхоз бригадирының көнчелек өянәге кузгалды. Югыйсә, үзе үк югарыдан килгән әмерне бозмаска өндәп йөргән иде. Хәер, көнләшмәгән татар татар була димени. — Билгеле, иптәшләр, тавышка куярга кирәк! —диде ул бик белдекле кыяфәттә.— Әбелмәлих кандидатурасы форма өчен генә, беләбез, әнтәрәк, Гали Үтәгәнечка көндәш сыйфатында, ягъни дә. Сайлау альтернатив узды дип әйтү өчен... Муса мондый сүзләргә түзеп торамы соң? Әле генә сөйләгәннәрен онытып, сәхнәгә сикереп менде дә: — Әбелмәлихне җиңдермәсәм, исемем Муса булмасын!—дип кычкырды. белмәлихне Үтәгәнев очрашуларга үз машинасында гына йөртте. Бергә ашадылар, бергә сыйландылар. Башлыкны Әбелмәлихнең ышанычлысы да канәгатьләндерә иде. Үзе кебек, ни акылӘ Ә лы, ни дурак, кәмит куеп, халыкны көлдереп йөрергә ярый шунда, дип уйлады. Ә аның ышанычлысы Мөсифуллин иде. Сөйләргә оста, кешеләрне авызына гына каратып тота. Ул мактый, мин сиңа әйтим, Үтәгәнев баштагы мәлне чөгендер кебек кызарып чыга иде. Соңыннан күнекте. Кайдан таба чагыштыруларын, исең-акылың китәрлек, валлаһи! Берсендә түбәтәй киеп сәхнәгә чыгып басты да дога укырга кереште Мөсифуллин: Аллаһу әкбәр! Әшһәдү әл лә иләһә илләл-даһү!.. Кешеләрнең күзләренә яшь бәреп чыкты. Үтәгәнев үзе дә аздан гына калды. Шундый да моңлы, шундый да мәкамле итеп укыды, чын муллаларың бер якта торсын. — Җәмәгать, бу доганың мәгънәсен кем аңлатып бирә ала?—дип сорады соңыннан Мөсифуллин. Җаваплар ык-мык итүдән узмады. — Азаныбыз булыр бу, җәмәгать. Аллаһу боерса, Гали Үтәгәневич- не депутат итеп сайлагач, авылларыбызда мәчетләр төзелә башлар, ул бик инсафлы, динле гаиләдән. Дөрес, кайберәүләр, бигрәк тә район үзәгендә, аңа йорт салу мәсьәләсендә нахак бәла тагалар Ләкин дә бу дөреслеккә туры килми Бу җәһәттән, мин үзем дә Гали Үтәгәнсвичне кискен рәвештә тәнкыйтьләргә тиешмен. Әйе, әйе, иптәшләр, бернәрсәгә карамыйча, без туры сүздән курыкмыйбыз. Ник дисезме? Чөнки әлеге кызыл авызларның базын шунда ук ябарга кирәк иде. Ул исә, ягъни дә Гали Үтәгәневич, артык мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек күрсәтте Хәер, бәлкем шулай кирәктер дә, ә? Кешеләр шаулашып алды, бу минутта алар теге кызыл авызларның тетмәсен тетәргә әзер иделәр. Ләкин Мөсифуллинга бу гына аз, ул берьюлы икешәр-өчәр коймәнең койрыгын тотарва күнеккән. Йөзенә хәйләле елмаю ишарәсе чыгарып, ул залга текәлде. Тып-тын калдылар, тик бу алдавыч тынлык. Тагын берничә секундтан котырынып кул чабачаклар. Әйе, барысы да уйланылганча бара. ...Ләкин бу юлы шартлау булмады. Хәтта кайсыларыдыр хихылдап көлеп тә куйдылар. Чөнки нәкъ шул вакытта бер исереге урыныннан егылып төште. Паразит, бөтен эффектны бетерде бит бу, дип сүгенде эченнән генә Мөсифуллин, юк, без алай җиңел генә бирелә торганнардан түгел. Ул шушындый көймә комга терәлгән чакларда гына кулланыла торган сыналган алымны эшкә җикте, халыкка елмаеп, артистларча җиңел генә кулын чапкандай итте. Менә шунда купты инде зал! Колаклар чыңлап торды. — Рәхмәт,—дип тезеп китте Мөсифуллин, зал тыңлар хәленә кайткач,— пәйгамбәр ул безнең хакимият башлыгы Гали әфәнде. Гали! Мөхәммәт пәйгамбәрнең кияүе дә Гали исемле булган, иптәшләр. Бу һич тә очраклы түгел. Гали Үтәгәневич безнең бәхеткә туган кеше. Бирик без аңа шундый мөмкинлек, итсен ул безне бәхетле! Пәйгамбәр дигәч шунысын да әйтим, алар бит ялгышмый, җәмәгать! Җуу-ук! Коръән Кәримдә әйтелгән, пәйгамбәрнең аяклары гына таеп китәргә мөмкин, диелгән. Аллаһу Тәгалә аларны һәрвакыт ярлыкый. Бу сүзләре белән Мөсифуллин Үтәгәневнең бөтен гөнаһларын юып төшерде. Шул ук вакытта кеше алдында Әбелмәлихне да читкә типмәде, авыл хуҗалыгының киләчәк язмышы фермерлар кулында диде, Сәгый- дуллин да йорсен менә, әвәләнсен, шомарсын, ихтимал, алга таба район масштабында яңа сәясәтчебез дә туып куймасмы? Әбелмәлих Мусага күз төшерде. Саргылт керфекле күзләрен челт тә челт йомгалап утыра. Кая инде аңа Мөсифуллинга җитү. Алай да кыяфәтенә караганда, бирешергә исәбе юк кебек. Әбелмәлих шикелле, Мөсифуллинга мөкиббән китеп утырмый, хәтта блокнотына нидер сыз- галап та куя. Аңа карагач, Әбелмәлихнең да кәефе күтәрелеп китте. Җиңүен башлык җиңсен, дип уйлады, аңа кирәгрәк. Тик бер тотынгач, безгә дә сер бирергә ярамый, азмы-күпме тавышын да җыясы иде ич, алайдыр, болайдыр, фәләндер, төгәндер, дип кенә йөрергә ярамый. Пластинка сырларына эләккән патефон энәсе кебек, барысы да бер түгәрәктә әйләнә. Очрашулар, алкышлар, мәҗлесләр. Шул ук тостлар, шул ук мактаулар, шул ук мактанышулар. Көннәрдән бер көнне уйламаганда-нитмәгәндә Муса бу ялыктыргыч бертөрлелеккә үзгәреш кертте. Үзенең башына килгән идеме бу, өйрәткәннәр идеме, Әбелмәлих белми калды. Ихтимал, авылы шуңа этәргәндер. Әмма тегеләрнең кыңгырауларына үлән тыкты тәки. Әмәкәй авылы иде бу. Зур, төзек, бердәм авыл. Сугышсалар да бергә, урлашсалар да бергә. Мәгәр авызында кан булса да, төкермәс Әмәкәй кешесе. Кулы сынса, җиң эчендә, аягы сынса, итек эчендә булыр. Дөя муены төз дип әйтә икән, димәк, төз, үлсә үләр, сүзеннән кайтмас. Сабантуенда алар һәр елны район үзәге кешеләрен тукмап кайталар. Югыйсә, милиция алдан бөтен чарасын күреп куя. Районныкылар үзләре дә ныклап әзерләнә. Барыбер сугыш була, барыбер әмәкәйлеләр җиңә. Кемдер Әмәкәй кешесен кыерсыта икән, шулай ук рәхим-шәфкать көтмә. Өерләре белән барып әлеге авылны пыр туздырып кайталар. Патша вакытында, дөрес булса, Әмәкәй авылы башында кара багана торган диләр, бу куркыныч дигәнне аңлаткан. Халкы бердәм генә түгел, үҗәт тә. Колхозлары районда беренче. Кассаларында һәрвакыт акча булыр, һичюгы, урман кисеп, сал агызып булса да, тамак туйдырырлык рәт чыгарырлар. Клубта халык шыгырым иде, энә дә төшәрлек түгел. Мөсифуллин монда да оста оратор икәнлеген дәлилләде. Яраттылар. Чират Мусага җитте. Аның шул бер балык башы иде. «Азатлыкмта «Бетсен колхоз» — Әбелмәлих шул сүзләрне көтте. Ә ул бернинди кереш сүзсез тотты да Үтәгәневкә үтергеч сорау юллады. — «Хөрмәтле Гали әфәнде,—диде ул үтә бер әдәплелек белән,— Сезне Мытыйс урманындагы кунак өенә мәгъшукалар алып бара диләр, шул дөресме? — Провакация бу, минем кандидат андый сорауларга җавап бирми!— дип атылып чыкты Мөсифуллин. Ләкин таудагы кар ишелә башлаган иде инде, аны хәзер беркем дә туктата алмаячак. Күзләр Үтәгәневкә төбәлгән. Ә ул: — Хакимиятнең бернинди кунак йорты да юк! —диде дә, балаларча үпкәләп, урыныннан торып залдан чыгып китте. Бу аның зур хатасы иде. Әмәкәйлеләр дә, башкалар да сорашуның нигезле икәнен мыек очына чорнап куйдылар. Дөрес, шул ук көнне Үтәгәнев аренда договорын өзү, хезмәт күрсәтүчеләр штатын кыскарту турында боерык чыгарды. Ләкин бу—туй үткәч, дөмбергә генә иде. Янә бер зур хата эшләде Үтәгәнев командасы. Бер-ике көннән Мусаны төнлә ашыгыч ярдәм машинасы белән килеп алдылар. Янәсе, хатыны телефоннан шалтыраткан. Шалтыратуы хак иде. Анысы да Мөсифуллин кушуы буенча. Ул аңа әйткән, ирең авыру, дәваларга кирәк, үзем ярдәм итәрмен, дигән. Югыйсә, дигән, гомерең буе сырхау ир белән интегәчәксең, дигән. Хатын, билгеле, Мусаның кыланышларыннан болай да гарык иде. Рәхмәтләр әйтә-әйтә ризалашты. Ике арадагы килешүне чәчмәскә дә вәгъдә бирде. Менә шулай, ай-ваена карамастан, Мусаны хастәханәгә китереп салдылар, инфаркт, кузгалырга ярамый дип, янына махсус шәфкать туташы да утырттылар. Без капчыкта ятамы соң?! Тоталитар режим вакытында меңнәрчә кешеләрдә сыналган бу «үтемле» алым демократия чорында ярамый 42 икән шул. Әмәкәйлеләргә дә барып иреште бу хәбәр. Шикләре зур иде һәм җиде төн~ уртасында Мусаны сырхауханәдән урлап алып чыктылар да, күрше районга илтеп тикшерттеләр. Мусада инфаркт та, чурт та тапмадылар Бу хәлләрдән соң Муса хатынын сыек чыбык белән ярган дип сөйләделәр Ярса яргандыр, озак кына күзгә-башка чалынмады, хәзер иренең күзенә генә карап тора. Бу җәнҗал Әбелмәлихкә җиңү китерде. Депутат булып сайланмагач, Үтәгәневне башлык вазифасыннан азат иттеләр. Муса сүзендә торды. Унынчы баб утыр остенә кутыр дигәндәй, кунакханә администрациясенең иләген көчхәл белән үтеп, ачкыч алыр вакыт җиткәч тә каршылыкка дучар булды әле Әбелмәлих. — Күк терәве түгелдерсең бит, нәрсә терәлеп каттың, юлыңда бул,—дип каршы алды аны җыештыручы. — Мин инде килеп җиттем, түтекәй!—диде Әбелмәлих шаяртыбрак. — Бик кукрайма, монда кат саен милиция. — Мин бу бүлмәдә торачакмын, түтекәй, аңладыңмы? Җыештыручы карашы белән Әбелмәлихның юлда буялган киемнәрен, җил ашаган төссез кашларын капшап узды. Ләкин игътибарны җәлеп итәрдәй нәрсә тапмады, ахрысы, шунда ук сүнде — Яхшы чакта үкчәңне ялтырат, тел кашырга вакытым юк минем. — Ышанмасаң, менә кәгазьләрем,— дип Әбелмәлих кесәсеннән шәхеснамәсен суырып чыгарды. — Депутат та түгелме әле?—дип иреннәрен бөрештерде хатын. — Коеп куйган... — И хәчтерүш, сөйләп торган була, депутатларның значогы була, алайса кая соң значог ың? — Мин аны кесәмдә генә йөртәм. — Ышандылар ди, бик беләсең килсә, депутатларның авызыннан затлы коньяк исе генә килеп тора, ә синнән очсыз сыра исе аңкый Фу' — Нәрсә бар монда?—дип алар янына милиционер килеп туктады. Әбелмәлих аңа кулындагы шәхсснамәсен сузды. Милиционер документтагы фотосурәтне җентекләп тикшерде, күзләрен чекерәйтеп, бер Әбелмәлихка, бер шөхеснамәгә текәлде. Гүя, аның каршында чикне бозып, мәмләкәтебезгә үтеп кергән килмешәк басып тора иде. Ә документлар тәртиптә. Шуңа күрә милиционер кагыйдә нигезендә — Хәерле көн, иптәш депутат, рәхим итегез,— дип кулын чигәсенә терәргә мәҗбүр булды. Җыештыручы бу сүзләрне ишетүгә милиционер артына посты. Ала- рның икесенең дә депутатка охшамаган депутатны беренче күрүләре иде Чит кешеләр генә түгел, ул үзе дә ят вазифага күнегә алмыйча йөдәде. Ләкин аңа озын-озак миңерәп йөрергә ирек бирмәделәр, әле берсе, әле икенчесе кодалады. Беркөнне шулай өердән аерылып бер читтә басып тора иде. Янына башына түбәтәй кигән ыспай гәүдәле кеше килеп туктады. — Җыен эшсез,—диде ул уены-чыны белән, әрле-бирле йөрүче тук депутатларга ымлап,—авылга җибәреп бер-ике атна җигәсе иде үзләрен, ә? ,, Әбелмәлих көлеп җибәрде. Чөнки ул үзе дә нәкъ шушы хакта уйланып тора иде К — Милләттәш, мин сине күптәннән күзәтәм,—дип дәвам итте сүзен яңа танышы,— бик битараф тотасың үзеңне, сайлаучыларың гафу итмәс бит мондый фигылеңне. Әйдә, берләшик, монда милләт турында кайгыртучы юк дәрәҗәсендә. Күбесе начальник, үз урыннары өчен куркалар. Баштагылар ни әйтсә, шуны үтиләр, халык турында уйламыйлар. — Мин андый уен-муеннарда катнашмыйм шул, кордаш,—диде Әбелмәлих,— без гади халык, авылдан... — Вәйт-вәйт,—дип күтәреп алды аны әңгәмәдәше,—менә шунысы бәһале дә инде аның. Бик яхшы булыр иде бу, милләттәш! Әбелмәлих юк йомышын бар итеп тиз генә туалетка кереп шылды. Сүз өзелде. Шулай да әлеге депутатны күз уңыннан төшермәде. Камил атлы ул. Сәер кеше. Үзе утырыш саен берничә мәртәбә микрофонга ыргыла, үзе нәкъ чираты җиткәч, галстугын рәтләп вакытын уздыра. Шуңа күрә көләләр. Сүзен һич тә үткәрә алмый, бәгырь. Югыйсә, тәкъдимнәре халык мәнфәгатьләренә туры да килә кебек. Әйтик, сессияне чиратлаштырып рус һәм татар телләрендә алып баруның нинди зыяны булыр иде икән? Үзебезнең Татарстаныбызда яшибез ләбаса. Ләкин бәхәс, сүз көрәштерүләр нәтиҗә бирмәде. Татар үз телен үзе буа. Кичен бу хакта күршесенең дә кылын тартып карады Әбелмәлих. Сөйләшеп, сыйланып утырганда татарлык мәсьәләсендә хәтта Камилне дә уздырып җибәрә монысы. Татар гомере буе кысылып, изелеп яшәде, иреккә чыгарга бик вакыт, ди. Ә үзе гамәлгә килеп җиткәч, нәкъ киресен эшли. Шуның сәбәбен сораган иде, кызыпмы-кызды. — Яшең кырыкка җитсә дә, сәясәттә бала гына әле син,—диде,— минем менә кешечә яшисем килә, үсәсем килә. Әгәр мин хөкүмәт арбасының тәгәрмәченә таяк тыгыл утырсам, Үтәгәнев кебек тире җыярга гына китәсе калачак бит. Камил бер атнадан соң тагын шул телләр мәсьәләсен өстерәп чыгарды. Тәкъдимемне исемләп тавышка куегыз, нәтиҗәсен матбугатта игълан итү шарты белән, диде. Исемлектән шөлләделәр, ахры, тәкъдимнең бу өлеше шактый яклау тапты. Тавышка куеп карарга булдылар. Бүлмә күршесе бу утырышта катнашмады. Теркәлгәннән соң үзе кебек берничә башлык белән каядыр шылдылар болар, минем өчен дә тавыш бир, дип колагын киртләп китте ул. Ничек дигәч, башлыкка күз төшер, ничек икәнен үзең күрерсең, диде. Чыннан да, мәсьәләне тавышка кую вакыты җиткәч, башлык та бәхәскә кушылды. Микрофоннан аның йомшак тавышы яңгырады. Мәсьәлә бик мөһим, диде, аны өстән-өстән генә карау килешмәс, ныклап әзерләү зарур, диде. Башлык шулай ара-тирә сүзгә кушыла, аңлатма бирә, ачыклык кертә, фикерен җиткерә иде. Аның сүзләреннән соң Әбелмәлих ничектер тынычланып китә, ышанычы арта. Димәк ки, башлыгыбыз уйлана, яхшы булсынга омтыла. Камил исә моңа каршы, фикерегезне башкаларга көчләп тагасыз, дип бәйләнә. Әбелмәлихкә аның сүзләре дә якын. Ул да тырыша, ләкин аның татарлыгы күпләрнең тешенә сылана булса кирәк, өнәмиләр. Камил ничек кенә көчәнмәсен, тәкъдим барыбер көн тәртибенә кертелмәде. Барысы өч тавыш җыйды. Шуның икесе—Әбелмәлихнеке. Чөнки күршесенең төймәсен дә үзенекенә кушкан иде. — Син, абзый, нәрсә маташтырдың анда, дип бәйләнде соңыннан тегесе. Әбелмәлих белмәмешкә салышты. Иелгән башны кыпыч кисмәс, дип уйлады. — Нәрсә булды, артыңны черки тешләдеме әллә?—дип хәтта сүзне уенга да бормакчы итте. Тегесе аның бу кыланмышыннан бөтенләй дөрләп кабынды. — Мине җүләргә санама, җәме, синең кебек астан уеп, өстән ямаучыларны күп күргән, тик кара аны, абзый, ут белән шаярасың. — Аңлатыбрак сөйләле, энем! Абзый чакыртып пешерде анда, үз даирәмдә оппозициягә ирек бирмәячәкмен, ди. Әйтеп буламыни аңа, мин түгел, күчән баш Сәгыйдул- лин икенче төймәгә баскан, дип. Әбелмәлихнең иреннәре сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп алды. Ни өчендер ул үзеннән-үзе риза иде бу мизгелдә, гүя, ниндидер батырлык эшләгән, һәм аның бу турыда Камилгә дә сөйлисе килеп китте — Син соң,—диде ул кәефе килеп,— Президиумга карап утыр, барысы да аңлашылыр дип кисәттең бит. Мин аннан күземне алмадым. Башлыгыбыз да мәсьәлә бик мөһим дигәч, якларга кирәк икән, дип уйладым — Актыгына кадәр тыңларга иде, мәсьәлә әлегә өлгереп җитмәгән дип тә кисәткән ич, Алла колы! Шушы хәлдән соң күршесе аны ташлап икенче бүлмәгә күчте. Ә берничә көннән Әбелмәлихне Сафинга чакырдылар. Күптәнге дуслар кебек колач җәеп каршылады Сафин. Авызы ерык, әйтерсең лә, улына Әбелмәлихнең кызын ярәшергә җыена. — Зурайдыгыз, Әбелмәлих Шамилович, депутат булгач, борыныгызны чөйгә элдегез, кермисез, хәл белешмисез, без бит дошманнар түгел, хәтерлисезме?—дип сайрый башлады. — Хәтерләмичә соң, иптәш Сафин, сез мине тракторлы иттегез, әле дә гөлләр кебек эшли. Түрә Әбелмәлихне җитәкләп ял бүлмәсенә алып керде. Анда җиңсл- чә табын әзерләнгән иде — Ата-бабаларыбыз дуслашу өчен бер пот тоз ашарга кушканнар, безнең зур тизлекләр чорында аны бер шешә коньяк та алыштыра,— дип сөйләнәсөйләнә, киң төпле рюмкаларга эчемлек агызды Шул арада бер мәзәк тә сөйләп алды. — Минем кода бар,—диде,—табиб кеше. Үзе болай әйбәт кенә, тел тидермәде түгел. Тик кунакка килгәч, ни ашатырга белми аптырыйбыз. Беренче очрашуда хатын туалетка кереп яшьләрен бушатып та чыкты хәтта. Үземнең дә ачу купты, их, мәйтәм, тегеләй-болай, сине хөрмәтләп табын түренә утыртканнар, ә син монда ризыктан гаеп табып утырасың. Алдына ысланган колбасаны төртеп куйдым моның, ул чакта дефицит иде. Борынын гына җыерды, канцероген, ди, үт куыгына ярамый, ди. Мәйтәм, алайса атланган майдан авыз итегез, авылдан махсус сезнең өчен китерттем, дим. Янә отказ. Атлан майда холестерин күп, ди, инфаркт аласым килми, ди. Мин дә кызып киттем, бирешәсе килми, каһәр. Менә, мәйтәм, гөмбә, холестеринны куып чыгарачак. Аллам сакласын, ди, гастро-энтероколит! Хатын варенье белән чәй төртә, кода бит, сыйлыйсы килә, әлбәттә Тегенең йөзеннән төсе үк качты, диабет, ди, кирәкми, ди. Сез дә минем кода кебек түгелдер бит, Әбелмәлих Шамилович' — Бу профессорлар чире,—диде Әбелмәлих,— без наданнарга кагылмый. Сафин үз сүзләреннән кәефе килеп, рәхәтләнеп көлде дә шигырь сөйли башлады: Ассалар да киссәләр дә, Үлмәдек син калдык тере. Чукындырган чагында да Чукынмадык татар теле! Әбелмәлих күлен танымаган бака хәлендә иде, бу минутта ул үзен арыш бетеннән дә кечкенә итеп тоя иде. Шушы печтик кенә вакыт эчендә ниләр 1енә ишетмәде дә. ниләр генә белмәде, академияләрең бер якта торсын, валлаһи! Ну, баш та бар икән үзеңдә1 — Шәп бит, Әбелмәлих Шамилович, ә?—диде Сафнн. — Шәп булмыйча,— диде Әбелмәлих, ниһаять, телгә килеп.— Моны парламентта сөйлисе иде. — Ни файда,—дип кулына рюмкасын алды түрә,—сүз боткасы ясап, көн тәртибен раслый алмыйча ярты көнегез үтә — Әйе шул, үземнең дә эчем поша... Сафин сәгатенә карап алды да әйтте: — Әйттем исә кайттым, парламент эшенә тыгыла диярсез. Ә мин сезне бик мөһим мәсьәлә буенча чакырган идем. Без республикада фермерлар ассоциациясе төзәргә уйлыйбыз. Шул мәсьәлә буенча киңәшергә иде. Хәзер үк димим, уйланыгыз әле, зинһар! — Була ул, иптәш Сафин! — Җә инде, Әбелмәлих Шамилович, нигә инде ул андый рәсмилек, без бит дуслар. Киңәш дигәннән, сез ул экстремистлардан сак булыгыз, төпсез арбага утыртулары бар. Сафин аны Тукай шигырен укып озатып калды: Галибәнә яктырып, әкрен генә ал таң ата; Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата... белмәлих бу сәер әңгәмә турында төне буе уйланып ятты. Уйлана торгач, ниһаять, төбенә дә төшенде түрәбез мәгълүм әкияттәгечә, тимерчедә телен таптаткан икән ләбаса! Шуңа күрә теле еланны да өненнән чыгарырдай булып татланган. Янәсе, күрегез ул нинди гади, нинди мәгърифәтле. Сусыз юар, җилсез киптерер мәгәр. Шул рәвешле үз тегермәненә су койдыртмакчы. Юк, агай-эне, без дә төшеп калганнардан түгел, тәкәнең артыннан, атның алдыннан, ә синең кебек адәмнәрнең һәр ягыннан да әйләнеп үтәргә кирәклеген бик яхшы беләбез. ...Камил икенче көнне дә сессияне чиратлаштырып ике дәүләт телендә: татар һәм рус телләрендә алып бару турындагы тәкъдимен төртеп карады. Үзеннән кала бер генә депутат аны яклап тавыш бирде. Ул Әбелмәлих иде. Унберенче баб өзге көннең көлүе, көлүе дә елавы. Яңгыры да иште, кары да кимен куймады. Бүген—кар, иртәгә яңгыр, ахыры барыбер— су. Чокырчакырларда гына түгел, тип-тигез урыннарда да күлдәвекләр җәйрәп ята башлаган иде инде. Резин итексез ишек алдына да чыгармын димә. Бигрәк тә мал-туар интекте. Дымлы суык сөякләргә кадәр үтеп керә бит ул. Шуңа күрә ашауны да умыралар, җиткер генә. Кышлык азык бетә бит инде, кайчан утырыр бу көне, дип зарланды авыл халкы. Тик никадәр генә озакка сузылмасын, һәрнәрсәнең чиге була. Кемдер, ниһаять, күкнең бирән тишеген борчак саламы белән томалап куйды. Көннәрдән бер көнне йокыдан уянсалар, шаккаттылар Тирә-як тоташ көзгегә әверелгән. Куанды да соң бала-чага! Атналар буе өйдә сөрсеп яту ялыктырган иде үзләрен, барысы да урамга сибелде. Кәнкие бары кәнкиен таккан, чаналысы чанасын өстерәгән. Малайларның кулында кәшәкә. Чыр-чу киләләр. Үзе бер күңелле манзара. Шуннан соң табигать яшен агызмады. Хәер, кояшның куянга атланган чагы җиткән иде шул инде. Тагын берничә көннән кар яуды, чана юлы төште. Дөрес, кары әлегә мул түгел. Шулай да оеш-оеш катканаклар, кантарлар сөңге шикелле тырпаеп тормый инде, араларына кар кереп тулган. Ә К Күк йөзе чалт аяз. Салкынча һава тирә-якны сафландырып, пакьландырып җибәргән. Урманнар, телефон баганалары, таулар ничектер якынаеп киткәндәй булганнар, кулыңны сузсаң, кул җитәр сыман. Чанасына кырын яткан юлчы да шушы манзара белән хозурланып бара иде булса кирәк. Күңелендәге моңы әле җыр булып бәреп чыга, әле сызгыруга әйләнә. Аты да шул салмак көйгә җайлап кына атлый. Көр гәүдәле ат. Шәт, юыртып та китәр иде, хуҗасы дилбегәне кысып тоткан. Күрәсең, ашыкмый. Бәхетле адәм! Өермәдәй бөтерелүче бүгенге зилзиләле тормышта да шундый тыныч, шигъри җанлы кеше бар икән әле. Бәлки ул, чыннан да, шагыйрьдер, иҗатына илһам эзләп йөри-йөри шушы самими гүзәллеккә тап булгандыр? Әллә бөтенләй гамьсез бер затмы? Андыйларга ике чабата бер кием. Хыял, хис тән хаҗәте генә, алар аның җанына кагылмый, уйларын басмый. Ихтимал, рухи омтылышлар бер тиенгә тормаган бу заманда барысы да ихтимал. Юлаучы чана башыннан шешәсен суырып чыгарды да борыныннан гына бер-ике мәртәбә йотыл куйды, кикереп җибәрде, һәм янында бер фәрештә дә калмады, барысы да качты. Юк, шагыйрь түгел икән. Шагыйрь борыныннан гына кабып хәмер эчәргә мөмкин, чөнки ул романтик, аның һәр гамәле үзгә, табигать шулай яраткан. Ләкин шагыйрь бервакытта да болай ямьсез итеп кикермәс. Район үзәге ягыннан тагын бер юлчы пәйда булды. Монысы машинада Машинасы шәп, ахрысы, дымык су өстендәге көймә шикелле орылмыйчасугылмыйча гына элдертә. Шофер янында эшләпә кигән бер кеше утыра. Фырт түрә, димәк ки, авыл әнә беренче кыраудан ук бүреккә күчте. Алай дисәң, нигә ул йомшак кәнәфигә чумып утырмаган, куып төшермәсәләр ярар иде дигәндәй, кырыена гына чүмәшкән Ә эшләпә? Җә, кем эшләпәне шулай кия инде, хохол егетләренекедәй бер учма чәче маңгаена чыгып тора. Ат ичмасам дәрәҗәсен белә икән, нинди ялтыравык машинага да юл сапмады бит, юл уртасыннан баруы бару — Кешесе юк, ахры,—диде Эшләпә,—төшеп карыйк әле, бер-бер хәл булмагае. — Борчылмагыз,—диде шофер,— аты иясенә охшаган. — Кем соң ул? — Кем булсын, районда бер генә ул, Үтәгәнев! — Үтәгәнев? — Машинаңны туктат,—диде Эшләпә, хәлбуки машина болай да туктап тора иде инде. — Үтәгән!—дип кычкырды ул машинадан төшә-төшә,— синме бу? Чанадагы калын түшкә селкенгәндәй итте. Аннан соң ул түшкәдән баш калыкты. Исерек дип булмый иде аны Кызмача да түгел хәтта. Аракыны күтәрә ала Үтәгәнев. — Ә-ә, депутат,—диде ул артык исе китмичә генә,— нинди җилләр ташлады бу якларга? — Иске авыздан яңа сүз, авылга кайтып барышым. — Сине Казанга күченгән дип ишеткән идем. Әбелмәлих аңа сынаулы карашын текәде Ул Үтәгәневтән төшенкелек, битарафлык сыйфа!ларына ишарә итүче билгеләр эзләде Тапмады Килешкилбәт элеккечә мәһабәт иле Шундый ук тәкәббер йөз, калын иреннәр, итләч борын, җәелеп киткән ияк Ләкин ниндидер үзгәреш бар иде. Нинди үзгәреш бу —абайлый алмады _ Хатын риза булмады, күчә идем мәгәр,—дип көлгәндәй итте Әбелмәлих. _ _ _ — Җүләр, Тулага үз самаурың белән баралармыни? _ Уҗымга керергә рөхсәт сорамыйбыз анысы, Үтәгән Ә парламентта даими эшләү өчен баш кирәк Минскенә нишләптер сүс тутыр>ан- нар. Сөйлиләр, бәхәсләшәләр, малай, мин һичнәрсә аңламыйм Тыры- шыл та карыйм үзе, юк, бер колактан керә, икенчесеннән чыгып китә. Күңелдә һаман шул бер балык башы: капка төбен себерделәрме икән, мал-туарны карыйлармы, атны вакытында эчерәләрме. Хәлләр шулай, Үтәгән. Дәрәҗәсе бар анысы, күреп торасың, машина белән озагалар, китереп куялар. Төшкә дә кергән нәрсә түгел иде. — Аның урынына, фермер! — һәй,—дип кулын селтәде Әбелмәлих,—исеме генә инде аның, бөтен республикага бер үзем диярлек калдым бугай инде. Депутат булгач, колхоз минем эшне дә үзенеке белән рәттән эшләттерә. Депутатлар ике сүзнең берендә: «җир, җир»,—дип өзгәләнгән булалар. Ә авылда җиргә ябышырга теләүче юк. Авыл кешесе ата ялкауга әйләнде хәзер. Теге вакытта колхозны тараттык дип күкрәк киереп йөргән малайларның да кикриге шиңде, кире колхозга кайтып беттеләр. Муса булып Муса тынды. Җил-давылның вакыты кыска шул аның. — Мин болардан гарык, депутат, сөйләмә син аларны миңа,—диде Үтәгәнев.— Булмаса, күрешү хөрмәтенә тамак чылатыл алыйк. — Шофер бар бит, яхшы түгел. — Җибәр син аны, үзем илтеп куярмын. Әбелмәлих та буш кул белән түгел иде. Дөресен генә әйткәндә, Үтәгәнев аны шушы дәрәҗәгә күтәрде ләбаса! Фермер итте, трактор бирдерде. Суган сатып шактый тернәкләнеп калды теге вакытта. Ул болай да Үтәгәневне сыйламакчы булып йөри иде. Менә җае туры килде бит. Биш-алты минут чамасы, хәмер парлары канга күчкән арада алар тавышсыз-тынсыз гына капкалап алдылар. Аннан соң телләр үзеннән-үзе ачылды. Инде күңелләре җыр ноктасына ук килеп җитте. Әбелмәлих үзенең яраткан җырын башлады: Тала, тала, тала, тала, Тала ике беләгем... Үтәгәнев эскерт почмагын чылатып тора иде, кычкырды: — Минем алда такмак такмаклама, җырны аны, менә болаерак җырлыйлар. Кара да гынай урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк лә үтәргә... Әбелмәлих җырны башыннан эшләпәсен салып тыңлады. Үтәгәнев- нең тавышы шушы мәһабәт җыр кебек үк йомшак, сагышлы, озын вә аһәңле иде. Ул күңелнең иң аулак яткылыкларына кадәр үтеп керә, инде күптән суынган хатирәләрне яңарта, тәүге мәхәббәтенең ярасына тия, өзгәләнә, тарткалана. Үзгәреш дигәне шушы моң, сагыш иде. Әбелмәлих йөгереп барып Үтәгәневнең кулларын кысты. — Тире җыеп йөрергәме соң сиңа, дустым, сәхнәләргә чыксаң, алкышларга күмәчәкләр бит! Чәркәдәшенең бу сүзләре Үтәгәневкә дә тәэсир итте, зур, авыр җилкәләре калтыранырга тотынды. Ул елый иде. Аңа карал Әбелмәлихнең дә күзләреннән яшьләре сытылып чыкты. Кочаклашкан килеш алар шактый ара елаштылар. Ихтимал, бу хәл озаккарак та сузылган булыр иде, Үтәгәневнең шөгыле бетмәгән булган икән әле, шөлдериен салкын чеметеп алды. — Туктале, чалбарны күтәрим,—дип пышылдады ул. Үтәгәневкә теге вакытта әйбәт кенә эшләр дә тәкъдим итеп карадылар. Нефтебаза директорлыгына ризалашкан да иде, әнкәсе каршы төште. Улым, сиңа анда барыбер көн күрсәтмәячәкләр, иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, дигән борынгылар. Әткәң кебек тире җыярга керсәң, кулайрак булмасмы? Бик төшемле эш. Унлап кара әле, диде. Үтәгәнев әнкәсенең сүзенә колак салырга булды. Моңа райондагылар гына түгел, казандылар да хәйран калды. Үгетләп тә карадылар Сафин үзе шалтыратты, үзен гаепле, сайлауларны оештыра алмадың, инде безне мыскыл итеп җүләр сатма, диде Оппозиция болай да эт кебек ябышырга гына тора, синең тәртәгә тибеп маташуың алар тегермәненә су агызу ул, җирле органнар белән очраклы кешеләр идарә итә, диячәкләр, кадрларны сайлый белмисез, диячәкләр. Ленин вакытлары үтте, без кухаркаларны идарә даирәсенә кертә алмыйбыз. Үтәгәнев тискәре кеше иде, үз дигәненнән кайтмады. — Үтәгән, хәтердән дә чыгып тора, сиңа’ әманәт бар бит әле,—диде Әбелмәлих. — Әллә мине дә хәтерләүче бармы? — Ничек кенә әле, кем дип сора син. — Кем? — Бер бик чибәр корреспондент хатын. Менә сиңа бер төенчек тә биреп җибәрде. Кара, истән дә чыгып тора... — Тукта, тукта! Сал әле берне тутырып, җә йөрәк ярылыр, тизрәк бул, көттермә! Әбелмәлих аның гозерен үтәде. — Менә хәзер сөйлә инде, бөртекләп сөйлә, кем, нәрсә, кайда күрдең? — Бөртекләп дип, аның әллә нәрсәсе юк инде. Сессиядә үзе эзләп тапты, сез шул-шул кешеме, диде. Әйе, дидем, мин шундый-шундый кеше, дидем. Алайса сез Үтәгәневне беләсез инде, диде Әйе, дидем, Үтәгәневне беләм, дидем, якташым, дидем. — Дидем, дидем, ниемә дилбегә буена сузасың, сөйлә әле җү- нләбрәк — Үзең бөртекләп сөйлә дисең бит. — Минем турындагысын дидем мин, колак! Тагын нәрсәләр сораштырды, сәлам әйттеме, барып чыгам димәдеме? — Юк, шушы пакетны гына бирергә кушты. — Ул пленканың бушка да кирәге юк хәзер, шуңа биреп җибәр! ән ул аны, фахишә! Күчермәсен алгандыр, дип теге вакытта да шикләнгән идем аны Күңелем белеп өзгәләнгән икән. Күпне күргән нәмәстә, кибәккә генә алдана торганнардан түгел. Мәгәр үткен хатыи! Ә мин, җүләр, кассетаны яндырдым дип йөрдем. Саумакчы булган димәк ки Нинди тәмле хатын иде. Син аның тәннәрен күрсәң.. Шул ләззәтләрдән син мәхрүм иттең мине, син! Ишетәсеңме, колак! Шуның өчен мин синнән дөя муены ясыйм... Үтәгәнев көчле куллары белән Әбелмәлихның изүеннән эләктереп алды да, аны үзенә таба тартып, исән колагына атныкы кебек эре тешләрен батырды... 6IVU-95.