Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИГЕЛЕКЛЕ ТАЛАНТ

(РӘССАМ РУШАН ШӘМСЕТДИНОВКА 50 ЯШЬ)

Кремль диварлары буена барып чыга, Сөембикә манарасына текәлә Аны кызык Халкыбызның мәдәни тормышында үз урынын алган, анын ихтирамын яулаган, киң даирәгә танылган шәхесләр бар. Алар безнең милли горурлыгыбыз. Күренекле рәссам Рушан Шәмсетдинов әнә шуларның берсе.Рушан Галәф улы Шәмсетдинов 1946 елнын 25 ноябрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Элгәреге заманнарда ук атаклы зыялыларыбызнын гамәллә- резшчәнлекләре белән тыгыз бәйләнгән, халкыбыз тарихының аерылгысыз өлеше буларак танылган Татар бистәсенең борынгы урамнары, йортлары гасырлар дәвамында милли вәзгыятьне, рухны саклаулары белән кечкенә Рушанның нечкә күңеленә дә көчле тәэсир ясый Ул үз йортларыннан ерак булмаган Мәржани мәчете манарасының кичке шәфәкъ- тә алсулануын күзәтә, еш кына Кабан күле буена чыгып утыра, бертуган абыйсы Инар белән әбн- бабалары каберләрен зиярәт кыла, ара-тнрә чал сындырган сораулар арта, уйлары куера бара «Элегрәк Казан нинди булган? Йөз, ике йөз... җиде йөз еллар элек? Ул туган йорт нигезендә кемнәр яшәгән0 Кабан күле нинди серләрне саклый? Борынгы бабаларның шөгыльләре, кылган гамәлләре нинди? Их, бер генә минутка булса да шул чорларга барып кайтырга! Кайткач, күргәннәрең зурында сөйләргә Юк, сөйләгәнне бит күреп булмый, ул дәверне ясарга иде! Әйе, ясарга, рәсемгә төшерергә'» Тиктормас малай үз хыялларына гына бикләнеп ята аламы сон9 Юк, әлбәттә. Сораулар әти-әнигә дә, туганнарга да җитә Әниләре аларны жавапсыз калдырырга теләми, борынгы шәжәрәләрнең сызыкларына, түгәрәкләренә бармагы белән ишарәләп, сабыр гына нидер аңлата, сөйли Улы йотылып тынлый Тан калмаслык та түгел бит! Әнә, әниләренең шәжәрәсе үзенен тамырлары белән Казан ханлыгы дәверендә яшәгән Сәгыйгь мирзага барып тоташа. Каюм Насый- ри белән булган туганлык жепләре дә шәйләнә. Милләтебезгә асыл затларны күпләп биргән Шәмсетднновлар нәселе зыялы буыннардан оеша. Рушан әфәнденең әнисе ягыннан әбисе Шәмсебану апа заманында акушерка була, ә бабасы Гали агай мәктәп-мәдрәсәләрдә дәресләр бирә. Аның әтисе ахун Йосыф хәзрәт ятим балалар тәрбияләнгән йорг.зарнын попечителе буларак мәгълүм, патша хәзрәтләре үзен алтын медаль белән бүләкли. Алар барысы да чыгышлары буенча Казаннан Рәссамның әтисе ягыннан бабасы Гайнетдин агай һәм әбисе Бәдрижамал апа шулай ук укымышлы кешеләр чыгышлары белән Апае төбәгеннән булалар Алар бераздан Урал якларына күчеп китеп, Серов (Надеждннск) каласында төпләнәләр, ике катлы йортта яшиләр. Бәдрижамал апа музыкага хирыс була, курай, аккордеонда, баянда һәм мандолинада уйнарга ярага Анын музыка сәнгатенә карага булган мәхәббәте улларына Рушанның әтисе Галәф агайга һәм аның энесе Исмай әфәндегә дә күчә Галәф агай буш вакытларында пианино артына утыра, думбра чиргә. Олкән улы Инар озак еллар дәвамында Татарстан радиосында тавыш режиссеры вазифаларын башкара, гармун-баяннар ясаучы буларак та таныла. Исмай Шәмсетдинов исә татарның атаклы профессиональ композиторы һәм музыканты була. Булачак рәссам әнә шундый милли-мәдәни мохиттә, борынгыдан килгән асыл традицияләр сакланган гаиләдә тәрбияләнә, үсә, җитлегә. 1961 ел. Туган халкының тарихын, милли мәдәниятне һәрьяклап рәсем сәнгатендә чагылдыру теләге Рушанны Казан рәссамнар училищесына китерә. Ул зур белгечләрдән һәм сәнгатькәрләрдән дәресләр ала Программада каралган курслар белән генә чикләнмичә, киңәшләр сорап еш кына галимнәргә, тарихчыларга, археологларга, фольклорчыларга һәм әдәбият белгечләренә мөрәҗәгать итә. Талант һәм тырышлык үз җимешләрен бирә. 1965 елда әлеге училищега татарның күренекле галиме Фуат Вәлиев килә һәм махсус лекцияләр укый башлый. Ул Рушанның тарихи тематикага тартылуын тиз арада сизеп ала һәм аның планнарын, уй-омтылышларын хуплый. Хуплап кына калмый, шәкертнең «Сөембикә» темасы буенча диплом эшенә керешергә теләге зур булуын белгәч, Фуат Хөсәеновичның шатлыгы эченә сыймый. Ул Рушанны рухландыра, әлеге ниятен гамәлгә ашыруга үзенең фатихасын да бирә. Шәкерт дәртләнеп китә, ул заман лән бөтереп ала. Ул иҗат сәләтен төрле жанрларда сынап карый, төрле газеталарда («Социалистик Татарстан», «Яшь ленинчы») нәфасәт мөхәррире вазифаларын башкара, төрле оешмаларда эшли. Казан сувенирлар фабрикасының читтән килгән туристлар тарафыннан бик яратып алынган продукциясе арасында Рушан әсәрләре дә була. Остазы Р. Г. Төхвәтуллин аның уңышларына сөенә, әмма кырыс укытучы да була. Беркөнне Рәшит Габдрахманович шәкертенең остаханәсенә гадәттәгедән иртәрәк килә һәм, ишекнең нык ябылуына ышангач, җитди генә сүз башлый: Энем, соңгы эшләреңне күргәннән соң, миндә шундый фикер туды: сиңа укуыңны дәвам итәргә кирәк. Зур корабка зур дәрья кирәк булган кебек, талантың югары уку йортына керергә әзер икәнлегеңне күрсәтә. Әйтик, Мәскәүгә... Мәскәүгә? Кечкенәдән үк тыйнаклыкта тәрбияләнгән шәкерте кыюсыз гына башын күтәрә. Әйе. Полиграфия институтына. Рәссам-график белгечлеген алырга кирәк. Китап бизәүче рәссамнар зур гыйлем ияләре, гаять югары дәрәҗәдәге әзерлек үткән белгечләр, һәр рәссам да китап бизәү серләренә үтеп керә алмый. Рушан ризалашып ияк кагып куя. Остазының элегрәк тә әйтелә килгән әлеге сүзләренең хаклыгына ул 1968 елдан Татарстан китап нәшриятында бизәүченарда атаклы рәссамнарны да шүрләткән тема («Сөембикәнең ире Сафагәрәй белән хушлашуы») өстендә эшли башлый, эскизлар әзерли. Әмма хезмәтне тәмамларга насыйп булмый. Чөнки, мәгълүм, ул чорларда дөньялар башкачарак иде партия, милли тарихның, мирасның «зарарыннан коткарып», «интернационализм», «патриотизм» кебек шигарәләрне алга сөрде. Мондый шартларда, әлбәттә, Рушанның «Сөембикә»се рәсми идеология белән яраклаша алмый, традицион кысаларга да сыймый. Ул темасын алмаштырырга мәҗбүр була; майлы буяу белән «Җәлилчеләр» картинасын язып, 1966 елда әлеге әсәре буенча диплом яклый, рәссам-педагог белгечлеге ала. Уку еллары артта кала. Яшь рәссам эшкә Казанның 13 нче мәктәбенә, рәсем һәм сызым укытучысы итеп билгеләнә. Рушанның хезмәт юлы шулай башлана. Иҗади эзләнүләр педагогик эшчәнлек белән бергә үрелеп алып барыла. Ул укыту процессын кайбер яца алымнар белән баетырга омтыла. Тормыш шаулы диңгезне хәтерләтә. Рушанны да ул үз дулкыннары бе рәссам булып эшли башлагач та ышанды. Китап рәссамы булу — ана иллюстрацияләр ясау гына түгел, аның тулаем нәфасәт төзелешен дә эшләү. Үзе бер дөнья. Рәшит абыйсы «син әзер» диде дә... Әмма бит эш талант һәм белем белән чикләнмәскә дә мөмкин. Бигрәк тә Мәскәү хәтле Мәскәүдә.. Ул өченче омтылышта гына Мәскәү полиграфия институтына керү бәхетенә ирешә, ә 1981 елда аны рәссам-график белгечлеге буенча уңышлы тәмамлый. Шул ук елны Мәскәүдә уздырылган сәяси плакатлар күргәзмәсендә беренче урынны яулый! Менә бит ә, Рәшит абыйсы ялгышмаган икән... Мәскәү дипломын алып кайткач, эшен Татарстан китап нәшриятында рәссамграфик буларак дәвам итә. Дистәләгән язучыларның һәм галимнәрнең китаплары аның бизәлешендә дөнья күрә. Алар арасында Акмулланың сайланма әсәрләре, Н. Исәнбәтнең дүрт томлыгы, С. Хәкимнен ике томлыгы, «Татар пьесалары» антологиясе, X. Туфан, С. Сөләйманова, И. Юзеев, М Шабасв, М. Әгъләмовның шигырь җыентыклары, С. Баттал, Ә. Гаффар һ. б. әсәрләре, Р. Фәхретдин, 3. Вәлиди, А. Халиков, С. Алишевларның тарихи хезмәтләре, Н. Фәттах һәм М. Хәбибуллинның тарихи романнары, фәнни монографияләр, дәреслекләр, төрле календарьлар бар. Рәссамның үзе өчен бигрәк тә үгә затлы итеп эшләнгән «Идегәй» китаплары кадерле. Шулайдыр да, чөнки әлеге басмалар бер үк вакытта, Татарстан китап нәшриятының һәм татар китапчылыгының да олуг казанышы. Милли китап басу эше дөнья югарылыгына күтәрелеп, үзенең лаеклы дәрәҗәсен яулый икән, биредә Р. Шәмсетднновнын да өлеше зур. 1993 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш рәссамы, нәфасәт редакциясе мөдире. Ягъни бөтен татар дөньясындагы иң зур вә иң мәртәбәле бас- маханәдә дөнья күргән китапларның нәфасәт камиллеге һәм бизәлеше өчен ахыр чиктә Рушан әфәнде җаваплы. Әлеге асыл затның игелекле иҗаты турында сүз барганда, аның эшчәнлегенең тагын бер юнәлешенә тукталу зарур. Ул вакытлы матбугатта фидакарьләрчә хезмәт итү. Мәгълүм булганча, 1991 елның ахырында «Мирас» журналының беренче саны дөнья күрде. Аны оештыру чорыннан алып, редакциядән киткәнче Р Шәмсет- динов бөтен күнелен биреп, йөрәк җылысын салып эшләде. Аның искиткеч гүзәл, тарихимәдәни чынбарлыкны яңача ачкан, тирән фәлсәфи мәгънәгә ия булган рәсемнәре әлеге басманың тиз арада танылуына гаять зур өлеш кертте, көчле этәргеч ясады. Рушан әфәнде Мәҗлисн, Котб, Фирдәүси һ. б әсәрләренә, милли мирас үрнәкләренә иллюстрацияләр тудырды, милли рәсем сәнгатендә беренче тапкыр тарихи шәхесләр, дәүләт эшлеклеләре (Болгар, Алтын Урда, Казан дәүләте ханнары-хөкемдарлары) портретларының тулы галереясын иҗат итте. Ул берничә дистә берәмлектән тора, аның тарихи-ышандыру көче гаять зур. Мин аның белән шул чорда, бер коллективта эшләгәндә, якыннан таныштым. Чын иҗат кешеләренә хас тыйнаклык, үтә таләпчәнлек, туры сүзлелек һәм саф намуслылык, хезмәт сөючәнлек һәм сабырлык бөркелеп торган Рушан абый беренче күрешүдә үк миндә тирән ихтирам уятты. Иң җитди мәсьәләләр туганда аның белән һәрдаим киңәшләшә торган булып киттем. Рушан әфәнде иҗатының төп үзенчәлеге аның милли традицияләргә, тарихи документализмга нигезләнүе. Рәссам һәр әсәрен иҗат иткәнче махсус әдәбиятны, тарихи чыганакларны җентекләп өйрәнә, фәнни казанышларга мөрәҗәгать итә, галимнәр белән киңәшә. Аның өчен барысы да мөһим: персонаж булачак тарихи шәхеснең ничек киенүе дә, холкы-гамәлләре дә, рухи дөньясы да, хәтта нәрсә ашавы да... Рәссам үз эчендә генә бикләнеп яшәми. Ул — мәдәни хәрәкәтнең үзәгендә. 1966 елдан бирле республика күргәзмәләрендә даими катнашып килә. 1993 елда Г. Тукай музеенда Р. Шәмсетдиновнын шәхси күргәзмәсе була. Аның төрле жанрларда иҗат ителгән әсәрләре куела. Күргәзмә залы ул көннәрдә халык белән шыгрым тулы иде. Бу—республикада гына түгел, халкыбызның мәдәнн-сәнгать тормышында, гомумән, зур вакыйга булды Иҗатының төп мәсләге останың: «бабаларыбыз тарихын бернигә дә алмаштырмыйм» дигән сүзләрендә үк төсмерләнә. Ул Вермеер ван Дельфт, Рембранд, Батичелли, Суриков, Н. Рерих, Врубель, Камалетдин Бикзат, Хокусай, Хиросигэ иҗатларына гашыйк; XVII гасырда яшәгән испан портретчысы Диего Веласкес әсәрләренә сокланып туя алмый. Р. Шәмсетдиновнын иҗаты күпкырлы. Ул плакатлар, портретлар яза, от- крыткабуклетлар әзерли, товар билгеләре ясый (үзе әйтмешли, маркалар һәм акча гына ясаганы юк икән). 1969 елдан бирле анын тарафыннан утызлап товар билгесе иҗат ителгән, алар халыкара каталогка кертелгән. Бервакыт аңардан: «Рушан абый, әгәр дә мөмкин булса, кайсы чорда яшәр идегез?»—дип сорадым. Рәссам тәмләп сигаретын суырды да, бер мәлгә уйга калды. Тынлык озак дәвам итмәде: «Беләсеңме,—диде ул,— бу сорау турында уйлаштыргалыйм мин Хәер, төрле чорларга «кереп чыгарга» туры килә. Нигә дисәң, тарихи әсәр тудыру өчен үзеңне шул чорда дип хис итәргә кирәк. Шулай да, Алтын Урдада, Үзбәк хан заманында яшәр идем»,—дип җаваплады ул. Әйе, инде бик күп эшләр башкарылган. Ул бизәгән китапларнын саны- исемнәре дә берничә йөзләп исәпләнә. Әмма Рушан әфәнде кул кушырып утырмый, яңа планнар белән яши. Менә тиздән Ибне Фазланның Идел буена сәяхәте турында С. Шәмси белән бергәләп оештырган, искиткеч затлы китап та дөнья күрер. Рәссам тыйнак холкына, саф намусына тугры хәлдә яшьнәп иҗат итә. Без аны юбилее белән котлыйбыз, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Уңышлар вә саулык Сезгә, Рушан әфәнде!