Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гасый җафи Мәүла Колый сүзли, дуслар...

Мәүла Колый—XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән күренекле татар әдибе. Ул Әхмәд Ясәви. Сөләйман Бакырганый, Кол Гали, Сәйф Саран, Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф кебек фикер ияләренең асыл рухи бакчаларыннан азык алып, үз шигъри дөньясын тудырган олы шагыйрь. Татар әдәбияты тарихында Мәүла Колый иҗатын өйрәнү моннан 70 еллар элек башланган Аның әсәрләре табылу турындагы беренче хәбәр Фазыл Туйкә тарафыннан 1926 елның апрель аенда «Кызыл Татарстан» газетасының 81 санында дөнья күрә. Шул вакыттан башлап Мәүла Колый шигырь-хнкмәтләренең яңадан-яна күчермәләре табыла һәм өйрәнелә Шагыйрьнең иҗатын барлап, аны фәнни өйрәнүгә төрле елларда Габдрахман Сәгъди, Латыйф Җәләй, Хәй Хис- мәтуллин, Шакир Абилов кебек әдәбият белгечләре зур өлеш керттеләр. Камил Дәүләтшин Мәүла Колый иҗатын әтрафлы һәм җентекләп өйрәнүгә кандидатлык диссертациясе багышлады Моңарчы кат-кат расланганча, Мәүла Колый иҗатының нигезендә суфый- чылык идеологиясе ята. Шул ук вакытта, башка татар суфый әдипләренә дә хас булганча, Мәүла Колый әсәрләрендә дә җирле традицияләр һәм дөньявилык идеяләре чагылыш тапкан. Тулаем алганда, аның иҗат нигезен дә тәпиен п иткән суфыйчылыкның ислам дине белән бәйле гаять катлаулы һәм каршылыклы бер тәгълимат икәнлеген истә тотарга кирәк.Мәүла Колыйның тормыш юлы хакындагы мәгълүматлар бөтенләй билгесез нде диярлек^Шагыйрьнсң иҗатына, шул чор документларына, шәҗәрәләргә һәм риваятьләргә ^нигезләнеп филология фәннәре кандидаты Марсель Әхмәтжанов Мәүла Колый биографиясен беркадәре ачыклауга иреште. («Совет мәктәбе» 1986 ел. 10 сан.) Яңа мәгълүматларга караганда, Мәүла Колый (кайбер шигырьләрендә «Меллагол кол» рәвешендә дә очрый) исеме белән мәгълүм шагыйрьнең чын исеме Бәйрамгали Колыев (Бимкә суфый) булган икән Ул XVII йөз урталарында Казан өязендәге Чыты (хәзерге Питрәч районына керә) авылында дөньяга килгән. Казанда мәдрәсәдә укыган. Аның исеме XVII гасыр ахырында хөкүмәт һәм татарлар арасындагы гауга-ннзагьларга бәйләнешле документларда да телгә алынган. Мәүла Колый (Бәйрәмгали Колыев) җитәкчелегендә Казан ягындагы төрле татар авыллары крестьяннары 1678 елда Биләр шәһәре хәрабәләре янына күчеп урнашканнар Патша хөкүмәте, әлбәттә, бу хәл белән ризалашмый, һәм 1699 елда Петр Беренче фәрманы белән татарлар ул җирләрдән куылганнар. Мәүла Колый иптәшләре белән Шушма буена, Иске Иштирәк авылына барып урнашкан^ М. Әхмәтжанов табып ачыклаган дәлилләр буенча Мәүла Колыйның тәрҗемәи хәле шул рәвешчә күзаллана Бу мәгълүматлар, «Татар поэзиясе ан- тологиясе»исң яна басмасында да (чыганагы күрсәтелмичә) тулаем урын алган. Антологиядә шагыйрьнең әсәрләренә дә шактый киң урын бирелгән Мәүла Колый иҗатының өйрәнелү тарихы тулырак күзаллансын өчен, аның әсәрләре тел һәм иҗтимагый фикер үсешендәге үзенчәлекләре ягыннан да билгеле бер кадәр тикшерелгән булуын әйтеп үтәргә кирәк. Шулай ук аның шактый әсәрләре рус укучысына да тәкъдим ителгән. Мәүла Колый хикмәтләренең кулъязма күчермәләре Казан. С-Петербург, Уфа шәһәрләрендәге гыйльми оешмаларда сакланалар г\нын әсәрләренең яңа күчермәләре хәзерге вакытта да татарлар яши торган төбәкләрдә, сирәк булса да, табылып тора Без биредә укучыларны шундый табышларның соңгысы, шактый берәгәйлесе белән таныштырмакчы булабыз. Аның «бсрәгәйлсмлсгс Мәүла Колыйның моңарчы фәнгә бөтенләй мәгълүм булмаган яңа әсәрләренең күчермәләре табылуда Өстәвенә: аерым хикмәтләр авторы буларак без белгән Мәүла Колыйның биредә поэма жанрында да иҗат иткәнлеге ачыла Ә бу, үз нәүбәтендә, табыпшың әһәмиятен бермә-бер арттыра. Ягъни анын мирасына позма жанры да өстәлә. Моүла Колый веярмре чзы.чган кулъязма җыентык II. «К У.» № Ю. Әдипнең бу әсәрләре теркәлгән кулъязма җыентык шушы юлларның авторы тарафыннан 1990 елның гыйнварында Әгерҗе районынын Яна Акхуҗа авылында Фазлый ага Габдрахмановтан (1908—1995) алынган иде. Ул хәзер Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «606т.» шифры белән саклана. Сүз уңаеннан, бу җыентык белән бергә Фазлый бабайдан алынган тагын өч кулъязма хакында да кыскача мәгълүмат бирик. Боларның берсе 1765 елда Меңләр авылында Монасыйп бине Мәскәү кулы белән язылган дини риваятьләр, икенчесе XVIII гасыр ахырында күчерелгән дини хикәятләр, ә өченчесе 1902 1903 елларда мәшһүр Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган татар шәкертенең дәрес конспектларыннан гыйбарәт. Адар хәзерге вакытта Татарстан Милли китапханәсендә сакланалар. Яңа Аккуҗа авылы, гомумән, татар әдәбияты тарихын кызыклы археографик табышлар белән куандырып тора. Йөзләгән татар авылларын гизгән археограф- галим Марсель Әхмәтҗанов 1978 елда шул ук авылдан Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасының яңа күчермәсе табылуы хакында хәбәр иткән иде. («Идел», 1995, 11 сан.) иЯңа табылган кулъязманың үзенә тукталыйк. Җыентык Россия һәм Европа кәгазьләренә язылган, һәр битнең зурлыгы 10x16 см. Ул XX йөз башында Казанда басылган «һәфтияк шәриф» китабы тышлыгы эченә урнаштырылган. Мәүла Колый әсәрләре җыентыкның ахырында, барлыгы 11 кәгазьдә (62а—726) олешчә сакланып калган. Җыентыкка ике әсәр дә гарәп язуының тәгъликъ төре белән теркәлгәннәр. Нигездә, һәр бит саен 13 әр шигъри юл язылып, бер биттәге текстның зурлыгы 7,5x13,5 см мәйданны били. Җыентыкның 1а61б кәгазьләрендә шәргый мәсьәләләр, догалар, йолдызларга нигезләнгән сүрия-гарәп календаре буенча язмалар, Рамазан аена багышланган шигъри әсәр, сихер- тылсым догалары һ. б. шундыйлар теркәлгән. Кулъязма җыентыкның Бәдшәл авылында (44а бит; бу авыл хакында төгәл мәгълүматлар хәзергә табылмады) Мортаза атлы кеше кулы белән 1754 елда (61 а бит) язылганлыгы күрсәтелгән. Кулъязма җыентыктагы барлык текстлар да коңгырт сары төстәге кара белән бер үк кеше тарафыннан язылганнар. Каләменең һәм имлясының тотрыксызлыгына караганда, шулай ук кайбер башка үзенчәлекләргә нигезләнеп, җыентык әле кулы ныгып җитмәгән шәкерт тарафыннан язылган дигән нәтиҗә ясарга мөмкин Кулъязма җыентыкның сакланыш дәрәҗәсе уртача диярлек. Күп урыннарда карасы уңган, кәгазе зарарланган.3 Югарыда телгә алынган Мәүла Колый әсәрләренә килгәндә, алар кулъязмада теркәлгән ике поэмадан гыйбарәт. Кызганыч ки, җыентыкның аерым битләре җуелганлыктан, поэма текстлары да олешчә генә сакланганнар. Алай да беренчесе сюжет һәм эчтәлек ягыннан шактый тулы, барлыгы 238 шигъри юлдан гыйбарәт (62а - 706 битләр). Башы һәм ахыргы өлешләре тулы, фәкать әсәрнең уртасындарак, кулъязмадагы берничә бит җуелу сәбәпле, өзеклек керә. Әсәрнең ахырында (223 юл), «Береккәннәр сыйфатын әйдем сезә...») ягъни, берләшкәннәр, бердәмнәр сыйфаты) дип поэманың исеменә дә ишарә ителә. Аннан соң (706 бит): «Әй, Ходайа, гасын җафи Мәүла Колый, Рәхмәтеңлә сән биргел коллык йули...» — дип, авторның исеме дә конкрет күрсәтелә. Поэманың исемен һәм авторын әсәр ахырында белдерү, авторның үз-үзенә түбәнсенеп «гасый җафи» дип эндәшеп тәмамлавы суфыйчылык әдәбияты очен хас күренеш. Мондый алымны Колыйның рухи остазлары булган Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый һ. б. суфый шагыйрьләрнең барлык әсәрләрендә дә диярлек күрергә мөмкин. Мәүла Колыйның башка хикмәтләрендә дә ул алым бар. Мәсәлән, остазы Мелла Мамайга багышланган «хикмәт»енең бер күчермәсендә бетем өлеше «Гасый җафи Мәүла Колый сүзли, дуслар», дип тәмамлана. t-Икснче әсәрнең башлангыч өлеше генә (706 726 битләр, барлыгы 67 шигъри юл) сакланган, төп һәм бетем өлешләре юк. Шулай да, әсәрләрнең теле, идея- тематик үзенчәлекләренең якынлыгы җәһәтеннән караганда ике әсәрнең дә бер авторның иҗат җимеше икәнлеге бәхәссез. Хәтта алариың исемнәре дә бер- берсенә аваздаш формада аталганнар. Беренчесе якынча «Береккәннәр сыйфаты» рәвешендә булса, икенчесе «Хәлаль нәфкъә эстәгәиләр сыйфаты» (Хәлаль ризык теләүчеләр сыйфаты»). Ихтимал, мондый «сыйфат»лаулар рәвешендә язылган әсәрләр тагын да булып, алар бер циклны тәшкил иткәндер дигән фикер дә туа. Шулай да, текстлардан күренгәнчә, һәр сыйфат сюжет ягыннан мөстәкыйль бер әсәр рәвешендә гәүдәләнә. I «Береккәннәр сыйфаты» поэмасының кыскача эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт. Бер ир белән хатын, үзара киңәш-табыш иткәннән сон фани дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, тыныч урынга китеп, тормышларын гел Хакъ Тәгаләгә, гыйбадәткә, ихластан ахирәт тормышына әзерләнүгә багышларга карар кылалар Бер тауга барып кечкенә генә торак һәм гыйбадәтханә төзиләр, шунда гомер кичерә башлыйлар. Хакъ Тәгалә юлыннан тайпылмыйча, намаз укып, ураза тотып, 60 ел яшәгәч, боларга Иблис вәсвәсә сала Иблис ирнен гыйбадәт белән генә утыру фикерен чуалта. Хакъка биргән антны бозу булса да, ир белән хатын дөнья күрергә дип чыгып китәләр. Бер шәһәр янындагы чишмә буенда тукталалар. Ире ипи алырга дип шәһәргә юнәлә. Аннан кайтышлый ул бер мәһабәт сарай һәм сарай эчендәге искиткеч гүзәл хан кызын күреп туктала. Икәвенен дә күңелләрендә гыйшык уты кабына. Ир хатынына кайтып хәлне анлата. Бу урында берничә бит төшеп калудан текстка өзеклек кергән, шунлыктан кайбер вакыйгалар безгә билгесез хәлдә кала.. Әмма ниндидер бер вакыйгалардан соң хан кызы белән ирне «тотып алалар» һәм зинданга ябалар. Кайтмаган ирен эзләп бичара хатын сарайга килә Ирнен кайда икәнлеген ачыклагач, башын-йөзен икс бөркәнчек белән каплап, икс табак аш (пылау) алып зинданга бара. Зиндан сакчысының күңелен бер табак аш белән яулап алып, зинданда ябылган кешемә ризык ашатыйм дип, эчкә үтә. Анда башындагы бер бөркәнчекне хан кызына яптырып, буш табакны да ана биреп, чыгарга куша. Кызга аулак җирдә табакларны ташлагач, сараена кайт та тыныч кына йөр, дип өйрәтеп җибәрә Кызынын бу әллә нинди бер ят ир белән тотылуыннан хурланган, ачуыннан ярсыган хан җәлладка тоткыннарны кигерергә куша Зинданчы аларны тиз генә хан катына алып килә. Шактый сүзләр, аңлашу соңында, хатын йөзеннән бөркәнчеген алгач, боларнын ир белән хәлаль хатыны икәнлеген күреп хан һәм җәллад хәйран калалар. Шул рәвешчә, ханның йөзе «ак» килеш булып кала, ир белән хатын да җәзадан исән-сау котылалар. Өстәвенә, хан аларга күп итеп мал-байлык та бирә. Ир һәм хатын әүвәлгечә гыйбадәт белән тыныч гомер кичерүләрен дәвам итәләр. Мт <0 Ко оыйфаты ■ кот о,о но о,ан.-оо Автор поэмасын береккәнлек, бердәмлек аркасында гына бәладән котылып, иминлеккә ирешергә мөмкин дигән фикер белән йомгаклап куя. Шулай итеп, әсәр укучыларны бердәмлеккә өндәп, «берлектә — көч» дигән мотив белән тәмамлана. Әсәрнең сюжеты мавыктыргыч һәм чишелеше оста корылган. Автор әсәрдәге хәлиткеч ролъ _ хатынга йөкләгән. Аның кыюлыгы һәм акылы белән Мәүла Колый четрекле мәсьәләне уңай хәл итә. Нәтиҗәдә, «бүреләр дә тук, сарыклар да исән» булып кала. Идея-тематик ягына килгәндә, бердәмлек мәсьәләсе кешелек дөньясында һәрвакыт актуаль дигән фикер туа. Кулъязма җыентыктагы икенче әсәр— «Хәлаль нәфкъә эстәгәнләр сыйфаты» поэмасының аз өлеше генә сакланганлыктан, аның эчтәлегенә аерым тукталу ашыгычлык булыр иде. Әсәрләр шигъри төзелешләре һәм тел ягыннан Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, шулай ук Мөхәммәдьяр әсәрләренә бик якын торалар. Аларда гарәп-фарсы алынмалары чагыштырмача аз, борынгы төрки-татар теле формалары, үзенчәлекләре өстенлек итә. Поэмаларның матбугат өчен әзерләнгән текстлары турында да берничә сүз әйтергә кирәк. Укылышны һәм аңлауны җиңеләйтү өчен текстларның орфографиясендә транскрипция элементлары кулланылды. Җәяләр эчендә бирелгән аерым хәрефләр, иҗекләр, сүзләр, кулъязманы күчерүче тарафыннан ялгыш төшереп калдырылган фаразлардан гыйбарәт. Текстлардагы кайбер имля тотрыксыз- лыгы (мәсәлән, барып-баруб-барыб, килеб-килүб, ирде-иде, диб-тиб һ. б.) кулъязманың үзендәгечә сакланды. Әсәрләрне текстологик эшкәртү буенча киңәшләре, аерым сүзләрнең дөрес укылышларын һәм мәгънәләрен аныклауда ярдәм күрсәтүе өчен академик Миркасыйм ага Госмановка чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Мәүла Колыйның яңа табылган бу әсәрләрен киләчәктә анализлап, әтрафлы өйрәнү, әлбәттә, әдәбият һәм тел галимнәре бурычы Безнең бурыч татар әдәбияты тарихы өчен әһәмиятле булган яңа табышны матбугат аша укучыларга җиткерү һәм галимнәр хөкеменә тапшырудан гыйбарәт. Җыеп әйткәндә, Мәүла Колый каләменә бәйле бу яңа табышларның тагын бер әһәмиятле ягы шунда ки алар шул әсәрләрнең тулырак күчермәләрен эзләүгә һәм шуның белән бергә шагыйрь мирасының фән өчен моңарчы мәгълүм булмаган яңа сәхифәләрен ачуга этәргеч булып торалар.