Логотип Казан Утлары
Шигърият

СЕЗГӘ— ШИГЫРЕМ ШИФАСЫ

Бу шигырьләр сиңа шатлык Алып килсә — мең рәхмәт: Сиңа булсын уй вә сагыш, Татлы хыял һәм ләззәт!.. Көнемне төнгә ялгадым, Өметне—хыялларга... И укучым, юк ялганым, Бизәдем мин сурәтләрне Иң садә буяуларга. Сиңа шигырем шифасы Булсын—гамьнәр галәме: Сиңа жанымның җылысы, Ихлас йөрәк сәламе! Ни әйтерсец, Иделем? Җәй айлары бәйрәм сыман: Таң ата да кич җитә... Гомеркәй — җәйдән дә кыска, Бигрәк сиздерми үтә... Якты язым әле гөлдә, Уйда — күрәм көземне... СЕЗГӘ— ШИГЫРЕМ ШИФАСЫ Күбәләк гомередәй тоям Мин тормышта үземне. Йә челлә, йә туфан-тузан, Иминме күгем, җирем? Агым суга карап торам: Ни әйтерсең, Иделем?! Яфраклар кошлар артыннан Очмакчы —талпыналар: Кошларның канаты каурый, Җил канатында—алар! Иделгә талпыналар... Кадерле гомер Ташыган суда, Бозсалкын суда һәм алкын суда Тирбәлгән саллар — Кайларга ага, Кайларга китә, Кайларга җитә Бәйләнгән саллар?' Дулкынлы суда Теләкләр китә, Хыяллар китә. Агалар салдай... Болытлар уза. Сагышлар уза. Йөрәкләр туза... Теләкләр — балдай Аһ, татлы гомер! Аһ, баллы гомер! Аһ, затлы гомер, Ал-гөллс гомер* Кайларга, салдай. Син, татлы балдай Агасың, гомер?! Барасың, гомер?! Син —һәркемгә бер, Кадерле гомер! Әбү ирек!1 Урламагыз минем җанымны* — Үз Ватаным —сөйгән ярымны* ’ Әбү ирек ирек улы, абрек, ирек өчен көрәшүче Мине тапкан газиз әнкәмне! Җимешемне — балам-балымны' Урламагыз минем җанымны! — Киләчәгем— торыннарымны!II Энә, хәнҗәр, сөнге, ук белән Кадамагыз минем тәнемә! Урламагыз минем җанымны! ...Җил. Кар. Буран. Салкын. Өшеткеч. Кемдә хәят? Шунда — кемдә көч! — Корыч табан кигән танкта, Кара портфель тоткан «халык»та... Очакл арның канат астында... Урламагыз минем җанымны! — Калсын миңа җаным — Ватаным! — Шулай дип, ул югалтты аңын... Җир белән күк тоташкан иде. Таулардан ташлар ташкан иде. Күктән яуды бомба. Авыллар Гүя күккә, аһ, ашкан иде.. Нигә кирәк сезгә бу ташлар?! Җир җитмиме, бәлале башлар?! Урламагыз минем җанымны — Алтынга тиң гөл-Ватанымны!!! Без бәхетле идек... Нигә болай салкын дигәч, орышмадык болытны. «Кояш бөтен дөньяны да ул бертигез җылытмый?» Җылытмый?! Бу хаксызлыкны инде ничек аңласы?! Илне баскан күршебездәй, без дә Хакның баласы! .. Без дә! Без дә!.. Кинәт күзләр Ачылдымы дөньяга?! ...Хәзер инде сак бул, заман, Алдап җанны кыйнама! II Торыи—онык. Без бәхетле идек, заман! Бәхетсезләр илендә белми, күрми яшәдек без хак җирне дә, күген дә... Без бәхетле идек, заман! Без шат идек, саф идек. Сызлансак, качып еладык, еласы чакта көлдек. Бездәй сабый-нарасыйны тагын кайдан табасың?! Ничә гасыр кояш дидек күршеләрнең табасын! Әманәт Ерак-ерак илдә, тауларда Иөри егет «дошман» ауларга. Көтмәгәндә ядрә тиде дә Сузып салды аны җиренә... Кабат тора алмасын сизеп, Сафташына болай ди егет - Җан дускаем, өйгә исән кайтсаң. Юлың төшсә безнең авылга. Чишмә суы алып иңнәренә, Бер гүзәл кыз чыгар алдыңа. Ул елмаеп тәкъдим итәр суын, Бәллүр суын алып эч син, юын. һәм рәнҗетмә, туган, кызны какма Җайлап кына сөйлә минем хакта Синең өчен ул кыз чит түгел, Кыз кардәшем —сиңа чын сеңел. Ерак-ерак илдә, тауларга Барды егег «дошман» ауларга. Тиде аңа дошман ядрәсе лә: Сузып салды аны газиз җиргә. Кабат тора алмаслыгын белеп, Яулашыннан бик үтенде егет Җан дускаем, илгә исән кайтсаң, Эзләп тап син минем өемне. Ак яулыктан, ак алъяпкыч япкан Капка алдында кем9 дисеңме? Ул әнием булыр Зурлап күреш, Аннан инде сөйләш, хәлен белеш Әйт син аңа миннән кайнар сәлам. Исән диген. . тауда, фәлән-фәлән.. Газиз әнкәм минем куансын Исән дип ул тәмам инансын Ерак-ерак илдә, тауларга Барды егет «дошман» ауларга. Көтмәгәндә тапты аны ядрә, Екз ы, сузып салды туган җиргә Кабат тора алмаслыгын сизеп, Сафташыннан бик үтенде егет: - Исән кайтсаң әгәр туган илгә. Юлын төшсә әгәр безнең өйгә: Каракүлдән «татар бүрек» кигән Ai ай булыр, гүя корыч имән Торыр уйчан капка алдында Әгием ул. Сөйлә барын да Бу мәхшәрдә ничек суг ышканны. Кирәкмәскә ничек түктек канны. Мәнфәгатен яклап яманның — Комсызлардан комсыз Иванның Үлеп ятканымны эсседә .— Сөйлә барсын чын ир кешегә!