Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШТАН КИЛГӘН ГЕРОЙЛАР

(МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ӨЧТОМЛЫГЫ ЧЫГУ УҢАЕННАН) җат серләре... «Иҗат процессының асылына төшенеп, аны өйрәнеп буламыни?» дип шик белдерер кайберәүләр бу турыда сүз чыкканда Чынлап та, рухи дөнья лаборатор анализга бирелми торган өлкәләрнең берсе булып санала. Әдәби образның туу, романповсстьларнын барлыкка килү процессын бөтен тулылыгы белән күзәтеп, бу процессны канунлаштырып, билгеле бер эзлеклелсккә салып өйрәнеп бетерү мөмкин эш түгел. Тик шулай да «язучының остаханәсс» дигән сүз, «иҗат лабораториясе» дигән төшенчә, иҗат психологиясе турында галимнәрнең хезмәтләре, язучыларның иҗат процессы турында мәкаләләре, истәлекләре бар. Тагын хөрмәтле язучыбыз мәрхүм Мөхәммәт абый Мәһдисвнси: «Килер бер вакыт, Тукайча әйткәндә, һәр әсәрнең ничек язылуы, һәр әдипнең ничек яшәве турында бездә дә язарлар әле», дигән сагышлы моң белән өрстслгөн җөмләсе бар. (М. Мвһдиев «Ачы тәҗрибә». Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1993. 298 бит). Димәк, язучы остаханәсс бөтенләй үк тикшеренүгә бирелми дип әйтә алмыйбыз икән Алай гына да түгел: язучы иҗатын аңлауда, анын нечкәлекләренә төшенүдә иҗат лабораториясенә кереп өйрәнү һәрвакытта да нык ярдәм итә, тикшеренүләре зуррак нәтиҗәләргә китерә ала. Татар әләбият белемендә, Нил Юзнсвның «Хәзерге татар поэтикасы» исемле саллы хезмәтен, И Вотировании «Җидегән чишмә моны» китабын исәпкә алганда да, әлеге мәсьәлә аз өйрәнелгән өлкәләрнең берсе булып кала бирә Бигрәк тә татар прозаикларының иҗат лабораториясен өйрәнү проблемасы күтәрелмәгән чирәм хәлендә. Ә бит һәрбер танылган язучы иҗаты шушы юнәлештәге өйрәнүләрне сорый. Чөнки һәр талант кабатланмас бер дөнья, һәрбер әдәби җәүһәрнең тууы зур вакыйга, әдәби мохиттә тирән эз калдыра торган күренеш. Бу җәһәттән караганда, танылган язучы Мөхәммәт Мәһдисвнсң иҗат лабораториясе иҗатының үзе төсле үк бик үзенчәлекле, башкаларныкыннан аерылып тора торган бик күп кызыклы якларга, өлешләргә ия Укучыга «Кеше китә җыры кала», «Фронтовиклар», «Ут чәчәге» һәм башка шуның кебек җәүһәрләрне биргән, шигъриятле мемуар жанрында безгә кыйммәтле истәлекләр калдырган Мөхәммәт Мәһдиен феномены 70 80 нчс еллар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып балкысын өчен, әлбәттә, язучы шәхесенең бай рухи дөньяга, уникаль психологик сәләтләргә ия булуы кирәк булган Озак еллар буе язучының иҗат лабораториясен өйрәнү дәверендә мин моның чынлап та шулай икәнлегенә төшендем. Әдәби иҗат хыялга никадәр генә бай булмасын, аның нигезе, чишмә башы реаль тормышта. Язылачак әсәрләренең оеткысы язучы күңеленә балачактан башлап салына, тормыш тәҗрибәсе. күзәтүләр белән баетыла, тормыштан алган тәэсирләр, тетрәнүләр аның рухи дөньясын формалаштыралар, индивидуаль-психологнк үтснчәлскләр белән кушылып әдипнең индивидуаль стилен барлыкка китерәләр Геннар аша тапшырыла торган информациядән язучы талантыннан башка иҗатчы шәхесенең барлык яклары да тышкы тирәлек тәэсирендә формалаша. И «Бөтен хикмәт — балачакта. Балачакта нинди юнәлеш бирелсә кеше гомере буе шуны эзли, үзе дә аңламастан, шуңа омтыла икән. Мин педагогика фәненең иң әһәмиятле бер законын олыгайган саен тирәнрәк аңлый барам. Кешене формалаштыруда өч шарт бар, ди ул фән. Болар нәселдән килгән сыйфатлар, тирәлек һәм тәрбия. Зур ачыш бу! Кеше гомерендә, кеше биографиясендә әнә шул өч шарт даими рәвештә катнаша, гомеренең төрле мизгелләрендә шул шартларның әле берсе, әле икенчесе калкып чыга», дип яза язучылык хезмәте турындагы «Мәшәкатьле һөнәр» исемле мәкаләсендә М. Мәһдиев. («Идел» альманахы, 1984, 78 бит). Язучының ижат лабораториясе дә ерактан, әнә шул балачактан алган тәрбия һәм тәэсирләрдән башлап формалаша. Тикмәгә генә әтисе Сөнгать абзыйның, туганнан туган абыйсы Фәрит Сафинның ничек итеп матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүләрен ягымлы җылылык белән искә алмый язучы. Язучы күңелендә озак еллар буена сакланып килгән, язасы килү теләгенең (әдәби әсәр язарга иң беренче этәргечнең дип аңлыйк) башы да әнә шул әдәбиятка булган мәхәббәткә барып тоташа торгандыр, мөгаен. «Гомер буе язасы килде» — дип искә алган иде Мөхәммәт абый әңгәмә вакытында, үзенең беренче әсәрләрен утыз сигез яшендә генә яза башлавын күз алдында тотып. Еллар буе тупланган тәҗрибә, эчке тетрәнүләр, шуларның күңел дөньясында бертуктаусыз эшкәртелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән әсәрләрнең кайсын гына алып карасак та, язучы тормышыннан аларның нигезен, әдәби образларның табигыйлегенә тәэсир иткән нинди дә булса бер вакыйга табарбыз. Язучы үзе дә иҗатының кайсы ягына кагылышлы сорау бирсәң дә, һәрбер үзенчәлекнең тормыштан килүен ассызыкларга ярата иде. Язучы иҗатының үзенчәлекле яклары: аның әсәрләренең тирән сагышка, моңга ия булуы, шул моңның нечкә юмор белән үрелеп баруы. Моң белән юморның синтезыннан торган, татар әдәбиятында «Мөхәммәт Мәһдиев стиле» дип исеме чыккан бу үзенчәлекнең чыганагын да әдип үзе тормыштан күрә, балачактан ук алынган тәэсирләргә китереп бәйли. Язучы белән «Татарстан яшьләре» уздырган бер әңгәмәдән өзек карап үтик. «Сагыш. Мин моны соңыннан гына аңладым: романга (суз «Фронтовиклар» романы турында бара — Р. Ф.) ул минем балачактан килеп кергән. Авылда солдат хатларын мин яза, мин укып бирә идем Кайбер солдат үз хатын йөрәк өзгеч җыр белән тәмамлый, аны укыганда хатыннар елыйлар. Солдаткалар төннәр утырып хат язганда яшертен, иң нечкә әйберләрне дә яздыралар иде (шуңа да алар хатларны олылардан яздырмаганнар). Сагышның нәрсә икәнен мин әнә шул чакта белдем. — Ә юмор? Аның башы—әтидән. Өйдә шаян сүзне яраталар иде. Мәзәкләр язылган календарь битләренең 20 нче еллардан ук җыелып килгән тупланмасы миндә әле дә саклана. Менә дигән юмор мәктәбен флотта үттем». («Иң әйбәт ял —иҗат», «Татарстан яшьләре», 1975 ел, 1 ноябрь). 1986 елның мартында ул вакыттагы 10 нчы интернат-мәктәп укучылары белән очрашу барышында иҗатындагы юморның чыганагы турында сорау бирелгәч, автор гаиләсендә юмор яратулары, һәр көнне кичен булып узган кызыклы хәлләр турында сөйләшеп алулары турында әйткән иде. Күрәбез, стиленең үзенчәлеген билгеләүдә мөһим роль уйнаган нәрсәләр авторга тормыш тәҗрибәсе аша килә. Әдәби әсәр нинди генә темага, кем тарафыннан гына язылмасын, иҗат процессының башында иң әүвәл язучының тормышны күзәтүләре ята. Язучы иҗатының аерылгысыз өлеше булган хыял да әнә шул күзәтүләргә нигезләнә. Художник талантының үзенчәлекле элементы булган күзәтүчәнлек, талант никадәр зуррак булса, шулкадәр үткенрәк, кабатланмасрак була бара Тормышның гаҗәп катлаулы, вакыты белән бик эчпошыргыч, вакыты белән тирән фаҗигале яисә үтә көлкеле вакыйгалары эченнән бер-берсен кабатламас меңләгән төрле йөзләр, характерлар арасыннан иң кирәкле детальне, иң төсле буяуларны, иң дөрес сызыкларны, вакыйгаларны тотып алып әдәби образ, сокландыргыч портрет, динамик сюжет дәрәҗәсенә күтәрү өчен бай фантазия белән бергә дөньяга үзеңчә генә һәм художник күзләре белән карый белү дә кирәк Тормыш детальләрен җентекләп күзәтә белү сәләте, аларны әдәби әсәрләрдә урынлы итеп куллана белү осталыгы, булачак персонажның эчке дөньясына кадәр үтеп керерлек күзәтүчәнлек психологик анализ остасы Мөхәммәт Мәһдиевнсц иҗат лабораториясенә хас нәрсә. Тормыштагы һәр вакыйга, һәр күренеш язучының рухи дөньясын баета, тулыландыра, вакыты җиткәч яна роман яки повестьның языла башлавына этәргеч булып хезмәт итә. Прозаик нжатындагы портретлар төрлелеге, табигать күренешләренен вак нюансларына кадәр тотып алынган үзенчәлекле тасвиры, безне чолгап алган тирәлектән килеп кергән авазлар, исләр, твеләр гаммасының муллыгы, теленең аһәнлелегс, милли колоритны бирә белү сәләте, тагын башка бик күп үзенчәлекләр — болар барысы да М Мәһдие» талантының гаҗәп дәрәҗәдә күзәтүчән булуы хакында сөйли Язучыда тормышны күзәтү осталыгының зурлыгы турында аны якыннан белгән кешеләр дә әйтә әдәби тәнкыйть тә вакытында аңарда бу талантнын нык үскәнлеген таныган иде Әңгәмә вакытында әдип үзе дә, тормыш материалына бик игътибарлы булуын раслап, менә болай дигән иде «Кешеләр төрлечә булалар. Менә берәүләр үзләренең төсе-бите, кыяфәте, характеры белән аерылып торалар. Менә болар әдәбият өчен нң уңай материал инде. Уртакул кешеләр була. Әдәбиятка алар да кирәк, әлбәттә, һәм бик төссез кешеләр була. Алар да шул үзләренең төсссзлеге белән әдәби герой булып кереп китәләр. Язар өчен иң уңай образ, әлбәттә, тискәре образ А. Н. Толстой әйткән, тискәре образ үзеннән-үзе бәреп, нахальный рәвештә әдәбиятка кереп тора, дигән. Ә менә уңай образны тудыру бик кыен, дигән. Мин моны үземнен практикамда белдем. Толстойның сүзләрен белмидер идем әле. Берничә әсәр язганнан соң гына Толстойның шул сүзләренә очрадым Чыннан да, кайсы гына әсәрне алып карама, минем үземнең әсәрдән, нң жстс төсле, буяулы, чәчрәп тора торган персонажлар алар тискәре яки ярым тискәре геройлар, персонажлар Ә уңай геройны эшләве, чыннан да, бик кыен. Ә болай мин геройларны тормыштан алам. Газета-журналлардан алмыйм Алардан алып яза алмыйм. Миңа үзем күргән кеше кирәк Үзем күргән Минем аның белән ташаш ук та булмавым мөмкин. Вокзалда очравы мөмкин, поездда очравы мөмкин, каядыр кибет чиратында күрергә мөмкин мин аны. Ләкин үзем күрмәгән геройны тудыра алмыйм, һәрбер геройның, һәрбер персонажның нигезендә, әлбәттә, үзем күргән конкрет бер шәхес» (язучы белән аң.-анадан, 1991 ел. 1 август). Язучы күзәтүчәнлегснең ни дәрәҗәдә зур, карашының никадәрле үткен булуын, тормышның вак детальләренә кадәр үтеп кереп, аларны анализлау куәтенең ни хәтле көчле икәнен раслаучы мисалларны әдип иҗатыннан күпләп табарга аларга сокланырга, тормышка игътибарлы караш ташларга Мәһдисвтән өйрәнергә кирәк. Тормыш фактларын чын мәгънәсендә язучы һәм галим күзлегеннән карап өйрәнә белгән сирәк шәхесләрнең берсе ул. Без бер генә мисалны карап үтик, һәркайсыбызның тәрәзә төбенә килеп кунган, җимлектән ит чүпләгән песнәкне күргәнебез бар. Шул турыда язарга кушсалар, кыска гына бер җөмләдән арттыра алучылар бик сирәк булыр, язылган җөмләбездән дә шаккатырлык берни дә тапмаслар Хәзер инде шул күренешне художник һәм психолог күзләре белән күзәткән язучыдан бер өзек карап үтик: «Берничә көн күзәтүләрдән соң мин песнәкнең ашау-эчү, үзара мөнәсәбәт мәсьәләләре бөтен бер системага корылып, аерым кагыйдәләргә корылганына төшендем. Ип беренчесе шул песнәкләр бу азыкны үзләренә махсус куйганны белеп алгач, хуҗага ихтирам йөзеннән пәрдә ачылгач кына, хуҗаны күргәч кенә тәрәзә янына очып киләләр икән Без карак түгел, без намуслы, димәк- челәр Икенчесе боларның кагыйдәсе буенча оч тапкыр чукыгач карап аласы форточкадан мәче сикермәсен, күрше балконда ябалак сагалап тормасын Шуна күрә тәрәзә калаендагы тавыш монда бер ритм тудыра тск-тск-тск, тск-тек-тск Әнә шулай дүрт яки биш цикл (алты түгел) текелдәп алганда вахтага алмаш килеп төшә. Тагын бер сыйфат һич тә беткәнче ашыйсы түгел, ә иртәнге аш вакытында бер кат тамак ялгап алгач, туктыйсы Көндез, көн авышкач тагын бер тапкыр шундый «вшит» Кичке якта, гадәттә, алар күренми» (М Чаһдиев «Бәхилләшү». 435 бит Татарстан китап нәшрияты. 1990). Тормыш фактларын эзлекле рәвештә күзәтергә өйрәнгән язучы (орнитолог түгел) «Бәхилләшү» повестеның бишенче бүлегендә безгә кошлар турында алло никадәр мәгълүматны популяр, әдәби формада тапшыра, гомумиләштерүләр ясый нәтиҗәләр чыгара Кыска гына бер өзектән дә без язучы күэетүчәнлегенен тормышның һәр тарафына үтеп кергәнлеген, авторның эзланүчән. кызыксынучан шәхес икәнлеген күрә алабыз. М. Мәһдиев прозасында әдәби детальнең көче турында сөйлибез, язабыз икән, аның башы әнә шул күзәтүчәнлеккә барып тоташа торгандыр, мөгаен. Язучы — кешеләргә, аларның портретларына, холык-фигыльләренә, тышкы тирәлеккә, телгә гаять дәрәҗәдә игътибарлы. Язучы теленең байлыгы турында сүз алып барабыз икән, ул байлыкның күктән төтмәгәнлеген, төпле өйрәнүләр, җентекле тикшеренүләр, сүзләрнең яңгырашына, аларның мәгънәсенә, төсмерләренә игътибарлылык, башка әдипләрнең телен күзәтү, җирле сөйләмнең аһәңен, үзенчәлекләрен тою нәтиҗәсендә авторның рухи дөньясында барлыкка килүен танырга тиешбез. Берничә тапкыр студентлар белән фольклор экспедициясенә чыгып, халык авыз иҗатын туплау, фольклорны фән буларак университетта укыту, сугышка кадәрге һәм сугыш чоры татар авылында җырланган җырларны хәтерләү, ул чор кешеләренең сөйләмен онытмау — язучы теленең йөзен билгеләүдә әһәмиятле роль уйнаучы факторлар. Язучының җырларны әдәби әсәрдә куллануы да бик үзенчәлекле. Мәһдиевтә җырлар әдәби әсәр тукымасына үзләренең эчтәлеге, мәгънәсе, сүзләре белән генә түгел, ничек башкарылуы, реаль шәхес тарафыннан ничек итеп җырлануы, геройның ул вакыттагы үз-үзен тотышы, авазларның әйтелү-яңгырау үзенчәлекләре белән килеп керәләр. Автор җырларның башкарылуы турында сөйләгәндә, аларны укучы колагында да яңгырарлык дәрәҗәдә максималь төгәл итеп тапшырырга омтыла. Бу язучының тормыш детальләрен иң вак сызыкларына кадәр төгәл итеп, конкрет итеп күзәтә алу сәләте турында сөйли. Г. Кандалый, Г. Тукай басмаларындагы төгәлсезлекләр, хаталар әдипне борчый. Ул төгәлсезлекләр турында әрнеп, аларны төзәтеп, сүзләрнең башка вариантларда куллану мөмкинлеген фаразлап язган күпсанлы мәкаләләре, халык җырларындагы сүзләрнең бүгенге кулланылышын анализлаган язмалары әнә шуны күрсәтә. Язучының тормышка актив карашта торганлыгын, иң вак детальләрнең дә үз урынына дөрес утыруын тоярлык дәрәҗәдә таләпчәнлеген раслый. Язучының тормыштагы кешеләр сөйләменә ни дәрәҗәдә игътибарлы булуын раслаучы бер фактны мин үзем дә китерә алам. 1986 елның март урталарында без аның белән Казан шәһәренең 10 нчы интернат-мәктәбендә очрашу уздырдык. Ул чакта язучы әлеге повесте өчен Г. Тукай исемендәге премиягә тәкъдим ителгән иде. Укучылар язучының иҗаты турында үз фикерләре белән уртаклашып чыгыш ясадылар Мөхәммәт абый укучыларның сөйләмен игътибар белән тыңлап утырган икән, унынчы класстан бер егет сөйләгәндә, колакка пышылдап, укучының кайсы районнан икәнлеген сорады, үзе үк әйтеп тә бирде. Мина бары тик язучы сүзләренең дөреслеген танырга гына калды. Соңыннан язучы урамда булмасын, трамвайда булмасын, кешеләр сөйләменә игътибарлы булуы турында, сөйләменә карап кешенең кайсы төбәктән булуы, холкының үзенчәлекләре хакында күп нәрсә белергә мөмкин икәнлеген әйтеп узды. Тормышны күзәтү сәләте язучыда никадәр генә актив, әдәби иҗат эшендә аның роле күпме генә зур булмасын, ул әле тормыш тәҗрибәсенең бер өлеше генә Мәһдиев таланты тәрәзәдән урамга караш ташлап кына да әллә никадәр мавыктыргыч сюжетлар корырга сәләтле булса да, әдәби әсәрләрендә тормыш тәҗрибәсенең биографик өлеше, вакыйгакичерешләрнең язучы йөрәге аша узганнары, аңда һәм эчке аңда (подсознание) калган тәэсирләр йогынтысы нык сизелә. Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗат лабораториясендә биографик материалның муллыгы, сикәлтәле, катлаулы тормыш юлын узган шәхеснең кичерешләренең байлыгы, әдип үзе катнашкан вакыйгаларның төрлелеге күзәтелә, иҗат процессында аларның актив катнашуын тоемларга була. Автобиографик, документаль әсәрләр исемлегенә кертелмәсәләр дә ик беренче әсәрләреннән булган «Без — кырык беренче ел балалары», «Кеше китә — җыры кала» повестьларында ук биографик тормыш материалының әсәр тукымасында яшәвен күрергә, язучының үз тормышыннан алынган вакыйгаларның повестьларда киң кулланылу очракларын табарга була. Бигрәк тә «Без—кырык беренче ел балалары» повесте бу яктан үзенчәлекле. Шул ук юнәлешне «фронтовиклар» романы һәм башка әсәрләрдә дә күрәбез. Язучы тормышны, язылачак геройларын беркайчан да махсус өйрәнеп, иҗат командировкаларына йөреп әсәрләр язмады диярлек «Мәңгелек яз» романын, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә искәрмәгә кертергә буладыр. Әдәби тәнкыйтьнең әлеге әсәрне уңышсыз әсәрләр исемлегенә кертүе дә, авторның тормышны кичереп түгел, ә өйрәнеп язуыннан килә торгандыр. Биографик тормыш материалының, авторныи үз тәҗрибәсенең әдәби әсәрләргә нигез булып ятуына язучы иҗатыннан мисалларны күпләп китерергә мөмкин, «фронтовиклар» романына гына тукталып үтик. Язучынын биографиясе белән романның төп герое Рушад Сулимов язмышы арасында күп кенә уртаклыклар табарга мөмкин булса да, роман автобиографик әсәр түгел, Рушад образы да авторның күчермәсе дип әйтеп булмый. Ул җыелма образ Язучы «Комсомолец Татарии» газетасында Рафаэль Мостафин соравына җавап биргәндә үзе дә шул хакта әйтә. Стильне бөтен тулылыгы белән саклау йөзеннән Мостафин соравын һәм авторның җавабын тәрҗемәсез рус телендә карап «В какой мерс |юман автобиографичен? Мне приходилось слышать мнение, что главный герой романа Рушад Сулимов — это второе «я» автора Ведь вы тоже служили во флоте, затем много лет работали учителем в сельской школе. - И все же говорить об автобиографичности нельзя. Начать с того, что я не был на фронте: когда началась Отечественная война, я был мальчишкой. На флоте я служил в начале 50-х годов, а в школе работал значительно позже описываемых событий. Я хорошо знал бывших фронтовиков, работал с ними в одном коллективе, со многими дружил и всегда восхищался зрелостью их суждении, хозяйской озабоченностью за все, что совершается в мире, высоким чувством ответственности... (Р. Мустафин М Магдеев. «Поколение жизнелюбов», «Комсомолец Татарии», 1974, 15 мая). Әйтелгәннәрдәй чыгып, роман автобиографик булмаса да, язучынын тормыш тәҗрибәсенең анда зур роль уйнаганлыгына ышана алабыз Рушад образын тудырганда да автор үз тормышыннан вакыйгаларны киң файдалана Бу исә образның табигый килеп чыгуына ярдәм итә. «Рушаднын беренче тарих дәресен уздырганын хәтерлисезме, «Фронтовиклар»да? Бу минем флоттан кайткач биргән беренче дәрес» дип билгеләп уза автор үзе дә. (М. Мәһдиев. «Иң әйбәт ял иҗат», «Татарстан яшьләре». 1975 ел, I ноябрь) Язучы истәлекләреннән романга кагылышлы бүтән шундый очракларны да таба алабыз. «Ачы тәҗрибә»не ачып укыйк «Родларны узганда мин бер хата җибәрдем. Училище коридорында йөргәндә Хәлим ага мине туктатты да өеннән почтасын алып килергә кушты. Мин торып йөгердем, бер хат, берничә газета алып килдем, шакып бүлмәсенә кердем дә, русча ярып, аңа Хәлим Фаттахович, вот прннесел, дидем. Өлкән укытучы буыла-буыла, йоткерә-йоткерә колдс. Мин ут булып яндым, әмма ул мине тынычландырды: Вот син әйбәт белгәнгә күрә ялгыштың, диде Син бит бу җөмләне әйтер алдыннан уйлап куйгансың кыз бала булса принесла, ә ни өчен әле ир бала әйтелешендә «принесел» булмасын? Молодец, димәк, син рус телен инде үзләштерә башлагансың... (Бу фактны мин «Фронтовиклар» әсәрендә файдаландым.) (М. Мәһдиев «Ачы тәҗрибә», 51 бит. Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1993). Югарыда искә алынган факт, әлбәттә инде, Рушад образында файдаланыла алмый. Автор аны мәктәп укучысы җибәргән хата итеп куллана Димәк, язучы шәхси тормышыннан кайбер фактларны әдәби образ тудырганда файдалана икән, ул әле геройның прототибы әдип үзе дигән нәтиҗәгә килергә ярамаган- лыгын күрсәтә. Мәһдиев үзе дә «Фронтовиклар» романындагы геройларның барысы да җыелма образлар дигән фикергә басым ясый, шул ук вакытта геройларның тормыштан килеп кергәнлекләрен, тормыштагы прообразларның романнан үзләрен тануларын да яшерми. Язучының тормыштагы реаль прототиптан әдәби образ ясавы бик үзенчәлекле. Еш кына тормыштагы кешеләр теге яки бу образның тууына этәргеч бирсәләр дә, барлыкка килгән герой үз язмышы, эчке логикасы белән туа. кытыклырак колоритлырак образга әйләнә. Язучы сүзләреннән тормыш материалы һәм автор фантазиясе арасындагы нисбәтне дә чамаларга була. Әдип җыелма образның сыйфатларын тормыштан бөртекләп җыя, тышкы кыяфәтен тасвирлауга гтәргеч- нс дә нинди дә булса реаль тормыш кешесе бирә, шуңа да карамастан персонаж авторның фантазиясе белән баетылганнан соң гына табигый итеп ипләнгән геройга әйләнә Автор фантазиясе геройның эчке дөньясына үтеп кер,., тойгы- кнчерешләрен сурәтли Роман һәм повестьлардан геройларның хискә һәм моңга бай әллә никадәр эчке монологларын таба алабыз Ьаи рухи дөньяга ия булган персонаж, аның күңелендәге хисләрнең табигый тибрәнешләре, уй-фнкерзәренең реальлеге - барысы да героинын автор аңында җанлануы, иҗатчы хыялы белән баетылуы турында сөйи. Мәһдиев иҗатында автор фантазиясе белән тормыш материалы арасыдагы тыгыз бәйләнешне күрергә мөмкнн. Язучы фантазиясе тормыштан ераклашкан ниндидер гайре табигый нәрсә түгел. Рус язучысы Константин Фединның «Фантазия ул күзәтүләр җимеше» дигән сүзләрен дәлилләүче ачык мисал булып тора М. Мәһдиев иҗаты. Прототиплар турында сүз чыккач, язучынын иҗат лабораториясендә алар- ның күренекле урын тотуларын билгеләп үтү дә урынлы булыр. «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү», «Ачы тәҗрибәмнең авторы безгә үз иҗатының чыганакларын, тормыш материалының әдәби әсәрләргә ни рәвешле керүен мавыктыргыч формада ачып бирде. Әлеге әсәрләрне җентекләп өйрәнү, иҗат процессында тормыш тәҗрибәсенең, прототипларның нинди урын алып торуын күзәтергә ярдәм итә. Әйтик, «Торналар төшкән җирдә» повестендагы реаль шәхес Тәлгать Ибраһимов белән танышканнан соң, аның язмышындагы кайбер моментларны без «Фронтовиклармдагы Гата Сәләхов линиясендә дә таба алабыз Шул ук әсәрдәге горур, шаккаттырырга ярата торган, ярсу холыклы Зәкәрҗан чалымнарын да Гатада сиземләргә мөмкин. Кернәле «электростанциясе» начальнигы Хәби Фазуллин «Фронтовиклармдагы Заһир образына шактый «көч» биргән дип нәтиҗә ясарга да җирлек бар. Әлбәттә, әдәби образ инде ул беркайчан да тормыштагы прототипка тәңгәл килеп бетә алмый. Әдәби геройлар арасында прототипка аеруча якын торганнарыннан берсе — «Без — кырык беренче ел балалары» повестендагы рус теле укытучысы Хәлил Фәтхи- свич образы Автор персонажның исемен дә реаль тормыштагы шәхес — Хәлим Фәттахович Искәндәревныкыннан аз гына үзгәртеп алган. Искәндәрев язмышы, аның холкы, рус телен укыту методикасы, дәресләре барысы да «Без —кырык беренче ел балалары» повестендагы персонажда киң чагылыш тапкан. «Ачы тәҗрибә» китабында язучы бу шәхескә яңадан әйләнеп кайтты. Тарихи шәхес турындагы истәлекләре, фәнни эзләнүләр белән баетып, архив материалларын файдаланып, укучы өчен кыйммәтле материал булырдай итеп бастырып чыгарды. «Без кырык беренче ел балалары» — язучының беренче әсәрләреннән. Шуңа күрәдерме язучы анда үз тормышы тәҗрибәсен аеруча киң файдаланган. Повестьның күп кенә прототипларын авторның үз чыганакларыннан ук табарга мөмкин Кайбер чакта прототиплар көтелмәгән җирдән дә табылып куялар. Хөрмәтле язучыбыз Гариф Ахунов «Йолдызлар калка» исемле автобиографик повестенда безгә менә нәрсәләр сөйли: «Мөхәммәт Мәһдиев, үзе язучы булгач, башта «Без кырык беренче ел балалары» дигән талантлы, гаять үзенчәлекле повесть язды. Ә 1993 елны «Ачы тәҗрибә» исемле истәлекләр китабы бастырды. Бу әсәрләрнең икесендә дә тормышның ул замандагы фаҗигалары калку итеп күрсәтелгән. Ул әсәрләрнең икесендә дә минем дә исем бар. Повестьта мин Әлтәфи исемле тотнаксызрак бер персонаж булып керсәм, «Ачы тәҗрибә» дә инде үз исемем белән үк алынган». (Г. Ахунов, «Йолдызлар калка». Казан утлары, 1995 ел, № 9, 65 бит.) Г. Ахунов әдәби эш нечкәлекләрен әйбәт белүче, прототип һәм әдәби образ арасындагы нисбәтне оста тоемлаучы, үз әсәрләрендәге персонажларның прототипларга бай булуы белән аерылып торучы язучы, М Мәһдиевнең сабакташы буларак, «Без — кырык беренче ел балалары» повестендагы башка геройларның да прообразлары турында күп нәрсә сөйли алыр иде, билгеле. Бу уңайдан, М. Мәһдиев әсәрләренә прототип буларак килеп кергән, яисә мемуарларында телгә алынган шәхесләрнең истәлекләре басылып чыкса, язучы иҗатын һәм шәхесен аңлауда әйтеп бетергесез зур өлеш булыр иде дип билгеләп узасы килә. Язучы мирасына күз салсак, аның үзенең дә әдәбиятта прототиплар мәсьәләсен әйбәт өйрәнгән галим икәнен дә күрербез. Татар мәдәнияте һәм әдәбияты тарихыннан күп фактларны тапкан, актив эзләнүче галим буларак ул укучыны күп кенә язучыларның әдәби персонажларының прототиплары турындагы мәгълүматлар белән таныштырды Аның мәкаләләреннән рус язучысы Салтыков-Щедрин һәм татар драматургы Таҗи Гыйззәт әсәрләрендәге геройларның прообразлары, Г. Ибраһимов персонажларының прототиплары зурындагы мәгълүматларны табарга була. Язучының иҗат лабораториясендә эзләнүчәнлек, фактларны җентекләп өйрәнү сыйфаты да мөһим урынны алып тора Образларның тулылыгы, бөтенлеге индивидуальлеге турында сөйлибез икән, боларның иҗатчы шәхесенең фактларны тирән өйрәнүе, архивларга кереп, сүзлекләрдән һәм газета-журнал төпләм- «Минем кешеләргә карата, төсләргә карата, исләргә карата, табигать күренешләренә карата хәтерем бик яхшы. Мин, әйтик, 41 нче елның 22 июне көнне сугыш турында хәбәр килгән вакытта җил кайсы яктан икәнне, болыт нишләгәнен, арыш басуы нишләгәнен хәтерлим һәм беренче тапкыр мобилизациягә хәбәр килгәч, беренче тапкыр сугышка чыгып киткән кешеләрнең атларын, аларның кигән киемнәрен, җырлаган җырлары, көйләрен хәтерлим һәм шулай ук сугыш беткән көннең ничек икәне, кемнең нәрсә әйткәне, кайткач, ничек күрешкәне болар мшшм бөтенесе дә хәтеремдә.. ...Мин шул сугышка кадәрге үзебезнең авылдагы егетләрнең түгәрәк уенга кергәч, кайсы нинди җыр җырлаганын әйтә алам. Кайсы кызның нинди җыр җырлаганын әйтә алам. Әллә нәрсә хәтеремдә шунда». (Язучы белән әңгәмәдән. 1991 ел, I август). Укып карагыз: «Кеше китә- җыры кала» повестендагы ирләрне сугышка озату турындагы эпизодны, «Торналар тошкән җирдә», «Бәхилләшү»дәге күренешләрне, язучы хәтеренең төгәллегенә, әдәби әсәрләр язганда тоткан роленә сокланмый кала алмассыз. Язучы әсәрләрендә кулланылган җыр текстларын да хәтерендә саклавы турында әйтә. Җырларның әсәрләрендә сш кулланылуын да сурәтләнгән чордагы авылның тормышында җыр зур урын алып торуына китереп бәйли. Язучының иҗат лабораториясен өйрәнүгә этәргечне мин моннан берничә ел элек алган идем. «Совет мәктәбе» журналын актарып утырганда М Мәһдиевнсң «Ни хәлең бар, Фатыйма?» дигән мәкаләсенә тап булдым. Укучыларның сорауларына җавап рәвешендә язылган иде ул мәкалә. Шунда геройлар турында әйтелгән берничә юл мине сагайтты. «Алар әле әсәр эчендә дә авторга бик үк буйсынып бетмәделәр. Мәсәлән, яшь укытучы Хәлимә үзеннән икс тапкыр олы Мостафага авторның теләгеннән башка кияүгә чыкты», дигән иде язучы (М. Мәһдиев «Ни хәлең бар, Фатыйма?», «Совет мәктәбе» 1973, № 9). Авфр әсәрне ничек теләсә, шулай ясый, дигән фикер безнең укучының күңеленә тирән урнашкан Шуңадырмы без, укучылар, авторга урынсыз таләпләр куйгалыйбыз. ник инде теге яки бу әсәрне алай төгәлләдең дип әйтер! ә яратабыз. Ә монда автор героиның үзенә буйсынмавыннан зарлана. Башта бу фикер сискәндереп, аннан соң язучының бер шуклыгы гынадыр дигән нәтиҗәгә киленсә дә, соңга табарак, башка бик күп классик язучыларның иҗат тәҗрибәсендә мондый хәлнең сш булуы турында мәгълүматлар белән танышкач, Мөхәммәт абыйның арттырмаганлыгы, язучы уенда туган геройның үз табигате, үз рухы, эчке логикасы булганлыгына төшендем. Тик шулай да ничек итеп геройларның шул дәрәҗәдәге мөстәкыйльлеккә ирешә алулары турындагы сорау мине гел борчып торды 1991 елның 1 нче августында мин Мөхәммәт абый белән Язучылар берлегенең Комлев урамындагы бинасында очрашып, сөйләшеп утырдым Очрашу алдан планлаштырылгвн, язучы белән килешенгән иде Шуна күрә сорауларны алдан әзерләп килдем Геройларның буйсынмавы турындагы сорауны да әзерләгән идем Проза әсәренең ничек языла башлавы турындагы соравыма җавап биргәндә язучы үленнән- үзс тегесенә дә тукталды. Үз иҗатының бик нечкә бер эчке хасиятен әйтеп бирде Түбәндә әңгәмәнең бу өзеген мин үзгәртмичә кигерүне кирәк саныйм Сез «Татарстан яшьләремне интервью биргән булгансыз икән 1975 нче елда ук инде Сез әйтәсез «Мин роман язарга (сүз «Фронтовиклар» романы нарен актарып мланүе иатвжәсе пкааеа да „ста тотарга тиешбез Эдш вжатый- наи бср-икс мисал карап үтү генә дә безгә бк күп нәрсәләр бирә алыр иде. «Торналар тошкән_ җирдә» повестенда Зөлфия турында сөйләгәндә автор героинясының әкият сөйләгәндәге бер җөмләсен хәтерләп калуы турында әйтә, чөнки ул җөмләдә «безнеңчә әйтелмәгән бер фигыль» кулланылган. «Шул кичтән соң утыз биш еллар узгач, китапханәдә «Совет әдәбияты» !71>^ ЛЫп саннаР ын актарып утырганда мин бервакыт сискәнеп киттем, анда , KJ. Лермонтовның бу әкиятен татарчага тәрҗемә итеп бастырганнар икән, һәм мин ашыга-ашыга теге җөмләне эзләдем. Бар! Нәкъ шулай! Нишләмәк кирәк, — диде Хөршидбәк. (М. Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә», Китапта «Бәхилләшү» 1990, 280 бит.) Бу өзек безгә язучының иҗат лабораториясендәге өч сыйфатны күрергә ярдәм итә. Беренчесе эзләнүчәнлек, икенчесе тел фактларына игътибарлылык, өченчесе хәтер. Татарча җөмләләрне генә түгел, чит телдәге сүзләрнең яңгырашын хәтерләп калу сыйфаты да булган язучыда. Тормышның бик күп вак детальләрен үзенә сеңдереп барган феноменаль хәтергә ия булган икән бу талант. Язучы үзенең хәтере турында менә нәрсәләр сөйли: турында бара.— Р. Ф.) дип тотынмаган идем, үзеннән-үзе образлар килеп керде. Шулай итеп 500 биткә тулды, машинкада баскач»,—-дисез. Сез әсәрне язу алдыннан аның планын төземисез, шулай бит. Юк, абсолютно бер план да юк. Яза башлагач, әсәр үзе алып бара. Менә «Ут чәчәге» белән дә шулай булды. «Без—кырык беренче ел балалары» дигәндә дә шулай булды. «Мәскәү татары» дип бер кечкенә генә, өч битлек кенә хикәя язмакчы булган идем, ул мине алып кереп китте. Менә рус тәнкыйтьчеләреннән, Юрий Борев микән, кемнеңдер бер хезмәтендә «Герои сопротивляются» дигән бер бүлек бар. Геройлар үз юллары белән алып баралар. Бу котылгысыз әйбер, һәм сюжет та шулай. Менә болай язам, дип башлыйсың, шуннан эчке лабораториясе, эчке кухнясы үзенчә алып кереп китә һәм сине үзенчә мәҗбүр итә. Менә минем шулай булып чыкты, «Торналар төшкән җирдә», «Фронтовиклар» әсәре белән, «Ут чәчәге» белән дә шулай булып чыкты... һәм башка әсәрләрдә дә. Менә болай дип тотынып карыйсың. Юк, менә әсәр үзе алып кереп китә. Бу—минем өчен котылгысыз нәрсә». Геройларның көтелмәгән хәрәкәтләре, аңлашылып бетмәгән адымнары турында сөйләгәндә дә язучы кеше тормышындагы вакыйгаларның көтелмәгән борылышларга кереп китүләре, кеше тормышының, биографиясенең аның үзеннән генә тормавы, аңлатып булмый торган нәрсәләрнең булуы белән бәйли. М Мәһдиевнсң әсәрләре татар әдәбиятына бер-бер артлы яңа ачылган чишмә төсле ургып килеп кергәннәр икән, бу инде аларның язучы күңелендә озак еллар буе өлгергән булулары, әдәби әсәр тусын өчен нинди дә булса бер этәргеч кенә кирәк икәнлеге хакында сөйли. Күрәсең, геройлар, образлар да шулай ук, язучы күңелендә инде бөреләнгәннәр, эчке аңда формалашканнар. Тормышны тирән белгән язучы фантазиясе аларны нәкъ менә кирәкле юнәлештә үстергән, эчке логикасын тапкан. М. Мәһдиевнең әдәби әсәрне кәгазьгә төшерү процессы ул язу процессының соңгы ноктасы гына, моңа кадәрле рухи тәҗрибәдә, эчке лабораториядә өлгергән сюжетның сүзле формага төренүе генә. Моны «әдәби әсәр өстендә ничегрәк эшлисез? Аны кат-кат төзәтәсезме яисә беренче катында ук шулай җиңел туамы?» — дигән сорауга язучының җавабыннан да күрергә була. «Юк. Бер тапкыр язам мин. Шуннан машинкадан чыккач, бер тапкыр кайбер сүзләрен алыштырам да, бүтән төзәтмим. Бер тапкыр язсам язам. Алай кулъязманы төзәтеп, төрле-төрле каралар белән, аны күчереп тә язганым юк. Менә булса булды, булмаса булмады. Бер дыхание белән язып була, бер сулыш белән». (Язучы белән әңгәмәдән.) Языла башлаган әсәр автор күңелендә бертуктаусыз хәрәкәт итә. Кондициягә җитү, өлгерү процессы автор кәгазь артында утырмаганда, башка эшләр белән шөгыльләнгәндә дә бара. Инде өлгереп, югары ноктасына җиткән әсәр тыелгысыз агым булып кәгазьгә төшә башлый. Автор үзе моның турында менә нәрсәләр сөйләгән иде: «Кайбер вакытта түл җыясың. Берничә көннәр буе бернәрсә язмыйсың. Өстәлдә кәгазьләр шул көе ята. Укыйсың, укыйсың... Почта килә, газета килә, журнал килә. Шуларны укыйсың. Мин моңа бер дә борчылмыйм. Өч-дүрт көн, атна буе өстәл янына утырып булмый. Ләкин барыбер эш эшләнә. Бервакыт бөтен газета-журналны бер читкә ташлыйсың да өстәлгә килеп утырасың. Әнә шул атна буе эшләмәгәннең, әйтик, үчен аласың. Куллар талганчы язасың. Ул этеп алып бара, этел алып бара, просто өлгереп булмый. Кул тала, ручкаларны алыштырасың. Бер-ике-өч көн шулай эшлисең дә яңадан күпмедер дәрәҗәдә энергия, түл җыярга кирәк була». (Язучы белән әңгәмәдән.) Шушы рәвешле эшләү процессында автор күңелендә туган геройлар җанланалар, укучы күңеленә тәэсир ясардай образлар барлыкка килә. Язучы үзе дә алар тормышы белән яши башлый. Иҗат процессының иң зур серләреннән берсе — геройга җан өрү, аны тулы канлы итеп тасвирлау өчен йөрәк аша уздырып, образга кереп сурәтләү сәләте. Рус әдәбият белеме, психологиясе аны «вживание» дип атый. Без гади генә 1гтеп «образга керү» дип атарбыз. Безнең халыкта да «йөрәктән чыккан гына, йөрәккә барып җитә» дигән әйтем яши. Геройларны йөрәк аша уздырып, алар тормышы белән яшәп, алар кайгысы белән кайгырып, алар тойганны тоеп сурәтләү сәләте графоманнарга, уртакул язучыларга эләкми. Моңа чын талантлар гына сәләтле. «Мин моны һич тә укучы күңелен нечкәртер өчен язмыйм. Моны язганда мин елыйм. Минем күз яшьләрем кулъязмама тама», дип яза «Торналар төшкән 156 җирдә» повестеның авторы. Ирексездән хәтергә Гетеның «Мина бу ел эчендә «Тассоины язу өчен принцессага гашыйк булырга, «Фауст»ны төгәлләү өчен җанымны иблискә сатарга туры киләчәк», дигән сүзләре; героинясының агуланганын язганда хәле начарайган француз язучысы Флобер, Гориоатакайны кызганып елаучы Бальзак килә. Бу үзенчәлек Мөхәммәт Мәһдиев талантына да хас. Язучы тудырган образларның укучы күңеленә дә якынлыгы, күнелне нечкәртә алу сәләте, тыела алмыйча көлдерә алу куәте дә әнә шуннан килә. Кайчандыр тормыштан тотып алынган деталь, кемнеңдер төсс-бите, кыяфәте, сөйләме язучы остаханәсендә иҗат процессында яңадан терелә, җанлана, әдәби сурәткә, портретка, персонаж сөйләменә әйләнә. Иҗат процессының иң югары ноктасы ул образга керү, аны җанландыру. Шушы ноктага күтәрелгән автор геройны реаль тормыштагыдай итеп күрә, аның белән сөйләшә, аның күз яшьләре белән елый, аның кайгысы белән кайгыра ала Язучы аңында герой никадәр төгәл булып күзалланса, әдәби әсәрдә дә анын портреты шулкадәр төгәлрәк, табнгыйрак килеп чыга. Бу Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына турыдан-туры кагыла. Сүзләремне раслар өчен яңадан язучының үзенә мөрәҗәгать итик. «Геройларыгызны күреп язасызмы?» дигән соравыма: «Күреп язам. Бөтен кашына, керфегенә, киеменә хәтле күреп язам. Менә күзенә хәтле күреп язам. «Фронтовиклар» да минем Рушад бар икән, мин аша күреп язам, әгәр Гата бар икән, мин анын керфегенә хәтле күреп язам. Шулай ук күрмәгәндә язып булмый. Кайвакытта халтуралар китә, кайвакытта өстәмә бер әйбер кертәсең, исме, укучы сизеп ала, тәнкыйтьчеләр сизеп ала. Шуны! Бу героең ышандырырлык түгел, диләр, һәм мин мона бер дә рәнҗемим, алар фальшны сизәләр. Әдәбиятны чын мәгънәсендә яратып укучы кеше һәрвакытта да фальшны сизә. Андыйлар миндә бар», дип җавап биргән иде язучы 1991 елның август аенда. риясендә катлаулы үсеш юлы үтә. Иҗат процессының башы исә язучының балачагына, гомер юлында кичергән вакыйгаларга, күзәтелгән детальләргә барып тоташа. Әсәр язучының тормыш тәҗрибәсе белән формалаша, үсә, байый, язучы рухы ниндидер бер этәргечтән көч алып языла башлаганчы кайвакыт шактый сулар ага. Язучы никадәр генә тәҗрибәле булмасын, кайвакыт әсәр языла башласын әчеп ниндидер бер этәргеч кирәк була. Әсәрне яза башлау төрле язучыда төрлечә була. Кайберәүләр шшдидер бер тормыш фактыннан кереп китәдер, кемнәрдер нинди дә булса бер вакыйга белән рухланып иҗат итә башлыйлар, кайсыдыр язучылар социаль заказ тәэсире белән дә яза башларга мөмкин. М Мәһдиев иҗатының этәргече нәрсәдә соң? Геройларны, сюжетны нәрсә хәрәкәткә китерә? Бу сорауга да язучы үзе генә җавап бирә ала Шуңа күрә дә аның җавабын укып карыйк «Башта идея туа. Ниндидер бер идеяны әйтәсе килә Мәсәлән, «Фронтовиклар», дигән әсәрдә нинди идеяне әйтәсе килде? Яшь егетләр, чын күңелдән ышанып, Ватанны коткарабыз дип көрәшеп кайтканнар һәм без Германияне җиңдек, тормыш яхшырыр, дип ышанып тылда да фронтовикларча көрәш алып баралар. Ә тормыш яхшырмый. Менә егетләр сыналар бераздан Алардагы наивлык бетә башлый Мин шушы идеяне үткәрергә теләгән идем Ул идеяне үткәреп бетермәдем. Егетләр минем һаман шул. . патриот булып, әйбәт күңелле булып, күңелләре сынмаган көе калалар әле нкссс дә, икс егет тә Ул вакытта инде мин идеямне үткәрә дә алмыйдыр идем. Әгәр бүген язсам (әңгәмә 1991 елда) мин аларның бераз сынганнарын күрсәтер идем Чөнки фронтовиклар алдандылар Алар дошманны җиңеп кайткач, монда эшкә тотынып караганнар иде, күреп торалар, бер төрле кешеләр сугышка бармый калганнар, тегсләй- болай махинация ясап баеп ятканнар, ә фронтовиклар шинель белән кайттылар. Эшкә тотынып караганнар иде, тормышны көйли алмадылар. Шуннан алар орден-медаль колодкаларын салып ташлап үзләре дә тормыш җаен җанларга дни кереп киттеләр һәм бик күбесе үзләренең теге Ватан сугышы чорындагы матур уйларын югалттылар Мин туларны әйтергә теләгән идем, әйтеп бетерергә Укучы күңелен яулап алганчы әдәби әсәр иҗат процессында, автор лаборато мөмкин булмады ул вакытта. Башта идея туа. Идея тугач, аның геройлары үзләре килеп керәләр Әйе, бу штеаго туры кило торган кешеләрне сия күргогнхн тормышта Алар КИЛСП керәләр берсе килеп керә. икенчесе килеп керә Шуларга каршы кешеләр килеп керә Шушы илектә каршы торучылар, аяк чалучылар кплеп керо Тормыштан барысы да». (Язучы беллн аңюмаАян.) Ятучы ижатынын үтеичолетеп куп очракта апа шулай тормыш билге ш Әдшт хәтта әсарларексн формасының үзенчәлекле булуын, тоташ бер сюжет сызыгына на булмаганТюаслллларлан торуын да үз тормышының катлаулыклары белән аңлата, тормышның новеллалардан торуын әйтә. «Минем әсәрләремдә төгәл композиция, төгәл сюжет юк икән, димәк, мин үземне үзем язам. Минем тормышымда төгәл композиция, төгәл сюжет булмады беркайчан да»,— дигән иде ул бу турыда сүз чыккач. Этәргечләр турында сүз тиктомалдан гына башланмады. Чөнки ижат процессында әдәби әсәр яза башлауга этәргеч күп вакытта зур әһәмияткә ия. Әсәр еш кына шул этәргечтән, беренче җөмләдән башланып китә. Мөхәммәт Мәһднев иҗатында беренче җөмлә дә бик мөһим. «Башлап җибәрү, әлбәттә, кыен инде. Ул барлык язучыга да шулай, миңа гына түгел. Ул бит темп алу дигән сүз. Темп, увертюра. Бу, әлбәттә, кыен. Бетерә алмыйча азапланганым юк. Бетерәм. Әйбәт бетерәм. Башлау кыен. Беренче җөмлә кыен. Моны Горький да әйткән, башка язучылар да әйтә: беренче җөмләне табу кыен. Шуны таптыңмы, китте. Колеяга кердең. Әнә шул беренче җөмлә алып бара. Беренче җөмлә, беренче абзац. Шул алып бара һәм ахырын да шул эшли инде аның. Мин аны шулай дип уйлыйм». (Язучы белән әңгәмәдән.) Ни өчен беренче җөмләгә шулкадәр зур игътибар бирә соң язучы? Моны бер генә нәрсә белән аңлатырга мөмкин: язучының эчке лабораториясендә өлгергән әсәр юл алсын өчен, буаны ерып җибәргән төсле бер сәбәп кирәк. Беренче җөмлә, әсәрнең башламы әнә шул рольне үти. Беренче җөмләнең рухы әсәрнең гомуми рухына юнәлеш бирә. Аннан соң иҗат процессында «илһам» дигән төшенчә дә бар бит әле. Беренче җөмлә, күрәсең, язучыга шул илһам ачкычы ролен үти торгандыр. Язучының иҗади дөньясы — остаханәсе серләр белән тулы. Аларның ачылмый торганнары һәм мәңге ачылмаячаклары да бар. Өйрәнелергә мөмкин булып та, тикшерелмичә калганнары да бардыр. Кайберсенә язучының үзеннән башка төшенеп тә булмас инде... Язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең тагын бер әһәмиятле хасияте бар. Аның иҗат лабораториясе, шәхесенең төп сыйфатлары әсәрләрендә, мәкаләләрендә зур чагылыш тапкан. Укы, укучы — шатлан, ләззәтлән — татарның бөек улының иҗат серләренә төшен!