Логотип Казан Утлары
Роман

АТ КАРАКЛАРЫ

Ат тояклары, арба машина тәгәрмәчләре изгән көзге пычрак юлларны туңдырып кар төшәргә айдан артык вакыт бар иде әле. Табигать мул уңыш биреп арыган кырларын ял иттереп, уҗымнарын яшәртеп, кышкылыкка әзерләнеп суыклар көтә. Тау астында аккан елганың ике яры буйлап утырган зур татар авылының су агышы белән түбән ягында җәелеп яткан тугайларда мал-туар курпы уртлап, колхозның ихаталанмаган печән кибәннәрен кимереп, кышкылыкка май җыя. Тугайларда, инде көтү кергәнлектән, төрле зурлыктагы, төрле төстәге сыер, башмак тана кәҗә-сарык маллары күп булып өере-оере белән йориләр. Көндезләрен сирәк-мирәк кенә күренгән җиңел аяклы, сыбызгы борынлы малай-шалай, кайчакза бөкреләре чыккан, бер якка янтайган кар г-коры үзләренең хайваннарын барлап, аларны күреп кайгып китәләр. Озакламый хуҗасының үткен пычагы астына керәссн ашыра башларына кертә белмәгән сарыклар, агач башларына менсп-тошеп дигәндәй йөрегән әрсез, сакаллы кәҗәләр, тугай буендагы иркенлекләрдә соңгы көннәрен, атналарын яшиләр Авылдан икс чакрым тирәсе җирдә, бер ягы текә генә тауга барып терәлгән елга буйлап сузылган яшел тугай аланлыгы ята. Бу урын — атлар тугае Алар йөрегән җирне күп ашарга яраткан юан корсаклы сыерлар, барысыннан да алда йөгерүче азгын кәҗәләр, өерләре белән вакыт-вакыт дәррәү куптарылып чабып алучы сарыклар өнәп бетермиләр. Аларга, күрәсең, атларның чинашып бсрберсе белән тибешүләре, тешләшүләре ошамыйдыр инде. Сугышу, тибешү, тешләшү, чинашу көзләрен атлар өчен бик тә табигый һәм кирәк эш. Артларын сикергеп, ике арт аякны берьюлы селтәп, алар сугышкан кебек иттереп кыйланалар гына Тоякгагы дагалар һавада ялтырап китә, тик бер-берсенең сыртларына тигән чаклары булмый диярлек. Күп тә үтми, бер-берсе белән «тибешкән» атлар, башларын инде дуска әйләнгәннең аркасына салып, аркадагы ыңгырчак ята торган җирләрен тешалмаш кашышалар Алар инде аерылмаслык ахириләр. Тагын аз гына вакыт үтми, шул ук атлар АТ КАРАКЛАРЫ РОМАН арт аякларына басып, ал аякларын һавада алмаш-тилмәш селтәп, инде тагын «сугыша» башлыйлар. Күп ашап корсакларын тутырганнан соң күшәп, тыныч кына ятарга яраткан сыер ыруы, атлардан ераккарак китеп, үзләре өчен тынычрак урын эзли. Ә инде кәҗә-сарык, жәй буена шул мышнаучы, зур корсаклы сыерлар белән ялан-кырларда йөреп өйрәнгәнлектән, көзге тугайларда да алардан калмыйлар. Тугайларда йөрегән атлар көр. Авыр эш башкаруны машина-тракторларга йөкләгәннән соң, колхозда атларның эше җиңеләйде һәм... баш саннары да нык кимеде. Сугыш башланганда, аталары сугышка киткән 10— 11 яшьлек малайлар, укуларын ташлап, аталарыннан калган бахбайларны җигеп, үзләре дә колхоз эшенә җигелделәр. Укый алмыйча надан калып, бик иртә сырлап-сырлап сүгенергә өйрәнеп, малайчак елларын ат җигеп, «кара эштә» уздырдылар. Бүген инде аларның күбесе алтмышка якынлашып килә. Андыйлар—колхозда берничә дистә. Барлык колхозда гомерләре буена урлашып яшәгән тәҗрибәләрен, акылларын кулланып көн күрә алар. «Мудысы чыккан» атларны иткә «ыздавайт» итәргә тырышкан «калхуз начансвасына» алар бердәм булып каршы торалар, һәр бригадта атларны асрау чараларын күреп киләләр. Чөнки алар ат җигеп эшкә чыкмасалар, тамакларына аш үтми, үтсә дә туймый, туйса да, дөньяның кызыгы юк. Колхоз эше дип машина-трактор тирәсендә йөрегәннәре бик аз аларның. Ул эшне күпчелеге белми һәм белергә дә теләми. Тик бер елны «Чижук» кушаматлы берсе әнә, дуамалланып китеп, киявенә ияреп (ат азгыны тайга иярә!) «Беларусь» тракторына укып маташкан иде. Укып чыкканнан соң, трактор өстенә кунаклагач, ярата иде Чижук, ат җигеп эшкә китеп барган элекке дуслары яныннан, тракторыннан кара төтен борхытып, аны тырылдатып акыртып, тегеләрнең атларын куркытып, өркетеп үтеп китәргә. Тик капарлануы бер җәйдән уза алмады. Кышын трактор ремонтына йөрергә «кәтигәрик рәвештә тәвәккәллек күрсәтеп» баш тартты. Колхоз идарәсенә чакыртып үгетләргә булашкан рәискә каршы торып тик үзенекен генә сукалады Чижук: — Юк, энем, булмый! Җәйләрен ат исен иснәмичә эшләгәннән дип уйлыйм мин, кыш буена башым авыртты. Билләрем сызлый. Аннары күз алларыма жәҗе-мөҗе килеп тик тора. Төннәрен юньләп йоклаганым юк Ялгыш кына онытылып, йоклаган кебсгрәк була башласам, гелән генә кашка колыннар керә төшемә. Гомердә булган нәрсә түгел иде, биссуниса дигәннәре икән. Юк, энем, булмый миннән. Көчләмә мине... Атлы арба белән колхоз эшендә йөрегәндә арба төбендә иген, печәнсалам, утын һәм башкача дөнья «кирәк-яраклары» кайтканны ул рәискә сөйләп булашмады. «Хуҗаның башын андый вак-төяк нәстәләр белән тутырмау хәерлерәк»,—дип уйлады ул, үзенә кирәкне генә сөйләде. Ак керфекләре астыннан елмайган яшел күзләрен рәистән яшереп, ныклы, каршы әйтергә урын калдырмый торган тавыш белән сүзен бетереп куйды: — Аннан соң ул тракторга менеп тә булмый инде хәзер. Аяк-кул шуңарга тотынудан пулный атказ иттеләр,—дип, рәискә агач көрәктәй зур кулларын күрсәтте ул. Шул, 1983 елның кара пычрак көзендә, зур татар авылыннан елга агышының түбәнрәк ягында урнашкан тугайдан кышкы сугымга дип симертелеп йөрегән дүрт ат берьюлы югалды. Атларның хуҗалары кайсы колхозда, кайсысы төрле җирдә «кара эштә» йөрегән, гомере буе нужа бабай белән кочаклашып, аңардан аерыла алмыйча яшәгән кешеләр. Алар шул хайваннарның кайсысын кайдан, төрле таныш-белеш- лек, «знакумлык», «шабралык» белән арзанракка алган буяганнар иде. Татар-башкортта «җылкы малы» дип йөретелгән ул атлар, төрлесе төрле авыр эштән арынып, инде ике айга якын бер эш тә башкармыйча тамак 54 туйдыру исәбе белән генә тугайларда, игеннәре җыйналып беткән, бетмәгән кырлар-яланнарда йөределәр. Югалган атларың өчесе зур «хахул» атлары. Алар авылдан унсигез чакрымда урнашкан, җирле башкортлар әйтмешли украиннар яшәгән Кушкул исемле авылдан өч яшьлек башмакларга алмаштырып алынган «бракуванный» колхоз атлары. Ул яклар өчен табигый күренеш: көз җитә башласа, татар авылының берәр агае яисә бабае өч яшьлек танасын яисә үгезен, мөгезеннән бау салып арба артына тага да, тирә-яктагы урыс, украин, белорус авылларының берсенә юл тота. Урыс, украин авылларында аның атасыннан калган «знакум- нары» бар, ә инде белорус авылында «шабрасы». Татарлар — Түрешле, башкортлар — Кушкүл, хохоллар Золотоножка дип аталган авылга. Хо- холларга күбрәк йөриләр татарлар башмакны атка алмаштырырга. Чөнки хохол атлары гәүдәгә зурлар, иткә түгәрәкләр, тиз симерәләр. Ничәмә ничә еллар килгән «знакумлык» буенча арба артына башмагын бәйләгән татар «хахулга» килеп керә. Аны «Знакум» кулларын җәеп кочаклап каршы ала, атын тугарыша, ашарга куя, үзен «ызбасына» алып кереп китә. Шул ук кичне кара-каршы утырып, бер-берсе белән аралаша-аралаша отып алган украин-татар җырларын әйттереп, туйганчы мәгәрич эчелә! Иртәгесен, колхоздан «Знакум» үзенә дип сатып алган «бракованый», зур гәүдәле «хахул аты», кичә генә агай килгән юл белән татар авылына таба арба артыннан юырта. Кичәге мөгәричтән, «знакумы» иртән юлга чыгар алдыннан «төзәттергән» башының авыртуы басыла башлаганга куанып, арбада аякларын салындырып утырган татар алыштырып алган малына карап, аңарга бәя биреп кайта. Агайның кесәсендә хахуллар авыл советыннан алган, ат сатарга ясалган документлар ята. Ә «знакум» хахулның сараена ябылып аерылып калган башмак тагарча мөгерәп моңая, хуҗасын юксына. Аның кадерле әнисе ала сыер да. кәкере коерыклы дусты Алабае да юклар инде. Тик абзар диварының теге ягында ниндидер үтә дә сасы исле, моңарчы белмәгән ниндидер хайванның өзлексез мыркылдавы һәм гопыр-гопыр китереп, комсызланып ашаганы гына ишетелә. Хохол хуҗаның кәефе шәп. Православныйга суеп, итен ашарга ярамаган а гны «знакомый гололобый татарин» бөтен бер зур башмак биреп, өстәү дә сорап тормастан, алып кайтып китте. Үзе килгән бит әле ул алмашырга! Ни әйтсәң дә, аңлап бетми торган татарин инде. Хохол, өстәү!ә дип әзерләп, кесәсенә салып куйган ике йөзлекне каткан бармаклары белән сәрмәп елмая: «Хатынга әйтергәме, юкмы бирмәгәнне?» Ә шул чакта хохоллар авылыннан үз авылына, авыз эченнән нәрсәдер көйләгән кебек итгереп моңая-моңая «Знакомый татарин» бик шәп кәеф- сафа белән, карап-карап алып, арба артына бәйләнгән, юырткан атның гәүдә торышын чамалый. Үзенең башында, Түрешле авылында, капкасы төбендә, чалбар кесәсендә нәрсәдер сәрмәнеп калган «знакумыныкына» караганда капма-каршы уйлар «Хахул дисәң, хахул инде! Аңа чучка мае булса —дөньясы тигезләнгән! Тәмлерәк булсын өчен салоны, салолап ашый торган нәмәстә инде ул хахуллар Хәзер башмакны калхузына биреп, чучка!а алмаштырып ала инде ул. Йә, инде дөя хәтлек гәүдәле а гны бер башмакка башма-баш алмаш инде, ә? Хет бер-ике йөз өстәү сорар иде. Юк, агаң башы! Җитмәсә мөгәричне дә үзе куйды бит әле Teie төнлә туган гына булса да —кибет аракысы бер якта торсын' Хәер, җылкы тәмен каян белсен инде ул хахул... На-а малка н-й. Югалган атларның дүртенчесе, озын аяклы, сылу, нечкә гәүдәле чаптар бия иде. Хуҗасы, ул бияне якындагы кала ипподромыннан, шунда ат караучы булып эшләгән, cyi ышта ятып калган әтисенең бертуган энесе Гарәфетдин абзасы аркылы алды сатып. Алды дигәч тә, ул сатып алу бушка алган кебек кенә булды инде. Ул кола биясе аңарга нибары икс йөз дә унике тәңкә дә, илле оч гиенгә генә төште. Чаптар бия биш ел чамасы икс эрзинкә көпчәкле җиңел арба өстерәп, ипподром юлларында беренчелекне алып, зур дан тоткан асыл хайван булган икән шул Тик соңгы елда нәрсәдәндер тыны кысыла торган булып киткән дә, стадион тугара- ген ике-өч тапкыр урауга, гыжлап тын ала башлап, йөгерүенең рәте- чираты юк икән. Шунлыктан авыр йөк тартын эшләп өйрәнмәгән ул хайванны ипподромдагы ат комиссиясе караган да, башкача йөгерергә ярамый, дип, гамәлдән чыгарган һәм. шунда эшләгәннәргә сату өчен бик кыйммәт итмичә, бәясен дә тәгаенләп куйган. Атны шул сәгатендә үк конюх абзасы сатып алган да, энесенә хәбәр иткән: «Килеп ал, кышлык ит булды балаларга!» Авыл тугаенда иркендә йөргән алты атның икесе югалмаган. Алары инде кечерәк гәүдәле, күп еллар буена колхозның төрле авыр эшләрен башкарып, шунда картаеп, төрле куллар аша үтеп ватылган, зур корсаклы башкорт атлары. Берсенең исеме—Хәфизә, икенчесенеке Күгәрчен. Ул атларын, авыл халкы әйтмешли, бушка бирсәләр генә инде! Гәүдәләре бәләкәйлеге өстенә, үзләре карт, аяк-ботлары уалы һәм көч төшкәннән кәкре-бөкреләр. Күгәрченнең арт сул яны чыккан һәм ул атлаганда аксабрак та атлый җитмәсә... Ат хуҗалары, алты кеше үзара сөйләшеп, һәр тәүлек, бер иртәдән икенче иртәгә кадәр, алмашлап, «чират саклап» атларны ике айга якын тугайда барлап, карап йөрделәр. Иртән ике кеше тугайга төшеп атларны табып, исән-имин икәнлекләрен тикшереп, үзара «дижур здавайт» итәләр. Атлар югаласы төнгә каршы кичне ат хуҗаларының берсе Чижук Хәйдәр, су агымы белән тугай буйлап күрше башкорт авылы Мәксет ягына төшеп киткән алты атны, тышауларын алмыйча гына, кире, авыл ягына куып алып кайтты. Тугайның авыл яныннан ук башланган җиренә китереп куйды атларны. Аннан соң үзенең зур гәүдәле Кара биясен кожан кесәсеннән чыгарып, эре тоз сибелеп чүпрәккә төргән арыш ипне белән сыйлады. Бәрхет иреннәре белән кымтып, ипи кисәкләреннән тәм табып ашаган биясенең ялыннан берничә тигәнәк алып ташлады. Аннан соң, еллар буе авыр эштән кәкрәеп каткан бармаклары белән биянең ялын тарагандай итеп, кылларын аралады. Атның муены яныннан тиресеннән, алгы аягына кадәр бер-бер артлы йөгереп өч дулкын үтте. Хайванның тамагы тук һәм күңеле хуҗасыныкы кебек көр иде. Хәйдәр исә тук куанычын, иреннәрен ерып килеп чыккан елмаюын яшерә алмады. Кесәсеннән кабы белән «Прима» сигаретын чыгарып, берсен алып капты да кабызып җибәрде. Эчке бер канәгатьлек белән үз алдына сөйләнеп куйды: — Казылык шәп тә булыр, күп тә булыр быел... Икенче көнне алар Бугаз Зарифы белән икәүләшеп елганың ике ягында җәелеп яткан, урыны-урыны белән таллар үскән тугайлыкларны ар- кылыбуй йөреп чыктылар Байтак вакыт эзләсәләр дә, атлар күренмәде. Суның сул ягындагы калкулыкка күтәрелеп, тирә-якны күздән кичерделәр Тик атлар өстән караганда да күренмәде. Калкулыктан төшеп, тагын байтак йөрегәч, куе әрәмәлек эчендә саесканнар кытырдаганга барып, тал куаклары эчендәге, күрән арасыннан чылтырап агып яткан салкын чишмә янында Хәфизә белән Күгәрченне таптылар Икесе дә, муеннарына салган арканнар белән тал куакларына бәйләп куелган иде. Күпме генә эзләсәләр дә, башка атлар күренмәде. Зариф, Күчәрченгә атланып, кабаланып авылга кайтып китте Телевизордан караклар, бандитлар турында карарга яраткан Чижук кабаланмый гына атлар бәйләнгән тал куакларының тирә-ягын карап чыкты Аның, атларның кая табан киткәннәрен, аларның эзләрен табасы килгән иде. Тик күпме генә йөресә дә, ачык кына иттереп әйтерлек эзләр таба алмады. Сыер һәм ат тизәкләре генә тирә-якта күренгәли иде. Шул юктан юк булып, дүрт ат суга төшкән кебек булдылар. Алар табылмады. Ат хуҗалары тирә-яктагы ялав-кырларны, урмап-чокырлар вы, тугайлыкларны, су буйларын, тау ара.,арын «Хагы « шага» авылларны барлап, Span тигереп чыктылар. Кая гына барсалар да, һәрбер каршы очраган, юлда туры 56 килгән бәндәләрдән атлары турында сораштылар. Тик атларны күрдем дигән кеше очрамады. Шул юктан юк булып дүрт ат табылмады. «Аптыраган үрдәк, арты белән күлгә чумган»,— дигәндәй, атлар юкка чыкканга өч көн тулып дүртенчегә киткәндә, ат хуҗалары, нәрсә эшләргә инде, дигән сорауга җавап таба алмыйча, милиция йортына юнәлделәр. Үзләре белән бер чамада үскән милицияләрнең хуҗасы Хәмитов Исмәгыйль, аларның мыңгыр-мыңгыр килеп сөйләп болашканнарын тыңлап та бетермичә, туктатты: — Туктагыз, тукта! Тукта-а-агы-ыз-зз! Сезнең ул азгын атларыгыз колхозның менә кай җиренә менеп утырдылар инде Хәмитов үзенең симез җилкәсенә сырты кабартма кебек күпереп торган кулы белән шапылдатып берничә мәртәбә сугып алды. — Үзегез эзләгез! Ул дүрт аяклы дармоедларыгызның тәүге тапкыр югалулары түгел. Монда утырсам да, белеп, күреп торам мин.— Ул диварда эленеп торган Дзержинский сурәтенә карап алды.—Авылда нәрсә булганбулмаганын вич белеп торырга укытылган, өйрәтелгән кеше мин. Чекистлар, диләр безне. Мин сезгә ул нәстәләрегез өчен зурдан китереп штраф салырга дип йөридер идем әле. Так-то вот. Колхоз игеннәрен бозган өчен дә, җирен таптаган өчен дә... Ат хуҗалары, көрәктәй зур кулларын кая куярга да белмичә, яшеллесарылы тавышлар чыгарып акрын гына гөрләшеп алдылар: — Калхузныкы дип кенә алай өздермә. Без дә калхузныкылар. Ничә- мә ничә еллар... — Ы-ы-ы! Туганда ук калхуз милке булып туган бит без... — Югалды дип инде, бер-ике көн юк булып торгаладылар инде Шул бөтенесе... — Таптыйлар дип инде. Барыбыз да җир өстеннән йөрибез... — Йу-уу-ук! Моңарчы югалганнары булмады-ы.. Хәмитов өстәлгә уң кулы белән шапылдатып сукты да, сүзне кыска тотты: — Барыгыз, бар! Кем әйтмешли, алдыгыздан артыгыз матур! Чыгып китегез моннан. Үзегез эзләгез атларыгызны. Так-то вот! Барыгыз' Милиция идарәсенең биек баскычыннан төшкәндә Чижук Хәйдәр зарлангандай итте: — Ничекләр итеп эредән җибәрә, әй. Чикист имеш! Беренче сыйныфка бергә кергән иек Шунда теге иң тәүдә яза торган элеп кебек таякны көянтә кебек кәкре итгерсп язае ул. Мин язып бирәем. Бергә балтырган шулпасы эчеп үскән малай димәссең үзен. Үзегез эзләгез, имеш' Ул милисия безгә ни пычагыма кирәк инде, атларны да эзләргә ярамагач! Башкалар эндәшмәде. Шул коннән соң атна үткәч, Хәмитов, өстәле каршында басып торган, күбесен төрле төстәге сакал-мыек басып беткән авылдашларына сүзсез азрак карап торгач, авыр иттереп сулап куйды. —Түрешле дә булдыгызмы?—диде ул, сүз юктан сүз булсын дигәндәй. — Булдык Юк атлар анда. Хахуллар би-ик ышанычлылар Аларда шигебез юк безнең. Хәмитов өстәл тартмасын ачып берничә бит ак кәгазь алып, алдында басып торганнарга сузды: — Атлары: ызның кайчан югалганнарын күрсәтеп, минем исемгә гариза языгыз, һәркайсьлыз үзенең атының төсен, особый прнметаларын, каян сатып алдьи ыз барысын да языгыз Иң өскә, уң почмакка үзегезнең йорт адресын, фамилиягезне куегыз. Үз малыгызны карый белмисез дә, бәласе — милициягә. Кая дүртенчегез? Ирләр бср-бсрсенә карашып алдылар да, җавапсыз калдылар. Хәмитов сагая биреп, соравын кабатлады: — Кая дүртенчегез дип сорыйм бит. Нигә дәшмисез? — Сухадулга китте кичәгенәк. — Нәрсә бар аңарга анда? Атын эзләргәме. — Хатыны шул якныкы бит аның. Кем белсен инде... Бәлки эзләргәдер... Бу өчәү Хәмитовтан нәрсәдер яшерәләр иде бугай, ул шуны сизеп алды. — Мпндя кермичә нигә китте ул анда? Ә? Әйтегез тизрәк, минем сезнең белән тел чарлап торырга вакытым юк. Азрак таптанып торгач, берсе телгә килде: — Ай, бик беләсең килә икән, әйтербез, нигә әйтмәскә ди инде тагын. Шул Сухадулда Әким исемле бер күрәзәче чуаш карты бар икән. Шунда китте. — һы! Чуаш күрәзәчесеннән эзләтәсезмени инде? — Ничарадан-бичара инде. Син бит безне кире борып чыгардың, үзегез эзләгез атларыгызны, дип. Син эзләтергә теләмәгәч, җибәрдек инде. Ул Әким би-ик белеп әйтә, ди... — Ала-ай... Хәмитов алдында таптанган ирләргә азрак көлемсерәп карады: — Атларыгызны эзләргә сез, милиция белән параллель, чуаш күрәзәчесен дә җигәргә чамалыйсызмыни инде? — Син, Хәмитов туган, алай диебрәк сөйләшеп безне бугазлама инде. Теге көнне үзең безне борып чыгаргач, ничарага-бичара дигәндәй булып эшләгән эш иде инде. Хатыннар да тынгы бирмиләр—ашаган аш түгел, йоклаган йокы түгел. Көн-төн кычкырыш та талаш, талаш та кычкырыш өйдә. Дөньяның яме китте гүпчим. Азмы-күпме әҗерен бирер идек, буш итмәс идек, анысы... — Син, Чижук нәрсә сөйләгәнеңне азрак уйлабрак әйт! Әййе! Монда бит син взятка тәкъдим итәсең миңа. — Сездән гафу үтенәм, иптәш Хәмитов! Гафу! Аптыраганнан әллә нәрсәләр биреп бетәргә әзер инде без. Әйтергә генә дә ансат түгел бит. Ат хәтле ат югалсын әле. Берәү генә түгел, дүртәү бит. Дүртәү. Бик тә асыллар иде бит хайванкайлар. Аннан соң, берьюлы дүрт ат югалу, сезгә дә дәрәҗә китермәс бит инде. — Ярар, буш сүз белән вакыт уздырмыйк. Әйдә, гаризалар языгыз үз кулларыгыз белән. Хәмитов ирләргә шариклы каләмнәр таратты да, урындыклар биреп, өстәл тирәли утыртты. Бик зур тырышлык күрсәтеп яза башлаганнарның берсе, кузгалгандай итте: — Энем, иптәш Исмәгыйль! Минем бетермәгән ике генә сыйныф белем бит. Сугыш башланып әти фронтка чыгып киткәч, уку кайгылары бетте бит бездә. Язу-сызу тирәсе минем өчен үзең беләсең... — Әйдә, мин әйтеп торам, җайлап кына булса да яз инде. Минем үз кулларыгыздан яздырасы килгән иде. Белмәгәннәрегез Гаяз абзыйга иярегез, минем әйткәнне тыңлап. Тик үзегезнең исем, фамилиягезне куегыз. Иң өскә уңгарак, фәлән район начальнигы Хәмитов Исмәгыйльгә диегез. Шуннан соң үзегезнең йорт адресын язгач, фәләнефтән диегез. Аннан соң яңа юлдан, битнең уртасына баш хәреф белән «Гариза» дип куегыз. Аннан соң инде тагын яңа юлдан зур хәреф белән... — Туктап тор әле, Исмәгыйль, чак кына. Безне бик алай куалама инде син. Бу бит сиңа урман кисү белән печән чабу түгел. Язу-сызу, диләр моны. Аркадан артка бөрчек-бөрчек тир ага башлады. Гомере буена язу-сызуда утырганнарга Ходай үзе түземлек бирсен инде Шул юктан юк булып, суга батып юкка чыккан кебек дүрт ат хәбәрсез югалдылар. Ат хуҗалары үзләре дә, подполковник Хәмитов җитәкчелеге «иптәш милициянерлар» төркеме дә айга якын тирә-як авылларны, якындагы дүрт каланы, күрше районнарны, урман-кырларны, тау араларын, чокыр-чакырларны бетереп эзләсәләр дә, атларны таба алмадылар. Атларны күргән яисә һич югы алар турында ишеткән кешеләр табылмады... Көзге кара пычрак юлларны туңдырып, тәүге суыклар килде. Алар артыннан бик озак та көттермичә, барлык тирә-якны ап-ак кар белән каплап, озын кыш килеп җитте. Кар төшеп, чана юллары салынгач, авыл кешеләренең күңеленә, әллә кайда калган еллардан килгән кебек, кара шом курку сала башлады. Яше, карты дертләп куйды: ат караклары! - т караклары! Ул сүзләрнең каян килеп чыкканын, иң башлап кем әйткәнен, беренче булып кем ишеткәнен белерлек түгел. Ул ике сүз әле авыл гайбәте генә кебек булып, шуышкан елан кебек өйдән-өйгә, урамнан- урамга тарала башлады. Төрле имеш-мимешләр белән арттырылып, симереп, колактанколакка «сер иттереп кенә» сөйләнеп, урамнан-урамга, кибеттән-кибеткә, су алган колонкалар янына, аннан соң инде авылдан- авылга таралып, ныгып, кала юлына да чыгып китте. — Аларны берәү күргән, ди. Тик караңгыда кемнәр икәнен, ничәүләр икәнен генә чамалый алмаган. Икәүдән күбрәк иде дип әйтә, ди — Аларның берсен таныган, ди ул. Тик курка, ди әйтергә. Баш берәү генә бит, шунлыктан бик тә кадерле дип әйтә, ди... — Шул атлар югалган төндә, теге мытыес тавыннан Кәҗә тавына менгән җирдә, күккә каршы якта Мәксетнең бер башкорты күргән, ди, дүрт атны алып китеп барганнарын. Икесен ике кеше менгән, ди, ике атны җитәкләгәннәр, дип әйтә, ди. Ярты төн узганые дип әйтә, ди Урамнар тутырып йөргән имеш-мимешләр арасында, җимертеп дөнья көтеп йөргәннәрдән, картаеп аерылып, инде намаз гына диеп мәчет юлында гына йөрегән икс бабайның сөйләшкәннәре әһәмияткә ия булмыйча читтәрәк торып калды. Берничә ел инде йортыннан чыкмыйча тик мәчеткә генә, җомга намазына, барып-кайтып йөрегән Шөшле Хәлиулла бабай ястү намазыннан соң, икс ягына да сәламнәрен тапшыргач, урыныннан җайлап кына торып, намазлыгын җыеп киштәгә элеп куйды. Аннан соң, укына-укына алгы якка чыкты. Гәҗит караштырып утырган, инде алтмышны куган улына эндәште: — Син, Мәхмүт улым, иртәгә мине Түбән 'чка, Хөснулла кордаш янына төшереп куй әле. Атың белән. Иртәгә тугызлар тирәсендә. Өй- ләгәрәк алып кайтырсың йортка. Күрешмәгәнгә ел тулып үтте. Ныклап утырып сөйләшмәгәнгә ике ел бардыр инде. — Мәчеггә очрашканыгыз юкмыни? — Юк шул. Камун бит ул. Заманында, үзе кисмәсә дә, мәчет манараларын кистереп йөреде бит. Өендә генә укый намазын, Алладан яр- лыкагыл кылуын үтенеп. Алып бар мине, улым. — Алып барырмын, ния алып бармаска ди. Тик каралып китмәсәң юлда, диюем генә. — Нинди каралып китү ди инде тагын. Юкны сөйлисең Минем никрут булып каралганга инде алтмыш елдан артып китте. Син югыең әле анда Шаярып сөйләшергә ниятең булса, аз гына башны алдан эш патерга өйрәнергә вакыт инде сиңа. Инде бит алтмышны узган ирсең. Ходай бәндәсе.. — Ярар, ярар, синеңчә булсын. Иртән үк әзерлекләр уздырып, тәһә- рәтнамазларыңны башкарып куй. Алып барырмын, алып кайтарып куярмын, Алла боерса. «Алла боерса»ны ныграк, кычкырыбрак та әйтте. Атасының йозе яктырып китте. — Менә шулай иттерепләр сөйләш син атаң белән. «Алла» диген, намаз диген. Инде сиңа да мәчеткә, җомга намазына йөри башларга вакыт Сиңа да килеп җитте картлык көннәре. Аллага мең шөкер, сугыш күрмәдең... Икенче көнне ике кордаш келәт алдындагы юан имән бүрәнә өстендә сөйләшеп байтак утырдылар. Йорт эшләре белән ишек алдында йөрештергән хатын-кыз, бала-чага күренсә, шпионнардан сакланган кебек, алар сөйләшүләрен туктатып, дәшмичә утырдылар. Тик барыбер тулысынча сакланып бетә алмадылар. Авылда барлык яңалыкларны, гайбәтләрне, имеш-мимешләрне иң беренчеләрдән булып белергә яратучы, йорт хуҗасы Хөснулла картның килене, картлар утырган җиргә якын абзар эченә яшеренеп, тегеләрнең сөйләшкәннәрен азрак тыңлап тора алган. Шулар- ны кичен, йокларга яткач, иренә сөйләгән бу. — Теге, Югары очтан үзен ат җиктереп китерттергән Хәлиулла бабай безнең әткәйгә әйтә: «Кордаш, ди, бу дүрт атның югалуы теге Гыйльван башкорт эшедер дип уйлыйм мин, ди. Шуңа каршы безнең әткәй кеткелдәп көлә. Ул Гыйльван башкортны, Әбрәнең атларын урлап тотылгач, урамда йөретеп, кыйнап үтерделәр бит инде, ди. Шуннан, колакка каты диң инде син аларны. Минем абзар эчендә басыл торганны сизенделәр, ахрысы, туктадылар беразга сөйләшүдән. Азрак утырдылар. Бу карт кешеләр би-ик кызык булалар икән алар. Икесе дә ишетеп бетермиләр, тотындылар мин сиңа әйтим, пышылдап сөйләшергә. Хет көл, хет ела инде, ишетеп кенә дә булмый бит, әй. Үзләре ничекләр ишетәдер бер-берсен. — Йә, йә, шуннан?! — Шуннанмы? — Ыымы! — Бетте дияргә ярый инде. Тагын берничә сүзләрен генә аерып ишетә алдым. Йокы баса башлаган ире йокымсыраган тавыш белән сорый: — Алары нинди сүзләр инде? — Безнең әткәй әйтә: Рәвил карак сукмагы, ди Шуннан куганнардыр атларны кире якка, казакъ ягына, ди. Аннан соң бик ишетелмәде. Аннан соң Якуб Чәршәмбе бер акырып җибәрсә, атлар артларына утыра торганнар иде, ди... Иренең йокысы ачылып китте. — Якуб Чәршәмбе ди-и?! — Әййеме менә, валлаһи-билләһи... — Мин малай чакта авылда шундый исемле бабай бар иде чыннан да. Әлеге кинотеатр бар бит? — Әййе. — Әнә шул урында Баһрам дигән бабай белән икесенең йортлары янәшә тора иде. Баһрам бабайның йорты калай түбәле, шәп йорт иде. Ә бу бабайның авылдагы иң хөрти йортларның берсе иде. Ике генә тәрәзәле, череп беткән салам башлы, юкагачтан ясалган өйалды... Исенә төшереп яткач өстәде: — Сакалы, мыегы бакыр төсле, үзе азрак, урысчалап әйтсәң, сутулый иде. Куе кашлары астыннан гына карап, кулларын артка куеп йөрер иде үзе. Авыл халкы нигәдер курка иде аңардан. Без — малайлар да, анын яныннан урап уза торган идек. Нигә шулай шүрләгәнбездер инде, бүген дә белмим. — Әллә кайдагы, хан заманнарындагы кешеләрне беләсең инде син. Мин шуларның берсен бер белмим инде. Ире, көлеп, хатынының артыннан шапылдатып сөйде ~— Соң, син белергә тагын. Мин солдатка киткәндә тездән түбән буйлы ак ыштан кигән, үсә алмыйча этләшкән бер маңка идең бит әле син. — Кит, шушының! Бер сурьюзный сүзе булмас. Гелән генә шырдыйбырдый, мәгънәсез буш сүз. Син хет әллә нәрсә диген, безнең әткәй белән Шөшле бабай нәрсәдер беләләр ул урланган атлар хакында. — Шулайдыр, әллә кая! Беләләрдер инде бик. Көне буена комган күтәреп йөреп, капка төбе саклап, нәрсә белергә мөмкин. И-и-эй, бу баш дигәнең синдә. Аларның акылы хәзер бала-чага акылы кебек, керәле дә чыгалы инде. Син дә шулар сыңары. Колакларына кеше сөйләгән кереп калгандыр ялгышып. Йокла, иртәгә бәйрәм түгел. Йөремә анда, карт- корының нирвысында уйнап, алар сөйләшкән җирдә боталанып... — Ки-ит, сөйләмә юкның югын! Нинди ниткән нирвы булсын ди аларда. Алар заманы нирвылы заманмыни ул. Менә нирвы бездә ул! Иртән тор дисәң нирвы. Аларның сабырлыгы җитәрлек Нирвы-ы-ы, имеш. Ире бушка сүз көрәштерүгә караганда, танавын мышнатып йокы симертүне кулайрак күрде... , у авыл—казакъ-башкорт далалары очрашкан урыннарга татарлар күченеп килеп утырганнан барлыкка килгән авылдыр Явыз Иван Казанны алып, кала эчендәге татарларның ирләрен картларыннан алып бала-чагаларына кадәр кылычтан уздырып, барлык Казан ханлыгындагы мәчет-мәдрәсәләрне яндырып, туздырыл бетереп, татарларны көчләп чукындырырга тотына. Шул чакта татарларның буйсынырга, урыс кул астына керергә теләмәгәннәре туганүскән җирләрен ташлап чит якларга, урыс кулы җитмәслек төбәкләргә күченеп чыгып киткәннәр. Шул качып чыгып китүчеләр арасында кемнәр генә булмаган. Урыска баш иеп, каршылык күрсәтүдән туктап, урыннарында китмичә торып калганнарга караганда, чит-ят, таныш булмаган җирләргә чыгып киткән татарлар арасында күбесе тынгысыз эш сөючән, кыю йөрәкле, үз иреге өчен көрәшүче, үзенең телен, динен, милләтен яраткан кешеләр бик күп булганнар. Мәчет-мәхәлләсез калган ишаннар, муллалар, мәдрәсәләре яндырылган мөдәррисләр, хәлфәләр, Казан-Бохара араларын үзенең ишегалды кебек белгән, елан аягын кискән, бик күп телләр белгән ут сәүдәгәрләр, арбаларына күпсанлы балаларын тутырган, сабанын салган игенчеләр, малчылар, балта осталары, ташчылар, кирпеч сугучылар, күнчеләр, итекчеләр, тегүчеләр, палас сугарга маһир әбиләр, яшь кызлар, ат өстендә бөркет булган егетләр, акыл иясе картлар, пима басучылар һәм тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр. Шулар арасында һөнәрен бер кешегә дә сөйләми белә торган дәшмәс, аз сүзле татарлар да байтак булган. Болары инде урыс кайда гына очраса да, хәнҗәргә, кылычка, балтага тотына торган гайрәтле ирләр булганнар. . Киң далада барысына да урын җитәрлек табылган. Җир яралганнан бирле сабан-сука күрмәгән дала, тау-ташлы, урман-кырлы булган бу яклар. Кара туфракка да, урман-суга да, эче тулы ташка да бай урыннар күп булган бу якларда. Бу җирләр өчен борын-борыннан, бу җирләр безнеке дип, башкорт белән казакъ-кайсак арасында бик күп тартышлар, сугышлар, барымтага чабулар, кан коешлар бик күп һәм еш булган. Бигрәк тә карлар эреп, җир өсте ачылып, җәйләүләр яшәргәч, ике халык арасында мал йоретү өчен урын биләү максаты белән һәрчак тавыш- гауга чыккан., Шул тавышлардан туйган башкортлар Коръәнле, сабанлы, муллалы, бодай онлы, кызыл маллы, үзләре мөселман татарлар, башкортлардан утырырга, авыл салырга җир сорагач, тегеләре озак уйлап та тормыйлар—ризалашалар. — һәз, татарзар, укымышлы, сәүдәле, игенле халыкһыз. Теге киң битле казахтар менән үзегез килешерһез. Без һезгә үзебеззең ерзәрзе бирәбез. Алардыкын түгел. Менә ошо ердәр һеззеке булырдар. Ултыры- гыз, үрсегез... Үзе дә, казакъныкыннан да кысыграк күзле, аныкыннан да киңрәк битле Солтанморат башкорт камчысы белән офык ягына селти: — ...шул яктар, Тәмиганга кадәр һеззең ердәр булыр. Казакъ-кайсак- тар беззең ата-бабаныкы булган ерзәргә каныгып яшәнеләр. Үлән шәп был яктарда. Әйдә игелеген күрегез, хакын түләрһез инде, әййе. Башкорт ерзәрендә икәнегеззе бөтенләй онытып ебәрмәгез, дибез... Шуның белән сөйләшүне беткәнгә санап, татарлар арасында гәүдәгә иң олпат, иң абруйлы, сәүдә өчен бик тә кирәкле күп телләр өйрәнгән, Бохара аша Кашгарга бара белүче, үткен зиһенле Юныс байга Солтанморат башкорт ике кулын биреп, килешү төзи. Барлык башкортлар исеменнән. Тиешле акчаны алтын-көмештән ала башкортлар. Шул көннән алып татарлар, биек булмаса да, текә генә тау итәгендә алты урыннан бәреп чыгып яткан чишмә янына утар салып утыралар. Көн күрә башлыйлар. Игеннәре яхшы үсеп, сәүдәләре табышлар биреп, тагын килгән кешеләре күбәя барып, утарлары үскәннән-үсә, тәмам авылга әверелеп китә. Тәүге еллары чирәм ертып, йортлар салып, каралтылар төзеп, юллар сузып, елгалар аша күперләр салып, мал үстереп уза. Берничә йорт салу белән, агачтан, бик зурдан купмыйча мәчет торгызалар, күзләреннән аккан яшьләренә ирек биреп, манара башына ярымай утыртып куялар. Мәчет янына кечкенә мәдрәсә дә салына. Манарадан әйтелгән азан тавышы каршы таудан кайтаваз булып әйләнеп кайтып, авыл өстенә ямь бирә, мөселманнар күңелендә киләчәккә өмет тудыра. Мәдрәсәдә дәрес башланган еллар унҗиденче гасыр азакларына тәңгәл килгән еллар була бу. Мәдрәсәләрдә дәресләр башланган чакларда иркен далаларны гизеп чыгып казакъ якларына барулар кайсы вакытта, кем белән телисең һәм ничек телисең—шулай булган. Урыс әле үзенең балта, сөңге тоткан күләгәсен кылганнары иркен итеп үсеп утырган далаларга тулысынча сала алмаган чагы булган. Аннан казакъ далаларын эзләп, ерак сәфәргә чыгасы да юк. Авылдан төньяктарак күренеп торган Кайраклы тавына барып җиткәч, тавык та атлап чыгарлык киңлектәге кечкенә Өршәк елгасын кичеп, икенче ярына күтәрелсәң, шул җирләр инде кыргызкайсак яклары була. Татарлар авыл салып утырган урыннан нибарысы унике чакрым чамасы гына. Башкорт һәм кыргыз-кайсакның уртак диярлек урынына китереп салынган бу татар авылы, гомерләре буена чаптар ат, курай, кымыз яраткан башкорт өчен дә, дала киңлеген, шулай ук чаптар атлар, сунар, яңа суелган куй ите, башкорт кебек үк кымыз яратучы казакълар өчен башта бик сәер авыл булып тоелган. Чөнки, татарда, аларда булган сыйфатлар бик нык җитешмәгән, ә кайберләре бөтенләй булмаган да. Кайда барса да, китабын яисә күтәреп, яисә киндер җәймәгә төреп үзе белән озын-озак юлга да алып чыга торган татарга башкорты да, кыргыз-кайсагы да азрак җитешмәгәнрәккә караган кебек иттереп караганнар баштарак. Тик озын-озын кышкы буранлы кичләрдә, янган учак яктысында, тирмәләрдә, алачыкларда китапны көйләп-көйләп укый белгән татар галим-голәмәләренә алар исләре китеп, аннан соң инде, китаптан агылган сүзләрнең моңын аңлау дәрәҗәсенә җитә башлагач, сокланып карый башлаганнар. Еллар уза барган, һәм татар авылындагы мәдрәсәдә, түбәтәйле, догалы, намазлы, инсафлы, иманлы татар шәкертләре арасында, ялгышып килеп кергән кебек башкорт, казакъ-кыргыз, нугай малайлары да күренә башлаганнар. Шул шәкертләр, язгы сулар китеп, дала яшелләнә башлагач та, барысы да бердәм буттып, дәррәү кузгалып, үзләрен кыш буена укыткан ишанхәлфәләрен тыңламыйча кача-поса, ашыга-кабалана атларына атланып, җәйләүләренә китеп юкка чыкканнар. Мәдрәсәдән кара көзгә кадәр юк булганнар алар. Шулай булса да киткән чакларында, татар шәкертләреннән күргәнчә, ак чүпрәкләргә, киндергә төреп үзләре белән әкиятләр, хикәяләр, кыйссалар язылган китапларны алып кайтып киткәннәр. Җәйләүләрдә мәдрәсәдән кайткан әкият-хикәяләр сузып-сузып моңланып укыла башлагач, дала-кыр- лар киңлеге тагын да матурланып киңәеп киткәннәр. Шул еллардан башлап мәдрәсәле татар авылына башкорт, казакъ, кыргыз, нугай ягыннан мөнәсәбәтләр яхшыга таба үзгәрә башлаган. Яңа салынган, мәд- рәсәле, мәчетле, ишанлы-хәлфә, шәкертле татар авылы янында җәйләүләрдә көн уздырган башкорт һәм кайсаклар арасында кычкьтрьпп- ызгышлар кимегәннән-кими, мөселманлык, дуслык, татулык көчәя бара. Әмма башкорт белән кыргыз-кайсакларны икегә бүлеп, Иделдән алып Җаек елгасына кадәр урысларның Самара-Ырымбур сызыгы крепостьлары төзелә. Ырымбур каласы салына башлагач, башкорт җирләреннән борын-борыннан узган кәрван юлы Болгар-Бохара дугасы урысларның Уфадан Ырымбурга йөри торган төп юлына әйләнә. Ул юл мәдрәсә-мәчетле татар авылы аркылы да узган була. Уфа—Ырымбур тракты буйлап бик күп яңа татар авыллары калкып чыга. Бозаяз, Тол- базы, Эстәрлетамак, Эстәрлебаш, Айдәрәле, Тәтер-Арслан Бүз Ат, Шарлык, Абдулла — болар шушы тракттагы иң зур татар авыллары. Барысы да мәчетле, иманлы, кечкенә генә булса да мәдрәсәле авыллар. Сәер булса да, Ырымбур трактында татар авылларының күбәюе, басып алу сәясәтен генә үткәргән урыс патшалары өчен файдага була. Чөнки әрсез, үткер, белемле татар мөселман сәүдәгәрләре тәре таккан урыс купецлары барырга курыккан әллә кайдагы мөселман җирләренә барып чыга белгәннәр. Алар өчен Бохара. Сәмәрканд, Хива якларына бару күрше авылга барып кайту чамасында исәпләнгән. «Бисмилла» белән «Ля илла- һы»ңны укы да юлга чык. Мөселман ягы — юлың уң булыр, иншалла. Татар сәүдәгәрләренең иң үткерләре, мал артыннан куганнары Герат, Кандагар, Кишкар якларына ук барып чыкканнар. Берничәсе бергәләшеп юлга чыгып, унсигезенче гасыр башларына хәтта әкияти һиндстанга да барып, зур табыш белән, исән-имин кайта алганнар. Берсе шунда — Мөхәммәт Дәмин дигән сәүдәгәр — бер көлке дә, үзе кызыклы да, һөнәр дисәң һөнәр түгел, бер шөгыльгә өйрәнеп кайткан. Башын түшәмгә каратып күтәрә, авызын зур иттереп ача, ансыз да озын муенын дөянекедәй иттереп тагын да килбәтсез итеп суза да, кулына алган чәйнекне өскә күтәреп, шуның борыныннан авызына ачы бал коя. Бер генә тапкыр да йотмыйча, шул чәйнектәге балны авызына агыза да бетерә, һиндстан- да шулай иттереп эчә беләләр икән. Ходай үзе беләдер инде, тик без инсафлы мөселманга кулай нәстә түгел. Урыска татарның ерак мөселман илләренә барып сәүдә итүе бик тә кирәк булган. Үзе үтеп керә алмаган җирләрдән, киләчәккә басып керү өчен мәгълүмат җыйган урыс патшалары. Петр I нең васыятен исләрендә нык тотканнар урыс патшалары: алга, һиндстанга кадәр! һинд океанына! Сәүдә белән разведка кулга-кул тотынышып хәрәкәт иткәннәр. Казакъ ханы Вәлиханның улы Чоканхан да, Омск кадет корпусына укырга керүгә кадәр, уналты яше тулганчы, Эстәрлебаш мәдрәсәсендә дин дәресләре өйрәнеп, фарсы, гарәп, төрек телләрен казакъ теленнән дә әйбәтрәк өйрәнеп чыккан. Урыска хезмәт итеп, Хива, Кашгар якларында тирән разведка алып барган. Шунлыктан, үлеме дә үз үлеме булмаган, днгәнрәк фаразлар бар тарихта. Татарлар килеп утырганчы ук бу як далаларда кеше күзеннән яшере- леп башкарыла торган борынгы бер кәсеп булган. Мөселман булсалар да, Аллага кирәк чакларында i ына табына белгән башкорты да, кыргыз- кайсагы да, дин хупламаган ул кәсепне, мөселман булсалар да, ташламаганнар, аның белән иң гаярь, иң йөрәкле, иң җитез, башкисәр егетләре шөгыльләнгәннәр. Чөнки ул кәсеп чын ир-егетләр кәсебе саналган. Аның өчен курку белмәс йөрәк, уйлап эш йөретә белгән акыллы баш та кирәк булган. Андый егетләрнең исеме ат караклары булган. Ат буры түгел, ә ат карагы! Чөнки ат карагы нәрсә эләкте — шуны урлау белән шөгыльләнгәннәргә дәрәҗәсез кеше иттереп, түбәнсетеп караган. Ат карагы сарык, кәҗә буры белән беркайчан да уртак караклык кылмаган һәм аны уена да китермәгән. Казакъ далалары белән эргәдәш яшәгән башкортларда да, дала баласы булган, җәен-кышын башыннан өч колаклы олы бүреген башыннан сапмаган казакъ-кайсакларда да, кыргызларда да кара яздан алып, кыш җиткәнче, мал кышлауга кергәнче, бер-берсенең исәпсез-сансыз җылкы көтүләреннән унарлап, уңышлы чагында йөзләгән атлар куалап алып китү гадәти бер эш, зур егетлек саналган. Ничәмә-ничә гасырлар җир өчен, мул печәнле җәйләүләр өчен ызгыш-гаугалар туктамастан барсалар да, яз яхшы килеп, җәен үләннәр җәйләүләрдә әйбәт, куе һәм биек булып үссәләр, ул ике халык татулы, солыхлы һәм тыныч көннәр уздырган. Бер-берсе белән аралашканнар, кымыз эчкәннәр, башкорт кураен тыңлаганнар, казакь акыннарының ярышып-ярышып сөйләгәннәрен-көй- ләгәннәрен тыңлаганнар. Тик андый тыныч заманалар бик озакка бармаган шул. Ырымбур каласына нигез салынып, унсигезенче гасырның башында урыслар Самар-Ырымбур сызыгында крепость-кальгалар сала башлагач, башкорт һәм казакълар арасында кычкырыш-ызгышлар, хәтта корал кулланып сугышулар бик нык көчәеп китә. Чөнки ак патша хөкүмәте башкорт белән дала казакъларын берберсенә оста дәрәҗәдә өстереп-котыртып, мәкерле сәясәт алып бара башлый. Ак патша кешеләре килгәнче, үлән җитмәгәннән коры, яңгырсыз елларда гына җәйләүләр, су буйлары өчен тартышкан, ызгышса да уртак тел таба белгән ике халык, урыс коткысына бирелеп, бертуктаусыз сугыша торган ике дошманга әверелеп китә. Пүгәч патша фетнәсе бастырылгач, Әби патша җибәргән алдак кәгазьләргә ышанып, казакъ ханнары, бәкләре, ыру башлыклары, фетнәдә катнашкан, инде котылу эзләп казакъ якларына качкан фетнәче башкорттатарның күпчелеген тотып, мал-мөлкәтен, хатыннарын, бала-чагаларын үзләренә коллыкка алып калып, Әби патша генераллары кулына тапшыралар. Генераллар да, үзләренең Әби патшаларын тыңлап, фетнәчеләрнең малмөлкәтен дә, хатын-балаларын да сорап тормыйлар. Казакълар үзләренең мәкерләре өчен йөз ел узар- узмаста җәзаларын ала—урыс гаскәрләре аларның да җирләренә басып керә, үзләрен дә, башкорт, татар кебекләр иттереп, урыс коллары итәләр. Фетнә бастырылганнан соң, Самар-Ырынбур хәрби сызыгын тагын көчлерәк иттереп ныгытуга Әби патша бик күп көч куя. Акчаны кызганмый. Ырымбур крепостен ныгытуның бер сәбәбе, Эстәрлетамак пристаненнан Агидел елгасының агышына каршы, Ырымбур каласына турыдан зур, киң, таш юл салу була. Чөнки Пүгәч фетнәсе вакытында Эстәр- летамакЫрымбурны тоташтырган, тоташ татар авыллары утырган борынгы БолгарБохара юлы, шул ике арада тоташ Пүгәч яклы фетнәче татарлар кулында була. Бу юл Пүгәчнең атаклы полковнигы, татар Канзәфәр Усаев җитәкчелек иткән татар-башкорт сугышчылары кулында була. Орск янында 1774 елның март аенда Әби патша гаскәрләре белән сугышта җиңелгәннән соң да, Пүгәч үзе шушы юл белән качып чыгып китеп, юкка чыга. Татар авыллары утырган фетнәле юлны уза алмыйча, Әби патшаның гаскәрләре сугышып байтак көннәрен заяга үткәрәләр. Шунлыктан, Пүгәч җиңелеп башы чабылганнан соң. Әби патша Эстәр- летамактан Ырымбурга туры юл салдырып, инде ул юл буйлап тик урыс авылларын гына утырта. Казакъ далалары чигенә табан каратып салынган юллар күбәйгәннән-күбәя баралар, һәм күбесе таудан казып алган таш белән түшәлгән юллар булалар. Кеше хакына яшәп тәм тапкан Русиянең ак патшалары, мөселман халыклары яшәгән урта Азияне алу планнарын тормышка ашыра башлау өчен зур әзерлекләр ба питый. Самара—Ырымбур хәрби сызыгы салынып, ныгытыла башлагач, казакъкайсак якларыннан килгән малларны урыслар сызыкның бу ягына түләүсез чыгаруны туктаталар. Патша хөкүмәте, моңарчы далада күренмәгән талау тәртибе кертә: сатарга алып килгәнсең икән, хәрби сызыкны узганда, мал башыннан тиешле салымны түлә дә, әнә сезгә Оренбург каласы, әнә сезгә аның базарлары! Шунда тагын базар хакын түләргә тиешсез, шуннан соң тиеш бәясен алып, әйдә сату итегез... Тыштан караганда тәртип салынган, сату-алу эшләре гөрләп тора. Бар да ал да гөл, урыс карашы астында тынычлык, тәртип, сугышлар ике арада туктатылган, сәүдә эшләре алга бара, халык тыныч көн күрә. Ак патшабызга, Русиягә дан шуның өчен! Афәрин! Шулай иттереп күрсәтелсә дә, шулай булып тоелса да, тик урыс патшасы күзеннән, аның барлык нәрсәне күреп, белеп, тикшереп, үз кул астында тота белүеннән дә яшерелгән бер кәсеп, бер шөгыль килеп чыга. Әле дала иркен, урыс крепостьлары салынмаган чакта, чит көтүдән аерып алып, куып үз ягыңа алып кайтып, үзеңнеке иткән бер өер җылкы малы әллә ни зур гөнаһлардан саналмаган. Көн дә иртән таң атып, кояш чыккан кебек инде. Далада күбесенчә ат урлаганнар. Чөнки сыер малын, сарык-куйларны көтүеннән аерып алганнан соң, яисә тоташ көтүе белән, зур тизлек белән йөгертеп ерак алып китеп булмый. Көтүчеләр салган һау-һуга, маллары урланган халык бик тиз күтәрелеп, атларга менеп, чукмарларын күтәреп арканнарын иярләренә бәйләп, бурларны куа чыгалар. Йөгерә алмаган сыер, сарык-куй көтүләре белән мәшгуль бурларны алар тиз куып җитә алганнар. Ә инде куып җитеп, эләктерсәләр, яисә сугышка китсә, шул куып җиткән урында күсәк, чукмарлар, очына курган теккән камчылар күпләрнең җанын кыйган. Шуңа күрә далада мал урлап кәсеп иткәннәргә урлашу өчен җылкы малыннан да кулае булмаган Бердән атларны зур тавыш-гауга чыгармыйча зур тизлек белән куып алып китеп булса, икенчедән, атның базардагы хакы сыер бәясеннән дә ярыйсы гына югары һәм аны сатып алучылар һәрчак табыла торган. Ат игенчегә дә, сәүдәгәргә дә, мулла-мәзингә дә, байга да, губернаторга да кирәк. Хәтта, ат карагын тотарга хыялланган үрәдник, палисмистер халкына да кирәк тиз юыртучы, тиз чабучы атлар. Кара туфраклы, суга-урманга бай, Русия басып алган җирләргә күчеп килгән урыс, татар, украин, белорус, латыш, немец, эстон, чуаш крәстияннәре өчен яңа җирләргә чирәм күтәрергә, дөнья көтәргә, тирсс-шсн ташырга, кунакка йөрергә шулай ук ат кирәк. Атның нәрсәләр өчен кирәген санап та бетерерлек гүгел. Кирәк, бик тә кирәк! Күп кирәк атлар. Ә ул кирәк атлар казакъ, кыргыз-кайсак далаларында бик тә күп санлы булып, эшсез-нисез гик май җыеп кына йориләр икән бит. Татарлар далага якынлашып утыра башлагач та, чирәм күтәрергә ат көче кирәк Ә инде ул тирәләрне урыс корал көче белән буйсындыргач, җир эшкәртү өчен аг тагын да күбрәк кирәк була башлаган. Далага урыс килгәннән соң, ат каракларының кәсебе хаҗәткә әйләнгән. Оренбург крепосте салына башлагач та, ат караклары аны урап үтеп, казакълар ягына чыгып йөрергә өйрәнгәннәр. Тик шулай да дала тар булып, берничә тапкыр крепостьтан чыккан, яисә анда кайтып барган солдатлар, хәрби хезмәтче атлы казаклар белән очрашканнан соң, алар- дан бик үк шикләнми башлаганнар. Чөнки, Ырымбур-Самар сызыгында утырган эрелеваклы крепостьларда хезмәт иткән, казакъ ягыннан урланып куылган мал өерен бик сирәк туктатканнар. Казакъ ягына мал кумасалар, йок белән йөремәсәләр, аларны да туктатып тормаг аннар. Ак патша хөкүмәтенең сәясәте шундый булган: сызыкның бу ягына казакъ- кайсак, кыргызларны урыслар гомум исем белән кыскача гына «кыргызлар» дип атаганнар, тикшерүсез, налог салмыйча кертмәскә, ә инде теге якка буш кул белән, атка атланып яисә җәяүләп кенә булса да чыкканнарны туктатмаска. Алар Русия файдасына «кәсеп итәләр». Үзе башкаларны талаган урыс патшасы, урлашып, талап Русиягә кергән малны фәкать хуплаган «Талаган булса да. Русия йортына кайта бит!» Йөри бирсеннәр! Бигрәк тә аг кәсебе белән татар, башкортлар йөрегән. Чөнки ул атлар арзанг а төшә һәм ат базарларында сатыла. Русия базарларьиыа! Ә инде ул атлар Русия ягына куылып кайткач, базарларда сатылгач, күбесе җигелеп җир эшендә кулланылалар. Русиянең икмәге күбәя, Русия байый. Аннан соң, кирәк булса, хөкүмәт кешеләре, өстән кушу буенча, базарда сатылырга ки терелеп бәйләнгән ул урланган атларны, патша кануннарына гаяньш, шул базарда ук тартыгг та алалган. Сатарга кнтерг ән кешесенә «качарга» мөмкинлек тудырып, билгеле. Тагын китерсен, табыш кирәк бит 5 «КУ».ЧН 65 Казакъ ягыннан, зур тавыш-гауга күтәрмичә, акырып тавыш чыгармаска тырышып, урланган ат көтүен куып килгән ат каракларын хәрби сызыкта хезмәт иткән атлы казакълар һәрвакыт каршы алырга тырышканнар. Чөнки чит-ят күзләрдән качып-посып, урланган атларны зур тизлек белән куган «кәсепчеләр» хәрби сызыкны тизрәк үтәргә ашыкканнар. Сызыкны үтү белән үзләрен ат хуҗалары куып җитү хәвефеннән арынган алар. Ә инде узган чакта крепость казакъларына очрасалар, аларга тиешле әҗерен түлә дә, үз юлыңны бел. Кайтып җитү юлларында күсәк, чукмар күтәргән кыргыз-кайсак юк инде башкача Юлың уң булсын, ат карагы! Без сине күрмәдек, син безне күрмәдең. Ә сызыкны үткән өчен түләү билгеле — ун атның берсен аерып калдырасың! Әгәр инде түлисең килмичә крепостьларне качып-посып ат көтүең белән сызыкның бу ягына узып керергә чамалыйсың икән, барлык атларыңнан да колак кагып, үзеңне аяк-кулыңа богау салып Ырымбур төрмәсенә озатачаклар. Ә аннан инде Себер юлы сиңа, синең богаулы аякларыңа. Кайтасыңмы аннан, юкмы—анысын инде бер Алла гына беләдер. Тик урыс уйлап чыгарган Себер, Акатуй, Нерчинск, Сахалин каторгаларында Алланың катнашы юк икәнен аннан котылып иленә кайта алган сирәк-мирәк кенә тере мөселман бәндәләре бик яхшы беләләр. Шунлыктан иң җайлысы — патша хезмәтендәге һәрвакыт хәмердән кызмача атлы казакка кирәген түлә дә, калган атларыңны теләсәң нәрсә эшләтеп куй. Хәрби сызыкны узгач, ике төп эш кала. Берсе—хөкүмәт чиновниклары, үрәдникләре күзенә урланган атларны күрсәтмәскә. Икенчесе— ничек тә булса ул атларны кыйммәтрәк хакка, тавыш-тынсыз гына сатып акчага әйләндерү. . Әллә кайчандагы, ике йөз еллардан да элегрәк булган ат караклары турындагы истәлекләр халык күңелендә, өзек җеп кисәкләре кебек булып, төрле имеш-мимешләрдә генә сакланып калганнар. Узган гасырдагы казакъ далаларына барып, өере-өере белән ат урлап куып алып китүләрнең истәлекләре, каты җирдә беленер-беленмәс кенә торып калган ат тоякларының эзләре кебек, унар, йөзәр еллар узу белән югала барып, халык күңелендә бик аз гына буЛып сакланганнар. Тик унтугызынчы елның азагында, аның сиксәненче, туксанынчы елларында булган хәлләр генә маҗаралы истәлекләр булып калган. Чөнки зур осталык белән тормышка ашырылган ат урлаулар, гади халык күзенә, колагына, ат караклары берәр ялгышлык эшләп, хөкүмәт кулына эләксәләр яисә авыл урамнарында кыйналып йөретелсәләр генә күренгәннәр, ишетелгәннәр. Ат каракларының күпчелек «эше» кара халык күзеннән ерак һәм билгесез булып, күренмичәрәк үтә торган булган. Казакъ далалары урыслар тарафыннан басып алынып, андагы җирле халык диненнән, гореф-гадәтеннән мәхрүм ителә башлагач та, җылкы көтүләреннән атларны өерләре белән куып алып китеп урлаулар барыбер кимемәгән. Бу кәсеп Ырымбур тирәләрендә яшәгән татар, башкортларның беркадәр өлешенең «көн күрү кәсебенә» әверелеп, нәселдән-нәселгә атадан улына күчә торган булып киткән. Ат урлау җир эшкәртү, мал асрау кебек, бер һөнәргә әйләнгән. Революциягә кадәр үк һәм аннан соң да дистә еллар чамасы Идел буйларында ат урлау белән иң атаклы саналган Шәкүр каракка караганда да, Ырымбур якларында ат каракларының аңардан да зәһәррәкләре, остараклары булган. Шуларның берсе—Рәвил исемлесе—тумышы белән үк данлыклы ат карагы Ишморат улы булган. Инде иллегә якынлашып килгән Ишморат бер елны март бураннары басыла башлап, җир өстенә кыш буена буранлап, явып өелгән кар көртләре, язгы кояш астында күгелҗемләнеп, авырая башлаган чакларында, алты иптәше белән казакъ далаларына «ат кәсебенә» чыгып китә. Өстенә кыска каеры тунын киенеп, билен билбавы белән урап-урап буганнан соң, алтынчыга авырлы хатыны — кара-кучкыл битле Гыйльменисага ишектән чыгып китәр алдыннан соңгы сүзләрен әйтә: — Мин әйткәнне колагыңа киртләп куй. Миңа үзем кебек башкисәр малай тап Җитте сиңа бертуктаусыз елап-мәлжеп торган кызлар китерү. Мин кайтканчы бала табып куйсаң, малай булса, исемен Рәвил куш. Әгәр инде тагын кыздан уздыра алмасаң, миннән башкача мәрхәмәт көтмә. Кыз тапсаң, кайту белән яшь бичә алам. Миңа малай кнрәк. Үзем кебек ат карагы була торган малай! Шул чыгып китүеннән Ишморат та, аның алты башкисәр кәсепчеләре дә суга төшкән кебек юкка чыгалар. Тик, елдан артык вакыт узгач кына, Ырымбурда, җәйге ат ярминкәсендә Ишморатның йөгерек, акбүз биясен күрше авыл башкортлары күреп таныганнар. Берничә башкорт җыйналып, бия бәйләнгән җиргә килгәннәр Тик, биянең яңа хуҗасы, ут күзле, үтә дә елгыр казакъ егете башкортлар күз алдында биясенә сикереп менеп, юкка чыккан. Күп яшәгән, казакълар белән күп аралашкан, аларның гореф-гадәтләрен яхшы үзләштергән һәм ихтирам иткән Сурагол башкорт, Ырымбурдан акбүз бияне күреп кайткан авылдашларына әйткән: — Казакълар юк иткәннәр Ишморатты. Казакъ егете шуны еткерергә Ырымбурга килгән... эһ-һем, эһһһем, . ат кәсепләренә. Ишморатыгыззы бетердек дип, хәбәр иткән ул егет. Көтмәгез инде атаклы ат карагы Ишморатты. Беткән аның гаярь башы... Ире киткәнгә өч ай узар-узмастан, Ишморатның хатыны, дөньяга елый белмәгән бер малайны китерә Башы кавын кебек булып артка чыккан, озынча ябык кына ул бала биләвендә тавыш-тынсыз гына ята торган малай була. Асты юешләнсә дә, кәҗә бәтиенекенә охшатып «мкерт» дигән аваз гына чыгара, анда да еламый. Тагын дәшмичә ятуын белә. Еллар үтә-үтә, дөньялары хәерчелек белән дус булса да, ул күп сөйләшмәс, тирә-якка һәрчак каш астыннан гына, дәшмичә карап, зур игътибар белән тыңлый белә торган малай булып буй җиткерә ул. Үсә. Үсүе белән үзләренең урамнарында гына түгел, авылларында да «сугыш чукмары» дигән исем ала. Бәләкәйрәк чагында урамда «шаралы», «чебенле», «кәшәкәле» уйнаганда иптәш малайлары аңарга «сугыш чукмары», «кавын баш» дигән кушаматлар бирәләр. Еллар үтә-үтә аның тик «Ка- вынбаш» дигәне генә торып кала. Чыннан да, аның кырган зур башы, озынчарак кавын кебек, артка чыгып тора. Үскән чагында ук Рәвил башына түбәтәй киеп йөри алмый. Тормый аның башында түгәрәк түбәтәй! Үскән чагында угрылык ягыннан ул-бу сизелми. Унбиш яше тулып үткәч, уналты яше якынлашып килгәндә, февраль бураннары котырган бер тонне аларга чуен кебек кара, камыт аяклы, олпат гәүдәле бер башкорт кереп куна. Кичләтеп кенә исәнлекиминлек теләп өйгә керә дә, чыгып чаналы агын тугарып, абзар эченә кертеп, солы печәнен салгач, Гыйльменисага бер бөтен зур сарык түшкәсен тоттыра. — Арт санын пешер әле, сылу Мин ягып торыйм, бик алҗыдым. Ит пешкәч уятырсың мине...—ди. Пешкән сарыкның бер арт санын китереп табынга куйгач, башкорт ит ашап, бер самавыр чәй эчеп бетереп, зур толыбына төренә дә, идән уртасына ятып йоклый. Иртән торып, әпен-төпен дога укыгандай итә дә кара башкорт, чәй эчәргә утыра. Утырган уңайга ук сырган чалбарының төпсез кесәсеннән чалгы пәкесен чыгара. Пәкенең сабы чаганнан булып, башы җиз белән уратылып алынган була. Пәкене башкорт хуҗа хатынына суза: — Мә, һылу! Ошоның менән туракла әпәкәйзе Нужа басудан, күп һәм авыр эштән ватылып картайган хатын башкорт сузган пәкене күргәч, өнсез кала. Көч-хәл белән авызын ачып телгә килә: — Бу бит... — Шаулама, һылу, шаулама! һуңгы тапкыр кәсепкә киткәндә иң якын дустым биреп киткәйне Ходай насыйп итмәнс башкаса күрешергә. Урыны оҗмахта булһын. Минем үземдең кайтканга ел гына тулды әле. Менә кергәйнем һиңә, дустымдың кеме бар икән тием. Аллага шөкер, малай икән. Тик Ишморат кына күрә алманы... Аны тыңлаган саен нужадан картайган хатынның тыны кысыла бара: — Йу-ук, агай! Йу-ук! Рөхсәтем юк! Улымны бирмим. Яңа гына авыр эшне кулымнан алып, кул арасына керә башлады. Бирми-им!.. — Атаһы малае ла ул! Ысын ир-егет булган кеше, хатыннар һүзе менән йөремәясәк беркайсан да. Барлык сөйләшүне тавыш-тынсыз зур дикъкать белән тыңлап утырган Рәвилгә генә мөрәҗәгать итеп, Морзагыл башкорт әйтә: —- Әйдә, кустым, мине озата бар азрак. Авыл осына кадәр. Атаең әйтеп калдырган вәсиятте һиңә еткерер вакыт етте... Акшарланган мичкә аркасы белән сөялеп, яулык очы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә елаган әнисенә карамаска тырышып, Рәвил Морзагыл башкортның толыбын күтәреп, аңарга ияреп чыгып китте. Алар чыкканда урамда каты буран иде. Әйтерсең лә Ходай Тәгалә буран чыгарып, Рәвилнең начар юлга баса башлаганын аның үзенә искәртеп, тыярга тырыша иде... Карлар эреп бетеп, котырып аккан кар сулары ерак диңгезне эзләп агып киттеләр. Юллары төшеп, тирә-як табигать яшелләнә башлаган бер көнне ат карагы улы Рәвил авылдан башын алып чыгып китеп, юк булды. Авылларыннан унҗиде чакрымдагы Болаштан урыс куписы Роман картның абзарыннан нәсел айгыры юкка чыкты шул төнне. Дон ягыннан кайтартылган ул пләмә айгыры барлык тирә-якка данлыклы иде. Бияләрен каплатырга алып килгән өчен ярыйсы гына хак түләтеп Роман купис үзенә файда ясый иде. Йозагы белән бикле булган ат абзары эчендә айгырның юкка чыкканын иртән күргәч, тирә-ягында койрыкларын болгап йөрегән өч этен дә астырып, төнге каравылчысын куып чыгарган Роман. Ырымбур, Эстәрлетамак, Уфа үрәдникләрен, аларның хуҗаларын күпме генә сыйлап та, акчалата биреп караса да, айгыр табылмады, юкка чыкты... Егет булып җитешеп кенә килгән Рәвил Морзагыл башкортның атлар урлап кәсеп иткән шайкасына барып керә. Ун ел тулар-тулмастан шайка атаманы, атасының җан дусты Кара Морзагыл ерактагы, казакъларның Тургай далалары дип йөртелгән якларда, ат куганда, җирле халык белән сугышып, һәлак була. Илле яшендә. Үзеннән дә зуррак гәүдәле, башына зур малахай бүрек кигән, билгә кадәр ялангач казакъ егете җитә аның башына. Олы күсәк белән сугудан башы урталай ярылып, чукмарлар белән сугышканнарның ат тояклары астына, кылган каплаган эссе җир өстенә тәгәрәп барып төшә Морзагыл башкорт. Казакълар белән сугышып, канга баткан Рәвил зур күсәге ярдәмендә сугышкан халык арасыннан Морзагылның үле гәүдәсе янына ыргыла. Атыннан төшмичә генә Морзагылның биш потлы авыр гәүдәсен җирдән күтәреп алып ияренә аркылы сала да, үзе уратып алган дүрт иптәше сагында, урланган атлар өерен ташлап, якындагы ерым эчендәге тар сукмакка ташлана. Морзагылны җирләгәч, чаган саплы, зур, үткен пәке Рәвил кулына күчә. Шул көннән башлап Рәвил ат караклары шайкасының атаманы булып китә. Яшь дип тормыйлар, үлем белән бик еш очрашып, зур тәвәккәллек күрсәтеп кәсеп иткән, ат караклары аны бер каршылыксыз үзләренең атаманнары итеп таныйлар... Яшь атаман ул җәйне, ат урлауны туктатып, ике зур оештыру эше үткәрә. Ырымбур каласыннан көньякта ике йөз чакрымнан да арырак урнашкан күпчелеге татарлар яшәгән Тоз Күбә дигән авыл тирәсеннән алып, урыс крепосте Ырымбурны уңда калдырып, Шарлык, Эстәрлебаш, Бояр урманы аша башкорт Йомагуҗасына чыгып, аннан соң Кыргыз Миякә Бикколын, башкорт Каранын сулда, Шыңгак Күлне уңда калдырып, Самар ягына юл тоткан сукмак сала ул. Рәвил карак Совет хөкүмәтен Ленин китереп чыгарып, Сталин аны ныгытып куйганчы ук атаклы булган Ат Караклары Сукмагын салган. Ул Сукмак Урал тавынын казакъ далаларына кереп таралып, Уфа яныннан үтеп, Урал тавының Урта Сырты буйлап килеп, Башкортстан аша узып, кискен борылыш ясап, Самар каласы янына кадәр барып җиткән. Сукмакның иң нык үзенчәлеге—ул бер генә елганы да кисеп чыкмаган һәм елның нинди генә вакыты булуга да карамастан, сыбайлы кеше шул сукмак буйлап үтә ала торган булган. Ат Караклары Сукмагы күбесенчә Урал тавының Урта Сырты аша узган. Сырт итәгендә чыгып яткан чишмәләр ике яклы—йә Җаек елгасы ягына, яисә Агыйделгә карап акканнар. Сукмак даладан башланып китеп, таш-кыялы, урман сулы таулар аша үтеп, зур юллардан читтә, бер генә авылга да кермичә ат каракларының ышанычлы йөри торган сукмагына әверелгән. Бу сукмак буйлап казакъ ягында урланган атлар өере зур тизлек белән куылганнар. Казакъ далаларын узып, Ырымбур артта калганчы туктау, ял итү булмаган. Арыган атларын яңага алмаштырып, җайдак менеп, ат караклары көнне-төнне белмәстән урланган атларны куганнар да куганнар. Арып егылганнары, Сукмактан алып ташланып, атлары өеренә күренмичә артларыннан ияргән бүре көтүенә азык булып калган Сукмакны җайга салган җәйне Рәвил иң ышанычлы дүрт егете белән даладан Самарга кадәр, аннан кире якка ике мәртәбә узган. Өченче мәртәбә даладан юл башлаганда иярләнгән, яңа гына өч яше тулып узган, Кара Кашка биясен иярдән азат иткән. Кара бия йөгереклеге өстенә хуҗасының аңардан нәрсә теләгәнен яхшы аңлаган бик тә акыллы хайван булган. Сукмак башланган җирдә, маңгаенда ак йолдызы булган Кара биясенең Рәвил иркәләп тамак астын кашыган да, дустына дәшкән кебек иркәләп әйткән: — Сукмактан киттек, Кара биякәй. Өйгә кайту ягына! Иркәләп, шапылдатып арт ягына суккан Рәвил Кара биясенең. Алмаштырган атына атланган да, тирә-яктагы далага шом салырдай иттереп ачы сызгыру белән һаваны ярыл җибәргән. Кара бия хуҗасының теләген аңлап, үзе ике мәртәбә, дала ягыннан Самарга узган, әле яңа гына барлыкка килә башлаган Ат Караклары Сукмагы белән элдереп чыгып чапкан. Рәвил иптәшләре белән Кара биягә ияргән, һәм бер генә урында да аның алдына чыкмаган. Сукмактан Самарга хәтле Равилне һәм аның дусларын ияртеп алып кайткан, Кара Кашка. Самар ягына кайтып җиткәч, Ярулла дигән иптәше сораган Рәвилдән: — Нәрсә дип таптыйбыз инде бу Сукмакны без җәй буена? Мин аңлап бетерә алмыйм бит әле, Рәвил. — Кабаланма инде. Аңларсың озакламыйчарак. Аңларсың. — Кайчан инде ул, озакламыйчак, дигәнең? Кулындагы камчысы белән, акрын гына иттереп Рәвил Ярулланың күлмәкчән аркасына шаяртып суккан: — Безнең кәсеп белән йөрегән егетләр, артык сорау бирергә тиеш түгелләр миңа. Ул безгә нәзер булып килә. Мин уйлап чыгарган нәстә түгел. Атаманның әйткәнен генә тыңлап эш итәргә өйрәнергә кирәк. Сорау бирү урынсыз. Аңладыңмы? — Соң бит, беләсе килә. — Вакыты җиткәч белерсең. Ә инде вакытыннан алда беләсе килгәннең башы икәү булырга тиеш... Көлә белмәгән күзләре белән Ярулланың күзләренә карап бетереп куя: — ...минеке кебек... Шул сөйләшүдән соң ай үтәр үтмәстән Ярулла барысын да аңлый Аңлау гына түгел, Равилнең чынлап та «Ике башлы» икәненә ныклап ышана. Август азакларында, шул ук ышанычлы дүрт иптәшен алып, Ярулланы бишенче итеп өстәп, Рәвил казакъ далаларына чыып китә Аның бу чыгуы Кара биянең «ат караклары кәсебенә яраганлыгын» тикшерү була. Иркен далада дүрт казакъ карамагында йөрегән зур җылкы көтүен эзләп табалар алар. Көтүчеләр күзенә чалынмыйча гына көнозын аларның кайда, ничек иттереп атларны көткәннәрен өйрәнәләр Куаклар белән капланган бер чокырдан. Караңгы төшеп, күз бәйләнгәч, Рәвил бер иптәше белән ат көтүе төн кунган җиргә китә Атка менгән килеш, муенына аркан салган Кара бияне үзе белән җитәкләп алып китә. Ат көтүе ягына җайлап кына, атларны атлатып кына баралар. Барып җитәргә әле байтак ара булса да, көтүчеләрнең этләре боларны сизеп өрә башлаган көйгә үк, Кара Кашка биянең муеныннан арканны чишеп алып, Рәвил аның арт ягына камчысы белән акрын гына суга. Кара бия үзенең беренче «эшен» башлаганын белгәндәй урыныннан кузгалып ат көтүенә карап атлап китә дә берничә адым узгач, кешнәп юыртуга күчә. — Ходайга тапшырдык!—ди Рәвил. һәм атын борып, акрын гына атлатып караңгылыкка кереп югала. Казакъларның ат көтүеннән еракта, агачлар белән капланган тирән чокыр эчендә ике көн, ике төн яшиләр «ат кәсепчеләре» Шул вакыт узгач, өченче көннең таңы атып яктыра башлаганда Рәвил ике иптәше белән куе кылган арасында ята. Ат көтүен әйдәп ярты чакрым ерактанрак узган көтүчеләргә күренмичә генә алар, дөбердәп чапкан атларны барлап карыйлар Кысык күзле башкорт Байгуҗа дәшми генә камчы сабы белән Рәвилнең кабыргасына төртә. Рәвил аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлаганын белдереп, кыска гына иттереп башын кагып куя. Алар икесе дә Кара бияне күреп алалар. Күрмәслек тә түгел шул. Кара бия ял-коерык- ларын җелфердәтеп көтүнең иң алдыннан бара Ә аның янында көтү башлыгы, кара яллы, кара койрыклы кызыл айгыр җилдертә Ераклаша барган ат көтүен зур канәгатьлелек белән карап озата да Рәвил, куанычын яшереп тормыйча, янында яткан Байгуҗага пышылдый: — Була бу, болай булгач, башкорт дус! Үзем дә оста икәнмен, әй! — Шәп, Рәвил, шәп!—дип агач мөһерне сугып куя башкорт дусты. Кайтуларына чокыр төбендә яккан учакта күп иттереп чиләктә ит пешерелгән. Төтене аз булсын өчен коры карама агачлардан гына яндырылган учак тирәләп утырган дусларына Рәвил үзенең уйлап чыгарган ат урлауның яңа ысулын сөйли: — Без, моңарчы, ат көтүенә бәреп, көтүчеләр белән сугышып, яисә аларны йоклаган җирләрендә бәйләп, яисә үтереп, атларының бер өлешен көтүдән аерып алып, куып алып китә торган идек. Бик зур тәвәккәллек һәм курыкмыйча эш итәргә кирәк андый чакта. Бүген мин уйлаган хәйлә барып чыкса, бүген төнлә безнең эш җиңеләячәк... Дәшми генә тыңлап утырган иптәшләрен күздән кичерә үзе. Барысы да утыз белән кырык арасындагы башкисәрләр. Рәвил артыннан, аңарга тулысынча ышанып, буйсынып утка да, суга да керә торган егетләр. Байгуҗа белән Сынтимер—башкорт егетләре. Бу икәүгә менергә ат, гыжылдатырга курай белән эчәргә кымыз булса, башка бернәрсә кирәк түгел. Башкортларга хас булган бик яхшы сыйфатлары бар — комсыз түгелләр. Аннан соң кешенеке күпме булса да аларның күзе кешенекенә кызып бармый. Ат урлауны алар, иң беренче чиратта, егетлек иттереп карыйлар. Агале-энеле Ибрай белән Биктимер—татар егетләре. Икесе дә—Кара Морзагылдан Рәвилгә калган «ат урлау белгечләре». Үзара да сирәк сөйләшә торган бик тә ышанычлы, тугрылыклы егетләр Рәвил өчен. Инде бишенчесе—Ярулла. Бик зур авырлык белән өйрәнеп килә «ат кәсебенә». Телен тыюы бик авыр аңарга. Күрәсең, нәселдән килә торган холыктыр инде ул—тел тыя белмәгәнлек, дип уйлап та куя Рәвил. Шул җитешсезлеге янында Ярулланың бик тә зур тәвәккәллеге дә бар. Бер генә очракта да югалып калмый. Рәвил кыска гына итеп аларны бу төндә нәрсә көткәнне аңлатты. — Ярты төн җиткәч, ат көтүен кузгатып, бер урында уратып, түгәрәктә куып чаптырып кыздырабыз. Ныклап акырыгыз, камчылагыз Инде атлар кызып, чабуга күчкәч, мин сызгырып җибәрермен. Кара бия кайту ягына чыгып ычкыначак. Көтү айгыры—Кара бия артыннан, Айгыр артыннан барлык көтү чабачак. Безнең төп эш, чапкан көтүдән үзебезгә җитәрлек атларны бүлеп алу. Миннән калмаска. Аерып алганны зур тизлек белән куарга. Кем куа алып киткәннәрне1 ’ Ибрай энесен карап алды: — Без икәүдер инде — Яхшы!—диде Рәвил. Калган өчегез минем янда, көтүчеләр белән сугышырга кала. Елмайгандай иттереп бите азрак кыйшайды — Мин уйлаган барып чыкса, арттан куалау кирәк тә булмас. Кара биягә ияргән көтү башлыгы айгыр алып китәчәк безнең табышны Хәзер бик нык иттереп ашагыз, алып килгән кымызны эчегез Учакны җир белән күмеп сүндерегез. Сусыз сүндерегез. Су сибәргә кирәкмәгәнне беләсез инде — Чажгылдап төтене чыга. Барыгыз да йокларга ятыгыз. Йокларга ятыр алдыннан атларыгызны эчерегез Торгач бу туктаган урынны тәртипкә китерәбез, эзләрне югалтабыз да, Аллага тапшырып тотынырбыз... Шул төннән алып, Ат Караклары Сукмагы эшли башлаган Кара бия төнен ат көтүенә килеп кергәч, казакъ көтүчеләре аны тотарга маташып карадылар Тик Кара Кашка бия тоттырмады Корык тоткан көтүче күпме генә якынлашырга тырышса да. Кара Кашка аны якын да җибәрмәде. Аркан ыргытып, аны Кара Кашканың муенына салырга булышканын да уңышсызлык каршы алды. Аркан һавада очкан арада, бия чапкан юнәлешен кискен үзгәртеп, тизлеген арттырды гына Аркан һавада ысылдап очып, кылганнар өстенә барыл төште. Бия тоттырмады. Аның елгырлыгына казакълар тел шартлатып карап тордылар. — Ярар, йөреп торсын. Берничә көн йөреп өйрәнгәч, тотарбыз да карарбыз тамгаларын. Бик асылга охшаган хайванкай, -диде көтүчеләрнең иң өлкәне. Кызыл айгыр исә яңа биягә барысына караганда да ныграк куанды бугай. Көтүдә булган барлык бияләрне ташлап, тик яңа бия янында гына бөтерелде. Тик бия аны бик үк үз итеп, якын җибәрмәде Шулай ук тибенеп, тешләшеп, айгырның күңелен дә кайтармады Биянең дә табигате егетләр сайлап, үзенә кирәген, ошаганын барлап, яныннан бик үк ерак җибәрмәгән вә һәм дә сайлануын һаман дәвам иткән җилбәзәк кыз ксбегрәк иде, ахрысы. Айгыр үзенең гайрәтен дә, теләген дә яшермичә Кара Катканы үзенеке итәргә ашкынды һәм шуны гына теләп биядән бер тотам да калышмыйча, көтүне каравын яртылаш онытып йори башлады. Дәрге артканнан-артты Кызыл айгырның. Төнлә белән җидәүләшеп акырып-бакырып елкы көтүен уралтып- уралтып чаптырып кыздыралар. Ырымбур ягыннан килгән ат каракларының тәвәккәллеге, кискенлеге, башсызлыгы хакында күп ишеткән казакълар аптыраганнарына курыкканнарын да кушып, ярдәм сорап сөрән сала-сала тирмәләренә сыдырталар. Атлар көтүе кызып, бер йомгак булып әйләнеп бер урында уралып кыза башлагач, Рәвил өзәңгеләренә баса биреп, казакь даласына шом салып, бик тә көчле һәм әче иттереп сызгырып җибәрә Шуны гына көткән Кара Кашка атлар өереннән аерылып килеп чыга да, зур тизлек белән чабып кайгу ягына аткан уктай атыла Елгыр биядән бер тотам калмыйча ияреп Кызыл айгыр да томырылып чаба башлый Ат көтүе исә үзенең башлыгы булган Кызыл айгыр артыннан агыла... Тәүлеккә якын туктамастан көтүдән аерып алган ат өерен дала буйлап килгән сукмак белән куалар кәсепчеләр Куудан бигрәк, атларны Кара Кашка алып бара Атлар артыннан ияргән Ибрай белән Биктимергә атларны әйдәп куарга эш тә калмый. Ике йөзгә якын елкы малы Кара Кашка белән Кызыл айгыр артыннан чаба да чаба. Чапкан ат өереннән кырык-илле чакрымга артта калып, утызлап атны кугандай итеп, Рәвил белән бергә тагын өч иптәше баралар. Болары инде, казакълар артларыннан куа чыгып, куып җитә башласалар, урланган атларны ташлап качырга тиешләр. Ат хуҗалары куып җитеп караклар ташлап качкан атларын кире алып кайтып китәргә тиешләр. Тик бу юлы аларны куып җитүче булмады... Ырымбур-Самар сызыгын үткәч, Шарлыкка җитәрәк ике төркем бергә кушылды. Рәвил уйлап чыгарган «яңа ат урлау ысулы» ныклы булып тормышка ашты һәм әлеге ысулга «Кара кашка» дип исем дә бирелде... Сигез көн узуга, атлар өере Самардан Идел буйлап су агышында, егерме чакрымнар тирәсе урнашкан урман аланында иде. Язын башланган ярминкәләр Чита якларына килеп җитә язган иде. Шунлыктан урланган атларны сату бик җиңелдән булмады. Тик Рәвил бу очракта да оештыра белү сәләтен күрсәтте. Ике көн иптәшләре яныннан юк булып торды да, сул колагына алтын алка таккан бер Дон казагын ияртеп кайтты. Казак алан тутырып йөрегән, моңарчы ияр, камыт күрмәгән атларны күргәч, шатлыгыннан көлеп җибәрде. Түзмәде, сорады: — Бу атлар кай тарафтан килеп чыктылар бу якларга? — Алтай якларыннан,— диде Рәвил күзен дә йоммыйча.— Ике ай буена кудык. Ял иттерә-иттерә. — Ял иткәннәре шикле инде. Бик зур юлны, зур тизлек белән үткәннәре күренеп тора. Ну, ярар, Алтай да булсын ди инде... Дон казагы шәп ат белгече булып чыкты. — Оптом алам, хакына килешсәк,—диде ул күзләрен Кара Кашкадан ала алмыйча.—Ә бу бияне аерым сатып алам. Хакында тормам. — Юк, знакум, бу бия сата торган мал түгел. Үземнеке. — Кызганыч,—диде казак. Рәвил сатулашып тормады, казак әйткән хакка атларны өере белән сатып та җибәрде. Иптәшләре арасыннан да нигә арзан диюче булмады. Чөнки җитеп килгән көзгә карата урланган атларны сатып акчага әйләндерү ифрат та авыр булачагын барысы да аңлыйлар һәм шунлыктан атларның азрак арзанга булса да сатылуы белән килештеләр. Сөйләшенгән буенча өч көн үткәч, атларны Идел яры буйлап илле чакрым су агышы белән куалап төшереп, алкалы казак кул астындагы хәрәкәт итүче Дон казакларына тапшырдылар. Атлар арзаннан китсәләр дә, саннары байтак булганнан акча да шактый тиде һәрберсенә. Бар да канәгать калып, куеннарына төргәге белән акча тутырыл, Уфага кадәр бергә юл тоттылар. Уфадан соң һәркайсы, яз җитә башлау белән Рәвил- дән киләчәк хәбәрне көтеп ятарга дип, үз авылларына таралыштылар... Шул елдан соң ат урлаулар яңа ысулга күчте. Март бураннарында Рәвил шайкасы полиция-урядниклар күзеннән ерактагы тау арасындагы кечкенә авылга җыйнала. Кара Кашканы чанага тагып Рәвил килеп җитә. Барасы иптәшләре җыйналып беткәч, атларны тоткан сарайда тиз генә киңәшләшеп алалар да, парларга бүленеп, Ырымбур ягына юл тоталар. Җыелу урыны итеп Тозлы Күбәне сайлыйлар. Анда аларның бик яхшы абзалары—Чатан Таҗетдин бар. Җыйналып куна ятканнары да андый- мондый шик тудырмый. Чөнки, чатан булса да, ике хатынлы, шулардан унике бала таптырган абзалары юлчылар кунып чыга торган зур аерым йорт тота. Кышкы буранлы юллардан туңып килеп кергән утыз олауны сыйдыра торган бик тә зур лапас кебегрәк эшләнгән абзары да бар. Йорт ышанычлы. Таҗетдин абзый яшәгән, ул тоткан юлчылар куна торган йорт-курада бервакытта да,бернәрсә дә югалганы, юлчыларга бәла-каза килгәне юк. Май урталарында Самар каласында бик зур ярминкә була, һәм шул ярминкәдә атларны берәмләп тә, унарлап та саталар. Әгәр инде патшага кирәк булса, Дон казаклары үзләренә дигән булып, атларны йөзәрләп тә алалар. Тик хәрби хезмәткә түзәрлек таза булсын да, яшерен чире, җитешмәгән җире булмасын. Шул Самар каласыннан башланган ярминкә бер каладан икенчесенә күченә-күченә август урталарына Байкал күленең теге ягындагы бүрәтләрнең Улан-Үде дигән калаларына барып җитә. Май урталарына Рәвил икенче елны йөз илледән артыграк атны куып алып кайта казакъ ягыннан. Алып кайта кайтуын, тик ике башкортның берсен далада бөтенләйгә калдырып китә. Ул егет Байгуҗа иде. һай-һулап атлар өергәндә чапкан аты, йомран өненә басып, аягын кырт сындыра. Атының башы аркылы барып очкан Байгуҗа тупырдап чапкан күпсанлы ат тояклары астына эләгә дә, берничә секунд эчендә тапталып, ит белән сөякләр аралашкан, туфракка буталган кәлҗемәгә әйләнә. Тик аны карап торырга ат каракларының вакыты да булмый. Байгуҗаның якын дусты, камчылы уң кулы белән бит янындагы һаваны селтәп «Аллаһы әкбәр!» дип әйтеп кенә өлгерә. Бу инде аның дусты Байгуҗага чыккан соңгы ясины була. Атларны алар Самар ярминкәсе ачылырга бер атна кала куып алып килделәр. Ярминкә ачылу белән атларны сатып акчага әйләндерү башланды Ярминкә нихәтле генә зур һәм шәп булмасын, куып алып кайткан атларны бер Самар ярминкәсендә генә сатып бетереп булмый. Арзан хакка сатасы килми, тиешле бәясе өчен сатулаша башласаң, бердән, вакыт үтә, икенчедән, хөкүмәт сагында торганнарның күзенә чалынуың бар. Шунлыктан инде, Идел ярында утырган Самардан алып, Урал тауларының теге ягында утырган Шадринск каласына кадәр атларны, бер ярминкәдән икенчесенә куу башлана Ул куу август башларына кадәр дәвам итеп, кәсепчеләргә табышны икеләтә арттыра. Вә ләкин атларны сатышырга тагын яңа кешеләр дә кушыла һәм аларга да өлеш чыгарырга туры килә. Тик шулай да атларны ярминкәдән ярминкәгә йөретеп сату ике яктан файдалы. Беренчедән, атларга хөкүмәт кешеләренең күзе төшеп өлгерми, чөнки аларның бер ярминкәгә кергән баш саннары аз була. Икенчедән, ваклап саткач, шул ярминкә тирәсендәге авылларда яшәгән, базар хәйләләрен белгән берничә кешегә ат сатарга кушсаң -бәясе дә ярыйсы гына килеп чыга. Казанны урыслар яулап алганнан соң, аның атаклы Олы Базарын Нижний Новгородка күчереп Макарьево монастыре янында оештырганнар. Татарлар телендә Мәкәрҗә ярминкәсе дип аталып, Казанда булган Олы Базар дәрәҗәсенә җитә алмаса да, ул ярминкә дә бик зурлардан саналып йөри башлаган. Ел да язның соңгы аенда, җәй башында гөрләп уза торган шул Мәкәрҗә ярминкәсе ябылганнан соң, Казан, Сембер, Самар ярминкәләре узган. Аннан соң инде ярминкәләр Көнчыгышка табан күченә башлаганнар. Бөгелмә, Бәләбәй, Уфа, Эстәрлетамак, Ыры- нбур, Чиләбе, Екатеринбург, Курган, Шадринск бар да ярминкәле калалар булганнар Шул бер каладан икенчесенә күчеп барган ярминкәләр! ә ияреп ат караклары да, сату исәбе белән, урланган атларын куганнар Шул ярминкәләргә ияреп, атлар күчерү өчен Рәвил карак тагын бер сукмак, монысы инде ботаклы имән агачы кебек тармаклы-тармаклы «Ярминкә сукмагы» салдырган. Шул тармаклы сукмаклардан күп төрле авылларда яшәгән Рәвилнең танышлары урланган атларны үзләренең авылларына алып кайтканнар. Моны эшләү болайрак башкарылган. Егермсутыз баш ат, алдан сөйләшенгән көнгә, алдан билгеләнгән берәр урынга куып китерелгән. Шунда килеп алганнар Рәвилнең танышлары атларны, һәм тиешле сатулашу белән сатканнан соң, Рәвилгә акчалата кайтарып биргәннәр Саткан хакның уннан тугызы Рәвил каракка, уннан бере атны сатучыга. Ике як та бик риза моңа. Ат караклары сукмагы Кара Кашка ярдәмендә «эшли» башлаганнан соң, Рәвилнең зур осталыгы белән салыш ан «Ярминкә сукмагы» ат каракларына к\п файда китергән. Тик, Ат Караклары Сукмагы, авыл, калаларны читләтеп, урап үтсә, Ярминкә сукмагы бормалы-бормалы булып бер авылдан икенче авылга сузылг ан Таныш-белешләрдә тукталып, арыган атларны ял иттереп алырга мөмкинчелек биргән Ярминкә сукмагы. Башкортстан җирендә утырган ярминкәле барлык авылларга килеп төртелә Ярминкә сукмагы. Дәүләкән, Дүртөйле, Кыргыз-Миякә, Чишмә, Кырмыскалы, Эстәрле- баш, Эстәрлетамак, Әкчүн, Шафран, Мәләүз, Тәтер Арслан — боларның барысына да Ярминкә сукмагы килеп керә. Килеп керә һәм Рәвил карак шайкасына ат сатканнан килгән табышны бик нык арттыра. Ярминкә Сукмагын уйлап чыгарып, аны салып хәрәкәт иттерә башлаудан да, атларны шуның ярдәмендә тиешле бәясенә сатуны оештыруда да Рәвил зур сәләт күрсәтеп, тиккә генә бала чактан алган «кушбаш» кушаматын йөретмәгәнсн яхшы иттереп исбатлый. Шул Ярминкә сукмагының бер тармагы булган авылда, кимендә, аның бер ат караучысы һәм бер сатучысы була. Кайвакытта әлеге ике вазифаны бер генә кеше башкарган чаклар да булгалый. Анысы инде кешенең зиһененә, елгырлыгына карап була. Ул кешеләр Рәвилнең шайкасына кереп эш итсәләр дә, аңарга ияреп Казакъ далаларына ат урларга йөремиләр. Аларның эше — китергән атларны саклау һәм сату. Берничә ел буена салынып ат сату өчен эшләнгән Ярминкә Сукмагын Рәвил үзе һәлак булганчы да, Гражданнар сугышы үтеп, хөкүмәткә кеше башларын миллионлап өзеп ыргытудан да тартынмый торган мөртәтләр килеп утыргач та, ат караклары «бетеп», юллар тынып калгач та әле ат караклары белән бәйләнеше булган кешеләрдән башка белүче җаннар булмаган. Казакъ далаларына бармыйча гына да шайкага катнашы булганнарны Рәвил карак телләрен нык тыярга яхшы иттереп өйрәтә белгән: — Телең озын булса, башың белән бергә кисәрмен. Әгәр инде чак кына озын кебегрәк булса, андый телнең дә нәрсәгә китергәнен беләсең, күрәсең килсә, Самарның зур базарында хәер сорашып көн күргән сыңар куллы Ярулладан сорагыз. Ул әйтер сиңа ни өчен кан йөткергәнен дә, ни өчен башын күтәрмичә кәкерәеп утырганын да. Яныннан хәер бирмичә үтмәгез—Ходай бәндәсе ул... Ярулланы ат караклары барысы да беләләр. Белүен беләләр, тик якыннан аралашмыйлар. Ярулла белән күбесенчә Рәвил үзе генә аралаша, сөйләшә. Рәвил өчен Ярулла—Самардагы колак белән күз. Башка ат караклары белән Ярулла сөйләшми дә. Исәнме, исән! Бетте шуның белән. Күпчелек аның бу гадәтен Рәвилдән куркуы дип аңлый. Ат каракларының уйлавынча, тиктормас теле аркасында Ярулланың Рәвил алдында ниндидер гаебе булган булырга охшаган. Рәвилне күрү белән Ярулла, аңарга ярарга тырышуын йөзенә чыгара да, ул гына ишетерлек иттереп, зур авызын аның колагы янына якын китереп, Самар яңалыклары белән бергә, тик Рәвил генә белергә тиешле серләрне дә акрын гына тавыш белән сөйләп бирә. Шул Ярулла хәбәрләреннән соң Рәвил, башкача беркем белән сөйләшмәсә дә, Самар яңалыкларын, ат бәяләрен, Ярминкә сукмагының хәлләрен—барысын да белә. Кайсы чакларда, Ярулла белән сөйләшкәннән соң, Самарда да, башка урыннарда да ат сатуны туктата Рәвил. Шайкасын каладан чыгарып җибәреп, полиция, жандармнар күзеннән яшеренеп куя. Берничә кон үткәч, ярминкәне уратып алган мылтыклы солдатларның ничә икәнен санап, кылыч таккан үрәдникләрен барлап, эт кебек иснәнеп йөрегән филерларны исләрендә калдырып, баш-төс үзгәртеп ярминкәдә йөри Рәвил. Күзәтә, тыңлый, исендә калдыра, уйлана, төрле планнар кора «ике башы» белән. Ә полицейскиләр ат каракларын, аларның саткан атларын эзләп, ярминкәнең астын өскә китереп тикшереп йөриләр, тентиләр, иснәнәләр, актаралар. Буш китәселәре килми бит инде, документлары бик үк дөрес булмаган, яисә бөтенләй документсыз берничә атны алып чыгып китәләр ярминкәдән. Тик ул атлар арасында Рәвил карак шайкасы китергән атларның берсе дә булмый. Чөнки ярминкәдәге бүген булачак хәлне, полиция бүлекчәсендә эшләгән, Рәвил тарафыннан яхшы иттереп түләнгән кешеләр аңарга хәбәр итеп өлгергәннәр инде. Атларны кайсы ярминкәдә, кайвакытта чыгарып сатарга тик Рәвил үзе генә белә һәм беркайчан да ялгышмый. Атларны сатарга карар кылгач, ул читтә калмыйча алу-сатуның уртасында, ярминкә шавында була. Ат караклары Сукмагы Кара Кашка белән бергә яхшы табыш китерә башлый. Сукмак эшли башлап берничә ел узгач, зур өер атларны Самар ярминкәсенә куып алып килгәннәр алар. Тик юллары хәвефле, авыр булган бу юлы. Казакъ далаларында кул сугышында ике иптәшләре һәлак булган. Атларны куып алып кайтып Самар ярминкәсенә куарга әзерлек барган чакта, Рәвил эшне туктатып, атларны сатарга чыгармаска була. Ул көннәр буена кала трактирларында гомерен уздыра, җыен килде-китте кешеләр белән тел чарлый, юкны эзләп йөрегәндәй кылана. Зур акчага өмет итеп айдан артык иярдән юньләп төшмәгән ат караклары арасында Рәвилнең кала буйлап «эт эчереп» йөрегәненнән ризасызлык туа башлый. «Үзе генә тота акчаны, ә безгә юк!» Тик атаманнарының кискен тәвәккәл холкын белгән каракларның күпчелеге ризасызлыгын тышка чыгармый, атаманга сиздерми. Шулай да, Рәвил белән байтак еллар «кәсептә» йөрегән, утны-суны кичкән Дим буе башкорты берничә иптәшләре белән сөйләшеп сүз куешканнан соң, атаманга каршы баш күтәрә. — Җилкәбездә күп татыдык без, сине Кушбаш. Җитте сиңа! Безнең өлешкә тиешле малкайларны бүлеп бир дә, без — үзебезгә, син — үзеңә! Вәссәлам шуның белән! Геләннәр син дигәнчә генә булмасын әле — без дә ирегетләрнең төшеп калганнарыннан түгел. Безнеңчә дә булсын! — Ялгышасың, Чынтимер дус!..—ди Рәвил. — Син ялгышасың куркып. Нәрсәдән куркасың син?! Ярминкә гөрләп сату итә, атларга арыслан хакы бирәләр бит. Болай булганы юк иде бер елны да. Ярминкә сүнә башлагач, аннан тагын ярты хакка сатаргамы безгә? Без башларны куя-куя, җаннарны казакъ далаларыннан әллә кайта, әллә юк дип алып барып тапкан маллар бит алар... Рәвил, яшел күзләрен куе керфекләре астына яшергәләп, бер Чынтимергә, бер аның артында башын иебрәк басып торган Камчы Зарифуллага караштыргалап, икесен дә тагын үгетләп карый: — Егетләр, тынычланыгыз, туктагыз! Сез бит акны карадан аера белмичә боталанган сарык бәрәннәре түгелсез. Атлар белән дә, ярминкәдә дә нәрсә эшләргә кирәклекне үзем генә беләм. Хәзергә безнең атлар өчен ярминкә ябык, аңлагыз шуны. Берничә көн көтик. Инде алай да барып чыкмаса, агларны куабыз кирегә, Уфа ягына... Тик Чынтимер Рәвилнең сөйләвен тыңлаудан узган иде инде. — Син, Кушбаш, татарлыгыңа аркаланып үзсүзләнәссң. Яхшылык белән бир безнең өлешне. Иртәгә без ал арны ярминкәдә сатабыз да, кызыл угка III керәбез. Шәп марҗалар янына Җитте синең сүз белән генә йөрү. Мин әйтәм бу сүзләрне, Ысынтимер дигән башкорт Рәвил исә Зарифуллага карап сорый: — Синең уйлар ничегрәк, Камчы абзый? — Мин Чынтимер белән. — Ала-ай! Азрак сүзсез генә, камчысы белән итек балтырына суккалап уйланып тора да Рәвил, артында басып торган биш иптәшләреннән сорый: — Сез нәрсә дисез инде, егетләр? Барысы өчен дә Чыгыр Бәхетгәрәй җавап бирә: — Син ничек, без шулай, Рәвил. Алам дигәннең, авызы яман Бир сораганнарын, тыгылсыннар. Рәвил шул сүзләрне ишеткәч, Чынтимер сораганга булган ризалыгын белдерә: — Ярар алайсак! Егетләр дә бирү ягында булгач, мин инде алардан узынып бернәрсә дә эшли алмыйм. Бәхеггәрәй абзый, тиешлесен бүлеп бир Нәрсә теләсәләр, шуны эшләсеннәр Бирегез дә, әзерлек күрегез. Калган хайваннар белән төнгелеккә моннан кузгалабыз Бер ярминкәдә III Кызыл ут кергән ишек башында урам яктан кызыл ут янган уйнаш йорты. ике бүре башына урын җитмәс, борынгы бабайлар әйтмешли. Кысырык булыр... Кычкырышып, тавыш чыгармыйча, Чынтимер белән Бәхтегәрәй атларны бүлешәләр. Чынтимер белән Камчы Зарифулланың икесенә кырык ике ат бүленеп бирелә. Бүлешкәннән соң калган атларны кояш чыгышы ягына куалый башлаган, тугрылыклы булып калган иптәшләренең артыннан атларны Ат Караклары сукмагыннан кирегә куа башлаганнарын Рәвил азрак карап тора да, китәр алдыннан җирдә басып торган Чынтимернең аркасына, иярдә утырган хәлдә, камчысы белән шаяртып, акрын гына суга: — Хуш, Чынтимеркә-әй! Ярминкә—уңсын, бае! Тик мин салган сукмакларны, минем дус-иптәшләрне, авылларын, кайда яшәгәннәрен оныт! Тар сукмакта миңа тап була күрмә берүк. Шатлыгы күзләреннән агылган Чынтимер, бергәләшеп озын ат сукмакларын узган, күп тапкырлар бергәләшеп үлемгә каршы көрәшкән атаманы белән коры гына хушлаша: — Куркытма мине, Кушбаш! Без салачак яңа сукмакларга ялгышып үзең килеп керә күрмә-ә... Ике көн узгач, Самар ярминкәсендәге атлар базарында булган фаҗигане шунда булган халык берничә ел оныта алмыйча сөйли... Унлап атны яхшы гына хакка сатып, зур, күн янчыгын шыгырдап торган акчалар белән тутыра башлаган башкорт Чынтимер белән Камчы Зарифулла янына биш полицейский иярткән капитан Никольский килеп туктый. Чынтимер белән Зарифулланың паспортларын, атларга тиешле ат паспортларын да күрсәтүләрен сорый. Кызып-кызып Чынтимер белән ат бәясен төшерергә тырышып сатулашкан өч кара чегән, полицейский офицерыннан читкәрәк, бәйдә торган атларның икенче ягына тайпылалар. Шулчак кайсы якка таю ягын чамалап, ялт-йолт тирә-ягына карана башлаган Чынтимернең курку белмәс күзләренә, ярминкә эчендәге ыгы-зыгыда кайнашкан кешеләр арасында Рәвилнең якын ярдәмчесе Бәхтегәрәйнең кызыл йөзе чагылып китә. Тәвәккәллектән йөрәге кысыла башлаган Чынтимернең кылыч борынына күкерт исе килеп бәрелә. Атлар ягына йөзен борып өлгерә алмый кала Чынтимер. Бәйләүдә әле генә тып-тыныч торган ике ат, җан өзгеч тавыш белән чыйнап, артларын сикертеп тибенә-тибенә тартылып өзгәләнә башлый. Атлар базарында зурдан тавыш-гауга куба, кычкырыш, сөрән салулар бергә кушылып, берни дә аңламаслык хәлгә төшә базар. Зур буталыш башлана. Үргә ыргыган атларны тынычландырганчы берничә минут үтә. Атларны сыйпаштырып, суккалап, юатып яңадан бәйләп куйгач, шул тирәдәге халыкның исе-акылы китә. Чынтимер белән Камчы Зарифулла икесе дә, ярылган башларыннан аккан канны ярминкә тузанына агызып, аякларындагы үкчәсез, җиңел итекләре белән каткан җирне типкәләп, җантәслим кылып яталар... Шунда ук Җаһитлардан тамгаларын суктырган беркетмәгә полиция офицеры ул икәүнең үлем сәбәбен болай иттереп теркәп куя: «...погибли от удара копыт лошадей, которые без видимой причины начали не почеловечески кричать и прыгать как безумные. При убитых документов не обнаружены. На лошадей документов тоже нет. Восемь лошадей с привязи конфискованы в пользу городского управления Самары. Погибшие видимо продавали ворованных коней...» Чынтимер белән Камчы Зарифулла һәлак булганнан соң, Чишмә ярминкәсендә ике атны сатып алучы хохол, ике атның да корсагы янында уч кадәрле җәрәхәтләр тапты. Җәрәхәтләр балавызлы майга катыштырган кызыл мәте белән буялган иде. Атларны сатучы, озын буйлы, кырма сакал-мыеклы татарга хохол нәрсәдер әйтергә дип авызын ача башлаган иде, арттан колагына урысчалатып тиз генә пышылдадылар: — Бери, ухади! Рәвил так сказал! Салынкы, озын мыеклы акыллы хохол артына борылып карап та тормыйча, калтыранган куллары белән татарга тиешеннән артык еч тәңкәне түләп, ике атны җитәкләп, ярминкәдән дусты өенә кабаланып атлады. Кайткан ыңгайга ук, хуҗаның кыстаганына ике кулын күкрәгенә куя-куя ризалашмыйча атын җигә башлады. Хохолның Чишмәдән тизрәк чыгып китәсе килә иде. Хуҗага рәхмәтләрен әйтә-әйтә, Григорьев- кага чыккан юл белән бераз ара киткәч, күктәге кояшка карап өч тапкыр, тиз-тиз кулларын йөретеп, чукынып алды: — ...Үзең саклый күр басурманнардан?! Чукынып бетәр-бетмәс артыннан ишетелгән ат тоягы тавышларына борылып карады. Тавыш-тынсыз азрак сул якка янтая биреп иярдә утырган кешене күргәч, атын туктата да башлады. Җайдак шатлыклы елмаеп арбасында утырган хохол янында атын туктата да, әллә кайчаннан бирле белгән кебек аңарга эндәшә: — Карале, знакум! Син бит атлар сатып алган чакта ун тәңкәне артык иттереп түләгәнең. Безгә кеше хакы кирәк түгел. Тот акчаңны! Каушап төшкән хохолның зур кулына ике бишлекне тоттырды да, матур булып тезелгән ап-ак энҗе тешләрен күрсәтеп елмайды — Атларның корсагын эретеп чучка мае белән сыла Бер атнадан төзәлер. Тик чыккан йоны гына ак булыр. Тамга сиңа! Кайсы авылдан? — Григорьевкадан мин... — Юл ыңгае булса, кунакка керермен. Хуш. — Рәх-хим ит... егез! Хуш-хуш! Атын бора башлаган Рәвил тагын елмайды: — Исән-имин яшә! Кемнән алганыңны, ярминкәдәге татарны әйтүем, оныт! — Ярар. Ул минем исемдә калмады да инде. Җиңел иттереп юырткан җайдаклы артыннан, хохол карап калып, арбасында азрак утыргач, атын кузгатты. — Йә, Ходай, үзең сакла. Рәвил дигәннәре шушы булды, күрәсең. Юырткан ат артыннан тагын бер тапкыр карап алды да, соклануын яшермәде: — Бик елгырдыр бу егет. Карале, аты өстендә нинди матур, ыңгайлы иттереп утыра бит! Кичен, учактан төшкән ут яктысында. Рәвил хохолга атларны саткан Озын Шагалигә акрын гына тавыш белән үгет-нәсихәт бирә иде: — Андый атларның икесен бер кешегә сатарга ярамый. Самар ярминкәсендә күсәк белән бик шәп итеп эш иттең. Теге көнне. Бу юлысы азрак ялгышлык җибәрдең. Андый атларны урыска сату кулайрак Хахул эшен бетермичә, алу-сатуны башкармыйча, хәмер капмый Ә урыс һәрчак салмыш. Кая ди инде аңарга корсак тирәсен карарга баш дигән әйбер. Саткан чакта атның шул җәрәхәтле корсагы яныннан кузгалмаска иде сиңа. Яисә, атны бер урында басып тора алмаган кебекләр кыйлан- дырып, сатып алучыга атның гел генә бер ягы белән күрсәтергә кирәк Аңладыңмы? — Ыы! — «Ыы» булгач, тагын бер нәрсә сиңа. Бүгенге кебекләр иттереп, акчасын алмас борын, сатып алучының кулына атның тезгенен тоттырасы булма. Акчаны санап алгач кына, кәзәки итәге белән атның тезгенен тотып суз алучыга. Белдеңме инде? — Ыы. — Ы ы, түгел, белдем, аңладым дияргә кирәк' — Белдем, Рәвил, белдем! Аңладым да! — Белсәң, аңласаң, бик хуп! Әнә Кинҗебулаттан үрнәк ал Күрдеңме атларны ничек күккә сикертте, чыйнатып. Шәп басты янган күкертне корсакларына Үзе дә өлгер, дус чегәннәре дә төшеп калганнардан түгелләр — кирәкне җиренә җиткереп эшли беләләр. Менә шундый булырга кирәк. — Ы... күрдем мин аларның шәплеген. Аңладым... — Менә монысы яңгыш инде тулысынча. Син ярминкәдә ул көнне бернәрсә дә күрмәдең. Чөнки Кинжәбулат та синең озын чикмәнең астына тыккан чукмар-күсәгеңне күрмәгән дә, белми дә. Аңладыңмы? — Аңладым Рәвил! Болай булгач, аңламаган кая ди инде. Шәп иттереп аңлата беләсең бит. Аңладым, белдем! — Белгәч, алайса, әйдә йоклыйк инде. Иртәгә бәйрәм түгел бит, эш күп безнең. амар якларыннан Уралның теге ягында урнашкан Шадринск кала- с сына кадәр ярминкәләргә атларны сату максаты белән күчерү өчен бар ителгән сукмак урап-урап авыл, калалар яныннан уза. Шулай булса да, андый сукмакның барлыгын гади халык белми дә Сукмакның өч чакрым чамасында узган җире Йомагуҗа дип йөртелгән башкорт авылы яныннан. Бүре үз өне янында кан коймаган кебек, Рәвил дә ул сукмакны авылыннан аз гына булса да читтәнрәк, башкортлар Йомагуҗасы яныннан уздырган. Бу сукмак Ырымбур ягыннан килгән Ат Караклары Сукмагы белән шушы Йомагуҗа авылы янында очраша язып куя. Аралары нибары бер чакрым тирәсе. Рәвил үзе, ерак казакъ далаларында ат урланган чагында тотылып, кул сугышында һәлак булганнан соң, күп еллар үткәч, Гражданнар сугышы да әллә кайларда калып, еллар тынычлангач, шул Йомагуҗа авылының Нурислам исемле карт башкорт бабае бертуган кустысының ятим улы, җиде яшьлек Рәвил исемле малайга Ат Караклары Сукмагының авылдан ерак булмаган сырт буйлап үткән җирен күрсәтә. — Син, Рәвил улым, курыска юкә кискәндә бер нәрсәне чамаламадыңмы? — Нәстәне, бабакай? — Без бит бу юкәләрне, улым, Ат Караклары Сукмагыннан кисеп болашабыз. — Нинди сукмак ул, бабакай? Монда бит урман булгандыр? —■ Борынгы елларда менә шушы юкәләр үсеп утырган җирдә атлар чабып уза торган сукмак булган. Рәвил исемле ат карагы салган ул сукмакны. — Нинди Рәвил ул, бабакай? Нигә ул ат урлаган? — Элекке заманнарда, синең кебек Рәвил исемле бик батыр, гайрәтле егет булган. Тик үзе ат карагы нәселеннән булган шул. Атлар урлаган. Нинди генә кыйналуларга, сугышуларга эләксә дә, исән кала алган. Терелеп һәрчак аякка баскан. Тагын шул ат урлау кәсебенә тотынган. Чөнки, шул ат урлау кәсебеннән башка һөнәр белмәгән ул егет. Менә шушы без синең белән кискән юкәлек Рәвил сукмагындагы юкәлек инде, улым. — Ул сукмак кая табан алып бара, бабакай? — Самар ягына, диләр, белгәнрәк кешеләр. Мин бик белеп бетермим инде, улым, ул ягын. — Белгәнеңне сөйлә син, бабакай? ■— Менә шушыннан тау түбәсенә үрмәләп менеп, тау сырты белән байтак баргач, тауның теге ягынарак авышып чыгып, Мукшы күленә барып җитә. Аннан соң Карабалыклы җирләрен унда рак калдырып, Каенаер янындагы Шәет күленә чыга, диләр Аннан арырак Хәмбикә ташы яныннан үтеп, атаемның сөйләгәне буенча, Ханнар тавы башы белән башкортлар Караташына китә бугай... — Ә сукмакның бу җирен сиңа, бабакай, кем күрсәтте? — Олатаем Байморат. Менә бу сукмактагы агачларны, янәшә барган ике генә ат сыярлык иттереп кисеп, тазартып торганнар. Куак чакларында ук. — Кемнәр кискән, бабакай? Табылган инде андыйлар да. Кемгә кирәк булса, шулар кискәнлер. Син менә сора миннән, нәрсә дип бу сукмакны күрсәтәсең син миңа, бабакай, дип? — Нәрсәгә, бабакай? — Исеңдә калсын дип Мин үлгәч, бу сукмакны белүче дә булмаячак Син дә, улым, нинди егетнең исемен йөреткәнеңне белеп яшә. Инде үсеп киләсең, Аллага мең шөкер, атаем юк дип тормыйсың. Аны карак дисәләр дә, Рәвил зур батырлыкка ия егет иде. Ярлы-ябагайга да байтак игелеге тиде аның... — Син аны белә идеңмени, бабакай? — Олтайда ике тапкыр кереп кунган ул. Берсендә каты җәрәхәтләнгән булган. Шунда күрдем мин аны. Чыгып китәр алдыннан, терелеп җиткәч. Бик таза чибәр кеше иде дә, тик башы зур, тубал кебек иде Малай тынычсыз күзләрен бабакаеннан алмыйча, сорау арты сораулар бирә, тыңлый. Бабакае да, инде үзенең бу дөньядан китәсе көннәрен сизенгәндәй, сөйли ятим малайга ат карагы булган Рәвил исемле чая егет хакында. — Сиңа шул ат карагы Рәвилнсң исемен куштык бит без. — Ә нигә алай, бабакай? — Үзем куштырдым мин сиңа ул исемне. Сәбәбе болай иде. Атаең белән инәең өйләнешкәннән соң, унике елга якын бергә яшәделәр Бик тату тордылар, ләкин торлыкмады балалары. Туган берсе ни сәбәптер бер-бер артлы үлә барды. Сихер эше диючеләр дә булды. Шуннан җиденче бала булып дөньяга син тудың. Карарлык бер җирең дә юк иде туган чагында. Аяк-кул чыбыктай нечкә инде Башында чәчнең әсәре дә юк. Муен җеп кебек кенә. Авызың ачык, тик ник шунда авызыңнан берәр аваз кебегрәк тавыш чыкса икән. Үзең ябык тавык кебексең. Тәнең күп-күмгәк. Атаң кара көеп чыкты, инәең җылый тавыш-тынсыз гына, монысы да кеше була алмас инде, дип. Кендек әбисе мине чакыртып алды. Алды дип инде, капка төбендә утыра идем, мин дә синең дөньяга килеп, сөрән салып акыра башлаганыңны көтеп. Килеп кердем. Икәүләшеп елыйлар болар. Кендек әбисе дә пошамага төшкән. Бирегез әле үземә, бу Байморат нәселенең яңа кошын, дидем дә, кендек әбисенең кулыннан алдым сине. Исеме бу егетнең теге замандагы, үлемгә каршы нык иперсп сугыша белгән Рәвил ат карагының исеме булсын. Рәвил Фәтхи малае бу, дидем. Шуннан үзебезгә алып чыгып киттем сине Каршы эндәшүче булмады, рәхмәт анысы өчен барысына да. Тавык тизәген җылы суда эретеп, шуңа ак май кушып, кипкән әрекмәнне төеп, азрак сыер тизәге дә кушып, бик ныклап барысын бергә бутадым. Шуның белән тоташ тәнеңне сыладым синең. Муеныңа хәтлек. Башың гына тырпаен калды. Аннан соң яңа суйган кара сарык бәрәне тиресенә төрдем үзеңне. Җылы көенә... — Яңа суйган кара сарык бәрәнен каян алдың, бабакай? — һә-әй, юләр мал-ла-ай! Атаклы Байморат нәселендә туган ир-егет өчен, андый чакта сарык бәрәнен кызг анып торалар димени. Шуннан, бабакай! — Шуннан соңы, шул, улым. Оч кон буена тагын кара тукал кәҗә сөтен, аз-азлап кына, сава барган ыңгайга, юкә кашыктан, ярты кашыклап кына, бисмиллалап авызыңа салдык.. Бала шатланып көлә: — Эчтемме, бабакай? Бабай да колә вак кына иттереп: — Хи-хи-хихи-хи! Йоттың инде, кая барасың. Йотмасаң бит, тын алырга кирәк. Хи-хи... — И-и-и... Менә сиңа и-н! Оч көн үткәч, синнән тычкан баласы чиылдаган кебекләр генә иттереп тавыш килеп чыкмасынмы? Күтәрдем дә, йөгердем сезгә. Анда әтиең әниеңне безгә чыгып китмәсен дип саклап утыра. Үзен елата-елата түшеннән сөтен сава... — Нигә алай итә, бабакай? — Синең ризыгыңны пәри балалары ашамасыннар, дип. Сава да утка сибә, тегеләргә булмасын, дип. — Шуннан, бабакай? — Шул. Сине инәеңә алып кереп тоттырдым. Инде имдең, инде имдең. Имеп туйгач, авызыңнан имгән сөтең ага башлады. Барыбер имәсең үзең. Атаең тапана инәең янында, туктатма, имсен әйдә, ди. Шуннан башыңны азрак кырынрак кына борып, йоклап киттең. Тәүлек буена уянмастан йокладың. Йоклап туйгач, кычкырып уянып киткәнсең дә, тотынгансың акырырга дөнья куптарып. Атаң безгә кергән йөгереп, мине чакырырга дип инде Әйдәле, агай, тизрәк безгә, ди. Теге нәмәстә елый, өйдә түзәр әмәл юк, ди. Үзенең куанычыннан, авызы колакларына җиткән. Җыларга көч тапкач, булды гына инде, ди үзе. Рәхәтләнеп көлдем дә, куанычтан, әйттем атаңа. Болай дидем: «Аның иң тәүдә сарык тиресеннән чыгасы киләдер. Аннан соң тавык тизәгеннән арынып, тәнен мунчада, себерке җилендә йомшаттырасы киләдер. Шунлыктан мин мунчаны булдырып куйдым инде»,—дим. Бик үк аңлап бетермәде бугай, күзенә ак-кара күренмичә чыгып та йөгерде бу. Әбекәең белән тәрәзәдән карап көләбез атаеңның кыланышына—язгы пычрактан чаба бу, бер аягында башмак чабата, икенчесендә бернәрсә дә киелмәгән — яланаяк мин сиңайтим. Куанычыннан сикерә-сикерә пычрак чәчерәтеп, урам буйлап иң пычрак урыннардан йөгерә. Бабай истәлекләргә бирелеп, кулындагы балтасын да оныткан хәлдә, бик озак басып торды элекке ат караклары сукмагында. Аннан соң авыр уфылдап сулыш алды да, әллә утыз җиденче елның яңгырлы төнендә НКВД килеп алып киткән—Рәвилнең әтисе, үзенең бертуган энесе Фәтхелислам исенә төште, әллә Казакъ далаларында ат урлаганда тәвәккәл башын югалткан атаклы ат карагы Рәвилне исенә төшерде, эчке зур сагыш белән акрын гына сыкрап куйды: — Кай җирләрдә генә ята икән инде дуамал башкайлары... __ ынтимер Самар ярминкәсендә һәлак булганнан соң, Ярулла каладан юкка чыкты Өч атна узгач, Самарны барып ураган Шагали яңалык алып кайта: — Ярулла юк анда, ярминкәдә. Хәер, ярминкә бетүгә бара инде Базарларда да юк. Өендә дә юк. Өе шунда, нагузим билла инде. Идел ярын чокып кереп, эче такта белән азрак ныгытылган бер чокыр шунда. Эчендә кәкрәеп беткән бер карчык. Әнисе, ди Ярулланың. Улының кайда икәнен белми икән Әллә шунда белеп әйтми тагын Өйгә кайтмаганына ике атнадан артты инде, ди үзе... — Елыймы? — Юк. еламый. Соңгы чыгып киткәнендә таякка таянып чыгып китте, ди. — Таякка таяны-ып?! — Әйе, таякка таянып, ди. Рәвил азрак уйланып утыргач, ачык кына бер карарга килә алмады, ахрысы. — Без болай итеп карыйк булмаса. Яхшы кибиткага парат җиктереп, Самарга кудырыйк. Ярулланы табып алып килегез. Тере булсын. — Тапсак ярый инде. — Табыгыз. Бер-бер хәл булырга охшаган монда. Ярулла хәбәр итмичә юкка чыга торганнардан түгел. Белә ул минем яны җир астыннан да табасымны. Ул бәндә үлгәнче миңа хезмәт итәргә тиеш. Шуны яхшы белә ул. — Чынтимердән соң, Самарга бару да бит әле... — Без анда күренмәсәк, бездән шикләнүләре бар Тәвәккәл таш ярган, ди татар. Ходайга тапшырып, башлыйк бу эшне. Ярулла елдан артык юк булып, икенче елны кар төшәр алдыннан гына, карлы, пычрак көздә өенә кайтып егылды. Сакал-мыек баскан, ябыгып картайган, битендәге тиресе тартышып, каралып, яргаланып беткән. Өстендә иске, күп урыннардан тиредән ямау салынган казакълар туны, башында зур малахай, кулында моннан алып киткән таягы. Анасы улын шул таягына карап кына танып алды Таныды да, нечкә генә иттереп тавыш чыгарып, сыктап елап җибәрде: — И-и бала, бала-а-а.... Ярулла җаваплап тормады. Үрелеп, әнисенең башына ябынган иске шәленнән сыйпады да ишегалды кебек җиргә узды. Өе алдында, инде яфракларын коеп бетереп кышны көтеп чишенгән, юеш ботаклары белән Идел аръягыннан искә җилләргә тотынырга тырышып селкенгән каен төбенә, үзе егет чагында ясап куйган урындыкка барыл утырды Бик озак итеп утырды, йөткергәләп. Кургаш төсендәге авыр болытлар агылган күккә, шулар арасыннан аз гына булса да җир өстенә карап алырга тырышкан көзге салкын кояшка, Иделнең аръягында күренеп торган саргылт болыннарга карап, күңелсез генә ниндидер караңгы уйларына бирелеп, онытылып, утырды Ярулла. Аз гына йөзенә чыккан елмаюында ниндидер төзәтә алмаслык авыр сагыш һәм мәңге бетмәслек үкенү чагыла иде кебек. Каршысында, иске, йөз җирдән ямаулы бишмәтен кигән, күзеннән бертуктаусыз аккан ачы яшьләрен сөрткәләп, кайгы-михнәттән кәкерәеп төшкән, инди шатлыкның нәрсә икәнен тәмам оныткан әнисен юатырга маташты: — Йә, йә, елама, әни! Сине күрергә насыйп булды, кайттым менә, Аллага мең шөкер! Мичеңә ягып җибәр Мин нигәдер бик өшим соңгы айда. Көзгелеккә баргангадыр инде. Азрак акча алып кайттым. Ашарга ал. Миңа өч кадак чамасы яшь елкы ите ал. Яңа суйган булсын. Биянеке. Шулпасын булса да эчеп карарга иде, файдасы тимәсме Әнисе улы биргән акчаларны бисмилласын әйтеп кулына алды да, кузгала башлаган җиреннән тукталып калды. Сак кына сорады: — Теге шайтаннарың очраса, нәрсә дип әйтим Сине кайтты димме, бернәрсә дә әйтмимме? Күптән килгәннәре юк. Алай да, узган ел бик яфалаганнар ие, сине таптырып. Теге Озын Шагали . Ярулланың каралып, тартышып каткан битенә аз гына алсулык йөгергәндәй булды. — Курыкмыйча йоре, әни. Алар мине эзләрлек хәлдә түгелләр инде хәзер. Ана кеше улының нәфрәт белән кырыслык чыккан тавышына колак салып басып торды да, сәер елтыраган күзләрен күргәч, тетрәнеп китте — Әллә... — Бар инде, әни. бар! Базар тарала башлар вакыт җитеп килә бит. Алар хакында синең белмәгәнең хәерлерәк булыр Еллар буена юашлыкта гомерен үткәреп барган карчыкның күзләрендә нәфрәт очкыннары кабынып китте — Шулайдыр бик, белмәгәнем хәерлерәктер. Ул тәпән баш Рәвилне көчкуәтсм җитсә, мин үз кулларым белән буып ташларыем әле. Кулымнан килми Арыслан кебек бердәнбер баламны гарипләгеп. кан йоттырып яшәтте, Алланың Каһәрләре генә төшкән башкисәр нәмәстәкәй Мәлгунь Теге дөньяга китәр алдыннан миңа да йөрәгемдәге нәфрәт утының ялкынын басарга кирәктер бит инде Әйг миңа, кайда ул Рәвил. нинди хәлдә, дип сорыйм мин синнән? Ярулла, кызарган күз кабакларын күтәреп, алдында ачуларын чәчеп таптанган әнисенә карап торды да, ул көтмәгән сүзләрне әйтте — Казакъ даласында, аг урлаганда тотылып, бөтен иптәшләре белән бергә, күсәкләр белән сугышканда һәлак булды Рәвил Ул да, калганнары да. Башын ярып үтерделәр күсәк белән... 6 «К. Ул Mil 81 Сулыш ала алмыйча, куллары белән туны астыннан күкрәген сыйпаштырып, тоткалап утырды да, акрын гына өстәп куйды: — Юк инде хәзер атаклы ат карагы кушбаш Рәвил... Каты ютәл аны буып алды. Утырган җиреннән бөгелеп төште дә, барлык гәүдәсе белән куырыла-куырыла ютәлләргә тотынды. Кышны әнисе каравында Ярулла зур авырлык белән чыга алды. Акчасы, ашарына бетсә, таягына таянып, Самар урамнары буйлап, базарларда хәер сорашып йөрде. Тик бик сирәк чыкты. Яз җиткәнне зур түземсезлек белән көтеп алды. Өметсез — шайтан ди, безнең халык. Ярулла да язгы җылы кояш астында утырып, үзенең терелеп китәчәгенә өметләнеп кышны чыга алды... Хәер сорашып кайткан әнисе ишегалдына килеп кергәч, куркуыннан, ике куллап капчыгын күкрәгенә кыскан хәлдә туктап калды. Үзе ясаган урындыкта улы Ярулла утыра. Башы, яртылаш кисеп чыгарган муены тота алмаганнан, сул якка кыйшаеп тора. Изү, күкрәк, корсак тирәләре, ике боты муеныннан аккан канга кып-кызыл булып буялганнар. Аяк астында малахае аунап ята. Таянып йөри торган таягы урталай сындырылган. Рәвил үтерелсә дә, ат караклары бетмәгән икән әле... _ _ ке ел элек, Ярулла таягына таянып өеннән чыгып киткәннән сон и ай үтәр-үтмәстә иске танышларының берсе аны, Ырымбур каласында, Кәрван сарай янында хәер сорашып торган җиреннән танып алып эндәшкән: — Әссәлам-мәгаләйкү-үм, Ярулла! Син дөньядамыни әле? Тик Ярулла башын күтәреп карамаган, сәламен алып, аңарга җавап кайтармаган. Тик кенә, уң кулының учын сузган хәлдә басып торуын дәвам иткән. Әйтерсең лә ул Ярулла түгел дә, сәламнең аңарга карата бер катнашы да юк. Теге бәндә адәмнең әрсезләреннән булып чыкты. Уйлап-нитеп бетермичә, авызы эчендәге теле аркылы шунда ук чыгарып сала торганнарда икән бу. — Мин, сине кыйнап үтергәннәр икән, үз иптәшләрең, дип ишеткән идем. Болай булгач, үлмәгән булып чыгасың бит инде син. Моны мин ничек аңларга тиеш инде хәзер, ә? Ярулла, дим бит мин сиңа?! Тик, Ярулланың дәшмичә катып басып торганына аптыраулы карашын ташлап-ташлап алган да, башкаларның үзенә игъгибар итә башлаганын күргәч, авыз эченнән генә сүгенеп, Кәрван сарайга кереп киткән: — ...фәлән иткере. Әллә Ярулла булмады инде. Алай дисәң, бик тә охшаган бит шул мөртәткә. Колаклары да тырпаеп тора, гәүдә торышы да шуныкы. Ходайның әллә кемнәре бар инде дөньяда Тач Ярулла бит. Кешегә кеше охшаса да охшый икән шулкадәр... Үзен кемнән дә булса таныту Ярулланың исәбенә туры килми. Шул көнне үк ул Ырымбурдан чыгып сыза. __ ар сулары китеп, казакъ далалары яшәреп матурландылар. Шул чакта далада бер йолкыш хәерче пәйда булып, җәйләүдән-җәйлә- үгә җәяү йөреп, хәер сорашып тамагын туйдырып, нәрсәдер эзләнгәндәй көннәрен үткәрә иде. Өстендә иске мең ямаулы көпе, башында кара йонлы колакчы бүрек, аягында зур, каткан күн итекләр. Көпесен озын билбау белән урап буган. Көпесе астында инде төсенең ниндидән икәне билгесезгә әйләнгән күлмәге дә күренә. Болытбай җәйләвенә килеп җиткәч, бу хәерче атнадан артык җыпкычылар тирмәсендә чыкмастан диярлек ятты. Дүрт җылкычы тәүлек әйләнәсендә алмашлап мал карыйлар. Көн- төн ияр өстендәләр, зур җылкы көтүен киң далада йөретеп тукландыралар, су буйларына алып барып, тәүлегенә ике мәртәбә эчерәләр. Яшь үлән әле күтәрелеп кенә килә. Көздән калган үләннәргә, ак башлы кылганнарга дала бай. Кыштан йончып чыккан хайваннар язгы җылы кояш астында рәхәткә талып, тамакларын туйындыра зар Казакъ җәйләвенә килеп, хәле бетеп тәгәрәгән хәерче—Ярулла иде. Берничә көн җылкычылар тирмәсендә ятып, кымыз эчеп, ит ашап азрак ушын җыеп, кеше кыяфәтенә керә башлады. Куллары һөнәрле иде Ярулланың. Дүрт җыл кычыта да камчылар үрде каештан. Җаныбәк дигән казакъ егете үзенә үреп тоттырган камчыны алганда соклануыннан телен шартлатып куйды. Икенче көнне Яруллага баш бармактан аз гына зуррак, озынчарак кургаш кисәге сузды. — Шушы кургашны очына тегеп, миңа тагын бер камчы үр. Бу камчыдан бер уч кадәре озынрак булсын... Ярулланың эченә суык йөгергәндәй булды. Азрак тотлыккандай иттереп сорады: — Нәр...р-рсәгә андый камчы сиңа? Җаныбәк зәһәрләре ташып торган кысык күзләрен читкә алмады: — Бүре, төлке алырга да... аннан — ат каракларына! Кургашны сәрмәштереп озак утырды Ярулла. Икенче көнне Җаныбәк сорыйсы итте: — Миңа камчы үргәнеңне бакмыйм. Әллә теләгең юкмы? Ярулла егеткә күтәрелеп карамады, җавапламады. Камчыны да үрмәде. Җаныбәк тә кабатлап сорамады яңа камчысын Икенче көнне Җаныбәк Ярулла янында камчысын «онытып» чыгып китте. Камчының очында каеш эченә кургаш тегелгән иде. Чия агачыннан ясалган, күп куллар тотып шомарган сабы, камчы белән еш сунарга йөргәннәрен күрсәтә. Вакытында дегеткә манчылып, камчыга яхшы карау тигән. Каешларының торышына караганда бу камчы Җаныбәккә йә агасыннан, яки тагын да өлкәнрәктән калгандыр. Тәүлеккә якын Ярулла янында камчысын яткырып, Җаныбәк аны сүзсез генә алып чыгып китте. Тагын икс көн узгач, Җаныбәк Яруллага «камчылап алган» үр куянын кертеп тоттырды. — Тот, нугай! Куянның иң шәп чаба торганы сиңа. Камчылап алдым. Туна да пешер! Тиресе үзеңә булсын. Ярулла куянның ярык башына карап, озак утырды тирмә уртасында. Икенче көнне ул җайлап кына атлап, җылкы көтүен караган Җаныбәк янына китте. Иркен дала искитмәле булып матурланган. Яшәреп чыккан яшь үлән исеннән авыру Ярулланың башы әйләнә. Зыңгылдап очкан төрле шөпшәләрнең, умарта кортларының тавышлары күңелгә тынычлык бирәләр. Төньяктан, туган яктан искән дымлы акрын җил рәхәтлек биреп биген сыйпап, туган якның төтен исләрен алып килгән кебек, һавада берсеннән- бсрсс югарыракка омтылып, кояш нурларына ябышып өскә очып, аннан соң биеклектә туктап җырлаган тургай-кошлар, Ходай тарафыннан, авыру җаннарга дәва биреп, исәннәрнең дәртен арттырып, язгы һаваны үзләренең моңы белән тутырганнар Шул тургайларны тыңлап атлаган Ярулланың бу дала киңлекләрендә, кояш нурлары астында, язгы, яшел үләннәрне таптап тагын да яшисе килә, бу якты дөньядан китәсе килми. Зәңгәр күктәге күчмә ак болытларга карап бик озак басып торды ул дала уртасында Ходай бнрмеш ул ак болытлар, әле күперенгәндәй зураеп, аннан сузылып озынаеп, кай тарафларгадыр агылалар да агылалар. Алар өчен син бармы, юкмы —барыбер. Күп тә үтмәс, бу дөньядан китеп тә барырсың, ә болытлар бүгенгедәй агылырлар да агылырлар... Казакъ егете әйтерсең лә бүген Ярулланың үзенең янына киләсен белеп торган инде. Ярулла якынлаша башлау белән сүзсез енә атыннан сикереп төште дә, аны яңа гына күргәндәй, ике кулын биреп күреште, хәлен сорашты. Ярулла уң аягын тездән бөкләп, көздән калган кылган өстенә утырды. Җаныбәк аның эргәсенә чүгәләде. Ул инде бергә яшәгән көннәр эчендә бу авыру нугайның казакъ далаларына ниндидер зур максат белән килгәнен дә һәм аның яхшы ат белгече икәнен дә чамалаган иде. Чөнки Ярулланың күзләре гелән генә яхшы атларда туктала иде. — Җаныбәк! — Тыңлыйм, чырагым! — Бу ел җәйләүләрдә ат караклары күренделәрме? — Иртәрәк бит әле, чырагым. Тагын ун-унбиш көн үтәр дип уйлыйбыз. — Шулаймы? — Шулай. — Ә мин, үтә китсә, бер атна вакыт булыр дип уйлыйм. Җаныбәк тавышсыз гына нугайның тагын дә нәрсә сөйлисен көтә. — Мин Рәвил карак белән берлектә сезнең далаларда күп җылкы урладым. Аның белән берлектә. Рәвил мине гаепсезгә кыйнатып имгәтте. Узган ел Самар ярминкәсендә дустым Чынтимерне үтертте. Инде озакламас килер далага. Сезнең атларны куып алып китәргә... — Бик җитез, акыллы егет Рәвил... Ярулла «һык» дигәнрәк аваз чыгарып, күңелсез елмайды: — Башы зур. Ике башлы ул. Берсе артка чыгып тора. Нәфрәт тулы, үч алу уты белән янган күзләрен казакъ егетенә тегәде: — Син мине гайрәтле, абруйлы, батыр казакъ бәгенә алып бар Шундый кешегә генә ача алам мин Рәвил каракның серен дә, көчен дә, хәйләсен дә. — Хоп! Шулай итик тә, ди. Ә нигә миңа сөйләмисең Рәвилнең серен? — Син, Җаныбәк, батыр егетсең. Тик син җылкычы гына. Рәвилне тотар өчен, яисә юк итәр өчен зур оештыру кирәк. Кан күп булачак. Икенче көнне Ярулланы карт, юаш бер бурлы биягә атландырып юлга алып чыгып киттеләр. Җәйләүдән-җәйләүгә йөреп, өч көн бардылар. Барган якларын, кояшны чамалап, Ярулла үзләренең Тургай даласы эченә кереп киткәннәрен чамалаган иде. Өч көн узганнан соң, зур гына күл буенда урнашкан җәйләүгә килеп җиттеләр Егермеләп тирмәдән торган җәйләү, бай тугайлар, бик биек булмаган, куе үлән каплаган калкулыклар белән уратылып алынган иде. Килгән уңайга ук зур бер ак тирмә эченә алып кереп, күп иттереп ит ашатып, кымыз эчерделәр Табынга утыра башлаганда ук Җаныбәк каядыр китеп юк булып торды. Аннан соң кулына бик яңадан булмаса да ярыйсы гына ныклы көпе, колакчын һәм соры төстәге әйбердән тегелгән күлмәк-ыштан күтәреп, килеп тә керде. Шул киемнәр арасында зәңгәр буйлы чалбар да бар иде Ашап-эчеп дога кылгач, барлык киемнәрне Яруллага тоттырды: — Күл буена төшеп юын, әйбәтләп. Киен шушыларны. Өйлә ашына Дөябайга керәбез. — Кем ул Дөябай? — Безнең ыруның бае. Байлыгы белән дала тулган. Сез, аның җыпкыларын ике тапкыр куып алып киттегез инде. Рәвилне Дөябай күреп белә. — Күре-еп белә? — Күреп, Ырымбур ярминкәсендә ике юртак бия биреп күрсәттергән. Рәвилнең барын без инде белә идек, син килгәнче үк. — Ничек белдегез? Җаныбай кинәнеп кыска гына иттереп көлде. — Каян белгәне сиңа кирәкми аның. Шулай да өстисе итте: Ул егет юк инде. Тере түгел. Ул исән булса, бәлки Рәвилне без алган да булыр идек инде. — Чынтимерме? Җаныбай җавап урнына башканы әйтте: Син әзерлән. Син моннан тик Рәвилнең башын биреп кенә котыла аласың. Әгәр исән калырга уйласаң инде. Шуны яхшы бел. Ишек төбенә җиткәч, туктап сорады — Син, тире капчык турында ишеткәнең бармы? — Бар. Әллә шул дөресме? — Дөрес! Анадан тума чишендереп, карт үгез тиресеннән ясаган капчык эченә тыгып, авызын, аз гына һава керерлек иттереп бәйлиләр дә, йә агач ботагына элеп китәләр, йәисә тау-таш арасына ыргыталар. Кояшка. Кеше шул капчык эчендә эсседән, акылыннан шашып бик озак яфаланып җан бирә. Капчыктан чыга алмый Ярулланың бөрчек-бөрчек тир баскан битенә карап, мыскыллы елмайды: — Йә сине, йә Рәвилне көтә шундый капчык. Ун яшәгән үгез тиресеннән Рәвилгә дип Дөябай әллә кайчан тектереп куйды инде ул капчыкны. Тик моңарчы Рәвилне генә тота алганы юк иде әле. Дөябай сине карарга, тәрбияле ашатырга, эчертергә кушты Итне күпме телисең аша, кымызны ылкынганчы эч. Терел, аякка бас. Минем белән дус бул. Синең өчен иң яхшысы — минем дуслык. Рәвилне тотарга ярдәмең тисә, акчаң да булыр Ишек төбеннән кире атлап, сүзләрен тәмамлап куйды: — Дөябай белән сөйләшкәндә, Рәвилне эләктергәч, мине җибәрегез дип сөйләш. Рәвилне юк итәргә тырышып яшәгән казак егетләре дә сине бу дөньяда тере килеш тотмаячаклар. Рәвил — егет! Ә син кыю егетне сатасың. Элекке дустыңны... Җаныбәк сүзләреннән җирәнү сизелә иде... өябай, утыз яшен яңарак кына узган озын буйлы, киң җилкәле, какча гәүдәле, гайрәг-коче ташып торган казакъ иде Матур ятышлы бай киеме, аягындагы бизәкле Казан итекләре, башындагы чиккән түбәтәе килешле булып, өстендәге киемнәрен бизәп, казакъ егетенең матурлыгын тагын да арттыралар. Тирмә уртасында җыелган табында табаклар тулы буы чыгып торган итләр өелгән, кымыз куелган. Доябай янына дәрәҗәләрен белеп, татын алты казакъ утырганнар. Тик алары байларча ук түгел. Гайрәтле, таза гәүдәле, көчләре ташып торган угыз белән кырык арасындагы бәндәләр Бераз ашап-эчеп тамак ялгап алгач, Доябай бер мәлне каршысында утырган Ярулладан сорашуга күчте. Сүз күбесенчә Рәвил турында барды: Ничә яшьтә, төсе-буе ниндирәк, хәмер яратамы, киемнәре ниндирәк? Менгән аты ни төсле, ничә яшьтә, йөгән иярләре нинди, коралы бармы? Нинди корал? Йөгән-ияре бизәлгәнме? Кулындагы камчысы ничә буынлы? Кургашы бармы? Ярулла барлык сорауларга да берәмтекләп җавап бирә барды Тик Кара Кашка бияне генә сөйләмичә калдырды. Ни өчен шулай эшләгәнен үзенә дә аңлата алмады. Кеше күплеге тәэсир итте, ахрысы Эченнән генә, Дөябайның үзенә генә сөйләргә ниять итте. Чөнки, Дөябайдан иң еракта, ишек төбендә үк диярлек утырган иң яшь казакъның, кашларына төшереп үк кигән колакчыны астыннан үзенә төбәлгән нәфрәтле күз карашын эләктереп өлгерде Ярулла Сагая төште Чөнки күз карашындагы нәфрәт өстенә, җирәнү белән ачу да күп иде. Сорашып беткәч, утлы күзләре белән Дөябай Яруллага карады: — Нәрсә дип сатасың Рәвияне? Кәсептә күренгәнчә, күп тапкырлар бергә йөргәнсез, җыпкыларны бергә кугансыз. Дуслар булгансз. Бәлки, әле дә берәр хәйлә корып, Рәвилне бездән бу тирәдә көттереп, үзегез икенче җирдән без — казакъларның җыпкыларын куарга исәп итәсездер? Ә? Рәвилне эләктерә аямасак, сине, нәрсә көткәнен Җаныбәк сөйләгәндер бит? Ярулланың тирләп, агарып чыккан йөзенә карап, мыскыллап елмайды: — Шул капчык эчендә йә син, йә Рәвил булачаксың! Ярулла кулында тоткан кымыз тулы тустакны алдына утыртты. Акрын гына чыккан тавыш белән сөйләп китте: — Сездән куган җылкы малын Эстәрлетамак ярминкәсендә сатып акчасын биргәч, Рәвил азсынды. Урлап алып калгансың дип бәйләнеп сөйләнде миңа. Мин шулайга гына сатыладыр дигәч, ике тапкыр кыйнатты мине. Урыслар яллап. Берсен үткәреп булды. Бик каты кыйнамадылар. Икенчесендә һавага күтәреп ыргытып, арт белән җиргә утырттылар. Шуннан бирле... кан килә... Ике зур йотым кымыз алды. — ...Дөрес, яхшы дуслар идек. Тик Рәвил дуслыкның бәясен санлый белә торган кеше түгел. Бергә кәсеп иттереп китереп чыгарган табышның күбесен үзенә каера, безгә азрак бирә. Алдалый безне. Каршы әйтсәң, йә үзе кыйный, яисә башкалардан кыйнаттыра. Әгәр ул Чынтимерне үтертмәсә, Самарда, мин сезне эзләп юлга чыкмас та идем. Чынтимернең өч ятим баласы, гарип хатыны, сукыр әнисе калдылар. Ничекләр иттереп дөнья көтәрләр—белмим инде. Бергә кәсепкә йөри башлаган елларда Рәвил гадел, әйбәт иде. Акча бозды аны. Бик явызланды. Хәтта үзе белән барымтага, кәсепкә йөрегән иптәшләренә дә... Ярулланы беркем дә бүлдермәде. Сул кулын бөеренә куеп тыңлады Дөябай. Ярулла туктагач, кабатлап сорады: — Бәлки, безнең атларны башка яклардан куарга чамалыйсыздыр? Казакъ далалары киң, җылкы малы күп. Ярулла көпесен чишеп җибәрде. Зур гына симез ит алып согынды да, аның артыннан берничә мәртәбә кымыз уртлады. Кысыла биргән күзләрен Дөябайга текәде: — Син бу якларның хуҗасы. Бар да сине тыңлыйлар. Мин, инде теләсәм дә, моннан китә алмыйм. Син миңа ышанып бетмисең һәм дөрес эшлисең. Сине ышандырыр өчен, минем синең үзеңә генә сөйли торган сүзем бар. Шуны ишеткәч, аннан соң үзең уйларсың ничекләр итеп хәрәкәт итәргә дә, мине нәрсә эшләтергә дә. — Шулаймы? — Шулай. — Әгәр дә без синең ул сүзеңне барыбызга да сөйләтсәк?! Ярулла елмайды: — Мин үзем теләп сөйләмәсәм, мине беркем дә сөйләтә алмас. — Шулаймы? — Шулай. Дөябай азрак уйланып утырганнан соң, үзенең уң ягында утырган зур гәүдәле казакъка карады. Яңак сөякләре нык чыгып торган, кысык күзле, киң битле ул кеше, башын күтәрмәсә дә, хуҗасының үзенә караганын сиземләде. Олы гәүдәсен җиңел кузгатып, урыныннан торды. — Хоп! Сөйләсен сиңа гына. Кирәк тапсаң безгә җиткерерсең, кирәк тапмасаң, нәрсә эшләргә икәнне кушарсың. Рәвиянең юлын кисеп, үзен юк итеп, бетереп ташларга кирәк. Без күрше тирмәдә булырбыз. Җаныбәк калсын. Җаныбәктән башкалары, баш җылкычыга ияреп, тирмәдән чыгып киттеләр. Дөябай ишек төбенә күчеп, чүгәләп утырган Җаныбәккә бер караш ташлап алды да Яруллага борылды: ’ ®э \ «Угай ака' Нинди серең бар икән миңа гына дигән, тынлап карыйк. Сөйлә! Тик мине алдарга болашма, начар булачак! Без, нугайларның урлыгыннан туйдык! Бәясендә тормабыз — Рәвияне тотарга ярдәмләш. Әйт, кайчан һәм кайсы җиргә килә ул жылкылар урларга? Сөйлә, мин тыңлыйм! Ярулла акрын гына тавыш белән сөйләп китте: — Рәвилнең өйрәтелгән Кара Кашка биясе бар. Маңгаенда ярты уч зурлыгындагы ак кашка. Аннан сул аягының бәкәлендә, тышау сала торган җирендә, уелганнан, тагын ак йонлы урыны бар Анысы тик тышау салганда гына күренә. Бия бик сылу гәүдәле, сөлек кебек. Үтә дә акыллы хайван. Рәвия шул биясен сезнең якларга алып килеп, җылкы көтүенә кертеп җибәрә. Төнлә белән. Кара бия көтү башлыгы айгыр белән дуслаша. Кара бияне көтүгә кертеп җибәргәннән соң кайсы чакта өч көн үтә, кайсы чакта дүрт-биш тә булгалый. Кара биянең айгыр белән дуслашуыннан тора инде ул көннәрнең исәбе. Кара бия көтүдә яши, айгыр аның янында. Аннан соң инде бер төнне җыпкычыларны бәйләп ташлап.. — Үтергән чакларыгыз да бар бит... — Кәсеп шундый булгач, нәрсә эшләмәк кирәк инде! Җыпкычыларны бәйләп ташлап, каршы торганнарын, яисә качарга маташканнарын атларыннан бәреп төшереп юк иткәннән соң, төп эшкә тотынабыз инде. Җылкы көтүен бер тирәдә әйләндереп чаптырып кыздырырга кирәк. Бу эшкә Кара Кашка иң алдан чаба. Җылкы көтүенең башлыгы булган айгыр Кара Кашкадан калмыйча түгәрәк әйләнеп чабарга тотына. Җыпкыларны чабып кыздыргач, Рәвил ачы иттереп, сузып сызгырып җибәрә. Шул ук мизгелдә Кара Кашка үзебезнең якка, кайту ягына салдырып чыгып чаба. Айгыр аның артыннан. Айгыр артыннан җылкы көтүе. Безнең бурыч—шул вакытта җылкы кәгүеннән кирәкле кадәрнс бүлеп алып, үзебезнең якларга куалау.. — Куу юлын ничек билгелисез инде? — Тургай далаларыннан ук башланган, Уфаны үтеп Самарга кадәр сузылган Ат Караклары Сукмагы бар. Бик күп еллардан бирле, әллә кайдагы борышы заманнардан ук салына башлап, Тургай далаларын, казакъ якларын безнең җирләр белән тоташтыр! ан Сукмак ул. Рәвил, ул сукмакны мин салдым дип мактанса да, алай түгел. Казанны канга батырып алган Явыз Иванга кадәр үк булган Сукмак ул. — Ала-ай! Сине тыңласаң, Рәвилнең иргәгә кайсы җәйләүдән җылкы кууын, кай гөшкә барымтаг, кәсепкә килүен син әйтә алмыйсың бит инде? — Төгәл әйтеп булмый. Ә чамалап була. Кара Кашканың килеп чыгуы белән. Синең җәйләүләргә Рәвилнең килмәвенә ничә ел инде? — Дүрт елдан артык бугай инде. — Түгел шул. Өч ел тулып, дүртенчегә генә китте. Кайсы җәйләүгә кәсепкә баруын Рәвил беркайчан да, беркемгә дә әйтми Хәтга иң якын дусты Чынтимер дә белми иде. Кара Кашка котүгә килеп керү белән тирә-як җәйләүләрдән елгыр егетләрегезне тиз генә жыеп алыр: а була... — Анысы инде безнең эш, синеке түгел. Өйрәтмә ул турыда Агач тустакларга кымыз агызды да, берсен Яруллага тоттырды. — Син, Ярулла, ничек уйлыйсың, бу ел Рәвил кай тирәгә килер? — Бу ел килмәс ул. — Ничек инде, килмәс?! Ярулланың битенә ниндидер җылы елмаю җәелде. — Кара Кашка бу ел колынларга тиеш. — И-и-и!.. — Әйе, колынларга тиеш Узган елларга йөгерү тизлеген киметте Кара Кашка Рәвил ниндидер үләннәр кайнатып эчерә аңар!а Шунлыктан Кара Кашка Айгыр белән кушылмый. Кысыр кала. Кәсепкә йори. Тизлеге кимегәч, узган ел айгыр белән кушылдырды Рәвил аны Май азакларында колын ларга тиеш Кара Кашка. Самар ягындагы татар авылына алып киттеләр Кара бияне. Шунда колынлаячак. — Шулай булгач, син нигә килдең безнең якларга? Киләсе елга гына килсәң, үзеңә җайлырак булмас идемени? Берәр хәйләң юкмы? Җавапла! — Хәйләм юк. Самарда тәрбия юк миңа. Үлеп китәрмен дә, Рәвил- дән үч ала алмый калырмын дип курыктым. Самарда хәер сорашып көн күрүләр бик авыр. Сездәге ит белән кымызда өметем. — Ашатырбыз, эчертербез, терелтербез. Үлән белән дәва итүчеләр дә бар безнең халыкта. Кымыз җитәрлек. Артыгы белән. Рәвилне алырга ярдәмең тиеп уңышка ирешсәк, акчаны да күп бирербез. Узган ел ничә җылкы куа алдыгыз? — Ике йөз дә унҗиде. Тик мин катнашмадым. Авырыйм бит. — Ырымбур ярминкәсендәге хак белән шул җылкылар бәясен бирербез. Тоташы белән. Рәвил кирәк безгә. Дөябай уйчан күзләре белән бик озак алдындагы кымыз тулы табакка карап утырды да аны Яруллага табан этәрде: — Аша, эч. Тик үлә күрмә. Рәвилне капчыкка кертер алдыннан аңа сине күрсәтәсем бар. Ничек эләккәнен белеп керсен. Күп явызлык китерде ул безгә. Эч, күпме бара, шул хәтле аша-эч! — Бик күп эчә алмыйм шул мин аны, үтләтә. — һәр көнне аз-азлап кына арттыра бар. Өйрән. Акчаны кулыңа биргәч, бер киңәш итәрмен сиңа. — Нигә алай? — Шулай кирәк. Акчаны Ырымбурда бирербез. Монда ярамас. Безнең казакълар сине, акчаң барын белеп калсалар, Ырымбурга җиткермәсләр. Безнекеләрдән бигрәк урысларның таможнясе сизеп калса, бетте башың — Киңәшеңне хәзер әйт. — Юк. Ярамас. Иртәрәк әле. — Әйтмәгәч, нигә мине алдан искәртәсең? — Рәвилне тотуда эшләгән... эшләреңне уңышлы иттереп башкарсын дип... Тагын берничә көн узгач, Җаныбәк Ярулланы Дөябай җәйләвеннән алып китте. Ярулла киткән көнне Дөябай үзе күренмәде. Җәйләүне чыгып байтак ара узгач, Җаныбәк көлемсерәп, Ярулладан сорады: — Дөябай сиңа яшәргә ике җәйләү билгеләде. Берсеннән икенчесе ерак түгел. Берсендә синнән яшькә олырак бер нугай хатыны бар. Шуның тирмәсе кечкенә булса да, бик җыйнак. Ике малайлары да бар. Зурысы сигез чамасында. Сине шул хатынга кертергә кушты. Риза булмасаң, минем белән китәсең. Безнең җәйләүгә. Уйла, җавапла! Ярулла күңелсез генә елмайды да җавап бирде: — Миннән олырак булса да, ул хатынга дәртле ир кирәктер бит инде. Соңгы тапкыр кыйналганнан соң минем ирлегем юк... Тибеп, изеп... кыйнадылар... җенси җирне... Ярулла атын туктата биреп, офыктан күтәрелеп килгән зур, кызыл кояшка бик озак карап торды. Сул кулының бармаклары ат ялын таслыйлар иде. Җаныбәк, эчке бер тетрәнү белән, үзе өчен бу ят булган нугайга, аны кызганып ияре өстендә дәшми генә утыра иде. Ярулла яшь тулган күзләрен җылы кояштан аерып алып, юлдашына карады. — Бер балалы таныш тол хатынга йортка кереп, караклыкны ташларга ниять иткән идем мин. Хараплар гына итте мине Рәвил мөртәт. Бер гөнаһсызга. Чынтимерне үтерткән кебек үтертеп ташласа, бу хәтле яфа чикмәс идем... Әйдә, Җаныбәк, синең җәйләүгә. Әллә бар гомер, әллә юк гомер дигәндәй, аз гына булса да тыныч итеп яшәп карыйм әле... __ ыннан да, киләсе яз җиткәнче Ярулла тыныч көннәр үткәреп яшәде. Ат кылыннан дүртләп төрле юанлыктагы озын-озын арканнар үрде. Каештан йөгәннәр текте, аларны чүкеп җиз, көмеш алкалар, бизәкләр белән матурлады. Эреле, ваклы чуклар такты. Казакъларга иң ошаганы Ярулла ясаган иярләр булды. Казакъларның күпчелеге Ярулланың кемлеген белмәсәләр дә, аңарга, оста кулларына зур хөрмәт белән карадылар. Ярулла тимерчелек эшен дә азрак чамалый иде. Шунлыктан казакъларга пычак-хәнҗәрләр, өзәнгеләр, йөгәннәргә авызлыклар чүкеп ясады Җәйге эссе кояш җылысында, тирмә арты чирәмендәге киез өстенә утырып ул, казакъ хатыннарына агач кашыклар, капкачлы тоз савытлары, кымыз тустаклары ясады. Яшәеше күңеллеләнә башлады Ярулланың Үзенең бала чагын исенә төшереп, ярым шәрә хәлләрендә йөгерешкән казакъ малайларын «Чебенле», «Шаралы», «Унике чыбыклы» уйнарга өйрәтте. Барлык дөньясын онытып, гыжылдап тын ала-ала, үзе дә шул малайлар белән уйнады, йөгереште, балачагындагы кебекләр иттереп алар белән бергә көлеште. Кая гына барса да, нәрсә генә эшләсә дә, Ярулла янында һәрчак малайлар төркеме булыр иде Җаныбәк тә абзасына карагандай карый башлады аңарга Дөябай, Ярулланың качып китүеннән шикләнеп, Җаныбәкне җылкы караудан азат итеп, тик сакчылык вазыйфасын гына үтәргә билгеләп куйган иде Малай-шалай уратып алган Ярулланың башына качу уе кермәде дә. Ул инде үз гомеренең озакка сузылмасын белеп яши Аның шулай буласын казакъ егете Җаныбәк кенә аңлый алмый иде. Ашарга утырганда ул Яруллага итнең симезен тоттырды, ипи-нанның зурысын, йомшагын бирде Яруллага иярен каештан чыбыркы, дилбегә, камчылар үрергә өйрәнде Ярулланың нечкә генә уналты каештан камчының беренче буынын үргәнен ул кечкенә малайлар кебек исе китеп, куана-куана, сокланып карады. — Гу-у-уйй, чырагы-ым, гу-у-уйй! Ничек башың җигә синең бу каеш ларның һәрберсенең кая барырга тиешлеген белергә-ә! Ай-пай-гга-ай! Ярулла аны чыбыркы, камчы үргәндә иң башта дүрттән үрергә өйрәтә башлаган иде, Җаныбәк ап-ак тешләрен күрсәтеп, башын азрак артка ташлый биреп көлеп җибәрде: — Дүрттән, алтыдан үрүне һәр казакъ малае белә. Син мине сигездән үрергә өйрәт, аннан карарбыз... Тыныч кына итеп җәй үтеп китте. Яңгырлы-җилле шыксыз көннәре, төннәре белән көз җитеп, киез тирмәләрне юешләп, эчендәге кешеләрнең күңелләренә шом һәм карашы уйлар салып, аларны җылы киенергә, хайваннарны күшегергә мәҗбүр итеп яшәтте дә, үзе артыннан салкын, буранлы кыш алып килеп, аңарга кешеләрне газап чиктерүне туктата күрмә дигәндәй, китеп тә барды. Кышлауларда төннәр озак үтә. Тынчу, сасы, кешеләр күп җыйналган алачыкларда һава җитми. Тибеннән кайткан маллар ярым ач Кешеләр дә, барлык хайваннар да, аеруча этләр сагынып-зарыгып яз килгәнне көтә. Җәен җыпкычылыкта йөргәннәр төрле хәйлә, тозаклар корып, бүре, төлке, куян аулыйлар. Күпләр атларына атланып, кышлыкка якын килеп «кәсеп иткән» бүре өерләрен туздырып тараталар Бүреләрне атып та, «камчылап» та алалар. Ерак калада тормыш көткән нугай-га тарларны барып табып, аларны яллап бүре тиреләрен иләтәләр. туннар, толыплар тектерәләр. Чапкан уңайга муенын борып, артка карый белмәгән, тик алга гына чапкан бүреләрне аг өстендә бастыралар Куып җиткәч чукмар белән сугып бүренең сыртын сындыралар, остараклары бүренең киң маңгаен йә чукмар белән, яисә очына кургаш тегелгән камчы белән яралар Шунда далада ук, туңмас борын, тиресен сыдырып та алалар да, бүре исеннән колакларын шомартып таптанган атларының ияренә тунап алынган бүре тиресен салындырып салып тагын ауга керешәләр яисә кайтып китәләр. Ярулланың иң сокланганы—җәй буена үзе белән шара суккан, чебенле уйнаган малай-шалайның, зурларга охшатып, атка атланып, агачтан ясаган чукмарлар тотып, кулларына камчылар алып куян ауларга чыгып киткәннәре. Ютәлен басарга тырышып, җылы тун, йоныктан бәйләнгән яулык өстеннән башына зур колакбүрек, аякларына җылы итекләр киеп, Ярулла да бер мәртәбә шул дус малайлары белән куян ауларга чыкты. Яртылаш сукырайган биягә атланып, малайлар кая барсалар, шунда йөреде. Көнозын шул ыбыр-чыбыр малайлардан калмастан ияреп йөреп, аларның осталыгына хәйраннар калды. Кичне кайткач, тәне кызышып, башы авыртып ике тәүлек буена киез өстендә авырып ятты ятуын. Тик ауга чыкканына үкенмәде, киресенчә, ауда йөрәген мизгелләрне һәрчак күтәренке күңел белән телгә ала һәм исенә төшерә торган булып калды. Малайлар өере атларга атланып, кышлактан ике чакрымнар тирәсе китеп, кечкенә куаклар белән капланган, кар астындагы елгачык янына җиттеләр. Башка малайлардан гәүдәгә әллә ни зур булмаган Камчыбай исемле малай ауга чыккан ишләрен ике төркемгә бүлде. Камчыбайның өстенлек иткәнен барлык малайлар да таныйлар һәм аңарга каршы әйтмичә сүзсез буйсыналар иде. Беренче төркем зуррак булып, аңарга ат менеп чыга алган барлык ыбыр-чыбыр тутырылган иде. Икенче төркемдә, Камчыбайдан кала, тагын алты малай. Болары инде 13—14 яшьлек ныклап үсеп килгән малайлар булып, алар иярләп менгән атлар да җитезлекләрен күрсәтеп, урыннарында таптаналар иде. Малайларны ике төркемгә бүлеп бетергәч, Камчыбай шул күзләре белән көлеп, Яруллага карап алды да, әйтә куйды: — Син инде, нугай әкә, безнең белән чыккач, малайлар исәбенә керерсең. Сине куян куарга куям. Тик кычкырып, тамагыңны бетерә күрмә. Яме! Карап, камчыңны селкеп кенә йөре. Кычкыра башласаң, көч килер. Бәләкәй малайлар төркеме арасыннан берсенең тунына камчы сабы белән төртте: — Мин елганың теге ягыннан камчы селтәгәч, кузгалыгыз! Узган кыштагы кебекләр иттереп куыгыз куяннарны! Хоап! — Хоп!—диде теге, беләкәй малайларга баш малай, бөтен йөзе белән куанып. Урыныннан кузгалып төркемне алып та китте. Җитезлегенә караганда, булган малайга охшый иде бу. Ярулла да шулар төркеменә иярде. Зуррак җиде малай, атларын кузгатып, кар астында яткан кечкенә елга агымына каршы киттеләр дә, бераз баргач, елганың икенче ярына чыктылар. Ул як яр сөзәк кенә булып күтәрелгән үргә әверелеп, кечкенә калкулык рәвешендә тауга үрмәли иде. Елганың икенче ягына чыккан зуррак малайлар төркеме азрак тарала биреп, килгән якларына карап атларын атлаттылар. Алар якынлашкан саен бу яктагылар төркемен дулкынлану биләп ала башлады. Тик Камчыбай җитәкчелек итәргә калдырган малай аларны тиз тынычландырды: — Тик торыгыз! Барысының да күзләре теге яктан кабаланмый гына килгән төркемдә иде Шулчак Камчыбай уң кулына тоткан камчысын өскә күтәрде дә һавада селкеде. Янындагы егермеләп малайның күкле-тавышлары белән кычкырып, чыйнап җибәргәннәреннән Ярулланың аты кискен итеп читкә тартылды. Хуҗасын егып төшерә язды. Ярулла, ерылган авызын җыеп ала алмыйча, акыра-бакыра елга яры белән кузгалган малайларга иярде. Берсе иренмәгән, җиз тас та алып килгән. Аны даң-доң китереп таяк белән кыйный. Дөнья уятып, шау-гөр килеп, елга ярына ук якын килеп куян куркыта башладылар. Күп тә үтмәде, елгы яры астындагы куак- таллар эченнән борхылдап, кар туздырып, зур бер үр куяны килеп чыкты. Аның артыннан ук икенчесе. Әйтерсең, бергә куна килгәннәр инде. Таллар арасыннан килеп чыктылар, колакларын аркаларына таба яткырып, җанфәрман чаба, кача башладылар. Алдан чыккан куян, туктамастан, үргә карап элдердеп китеп тә барды. Теге як яр буйлап тавыш-тын чыгармыйча атларын атлатып кына килгән малайлар төркеменнән берсе, куян чапкан якны кыеклатып кисеп, зур тизлектә атын камчы лый-камчы- лый чаптырып, озын колакның юлын кисәргә ташланды Арттан рак икенче булып чыккан куян этләр, төлке-бүреләр, кошлар тарафыннан күп тапкырлар куылып, зур тәҗрибә алганы булды, ахры. Яр башына килеп чыккан уңайга ук туктады да, арт аякларына баса биреп күтәрелеп, тирә-якны карап чыкты. Шул ук вакытта өстә каратып күтәрелгән ике озын колагы боргаланып тирә-якны тыңлап та өлгерде. Акырып, чаң сугып, елганың теге яры буйлап килгән вак малайлар төркеменә ул карап та тормады. Үрелеп, елга яры буйлап үзенә табан килгән кечерәк төркемне тагын бер кат карап калды да, үргә табан чапмыйча, анда үзен нинди язмыш көткәнен яхшы аңлагандай, елга яры буйлап зур тизлек белән чабып китте. Кар бураны туздырып бераз томырылып-томырылып элдертте дә, туң ярдан елганы каплаган карга сикерде. Азрак күренми торды да, елганың бәләкәй малайлар сөрән салып акырып килгән ярына атылып менеп китте. Туктап тормады, уз хәлен үзе яхшы белә иде бугай, чабып китеп күздән дә югалды Казакъ малайлары өйлә авышканчы куян бастырдылар ат белән. Ысуллары әлләни катлаулы да түгел икән. Бер як ярдан акрып яр астында, төнге сәфәрдән кайтып, куаклар төбендә йоклап яткан куянны оясыннан торгызып, икенче як ярга куып чыгаралар Ә теге ярда инде ул куянны ат менгән малайларның берсе куып алып китә дә, кулындагы агач күсәк белән сугып ала. Исеме дә үр куяны булганнан, тал төпләреннән килеп чыккан куяннарның күпчелеге тау үренә чабалар Чөнки үр куянының арт аяклары алгыларыннан күпкә озынрак. Шунлыктан куян үргә шәп чаба, ә тау түбәненә чабуы акрыная, яисә озын аяклары комачау итеп ул мәтәлеп тә китә. . Кичләтә башлаган бер чакта кышлакка кайткан дүрт малайның иярендә берәр куян бәйләнгән, ә Камчыбай икене бәйләп куйган Камчыбай төркеменнән ике малай бер куян да ала алмаганнар. Шунлыктан алар кышлакка кайтып барган малайлар төркеменең иң артыннан киләләр иде... Ыжгырып, гайрәтләнеп, барлык дөньяны кар белән тутырырга дип котырынган март бураннары кинәт кенә басылып калды. Кыш буена өшептуңган бәндәләрне, хайваннарның тәннәрен, жаннарын җылытып күк йөзенә Ходай биргән җылы кояш тәгәрәп менде Берничә кон карлар күмеп бетергән кышлакларны, инде тибенергә көчләре бетеп барган жылкыларны, ал арга ияргән сыер-куйларны карап кояш күк буйлап үрмәләде дә, инде кышка җитте дигәндәй, барлык галәмне ныклап җылытырга тотынды. Казакъ карты колакчыны салып, ак чәчле карт башын күрсәткән кебек язгы җылыга иң беренче булып эреле-ваклы калкулыкларның ак кылганлы башлары ачыла башлау белән, ак кылганнар ашап туену исәбе белән, барлык маллар калкулыклар башына ашыкты. Алдан озын аяклы атлар, бияләр, узган еллардагы колын-тайлар, аннан сыер малы, аннан инде көтүләренең башлыклары кәҗә тәкәләр һәм иң соңыннан оере-өере белән куйлар... Барысы да язгы җылы җилдә җелфердәп утырган ак кылганнарга ябырылалар. Гөрләгән шарлавыклар кузгалып, яр буйларын үги ананың сары чәчәкләре, ачылган тау битләрен сары, зәңгәр төстәге эргәзимбай чәчәкләре сырып ала. Эргәзимбай чәчәге, әле эреп өлгермәгән карны тишеп кояшны эзләп килеп чыккан да, калкулыклар, таулар битләрен матурлап утыра. Яшелләнеп килеп чыгып, чыкканына икенче конне үк сары, зәңгәр чәчәкләрен балкытып утырса да, эргәзимбайны мал да, кош та ашамый, Ул агулы. Тумыштан ук комсызлык белән янган кыз бала кебек. Ул да бит, үсеп кияүгә чыкса да, алган кешесенә дә, үзенә дә бәхет, тынычлык китерә алмый. Иренең җанын бимазалый, вакытын, тынычлыгын булмастай мал, байлык таптырып, тынычлыгын ала. Тора-бара иренең дә, үзенең дә кешелек сыйфатларын юкка чыгарып бетерә... Дала матурланып яшелләнеп килгән көннәрнең берсендә, кичен Ярулла йоклап яткан тирмә эченә кызуланып Җаныбәк килеп керде. — Киен, киттек!—диде ул, тирмә эчендәге әллә нәрсәләргә абынасөртенә.— Ел буена көткән көн килеп җитте бугай. Ат менеп ике көн чабарлык җәйләүдәге җылкы көтүенә син сөйләгән Кара Кашка биягә охшаган бер хайван килеп кергән. Бүген төнен. Егетләр чапкыннарын кызганмыйча куганнар бу якка. Дөябайга китереп җиткерделәр хәбәрне. Дөябай әле тирә-як җәйләүләргә чапкыннар озата, халыкны җыя монда. Бер төркем монда, икенчесе Тимер казык бай җәйләвенә җыйнала. Тор, киен. Син Кара биянең Рәвилнеке икәнне танып әйтергә тиешсең. Бөтен җәйләүләргә малайлар чаба. Зурлар чапса, Рәвилнең берәрсен күреп шиге төшүе бар. Нугайларның буктаган ятагын үзләренә сиздермичә эзләргә идек Дөябай рөхсәт бирмәде. Атларны алырга килгән җирләрендә эләктерергә кирәк, ди. Ел буе тик ятып, ютәлләве басылып, гәүдәсе түгәрәкләнеп тазарган Ярулла күкрәгеннән чыгардай булып типкән йөрәк сугуын тынычландырырга тырышып, киенә башлады. Хәрәкәтләре салмак, үзе уйчан иде Ярулла. Тик башы тулы чуалчык уйларны бер эзгә салырга тырышса да, булдыра алмады. «Чыннан да Рәвил килдеме? Кара Кашка да аныкымы? Үтереп куйса? Әгәр башка Кара бия булса?» Иярдән төтмәстән тәүлектән артык атларны кудылар. Атлары тирләп, корсак асларыннан бүрек-бүрек булып күбекләр коела башласа, аларны алмаштырдылар. Ашап тормадылар. Агач чүмечләр белән каба- лана-кабалана кымыз эчтеләр дә, тагын атларга атландылар. Ат өстендә чапканда, туктатмыйча гына, бәрән тиресеннән ясалган бурдюктан әрем кебек әче эчемлек эчтеләр. Эчемлек балачакны искә төшереп әллә ниткән үләннәр тәме калдырды авызда. Озак иярдән төшмәгәннән Ярулланың ике аягы да агач кебек катты. Аркасы биленнән алып муенына кадәр ут белән ышкыган кебек сызлый башлады. Муены, башын тота алмыйча, ычкынып киткән кебек тартыша иде инде. Түзмәде, ыңгырашып, атының тезгенен тартып туктата башлады. Тик Җаныбәкнең туктарга исәбе юк иде. Ул бер генә сүзне кабатлады: — Тизрәк! Тизрәк! Тизрәк! Тик Ярулла аны аңлаудан узган иде инде. Ике куллап атының муенына ябышып, иярдән шуып төшеп ат тояклары астына егылды. Җаныбәк атыннан сикереп төште дә Ярулланы чишендерә башлады. Теге исә гаҗизләнеп: — Син... ни эшлә... тәсең мине?.. — Шаулама, Ярулла акә, Шаулама! Хәз-зер юньгә кертәм мин сине. Анадан тума Ярулланы яр астындагы чишмәгә күтәреп алып төште. Салкын чишмә суына бастырып куйды да, капчыгыннан чыгарган ат коерыгын сабынлап, Ярулланың тәнен нык иттереп ышкырга тотынды. Бурдуктан тагын теге ачы суны күпләп эчерде. Суык су белән Ярулла өшеп калтырый башлаганчы коендырды. Аннан соң ияр букчасыннан зур киндер алып, Ярулланың тәне кызып яна башлаганчы бик ныклап ышкыды. Ярулланы атына атландырды да, тагын дала буйлап чыгып чаптылар. Илле-алтмыш чакрым чамалары узгач, хәле беткән Ярулла күзен йомып ат ялына башып салды. Җаныбәк, шулай буласын әллә кайдан белгәндәй, атыннан сикереп төште дә, Ярулланың аякларын өзәнгедән азат итте. Авырайган гәүдәне ияренә аркылы салды да, кышын Ярулла үзе ишкән кыл аркан белән ике култык астыннан үткәреп, атның корсагы астыннан икенче якка чыгарып, ике тезе астыннан ныклап бәйләп куйды. Билбавыннан ияр кашагына ныклап бәйләде—шуып төшмәскә. Аты тирәли йөреп чыкты. Үз эшеннән үз канәгать калды. Көлеп алды: — Иярдән төшмичә тәүлек куу сиңа тирмәдә ятып кымыз эчү түгел. Түз, күп калмады Кара Кашка белән Рәвил көтә сине! Ярулла атының йөгән тезгенен үзенең ияре башына бәйләде дә, сикереп атының ияренә менде. Хәрәкәтләре житез һәм кискен иде. Кузгалып киткән Ярулла атына да, үзенекенә дә камчылап яхшы гына тамызды Тагын бер җәйләүдә туктап атларны алмаштырдылар. Тирмәгә аркасын терәп киез өстендә күзләрен йомып утырган Яруллага таба иелеп, Җаныбәк сорады: — Корсак яннарың, күкрәгең авыртамы? Ярулла «юк» дигәнне аңлатыл, башын селкеде. Җаныбәк куанып елмайды. — Җиттек дияргә була инде. Түз аз гына. Кояш баер алдыннан кирәкле җәйләүгә килеп җиттеләр. Аттан чишеп төшергәч, Җаныбәк, кулындагы камчысы белән итегенә шапылдатып сугасуга, Ярулланы бер тирмә тирәли ун тапкыр уратып йөрете Аннан соң йөгерергә кушты. — Монысы булмас миннән, Җаныбәк. Хәл юк Тын алуы авыр бик. — Булыр, йөгер! Юкса камчылыйм. — Минеме? — Сине. Син, Ярулла акә, исән калырга тиешсең. Йөгер! Ике авыр гер «тагылган» аякларын өстерәп, Ярулла йөгергәндәй иттереп, вак-вак кына атлап китте. Унлап алым үткәч, юыртуга күчте һәм алдыннан йөгергән Җаныбәккә иярде. Бер тирәдә тупланган тирмәләрне, үзләренә ияргән берничә эт белән берлектә оч мәртәбә урагач, «йөгерүләре» чынга әйләнә башлагандай булды. Көпесе остеннән пар күтәрелгән Яруллага күзләре белән карап, Җаныбәк бер тирмәнең ишеген ачты. — Кер тирмәгә! Юынабыз хәзер! Зур агач ләгәнгә бастырып, Җаныбәк Ярулланы җылы су белән сабынлап юды Аннан соң боздай салкын су белән коендырды. Тагын зур киндер сөлге белән тәне кызарып чыкканчы каты итеп ышкыды. — Безне көтәләр. Ашап-эчик тә китәбез Кара бия тотылган хәлдә бугай. Каратны төшә башлаганда Җаныбәк белән Ярулла җылкы көтүе янына киттеләр. Җыпкычыларның берсе, Яруллага ишетелмәслек итеп, Җаныбәккә нәрсәдер әйтте. ... «дүрт аягында . »—дигәнне генә ишеткәндәй булды Ярулла. Нәрсә турында сүз барганны аңламады Ярулла. Аны җылкы көтүе уртасына, казыкка озын аркан белән бәйләп куелган Кара Кашка янына алып килделәр Ярулла бияне тиз генә карап чыкты. Башын түбән иеп күңелсез генә торган бия, чыннан да, Рәвилнең атаклы Кара Кашкасы иде. — Рәвил биясеме? - дип сорады Җаныбәк акрын тавыш белән. — Нәкъ үзе. Кара Кашка. — Әллә шигең бармы? Тавышың шулайрак. — Кара Кашка инде. Тик никтер күңелсез әле бу. Ә ул бер урында басып тора алмый торган хайван иде ләбаса. — Аның күңелсезлегенең сәбәбе бар. Җаныбәк жылкычыга ым какты: — Ычкындыр элмәктән. Җибәр иркенгә. Ярулла атның муенындагы элмәккә ябышты — Төнен җылкы көтүен уратып Рәвил сызгырса. Кара Кашка бит көтүегезне алып китәчәк. Ярамый аны иреккә җибәрергә. — Юк инде, чырагым! Кача алмый Кара Кашка хәзер Тоткан көенә дүрт аяг ынын да бәкәл тирәли сеңерләрен кистеләр. Җаныбәкнең гавышы тантаналы яңгырый иде: — Җәрәхәтләрен куйның туң маен эретеп сыладылар. Киселгән җирләрен, корсагыннан йолкыган йонын ботап май белән сыладылар. Җәрәхәтләре ике-өч көннән бетәр. Тик бетте ул хайван. Җылкы көтүе алдында башкайларын чайкап башкача чаба алмаячак инде... Ярулла җавап бирмәде. Дүрт аягына да аксап атлаган Кара Кашкага карап йөрәге кыса башлады. Кара Кашканың гарипләнүендә төп гаеп үзендә булганны Ярулла яхшы аңлый һәм бөтен уе, торышы белән биянең гарипләнүе белән килешә дә алмый һәм аның шулай булганына ышанасы да килми иде... Түземсезлек белән көтеп тагын ике көн үтте. Җәйләүдәге тирмәләр янында ат менеп күренеп, аннары юкка чыккан малай-шалайдан башка ирләр затыннан артык бер генә кеше дә күренми иде. Уртадагы зур ак тирмәгә ул малайларны Җаныбәк берәмләп кенә алып кереп китә. Малайлар, балаларга хас булмаган зур җитдилек белән, зурлар кушкан йомышларны башкаралар иде. Ярулла, ак тирмә эчендә кемнәрнеңдер күренмичә яшеренеп ятып, Рәвилне тоту эше белән җитәкчелек иткәннәрен чамалап алды. Ярулла уйлый: Җәйләүдән берничә чакрымда гына, Кара Кашка кертелгән җылкы көтүе, күзгә күренмәслек итеп, казакъ егетләре белән уратып алынган. Шулар белән элемтәне вак-төяк малайлар башкара. Тик күпме генә тырышып күзәтсә дә, Ярулла көндезләрен җәйләүне уратканнарны күрә алмады. «Көндез ераккарак китеп, төнлә бәлки алар боҗра ясап җылкы көтүен кысалардыр?»— дип уйлады ул. Кара Кашканы Ярулла карап таныганның өченче төне иде. Кыш көне куян куган малайлар белән җитәкчелек иткән Камчыбай, менгән атын кара күбеккә төшереп, җәйләүгә чабып килеп керде. Менгән ат белән анда керергә ярамаганны яхшы белсә дә, атын уртадагы зур, ак тирмә янына куйды Сикереп атыннан төште дә туктамастан тирмә эченә кереп тә китте. Анда, чирәмгә калын иттереп җәелгән киезләр өстендә берсен- нән-берсе таза егермеләп казакъ егетләре ята иде. Камчыбай, берсенә дә карамыйча йөгереп түргә узды да, нәрсәдер сизгер төстә утырган Дө- ябайга алып килгән хәбәрен әйтеп салды: — Нугайлар җылкы көтүенә юл тоталар! Тавыш-тын чыгармыйча бар да торып бастылар да, тирмәдән тиз генә чыгып, күл буендагы әрәмәлеккә йөгерештеләр. Җаныбәк кара тирмәгә кереп, чишенмичә йоклап яткан Ярулланың йөзенә иелде: — Тор, Ярулла акә! Рәвил килә. Хәбәр бар! Син сугышка катнашма. Кырылыш беткәч кенә, Рәвилне карарсың. Син сөйләгәнне бар да белә. Без аны тере көенчә алырга тырышачакбыз.. Бәрелеш беткәч, Ярулланы шул урынга алып бардылар... Җылкы көтүен зур гына күл буена китереп, Рәвил өчен качу юлының бер ягын күл белән каплаганнар. Ярты төн уртасында Рәвил алты иптәше белән килеп җиткән. Өч җылкычыны бәйләп, күлнең сай җиренә ташлаганнар да, җылкы көтүен күл ярыннан читкәрәк куганнар. Корырак җиргә күтәрелгәч, җылкы көтүен әйләндереп куа башлаганнар. Тик бу юлысы җылкы көтүе ни өчендер өерелеп әйләнмәгән. Кара Кашканың аяк сеңерләре киселгән булса да, шуңа өстәп, гомере буена җылкычы ияре астында йөрегән икенче биянең муенын аркан белән бәйләп куйганнар. Кара Кашка Рәвилнең тавышын таныл, аның җылкы көтүен өереп кууына буйсынып, гарип булса да үз Вазыйфасын башкарырга тырышып караган. Тик арканнан ычкына алмаган. Хуҗасы өйрәткәнчә җылкы көтүе алдында уйнаклап чабып өйрәнгән Кара Кашка чыдамаган, арканда тартылып арт аякларына баскан да, кешнәп җибәргән. Биянең кешнәве Рәвилгә җылкы көтүе тирәсендәге фаҗигане ачып салган. Рәвил өзәңгеләрендә аякларын турайтып, җылкы көтүе өстеннән караган да үзләрен уратып алырга тырышып төрле яктан чапкан күпсанлы атлылар- ны күреп алган. Камчысын һавада селтәп, иптәшләренә сөрән салган — Көтү эченә! Рәвил белән берлектә, барысы да көтү эченә ташланалар. Тик бәхетсезлекләренә каршы, җир астыннан пәйдә булгандай, җылкы көтүе эчендә атларына тотынып йөгерешкән казакъ егетләре иярләренә сикереп менәләр дә Рәвилгә, аның иптәшләренә ташланалар. Дөябайның атаклы җылкычысы Кара Мөхтәр җитәкләгән шул төркем зур җитезлек белән Рәвилгә һөҗүм итә. Кара Мөхтәр иң алдан зур, түгәрәк башлы чукмарын күтәреп Рәвилнең үзенә якынлаша башлый Кара Мөхтәрнең зур күсәге, һава ярып, Рәвилне юк итәрлек тизлектә корбанына атыла. Шул ук мизгелдә Рәвил, бөтен гәүдәсе белән ияреннән уң якка ташланып, аты өстеннән юк була. Зур чукмар, бушлыкны ярып. Рәвилнең ияре өстеннән генә сызг ырып үтеп китә. Шул ук мизгелдә, өзәнгедән азат ителгән сул аягы белән җирдән этенеп китеп, Рәвил ияре өстенә янә очып куна да, чукмарына ияреп аты өстендә кыйшайган Кара Мөхтәрнең муенына кулындагы чылбыр белән китереп тондыра. Чылбыр сукканнан муены шартлап сынган Кара Мөхтәр, артка авышып, атының өстенә ятып аз гына бара да, аннан соң кулларын җәеп ияреннән салынып төшеп, җирдән өстерәлә башлый. Курыккан айгыр аның гәүдәсен далага алып чыгып чабып, кая барганын да белмичә төрле якка сикергәлн башлый — Егетләр, минем арттан калмаска!—дип Рәвил бөтен даланы яңгыратып кычкыра да, кайтасы якның киресенә, казакъ даласының эчке ягына каратып, менгән атын камчылап чаптырып китә Угны, суны кичкән, күпне күргән, күпне кичергән кабак башы белән Рәвил бернәрсәне аңлап өлгерә: кайтуның кире Я1 ына чабып качсаң, ул якта ат каракларын тотучы казакълар бик азлар, яисә бөтенләй юклар Далага чабарга, куучыларны чаптырып таркатырга, аннан соң күз күрер нәрсә эшләргә Атлар шәп, иншалла котылырбыз! Тик Рәвил бик нык ялгыша Җиде кешедән торган ат караклары төркемен казакълар ярым ай кебек арттан уратыл, артларыннан эзәрлекләп кысып киләләр. Каракларның атлары җитез, чыдам. Тик Дөябай да төшеп калганнардан түгел. Ул да үз егетләрен тизлеге, чыдамлыгы, озын юлда да армыйча чаба торган атларга атландырган. Ел буена казакъ далалары буйлап җыелган атаклы чабыш атлары — казакъ егетләрендә. Рәвил дә, аның иптәшләре дә эшләренең мошкелләнә барганын берничә чакрым чапканнан соң аңлый башлыйлар. Чөнки ике ара кыскара барып, аг караклары инде казакълар ясап чапкан ярымайның эчендә калганнанкала бара Рәвил аңлый тагын бер ун-унбиш чакрым чапсалар, ярымайның ике очы бергә килеп кушылачак Дөябай Рәвилнең казакъ даласы эченә качуын да күз алдында тоткан һәм, шулай була калса, ул ат каракларын караңгыда күренмәгән ике күл арасындагы сазлык-баткаклыкка куарга алдан ук карар итеп куйган.. Иң алдан юл ярып чапкан Рәвил, аты баткаклыкка чабып кереп, сөрлегеп кигкәч. атының башы аша очып, җиргә барып төшә. Гадәтенчә, җиргә кагылган уңайга ук тәгәрәп китәргә итеп, гәүдәсен җыйнап йомарланып караса да, берни барып чыкмый. Җиргә бәрелүе белән баткактан шуып китә. Арттан килгән өч иптәше Рәвилнең аты сөрлегеп киткәнне күреп, үзләренең атларын арт аякларына бастырып, тыеп туктаталар һәм артларыннан килеп җиткән казакъларның күсәкләре, чукмарлары астына эләгеп, шул ук мизгелдә һәлак булып, иярләреннән җиргә коелып төшәләр Кара пычрактан сикереп торган атының тезгененнән эләктереп ала да, Рәвил янәдән ияр өстенә очып менә. Баткаклык кырында акыра- бакыра сугышкан иптәшләренә ярдәмгә ыргыла Рәвил. Җан өчен сугыш китә казакъ даласында. Исән калган ат караклары Рәвил янына тупланып, чукмарлары, кулларындагы чылбырлар белән үзләрен уратып алган казакъларга каршы сугыша-сугыша, аларны ерыл, тәгәрәтеп, үзләренә чыгып ычкыныр өчен котылу юлын әрчи башлыйлар, алга ыргылалар. Туган якка юл әрчелә башлаган кебек була. Тик... Дала сугышында казакълар ат каракларыннан остарак булып чыга. Шунын өстенә, күпчелек көч алар ягында иде... Җан биреп, җан алышып сугыша-сугыша алга барган Рәвилнең төркеме артында каты, көчле тавыш белән нәрсәдер дип акырдылар. Шул ук мизгелдә, атларының авызын авызлыклар белән ерта-ерта ике якка аерылып, ат каракларының артыннан юл ачтылар. Тик арадан берсе андый алмый калды. Ул арттан, Минияр исемле ат карагын чукмарга алырга омтылып, һаман, сугыша иде. Рәвил төркеме артыннан барлыкка килгән ачыклыкка, ажгырып-акырып, ат менгән утызлап казакъ зур тизлек белән чабып килеп керделәр дә туктамастан атларының гәүдәләре белән ат караклары төркеменә китереп бәрделәр. Аяклары, сыртлары сынган атлар җан биргеч, ачы тавыш белән чыйнап кычкырды. Ат гәүдәләре ауды, кешеләр ат тояклары астына тәгәрәп төште. Ачыргаланып кычкырган тавышлар, ыңгырашулар, сүгенүләр бергә кушылып, һавага куркыныч шом салды... Берничә минут үтүгә, бар да тәмамланган иде. Ыңгырашкан атларны, алар астыннан чыга алмыйча ярдәм сорап кычкырган кешеләрне илледән артык казакълар урап алдылар. Сул яңагыннан аккан канны колакчыны белән каплаган Дөябай беркемгә дә аттан төшмәскә боерык бирде. Түгәрәкләп сугыш беткән урынны уратып алдылар. Ыңгыраша-ыңгыра- ша атлары астыннан чыга алган өч казакъ егете күренде. Дөябай, камчысы белән күрсәтеп, аларга ярдәм итәргә кушты. Дөябай атлар, кеше гәүдәләре боталанып яткан урыннан күзен алмады. Атлылар уртасындагы түгәрәкне ул бик җентекләп карый иде. Тавыштынсыз гына ул нәрсәдер көтә кебек иде. Бераз аты өстендә утыргач, кулындагы чукмарын ияр кашагына элде дә, биленә кыстырган камчысын уң кулына алды. Түземсезләнеп берничә тапкыр итеге балтырына суккалады да уртага карап кычкырды: — Рәвил, чык! Бетте синең көнең! Дөябай тавышыннан соң азрак вакыт үткәч, уртада бер гәүдә селкенде һәм зур авырлык белән аягына баса башлады. Өсте-башы баткакка, канга буялган атаклы ат карагы Рәвил иде аягына баскан кеше. Гәүдәсен турайтып баскач, Рәвил кулындагы чылбырын аяк астына ташлады да Дөябайга кан баскан күзләрен күтәреп карады. Карлыккан тавышы белән әйтте: — Син кем, Дөябаймы? Җавап урынына Дөябай камчысын һавада селтәде: — Авыру нугайны китерегез! w Казакълар атларын кузгатып юл бирделәр. Дөябай янына ат менгән, йөзе апак Ярулланы керттеләр. Бай аңарга карамыйча, сул кулындагы колакчыны белән яңагын баскан хәлдә, Яруллага мөрәҗәгать итеп уң кулындагы камчысы белән Рәвилгә төртеп күрсәтте — Кем бу? Әйт! Ярулла куркуыннан бергә ябешкән иреннәрен аерып ача алмыйча азаплана иде. Рәвилнең йөзе кыйшаеп, елмаюга охшаш бер хәрәкәт барлыкка килде. Мәсхәрәле тавышы да ишетелде: w Нигә сатлык Ярулладан сорыйсың син, ир-егет Дөябай. Үзем әйтәм мин сиңа кемлегемне. Синең байтак җыпкыларыңны дала буй пап куып алып киткән Рәвил исемле егет мин булам. Дөябай яктырган йөзен Яруллага борды: — Дөрес әйтәме? Ярулланың көче тик баш кагарга гына җитте. Дөябай аның баш кына кагуына кычкырып ук җибәрде: — Телеңне йоттыңмы әллә? Кем бу? Ярулла авырлык белән төкереген йотты да көч-хәл белән авызыннан сүзләрен әткәләп чыгарды — Рәвил... үзе... Рәвил үзен уратыл алганнарны акрын гына күздән кичерде. Синеке жиңде... Дөя-бай! Тик монда, бүген минемчә бетәчәк! Синеңчә түгел... Ысылдап һавада аркан очты. Тик ул аркан Рәвиянең гәүдәсен уратып алганда соң иде инде... Рәвил яшен тизлеге белән иелде дә уң итеге балтырыннан хәнҗәр тартып чыгарды һәм чыгарган уңайга ук күкрәгенең сул ягына, үзенең йөрәгенә китереп кадады. Аркан тартканга бирешергә теләмәгәндәй, Рәвил алга янтая биреп азрак басып торды да турая башлады. Кулындагы хәнҗәрен кыскан хәлдә тураеп бетте дә, гөрселдәп аркасы белән казакъ даласы җиренә барып төште Күкрәгендәге хәнҗәр ясаган җәрәхәттән башта аз гына кан чыкты. Аннан соң, үзенә юл тапканга куангандай, чыжылдаган тавыш чыгарып ага башлады ... __ әвилнең тере калган ике иптәшен, каты җәрәхәтләнгән булсалар да, капчыкларга салып тормадылар Муеннарына элмәк салдылар да, ат ияренә бәйләп, җирдән өстерәтеп буып үтерделәр. Гәүдәләрен этләргә ташларга уйлаганнар иде, тик җәйләүнең аксакаллары ризалык бирмәде. Ат караклары булсалар да, үзебезнең мөселман бит, диделәр. Картаеп, инде бөтенләй бетеренгән кечкенә буйлы, аяк-куллары калтыранып торган, шулай булса да зиһене һаман да үткерлеген җуймаган Мөхәммәт Әюп аксакал, үзенең сүзен әйтеп, барысын да тыңлата белде — Җылкы малын куар өчен барымтага йөрү безнең ата-бабадан да, нугайларныкыннан да калган егетлек санала ул борын-борыннан. Куып алып китә алса, аныкы, инде дә эләккән икән, җанын калдыра далада. Шунсыз далада яшәүнең кызыгы кимегән. Мөселманча җирләргә кирәк бу гаярь егетләрне...; Дөябай кушуы буенча Рәвилнең гәүдәсен иптәшләре белән бергә, җаннары киткән урыннан ике чакрым чамасындагы Җамантау дип йөртелгән тау итәгенә күмделәр. Кабергә салганда Ярулла кабер янына якынлаша башлаган иде, артыннан ысылдадылар — Егет каберенә якын килмә, гәүдәсенә тотынма! Үләксә! Рәвилне иптәшләре белән бергә дога укып җирләделәр. Кабердән ерак түгел, тауга табанрак ком астыннан күренеп торган зур кара ташны кәйлә, көрәкләр белән казып чыгардылар Көчәнә-көчәнә тәгәрәтеп кабер өстенә китереп куйдылар... Бик күп еллар узды. Яңа буын җылкы асраучы казакълар, яңа буын ат караклары дөньяга килеп, килгән тарафларына китеп бардылар Далада инде Рәвил каракны белмәгән Ходай бәндәләре өчен бу урынның исеме «Җамантаудагы Рәвил карак ташы» булып калды. . Н көннәр чамасы узгач, Ырымбурның Кәрван Сарае янышта Дө- ябай Яруллага Рәвилне саткан өчен әҗерен түләде Көпесен ачьш, шыгырдап торган йөзлек акчаларны Ярулланың куенына гыкгы да, бер генә дә сүз әйтмичә, борылып китеп барды Доябай белән бергә килгән Җаныбәк азга гына баеннан торып калып, ниндидер үкенечлелек тулган сүзләр белән Ярулланың җанын телгәләде: — Рәвилне юк итеп шатлыкка ирешә алмадык Без дә, син дә Ходай безне ярпыкагыл кылсын инде ул эшебез өчен Сине бигрәк тә инде Аны үтерү үкенечкә булмаса ярый инде. Аска игән башын күтәрмичә сүзләрен бетереп куйды — ...Баедың инде хәзер. Тере булырга тырыш.. Гомерен озакламый киселер синең... Ярулланың сүзләре тонык чыкты. — Минем бу дөньяда яшисем дә килми инде. Рәвилнең иптәшләре табарлар мине... Ә акчаларны таратып чыгам мин. балаларына... — Хуш Ярулла әкә... Җаныбәк әйтеп бетерә алмаган үкенеченме, ачынуынмы селтәгән камчысы белән аңлатырга теләде бугай. Тиз-тиз атлап Дөябай киткән якка томырылып юк булды. _ әвил каберенә үлән чыга башлаган көннәрнең берсендә өлкән җыл- кычы Дөябай хәбәр китерде: — Бай! Ачуланма без җыпкычыларыңа! Кичә төнлә Рәвилнең Кара Кашка биясе көтүдән качкан да туган ягына юл тоткан. Кара айгыр да шул бия белән киткән... Бай, аптырагандай итеп, сүзсез генә алдында таптанган җыпкычыга карап утыра бирде. Тик кулындагы кымыз тулы тустаганын алдындагы ашъяулыгына куйды. Кымыз кайгысы китте байдан. — Куып тоттыгызмы? — Юк шул... Җыпкычы зур кулларын куярга урын таба алмый башлады.—...Безнең җәйләүдән әллә ни ерак китә алмаганнар. Биянең дүрт аягының да сеңерләре киселгән бит. Тиз иттереп юырта да, чаба да алмый. Сәлим белән Бүләк куып җиттеләр. Кара бия Ырымбур ягына китеп бара. Ә Кара айгыр бия янына якын да җибәрми. Ерткыч кебек ташлана якын килгәннәргә. Ялларын, коерыкларын кабартып биядән торып кала да җыпкычыларга ташлана. Ни кылыйк? Дөябай, үзе дә нәрсә эшләргә белмәгәнлектән, шул ук сорау белән җыпкычыга карады. Тик ул җыпкычының күзләрендә әллә кайда төпкә яшеренгән булса да, барыбер сизелеп торган ниндидер билгесез булган шатлык очкыннары күрде. Шуны чамалап сорады: — Тота алмыйча, җыпкычылар кире кайттылармы? — Сәлим хәбәр белән кайтты, Бүләк калган. Бия белән айгырны җибәрмәскә тырыша шунда. — Җибәрмиме? — Бия туктамастан атлый бирә. Ә айгыр Бүләкне бастыра, аның белән сугыша икән. Алдында басып карар көткән җыпкычының барлыгын да онытып, Дөябай бик озак, башын түбән иеп уйланып утырды. Алдындагы ит тә, тустагы белән кымыз да онытылды. Байның башы чишелмәспек уйлар белән тулган иде. Җыпкычының түземлеге бетә башлады. Ул йөткергәләп, басып торган урынында таптанып алды. Дөябай аңарга күңелсез күзләре белән карады да эчке сыкрануын белдереп әйтте: — Инде Рәвил юк. Ә үлеме миңа шатлык китермәде. Китсен Кара Кашка кайтып. Туктатмагыз, тимәгез. —- Ә айгыр? — Кара айгырмы ул? — Әйе. Кара айгыр. — Ул да китсен. Туктатмагыз, тотмагыз. Ходай аларга ярдәм бирсен... Җыпкычы үзе өчен бу көтелмәгән шатлыктан куанып, тиз генә тирмәдән чыгып китте. Тупырдап чабып киткән ат тояклары тавышы ишетелде. Дөябай шул ат тояклары тавышы басылганчы хәрәкәтсез утырды да, аз гына елмаеп, алдындагы кымызга үрелде. . ^гыш башланганда Чижук Хәйдәргә унбер яшь тулып килә иле Әтисе Биктимер сугышның тәүге көннәреннән үк хатыны Кәмилә- не, ундүрте тулып үткән кызы Фәридәне һәм бер-бер артлы тупырдашып үсеп килгән өч малаен калдырып, немец фашистларына каршы сугышырга дип чыгып китте. Биктимер чыгып киткәндә сугыш алдындагы уңышлы елларда трудка алынган икмәк ел буена җитәрлек иде әле. Германны тиз генә җиңәргә исәпләп, гармуннар акыртып, җырлап чыгып китте авылдан игенчеләр. Дүрт баласын кочаклаган килеш, елап шешенеп беткән Кәмилә иренең китүен озакка дип санамады Барыр да, фашистның кирәген бирер дә, кайтыр. Ходай боерган булса! Шунлыктан көндәлек тормышын үзгәртмичә яшәргә булды. Тик алай барып чыкмады шул. Ире белән сугышка чыгып киткән Песәй Тимербулаты урынына бригадирлыкка калган Җиһанша бабай, Биктимер киткәнгә атна-ун көн үтүгә, иртә белән Кәмиләнең өенә килеп керде. — Исәнлек-саулыкмы, Кәмилә килен? Нихәлләр итеп кенә яшәп ятасыз? Балалар исәнме? — Әйдүк, әйдүк, Җиһанша езни! Мактап кына йөрисең икән Әйдә, түрдән үт! Утыр безнең белән чәйгә! — Рәхмәт, килен, рәхмәт! Яса булмаса берне. Самавырыңның тавышы бигрәк моңлы икән. Күңелгә ятышлы. Киез эшләпәсен салып, ишек яңагындагы агач чөйгә элде дә, бисмил- ласын укый-укый, сәке йөзлегенә килеп утырды. Ризык капмыйча гына шопырдатып бер чынаяк чәй эчте дә битен сыпырып, сүзгә кереште — Мин сиңа, килен, калхуз йомышы белән кердем бит әле. — Синең шулай тиештер инде, Җиһанша езни. Үзең дә хәзер бригадир булып, калхуз хуҗаларының берсессң бит инде. — Анысы шулай инде, шулайлыкка. Әййе. Син шуны аңлагач, миңа синең белән сөйләшү дә җиңелрәк булыр. Шулай дип уйлыйм мин Әййе. Минем кергәнем синең өчен дә, калхуз өчен дә, минем өчен дә кулай булыр дип уйлыйм инде мин уйлавын. Кәмилә сагая төште, тик сиздермәде. — Тыңлыйм, езни, сөйлә. — Мин уйладым-уйладым да, синнән дә кулай кеше таба алмадым. Син килен, Биктимерең урынына бригат атларын карарга, куних булырга тиешсең. Мин шулай дип уйлап кердем сиңа. Камилә бу сүзләрне ишеткәч, ашъяулык читен бөгәрләп, дәшми генә уйланып утырды, шуннан соң гына Җиһанша бабайга карамыйча риза булып бетмәгәндәй тавыш белән акрын гына әйтте: — И-и-и, езни-и! Ат-гарта тирәсендә эш итү бер генә дә хатын-кыз һөнәре түгел инде ул. — Түгел, килен, түгел. Аның шулай икәнен мин дә яхшы беләм. — Соң шулай булгач! Үзең дә җөпләп торгач, нәмәстәмә дип анда мине куярга итәсеңдер, белмим? — Сине ат карарга куюның сәбәбе мондый, килен Өченче ел Биктимерең, язын сарай башыннан кар көрәгән җиреннән җыгылып төшеп ике кабыргасын сындырган иде. Син карадың атларны аның өчен, начан- ства аны вредитель дип әйтмәсен дип Камилә кулын гына селти: — Э-эий, аның хәтле генә инде-е — Алай димә, килен, алай димә-ә Ул эшен синең ике айга якын вакыт тарткандыр әле. — Шулай ук булды микәнни? Камилә исенә төшерергә тырышып, аз гына сүзсез утырды да өстәде — Хәер, бардыр. Чөнки Биктимер аягына басып, эшенә тотынганда үлән сыер авызына тиярлек булып күтәрелгән иде шул С — Шула-ай Биктимер китте, ә кем дә булса эшләргә тиеш. — Эшләвен эшләрсең лә ул, эштән курыккан юк. Тик менә ат, арба тирәсендә йөрү хатын-кыз эше түгел инде диюем. — Ярар, килен. Эшли алырыңа икебез дә ышандык болай булгач. Бу иртәгәсе тормышның икенче ягын карыйк хәзер. — Биктимер киткәч, минем тормышның кайсы җирен генә карыйсың инде аның. Ул киткәч тормышның барлык кызыгы, бөтен өметем юкка чыкты да куйды. Ничекләр генә яшәрбез икән инде? Әйтергә генә ансат—дүртәүләр бит, дүртәүләр!.. Аларны бит ашатырга кирәк, киендерергә... — Ту-то, менә! Мин дә сиңа шуны әйтергә уйлыйм. Балаларың ваклар. Хет зурысы малай түгел, кул араңа керергә. Балаларың яшәргә, үсәргә тиешләр. Шуң^ дип дөньяга килгән ул сабыйлар. Зур улың, яшькә әле бәләкәй булса да, эшкә бик чос. Бик ярата мал-туар арасында йөрергә. Ат күрсә—бетте инде. Ул тотмаган, менмәгән ат юк бригатта... Син, килен, атлар карарга риза бул да, атлар двуры янындагы өйгә яшәргә күчен. Биктимер кайтканчы, иншалла, кайтуына өмет белән яшик, шунда яшә, көн күр, дөнья көт. — Кит инде, езни! Анда ничек яшәмәк кирәк ди. Ул пычрак анда, ул тәмәке тарткан ир-ат, малай-шалай. Шул өй эчендә бөтен камыт-ыңгыр- чак, дуга-аркан. Кит, кирәкми, әйтмә дә, сөйләмә дә... — Әйтәм, килен, сүзеңне бүлеп әйтәм. Син минем әйткәннәрне тыңлап эш башкарсаң, соңыннан миңа мең рәхмәтле булачаксың. — Үз йортым сарай кебек. Шуны ташлап ул ат дворында миңа нәрсә калган. — Анысы шулай ул тулайлыкка. Йортың сарай кебек, дөрес әйтәсең. Тик азагына хәтлек уйлап бетерә алмыйсың. Ирең Биктимерең өйдә юк бит. Утын, печән, ашарга, кием... — Кайтыр Алла боерган булса. Исән генә йөресен... — Амин, килен, шулай булсын. Тик ул кайтканчы яшәргә кирәк бит әле. Утыны кирәк ягарга, малларыңа курмасы кирәк, балаларыңа ашатырга кирәк, кием кирәк. Кирәкнең иге-чиге юк... Җиһанша бабай сөйләгәннәренең иң кирәкле җиренә килеп Җитте. Сул кулының бармаклары белән чал төшкән сакалын сәрмәштереп алды да ныклы ышанычлы тавыш белән җөпләп куйды: — Калхуз дбурына күченсәң, Камилә килен, сиңа утын да, курмы да булачак Утынны китертеп бирәбез нәрәт белән, печән инде — күпме телисең. Карышма, күчен. Тыңла мине. Теге Герман сугышында өч елдан артык сугыштым мин. Нимесне ярыйсы гына беләм. Бу сугыш бер елда, ике елда гына бетә торган түгел. Биктимер, исән-сау йөрсә дә, тиз генә кайта алмас әле ул. Сөйләгәннәрен янә җөпләп куйды: —- Күчен, эшләп алып кит. Аннан соң күз күрер. Камилә дә эшләрнең кая таба барганын чамалый башлаган иде. Җиһан бабай авырлык белән урыныннан кузгалды:—Алла, Алла! Әй, шушы билне. Бер эләктерсә, бетерә бит инде, малай. Ә эшләргә кирәк Минем хәзер бит тормастан намазлык өстендә генә утыра торган чагым да бит. Насыйп булмады. Дөмеккере бу Гитлерны. Бетәр инде үзе дә бер бетүен, тик безгә генә насыйп булмас матур көннәрне күрергә... Ишек төбендә тукталып, Камиләгә соңгы сүзләрен җиткерде: — Син. килен, Биктимердән калган игенеңне күз алдында тотып, бер нәрсәне аңлап бетермисең әле. Сугыш бетмичә торып трудка иген бирүләр бетте хәзер. Үскәннең бөтенесен сугыш йотып торачак. Сугыш- тагыларның тамагын туйдырырга кирәкме — кирәк! Булган игенеңне бик саклап тот син. ипине бик күп ашатма балаларыңа. Элекке кебек ашъяулыкка төреп тотма, бүлеп кенә бир, ашарга утырганда гына. Зур нужа, зур михнәт килә безнең башкайларга. Бу сугыш ике-өч елда гына бетмәс дип уйлыйм мин. Тик кешегә ишетелә күрмәсен. Әйберләреңне җыйна. күчен тизрәк Мондый урынга кешесе табылуы бар. Колак кагыл калыр- сынӨеңә, әнә ниместән качып килгән ябрәйләрне керт. Акчалары күп аларның - базарда сатулашып та тормыйлар, бөтен азык-төлекне сугып кына алалар. Уң кулы белән ишек тоткасын сәрмәнеп тапты да, сүзен бетерде: Биктимер энекәш кайткач әйтерсең, бу эшкә урнашырга Җиһанша ярдәм итте, дип Үз хәлемне үзем генә беләм инде мин Бер елдан артыкка бара алмам. Исән-сау яшәгез... Китим әле. Халыкны жирда кисәргә җибәрергә кирәк. Чәең өчен рәхмәт, килен. Сау бул. Камилә урыныннан торып, Җиһанша бабайны капка төбенә кадәр озата чыкты, аның авыр итеп атлап китеп барганын артыннан байтак карап калды. Өч көн үтүгә, Камилә колхозның дүртенче бригадасы атларын карарга дип, «дбурга» күченде һәм шул көннән башлап зур улы Хәйдәр белән атлар карый башлады. _ _ з йорты белән, үзе теләгәнчә яшәп өйрәнгән хатынга, тәүлек буена утызга якын атны карап, көнен-төнсн кеше кереп-чыгып таптанган, тәмәке тарткан «двур»да яшәве башта бик авыр булды. Иртән иртүк карт-коры бабайлар, ирләренең атларын җигәргә куелган хатыннар, укуларын ташлап колхоз эшенә җигелгән 10—16 яшьлек малайлар, эшкә китәр өчен җигәргә дип, ат алырга киләләр Алар килгәндә әле яктыра да башламаган була Ә атлар ашатылган, эчертелгән булырга тиешләр Шунлыктан Камилә төнге өчләр тирәсендә торып киенә дә, атларны кое янына эчерергә дип алып китә Төне буена салам катыш печән ашаган ябык хайваннар Камиләне, авыз эчләреннән генә мекердәп каршы алалар. Кешеләрдәге кебек инде һәр атның үз холкы. Баштарак Камилә атларга өйрәнә алмыйча азапланды, алардан курыкгы. Араларында, көзен түгәрәк тәнле, якынлаша башласаң, колакларын шомарай- тып тешләргә үрелә торган Бурлы бия бик хәтәр иде. Тәүге көннәрдә Камилә аның янына якын барырга куркып, печәнне сәнәге белән үрелә- үрелә күрше ат торган бүлектән генә сала торган иде Астын тазартканда да, якын бармыйча, аегындагы тизәкләрне агач тырманың сырты белән тартып ала иде. Әллә алдына азык азрак эләккәнгәме, әллә аегы бик үк тазартылып бетмәгәнгәме, Бурлы бия Камиләгә карата көннән-кон кырыслана барды. Ул якын килә башласа, ачуланып пошкырды, күзләрендә ут чаткылары уйнатты, колакларын шомрайтып тешләргә үрелде, яисә арты белән борылып, тибәргә чамалады Ябыкканнан-ябыкты Атны җигеп йөрегән Сәйти карт бер көнне Камиләг ә эндәште — Камилә кызым' Минем Бурлы бия ябыга башлады биг әле Үзе яланга барса, ашап туя алмый. Барган җиреннән юл читендәге корыган үлән башына тикле үрелә инде мона Ни сәбәптер инде, ә? Камиләнең җылардай булып, сөйләгәнен, бүреген кырынрак салып тыңлады да, кыска гына иттереп көлеп куйды — И-и, кызым, кызым! Ул бит иргә белән иркәләп дәшкәнне, аркасыннан сөйгәнгге өмет итә Шәнгәрәй бай биясе иде бит ул. Ә Шәшәрәй бай бик тә киң күңелле мөселман бәндәсе иде Урамнан үткән чакта да малайларның башыннан сыйпап, кәнфит биреп китә торган иде Бу биясен би-ик иркәли горган иде. Кулыннан ипи генә ашатып тота торган иде. Үзен үзе сиңа күрсәтергә тырыша ул бичара Иркәләү өмет итә Иртәгә ир тән күрсә гермен мин сиңа аның белән ничегрәкләр иттереп мөгамәлә кылырга икәнлекне Атлар эчерергә үзем килермен иргә белән Ат дигән хайван би-ик акыллы биг ул. Сөйләргә теле генә юк Сәйти бабай чыннан ла икенче көнне иртүк атлар эчерергә килеп җитте. Камиләне ияртеп. Бурлы бия янына якынлаша башлаган иде, ат тешләрен ыржайтып, аларга таба борылды. — Әнә, Сәетгәрәй абзый, күрдеңме. Көн дә шулай гадәте. Тешләре бит һәрберсе бармак озынлык бар. Эләктереп алса-а... — Иә, хайванкай, йә, йә! Ипләп кыйлан, ипләп! Иә, йә...~ Бабай кабаланмый гына йомшак тавыш белән сөйләпә-сөйләнә атның янына ук үтте дә, сул кулы белән сыртын сыйпый-сыйпый, уңы белән куенына үрелде. Ни гаҗәп, әле генә колакларын шомрайтып, тешләргә хәзерләнеп торган Бурлы бия танымаслык булып үзгәрде. Бабай сул кулы белән атның ял төбен тоткалады, уңы белән куеныннан чыгарган кечкенә ипи кисәген атка каптырды да, аның тамак төбен кашый башлады. Ат муенын сузып, рәхәтләнеп басып тора иде. — Менә, кызым, шушылай иттереп игътибар ит син аңарга. Хуҗасы Шәнгәрәйне оныта алмый инде ул бичара. Шуның иркәләве җитешми аңарга. Сугышка киткән улым Габбас артыннан ияреп үк йөри торган иде ул. Биктимерең дә бик әйбәт белә иде хайваннарның холкын, һич кенә дә сукмый торган иде малкайларга. Син дә кара, өйрән холыкларын аткайларның. Әнә теге Кара биянең уң күзен ак каплаган. Уң яктан күреп бетми. Шунлыктан уң яктан килгәнне яратмый ул. Капылт лар килеп чыккач, куркадыр инде. Әнә теге алмачуар ат — исеме Малайка — бик тә көчле. Олы гәүдәле ирләр кебегрәк, бик тә эшчән үзе. Күп тә ашый, йөкне күпме салсаң да тарта инде. Үзе талымсыз. Печәнне дә ашый, саламны дә җиппәрә. Ә менә бу зур корсаклысын, кем Җирән Кашка ди, ә кайберәүләр Миңгерәү Кашка диләр. Аны җигә башлаганда иң тәүдә ыңгырчакны аркасына салып, ныклап бәйләп куярга кирәк. Аннан соң гына камыт кидерт. Шулай итмәсәң, камыт кигән көенә кача. Җәй көннәрендә бигрәк тә. Эшне бик яратып бетерми. Ялкау хатыннар кебегрәк инде... Әнә теге кечерәк гәүдәле атның исеме Даружный. Үзең дә исемнәрен белеп бетереп барасындыр инде. Ул ат утыз алтынчы елны калага шасе юл салганда, әллә каян килеп чыгып, кушылды безнең бригат атларына. Анысының да бер алама гадәте бар. Җәй көннәрендә тотарга барсаң, бастыра да алып китә килгән кешене. Шунлыктан чыбыркы белән барырга кирәк. Күрсәтеп өстәвенә. Ә инде әнә теге Туры ат дип йөретелгәне тау түбән ала да олага. Күзенә ак-кара күренми андый чагында... Авыл агае туганнан алып, тәгәрәп үлеп киткәнче шул ат көче белән көн күргән. Кулыннан килгәнчә атның да елгырын, көчлесен, авыр йөк тартырга сәләтлесен, ерак юлга чыдамын тотарга тырышкан. Авыл халкы атына карап хуҗасына да бәяне бирә белгән. Аты, арбасы, тәгәрмәчләре, дирбияләрее әйбәт булса, аты көр таза булса, хуҗаның да авылда абруе зур булган. Әгәр берәр авыл кешесенә кылган эшләренә карап бәя бирергә теләмәсәләр, аның турында сөйләгәндә болай диебрәк кенә җибәргәннәр: — Кит әле, кит! Шуны кешегә санап, тел әрәм итеп сөйләп тә торма. Үз гомерендә бер юньле ат җигә алмады. Сөйлисең шуны кеше рәтенә кертеп. Куй! Атын-арбасын кара да, дирбияләрен! Аннан соң үзең үк әйтерсең пүчтәк ул дип! Колхозга кергәндә, элекке аерым хуҗалыклардан җыйналып бригадаларда тупланган шул колхоз атларын хәзер күпчелек хатын-кыз җигә. Ирләре сугышка чыгып киткәннән соң калган атларны Җиһанша бабай бригададагы хатыннарга беркетеп бирде. Хатыннарга иң авыры атларны җигү иде. Ир-ат кулы астында тәртә арасына үзеннән-үзе кереп җигелергә әзер торган атлар, хатыннарны бөтенләй тыңламыйча азапладылар. Хатын-кызның ат-тун ягына сәләте югын хайван булсалар да, атлар да яхшы аңлыйлар икән. Хатыннар камытны йә агач ягы белән кидерәләр, яисә ыңгырчакны арты белән ат сыртына куялар, аркалыкны бик нык иттереп күтәрәләр яисә төшереп бәйлиләр. Җигелгән атка су пытп алырга һава җитми, яисә камыт муенын суга. Өстәвенә дугасы ыңгырчак өстенә төшеп яткан—ат мескен урам көлкесе булып лыртлап кына юырта. Чөнки җигелүе килмәгән. Шуның өстенә хатын-кыз өчен иң яратмаганы, иң хәтәре булып, чөелдерек кысу тора. Элек-электән оялчан, сабыр татар хатыны өчен бот күтәреп, чабата башын камыт агачына терәп, итәк асларын күрсәтеп чөелдерек кысу, үлем белән бер. Баштарак ат җигү өчен ике-өч хатын ат сарайлары янына бергәләп чыктылар. Җиһанша бабай ал арны ат җигәргә өйрәтте Атларда акыл ягы искиткеч шәп бит. Ир-атның бер дәшкәненә буйсынып, тәртә арасына кереп, камыт-ыңгырчакны кидергәнне көтеп торучы тыңлаучан хайваннар, хатын-кызга бөтенләй баш бирмиләр икән. Күрәсең, хатыннарның кыяфәте генә түгел, исләре дә атка ошамыйлар. Бер аягын сыңар тәртәне атлап баскан көнчә ат тәртә арасына керүдән баш тартып, туктый да кала. Хатынның үзенә ярарга тырышып, сыерына дәшкән кебекләр иттереп «на хайван, на малкай», дип әйтүләре ат өчен юк аваз ул. Ат колакларын да селкетмичә, аякларын башкача кузгатмыйча тик кенә басып торуын гына белә. Тәртә арасына керми. Әгәр инде хатын кулына чыбыкмы, чыбыркымы ала икән, ат кире чигенеп, бөтенләй үк тәртә арасыннан чыгып китә, элегрәк атлап куйган аягын да кире ала һәм арба яныннан бөтенләй читкә үк китеп тә бара әле ул. Хатыннарның икенчесе инде ике аягы белән тәртә арасына кереп баскан Миңгерәү Кашканың ике аяклы арт санын ике куллап этеп тәртә арасына кертергә булыша. Еласаң ела, көлсәң көл. Ә атларның кайберләре гәртә арасына кереп бассалар да камыт кидерергә башларын бирмиләр Җиһанша бабай атларның шулай «баш бирмәүләрен» гап-гади иттереп аңлата белә: — Сез эшчәннәрем, атны, тәртә арасына сул яктан кертегез Шулай өйрәтелгәннәр алар ничәмә-ничә йөз еллар буена. Чөнки камыт бавына дуга да бит иң башта сул яктан кидерелә Ыңгырчак та шул сул яктан салына һәм шуннан эләктереп куела. Аннан инде дуганың икенче башын уң якка биргәч үзегез дә чыгасыз шул якка. Уң тәртә башына диюем инде. Уң якка чыккач инде, камыт бавының икенчесен дугага эләктерәсең, чөелдерекне кысасың, аннан соң гына инде аркалыкны күтәрәсең. Аркалык күтәрү үзе бер осталыкны сорый Нык күтәрсәң — камыт атны буа Күтәреп бетермәсәң инде, муенын камыт суга. Ат җиккәндә менә туларны исегездә тотсагыз иде. Үзе сөйләгән арада берничә атны җигеп тә куйды. Атлар да. үзләрен ир кеше җиккәнгә куангандай, тыңлаучанлык күрсәтеп, үзләре үк гәртә арасына керә бардылар. Ай үтәр үтмәстә, хатыннар да өйрәнде бу һөнәргә. Өстәвенә араларында ирләргә охшатып катлы-катлы иттереп сүгенеп җибәргәннәре дә күренә башлады Хатыннар белән берлектә малай-шалай да ат җигеп колхоз эшенә йөределәр. Тик кырык беренче елның көзе-кышында алар арасында аерым ат җигеп йөрегәннәрс бик сирәк иде әле. Яз җитеп, карлар эреп бетеп, җир кибә башла! ач. чәчү башлангач колхозчылар арасында кул көче җитешмәгәнлек бик нык сизелде Менә шул сугыш башланганнан соң килгән тәүге язда өченче- дүртенче сыйныфларда укыган малайлар дәррәү күтәрелеп укуларын ташлый башладылар Иң гәүдә «начар» һәм «уртача» билгеләренә укыган малайлар тайдылар мәктәптән. Укуга ялкау да, баш ягы да бик җитеп бетмәгән ул малайлар белән бертуктаусыз көрәшеп ялыга башлаган укытучы халкы, эчләреннән генә аларның әллә башкача укыма- ячакларына куандылар инде, белмәссең. Чөнки берсенең дә өенә, ни!ә укуыңны ташладың, әйдә кире мәктәпкә дип бармадылар. Әллә инде балаларны кире кайтармаска күрсәтмә алдылар Тик ул малайлар укуларын ташлагач, мәктәп директоры да укытучылар да бер нәрсәне аңлап алдылар. Дәресләрдә!е шуклык белән шаяруларны да, тәнәфес вакытларындагы уйнау-шаяру, чабышларны да шулар, килде-кигте УКЫП йөргән малайлар оештырган икән Үз тиңдәшләре арасында алар йөрегән- нәр икән малайларга «башлыклар» булып Ай үтүгә һәр сыйныфтан кимендә биш-алты малай укуга йөрүдән туктап, ат сарайлары янында, колхоз тимерчелегендә, бабайлар, хатын-кызлар белән бергәләп колхозның бетмәс эшләрендә йөриләр иде Хәйдәр кыш буена, мәктәптән кайткач, әнисе яныида атлар карап үткәрде. Март бураннары башланганда, суык тидереп түшәккә егылгав әнисе урынына, үзеннән өч яшькә зур апасы Фәридә белән бергәләп атлар карады. Тик апасының күңеле атлар карауда түгел иде шул. Ундүртен тутырып унбишкә киткән, буй җитә башлаган кызый бер-ике сәгать эшләү белән, минем дәресләрем күп дип, өйгә кереп китүне, яисә мәктәпкә таю ягын гына карады. Байтак эшләп азрак тамак ялгап алу исәбе белән өйгә кергән улын авыру ана яткан җиреннән калкына биреп каршы ала: — Әнә, Хәйдәр улым, учак утында бәләкәй чүлмәк белән сиңа дип пешергән кайнар бәрәңге. Сәкедә савыт белән катык. Капкалап ал. Әниләре күкрәген ярып килгән йөткерүен басарга тырышып тын ала да, яткан җиреннән торып утыра. Зур улының ашаганын барлагандай аңарга карапкарап ала. Аның бик тәмләп бәрәңге белән катык ашаганын карап утыра да, ястыгы астына кулын тыгып, тастымалга төрелгән бер ипи кисәге китереп чыгара. — Мә, улым! Синең кебекләр иттереп ирләр эшен башкарган егеткә иписез ярамас. Хәйдәр дәшми генә әнисе биргән ипине кулына ала да, абыйлары кулындагы ипидән күзләрен ала алмыйча шым гына утырган ике энесенә күз сирпеп куя. Тегеләргә шул җитә кала, икесе беравыздан суза башлыйлар: — Аб-бый!.. — Ай Алла! Тик кенә утырыгыз, әгәренки! Тик кенә! Бирермен менә мин сезгә, абыйны! Аша, улым, үзең генә аша! Хәйдәр әнисенә карамаска тырышып, ипине өч тигез кисәккә бүлә дә, икесен Зөфәр белән Хәлимгә тоттыра. — И-и, бала, бала... Әнисенең үзен шелтәләп нәрсәдер әйтергә теләгәнен бүлеп, Хәйдәр аңарга сорау бирә: — Әни, син белмисеңме, Банка биясе кайчан колынларга тиеш ул? — Бер дә белмим шул балам. Аны белсә Җиһанша бабаң яки Исхак бабаң беләдер. — Исхак бабай безнең бригат түгел бит ул. Каян белсен инде? — Калхузның пеләмә айгырларын ул карый бит — Ә-ә... — Нигә сорадың әле син ул бия турында? — Күп ята. Аз ашый үзе. — Син аны балам торгызып, алып чыгып йөретеп кер. Хәйдәр әнисенә карамыйча гына, сүзне башкага күчерде: —- Мин, әни, ышкулга башкача бармам инде. Бердән, минем өчен укуның кызыгы бетте, икенчедән, эшнең күплеген үзең күреп торасың. Ана, утырган җиреннән авыр сулап куя да, сул купының сырты белән күзеннән чыккан яшьләрен сөртә-сөртә ишетелер-ишетелмәс акрын тавыш белән үзенең карарын әйтә: — Ярар, балам, язмышың шундыйдыр инде. Алла кушып әтиең исән-сау кайтса, шуннан соң укырсың. Ат карарга да, калхузда эшләргә дә кем булса да кирәк бит инде. Бернәрсә дә кылып булмый. Азагы хәерле булсын. Бар балам, эшлә... еше авырмаса, исән-имин булса, аның башына нинди генә нужа төшсә дә, ул бирешми, тереклек итә, эшли, көрәшә, яшәргә кирәклекне аңлап, дөнья көтәргә барыбер җаен таба. Сугыш башлангач та шулай булды. Ирләре сугышка чыгып киткәч, бер өер балаларын кочаклап торып калган хатын-кыз, курку биләп алган К йөрәкләрен урынына утырта алмыйча ике-өч ай аптырап» һәм каушау белән яшәделәр. Тик көннәр, атналар, айлар үтү белән хәлләр үзгәрә барды. Әти китте дип тормый икән, бала-чага ашарга сорый, кием кирәк, малга салам кирәк, печән кирәк, мичкә ягарга утын кирәк. Ир юк дип утырып булмый икән — кәсеп итәргә кирәк яшәү өчен. Урман кисәргә, печән чабарга, колхоз эшенә йөрергә, анда азлап кына булса да урлашырга өйрәнергә, балаларны киендерергә, аларны укытырга кирәк икән. Ире барда утынлыктагы утынны да чапкалап алырга «иренгән» хатын-кыз, билен биштән буып, кышкы зәмһәрир суыкларда урман кисәргә чыгып китәргә өйрәнде. Эченең әллә кай җирләрендә, әллә нәрсәләре өзелгәнне ыңгырашып баса-баса. юан-юан бүрәнәләр күтәрде. Урманнан кайткач эченең, биленең авыртканына түзә алмыйча берничә көннәр, төннәр канга батып урын ёстендә ятты. Тагын торды, тагын китте урманына, чалгысына тотынды, урак алды кулларына. Билсез-сынсыз түшәгенә кайтып тагын тәгәрәгән чакларында, ястыгы астына ак чәчләре күренә башлаган башын тыгып, өй эченә тавышын чыгармаска тырышып, елап та алды. Ястык мөешен тешләп. Төнге йокы биләп алган берсеннән-берсе вак балалары йокы аралаш аналарының эссе тәненә килеп сырыштылар Ана янында йөрәкләренә тынычлык таптылар. Ул алар өчен әллә кайдагы немец белән сугышка китеп юк булган аталарын да алмаштырган бердәнбер терәкләре иде. Шул балаларның мышкылдап тын алулары, йокы аралаш көндезге уеннары, бетмәстөкәнмәс балаларның төрле эшләре белән саташулары, сөйләнгәләп куюлары, аяк-кулларын бәреп салып йоклаулары, көне буена эштә ватылып кайткан аналарына өмет һәм көч бирәләр иде. Кайсы корама юрган, кайсы аталарыннан калган тун-толыплар ябынып йоклаган сабыйлар, таң атып, көн туу белән тагын дөнья нужасының аны көтеп торганын, аның белән көчәнә-көчәнә тартышырга кирәклекне ярым уяулы-йокылы яткан ялгыз хатынның исенә төшерәләр, күңеленә кара шом салалар, тамагына төер китереп тыгалар иде. Бер ел үтәр-үтмәстә колхозда Камиләдән үткер һәм уңган ат караучы юк иде. Юантык көчле гәүдәле, атлаулары да ирләрнекенә охшап тора ат карый башлаганнан бирле. Атлар караганда гавышы көр чыга, үзе ягымлы булып яңгырый. Башкарган эшен җиренә җиткереп, атларга зур игътибар күрсәтеп эшли белде ул. Ә улы Хәйдәр шул кырык икенең язында язгы чәчүгә чыгып киткәннән соң, җәй буена ялан эшләре башкарган атларны карап, көзен суыклар башланыр алдыннан гына өйгә кайтты. Атларның күпчелеге кыр эшендә, яланда куна-ятып эшләгәннән, Камиләнең кышкылыкка караганда җиңелрәк бу ппы Яланда ат карап кына ятмады Хәйдәр, Фазулла бабайдан сабан көйләргә өйрәнде, чәчте, тырмалады. Иң уңган малайларның берсенә әйләнде. Гәүдәгә бик зураеп китә алмаса да, эштә көче, сәләте артты Язгы чәчүгә чыккан беренче атнада, үлән күтәрелгәнче атларга гына ашатырга дип калдырган кибәннән сарут печән ташыды. Көне буена сабан, чәчкеч өстерәп алҗыган атларның алдына төне буена җитәрлек иттереп ямь-яшел печән салып куйды. Эш авыр, солы булмаганнан, атлар күзгә күренеп суырылдылар, ябыктылар Янбашлары сулып, кабыргалары мәктәп рәшәткәсе кебек булып килеп чыктылар. Күз карашлары да моңсу кебек тоела иде аларның. Чәчүдә йөрегән картлар арасында да, малайлар арасында да төрлеләре бар Картлык белән балалык икәүләшеп әзмәвердәй ирләргә дә авыр булган чәчү эшен алып барыр»а тырышалар. Чөнки фронтка икмәк кирәк. Язгы чәчү ай буена барып, май аеның уртасына кадәр житә язды. Шул язгы көннәр, төннәр эшләп, авылга бик сирәк кайтып күренгән малайлар, бабайлар язгы чәчүне җиңеп чыктылар тәки. Картлыгыннан һәм йончуыннан бөкрәя төшкән Җиһанша бабай, иртәгә авылга кайтабыз дигән кичне малайларның барысын да учак янына җыеп утыртты. Зур. корымга буялган кара чиләктә тәмле исләр чыгарып тары боткасы быгырдый. Учак ялкынына тирә-якта ниндидер шомлы шәүләләр селкенгән кебек. Атлар пошкыра. Асларына бишмәт, чыпта, туннар салып, учак тирәләп кайсысы яткан, кайсысы утырган малайлар Җиһанша бабайның сүзләрен тыңлыйлар. — Аллага мең шөкер, оланнар, җиңдек без бу эшне. Картларны кайтарыл җибәрдем. Сезгә генә әйтәсе сүзләрем бар. Тәүге көннәрне, чәчүгә чыккач, эшли алырыгызга бик ышанып бетми идем. Инде ышандым артыгы белән Ходай-Тәгалә сезнең аяк-кулларыгызны сызлаусыз итсен, гомерегез буена. Көч-куәтне күп бирсен сезгә. Үсегез, балалар, имгәнмәгез. Иртәгә иртүк авылга кайтырбыз. Сабан-тырмаларны ат сарае янына бушатыгыз. Камилә апагыз күрсәтер кайсы урынга өяргә икәнне. Инде хәзер печәнгә төшәргә әзерлек күрә башларбыз Иншалла, менә килеп җитәр ул. Кайткач төп-төгәл бер атна ял итегез. Мунча керегез, йорт тирәләрен карагыз, балтырганга барыгыз. Кымызлыкка, какыга, кузгалакка, балыкка... Җиһанша бабай сүзләре беткәндәй дәшмичә, янган утка карап байтак утырды. Аннан соң учак тирәләп тезелгән малайларны берәм-берәм күздән кичереп чыкты. — Хәзер мин әйтәсе сүзләрне, малайлар, мин әйтмәдем, сез миннән ишетмәдегез. Алай-болай миннән яшереп алган тарыгыз булса, минем арбадагы капчыкка салыгыз. Агуланган тары ул, ашасагыз, эчәкләрегезне кискәләячәк. Агуы бик яман. Язгы чәчүдә сорамыйча алырга өйрәнмәгез. Агулыны ашап үлүегез ихтимал. Күрше бригаттагы Сәвәләй Бакирның малае Фәрит кебек. Үзегез беләсез... Җиһанша бабайны бүлеп аның артында утырган берәү акрын гына тавыш белән әйтте: — Өйдә ашарга юк бит, Җиһанша бабай. Бабай авыр иттереп көрсенде дә, артына борылып карамыйча гына малайга җавап бирде: — Шулай, Габделхак улым, бар дип әйтә алмыйм инде. Шулай булса да, сез ул алган тарыгызны минем арбадагы капчыкка илтеп бушатыгыз инде. Сезнең өчен әнә минем куыш эчендә агуланмаган ике капчык әйбәт тары бар. Каян алганын сорамагыз, анысы сезгә кирәк түгел. Шуны кеше-кара күргәнче тигез иттереп бүлешеп алыгыз. Берәр чиләктән артыграк та булыр әле. Гыйззәт бабагызга да өлеш чыгарыгыз. Ул да тере җан иясе бит, шул сез дип тырыша. Тик телегезне озайтып, Җиһанша бабай бирде тарыны, дип, юк сүз сөйләп йөри күрмәгез. Үзегез дә утырырсыз өтермәгә, мине дә алып китәрләр. Алла сакласын. Гөнаһын, Аллам каршына баргач үзем барлармын, Ходайга. Үзем табармын җавабын да. Ә менә инде милициягә барып капсаң, берничек тә котылу булмаячак. Сак булыгыз. Аталарыгыз сугышта дип тормаслар, илтәрләр дә тыгарлар. Укуын ташлап колхоз эшенә тотынганнан соң, Хәйдәрнең башында тик бер генә уй калды: ничекләр итеп кенә тамак туйдырырга? Барлык яшәеше, узган көннәре, эшләгән эшләре, үткән юллары тик шул уй белән генә сугарылган. Балачагы аның бөтенләй булмады да. Шулай да кыш көннәрендә Зөфәр янына җыйналган малайлар белән бергә кушылып, ул онытылып качышлы уйнап ала. Уйный уйнавын, тик ни өчендер сугышка хәтлек булган уеннардан тәм тапкан кебекләр иттереп уен тәме таба алмый. Ярты сәгать чамасы уйный да, тагын сәнәгенә, көрәгенә тотына. Чөнки качышлы уйнаганда да аның башы тулы эш була. Ничекләр иттереп тирес түгәргә, печән салырга, ат асларын тазартырга... Авыл өчен иң авыры 1943 елның язы булды. Көз яңгырлы кипеп, өлгергән игенне җыйнап ала алмадылар. Үргән ашлык күп ятып кя плы көшелләрдә Мәскәү яны сугышларында ике аягының да бармакларын туңдырып, шуларны госпитальдә кистереп кайткан Җомагилов дигән читтән килгән берәүне колхозга рәис иттереп куйдылар. Сугыш башланганчы, өч баласы белән хатынын ташлап килеп, монда икенчегә өйләнеп, яна гаилә корып җибәргән иде ул. Бик тә комсыз, кеше мәнфәгатен бер генә дә исәпкә ала белми торган бәндә булып чыкты Колхозга хуҗа булып алган көненнән үк ул, чабатачы Хәйбулла бабай әйтмешли, халык канын эчәргә тотынды. Яланда, иген урылып алынган кырларда башак җыярга чыккан әбисәби, бала-чагаларны тарантаска җигүле, колхозның кара пләмә айгыры белән өереп бастырды. Ул кара эшендә үзенә ярдәмче дә тапты. Авылда мәкерлеге һәм явызлыгы белән дан тоткан Заһит таз дигән карт иде анысы. Гомере буена әфиүн чәйнәгән, таз башлы, агарып бетә язган мыек-сакаллы карт кеше иде инде үзе. Шулай булуына карамастан, иярле ат менеп, кулына камчы тотып көннәр буена ялан-кырларны таптады аты белән. Башак җыючыларны кырдан куды, башаклы капчыкларын тартып алды, каршы әйткәннәренә камчысын озайтты. Кул арбасы белән печән, утын тартып ташыган карчыкларның, балачагаларның ден дошманы булды Заһит таз. Ияр капчыгыннан чыгарган бәләкәй, үткер балтасы белән кул арбаларының тәртәләрен чапкалады, колхоз сабаннарыннан урлагансыз дип. тимер тәгәрмәчләрен салдырып алды арбаларның. Авылның карт-корысы, бала-чагасы зар елачылар Җомагилов белән Заһит таздан. Тик кырык өчнең август аенда ике култык таягына таянып, ике орден, дүрт медаль тагып, госпитальдән кайтып төшкән Шиһаб Әхмәте авылда күренгәч кенә икесе дә азрак басыла төштеләр. Тик ныклап, бөтенләйгә басылмадылар барыбер. Кайтуына атна үтүгә, Әхмәт орден-медальләрен тагып колхоз идарәсечә барып, Җомагилов белән байтак сөйләшеп утырган Кичләтеп кенә кайтып, аяклары сызлаганга төне буена йокламыйча чыккан. Бөтенләй булмаса да, азрак басылдылар икесе дә. Халык арасында йөргән имеш- мимешләргә караганда, Әхмәт аларның икесен дә куркыткан, имеш. Миңа барыбер озак яшәргә калмады, киткәнче икегезне дә юк итәм, дигән икән. Булыр аңардан, дип җиңел сулап куйдылар авылда. Разведчик кешеләрне бик тә тәвәккәл була, диләр. Дөрестер, ахрысы Ничек булгандыр инде, билгесез. Тик ул ике явызның азрак басыла төшүләрен халык Шиһаб Әхмәтнең тәэсире дип бәяләде. Әхмәтнең авылда дәрәҗәсе үсеп китте. Кәнсәләргә шак-шок килеп таякларын идәнгә суккалап кергән дә, Җомагиловка әйткән икән: «Әгәр дә Заһит Таз белән бизабразияг ыз- ны туктатмасагыз, икегезне дә юк итәчәкмен. Ирләре фрунтта нимескә каршы кан коялар, сез монда хатыннарын, бала-чагаларын ач готасыз. Кем ирек бирде сезгә ат белән балаларны таптарга? Минем югалтыр нәрсәм юк, икегезне дә бетерәчәкмен. Яхшы чакта туктагыз!» —дигән .чи менә. Авыл өчен Җомагыл да, Заһит Таз да түгелләр иң куркынычы. Авылның иң курыкканы Чолык Зәйнәбе дигән таза, чибәр хагын иде. Ире, Чолык Хәбибрахманы кайсы яктан алып кайткандыр инде ул Алла каһәрләгән хатынны Дөрестерме, түгелдерме, урман ягыннан Мәчетле якларыннан дип сөйлиләр. Шул якларда бармы икәнни шундый да дөнья хәшәрәте хатыннар Ходай үзе сакласын андыйлардан Чолык Хәйбере революциягә кадәр үк ат караклары, базар маклерлары белән буталып даны чыккан начар кеше Сугыш башлангач, колхоз эшенә йөрүдән бөтенләй тукталды. Үпкә белән авырый ул, эшкә ярамый, диде хатыны бригадирга Уфадан алып кайткан справкасын да күрсәтте Чыннан да авыру икән справкасы буенча Шул әйтүе булды Зәйнәпнең, ирен эшкә әйтүдән туктадылар Чөнки Чолык Зәйнәбе авылда финагент булып эшкә урнашкан иде Авыл халкы шул елан-хатыннан кырык сигезенче ел беткәнче канлы яшьләр түгеп елады. Зур, таза, мәһабәт гәүдәле, чибәр йөзле, көчле тавышлы (Ходай иң начар кешесенә дә бирсә бирә, кызганмый икән!) ул хатын барлык авылны үзенең кабартма кебек симез кулларына нык иттереп кысып алды да сугыш вакытында, немецне җиңеп «җиңүчеләр» кайткач та тиз генә ычкындырмады Юлларны туңдырып, кар төшү белән Чолык Зәйнәбе авылның Түбән очында Сәгыйт Елан дип йөртелгән, Хуҗа Насретдин кебек җор телле дә, үткен акыллы да, тик башын тиле сымагракка сала белә торган, кешенең йортына кичләтеп кенә килеп керә. — Исән-саулармысез! Сәгыйт абзый кая, өйдә юкмы әллә? — Идәрәгә киткәние, кайтыр инде. — Ә—ә, шулаймы? Син, Гыйльминиса апа, самавыр куй, миңа чәй әзерлә. Аннан берәр тиз йөри торган малаеңны урамнар буйлап йөгерт. Менә шушы исемлектәге кешеләрне хәз-зер үк шушында, синең өеңә чакырып кайтсын. Бик тиз килеп җитсеннәр дип әйтте финагент Зәйнәп Макашева дисен. Тиз килергә кушсын. Күрше хакы бар бит. Гыйльминиса Зәйнәпнең үз йортына килеп кергән кебекләр иттереп килеп керүен өнәп бетерми. Үзенчә каршы торырга болаша: — Син, Зәйнәп иркәм, ул кешеләреңне силсәвиткә генә чакырта алмассыңмы икән. Ике балам авырулар, үземнең дә баш өянәгем кузгалды. Кичәдән бирле ике күземнән очкыннар оча инде менә. — һе, авырый имеш, ул! Ирең яныңда, трудәрмиягә китмәгән. Әйттем бит мин сиңа, куй самавырыңны дип. Мин силсәвитнең салкын бинасында ач утырыйммыни? Мин фронт өчен эшләргә килдем монда. Уйнап йөрмим. Бел шуны! Зур ягыгыз заемга падпис иттереп беткәнче минеке. Кирәк була икән, милицияне дә китертербез. Райком үзебезнеке. Зәйнәп белә—Гыйльминисага шул сүзләр җиткән. Ире әллә кая бара торганнардан түгел. Зәйнәп яхшы белә—бу гаиләдә муен да, баш та Гыйльминиса. Сәгыйт Еланның төп вазифасы ирлекне башкару да, аннан көнтөн эшләү, мал табу. Кәҗә якалы пальтосын түргә элеп, Зәйнәп киң аркасына, зур, түгәрәк түшләренә мамык шәлен сала да, түрдәге түгәрәк өстәлгә ике бикле портфеленнән күп кенә кәгазьләр чыгарып сала. Хуҗа хатын эреле-ваклы балаларын алгы якка куып чыгара-чыгара, Чолык ишетмәслек итеп кенә авыз эченнән сукрана: — Каһәр сыккыры! Килмешәк себерке! Тагын атналар буена канын эчә инде халыкның. Кертмәс идем, ат хәтлек заем салып бетереп куя бит инде. Ярый да кунып ятмаса. Шунысына рәхмәт әйтерлек булырсың. Бер сәгать чамасы узуга Гыйльминисаның унике яшьлек улы Нәбиулла хәле-тыны бетеп «кешеләргә әйтеп» кайта. — Киләләрме?—дип сорый Чолак малайдан. — Балаларны ашаткач, сыер саугач карарбыз, диләр күпчелек. Зәйнәп алдындагы счет түгәрәкләрен шак-шок суккалап, нәрсәдер исәпләгән җиреннән туктый. — Син, малай актыгы, пнимаеш, әйбәт иттереп әйттеңме? Нәбиуллада атасы Сәгыйт Елан каны. Җавапны кайтканда ук әзерләп кайткан. — Әйбәт иттереп әйттем. Финагэт Чолык Зәйнәп апа килгән. Ачуы чыга башламас борын тизрәк килегез, дидем. Зәйнәп күгәреп зәңгәрләнә. — Малакасус нәстә! Ни эшләп мин агэт булыйм ди, ә? Нәбиулла күзләрен яшереп борынын лышкылдатып тарта. Дәшми. Ишек төбендә генә басып торган Нәбиулланы әнисенең зур кулы теге яктан үрелеп тартып ала. Артына берне биреп тә ала, ахрысы, Нәбиулла ризасызлык белдергән тавыш белән: — Йомышка барып кайткан кешенең күтенә сукмыйлар инде, әнеш- кәән! Бүтәнчәк бармам да куйма-ам. — һе-ей, Елан баласы-ы. Аталары Елан, балалары да елан. Бу хәтлек охшасалар охшарлар икән,—дип ысылдаган тавыш ишетелә ябылып бетмәгән ишектән... Сәгыйт Еланның өй эчендә төн буена хәрби заем тирәсендә сатулашу бара. Җә инде, Заки-ир абзый! Сатулашмасана инде Барыбер язылырга кирәк хәрби заемга. Ки-ирә-әк! — И-и-и, Зәйнәп хәрендә-әш!—дип суза карт, чабаталарындагы кар эри башлаганнан аякларын кая куярга белмичә. Нинди язылу, дн инде тагын. Язылмаганга китергәннәрен дә түләп бетереп булмый әле монда Ул сөт, ул йон, ул күкәй, ул ит Каян алыйк ди инде, син әллә бездә Әндри казнасы бар дип беләсеңме? Ә? Налукны түләп бетереп булмый әле монда, налукны-ы? Ә син займы дисең! Язылмыйм! Сыерың бар. Ике сарыгың бар. Тавыкларың уннан артык. Бер мамык кәҗә тәкәң бар... w Картның абзарында нәрсәләр барын Чолык картның үзеннән дә әйбәтрәк белә икән. Тик карт та бирешергә уйламый — Шулай синең кебегрәк иттерепләр санасаң, бар кебек ул. Бар кебе-ек. Хәзер үзең уйлап кара инде нал ук ягын. Бер карап торган мескен сыер. Шуңарга мең литр налук сөте түләргә кирәкме9 Кирәк Шул налукны гүләп юньле сөт-май күргән юк, сыер тоткан исәпләнеп тә. Менә монысы сиңа бер. Инде ит мәсьәләсе Менә миңа утыз биш кила ит бирергә кирәк хөкүмәткә. Ул инде, әнә шул син белгән минем абзардагы ике сарык дигән сүз. Эчәген, үпкәсен алгач, ул ике сарык җитми дә кала әле ул. Йөз илле йомырка Мин аларны каян җиткереп бетерим ди инде, ә? Ел әйләнәсенә сукыр аш, умач белән яшибез бит. Син аз гына уйлый аласыңмы безнең хакта, юкмы? Займы-ы? — Бер сиңа килмәгән, абзый кеше, ил белән шулай. Ил белән! Сугыш бара, аңлыйсыңмы-ы син, сугы-ыш? Фронтка ярдәм кирәк — Сугышмыни-и? Кара син аны, ә? Ә минем арысландай икс улым, өч киявем кайда дип беләсең син? Шунда түгелмени? Инде Габделхәем белән Габделкадыйрның үле хәбәре килгәнгә елдан артык Кечесенең хатыны урын өстендә ята, урманнан имгәнеп кайтты, ике баласы бар Кем карарга тиеш аларны? Аларны кем ашатырга тиеш хәзер? Займы-ы. Языл үзең бик алай кирәк булгачтын! — Син монда, абзый кеше, контр сүзләр сөйләп утырма. Кем ашатырга тиеш, имеш! Кара син аны, әллә сиңа управа тапмаслар дип уйлыйсыңмы? Сат сарыкларыңны, йомыркалар сат, ә заемга языл Танклар, самолетлар кирәк малайларыңа исән кайгыр очен Синең малайларыңа, синең кияүләреңә, синең урында яткан киленеңә кирәк ул хәрби заем Бел шуны! — Хөкүмәт ясатсын самалютларын да, танкларын да. Шуңа налук түлибез дә без, үзебез ашамыйчак. Күкәй сат, имеш! Сагтың —сатмый- ни-и! Каян аласың ул күкәйне? Тавык бичара салып өлгерәлми налукка здавай давай! Тавыкның артында мамыгы калмады инде, йомырка сал- д ы ра-салдыра — Син монда Совет влачына каршы сөйләп утырасың' Мин монда милиция Тәмечне чакыртырга да күп сорамам Иттем, тыктым әнә рәшәткәле йортка! — Кайсы Тәмечне? Теге, милиция Сәлимгәрәйнеме? — Әййеме! Ягарсың кәбестә суында! Карт ничектер тынычланып китте Тез өстендәге колакчан бүреген әүмәкләп, аның белән «киңәшеп» алды да салмак кына, азрак елмайгандай иттереп әйтте: — Ай, чакыртсаң чакыртырсың инде. Ял итепләр чыгармын Кәбестә суына ойрәнгән җаннар без—теге Герман сугышында Пинск сазлык- ларында күп чөмердек без аны кәбестә суын Кәтилүктән генә Карт финагентка мыскыллап күзенең агы белән генә карый Арыган тавыш белән өсти: — Юк минем башкача көчем дә, акчам да Теләсәң ни эшләт, соңгы сүзем шул сиңа! Бүлмәдә тынлык. Тыштан алып кереп очлары ике урындыкка куелып киң такталан ясалган «эскәмия»дә утырган, шулай ук «заемга язылырга» чакыртылган хатыннар «Закир абзыйның Чолык белән алышканын» тыңлап, авыр иттереп уфырып куйгалыйлар. Өсләрендә салынмаган кышкы, калын кием. Аякларында күбесенең тула-оек, чабата, сирәк кенә төпле пима. Өй эчендә эссе, тынчу, һава җитми. Байтак дәшми утыргач, Зәйнәп телгә килә: — Син, Закир абзый, болай булгач, Гитлерның ярдәмчесе булып чыгасың бит инде. Карт дертләп куя, тик сер бирмәскә тырыша. — һе, шулайдыр бик. Фронтлар тулы минем малайлар, кияүләр сугышалар Гитлер белән. Син бик ычкынып китмә, сүзеңне үлчәп сөйлә. — Үлчәп, белеп сөйлим шул мин. Менә нимескә төбәп атып аны үтерергә кирәк. Ә синең улыңның патроны беткән. Шул патрон булсын дип төннәр буена утырам бит мин. Ул хәрби заем сиңа кирәк ул, миңа түгел. Синең сугыштагы малайларыңны, кияүләреңне исән-имин кайтару өчен кирәк. Балалары янына кайтарырга Карт кулындагы йөнтәс бүреген зур куллары белән изгәләп, аның белән тагын «киңәш» итә. Улының патроны беткәне карт солдатның миенә кыйпылчык булып утыра. Ул үзен малаеның алай-болай булып китүендә гаепле итеп сизә башлый. Чолык иң авырткан җиреннән эләктерде Закир картның. — Шула-ай!—дип суза карт. — Нимес атакага дип синең акупка табан кырлы штыгын сузып йөгерсә-ә, синең патрун бетсә—эш хана инде, малай! Ну, Зәйнәп, бер генә тиенгә дә язылмам дип бә-әк ныгытып килгән идем үземне. Булмады! Ике йөзгә яз инде булмаса. Ни булса, шул булыр. Тик менә кайткач, карчыкка нәрсәләр генә диярмен инде? Анысын бер Ходай беләдер инде. Яз, ике йөз тәңкә диген, Әхмәров Закирҗаннан диген. Патруннар алырга диген. Ул ике йөзгә байтак патрун ясатып буладыр, иншалла... — Юк инде, абзый кеше. — Чолык килеп чыккан уңышны җәелдереп, киңәйтеп җибәрергә уйлый. Чөнки эскәмиядә утырган хатыннар карт белән барган тартышуда, сүзләре чыкмаса да, катнашып утыралар.— Монау хәтлек олпат гәүдәң белән ничек оялмыйсың син ике йөз белән кайтып китәргә? Әнә синең артта хатын-кыз утыра. Итәк тулы бала- чагалары белән. Иту алар дүртбиш йөздән кәмга язылмаячаклар... — Соң, Зәйнәп иптәш... — Юк, биш йөз, и бер генә тиенгә дә ким түгел... Ике арада сузыла башлаган аңлашу җебен Закир карт кырт өзеп ыргыта, юк итә. — Син юк дисең, мин дә—юк! Теләсәң нәрсә эшләт, шул ике йөз тәңкә и бетте, китте шуның белән. Монысы инде сиңа Әхмәров Закирҗан дигән ирегетнең сүзе. Вчо! — Шулаймы? — Шулай! — Алайга киткәч, без инде менә болай эшлибез. Син әнә эскәмиянең иң теге очына барып утыр. Уйла ныклап. Биш йөзлек турында уйлат карт башыңны, аннан миңа әйтерсең. Бар! — Күпме утырырга тиеш инде мин анда? — Биш йөз булганчы. — Ала-ай... Карт авыр кузгалып, эскәмиягә күченеп утыра. Инде үзалдына сөйләнә башлый: — Ясый башлаган чабатамны алып киләсе калган икән. Хет тукып бетереп кайтыр идем. Ничекләр иттереп бернәрсә эшләмичә утырырга инде кич буена... — Ясаттылар ди монда синнән чабата, ясатмый ни. Тик кенә утырып кара әле менә. Белерсең тик утыруның нәрсә икәнен. w Зәйнәпкә ничек кенә булса да Закир картны сындырып, аны биш йөз сумга заемга яздырырга кирәк. Әгәр шуны эшли алса, аларның 110 «чәкәләшкәнен» тыңлап утырган хатын-кыз ике-оч йөзгә каршылыксыз язылачаклар Закир карт урнашып бетми, шулчак өй ишеге ачылып китә, һәм аннан бишмәте өстеннән билбау буган, башына түгәрәк бүрек, аякларына тула оекчабата кигән йорт хужасы Сәгыйт Елан кайтып керә Бала чагыннан ук үткерлеге, хәйләлеге, җитезлеге өчен Елан исеме алган адәм ул. Аннан соң кирәк җирендә башын юләргә дә сала белә. Янәсе, теле сөйләгәнне башы аңлап бетенкерәми инде Бите, азрак очлаеп артка, өскә табан сузылган, бик зурдан булмаган кырган башы, очлаеп алга чыгып торган авызы, чыннан да, еланны хәтерләтәләр. Кергән уңайга ук башындагы колаксыз түгәрәк бүреген салып, аның эченнән каешланып каткан түбәтәен кире кия-кия өе эчендә утырган халыкны барлагандай бер кат карап чыкты да, телгә килде: — ахирәтлә-әр! Эшләрегез шулаймыни-и? Хөртимени-и 9 Сез бит болай булгач, сапсим прапал бит инде? Ә-ә-ә-ә! Зәйнәп җилегегезне суырамыы? Ул суырыр шул, суыры-ыр Ничаклы күп суырса, үзенең алган акчасы шул хәтлем күбрә-әк була аның Белә-ә ул, ахирәтләр, нәстә эшләтергә-ә. Жалтуньясы шә-әп аның, шә-әп Финагент тимгел-тимгел булып кызарган-агарган битен кергән хуҗага табан борып чәрелди башлап, аның сүзләрен бүлә — Мин монда хөкүмәт кешесе. Мин кушканны эшлим Күп сөйләнсәң... — Шулайдыр бик, кушканныдыр. Авызын ачса, үпкәсе күренеп торган ялгыз хатыннарны таламасаң, түзә алмыйсыңдыр. Кем ашата ул балаларны... Шулчак, малае Нәбиулланы тартып алган кебек, Гыйльминиса ире Сәгыйт Еланны теге якка тартыл ала. Арт ягына сугуын сукмый бугай, тик ишетелә: — Биш ел гына элек утырып чыкканыңны оныттыңмыни-и! И-и-и, Елан! Шул килде-китте акылың белән китеп барырсың инде тагы-ын Сәгыйт Елан хатынын үлепләр ярага, каршы әйтеп тә тормый, чишенергә тотына Ә бу як га финагент Чолык Зәйнәбе хатыннарны «кысарга» тотына. — Йә, Гөльямал, син нәрсә әйюсең инде безгә?! — И-и-и, Зәйнәп апа! Нәрсәләр генә дияргә инде. Биш бала. Олысына унике дә тулмаган әле. Иң бәләкәе өч белән генә кигте. Барыем киткәнгә өченче ел. Утын юк, печән җитәрлек түгел, сыер бозауламаган. Салам — Ярар алайса! Хәлеңә кереп әйтәм: өч йөз' Гөльямал кулындагы калын шәлен әле бер, әле икенче кулына күчерә дә, күзләрен идән тактасыннан алмыйча, риза түгеллеген бедереп, башын селки. Күзләре тулы яшь, сүз әйтергә көче җитәрлек түгел Эскәмиянең теге башыннан Закир карт телгә килә — Кешедән оялмасаң, Зәйнәп, Алладан оялыр идең. Чолык Зәйнәп карт ягына тиз иттереп борыла: — Синнән сораган кеше юк. Тик утыр Юк Аллаң белән баш катырма монда карт башың белән. Безнең Аллада эшебез юк. Гйтлерны дөмектерәсебез бар. Ирләрегез тизрәк кайтсын дип кыешам мин көн-төн монда. Гөльямал лышык-лышык килеп, акрын 1ына еларга тотына — Ир... кайт ..кач, аның ку... кулына балаларын ык. тапшырырга кирәк бит. Каян ал...ыйм мин ул ак . чаны-ы Азрак тынып тора да тынычрак итеп сөйләп китә — Кич булдисә, Равилем бер нәрсә күрми Тавык күзе булды Биемем урышта яга тормастан. Ике ай булды. Фәүзиям Зәйнәп утырган җиреннән өстәлгә суга — Җитте! Тукта! Бар кайт, биемең белән киңәш ит! Иртәгә шушы вакытка килеп җит. Түлке өч йөз дип кил Бар кайт' Атна буена Түбән очтагы Сәгыйт Елан йортында хәрби заемга язылу бара Язылу тәмамлангач, «Колхоз ударчысы» дигән йон газетасында мәкалә басылып чыга. «Районыбызның «8 март» колхозы хезмәткәрләре данлы Кызыл Әрмиябезне коралландыруны тагын да ныгыту өчен быел үткәрелгән Хәрби заемга үзләре теләп язылуда зур активлык күрсәттеләр. Шулар арасында 4 нче бригада колхозчыларыннан актив катнашучылар: Ахмеров Закирҗан улы, Тайгунова Гөльямал Авгыйз кызы, Абсаттаров Сәгыйдулла улы булдылар. 8 март колхозчылары заемга үзләре теләп язылып, хөкүмәт кассасына унбиш мең сумнан артык акча тапшырдылар. Финагент Зәйнәп...» Ул заемнан Камилә дә читтә кала алмады. Тик, кичләрен атлар карарга кирәклектән, ул Сәгыйт Елан өенә барып йөремәде. Вакыты булмады. Шунлыктан Чолык Зәйнәбе аның эшләгән җиренә үзе килде. Кыза башлаган иде, Камилә сәнәген күтәреп атлары арасына керде дә китте. Шуннан Чолык аны кычкырып чакырып чыгарды да, сарай капкасы төбендә йөз иллегә тамгасын суктырды. Камилә яза белми иде. Язылу тәмам булгач, Сәгыйт Еланның өендә берничә кичне ярты төнгә кадәр утырып, өч йөз сумга язылган Закир Таракан авыл урамнарын тутырып сөйләнеп йөреде: — Язып дым, нигә язылмаска, ди. Малайларга, кияүләргә нимескә каршы атарга патрун кирәк. Теге трүхлинейный винтуфкага. Әййе. Әнә, гәҗиттә дә язып чыгарганнар, үзе теләп язылды дип. Йң беренче булып минем фамилиям тора. Ахмирыф дигән, Закирҗан дигән, Шакирҗан малае диелгән. Язылабыз, нигә язылмаска. Тик Гитлерны гына дөмектерсеннәр. Хәзер патруннары җитәрлек булыр инде. Тик исән-сау кайтсыннар малайлар да, кияүләр дә. Кирәк икән тагын язылырбыз, түләрбез. Нигә түләмәскә ди, үзебезнең влачка бит, читкә түгел... Язылмаска озак тартышкан Закир Тараканнан әнә шулай патриотизм аңкып, чигеннән чыгып ташып тора иде заемга язылу беткәннән соң... Иң авыры кырык өченче елның кышы бетәр алдыннан башланды. Сугыш алдыннан хезмәт көненә мул итеп алынган ашлыклар бетте. Кыш уртасында ук авылда ачлык башланды. Язгы чакта ачыласы бәрәңге базлары вакытыннан алда ачылды, ябык сарык-кәҗәләр суелды, авыр эштән үлгән ат түшкәләре ашалды. Азрак кием-салымнары булганнар җыйналышып, бәләкәй чаналарга шуларны төяп, өч-дүрт кеше бер булып тартып урыс авылларына шул киемнәрне игенгә, бәрәңгегә алмаштырырга агылдылар. Ачтан алҗыган кешеләрнең ялан-кырларда адашып, суыкта туңып үлүләре табигый хәлгә әверелә башлады. Никадәр генә авыр дип саналса да, Камилә гаиләсенең хәле башкалардан әйбәтрәк иде. Чөнки Камиләнең каралы-аклы зур, ябык сыеры бар. Барлык ашаганы сөткә китеп торганга ябык ул хайван. Атлар янында сыерның да тамагы тук. Балалар бәхетеннән сыер февраль башларында бозаулады. Сөт янына аз гына булса да бәрәңгесе бар, алабута ипие. Зөфәр белән Хәлим өлгерә башлаган көенә бакчалардан алабута җыйдылар, аны киптерделәр, суктылар. Көзен капчыклап Урман Авызы дигән якындагы имәнлеккә имән чәкләвегенә йөрделәр. Хәлим бәләкәй булса да, Зөфәр абыйсыннан калмастан, кышлыкка азык әзерләүдә зур тырышлык күрсәтте. Бәләкәй генә булса да, ачлыктан курку аның канына гомерлеккә сеңгән иде инде. Шул имән чикләвеген мичтә киптереп, кабыгыннан арындырып, алабута белән катыштырып тегермәндә тарттырдылар. Кара-көрән төс бергә кушылган үзенчәлекле он булды. Шул оннан кыш буена таба күмәче салдылар. Ашарга авыр, тәмсез. Аннан соң иң авыры—эч ката. Ачлыктан котылырга башка юл булмаганнан, шул ипине барысы да тавыш-тынсыз гына кимерәләр. Ярый әле сыер бар, ярый әле аның ап-ак сөте бар. Зур ала сыер тире белән сөяктән генә тора. Биктимер аны сатып алган чакта, сыер хуҗасы— башкорт әйткән: Син энем, бу хайванның ябыклыгына, тышкы ямьсезлегенә карама, ал сатып. Илләмә дә сөткә шәп инде! Бер сауганда чиләк ярым бирә, үзе бик тә талымсыз, сөте куе. Сатмас җирдән сатам—кустымны утырттылар. Ярдәм кирәк шуңарга... Сыер, чыннан да, шәп булып чыкты. Теге, башкорт соңыннан да берничә мәртәбә кереп, сыерның хәлен белеп чыкты. Елмаеп Камиләгә дәште: Син, килен, катык салып бир инде минем сыер сөтеннән оетканын. Төшләремдә күреп уянам шул катыкны Өч ел узгач, янә килеп, тана бозавын ярыйсы гына хак түләп сатып алып китте дә, башкача күренмәде башкорт агай. Озак котеп алган яз җитеп, карлар китеп җир ачылгач, авыл халкына көтелмәгән зур афәт килде. Кыш азагында ачка какланган кешеләр көздән кар астында калган иген-башакларны эзләп, ялан-кырларга агылдылар. Кар астында калган башакларны җыйнап алып кайтып, тиз генә мичтә киптереп, кул тегермәннәрендә тартып ярма ясадылар. Шул ярмадан... өйрә, ботка пешерделәр. «Аллага шөкер, карага бастык, иншал- ла тамаклар туйды, инде үләнгә дә барып җитәргә күп калмады. Булыр анысы да болай булгач,» — дип куаныштылар, ашап, тамакларын туендыргач. Тик.. Куанганнары бушка булганмы, кар астында кышлаган башактан ярма ясап, ботка пешереп ашаганнар аның агулы икәнен берничә көн үткәч кенә аңладылар. Тик соң иде инде. Шул берничә көн үткәч, кешенең башы авырта башлый, тәненә кызыл тимгелләр чыга. Ул хәлсезләнеп урын өстенә егыла. Аның авыз-борыныннан, колагыннан кан китә Башына юеш чүпрәк ябалар, борынына, колакларына чүпрәкләр тыгып канын туктатырга тырышалар. Ләкин дә ярдәме тими инде. Кан килә башлаганга ике-өч сәгать вакыт үтми, кеше йокыга киткән кебегрәк иттереп күзләрен йома да җан бирә Кар ачылганнан соң атна-ун көн үтмәде, авылның бик күп өйләрендә әҗәл үзенә корбаннар тапты. Сугыштан сул аягын имгәтеп, кырык икенче елның җәендә өенә кайту бәхетенә ирешкән Ябрәй Хәсәне, хагыны Нәкыя һәм алты баласы дүрт кон эчендә үлеп беттеләр. Шул дүрт көннең берсендә атлар карарга чыгып килгән Камиләгә ике тәгәрмәчле арба тарткан шул Ябрәй Хәсәненең уналты яшьлек кызы Рабига эндәште: — Камилә апа! Монау арбаны өстерәргә хәлем юк. Әнине тартып балниска китергән идем. Врач апа әйтә, әниең үләр инде, иртәгә килеп ал, ди. Илаһым, барыбыз да үлеп беттек, бер үзем торып калам инде Камилә кызны чәчләреннән сыйпады: — Елама акыллым! Үлмәс, бәлки әниең. Әйдә кер, сот эч азрак. Хәлең булса, әниеңә дә илт. Бирермен. Нәкыя апаның изгелеген күп күрдем мин Икенче көнне кыз арбасын алырга килмәде. Әнисе кушканча Хәсәннең өенә барып кайткан Зөфәрнең йозе тулы курку иде — Рабига апа үлгән, әни. Вич каша буялып беткән. Сәкедә мендәр почмагын тешләп үлгән. Үзенең күзләре ачык, әни. Мендәре тоташ канга буялган Кеше күн үлгәнлектән, авыл советы зур чокыр казытып куйды Камилә Хәйдәр белән барып больницадан Нәкыя апаның мәетен алып кайтып, кызы Рабига белән икесенең битләрен юып, шул зур кабергә илтеп, икесен бергә куйды. Эт-коштан сакларга кабер янына икс картны билгеләгәннәр. Икесенә бер чүлмәк сөт бирде. Берсе дога кылып битен сыпырды да, исенә төшерде: — И-и дөньялар, дөньялар! Егерме беренче елгы ачлыктан шушылаи- лар иттереп икс зур ямыга тутырганнар иде ачтан үлгән халыкны Тагын килде афәг. Нинди ахрызаман каһәр төште соң әле безнең халыкка, ә. Сибгатулла абзый, диюем! — Әйтмә дә инде, Бикмөхәммәт энем! Җимереп ел саен иген үстерәбез. Ә көн-төн эшләгән кешене ашатуны уйлап та бирми бу хөкүмәт. Сугыш икәнен дә беләбез, салдатка икмәк кирәген дә беләбез. Тик аталары сугышта чакта, монда өйләрендә балалары кырылып ятырга тиеш түгелләр бит инде ачлыктан? Җиңдек тә ди инде бу Гитлерны. Шуннан әтиләре кайтырлар инде, исән калганнары. Нәрсәләр дип җавап бирербез инде без аларга, кая безнең балалар дип сорасалар? Минемчә, урыннарда утырган начанства уйлап бетерә алмый. Яисә монда дошман кулы уйный дип уйлыйм мин. Нимес берәр нәстә сиптермәдеме икән... Чарасын күреп өлгергәнче, авылларда халык кырылыпмы кырылды... 1945 елның март башында, солдатча киенгән, кара күзлек кигән ул кешенең каладан транспорттан кайткан чанадан төшкән чагында ук урамдагы малайшалай шәйләп алды иң башта. Шунда ук уратып та алдылар. Солдатның уң беләгеннән тоткан кызыл иренле, солдатча киенгән марҗа урысчалатып сорады: — Н-ну, узнаете своего земляка? Малайлар арасыннан җавап бирүче булмады. Шулчак кара күзлекле солдат телгә килде: — Малайлар, сезнең арагызда Зөфәр йә, Хәлим юкмы? — Кайсы Зөфәр ул? — Песәй Зөфәре. Шулчак малайлар арасыннан берсе башкаларны аралап алга чыкты. — Абзый, син әллә аларның әтисе Биктимер абзыймы? — Әййе. Мин аларның әтисе булам. — Алар бит хәзер ат двурында торалар. Дүртенче бригатныкында. Чаңгы шуарга да безнең янга түгел, зират тавына йөриләр. Анда бик шәп сикәлтә бар. Балаларга хас булган ихласлык белән малай турыдан-туры сорап куйды: — Раниный булып, әллә күзләрең сукырайдымы, Биктимер абзый? Биктимер аңарга җавап бирмәде, кулы белән сәрмәнеп, аның кул башларыннан нык иттереп тотты да чана янына этте: — Әйдә, юл күрсәт... шул двурга. Үзең соң кем малае буласың? — Ясаклы Миниярныкы. Вәсим мин. — Әтиеңнән хат киләме? — Юк шул. Соңгы хаты Сталинградка озаталар дип килгән ие, шуннан соң юк бер хаты да. Ике елдан артты инде. Син күрмәдеңме минем әтине, йөрегән, сугышкан җирләреңдә, Биктимер абзый? — Юк бит, малай күрмәдем бит. Әйдә, Вәсим, алып бар инде син мине. Шатлык белән бергә кайтып керделәр двур өенә. Биктимернең ике күзе дә дөм сукыр иде. Ничек сукырайганын ул сөйләмәде дә диярлек. Польша җиренә кергәч, үз янында шартлаган бомбадан һушын җуеп егылган. Озак кына Мәскәүдәге бер госпитальдә дәвалаганнар. Тик ярдәме тимәгән шул. Атнадан артык двур өенең ишеге ябылмады диярлек. Көннәр, атналар, айлар үтте. Тормышының үтә дә авыр икәнен эшсез, өендә, хатынының, балаларының кайтканын көтеп утыру белән аңлады Биктимер. Өстәвенә, хуҗалыкта булган барлык эшләрне башкаручы Камилә тик олы уллары Хәйдәр белән сөйләшеп, киңәшеп кенә хәл итәргә өйрәнгән иде Ире сукыр булгангамы, хатын кеше үзе дә аңлап бетермичә, барлык йорт эшләре башкарудан ирен чигтә калдырды. Биктимер өчен иң авыры — эшсез өйдә утыру иде. Тугыз яшендә әнисез дә, әтисез дә торып калып, әтисенең бертуган энесе Сәләхетдин абзасында үсте Биктимер. Абзасы аңарга үзеннән ике яшькә олы булган, шушы Камиләне башкодалап алып бирде Биктимергә ул чакта уналты гына яшь иде. Инде менә дөнья көтәргә кирәк, ә йорт эчендә Биктимер эшли белә торган эш юк. Бетмәс-төкәнмәс башы тулы дуамал уйларының башына чыга алмыйча, Биктимер көннәр буена сөйләшмичә нигездә утырырга күнегә башлады. Госпитальдә, кирәк булса кире кил шушы адрес белән, дип озатканнар иде аны. Шул турыда ул инде, язгы кояш астында утырып, сугышта ватылган тәненә, жанына ял бирергә болашып ныклап уйлана башлады. Нәрсә булып беткән булыр иде ул уйларның очы, әгәр дә бердән бер көнне. Йорт нигезендә, авыр уйлар басымы астында утырган сукыр солдат янына авылның Ясаклы урамында яшәүче Кара Куян Зәйнулла дигән карт килеп керде: — Әссәламегаләйкү-үм, Биктимер энем! Вәгаләйкем әссәлам! Тавышың таныш инде танышлыкка Тик кем диеп кенә әйтим икән инде сине. Ясаклының... Зәйнулла абзый дисәм инде,—двде кыяр-кыймас кына кулларын сузып — Әййе, мин булам, энем. Кара Куян Зәйнулласы. Ыы! Авыл биргән исемнән качып та котылып булмый. Рәхмәт, тавыштан таныйсың бит әле. — Тырышасың инде, тик утырганнан, аптыраганнан. Без бит синең белән калага атлар җигеп транспорт йөрегән кешеләр. Сугыш алдыннан, исеңдәдер. Әллә утыз өч иде инде, әллә утыз дүртенче елны. Кыш салкын иде бик... Биктимернең бик тә сөйләшәсе килә иде Зәйнулла Кара Куян карт белән. Карт аны тиз аңлап алды. — Соң, истә булмыйча тагын. Сәгыйт Елан безнең солыны урлый торганые үзенең атына. Син солыга күмер кушып, тәки тотканыең биг шуны... Икесе дә әллә кайларда калган истәлекләрдән күңеллеләнеп китәләр — Үзеңнең хәлләр ничегрәк, Биктимер энем. Үз хәлеңә үзең күнегәсеңме, дип сорарга да тартындыра инде. Шулай да, ничегрәк яшисең дип, хәл белергә килүем иде. — Хәлләрне үзең күреп торасың инде, Зәйнулла абзый. Тәфсилләп сөйләп торасы юк. Бөтенләй диярлек хатын-кыз кулына, бала-чага карамагына калып барам инде Берәр нәрсә кылырга булсалар, йорт эшләре, дөнья нужасы буенча, хатын белән малай чыш-пыш сөйләшеп алалар Мин читтә калам. Кирәгем юк. Чөнки эшли алмыйм бит. Эш килми бернинди дә минем кулдан, бар белгән эшем кабыклы бәрәңге пешереп тору, эштән кайтканнарга, укып йөрегәннәргә — Шулай-ай, энем. Синең кебек арсландай ир-егеткә өй эчендә тик утыру авыр инде. Кичә кич йокларга ятканда җиңгәң әйтә: «Биктимерне бер малае җитәкләгән, урам уртасыннан киләләр икәүләшеп. Йөрәкләрем өзгәләнде инде икесен дә кызганып»,—ди. Шунда сине күргәч, башына бер уй килгән хатынның. Мине кичтән үк наказлап куйды, бүген сиңа килергә. Мин бит сине һөнәргә өйрәтергә дип килдем бүген — Нинди һөнәр ул, әйтеп кара! — Әйдә, мин сине чабата ясарга өйрәтәм. Ни өчен чабата дисәң, хәзер аңлатам. Үзең беләсең, мин авылның иң маһир чабата ясаучысы Миңа җиткән кеше юк. Алты-жидедән дә үрәм, кызлар чабатасы да үрәм. Авылның бөтен кызларына мин үрәм чабаталарны Ойгә киләләр сорап Шул хәтлек куллар остарды чабата ясарга, күзләрнең гүпчем кирәге дә юклар Чабатаны күз белән күрмичә дә ясап була икән Бүген иртән торгач, җиңгәң кызыл яулыгы белән бәйләп куйды минем күзләрне. Бер сыңар чабатаны «ә» дигәнче үреп ташладым Шуннан тукып, шул чабатаны карамыйча бетереп килдем синең янга. Менә кара. м с Зәйнулла карт аяклары янына куйган киндер капчыктан Биктимергә ярарлык бер пар чабата чыгарды. — Кара диюем ялгыш инде Син күңелеңә авыр алма берүк Мә менә кулыңа бирәм. Тот! Сиңа болар! Биктимер калтыранган куллары белән чабатаны алды да, бик җентекләп сәрмәргә тотынды. Аннары карлыккан тавыш белән картка шиген белдерде: — Белмим шул инде, Зәйнулла абзый. Мин булдыра ала торган эш микән инде бу? Ул чабата ясау би-ик катлаулы, четрекле эш бит. Күзле чакта да, кешеләрнең чабата ясаганын карап утырып кына да исләрем китә торган иде. Шул хәтлек юкәләрне кайда, ничек белеп тыгып бетерергә кирәк тә, каян чыгара белергә кирәк. Каян беләләр икән шуларның барысын да дип аптыраплар утыра торган идем. — Булдырырсың, энем, син юкны гына уйлама. Аннан мин сине чыпта сугарга да өйрәтермен әле. Анысын инде калхуз кирәгенә сугарсың. Иншалла, озакламас сугышлар бетәр, калхузлар тагын ныгып, трудлингә икмәк бирә башларлар. Нык ышанам мин икмәкләр аша- ячагыбызга, күкрәкләргә терәп кисеп, Алла боерса. Зур малаеңа әйт, бүген кичләтеп миңа килеп чыксын әле. Без аның белән төнгелеккә курыска барып килербез. Атын җигеп килсен. Балта бар миндә. Үткере, чарлап куйганы. Күрсәң.. эһ-һем, эһ-һем... белсәң дип әйтүем инде. Түбән оч төпкелендәге юкәләрнең курыска шәплекләрен. Юк-барны уйлама син, Биктимер энем. Күз юк дип, кул салындырып утырып булмый. Сукыр Суфыйны гына исеңә төшер. Әлхәмделилла шөкер, менә дигән иттереп итек-читекләр тегеп көн күрде. Теге кырык өченче елны гына казакъ ягына чыгып китте. Мулла булып йөри, диләр, хәзер шул якларда. — Бик авыр бит, Зәйнулла абзый. Ай-һа-ай, көннәр, төннәр үткәрү- ләрее... — Яшәргә, тереклек итәргә кирәк, энем. Аннан онытма, синең өч малаең бар, кызың. Үсеп җитәрләр, өйләнешерләр барысы да. Китәрләр оныкларың. Алда әле, Биктимер, синең иң асыл көннәрең! Алда! Оныкның исен искәсәң, барлык дөньяның кайгы-михнәтләре юкка чыга да бетә алар. Бабай кеше, иң кирәге оныкларга. Әкиятләр, хикәятләр сөйләргә, киңәш-уңашлар бирергә. Башың яшь әле синең бик белеп бетермисең. — Рәхмәт сиңа, Зәйнулла абзый! Югыйсә мин бик авыр уйларда йөри идем әле соңгы чакларда. — Сер булмаса, ниндирәк уйлар инде алары? — Сер түгел дә, тик алары ике арада калсыннар инде. Мин башны алып чыгып китәргә дип уйлап йөри башлаган идем. Соңгы көннәрдә, Гуспиталдәге генерал әйткән иде, өеңдә начар булса, монда кил, слипуй- лар артиленә эшкә урнаштырырбыз, дигән иде — Анысы нәрсә инде тагын? — Минем кебек сукырларны бергә җыйнап, шунда һөнәргә өйрәтеп яшәргә урын биреп, акча түләп, яшәтә торган урын була. Пима бастыралар, итек тектерәләр, агач эше. Әзмени инде. Зәйнулла карт аз гына уйланып утырды. — Анысы синең эш инде, энем. Тик хатыныңны, монавы хәтлек асыл малайларыңны ташлап китү ир-егет эше түгел инде. Аннан соң онытма, монда синең туган илең, туган авылың, туган җирең. Агай-энең, туганнарың, күршекүлән, дус-иш. Эчкән суың торып калачак. Ю-у-ук, Биктимер энем! Безнең яклар кебек асыллыклар юк башкача җир йөзендә. Мин Герман җирләрен дә, Кытай җирләрен дә күргән кеше. Беләм мин. Туган як, диләр шуңа күрә. Туган й-а-ак!.. Тормышы үзгәрде Биктимернең шул көннән соң. Зәйнулла бабай көн саен килеп, Биктимерне чабата үрергә өйрәтә башлады. Кабаланмыйча, һәр юкәнең юлларен өйрәтеп, кая салырга, ничекләр иттереп китереп чыгарырга башка юкәләр арасыннан—барысын да Биктимернең куллары хәтерендә калырлык итеп өйрәтте. Беренче чабатаны өч көн үрделәр. Бабай Биктимернең кулларыннан тотып юкәне ничекләр буйга тигез иттереп ярырга, ничек итеп аның каерысын аерырга, ничә сәгать ул юкәне суда тотарга, аннан ничекләр иттереп чабатаны үрә башларга— барысын, барысын җентекләп, кулларыннан тотып, җиренә җиткереп өйрәтте дә өйрәтте. Икесе дә тирләп, алҗып чыктылар беренче көннәрдә. Чабаталарның башы кыеш чыкты. Алды киңрәк, арты таррак булды Калыпка^ утыртып тукый башлаган чакларда Биктимернең куллары калтырый торган булды. Шулай булса да, эш акрынлап кына алга барды Иң беренче чабатасын Биктимер Камиләгә ясап кидерде. Чабата кия башлаган хатынының күзләреннән аккан яшьләрен күрмәде Биктимер. Сорады: — Йә, ничегрәк? Ярыйсымы аякларыңа? — Әййе! —диде Камилә яшьләрен йотып.— Бик җайлы булганнар.— Уңайсызланып кына ирен кочаклады: — Рәхмәт инде сиңа... чабаталарың өчен дә... Биктимернең сугыштан кайтканнан бирле елмайганы юк иде. Күңелле итеп, бөтен йөзен балкытып елмайды — Тагын нәрсә өчен? Камиләнең үзе генә белгән сере бар икән. Шуны иренә җиткерүне кирәк тапты: — Авырлымын бит... Биктимер. Тагын бишенчегә балабыз булачак... бел син дә... Биктимер катып калды. Камилә сакланып кына аның йөзенә карады да, тетрәнеп китте. Иренең сукыр күзләреннән шатлык яшьләре ага иде — Аланга киткәч, күбәябез икән. Син бар, әй, эшләреңне кара. Мин чабатага утырыйм инде. Балаларны ашатырга кирәк бит... Көннәр буена Биктимер тормастан чабаталар ясарга утырды. Зур, калын гәүдәсен кәкерәйтеп, эшләде дә эшләде ул. Ике-өч сәгать утырганнан соң торып, уллары ишек алды буйлап сузып биргән тимерчыбыкка бауга тотынып, арлы-бирле йөрештереп алды. Утынлыкта сәрмәнеп утын кисте. Кечкенә кул пычкысы белән. Чаба га ясарга курыс яклары да җайланды Биктимернең Улы Хәйдәр ат белән йөрегәннән курысны күп алып кайтты. Зөфәр белән Хәлимне утыртып, төнгелеккә чыт ып киттеләр курыс урларга. Малайлары үзе кебек уңган иде Биктимернең. Әзер чабаталарны базарда кече улы Хәлим саггы. Сату-алу эшенә сәләте зур булып чыкты малайның. Товарын сатып бетермичә кире алып кайткан чагы булмады. Базар көнне сатып бетерә ач мае а, бәләкәй базарга чыгып, шунда эшен бетереп керде Сукыр булса да ир әле ул диделәр, Биктимер турында, сугыштан ирләрен кәгеп ала алмаган, тол калган хатыннар һәм ул шулай да иде Зәйнулла бабай килеп чабата үрергә өйрәткәннән соң. тормышлары җайлана башлады Камиләләрнең Тик сугыш афәтләре бу йоргны онытып бетермәгән икән шул... Госпитальдән кайтканда ук йөткергәли иде Биктимер Кырык алтынчы елның ачлыгында нык биреште. Көне-төне бөкерәеп чабата өстендә утыру да файдага булмады үпкәсендәге немец бомбасының корыч кыйпылчьпы үзенең кара эшен акрынлап кына эшләде. Тәрбия дә җитмәде әзмәвердәй гәүдәле иргә Биктимер үпкә авыруы белән ныклап сырхаулый башлады, һәм кырык җиденең язгы сулары белән бергә бу дөньядан китеп тә барды Камиләсенә дүрт бала осгенә бишенчегә туган, инде икенче яше белән китеп, тупырдап йөгергән малаен да калдырып китте... Биктимерне җирләгәч, ай тулыр-тулмаста Камилә үз йортына күченеп кайтты, һәм атлар караудан да чыкты. Кыяр-кыймас кына татын бер ел эшләгәнен үтенгән бригадир Тимсркәйга җавабы кыска булды — Булмый, җитте. Балаларны укытасым бар Җитте зурысы надан калганы да. Калхуз гына димәгән минем балаларыма. Үлсәм, үләм укытам Үз йортым таркала, аны да уйла син Тагын бер сәбәбе бар иде, двурдан үз өенә кайтуының. Эшләгән җиреннән кайтып кереп, двур өенең ишеген ачып кергән уңайга. чаба га ясап утырган Биктимере, күрмәсә дә, башын хатыны кергән якка борып карар кебек тоела иде. Биктимернең утырган урынының буш икәнен күрү, хатынның йөрәгенә ярып көн дә җәрәхәт ясый, ялгызлыгын көчәйтә генә... Әтисе сугыштан кайткач та, эшнең авыры Хәйдәр җилкәсендә иде. Сугыш беткән елны унбиш яшен тутырган Хәйдәр инде киң күкрәкле, күлмәге эченнән түгәрәкләнеп сизелеп торган көчле кул-башлы, зур куллы егеткә әверелеп килә иде. Бодай тутырылган биш потлы капчыкларны ул җирдән уйнатып кына күтәреп алып, аркасына китереп сала. Урманга кем белән генә барса да, бүрәнәнең юан башыннан күтәреп ала. Кыш көннәрендә яландагы эскертләрдәй печән, салам ташыганда шул эскертләрдәй дүртәр, бишәр йөккә печән, салам ыргыта. Бригадада иң тырыш, эшчән яшүсмерләрнең берсе. Җиһанша бабай урман кискәндә агач астында калып һәлак булганнан соң, аның урынына бригадир булган Тимеркәйнең иң ышанычлы эшчесенә әйләнде. Кырык өченче елның кышында җигә башлаган Банка биясе дип йөртелгән кара бияне җигеп йөреде колхоз эшенә. Двурда да эшләде, бригада эшләрендә дә өлгерде. Әтисен җирләгәч, йортка хуҗа булып Хәйдәр калды. Әтисе исән чакта да барлык авыр эшләрне Хәйдәр алып барганлыктан, төп көч аңардан, хуҗалык аның өстендә иде. Иреннән торып калган әнисе Камилә хәтта гәүдәгә дә кечерәеп, бәләкәйләнеп калгандай булды. Дәшмәскә әйләнде. Кая барса да, итәгенә ябышып, калмастан ияреп йөрегән Рамил исемле улы белән һәрчак бергә булдылар. Анысы — Биктимернең, күрше-күлән әйтмешли «сугыштан алып кайткан малае» булып, төсе, кыланышы, атлаулары, гәүдәсен тотышы белән тач әтисе иде. Үз йортларына кайткач, сарыклар санын арттырып җибәрделәр. Каз- үрдәк үрчеттеләр. Тавыклар саны да артты. Тик әллә ни мантый алмадылар. Чөнки колхоз хезмәткә аз бирде, турысын әйткәндә, бернәрсә дә түләми иде. Җәй көннәрендә эшләгәндә көненә ике-өч граммнан ашарга бирелгән онга «аванс оны» дип бригадир һәркөнне исәпләп, аерым дәфтәргә теркәп бара. Шул җыелган онны көз көне «труд»ка биргән игеннән исәпләп тотып алып калалар. Ә көз көне «труд»ка нибары ике-өч йөз грамм ашлык эләгә. Ашаганың белән вәссәлам көз көне. Җәй буена эшләгәнең бер күтәреп алып кайтырлык төенчек була. Келәтләр янына барасың да, ындыр табагында көшел-көшел булып өелеп яткан гәрәбәдәй бодай, тары, арыш, солы өемнәренә карап, кая, кемгә озатыла инде болар дип, эчтән генә зар елап кайтып китәсең... Ахыры бар.