Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫҢГЫРАУ

Сыерны инде кичтән үк ашатмадылар. Ул, зарлангандай, иртәдән бирле могри башлады. Төш вакытында хайваннарны суйдылар Алар өчәү иде: «Ганнибал» кушаматлы сугымчы Гани абый, әтисе Лотфи һәм аның улы Радик Иң әүвәл кем нишләргә тиешлеген киңәштеләр, аннары малны аякларыннан бәйләделәр. Яшүсмер егет Радик бауны бар көченә тартты, әтисе белән Гайн исә яшь сыерның аяк астына бәрделәр. Хайван, башын (айрәтле генә селтәп, җир! ә ауды. Кар өстендәге салам кисәкләрен читкә уфырдатып, ул тирән сулый, ә гәүдәсе калтыранып куйгалый иде. Кычкырмасын өченме, әтисе аның авызын бау белән чорнап алды. Сыер һаман да шаулатып сулый, көянтә сыман- рак бөгелеп калган зур гәүдәсе әле җыерылып килә, әле уңга<улга бәргәләнә иде. Әтисе бастырыкка үрелде. Баулар арасына тыгып, шуның белән малның аякларын җиргә таба кысрыклады Гани абый ике куллап чалбарын оскәрәк күтәргәндәй итте дә Радикка кычкырды — Әй, теллигент, мөгезләреннән тот. балаларым өчен куркам! - Битенең бер як яртысы аз гына кыйшаеп алды, күз кысарга тырышып каравы иде, күрәсең. Радик үз-үзен читтән күреп тора шикелле шәһәрчәрәк кыяфәтле егет өстендә әтисенең бишмәте һәм дәү генә итекләр. Әтисенекенә охшаш куе кашларын өскә күтәрә төшеп көлемсерәде ул. Сыерның маңгай чәчләре читендәге кабыргалы мөгезләр кайнар иде, шулар аша егетнең кулларына хайванның яңак сөяге хәрәкәтләре күчте шикелле Читкәрәк карап, карлыккан тавышы белән бисмилла сүзләре әйткәннән соң, Гани абый ниндидер яшерендек, озын-озак хәрәкәг белән итеге кунычыннан сугым пычагын тартып чыгарды, бирчәйгән куллары белән сыерның бугазын капшады. Бу кагылудан сыер түгәрәк күзләрен ачып- йомып алды, ул арада Гани абый кинәт егылгандай хәрәкәг белән аска иелде, кулында! ы пычагы кояшта ялтырады' Әлеге пычак ә дигәнче мал муенында! ы кызыл йоннар арасына кереп югалды. Радик сыер муенында Фәриз НӘГЫЙМОВ (1970) Оренбург олкәсендә туган Армия хезмәтеннән соң Мәскәү әдәбият институтын тәмамлый. Хәзер Алма-Ата шәһәрендә яши. С миңнәр барлыгын күреп өлгерде. Егеткә юеш, эссе иде, битенә сәер кайнарлык бәрелде. — Тизрәк!—дип чырылдады әтисе. Әйтерсең, кемдер аны артыннан типкәләп ашыктыра иде. Үз эшен эшләгән Гани күтәрелде, тураеп басты һәм бер читкә «черт» итеп төкерде. Маңгаендагы борчак кадәрле тир бөртекләре алсу-кызгылт төстә иде шикелле. Бәлки, шәфәкъ ягына караганлыктан шулайдыр? Әтисе, улы һәм аларның сыерлары янында Гани баһадир бер сурәттә басып тора. Күзләре аның хәзер инде икенче төрле, башкачарак иде. Сыер, бугазы белән авыр сулап һәм былт-былт килеп, язмышының соңгы минутларын саный иде. Аның зур һәм тонык күзләре Радикка бәкедән төбәлгән шикелле иде. Егет әле сыерга, әле аның тирәсендәге кан җәймәсенә карады, күккә һәм ишегалдына караш ташлады. Дөньяның берни булмагандай тын, үзгәрешсез калуы аның өчен гаҗәп һәм сәер иде. Әтисе белән Гани аракы эчәргә җыендылар. Әйтерсең, әлегә кадәр кемдер аны кысып-тотып торган — Гани кинәттән йомшарып китте, күзләренә җан керде. Терек-терек атлап хуҗа артыннан иярде. — Ә Радик эчмимени?—дип гаҗәпләнеп сорады ул егетнең әтисеннән. — Эчми дә, тартмый да!—Әтисе тыйнак кына җавап кайтарды.— Ул бит, Ганинибал, безнең кебек калхузниклар түгел. — Күрче, Лотфи Әмировның малае эчми бит, ә!—дип, янә гаҗәпләнде Гани. Үзенең беренче чәркәсен Радик армия хезмәтеннән соң, әтисенең дуслары арасында эчкән иде. Әтисе хәйран гына сәрхушләнгән булса да, сүз арасында үтенеч беләнрәк әйтеп куйды: — Бүтән эчә күрмә, улым, кирәге юк аның... Радик сискәнеп киткән иде ул чакта, әтисенең тавыш төсмерләре гаҗәпләндерде аны. «Мондый тавыш белән, мөгаен, улын шәһәргә—ул чакларда бик тә дәрәҗәле саналган тракторчы һөнәренә укырга җибәрү турында үз әтисеннән үтенгән минутларда гына шулай сөйләшкән иде бугай ул»,—дип, уйга чумды егет. Әйе, Радик әтисеннән ераккарак китте— «теллигент» кисәге. Анда—шәһәрдә, кайчакны аз-маз гына эчәргә һәм тартырга туры килгәнлеген ул әти-әнисенә беркайчан да әйтмәячәк, билгеле. «Менә укып кына бетерим, аннары акчаны эшләп күрсәтермен,— дип хыяллана егет, төн уртасында сарайга кереп бер генә тәмәке тарткан чагында.— Өйгә чит ил машинасы белән кайтып төшәм, нәрсә инде, авызда сигарет булырга мөмкин? Машинаны әтигә бүләм итәм, әнине дәвалау өчен иң затлы санаторийга алып китәм...» Сарай почмагындагы җәтмәсендә үрмәкүч хәрәкәтләнеп ала. Хыялый егетнең уйларын хуплагандай итеп, өй кыегының бер читендә чыпчыклар нәни кыңгырау сыман чеңгелдәп ала. Тиздән әтисе белән Гани өйдән әйләнеп тә чыктылар. А парның бит һәм иреннәре кызарынган, күзләрендә уйчанлык билгеләре төсмерләнә иде. —- Булган да бит әнә!—диде Гани, хәрәкәтсез оеп яткан малның гәүдәсенә ишарәләп. Егет күрде: сыерның коңгырт төстәге теле, аксыл-саргылт теш пар арасыннан, бер як кырыйга озынаеп салынып төшкән иде Әтисе, мазутлы киемен салып, рәшәткә баганасына элде. Гани сыер түшкәсен эшкәртә башлады, әтисе улы белән аңа ярдәм итте. Сугымчы түшкәне түгел, гүя таза-эре алманы ботагында килеш вак-вак кисәкләргә бүлгәли иде. — Син, Ганнибал, рецидивистлардан ким кыланмыйсың,— дип үзенчә мактап куя аны әтисе. ’ Син нәрсә, «Кировецмны ташлар идеңме, Лотфи дус? Ә кем җирне сукалар... — Җир өчен мин үзем дә борчылам анысы. Ә нигә борчылырга?—дип борын астыннан үзалдына мыгырдана Гани.—Әнә, ярдәмгә улың бар ич Минем кебек калхузчы булып калсынмы?—Әтисе сыер аягын кулларыннан ычкындырды — Юк-ук. укый бирсен әйдә Әнә, Гайдай белән Катаня ЗИЛ сатып алдылар һәм шабашка куалар. Ә без нәрсә, паровоз сыман туры юлдан барырга юләрме әллә, шулай бит, Радик?! — Ә бәлки, Лотфи дус, безгә кооператив ачып җибәрергәдер,— диде Гани бик эшлекле кыяфәттә.— Интерес өчен дип әйтүем Миндә акыл, сездә көч. әзерләп ята. Ул арада Радик түшкәнең барлык кисәкләрен кухняның сап-салкын бүлмәсенә ташыды. Сыерның башы һәм эчке әгъзалары гына тышта калды. Аннары егет өенә атлады. Сак басарга тырышты, чөнки аяк аегындагы кар бик тә авыргу-зарланулы шыгырдый иде. Киемнәрендә кан табы юк микән дип, өс-башын бер кат күздән кичерде Ойдә күңелне кузгатырлык җылы, рәхәт, йомшак Мичтә учак чытырдап яна. агач диварда кызыл атлар шәүләсе биешә. Күзләр суыктан соң, ниһаять, җылыга ияләште. Радикның әнисе Гани абый белән өстәл артында утыралар, әтисе исә мич алдында тәмәке көйрәтә иде Әнисе биленә шәл, башына яулык бәйләгән, халатының бер кесәсе ертык — Минем әти Алпыс булган.— диде Гани, көтмәгәндә кулларына себерке бәйләмен алып. — Нинди Алпыс тагын? — Анысын сорамагыз... Мин аның янына йөрмим Безнең гаилә бәхетсез булды. Мине әбием тәрбияләде. Ана бик рәхмәтлемсн Гани себерке чыбыкларын скрипка кылларын тикшергәндәй хәрәкәтләр белән барлап чыкты.—Ул хәзер юләрләр йортында. Шулай берчакны oapiau идем янына. Чәчләре ап-ак, карый миңа, ләкин танымый Еладым шул . М°“^ магтау СрЛТ ишеткәч, Гани хәйләкәр гена елмая, баш бармагы белән тиртозга баткан бүреген рәтлән куя — Гани, мәйтәм — Әтисе, сыер аягын тотып торган килеш, һаман сүздән бушамый. Әгәр колхозны тараталар икән, безгә синең белән кооператив оештырырга кирәк. Син сугымчы, ә миндә көч — Әтисе шул арада күзен кыса төшеп, тәмәкесен суырып, улына таба күз салырга да өлгерә. — Шулай, әти! Хәзер акча аяк астында аунап ята, җыйнап ала бел генә. Әтисе икенче аякны шулкадәр нык тартты ки, хәтта сеңерләрнең шыгырдаганы ишетелде. Аннары, телен шартлатып, Ганинең осталыгы на соклануын белдерде. Аңа ярдәм игә торгач, эшнең ахырындарак үткен пычак йөзен бармагына эләктерде. Бер мәлгә аның күзләрен курку пәрдәсе каплап узды. Балачактагы куркуы да шулайрак булды микән аның? — Хәзер, Ганнибал, бераз гына «чиртеп» алырбыз, диде әтисе, кан саркыган бармагын сыйпаштыргалап—Хатын анда бишбармак ЧаКГани себерке алдына иелә төште, жннелчә генә тамак кырып алганнан соң чыбыкларга чирткәли башлады — Диңгел-диңгсл, диңгел-диңгел. Йөрәктә утлар яна Далада бәрәнен югалткан сарыкның авазын жнлләр ничек йолкып алса, аның гааышы ла әнә шулайрак сүрән чыга иде Ганн урындыкта чайкала, терсәкләрен ик-якка йәрегә. күтләре исә ерактагы учак утыдай җемелди. — Син, Гани, себерке кылларында казакъ думбрасыннан ким уйнамыйсың! —дип елмая әнисе. — Кая инде! —дип башын чайкап, Гани себерке бәйләменә кызганычлы караш тагплый.—Чиртәсең, чиртәсең, чуртым да юньләп тавышы чыкмый. Ә мин болай гына, күңеллерәк булсын дип тырышам. Шул арада ул өстәл өстендәге чәркәгә караш ташлады да уң кулы белән тезен шапылдатып: — Айн момент, Лотфи абый, Лена җиңгәчәй, сезнең улыгыз Радик өчен эчеп куясым килә!—диде. Чәркәләргә эчемлек салганда әтисенең куллары калтыранып куйды шикелле. — Бәлки, безнең белән берәрне эчәрсең?—дип сорады ул улыннан, кулындагы шешәсе ирексездән өстәл өстендә «эленеп» калды. Егетнең гәүдәсе җыерылып килде, ул әтисенә күтәрелеп карарга уңайсызланды. — Ю-юк, әти. Беләсең бит, миңа баш миен аек килеш сакларга кирәк. — Дөрес әйтәсең, улым, кирәге юк аның... Аңладыңмы, Гани, улымның кем икәнен! Гани гәүдәсен турайтты, як-ягына каранды: — Кһ-м... Ну, Радикҗан, алайса сиңа Себер тазалыклары, Кавказдагыча гомер озынлыклары. Сәламәт бул! Табындашларына карап алганнан соң кинәт башын артка ташлады һәм аның соңгы хәрәкәте Радикта рюмканы йотты сыманрак тәэсир калдырды. Аның төлке кыяфәтле йөзе тагын да сузаеп килде, иреннәре бүрәнкәләнде, гүя ул утлы савытка орынган иде. — Безнең Гани шәп тост әйтте!—дип, әтисе горур бер сурәттә әнисе ягына төбәлде. — И бала, ничек эчсен инде ул!—Әнисе үзенчә сукалый бирде.— Мәктәптә дә шул иде, хәзер дә шул. Ә шулай да өйләнер чагы җитеп килә аның. Гани тагын сүзгә кушылып китте: — Өйләнү димәктән, мин үзем ике тапкыр өйләнеп карадым, уңмадым. Балалары булмады... Ни ите, ни сөте дигәндәй... Сугымчы ир, себерке бәйләмен эзләгән атлы булып, янәдән аска иелде. Борынын тартып алды һәм тамак кырды; кунычындагы пычагы, чалынган сыер күзләредәй, ут яктысында ялтырап алды. Әти белән әнисе бер-берсенә карашып куйдылар. Чәркәләрне тутырганнан соң йорт хуҗасы күңелле генә сөйләп китте: — Ә без, хатын, Гани кордаш белән зур планнар кордык әле. Аяклы малны суя торабыз, шәһәрдәге баҗай станок таба. Шәһәрдәге шикелле, колбаса ясый башлыйбыз. Ул чагында инде авыл хуҗалыгының барлык әтрәкәләме безнең каршыга йөгереп киләчәк, ә Ганнибал? — Әй бабай-бабай, картаеп акыл кермәгән нәрсә!—дип кызартырга тотына әнисе.— Эчә башладымы, улым Радик, үзенә дуслар эзләп йөри башлый ул. Ә эчмәгән көне сирәктер. . Битен әтисеннән учы белән каплый төшеп, Радик күз карашы ярдәмендә әнисенә теләктәшлек күрсәтә. — Булды, җитте. Әйттем! — Әтисе кашларын җыера, күзләре кысылып килә. Вакыт аның йөз-кыяфәтен байтак үзгәрткән булса кирәк: борыны очлайган, кашы дугаланган, көнозын диярлек бүрек астында йөргән маңгае йомшап агарынган. Болар хакында уйланса, Радик әтисен битлек кигән кешегә охшатып куя. — Минем сүз—закун! Хатын-кызны тыңлап торасы ди тагын — Сез нәрсә чәбәләнергә генә торасыз,—дип, Гани сүз дилбегәсен үз кулына алмакчы. —Әйдәгез, тана хөрмәтенә... Бик тә майлы үзе! Ничек аны шулай тәрбияләдегез? — Үз авызыңнан өзеп бирсәң, мал таза була ул!—Кулындагы савытсабасын шалтыратып, әнисе сугымчының сүзләренә җавап кайтара. Карале мәйтәм,—дип, Гани тагын хуҗа хатынга таба борыла — Аның бит әле бер дигән бозавы да бар иде!.. Төргән тәмәкесен әтисе тирән итеп эчкә суырган мәлдә өй эче кинәт алсуланып яктырып китә. «Менә нәрсәне миннән яшергән икән әти Менә ни өчен минем сорауга җавап бирмәгән икән ул!» Радик хәзер барысын да аңлачы „ Син нәрсә, хатын, Ленин буржуазиягә караган сыман текәлдең? — Йорт хуҗасы тавышын күтәрә төште: — Нәрсә, кыш буе бармак суырып ятаргамы. Радикка да шәһәр өчен акча бирергә кирәк. Аңламаса да аңламый икән бу хатын-кыз! Их син, картлач! — Инде әнисе кызып китте.— Мин бит сиңа әйттем, кисәтә килдем. Эчәр өчен генә малны пычак астына тыктыңмы? — Әйдә, Лотфи, саулык өчен берне җиббәрик тә...— Гани тагын да гайрәтлерәк итеп башын артка ташлады. — Син әниеңне түгел, мине тыңла, Радик!—Әтисенең кулындагы рюмка чайкалды да чалбарын чылатты.— Без әллә ниләр майтарырбыз әле!—Кулы белән чалбарын сөртте дә уч төбен ялап алды.—Ә син, укып бетергәч, миңа «Тойота» сатып алырсың. Кешеләр яныннан Гани белән пан-король сыман узып китәр өчен!. Шушы урында әтисе кинәт кенә яңгыратып көлеп җибәрде. Шулай кыңгырау чыңлагандай итеп, ул мөгаен, бала чагында гына көлә белгәндер. — Әйе, әти, укып бетерергә миңа күп калмады. Ләкин сез бик эчмәскә тырышыгыз инде... Егеткә кинәт күңелсез булып китте. Ике өлкән кеше — шешәдәш ирләр янында утыруы өчен уңайсызланды. Радикның фуфайкасы мич буена сөяп куелган иде. Ул киенде һәм ишегалдына чыкты Сулыш алу шулкадәр җиңел тоелды, әйтерсең аркада тишек хасил булган. Егет сарай ишегенә сөяп куелган соры капчыкны күреп алды. Балта белән инде бозлана башлаган капчыкны урталай ярып җибәрүе кая, аның эчендә кечкенә бозау башы күренде. Чү, авызына нәрсәдер капкан түгелме ул? Әле туып та җитмәгән бозауның йомры, тешсез авызыннан чынлыкта теле күренеп тора иде. Газап белән йомылган, дөньяны күрүдән мәхрүм ителгән күзләрендә нинди моңнар яшеренеп калды микән? Радик бозауның нәни гәүдәсен кулларына алды. Барысы да үз урынын табып өлгергән — муенында миң, сары тояклары чәчәк бөресен хәтерләтә, кабыргалары эчтән төртеп тора. Егет нәрсәнедер аңлагандай булды, аның кычкырасы килә иде. Селәгәен йотты. Янәшәсендә генә әти- әнисе барында ул билгесез бер йокне күтәреп тора сәер хәл иде бу. Аның урамга чыгып йөгерәсе һәм дөньяга барлык белгәннәрен кычкырып сөйлисе килә иде. Тик аркасы белән тоя чыгып йөгерергә дә, беркемгә бернәрсә турында сөйләргә дә ярамый аңа Тана муенында кыңгырау бар иде. Ике ир аны иртән бавы-ние белән кисеп алдылар. Бозауның нәп-нәни гәүдәсе нигәдер әнә шул кыңгырауны хәтерләтә иде... Радик башын югары күтәрде. Күк шулкадәр чиста, анда ул үзенең чагылышын күрде шикелле. Иомгак-йомгак болытлар да тәнләнә. Авылда гаҗәеп бер кышкы тынлык, хәтта ерак-ерактагы болынлыктан кыңгырау чыңы ишетелә кебек Русчадан Рашат НИЗАМИЕВ тарҗемасе.