Логотип Казан Утлары
Публицистика

САДРИ МАКСУДИ —ОЛУГЪ ГАЛИМ

Яхья Абдуллин, философия фәннәре докторы корылтайларының эшендә һәм алар кабул иткән документларны хәзерләүдә актив катнаша. 1917 елның азагында җыйнат тан Милли мәҗлестә милли идарә рәисе итеп сайлана 1918 елны большевистик хакимият тарафыннан татар милли хәрәкәте басты рылгач. ул чи! илгә китәргә мәҗбүр була Баш га Франциядә һәм Германиядә яши. Сорбоннада профессор дәрәҗәсе ала. төрки тарих буенча лекцияләр укый башлый Төрек революциясеннән сон С Максуди Төркиягә чакырыла һәм аның 30 елдан артык гомере икенче ватанына әйләнгән шушы илдә уза Биредә эшләу елларында ул яңа үсеш юлына баскан Төрек республикасында фәнни эзләнүләрне юлта салу буенча зур эш башкара Төркиядә хәзер дә эшләп килүче фән учрежде ниеләренен күбесе С Максуди катнашында оешкан Төркияю килеп урнашкан С. Максуди төрек революциясе җитәкчесе Кема.< Агатөрск белән якынлаша, аның киңәшчеләренең берсенә әйләнеп, ике мәртәбә Төркия парламенты (мәҗлесе) депутаты итеп сайлана. Торкия делегациясе әгъзасы буларак милләтләр лит асы эшеңдә катнаша Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Ауропа Советы төзелгәч С Максуди!а бу совет эшендә дә катнашу насыйп була 18 ел буена ул Анкара университетының юридик факультеты профессоры Вазыйфаларын башкара, ә 1943 елда Истанбул университетына чакырыла һәм шунда фәнни-педагогнк чичәнлеген дәвам иттер») Садри Максуди (1879—1957)— күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. сәясәтчесе. татар милли-азатлык хәрәкәтенең танылган вәкиле һәм аны рухландыручыларның берсе, зур галим, фикер иясе Бу олы шәхес Казан артында! ы Ташсу авылында (хәзерге Биектау районы) Нәҗметдин мулла гаиләсендә дөньяга килә Башлангыч белемне әтисеннән ала. Аннан Казанга килеп Галләмия мәдрәсәсендә, ә 1897 1901 елларда Казан укытучылар мәктәбендә укын 1902 -06 елларда Парижда, дөньякүләм танылган университетларның берсе - Сорбоннада укый, анда хокук һәм тел гыйлемнәрен өйрәнә Яшь белгеч 1906 елны ватанына әйләнеп кайга һәм актив ижгимагый-сәяси эш- чәнлсккә тартыла, милли хәрәкәтнең күренекле вәкиленә әйләиә. ике мәртәбә Дәү ләт Думасына сайлана, депутатлык мандатын төрки халыкларның хокукларын яклауга һәм патша самодержавиесенең колониаль сәясәте асылын ачып салуга файдалана Февраль революциясеннән соң төрки халыкларның. шул хисаптан үзенең туган халкының азатлыгы өчен көрәш мәйданына ташлана. давыллы 1917 елда узган мөселман 01\.ь га./им Садри Максуди. Садри Максуди — кин диапазонлы галим, анын хезмәтләрендә фәннең төрле тармаклары үзләренең чаг ылышын таба. Бездә булган мәгълүматларга караганда аның 17 китабы, ә фәнни җыентыкларда һәм журналларда фәннең төрле тармакларына кагылышлы күпсанлы мәкаләләре дөнья күрә. Беренче чиратта С. Максуди безнең күз алдыбызга хокук фәннәре өлкәсендә зур белгеч булып килеп баса Моны ул 1917 елны проектын үзе хәзерләгән Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мөхтәриаты турындагы низамнамәдә үк ачык күрсәтә Бу низамнамәдә Рәсәй төркиләренең хокуклары һәм таләпләре һәр яклап, халыкара хокук кануннарына туры китереп нигезләнә Парижда барган тынычлык конференциясенә кертелгән Рәсәй төрек-татарларының хокукый хәлен аңлаткан меморандумны хәзерләгәндә дә ул үзенең халыкара хокук нигезләре буенча зур белгеч булуын ачык күрсәтә һәм. ниһаять, анын фәнни хезмәтләре: С Максуди кулы белән язылган китапларның яртысыннан артыгы һәм фәнни мәкаләләрнең күбесе хокук гыйлеменә карыйлар. Бу хезмәтләрдә беренче чиратта хокук фәненең теоретик нигезләре һәм хокук тарихы мәсьәләләре яктыртыла. Мәсәлән аның «Хокук тарихы дәресләре» (1927), «Хокукның гомуми әсаслары» (1937), «Гомуми хокук тарихы» (1941), «Хокук фәлсәфәсе» (1946). «Теократик дәүләт вә секулярләшкән дәүләт» (1940) исемнәре белән дөнья күргән күләмле монографияләре шундыйлардан С Максудиның бу өлкәдәге фәнни тикшеренүләренең бер әһәмиятле ягы — ул төрки хокукны, аның чыганакларын, үсешен һәм юрки халыкларының яшәешендәге ролен өйрәнү һәм яктырту. 1925 елда ул Төркиядә ачылган хокук мәктәбендә әле мона кадәр фән буларак һичкайда өйрәнелмәгән төрек хокукы тарихын укыта башлый. 1928 елда аның «Төрек хокукы тарихы», 1947 елда «Төрек тарихы вә хокук» дигән монографияләре дөнья күрә. Безнең Татарстан җөмһүрияте хәзер дәүләт буларак үзенең мөстәкыйльлеген игълан итте. Мөстәкыйльлекне реаль чынбарлыкка әйләндерү өчен безгә милли яшәешебезнең хокукый нигезләрен һәрьяклап эшкәртергә, законлаштырырга кирәк Бу. һичшиксез, ныклы фәнни эзләнүләр таләп итә. Бу эзләнүләрдә С. Максудиның хокук фәненә кагылышлы хезмәтләре, беренче чиратта төрки хокук тарихына кагылышлы хезмәтләре мөһим роль уйный алалар Бу хезмәтләрне безгә хәзерге татар теленә тәрҗемә итеп бастыру турында уйланырга вакыт. Ә хокук әне өлкәсендә эшләүче галимнәребез, әгәр бу хезмәтләргә кичекмичә игътибар итсәләр, халкыбыз өчен байтак файдалы хокукый тәкъдимнәр кертә алырлар иде. С. Максуди үзен галим буларак таныткан фәннең икенчесе — тел гыйлеме Ул 1914 елны үзенең әдәби әсәре «Мәгыйшәт»нен икенче басмасына язылган кереш сүзендә ук милләтнең яшәешендә һәм тәрәкъкыятендә телнең нинди зур роль уйнавын ачык аңлап фикер йөртүче икәнлеген күрсәтә алды Соңыннан, Төркиягә барып урнашкач, ул яшь республикада телне, анын үсеш законнарын өйрәнү, төрек телен гадиләштерү һәм гамәлгә кую буенча зур эш башкарды. 1930 елда ул «Төрек теле өчен» исемле китабын бастырып чыгара. 1928 елда «Миллият» газетасы битләрендә аның «Лисан ислахы мәсьәләләре» дигән мәкаләләр тупланмасы дөнья күрә Ә 1948 елда «Җөмһүрият» газетасында «Тел ислахы вә тел җәмгыяте» исеме белән зур күләмле хезмәте басыла. Бу хезмәтләр Төркиядә тел гыйлеме үсешендә һәм телне халыкчанлаштыруда әһәмиятле роль уйныйлар. С Максудиның үзеннән өлеш керткән өченче фәнни юнәлеш —тарих. Париждан Анкарага килгәндә үк ул төркиләрнең тарихи үткәнен өйрәнүне юлга салу һәм тарихны пропагандалау бурычы куя. Шушы максатта ул Тарих академиясен төзү идеясен туктаусыз күтәреп тора Төркиядә хәзер дә яши торган «Тарих җәмгыяте» — С. Максудиның шушы тырышлыгы нәтиҗәсе. Максуди үзе дә тарих буенча фәндә яңа сүз булып яңгыраган хезмәтләр бастырып чыгара Аның тарихка кагылышлы хезмәтләре арасында беренче чиратта «Төрек тарихының чыганаклары» тупланмасында чыккан «Искетлар- сакалар» (1933). «Урта Азия төрек дәүләтләре» (1934), һәм инде телгә алынган «Төрек тарихы вә хокук» (1947) исемле китаплары игътибарга лаек Ул шулай ук фәнни җыентыкларда һәм журналларда уйгурлар, тогуз угызлар тарихына һәм Орхон язмаларын анализлауга кагылышлы тирән эчтәлекле мәкаләләр дә бастыра Төркиядә тарих фәненең формалашуы һәм үсешендә шулай ук аның тарих фәненең теоретик нигезләрен яктырткан мәкаләләре дә үзләренең рольләрен уйнадылар. 11 •* •’ ' I.*ри Максу in Iирән фикер йөртүче фәйләсүф-мөтәфәккир дә ■|>и «■ «соф—мыслитель) иде Фәлсәфи фикерләүче буларак. С Максудинын игъти- ■ш итүче авторлар да. милләткә кат ылышлы Сталин өйрәтмәләреннән арынып җигә алмыйлар Бу мөһим һәм кирәкле адымны атлау өчен милли мөнәсәбәтләрне яктыртуда марксизм тә- зенренә бирешмәгән авторларның хезмәтләре белән танышу мөһим роль уйнаячак С Максудинын әй телгән хезмәте шундыйлардан Сталин милләтне, билгеле булганча, соңиал-иктисади мөнәсәбәтләр үсеше нәтижәсендә туган ниндидер тарихи берлеккә кайтарып калдыра һәм теге яки бу милләтне хасыйль итүче халыкны, этносны бөтенләй читләтеп үтә. С. Максуди хезмәтендә исә милләт турында сүз барганда алгы планга нәкъ менә халык, кавем, этнос килеп баса. Анын өчен милләт билгеле бер кавем. Я1ъни этник берәмлек тәшкил итүче халык үсешенең югары баскычы Бу мәсьәләне тикшергәндә ул кавем-милләт төшенчәсе куллана. «Кавем-милләт исемен, дип яза ул үзенең хезмәтендә, без ыруг, кабиләләрнең бер дәүләт эчендә берләшүе нәтижәсендә туган этник бердәмлек рәвешендә күз алдыбызга китерәбез» Кавем һәм милләт тәгъбирләре арасындагы мөнәсәбәтне ачыклап С Максуди милләтнең ниндидер бер кавемнең үсеп җитүен күрсәтүче фактор икәнлегенә басым ясап үтә. «Тарихи вә сәяси үсеш нәтижәсендә формалашуы тәмамланган һәр кавем, дип яза ул.— милләттер» Ахырда автор «Кавем-милләт билгеле бер өлкәдә (территориядә) яшәгән, этнологик яктан бер тамырдан чыккан оймак вә кабиләләрнең иң куәт лесе җитәкчелегендә дәүләт булып берләшүе нәтижәсендә туган, бер телдә сөйләшүче, бер үк гореф-гадәтләр тотучы, бер үк дингә инанучы, үзенә хас милли характеры булган, бер-беренә теләктәшлектә торучы вә охшаш кешеләрнең зур төркемедер». дигән нәтиҗәгә килә Күренүенчә кавем-милләт төшенчәсе бер яктан милләтнең асылын, аның ни-нәрсә икәнлеген, ә икенче яктан тамырларын, килеп чыгышы ачып сала. С Максуди үзенең китабында кавем-милләт төшенчәсенә һәрьяклап анализ ясый, милләтләрнең формалашу һәм яшәеше шартларына җентекләп туктала. Җыеп кына әйткәндә бу шарт т үбәндәгеләргә кайтып калалар: 1 Милләтне тәшкил иткән индивидларның (фйрдләрнен) бер дәүләт эчендә яшәве; 2 Халык (нәфус); 3. Географик урын (территория). 4. Бәйсезлек; 5. Тел берлеге, 6. Горефгадәтләр берлеге; 7. Гомуми дини инанулар. 8. Милли характер. 9 Милләтнең күпчелегенең бер ырыктан. ягъни бер этник тамырдан булуы. Бу шартның җәмгысы милләт формалашуының нигезендә яталар, аның йөзен билгелиләр һәм милләт төшенчәсен ачык күзалларга мөмкинлек бирәләр. Милләтнең болай аңлау безгә дистәләгән еллар буе тукып киленгән милләт төшенчәсе басымыннан котылырга ярдәм итә. Инде әйтеп үткәнчә, С. Максуди өчен милләт билгеле бер халык, кавем, этнос. Милләт була алсын өчен ул сан ягыннан билгеле бер күләмдә, үзен саклый алырлык күләмдә, булырга тиеш. Шунын өстенә милләт булып оешучы халык массасы бер ырктан. ягъни бер этник тамырдан чыккан булырга тиеш. Ә «раса» төшенчәсе безнең әдәбиятта башлыча, кеше төркемнәренең бер-береннән тышкы кыяфәтләре (чәче һәм тән төсе, баш төзелеше. күзләре, буйлары һ 6.) ягыннан аерылуларының чагылышы рәвешендәрәк аңлатылып киленде. Бу— мәсьәләнең антрополик ягы. С Максуди да үзенең китабында раса төшенчәсенә бу җәһәттән тирән анализ ясый. Шунын белән бергә ул раса төшенчәсенә этнологик яктан да бик тирән анализ бирә. Милләт мәсьәләсен тикшергәндә автор «ырк» төшенчәсен нәкъ менә шушы этнологик мәгънәдә. ягъни кеше төркемнәренең этник тамырлары һәм нәсел-нәсәбе ягыннан куллана. «Ырк. дип яза ул.— билгеле бер нәсел үзлегенең чагылышыдыр». Милләтләрнең формалашуында менә шушы мәгънәдә кулланылган ыркнын роле бәхәссез. Милләтләр гадәттә теге яки бу дәүләт эчендә күпчелекне тәшкил иткән ырктан (кавемнән, нәселдән, кабиләләр төркеменнән) укмашалар. Милли мөнәсәбәтләр урнашуда Сталин теориясендә хәлиткеч рольне икътисади мөнәсәбәтләр уйный С Максуди фикеренчә дә инсаният тормышында икьтисади факторның роле мөһим булуы бәхәссез. Шул ук вакыт, дип хисаплый ул, кешелек җәмгыятенең яшәешендә икътисади фактордан башка да бик күп мадди вә рухи факторлар бар. Шундый мөһим факторларның берсе — дәүләт. С. Максуди фикеренчә, милләтләрнең формалашуында хәлиткеч рольне дәүләт уйный да. Милләтнең барлыкка килүендә, дип саный ул. милләтне тәшкил итүче массаларның озак заманнар буе бер дәүләт, бер үк хокукый кагыйдәләргә буйсынып яшәве кирәк Милләтләрнең оешып яшәве һәркайда билгеле бер дәүләт эчендә бара Ә дәүләт исә -индивидлар мәжбүри рәвештә буйсынырга тиешле хокукый тәртипләр урнаштырылу дигән сүз. Шушы хокукый тәртипләр теге яки бу дәүләт рамкаларында яшәгән массаларның бер милләт булып формалашуында хәлиткеч роль уйныйлар да. Милләтнең формалашуы һәм яшәешенең мөһим шартларыннан берсе тел берлеге Кешелек җәмгыятенең кабилә дәверендә ыруг вә оймакларның аралашу чаралары әле камил түгел Мондый беренчел телләрдә сүзләр аз. грамматика башлангыч чорны кичерә, аның кагыйдәләре камил түгелләр Шулай да бу заманда һәр оймакнын инде аерым теле бар Төрле оймакларга кергән кешеләр исә элек берберссн аңламыйлар Уртак тел фәкать озак вакытлар дәвамында бер дәүләт эчендә яшәү, аралашу, бер үк нәрсә күп мәртәбәләр кабатлану нәтижәсе буларак барлыкка килә «һәр милләтнең, дип яза автор, аралашу теле белән рухи халәте арасында ныклы бәйләнеш бар Чөнки аңлашуның нигезендә яткан тел берлеге — милләт булуынын иң мөһим өлешен тәшкил итә. Тарихтан күренгәнчә, кайда да булса, нинди дә булса бер милләт оешса, шунда ук билгеле бер милли тел дә күзәтелә Кайда да булса зур бер массаны эченә алган уртак тел барлыкка килсә, шунда билгеле бер милләт вә шул милләткә бәйлелек тойгысы белән яшәгән кешетәр дә булыр һәр милли телгә бәйләнешле рух та булыр Милләтләрнең милли телләренең яшәве милләт яшәвенең иң әһәмият те чарасы • С Максулиның бу искәрмәсе безнең милләт буларак киләчәгебез мәсьәләсендә катгый бер кисәтү буларак яңгырый Әгәр халкыбызның милли геле аны чолгап алган бүгенге богаулардан кыю рәвештә арындырылмаса. безнең милләт буларак киләчәгебез шикле Озак вакытлар буе бер дәүләт эчендә яшәү, шулай ук. кавем милләтләргә хас бердәм гореф-гадәтләр укмашуга да. милли характер һәм уртак милли рух барлыкка килүгә дә алып бара Ә милли рух. милли характер һәм милли гореф-гадәтләр милләт яшәешенең мөһим күрсәткечләре Күренүенчә, марксизмнан аермалы буларак. С. Максули концепциясендә милләт барлыкка килүнең хәлиткеч шарты капиталистик мөнәсәбәтләр барлыкка килүе түгел, ә милләт булып оешуга тартылган массаларның озак заманнар буе бер дәүләт булып яшәүләре. Шушы дәүләт рамкаларында кабиләләр милләт булып оеша, милли тел барлыкка килә, бердәм милли гореф-гадәтләр формалаша. милли характер чарлана һәм милли рух туа Шушы дәүләт рамкаларында, әлбәттә, социаль-икътисали мөнәсәбәтләр дә формалаша һәм үсә Милләтнең яшәешен болай аңлату аны «бары тарихи күренеш кенә» дигән аңлатмалар тырнагыннан арынырга мөмкинлек бирә Кавсм-милләтләр тарихның билгеле бер этабы белән генә бәйләнмәгәннәр. Алар инде бик борынгы дәверләрдә үк яшиләр һәм аларның формалашуы беренчел дәүләтләргә туры килә. Ә дәүләт нең барлыкка килүе исә сыйныфлар барлыкка килүенә бәйләнмәгән һәм аны бары сыйнфый сүз коралы гына дип аңлату урынсыз Дәүләт ул борынгы гореф-гадәтләр урынына индивидлар мәжбүри рәвештә буйсынырга тиешле хокукый тәртипләр урнаштырылу дигән сүз. Мондый тәртипләр исә кабиләчелектән чыгу дәверендә урнаша. Димәк дәүләтнең яшәве, шуның белән бергә милләтнең дә формалашуы бик борынгы, тарихка кадәрге дәверләргә барып тоташа. Милләтләрнең формалашуы инде беренчел дәүләтләрдә үк күзәтелә. Китапта кельт, герман, славян, төрек ырклары турында сүз кузгатыла С Максули аларны бик борынгы дәүләтләр эчендә аерым милләт тәшкил иткән массаларның таркалган өлешләре дип саный Милләт формалашуның һәм аның яшәешенең мөһим шартларыннан берсе өлкә берлеге, ягъни ул урнашкан географик урын Кавсм-милләтләр һәркайчан билгеле бер урында укмашалар һәм яшиләр Әмма бу гомуми кагыйдәгә сыймаган очраклар да күзәтелә Яһүд милләтенең, мәсәлән, гасырлар буе үзенең милли туфрагы да. дәүләте дә булмады Ул бөтен дөньяга тара пан хәлдә, төрле гәү ипләрдә бер ми i ют буларак яшәде Шул ук вакыт яһүхләр милләт булып формалашкан чакта. Давыт һәм Сөләйман' исемле хөкемдарлар таманында. аларның дәүләтләре дә. милли туфраклары да бар иде Яһүдләр дөньяның төрле почмакларына инде милләт булып формалашканнан сон таралдылар Бу анализга йомгак ясап. С Максу тн «ФорСадри МаксуЛи үзенеч щиляти бе.зан малашуы тәмамланган милләтнең миЛлияте өзлексез һәм ул киләчәктә дә милләт буларак саклана ала» дип күрсәтеп үтә. Димәк, дәүләтчелек, территория берлеге милләтнең формалашуы өчен хәлиткеч шарт булсалар да, инде формалашуы тәмамланган көчле рухлы милләт аларны югалткан тәкъдирдә дә үзен саклый ала. Бу күрсәтмә безнең милләтнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер йөрткәндә дә гаять зур әһәмияткә ия Безнең бабайлар да ерак үткән дәверләрдә Болгар дәүләте рамкаларында кавем-милләт булып формалашалар, дип әйтергә тулы нигез бар М. Зәкиевнен тикшеренүләре күрсәткәнчә, бу кавем-милләтнең нш ез ташлары Биарм дәүләте яшәгән чорларда ук салына. Алтын Урда чорында ул катлаулы үсен) дәвере кичерә. Ә Казан ханлыгында янәдән үз җирлегендә үсүен дәвам итә. Урыс хакимиятенә буйсындырылгач ул коточкыч җәбер-золымнар татый, таркала Хәзер татар Европа һәм Азиянең киң мәйданнарында таралып яши, төрле мәмләкәтләрдә урнашкан социал-икътисади. хокукый һәм сәяси тәртипләргә буйсынырга мәҗбүр Шулай да, татар кайда г ына булса да. шөкер, үзенең татарлыгын югалтмый, бөтен күңелен вә тойгыларын асыл ватанына бәйләп яши Бу безнең кайчандыр бик борынгы заманнарда милләт булып формалаша алуыбыз һәм шул вакыттан килгән милли тойгыны күңелләребездә саклавыбыз нәтиҗәсе Милләт формалашуның һәм яцгәешенең тагын бер үзенчәлеге дини инанулар Инде әйтеп кителгәнчә, кешелек тарихында динсез бер милләт тә юк Шулай да. милләтләрнең яшәешендә милли телнең барлыкка килүе белән дини инанулар барлыкка килү арасында аерма да күзәтелә. Милләтләрнең милли теле—бер милли казаныш һәм ул милләт белән бергә барлыкка килә Дини инанулар исә милли түгелләр. Аларның асылы, инсанның вә галәмнең барлыкка килүе һәм кешеләрнең җирдә башкарырга тиешле гамәлләре турындагы инануларның, ягъни диннәрнең, бер милләттән икенче милләткә күчкәне дә бар. Милли дине, ягъни үз милләте эчендә генә таралган дине булган милләтләр сирәктер. Әмма милли булса да, башка милләттән алынган булса да. дин милләтнең бер күрсәткече Француз милләтенең барлыкка килүендә католик дине, бүгенге төрек милләтенең барлыкка килүендә исламият мөһим бер фактор булдылар. Шул ук вакыт. С. Максуди искәрмә рәвешендә теге яки бу милләтнең булуы өчен дин берлеге зарури түгелдер, дип тә күрсәтеп үтә Бу уңайдан мисал рәвешендә шул ук французларны китерә. Милләтләре буенча алар, әлбәггә. французлар, әмма аларның бер өлеше католиклар, ә бер өлеше протестантлар Әмма бу каршылык француз милләтенең нигезенә зыян итми. Чөнки протестантлык француз милләте оешканнан соң барлыкка килгән. Шуңа охшашлы хәл безнең үзебезгә дә хас. Безнең милләтебез исламияткә инанучы бер милләт буларак барлыкка килә. Болгар дәүләте чорында ук инде без ислам тарафдарлары булып формалашабыз. Исламга тугрылыкны безнең милләтебез Алтын Урда чорында да. Казан ханлыгы чорында да саклый Хәзер безнең арада керәшеннәр бар. Бу катлам соңгы гасырлар күренеше, илебез урыс дәүләтенә буйсындырылгач хакимият тарафыннан үткәрелгән урыслаштыру сәясәте җимеше. һәм. ниһаять, милләтләр оешуның һәм үзләренең бөтенлекләрен саклый алуның тагы бер мөһим шарты — аларның бәйсезлеге. мөстәкыйль яши алулары. Милләт бәйсезлеген югалтса, аның бөтенлегенә дә зарар килә, ахыр чиктә инкыйразына да илтүе мөмкин. Безнең кебек мөстәкыйльлеген югалткан бер милләт өчен милләт яшәешенең бу факторы кисәтү буларак яңгырый. Моннан 440 елдан артык элек милли бәйсезлег ебезне югалту безне милләт буларак зур югалтуларга китерде. Әгәр киләчәктә дә үз язмышыбызны үз кулыбызга алмасак һәм «империя арбасына тагылган дегет чиләге» хәлендә кала бирсәк, милләт буларак безнен хәлебез бик мөшкел булачак. Кавемнең милләт дәрәҗәсенә ирешү һәм милләт буларак яшәү шартлары һәм гамәлләрен шулай һәр яклап анализлап чыкканнан соң. С Максуди милләт төшенчәсенә яңадан әйләнеп кайта. «Милләт,— дип яза ул. - үткәрелгән анализга йомгак ясап - ерак үткәндә, күп очракта тарихтан элгәре дәвердә ук билгеле бер урында дәүләт корып, шушы дәүләт эчендә озак вакытлар мөстәкыйль булып яшәп, үз составына кергән өлешләре каршылыклы тәэсирләр тойган хәлдә бер-берсе белән аралашып, бердәм гореф-гадәтләргә тугрылыклы булып бер телдә сөйләшүче индивидлар вә гаиләләрдән оешкан бәшәри массадыр». Кавем-милләтләрнең барлыкка килүе, яшәеше, аларның йөзен билгеләүче факторларны С Максуди шулай характерлый һәм аларны хакыйкый милләтләр дип атый Кавем-мнлләтләр, ягъни хакыйкый милләтләр белән бер рәттән аның фикеренчә. кешелек җәмгыятендә тарихи милләтләр дә очрый Хакыйкый милләтләр (кавеммилләтләр) белән тарихи милләтләр бер-берсеннән үтләрен барлыкка кигергән сәбәпләр, милли бәйләнеш нигезендә яткан факгортар һәм үзләренең состав өлешләре белән аерылалар. Бер нәселдән булган ыруг вә кабиләләрнең бер кавем-милләт булып оешуы нигезендә ихтыяри омтылыш яга. алар үз мәнфәгатьләрен яклау өчен үз ихтыярлары белән берләшәләр һәм бу ихтыяри омтылыш кавем-милләтләрпен формалашуына китер.. Тарихи милләтләр исә коч куллану, хаким төркемнәрнең башка кавемнәрдән булган төркемнәрне көч ярдәмендә буйсындыруы һәм йогуы нәтиҗәсендә оарлыкка киләләр Кавем-милләгләрдә кешеләр бербсрсс белән этник женләр бс юн б.шләнгоннәр Ә тарихи милләтләрдә аларны бер-бсрсенә бәйләүче фактор көч Кавем-милләтләр бер-берсенә якын торган оймак вә кабиләләрдән укмашалар Тарихи милләтләргә исә х:...1дый бер төрлелек зарури түгел Алар составына хакимлек итүче кавем милләт тарафыннан буйсындырылган төрле кавем-милләтләр керүе мөмкин Тарихи милләтләрнең мисалы итеп С. Максудн римләннәрне кигерә Бу милләт, дип күрсәтеп үтә ул. римлән булмаган һәм ул гелдә сөйләшмәгән күп кенә кавем вә милләтләрне буйсындыру нәтиҗәсендә барлыкка кнлде. Тарихи милләтләр башлыча империяләргә хас күренеш Аларның барлыкка килүе вә яшәве, чыннан да. билгеле бер тарихи шартлар белән бәйле Соңгы вакытта матбугат битләрендә милләг мәсьәләсен >гник асылыннан аерып, тарихи милләтләргә хас төшенчәләргә таянып аңлатырга омтылып күтә- тслә Менә Казандагы «Согласие» төркеменең теоретигы В Би гяевнеңб. мәсьәләгә кагылышлы фикере «В мире с XVIII века, дип яза у .т. нацией называется нс этнос (татары, русские, баски), а все население (согражданег во)" («Советская Татария». 1992, 28 май). Мондый фәлсәфә бары империяче л сәясәтнен. милли- ләрнс өстенлек итүче бер милләткә буйсындыру, аның казанында третей бетерүгә булган омтылышның чагылышы В Беляев теориясен мнллн мян.геәбәтләрнең нигезе игеп алынган тәкъдирдә. Россия Федерациясендә, мәсәлән, татар да. чуаш та, башкорт та юк һәм була да алмын Монда бары бер Россия .милләте генә, россияннар гына яши Тарихи милләтләр кешелекнең нормаль үсешеннән гайпылыш буларак күзәтелә Кешелекнең нормаль үсеш процессы исә канем ми г ьи р формалашуга китерә Болар хакыйкый милләтләр Алар ыруг ч.слд.ш нәселгә күчүе н бәйләнгән рухи бер ха гәттер». дгш күрсәтеп үтә Шуның осгенә бу рухи милләтне тәшкил итүче бөтен индивидларны колачлаганлыктан шә.хен бу гулан биг р ә коллектив оер гонгы рәвешендә яши Индивид гарда милләткә бәйлелек хисенең, мнллняг юш ысының '’.'•ы. көчәюе. тирәнәюе вә бөтен милләт эчендә таралуы, дтш хисаплый < Макнули, милләтнеп формалашып мәйданга килүенең психологик нәтиҗәләреннән берсе Бу тойгы нәселчәнлек кануннары нигезендә милләг эчендә гуктаусы. ку.мләнә бара һәм милләтнең милләг буларак яшәешен тәэмин игүдә, аны башка милләтләр арасында эреп юкка чыгудан саклауда хәлиткеч роль уйный. Ниндидер сәбәпләр аркасында шәхесләрне милләт итеп берләштерә торган бу җепнең өзелүе — булган милләтне әкренләп юк итә. Миллият тойгысы беренче чиратта теге яки бу милләткә караган кешеләрнең үзләренең милли тарихларына, миллиятнең үткәндәге уңышларына яки бәхстсез- лекләренә мөкатдәс бер нәрсә итеп караулары рәвешендә күзгә ташлана. Милли- ятчс инсан милләтнең тарихта ялтыраган дәверләрен, уңыш китергән заманнарын горурлык вә зур канәгатьләнү хисе белән искә алса, караңгылык чорлары, бәхетсезлек вә газап кичергән заманнар исә анда кайгы хисе уята. Милләтләрнең үз үткәннәренә багланганлыклары, аларның үз милли мәдәниятләренә, телләренә, д«ннәренә. милли аңнарына, милләтнең олы затларына вә каһарманнарына хөрмәт рәвешендә күренә Шулай да миллият тойгысы фәкать милләтнең үткәндәге язмышына бәйле рәвештә генә күзәтелми. Ул индивидларның милләтнең киләчәге күз алдына тотып кылган гамәлләрендә һәм фикерләрендә дә үзенең чагылышын таба. Миллият тойгысының болай киләчәккә булган юнәлеше сәяси яктан мөстәкыйль булган милләтләрдә киләчәктә дә мөстәкыйль булып яшәү теләгендә, ә бәйсез- лекләрен югалткан милләтләрдә исә бәйсезлекне яңадан торгызуга булган эш- гамәлләрендә үзенең чагылышын таба. Бу ике халәттә булган милләт тә, дип саный С. Максуди үз ватанында үз телендә сөйләшеп, үз гореф-гадәтләренә таянып яшәүгә, мәдәният вә цивилизация җәһәтеннән алга бару теләге вә карашын даими үстерү өмидендә булырлар. Миллият тойгысының ачылуы, үсүе вә камиллеккә ирешүе шушы киләчәккә омтылган теләк вә максат аркасындадыр. Дймәк безнең дә киләчәктә милләт булып яши һәм үсә алуыбыз бездәге миллият тойгысының камилләшә, үткенләнә һәм үсә баруы белән турыдан-туры бәйләнгән Без бары үзебезнең үткәнебездән сабак алып, милләтебезнең ихтыяҗларын тоёп, аның киләчәген кайгыртып һәм бөтен сәләтебезне шушы киләчәкне күз алдында тотып эш итсәк кенә милләтебезнең башка халыклар белән бер сафта алга баруына ирешә алачакбыз. Милләтчелек мәсьәләсе. Милли тойгы белән бәйле рәвештә С Максуди мийләтчелек турында да сүз алып бара. Соңгы берничә дистә ел дәвамында безнең әдәбиятта хакимлек итүче коммунистик идеология басымы астында милләтчелеккә (С. Максуди аны «миллиятчелек» дип атый) кара мөһер сугып килен- де Ул шовинизм белән тәңгәлләштерелде һәм антигуманистик характерда булган бер идеологик юнәлеш рәвешендә тасвирланды. С. Максуди фикеренчә, миллиятчелек шовинизм кебек идеологик юнәлешләрдән ерак тора. Ул милләтнең яшәешеннән туган гадәти бер күренеш, милли тойгының гамәли чагылышы. «Милләтләрнең яшәүгә омтылышы вә ихтыяры.— дип яза С. Максуди.—«.миллият тойгысы» яки «миллиятчелек» дип атала.» Милләтчелекнең мөһим принципларыннан берсе, үз милләтең һәм аның киләчәге өчен тырышу, бу юлда фидакарьлек күрсәтү, милләтеңнең үз җирлегендә вә үз инсаннарына таянып калкып чыгуы өчен көрәш алып бару. Милләтчелек башка милләтләрне буйсындыру яки җәберләүне һич кенә дә күз алдында тотмый Аның асылы бары үз милләтеңнең кайгысын, аның киләчәген кайгырту, аның теле, мәдәнияте турында уйлап эш итү. аның киләчәге өчен тырышлык күрсәтү, үз милләтеңнең киләчәктә дә милләт буларак яшәешен тәэмин итү, аны башка милләтләр арасында эреп юкка чыгудан саклау. «Милләтче инсан,— дип басым ясый автор, үз милләтенең тарихта ялтыраган дәверләрен. уңыш китергән заманнарын горурлык вә зур канәгатьләнү хисе белән искә алыр Караңгылык чорлары, бәхетсезлек вә газап кичергән заманнар исә анда кайгы уятыр» Миллиятче инсан, С. Максуди фикеренчә. бетмәс төкәнмәс мәгънәви байлыкларга ия булган рухи камил һәм бәхетле бер инсандыр. Ә милли хистән вә милли изгелектән мәхрүм калган инсан исә. рухи яктан фәкыйрь бер мескеггдер Милләтчелекнең нигезендә кайбер авторлар раслаганча, башка милләтләрне буйсындыруга һәм җәберләүгә юнәлдерелгән шовинистик омтылыш ятмый. Киресенчә, дип яза С. Максуди. миллиятчелек хисе милли җәбер-золымга каршы протест рәвешендә үсә вә ныгый. Теге яки бу милләт тарихта ни кадәр еш кайгы вә газаплы дәверләр кичергән булса, башка милләтләрнең һөҗүменә, золымына вә изүенә никадәр күп дучар ителсә, шул нисбәттә ук аның уллары вә кызлары үз милләтенә багланган булырлар, шул нисбәттә үк миллиятче дә булырлар Милләтләрнең тарихта кичергән фәлакәтләре, алар өстенә төшкән җәбер, золым вә хаксызльгклар, аларның үз бәйсезлекләре өчен алып барган көрәшләре вә фидакарьлекләре милли хисләре үсүгә этәргеч Вазыйфасын үтәгәннәр Бу факторларны С. Максу ди милли лиспе гуэтл-лис; 5ее- зр» дип атый һәм мисал рәвешендә полякларны һәм яһүд мрне »-и..!> ,о булмавын басым яса? күрс.нсп үтә «Бүгенге МИЛЛНЯТЧе. ДИ ул су ICH Йомтаклл МИ 1 ТИ a.i'Oi. вә '• ■ ч 1 Г вә ия | | шовинизмнан ерак тортан. әмма шул ук вакыт рациональ. тәнле Һ-М аек акылга нигезләш ән милли хискә бирелгән инсандыр» Ул социаль һәм психо логик әсаста pi а таянып эш итә. кеше канын тикшерү белән лә шөгыльләнми. баш сөягенең шәкеле белән дә кызыксынмый Бүгентс ми т-т« икнем г«»п кителе билгеле бер милләткә бәйлелек хисе Шул ук вакыт ннн m ер ««KICK И ЬЧ идеясен до. милләт эчендә ниндидер өстен шәхес яки ;»-рксм сыйныф) 1 ;х . л т ли. Менә аларнын кайберләре Миладидан 17 гасыр иск Мни рта бәреп ксргән һискос кавеме белән Фива фиртәвеннәренең озакка су 1Ы > . ми ырлыларда миллият хисе көчәюнен ачык мисалы иде Яки мен- Me. i 1 !миядә миладидан 40 гасыр элек яшәгән туран кавемнәреннән бу пай номерлар • \ тән семит кавемнәреннән саналган акадларның бертуктаусыз көрәше Бу очрак.а да әйтелгән аяусыз көрәшне рухландырып торучы миллиятчелек хисе булды Троя сугышларының да безнен трата кл.чр V т.ныр.тати теч.шн if \ : ч ир'»< 'ызар арасындагы бәрелешләрнең дә. Рим-Карфатси < м ыш ырынын та нш е н-н т ■ милли каршылыклар ятты һәм а тарный IT I Mi'. ■■■ .. . • ■ .1 . . ' pu гасырлардан ю вакытында французларның i л әрнеп дә яу кырында күрсәткән фидакарьлекләре ми т ти хиснең ннн.ти көчкә ия икәнлеген ачык күрсәтте Димәк, милли хис. милләтчелек тарихта милләтләрнең үз-ү « төрен саклауларында хәлиткеч роль уйнады Әмма инсаниятнең яшәешендә анын роле моның белән генә чикләнми. Аерым шәхесләр өчен лә. милләтләр өчен дә милләтчелек хант илек галәмәте дә. яшәүгә сәләт галәмәте да. тарихи үсеш галәмәте дә «Миллият тойгысы, миллиятчелек. дип яза автор, яшәү сәләтен саклый тортан. милләтләрнең рухларын тулыландырып торучы бер хис бу.наны кебек, тарихи вакыйгаларга да юнәтеш бирә тортан бер башлангыч > Ул милләтләрнең тормышында бөек роль уйнаучы зур тәэсирле вә динамик бер мәгънәви куәт гер «Милли аң. миллиятчелек милләтләр өчен иң тәэсирле үсеш вә камилләшү гамәле тәрөкъкыят гамәле, хәятилек гамәле вә тараитиясе - Совет хакимияте ныгыгач, милләт мәнфәгатьләрен яклап »ш иткән тагар интеллигенциясенең башка вәкил тәре кебек үк. I а три Максуде •• м.н тирен уку-өйрәнү түгел, хәтта исемен дә телгә алырга ярамады Анын ми т т.н »ай! ьк ын кайгыртып Дәүләт думасында сөйләгән кайнар нотыклары һәм я -ши >ы м-.калә- ләре басылган тотит-журнал.тар ябык архивларның яшерен фон ■ >арын.ы бикләнеп ТОТЫЛДЫ, ә чиг илләрдәге эшчәнлете һәм анда язылган хезмәтләре гимер пәрдә атна үтеп илгә керә алмады С Максуди иҗатының кыйммәтле җимешләре, а тарда бәян итезтән фикерләр. халкыбышьш милләт буларак яши a.iv. •• .•■ oapi. ң ».•).> . » \ керкәй өлеш безнең олы әһәмияткә ия буттан мн i ти мирасыбыз Хәзер ми i ти М.Ч ТӘ- кыйльлегсбе-т өчен яна көрәш җәелү шартларында. б\ мирас хаткыбыэнын хәтерендә яштдан кабыныр! а һәм анын күттсл түрсна.» үзенең ысмы урынын алырга тиеш Бу милли тнны уятудт кар . чк- ми ти «мйсезтек өчен көрәш туплауда үзенең моһнм ролен уйный алачак Максатк.1 трапу.ш матди бәйссзлсккә баруда эзлеклелек саклау өчен бс. ми-.in сыйбт.  күр сәтердәй идеолотиягә мохтажбыэ Садри Максуди мирасы < ч ндеоютнянсн эчтәлеген һәм анын юна тешен билгеләүдә мөһим чыганак була a I.I