МОҢНАРЫМДА ЖИДЕ КЫЛ

 

Кулларым минем, кулларым, Киң учлы, кытыршы кулларым, Булдымы сезнең сулыштай җиңел, Чәчкәдәй нәфис, назлы чагыгыз?— Оныттым инде, күптән оныттым. Керфекләргә куна күбәләктәй карлар, Кайнар биткә бәрелеп эриләр. Әкрен генә кочаклыйлар җирне, Таптап узасым ны белмиләр. Ап-пак карда яфрак ямь-яшел — Тамып калган җәйнең күз яше. Матур кызкай, Кулларыңны синең Камыл кисмәгән, Камыл түгел, Кояш нуры кискән. Кояш нуры! Әллә белмәдең? Авыл читеннән үк башлана Бер басу кояш нуры! Иңләп чайкала — Күзләр чагыла. Яз җитүгә, ир егетләр чыгып, Кояш күренүгә — Бөртек саен бер нур бәйләп, Кабартылган җиргә күмделәр — Кич җитүгә кояш нурсыз калды. Әллә күрмәдең? Үзем дә мин Әле генә белдем — Хезмәт белән Нурның Күзне чагылдырып Чайкалуын Тал агачы, Зифа тал агачы, Тик бер генә көнгә Алмашыйкчы урыннарыбызны. Барып торчы Мин булып син Безнең өйгә. Тик бер генә көнгә. Ишетим әле чык төшкәнен яфракларыма. Яфрак саен йөреп, Әйтсен миңа серен Ераклардан килгән Кыю җил. Күримче бер генә Ай нурының Су өстенә юл түшәгәнен — Барып торчы Безнең өйгә Тик бер генә көнгә, Тик бер генә көнгә. Кызарып пешкән алма үзәгеннән Тап-газа биш теш чыкты тәгәрәшеп. Ташлар идем - әрәм. Тәрәз гөлем төбенә Төртеп куйдым. Болай гына. Гамьсез генә эшләнде бу эш һәм онытылды. Көз үткән. Кышны яз алыштырган. Йокыга талган алмагачлар уянган. Төшләрем кабынды яшел очкын булып. Инде миннән нидер өмет итәләр, Су сипкәнемне көтәләр. — Син чакырдың безне тормышка, Онытырга хакың юк, апай,—диләр. Нәҗибә Ихсановага Җаны җиде кылдан булса, Уйнаса шуның алтысы, Җиденчесе әле һаман Чиертүчесен көтә сыман. Кул тимәгән кыз баладай, Үзе назлы, үзе кыргый: Баш бирмәгән Туфанын да Җылатырлык итеп җырлый. Ачылып бетмәгән гөлнең Чыклы таңнары алда: Уйнар, җырлар җиденче кыл, Моңнары булса җанда

Реклама