Логотип Казан Утлары
Шигърият

Килеп чыгышым

 Кайда булганмын мин, Кайда яшәгәнмен Пәйда булганчы бу якты дөньялыкка? Кайсы далаларның зәңгәр киңлекләрен Атта гизгән бабам. Кайда соң ул нокта? Шадра битле йөздә Учактай күз сүнгән... һәммәсе дә элек, элгәргедән элек, Мин юкта, мин юкта, мин юкта... Кайнаганмын йолдыз, тояк йә кош булып, Инкарь итеп яуны, Ханга Хәнҗәр кайрап яттым, Киек каз юлын мин йөрттем керфегемдә. Кайнар сулыш өрде күккә ярсу атым Ә көткәнем — якын! Атлар табуны артыннан йөгерә төрки кызы, Аның иңеннән зәңгәр ай күккә менеп китте. Аргамагым ялын учлап мин ияргә мендем, Кыпчак кызы күзләрендә атны алып китте Көнбаешның карашы мина кагылмый да. «Оч!» ди уем,— «атың ялын сеңдереп кочакка» Усалланам. Минем бабам—аңлатырдыр, бәлки, йөрәккә күмер утыдай калдырган ул —Чакма. Урда килә! Ишетәм тояк тавыш парын, Тирә-юньне әнә үлем уты ялый Ә Батыйның аның үз үпкәсе үпкә Хан хан инде, җаны кара саранчадай. Кодрәтле һәм боек кысык күзле бөркет, майлы иреннәрен ат итенә сона, Аллалар — кол аңа Берәм-берәм сүнә. Алдады да куйды барысын уптым гына. Йончыган шагыйрьләр күләгә шикелле далада саныйлар киселгән баш санын, күзләрен хан шулай дом сукыр ясады, Әнә бит саныйлар, санаган күк кавын Хан бик күп чыгарды күз алмасын чокып, Пылауны алгандай чокып алды кулы. Табында касәсен югары чойгәндә еландай бөтерелде неп-нечкә мыегы. Ишелеп килде урда, себереп һәм ягып, шундый горур, усал, күз карашы үткен Ә юл гүя тере, бәргәләнеп килә Сузылыпсызылып килә... килә, әйтерсең лә каерып ачылган авыздан чыккан тел И дала, хәтерлә, кызыма «Хуш!» әйтеп, төнлә чыгып чапкан ул соң мин түгелме? Төшмәсен дип тешкә хәнҗәрен тешләгән. Максатына җиткән, ул соң мин түгелме? Тирмәсен таныдым. Зиннәтле Батыйның бугазына хәнҗәрем батырдым, төбенә тикле. Сызгырып кан чыкты... һәм җаны җәһәннәмгә китте. Кайнады учаклар бармактай йо( ереп. Минем сагыш булып акты курай моңы Адашкан төн килеп ябырылды миңа: «Уйна әле тагын, уйна әле шуны. Оныт сугышларны, оныт яу чабуны Хан кадалды инде, кипте кара мыек .» ...Егерменче гасыр. Күз яше һәм диңгез — икесе дә тозлы. Шуны торам тоеп Ә мин уйныйм әле кылычлар күгәрә. Җир шары әйләнә - ә мин уйныйм һаман Яңа сулыш белән кураем өретелгән, учак күмерләрен дымлы чык каплаган. Курай Азия. Бөркү. Каерып ачылган авыздан чыккандай, даладан, капланып атларның ялына, канга баткан хәлдә, оран сала-сала бүселеп чыкты урда. Тоташ алтын гына! Алтын шаулап акты, алтынга әйләнеп ага иде бергә әдәмнәрнең каны. Күмердәй каралган дала-кортка гына пешеренә иде, ачлыктан сап-сары Хатын-кызлар әнә кипкән елга кебек, дала үләнендә канны юа-юа, башкайларын чайкап җыр сузалар иде дала өстендәге бөек яу турында; Ачы язмышлары йөзләренә чыккан, киек җәнлек кача учаклардан өркеп. Күзләре бәйләнгән атлар төркеменең өстендә әйләнә ябык ана бөркет. Хатыннар ишәю эше белән мәшгуль, ярым ай чайкалып йодрыкларны кисә. Тудыңмы—чытырдап ябыш ат ялына, үлем белән бер ул ычкындырдың исә. Усалланам?! Җирдә ятып Кылычлар тутыккан, Янам, янам, Усалланам?! Тамырлар юлымны кисеп актарылып чыккан. Күмергә өр!—астында ут... сулышыңа бөркеп май кебек килеп сыланыр Яман ачы төтен; Сихерләр дә, үз дигәнчә чәйнәр... сине дала, кайнар ат сулышын тояр синең салкын битең. Кемдер, өй-урын-җир, дигән, нәрсә уйлап табып, нәрсә кырган?—ияр, йөгән затын кире кагып — Нәрсә кылган?! Шыбырдаша кылган... лл арымны җәеп күзләремне йомам, офыкларга ашып дала белән яшим Иңнәремнән төшә үлем михнәтләре — сукса суксын яшен! Коръән укымадым, Сукырайдым, бугай?! Хәзергәчә, сиңа ышанмыйм мин, Аллам. Өстәлемдә ипи торган нигез изге, ишек артындагы астыртын күз—Яман! Урыс кызы, мә ал, зеңләп торган каным!— Үзем белән зеңләп зирәк күзем тулсын, мамык кашлы тылсым тудырып бир миңа, тик куллары аның татлы тамыр булсын Бу син түгел, түгел, офык карый миңа... тукта!., тынычланыйм... каным... Җаным актарылды. Тукта тынычланыйм. Шәрыкъ үлә миндә— азиат үлеп ята, йөгән эзли кулы...