СЕР

Гадәт-холкы белә» әйткән һәр сүзе гаять тә тәңгәл килә торган кешеләр әлләни күп очрамый. Әдип һәм шагыйрь Рафаэль СИБАТ — менә шундыйларның берсе. Хәер, олысына, кечесенә карата гаять ихлас күнелле бу нр-егегнең күңелендә җәүһәрләр җемелдәшкәнен бер карауда гына сизеп булмый. Иң элек анын күңел тәрәзәсенә күз салырга кирәк... Күрше Киров өлкәсенең Вятские Поляны районына караган Түбән Шөн авылы егете Рафаэль Сибат (ул чакта әле— Хуҗнн) белән без Казан дәүләт университетына укырга керер өчен имтиханнар биреп йөргәндә, 1965 елның җәй ахырында танышын, бик тиз дуслашып алдык һәм шуннан бирле иҗади рухташлык безне бер сукмактан әйдәп алып бара. Рафаэль тыелгысыз рәвештә, олы мөгаллиме һәм дусты мәрхүм Мөхәммәт ага Мәһди әйтмешли, тәмам арып, кулыннан каләме төшкәнче яза торган зат. Гадәттә, ул язганын кабат кайтып, төзәтеп тә маташмый — вакыггы юк, аның хыялы яна әсәр эчендә үрсәләнә... Шушы арада ул бихисап шигырьләр, эссенстикага хас нәфис зәвыкьлы язмалар язып өлгерде. Җиде ел буена Малмыж районының «Дуслык» исемле гәзитендә эшләү дәверендә генә дә татарның иң кызыклы шагыйрьләре, әдипләре хакында француз Моруа эсселарын хәтерләткән язмаларын дөньяга туктаусыз чыгара килә. Мәсәлән, М. Мәһдиев, Р. Гатауллин, М. Әгълә- мов, Зөлфәт һәм башкалар иҗаты хакындагы аның уйланулы язмаларын тәнкыйть мәкаләсе дип әйтергә һич тә күңел тартмый. Болар—үзләренчә бер әдәби әсәрләр. Бу юлы да «Казан утлары» журналының Рафаэль Сибатка 50 яшь тулуга багышланган сәхифәсенә Равил Фәйзуллинның өч томлык әсәрләре чыгу уңаеннан үзенең чор һәм поэзия хакындагы күләмле эссе-уйлануларын тәкъдим итте ул. «Казан утларыпнда моңарчы аның «Ике гашыйк һәм җыр тыңлаучы ат» (исеменә генә дә сокланырлык!), «Текә күтәрелеш» исемле зур әсәрләре чыкты. «Казан» журналында чыккан «Югалтулар табышы» повесте инде роман булып килә — анын икенче кисәге «Идел» журналында чыгачак. Рафаэль әле генә «Казан утлары»на «Исабәт» исемле романын китерде, һәм йөзләгән ихлас шигырьләр... Рафаэль Снбатнын шигъри талпынышы сүзнең барлыкка килгән чорындагы саф хисен кайтарырга омтылу. Рафаэль үзе һәм үзенең иҗади мохм- те, мәсләге хакында журналыбызның баш мөхәрриренә язган хатында болай дип тә куйган: «Авылда яшәп иҗат итү бер якган бик рәхәт: монда Табигать, монда Иркенлек! Ләкин... Әдәби мохит юк, аралашырдай кешеләр юк. Язганнарына профаннарча бәя бирүчеләр очрый анысы. Кайчак шунысы рәнҗетә, хәтта җәберсенеп тә куясың: «Нигә язып нн- тегәм соң мин!?» Шигырь китабы алып, Поэзия Сараена кулын юмыйча, аягын сөртмичә генә керергә азапланучы, үзләрен шигъри җанлы дип санаучы салкын йөрәклеләр өчен Шигърият Ишеге төбенә: СЕР — Шагыйрьләрнен горур во яралы Җанына тимәгез! — Аларнын Нечкә Күнеленә кагылмагыз!! — Илаһи Утлы Рухларын сүндерә күрмәгез!!! — дигән кнсәтү-белдсрүләр эләр идем. Нмшләрсен! Донья бу... Тукай әйтмешли: «Халкыбыз шул бик надан...» Шуна мин әкәм-төкәм кебек бикләнебрәк яшим. Әлеге дә баягы Даһиебыз язган шәехнен биш «кясына кермәгән өч «к» миндә дә бар: — Калеб. Китап. Каләм.» Бу үзе бер иман шарты, һәм Рафаэль өчен генә түгел. Намусны изә торган заманда яшибез. Ә чын поэзия шундый иманга табынганда гына исән калачак. ...1968 елда олуг остазыбыз Нури Арслан яшь ижат көчләре хакында радиодан сөйләде. Ул Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзу длиннардан сон үзенчә бер яна дулкын кузгалуын әйтте, һәм исемнәрен санады: М. Әгьләмов, X. Әюп, Э. Мостафин, шушы юлларны язган бәндәгез Зөлфәт һәм, әлбәттә, Рафаэль Сибат. Алтмыш җиленче елларда Урал тауларында без Рафаэль белән икәүләп чибәр кызларны томан эченә алып китеп, сою аркасында тукмала язып йөргән идек. Ә ул кызлар шигърият — һаман томан эчендә... Бер уйласан, мәхәббәт, сөю, шигърият хакына кыйналу да килешеп тора бит!.. Сәер хәл, әлбәттә: Смбатка 50 яшь! Хәер, асыл талантнын яше сан белән билгеләнми. Чын шигърият сер. Ул һаман да томанда.

Реклама