НИНДИ ТӨСКӘ КЕРСӘ дә, АСЫЛЫ БЕР

Алга барырга теләгән халык үткәнне өйрәнә, үзен борчыган сорауларга тарих сәхифәләреннән җаваплар эзли, булып узган вакыйга-хәлләрдән үзенә гыйбрәт ала. Шөкер, без дә әкренләп тарихыбызга борыла башладык, анда үзебез өчен сабак булырдай нәрсәләрне күреп хәйран да калдык. Баксаң, халкыбызның каһарман уллары теләсә нинди шартларда көрәштән туктап калмаганнар икән: хәрәкәт иткәннәр, тарих, заман һәм киләчәк хакында уйланганнар, фараз да кылганнар. . Әнә шундый фидакарь затларның берсе — Гаяз Исхакый (1878— 1954). Хәзерге укучы инде аның олуг әдип, атаклы публицист, мәшһүр идеолог һәм җәмәгать эшлеклссе икәнлеген белә. Әмма бу белү әле, нигездә, гомуми планда, вывссканы- күрсәтмә тактадагы текстны үзләштерү күләмендә генә. Гаяз Исхакый язганнарның төп эчтәлеге, мәгънәсе, эшчәнлегенең асылы нәрсәдән гыйбарәт, бу хакта әле киң катлам укучыларның гына түгел, хәтта белгечләрнең дә күзаллаулары шактый сыек, һич шикләнүсез әйтергә кирәк, Гаяз Исхакый ул татар тормышының феномены, ягъни гадәттән тыш сирәк очрый торган күренеше Аны белү ул — мәдәниятебезне, тарихыбызны белүнең, милли үзаңны үстерүнең мөһим чараларыннан, факторларыннан берсе. Шуңа күрә безгә бу фидакарь затның һәр язганын, һәр эш-гамәлен өйрәнү һәм белү, алардан сабак алу — тарихи зарурият һәм рухи ихтыяҗ. Укучыларга без Г. Исхакыйның «Бугазлар» исемле язмасын тәкъдим итәбез. 1936 елның август аенда язылган бу мәкалә «Яңа милли юл» журналының шул ук елгы сентябрь санында (№ 9 (102). 1—8 б.) дөнья күргән. Г. Исхакый мөхәррирлегендә 1928—1939 елларда Берлиндә чыккан «Яңа милли юл» хакында инде без ике махсус мәкалә бастырган идек. Журналдагы аерым материаллар (нигездә, баш мөхәррирнең үз язмалары) да. кереш сүз һәм тиешле аңлатмалар белән, укучыларга ирештерелдс. Безнең бу мәкалә шул эшнең дәвамы булып тора. Англия, Франция, Италия, Япония һәм кайбер башка илләр катнашында Лозаннада уздырылган халыкара конгресс үзенең 1923 ел 24 июль килешүе белән Төркиянс Босфор һәм Дардансл бугазларына ия булу хокукыннан мәхрүм итте. Ачык диңгез юллары дип игълан кылынган бу бугазлар белән идарә итү халыкара комиссиягә тапшырылды. Әлбәттә, сугыштан, эчке һәм тышкы каршылыклардан хәлсезләнгән Төркия бу хурлыклы карар белән вакытлыча ризалашырга мәҗбүр булды. А ■rue aimour - dlliaHb*_H (Ататөрекнең) сыгылмалы, оста сәясәте нәтижәсендә, Төр... 1ЛОП имгыи’ ҮЗСНСН халыкара дәрәҗәсен күтәрә барды Лозанна килешү - u . а 1 ыгаРУ өчсн көрәш хәрәкәте төрекләр арасында кнн колач алды Ниһаять, Гөркия таләбе белән 1936 елның 22 июненнән 20 июленә кадәр Швейцариянең Монтре шәһәрендә уздырылган халыкара конгресс Лозанна килешүдә* рен юкка чыгарырга һәм Дарданел, Босфор бугазлары белән идарә итү эшләрен төрекләрнең үзләренә кайтарып бирергә мәҗбүр булды Шулай итеп, табигый хаклык, иҗтимагый гаделлек, гәрчә тулысынча булмаса да, тантана итә. Г Ис- хакыи мәкаләсе әнә шул халыкара вакыйга, төрек кавеменең шатлыклы, куанычлы көннәре уңае белән барлыкка килгән. «Бугазлар» язмасы кайсы яклары белән игътибарга лаек соң? Шуларның бсрннчәссн генә атап китик. Мәкалә безгә дөньядагы илләр, милләтләр тормышының үзара багланышлы булуын, 20 30 еллардагы халыкара вазгыятьнең ниндилеген, Төркнянен эчке халәтен һәм тышкы мөнәсәбәтләрен шактый дәрәҗәдә күрсәтеп тора. Рәсәй- Төркия каршылыкларын тарихи планда яктырту язманың иң кыйммәтле якларыннан берсе. Башка илләрне һәм халыкларны яулап алу, буйсындыру яисә үзенә бәйле итү урыс хакимиятенә элек-электән хас сыйфат Идсл-Урал, Себер, Алтай, Ерак Көнчыгыш, Казагыстан, Урта Азия, Кавказ, Кырым, Балтыйк буе болар бит берсе дә урыс җирләре түгел, ә башка халыклардан тартып алынган җирләр. Шунысы гаҗәп бу гайре табигый процесс, әхлаксыз эшгамалләр сш кына «ирекле кушылу», «кушылу», «үзләштерү», фәләннәрдән «азат кылу», «цивилизацияле итү», «иминлек урнаштыру», «Ватанның чикләрен ныгыту» һәм матур яңгырашлы башка шундый сүзләр белән аңлатып кнлендс һәм хәзер дә шулай дәвам итә. Рәсәй Татарстан шартнамәсенә кул куелуның икенче көнендә, ягъни 16 февральдә «Останкино» каналы буенча «Яңалы- клар»ны тапшыручы диктор телевизор караучыларга мондый эчтәлектәге мәгълүмат бирде: Казан ханлыгы була. Ул Рәсәйгә кушыла («присоединилось»). Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар империя составында нмин генә яшиләр.. Татар мәмләкәтләренең, шул исәптән Казан ханлыгының Мәскәү хакимияте тарафыннан ничек яулап алынуы, татарларның дүрт гасырдан артык колониаль изелү астында нинди «имии»лсктә яшәүләреCXXIX хәзерге вакытта хәтта мәктәп балаларына да мәгълүм була бара. Империя тарафдарлары өчен «бүленмәс һәм бердәм» төшенчәләре, әйтерсең, дөнья яратылганнан бирле кнлә торган мәңгелек табигый тошенчәләр. Әйтерсең, ят җирләр һәм халыклар Мәскәү хакимиятенә Ходай тәгаләнең үзе тарафыннан бүләк ителгән Мәгълүм булганча, Төркия белән мөнәсәбәт урыс тышкы сәясәтенең иң мөһим өлеше. Әмма биредә тигезлек, хезмәттәшлектән бигрәк, Рәсәй империясенең үз күршесен буйсындыру, ахыр чиктә аны тәмам юк итү максаты өстенлек итә. Петр Беренченең 1725 елгы яшерен «Васыятьнамәвсснә1 ген.» мөрәҗәгать итик Анда мондый юллар бар: «Русия мәмләкәтен дөнья мәмләкәтенә әйләндерер очен, аның башкаласын Азия һәм Европа хәзиналәрснен ачкычы булган «Истанбулга күчерү шарт Шөбһәсез ки, Истанбулга ия булган патша дөньяда иляһи патша булачак... һиндстанның ачкычы Торкиянсң башкаласыдыр. Төркия дәүләтен юк итүдән элек Иранның җанын алуны киңәш итмим». „ . Кайберәүләр Петр Беренченең кан коюга, басып алуг а юнәлтелгән бу әхлаксыз «Васыятьнамә»сен Рәсәй сәясәтенең хосусый бер күренеше итеп кенә күрсәтергә омтылалар. Әмма мондый караш өчен һич тә нигез юк Чөнки Негр патша бу яшерен документны үзенә кадәрге һәм үз чорындагы урыс рәсми сәясәтенә таянып төзегән, хөкемдар Иваннардан килә торган басып алу, буйсындыру сәясәтен гамәлгә ашыруга үзе дә зур өлеш керткән «Васыятьнамә,ггең төп эчтәлеге, гомумән, күпгасырлык Рәсәй империясенең тышкы эшхәрәкәтләренә шактый туры кнлә. _ _ Мәкаләдән Г Исхакыйның Петр васыятен белүе яхшы аңлашыла Әмма «Бугазлар» язмасы авторы өчен Рәсәйнсн колониаль сәясәте болай да ачык CXXIX Бу хакта күзаллау тудыру өчен М Худяковггын мәшһүр ««мәгенә («Очерки no истории Казанского ханства» ) һәм Р Әмирхан, В Нмамовның «Утарларның Ватан сугышы» (Яр Чаллы КамАЗ, 1994 һәм Вахи. Имамовнын Запря- T.iHH.i. нсч,рия татар» (Наб -Челны. КамАЗ Г W м„.и, мры,urn еа A la AHI > Яшерен васыять «Казан утлары». 1992. № 1 166 16« б Чөнки ул бу сәясәтнсн ниндилеген газиз халкының язмышында ачык күргән, үз җилкәсендә татыган, аңа каршы көрәше өчен төрмәләргә утыртылып, Архангел якларына сөрелгән, ахыр чиктә, сөекле ватаны — Идел-йортны калдырып, чит мәмләкәтләрдә каңгырып йөрергә мәҗбүр булган. Бөек әдип, вафат булып, җәсәден үзгә илдә калдырса да, рухы, язганнары, башкарган эш-гамәлләре белән әкренләп туган җиренә — Идел-йортка кайта... Г. Исхакый үз мәкаләсендә Рәсәй империясенең Төркиягә каршы үткәрелгән сәясәтендәге төп баскычларны атап китә. Тарихи тәҗрибәне гомумиләштерү рәвешендә ул болай ди: «Бу васыятьне (ягъни Петр Беренче язмасын.— X. М.) вөҗүдкә чыгарыр өчен, Русия һәрбер форсатдан файдаланып, бу көнгә кадәр Төркиягә һөҗүм итә килде». «Русия, теләсә кызыл төедә, ак төедә, берләшкән зур бер дәүләт булып калганда тугрыдан-туры Ак (Урта —X. М. ) диңгезгә чыгар өчен, бугазларын, Истанбулны алыр өчен омтылачакдыр»... «Рус дәүләтенец идарәсенең төрле-төрле төскә әверелүе, мәмләкәтнең бер режнмдан икенче режимга күчүе генә берләшкән Руснянең бу милли сәясәтен үзгәртә алмаячакдырCXXX» (ас- сызык безнеке.— X. М.). Г. Исхакый — гомере буе халыкларның азатлыгы, тигезлеге, иминлеге өчен көрәшкән шәхес. Бу максатка исә империяләрне бетерү, бәйсез милли дәүләтләр төзү, гадел халыкара мөнәсәбәтләр урнаштыру юлы белән генә ирешергә мөмкин. Мәкалә авторы фикеренчә, Рәсәй (СССР) империясе—Төркия өчен генә түгел, ә башка күп кенә халыкларның, шул исәптән татарларның иминлеге, азатлыгы өчен дә киртә. «Русия тарафындан бугазларның, Истанбулның ә мини - яте (иминлеге- X. М.), Төркиянең үзенең бу йирләрдәге алты йөз еллык хакимиятенең тулы көенчә дәвам итдерелүе,—дип яза Г. Исхакый,— рус империализмының кырылуы берлә генә тәэмин ителә беләчәкдер. Бу да руслыкның ис- тилясындан (басып алуыннан. X. М.) Украина, Кафказ, Кырым кеби Кара диңгез дәүләтләренең кортылып (котылып; корылып.—X. М.), яңадан үз милли нстикъляларыны (бәйсезлекләрене.— X. М.) кайтарулары берлә, үз башларына аерым мнллн дәүләтләр төзеп яшәүләрен тәэмин итү берлә генә мөмкин бу лачак- дыр» (ассызык безнеке.— X. М ). 30 нчы елның урталарында язылган «Бугазлар» мәкаләсе күп кенә фикер- күзәтүләре белән бүгенге көнгә дә аваздаш һаман да Кара диңгез, Кырым, Кавказ өчен көрәш бара. СССР дәүләтенең варисы Рәсәй һаман да империя булып кала килә, милләтләрнең үзбилгеләнүенә төрле киртәләр корыла, кеше хокуклары бозыла, яңа бәйсезлек алган халыкларның эчке эшләренә тыкшыну дәвам итә... Г. Исхакый СССР империясе составындагы урыс булмаган халыклар арасында киләчәктә милли хәрәкәтнең көчәячәген һәм ахыр чиктә аларның бәйсезлек алачакларын искәртә. Бөек әдипнең бу фаразы, бик акрынлык һәм кыенлык белән булса да, гамәлгә аша бара. Мәкалә авторның империя көчләре белән сак эш итәргә, аларның вәгъдәләренә алданмаска чакыруы бүген дә актуаль яңгырый. «Бугазлар» язмасы тарихи чаганак буларак та игътибарга лаек. Халыкара тормышның, сәяси көрәшнең үзәгендә кайнаган Г Исхакый фикерләре, аның үткән, хәзерге, киләчәк заман турында уйланулары бүгенге тарихчылар, сәясәтчеләр өчен дә менә дигән материал. Чөнки анда сабак, гыйбрәт алырлык нәрсәләр күп. «Бугазлар» мәкаләсенең, безнең уебызча, Төркия галимнәре өчен дә файдасы зур. Чөнки бит аның төп эчтәлеген Төркиягә мөнәсәбәтле вакыйга- хәлләр тәшкил итә. Мәкалә Гаяз Исхакыйның тарихны, халыкара вазгыятьне яхшы белүче, сизгер, үз мәсләге ачык булган зирәк сәясәтче, дипломат икәнлеген янә бер мәртәбә раслый. Аның карашлары бүгенге милли һәм иҗтимагый хәрәкәт өчен аеруча мөһим. Журнал укучыларына мәкалә, нигездә, язылыш үзенчәлекләрен саклап, һич кыскартусыз тәкъдим ителә. CXXX Мәскәү хакимиятенең Икенче бөтендөнья сугышыннан сон да Төркиядән бугазларны таләп итүен генә хәтергә төшерик. Бугазлар («Яна милли юл», 1936, № 9 (102). 1—8 б.) өрле-төрле бик күп зур вакыйгаларга бай булган 1936 елның булып үткәйләре арасында Монтрода (Монтре. Швейцариядәге шәһәр. - л. м.) тупланган бугазлар конгресы да, шөбһәсез, киләчәктә зур бер урын тотанакдыр. 22 нче июньдә ачылган бу конгрс уңышлы эшләрснс 20 нче июльдә генә тәмам итеп, үзенең карарларында 1923 нче елда 24 июль тарихында бугазлар хакында Лозан(на) да (Швейцариядәге шәһәр X М.) кабул ителгән бәйнәлмиләл (халыкара. X. М.) карарларны үзгәртде. Лозан могаһәдәсе (шартнамәсе, килешүе. - X. М ) буенча, кирәк Чәнак калта бугазы (Дарданел), кирәк Истан- бул бугазы (Босфор) ачык диңгез юллары итеп нгз>лан ителгән вә болардан үтү-кичүне идарә итү бәйнәлмиләл бер комисионга (комиссиягә X. М.) тапшырылган, Төркия дәүләтенең бугазларны ныгыту, бугазлар тирәсендә гаскәр тоту хакы да бетерелгән иде. Нәзари (күзәтүче, контроль. X. М.) уларах, бугазарнын саклануы, Лозан могаһәдәмснә кул куйган Ингилтерә (Англия. - X. М.), Франса, Италия, Япуния мәмләкәтләренең хакы вә бурычы итеп кабул ителгән вә бу могаһәдә җәмгыяте әгъвамның (Милләтләр лигасының. X М.) карамагына тапшырылган иде. Лозан могаһәдәсе буенча, 1358 елдан бирле һичкем берлә уртаклашмаенча төрекләрнең биләп килгән мәмләкәтләренең капкасы булган Дарданслның, Ис- таибул бугазының ачкычы кулларыннан алынган, төрекләрнең каравылчылары, сакчылары бугаздан сраклашдырылган иде. Мөстәкыйль бер дәүләтнең сәламәтлеге өчен бу һичбер төрле итдереп кабул телерлек эш булмаса да, 14 еллык сугышдан бик арып чыккан яңы Төркия. бу тарихи хакларында каты торырлык көче юклыгын белеп, тсләр-теләмәс бу шартларны кабул итәргә вә бу могаһәдәнс үзгәртүне киләчәкдәгс бер форсатка калдырырга мәҗбүр булган иде. Яңы Төркия эчке эшләрен юлга куеп бстсрер-бстермәс, бугазларның ачык калдырылуы Торки* япең истикълялы (бәйссзлегс. X. М ) берлә һичбер оешмый торган бер нәрсә икәнен бик ачык күрде. Бик тиз Лозан могаһәдәсснә имза атган (кул куйган. X. М.) дәүләтләр арасында бугазларны саклауны Теркингә кайтару хакында мөрәҗәгатьләр дә булынды. Ләкин төрле сылтаулар табып, дәүләтләр бугазлар хакындагы карарларымы яңадан карарга ашыкмадылар Бугазларны ачык калдыра килделәр. Төркиягә: «Сезнең дәүләтегезнең сәламәтлеге Җәмгыяте әгъвамның фәләненчс маддәләре (статьялары X. М.) берлә тәэмин телгән фәлән»., дип сүзне кайтара килделәр. Җәмгыяте әкъвамның әгъзалары Италия берлә Хәбәшстан (Абиссиния; Эфиопия. X. М.) арасында чыккан сугышда Җәмгыяте әкъвамның көчсезлсге. зәгыйфь Хәбәшстанлы куәтле Италиягә каршы химая итәрлек (якларлык X М.) бәйнәлмиләл куәтнең мәүҗүд (хасыйл.) X М ) булмавы Төркия әфкяре гому- миясенс (иҗтимагый фикерен, җәмәгатьчелек карашларын. X. М ) галәйанга (кузгатуга; ярсытуга X. М ) китерде Безнең дә мәмләкатсмезнс саклавымыз фәкать үз көчемез берлә генә мөмкин булачак, нә Җәмгыяте әкъвам. нә дә Лозан могаһәдәсснә кул куйган дәүләтләр, бугазлардан диңгез куәте көчле бер дәүләт Мәрмәрәгә, Кара диңгезгә кереп илемезгә һөҗүм итәчәк булса, безгә ярдәмгә килә алмаячаклар икән, шуның өчен бугазларның ачык булуы мәмләкәтемезнең сәламәтлеге өчен зур бер тәһләке (куркыныч X. М ) икән, боны мөхокъкак (һичсүзсез, шикләнмичә X М.) үзгәртергә, бугазларны саклауны үз кузымыэ- га алырга кирәк, диделәр. Катгый итеп могаһәдәгә имза куйган олуг дәүләтләргә һәм дә Кара диңгез буендагы дәүләтләргә Төркия хөкүмәте яңыдан мөрәҗәгать итде. Бугазлар мәсьәләсен хәл итәр өчен аерым бер конгрс (конгресс X М ) ясауны таләп итде. ИталияХәбәшстан сугышы Ак диңгездә (Урта диңгездә. X. М.) инглизләрнең боңарча хаким булган вазгыятьләренә зарар китерәчәк бер төс алуы вә Ингилтерә хөкүмәте Ак диңгездәге мовазәнәнс (тот- рыклылыкны; тигезлекне, балансны X М ) саклауда үз көченә генә таяна алмаячагын күреп. Ак диңгез буенда мөһим җәгърафый урын тоткан Иунанстан (Греция X М ) Торкиянсң дә шул эшкә катышдырылуыны кирәкле габды Торкнянсц сәяси әһәмияте, кыйммәте Ингилтерә күзеңдә күтәрелде, терекләр бондан файдаланып. Ингилтсрадән бугазлар могаһдәссн үзгәртүгә разыйлыгын алдылар Франса да Ингилтерә разый булган эшкә каршы кило алмады Япуния дә Торкиянсң бу таләбенс тәмамән хаклы табуын белгертде Кара диңгез буендагы дәүләтләрдән Романня. Болгария. СССР ризалыкларымы белдерделәр Т Кара диңгез буендагы дәүләтләрдән Украина, Кырым, Гөрҗестан (Грузия.— X. М.) вакытлы рәвешдә большевик истилясы (баскынчылыгы.— X. М.) астында булганга, мөзакәрәгә (сөйләшүләргә.— X. М.) катыша алмадылар. (3) Италия гына бугазлар хакында сөйләшүнсн вакыты түгел дип мөзакәрәгә катышырга разый түгеллегсне белдерде. Нәтиҗәдә ун дәүләт йиренә тукыз дәүләтнең вәкилләре катышып, Исвичрәнең (Швейцариянең.— X. М.) Монтро шәһәрендә 22 июньдә конгре ачылды. 20 нче июльдә бөтен маддәләрдә килешеп, куллар куелып, бугазлар хакында яңы низамнамә (килешү, шартнамә; кагыйдә.— X. М.) төзелде. Монтро конгрессы могаһәдәсснең бугазлар хакындагы бөтен маддәләрене юк итеп хисап итде. Бугазлар өстендә Төркия хөкүмәтенең һичбер чикләнмәгән хокукыны таныды. Боңарча бугазларны идарә иткән бәйнәлмиләл комисионны (комиссияне.—X. М.) бетереп, бугазларны идарә итүне Төркиянең үз кулына тапшырды. Төркиянең бугазларны үзе теләгән рәвешдә сакларга, ныгытырга, гаскәрсне теләгән йирендә тотарга тулы хакы барлыгыны кабул итеп, кул куелган көндә үк бугазлар тирәсенә төрек гаскәренең йирләшүен кануни табды. 15 августдан игътибарән (башлап—X. М.) бугазларның бөтен идарәсе Төркиягә күчәчәк ителде. Сугыш тәһәләкесе (куркынычы.—X. М.) булганда бугазларны ябу Төркия хөкүмәтенең генә хакы икәнен конгре таныды. Солых вакытында да чит дәүләтләрнең Мәрмәрә диңгезенә, Кара диңгезгә барачак сугыш көймәләренең Төркиянең сәламәтлеге өчен хәтәрле булмауны күздә тотып, Төркиянең хәзерге диңгез көчендән бик күп түбән булу шартлары берлә тәхдид итде (чикләде). Төркия хөкүмәте үзе үк солых вакытында да, сугыш вакытында да сәүдә көймәләренең үтү-чыгуы Төркиянең карамагы астында сәрбәст (ирекле.- X М.) булуын таләп иткәнгә, бу маддә һичбер тавышсыз-тынсыз кабул ителде. Фәкать Совет Руси- ясенең үз диңгез сугыш көймәләренә бугазлар тәмам ачык булуыны таләп итүе генә зур моназарәгә (бәхәскә X. М.) сәбәп булды. Ингнлтерә, Япуния вәкилләре боны һичбер торле кабул итәргә тарафдарлык күрсәтмәделәр. Ахырдан Совет Русиясенсң бугазлардан сугыш көймәләрене үткәрү хакы башка дәүләтләргә 15 мең тон(на)лык исәпләгәндә, 25 мең тон(на)га чыгарылды. Шулай итеп бер ай дәвам иткән бугазлар конгресы тәмам булды, һәм дә дөнья сугышындан соң Төркиянең бугазлар өстендәге алынган хакы кире үзенә кайтару рәвешендә тәмам булды. Конгрега катышкан тукыз дәүләт вәкилләре дә кул куйдылар, ялгыз Италия гына кул куюдан баш тартды. Могаһәдә кануни халән (законлы төс.— X. М.) алды, Төркия хөкүмәте имза атканның соңында ук бугазларга гаскәри куәтене кердте. Фәүкылгадә (гадәттән тыш, чираттан тыш. — X. М.) җыелышына тупланган Төркия Милләт мәҗлесе Монтро могаһәдәсене тәсдыйк итде (раслады. X. М.) вә Төркия хөкүмәте (4) ике бугазны да ныгытырга кереш де. Лозан могаһәдәсендәге бугазлар хакындагы маддәләр Төркиянең диңгез сугыш куәтләренең артмавыны күздә тотып эшләнгән иде. Бөтен тарафдагы диңгезләре шәррән яра ачык булганда Төркия дәүләте, байлыгы, көче җитсә дә, сыгыначак бер урыны булмаганга, зур диңгез сугыш көче тугдыра беләчәк түгел иде. Яңы могаһәдә Төркиянең диңгез сугыш көймәләрен артыдыруына, Кара диңгездә дә, Ак диңгездә дә хатири сайларлык диңгез көчле бер дәүләт була белүенә киң мәйдан ачды. Төркиянең харижи (тышкы X. М.) сәясәтендә яныяңы имкянләр (мөмкинлекләр.—X. М.) тугдырды. Төркия хөкүмәте шуларны күздә тотып, үзенең илен саклау көчен артдырыр өчен, 10 еллык бер план хәзерләп (1936 1946) Милләт мәҗлесендән 67 миллионлык бер тәхсыйсать (программа —X. М.) кабул итдергән иде. Август башындагы мәҗлесендә тизлек рәвешдә кирәкләр өчен тагын биш миллион лира бирүне Милләт мәҗлесе кабул итде. Хәзерге көндә, бер тарафдан, Төркиянең халкы һәрбер йирдә бугазларның кайтарылу шадлыгы бәйрәмеме ясап килә. Икенче тарафдан. хөкүмәт көчле диңгез мәмләкәте булу чараларыны күреп ятадыр. Күптән түгел генә Алмани- ядан алган дүрт су асты көймәләренең берсе килеп Төркия бәхриясе (диңгез флоты X. М.) тарафындан кабул ителде. Озакламыйча башкалары да берәм- берәм киләчәкләр вә Төркиянең флотын, диңгез кочләрене куәтләндерәчәкләр. Икенче тарафдан, Төркиянең дәүләт химаясендәге (карамагындагы X. М.) бер банк(а)сы берлә инглизләрнең дәүләт химаясендәге бер малигрупп (ширкәт? — X М.) арасында Төркиядә «Тимер вә корыч» ширкәте төзелде. Боның сәрмаясе (акчасы, башлангыч капиталы. X М ) инглизләр тарафындан бирелеп, вапур- лар (пароходлар, суднолар. — X М.) төзетү эшләренә керешелде Боидан соңда Төркиянең диңгез кырыендагы шәһәрләрен ныгыту, портларны юлга салу юлында хәрәкәт ителәчәк дигән хәбәрләр йөреп торадыр. Боларның барысы бергә 176 җыелганда, яңы бугазлар могаһәдәсс Төркиянсң куәте артуына, Ак диңгездә ркия роленең зураюына, дөньянын тынычлыгын саклауда тоткан урынының ныгуына сәбәп булачакдыр вә Торкнянен бәйнәлмиләл хөрмәтене бөтен дөньяда артдырачакдыр ®она ®ашка Монтро конгресы сугышдан сон булган бик күп конгресларнын иң муаффәкыятьлеседер (уңышлысыдыр. X. М.). Бугазлар могаһәдәсе сугышдан соңгы зиһният (фикерләү; концепция.—X. М.) берлә эшләнгән могаһәдәне беренче мәртәбә көчләнгән дәүләтнең хакын тану нигезендә үзгәртү, төзәтү могаһәдәседер Төркня берлә сугышкан дәүләтләрдән Ингилтерә (5), Франса арасында сугыш зиһниятс тәмамән беткәнлеген күрсәтә торган дәлилдер. Шунык өчен оу могаһәдәнсц Төркня берлә Ингилтерә, Франса, Япуния арасында самими мөнәсәбәгнсн артуына сәбәп булачакдыр Бу дәүләтләр арасында дустлык нигезендә яңы-яңы аңлашуларның вөҗүдкә (барлыкка X. М ) килүенә мәйдан ачачак дыр. Якын көнләргә кадәр Аурупада Төркиягә каршы сугыш зиһниятс тәмамән бетмәгән кеби бер хәлдә иде. Төркиянсң бик күп тәшәббссләрс (үтенечләре, мөрәҗәгатьләре X. М.) шул зиһният аркасында кысыр кала иде Бондан файдаланып Совет Русиясс Төркнянс Аурупа агымындан читдә тотарга тырыша вә төрле ялган пропаганда, интригалар берлә аурупалашу дәверене кичерә торган Төркнянс Аурупадан мәгънән (мәгънәви. X М.). мадтән (матди X М.)озак- лашдырып килә ала иде, Бу могаһәдә большевикның ялган пропагандасының заминсн (нигезен, җирлеген X М.) бетерде. Эчке вә тышкы эшләрендә Аурупа зиһниятле төрек милләтенең куәтле Төрек дәүләте булуына киң офык ачды Ак диңгез тарафыңдай Төркиянсң сәламәтлсгснс Ак диңгездәге мовазәнә (тотрыклылык, баланс X. М.) берлә баглап, Төркиянсң ул тарафы бәйнәлмиләл бер енгорта (химая, саклау, иминлекне тәэмин итү X. М ) астына керде. Калды фәкать Кара диңгез тарафыңдай Төркиянсң сәламәтлеген саклавы гына Төркиягә бу тарафдан һөҗүм итүче куәт фәкать руслардыр 1699 нчы елда беренче мәртәбә бу эшкә тиле Петр башлады Төрек гаскәрсндән җииелеп кире чигәргә мәҗбүр булса да, Петр бугазларны, Истанбулны алуны васыять итеп калдырды Бу васыятьне вөҗүдкә чыгарыр өчен, Русня һәрбер форсатлап файдаланып, бу көнгә кадәр Төркиягә һөҗүм итә килде Берсендә ул Горкняләгс христианларны химая итү, икенчесендә нстнкълял (бәйсезлек X М ) сораган серблар, болгарларны яклап, өченчесендә Йунанстаннын (Грециянең. X М ) аерылуына ярдәм итү кеби күрснсшдә инсаны кеби сылтауларга буяшдырса да, асыл максады Петрның васыятен тотып, бугазларны кулда итү булып барадыр Бу начар уй берлә руслар 1736 да, 1768 дә, 1789 да берсе аргындан берсе Төркиягә каршы сугышлар ясадылар. Бу сугышлар берлә Төркнянс арытып. Торкнянен мохтар (ирекле, бәйсез X. М.) өлкәсе булган Кырым дәүләтенә, i үя. истиплял бирдергән төскә куеп, Кырымны әүвәлән Төркиядән сәясәтэн (сәяси яктан. X М.) аерып, аннары нстнля итәләр (басып алалар X М ) Кырым ханлыгының бетерелүе, русларның Кара диңгезнең ин мөһим ноктасы булган Севастопольне забыт итүләре (яулап алулары X. М.), Торкнянен Кара диңгез тарафы н- дан саклану вазгыятенс авырайта Русларга сугыш коймәләренс артдырырга имкян бирәдер. Шул куәткә таянып, (6) Русня бугазларны алуны көннсн мәсь 12. «К.У»М 10. әләсе итеп куядыр. Беренче Александр 1808 дә шул максад берлә Топкиягә каршы сугыш ачадыр 1828 иче елны Русня хөкүмәте (Беренче Николай) Йунанстанга ярдәм итү сылтавы берлә тагы бер мәртәбә Торкиягә каршы сугыш ачадыр Ләкин бу юлында да Истанбулга, бугазларга хуҗа булуга муаффәкъ (уңышлы, нәтиҗәле X М ) була алмыйдыр. 1855 иче елны беренче Николай Истанбулны. бугазларны алыр өчен икенче мәртәбә Төркиягә каршы сугыш ачадыр Ләкин Төркня тарафындан инглизләр, франсузлар да катышып, руслар бик каты җиңелеп калалар I өрекләр иттифакчыларны (союзннклар X М ) берлә Кырымга керәләр. Севастопольне алалар Русня бу җиңелүдән тик калмый Болгарларга ярдәм сылтавы берлә 1877 дә Торкиягә каршы тагын сугыш ачадыр Ьу юлы рус гаскәре Әдирнәнс ( Гөркия- нец Европа өлешендәге шәһәре X М ) алып. Истанбулнын андәри төбенә (якынына? X М ) Яшел Күйгә (Аястафануска) кадәр килеп җитәдер .Ая- Суфиянын манарасына тагарга дшг зур чиржаү кыңгыраям бер.та Истанбулга керерга тырышалар. фәкать Теркшшен сонгы кочларс берли бия «агы Исганбулны саклауларына каршы бер эш да эшли алмыйдыр. Рус гаскәре арыйдыр .шы хәстәлек басадыр, Аурупа дәулотләре арага кереп. Болгарстшшы горекдарл.ж аерып. Берлинда солых ясаталар, рус гаскәре да и дана кантын кптадер 1411 ,.че елны Русня Франса барла аялашып бетеп гаскәри иттифак ясап олгергоч. бугаз- ларны, Истанбулны алырга план корадыр. 1918 нче елны тәмам булырлык зур бер гаскәри план берлә якын кнләчәкдә шул бугазларны кулда итү, Истанбулны алу сугышына хәзерлек башлыйлар. План хәзерләнеп бетмәс борын, 1914 нче елда беренче августда сугыш башланадыр. Төркия үзен битараф игълан итсә дә, анарга каршы Русия бары бер сугышчы дәүләт кеби карап киләдер, Төркиянс сугышдырыр өчен төрле-төрле хәйләләр эшлидер. Кара диңгезне үз ихтыярында гына кеби тотар өчен, Истанбул бугазы янына сугыш көймәләрен сакларга җибәрәдер. Алар берлә, төрек сугыш көймәләре чыгып йөрмәсен дип, Кара диңгезнең Истанбул бугазы тамагына миналар чәчәдер. Шул миналарны чәчкән чагында 28 октябрьдә Кара диңгездәге төрек сугыш көймәләре берлә бәрелешү ясап, беренче ноябрьдә Төркиягә сугыш игълан итәдер. Иттифакчылары Франса, Ингилтерә тарафындан Истанбулның Русиягә бирелүенә сүз аладыр. Истанбулны басып керер (7) өчен Одессада махсус йөз меңлек гаскәр хәзерлидер. Чәнак калга сугышларына катышыр өчен үзенең Балтыйк флотыңдай берничә сугыш пароходын да күндерәдер, һәм дә Кара диңгездә төрек вапурларының (судноларың- X. М.) йөрүе килүенә зур комачаулык эшләп киләдер. Бу арада Русиядә сугыш башланып, Русия сугыш сафындан чыккач гына Төркия ул тарафдан бераз киң сулыш аладыр. Русиянен һөҗүм планы, Петр васыятен тутыру тагын бер мәртәбә соңга калдырыладыр. Совет хөкүмәте, башка эшләр берлә бик каты мәшгуль булганга, әүвәлге елларда Төркияне бу якдан тыныч калдырып торса да, бераз баш-күз алгач да, ул да Кара диңгез флотыны куәтләндерергә керешәдер. Төрле сылтаулар берлә Кара диңгезгә Балтыйкдан сугыш көймәләрен ташыйдыр; ул да бугазларны алуны максад итеп куядыр, Истанбулны кулда итәргә тырышадыр вә кнләчәкдә дә тырышачакдыр. Бер тарафдан Монтро могаһәдәсе берлә Төркиянең Ауру па дәүләтләре берлә багланышы бугазларның бәйнәлмиләл бер тәэминат астына алынуы, икенче җәһәтдән Совет Русиясенең дахили (эчке. X. М.) вазгыятенең бик чуалчыклыгы Совет Русиясенең бугазларны алып, Истанбулга хуҗа булуыны, бу көйләрнең вазыйфасы итеп куюдан озакдарак торуга мәҗбүр итәдер Шуны аңлап Совет Русиясе, гүя, Төркиягә дуст кеби күренеп, хәйлә берлә, интрига берлә Төркиянең мәгънәвиятенә (рухи халәтен, —X. М.) корып, хаким вазгыятьдә булырга, төрек милләтчелеген оетырга, йоклатырга тырышадыр. Фәкать бу асыл максаддан ваз кичү, Петрның васыятене ташлау түгелдер. Русия, теләсә кызыл тоедә, ак төедә, берләшкән зур бер дәүләт булып калганда тугрыдан-тутры Ак диңгезгә чыгар өчен, бугазларны, Истанбулны алыр өчен омтылачакдыр (ассызык безнеке.— X. М.) Берләшкән Русиянен (ягъни СССРның— X. М) бу тарафка таба икътисадын, сәяси киңәюенә киртә булып торган Төрек хакимлегене уртадан калдырырга (алдырырга? — X. М.) бөтен көче-куәте берлә тырышачакдыр. Төркиягә каршы ике йөз ел дәвам итдерелгән бу сәясәт рус империализмының анахат- тый (төп, магистраль юнәлеш? — X. М.) рәвешене алгандыр. Рус дәүләтенең идарәсенең төрле-төрле төскә әверелүе, мәмләкәтнең бер режимдай икенче режимга күчүе генә берләшкән Русиянен бу милли сәясәтен үзгәртә алмаячакдыр Русия тарафындан бугазларның, Истанбулның әминияте (иминлеге.— X. М.), Төркиянең үзенең бу иярләрдәге алты йөз еллык хакимиятенең тулы көенчә дәвам итдерелүе, рус империализмының кырылуы берлә генә тәэмин ителә беләчәкдер. Бу да руслыкның истнлясындан (басыл алуыннан —X. И.) (8) Украина, Кафкас, Кырым кеби Кара диңгез дәүләтләренең кортылып (корылып X М ), яңыданүз милли истикьляларыны (бәйссзлекләрсне X. М.) кайтарулары берлә, үз башларына аерым милли дәүләтләр төзеп яшәүләрен тәэмин итү берлә генә мөмкин булачакдыр (ассызык безнеке.— X. М.). Совет Русиясендәге хәрәкәтләрнең иң куәтлссс, иң җанлысы, руслыкдан сан ягындан күп, мәдәният ягындан өстен, вәхшилек ягындан гына түбән торган гайре рус (рус булмаган. X. М.) милләтләрнең истикълял хәрәкәтләре, үз мө- каддәратьләрсн (язмышларын X. М ) үз кулларына алу агымнары икәнен без белеп, күреп торганга, Кара диңгезнең бу милли дәүләтләренең бәгыс бәгъдәлмә- үтләре дә (теләкләре, дәгъвалары; традицияләре X. М ) табигый рәвешдә мәйданга киләчәкдер. Табигый рәвешдә Төркнядә каршы икс йөз ел дәвам итдерелгән рус империализмы, Кара диңгез сахилсндән (ярыннан. X. М.) кырылып, ватылып чигенергә мәҗбүр нтеләчәкдер. Бондан соң гына бугазлар вә Истанбул да Төркия хакимияте тыныч бер тормышка кавышачакдыр. Бу көн озакда түгелдер. Монтро муаффәкъкыятсн (уңышын. X. М.) бәйрәм иткән бүгенге төрек дөньясы озакламаеича бугазларның мәңгелек төрек кулында калу бәйрәмен дә итәчәкдер. Бу бәйрәмдә бүген Совет истилясының астында булган Идел-Урал.— X. М.) Кырым, Кафкасңың, нт- (катнашкаш . пУД*?*3 ’ Горжс?7а* |а1Ы” кортылу бәйрәменә дә тәсадеф иткәнгә килүе X М ГЛа т ШКаНГа - Х Мбу киләчә* : бәйрәмнең нәшьәсс (барлыкка төпск (топки \м \ зурраграк булачак. Чыңгыз дәверендәге ксби милли легемез түгямпапы^ •\ 6®“p®,J e төсеис алачакдыр Бүген һәр йирдәге мөһажир- бәйпәм\1ткәнла Рк!мк?'11ЫН Монтро муаффәкыятьләрен бер жан. бер тән кебн шаһил1н^ ?„У бәирәмнсн тУУ^на сәбәбче бугазлардагы сиксән мен төрек илләпеиеи тигм лдыида тсз чҮгәмсз. Аларның олуг команданы, төрек (төрки) S өлкәсенең истикълялын алып калуны төреклек каһарманы Газн хөпматпапгмги ^ашага төрск Тәнресеидән озын еллар гомер теләп, төреклек хөрмәтләрсмезне, сәламнәрснс сонамыз (җиткерәбез. —X М.) Гаяз ИСХАКЫЙ. Текстны гарәп графикасыннан тиешле аңлатмалар белан хазерге язуга күчереп, журналга филология фвннәре докторы Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ әзерләде 20 февраль 1994 ел. 1 Гази Мостафа (1880 -1938) илнең беренче президенты (ул 1923 - 1938 елларда мәмләкәт белән идарә итә). 1934 елда Ататөрек кушаматын ала

Реклама