ҖИДЕНЧЕ СӨЯРКӘ

г___ имер юл тирәсендәге төнге һөҗүмнән сон һәлак булган командир- ll ны алмаштырган кече лейтенант җиде кешедән торган отрядны бер у Iарга алып килде.
Отбой! Таң атканчы ял игеп алыйк, аннары күз күрер, диде кече лейгенан г Утар хуҗасы белән сөйләштем, безне өенә кертергә ризалык бирде. Сигезегезгә дә урын табылыр, диде
Сигезенчесе кем9 диде рядовой Зәйдуллин.
- Кем булсын, синең әсирең, диде командир Утар хуҗасы һәм- мәбезгә дә йокларга урын табар, дип уйлыйм.
Йокы ястык сорамый. т«де Зәйдуллин.
— Что по-русски означает? дип сорады кече лейтенант.
— Это значит, что сон подушки не просит. Әле аның бездә монысы да бар: «Бер кичкә кер мичкә», урысчасы бодай: «Одну ночь можно провести и в печи».
Шәп әйтелгән.
Татар әйтсә, шәп тә әй!ә. рас та әйтә инде ул!
Шулай да. рядовой Зәйдуллин, синең урының сарайда Әсир хатынны саклау сиңа боерыла. Сакта каласың Матри, качмасын. Качырсаң, башың белән җавап бирәсең!
Есть, баш белән җавап бирергә!
Boi так. шутки в сторону.
Есть, в сторону!
Командир кул сәгатенә карап алды.
Хәзер төн уртасы. сәга!Ь унике. Итак, рядовой Зәйдуллин. таңга кадәр, алмашчы көтмә. Ни пуха, ни пера. Скажи, к черту
Тел күтәрелми, диде Зәйдуллин
Яулашларының алтысы да өйгә кереп китте, ә рядовой Зәйдуллин сак астына алынган әсир хатын белән икәүдән-икәү калды. - Киттек.—диде сакчы, әсиргә боерып.
— Кая?
— Әнә теге салам түбәле сарайга. Туп-туры. яме. уңга-сулга бо-рылмаска!
Борылсам, нишләрсең’.. Дәшмисең, нигә атам дип янамыйсың?
— Бәлки атармын да.
- Телеңә тилчә чыккыры, каһәрле бәндә икәнсең.
Атлавыңны бел. Качалмарсың, әнә күктә тулган ай балкый.
Әйе, бу җиһан дигәннәре кемгә — тулган ай. кемгә кара урман. Өзеп әй i көндә, сиңа —тулган ай, ә миңа кара урман.
Шуңа кулыңа корал тоттыңмы?
— Әле дә ул минем кулда.
— Бир мылтыгыңны. Ышан сиңа. Йә атарсың.
Патронсыз мин ничекләр итеп атыйм?
Син, бәлки, берне булса да итәк астында яшереп калдыргансың?
Итәк астында патрон түгел, ә бөтенләй икенче әйбер. Сез ир- егетләрне тарта торган тере нәрсәкәй...
- Телеңә салынма, атлавыңны бел. Винтовка штыклы.
Аллага шөкер, сукыр түгел, күрәм.
— Ай яктысында штык ялт-йолт итә. шулаймы?
— Винтовкадагы ялт-йолт итә дә бит. ә менә тегесе, шинель астын- дагысы ничектер? Сынап караганың булмадымы?
Прекратит посторонние разговоры!
Күрәм. син бабник түгел икәнсең.
Ә кем бабник? Атаман Тарас Дорошенко ничегрәк?
— Зарланмас идем, бер кочса, җир тишегенә керердәй буласың. Оныта алмамдыр мин аны.
— Онытырлык булсаң, кулыңа мылтык алмас идең?
Ул үзе миңа гашыйк булды..
— Гашыйк булган, ә үзе гыйшкын ташлап сугыш кырыннан качкан. Инде син — әсир, үзеңне сак астында тотарга мәҗбүрмен. Яудашларым җылы өйдә ял иткәндә, мин синдәй тоткын белән мәшгуль
Ә син саклама.
Бик сакламас идем дә, кече лейтенант кушты.
— Ул минем качудан шүрли.
Юк. шүрләми, әсир сак астында булырга тиеш. Тәртип шулай куша.
— Сиңа, солдат, ничә яшь?
— Унсигез.
Бик тә борынгы кеше икәнсең шул. Хи-хи.
Тоткын хатын сарай эченә кереп китте, рядовой Зәйдуллин. штыклы винтовкасын тоткан килеш, ишек төбендә басып калды.
Ай да болытлар арасына кереп качты. Дөм караңгы төн. күзгә төртсәң күренмәс. Янәшәдә генә поездларның пуфылдап узганы ишетелә. Аларның йөрешен рядовой Зәйдуллин хезмәт иткән уналтынчы укчы бригада карамагындагы «Бронепоезд — 39» тәэмин итә. Ул бронепоезд икегә: «Литер — А» белән «Литер - Б»га бүленеп. Олевск — Сарны - Ровно һәм Сарны — Костополь Ровно участокларында курьерлыкны башкара. Шулай да тимер юлда һәлакәтләр булгалап тора.
Ниһаять, җәйге таң атты. Колак төбендә генә: «Та-та-тук-тук!» — такылдатканы-тукылдатканы ишетелде. Әллә автоматтан аттылар, әллә тукран тукылдатты — аңламассың.
Рядовой Зәйдуллин сарай ишеген ачты.
Аталармы әллә?—диде әсир хатын.
Юк. тукран тукылдата,—диде сакчы.
Туеп беттем инде шул тукран дигәннәреннән. Өченче ел урманда яшим Яшим түгел, юк, иза чигәм Атаман Дорошенконың сөйрәлчегенә әверелдем. Гел йә схрон1, йә шалаш
Сөйгән ярың яныңда икән, шалашта да оҗмах. Үзеңне атаман Дорошенконың мәгъшукасы дидең түгелме?
Әйе, җиденче сөяркәсе.
- Калган алтысы кайда?
Икесе һәлак булды, дүртесе сөргенгә сөрелде Инде менә чират миңа җитте. Мине нишләтерләр икән0
«СМЕРШ» әйтер
«СМЕРШ» нинди мәгънәне аңлата?
Смерть шпионам, дигәнне.
Ә мин, синеңчә, шпионмыни0
Кем белгән сине. Бәлки, шпион ук түгелсендер
Алайса, синеңчә, кем соң мин?
Атаманның сөйгәне.
Юк. сөйгән яр бер генә була Ә мин -сөяркә
Әйе, җиденче сөяркәсе, дидең бит әле.
Аңар мин. чыннан да, җиденчеседер, ә миңа килгәндә, ул - - минем беренче мәхәббәтем Бер үк вакытта соңгысы да.
Ни өчен соңгысы'.’
Күңелем сизә, һәлак булачак ул Тарас Дорошенко Шәхсән, мин үзем аның башына җитмәгәем. Тәгаен үч алачакмын мин аңардан. Хикмәт шунда, алдады ул мине мыеклы Тарас, алтын сарайлар вәгъдә итте. Хәер, мин хәзер дә сарайда. Ләкин исеме җисеменә туры килмәгәнендә... һава суларга чыксам, каршы килмәссеңме?
Ярамас, кече лейтенантның сине күрүе ихтимал.
Таз баш, һава сулыйм дигәннең икенче мәгънәсе бар аның. Монда утырмам бит инде.
Шунда гына башкар, карап тормам
Йа рабби, нинди хәлгә калдың син. Наталка?!
Ярый. Наталка, миннән яхшылык күр, һавага чыгар! а рөхсәт и тәм үзенә
- Сак астындамы0
Әлбәттә, шулай
Синең урыныңда булсам, мин сине азат итәр идем
Итәр идең?
Билгеле.
Ә мин сине азат итмәячәкмен, ә һава суларга рөхсәт
Берникадәр вакыт булганнан соң. атаманның җиленче сөяркәсе Нагайканы рядовой Зәйдуллин яңадан сарайга әйдәп, ишеген япты да сакта торуын дәвам иттерде Поездлар йөри, кошлар сайрый Кояш үзенең югары ноктасына күтәрелде. Ләкин «СМЕРШ» та. кече тейтенант та никтер күренмәде. Карыны ачты егетнең, җәйге челләгә к\рәме. җаны көйде, үлеп су зчәсе килде. «Өйгә кереп, су сораргамы әллә? Юк. кирәкмәс. атаман сөяркәсеннән җилләр исүе ихтимал. Түзәргә кирәк, түзәргә Яулашлар мине тәмам онытмаслар. Үзләре белән берәр хәл булмагае’!
Бераздан түземе төкәнде. Йөгереп килеп, өй тәрәзәсен шакыды Бер сакалбай чыкты «Утар хуҗасы булса кирәк?» дип уйлады сакчы
Ни йомыш? диде карт
Коралдашлар синдәме ’
Нинди коралдашлар? Кызыл погонлылармы?
Әйе, шулар
Киттеләр алар.
Кайчан0
Таң сызылыр-сызылмас. Ә син кем?
’ Схрон (шүрөп
— Сакчы.
— Кемне саклыйсың?
— Бер хатынны.
— Кем ул?
— Атаманның сөяркәсе.
— Наталка, димәк. Кайда ул үзе?
— Сарайда.
— Нишли ул анда?
— Сөеклесен көтә,— диде солдат, шаяртып.
— К«гтек сарайга.
— Ярамый, рөхсәт кирәк.
— Кемнән?
— Кече лейтенанттан.
— Утар хуҗасы ул түгел, мин. Сарай да минеке
— А..ысы шулайдыр, ләкин, батька, рөхсәтсез яра?'ый. Менә кече лейтенант килер, рөхсәт бирер.
— Килмәсә?
— Килергә тиеш, әбәзен...
Сакчы кире әйләнеп килгәндә, сарайның ишеге шар ачык булып, әсир хатыннан җилләр искән иде инде. «Шаяртма. Наталка! Ничекләр итеп минем рөхсәттән башка, үз белдегең белән китәргә булдың? Җитмәсә, чибәркәй. мине син шинельсез калдыргансың. Төн суык дигәч, үз өстемнән салып бирдем бит, җүләр. Ит яхшылык, көт яманлык — нәкъ безнең татар халкы әйткәнчә. «Поездлар йөри тора, тәгаен тимер юл буйлап станциягә тәпиләгәндер».
ельс буйлап ике кеше атлый: берсе сакчы Зәйдуллин. икенчесе — V әсир Наталка.
■“* Каһәр, шинелең аркасында тагын мин синең капкынга элә
ктем. Чабуы җирдән сөйрәлә, ташлап калдырырга булган икән. Җү- ләрмен!
Аннары әсир дәшми, сүзсез пенә атлавын дәвам иттерә. Ә шинельгә килгәндә, ул рядовой Зәйдуллинга да ике үлчәмгә зуррак иде, рота старшинэсы аны егет өстенә көчләп кигезгән иде. «Ир-егетләр егерме биш яшькә кадәр буйга үсәләр, ә син унсигездә генә»,—диде ул. Зәйдуллин нишләсен — риза булды, эт каешыдай шомарып беткән, үзсүзле старшинаны тыңламый булдыра алмады
Кинәттән паровоз кычкыртканы ишетелде. Зәйдуллин артына борылып карады: хәрби эшелон иде. Күп тә үтмәде, ул килеп тә җитте: әсир хатын эшелонның сул ягында, ә сакчы ун ягында калды Әсир Наталка. шинель чабуын күтәрә төшеп, урманга таба йөгерде. Нишләргә дә белмәгән сакчы, кисәтү ниятеннән, гөрселдәтеп һавага атты Әсир хатын җан-фәрманга чаба бирде, артына борылып та карамады. Урманга кергәч, ниһаять, ул, өстеннән солдат шинелен салып җиргә ташлады да. йөгерүен тагын да көчәйтә төште. Әмма кая таба чапканын әсир үзе дә белмәде, тәвәккәлләп, йөгерде дә йөгерде. Коры җирне узгач, мүкле сазлык башланды, ә ул кесәл сымак дерелдәп тора иде. Наталканың. баскан саен, әле бер аягы, әле икенче аягы батты. Шуңар аңар челән коштай сыңар аяк белән генә дә басып торырга туры килде. Мүкле сазлык аны йотып алыйм дигәндә генә. Наталка икенче урынга сикерде Ә инде аланга чыккач ул, аудан ычкынган җәнлектәй, элдертте генә. Аланны узгач, әсир ешлыкка кереп китте. Битен ылыс тырнады, аның коры инәләре чәч араларына тулды, хәтта төймәләре ычкынган күлмәк изүеннән кереп, күкрәкләрен чәнечте. Дөрес, ешлыкта ул. теләсә дә, йөгерә алмады, ирексездән тукталып калды. Әмма, шәрә куллары белән
чәнечкеле ботакларны чигендерә-чигендерә. алга юл ярды. Еракта тагын мылтык аткан тавыш ишетелде. Наталка сискәнеп, яшел ылыс агачы астына яшеренде. Ул тирә-якка колак салып, күзәтергә кереште... Урманны яңгыратып тукран тукылдата. Шулчак үрман күгәрчене кычкырып җибәрде Әлеге тавыштан, җир тишегенә керердәй булдып. бер куян йөгереп узды, һавадагы карчыганың ниндидер бер нәни кошка ташланганлыгы күренде. Наталка яшеренгән урынны фаш итәргә теләгәндәй, җәнҗалчы саескан очып йөрде. Хатын сагаеп кына урыныннан кузгалды, ләкин аны аяклары тыңламады. Әйтерсең лә алар үзенеке түгелләр иде. Озак атлады ул ешлык эченнән. Ниһаять, тау итәгенә чыкты. «Тауга менәргәме-менмәскәме? дип уйлады әсир хатын. Менәргә! Ләкин ничек? Болай да аяклар тыңларга теләми». Атлап түгел, юк. дүрт аяклап, үрмәләп менде Наталка тауга. Күтәрелгән саен тау биегрәк тоелды, күз алдында үсә торды Ниһаять, ул тырмаша- тырмаша тауга менеп җитте.
Җәйге эңгер-меңгер иде На галка, кая барырга, кайда керергә урын таба алмыйча, тау сыртында арлы-бирле йөренде, күңеле белән ул үзен әле һаман да әсир дип хис итә иде. Наталка үзенең җанын да. тәнен дә аңлап бетерми иде. Аны йокы басты, ирексездән күз керфекләре йомылды. Гүя алар ташка әверелде Чалкан ятты да Наталка, йокыга китте Күпме йоклагандыр, ул уянганда кояш шактый югары күтәрелгән иде инде. Эссе иде, битен пешереп сул яктан кайнар җилләр исте, күзенә тузан тулды. Наталка кояшка озак карап ятты. Кинәт аның борып-борып эче авырга башлады. Яткан урыныннан торып, икенче җиргә барып утырды, юк. авыртуы туктамады, көчәя генә барды. Карынын тотып, аягүрә басып торды, сызлану-әрнүе туктамады Арлы-бирле йөри башлады, әле монда, әле тегендә бәрелдс-сугылды. Юк. тч авыртуы бетмәде. Яңадан җиргә чалкан сузылып ятты вә бар тавышка: «Человеки, ратуйте! Ратуйте! Умираю!', дип. сөрән салды
_ _ аталка уянганда аның янында рядовой Зәйдуллин утырып Д—Д гора иде.
Монда кайдан килеп чыктың? диде Наталка, гаҗәпләнүдән күзләре зур булып ачылды.
Җир тишегеннән.
Әйе. ишектән йорисе урында тишектән йөрибез. Син дә. мин дә Бу синең үзеннән килә, ә мин солдат, кая боералар шунда барам Ә мин сөяркә, атаман сөяркәсе Сез солдатлар телендә. ППЖ диләрме әле?
Әйе. полевая почтовая жена, диләр Теләсәң, полевая походная жена, дип әйтеп була. Сина кайсы ошый?
Берсе дә ошамый, алай дип офицерлар, тенералларнын сөяркәләренә әйтелә бугай Ә минем сөһркәм офицер га. генерал да түгел, бер самостийный атаман.
Самостийный булгач, ул инде үзе патпк . үзе Алла. Минемчә, шуңар аның җиде сөяркәсе дә инде.
Әйткәнемчә, чекистлар алтысының башына җиттеләр, хәзерге вакыт та атаманның бердәнбер сөяркәсе ул мин Наталка'
Менә шуңа күрә син минем әсир лә инде. Кит гек. әйдә!
Кая?
Сарны комендатурасына
Юк. мин Сарныга кайта алмыйм, авырыйм
Ни булды? Нинди авыру?
Хатын-кызлар авыруы, бала төшердем.
■ «Ксителор, коткарыгыз! Коткарыгыз! Ү лом' Акрвммчо
— Ничә айлык иде?
— Өч айлык.
— Кемнән иде?
— Синнән түгел, әлбәттә Ә менә син аның башына җиттең Синнән кача-кача бәлагә тап булдым. Йөгерүләр, тауга менүләр ярамады Аһ, качмаска булган икән!
Хатын-кыз акылы гел төштән соң.
Инде личекләр итеп кеше күзенә күренергә, хәтта эчке күлмәгем дә канлы.
— Чишен! диде солдат, кинәттән генә.
— Син нәрсә, шаштыңмы әллә?
Юк. шашмадым. Сиңа үз күлмәк-ыштанымны салып бирәм
— Үзең нәрсә белән каласың?
Гимнастерка, галифе белән. Эчке күлмәк белән кольсонны солдатка алынгач кына кия башладым мин. хәтта простыня дигәнен дә белми идем.
— Мендәр тышлыгын белә идеңме?
— Анысын белә идем.
— Димәк, син авылдан.
— Шуннан.
Мин дә авыл кызы. Әтием белән әниемне кулаклар дип Себергә сөрделәр Ә мин - аларның бердәнбер кызлары, качып котылдым. Башта урманда бер урманчыда яшәдем, аннары Тарас бандасына килеп каптым, соңыннан сөяркәсенә әверелдем . Ә синең яраткан кызың бармы?
— Анысын эчке күлмәк-ыштанны салгач әйтермен
— Алайса мин дә чишенәм, әнә таудан күренгән урман күленә карап тор.
— Чишен дидем бит инде, бу килеш сине мин ничек комендатурага алып кайтыйм?
— Юлда качсам, нишләрсең?
— Тырышып карадың ич инде Качарга ниятләнүен туачак балаң башына гына булган ул. Җир-Ана куенына тапшырырга кирәк аны
— Кемне?
— Баланы, әлбәттә. Кайда ул?
— Менә,—диде Наталка, эчке күлмәгенә уралган төенчекне солдат кулына тоттырып.
— Нинди исем кушабыз?
Анысы нигә тагын?
— Үле туса да бала җир-Ана куенына исем белән китәргә тиеш, мөселманнарда шулай.
Ә мин католичка.
Без аны барыбер мөселманнарча җирлибез. Син үзең моңа каршы түгелме?
— Юк
Алайса, аның исеме Таһир булсын.
— Без — украиннарда шгчегрәк була соң ул исем?
— Тарас дип әйтимме...
Юк. үз исемеңне куш.
— Рәис була инде алайса.
— Раис дисеңме?
— Әйе.
Матур исем. Куш шул исемне.
— Димәк, миңа мулла вазифасын да башкарырга туры киләчәк.
— Анысы кем тагын?
Дин әһеле, сезнеңчә — изге ага. безнеңчә—мулла.
Бул. әйдә, мин каршы түгел. Тик җәһәтрәк, гау белән тау очраш- маса да. кеше белән кеше очраша: кемнеңдер тауда булуы, безне күреп калуы ихтимал
Белгән догаларын укыганнан соң, солдат көрәге белән бер аршын чамасы кабер казып, баланы Җир-Ана куенына тапшырды. «Бәхил бул. Рәис-адаш. авыр туфрагың җиңел булсын!»—диде
—_ зак еллар югалып торганнан соң. Наталка туган җиренә кайтты: J) паспорт алып, пропискага кергәч, эшкә дә урнашты Үзе урнаш- гы. ә менә күңеле һич кенә дә үз урынында түгел иде. Чит-ят кеше бит ул биредә. Ашаган икмәгеннән дә. эчкән суыннан да тәм тапмады, хәтта сулаган һавасы да килешеп үк бетми иде. Кан басымы күтәрелде Ә бит ул көн-төн табигать кочагында иде. урманда яшәде, эшләде. Кече урманчы-техник Наталка, урманны урап кайтканнан сон. һаман саен үзенә таныш бер тирән күл янына килеп утыра иде. Җәйге күлдә гел бер күренеш: камышлар арасында шөлди дигән сөйкемсез кошчык йөзсә. су өстендә буш көймә чайкала. Шөлди булып шөлди үз күлен, үз оясын тапкан. Ә Наталканың бүгенге хәл-әхвәле суда чайкалган буш көймәнеке сымак. Дөрес, көймә чылбырлы, дулкын аны күл уртасына. тирән урынга алып китә алмый. Мөмкин булса. Наталка кул- аякларын гына түгел, ә җанын да чылбырлар иде Тик шулай гына ул биредә тәмам төпләнер иде Ә бәлки аңар элеккеге эш урынына кире кайтмаска, урманчы булып урнашмаска булгандыр? Кара урман шавы күңеленә гел шом сала, үткәннәрне исенә төшерә, ерак истәлекләрне янарга, гар сукмак буйлап аның хәтер йомгагы тәгәри-сүтелә. Ул тар сукмак Наталкага күптәннән ганыш. аннан ул күзләре бәйләнгән килеш тә адашмый уза алыр төсле. Сукмактан гынамы, бар урманны гизә алыр шикелле. Урман аның стихиясе, алай гына да түгел, гыйшкы да. Беренче мәхәббәте Тарас белән ул шунда кавышты .. Ерак Себердә хөкем срогын уздырганда да. тайгада яшәгән вә эшләгәндә дә ул туган җирендәге Сарны урманы белән саташты, урман шаулый-шаулый аның төшләренә керде, меңнәрчә чакрымнан мәхәббәт урманы үз авазын-аһәңен ишет герде Шушы ылыслы урман хатынга Себердә яшәргә, эшләргә дәрт-дәрман өс гәп. көч-pyx биреп торды. Ә хәзер туган як урманы анар икенчерәк күз беттән карый сымак, хәтта мәһабәт Демон шикелле артыннан күзәтеп йөридер кебек Урманның колагы, күзе бар сымак Наталкага. гүя урман ишетә. күр«> Хәг га аңар бармак төртеп күрсәтә «Винтовка түтәсе белән башын ярып, мөселман гаскәри мәетен, муенына гаш бәйләп, суга салучы ул син1 Ә биг солдат ихласлыгы, беркатлылыгы аркасында фаҗигагә дучар булды. Урман күле аша ишкәкле көймә белән чыкканда винтовкасын, ышанып, синен кулыңа тоттырды. Ихласлык, беркатлылык җан иясе өчен һәлакәт ул. Гаскәринең сөякләре күл гәбендә, ә мин Демон сипе коткардым хөкем карары белән атылырга тиеш булсаң да. минем үтенечем буенча, сәргаскәр1 Сталин үлем җәзасын ун ел төрмә белән алмаштырды»
Сугыштан сон берничә ел узгач, милләтчедән коммунистка әверелеп өлгергән элеккеге атаман Тарас Дорошенко, тоткынның үзенә дә белгертмичә. төбәктәге җитәкче әшнәләре аша җиденче сөяркәсе Наталканы үлем гырнаг ыннан тартып алды Ә солдатның мәете бик тә тирәндә, күл гәбендә Водолазлар аны тапсалар ла. өскә чыгара алмалы Ниндидер бер яшерен коч бирәсе килми, имеш Урман күленең үз иясе Су кызы бар. дин гелдән-телгә, тикмәгә генә, риваять күчмидер Үз җинаятен тануына На галка үкенми. Солдатның гомере бер мизгелдә өзелде Ни кылганын Наталка үзе дә анышмый калды Көймәдә чакта «Үтер1» дип. аның колагына атаман Тарас Дорошенко әйткәндәй булды Ә менә
' С<>р in скор бнписомандующий
Наталка үзенең исән калуына, хөкем карары белән атылмавына шатлана алмый. Кем аркасында үлем җәзасы ун ел төрмә белән алмаштырылганын да белми, бәлки, белмәстер дә. Вөҗдан газабы үлем җәзасыннан да әрнүлерәкме әллә? Атылган булса, болай гомер буе газапланмас, җәзаланмас иде. Наталка суга ташланса, тирән күл төбенә барып җитәрме? Урман күле иясе — Су кызы аның җәсәден кабул итәрме? Ә яшь солдат? Ул винтовкадагы штыгы белән янамасмы? Су кызы да. солдат та—икесе дә бер сүзледер әле?! Тауда чакта солдат яраткан кызының булуы-булмавын әйтмәде, тәгаен ул Су кызы кочагындадыр Икесен дә, кайчан булса да, бер күрер әле. Урман күленә Наталканы җаны юкка гына тартмыйдыр. Урманны урап кайтты исә, түгәрәк күл янына килә вә күңеленә кереп-сеңеп калган хатирәләрне, канлы көрәш елларын һәм юлларын уйлап утыра... Су төбендә изге күңелле солдат егет, ә күңелендә— тәүге мәхәббәте Тарас. Соңгысыннан Наталканың бик тә үч аласы килә. Элеккеге атаман исән булса, ул аны үз куллары белән әнә шулай таза наратның бер ботагына асып куяр. Мәетен урман күленә ташламас иде — Су кызы хыянәтчене кабул итмәячәк. Мәхәббәт бер генә була, бер генә! Күңелендә ярала башлаган мәхәббәтне Наталка үзе юк итте. Көймә күл уртасына җиткәч кенә, Наталканың колагына Тарасның: «Үтер!» дигән тавышы ишетелде. Ә бит Наталка атаман мәхәббәтеннән тәмам арынып, бушанып калган иде. Карынындагы өч айлык баланың төшүе язмыш кушуы булып, Наталканың Тарастан инде азат булуын сөйли иде Сөйли иде. ләкин ул чакта яшьлеге белән Наталка хыянәтче хакына җинаять эшләп ташлады. Ә бит өч айлык көмәнле Наталканы чекистлар кулына калдырып, Тарас сугыш кырыннан качты. Гафу итү мөмкин түгел иде. Килер бер көн. Наталка аның башына җитәр, хәтта милләтче битлеге дә аны Наталка хөкеменнән коткарып кала алмас, юк. кала алмас. Хәер. Тарас Дорошенко инде милләтче түгел, ә коммунист иде Наталка ул хакта әлегә белми иде вә белергә дә теләмәде. Төрле көрәшчеләр: милләтчеләр, коммунистлар... килә дә китә, ә мәхәббәт—мәң-гелек, гашыйклар үлми, дип уйлады ул. Наталка үзен Тарасның чын гыйшкы, сөйгән яры дип йөргән иде, юк, элеккеге мыеклы атаманның ул, чыннан да, корбаны гына булган икән. Нинди аяныч, мәхәббәт корбаны Наталка власть колы булган солдатны корбан итте. Уйнашчы Тарас исән калды. Чыннан да, Наталка да, солдат та, телиләрме, теләмиләрме, икесе дә бер язмыш кешеләре — коллар вә корбаннар иде Шулай булгач, Наталка уйлавынча, солдат үләргә тиеш түгел иде. Наталка бу юлы да ялгышты. Гомере булып яшәсә, ул тагын нинди ялгышлыклар эшләр иде икән? Бәлки, урман күле әйтер: су да телгә килә, диләр түгелме? Бик мөмкин...

Реклама