Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФИРАЯ ЗЫЯТДИНОВАГА 50 ЯШЬ

Дулкыннар
Йөгерә торгач ярларына Барып җиткән дулкыннар. Юлда күпме күргәннәрдер — Арып киткән дулкыннар.
Чал башларын ярга салып Бушаналар дулкыннар.
Бу давыллар бер тынар дип Ышаналар дулкыннар.
Тик озакка түзалмаслар — Уянырлар дулкыннар.
Тагын давыл эчләренә Юл алырлар дулкыннар.
Уйлама, дисен...
Уйлый күңелем, уйлый күңелем.
Уйлый күңелем төрлесен
Халык жырыннан
Уйлама, дисең, уйлама,
Гөлләр үсә тирәндә
Гөлләр дә күзгә күренми —
Кердем, ай-һай. тирәнгә!
Уйлама, дисең, уйлама.
Уйлама бик тирәннән.
Нишлим — йөрәк дулкыннарым
Бик тирәнгә көйләнгән
Күбәләк
Язгы иртә. Кояш балкый Нурлар таган атына. Тәрәзәбез каршысында Бер күбәләк талпына
Оча. китә, тагын килә. Күбәләк соң пи аңлый?! Пыяла да вата алмый. Бүлмәгә дә кералмый
Ә аннары Нишләсен ул Сырхаулар арасында? Сизмичә дә кулым сузам Сап-сары канатына
Мин дә тәрәз вата алмыйм. Шул күбәләк хәлендә.
Ә шулай да мин бәхетле Гомернең бу мәлендә.
Яз килә, дөнья уяна.
Ак өмет — җаным тулы. Яз килә Кояш төсендә Сары күбәләк булып.
Кая барам?
Бу юлларның чиге юктыр - Инде күпме гомер барам
Нәрсә эзлим, нәрсә кирәк. Нәрсә көтә алга табан?
Үргә менәм, үрдән төшәм, Барына да мин җитешәм. Югалтамын да табамын, Кая таба мин барамын?
Егылам да тагын торам, Абынам да тагын егылам Нәрсә эзлим, кая барам. Кайсы якта минем кыйблам?
Кем соң мин бу дөньяларда: Армас-талмас бер юлчымы? Җирдә иң-иң моңлы җырын Эзләп йөргән бер җырчымы?
Нәрсә эзлим, кая барам?
Бу баруның мәгънәсе ни9 Җавап көтеп мең-мең сөаль Бертуктаусыз җанны кыйный
Теләсә ни уйласыннар минем хакта. - Үзем беләм «кара йөрәк» түгелемне. Намусым да, вөҗданым да. шөкер, исән. Беркем, берни төшералмас күңелемне.
Теләсә ни уйласыннар минем хакта.— Үзем беләм түбән җанлы түгелемне. Алтыннарга сатылмастай җаным исән — Беркем, берни төшералмас күңелемне.
Сөйләсеннәр, дуласыннар туйганчы бер.— Ә мин беләм көлеп кенә йөреремне. Диңгездәге таш кыядай нык торамын — Беркем, берни төшералмас күңелемне.
Җырлап яшим, көлеп яшим, бәхет санап Бар нәрсәне якты итеп күрүемне.
Төн артыннан көн туасын беләм ич мин — Беркем, берни төшералмас күңелемне.
Бар иде курку да күңелдә: Нигәдер ышанып бетмәдем... Сөенеп беталмыйм: мең шөкер - Үземә хыянәт итмәдем
Үттеләр көн арты көннәр дә. Шикләнү һаман да китмәде.
Хәзер мин бәхетле: мең шөкер! — Үземә хыянәт итмәдем!
Матурлык коткарыр дөньяны. Матурлык! — Дип әйткән бер акыл иясе Бик килә күзенә туп-туры карыйсы. «Кая соң Матурлык?» — диясе.
Бар кеше — эшмәкәр, сәүдәгәр, үзе — кол.
Азгынлык чорнады дөньяны
Күгебез пычранды, әллә сон шундый дип Күрергә теләдек без аны?!
Батырып жир өстен чүп-чарга, сөремгә.
Без кая барабыз ашкынып9
Нинди көч туктатыр бу комсыз һәм әрсез.
Чарасыз хәрәкәт ташкынын9
Дөньяны афәттән, үлемнән коткарыр Кая соң Матурлык, кая соң?
Юк. туктый алмабыз, ахры. без. һәлакәт Каршында һәммәбез чарасыз..
Кеше башы саен хәсрәт.
Адым саен кайгы
Күрмәс хәлгә килә кеше
Кояш белән Айны
«Нишләп болай?» дигән сорау
Тынгы бирми миңа
Нигә Кеше күмелгән соң Сагыш белән моңга?
Тынгы бирмәс бу сорауны Кемгә биреп багыйм?
Әллә нинди өмет белән Йолдызларга карыйм
Бер кителсә, дөнья гел кителә. Бер сүтелсә, йомгак сүтелә. Кире ураулары, ай-һай. кыен. Сүтелмә син. йомгак, сүтелмә!
Бер кителсә, дөнья гел кителә. Гел кирегә китә эшләрең
Мондый сүлпән түгел идең бит син.— Әйтче, Йөрәк, әйтче, нишләдең?
Бер сүтелсә, йомгак гел сүтелә, Гел сүтелеп бетсә, нишләрмен? Кире урау өчен вакыт җитмәс, Сүтелмәскә көч бир, и Тәңрем!.
Тагын инде рәнҗеттеләр — Рәнҗетергә маташтылар. Әрнүләрдән тынмас җанга Тагын инде таш аттылар.
Тагын инде маташтылар Нәфрәт ташын кузгатырга. Ак түбәле чатырымны Давыл кебек тузгытырга.
Ничә еллар әрни Йөрәк, һаман дәшми, һаман түзә. Кимсетелеп яшәсә дә. Пәйгамбәрләр дә бит түзгән.
Мин Пәйгамбәр түгел анысы. Җирнең гап-гади бер кызы. Тешне кысып түзәм. үзем Утлы күмер кебек кызу.
Нәфрәт учагыннан алып. Утлы күмерне күтәрмәм. Минем нәфрәт утларыннан Пешмәсеннәр, дим, бүтәннәр.
Тырышмасын кара көчләр: Йөрәгемдә тик Ярату. Саклый нәфрәт-рәнҗүләрдән Фәрештәнең ак канаты.