Логотип Казан Утлары
Шигърият

УТ ЭЧЕНДӘГЕ ЧӘЧӘК

Мин нигә гафил булдым? Комда — ишәк. Чүлдә — дөя, Эш аты йә фил булдым. Адәм булып тусам да мин, Илемнән гафил булдым. Илдә — урыс. Чүлдә — үзбәк, Йаурупада — фин булдым. Татар булып тусам да мин. Телемнән гафил булдым. Болгарда — гөл, Рәсәйдә—кол, Казанда мин көл булдым. Җиде бабамнар төзегән Дәүләттән гафил булдым. Җырда — бөек. Монда—боек. Дастаннарга тиң булдым, Алыплардан тусам да мин, Тарихтан гафил булдым. Әйтерме бер күреп, җиһан: «Бабаңнарга тиң булдың!» 1992. Ахры, мин дә сезнең нәселдәндер. Шуңа бигрәк якын итөмдер. Көзен өзгәләнәм. саргаямын: Таш өстендә үскән юкә мин. Сездән аерса тик аерадыр Боек йөзем, язгы ютәлем. Кыршау мина —өйнең дүрт дивары: Таш өстендә үскән юкә мин. Мин бит адәм, нигә бу җанымны Табигатьтән мәхрүм иткәнмен?.. Башларыннан сыйпыйм, хәлен аңлап Таш өстендә үскән юкәнең. Әнкә-табигатьтән аерылган Ятим бала сыман үтәмен Авыр кагылмагыз... Кызганмагыз! Таш өстендә үскән юкә мин! 1995 Ычкынырмын акылдан дип. Уйланудан куркам. Газапланып йоклап китсәм. Уянудан куркам. Соңгы сулышымдыр, бәлки... Тын алудан куркам. Вөҗданым керсез булса да. Сыналудан куркам. Хәерлегә булмас бу дип. Куанудан куркам. Шырпы уты күргәндә дә Гел янудан куркам. Мактап тәмам исертүдән Сыйланудан куркам. Нахак сүзләр ишетүдән Кыйналудан куркам. Дөреслектән читкә таба Юл алудан куркам. _ Аклау өчен сәбәп табып. Юанулан куркам Куркуымнан курыкмыйм һич. Кыланудан куркам. Үз юлымнан каерылып. Югалудан куркам 1993. Аңа хәзер берни кирәк түтел, «Саумы?» диеп бер сүз дәш аңа Синен күзләреңнән яшьлек ага. Аның күзләреннән яшь тама. Өмет өзәргә дә күптән вакыт. Ярың—янда, үзең яшь ана. Синең күзләреңнән яшьлек ага. Аның күзләреннән яшь тама. Очрашулар башка насыйп булмас. «Бәхил бул...» дип. бер сүз дәш аңа. . Синең күзләреңнән яшьлек ага. Аның күзләреннән яшь тама. 1992. Янган чәчәк Янган чәчәк Шәүләсеме? Янган еллар — Янган чәчәк. Ут эчендә Калган чәчәк. Ут — тышымда, Ут эчемдә. Янам — яшим Ут эчендә. Янган гомерем — Янган чәчәк. Ут эчендә Калган чәчәк. Юк, барыбер Калкырмын мин. Көл эченнән Балкырмын мин. Булсам да мин Янган чәчәк. Ут эчендә Калган чәчәк... Юк. сулмамын. Балкырмын мин, Таш астыннан Калкырмын мин! 1993. Март Займище. Сизәм ич мин: зур кайгың бар Эчендә... Кара җаннар Үч йөрттеләр, Гөнлә өйгә Ут төрттеләр. Кайда минем Янар чәчәк, Күзләремә Карар чәчәк? Исә зәһәр Җилләр генә, Нигеземдә — Көлләр генә... Янган бакча, Янган чәчәк, Ут эчендә Калган чәчәк. Хәлсез башны Ташка салдым. Үзем әле — Исән калдым. Янган чәчәк, Көйгән чәчәк. Мин өзелеп Сөйгән чәчәк. Йөзләремдә Көл төсеме? Тышка чыкмый, бик тирәндә Хисең дә. Елмайган да, шатланган да Буласың. Бүлмәңдәге гөлен кебек Суласың. Баш имисең, әмма боек Күзләрең, Күрәм ич мин кара хәсрәт Эзләрен. Шәльяулыгың каплый боек Ямеңне. Ничек итеп җиңеләйтим Хәлеңне? Мин дә андый мәлне аңлау Яшендә. Ачыл, бәгырь, серләреңне Яшермә. Йөзләреңне шәлең белән Каплама, Газабыңны гел үзеңдә Саклама. Кил яныма, әйдә болай Килешик. Авырлыкны икәү бергә Бүлешик Җаным ачык: кеше хәлен Тоярлык. Газабы да. авыр сер дә Сыярлык... 1995. сентябрь. И. Надировка Бу тормыш - гаҗәеп җыр сыман Күкләргә үрмәләп менәсең. Моңлы бер җебенә тотынсаң Бу тормыш—серле бер әкият - Сакланса зур өмет-хыялын. Күммәсә җаныңны вак-төяк Бу тормыш авыр бер табышмак Тапмассың җавабын, китәрсең Гомереңне шу нарга багышлап. 1995 •К У . N. I Олы җанлы шагыйрь-әдипләргә Үз илендә яшәү читен лә. Тукай кебек яшьли гүргә китә Йә Исхаки кебек чит илгә. Хакыйкатьне төшендерә алмый. Кадер-хөрмәт күрми китәләр. Исән чакга үзен акламаган Халыкны да бөек итәләр 1995 Л. И. га Кайчак ямансулап. Бер көрсенеп куям. Юк. тормыштан түгел, Үзүземнән туям. Кайчак мин үземне Бик тә ялгыз тоям. Кешеләрдән түгел. Үз-үземнән туям. Кайчак гомеремне Бик кызыксыз тоям. Юк. яшәүдән түгел, Үз-үземнән туям. Кешеләргә китәм... Вак хисләрне тыям. Үзүземне көчле. Кирәк итеп тоям. Тормыш серле, кызык. Мин дә шунда сыям. «Әле дә яшим!» диеп. Бер сөенеп куям. 1995 Гази Кашшафка Мин ышанып серләремне ачкан Берәү мине саткан. Әйтте миңа шул чак бер остазым «Дусларыңнан саклан!» Юк, куркак та түгел, кыю-кыю Бәхәсләрдән качмыйм. Әмма кайбер серләремне хәтта Үземә дә ачмыйм... /995 Авырлыклар тулы бу тормышта Бер җиңеллек булсын дисеңме. Бик иркәлән, бик кадерләп әйттен Назга тансык минем исемне Шул сүзеңнән канатландым әле. Җанда тоям рәхә> җиңеллек Бу дөньяда яшәү бик-бик авыр. Синең белән яшәү җиңел бик. Әйдә әле үпкә, ачуларны. Хәтер калуларны оныгын. Салкын мәңгелектә югалганчы. Яшик бер-беребезне җылытып. /995 Беренче һәм com ы әйтер сүзем Бер ялгызым гүя Галәмемдә Сүнеп бара инде шәмем до Бер шигырьлек кенә каләмем дә. Арган-талган инде тәнем дә. Бер шигырьлек кенә каләмемне Ай нурына манармын да мин Сискәндереп таңда уятырмын Йолдыз булып янармын да мин. Беренче һәм соңгы әйтер сүзем Бер шигырьлек кенә каләмдә Үзем сүнсәм, мәхәббәтем балкыр Дәвамнары аның Галәмдә