Логотип Казан Утлары
Роман

ТӘҮБӘ

— Сәет!

Әү, балам, — Сәет!

Кем тия? Кайсы миһербансызы рәнҗетә? Әйт үземә, мин аны... Хәзер кызган табага утыртам. Яратасыңмы мине? Соң! Бу хакта бөтен дөнья белә. «Азатлык»тан әйттеләр,—ди бер саескан. Чын-чынлапмы? Ну! Мин яраткан кебек, өзелепме? Комсызланма. Зөлфия, яратканымны болай да беләсең бит инде. Сиңа ни кирәк тагы? Көзгедәге сыныбызга карап ант ит, Сәет Коръән тотып әйтә алам, таң кызым. Иркәләнәсе, кыгыгы килгән яшь ханымның «миңа чаклы йоклаган хатыннарыңнан артыграк сөясеңме», «мәңгегә бергә булырга вәгъдә суы эчә аласыңмы» кебек әллә ниткән сорауларны тезәсе килеп, теле кычытса да. үзен вакьнында гыеп кала алды. Авыл тәрбиясе алган кешедә чама хисе җиңде «Артык бәйләнәсең, нарат чәере кебек ябышсаң, куып чыгарырга да күп алмас, талканы коры күренә», дип. сүзне икенчегә күчерде. Яра« каны сулыш алуыннан, йөрәге 1ибешеннән үк сизелеп тора ләбаса Зөлфия, аккош муеныдай ап-ак ялангач беләкләрен юрган астыннан чыгарып, ике кулы белән киң агач ятакның башына то1ынып. рәхәтләнеп киерелде, сузылды, кан күзәнәкләрен уятып җибәрде. Талгат ГАЛИУЛЛИН (1938) әДтбн тәнкыйтьче. филология фәннәре дикторы. профессор. РФ гуманитар фәннәр академиясе академигы. Казан дәү мт университетының татар филологиясе, тарихы һәй канчыгыш телләр факультеты деканы Бала имезмәгән хатын-кызны бизи торган, өлгергән эре алмадай тыгыз, очлы күкрәкләре иреккә калкып чыкты, ак куян башы кебек йомры җилкәләре ачылды. Ялангач ир ханымның бер күкрәген учына алып, тәнен иркәли, сөя башлады. Шуны гына көткәндәй. Зөлфия буш сүз көрәштерүдән туктады, ирдән иңгән куәткә буйсынып, аның ягына борылды, бит очларына куе алсулык типте, борын яфраклары узыштан кайткан атныкы төсле киңәеп китте, бөтен гәүдәсе җил тараткан йомшак тал мамыгыдай сәгадәт-бәхет эчендә эреде, юкка чыкты, хуҗасына буйсынмас хәлгә килде. Мәхәббәтнең сихри көче аларны җәннәт упкынына сөйрәде Менә инде алар тышкы мохит белән алыш-бирешне өзеп, телефонга якын килмичә, ишекне ачмыйча, үзләре дә беркая чыкмыйча, биш көн. биш төн ирекле зиндан рәхәте кичерәләр. Яныңда чалкан яткан тыгыз гәүдәле ирнең үзенә кем тиешле икәнен Зөлфия тәгаен әйтә алмый. Хатынымы, яраткан сөяркәсеме, урамда эләктергән чираттагы юанычымы? Күпме яшәтер ул аны Сталин заманында салынган биек түшәмле, киң тәрәзәле иркен фатирда. Без монда медовый атнабызны уздырырбыз. Аннан соң, рәсми өйләнешкәч, ходаның амин дигән вакытына туры килсә, сәяхәткә чыгып китәрбез. Синең туган авылыңамы, чит илгәме, күз күрер, дигән иде Сәет беренче зөфаф кичендә Вакытның шулай аккан судай тиз үтүенә ышанмый иде Зөлфия әлегә чаклы. Санаулы, серле, бәхетле көннәр ишле гаиләнең сандык төбендәге тәгамы кебек тиз сызыла икән шул Еллар үткән саен язлар җитми, төннәр кими, дип язган икән бер шагыйрь, тикмәгә түгелдер? Үзе дә шуны кичергәндер? Сәете бүген гадәттәгедән кырысрак күренә. Зөлфия туйдыра башладымы, әллә башка нәрсә, тормыш мәшәкатьләре күңелен тырныймы? Белмәссең. Ирләр йөрәге төпсез кое. диләр. Хуҗа тәбәнәк караваттан төште, аякны суырып ала торган калын келәмгә басты. Сәетнең гәүдәсен Зөлфия күз карашы белән сыйпап алды Киң җилкәсе, туп мәеле өреп тутырылган булмаса да. килешле бүлтәйгән беләге, алга чыгып торган күкрәге, муен тирәсендәге вак җыерчыклары, кырау иңә башлаган коңгырт чәче, барысы да аңа якын һәм газиз икән. Иреннәре яныңдагы сызыкларның кайнар, тозлы тәмен тойгандай булды. Зөлфиянең күзләрен елтыратып, ярым яшертен күзәтеп ятуын сизеп. Сәет оялгандай итте, корсагына шап-шап суккалап алды. Якланмыйча түзә алмады. Ябыктыргансың абзаңны. таң кызы, болай ук ярамас иде. Тегесе, шаяртуны үзенчә аңлап. Сәетнең җилкәсенә килеп сыланды. Ә үзе: «Ир-ат мәңгегә шулай бала-чага булып кала торгандыр инде».—дип уйлап алды. — Сиңа берәр нәрсә кирәкме, куштан мәчем? — Көзгегә кара әле, без бер-беребезгә охшаганбыз икән. Иреннәр, ияк. чәчләр дисеңме. Сәет олы көзгегә күз ташлап, ике арада бернинди тышкы охшашлык тапмаса да, ризалашты, кызның чәчләренә, үтә күренмәле кызгылт колагына өргән булды Рәхәт иде аңа. Халык менә шундый мизгелләрдә «мәңге сагынмаслык булып карап каласы иде», дип үрсәләнеп җырлагандыр да инде. — Күзләр дә... Юк. матурым, синең күзләр яшел, минеке — корыч соры. Минеке күгелҗем-яшел. синеке соры-күгелҗем. дип үзенекен итте ханым. — Зөлфиюшка, син дальтоникмы әллә? Дөресен әйт әле, ят кеше юк монда! — Нәрсә дигән сүз була инде ул? Нечкә үртисең мине? Борын-борын заманда Дальтон дигән химик яшәгән Бик акыллы, хикмәтле бабай булган, кү-ү-п ачышлар ясаган. Шул исәптән төсләрне кушып, яңадан-яна. синен йөрәген кебек, чуар бизәкләр, буяулар тапкан. Соныннан гына ачылган: тормышта ул кызыл төсне сарыдан, яшелне зәңгәрдән аермаган, мин сиңа бүләк иткән күлмәк төсен шәмәхәне кешегә дә санамаган. Нәкъ синең кебек, кырмавык телле булгандыр әле ул үзе. Ничек син шундый нәтиҗәгә килдең әле? - дип. кочагына алып, ияген, борынын, озын муенын иркәләде иреннәре белән Минем йөрәгем сиңа нигәдер охшамый. Яратуыма чыдый алмыйча гына әйтүем. — Әйдә. Сәет, беркайчан да әйтешмәскә, бәхәсләшмәскә, бер-беребезне рәнҗетешмәскә сүз куешыйк! Кызык булмас! Хәзер мин сөйли торган бер мәзәктәге кешеләр көненә калуыбыз бар Ир белән хатын аерылышырга килгәннәр, ди. Судья хатыннан сорый икән: Сез ни өчен ирегез белән аерылышырга булдыгыз? Талашыр сәбәпләр калмады. Яшәүнең кызыгы, мәгънәсе бетте, дип ярып салган теге... Шырык-шырык көлештеләр бу сүзләрдән, башлангыч мәктәп балалары кебек ду килделәр Шулай итеп, сайланучым, сезнең тәкъдим беренче укуда парламент аша узмады. Талашу мөмкинлеге көн тәртибеннән алынмады, диде Сәет, тавышына күп мәгънәлелек салырга тырышып Зөлфиянең кыр чәчәкләре кебек сирпелешеп утырган озын керфекләренә. ачык, якты маңгаена иркәләп карады да: «Матурым, миңа вакыт», диде Зөлфия. Сәеткә киенергә бирмичә, сырпалануында булды. Сиңа әллә тагын берәр нәрсә кирәкме, тәүфыйклы песием? Яшь ханым аны үзенчә аңлап: «Юк. юк. гизрәк кайта күр», дип. яшькелт халатына үрелде Ашарга нәрсә пешерим'’ Кыстыбый. Булдыра алырсыңмы? Аңлашылды. Тырышып карармын. Барып чакмаса. бик ачуланмассың. яме? Зөлфия, бүген өйдә утыр. Мин сәгать өчләргә кайтып җигәргә тырышырмын. Ишекне берәүгә дә ачма, телефонны алма' Сәет җаным, бер сорау бирсәм, ачуланмассыңмы, үпкәләмәссеңме икән? Рәхим итегез, ханым! Хет икене. Сәет, мин синең гурында берни белмим. Соң, биш көн. биш төн яныңда шәрә тән яттым ич1 Бөтенләй өйрәнмәдеңме мине? Юк ла. кая. кем булып эшлисең дип сорамакчы идем. Сәет куе зәңгәр пинҗәген төймәләү-ычкындыру белән мәшгуль иде Шөгылен ташлап, сөйгәненә җитди итеп карады Күзләреннән кайнар кургаш тамгандай булды. Зөлфия җилкәләрендә олы чиләкләре су белән тулы көянтә тойды. Мондый сорауларны безнең илдә генә бирәләр. Гарәпләр үзара очрашканда «ничек тирлисең'1 » дип сорыйлар. Французны сөяркәсенең исәнлеге борчыса, алманлыны акчаны кайсы банкта тоту файдалырак булу уйландыра. Испаннар өчен иң мөһиме үгезләр сугышы. Сәет киенә-киенә сөйләнүен дәвам итте Ә инглизнең чәчен нәрсә агарта дисең? Аны кара смокингка тамган ак ran саргайтырга мөмкин. Ә безне кая эшлисең, күпме акча аласың, фатирын зурмы кебек ахырзаман сораулары интектерә. Шылдымы’ Ә син. балам мин чыгып киткәндә фагиханны бирә торган бул Артык сорау тар .е тәэминатчыга текәлеп сүзен башлады: Безне мөхтәрәм Мөнәвәр Абраровнч Татарстанга ярдәм итмисез, дин тәнкыйтьли юрган иде Җае чыкты. Кырык КамАЗ бирәбез Каршылар бармы9 . Юк. Бу иптәш «Игелек» исемле фирма директоры Акчасын күчерүгә, аңа атна саен бишәр КамАЗ бирерсез Йөртүчеләрен үзе тапсын Шуның белән... Ә сез калыгыз, бер минутка, диде кискен ишарә белән Сакмановка. Сәег үзен ни өчен калдырганын чамалый. Ашның әле шулпасы гына булды, боткасына барып җитмәделәр Кеше нинди генә югары ьэрәҗә биләмәсен, асылында балалык сыйфатларын саклый Таза, мәһабәт гәүдәле. миллионнар белән эш итүче Родин Сергеевич та мактанып куюдан. абруена асыл ташлар сибеп үтүдән тыела алмады Ну, ничек, барысын да бармак тирәли йөртеп чыктыкмы9 Алшартлар дөрес куелдымы.’ Әлбәттә. Сәет канәгать, күңеле җиленче күктә, фәрештәләр белән аяк бөкләп чәй эчә Мәңге онытмам изгелегеңне! Миннән ни сорала? Синнән артыгын алмам Өч данәсеннән килгән табышны миңа бирерсең Кулга Монысы да үземә түгел, дип. бармагы белән iөртен күрсәг ге Мәгәр әле шуннан соң да КамАЗларны, бигрәк тә үз бушаткыч итеп җайлаганнарын, алу җиңел булмады. Табага гел май тамызып торырга туры килде Әмма Сәет кулдагы асыл кошны ычкындыра торганнардан түгел иде. Тиз арада КамАЗда үз кеше булып китте. Ашыкмаганда да хәрәкәтләре җитез, йөзендә кисәтүле. кинаяле елмаю Акыллы соры күгелҗем күзләре һәрвакыт уяу Үзен гәвам дәрәҗәсенә төшерергә тырышып, гадиләштерү сукмагына төшми, тавышын күтәрми, шактый еллар хәрби оешмаларда эшләсә дә, әдәби киртәдән чыккан сүзләрне кулланмаска тырыша. Бүгенге шөгыльне иртәге көнгә сылап калдыруны аңламый. Акыл, зиһен көче тормыш хәзер куйган мәсьәләләрне хәл итү белән мәшгуль. Туасы көннең үзе белән яңа мәшәкатьләр ияртеп киләсен ул белеп эш итә. Шул сыйфатлары аңа «КамАЗ операциясен» уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итте. Машиналарны арзан бәясенә алыр өчен дә акча юнәтәсе бар иде бит әле. Сәет Чаллы. Казан буйлап, дөнья бетереп, танышларын барлады, койрыгын сыртка салып, хөкүмәт дәрәҗәсенә барып җитеп, кредитлар юллады Аңардагы җир астыннан бәреп торган кайнар ташкындай дәртне, көчне, фәрманны, ышанычны авызлыклый, туктата алырлык көч юк иде дөньяда. Чирмешәнгә. ул малай чакта авылларында агроном булып эшләп киткән колхоз рәисенә барып чыкты. Аңа машиналарны, бәя күтәрелгәнче куеп торырга ышанычлы урын кирәк иде. «Абсолют» аракысын тәмләгәч, бөдрә аксыл чәчле, маңгае өсне сайламыйча, як-якка. чигә юнәлешенә үскән, татардан бигрәк, мукшы, ар кавеменә ошаган колхоз хуҗасы үз шартларын куйды. Заманча фикерли торган кеше булып чыкты Сөләйман абзый. — Алты ай әрәмәлектә тотарга мин разый,— диде. Халыкка «хәрби часть урнашты», дияргә була дигән гоманны хуплады. — Башковито. Ниндидер хәрби билгеләр, эмблемалар, флажоклар тагасы булыр. Малайлар кызыксынса, дим. Саклауны тулысынча үз өстемә ала алмыйм. Үз егетләрең дә булсын, биредә яшәсеннәр. Тыныш билгеләренә урын калдырып, өстәде: «ике КамАЗны миңа, алган бәяңә сатарсың». Кыз сорап килгән кешедәй, Сәетнең калым бирүдән баш тартырга хуты юк иде. Машиналарны алты ай зинданда тотып, янә алучы табасы, бер өлешен Кытай чигенә, иң затлыларын Брест, Чоп тирәсенә куасы була. Сәетне күп очракта табигатьтән килгән көче, тазалыгы һәм чир исемле әкәмтөкәмне белмәве коткарып кала. Берәр җире авыртса да, ул хастасын яшерү ягын карый. Янәсе, чүп-чар белән вакыт уздырырга ярыймы сон. Чирләп, дәваланып яту — хатын-кызга гына килешә торган иркәләнү, кылану. Табигать биргән тазалыгы аңа куркыныч. Дамокл кылычы кебек, баш очында асылынып торганда да. КамАЗлар белән башлаган тарихи шөгыльне уңышлы башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Егетләрнең кайсы хәрби, беришесен милиционер киеменә төреп, самосваллар куарга алып китте. Урман аланында сакларга калдырды. Барысы да киләчәк исәбенә, хезмәт хакын бөгснләй диярлек алмыйча эшләделәр. Шунда бернинди өскорма белән җайланмаган, сәясәтне бар дип белмәгән, утка-суга керергә әзер бердәмлек туды. Хәрби тәрбия алган кеше буларак. Сәет оешмада тәртип мәсьәләсен бик каты куйды. Егетләрне үзара артык аралаш- тырмаска тырышты Борынгы мәмлүкләр чирүендәге шикелле, һәр берәмлек янындагы кешене, өлкәнрәк бер иптәшне һәм Сәет Ярулловичны гына белергә тиеш иде. Күгендә өмет йолдызын, төн юлының аргы ягында шәмдәлләр балкышын күргән Сәет яшәреп китте, иҗат кешеләредәй, илһамланып яшәде. КамАЗларның бер өлешен төшемле сатып, аякка баскач, ниһаять, үзе белән нужа көткән егетләрен җыеп алды. Сөйләшеп алырга, кунак и гәргә булды Билгеләнгән вакытка барысы да килгән Сәет хәзер үзенең һәм аларның киләчәген тәгаен күзаллый Офык ачык. Очрашуны мәңге исләрендә калырлык итеп, кыланып, күзгә төтен җибәреп уздырырга булды. КамАЗ җитәкчеләреннән дә күп нәрсәгә өйрәнеп, сабак алып кайтты. Өстәлгә затлы коньяк, лимон, чикләвек, шоколад куелган. Егетләрнең бит соякләре ияктән күкрәккә төшеп, ишекле-түрле йөргәнне күрсә дә. шешәне ачарга ашыкмады Бер актерлы тамаша башланып кипе. Арка сөягең нык булганда, җилне кай тарафтан истерсәң дә. үпкәгә зарары тими шул. Сәет шуны белә. Егетләр! Болай Заманалар авыр. Бер-беребезнең чабуына, нәни балалар төсле, тотынып атлаганда гына исән һәм сау калуыбыз бар Ялгыз агачны кар басар дигәндәй, берәребез калтырана башлап, тәнен каз тиресе капласа безгә каюк! Аны сындырачаклар. Шуңа курә алдан кисәтәм. минем белән эшләү ирекле. Инде хезмәг итә башладыңмы, ахыргача бергә булу мәҗбүри Йомгакның очын югалткандай, уйлы тукталыш ясады. Берәрегез чигенә, як-ягына карана башласа, үпкәләштән булма сын! Куркытуым түгел, кисәтеп куюым. Без. тәсбих төймәләре төсле, бер җепкә тезелгән язмышлар. Җеп өзелеп, берсе генә төшен югалса ла. тәсбих изгелеген югалта Мастерской ачканда, ниятебез изге иде. Эшләргә бирмәделәр. Хәзер үзгә юлга чыгабыз!.. Мин элек хезмәт иткән оешма кешеләре кулына эләкмәү хәерлерәк. Аннан кайтканнарны беләм A тар бөтенләй башка, рухы ватылган, ихтыяры сындырылган кешеләр Үзләренә аз-маз охшаганнар да кебек. Әмма үзгә адәмнәр. Сәет үзе янына оялаган, куштан Мисхәткә шешәне ачарга кушты Куе коньякны чәркәләргә үзе койды Берсен кулына алды Кояш нурлары уйнаклап торган эчемлекне беренче каг күргәндәй, әйләндереп i'. кандырып карады да. дәвам итте Әйе. без яңа. авыр юлга чыгабыз. Барыгызга шөгыль дә. хезмәт хакы да булыр. Үзебезнең «эшне» ачабыз. Урлау, урлашу, талау. көчләү, урамда сугышу эшлексезләр гамәле. Мине яр1ы бәягә сатмаслык зиһенегез булса, өстегездә күн куртка булыр, джинсы чалбар кигән артыгыз затлы машинада утырыр Матди һәм рухи яктан бәясез шәхесләр итеп сизәргә тиешсез үзегезне. Без җитди ширкәт әгъзалары Исемебез шул ук калачак. Тостым мондый булыр Безнең акыллы башларны өч юха елан сагалап тора аракы, хатын-кыз һәм нәфес. Өчесе лә. яралы хайван . артыннан килгән ач бүреләр төсле. артыбыздан калмый Ир-егетне харап итәр өчен берсе дә бапнин ашкан Саклап тотучыбыз берәү генә акыл. Ә акыл дигән бабабыз сакалын селкетеп баш Шәрифләрендә утыра Соңгысының иминлегенә бушатып куйыйк, егетләр! Дөнья адәм баласын туктаусыз сыный, сират күперен гел алдында тота. Сәет, очрашудан кайтып, өстен алыштырырга да өлгермәде, телефон чылтырады. Кичке телефоннан яхшы хәбәр көтмә Чирмешәннән. колхоз рәисе Сөләйман эзли икән Хәл-әхвәл белешүне кирәк тапмыйча. күңелсез хәбәрен бәян итте Эшләр хөрти. Сәет Кемдер КамАЗлар турында милициягә хәбәр игкән Начальнигы Насыров килеп, карап китте Бик пырдымсыз адәм Районда берәүне дә тыңламый Килеп җит Күңеле тыныч булмаганда, эшкә кулы ятмый иде Замирны эзләп табын, төнлә юлга чытып китге. Колхоз рәисен нәрәт бирергә бартанда. урамда очратч ы. Сөләйманның кәефе начар, сөмсере кое п ан. балтасын коега төшергәнмени Юкка сезнең белән бәйләндем. Абруемны төшереп Пенсиягә икс ел калган. Паника өчен нигез юк Минем кәгазьләр тәртиптә, дип. үзенең йөрәген кара мәче тырнаса да. колхоз хуҗасын тынычландырыр!а тырышты Сакманов. — «Син мафия белән связался! Сколько дали на лапу?»- дип кычкыра миңа.— «Партия заманы булса, мин сине нишләтергә белер идем»,—ди. — Хәзер аның янына барам. Уртак тел табарбыз, дип ышанам. Сөләйман аның җиңеннән тотты, кәҗәләр ялый торган эре тоз төсендәге сыек-зәңгәрсу күзләрен өскә күтәрде. Аларда үкенү, сәерсенү, ялвару төсмерләрен укыды Сәет. — Энем, мине бутама. Ул почти белмәде, диң. ~ ~ — Мондый эштә «почти» була алмый, Сөләйман агай Белмәде дисәм, сиңа «борын төбеңдә мафиянең ниләр кыланганын күрмичә йоклап яткансың», диярләр. Бу очракта эшеңнән алганнарын көт тә тор. Югары пенсияңнән колак кагасың. — Минем рөхсәт белән куйдылар дисәм? Билгеле бер карарга килгән Сәетнең кәефе яхшыра барды. Ялгышкансың, абзыкай. диярләр дә, аркаңа козырь тузы, шелтә чәпәрләр. Бетте-китте. Ә шелтә СПИД түгел... Аның белән озак яшәп була. — Шаяртма әле. Юлда төшереп килмәгәнсеңдер ич? — Нигә юктан фаҗига ясарга? — Ничек инде юктан? Урман аланында дистәләгән КамАЗ, бер районны сатып алырлык байлык ятсын да, ә син пошынма, юкка исен китмәсен, имеш. — Урланган машиналар түгел. Законный алынганнар. Чуаш агай-эне әйтмешли, такументлары пар. — Нишләргә дә белмим,— дип, пошынуын дәвам итте колхоз рәисе, көзге пычракны изеп. — Әгәр акчамы, берәр машинамы тәкъдим итсәк? Сөләйман кигәвен тешләгәндәй сискәнеп китте. Болай да аксыл чырае яңа акшарлаган мич төсенә керде. Ни в коем случае? Ришвәт тәкъдим иттеләр, дип утыртып та куяр. — Берни алмыймы? Берәүдән дә? — Бик честный булып кыланган була. Хыялы — Казанга, зуррак урынга күчеп китү. — Иртәрәк киткән булса соң. — Безнең башка җитсә, точно үстерерләр үзен. — Баш бит әле ул, Сөләйман ага. сөяктән генә тормый. Аның эчендә ми дигәне дә бар. Җавабыбызны уйлап барыйк. — Нервничать иткәндә, минем баш начар кайната. Хәзер дә бер рәтле фикер килми. Сәетнең тыныч йөзенә карап, шаяртуын бәяләп, үзенең гаебе әллә ни афәтле түгеллеген чамалап, колхоз рәисе дә үз халәтенә кайта башлады Шулай да үз мәнфәгате үзәктә иде. — Энем, без КамАЗларны куеп тору хакында үзара килешү ясап куйыйк әле. — Соң түгелме? — Без аны задним числом тондырабыз. Шундый кәгазьне язып, кул тамгаларын салын, мөһерне суктылар. Сәет колхоз кассасына күпмедер акча керткән булды: Колхоз рәисенең милиция бүлеге мөдире янына бик барасы килмәсә дә, Сәет аны калдырмады, юлда мәсьәләне чишү алымнарын өйрәтте. — Хуш! Безнең арада договор төзелде. Сине бер бәладән коткардык. «Ни өчен кабул иттең?».— дип сораса, ә милиционер мондый сөальне бирми калмас, «Миңа Совминнан, фәлән зам. исеменнән звонок булды, «кондициягә җитмәгән кырык КамАЗ куеп торырлар сезгә, алыгыз,-яз җиткәч, без аларны бик арзан бәягә колхоз-совхозларга тара i абыз». — дип әйтте... «Кем шалтыратты?» дисә? Бу сорауны ул әбәзәтельни бирәчәк, «хәтерли алмадым. Әллә Абъвгетьдин. әллә Тәхәүгдинов шунда...». ДПЙ'«Район хуҗалар, я кисә! 1еңме?», -дип сораса, ул мәсьәләнең бу ягы белән мәҗбүри рәвештә кызыксыначак, чөнки ул милиционер, аның Казанга таясы килә, бер дә авызыңны тажрайтмыйча. сездән күчеп киткән берәр нәчәльникнең исем-фамилиясен әйт. яисә, бездә хәзер демократия. юк-бар белән борчып тормадым», дип бәр Сәетнең юравы раска килде. Тыгыз тәнле, кытыршы йөзле, үҗәт күзле майор Сәетнең кәгазьләрен җентекләп тикшергәч. Сөләйманга нәкъ шул сорауларны бирде һәм әзер җавапларны алды Совмин карарын үтим мин, -диде Сакманов үзен бәйсез тотып. Сезнең дәрәҗәгә төшеп тордылармы? — дип белешүне кирәк тапты йөнтәс кашлы майор. Өс.ән яхшырак күренә. Күңеленә хуш. карьерасы өчен файдалы мәгълүмат ала алмады милиция бүлеге начальнигы Әмма Сәетне яратмас булды Беренче очрашуда туа алмаган җылылык Казанда күрә алмауга, ачыктан-ачык дошманлыкка күчте. Канына тоз сибеп торса да, Җәүдәт Габдуллович әллә ни майтара алмады. Тегеләй итте, болай борып карады мәсьәләне, әмма Сакмановка каршы «эш» ача алмады Мәгәр аның ачы нәфрәтен тиз генә сүндерә алмавы, кара кайрак ташын Сәеткә каршы юнәлтәсе көн кебек ачык иде Мондый калҗалы сөякне кем инде җиңел генә кулдан ычкындырсын. Бу вакыйтаны зурга җибәреп, куертып, бер ата жуликны кояш яктысына тартып чыгарып, погонда тагын бер «йолдыз» арттырырга мөмкинлек бар иде Чирканчык асылын ачуны көттерми мәкер Чирмешендә булып кайтканнан соң, атна-ун көн уздымы икән, Зильберштейн Сак.мановның өенә шалтыратты. Сәлам, Саша! Телефоның тыңланмыймы? — Кем белсен инде! Мин андый зур шишка түгел лә - Зато шишканың иң олысына лаек булырга мөмкинлегең бар. Шарлавык ярып көлә. Аңа нәрсә? Йомгакның төенле башы аңарда. - Минем баш сөяге артыннан бер майор җибәргәнсең һич сорамаган идем мондый игелекне. Гафу ит, Родион. Мин ул эт җан КамАЗга ук барып җитәр дип уйламаган идем. Алланрак исәпләргә кирәк иде шул Нинди мәгънәдә? Бөтен машинаңны бер җиргә туплау кирәк булмагандыр. Юкка чыгару өчен бер бомба, йә бер өрми тешли торган сыңар мент җитә Республика буйлап таратсаң, җыеп алуы кыенрак булыр, дип уйланылгандыр инде, диде Сәет кыюсыз гына Бәлки... Соң, нәрсә белән бетте? Нәрсә белән бетәссн әйтә алмыйм, әмма берничә сәгать кабул итү бүлмәсендә тотуым хак булды. Секретарь кереп әйт те «Чирмешән районыннан майор Насыров көтә» Мин «Бу йолдыз Саша калдырган юеш эз буенча килгәндер», дип чамаладым. Кәгазьләрне рәтләргә купи ым. бүлмәдә утыручыларны чыгармый тордым. Приемныйдан үзем чыгып алган булдым Янәсе, гафу итегез, бездә производство, эш күп. сулыш алырга вакыт юк Мин урланган КамАЗлар буенча, -ди Рухи гарип, мокыт кеше икәнлеге битенә уелган. Хуш! Сез аларны каян таптыгыз'’ дим Чирмешән буенда, урман аланында, дип җавап бирә синең дустың Мин мәсьәләнең нәрсә турында барганлыгын чамалыйм Тиешле кәгазьләрне китерттем һәм үзем һөҗүмгә күчтем Ни өчен милиция җитәкчеләре республика мәнфәгатьләренә каршы астыртып эш алып баралар’’ Мин бу хакта Министры!ызга хәбәр итем, дим Трубкага ябышкан булам Коелып төште Шадраларына тир бөреп чыкты Күзе тоныкланды Ничек инде ул алай? Мин каракларны, хөкүмәт исәбенә баеп ятучыларны фаш итәм.—ди теге. Без икмәген ашап, кара җирен таптап яткан өчен Татарстан халкына өстәмә ярдәм итәргә җай таптык. Сез шуңа шатланасы, ярдәм итәсе урынга, аяк чаласыз, эш ачып, тилереп йөрисез. Мин сезнең тәртибегез турында Совминга, башка тиешле кешеләргә хәбәр итәчәкмен. Чын каракларны эзләгез, дидем. Майор, аңына килеп, нидер әйтмәкче, карышмакчы иде дә. мин кулны суздым аңа: - Хушыгыз. Танышлыкка бик шат, дидем һәм. беләсеңме, нәрсә өстәдем. Юк. гомергә башыңа китерә алмаячаксың. Әйдәгез, татарлар, бер-берегезне күбрәк утыртыгыз. Безгә яшәргә җиңелрәк булыр,— дидем. Кызарынды, бүртенде. Честь биреп, чыгып китте. Саша, саграк бул. Майор сине тынычлыкта калдырмаска охшый. КамАЗларыңны тарата башла. Ярты ел үтте дә китте. КамАЗларны берәм-берәм ил чигенә озата башладылар, һәркайсы үз бәясен җиде-сигез тапкырга артыграк кайтарды. Сәет үзе дә, егетләре дә «Игелек»нең игелеген күрә башладылар. Ләкин икенче кыенлык туды. Тыныч, иркен, ирекле яшәешне сагынып сөйләргә генә калды. 8 , . , ормыш юлының ресторанга бәйле чорында Сәет үзенә бер ышаны- ' Д члы һәм файдалы кеше тапты. Ул — кием биреп торучы Әхмәдиша карт иде. Күпне күргән, лаеш шулпасын берничә гомергә җитәрлек чөмергән, күпләр өчен инде бабай булса да, саф күзле, акыллы һәм алдан күрүчән агай булып чыкты. Бераз бөкрәя төшкән, әмма ифрат таза гәүдәле Әхмәдиша — Сталин «мәрхәмәте» корбаны илленче еллар ахырында Казанга кайтып егылган һәм Төньяк калавылында йорт сала башлаган. Барлы-юклы хәзинәсе төзелешкә кереп беткән. Карт эшкә керергә мәҗбүр булган. Иртәнге якта карчыгы Хәерниса белән төзүче хезмәтен башкара, кичке якта кыска, ак сакалын киемсалым биреп торырга алып килә. Балалары үсеп, һәркайсы үз көннәрен күрергә төрле төбәкләргә таралышып беткәннәр. Аталар-балалар мөнәсәбәтенә ул бик тормышчан карый. Балага таянган көн. таң атмаган төн ул. Мин үлгәч, малымны бүлешергә кайтып җи тәрләр. Йортлы-җирле Хәерниса апагыз да берәр- сенә кирәк булыр әле. «Игелек» дип аталган оешманы төзеп, эшен юлга салып җибәргәч, Сәет шәһәр читендә, кешеләрнең күзләренә бәрелеп тормастай бер почмакта, ныклы, ышанычлы база—нигез булдырырга кирәк дигән карарга килә. Контора— вакытлы, училище—үзенеке түгел. Шунда ул Әхмәдиша абзыйны, аның күркәм, илаһи урынга урнашкан йортын, тирә-ягыпдагы буш урыннарны исенә төшерде. Болай да тыныч җиргә оялаган бакча артында корыган елга. Яры артык текә түгел, чокыр-чакырлары гамәлгә ярарлык, вак куаклыкларны кисеп ату әллә ни кыен булмас. Күңеленә килгән уй-ниятен гамәлгә ашырмыйча, ярты юлда тукталып-төртелеп кала торган шәхес түгел иде Сәет. Хәлиткеч орыш алдыннан урынны, тирә-якны нечкәләп өйрәнгән хәрби төсле. Әхмәдиша бабайның йорт тирәсен, күршекүләнен ныклап, тәфсилләп тикшерде, суның тирәнлегенә, газ кертү мөмкинлегенә чаклы исәпкә алды һәм җиң сызганып эшкә кереште. Сәет шул хакта сүз каткач, йорт салу мәшәкатьләреннән иза чиккән, кәгазьләрдә аны хуҗаларның берсе итеп калдыруны һәм шәһәрдә бер бүлмәле квартира алып бирүне шарт итеп куеп, саф күзле карт ризалашты. Буйсынучан тынычлык турында хыялланган Әхмәдиша морадына иреште Теләсә кайсы олы затның мөстәкыйльлеге, азатлыгы өлешчә һәм якынча булуны аңлый иде ул. Сәет- баш, син койрык.—дип сыртына төртүчеләргә аның җавабы әзер иде. — Хәзер минем олылап, динебез кушканча күмәрдәй кешем бар. Карт кеше өчен шуннан да зур сөенеч юк Ярты ел эчендә Әхмәдишаның хибарасы янында, яр буенда, ике каты җир астында калдырылган, өсте шулай ук икс кимәлле. саунасы, бассейны, ял, эш бүлмәләре белән менә дигән өй калкып чыкты! Чокыр- чакырларны. әрәмәлекләрне, елга урынын кертеп, йорт тирәсе биек тимер бетон белән әйләндереп алынды. Эчтән корылманы чәнечкеле тимер чыбык, ике явыз немец овчаркасы саклый. Читтән караганда, Әхмәдиша бабай бу мөлкәткә тулы хуҗа. Килгәнкиткәнгә капканы ача. яба, тиешлесен өйгә алып керә Карты. «Әй. син. чәеңне куй», —дисә, озын, киң җиңле күлмәген җилфердәтеп, Хәерниса апа самавырын түргә чыгарып утырта. Җәен Әхмәдиша абзый яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә, кышын үзләре ясаган тимер кыршаулы агач көрәк белән кар көри Бабай тормышыннан канәгать. Аңардан йортны, өйне пөхтә итеп тоту, саклау һәм кирәкмәгән җирдә авызны ачып, аңкауны күрсәтмичә, эндәшми кала белү генә үтенеп сорала. Сәетне борчып торган тагын бер гамәли эше калды. Аларның йортына терәлеп, сылап салынган кечкенә генә өй тора. Җире шактый зур. Машиналарга шыпырт кына килеп керү өчен урын ифрат җайлы Шактый олы яшьтәге хохол карчыгы берүзе интегә икән анда. Ире үлгән Әбине шәһәргә күчереп, йортын сүтеп атып, аның җирен дә кушсаң, илләм зур мәйданчык хасил булачак лабаса. Әби белән сөйләшүне Сәет теле белән тегермән тартырга яраткан, эшссзлектән интегеп утырган Хәлилгә тапшырып, зур хата эшләде, чак кына катлаулы низагь китереп чыгармады. Сәет ана теге чактагы ярдәме өчен рәхмәтле һәм, аңардан оешмага файда килмәсә дә. егетләр әйтмешли, Сорыкорт-краснобайны урынбасары итеп топы, министрлар гөшен- дә күрмәгән хезмәт хакы гүләде. Корсак җибәреп, ияк астына яңа дулкыннар өстәгән Хәлил кешеләр белән гади итеп сөйләшә белүне оныткан булып чыкты. Әби белән ипләп кенә, тыныч кына аңлашып, шәһәрдә бөтен шартлары килгән бер бүлмәле фатир тәкъдим итеп, күчерешү шөгыльләрен үз җилкәләренә алып кына, хәл итәсе иде дә мәсьәләне, Сәетең урынбасары башка юл сайлый. Йорттагы кечек этне һау-һаулагын, әби янына килеп керә: Исән-сау яшәп буламы, әби? Рәхмәт, улым. Кем дип белим? Мин горсоветтан! Ярым сукыр әбигә ул чорда теләсә кемгә өләшенгән «КамАЗ авгомо- биль заводын i өзүче батырга» дигән җете кызыл тышлы г аныклыкны чыгарып күрсәтә Аптырап, югалып калган карчыкка мәсьәләнең асылын ныклап бирә: Бу урында уналты катлы ой салыначак Сезнең йорт сноскага эләгә. Беренче ишетүем, ди әби ишекле-түрлс йөренеп Бу хакта карар яңа кабул ителде Мине кая куясыз? Мыеклы грузин кебек, салкын якларга озатыр- I Ы 1МЫ ' Юк. әби. ди Хәлил җилле генә, сиңа Казанның иң магур урыныннан фатир бирәбез. Кайнар, салкын суың, газың барысы да өеңдә булыр — Мин риза, ди әбекәй, яулыгы белән киңәш-табыш иткәннән соң. Ничек инде мондый солидный кешенең ипле, матур итеп биргән вәгъдәсенә ышанмыйсың! Мәгәр һәр кешедә әллә ничә «мин» утыра. Шикләнү, шөбһә, ышанасы килеп тә ышанмау, кычытса да алданудан өркү, форсатны ычкындырудан курку һәркемнең башыннан уза торган тойгылар. Буыннар алышына, өлкәннәр кигә тора, ә хисләр, хафаланулар, өркү-сөенсчләр. берни булмагандай. яши бирә Язгы күкрәүләр, көзге пычраклар кебек күчә килә. Үз файдасына килгәндә исә, адәм баласының— шыгырдавык сиртмәдә чалкан ятса да. Газраилның чәнчи бармагын күргәндә дә башы барыбер, сәгать теле кебек, үз ягына әйләнә. Ялгыз әби дә гадәти кеше. Горсовет дигәннәре илләм бай оешма. Нигә аның тәкъдименә каршы килергә. Җирдән дә кадерле нәрсә юк. диләр дөньяда. Аны җиңел генә ычкындырырга ярыймы соң? Кызыл кенәгәле адәми зат бусаганы азат итүгә, ышанычлы күршеләре белән киңәшеп, Житомирдагы кызын. Одессадагы оныгын чакыртып телеграмма бирә. Юк. горсоветның карарын шик астына кую өчен түгел. Совет хакимияте чорында тәрбияләнгән психология үзенекен итә. Сине талыйлар, син дә авызыңны ачып калма. Йолкы, чум, эләктер! Урла, әмма тотылма! Кыскасы, украинлы әби хөкүмәттән күбрәк каерып калу хаҗәтен күрә башлый Бер-ике атна эчендә Казанда яшәмәгән биш кешенең паспортында Төньяк калавылының фәлән урамында, фәлән йортында язылган дигән тамгалар сугыла. Хәлил бер бүлмәле фатирга рөхсәтне култык астына кыстырып килгәндә. әби аны тулы әзерлек белән каршы ала. Алдына бер өем паспорт чыгарып куя. Улым, минем гаиләм зур, миңа өч бүлмәле һәм тагын берле квартира кирәк булыр Алма, груша, карлыган, кура җиләге һәм башка агачларның бәясен санаган кәгазьне дә алыгыз,— дип. түгәрәк кенә сумманы тоттыра. Артыгына башы җитми, Сәеткә йөгереп килә. Хәлне аңлата. Ну и булдыргансың, егетем! дип башын тотып утыра тегесе. Явызлыкка каршы үз этлеге табыла. Әби белән аңлашуны «эттән» башлыйлар Яңа эшкә алынган башкисәрне, тулы инструктаж биреп, карчык белән югары дәрәҗәдәге сөйләшүләрне дәвам иттерү өчен кертеп җибәрәләр. Кичке эңгердә машина, тузан туздырып, тормозларны шыгырдатып килеп туктый. Йортка керә. Эт тилерә-тилерә өрә. Әби йөгереп чыга. Егетнең йөзендә — кара капрон. Олы омон плащы эченнән кыска мылтыгын чьи ара да. этнең авызына пах-пах. Маэмай чинап аркасына ята. Көпшәне әбигә юнәлтеп, бармак яный да. шул ук тизлек белән гаип була. Икенче көнне башка машина белән үзгә егет килеп, шул ук мылтык белән карчыкның ике тавыгын атып чыгып китә. «Без милициядән, әби. Исән чакта ычкын моннан!», ди. Кичен әбинең колак төбендә, Әхмәдиша бабай бакчасында, тирән чокыр казый башлыйлар. Әллә анда эшләүче егет махсус шулай мәтәш- тердеме. әллә тәҗрибәсе җитмәдеме, әмма экскаватор тулы тавышка төчкерә, ишәк, дөя авазлары чыгара. Әби тарафларына озатылган мазут сасысына көчек барыбер тончыгып дөмеккән булыр иде. Тавыклар турында әйтәсе дә юк. Җир өстендәге һәрнәрсәнең кеше күзенә чагылып, көнчелек хисе тудырганын исәпкә алып. Сәет төп байлыкны, склад-гаражны, спорт мәйданчыгын җир астына урнаштырырга булды. Шул ният белән аска төшеп барулары иде. Үҗәт карчыкны кысырыклап чыгару максатын да яшермәделәр игелекле күршеләре. Әби янәдән киңәшкә балаларын чакыртып ала. Аның моң-зарын тыңлап, якыннары «мафия белән бәйләнмәскә» киңәш бирәләр Карчыкны олылап, зурлап шәһәргә күчереп куялар Ул заманда кооператив дип аталган түләүле фатир сатып алу кыен эш түгел иде Шул мәлдә Фердинанд. Гриша. Мисхәт. Наилә кебек тугрылыклы хезмәткәрләренә. Әхмәдиша картка МЖК кебек оешмалардан, олы заводфабрикалардан бурычка, әҗәткә алган булып, дөресе, ришвәт биреп, шактый квартира юнәтеп калды Сәет. Хуҗасын көтеп юрганнары да бар Әхмәдиша картның йорты «Игелекмнен үзәгенә әйләнде Шунда эшләр бүлешенә, исәп-хисаплар ясала, дошманнар белән араны өзү планнары корыла. Хуҗа бабай һәрвакыт игътибар үзәгендә. Боҗраның эчендә, «сослуживецлары» янына утырып, гәп кору, дөресе, тыңлаучы булудан файдаланып калу аның яраткан кәсебе. Сөйләшүләре икс юнәлештә бара, гадәттә: сәясәт һәм. хатын-кыз — Безнең авызны Горбачев ачты, балалар. Аңа чаклы җиде кат йозакта иде безнең тавыш. Ул рөхсәт бирмәсә. Фәүзия Бәйрамоваң да. Mapai Молекевең дә. Фәндәс Сәфиуллиның да парларын юрган аегында гына чыгарып ятырлар иде. Рәхмәт яусын аңа. Кыланышларының файдасы татарыңа әллә ни тәтемәде, дип өсти Фердинанд шикелле укыгапрагы. — Татар юаш, басынкы, кайгылы халык. Аңа азатлык тиз генә килмәс Вакыт кирәк, ли карт төлке. Ни өчен, бабай? Хәзер инде ул үз җаен җөпли: Утызынчы елларда хәлле, таза нәселләрне җыен, юкка чыгар- масалар, хәзер халыкны алып баручы кешеләр күбрәк булыр иде. Татар ул эшчән халык, дип дәвам итә Әхмәдиша карт Таргыр. тартып барыр, дигән сүздән алынган аның исеме. Татарның ялкавы дәрвиш, ач-әрвах булган Хәзер дә шулай... Эш яратканы, иренмәгәне хәзер дә авызын имчәктә тота. Аның кабатларга ярата торган сүзләре һәркемгә мәгълүм: Кош канаты, агач тамыры, кеше дуслары белән көчле. Дус бар. дус-иш бар. Алар икесе ике нәрсә. Асра белергә кирәк Чын дус күп булмый. - Синең дусларың бармы соң? дип сорау тондыра Мисхәт-Миша. Соңаның дусты Хәерниса түти инде, дип җавап кайтара икенчесе Хәерниса апа. сугыш беткән елны кыш чыккан сыер гөсле ябык булуына карамастан, җитез һәм булган карчык. Ул өй буйлап йомгактай тәгәрәп йөри, һәр эшкә җитешә. Гел авыр хезмәт белән шөтыльләнү аркасында катып калган бармаклары белән кыска сакалын сыпырып, үз-үзенә текә елмаеп куя йорт идарәчесе. Хәерниса түтиегезгә тимәгез. Ул алла билгеләгән үз бурычын үтәде. Шәүләм булып артымнан йөрде, кирәк булса, аягымны юды. гырнагымпы кисте Үзем дә аны рәнҗетмәдем. Минем дуслар үлепләр бет те инде, егетләр. Ә без кемнәр'.’ ди бер әрсезе Әхмәдиша бабай сорау бирүчегә, шук балага караган кебек күз сирпи дә: Сез сослуживислар. утызынчы елларча әйтсәк, сыйныфташлар Чын дусларның күбесе инде җир астында Урыннары оҗмах түрендә булсын, теге дөньяда да тәмуг утларын күрсәтмәсен, бер көнлек дөньяда татыганы да җитәрлек булды. Колхозга кермәгән өчен барлык мал-мөлкәтләрен галап. Магнигого- рскита озатуларын, анда ачлы-туклы яшәп, эчәргә суы да булмыйча, сазлыкта җыелган мүкле сыекчаны кулланырга мәҗбүр игслегг. бик күпләрнең шунда әллә нинди яман чирләрдән, шешләрдән кырылулары турында бик теләп сөйләр иде дә абзый, яшьләрнең тыңлыйсылары килми. Елаулардан ни файда! Булган, беткән. Үткән эшкә салават... Заманасы шундый булган ла... — Үзләрен яклый белмәгән бабайлар. Күтәрелергә иде Шулай да кышкы озын кичләрдә, егетләр «планерка»га җыелганда, хуҗа чакыруны көтеп утырганда, барыбер ул яраткан ике сорау килеп чыга. Берсе: сез ничек исән калдыгыз? Икенчесе, бармагындагы алтын балдакның серен сөйлә әле, бабай. Әхмәдиша карт, имансызлардан куркып, куштанланып елмайса да, юеш борынлы малайларны кешегә санамый. Кем беләкдер барыбер аралашасы, эчен бушатасы килә адәм баласының. Эһем. эһем... Башкалар агулы үләнгә юлыккан сарык бәтиләре кебек кырылып ятканда, әни безнең алтыбызны да саклан кала алды. Авылның җете кызыл коммунистлары (хәзер күбесенең нәселләре череде, исәннәре дә шунда юл тотсын) безне авылдан сөргәндә, тентеп, рәтле- юньле әйберләрне, азыктөлекне алып калдылар. Биш кило он, ике чиләк бәрәңге, бераз ярма бирделәр дә, шуның белән вәссәлам, теләсәң ничек туйдыр тамагыңны! Чәй. шикәр, бал ише нәрсәләрне ярлы-ябага, ата хөрәсәннәр ташып бетерде... Безнең өйдә чәйгә караш изге иде. Әти. аңа хәтле бабакай, каян туры килсә шуннан, затлы чәй ташыганнар. Афәтне алданрак сизенгәндәй, әнием чәйне чүпрәк-чапрак арасына яшергән, биленә чорнаган. Саз суының микробларын үтерә барганмы, әллә аның башка шифалы, сихәтле көче булганмы, әйтә алмыйм. Чәй, сезнең бәхеткә. Әхмәдиша абзагызны саклап калган. Аның бу вакыйга-хәлләр турында озын-озак игеп, тәмләп сөйлисе килсә дә. кыскарак юлны сайларга туры килә, яшьләр тыңлый белмиләр, каядыр ашыгалар. Усал кигәвен тешләгән ат шикелле, пырдымсызланалар. Сул кулының күрсәткеч бармагында тирән бер эз бар Анда яшь тире аксылкызгылт булып үскән, балдак төсле тора. Сез әйткән, мәңге салынмый торган алтын балдакны мин урак урганда таптым. Унбер-унике яшь тирәсе булгандыр миңа. Кул астына керә башладым. Әни урак белән эш итәргә өйрәтә. Кызып-кызып бодайны урып ятканда, учма белән бергә бармакны үләктереп ташламыйммы алланың бнрмеш көнендә! Үз күзем белән күрен торам, ярты бармагым җирдә Майлы табага эләккән тере балыктай сикерә. «Әти, бармакны кистем!», дип акырып җибәрдем. Көл гә бәйләп яга иде. Йөгереп килеп җирдән бармакны алды да, балчык белән канны туктатып, тегесен ялгап, дегет сылап, соры чүпрәк белән каты кысып бәйләп куйды. «Бер-ике көн өскә күтәреп йөр»,— диде. Ни хода рәхмәте булгандыр, ялганлы бармак Алтын бапдак эзе мәңгелек ядкяр булып калды, бахыр. Әхмәдиша картны тормыш күп нәрсәгә, күргән-белгәннән нәтиҗә ясарга, кечкенә генә тоелган вакыйгада олы мәгънә табарга өйрәткән. Адәм меңнәрчә еллар дәвамында бары зобанилык кыла. Ата- бабалардан килгән рухи хәзинәсе кими, хәерчелеккә төшә бара. Бүген дә ул явызлык юлыннан атлый. Хәзерге аракы эчүне, заяга кеше үтерүне, фахишлекне алып карагыз? Кылануның иге-чиге юк. бала азаны, кече олыны санга сукмый. Философ-бабайның мондый сүзләре яшьләргә кызык түгел Бер колакларыннан керә, икенчесеннән чыга тора. Аның кешеләрдә күркәм холык, ихласлык, пакьлек күрү теләге сүнми-сүрелми барыбер Әхмәдиша абзый Бәдретдинов яхшы машинада сәйран чигеп йөрүдән башканы белмәгән тыгыз ыштанлы егетләрне өнәп бетерми кебек. Ачуланырга җае чыгып тора. Гаурәтегез белән масаеп йөрмәгез әле монда Андый нәрсә эттә дә бар Ишәкнекен әйтмим дә. Икенче берсе җитдирәк сорау тартып чыгара .... Әхмәдиша агай, ни өчен безнең заманда ирләр күпләп, яшьли үлә? Уйланып торгандай И1ә карт, аннары әйтә. Җыен тиле-миле кулына корал тоттырдылар. Бер-берегезне чебен урынына кырасыз Тегесе җавапны кабул итми Үз үлеме белән үлгәннәрдә җитәрлек Зиратка барып карагыз. Гел яшьләр ята. Монысын карт күпмедер күләмдә үзенә кабул итә Сөргеннәрне сөреп чыккан, һаман яши. янәсе һаман үзегезнекен куасыз! Нәрсә дигән сүз? Ничек аңларга? Чиратсыз керәсез! Сабан туйларын күп күргән бабайны «сыртка» салып булмый Юморы кара булса да. аңа үпкәләп булмый. Күзләре яшьле — Артыгын урламагыз1 Нәфесне тыя белү адәм баласының ихтыярын. башка җан ияләреннән үзгәлеген күрсәтүче төп ызан ул. балакайларым Адәм малына кызыгу үле күлдә балык сөзү ул. дип тә өсти карт Бушка килгән хәрам сыйны гамагыңа алма! Арадан берсе генә каргны «Сандугачны сайрарга өйрәтмиләр», дип бүлдерде. Бабайның сөйләнүләрен тыңлый-тынлый. аңа ике кушамат тактылар «Коры куык» һәм «Буш чиләк» Ә аның исе китми, сакалы да селкенми Егетләр, бер-берегезне яратмасагыз да. хөрмәт итеп яшәгез, ачу тотып, үзегезне-үзегез җимермәгез, ешрак елмаегыз Әйдәгез, шәфкатьлерәк, ачык чырайлырак, сабыррак булырга тырышыйк Ә үзенең хөсетсез, нарасый күзләрендә һәрвакыг яшь һәм мои Егетләрнең кәефле вакьнларыннан файда күреп калырга ашыга Ягез әле. Хуҗабыз килеп җиткәнче, менә бу мебельне машинага төяп куйыйк әле. алтыннарым! Ачыкган-ачык сөйләшүдән соң берәү дә баш тартырга җерьәг итми Ул бандитларга болай гына эш кушып кара син У гырган җиреңдә ятып калырсың! 9 ӘНаһлы гәүдәсен кая куярга, кемгә барын сыенырга белми, чит-яг I ’ тулай торакларда кунып йөргән көннәрнең берсендә. Сәнгаг атлы бер егет Нариман урамында бергә үскән Гришаны очрат гы Икесе дә танымаслык булып үзгәргәннәр Сәнгат сабакiашын кылган кебек аксыл чәчләре һәм үзе төсле үк кыска, тыгыз гәүдәсе буенча гына чамалады. . Исәнләшеп, бер тирәдә яшәгән ганыш-бслсшләрсн барлагач, габигыи ки. сөйләшер сүзләре тәмамланды Бик оста сүгенүе, тәмәке төтенен икс-өч түгәрәк ясап чыгара белүе буенча Гриша урам танышының кай тирәләрдән кайтуын чамалады «Безгә берничә башкисәр, чая. кыю егег к»р кирәк бу гыр. караш тырыгыз» дигән иде Сәет Яруллович Нәкъ шу г кеше бутан Сәнгаг Тон шикелле таза Яшәр урыны юк Сүзне отыша сузмыйча. Гриша, шефыннан телефон аша рөхсәт алды да. егетне ү т машинасына угыргып. Төньяк калавылына. Әхмәдиша абзыйларга алып китте Танышын машинада калдырып. Гриша әүвәл өйгә үзе геггә кереп кипе Анык югалуы көткән кешегә шактый озак тое гды «Минем турыда ләгчә саталар булыр, нинди мн тәкъдим итәрләр икән, мин бит параша гугә белом дә кабырга саный алам, иякнең, корсакның кайсы җиренә сукс гн нинди «файда» буласын чама гыйм Бу һөнәргә аларда ихтыяҗ булса'’’ Ана шун тыйрак эш тәкъдим иткәннәр иде Барып чыкмады Кимендә машинасы, газ пистолеты булганнарны гына алалар икән. Сәнгатнең өстендәге киеменнән, күкрәк йоныннан башка байлыгы юк Машина тагын Көтү озакка киткәч, йөрәге тартышып, күңеле бимазаланып куйды. Әйтерсең лә аны тикшерүче бүлмәсенә яисә төрмә башлыгы янына алып керүгә әзерлиләр. Тулган айдай балкып. Гриша атылып чыкты. — Эчкә керәбез. Хужага - Паханга охшарга тырыш. Эшкә кабхл итсә, авызын балда-майда йөзәр, кайгы-хәсрәт белмәссең. Каршы әйтмә! Үзсүзлеләрне яратмый. Боламык икән, дип тә уйламасын. Җае чыкса, сүгенеп күрсәт... Авыр капканы ачып, эчкә үткәргәндә, колагына пышылдап калды: Рекомендация минеке. Беркайчан да онытма. Көн эссе булса да, башына түгәрәк, җылы мескен бүрек кигән карт, егетне уздырып, капканы келәгә утыртты да, көрәк хәтле кулы белән өйгә ишарә ясады. Шунда уз диюе булгандыр инде. Сәнгат шыгырдап торган нарат тактасыннан ясалган, буялмаган баскычтан менде, салкын чолан аша кабинетсыман ифрат зур бүлмәгә үтте. Кыл уртасында көзге төсле ялтыравык, шома өсле өстәл тора. Ике яклап күн тышлы, юан аяклы авыр урындыклар тезелгән, башында - арты биек, әйләнә торган йомшак кәнәфи. Шундыйны ул кайчандыр гөрмә нәчәльниге кабинетында күргән иде. Бүлмәдәге башка җиһазларны күңеленә сеңдерә алмый калды. Уң яктан калын агач ишек ачылды, бүлмәгә хуҗаларча җитез атлап, урта яшьләрдәге ир килеп керде. Соры җиңел костюмы озын, матур гәүдәсенә сыланып тора. Гыйнвар кары кебек ап-ак күлмәк, төсле ефәк галстук, кара күзлек -— һәммәсе килешле. У г акрын гына Сәнгаткә якынлашты, туктап аны күзәтте. Егетнен гәүдәсе аша рентген нурлары уздырдылар диярсең. Сәнгатнең басынкы, тыгыз гәүдәсен, кыска күлмәк җиңен төртеп торган мускулларын ошатты бугай. «Пахан» дигәннәре шул микәнни” Исемен дә әйтмәде Гриша тәре, ничек эндәшергә белмәссең, дип уйлап өлгерде Сәнгат. Кергән кеше кискен хәрәкәт белән кара күзлеген кулына алды. Үзенә караганда яшьрәк күзләре егетне өйрәнүне дәвам итте. «Йөзе зыялы күренә шайтанның. Нәселле, күрәсең. Тик ходай ишәкнең холкын белеп, мөгез бирмәгән, ә моңа буйны кызганган».— дигән фикергә килде егетнең тәрҗемәи һәм кәлҗемәи хәленнән азмы-күпме хәбәрдар Сакманов. — Кара син аны, бездә кунак бар икән. Әйтмиләр дә...—дигән булды. Янәсе, бүлмәдә чит затның пәйда булуы аның өчен яңалык, ачыш Гриша бер сәгатькә якын югалып тормаган да араларында Сәнгат турында ләм-мим сүз булмаган, егетнең биографиясен сөйләтмәгән, холкын, фигылен тәфсилләтмәгән... Аягындагы нечкә борынлы кара түфлиләр хуҗаны бүлмә уртасында тораташ тай катып калган Сәнгат янына алып килделәр. Гадәти генә итеп кулын бирде, аннары сынагандай, каты итеп кысты. Кем дип белик инде? Ни йомыш китерде салкын Төньяк поселогына чибәр егетне? Сүзгә маһирлыгы чамалы Сәнгат мондый итагатьле, ягымлы, мөлаем мөрәҗәгатьтән бөтенләй югалып калды. Йомыш дип. Мине Гриша алып килде. Нәрсәгә икәнен аңлатмады. — Ниләр вәгъдә итте инде Григорий? — Әйдә минем белән, үзеңне Пах... Пахан белән таныштырам дип әйтмәкче иде. Болай эндәшүнең килешеп бетмәсен аңлап, телен тешләде. Сыртына милициянең резин таягы килеп сылангандай булып китте. - Ах. I риша. болтун, кычыткан чыпчыгы Миңа кушамат та тапкан. Нишлисең, картлар үгетли, яшьләр шаярта Мулла абзый кушкан исемем Сәет. Сәет Сакманов. Мәрхүм әтием Ярулла исемле иде. Нинди һөнәрләрең бар, Сәнгат туган.— дип, сөйләшүен дәвам итте, егетне аңларга тырыш гы «Сугышчы булып туган. Башы кечкенә, бәдәне аякларына караганда озынрак (мондый гәүдәгә табигать тиле көч бирә), җилкәләре киң. йодрыклары йомры. Затсыз тәмәкедән саргайган тешләре генә артык эре. Елмаюы өме!сез. Төрмәдә иманын алганнар. Сиңа, абзыкай. нәкъ шундый чарасыз һәм дуамал кеше кирәк түгелме сон?» Сәетнең үзен исеме белән эндәшүе, туган дип атавы егетнең талымсыз, наз, кадер-хөрмәт күрмәгән йөрәгенә эретелгән шәм җылысы булып ятты. Аның туганнары юк. үзенең нәсел-нәсәбен дә белми. һөнәр дип Гриша саткандыр Мин зонадан кайткан кеше. Безгә бит столяр, балта остасы, һич югында әзер нәрсәләрне машинада таратып йөрүче кирәк, дип дәвам итте сүзен Сәет, үз ялганын елмаюы белән хуплап. - Төрмәдә өйрәттеләр инде аз-маз. төрлесеннән, диде Сәнгат. киная белән Гриша бит аңа мәсьәләне башкачарак аңлаткан, «Паханга оста сунарчылар кирәк», дигән иде. Әхмәдиша абый өенең аскы катында мебель ясый торган мәйданыбыз бар Шкафлар, урындыклар, өстәлләр ясыйбыз. Риза булсаң, син дә шунда эшләрсең. Соң, согласен инде. Минем торыр урыным да. эшем дә юк. Хуҗа җавап катмыйча, дивар буендагы шкафны ачты, шуннан бер уенчык алып Сәнгаткә сузды. Шуны кысып кара әле. Көч үлчәгече бу.. - Вата яздың! — диде Сәет, егетнең кулларындагы көчкә вәйран калып. - Самбо алымнарын беләсеңме? Күзаллавым бар. Сугыша беләм. Төрмәдә шуннан башка исән калып булмый, диде егет самими беркатлылык белән. - Хәзер аска, спортзалга төшәбез. Әхмәдиша бабайның тыштан кечкенә генә күренгән ике катлы өенең астында нәрсә генә юк икән! Затлы агачтан ясалган төрледөн-терле мебель төялгән складны, икс чит ил машинасы торган гаражны узып, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган, заманча җиһазлар белән бизәлгән, көндезге ут лампалары гөжләп торган олы бүлмәгә алып керде хуҗа Сәнгатне Аскы сәдәфе генә төймәләнергә җайланган пиджәгсн бик иркәләп, яратып чөйгә элеп куйды «Безнең әби әйтмешли, рәешкә. чакырулы кунакка барганда гына кия торган костюмы бугай, бигрәк саклый», -дин уйлап куйды кием-салымның затлысын күрмәгән, шуңар да аны сакларга өйрәнмәгән Сәнгат. Зиндан киеменә, дуңгыз төсле пычракта аунасаң да. берни булмый Кинәт хуҗа аның ягына борылды Йөзе усал, тартылган, күзләрендә җылылык нурының әсәре дә калмаган иде Тавышына хәтле үзгәргән Хәзер, егетем, саклан, мин сиңа һөҗүм итәм. йоклап торсаң, тукмап ташлыйм Нәрсәгә сәләтле булуыңны күрсәт әле Кулыңа балта тоттырырга ярыймы икән. дип. күлмәк җиңнәрен өскә күтәрә-күтәрә ( әнгатнен өстенә үк килә башлады. Соң чиккәчә гаҗәпләнгән, әмма көтелмәгән хәлләргә өйрәнгән егет, боксер торышын кабул итеп.сул кулы белән йөзен каплады. Сәетнең йомры йодрыт ы аның беләгенә эләгергә тиеш Шунда көтелмәгән хәл булды Сәет уң кулы белән кизәнеп, яшен тизлеге белән читкә сикерде һәм сул йодрыгы белән Сәнгагнең ияк астына тондырды Оруы бик үк катыдан булмаса да. егег чайкалып алды, күз алдыннан төрмә тәрәзәсеннән вакыт-вакыт күренеп алган йолдызлар үтле. Ияге авыртудан бигрәк, тарьләнүдән ыңгырашып куйды. Үзен-үзе онытып, ирекеездән сүгенеп җибәрде Син нәрсә, падло! Мине кыйнар өчен чакырдыңмы? Урка. Күргәнбез синең ише ак күлмәкле кәттәләрне... Кызу, яшь кан егетнең башына, миенә менде. Күзләренә кызыл төште. «Ни өчен дип әле чәченә кырау төшкән Паханнан кыйнатып торсын ди. тузга язмаганны Карт арысланның инде тешләре коелырга вакыт җиткән. Эшкә алам, дип шомартып, йодрыгын сынап карарга булганмы? Тапкан бушлай ияк. Соңгы ике елда аңа зонада бармак белән кагылучы булмады Чөнки үзен куя белде Эксперимент өчен башка кол эзлә», дип. эре тешләрен явыз итеп ыржайтты Сәнгат. Дүндерәм мин сине хәзер. Иманыңны укытам. Үпкәләштән булмасын! Сакчыларың бардыр әле. әйдә чакыр, аларына да өлеш чыгарырмын. Егет бар җегәрен вә тиле дәрманын, ятим үскән балаларга гына хас үҗәтлеген, нөктәле үпкәсен уң кулына төйнәп алга ыргылды. Нияте — көндәшенең иягенә, битенә, башына тондыру иде. Сәет Сакманов, кулларын өскә күтәреп, аркылыга куеп, кагыйдә кушканча капланып өлгергән иде. Беләккә сугып, кешене үтереп булмый. Егет күз ачып йомган арада ниятен үзгәртеп, чакма ташны ватардай нык йодрыгын Паханның эченә, бөер тирәсенә батырды. Сугуы шулкадәр көчле иде. Сәнгаткә хәтта кулы корсакны тишеп, эчәкләргә үткәндәй тоелды. Сөяк эләктергән бәхетле эттәй читкә сикерде. Сәет, ике кулын аска салындырып, бөгелеп төште. Менә-менә ул шап итеп идәнгә аварга тиеш иде. Нәрсә, падло, кәңкәясеңме? Чын-чынлап шатланырга да өлгермәгән Сәнгат ияге астына бергә укмашкан ике йодрыкның килеп сылануын тойды. Астан өскә коточкыч кодрәт белән күтәрелгән дәрман аны өч метрга читкә алып атты. Егет берничә дәкыйкә вакытка аңын да югалтып алды. Бар җегәрен туплап, зәһәрен уятып, үз-үзеңне саклау көчен хәрәкәткә китереп, мәче елдамлыгы, эт чираклыгы белән сикереп торып, Сәеткә ташланды Мәгәр дошманына якынлаша алмады, күзләренә, борын тикшекләренә, авызына томан төсле сыекча тулды. Күзе күрмәс, борыны суламас булды. Ул. ихт ыярсыздан, битен юан бармаклы куллары белән каплап, аягында көчкә басып калды. Әллә каян болытлар артыннан ирләр тавышы килде: Ал кулыңны битеңнән! Бәйгене оттырганын, дошманының аңардан көчле булмаса да. хәйләкәррәк. тәҗрибәлерәк икәнен аңлады егет Төрмә һәм караклар кануны буенча, ул Сәеткә сүзсез буйсынырга, аңа хезмәт итәргә тиеш. Егетнең битенә башта бер. аннары башка бер сыекчаны сиптерде Пахан Айнытып, терелтеп җибәрде. Саф һаваның тәмен тойды Сәнгат. Күзләреннән язгы каен суыдай бәреп яткан яшь туктады. Ә хуҗага әллә Сәнгат бар бүлмәдә, әллә юк. аңа илтифат әсәре дә күрсәтмичә, матур пинжәген киеп, бармаклары белән көзге алдында чәчләрен тәртипкә салып тора. Молодчина, егет. Милиция туктатмаса, еракка китәрсең. Бөерсез калдыра яздың. - Мин аларда булдым инде. Үземнекен бирдем. - Киттек өскә. Эшкә алам мин сине. Минем сакта булырсың. Синдә тиле көч күп. анысы яхшы. Әмма сугышу техникасы сыек. Мылтыктан, пистолеттан ата. пычак ыргыта беләсеңме? - Тәҗрибәм бар беркадәр, -диде акрын гына, бүгенге хурлыклы тукмалудан соң үз-үзенә ышанычын югалта барган Сәнгат. Аз-маз белән эш кырып булмый. Атнасына өч көн тренер белән самбо, бокс һәм башка алымнарга өйрәнерсең! Ату тәҗрибәләрен хәрби училищеда алырсың. Сәет кешесен, урынын, вакытын әйтте. Кош теле хәтле генә кәгазь тоттырды кулына. Стенадагы төймәгә басты. Ишек тын гына ачылды. Әхмәдиша картның әүвәл икс кулы, аннан гәүдәсе керде — Тыңлыйм. Хуҗам. — Орбакайте биредәме9 Әйе. үз бүлмәсендә эшләп утыра Арбакайта ханым. — Керсен әле! Менә бу егетне цехка эшкә алырбыз, диде, каршы әйтмәслек фәрман тоны белән, яссы, чәлпәк битле, әмма бик заманча киенгән, озын буйлы, күтәренке чәчле хатынга.— Столяр итеп. Хезмәт хакын билгеләгез. хезмәт кенәгәсен ачып җибәрегез. Пенсиягә чыкканда кирәк булыр Минем янга керерсез, дип. хисапчы ханым чыгып та китте Сәигат берни аңламыйча, уклау йоткан кешедәй, олы өстәл кырында басып тора бирде. Ничек аңларга бу кешене, мылтыктан атарга өйрәтәм. ди. ә үзе балта остасы итеп эшкә ала Берни майтармаган килеш, күпмедер хезмәт хакы билгели Хәзер сүзнең җитдие булыр, егетем. Мина эшкә кергән кеше (еш кына ул ялланган сүзен куллана иде) - тулысы белән минем мөлкәт, ягъни миңа сүзсез буйсынган адәм. Бастырып әйтәм. Соңыннан, вакытында кисәтмәдегез дип. кәҗә кычкыртып йөрерлек булмасын. Мин кушканны «баш өсте», дип үтисе Монысы беренче шарт Авызны җиде кат йозакта тоту икенче таләп. Берсен генә үтәмәү дә җылы булмаган саубуллашуга алып киләчәк Безнең оешманың ни. нәрсә белән шөгыльләнүе сине картайт ырга тиеш гүгел. Артыгын белергә тырышу каядыр, әйтик, мәктәптә укыганда, хатын-кыз белән аралашканда кирәкле шәй- дер. Тик бу очракта. . Сәет озын гына тукталыш ясады, каршында басып торган ифрат тыгыз гәүдәле, тар маңгайлы егеткә күз салды да. тавышын яртылаш киметеп өстәде, гомерне озайтмый! Мин риза барысына да. Күпме түлисез? Илдәге уртача хезмәт хакыннан ун тапкыр артыграк алырсың Шуның өстенә. һәртөрле чыгымнар, машина расходлары бездән булыр Мин риза, дин кабатлады егет Синең әле сынау срогы узасың, машина йөртү* атУ сәләтеңне күрсәтәсең бар «Гриша кирәкле егет алып килгән Бу ашатсаң, эчертсәң, күн курткага төрсәң, маңкорт төсле, теләсә кемне чәнчеп, атып үтерергә мөмкин Аңардан коммунисiлар хыялланган, җәмгыять файдасына бушлай эшли торган, иҗтимагый продукт тәрбияләп булмас! Җанын суырып алганнар Беренче сыйныфлы киллер чыгачак егеттән». - Төрмәдә нинди иде кушаматың? дигән сорау Сәнгатне айнытып, сискәндереп җибәрде Мине гел күчереп йөрттеләр, һәркайсыида яңача атадылар. Шулай да? Ну. саескан, алаколак. тимерче, гармаңгай һ. б Күп булды Кушаматсыз кеше юк анда Шөреп яисә Шуруп саморез, дип атаучы булмадымы9 Булды бугай Әлеге кличкасы хакында, салып утырганда. Гришага сер игеп ычкындырган иде Саткан Сыртка салган иске дус Белеп тору кирәк булыр Утырган бер җиренә үзе артыннан коерыгы төсле ияреп килгән кушаматын онытырга теләгән иле Юк шул. үткән белән араны җиңел генә өтеп булмый, ахры, балга белән кисеп төшерә торган богак кына түгел икән кеше хәтере. Сәет нәгиҗә ясады: Синең бүгеннән исемең дә. фамилияң дә Шөреп булыр Тәрбияви, төрмәдә әйткәнчә, секс-сәгать әле тәмамланмаган икән. Төшерергә яра тасың Анысы бер хәл Анысын барыбыз да булдыра Ачы күбрәк керсә, холкың бозыла, теләсә кемгә бәйләнә торган гадәтен бар икән Күкерттәй кабынасын Яман кешеләр сизсә, үзенә каршы барулары ихтимал. Сакланганны гына саклармын, дигән ходай тәгалә. Шөрепнең үзен аклап, аңлатып карарга нияте бар иде дә. Сәет аңа мондый мөмкинлек калдырмады. Бәхәсләшә башласаң, минем сүзләрнең дөреслеген генә раслыйсың. Сине һәр тарафтан өйрәнмичә, тикшермичә торып, бирегә чакырмас идем. Дустың Гриша саткан дип. аңа үпкә тотсаң, хаклы булмассың. Минем кешеләр син укыган мәктәптә булдылар. Әбиеңнең танышлары белән сөйләштеләр. Ни өчен сине эшкә алырга булдык, дип сорыйсың килеп телең кычытамы? — Әйе. Холкың авыр, үчле кеше булсан да. синең берәүне дә сатканың юк. Биш ел гомереңне заяга алган «юеш эш»не тикшерү барышында берничә кешене атаган булсаң, яисә үзеңә карата хакимияттән гуманлы булуны сорасаң, яшьлегенә басым ясап, гафу үтенсәң, сиңа срокны азайткан булырлар иде Үзеңне ирләрчә тоткансың. Үзеңә ничек кенә кыен булмасын. әйткән сүзендә торасың икән. Сиңа тагын бер киңәш, таләп: караклык гадәтләреңне, кулыңның осталыгы белән уйнавыңны, квартира йозагын оста ачуың белән шаккатыруыңны ташла! «Игелек» андый кешеләрне яратмый. Без җитди оешма. Колагыңа киртләп куй! Шөрепнең исенә келт итеп төште соңгы көннәрдә булган бер вакыйга. Шулай ук беркайда да эшләми, үти-сүти йөреп, очраклы төшемнәр исәбенә көнен күрүче Альберт исемле танышы очрады. Мәктәп бусагасын бер елга соңрак таптаган иде. Буфетка кереп тамак күңелен күрделәр. Кәеф-сихәтләре бермә-бер күтәрелде. Аерылышасылары килмәү аңлашылса булыр Беренче очраган трамвайга төялделәр. Тимер әрҗә шактый тулы иде. Халык каядыр ашыга. Бер кулына сумка тоткан күзлекле абзыйны күрәсеңме? — диде Альберт — Соң. шуннан .. Синең белән бик тырышып исәнләште. Ә син аңа ноль вниманжә. Шулай тоелгандыр салган баштан. — Юк. чынлап әйтәм. Кешеләргә хәтерем яхшы минем. Күргәнем юк. — Кызык егет син. Сәнгатик. адәм баласы, олы башын кече итеп, исәнләшә, ә син — әллә кем булып, борын чөерәсең...—диде киная белән Альберт Бәлки, ерак туганымдыр минем, диде Сәнгат. уенны кабул итеп, тавышына уйчанлык төсмере биреп.—Тикшереп карасы булыр. Кошеле- гында визиткасы, йә берәр таныклыгы булмый калмас. Син абзыйның уң ягына бас. бик каты итеп бәрел һәм озак кына гафу үтен, тукталышта урта ишектән сикер... Чыннан да. күзлекле абзыйның ясалма күн тышлы акча янчегендә егетләргә бер-ике ял итәрлек акчасы һәм пенсия кенәгәсе табылды. Чырайга яшь күренсә дә. Сәнгатнең «танышы» өченче ел лаеклы ялда икән Акчасын бушатып, кәгазьләрен чүплек чиләгенә ыргыттылар. Ул вакыйга турында Шөреп оныткан иде инде. Альберт та. Гриша шикелле. Паханның агенты, шымчысы микәнни? Читлек эчендә яшәве, ул алтыннан үрелгән булса да. кызыгырлык булмаячак. Күңеленә шөбһә, шикләнү еланы үтте. Бу дөньяда беркемгә дә ышанма, дип өйрәткән иде аны бер камерада утырган Шәкүр карак оныгы (һәрхәлдә, ул үзен шулай дип тәкъдим иткән иде). Өстенә баскан. Сәетнең исә кәкре атып, туры тидерүе генә иде Шөреп күңеленә төенлән куйды. Пахан хәйләкәр төлке, аның белән сак булырга, итәкне җыеп йөрергә, ин яхшы дустыңа да сереңне ачмаска Ялгыз эш ит кәннәр отачак Минем вакыт чыкты, диде Сәет.— Сине Гриша көтә. Минем яшәргә урыным юк. диде Шөреп, кыюлыгына шаккатып. «Минем ни эшем бар. Эшкә яллаганга рәхмәт әйт».— дияргә тиеш иде хужа. Шул җавап көтелгән дә иде. Шулаймыни? Нишләп эндәшми торасын, еламаган бала авызына имчәк каш ыру заманасы үтте. Яхшы изеп кырынган, затлы хушбуй сөрткән чыраена гажәпләнү төсмере чыгарып сораган булды Сәет 1Иунда ' 1 Шорепнен күңеленә мәңгегә сенеп калган бер адым ясады. Хәрбиләрчә төгәл алымнар белән атлап, ун яктагы шкафны ачты Кадакта эленеп юрган ачкычны алды да Шөрепкә ташлады. - Менә сиңа торып iорырга бер бүлмәле фатир. Адресы биркада уелган Бер елга контракт белән Яхшы эшләп китсәң, үзеннеке булыр Өйләнсәм. зуррагын бирербез. Машина йөртә беләм. дигән идең Анысын булдырам. Тик минем правам юк. Хужа янәдән шул ук агач шкаф янына китте. Бер тартмадан күн тышлы документ алып. Шөрепкә тоттырды. - Сиңа йөреп торырга. Үзеңә охшаган Тик сак бул. Киләсе атнада үз исеменә язып бирерләр. Кил әле монда Аптырап, югалып калган Шөрепнең кыска күлмәк жиңеннән тотып, тәрәзә янына алып килде. - Яшел «Жигулимне күрәсеңме? Алтынчы марка Шуның белән йөреп горырсың! Аннан күз күрер Хәзергә Гриша белән икегезгә бер задание Ул белә! Менә шулай итеп. Шөреп «Игелек» әгъзасы булып китте 10 әш а г-Шөрепнең Сәет күңелендә каршылыклы тәэсир калдыруы табигый иде. Сәнгат дигән сәер, сирәк очрый һәм хужасынын табигатенә якын да килми юрган исемне аны гәрбияләп. багып үстергән әбисе куша. Әтиәнисен ул белми, хәтерләми. Әбисе Зәмзәмиянең бәян итүенә караганда. аны дөньяга китереп тагилаучылар бср-берсенә торырлык пар булганнар Әнисе бер яшьлек баласын иренә һәм каенанасына ташлап, бер ир кисәгенә ияреп. Урта Азиягә чыгып олаккан. Бишме-алтымы бала табын, һаман да шунда яшәп ята. ди. Нибары икс хагы килгән Соңгысында. баласын ягим иткән өчен гафу үтенгән һәм «Ирем бик көнче, мине борчымагыз, зинһар, оныта күрегез», дип тә өстәгән. Табигый ки. анык үтенече кабул ителгән Шөрепнең әтисе Зәмзәмия апаның бердәнбер улы. бик тәкәббер кеше була һәм хатыны адәм хуры итеп, үзен ташлап китүне күтәрә алмыйча, йөрәк ярсуын хәмер ярдәмендә сүндерү юлын сайлый Булган мал-мөлкәтен сатып эчеп бетергәч, тулай торактагы кечкенә гаиләләр өчен төзелгән бүлмәсен дә ычкындырып, сал куучылар бригадасына языла, шунда гаип була Зәмзәмия апа улы гурында хәбәр-белешмә килеп чыкмасмы дип. төрле оешмаларга язып караса да. эченә җылы керерлек хәбәр ала алмый Улының бүлмәсен алган һәм аннан куып чыгарылган адәмнәр. Зәмзәмия ападан акча таләп игеп, теңкәсенә тияләр Рәте, аргык сәмәне булса, гөп башына утыртылган ярлы-ябагага улының бурычын гүләр иле дә. үзе дә гомере буенча көчкә очын-очка ялгап, тормыш көймәсенең коерыг ынм алгач, үземне сиңа һәм балаларга б.п ‘ • и x.iui.iii.i корсак са тын тырып бармыйм ин күндергән иде З Кыз янәдән үтенечен кабатлады: — Киләсе шимбәдә кайтабыз, дип телеграмма сугыйммы? Әле хат та барып җитәргә мөмкин. — Алай ук тавыш күтәрмик. Шыпырт кына, тыйнаклык үрнәге күрсәтеп, арткы яктан, тәпи-тәпи генә кайтып төшик, диде ир кеше, көчле басымга түзә алмыйча. Зөлфия җиңел сулап куйды. Ул үзенең Сәетен биш бармагы кебек белә: шаярта башладымы, теләсә нинди мәсьәләне уңайга хәл ителгәнгә сана. — Уйлар таптым. Берсекөнгә педта укучы Лилия авылга китә. Каникуллары иртәрәк башлана. Шуның аша әйтеп җибәрәм. Авылга, Сәет, аддан кисәтмичә, әткәй әйтмешли, бухты-барахты гына кайтып төшәргә ярамый. Әнинең тавыгы тутырылган, чәк-чәкләре ясалган, бәлеше пешкән, күрше авылларда яшәүче туганнарга хәбәр ителгән, мулла бабай укыйсы сүрәләрен кабатлаган булырга тиеш. Үзен ничек дисең әле: өйләнү — сөйләнү түгел. Кияүгә чыгу да шулай ук — Татылдарга маһирланып киттең әле син, кара карлыгачым. — Кем арбасына утырсаң... — Юк. мин синең хәтле үк булдыра алмыйм. — Тукта әле, Сәетҗан, мине яңача атадың. Кара карлыгачым. Нәрсә дигән сүз? — Кара карлыгачның түше ак була. Синеке дә шундый. — Минем башка җирләрем ак түгелмени? — Башка җирләреңне кеше күрми. Алары минеке генә. Ярый, әйдә, сагызланма, юкса, йокы бүлмәсенә күтәреп алып китәм. Анда инде мин дөньяны, шул исәптән, киләсе атнада авылга барасыны да онытачакмын! Иренең нәфесе тиз кызучан икәнен белгән Зөлфия сикереп торды. Читләшкән булды. — Юк. юк, Сәетҗан, сөйләшеп бетерик, соңыннан, яме... Аның нәрсәсен сөйләшәсең тагын, дигән булды Сәет.— Акча комодта, теләсәң күпме ал, атна буена бүләк-түләген җыйна! Мин үз өстемә эчемлек якларын алам. Имтиханнарына да исе китмичә (бишенче курска укытучылар артык каныгып тормый), койрыгын сыртка салып, әни-әтисенә, туган-тумачаларына. күрше-күләнгә, чыбык-чабыкка, энесе Самат кебек эбер-чебергә. этенә-бетенә бүләкләр, күчтәнәчләр җыйды Зөлфия. Акчаң булса, теләсә ни сатып алу мөмкинлеге ачылган вакыт килеп җиткән иде. Базарларга барып, кемгәдер ялагайланып, үтенеп-сорап. теләнеп йөрисе түгел. Зөлфиянең бу чаклы акчаны төшендә дә күргәне юк иде Рәхәтләнеп туздырды. Белсен, татысын әле Кукмара ягы Исхак киявенең юмартлыгын! Шимбә көн килеп тә җитте. Кышкы юлның төрле чагы булуын исәпкә алып, бер УАЗ һәм кара «Волга» белән юлга чыктылар. Исәпләре караңгы төшкәнче, сәгать өчләргә кайтып җитү. Хәлил, башкода буларак, алга түнде. Зөлфия белән Сәет, бөтен шартын китереп, киенеп- ясанып. артка утырдылар. Икенче машинага Мисхәт-Мишаны, Фердинандны һәм тагын ике таза егетен алды Сәет Юл һәм туй хәлләрен белеп булмый... Ерак ара ямьле музыка, шаяру, көлү, мәзәкләр сөйләнү белән сизелми дә калды. Туктап, коньяк ачып, капкалап алгач, юл тагын да ямьләнеп, җиңеләеп китте. Авылга җитәрәк, нәрсәдер сизенгәндәй. Зөлфиянең йөрәге ешрак лепелди башлады, иреннәре кипте. — Сәет, су ач әле? Эчәсем килә. «Боржоми»ны тәмләгәч тә. тынычлана алмады. Әнисенең кайнар мич янында матавыкланып йөрүдән йөзләре алсуланган, битендәге, маңгаендагы, аныкы шикелле үк. күгелҗем яшькелт күз төпләрендәге ялтыравык тир бөрчекләрен алъяпкыч очына сөртеп, нәрсәнедер исенә төшереп, выжт итеп, чоланга йөгереп чыгуын күз алдына китерде. Елмаю килеп чыкмады. Элисе, өйдә эш кушмасыннар дип. йортта, аты янында кайнашкан буладыр әле. Исән калуына, аякка басуына янәшәдә мышнап утыручы киявенә бурычлы икәнен белми әле ул Әйтергә кирәк булыр Хөрмәт дигән нәрсә тиктомалдан гына килми ул. Әйткәләп, төрткәләп торсаң да. бик таман була әле. Туй эскорды авылга кергәндә, җиргә эңгер-меңгер пәрдәсе салынган иде инде Ике йөздән артык йортлы, мәчетле, таза татар авылы битараф каршы алды аларны Замир, пока турыга бар. Уңга ал. Хәзер үз ягына бор.— дип. Зөлфия юлны күрсәien барды. «Волга» белән УАЗик биек урыс капкалы йорт янына килеп туктады. — Сигнал бирикме ' диде Замир — - Кирәкми Алдан Зөлфия үзе генә керер Ни хикмәттер, урам тәрәзәләрендә дә. хәтта көндез дә янып торган капка лампочкасында да ут юк иде Күршеләрнең өйләре ялт итеп юра Йөрәге сизенгән икән Зөлфиянең Баганаларда гөнаһсыз, нарасый утлар яна. ә әнисенең йорты караңгы, кышкы җилле кичтә үзен борчып йөрүчеләргә эт тә исем өчен берничә тапкыр өргәндәй итте дә тынды. Әнисенең сагыну шәмнәре кызын көтеп янарга тиеш иде. Юк. шомлы караңгылык. Кечкенә капканы ачып эчкә үгте Зөлфия Ишектә олы амбар йозагы ыржаеп тора. Хайваннар сарайда, бикле. Кыз барысын да аңлап, йөгереп чыгып, ачык машинаның арткы утыргычына капланып, үкереп еларга кереште Ирләр урыннарында калдылар. Урамда кеше заты күренми Авылны Али баба башкисәрләре суеп чыккан дияр идең, өйләрдә утлар җемелди. Күрше йорттан бер кеше чыкты Аягын сөйрәп, машиналар янына юл алган шәүлә күрше корткасы Зәйнәпбану әби булып чыкты Кушаматы сихерче карчык. Берүзе тора. Исәнләшге. Тиешле тынлыктан соң. шәхсән үзе гаепле зат сыман сүз башлады — Балалар, үпкәләмәгез инде! Әниегез туйга тырышып әзерләнде Исхак иргә белән пожаркага чыгып киткән иде. шуннан корт чаккан баладай, холыксызланып кайтты Апин җикче дә. ениегезне шегезне җылата-жылата алып чыгып, чанага ташлап, каядыр алып кипе «Минем мафияга әрәм игәрлек кызым юк Казаннарында теләсә ничек чәнчелеп китсеннәр, юк күзем генә күрмәсен Бәдбәхетләрне өемдә кабул игеп, туйлар уздырып ятасым юк. диде Кемдер махсус эчергән үзен Тавык тизәге салганнар, диярсең. Күптәннән эчкәне юк иде чирләгәч Кая китгеләр? Әйт мәде. балалар Зөлфия, әбигә бүләк бир. Сөенеч алган өчен. дип. сүзгә кысыллы Сәет. Кемдер уңайсызланып кит те: Исегез китмәсен яман кеше туйда тунын кире сорар, ди. Минем гаебем юк1ыр Туңып i ормасыннар, дип чыгып әйтүем Чәем кайнар Кереп җылына аласыз, дип. өенә таба өстерәде аякларын Зөлфиядә җаваплылык тойгысы уянып кит те. Сәетне, аның дусларын ул биI алын кайтты. Машинадан күлмәклек материал. гөрек яулыгы алып, әбине куып җитеп. кулына тоттырды Әби ифрат куан гы Рәхмәт сүзләрен әйтә-әйтә, үзе шикелле үк искергән капкасына кереп югалды Сәет дилбегәне үз кулына алырга кирәклекне тойды Кыенлык кил гәндә баш мие әлегәчә йокымсырап яткан мөмкинлекләрен уята Сәет белән дә шулай булды. Хатынны би (әрләүдән файда юк Хәрәкәттә бәрәкәт, дигән Салсал батыр Хәлил. Фердинанд белән мулла абзыйның өенә барасыз, түбәнчелек белән юлчыларга никах укуын үтенәсез Шул юлны каплап. Зө гфм- ягә өйләнмичә, кире китә алмыйм ич мин Хәзрәтнең мәчеткә терәлеп салынган йортын табуы кыен булмады. Ирләрне өенә уздырып, йомышларын аягүрә тыңлады. — Без узып баручы мосафирлар,— диде Хәлил.— Бер егет белән бер кызга никах укыйсы иде. Икесе дә риза. Шәһитләр дә бар. Шундый гозер сезгә. Мулла абзый, вак тигез тешләрен күрсәтеп, кеткелдәп көлеп җибәрде: — Сез авыл кешеләрен, дин әһелләрен, театрда мәсхәрәләгәнчә, диваналар, томаналар дип уйлыйсыз инде, кем, мосафир иптәшләр. Исхак- ның кызына никах укыйсы иде, диген. Артык кызу кеше шул. Мин аңа тузынма, бүрегең белән киңәш, ничек кенә кылансаң да, кызың синеке түгел инде. Заманалар башка. Яраткан кызыңны бөтенләйгә кайтарып, кулына әле берәр нарасый тоттырып җибәрсәләр, анысын күтәрү авыррак булыр,—дип үгетнәсихәтемне әйттем. — Риза булып чыгып киткән иде. Юлда кайтканда, кемдер борыч кыстырган тегеңә. Хатынын көчләп диярлек чанага ташлап, кире якка чыгып киткән. Нәрсә мин лыкылдап утырам соң әле! Үзегезгә мәгълүм. — Сән, абыстай, чәеңне куй! Алып керегез яшьләрне! Хәзрәт бөтен шартын китереп, җиренә җиткереп, яшьләрне кавыштырды. тәбрикләде, чәй белән сыйлады. Шактый алдынгы карашлы муллага, абыстайга мул итеп бүләкләр, мәчеткә зур сумма акча калдырып, дустана саубуллашып, кайтыр юлга чыктылар. — Зөлфия, болай әйбәтрәк тә булды әле. Мулланың үз өендә никах укыту, фатиха алу бик сирәк кешегә эләгә ул,— диде Хәлил. — Безнең начар яшәргә хакыбыз юк. Гаилә үрнәген күрсәтергә куша безгә китап,— дип, кәефе күтәрелгән Зөлфия рәхәтләнеп тыкылдый башлады. Атаана ничаклы гына якын, газиз, изге булмасын, хатын-кызның үз гаиләсе барыбер үзәктә була икән шул. — Мин тиз генә өйгә сугылыйм әле, Сәет. Ачкычым бар. Машиналар янәдән биек капка янына килеп туктады. Ап-ак кар аяк астында затлы күннән теккән аяк киеме төсле тавышлар чыгара. Шыгырт- шыгырт. Мәңгелек эшсезлеккә дучар ителгән ай, тиле кеше төсле, көлемсерәп тора. Аның Исхак абзыйга берни әйтмәсен тәгаен белгән Зөлфия, мичтә пешеп, йомшарып җиткән бәлешне клеенкага төреп алып чыга. — Егетләр, бәлеш әзер. Авылны чыккач, рәхәтләнеп ашыйбыз! — Зөлфия, кил әле монда. Әйдә, алып кайткан бүләкләрне кертеп калдырыйк. Безгә хаҗәте юк. Әтиең дә, бавырына бер китереп сукса, безнең кирәкне аңлар әле. Җәһәт кенә төенчекләрне, чанталарны өй эченә кертеп куялар да, утны сүндереп, ишекне, капканы бикләп урамга чыгалар. Шул арада йорт тирәсенә яшьрәк ир-ат, бала-чага җыела. Робинзон Крузоны беренче күргән аборигеннар кебек, якын килмиләр. Көтәләр. Сәетнең аракысы, капкалар әйберләре, тәмләткечләре барысына да җитәрлек. Алдан, бәлки, боларны кунак итеп, исертеп китәргә, дигән фикер башыннан узса да, вакытында тыелып кала алды. «Ваклану булыр. Исе чыгар»,— дигән нәтиҗәгә килде. Шактый кызмача авыл егете генә: «Исхак абзый маладис, мафияне кабул итмәде, кызына да бәддогасы төшәр»,—дип тавыш күтәрә башлаган иде, УАЗикта килгән егетләрнең берсе тегенең янына килеп, каты итеп аягына басты, чын күңелдән беләген кысты, колагына нидер әйтте. Егет тынды. Зөлфиягә күз атып йөргәннәрнең берсе булган икән. Эскорт авылдан кичке сигезләрдә чыгып китте. Бәлешкә суынырга бирмичә, туктап, утырып ашадылар, яшьләрне законлы никах белән котладылар. Сәет бу хурлыкны авыр кабул итсә дә, сиздермәскә, гаярь күренергә тырышты. Вакыйганы авыр кичергән кеше Зөлфия булды. Йөзенә сагыш сарысы, күз төпләренә «кара урак» төште. 14 уж гелек»нен янарал директоры авылда «туйлап» йөргән йомшак жнлле кичтә дә тормыш тукталып тормады. Әҗәле җиткәне башка халәткә күчте Туасы, үзе турында хәбәр биреп, дөньяга сөрән салды Иң олы вакыйгаларның берсе — Зөлфия элек яшәгән тулай торак бүлмәсендә булды Анда атна саен диярлек була торган күңелле мәҗлесләрнең берсе узды. Студент кичәләре белән ярыша алырлык күңелле, риясыз очрашулар буламы икән җир йөзендә9 Юктыр, алдан чакырулы әгьлә мәҗлесләрең илләм бер якта торсын Биредәге күңел көрлеген, яшьлек дәртен түләүле мәзәкчеләрен, мактаулы җырчыларын алыштыра алмый. Пахаш1ың үтенече буенча. Мисхәт-Миша Шөрен-Сәнгатне үзе белән ияртте шул кичәгә. Байларча кыланып, аракы, шампан шәрабы, затлы конфетлар алдылар Бүлмә ишеген озынча буйлы, тар йөзле кыз ачты. Түбәдән икегә аерылган чәчләре дулкын-дулкын булып як-якка салынган Фил сөяге төсендә!е тиресенә кыйгач кашлары, зур соры күзләре җылылык бөркеп тора. Муенындагы алтын чылбырдан башка бернинди бизәнү әйберсе юк Миша, әйдә! Сине көтә-көтә көтек булдык Кочаклап, яңагын Мисхәт-Мишаның битенә тидереп алды Якын дус итү ишарәсе иде бу — Үзең генә түгел икән әле. Бик гади генә итеп буялган бармаклы тар кулын Шөрепнең учына салды: - Әлфия. Аля дисәң дә ярый. Узыгыз. Сәнгат. Күчтәнәчләрне Әлфиягә тапшырып, аяккиемнәрен салган арада МисхәтМиша Шөрепнең колагына «Әлфия минем кыз. нәфсенне сузасы булма. Бармак белән кискән ипине ашарга яратканыңны белом Әлфия, малай, особый кыз ул. Группа старое гасы, бүлмә хуҗасы Икенче ел йөрибез, аска төшерми Кызмы, хатынмы, кояшмы, аймы икәнен лә тәгаен әйтә алмыйм Яратам үзен шайтанны», дип аңлатма бирүне, кисәтеп куюны кирәк тапты Иптәш кызлары арасында Әлфиянең лидерлыгы күренеп тора Бөеклек. тирән фикерлелек чалымнары да юк кебек үзендә. Нәкъ менә шул гадәтилеге, арпа мыегы кебек өскә бөгелеп торган керфекләре, киң. җыерчыксыз маңгае, кысан күлмәген төртеп торган, өлгергән алма кебек тыгыз күкрәге, еландай биле, озын аяклары хөрмәт уятмый калырлык түгел иде Әлфиянең хәрәкәтендә, йөрешендә, тотышында серле яшеренкелек, Кысласыманлык бар Тәненең һәр күзәнәге җырлап, биеп, үзенә гартын, мөхәббәг нурлары бөркеп торгандай тоела Аны күрү, күзәтү бәхетенә ирешкән теләсә кайсы ирнең йөрәге лепелдәп куюы табигыйдыр Кызның тәгаен билгеле бер җиргә ашыккан кешедәй, гәүдәсенең өске ягын алгарак авыштырып атлавының болай да туп төсле йомры артына муллык бирүе Мисхәтнсн акылын ала. Буйсына белгән ирнең андый хатын белән тормышта ла. ятакта да кайгыхәсрәтсез яшәячәге күренеп тора. Шуны аңлар өчен акыл иясе булуның һич хаҗәте юк. Сез нәрсә анда хатын-кызлардан уздырып пышылдашасыз Күптән күрешкәнегез юкмы'.’ дип. күчтәнәчләрне урнаштырып, кунакларга vpi.iini.ip бушатып елгергап. умарта портыдай жятез Әлфия егет.тор янына очып килеп життс. Наре» турында ran кылганнарын чамалый иде ул. — Син, Миша, минем янга ояларсың, каршы килмәсәң. Белмәссең сине... Кунак егет караватка, оратор янына утырыр. Әйдә. Регина, сүзеңне дәвам ит. «Оратор» дигәннәре, чыннан да. нотык тота иде егетләр кергәндә. Торып басты. Әлфиядән буйга кечерәк. Мул күкрәкле, түгәрәк битле, чәчләрен кыска итеп кистергән кыз иде Регина дигәннәре. — Мин дәвам итәм. Собственно, мин кирәген әйттем бугай. Мәңгелек белән элемтәнең эчке серләренә тукталдым, диде томса күзләрен стаканга текәп.— Соңгы сүзем үзем турында: мин фәрештә түгел. Ике җитешсезлегем бар... Мәгънәле тукталыш ясап, өстәл артында утыручыларга каш сирпеп. әйтеп салды: — Матурлыгым һәм гадилегем! Нәкъ шул сүзләрне көткәндәй, дәррәү көлеп җибәрделәр. Әйтерсең лә үтә кызган майсыз табага бер уч борчак ташладылар. Шөреп кызның сүзләрендә «монда көләсе» дип әйтерлек мәгънә тапмаса да. иреннәрен кысып кына, мәҗлес кәефенә кушылды. Яшьли тәмәке тартып саргайган эре тешләреннән ояла иде ул. Кешегә күрсәтәсе килми. Тегендә утырганда. «бүре тешләре» аның аянычы, мактанычы булса, тыныч тормышта, кем әйтмешли, бәяләр бөтенләй үзгә икән. Өстәлдә булган нигъмәтне тәмләделәр. Мәҗлес кызганнан-кыза барды. Шөрепнең кызлар турында күбрәк беләсе килә. Мисхәт белән дә аралашып булмый. Шайтан сөяге. Әлфия аларны аерып утыртты. — Бу өстәл артында утырган кешеләрне нәрсә якынлаштыра дип уйлыйсыз инде сез? — Секска — мәхәббәт.— дип кычкырды, чәчләрен әллә ниләр кыландырып. баш түбәсенә өеп. бер өлешен як-якка тырпайтып куйган, кыр чәчәге төсле ялтыравык зәңгәр күзле кыз. Наташа, оятсызланма! Биредә безне бөтенләй белмәгән кешеләр бар. Синең шаяртуыңны җитди кабул итүләре мөмкин. Соравыма җавапны үзем биреп карыйм, һәркемнең дөньяны үз аңлавы бар. Мин. әйтик, мондый кыйммәтле конфет сатып алмас идем. Мин арзанракны табар идем. Аны инде җәлләмичә ашарга була. Бу—дөньяга студент карашы. Хуш. кешенең затлы ризык сатып алырга хуты бар икән, димәк, ул эшли, акча таба, һәрнәрсәнең төбендә, малайлар, исәнлек ята. Шул шайтан булмаса. өстәлендә иик тере килеш кыздырылган дуңгыз баласы ятмасын шунда (Әлфия өстәлнең бушап калган урыннарына ишарә ясады), тәмен аңламаячаксың. Безне, төрле һөнәрле, үзгә-үзгә милләт балаларын. матур тормышка, ягыш комфорт белән яшәүгә омтылыш якынлаштыра. Урыслар «красиво жить не запретишь», диләрме әле? Бу азгынлыкның төбендә, җәмәгать, үз-үзеңә мәхәббәт, эгоизм ята. Шулай бит. Миша? Кешенең табигатенә хас бу нәрсә —начар омтылышмы? Минемчә. юк. һәркем бу фани дөньяда кунак кына. Кунак булсаң, тыйнак бул.— дип кыстыруны кирәк тапты Мисхәт Көләргә үзенә генә туры килде. Анысы сезгә карый.—дип. юл уңаенда гына җавап бирде дә сүзен дәвам иттерде Әлфия. Җитәкче кеше әхлак мәсьәләләренә дә кагылып үтте: Теләсә-кайсы хатын-кыз артыннан сөйрәлүче замана Донжуаннарын яратмыйм мин.— диде Әлфия, озын керфекләреннән егетләргә сәлам сирпеп. Өйрәтергә, киңәш бирергә туган форсатны беркайчан ычкындырмас кызый. Ашамаска, эчмәскә мөмкин, әмма акыллы сүзен әйтми, сафсатасын кайнатмый калмас. Әлфия тыштан караганда тәртипле, инсафлы, бәхетле гаиләдә үскән балага охшап юра Чынлыкта, аның Шөреп хәленә төшәргә бөтен мөмкинлеге бар иде. Шундый ук аянычлы, фаҗигале һәм безнең ил өчен гадәти тәварих. ыз бала тууга, әти-әнисе тәртәләрен як-якка боралар. Анасы янә тормышка чыга Яңа хуҗага кеше баласы кирәк түгел. Әбисе белән яшәгән олфия, әнисенен хәлен белергә килгәндә, үги ата кызнын тыгыз шалкан кебек үсеп килгән күкрәкләрен, нечкә билнең дәвамын, ак маңгаен, язгы тал бөресе кебек йомшак иреннәрен майлы күзе белән ашый, капшый, җаен китереп, кулын тота, утлы күмердәй учын аркасында калдыра, төрле кинаяләр ясый. Анасы азгын дулкынны сизми калмый, гаепне, табигый ки. озын, төз аяклы кызына аудара. Бүрәнәләрен бүлеп куя. Әлфия Зеленодолда яшәүче әбисе белән кала. Ятимлекнең ни. нәрсә икәнен ул яхшы белә Кырыс җилләр, ачы бураннар белән көрәшергә өйрәнгән ялгыз үскән агач төсле. Әлфия бары тик үз көченә, үз акылына, үз ихтыярына таяна. Бик иртә мөстәкыйльлек юлына чыга, һәр нәрсәгә фәлсәфи карарга, көтәргә, көттерергә өйрәнә Ул яшьлегенең көчен, чибәрлеген белә Юкка-барга сатылмыйча, табигать биргән бердәнбер байлыгын, хәзинәсен әрәм-шәрәм итмичә тота да белә. ~ Дус булып, матур итеп, тормыш ямен тоеп, тиешлесен алып яши белергә кирәк бу хәятта. Шуның өчен стаканнарны бушатып куярга тәкъдим итәм!— дип сүзен тәмамлады Әлфия. Студент халкы арасында гына урнаша алган тигезлеккә таянып, сүз сорап тормастан, Наташа аякка басты. — Әфәнделәр! Акыллы тостлар сөйләргә яратмыйм. Бик тырышсам, бәлки, җиңеп тә чыгар идем. Миннән бер мәзәк... Бер ханым дус хатынына чылтырата: —Кичәге мәҗлестән бер дә канәгать калмадым әле. Шулчаклы күп эчелгән, үз ирем белән бер ятакка эләккәнмен, дип зарлана Акшарланган бигенә җыерчыклар чыгарып, дымлы тешләрен күрсәтеп. рәхәтләнеп көлде үзе Наташаны күггләр җилбәзәк кыз, күтләк гетера санап йөрсәләр дә. якыннары аның булган, хәйләкәр, үзен алдатмый торган шәхес булуын яхшы беләләр. Ижауның мылтык заводында ңех начальнигы әтисеннән Мисхәг белән алар пычрак балык капчыкларында поездда, җиңел машинаның утыргычы астында күпме корал ташуларын үзләре генә белә. Шуларны бүләк итеп. «Игелек» ничәмә олы гүрәнс үз җәтмәсенә эләктерде. Наташаның тышкы чытыклыгына алданып, ансат җиңүгә өмет иткән күпме ир-егет юеш мыегы, чыланган оекбашы белән торып каэгды Мисхәткә дә күн кепкалы кыздан дәрес алырга насыйп булган иде заманында. Әлфия белән чәбәләнә башлагач, шул ук бүлмәдә яшәүче Наташа белән ганышгы. Сүз аралый сүз итеп, бер-берсснә кирәкле кешеләр икәнне ачыкладылар Сакманов күптәннән Ижау корал заводына якынаю юлларын эзли иде. Олы зәңгәр күзле кызнын әгисе заманча мылтыклар ясау цехының хуҗасы икән. Кыз белән Ижауга бар Менә сиңа юллык, дип. кулына барысына да җитәрлек акча тоттырды Сәет Яруллович Поездга төялеп, юлга чыгып киттеләр. Ходаның бирмеш көнендә купеда икәү генә туры килделәр Сирәк була торган хәл Гәне гарип, зиһене зәгыйфь, яисә тиле-миле аскет революционер булмаган ир-аг мондый мөмкинлекне ычкындырамы сон? Язмыш сине сайлаган икән, хәрәкәт ит! Кызы да әле табадан төшкән кайнар коймак сыман Май сылап торасы да юк Иреннәреңне, телеңне янлыра-янлыра ботарла гына. Мисхәг булачак ләззәттән төкерекләрен йога-йога, өстәл әзерләде, стаканнарга коньяк койды. Тезгә-тез терәшеп, көлешә-көлешә ашадылар, эчтеләр Наташаның җиңел холкы турында ишетеп ослә иде егет Нигә вакытны әрәм итәргә. Әлфия барыбер тирәнгә уздырмый Әлфиягә сөйләмәс булсаң, телеңне теш арасында калдырсаң, мин риза.— дип ярып салмасынмы егет. Кызның колаклары үрә тора. — Син нәрсә лыкылдыйсың? — Теләсәң, аста бергә ятыйк диюем. Менә нәрсә, Мисхәт дус: әгәренки, бу хакта тагын бер~ сүз катсаң, мин беренче тукталышта ук төшеп калам! Яисә син кайтып китәсең! Егет, хатасын аңлап, кызны тынычландырырга тырышты: — Мин шаярттым гына. Наташа. Гафу ит. — Секс белән эшне бутарга ярамый! Якыннан белгән ирләр, бигрәк тә иптәш кызның егете белән йоклаудан да әшәке нәрсә юк Ипләп кенә чишенде. Ак. матур тәнен күрсәтеп, халатын киде. Әллә Мисхәт бар аңа, әллә юк. исе дә китми. Йжауга җиткәнче, иреннәрен чапылдатачапылдата йоклап барды Мисхәтнең Наташага беренче һәм соңгы тәкъдиме булды бу. Якын дуслар булып калып, бик күп уртак эшләр майтардылар әтисе аша. Үзен студентлар компаниясендә җайсызрак тоеп утырган Шөреп, өстәл астына сузыбрак куйган уң аягы өстендә җылылык тойды. Куштан песи баласы менеп утырды, диярсең. Шул чаклы рәхәт булып китте егеткә. Нурлы, якты, татлы хис бөтен тәне буйлап йөгерде. Кем аягы икәнен тәгаен билгеләве кыен. Өстәлгә җәелгән чуар клеенка идәнгә чаклы төшкән. Аяклар буталышып беткән. Регина булырга тиеш, дип гоман кылып, кыймылдарга да куркып утыра бирде Шөреп. Җырлап карадылар. Татар көйләрен шыңшыдылар, урысныкын тарттылар. Сүзләрен белмәү сәбәпле, бу шөгыль озакка бармады. Староста яңа фәрман төшерде: — Биибез! Урындыкларны караватка күтәрәбез, өстәлне—тәрәзә кырыена. һәр нәрсәне тәртип белән эшләргә өйрәтелгән Шөреп кулын күтәрде: Тартып керергә мөмкинме? Чынында аның Мисхәт белән пышылдашып аласы, киләчәгенә ачыклык кертәсе килә. Йолдызы аталган кызга бәйләнеп, кара янган күз төбе, кабартма ирен, сынган кабырга белән кайтып китүең бар. Бүлешү — бик кирәкле шәйдер бу очракта. Беренче сорауны Шөреп бирде: Кем ул минем янда утырган, олы күкрәкле кыз? Егете бармы? — Син булырсың.— диде Мисхәт. үзеннән арткан чәчбикәләрен яраннарына өләшкән хан кебек эре генә. Янәсе, ул монда хуҗа кеше, күп нәрсә аның бармак шартлатуыннан тора.— Тик койрыгыңны белеп чәнче. Милиционер кызы. Әтисе зур кеше, диләр. Син чебешне тиз акылга китерер. Секска мәхәббәт, дип кычкырганы, анекдотлар бәргәне? — На ташамы? Ижевск кызы. Тачанка кушаматлы. Ни өчен шундый сәер исем такканнар? — Сыерга да. ерактан хәбәр биреп торсын дип. кыңгырау тагалар. Тәгаен белмим. Әлфиядән сорарбыз, ул һәммәсен белә, аңардагы хәтер белән аек акылны әйтсәң, малай. Исең, зиһенең китәр,- дип, кызын мактарга кереште. Шөрепне Әлфиянең акылы борчымый. Шыр тиле булса да, ул аңа эләкмәячәк, колагы тешләнгән. Мисхәт рәхәтен күрсен. Араларында «менә монысы матур түгел», дип әйтерлек кыз юк. Нечкә кашлары сынган. Элек бәйрәм парадына чибәр, таза, буйлы егетләрне махсус сайлап алып, Кызыл мәйданга чыгаралар иде. Боларны кем шулай җыйган? Сәнгатьнең һушын алыр, зиһенен чуалтыр өченме'’ Барысы да бер группа кызлары, диләр. — Анысы кемнеке? Ниндирәк кыз? Йоклап кайтып булмыймы? — Янында фраеры утыра. Бүген ул аның белән. Яраткан сүзләре: «Үзем генә йокларга куркам, гаепләмәгез, янымда ир-ат булмаганда, ачык тәрәзә белән булса да йоклыйм». Шулай кылана гына Мин янында сырпаланып караган идем дә. барын чыкмады, отшила. Үгә хәйләкәр. Тышында бер. эчендә бөтенләй башка кеше, дөресе, шайган утыра. Мисхәт вагондагы хәлне сөйләп гормады. Наташа да Әлфиягә ләм- мим сүз әйтмәде. Гелен йозакта тота белә икән. Безнең замана өчен бх илләм казаныш. Кызлар бүлмәдә үзләре генә калды. Әлфия, йөзенә сагышлы-уйчая кыяфәт чыгарып, олы дәүләт серен чишкәндәй, кызларның колагына йөзек салды Әй. кызлар, әйтсәм әйтим инде. Сез бит берни белми яшисез! — Нәрсә. Әлфиякәй? Сереңне ач! Юк. ла! Сезгә ышансаң Кирәкмәгән җирдә ычкындырып ташларсыз. Хатын-кыз күп сөйләшсә дә, ир-ар кебек гайбәтче һәм сатлык түгел, дин ярып салды Регина. Ярый алайса, күндем, дип озын муынын тагы да алгарак СУЗЫП. йомгакны чишә башлады Әлфия. Дөньяда иң татлы әйбер нәрсә? Белмисез! Бохар кәлвәсе. сез мөкиббән киткән «сникерс» та түгел. Тыныч һәм эчтән дәртле музыка астында яраткан кешеңнең куенына кереп, сеңеп, шунда ләйсән кары кебек эреп бетеп, бер кулыңны йөрәге каз бәбкәсе тәнедәй ләпелдәп торган киң күкрәгенә, икенчесен ышанычлы муенына салып, каймаклы авызыңны аның арыш икмәгедәй тупас, кайнар иреннәренә куеп бию ул Иң югары ләззәт шунда, бик беләсегез килсә1 Йөзе таң шикелле балкый Фикеренә ышанып, күз алдына кигереп сөйләгәне күренә. Әлфиянең вакыт-вакыт хискә бирелеп, бизәкле сөйләргә яратканын белсәләр дә. һәркемнең күңелендәгсн ачып биргән бу дөреслектән бер- мәлгә югалып, тынсыз калдылар Шуннан инде, чыр-чу килеп, карышкан булдылар. Фу. Әлфиюшка. оятсыз! Син безне бозасы итәсең. Син бит староста. Ә ул элек укытучылардан билгеләнгән группа җитәкчесе, комсорг, профорг. ДОССАФ кебек бик күп оешмалар урыны па калган тәрбияче, остаз. Син безгә югары әхлак тәртипләре сеңдерергә тиешле кеше. Нәрсә сөйлисең? Әлфия, өстән аска карап, тегеләрне юри котырта Аңладым мин. Сезләргө пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп үбешеп тору гына охшамый. Киң ятакта тәгәрәшүне өстенрәк күрәсез. Фу. оятсыз, диештеләр кызлар янәдән, һәркайсының нәкъ Әлфия теленнән төшкәнчә биеп карыйсылары килү сизелеп тора иде Шул арада сабаннан кайтып эшлекле кыяфәте белән тәмәкече егетләр бүлмәгә бөялдс. Әңгәмә өзелде Егетләр керүгә, биюләр башланды Наташа янында утырган җирән чәчле, сипкелле битле колга егетне үзе чакырды, кулларын муенына, башын күкрәгенә тапшырды Әлфия өстәлне рәткә кигереп маташа Тагын бер пар ургала бөтерелә. Өстәл артында Регина гына калган Шөреп аның мин гөргкс ггәре белән тулы муенына, ачык җилкәләренә, сәламәт тиреле. гулы яңак ларына яратып карады Тиле мәхәббәт дулкыны бөтен гәүдәсен биләп алды Кызның үрелеп, азык-төлек капкалап утыруын хуплап (ашаган малда бәрәкәт бар), үзенчә мактап куйды Миңа аппетитлы яхшы кызлар ошый1 Регинаның өлгергән гөлҗимешгәй күзләрендә хәйләкәр чалымнар йөгереп үтте. Сезнең кәефне күрер өчен генә ашаган булып утырам инде — Рәхмәт! Рәхмәт! Егетегез бардыр инде сезнең? Гөлҗимеш күзләр төсен үзгәртте. Серен ачасы килмәү сызыклары чыкты калынрак тиреле йөзенә. Җавапсыз калу — тәрбиясезлек булыр иде. — Минем яшьтә дә егетем булмаса? Дөрес аңлашылмас иде. Шулаймы? Югалып калганда, учларын бер-берсенә ышкып ала торган гадәте бар иде. Ярдәм итә. Баш яхшырак эшли башлый. — Шулайдыр да... — Соң? Гөлҗимеш күзләрдә сорау билгесе пәйда булды. — Миңа да бик ошыйсыз? — Анысы инде, абзыкай, сезнең проблема. Мине бу эшкә бутамагыз. Шөреп Регинаны биергә чакырды. Шырпылы сөйләшсә дә, ялындырып тормады. Күптәнге танышы төсле, кулларын егетнең җилкәләренә куйды. — Исемегез Регина бугай. — Әллә охшамыймы? Үзем сайлап алган исем түгел. Предки так обозвали. — Исемдәмени эш. Миңа әбием Сәнгат дип кушкан. Әле күптән түгел генә аның «искусство» икәнен белдем. Сүзләренә колак салып торган бугай, елгыр, чая Әлфия: — Безнең институтта укырга кирәк сезгә,— дип кыстырды һәм Мис- хәтМишаны инструктажга читкәрәк алып китте. — Чыннан да...—дип өстәде Регина. — Бөтен кеше мулла булса, атка печән кем сала, диләрме әле? — Бездә мулла әзерләмиләр, элеккеге муллаларыбыз — марксизмленинизм укытучылары да тинтерәш хәлдә калдылар. Сәгатьләр бар. нәрсә укытырга белми интегәләр. Барыбер шул ук саргаеп беткән дәфтәрләрен күтәреп керәләр дәрескә. — Сез кем булырга әзерләнәсез инде? — Кызларның буй-сыныннан, нәфислегеннән аңламадыгызмыни? — Минем өчен табышмак. Мин килгән хөрмәткә бөтен институтның гүзәлләрен җыеп, бер табынга утыртканнар, дип фараз кылдым мин. Регина кабартмадай күперенке иреннәрен, ак тешләрен елтыратып, рәхәтләнеп, башын артка ташлап көлде. Югары Ослан тавының ике ягыдай күкрәге аслы-өсле килеп калтыранды. — Бик мактанып китмәгез, иптәш Искусство? Без — булачак хореографлар. — - Ул кем була инде, балетта биючеме, аягын сәхнәдә болай гына тыпырдатучымы? Регина үпкәләмәде. Тыныч кына аңлатып бирде. — Юк, без оештыручы, методист, клуб хезмәткәрләре булачакбыз. Кем кая урнаша ала инде. Киң профиль бирәләр безгә. Мондый ваклыклар Шөрепкә кирәк түгел. Аңламый да. — Сез бу бүлмәдә яшисезме? — Юк. — Ничәнчедә? Дәүләт сере булмаса. — Мин әти-әнием белән яшим. — Кай тирәдә? — Әһәмияте бармы? — Якташлар түгелме икән, дип кенә соравым иде. — Озата барсагыз, белерсез,— диде кыз. . Милиционер кызы мәсьәләне җитди, кабыргасы белән куя дип, үзалдына елмаеп куйды Шөреп. Ул кызны акрын гына үзенә тартты, җилкәдәге куллар йомшарды. Регинаның мул күкрәгенә сылангач, егет үзендә чит-як аяк кагылгандагы хисләр өермәсе уянуын, аның тагын да кайнарын тойды Шик юк. бая аны Регина котырткан, тәкъдимне үзе керткән икән. Әлбәттә, әфисәр кызының явыз шаяртуы гына булмаса. На I аша фраеры белән чыгып китте. Әлфия белән Мисхәт кунакларны озатырга чыгуга. Сәнгат. зеклар әрсезлеге белән, иреннәрен кызның ялкынсынып, әсәренеп, үзенә тартып юрган битенә, авызына батырды Еегина. еш-еш сулап, егетне акрын гына үзеннән аерды. Кызның егетне ошатуы сизелеп тора Мин сезгә ошыйммы9 дип турыдан бәрде Шөреп — Сез оятсыз адәм икән — Ни өчен? Миңа кайтырга вакыт Өйгә кертмәсләр. Озатырга уйласагыз, киттек. Үз бәхетенә үзе көнләшеп, уңышына шаклар катып. Шөреп кызга иярде Ретинаның уңай йогынтысы сизелде Егет күп эчәргә оялды, берәүгә дә бәйләнмәде. Чын зыялыларча сөйләшергә тырышын кайтты, хәтта кызын озата барганда да. Шөрепне тулысынча үзгәртә алмаса да. яңа мохит, яңа танышлары аңа уңай йогышы ясады Рәхмәт төшкерс. Мисхәт-Миша аны югары җәмгыять кызлары белән таныштырды Шөреп Ретинага нарат тактасыннан бәреп чыккан сары чәер төсле ябышты Шөреп Регина күңеленә һәр тарафтан хуш килде, дип раслау дөреслеккә хилафлык итү булыр иде Белеме барлы-юклы ун сыйныф; ятим үсүе сәбәпле, тәрбия, итагатьлелек җитен бетми егеткә Җенси мәсьәләдә артык әрсез күренә, аныңча, ул теләтәнчә генә булсын Кыскасы. Регина тиле көчкә ия. кысык, таза гәүдәле Шөрепкә битараф булмаса да. дөньясын онытып, мөкиббән китмәде Каны артык уйнамады. Шөреп дөресен сөйлән бегермәсә дә. аның кем икәнен у т сизенде Үзс юкта: «Минем бандитым килергә тиеш хәзер», дип гә ычкындыргала ды. Егетнең бәйләнүенә каршы килә алмады, хәер, артык карышып та кыланмады. Тынгысыз кызыксынуы җиңде Йоклап йөри башлагач га. артык ләззәтен тапмады Шөреп белән якынлыкның Аның бертөсле шашынуы, онытылып кычкырып җибәрүе, хайвани хисенең алга чытуы, озаклап сөяргә, назларга иренүе. үзе турында гына кайгыртуы иркә үскән Ретинаның ачуын кигерә, саруын кайната. Нишләмәк кирәк, өлешеңә тигән көмешен, вакыт уздырырга, гомер итәргә барыбер кемдер кирәк бит Адәм баласы ялгызы яшәргә тиеш түгел. Ходай аны шундый итеп яраткан Шул ук вакытта Сәнгат вакчыл түгел, акчаның сукыр тиенен барлап утырмый. Аның белән ышанычлы, курыкмыйча йөрисең Теләсә кемнән яклый ала. Әти-әнисе булмаса соң. ү зләре генә яшәү яшь киленнәрнең и п е хыя ты түгелме? Аның гади балта остасы бу туы да начар түге i Ретина өстеплек итәр, үз кубызына биетер Тик арбага җитүне ашыкмыйча, җай тап. ип тән эшләргә кирәк булыр. Коты кызу, холкы дуамал, тәртәне ватып-сытып китүе бар. чыгыпР киттеп”ра уТЫрган Сания белән Фәрһад, ипле генә саубуллашып. .„ТИЗДг Н алаР өйл^шәләр. диде Әлфия. Мисхәт нсн аркасыннан _ 3 туйга чакырулы Өйрәнеп, күреп, үрнәк алып торуның зарары тимәс Чиратка язылыйкмы сон. батырым9 Әлфия җавап көтми Мәсьәләнең хәл ителеше аның үзеннән торганын аңлый ул. Минем фикерне сораганчы, үзегезнекен әйтергә кирәктер Зыялы кешеләр шулай эшли, дип ишеткән идем Мин бит гади эшче Кайларда хезмәт итәсез, дип белик? — Мебель цехында. Урындыклар вату буенча мач гер Гадилеге, әрсезлеге, хәтта үбешә белүе белән кыз күңеленә хуш килде егет. Кыскасы, ике яшьнең борчаклары пеште, бер-берсенә тәмам ияләшеп, үзләшеп беттеләр. Бер мәлне егет өйләнешү турында сүз катты. Ниятен кыз хуплады. Тик шунда көтелмәгән ике низагь килеп чыкты. Бәхетләре идәнгә төшкән бәллүр савыт кебек ватыла язды. Җәйге ялкау кичләрнең берсендә Шөреп Әлфияләр бүлмәсендә, үз бәясен белеп, хуҗаларча аякны аякка куеп, йокымсырап. Регинаны көтеп утырды. Гадәттә, алар шунда очрашалар да. егетнең яшел «Жигули»ена утырып, чыгып китәләр иде. Әлфия кухняда чәй әзерләп йөри. Шулвакыт бүлмәгә коңгырт-аксыл чәчле, яшел-күгелҗем күзле кыз килеп керде. Өстендәге тонык зәңгәр кыска күлмәге гәүдәсенең матурлыгын, биленең нечкәлеген, аякларының тиешле төзлеген ассызыклап, күрсәтеп, бизәп тора. Шөреп, күзләрен тутырып, кызга карады да, зиһенен, һушын югалткандай булды. Дөньяда егерме җиде ел яшәп, шундый матур җан иясен күргәне юк иде әле. Үзен бик иркен, хуҗаларча тотып, бүлмәгә узды, гади генә итеп: — Хәерле кич.—диде. Тагын елмайды, алсу бит очларында тычкан күзе чаклы гына чокырчыклар пәйда булды. Шөреп, йөрәге леп-леп типкәнне сизеп, телсез-өнсез калды. — Сез Регинаны көтәсезме? Ишеттем, ишеттем. Иптәш кызым өчен бик шат. Шөрепнең «бәлки сезне көтә торганмындыр, Регина белән безнең болай гына, эч пошканнан гына», дип ярып саласы килсә дә, берни әйтә алмады, теле әйләнмәде. Бераздан гына исемен атарга кирәклекне аңлады. Биючеләрдә кабул ителгән гадәт буенча, кыз тезләрен җиңелчә генә чүгеп: — Зөлфия,— диде. Шүрлектәге китапларын алып сумкасына салды да: «Ярый, исән булыгыз, уңышлар сезгә!»—дип, бүлмәдә тәмле хушбуй исе. исәренгән ирне калдырып, чыгып китте. Бу фани дөньяда үзенә гашыйк булган бәхетсез ирләр исемлегенә тагын бер бичараның өстәлүеннән хәбәрдар түгел иде Зөлфия. Аңа ни? Тилеләрне чәчеп үстермиләр. Регинаның тулы күкрәгенә талымсыз башын куеп йоклау бәхетенә ирешкәч тә. Шөреп Зөлфияне миеннән чыгарып ташлый алмый интекте. Билчән кебек ябышты, төшләренә кереп бимазалады, саташтырды, тилертте шайтан кыз. Ник күрде ул аны теге вакытта! Әле генә әнисенең сөтен туйганчы имгән кәҗә бәтие төсле, тулай торакның шыксыз бүлмәсенә сикеренә-сикеренә килеп кермәсә шунда. Аның дөньяда яшәве, һава сулавы, ипи ашавы турында Шөреп белмәгән дә булыр, кирәге юк, поты бер тиен иде. Хыялында ул пот белән ботны бутады. Күңеле булып китте кыска гына мизгелгә. Шашынып яратып йөргән Регинасы хәзер артык матур күренми, аякның нечкәлеген күкрәкнең муллыгы каплый алмый икән. Аның белән үбешкәндә дә, Зөлфия иреннәренең тәмен, ләззәтен тойгандай булды. Нәрсә дип тынып калдың?—диде Регина, тәмәкедән утырган калын тавыш белән. Тыелган уенда тотылган баладай. Шөреп югалып калып, җилкәләрен биетеп алды. Нәрсә дип җавап бирсен ул. Кибән өстендә яткан этнең кайгысы сөяктә икәнне әйтә алмый ич. — Нишләптер күңелсез булып китте.— Арзанлы ялганлауга башы җитте: -Әбине искә төшереп, аны сагынып куйдым әле. Регина усал гына елмаеп алды. Ул әтисеннән күзәтүчәнлеккә, вак- төякне хәтердә калдыруга һәм үҗәтлеккә өйрәнгән иде. Аралары күренеп суынмаса да. ефәк кортының читләшү җебен тукып ятканын сизенә иде ул. Сәбәбен дә белә: абзыйның күзе Зөлфиягә төшкән. Тулай торакка, дөресе бүлмәләренә. Шөреп анда утырганда кергәнен белә. Әлфия дә әйтте, үзе дә урамда очратты кызны, чыгып барганда. «Нәүмизләнме, СИНа Г әтеми У л барыбер Мин дә күбрәк әле сиңа».— дип әйтмәкче булды. Үзен-үзе кызганып куйды Тавыш чыгарды Син. хәшәрәт. Зөлфиягә өмсенеп йөрисенме9 Өстерәл артыннан. Квазимода кебек бөкерең чыкканчы. Маңгаеңда җиде йолдыз яндыра алсаң да. ул сиңа карамаячак Миңа да кирәгең юк. үләт' Шөреп зур авырлык белән араларындагы бозны эретүгә иреште, гафу үтенде, антлар эчте һәр хәбәр сунарчы пычагы кебек ике яклы була. Ьерәү өчен көенеч, икенче бер зат өчен сөенеч булырга мөмкин Зөлфия кияүгә чыккан икән шыпырт кына Инде күптәннән, ди. Чынлапмы? Кемгә? — Сиңа түгел инде - Миңа бик кирәге бар. Чәнчелеп китсен! Түзә алмады, барыбер соравын кабатлады - Кемне сайлады инде синең группадашың тормыш иптәше итеп9 Сәет исемле бер абзыйны Мафия башлыгы, ди Шөрепнең үкчәсе янды. Колаклары тонды. Гарьлектән тыны кысылды Зөлфия белән йоклау түгел, күрешү, үбешү турындагы хыяллары да чәлпәрәмә килде дигән сүз. «Кара син аны Паханны. нинди яшь кызны, гүзәл сынны кулга төшергән бит. Кеше өчен ясак түләп, төрмәләрдә черемәгән шул ул. Баеп яткан! Акча, байлык, һәр нәрсәне хәл итә. Кара «Волгамны күрүгә, кызларның күзе-башы агуланган балыкныкы төсле миңгерәүләнә» Зөлфиянең Сәетне чын күңелдән ярата алуына ышанычын меңнән бергә дә чыгармаган Шөреп кызны үзенчә жәлләп куйды Ихластан иде ул бу мизгелдә Икенче бер фикер килде башына «Зөлфияне күрен сөйләшеп карарга. Үзеннән шактый өлкән кеше белән йоклап йөрергә ризалашкач («кияүгә чыкты» диюләре Регина фантазияседер), бәлки. Сәнгатгән да баш тартмас Зөлфия белән җәһәннәм читенә чыгын китәргә. гомер буена колы булып, чәче белән идәгг себереп яшәргә, сакчы эт кебек янында ятарга риза Әлбәттә инде, кочаклашып йоклап туйганнан соң. Хыялый дөнья ләззәтендә йөзде Шөреп. Аяклары, хуҗаларын тыңламыйча, мәдәният институты янына алып килде Игенне әрәм иткән боз шикелле, күңеленә шом китереп сукты «Зөлфия урынына Регина килеп чыкса, сине каршы алам, берәрсе белән чуалмыйсынмы. дип котылып булырмы, мент кызы бик сизгер, хәйләкәр, мәче мыегы бар диярсең үзендә. Пахан сөйрәлчеген үлепләр яратса да. Регинадан колак кагу аның ниятенә керми һавадагы торнага ышанып •• Зөлфияне туры кигерү җиңел түгел икәнен дә белә Расписаниеләрне карап йөри алмый Бердән, аңламый, икенчедән, курка Шөрепнең үҗәтлеге үзенә җиткән иде Барыбер очратты аны Институт янында түгел, ә тулай торактан чыгып барганда. Дус кызлары янына кергән иде. күрәсең Шөреп ерактан таныды кызны Сокланып туя алмады Рәсемнән Төшкән, диярсең. Хур кызлары кебек матур Килешмәгән җире юк Кайда ясыйлар икән мондый чибәрләрне9 Йөрүен кара әле син аның, хан кызы диярсең! Башын горур тота, аркасы туры, гәүдәсе сәхнәдәге биюче һинд кызларыныкы төсле уйнап тора. Сүз катмыйча гына калган булса шунда Төрмә этлеге җиңде - Сәлам. Зөлфия, диде куып җитеп Кыз тавыш килгән якка борылып карады, күт нурын артык әрәм итмәде, танымады Ирләргә күтәрелеп карарга курка иде ул. Нәрсәдер өмет итеп, бәйләнә башлыйлар Ә бу әрсезе татарча исеме белән мөрәҗәгать игә Күргәнбелгән кешесе түгел буган Исәнмесез, диде дә. баруын дәвам ит ге Танымадыгыз бугай? Мин Егет исемен кем булуын шартлатып әйтмәкче иде лә. соңгы мизгелдә үзен тыеп кала алды «Мин Сәнгат Регинаның егете, сине яратам дин әйтсенме-’ Шахмат уенының нәтиҗәсе аллан билгеле булачак Фил белән фирзәне бутаган өчен аны бәйгедән төшереп калдырачаклар, бәреп чыгарачаклар». Мин . дип тотлыгып торды да бер тын белән әйтеп салды, озатып куярга рөхсәт сорамакчы идем. ~ _ Кыз мондый арзанлы сагызларны күп чәйнәп төкергән бугай. Югалып калмады: — Рәхмәт инде. Тик минем озатучым бар Гафу итегез. — Башка вакытта бер очрашсак? Зөлфия бәйләнчек ир ягына бик үк җылы булмаган карашын атты. Яшькелт яшен уты Шөрепне үтәли яндырып үтте. — Әнә теге кара машинаны күрәсезме? — Күрәм. диде Шөреп, әле берни дә аңламыйча. — Анда минем ирем утыра. Мин Сезне таныштыра алам. Сәнгат куркытылган ат кебек, бөтен көчен аягына төшерде. Шып туктады Паханның йодрык көчен ул хәтерли. Тозлап-борычлап сүгенәсе, матур артны авыр сүзләргә батырасы килсә дә, югалып калды. «Үкенерсең әле», дип кычкырып калудан узмады. Шөреп чирканчык үчен алу хыялы белән яшәсә дә, каргышы үзенә төште Хагы: бәхетсезлекләренең башы шул очрашудан тәгәрәп китте... 15 . выл «туе» онытылып та җилмәгән иде әле. Зөлфиянең әнисе Рәмзия ханым Казанга килеп төшмәсенме. Исәбе: араларны ачыклау, кияүне урынына утырту, кызны... Менә бу мәсьәләдә анык карары юк иде әле. Очрашулары болайрак булды. Ир белән яшь хатынның машинадан төшеп, кулга-кул тотынышып, чыркшыр көлешеп, өченче катка күтәрелеп барышлары иде. Тышкы ишек төбендә, аларны көтеп булса кирәк, урта яшьләрдәге бер хатын, әрле-бирле йөренеп тора. Кулында теге вакытта Зөлфияне поездга озаткандагы. Сәеткә таныш сумка. Кызның шатлыктан: «Әни. әни, нихәл, килдеңме?»—дип кычкырып җибәрүенә, сырпаланып куенына керүенә чаклы ук. хатынның нәкъ менә аларга мөнәсәбәте булырга тиешлеген шәйләп алган иде Сәет. Ишекне ачып, бүлмәгә үткән, чишенгән арада Сәет: «Өенә кертмәсә дә, үзе килгән, максаты ике генә булырга мөмкин: йә килешергә, йә кызны алып китәргә»,— дип фикерләп алды. Өстеннән курткасын салгач, ананың күп ягы белән Зөлфияне хәтерләтүенә игътибар итте хуҗа. Тик гәүдәсе тулырак, йөрүе салмак, аяклары идәнгә тия. — Ягез. бер дога кылыйк! Утырышып, битләрен сыпырган булдылар. Ана кеше йөзенә миһербансыз усаллык, явызлык чыгарырга, тавышына килешмәүчән кырыслык иңдерергә тырышып, «мин монда беркем түгел, вакытлы кеше» дигәндәй. артлы урындыкның кырыена гына гәүдәсен төртеп, башлам кәлимәсен тышка чыгарды. — Сезне кем диим инде? диде Сәет ягына бакмыйча гына. — Әни. Сәет була ул, минем ирем. Синнән сорамыйлар Тик тор! Исемемне Зөлфия дөрес әйтте. Сәет Сакманов булам мин, Рәмзия ханым. Ниятебез гомергә бергә булу. Рәсми язылышкан. Зөлфиянең туган авылында мулладан никах укыткан ир белән хатын инде без. Сез бердәнбер кызыгыздан качып киткәннәр дип, без шәригать кануннарын бозмадык. — Авылда бу сүзне бик кулланмасалар да. ханым дип дөрес әйттегез. Апа. булмаса әби дип башымны катырырсыз дип шикләнеп килгән идем. Безнең яшьләр бер чамадыр әле? Юк. әнкәй, син Сәеттән ике яшькә олырак Ана кырык өч. сина кырык биш. Икегез дә бер айда тугансыз Явыз арысланнар, р р р дип шәрехләп бирде Зөлфия, әнисен әле һаман шаярта, дип белеп Кызының аңлатмаларын колагына да элмичә. Рәмзия үзенекен тукуын белде: Минем кызым кебек кенә балаларыгыз да бардыр инде. Качып йөрмәсәгез. алимент та түлисездер. Оятсызнын. җәһәннәмгә керсә дә. йөзе кызармас, диләр. Әнисенең сүзне ваклап-саклап. инәләп-җепләп киеренке төстә алып баруыннан гаҗизләнә башлаган Зөлфия әле бу юлы да җавапны үзе бирергә итте. Әнкәй аның кызына унсигез яшь Уфада, әнисе, үги әтисе белән көй күрә. Фатиры бар. Институтның икенче курсында укый Ихтыяҗ булса, киләчәктә дә ярдәмнән ташламабыз. Иеме. Сәет? Кеше күзенә күренергә оят. дип. хатын әле җыерчыклары артык сизелмәгән куллары белән битен каплагандай булды һәм тагын да явызланып өстәде Хәрам мал түгелме бу бала сезгә? Ничек уйлыйсыз? Сәет, еллар дәвамында чарлаган тышкы битарафлык битлеген саклап. әүвәл шаяртырга көч тапты Берәүгә хәрам килешә, икенчегә хәләл дә килешми, диләрме але? Кызым, син дә тәүфыйксыз, оятсыз бала булып чыктың. Көтмәгән идем. Бу юлы инде Зөлфия матур куллары белән алсу биген каштан, күгел- җемяшькелт күзләренең суын тышка саркытты Сәет тә түзем тәкате бетеп, өлгергән кабак кебек шартлады Авылдан, кызның әти-әнисснә ачуы килеп, аларны бернинди әдәп, гадәт тәртәсенә сыймый торган, урта гасырлардагыча кыланышлары өчен гафу итә алмаган Сәетне Рәмзиянең, укытучы булып йөргән кешенең, кызын шулай рәнҗетүе тәмам чыгырыннан чыгарды. - Ничек әле сез газиз балагызны малга тиңли аласыз1 Минем хатынымны мыскылларга, рәнҗетергә кем хокук биргән сезгә? Мондый тонда сөйләшсәгез, бушатыгыз безнең квартираны! Сез өегезне бикләп качтыгыз, минем дә сезне куын чыгарырга тулы хакым бар Кунак ашы кара каршы булырга гиеш. Педагог әнисенең үзен базар хатыннарыдай тотуыннан гарьләнгән Зөлфиянең ояты битенә чыкгы. чигәләрен бәреп чыгардай бутын кан басымы күтәрелде, һәрвакыт җылы, дымсу иреннәре агачта тленен кал- гап көзге яфрактай калтырана баш шды Шулай да аның яшьлеге көчле, нервылары таушалмаган иде Дөньялыкта үзе өчен иң кадерле икс кеше арасында ул гына арадашчы була, икс арысланны ул гына килештерә ала ич Чит илдән гуманитар ярдәм килмәячәк. «Әни бик итагатьле кеше иде. аны әти кычыткан чын- чыт ы шулай боргычлап, котыртып җибәрт әтт Тиле» Әнкәй, җитте сиңа! Сәет, син дә кызма' Ана тәмам рольгә кереп беткән, бик теләсә дә. туктала алырлык түгел иде инде. Кызым, киен! Әтиең алып кайтырга кушты Сәет ятына борылып өстәде: Әдәпне, кияү диимме инде, базарда сатып а тын булмый Аның төбе яхшы гадәт Сездә, ничектер, белмим Безнең якта кышы башкодалар җибәреп, соратып алалар Ул теләсә кем урлап китә ала торган колхоз милке түгел. Бердәнбер кызыбыз Бүлмәдә үлем тынлыгы урнашты Кайсыдыр почмакка, киң карават яисә аксыл тышлы диван төбенә, бөтен бүлмәне үзенә сындырып горган көзге астындагы комодка яшерелгөн бомба хәзер шартларга, һәммәсен күккә очырырга т иеш иде Барысы да шуны көт те Өлкәннәр яшь кешегә үрнәк күрсәтә алмый интеккәндә, яшь җитег таушалмаган акыл ярдәмгә килде Зөлфия ирен килеп кочты ла «Бар матурым, теге бүлмәгә кереп, газеталар караштыр, әни юлдан, арыган, безнең Шәмәрдән поездында радиация көчле»,— дип. Сәетне икенче якка озатты. Кыз тәрбияви эшне ни рәвешле алып баргандыр, кистереп әйтүе кыен, әмма нәтиҗә озак көттермәде. Ярты сәгатьтән Сәетне ике ханым чәйгә чакырдылар. Шәһәр һавасының начарлыгы, поездларга бәянең артуы, пешекчеләрнең ипине сатуга чиле-пешле чыгаруы турында фикер алышканнан соң, ана кеше әйтеп куйды: - Гафу игәрсез инде Кыздырганда кыза торган гадәтем бар. Тигез гомер итегез. Кызым «миңа башка берәү дә кирәкми», дип торганда мин нишли алам инде. Әти кеше белән уртак тел таба алмабыз, ахры. Асылын ачыкламый аш бирмә, атасын белми кыз алма, дигәннәр дә, оныгы тугач, йөгереп килеп җитәр әле. иеме, Зөлфия.— дип кенә өстәп куйды Сәет. Чүмәлә өстенә куелган бастырыкка каршы килүче булмады. Әни. тагын берне эч әле. Балына сузыл, җимешен ал.— дип, Зөлфия әнисен кыставын белде. Ана ял итеп, иркенләп туарылып, өчне кунып китте кияве белән кызында. Зөлфиядән, «ничек итеп үзеңнән егерме бер яшькә олы. берничә тапкыр өйләнгән, балигъ балалы иргә кияүгә чыктың», дип сорасалар, тәгаен генә җавап бирә алмас иде Сәет, көчендә булса да. талчыкканлыгы сизелә, җыерчыклар муен, маңгай тирәсендә елгачыкларын сыза башлаганнар Ун елдан ни булыр?—дип сораган иде әнисе. Ун елдан аңа илле өч. ә миңа инде утыз икс булыр.— диде кыз. — Ә егерме елдан соң? — Ике дистә ел яшисе бармы, юкмы әле, әни. Миңа кырык ике, ә ана нибары алтмыш өч булыр. Тәрбиядә яшәгән ирләр алтмыш өчтә егетләр төсле керт-керт басып йөриләр. Кырык ике яшьтә бала табарга ярамый хатын-кызга. Картлык ишеккә шакый. Сәет әле мине ташлап, яшьрәккә өйләнеп, аны да туздырырга мөмкин. Җитди изеп өстәп куйды: - Әни. яратам мин аны, беләсеңме! Яше шут с ним инде. Атаң да миннән сигез яшькә олы. Аны бит мафия, диләр Казан Мафиясе башлыгы, узаман, диләр. Куркам синең өчен! Педта укучы Лилия Сәет турында юлбарыс, башкисәр, ике кесәсендә ике мылтык йөртә. Казан урамына танк белән генә чыга, дип, авыл халкына тагын әллә ниләр сөйләп бетергән икән. Ул көнләшүдән гайбәт тарату юлына баскан Сәет аңа «киттек», дип күз кысса, эчке ыштанын кияргә онытып, артыннан чыгып йөгерер иде әле. Әнием, беләсең килсә, мафия хәзер мактау сүзе ул. Булган, җитез, елгыр, тормышта үз урынын тапкан кешеләрне, берсе кызыгып, икенчесе көнләшеп, «мафия» дип атый. Ә Сәет мафия түгел. Язылышканчы документын карадым Чикләнгән җаваплылык белән эшләүче уртак предприятие директоры ул Мебель эшләп чыгаралар. Сораганнарга шулай аңлат Җан дусты Әлфия Сәетне хуплады, иптәш кызының сүз, абруй саклау, дип тилерү юлына басмыйча, ирнең өенә кайтып, бергә яшәп китүләренә дә уңай карады. Ялган әхлак. Кешедән оялу татар хатыннарына болай да ачылып китәргә ирек бирми. Әнә Ижау кызы Наташа ир-ат белән йоклап алуга ашау-эчү. тышка чыгу кебек гадәти бер шөгыль итеп кенә карый. Шуңар да ул һәрвакыт шат күңелле. «Икеле» алса да. исе китми Икенче-өченче кергәндә, барыбер уңай билге куя ич укытучы, ди. Минем үземә дә өлкән ирләр ошыйракдиде Әлфия кырт кисеп. — Ни өчен алай дисең? — Хатын-кыз тән ягыннан гына түгел, акыл сихәтеннән дә иртәрәк өлгерә, Яшьтәш егетләрнең күбесе боламык булып кала. Аңнары сыек Кызык түгел алар белән. Үз фикерләре юк. Башкаларны, урамны, кешедән отканны кабат лыйлар Мин сүзләрен бурычка алып сүгенгән егетләрне яратмыйм. Өлкәнрәкләр бу дәрәжәгә төшми Сүзләре дә саллы була Ахыр чиктә, дип дәвам итте Әлфия сүзен,— тормышны күбрәк белгән кеше йоклаганда өстеңнән төшкән юрганыңны өстенә ябарга мөмкин Салкын тимәсен, дип Ә яшьтәш? Тартып алып, үзен каплаячак! Әлфия, үзеңнең элеккеге романнарың турында Мисхәткә сөйләдеңме? Күңелен гупсага утырту өчен Зөлфиягә акыллы, өлгер дустының фикерен белү бик мөһим иде. — Мисхәт күлгә җәлпәк ташлар атып карады Янәсе, минем ирләр белән йоклаганым бармы? Шул юньсезне көтеп торган, ди. Соң? Мин җавап урынына булган бер хәлне сөйләп бирдем Өйләнергә җыенган бер егет олы яшьтәге күршесеннән сорый имеш. «Абый, абый сиңа кияүгә чыкканда, хытының кыз идеме9 Әйгә алмыйм шул. энем, ди теге, мин хатынны күрше авылдан алдым». Әрекмән колак Мисхәтем берни аңышмый калыр. — Ну, син даешь. Әлфия! Нигә шулай аны интектерәсең9 Нинди мәгънәдә, дустым? — Үзең белән янәшә салмыйсың? Әлфия, терекөмештәй җанлы күзләрен елтыратып, гади, аңлаешлы йомгак ясады. Өйләнгәч өлгерер. Юкса, күңеленә болай гына уҗым сугып йөрү уе керер. Мин аңа кияүгә чыгарга булдым! Әлфия белән сөйләшү Зөлфиягә көч өстәде, ышаныч бирде. Ул үзенең Сәет гәп башка затны шулай ярага алмаячагына инанды

 

Ахыры бар