Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яратуым очен

Яратуым очен Озата барам гомер кояшымны, Күп калмаган инде баерга... Гашыйкларны таңнар кавыштыра, Кояш баешлары аера. Тәрәзәңә төн пәрдәсен япса — «Кояш чыкмас!»—диеп көрсенмә. Төсем булып ак челтәрем кала Тәрәзәләремнең берсендә Озата барам гомер кояшымны, Таң нурына манып канатым. Бу тормышны шундый яраттым мин, Яратуым өчен җан аттым. Озата барам гомер кояшымны, Ераклаша барам үземнән. . Агылырга җитеп йөрәк кага, Яшьләр тама— кояш күзеннән. Тау остендә таулар... Таулар мендем, карурманга кердем: Ил сәламен зурлап тапшырдым. Тау өстендә таулар! Ә йөрәктә Моң дәрьясы—килер гасырның. Флера Гыйззәтуллина Тау юллары карурманга илтә, Мәхәббәтем илтә кояшка Урман шавы, тирән сөю назы Урап алган безне, тугач та. Милләтемнең шунда жан сафлыгы Яшел яфрак булып сарылган Гасырларны тоташтырып торган Йөрәк сере бит ул карурман Карурманнар кичтем, таулар төштем, Иелеп сулар эчтем чишмәдән. Чишмә дәрте, халкым мәхәббәте Саркып тора сагыну-хисләрдән. Иелгән таллар талчыга Иелә дә бөгелә таллар Замана авыр суласа... Донья канатлы куласа Атомнар белән сынаша. Башларым әйләнеп китә Башымны исәм — минем дә! Җир шары әйләнә бары Аналар исәнлегендә Иелә дә бөгелә таллар Тамырын яшен сукмаса... Милләтен бәхилләгән ил — Гол бакчасына тоташа. Иелгән таллар талчыга: Ярсыма, дөнья, ярсыма! Хәсрәтең йөрәккә суга, Кояшлы канатлар сына! Икебез дә бергә бүген, бергә бүген, Икебез дә чайкалабыз көймәдә! Чал дулкынга күзләреңне гобәмә син, Давылларга серләреңне сөйләмә. Язмышның утын-давылын Сугарып йөзә көймә. Сикереп суларга төшкәндә Утларга пешмәм димә Икебез дә бергә бүген, бергә бүген Мәхәббәтнең хисдәрьясын кичәбез Ишкәкләрне дулкынга каршы ишәбез, Йорәк янса, сикереп суга төшәбез Язмышның утын-давылын Сугарып йөзә көймә. Сикереп суларга төшкәндә Утларга пешмәм димә. Икебез дә бергә бүген, бергә бүген Давыл куба, уйлар уба тирәнгә. Мәхәббәтне су төбенә җибәрмә син, Ятны сөеп мине читкә тибәрмә! Кояш чыгып күкләр яктырылса... Бу җырымны горур лачын иргә, Кыяларга атап чыгардым. Кыя ярын кысып кочакларга Дулкыннары кайта суларның. Дулкын белән дулкын көрәшкәндә Лачын йөзен күрә үзенең... Коллыкка баш бирмәс ир-егетнең Кыялардан эзлим түземен. Бу җырымны көчле күкрәүләргә, Яшеннәргә тагын җырлармын... Ут чәчрәтеп, күк күкрәтеп килә Авырлыгы быел елларның. Яшен белән яшен көрәшкәндә Ил дошманын таный үзенең... Коллыкка баш бирмәс батырларның Яшеннәрдән эзлим түземен. Бу җырларым назлы ярсу булып Килер язларыма сарылсын. Изге ватандашым! Җан дәвасын Язгы күкрәүләрдән табарсың! Иманыбыз ныклы, камил чакта Эштән баш калкытсак тын алмага... — Раббем, рәхмәтеңнән ташлама!—дип Гел ялвара килдек бер аллага. Хәзер исә баттык гөнаһка без, Әйтерсең лә йөрәк таштан койган! Сак-Сок булып үкси, Иваннардан Карурманга кереп качкан иман. Әйе, безнең алла тарафында Үкенечле югалтулар байтак! Юл ярабыз кабат иманга без, Кара төннәр, карурманнар айкап. Карурманда безне елан чага, Яшьлегебез ага ярсу бозда. Кылыч аша үткән чал гасырлар Тәсбих тартып чыга каршыбызга... Яратыр идем мин сине ...Сине очратканга кадәр Күңелем — агымсуда иде. Язмыш мине ярдан-ярга Кага иде, суга иде... Ниһаять, мин күз төшердем Син ачкан язмыш фалына, һәм күчендем синең янга, Тәүге мәхәббәт салына. ...Ут булдымы сөюеңнең Салга төяп китергәне? Дөрләп яна дулкыннарның Ярдан-ярга сикергәне. Тагын бер кат ачыкланды Язмышның якты бу коне, Сөюнең сөйкеме — утта! Төтендә ачы хөкеме! Мәхәббәт ихтыярымны Булса күкләргә күтәреп, Яратыр идем мин сине — Бары утлардан үткәреп... Атыма кем сулар эчерер Яшим тик хыялым хакына. Үземне мин күптән оныттым. Диңгезгә, сәхрәгә юл чыктым: Бер күлсез чүлләргә юлыктым — Сөю!—дип, сусама, жан атма! Чүл җиле дөрләде яңакта Каргышлы мәхәббәт артыннан Очтым мин канатлы ак атта. Каргышым чүлләрне туңдырды, Ак атым сындырды канатын. Мин бүген хыялым тураклап Атымның канатын яматтым. Хыялсыз—сөелмәс, очылмас! Вакыт та көттермәс, кичегер Мәңгелек төннәргә күмелсәм, Атыма кем сулар эчерер? Кардагы кайнарлыклар... Карларда чагылгангамы, Аклыкның ачык төсе?.. Мин үзем гомерем буе Кышларга гашыйк кеше. Үкенмим язгы ташуда Акса да гомер утым... Маясыз— нәселсез калып Таркалмас минем токым! Таркалмас... гомер кыям да Кар калган оя белән... Кардагы кайнарлыкларны Мин инде тоя беләм. Аклы, саваплы сөюгә Мин инде тала алам: Карлы ояга үрелеп Канатлы бала алам! һәм көтәм очкын баламның Канатлар агартканын, Тормышны минем шикелле Агартып яратканын. Каргыш Каргышмы бу? Язмышмы бу? Ни кимерә карындыкны?— Аккошлардай кагындык та, Мәхәббәттән арындыкмы? Аудардыкмы кыш салкынын Айкояшка, йолдызларга? Чәбәләнә, тая күңел — Гел бозларда, гел бозларда! Каргыш төшкән илдән күчкән — Сызланулар аяктагы... Тоеп яшим: Ил йөрәген Чәнчә шайтан таяклары. Киләчәккә каргап озата Илне заман балалары: Өстерәлеп килә җирдән Итәкләрнең каралары. Кара акыл хокем сөрә Мәрхәмәтсез оныкларда. Каргалдык без, баш очында Күкләр барын онытканга. Ашык-пошык серләр сөйләп Түгелдек тә җиде ятка, Өметләрне туй түрендә Бер мизгелгә мандык акка... Кидек соңра кара күлмәк: «Кер күтәрер!»—дия-дия... Белербелмәс ярыбызны, Күреркүрмәс сөя-сөя. ...Дучар иттек мәхәббәтне Булыр-булмас тигезлеккә... Шуңа күрә сабыйларга Имчәк тә юк, имезлек тә... Тирә-юньдә юк терәк тә Терәр өчен уйгамьнәрне... Әнә шулай баса дөнья Башын түбән игәннәрне, «Ятны сөйдем!»—дигәннәрне. Киң даланы, ал хәятне Әнә шулай иңли каргыш... Йә, әйтегез, кайсыбыз бар— Бу каргыштан йолып алмыш?