"ИГЕЗӘКЛӘР" ЙОЛДЫЗЛЫГЫННАН мин..

Ике игезәк яши минем жанда, ике «мин» ул — гүя кушкаен Тик ашыкмый алар үтәргә бик берсе — икенчесе кушканын... Ник соң алар икесе ике төрле, бер тамырлан булгач тоташкан? Бу ике «мин» тыштан гына шулай бер тамчы су кебек охшашкан... Әйтерсең лә, Сиам игезәкләре — үзе тоташ, үзе аерым... Ник газаплый мине йолдызлыгым, ике якка йолкып, каерыл?.. Интегәләр, диләр, игезәкләрне, аерылсалар берсеберсеннән Табигатьнең бөтенлегендә дә тоташ бәхет юк, дип көрсенәм. Йолдызнамәләр дә раслап тора «Игезәкләр»нсң сәер булганын. Үз-үзенә «сыңар» була бик еш ялгызлары «парлы» дөньяның... Ә йолдызлар Галәм китабына алтын хәреф булып язылган. Лена Шагыйрьҗан Капма-каршы булып тоташулар килә, диләр алар,— асылдан... Яшим Җирдә... Ул әйләнә тора салмак кына Кояш тирәли. Йолдыз үлчәүләрен тигезләргә димәк, мин дә кирәктер әле... 1994 Күңелдәге иске яралар Ничә еллар инде тоташ яра, Тоташ әрнү яна җаннарда. Коеп-коеп яуган яңгырлар да, Урап-урап яуган карлар да Юа алмас кебек юшкыннарын. Күмә алмас кебек эзләрен... Табармын, дип, бәлки, шифа-сихәт, Агымсулар җырын эзләдем: Аккан сулар кебек сафланырга Өйрәтчәли, моңлы инешем! Тигезләче уйлар сикәлтәсен, Көйгә салчы йөрәк тибешен!.. Дөньяда яз... Күкләр зәңгәр, аяз, Таллар әнә яфрак яралар Тик нигә соң бертуктаусыз сыкрый Күңелдәге иске яралар?.. Агымсулар сыман аккан моңнар Дәваласа икән җаннарны,— Төзәталмаса да яраларны, Басып бераз сагыш-зарларны... 1996 Синең өчен шигырь яздым бүген... Минем өчен көндәлек бер шөгыль: Синең өчен яздым яңа шигырь. . Син укысын өчен генә түгел,— Син язмаган өчен яздым бүген. Коргаксуын күреп җирнең шулай, Түгеләдер болыт — яңгыр булып Синең өчен яздым. Үпкәләмә — һәр кеше дә тумый шагыйрь булып. Минем җырдан күчсен йөрәгеңә Канатланган сүзләр, кайнар моңнар. Мохтаж булса җаны — аңлар, дидем. Сизгер булса күңеле — димен, тыңлар... Колак сал бер, әй, син көчле бәндә, Синең өчен яздым мин аларны' Исән-сау син, нык, сәламәт, таза, Сөбханалла гына нервыларың.. Синдә—мускул ташкан... Миндә —хисләр... Кем җиткерер сиңа Сүзнең көчен? — Шуңа күрә, утырдым да кичен. Шигырь яздым тагын синең өчен... 1994 Ашкынса да күңел һәрчак яңага, яңартуга, Беркөн килеп иңнәреңә ап-ак кош килеп куна. Ап-ак кошмы, ап-ак кышмы, кусаң да китми очып... Ак аланда кем моңая, ап-ак каенны кочып?.. Ни сөйли ул ак урманга, җилләр зарын бүлдереп? ...Узып киткән язлар, җәйләр, елатып та, көлдереп... һәм — җырлатып.. Бу дөньяда яшәвеңне белдереп... Ак урманда кызыл миләш, җиткән тәмам өлгереп... 1993 Көзләр моңы Ах, бу гомер чәчкәләре' Инде әллә ничә төрле төскә кереп. ничә тапкыр атты, ничә шиңде... Умырзаялардан көнләшимме?.. Елыйм мәллә утырып түтәлләргә — 1 ыйбрәт булсын өчен бүтәннәргә?.. Күңелләрне сарды көзләр моңы, җанда — җәйләр җылысының соңы Якынлашып килә карлы болыт — соңгы гөл дә күмеләчәк сулып. Тәүге мәхәббәт тә боз өстендә агып китте Утлы чәчәк булып... 1995 Кызлар хәтере ...Булмаса, булмас, дидем, Яшьлеккә үлчәп тегелгән Җәйге күлмәгем кидем... Йа, могҗиза!— күлмәк иске, Ә мин яңардым кинәт! Ятсынып куйдым үземнән, Яшәреп киттем, димәк?.. Әллә инде җәйге төсләр Онытылган, уңганмы? Үземне үзем таныйм да, Танымый да торам мин... Чыгып ук йөгермәсәм дә, Көзге алдында—өйдә Боргаланып, сыргаланып, Биедем иске көйгә... Искә төште ерак җәйдә Үзем тегеп кигәнем. Бер егетнең гашыйк булып Минем арттан йөргәне... Кул изим инде барсына, Басып көзге каршына... Ник соң бүген таңнан күңелем Әллә кая ашкына?.. Яшьлеккә үлчәп тегелгән Иске күлмәгем белән Яшәргән күк күренсәм дә, Курачланганын күрәм: Кыскарган да, тарайган да, Утырган да күк бераз. Кемгә бүләк итим сине, Яшьлектән калган «мирас»?. Син шаһите—яшьлегемдә Мине сөйгән егетнең. Хәзер күрсәм, үзем аңа Гашыйк булыр кебекмен... Көзге артында гына ул Басып торадыр кебек... Юк шул, томаннарга кереп, Югалган инде эреп... 1993 Сүрелү Ераклаша инде яшьлек яры... Сөзәкләнә текә кыялар Бер-бер артлы үткән айлар, көннәр Ярсу ташкыннарны тыялар. Алар миңа гүя әмер бирә, Сүрел, сүн, ди —йөрмә тилереп. Елларыңны синең хисапчылар Санга сукмый,— янма тилмереп... Яшен яшьнимени көзләр җиткәч? Давыллар да тына,— тын инде. Шаян җилләр кочагында биеп Йөрер чакны югалттың инде... Еллар, айлар, көннәр, әллә кемнәр, Тыймагыз ла, зинһар, җанымны Бер сөярмен кебек әле янып. Сөелермен — җуеп аңымны.. И, хыяллар! Эреп тараласыз, И, хисләрем! - ялкауланасыз. Их, учаклар, нигә ерагаеп, Кызыктырып кына янасыз?.. Иярәлмыйм инде җитез җилгә, Акрыная хәрәкәтләрем. Ялга сусый арып беткән җаным, Төнге тынлык — бар рәхәтләрем.. 1996 Йөрәкләр чылбыры яки шулай булса икән... Без бер чылбыр булып береккәнбез. Орынышып терсәк-терсәккә. Зыңлап тора аның һәр буыны, Еласак та, егылып, көлсәк тә... Берәребез читтә ялгыз гына. Яшерен генә үксеп ятса да. Аваз сала шундук сизгер чылбыр — Кем абынган, кемдер аксаган... Йөгерә хәбәр буын арты буын. Ашыгыч ярдәм булып ял!анып. Кайда хәтәр? Эзләп тап та, коткар! — Дөресме ул?. Әллә ялганмы*. Зыңлап тора чылбыр... Өзелергә һич ярамый аңа, ярамый. Кайсы йорәк анда җәрәхәтле? Кайсыбызның җаны яралы?! Буын арты буын ашыга хәбәр, Таңга хәтле йөри төн аша... Бер-берсеннән кеше хәл сораша, Чылбыр булып җаннар тоташа... 1987 Көзге Казан Роза ханым Туфитулловага Беренче кат күргәндәге сыман, Яши-яши серлеләнә бара,— Язым белән җәем узган Казан, Көзләремне каршы алган кала... Әллә инде яңарамы кабат, Әллә үзем яңараммы шулай?.. Юкса — күктә йөзә шул ук кояш, Кабанында йөзә һаман шул ай... Әй, Казаным, шигъри казан күк син, Бертуктаусыз ташып-кайнап торган. Җәең—гөлләр чиккән шигъри җәймә, Кышың— шигъри юллар сырган юрган. . Яшьлек үткәчтен дә яңару бар. Көзге яңгырлар да яңарталар. Күңелдәге язгы кыңгыраулар Көзге җырларымны яңгыраталар. . Яшьлегемнең дәртле Казанымы Гүя миңа кире кайтып бара. Язларыма шаһит булган шәһәр, Көзләремә гашыйк булган кала... 1995

Реклама