Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин бит мондый түгел идем

Усалландым.. Тешлә дисәм, өтеп алам. Куяннан да куркак малай Бүре булып җитте тәмам Мин бит мондый түгел идем Ялганлашам Шома булгач, шуа үтә (Остарганнар өскә үрли. Тәҗрибәсез —Себер китә ) Мин бит мондый түгел идем Борсаланмыйм Нигә өсте килми түбән Бәхет өчен җитмимени Бөтен булса шәхси түбәң? Мин бит мондый түгел идем Куркынычтыр Усал сорау булгач телдә. Кеше булу иде теләк. Ник үзгәрдем, гаеп кемдә? Болакта Асфальт вагын җирне бораулыйлар Ни бар анда? Нинди катламнар? Аска төшеп юллар төзү өчен. Барсын белү кирәк атламлап. Чама белән әйтеп биреп була Бу тирәдә ниләр ятканын Татар сөягедер катлыкатлы. Бө1еннәре. турап атканы Балчыгы да кызыл төстәрәктер. Ул кадәр кан атып бетәрме* Бу турлардан, метро залларыннан. Тыныч кына ничек үтәрмен” Кемдә гаеп? Асфальт ватып, җирне тикшерәләр, Казан уртасында, Болакта. Ташка тигән борау тавышыдай, Тарих ыңгыраша колакта Рәхмәт, халкым! Горурлыгым шактый арта төште, Баргач быел Болгар иченә. Рәхмәт, халкым! Яуда кулга төшсә, Тимәгәнсең колның диненә. Чиркәү сүтеп мәчет кормагансың, Көлмәгәнсең айны үптереп. Аңлагансың—күңел кол булалмый! Үзгәралмый тәүбә китереп. Богауларны өзеп чәлпәрәмә. Очып китәргә ул сәләтле. Буйсынуны белмәс халык рухы Мәңгелектер шушы сәбәпле. Кире кайтып яңа буыннарга, Ул иреккә әйдәп торачак. Гасырларны үтеп, киләчәктә Үз дәвамын эзләп табачак! Шушы хакыйкатьне аңлагансың, Киресенчә булса, каргарлар. Булдыралмас идем мин дә бүген Кешеләргә туры карарга... Күрешәм ике куллап Кинә саклый торган халыклар бар, Тарих белә андый хәлләрне. Уң кулын ул суза күрешергә, Сул кулында тота хәнҗәрен. Бабаларым күрше-күлән белән Соңгы кабымлыгын бүлешкән; Шикләнергә урын калдырмаган. Ике кулы белән күрешкән. Бар дөньяга үрнәк ул гадәтне һичвакытта ташлау килешмәс. Эчкерсезлек нуры сибеп яшәр. Сыңар куллап татар күрешмәс... Күрешмәс! Бар да исәптә Чит-читләре көйгән байрак төсле, Татарстан, Синең харита. Безгә килеп җиткән нәни кисәк Янып, теткәләнеп тарих га. Олы җәймә кебек вакытлары Булган. Утлар ана төрткәннәр Кечерәйгәч, комсыз бер дәүләтнең Кулъяулыгы итеп йөрткәннәр. Башъяулыгы биг ул. ашъяулыгы! Зур милләтнең күңел бизәге! Янган байрак көлләрен дә җыеп Үлчәр әле тарих бизмәне Мүкләкләр илендә Кәеф-сафа корып яши торгач. Кимеп куйса казна акчалары. Бәрәкәтле Казан якларына Килеп чыга Мәскәү патшалары Ничек болар? Тиеш ясакларын Вакытында түләп баралармы9 Бик тә сөзгәк иде бабалары Үзгәрмәде микән балалары? Ә балалар күптән... мүкләк сыер. Мөгез урыннары яндырылган. Карашыннан куркып, дер калтырап Тора торган итеп калдырылган. Кирәк дисәң, илгеп бирәчәкләр Үзен, кызын, улын, туганнарын Агызалар алып байлыкларның Җир астында хәтта булганнарын. Тынычланып китә «атакайлар» Килер җире иркен мөлкәтләрнең! ...Исәнлеген бирсен илен сатып Көн күрүче өркәк мүкләкләрнең.. Көнләшерлек булган Ары чапкан, бире чапкан. Өчкә алган, бишкә саткан. Күмер баткан, алтын тапкан. Дүртәр-бишәр хатын г откан Иле булган, дене булган. Горур саны, даны булган Безнең белән чагыштырсаң. Ким дигәндә даһи булган! Кызыккан да... әтрәкәләм Килеп тулган төрле яктан. Дошманга ни әле үзем Шул Та тардан көнләп ятам Көтү чираты Томан мендәренә башын салып Йоклап яга г аулар арасы Мал көтәргә чират җитте безгә, Чыклар ярып шунда барасы. Тургайлары сайрап каршы алыр, Суырлары кабар сыбызгы; Йомраннары басып карап калыр Кай төбәккә барасыбызны. Кояш чьи ар. талгын җил кузгалыр, Томан мендәр эреп таралыр; «Әби чәче» китәр дулкынланып. Төшеп калган төсле тарагы. Керт-керт итеп маллар утлый башлар. Сискәнерләр каты сөйләшсәң; Вакыт туктап калган кебек булыр. Тау башына менеп чүмәшсәң. Онытылыр дөнья мәшәкате, Телефоннар дәшмәс чырылдап. Мәңге канәгать була белмәгән Түрәләре йөрмәс ырылдап. Сәхрәләрне чыгып күрә алмый Күпме гомер безнең жәл үтә. Тизрәк җитсен иде шушы чират. Тән арса да, җаның ял итә.. Үзгәрер ул Елама син. чиста намус. Чәбәләнмә, гарьчел вөҗдан. Оятсызлар әйгсәләр дә: — Сезнең абруй, диеп, тузган. Хафаланма, керсез хыял. Өзгәләнмә, нечкә бәгырь Бәргәләнмә, юка күңел. Ватылырсың, син бит — бәллүр. Белеп торам. Сездән башка Кеше рухы черер, азар Сез бит ваклап сатылмыйсыз... Таралыр бу кыргый базар! Бәхетлерәк микән әллә Бу дөньядан киткәннәр. Сират күперләрен узып Гадел хөкем үткәннәр? Шулай уйлап куям кайчак Күңелгә шом кергәндә. .. Мескеннәрнең иман сатып Җан саклавын күргәндә... Гафу итмәс Катнаш никах арта барган саен Урыс «баҗай» үрчи, шәбәя. Бездә генә бетә, юкка чыга Гасырлардан килгән шәҗәрә. «Насыйп эше».— диеп әйтсәләр дә. Нә табигый, сына тәһарәт. Дөньялыкта тату яшәсәң дә. Икеңә бит ике зиярат. Кем фатиха бирә белә торып? Уртак юл бит сына, өзелә. ...Ни оятың җитеп күренерсең, Көне җиткәч. Тәңре күзенә. Чибәрләр язмышы Синең чибәрлегең, бүлеп булса, Җитмеш кызга таман булырлык Падишаһлар килеп башын ияр Керфек сирпел бирсәң боерык. Синдәйләрнең янIьлек-дәрәҗәле. Тәкъдим күпкә башың әйләнер. Ишегеңнән куып чыгарганнар Тәрәзәңнән кереп бәйләнер. Җитмеш кыздан калыр... ялгыз хатын. Рәхим-шәфкать көтмә ир-аттан. Таралырлар. Якын килә алмый Өзгәләнер чынлап яраткан. Үкенерсең соңгы чиктә генә Бәхетеңне күрми киткәнгә. Чибәрләрнең күзе төс аермый, Сөйлим, сеңлем, баштан үткәнгә. Лачын кебек кыю чагым Үткән инде, үткән «Кош-корт» күрсәм чаяланып Томырылмыйм күптән «Җиләк» чүпләп йөргән еллар Киткән инде киткән. Җиләк тәме йогып калган Иреннәрем кипкән. Сызланма, җан1 Бер гомергә Җиткән инде җиткән. Бар булганын кабул кылсын. Шуны сорыйм Күктән Син... Кичә генә кызыл идең, Бүген инде яшелсең. Хамелеон кәлтә сыман Гел үзгәреп яшисең. Шәмаилләр сатып алдың. Кигән булдың түбәтәй. Эчтәлеген белмәсәң дә. Иренең дога тибрәтә. Тәхет саклап, вөҗдан таплау Синдәйләргә үз нәрсә. Тәре дә тагарсың әле Заманалар үзгәрсә... Хак шулай Актүбәнең аккош төсле. Ак күлмәкле чибәре. Хәлсезләнгән уйларыма Канат куеп җибәрде. Борчылма син, абый,— диде,— Кайтуыңны көтәрмен. Синдә әле сөю дәрте Күп елларга җитәрлек Оныттым да уйларымны, Кушылдым ул көлгәнгә. Ялган сүз дә ышандыра, Ышанасың килгәндә... Сирәк бәхет Буй булса да, акыл Шәрифләрең, Биләүнеке әле, биләүнеке. Үсмер чакның татлы бер өмете — Берәүнеке генә булу, Берәүнеке! Тормыш итү шул ук сират кичү. Гамәл-кануннары бүренеке. Сирәк бәхет икән яши алу Берәүнеке генә булып, Берәүнеке... Картлык килә уйланулар чоры... Тоярлар да рухи бердәмлекне. Фәрештәләр йөртер иңнәрендә Берәүнеке генә булсаң, Бе-рәү-неке!