ҖИР КЕШЕЛӘРЕ

Кайчан булса да без аның белән балыкка китәрбез. Тагын моннан К ике тапкыр зуррак күлмәк киярлек булып үссен дә барысы ла рәтләнер. Ул кармакларны һәм суалчаннар тутырган тартмасын күтәрер. Мин — ишкәкләрне. Шайтан алгыры, һәрвакыт бер җилкәмдә ишкәк, ә икенчесендә кармаклар күтәреп йөрү туйдырды да инде Тизрәк үс әле син. — Әлбәттә. Кара, мин синең кай җиреңнән инде. — Әй-йе-е... Мин аның якты башын үземә тартам, аның алдына чүгәлим, һәм без берберебезнең күзләренә карыйбыз. Мин—аның күз карасында, ул — Минскендә. — Синең башың Кояш кебек,—дим мин һәм «Кояш»ны кулым белән сыпырам. Әнисе шулай итеп аны, кояшкай дип тә атый, ә миннән бу сүзләр беренче тапкыр шулай ычкынды һәм аның алдында бераз уңайсыз булып китте. — Синдә дә чалбар, миндә дә чалбар,—дип фикер йөртте ул — Синдә дә ботинка, миндә дә ботинка. Икебезнеке дә кара Мин бөтенләй сиңа охшаганмын — Кем әйтте аны сиңа? — Әни әйтте. Минем борыным да синеке кебек, һәм тагын маңгаем да... һәм тагын мин дә синең кебек ачулы. — Анысын уйлап чыгардың инде — һәм тагын... Ә колаксыз яшәп буламы? (Эх, кайчы белән кисеп булса!). Мин колаксыз эт күрдем. — Була,— дип елмаям мин.—Ләкин син кайгырма. Колаклы булып яшәү яхшырак. — Яхшырак,—дип килешә Андрейка.— Борынлы булу да яхшы. — Томат согы телисеңме? — Телим. Ә әнигә әйтмибезме? — Юк, ярамый. — Яхшы Без киоскка килеп туктыйбыз һәм мин кесәмнән вак акча эзлим. Ул кесәмә карый һәм, колагын якын китереп, вак акча шалтыраганны тыңлый. — Син бай,—ди ул һәм ике кулы белән минем бармагыма тотына. — Ул стаканның яртысын эчә. Нәкъ яртысын. — Эч,—дип миңа суза,—син дә телисең бит. Эсселек басыла, күк йөзе куера башлый, ул йолдызларын тәгәрәтеп чыгарырга әзерләнә. Бер почмакта чәчәкләр саталар. Чиләкләп су бөркиләр дә саталар—зәңгәр, ак, кызгылт, сары төслеләр. Кыз кулында алар тирбәлеп, җирдә түгел, ә аның кулларында үскән төсле булып, кичке чыкның эре тамчыларын чагылдырып торалар. — Синдә тагын акча бармы? — Бар. — Берне генә. Алыйк. Әнигә. Ул йөзе белән сузылып астан өскә карый, кинәт акча булмас та мин: «юк» дип әйтүдән курка. Аннан бер кулына чәчәк тотып бара, икенчесе белән миңа тотына. Машиналарга борылып карый. — Ә миңа шундый күлмәк тегәсезме? Синеке шикелле. Мин көләм. Ул көнләшеп минем ковбойкамны карый. — Минем дә җиңем сызганган, синеке дә сызганган. Ах, безнең барысы да бертөсле булуны нинди тели ул! Иртән ул идәндә яланаяк шапылдап йөрде һәм аягын минекеләр белән чагыштырды. Ә мин, аның тар, яссы табанына карап, армиядә бер лейтенантның миңа: «Кыймылда, яссы табанлы шагыйрь... Мин сиңа ничек шигырьләр язарга күрсәтермен»—дип кычкырганын искә төшердем. Лейтенантның ачуы миңа бер җыр аркасында килгән иде. Аннан аны барысы да җырлап йөрделәр. Лейтенант кына җырламады һәм мине кухняга нарядка билгеләде. Наряд артыннан наряд. Без пенсионерларсыман ашыкмый гына атлыйбыз. Без эшне төгәлләдек. Мин Андрейкага балалар бакчасына заводтан гайка алып кайттым, һәм ул аны кесәсенә эчкәрәк тыгып куйды. Ул тәрбиячегә: «Сау булыгыз!» диде һәм безнең эш көнебез төгәлләнде. Хәзер без йөрибез, ул юеш чәчәк күтәреп бара һәм аны бертуктаусыз исни. — Ис килә,—ди. — Нәрсә исе? — Салават күпере исе. Ә ничек атала ул? — Син беләсең ич. — Ю-у-у-к! — Салават күпере атала. Син нәкъ эзенә бастың. Әниеңә дә: «Сиңа салават күпере бүләк итәбез!» диген. — Ярый. Әлбәттә, бу чәчәк ниндидер пион дип түгел—ә салават күпере дип атала. Атла, сабый—исеме матур чәчәкнең. — Ә Кояш кая югалды? — Кояш? Ничек кая? Безнең йорт кайсы якта? — Анда. — Ә Кояш кая төште? — Шунда. — Димәк, безнең сарайга качкан — Әй-лә! Әлбәттә. Менә күрерсең. Кайтып җиткәч, әниең чәчәкне стаканга куяр да, без сарайга кереп карарбыз — Әйдә. Аннан без дәшми генә барабыз. Ул да уйлана, мин дә уйланам. Зур йортлар бетте, каршыдан бәләкәйләре йөгерә. Алар бер-берсеннән аерылганнар, җирне түтәлләргә бүлгәләгәннәр һәм минем Андрейкама караңгы йөз белән карыйлар. — Бу йортлар искергәннәр,—дим мин. — Безнеке дә искеме? — Безнеке дә. Менә машиналар килерләр дә, аларның берсе дә калмас. Чокып чыгарачаклар аны. Зур йортлар куячаклар. Белдеңме? — Этләр дә калмасмы? — Этләр дә. Син аларны яратасыңмы? — Әгәр тешләмәсәләр. — Тешли торганнарын куачаклар. Ә тешләми торганнарын калдыралар. Сабый шикләнеп калын коймаларга текәлә. Эт көтә, һәм ул пәйдә була. Ул тәпиләрен коймага куя да борынын селкетеп куя. Аның күзләре усал, зур булып ачылган. Авызы — кып-кызыл. — Син курыкма. — Ә мин курыкмыйм. — Минем аяк артына яшеренмә. Яле, кулымны җибәр. Эт өрә һәм чылбырларын шылтырата, ләкин Андрейка минем кулны ычкындырмый һәм, койма ягына бөтенләй карамыйча, минем алдан бара. — Комсызмы ул? — Әйе. Тик аваз сала күрмә. Чәчеңне дә рәтләбрәк тот. Өйтүр бакчадан бер ир кеше чыга, тузган чәчләрен кашый һәм тәрәзә капкачларын яба башлый. Ул эшермәләрне шылтырата-шылтырата озак итеп яба. Ә без карап торабыз. — Нигә яба ул?—дип шыпырт кына сорый Андрейка. — Йолдызлардан,—дим мин дә шыпырт кына. Минем сабыем шыпырт кына атлый, һәм аның кулында чәчәк чайкала. Кар ява да без аның белән чаңгы шуарга китәрбез. Үземнең кызыл шарфым белән аны урармын да китәрбез. Аю өне эзләргә. Кайнар кофе белән термос алырмын. Аз гына туңа башладымы — мин аңа бер стакан кофе. Парланып торганын. Ә тирә-якта кар түгел, шикәр Безнең әз генә кар ашаганны әнисе күрмәс. — Ардыңмы, Андрейка? — Юк, ә нигә йолдызлардан яшеренәләр? Әйт. — Чонки аларның сандыклары зур. Күрәсеңме, нинди коймалар Төнлә йолдызлар күзәтеп торырлар, дип куркалар Тәрәзә капкачлары, коймалар... Менә машиналар килер дә — Тиздәнме? — Тиздән. Кичә мин өйгә әтинең орденын алып кайттым Андрейка бабасының орденын. «Ватан сугышы. Беренче дәрәҗә». Матур орден. Андрейка: — Кайдан бу?—диде. — Бабаңа бирделәр. — Ә ул бит... Аны бит фашистлар үтергәннәр. — Беләсеңме, бу күптәнге орден. Бабаңа аны бирергә онытканнар. Төрле кәгазьләрен югалткан булганнар. Ә бүген тапканнар да, менә миңа бирделәр. 10 «к y.»J*n — Ә алай буламыни? — Була. Андрейка авыр сулап куйды. — Хәзер бабай юк... — Акчалата түләсеннәр иде, ичмасам,—диде Андрейканың әбисе. Ләкин без бернәрсә дә ишетмәгәнгә салыштык. — Хәзер аны кем тагып йөрер? — Син. Ул кызарынды, башын түбән иде. — Беркет... ә? һәм мин беркеттем. Свитерына тишек ясадым да беркеттем. Кемдер орденны тагып йөрергә тиеш иде биг Бабасы Андрейка өчен һәлак булган. — Свитерны бозма,— диде Андрейканың әнисе.—Тишеге зурая. Ләкин без тагын бернәрсә дә ишетмәгәнгә салыштык. Андрейка ордены белән йоклады һәм, уянгач көзге алдында озак кына басып торды Ә аннан бабасының портреты янына килде. — Хәерле иргә, бабай... Хәзер дә мөгаен: «Өйгә кайтуга орденлы свитерымны киям. Балалар бакчасына орден белән ярамый Тәрбияче әрли Киярмен дә чәй эчәргә утырырмын... Аннан сарайдагы Кояшны карарга булыр» дип уйлыйдыр. — Андрейка, Аркаша абзыйларга керикме? Безнең аңа күптән кергәнебез юк. Хәтерлисеңме? Чәй эчкән идек. Пычак белән май да кискән идек. — Киттек, ул сугыш турында сөйләргә тотыначак. — Юк. Син аннан бернәрсә турында да сорама. Аңладыңмы? — Аңладым Без тәбәнәк кенә йортка якынлашабыз. Мин Андрейканы күтәрәм, һәм ул ләззәтләнеп бармагы белән кнопкага баса... һәм йорт стенасы ар гына Андрейка шалтыраткан кыңгырауның матур зыңгылдавы тарала. — Сеззз икәнсеззз—дип шатлана кыңгырау. Ләкин безгә беркем дә ачмый. Мин тезем белән ишеккә тәртәм һәм ул тар коридор күрсәтеп ачылып китә. Андрейка коридор буйлап чаба, ике куллап башка ишеккә төртелә. — Аркаша абзый, без килдек,—дип кычкыра ул. Аркадий йөзе белән стенага карап урынга яткан. Бүлмәдә караңгы. Өстәлдә колбаса кабыклары һәм алюминий кружка. һәм кәгазь битләре. Аркадий кулы белән сызгаланып беткән кәгазь битләре. Йөзләр, каскалар, куакчык һәм чәнечкеле тимерчыбык. Кемнеңдер елмаюлы йөзендә чәнечкеле тимер чыбык — Ә-ә-ә, синме бу, Андрейка,—ди Аркадий.—Утыр. Андрейка урындыкка менеп кунаклый. Кружкадан су эчә. — Ничек яшисең? — Яхшы. — Димәк, яхшы яшисең — Яхшы. — Бик шәп. Йөрдегезме? — Йөрдек — һәм менә миңа кердегез? — Аркаша абзый янына кердек. Мин аның урынына якын килеп, Аркадийның зур кулларыннан алам. — Нәрсә, тагынмы?—дим мин. — Тагын. — һәм көчлеме. — Шулайрак. — Кайчан бетәр соң бу, картлач? Белмим. Бәлки, беркайчан да? Заводта тәртипме? — Тәртип. Мөгаен, беркайчан да... Йөрегез. Андрейка үсә инде. Кичкә яңгыр булыр ахыры. Ул тәрәзәгә карый. Андрейка да тәрәзәгә карый. Мин дә. Кояш кереп киткән җиргә карыйбыз Вакыт, Аркаша... Без бер минутка гына бит — Тәпиләгез, шайтаннар. Ә мин иртәгә аякка басармын. — Басарсыңмы, Аркаша абый? — Әлбәттә. һәм Андрейка тагын коридор буйлап чыба. Бусага төбендә туктый. Күзләре зурлар, сафлар, пакьләр. — Ул авырыймы?—дип сорый. — Ул сугыш белән саташа, Андрейка. — Ә ул куркынычмы? — Куркыныч Урам. Үлән. Ялгыз нарат болытка сузылган. Ике күк канаты югары—күк күгәрчен диярсең — Җырла әле,—дип үтенәм мин Андрейкадан. һәм ул акрын гына, пышылдап ук диярлек җырлый, ләкин мин Андрейканың җырын яхшы ишетәм, ишетәм, ишетәм. һәрвакыт булсын Кояш, һәрвакыт булсын һава. Киң урам уртасында аның тавышы бөтенләй ишетелми Андрейканың тавышы ничек соң? Кычкырса да беркем ишетмәячәк. Мин генә ишетәм аны. Мин аны теләсә кайда ишетәм Мин Андрейканың кулын ныклап тотам, һәм без өебезгә атлыйбыз. Алда Андрейка, артта—мин. Уртада— җыр. Без өйгә керәбез Әнисе Андрейканы капшый Берәр җирең имгәнмәгәнме. Ә ул аңа чәчәк суза һәм: — Сиңа салават күпере бүләк итәбез,—ди. — Уйлап чыгарасың да инде,—ди әнисе, кызарып Хәзер ул сарайдагы кояшны хәтеренә төшерәчәк. Ул бер вакытта бер нине дә онытмый Мин болдырдан җиз ләгәнне алам, мамык алган шикелле, акрын гына алам һәм аяк очларына басып ишеккә елышам. — Син кая?—дигәне ишетелә. — Хәзер. Син чәчәкне стаканга куй.—һәм мин ишек алды аркылы сарайга йөгердем. Ләгәнне сак кына, караш ылыкның нәкъ уртасына, арткы стенага сөяп куям. Әз генә хәл алам, һәм артка. Андрейка бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә, аның күкрәгендә бәхетле орден. е - п — Әгәр сугыш булса, без дә синең белән сугышка барырбызмы? — Әлбәттә. Башкача ничек тагын. — Нишләп син бала белән сугыш турында сөйләшәсең?— Бу Андрейканың әнисе. Аңа каршы дәшү мөмкин түгел. Сез, әлбәттә, сок эчкәнсез. Күпме әйттем, үтендем... Ә без Андрейка белән дәшмибез, һәм ул, әлбәттә, сарайдагы кояшны исенә төшерә — Ул һаман андамы? — Анда. — Карыйкмы? — Әйдә. Тик сарайга кермәскә. Пешәсең — Ул кайнармы? — Әлбәттә. Андрейка сарайдан биш адымлап читтә тора. Мин караңгылык эченә фонарь яктысы юнәлтәм Андрейкага кычкырам: — Күрәсеңме? 10» 147 — Кү-үр-рә-әм!—дип ухылдый ул. Ә ләгән ялтырый. Өстәл артында Андрейка әнисенә: — Безнең сарайда кояш бар,—ди. Ул кашыгын минекечә итеп тота. Бер якта кашык, икенчесендә ипи. — Лыгырдама,—ди әнисе Андрейкага. — Без синең белән ир кешеләр,— дип иелә ул миңа таба.— Ә әни кыз кеше... — Өстәл артында сөйләшүне туктат,— ди Андрейканың әнисе, кашыгын төшереп. Кухнядан әбисе кычкыра: — Утын китергәннәр! Бар бушат! Ул өй янындагы утыргычка утырган, һәм менә утын китергәннәр. — Яңгыр килә! Бар бушат!—дип кычкыра Андрейканың әбисе. — Син аша,—дип әмер бирә әнисе.— Син аша, Андрейка! — Мин булышырга чыгам,—дип пышылдап үтенә ул. — Утыр. Утын бушатабыз. Озак. Инде бер йолдызсыз сукыр караңгылык. Кыска бүрәнәләрне турыдан-туры сарайга ыргытам. — Яңгыр кирәкне бирәчәк хәзер,— ди шофер. Ул тәмәкесенә ут кабызырга өлгерми, караңгылыкта шыбырдау пәйдә була, ә аннан: шоп-шоп... Коела, түгелә башлады. Күлмәк юешләнеп иңбашларына ябышты. Без соңгы бүрәнәне тәгәрәттек һәм аска сикердек. Фаралар капкага буй-буй юл сыздылар. Ике юл болдырдан коймага авышты.Шул яктыда мин зонтик астында торучы Андрейканы күреп алдым. Ул болдырда басып тора иде. Мин аның янына чаптым. — Син нәрсә? — Анда. Мин аңламадым. — Рәтләп сөйлә. — Анда бит кояш... һәм күз яшьләре яңаклар буйлап олы бәладән туган бөек күз яшьләре ага. Күзләре дә яшькә тулы. Мөлдерәмә тулы. — Сарайда., син анда ыргыттың... Мин аннан Андрейканы зонтигы-ние белән кочаклап алдым. — Кызык син. Елама. Мин Кояшны арткарак тәгәрәтеп куйдым. Барысы да тәртиптә, Андрейка. — Син пешмәдеңме? — Юк. Чөнки ул йоклый бит инде. Сиңа да йокларга вакыт. Иртән кояш очып чыгар. Очар. — Ә төнлә аны беркем дә урламасмы соң? — Курыкма, сабыем. Син миңа ышанасыңмы? — Ышанам Ул тынычланды. Йокларга әзерләнә башлады. Бабасы портреты янына килде. — Хәерле төн, бабай,—диде ул, һәм орденга карады. Кояш өчен тыныч иде инде ул. ...Төн буе аның төшенә кояш керде. Төштән, җиңел, якты төштән күчкәндәй иртән ул, яңгырда юынып, бик зур булып, озын нурларын салындырып чыкты, һәм йокыдан уянуга Андрейканың күзләрен камаштырды.

Реклама