Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘРНҮЛӘРЕ ДӘ ЯКТЫ

Әдипләрне мин Ходайдан бирелгән сәләтләренә карап аерудан тыш. үзем өчен генә ике зур груһка бүлеп карыйм: берәүләр үз иҗатын яшәүгә ярдәм чарасы итеп көн итә. икенчеләре исә — яшәү рәвешенә әверелдерә Кайсы төре өстенрәктер, кайсы оты- шсызрактыр. бу очракта сүз ул хакта түгел чөнки беренчеләр әдәби шедеврлар тудырып, икенчеләре- нең уртакул әсәрләр белән генә дә канәгатьләнүе бик мөмкин ләбаса Бу — сәләт-талант эше Әмма, иманым камил, беренче төркемгә керүчеләр үз иҗатларына яшәү рәвеше, дип карасалар, әдәбиятыбызга керткән өлешләре чагыштырыргысыз зуррак булыр иде. Шуңа күрә, мин үзем шәхсән икенчеләрдән көнләшәм — иҗат ләззәтен андыйлар көчлерәк тоя. Ләкин, ул вакытта, авырлыкларны да кыенрак кичерә алар дөньянын бөтен яме —иҗатларында ич! Фаяз Дунай дигән намны ишетүгә, күз алдына шундук икенче груһ язучылары килеп баса әдәбият тан башка яшәүне үлемгә тиң санаучыларның иң- ин үҗәтлесе ул, дисәк тә ялгышмабыздыр, мөгаен Әсәрләре белән бергә сөенә- шатлана. әсәрләре белән бергә яна-көя Шунлыктан ул кайчак хәтта үз хыялында гудырган каһарманнарын тормыштагы реаль кешеләрдән аерып карый да алмый кебек Бәхете дә, кайгысы да бергә аралашкан. Тик бер үзгәлеге бар аның иҗат бәхете сагышлы, иҗат кайгысы — якты нурлы. Шушы үзенчәлеге аны уңыштан башы әйләнүдән һәм унышсызлыктан абынып, сөрлегүдән коткарып килә. Ни аяныч, иҗади уңышлары да. ялгышлары да аның үзеннән генә торса иде! Фикеремне ачыклар өчен бер генә гыйбрәтле мисал китереп үтим Шигырьләр- поэмалар. хикәяләр-нәсерләр иҗат итә-итә борынын берничә тапкыр канаткан гынгысыз җанлы Фаяз Дунай 1970 (!) елда «Сөюнең сынаулары бар» дигән драма «язып ташлый» Театр әһелләре аны ачык йөз белән каршы алалар: берьюлы ике 1атар театры — Әлмәт һәм Минзәлә театрлары җиң сызганып ул әсәрне сәхнәләштерергә керешә һәм — Антипартийный нәмәрсә язгансың! Син КамАЗ төзелүен яз Язмыйсын икән — пеняй на себя Фаяз Дунай пьесасында Сталин-Ежов-Вышинский-Берияләрне начар яктан селгә алган — «антипартийныйлыгы» шул икән. Икенче мәртәбә «авызын пешергән» әсәре белән драматургны 1985 елда талпындырып куялар- драматургларның Казанда үткәрелгән Бөтенсоюз семинарында була ул хәл. Мәскәүдән. Ленинградтан килгән «киң маңгайлы олпат» тәнкыйтьчеләр һәм драматурглар Фаяз Дунайның пьесасын күкләргә чөеп, үтереп мактыйлар Качалов театрының ул вакыттагы баш режиссеры (кунаклар мактамаса. ул әсәргә борылып та карамас иде. әлбәттә!) шундук, үзем куям, дип пьесаны алып китә һәм., «эш» шундук өлкә комитетында кабат «аталарча кайгырту» белән төгәлләнә: Ул режиссерның кыйбласы юк! Без аның үзен эшеннән куарга торабыз. Уңай герой турында яз Ә синең героең—төрмәдә утырып чыккан карак! КамАЗ- да син язарлык яхшы эшчеләр беткәнмени?! Шулай да. Фаяз Дунайның «әрнүләре» дә якты: ул беркайчан үзенең иҗат язмышыннан зарланмас, рәнҗеттеләр, дип шикаять белән йөрмәс, һаман әдәбият дөньясында бөтен жанынсәләтен биреп кайнашыр Шатлыклы уңышлар сина, каләмдәшебе