Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЧТОМЛЫКНЫ УКЫГАЧ ӨЧ СҮЗ

(РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИННЫҢ ӨЧТОМЛЫГЫН УКЫГАЧ ТУГАН УЙЛАНУЛАР.) 1 Тәүсүз өньяда бер тылсымлы Хиссият Иле бар Ул Поэзия. Аның могҗизалы сер-сихерси, бәлки, күпләр аң белән аңлап та, хәтта . емзеп-тоемлап та бетермәскә мөмкиннәр. Ләкин Кеше Күңеле күбрәк Җан белән кабул итүгә корылган бит. Шуңа бу Хиссият Иленә, тылсымлы дөньяга килгәннәр аны тиз генә ташлап китә алмыйлар һәм шушы дөньяны тудырган кешеләргә Шагыйрьләргә эчтән генә рәхмәтле калалар Шулай! Рәхмәтне кычкырып йөрмиләр, ә дога кылган кебек тып-тын калып, җанның сәҗдәдә чагында әйтәләр, һәм шунысын да өстәргә кирәк шагыйрьләргә чыннан да дога кылырлык ич алар Җирдә яшәгән чакта ук үзләренең Җан-Рухлары белән Күк Инсаннары рәвешендә, Югары Рух ияләре буларак та иҗат итәләр Шунсыз илаһи чын Поэзия дә юк' Шагыйрьләр һәрвакыт Югарыдан торып сүз йөртәләр. Хәтта иң түбән хәлләрдә калганда да Япь-яшь кенә килеш чахоткадан үлеп барганда да Палач балтасы астына башын салганда да... Нахакка туган җиреннән сөрелеп, шиг ырьләрс белән япа-ялг ыз калганда да. Чын шагыйрьләр патша булсалар да, хәтта кол булсалар да үз сүзләрен барыбер әйтәләр Үз язмышына өстән карап, нлләр-халыклар турында унлап Монда хикмәт нәрсә турында әйтүдә Әмма иң мөһиме: шагыйрьгә нәрсә турында әйтү генә җитми, ә «ничек!» әйтү дә кирәк. Д II Уртасүз 1. «Шигъри бомба» 1965 ел... Татар поэзиясенә «бомба» ташланды! һәм - ул бомба шартлады. Тавыш-тынсыз гына... Аның тавышы соңыннан берничә еллап яңгырап торачак. Шигъри бәхәсләрдә... Хикмәт нәрсәдә? Бу «бомба» дигәнебез әлегә беркемгә дә диярлек ныклы билгеле булмаган яшь шагыйрь Равил Фәйзуллшшың ирекле шигырьләре иде. Ирекле1 ! Шәп сүз бу, билләһи! Тик ирекнең ни икәнен оныткангамы — бу «ирекле»ләр кемнәргәдер ошамады... Әнә бит «Казан утлары» (ул вакытта «Совет әдәбияты») журналында басылган шиг. Чү! —хәтта шигырьләре дә түгел, хис-фикер «нюанслары» каләм әһелләре, тәнкыйтьчеләр арасында каршылыклы уйлар давылы тудырды. Нюанслар... Шигьриятьнең үзе кебек үк матур, нечкә, челтәрле сүз. Мәгънәсе дә төгәл билгесез, шуңамы серле. Ә әйтелеше? Бу сүзне ишетүгә үк әллә нинди уй-хисләргә коенасың. Өстеңдә Ниагара шарлавыгымени... Поэзиябезнең Тукай кебек бөекләре Рухы гафу итсен, мин үзем яшьтән үк, хәтта малайчактан «шигырь кыштырдаткан» кеше буларак, шагыйрьләрдән Равил Фәйзуллинга турыдан-туры ияреп яздым. Ул үзенең «Нюанслар иле» белән үзенә әсир итте. Фәйзуллинның «Нюанслар илеюнә ияреп язган дистәләрчә шигырьләрдән мин берничәсен бүген дә хәтерлим әле: Борынгы нстәлек-чиркәүда каргалар бик моңлы җыр суза... Җир тәнен тракторлар ерта... Алабута елый... Ни нәрсә ул Равил Фәйзуллинның нюанслар иле? Әдәбият сөючеләргә япон танка һәм хайкулары таныштыр. Танка 31 иҗекле 5 юллык булса, хайку 17 иҗекле 3 юллык, танкага 1000—1300 еллар булып, хайку чагыштырмача яшь, аны XVII гасырда бөек Басё (1644—1694) башлаган диләр, ә XVIII гасырда икенче бөек япон шагыйре Есс Бусон (1716—1783) тагы да камилләштергән Бүген Япониядә күбрәк хайку белән язалар, ул танкадан да кыскарак ич! Ә Хиппон халкы кечкенә— кыска әйберләр иҗат итеп озын-озак яшәргә ярата. Әнә бүген дә алар шагыйрә Мати Тавараның хайкуларын ябырылып укыйлар. Ә бит 1200—1300 еллар элек аларда «нагаута» — озын җырлар булган. Инде танка һәм хайкуларга килсәк, алар кеше күңеленең эчке халәтен аңлатып язган шигъри нәсерләр. Аларда күбрәк ике күренеш янәшә бергә китерелеп «үбештерелә». Нәкъ менә кыз белән егет кебек. Нәрсә туа бу «үбешү»дән? Гадәттәгечә, 4 килокалорий янамы? Әллә киресенчә өстәлә генәме? Алар бер- берсеннән этеләләрме яисә, киресенчә, тартылалармы? Боларны тою шигырь укучының үз эше ул әлеге энҗеләрне эмоция белән кабул итә бит, чөнки танка һәм хайкулар үзләре үк эмоция кыйпылчыклары ич, Җан-Рухның эчтән генә, сизелер-сизелмәс кенә дертсенеп куюы. Менә шушы типтагы, ягъни фикер яисә хиснең «Көйне белегез» («Угадай мелодию») телетапшыруындагы кебек, өч-дүрт нота белән генә бирелеп, калганын укучы үзе эзләргә тиеш булган «нюанслар»ын татар поэзиясенә 22 яшьлек Равил Фәйзуллин алып килде һәм - моның белән зур «шартлау» ясады. Болар — безгә таныш булмаган татар танкалары (шулкадәрле дә танклары дип ычкындырасы, ялгышасы килми, әлеге хәрби машинаны җенем сөйми!) һәм татар хайкулары иде. Ләкин... Болар япон шигырьләрен кабатлау түгел. Кабатлап әйтәм: киресенчә, халык иҗатының үзәген тәшкил иткән кыска формаларына «кайту» Алар кыска шигырьләр яки, Фәйзуллинча әйтсәк: «Нюанслар иле...» Күркәм сүз! 22 яшьлек шагыйрьгә шушы тәгъбирне тапкан вә татар шигъриятенә кертеп җибәргән өчен дә рәхмәт әйтергә була Нюанс дигән француз сүзенең фнкер-хистә сизелерсизелмәс кенә күчешләр, төсләр чайпалышы, аһән сирпелеше икәнен тирән тойган хәлдә ул анын Иленә үк кереп киткән Нюанслар тормыш вә яшәешнен, тереклек итүнең атом кисәкчәләредәй нәп-нәни мизгелләре алар. Фәйзуллин адәм күзенә орынмаган бу мизгелләрне мсиә ничек тотып алган: Хәтер Яз җитүгә беренче булып таудагы кабер ачыла Омтылыш Йолдыз атылды Сабый бала форточкалан кулын сузды. Көзге яңгыр Торналар китеп бара Кош канатлары орынгач, болытларның күнеле тулды. Үҗәтлек Кырмыска, саламны сойрәп, түмгәгенең очына менде Кояшка тәки якынайды' Натюрморт Тәлинкәдә Кояш. Тастымалда икмәк Телем күзләренә нур тулган. Тулай торакта Кызлар күптән йоклый Кефир шешәсендә голлар Таңны көтә. Татар поэзиясендә завод суккан кирпечләрне хәтерләткән бертөсле шакмак шигырьләрдән соң (озын-озын шигырьләрдән соң!?) болар шул «кирпеч»ләр өеме арасына барып төшкән «бомба» булды. Бу яшьлекнең дуамаллыгы, үзен якача күрсәтүе вә танытуы да иде Менә без болай да яза алабыз'" Хәер, топ мәсьәлә анда да түгел. Монда бер генә сорау куярга мөмкин Әлеге «Нюанслар иле» белән яшь шагыйрь ни булса да әйткәнме? Әйткән! Үзенчә, яңача әйткән... 2. Тәнме, җанмы?.. енә шул мисалга китерелгән очъюллыкларны үзгә итеп язылган, Фәй- зуллинча язылганнарын язучылар, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр һәм укучыларның бер өлеше танымаска, шигырь итеп санамаска тырыштылар. Болармы монолит кнрпсч-шакмак. сакал-мыеклы шигырьләр язу очен теркәп кунган уй-фнкерләр, башка килгән беренче, икенче яисә оченче җөмләләр. М тагы да икенчеләтебрәк әйтсәк, поэтнк чимал санадылар. Икенче бер төркем аларны «ак шигырь», «ирекле шигырь» санап, шулай яшәргә мөстәкыйльлекләре барын күтәреп чыкты. Әйе, ирекле ил мөстәкыйль булган кебек, ирекле шигырь дә чит терәкләрсез дә мөстәкыйль! Әлеге поэтик энҗеләр шигырьнең сакал- мыексыз чагы, гүя алар сабый, чиста, пакь, садә килеш дөньяга килгәннәр дә, шул рәвешчә бөек рәссамның киндерендә мәңгелек нарасый булып калганнар. Күпләр моны татар шигыре традицияләрен бозып, яшь шагыйрьнең үз шигъри архитектурасын эзләүе итеп кабул иттеләр. Ягъни мәсәлән, форма эзләү, поэзиянең шәкли ягы. Татар шигъриятендә ритмик сындырулар аша яңа форма эзләүне гасыр башында Сәгыйть Рәмиев күтәреп җибәрде. Һади Такташ, Хәсән Туфаннар аны дәвам итте. Соңарак ул Әнвәр Давыдовта да нык сизелде. Ритмик «аксатулар» шигырьне ат урынына уйнаткан бөек Тукайда да очрый ич. Ләкин ни генә димә, форма эзләүнең бомба шартлаганына тиңе бары Равил Фәйзуллинда гына булды дисәк, дөреслеккә һич тә хилафлык кылмабыз. Каян килгән ул аңа? Әлбәттә, яңача язасы килүдән, яшьлек кайнарлыгыннан, шигырьнең тын юлына утырган тузанны очыртасы килүдән. Чөнки яшьлек ул — тән, ә картлык — җан. Икенчеләп әйтсәк, тән —шул форма инде, ә җан — эчтәлек, формага салынган Рух кичерешләре. Шигырь бит Җан-Рухның бөтенлеге белән елмаюы яисә үксүе. Яшьлек тән матурлыгына омтыла, аның да үзенчә иң кызыклы моделен эзли, шәхси вариантларны барлап карый. Ләкин... Бу модель Җан-Pyx квинтэссенциясе белән тутырылмаса, әлеге форма үлек, ул көлке, кызганыч һәм мескен. Шуңа «Тәнме беренчел, әллә Җанмы?» — дигәндә, материалистлар яисә идеалистлар кебек бер кырыйдан икенчесенә фанатикларча сукыр ташланмый гына Галәм, Космос, Аллаһы, Яшәешнең хозуркодрәтен тоеп: — Икесе дә! — дип җавап бирү хакыйкатькә хыянәт итү булмас. Чөнки әлеге хакыйкать һәрвакытта диярлек кайдадыр бер урта җирдәрәк тора: унда да түгел, сулда да «йолдызларга күмелгән» кеше йөрәге сыман — уртадарак. Талантлы шагыйрь Равил Файзуллин да иҗатының башлангыч чорында ук «Җан бөеклеген», шигырьнең шәхси ягы белән мавыкканда да аның эчке энергиясе, йөрәк тибеше турында онытмаган. Үз җаны-иманы турында да гомер буе кайгырткан ул: Бу җанда ни калды? Иманым сау калды! Ул хәтта тауларның да җанын эзли: Тауларның да җаннары бар, Кыяларның— йөраге. Әйе, шәп шигырь язар өчен Зур Җан, Сау Җан, Иманлы Җан кирәк, чөнки шигырь Җанның кыйпылчыгы ул! Шуңамы Фәйзуллинның иң-иң кыска шигырьләре — беръюллыкларыннан да фикер җегәре, тетрәнүләр дулкыны, кичерешләр апогеесс, теге яки бу күренешкә карата фәйләсуфларча бәяләмә һәм рәсем- ишарәләр тоясың вә күрәсең. Ә алардагы оригинальлек?! Үзенчә әйтү! Сөюсез ел Елады кан Елан елында. Үл генә—күбәер дусларың... Бәхетнең тәхете юк, имеш. Тынлык ул — иң бөек илаһи музыка. Җирдә ятмый, кайда ятсын яхшылык' Каберләрнең фәкать туган елы.. Еллар юка чакта — уй биек. Кемгә ничектер, бер караганда, салкын акыл белән хиссез генә язылган тәгъбирләргә охшасалар да, мин аларда эчке энергия Җан җылысы тоям. Юк, болар уй-хиссез генә туган юллар түгел! 3. Җан җылысы әйзуллин тудырган поэтик дөньяга килсәк, аның яктылыгына тан каласың. Хәтта шигырьдә үлемне күрсәтүе дә гаҗәп бер оптимистик рухта: «Бүтән инде Мәңге картаймам мин...» (Дәуанисе сүзләре) Билләһи, менә ул сезгә поэзия оҗмахы кайда! Монда исләрдән туган хисләр, бетмәстөкәнмәс яшәү дәрте. Бу шагыйрь, җыр язу яисә җырлау гына әле ул җыр түгел, ә гомерлек җыр җирдә яшәү үзе дип фараз кылучылардан һәм, бу уен гоманлап кына калмыйча, ТәнҖан-Рух субстанциясен шушы позициядән чыгып аңлаучылардан. Аның иҗат критерийларының берсе нәкъ менә шунда чагыла да. Кеше буларак та, шагыйрь буларак та ул тоташкан, шигырьдә бер төрле сандугачтай сайрап, тормышта карга булып каркылдап йөрми Аның әйткәне, киресенчә, тормышны күзәтүләреннән, үз кичерешләреннәи, уйфикерне балалатулардан туган җанлы сүзләр тасмасы Тормыш нинди ул шуны үз Җаны аша лакмус кәгазедәй уздыра шагыйрьнең шигырьләре дә шундый. Ләкин... һәр шигырьгә Олы җаннан зур җылы өрелгән. Шулай ук Фәйзуллин үз шигырьләрендә тормышның чагылышын да (копиясен) күрсәтми. Әгәр болай дисәк, бу фикер артык беркатлы, мескен, хәтта көлкеле булыр иде. Гомумән, нигә әле безгә ул тормыш копиясе9Шагыйрьнең вазифасы ул түгел бит, ул кешеләргә (поэзия соючеләргә) җан җылысы өрергә тиеш. Моның өчен ул үзендә коч Илаһи Көч тоярга тиеш: Коч бир СИН мина, мәдәт бир! И, АЛЛАМ Бөек Хужам! ...Ник тыныч түгел бу күңел. ник тыныч түгел бу җан? Әйе, шагыйрь көчле, аның Җаны җылы, күңеле тынычсыз булырга тиеш Суык Җанлы шагыйрь поэзиягә килсә - ул бит диверсант, кара йөзенә акбүз япкан икейөзле мәхлук. Инде иллене узса да, шагыйрь һаман җан суыклыгыннан, җан туңудан курка Менә аның соңгы елларда гына язылган дүртьюллыгы: Син мине бүтән каргама! Каргасаң җаным туна. Каргышыңнан үзендә дә яна борчулар туа. (1995 ел. май) Әнә! Җылы майда да Фәйзуллин Җан Җылысын кайгырта Туңмасын Җаны! Ф 4. Исләрдән туган хисләр акыт-вакыт акыл шигырьләре өстенлек итсә дә, Равил Фәйзуллин— хискә бай шагыйрь! Кайвакыт бу хисләр чамасызланып, аны күмеп тә китә кебек. Ничек һәм каян туа алар? Уйлавымча, иң беренче — табигатькә бик якын торуыннан. Табигать — сафлык, садәлек, чисталык, матурлык ул. Иң хәерлссе: Табигать — алдамый! Боек Гете әйтмешли: «Табигать һәрвакыт хак. Ялгышлар, буталулар кешеләрдән». Ә бит тормышта паралогизмнар күпме?! Юк, алар хис тудыра алмый, тудырса да, ул нәфрәт дип атала. Якты хисләргә килгәндә, алар чәчәкләрдән туа, урман-елга буйларында туа. Матур хисләр «таз эчендәге орчык малай»ны күрүдән дә барлыкка килә. Алар ана елмаюыннан, сабый карашыннан, кайгы-cai ыштан, бәхет-шатлыктан да туа. Ул матур-гүзәл, зифа гәүдәле, ерык авызлы кер чайкаучы кызларны күргәч тә туарга мөмкин: Кер чайкыйлар кызлар, Тезләрендә — Кояш! Күзләрендә —яз! Ярым ачык күкрәкләре оялган күк бераз... Ә менә «кыр казы исе»ннән туган хис ниндидер илаһи, ул Күккә үк тоташкан сыман: Бардыр.. Бәлки, кемнәрнеңдер кабер казыйсы килә Бу чакта ничек үлим соң— кыр казы исе килә! Шагыйрьнең иң-иң көчле-куе, тыгыз, дәртле хискә өртелгән шигырьләре мәхәббәт турында: Мин сине ничек яраттым! Ничек шәп әйтелгән!! Юк, шушы бер юлга сыйган дүрт сүз, сигез иҗек, унике аваздан соң башка берни дә әйтергә кирәкми! Монда инде әйтелгән. Бу сөю турындагы барлык сүзләрнең квинтэссенциясе. Татарча табылган иң шәп, иң кыска әйтелеше. Хәтта башка варианты юк та кебек. Монда тирән хис тә, югары пафос та, җан сыктавы да, кичерешләр аһәңе дә, ташны эретерлек моң-сагыш та бар. Фәйзуллинда мәхәббәт шулкадәр бөек көч, шулкадәрле дә Югары Хис, хәтта «Вакыт кодрәте» дә аңа тәэсир итмәскә мөмкин. Бар нәрсә үзгәрә... Вакытның кодрәте! Күңелдә шул килеш Синең яшь сурәтең. Әйе! Мәхәббәт мәңге яшь кала, шуның кебек аның турында язучы Шагыйрь дә күңеле белән мәңге яшь! Шуңамы ул гомере буе йөрәгеннән ак күгәрченнәр — сөю-хнс кошлары очыра. 5. Поэтик сер әүсүздә үк әйтеп үткән идек инде, поэзия могҗизалы сер-сихер ул. Чынлап та, ул үзенең серлелеген, Күккә тоташканлыгын югалтса, реалистик акыл, прагматлык романтик рух, бал кәрәзедәй куе хис белән ортелмәсә, ниндидер сихер-магия өстәлмәсә бу инде сер түгел, ә билгеле бер күренешне механик тасвирлап чыгу яисә уй-фикерне хиссез-төссез генә хәбәр итү. Ә бит уй эчендә уйлар, фикер эчендә фикерләр бар Хис йөрәгендә хисләр ята. Менә поэтик серлелек каян килә! В Т Рус шагыйрьләре Гумилев, Мандельштам, Пастернак — поэтик сер ияләре. Дөнья әдәбиятына күз салсак, символик серлелек Метерлинкта бнк көчле Кайвакыт аның символлар урманын ырып-ерып чыгып та булмый, һәм, нигәдер, ерып чыгасын да килми. Ә шигъри тәэсирне сизәссн, тоясын бит’ «Иностранная литература»да Сен-Жон Перс шигырьләрен укыган бар иде. Ә менә аныц «Ориентирлар» поэмасын радиодан ишеткәч, хәйран калдым менә сер илә бөеклеккә төренгән әсәр! Ә «Кошлар» поэмасы? Табигать турындагы шигырьләре?? Болар- га да поэтик сер, күккә тоташканлык, Космик Хисләр хас Дөрес, шигырь ребус, кроссворд, Нурихан Фәттах язганча, «башваткыч» яисә табышмак та булмаска тиеш болары да салкын акылга исәпләнгән ич! Хәтта фантасмагорияләр дә поэтик сер тудырмаска мөмкин, ләкин шигырьдә серлелек югала икән, аныц тәэсир көче бермә-бер кими, аныц кызыклыгы, илаһилыгы югала. Поэтик сер шигырь укучыны эзләнүгә этәрә, уйларга чумдыра. Туны астыннан күлмәге күренгән кешене исереккә саныйлар, сүзләре артыннан фикерләре ачык ярылып яткан баналь шигырьләр дә чишенгән салмышка охшыйлар. Мондыйлар безнең ярты мең ел коллыкта ачылган татар йөрәкле шагыйрьләргә дә хас. Шәрә йөрәк бу, салкын җилләргә, зәмһәрир суыкларга, ярсулы давылларга каршы куелган йөрәк. Изелүне, мескенлекне мөмкинлектән уннарча, йөзләрчә артык күтәргән йөрәк. Шуңамы, ул яшеренергә теләми, сер томаннары артына качарга җыенмый— күбрәк турысын әйтә. Әмма... Татар шигъриятенә поэтик сер хас түгел дияргә җыенабыз икән бик нык ялгышырбыз. 27 яшендә шигъри даһилыкка ирешкән Тукай иҗаты поэтик сер түгелмени?! Европа галимнәреннән алда Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен әйткән Сәйф Саран сүзләре сер-сихер түгелме әллә?! Ә Колгали, Котб, Мохәммәдъяр, Дәрд- мәнд иҗатлары? Җәлилнең «Моабит дәфтәре»идәге героик лирикасы Поэтик сер Фәйзуллин иҗатына да хас нәрсә. Хәтта аның кайбер шигырьләрен бераз сәерсенеп тә укыйсын Тукта, тукта! Туктале!! Ни әйтергә теләгән моның белән шагыйрь? Кабат укыйсың нидер тоемлана кебек. Әйе, тоемлана башлый, әмма. Барыбер шигырь ачылып бетми. Ачылса да, хәйләкәр дипломат кебек, контекста үзе очен генә яңа мәгънә калдыра. Ул катлаулана, кәбестә кебек кат- катлана, шуның белән кат-кат укуга этәрә. Әнә шул «йозаклы» бикләнгән шигырьләр нәрсәседер белән тарталар да. Аңа ачкыч эзлисең, ул, ик мөһиме тәэсир итә, кызыксыну тудыра, аңыңа барып җитмәсә дә, җанына үтеп керә Тик шулай да, шагыйрьнең бар шигырьләре дә бикле-ябык түгелләр, киресенчә, күбрәк ачык, төгәл-үткен фикерле. Ә инде аның иҗатында поэтик серне күрсәтү очен конкрет мисаллар эзлибез икән, уйлавымча, шактый ук кыен хәлгә калырбыз. Чөнкиме? Чөнки поэтик сер дигән нәрсә аерым бер шигырьгә генә түгел, ә теге яки бу шагыйрьнең тулы бер иҗатына хас күренеш ул. Моңа аның язу стиле дә, «әдәбият кухнясы» да, хиссият байлыгы да, фикерләү рәвеше дә, яшсрснлслсгс дә һәм хәтта үзе һәм башкалар тарафыннан тудырылган имиджи да керә. Инде бик тә скептик адәм: чыннан да: - Ә шулай да, әйдә, тәгасн бер мисал сыйфатында шигырь юлларын китер әле! -дисә, менә ул! Дорссс, менә алар; бер түгел икс шигыреннән: Сагышымны сиңа илтер, диңгездә Ай юлы. Соңгы аваз, карлыгач кебек, киңлеккә күтәрелмәс Урманнар айкап Йормәс. Кояшка сәлам илтергә Җиде кат күккә менмәс Ботактагы соңгы алмадай, ычкыныр да иреннән, тәгәрәп кире кайтыр ул күтәрелгән җиренә (1964. март) Бер яктан монда бар да ачык кебек: «Сагышны Сиңа илтүче диңгездәге Ай юлы» метофора, образлы әйтү. Ә нигә диңгездәге Ай юлы? Сагышлы булгангамы? Ә нигә җирдәге түгел, диңгездәге Ай юлы? Ачык күренгәнгәме? Диңгез үзе мәхәббәт образы түгелме? Сораулар, сораулар Хәер, нигә әле алар?! Иң шәбе- әйбәт әйтелгән бит! Яисә менә «Соңгы аваз...»да бары ачык кебек: — - Соңгы аваз — соңгы сулыш ул... Ә аннан соң? — Ә аннан ни булачагын беркем дә белми... — Серме? — Сер... Әйе, бу урында поэтик сер дә бар... 6. Элитарлык агыйрьнең тагы бер үзенчәлегенә игътибар итик: Фәйзуллин бер үк вакытта гомумкабул һәм элитар шигырьләр дә яза ала. Гомумкабул- ны һәркемгә аңлаешлы дип санасак, элитарлыкка килгәндә, болары, образлы әйткәндә, аристократик шигырьләр. Алар иң югары зәвыклы укучы, аерым бер элита өчен языла. Элитарлыкны поэтик сер белән бутарга ярамый, чөнки поэтик сер күпләр тарафыннан кабул кылынып, хәтта аңлашылмаган сурәттә дә җанга якын ителеп, ә гади генә элитар шигырьләр, ниндидер аңлашылмаучанлык тудырып, чит-ят күренергә мөмкиннәр. Ә болай алар бер- берсенә бик нык бәйләнгәннәр, поэтик серлелеген югалтса, элитар шигырьләр туа алмый, алар бит иң нечкә тоемга, иң сизгер күңелгә, ни югары зәвыкка чамалап языла. Аларны тудыру өчен сүзләр дә бик сайланып кына алына. Монда тупаслык яисә колакка ятышсыз сүзләр гафу ителми. Элитарлык XIX йөз рус әдәбиятыннан Тютчев, Майков, Фетта ачык сизелә. Ул Блок та да бар. Бервакытны иң беренче Нобель премиясе лауреаты француз шагыйре Сюлли-Прюдом иҗаты белән танышырга туры килде. Табигать, сөю турында югары пафоста, элитар рухта язылган әсәрләр Бүләкне, фараз кылуымча. аңа шул элитарлык өчен биргәннәр булса кирәк. Талант бит Нобельлек үк түгел! Менә шуннан соң уйга да чумасың: Ә шулай да, элитарлык, тарлык булмаса да, поэзия пигы түгел әле ул! Чын шигырьне шагыйрь элитар булсын әле дип язып утырмый, ә йөрәгендә тудыра. Менә мондый ракларны: Әлеге шигырьне укыгач, уйга бат инде: — Элитар шигырьме бу? — Әйе! Ә гади, гомумкабул шигырь түгелмени?? Әйе шул, бик күпләргә аңлаешлы мәхәббәт шигыре дә бу Бары образ өстенә образ гына өелгән, метафора көчле, рәсем-ишарәләр берсе-берсе артыннан... Менә шуңа искәртик: элитарлык мәсьәләсе шактый ук четрекле: аңа поэтик сер дә сыя, гомумаңлаешлы гади-ачык шигырь дә сыя. Элитарлыкка иң хисчән күңел дә сыйган, тирән акыл таләбе дә сыйган. Шуңамы поэтик сер, элитарлык кебек критерийларны аерым бер чикләр белән төгәл билгеләү дә, бәлки, тәгаен мөмкин түгелдер, алар бит Җанның шигырьне яисә тулы бер иҗатны үзенә сеңдерүе аша гына шактый ук ачык тоемланалар. Ә Фәйзуллинга килгәндә, ул, чыннан да, халыкчан да, элитар да шагыйрь... Ш Ай — вакланган дулкыннарда ватылган бәхет сыман. Ә синең тын күзләренә Ай тулы килеш сыйган. Йөзә ул киң диңгездәге ялгыз ак җилкән кебек,— керфекләрең офыгына бер кереп китәр кебек. Аннан кабат чыгар төсле чисталык диңгезенә, якынлашыр да Ай-җилкән Мине дә алыр менә... (1964. март) 7. Фәлсәфи сәфәр. дәбият гыйлеме күрсәткән сукмаклардан килеп, ул, өйрәткән критерий, категория, термин, атама, бәя-билгеләр белән эш итсәк, Фәйзуллин иҗатын күз алдына китерү, ачыклау вә аерып кую өчен, стиль үзенчәлекләреннән аңа гына хас булганнарына дикъкать бирү өчен без нинди сүзләр куллана алыр идек? Гәрчә һәр аерым сүз-термин, категорня-атама астында дистәләрчә битләрдә язарлык мәгънә-аңлатма ятса да, язмабыз бикбик озынга китәр дип, бу урында без аларны механик рәвештә кабатлап чыгарга гына булдык, чөнки алар да азмы-күпме ачыклык кертәчәкләр дигән омет бар. Фәйзуллин стиленә нәрсә хас дигәндә, анын шигърияте гаять тә образлы! Хәер, шигырь образсыз гына була ала микән? Образ тудыруда аңа метафора, метанимия, ассоциатив чагыштырулар, символлар, перифразалар нык ярдәм итә. Ул фикср-сентицняләр, антитезалар, афоризмнар, төрггерү-кинаялар белән яратып эш итә. Рәсем-ишарәләр дә күп анда Тормышта кискен борылышлар, көтелмәгән хәлләр сш булган кебек, Фәйзуллин иҗаты да псрспитияләр белән тулы. Прозаик үз героен экстремаль хәлләргә куеп карап, аның карашларын, бигрәк тө персонажның характерын төгәл вә анык ачарга омтылса, шагыйрь үз хисләрен «экстрсмаль»дә сыный. Бу бигрәк тә мәхәббәт шигырьләрендә сизелә. Аерылу, тирән сагыш, вәгъдәсезлек, хыянәт моментлары шундый. Бу шигырьләр соң дәрәҗәдә экспрессив Шау яфраклы имән идем. Син китергән хәсрәттән чыпчык кунмас шәрә ботак калдым. Күнелем катты чакматаштан. Кабынырга теләк, көч тә юк... (1995. май) Бу, бәлки, мәхәббәт турындагы шигырь дә түгелдер. Бары зур-олы хәсрәтнең чагылышы гынадыр. Ләкин ул экстремаль халәттә туган экспрессив шигырь. Гомумән, Фәйзуллин гомере буе шигъри экстазда яши, шуңамы күп иҗат итә. Шигъри куәс аның җанына бөти-амулст булып асылган. Гел «экожа аксый торгач, тагы бер «экс»лы сүзне өстик инде Дөресе, өстәргә туры килә, чөнки әлеге сүз дә шагыйрьнең иҗат стилен, эш методын күпмедер ачарга ярдәм итә. Миңа калса, Фәйзуллин күп кенә шигырьләрен экспромт белән яза. Ритмны сыгылмалы итү өчен эчке рифмалар кертә «Елады кан елан елында», «салларга салып», җил-җилкән» Иҗат методына килсәк, бу шигырьдә реализм- рационализм шактый нык чагылыш тапкан, әмма романтик рух вә сенсуализм да үзен сиздерә, экспрессионизм мотивлары да очраштыргалый Ләкин ул күбрәк прагматик. Фәйзуллин шигырьләрендә фигыльләрне аз куллана, аларда күренешләрнең исемнәре яисә аларга үзенчә исем бирү һәм халәт атамалары Кайвакытта ул билгеле фикерләрне дә кабатлый Ләкин бу плагиат түгел, ә әдәби параллелизмнарны реминисценцияләү Чөнки алар Фәйзуллиича! Аның иҗатына хас тагы бер як бар ул шигырь техникасы. Поэтик каркасны Фәйзуллин бик тә үзенчә корырга ярата, беренче юлда, әйтик, өч иҗек, икенчесендә биш, ә өченчесендә яисә дүртенчесендә җиде, сигез, хәттә тугыз, ун да булырга мөмкин. Әле анда шигырь юлларын бер җөмлә итеп язу да бар; шуңа хис эмоциясе, уй-фнксрс беткәнче ул беренче юлны баш хәреф белән башлый да калганнарын вак хәреф аша дәвам итә. Фикере булганнар г ына моңа бара ала Шагыйрьнең детальләр остасы икәне дә ачык сизелә. Прозада бу эшкә мәрхүм Мөхәммәт Мәһдисв бик тә маһир иде, ә поэзиядә Равил Фәйзуллин: Атылып төшкән һәр йолдыз җыелып бара йорәк төбендә Кайвакыт шагыйрьдә оккультизм тойгылары да сизәргә мөмкин Әйе, һәркем кебек ул да күпмедер дәрәҗәдә оккультист кешенең яшерен көчләренә ышана, хәтта... Космик Көчләргә дә ышана кебек Алайса каян тусын мондый серле шигырьләр Ә Җан очты Күк бушлыгына. Кабыгы калды Җирдә кабертүмгәк булып. Тау убылып, үзән-чокыр булды. Түбән биеклекләр эзләп микән — Йолдызлар төштеләр коелырга шаулап узган яңгырдан сон. Яңадан туармын кирәксә! Инде хәзер төрле-төрле «экс»лардан качып, «изм»нардан арынып, шәхсән үзем фаразлавымча, Фәйзуллин иҗатына нң хас нәрсәне әйтик. Бу—фәлсәфилек. Юк, фәйләсүфларга хас фәлсәфилек түгел, ә шагыйрьләр фәлсәфилеге: җылы хыялый, кешечел һәм күпмедер кыргый да. Кешедә, гомумән, кыргыйлык көчле. Хәтта кыргый хайваннарныкыннан да көчле. Шагыйрь никадәр генә реалист булмасын, аның Рух утында Гаҗәби вә Серле Дөнья яктырткан, Җан көрсиләрендә әкияткә ышану да утыра. Ул хәтта «җир хыялы — коммунизммга да ышанып алырга мөмкин. «Әкиятмкә ышанмаган кеше— тимер йөрәкле ул, ә андыйлар җылы, якты, хыялый шигырь яза алмый. Гомумән, һәр кешедә, бигрәк тә нечкә күңелле, ышанучан, һәрбер нур яктысына йөрәге ачык шагыйрьләрдә гомер бус фикер каршылыклары да яшәргә мөмкин. — Әйбәтме бу? — һәрхәлдә, начарга түгел! Хакыйкать бит бәхәстә, фикер каршылыкларында туа. — Кешелек ничә төрле «хакыйкатьмнс узды инде!? — Инсаннарга, гомумән, Хакыйкатьне төгәл белү бирелмәгән. Кешелек өчен андый мөмкинлек юк һәм аның булмавы дөрес тә, чөнки һәр бәндә Хакыйкатьне белсә: — «Мин Алла!» дип дөньяга шәрран ярыр һәм Галәм кызыксыз бер төстә калыр иде. — Ә нигә кеше хакыйкать эзли соң? — Безгә чикле гомер бирелгән, шул чикле яшәүдә адәм баласы бер чиктән икенчесенә сикергәләп, үзе өчен бөек Канун, Илаһи Көч, Космик Кодрәт эзли, шул рәвешчә ул гасабилана-гасабилана Хакыйкатьне эзләп табарга, Сер-Сихергә ия булырга омтыла. Моны мәңгелеккә омтылу һәм кызыксыну да тудыра. — Хакыйкатьне табу мөмкинлеге дә булмагач, ни кала соң кешеләргә? — Матур вә яхшы яшәү! Бу мөмкинлек тулысынча аның кулында... — Ә үлем? — Матур яшәгәннәр матур үлә дә белә. Кара әле Фәйзуллннга, ул ничек ди бит: Кошлар оча-оча югала... Тагы да конкретрак: Кеше булып кала алсак, шул җитә. Шул җитә...— ди. Шулай да. . Шагыйрьләргә Хакыйкать турында сүз әйтү мөмкинлеге бирелгән, ә фәйләсуф күпме генә тырышса да, Чын Хакны әйтә алмаячак! Әнә ич: Пәйгамбәрләр - ничек кирәк таба — шулай иңдерәләр вәхине! Кеше Акылы бервакытта да Галәмне, Космик Рухны, Аллаһыны ача алмаячак, ул моның өчен артык акылсыз, ә менә Шагыйрь җаны Яхшылык вә Матурлык аша, үз кичерешләре аркылы, Күккә тартылуы белән Хакыйкатькә һәрвакытта күпмедер якын тора. Аны тоемлый. Шуңамы Шагыйрь мәңге фәлсәфи сәфәрдә. 8. Мунча кунагы. нде~ язганыбыз буенча каләм белән шактый атлый торгач, Шагыйрь- Фәйзуллиннан Кеше-Фәйзуллинга да төртелик әле. Беразга гына булса да... Гадәттә, шагыйрьне шәхестән, ә шәхесне шагыйрьдән аерып куючылар да бар: — Зур шагыйрь бит, олы талант, нигә аның кешелек сыйфатлары, ялганчы булуы, вәгьдәссзлеге, куркаклыгы, комсызлыгы... Монда ялгышның шактый тирәндә ятуын искәртеп, бер нәрсәгә аерым игътибарны юнәлтергә кирәктер - Кеше буларак югалып барган инсан, шагыйрь буларак та шиңәчәк, һичъюгы, ул иҗади үсми, бер урында таптана, ягъни мәсәлән үз-үзен кабатлый башлый Хәер, французлардан карак Франсус Вийон, гомосексуалист Жан Жене иҗаты моның киресен раслый. Зинаида Гиппиус та җенси тыйнаксыз хатын булган ич. Ә талантлары? Ә шигырь вә проза әсәрләре?? Равил Фәйзуллинны мин якыннан беләм дип әйтә алмыйм, әмма берничә очрашуда ук аның шагыйрьлеге һәм шәхесе бср-берссннән аерылмавын аңладым. Аларда идентиклык сизелә. Иң әүвәле ул - ихлас инсан: җырда язганын җирдә эшли! Борынгы фәйләсуф Биент әйтмешли, Файзуллин да: «Бар булганымны үземдә йортәм» дип әйтә ала. Хәер, ул үзе дә пилигрим кебек дөнья гизеп үзен күп йөртте... Суфи шагыйрьмени һәр зур шагыйрьнең, легендар ук булмаса да, үз имнджы булырга тиеш. Дөрес, ул моны үзе генә тудырмый, аны дус-ишләре, иптәшләре, шигърият сөючеләр барлыкка китерә. Билгеле бер аксиома бар һәр шагыйрь күпмедер сәсрҗан ул! (русчасы «чудак»). Сәерҗанлык Фәйзуллинда да шактый нык сизелә. Көтелмәгән эшләр эшләп ташлау, кинәт кенә туган үзгәрешләр, хиснең акылны акылча утыртуы шагыйрьләр өчен хас нәрсәләр. Әле монда Шагыйрьнең Шәхесне вакыт-вакыт йогән- ләп-авызлыклап алуы да бар. Ләкин бу юләрлек түгел. Юләрләр Җир шары өстендәге тере мәетләр алар. Равил Файзуллин фамилиядәше врач һәм галим Искәндәр Фәйзуллинга ияреп бер ара ерак араларга йөзеп карады. Әйтик, 10 чакрымга. Чемпион вә рекордсмен Искәндәр кебек йөзәрләп километрны узмаса да, 10 чакрым җәяү атларга да куркып торабыз хәзер. Безгә тагы ул араны йөзү?! Ул фамилиядәшенә багышлап шигырь дә язды. Күркәм шигырь. Мәҗлестәшләре, гаптәшләрс белән утырганда андагы киң күңеллелек, сүз саен диярлек афоризмнар. Юк, боларны ул якланып яисә үзенең акылын, эрудициясен күрсәтү өчен эшләми вә әйтми, ә пыскый башлаган мәҗлескә нәни генә йомры-кызу, ут-ялкын төртергә тырыша. Шуңамы, хикмәти сүз һәм каламбурларны коеп кына утыра. Ишеткәнемчә вә белгәнемчә генә түгел, ә күргәнемчә дә Файзуллин, һәр татар кешесенә хас булганча, мунча ярата. Ул, гомумән, Су Кешесе бугай Әнә бит «Мунчада» шигырендә: Ләүкә тәхет! ди. Ә «Саулык шигырендә: Бар бит гәүһәр, знже бортеге дип, Канын, жанын аямаучылар Җитәме алар ләүкә түшәменнән Сау тәнемә тамган тамчыга! Иң зур матурлыкны да шулай күрә мунчада эрс-эрс тирләр («көмеш тирләр»!) агызып чабынучы ир Ә аның «Мунча яг а апалар» шигыре нинди җылылык белән коендырылган. Юк. хәтта мунча кайнарлыгы белән Ләкин бу кайнарлык бик эчкә яшеренгән Мунча чабыну кайнарлыгы бу Ә даһиларның чабынырга яратучылар арасында күбрәк булуын әйтәләр. Хакмы-юкмы белмим Даһилык үзе үк бик катлаулы мәсьәлә. Бервакыт авылда очрашкач, аның мунчадан чыгып килүе, гәрчә бик каты- каты авыру булсам да, мина ифрат нык тәэсир итте Биленә шадра сөлге бәйләгән, гәүдә таза, басып торыш горур' Гүя Файзуллин мунча чабынмаган, ә бер үзе Берлинны алган. Валлаһи, дим: И — Рим патрнциемени! — Пәйгамбәрмени!!! Шул халәт-күренешне, тойгы-сурәтне күргәннән сон, мин ана карата шаяру катыш шигырьгә охшаш бер нәрсә дә әвәләгән идем. Мунча кунагы Сәламәт булуга ул нык игътибар бирә, әмма аны ипохондрик дип атап булмас иде. Кем ничек уйлыйдыр, мина калса: шагыйрь, җан чисталыгы белән беррәттән, тән чисталыгы өчен дә җан ата. Чиста тәндә—чиста жан, чиста җанга — чиста тән! Аннан соң... Уйлавымча, ул һәрвакыт алда чабыначак мунчасын һәм язачак шигырен сагынып яши булса кирәк. Мин моны матур сүзләр өчен әйтмәдем. һәрхәлдә, мина шулай тоела... 9. Вакыт иләге һәм Ил-Тел. езнең аяз төнне миллион-миллиардлаган йолдызлар белән тулган биниһая биек, тишек зәңгәрле, серле-дәһшәтле Күккә караганыгыз бардыр. Менә йолдыз атыла... Менә тагы берсе. Хак тәгалә Күкне иләк итеп шулай йолдызлар или: _ — Болары сүнгәннәр...— ди дә... Йолдызлар коела... — Нигә сүнгәннәр? Чөнки алар инде янмый. Алар күптән сүнгәннәр. Йолдызлар да үлә икән... «Вакыт кына мәңге тантанада»,- ди Фәйзуллин. Яшәештә Вакыт әнә үз иләгенә салып кеше гомерен или. Көннәр, айлар, еллар коела гына, һәр тәүлек саен иләктә синең көн-комнарың кимүгә бара. Ни чара?! Әнә бит шагыйрь ничек ди: Тик онытмаска: Мине туфрак җибәрде Кояш астына — сынамакка... «Вакыт», гомумән, аның яраткан сүзе. Менә бит 15 яшендә үк әйтелгәне: Алай үтелгән вакыт. Болай үтелгән вакыт.. Яшәп үтелгән вакыт, яшьнәп үтелгән вакыт — бүтәннәр бәхете өчен сарыф ителгән вакыт! Күрәсең, әдәбиятта Фәйзуллинның неофит-өйрәнчек чагы бик аз гына булгандыр. Вакыт дигәндә, менә тагын да бәгырьне өзеп әйткәне: С Файзуллин чыкты Парлы мунчадан Пәйгамбәр сыман. Яши бу Шагыйрь Бәйрәмнәр сыман. Язганнары да Хәйраннар сыман — Ә ни рәвешле һәр шигъри юлга Монсагыш сыккан? Үзеннән әле Фәйләсуф чыккан - Фәйзуллин чыккан! Болар өстене «Ташына менеп» Чабынып чыккан. Ак-зур сөлгесен Патриций кебек Ябынып чыккан Язачак шигырен Сагынып чыккан Шигыре кош күк Кагынып чыккан... Яшәү —кыска. Ажагаядан. Үтә гомер цейтнотта! Бөтен өмет, бетен ышаныч — Үзем өчен үзем генә белгән Вакыт эчендәге Вакытта' Ләкин... «Вакыт эчендәге Вакыт» та бетәчәк ич. Шулай булгач, нишләргә9 Ил өчен эшләргә! ИлТел өчен янарга!!! Бу - мәнгелекнен кеше өчен бирелгән чын-төп юлы... Халык идеаллары —синең идеалларын булсын. Үз иреген һәм Халык иреге өчен көрәшү хак юл (үз Иреге булмаган жан Халык Иреге өчен көрәшә алмый) Кеше ирекле... Яланаяк салкын, юеш ташта торамы ул, үлән-чәчәк өстендәме, һавадамы, судамы, җир куенындамы - Ул ирекле. Хәятыма тигән шул зур бәхет өчен көрәшергә бөек хакым бар. Бу шигырь 23 яшьлек шагыйрь тарафыннан Казанда 1966 елның 10 августында ук язылган. Әйе, көрәшергә! Фәйзуллннга квиетизм бөтенләй ят нәрсә Шуңа 1968 елда ук ул: «Көрәшчеләр кирәк!» дип оран сала. Гүя 90 нчы еллардагы бәйсезлек, ирек-азатлык өчен бәйгегә алдан ук әзерләнергә чакыра. «Көрәш» аның яраткан сүзе. Чөнки кул кушырып кына утырганнарга берни дә бирмиләр Бирсәләр дә- аның өчен хәер алучы мәчет карты булу кирәк. Әнә бит‘ ...Бар ул тук-шат яшәүчеләр илсез-телсез калып та. Шигъри телең булып ник дәшмәскә ди?! Телен бар килеш шым тору авыр. Кешеләрне жан йокысыннан уятырга кирәк! Дорсс, илсез-тслссз калган маң- кортлар шигырь укымый Бигрәк тә татар шигырен . .Каргалар шигырь укыса, Күгәрчен булыр иде Әйе шул! Күпләребезне коллык хисе куркыткан гына түгел, мескснләндерсп читләргә яраклаштырган һәм горурлыгыбызны югалтыр хәлдә исерткән дә. Файзуллин русофоб түгел («урыска рәнҗеп туелган»), Ил-Тел югалуын Рәсәй политикасыннан ары ул татарларның үзләреннән дә күрә. Алар характерындагы тискәре яклардан. Күктән белепме, көлепме? Ярым Ай карап тора Гүя әйтә: бу кавемгә айну да ярап тора. Ярым Ай Ислам символы. Мөселманлык эчкечелек белән рәттән атлый алмый Ләкин ярым Ай ярты гына ай, тулы түгел Халыкның бәйсетлсге дә тулы түгел ич! Ул «тарихи махмыр»да. Ә «айну»9 Айну ул айлану, тулы айлы тулы тормышлы, чын ирекле булу Бик шәп образ, кнная-ншарә бу Бары тоя белергә генә кирәк 10. «К У.» № 10 145 Вакыт иләге... Ил-Тел бөтенлеге... Яшәештә, халыкларның үзара мөнәсәбәтләрендә Бәйсез Ил, Биксез Телнең генә туган халкың гомеренә бетмәс-төкәнмәс еллар-гасырлар китерәчәген шагыйрьләр нечкә җаннар, тел сакчылары - ныграк аңлый шул. Тукай, Дәр- дсмәндләр кебек... Ил корабын жил сөрә..—дип . «И туган тел...»—дип... Фәйзуллинча: Дәүләт дигән Сабантуй...—двп... 10. Халык хәтере. смерчак дәфтәренә әле 15 яшьләрендә үк: Шагыйрь булып, китабынны тотып. кайтсаң иде туган ягыңа! — дип язган Равил Фәйзуллин 35 еллык иҗат чорында татар вә рус телләрендә 33 китап чыгарды инде, һәр елга бер китап диярлек ич бу! Әнә, Гөлзадә Бәйрәмова язганча, шагыйрьнең 3 томлыгына 1600 ләп шигыре, 3 поэмасы кергән. Шигырь юллары саны якынча — 24000. Ә йөзләгән мәкаләләре, очерклары, эссеистнк язмалары?! Аның иҗаты турында гына 300-ләп тәнкыйть мәкаләсе басылган. Балалар өчен дә күп язды ул. Аңа кыскалык хас, ул японнарча иҗат итәргә ярата, ләкин без шагыйрь эпик пландагы зур күләмле әсәрләр өстендә эшли алмый дибез икән, шактый ук хаталанырбыз, чөнки «Гадиләргә гимн», «Көрәшчеләр» поэмалары нәкъ киресен раслый. Ә инде иң көчле дәлил кирәк дисәк, пролог, эпилог һәм 15 бүлектән торган «Сәйдәш» поэма-силуэтын атый алабыз. «Сәйдәш»— шагыйрьнең киң колачка ия булуына ишәрә генә түгел, ә фактик гәүдәләнеш ул. Хак сүз—шагыйрь 1600 шигыре белән түгел, ә 16 шигыре белән дә кешелек хәтерендә калырга мөмкин. Әйтик, мондыйраклары белән: «Менә без дә үсеп җиттек, әни!», «Кыр казы исе килә», «Язгы дәрт белән өздерә ..», «Болгарда төн», «Аккошлар», «Әй, мәхәббәт», «Нишләр идем, әгәр дә мин...», «Саубуллашу», «Көн уртасында килгән уй...», «Шаһзадә дә түгел, галим зат та...», «Дошман— сигез, без тугыз», «Бөтен өмет», «Август», «Кояш баю» . — Уналтымы?! — Ә «Атлар, атлар»? Ә башкалары? Алар бит ятим вә рәнҗүле күзләре белән карап. «Ә мин? — диләр? Ә без?? — диләр. Мин син санаганнардан кнм мени? Без мескен мени?? — Тагы саныйк алайса: «Сөлге», «Умырзая», «Яраттым», «Чыныгу», «Си минор», «Иясез шатлык», «Тордым басып Кама ярында», «Таныйм да, танымыйм да» һәм... Йә, җитәр! Мин дә «һәм башкалар» дияргә теләдем ич! Тормышта безне әнә шул «һәм башкалар» еш кына коткара да инде, «һәм башкалар» исемлегенә кергәннәр генә нәүмизләнеп торалар. Алар хезмәте вә иҗаты, вакытлар узуга, төссезләнеп, тоныкланып кала, кайвакыт юкка ук чыга... — «һәм башкалар» рәтендә калмас өчен иҗатчыга нишләргә соң? — Халык хәтерендә калырга! — Өстә аталган шигырьләре беләнме? — Әйе. — Алар гына җитмәсә? — Үзенең фәлсәфи акылы белән! Безнең татарда чын мәгънәсендәге фәй- ләсуфлар аз. Аек акыллы, шактый мәгърифәтле милләт булсак та. Сократ, Аристотель, Платон, Спиноза, Гегель, Бердяевлар тусын өчен горур һәм бәйсез халык булу кирәк. Коллыкка төшкән милләтнең гамәле бер буйсыну, эчендәге яшерен уе — бу коллыктан ничек котылу? Ул Космос, Яшәеш, Кешелек турында зурдан уйлый алмый Аның өчен аң-бслсм, зыялылык, интеллектуальлек һәм Җан-Рух эзләнүләре остснә әле Ирек һәм Иркенлек тә кирәк. Философ — даладагы йөгәнсез аргамак ул, гышауланган боек бахбай түгел, эш аты түгел. Татар күбрәк эш аты, алаша... Мәрҗәниләр, Риза Фәхретдиновлар сирәк... Әмма зур фәйләсуфлары булмаган халыкнык да бөек шагыйрьләре булырга мөмкин. Татар халкы да шундый: Кол Гали, Сәйфи Саран, Мөхәммәдьяр. Акмулла, Дәрдмәнд, Тукай, Туфан, Фәйзуллин фәлсәфи шагыйрьләр. Фәлсәфилек урта гасырлардагы суфи шагыйрьләрдә дә нык сизелә. Алар —дала аргамагы... Хәзергеләрдән фәлсәфилек Равил Фәйзуллинда... Кемгә ничектер, шушы ягы белән ул миңа якын да. Уй-акьи? көчле анда, тирәнлек бар анда. Бүгенге ' татар шигъриятендә ул — иң көчле фәлсәфи шагыйрьдер, мөгаен. Шул ук вакытта бик нечкә лирик та: Башны салларга салып. Китәсе иде агып — дәшәр иде әле дулкыннар бер шагыйрь җанны танып Монда: бер гомер, сагыну халәте, тетрәндергеч канәгатьсезлек, гаҗәеп моң, ирләрчә сагыш... Мондый юллар Халык Күңелендә калачак. Инде бер сорауга күчик: Язучыларның төп вазифасы нидә? — Хәтер булуда. — Нинди хәтер? — Халык Хәтере!!! Чын Шагыйрь Халык Хәтере булырга тиеш. Ул үткән ялгышларны искә төшерсен һәм киләчәк афәтне искәртсен. Матурлык вә яхшылыкка өндәсен Әнә шундыйлар гына Халык Хәтерендә калачак. Халык Хәтере була алганнар гына... һәрхәлдә, Фәйзуллин шулар рәтендәдер, дим. III Ахырсүз оңгы сүзгә җитүгә, алдан искәртеп куйыйк: бу язма тәнкыйть мәкаләсе түгел, ә эссеуйланулар, шагыйрьнең өчтомлыгын укыгач туган кайбер уй-фикерләр, аларның да аерым фрагментлар рәвешендәрәк чагылышы гына. Киләчәктә Фәйзуллин иҗаты турында аерым тикшеренүләр күп булыр әле Ул үзе дә: Сүзләремнең чын бәясе алыныр кон алда әле! диеп тәмамлый өчтомлыгын. Тагын... Язганнары хәйран гына һәм шактый күп җыелса да, алдарак әйткәнемчә, ул «шигъри экстаз»да яши. Әнә бит шагыйрь ничек ди: Туктармы?.. Җил исүеннән туктармы, җилкән корганга карап'1 Чирәм үсүдән туктармы, очын кырганга карап’’ Су хәрәкәттән туктармы, буып кунганга карап1 Адәм көрәштән туктармы, иреген тыйганга карап? (I983. январь) Ю* С Моңа: Шагыйрь — язудан туктармы, еллар үткәнгә карап9 Шигырь — яшәүдән туктармы. Шагыйрь киткәнгә карап? — дип тә өстәргә була. Әйе... Фәйзуллин үз сүзен әйтте! Әмма дөнья кин, гомер учагы һаман да дөрләп яна. Аның әйтәчәкләре алда әле. Бәлки, тагын да камилрәк сүзләре, шигъри эзләнүләренең иң отышлылары. Соңгы елларда татар поэзиясе традицияләренә дә тагын нык якынайды ул, ләкин шәкли якны да һич онытмый. «Булма такмакчы!» - аның иҗади кредоларыннан берсе булса кирәк. Киләчәктә Шигърият бакчасында Шагыйрьнең чәчәк атачак Яңа Гөлләре бар: ялкын гөле, алтын гөле; акын гөле, акыл гөле; гавәм гөле, галәм гөле... Арыслан йолдызлыгы астында туган Равил Фәйзуллин бүгенге татар поэзиясе арысланнарының берсе. Бирсен Алла — киләчәктә дә бу арысланлыгын югалтмасын! Әйтте—тагы да әйтсен!.. 1996 ел. (15 март— 15 апрель.) Түбән Шон