Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛАРЫМНЫҢ ВАСЫЯТЕН ҮТӘДЕМ


1976 ЕЛ. 28 ФЕВРАЛЬ. Казанга килеп. Муса Җәлилнең 70 еллык юбилеенда булу— минем өчен зур шатлык. Тагы бер шатлыгым Бакый ага Урманче белән танышуым Ишетеп кенә белә идем Мусаның бюстларын ясавын һәм безнең татар халкының күренекле таланты икәнен Менә хәзер аларнын өйләрендә бер өстәл янында утырабыз. Якын күргән дустым Мостафа Ногман да биредә Ул да күренекле шагыйрьләрдән, аның шигырьләренә язылган җырларны сокланып җырлыйбыз.
Мин бик күп дусларымны югалттым— Муса Җәлил белән бергә көрәшеп йөргән егетләрне әйтәм Хәзер инде, илемә кайтып. Мусаны белгән, аны яраткан дусларын таптым һәм алар минем дусларым булдылар Муса белән кайчандыр таныш булган Бакый абыйны. Алма-Атадагы профессор Латыйф ага Хәми- дине күздә тотам. Мостафа. Муса белән якынлыгы булмаса да. матур итеп язган шигырьләре белән аны күз алдыма китерә
Төрмәдә утырган чакта Муса бигрәк тә көчле шигырьләр, җырлар язды. Анын кайбер шигырьләрен Гайнан Кормашевныкы дип әйт үчеләр бар Ярый әле соңыннан Казандагы белгечләр таныдылар. Шул ук «Вислага» дигән шигырен Мусаныкы дисәм. Солтанбәков «Юк. ул Гайнанныкы», ди. Мусанын тагы «Төрмәдә» дигән шигыре бар Мина бик ошый ул. Аны да Солтанбәков. Гайнан Кормашевныкы. дигән иде. Юк! Ул шигырьне Муса сеңелләренә багышлап язган Мин аны Тегель төрмәсендә утырганда алдым. Мусаның үз кулы белән язылган иде Менә ул шигырь:
Төн. Төрмә. Тирән тынлык.
Бер тавыш юк төрмә эчендә.
Тик тыштагы төнге часовойның
Аяк тавышы гына ишетелә.
Йокы килми, төрле уйлар килә.
Әнә анам. бала, сеңелләр.
Ә иркәмнең соңгы язган хатын
Тагы бер кат укыйм күңелдән.
Хатларыңны алдым, җаным. рәхмәт сиңа —
Онытмыйсын әле иркәңне
Өзлеп сагынам сине, өзлеп-өзлеп.
Кавышыр көннәр тагы җитәрме?
Мин шатланып сина кайтыр идем.
Иркем булса иде кулымда.
Булса иде билдә үткен кылыч һәм алсу таң барыр юлымда Ачы тормыш җиле кире исте.
Кылыч та юк миндә, мылтык та.
Ә йөрәгем әле һаман тибә
Ишет аны төнге тынлыкта
Ген Төрмә. Тирән тынлык.
Бер тавыш юк бүлмә эчендә
Тик тыштагы төнге часовойнын
Аяк тавышы гына ишетелә.
Мусанын бу шигырен мин шушы көнгә хәтле дулкынланып укыйм Мина аны реабилитировать итәргә туры килде бит' Солтанбәков. Гайнан Кор- машевныкы дип. Шәйхи Маннурга һәм башкаларга сөйләгән Шуннан сон бу шигырьне. Җәлилнеке түгел, дип әйтә башладылар. Ләкин Гази Кашшаф белән Әминә ханым башка фикердә булдылар. Германиядән кайткач та. мин Әминә ханымны Мәскәүдә табып, ана укыган идем «Бу — Мусаныкы, анын язу стиле», дип жылап җибәрде Әминә ханым. Гази Кашшафка да язып салдым: «Гайнан Кормашев. мин әйтәм. якын дустым иде. минем исән калуыма сәбәпче —ул. Анын да матур шигырьләре бар («Данияма» дигәне, мәсәлән). Төрмә шигырендә бит «Әнә анам, бала .» дигән сүлләр бар. ә Гайнан өйләнмәгән яшь егет Шулай булгач, болай язуы мөмкин түгел Гайнан Кормашевнын стиле дә башкачарак бит. Ахыр чиктә, бу шигырь икенче басмага кергән, дип әйтәләр Тәрҗемәсе дә бар икән инде «Стихотворение «Ночь Тюрьма» принадлежит перу Мусы Джалиля». — дип язып та чыкканнар
Арабызда күбесе шагыйрьләр иде. Муса Җәлил белән Абдулла Алишны әйтәсе дә юк инде Кормашнын матур гына шигырьләре бар. ләкин ул Мусанын шәкерте шикеллерәк иде. Башкалары да язып маташтылар Мин үзем гомеремдә бер шигырь дә язмадым.
Бер көнне Муса белән сөйләшеп тора идек (Гайнан да шунда). Мин әйтәм «Бөтен дусларым шагыйрьләр. Алма-Атада улым калды бит Шу на багышлап бер шигырь дә язып бирә алмыйсыз».— дим. «Тукта әле. тукта ди Муса, сөйлә әле. сугышка кайсы жирдәи кнттен син9» Мин әйтәм «Алма-Атадан киттем». «Нинди җирләрдә тордың?» Ә үзе каләм, кәгазен алды, нәрсәдер яза да башлады. Мин ана Казагыстанның матур табигатен, киң җәйләүләрен, алма бакчаларын мак тыйм. «Кичләрен, мин әйтәм. Таифә белән, улыбызны алып, өчәү шул бакчаларда рәхәт чиг еп йөрг ән матур көннәребез бар иде Менә хәзер инде шул чаклар төшләремә керсә икән, дип йөрим» Мин сөйләп тә өлгермәдем. Муса мина шигырь суза: «Урман кызы» көенә жырларсын. ди Шул арада язып та өлгергән!
Җыерчыклар кереп, чал керсә дә.
Мактанырлык минем юлым бар Биек күксел таунын итәгендә Арысландай минем улым бар' Бөтен дөньяларны шаулатырлык Галим булыр, бәлки, ул бала Гасырларның исен китәрерлек Шагыйрь булыр, бәлки, ул бала. Бик күп еллар узды мин киткәнгә. Бик күп сулар акты тугайда. Улым. Равил, сагынамын сине Их. күрәсе килә шулай ла!
Алсу таңда, биек күксел тауда. Гол бакчаның жәйге кичендә. Өчәүләшеп йөргән чакларыбыз Кайчак керә ярсып төшемә.
. агыйрь булуыннан файдалаггып. фашистлар Муса Җәлилдән коммуни- ■ стларга каршы берәр әсәр яздырмакчылар иде Язам, дип йөрде дә. ж д * Шүрәле» либреттосын иҗат итте. Ләкин ул коммунистларга каршы түгел, киресенчә, фашистларның безнең илтә һөжүм итүләрен чагылдыра иде
Әсәр баштагы күренешләре белән матур тәэсир уята Авыл халкы, яшьләр печән чабалар, хозурлык, шаян җырлар, такмаклар, усн-көлкс. биюләр кыза бара әнә шулай шау-гөр килеп йөргән вакытта кинәт кара болыт лар куера, күк күкри, яшен яшьни яр астыннан бер җанвар килеп чыга Аны күрүгә, халык, егет ыр-кызлар артка чигенә башлый Әлеге җанвар, енкерә-енкерә (аны Гарәф Фәхрег тинов уйнады), койрыгын бозг ый-болг ый. кешеләргә таба бара Үзара такмаклар әйтелә Шуннан соң. егетләр, кызлар, картлар, яшьләр бергә кушылып. соңтс-ураклар, балта-көрәкләрен күтәреп, шүрәле-жанвар өегенә ки тәләр Төрле җырлар бер туктамый яңгырап тора опереттадагы шикелле Шүрәле артка чигенеп, ярдан төшеп китә Шуннан болытлар тарала, кояш чыга, яңадан матур күренешләр ачыла
езнең арада рәссамнар да бар иде. Сезнен белән танышканда, Бакый ага. күз алдыма шул яшерен оешмадагы егетләр килде. Берсе — Хәмиев дигән Башкортстан татары, капеллада ике рәтле гармунда уйный, үзе бик талантлы художник та иде.
Бер көнне Муса капеллага килде (ул еш кына шулай килеп йөри иде) Шәфи Алмаз аның үзен генә калдырмый, күләгә кебек ияреп йөри. Кайчакта аларга Гариф Солтанов тагылган була Шәфи Алмазны (ул эчәргә ярата иде) эчереп, йоклатырга тырышабыз. Шул арада үзебезгә кирәкне сөйләшеп ала идек.
Китәр алдыннан, ашыгып кына, Муса миннән: «Рушад, сезнен арада рәссам юкмы’»- дип сорады Мин әйтәм: «Бар» «Әйт әле. матур итеп татар кызын, авыл кызын ясасын» Андый рәсемнең нәрсәгә кирәген дә әйтмәде. Мин дә әллә ни әһәмият бирмәдем моңа «Тизләтсен, тизләтсен аны»,— диде дә китте. Шуннан Хәмиевне чакырып алдым да: «Слушай. Хәмиев. син художник бит. берәр татар кызы сурәтен зу-ур итеп яса әле Авыл күренеше дә булсын. Буяу, башка кирәк-яраклары бар»,—дим. «Рушад абый, мулланың ярдәмчесе Шамбазов та художник бит.—ди бу (Бар иде мулланың шундый мәэзин шикеллерәк кешесе Тагы Сабиржан дигәне бар иде— фамилиясен хәтерләмим инде.) Шунын белән бергәләп эшләсәк, тизрәк булыр иде. Ул да бик матур ясый».— ди.
Ун көн дә узмады, сурәт әзер булды, диярлек Шуннан сорыйлар болар миннән, кызның аягына чаба гамы, әллә туфли киертергәме
Аптырап калдым. «Ярый — мин әйтәм.— аягын ясамый торыгыз, аягына нәрсә кидерергә икәнен, мин сезгә соңрак әйтермен» Муса килгәч: «Беттеме, беттеме?» -ди. Мин әйтәм: «Аягына нәрсә киертәбез, дип сорыйлар» «Аягына бик матур итеп . (хәзер нәрсә кияләр соң?) туфли булсын. Чабата кирәк түгел»,— диде Муса.
Эшләнеп бетте рәсем Муса аны легионерлар киләп-сарып йөри торган җиргә, иң күренекле урынга куярга кушты. Куйдык 10—15 адым ераклыктан караганда, шундый гүзәл татар кызы балкып тора' Күзләре, керфекләре, кашлары дисеңме, башындагы яулыгы, күлмәге дисеңме! Карап торам мин монарга. күңелдә әллә нинди хисләр туа- Алма-Ата исемә төште, сеңелләрем Шулчак искәрәм: янәшәмдә берничә легионер - кулъяулык йомарлап, елап торалар. Яшереп кенә күзләрен сөртәләр Шул көннән бирле сурәт алдыннан кеше өзелмәде һәркем үзенә ниндидер бер юаныч таба, күрәсең. Авылларын, сөйгән кызларын, аналарын күз алдына китерәләрдер Бу — үзе бер психологик тәэсир иде Менә нәрсәдә икән хикмәт! Аңладым мин Мусаның хәйләсен сәнгать аша кешегә йогынты ясарга тырышуын. Илгә кайту теләген көчәйтергә теләгәнен
Француз партизаннары арасында йөргәндә. француз җырларын өйрәндек Мин татар җырларын өйрәтә идем аларга Рога командиры мсье Жорж Мусаның «Сагы- ну»ын шундый яратып җырлый иде! (Ул безне рус дип белә иде Татарны анда «тартар» диләр.) Сезнең көйләр нинди, дигәч, мин аңа «Сагыну»ны җырлап бирдем:
Гөл чәчәкләрен өзәм мин.
Юлларына тезәм мин
Француз белән жырлап йөрдек бергәләп.
Бер французда «Монлюк төрмәсе» дигән значок күрәм «Кес кесе сө?» «Бу — нәрсә?»—дип сорыйм тегеннән. «О.— ди бу. - Леон төрмәсе «Монлюк»та утырган сәяси тоткыннарга. Макизарларга бирелә торган хөрмәт билгесе ул» (Партизаннар —бик хөрмәтле кешеләр анда). «О. мин дә утырдым бит анда!»—дим «Алайса, ар-хивына барып, сезнең делоны эзләтергә ки
Рәсемдә: Р Хисаметдинов (1941 ел, август)
рәк.- ди. Чит ил кешесе буларак. Сезгә бигрәк тә зур ихтирам булачак».— ди. Бардым Леонга Кай вакытта утырганымны әйттем Архивны немецлар алып китәргә өлгермәгәннәр икән, кәгазьләрне тиз таптылар. Мине «Ассоциация узников»ка хөрмәтле әгъза итеп алдылар Значогын да, документын да бирделәр, бик матур гына итеп Президентлары кул куйган анда. Шул значоктан файдаланып. мин бөтен Францияне йөреп чыктым' Парижга да. Марсельга да бардым. Леон белән Ле-Пюи да калмады
# а I арларнын дүртенче актык батальоны шул Ле-Пюида иде. Легионерлары
r | француз партизаннарына төркем-төркем качып беткәннәр Анда немен- **■ лардан берничә кеше генә калган. Шунда Гарәф Фәхретдинов татар егетләре—партизаннар белән килеп, шул немецларны, легион командирлары белән следовательләрен тотып. судка бирәләр
Сугыш беткәч, Садыйков белән (өлкән лейтенант. яшерен оешмаг а катнашкан башкорт егете иде ул), без Ле-Пюига бардык. Анда Муса Җәлилне искә алу, банкет шикелле бер нәрсә булды. Тагар, башкорт егетләре— бик күпләрендә французларның I. II дәрәҗә «Мария-мадонна» орденнары, зур бүләк алганнары да бар иде арада..
1988 ел, 4 март.
Р. Хисаметдннов. Кәрим Ходжаев дигән дустымның язмышы бик кызганыч Хрущев заманында, 1962 елда, гомуми амнистия булды бит әле Со снятием судимости Ни дигән сүз инде бу? Димәк. Конституция буенча, ул совет гражданына бирелгән бөтен хокуклардан файдалана ала. Ә Кәрим файдалана алмый Бу кеше мораль яктан бетерелгән була бит инде’ Моны һаман саен «пленный» да «пленный» дип рәнҗеткәннәр. Балаларына да көн күрсәтмә-гәннәр. Оныкларына хәтле 10 нчы класста укып йөриләр икән кыерсытканнар.
Кердем сельсоветына, бөтенесен сөйләп бирдем Анда бер татар хатыны утыра иде. «Белмәдек бит. абый. - ди. Үзе бигрәкләр дә юаш инде, бер нәрсә әйткәне юк үзе турында», ди. Мин әйтәм «Ходжаев Муса Җәлилнең яраткан бер иптәше иде Капеллада скрипкада уйный иде ул. Иң ышанычлы егетләрнең берсе иде Легионга ант биреп кермәде, хозротада иде Франциягә баргач, француз партизаннары ягына качты Францияне немецлардан азат итүдә күп хезмәт күрсәтте» Мин үзем белән шактый күп фотоматериаллар алып кайткан идем. Берсендә без парад вакытында сафта китеп барабыз Америка, инглиз полковниклары карап торалар. француз оркестры уйный Шу т рәсемнәрне күрсәтеп: «Әнә, мин әйтәм. Ходжаев алда бара» Бер /Чбдулла дигән егетебез немецлар чигенгән вакытта һәлак булды. Шуны әгәч ыр куе нан француз катафалкына салып, күмәргә алып барган рәсемебез бар Монда да Ходжаев басып тора, мин дә кырыйда' Шуларны күреп, сельсовет аласы «Белмәдек бит, белмәдек! Ун ел буена бер нәрсә сөйләгәне булмады» -дип өзгәләнде
Мәктәбенә бардым, директорына. Балаларны җыеп зур очрашу уздырдык Кәрим исемле малаен гел үземнән калдырмадым
Кәрим Ходжаев үзе авырып, больницага кергән иде
КГБта барып чыктым Аны бит нәрсәдәдер гаепләгәннәр, шаһит буларак нәрсәләрдер сораганнар Мин әйтәм «Не беспокойте его пока, он болен Лучше помогите, чтобы, как участнику войны, в отдельную палату помести ти А я. пожалуйста, отвечу на все ваши вопросы Багаутдинов кызыксындырамы’» Бар иде андый кеше. Булмаганны булды, лип -эйгә алмыйсын бит’ Мондый сорау алуларны күп кичердем Митт бәген кешене дә белә алмыйм, әлбәттә Бәлки башка г руппа.тарда булгандыр Гайнан төркемендә, йә Әмировта. Сәйфелмоле- ковныц үз төркеме бар иде. Оешма зур иле. күп тармаклы Барысын Муса ла белмәгәндер җитәкчеләрен генә Менә шундый конспиратив булганга күрә оешманың эше дә нәтиҗәле булды. 4-нче батальон тулысы белән французлар ягына чыта Кәрим дә шулар арасында
Әстерхан ягындагы татарлар үзләрен «ну ай» дип йөртәләр икән һәм шуның белән бик горурланалар «Алайса, мин Себер HV ае». дим гегсләргә
Б. Урмавче. «Нугай» у т «татар» дигән сү шеи синонимы
Р. Хисамет шнов. Шулайдыр, ләкин телләр. • краз аерма тык бар
1988 ел, 24 март.
Р. Хисаметдинов. Казан тарихының сигез вариантын язып чыкканнар. Берсе әйтә Хәсән исемле кеше килгән дә шуның исеме калган, имеш .
Ь. Урманче. Юк, бу бик гади мәсьәлә. Халык белми, аңлатырга кирәк аны «Ан» — елга дигән сүз. Мәсәлән, Чирмешән—чирмеш елгасы, Чулман— Чулым елгасы. Себердә дә күп елга атамалары «ан»га бетә Казан — каз елгасы дигән сүз Монда казлар күп булган, күрәсең, татар казны ярата бит
Р. Хисаметдинов. Безнең бабаларыбыз болгар булгандыр инде, ә рус тарихчылары безне һаман монголлаштырырга тырышалар Максатлары—болгарлардан ераклаштыру, күрәсең.
Б. Урманче. Анда да ялгышлар бик күп. Без болгар түгел. Болгар илендә яшәүчеләр генә. Болгар — ул шәһәр исеме, өлкә исеме, ләкин халык исеме түгел Гарәпләрдә шулай язылган. Алар бик яхшы тарихчы бит Моны бик ачык язып калдырганнар Болгар — ил исеме, ә халкы—төрекләр, татарлар инде. Аның белән безнең башны әйләндерәләр —берәр төрле файда чыкмасмы, дип Мин таптым моның хикмәтен. Русның башында да, йөрәгендә дә. җанында да «татар» дигән исем «Татар» дигән исем зыя. Себер татарларында да, Кырым татарларында да. Кавказ татарларында да зыя Зур милләт Бетми, һаман яши. Аны ничек тә ваклап бетерергә кирәк Себер татарлары — сезнең татар түгел ул. алар фәлән дә төгән, дип Безнең халыкны да кайбер галимнәр котырталар: «Сез — татар түгел, сез —болгарлар! «Татар» — яман исем ул!-—дип. Ә безнең халык бер дә яман түгел. Руслар тырышалар ничек тә татар исемен кимсетергә, төшерергә «Кем соң сез?—диләр — Менә бит. болгарлар сез». Ә болгар икән, ул кечкенә генә булып кала Менә Идел янында Болгар дигән шәһәр булган, шунда болгар дигән халык торган. Кечкенә генә халык. Аңардан куркырга да кирәкми, тарих өчен дә әһәмияте юк. Ә «татар» дигән сүзне бөтен дөнья белә бит аны! Яхшы, болгар булып киттек, ди инде без Хәзер әйтә башлыйлар: «Болгар соң ул төрек булганмы, әллә славянмы9 Болгарлар культуралы булганнар, төрек түгелдер алар, славяннардыр» Ә тарихта андый фикерләр бар Шуннан, бара торгач, безгә әйтәләр инде «Сез бит татар түгел икән, сез — славяннар'» Бераздан әйтәчәкләр «Сез бит славян булгач, сез — руслар! Сезгә русча сөйләшергә кирәк» Менә шулай итеп, безне рус итәр өчен баскычлар ясыйлар Без. татарлар, шундый инде — мода ярата торган халык Бик тиз үзгәреп, жилякланып китә кай вакыт Шуңа күрә. әйдә, болгар булыйк әле. дип куәтләп алалар. Безне бит алфавит ягыннан да шулай иттерделәр, һич модельләштерер өчен түгел — руслаштырыр өчен эшләнде Чөнки татар халкы турыдан-туры рус хәрефенә күчми иде ул вакытта Бик каты тора иде татарлар. Латиннан русчага күчү җиңелрәк
Р. Хисаметдинов. Куликово сугышы турында язганда «татаро-монголы» диләр. Ухов дигән язучы: «Казанские татары — прямые наследники Великих Булгар».—ди.
Б. Урманче. Анысы шулай ул. Болгарның асылы бит—татар
Р. Хисаметдинов. Әбрар Кәримуллин. алайса, болай яза. «татар» исеме «тат» дигән милләттән чыккан Көнбатышта исә «татар» дигән сүз теге дөньядан чыккан куркыныч явыз рух мәгънәсендә йөри, ди Алма-Атада минем бик сөйкемле дустым бар иде — Латыйф Хәмиди. Сез белә торгансыздыр?
Б. Урманче. Инде!...
Р. Хисаметдинов. Ачык күңелле кеше иде, мәрхүм Аның белән без төннәр буе сөйләшеп утыра идек. Шул Кәримуллиннын диссертациясен фоторәсемгә төшереп, мина җибәргән иде Анда болай дигән: кая барса да. «мин — татар» дигән сүзенә Европа кешеләре аптырап, мөгезе кая икән моның, дип, карыйлар икән Мин дә аның шул хезмәтен машинисткаларга биреп, күбәйттем. Татар интеллигенциясе белергә тиеш мондый язмаларны Әбрар Кәримуллин анда бик ышандырып яза
Б. Урманче. Ул бик галим кеше. Ләкин аның үз эше бар. Ул китапчы бит. татар матбугатын тикшергән. Бу өлкәне аннан яхшы белгән кеше юк бездә. Башка өлкәгә катнашып, боза ул эшне Бу бит тарихчылар күтәрәсе мәсьәлә.
Р. Хисаметдинов. Алай да анда бик кыю язган ул. Укыгач, уйлап куйган идем интектергәннәрдер инде моны, дип Әйтергә ярамаганнарны әйткән бит Теге «өч хәреф» бер дә тик тормый бит Мине дә чакырып алдылар бер көнне Сүз жәлилчеләр турында барды Унбер кешенең башы киселде бит. Бер Мусаны гына исңә алдылар Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреаты —болар.
әлбәттә, барысы да хаклы. ләкин аның белән бергә тагы ун кеше һәлак булды
Б. Урманче. Мин әйтәм. бер генә кешене күрсәтү дөрес түгел Алар унбере дә геройлар бит'
Р. Хисамегдинов. һичшиксез'
Б. Урманче. Монда безнең бик зур район бар —Ленин районы дип йөртәбез инде Шунда бик зур һәйкәл ясарга кирәк, дөньяга күренә торган итеп Мин әйгәм. һәркайсынын рәсеме бар — бюстларын куярга кирәк
Р. Хисаметдинов. Әйе шул, бу — изге бер эш булыр иде! Менә бит. исән кайтучылардан без биш-алты кеше калдык. Мусаньгн якын көрәштәшләреннән, дим Теге «Моабит дәфтәре»ндә гарәпчә язып калдырган бит ул якын дусларының исемнәрен Тугызынчы булып минем фамилиям тора анда. Без Мусаның 60 еллыгында да. 70 еллыгында да Оренбурга барганда сөйләштек Хакыйкать юк. дибез Мин бит бу турыда Брежневка да язган идем.
Б. Урманче. Сау вакытта һәркансыгызнын бюстларын ясап калырга кирәк. Син бар. кем таг ы сау?
Р. Хисамегдинов. Шәрипов бар. Дим Алиш без шулай Гарәф Фәхретдинов- ны атый идек Ул бичараны да интектерәләр Ташкентта. Анын өстеннән тагын язып биргәннәр Монда КГБда Галиев бар вакытта, мин шуның янына кереп сөйләшкән идем. Немец офицерының ординарецы булган, дип язганнар. Бәген булган медальләрен гартып алганнар: «Син — «участник войны» түгел», дип. Менә тугыз ел инде ул үпкәләп, газапланып яши Яклаучы да юк узен Гази Кашшаф исән булса, яклап берәр сүз әйтер иде, чөнки ул — Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган кырык шигырен алып чыккан кеше, шунда язган «Шүрәле» либреттосын алып кайтты Эчтәлеген тулысынча белә, нинди кырлар файдаланылган. нинди сүзләр сөйләнелгән барысын яттан белә.
Б. Урманче. Ординарец булса, ни булган?
Р. Хисамегдинов. Юк. булмады һәм була да алмый' Немецларның үз законнары бар бит Арийский офицер икән, аның ординарецы да бары тик немец кына була ала. чөнки офицерның сер итеп сакланган коррсспондешшясе дә шуның кулы аша үтә. Анда русны якын да китермиләр, татарны инде бигрәк тә Ул ординарец түгел, уборщик булырга мөмкин ишек төбендә утырып, итекләрен тазартучы. Мин Галиевкә: «Сез. КГБ кешеләре, ничек ышанасыз пычрак бер доносчик язып биргән мондый ялаларга, бу бит күренеп торган ялган'» дип әйттем. «Шулаймыни? Белмәдек бит без», ди Галиев (Яшь кенә кеше иде. киткән икән КГБдан ) Икенче яла Фәхретдинов. имеш, үзе теләп барган легионга Юк. алай т үгел. Муса Җәлил заданиесе белән! Муса бит капелла төзеде Дүрт
Рәсемдә: жаи дуслар Бакый Урманче һәм Рунгал Хисамегдинов (197о сл. 14 июнь)
батальонны дезорганизовать итәр өчен бик көчле яшерен оешма кирәк иде Аида эшләр өчен андый-мондый гына, шалдыр-гөлдер йори торган башларыннан бер грамм сәяси уй төшмәс егетләр ярамый иде Монда грамоталы, йогынты ясардай, әсирләрнең психологиясенә, аңына тәэсир итә алырлык, меңләгән i атарлар арасында эшләрлек кешеләр кирәк иде Мин шул вакытта качмакчы булып йөри идем Ниятемне Гайнанга ачтым. Моны ишеткәч. Муса: «Юк. дигән, аны капеллага җитәкче итеп куябыз!»—дигән. Үзе белән сөйләшкәндә, мин әйтәм: «Муса, мин бит ноталарны белмим»,—дим. «Нәрсәгә кирәк аның нотасы9'—ди бу миңа — Егетләр сине хөрмәт итәләр шунысы кадерле анын» «Ярый, алайса», дим Чыннан да, берничә ай эчендә бу яшерен оешма шундый зур. күп тармаклы булып өлгерде Барысы дүртлек-бишлектән, дүртлек-бишлектән тора, боларның җитәкчеләре Муса берүзе генә белә. Рядовойлар берсен-берсс белмәскә тиеш. Конспирация әйбәт куелган иде. Шуңа күрә оешманың эше дә нәтиҗәле булды Дүрт батальонның берсе дә илгә каршы мылтык күтәрмәде, кайбер сатлык җаннардан кала. Андыйлар. саный китсәң, башка халыкларда күбрәк тә булды
Б. Урманче. Капеллада кемнәр бар иде соң? Ниндирәк кешеләр?
Р. Хисаметдинов. Едлинога килгәч мине, ветврач буларак, атлар янына куйдылар Немец ветврачы бар иде инде, шуның тирәсендә мин дә йөри башладым Немец киемнәрен бирделәр безгә — иске кайзер униформалары
Беркөн шулай музыка тавышын ишеттем Берәү бик матур итеп гармунда татар көен уйнапмы уйный, аңа скрипка авазлары да кушыла Чамалап шул яктагы баракка таба киттем мин Барак ишеген ачып кердем, исәнләштем Беренче танышкан кешем Кәрим Ходжаев булып чыкты, бик әйбәт Әстерхан егете. Хәзер дә күз алдымда скрипкада уйнап тора Тагын Сабитов дигән кечерәк буйлы Әстерхан егете дә бар иде анда Суликов. Самирханов һәм Хәмиев дигән Башкортстан егете белән таныштык Соңрак яшерен оешмада минем группада булды ул. Ике рәтле гармунда өздереп татар көен уйнаган егет шул үзе булып чыкты Үземнең дә мандолинада уйнавымны әйткәч, алар тиз генә уен коралы табып китерделәр Шунда бергәләп, борынгы татар көйләрен сыздырып уйнап та җибәрдек. Шулай итеп, мин алар янына көн аралаш килә торган булдым
Берзаман Берлиннан озын гына буйлы, кылыч борынлы Солтанов дигән кеше килде Шәфи Алмаз белән икесен бергә еш кына күрә идем мин аны Ул вакытта инде безнең Муса да Берлинда яши дип белә идек Әйтергә кирәк — элекке максат — япа-ялгыз гына качу оештырудан Муса һәм аның якын көрәштәшләре әһәмият тапмыйлар — ничек тә булса көрәшне эчтән алып барырга, фашистларның пропагандасын эчтән җимерергә кирәклекне алга куялар иде Аның өчен дошманның ышанычын яуларга, аннан, яшерен оешма төзеп, әсирләр арасында пропаганда альт барырга уйлыйлар. Шуңа күрә Муса капелланы булдырырга тырыша. Концертлар куеп, башка лагерьларда да сәяси эшне алып барырга мөмкинлек туачак.
Солтанов безпен баракка керде дә (без музыкантлар белән анда дүрт-биш кенә кеше идек): «Ну. нихәлләр. егетләр9»— диде. «Хәлләр шул — утырабыз менә, уйныйбыз...» «Менә нәрсә. Муса Гумеров капелла төзергә әйтте Арагызда артистлар бармы?» Демблин крепостендә калган Гайнан Кормашев һәм башкалар кылт итеп исемә төште «Артистлар монда бармы-юкмы. белмим, -мин әйтәм,—ә менә Демблинда алар бар». «Алайса шунда барабыз.—ди теге,— танышларыңны алып киләбез »
Галимов белән икебезне алып киттеләр конвой белән. Солтанов үзе конвойсыз, немец офицерлары белән генә ашап-эчеп барды. Демблин крепостенда, хәтерем ялгышмаса, 13 кешене сайлап алдык. Араларында бер генә профессионал артист та юк иде, һәммәсе үзем белгән бик яхшы егетләр —Гайнан Кормашев. Зиннәт Хәсәнов, Абдулла Баттал. Сәйфелмөлеков. . Гарәф Фәхретдиновны инде чын җырчы дип тәкъдим иттем: «Бу. мин әйтәм.— Казан филармониясенең солисты» Соңыннан билгеле булды Гарәфнең Казанда бер тапкыр да булганы юк икән Карабашта туып үскән, үзенең табигый тавышы белән бик матур җырлый Муса да белә иде аны Демблин крепостенда нар өстендә утырып, бик моңлы итеп борынгы көйләрне җылый-җылый сузган вакытта: «Син бодай ук җырлама инде, хәлне тагын да авырайтасың», дигәне исемдә калган Зиннәт Хәсәнов Татарстаннан. Сарман пайоныннан Үзе әйтүе буенча. «СК-4» дигән Казан заводында эшләгән. Сугыш в: к атында лейтенант булган, җәрәхәтләнеп, контузия алып, бик авыр хәлдә фашист лар кулына юшкәп. Мин аны бик ярата идем, «Давай.— мин әйтәм.— Хәсәнов, капеллага, анда шартлар яхшырак бул-масмы» «Әй. Рушад абый, мин бит артист түгел, җырлый да. бии дә белмим.
шигырь сөйләргә дә оста түгел. Шул фашистларның борынын каерыр идем, мөмкин булса, күрәлмыйм мин аларны! Сез мине капеллагызга язарсыз да. ә мин. унае килгәндә, бирермен фашистларның кирәген, шуннан сезне бөтенегезне концлагерьга куарлар», ди.
Шул кешеләр барысы да капеллага керде. Әйткәнемчә. Муса мине шунда җитәкче итеп куйды Гайнан Кормаш художество җитәкчесе булды. Үзе матур гына шигырьләр, кечкенә пьесалар яза иде Гәрәев Нәҗип — старшина булган ул матур итеп аккордеонда уйный иде Ул да оешма эшенә катнашты Гарәф Фәхретдинов бик ышанычлы кешеләрнең берсе — җырчы да. бик оста биюче дә идс Фәрит Солтанбәков мандолинада уйный иде. Ул да яшерен оешма эшенә катнашты Кәрим Ходжаев ин ышанычлы егетләрнең берсе — скрипкада уйный Сабитов биюче иде Самирханов — бик чибәр, кара кашлы, кызларга охшап торган егет Сабитов белән икесен кызлар ролендә биетә идек Егетләр шаярталар идс. боларнын ачулары чыга «Уйнамыйбыз, кызлар булып, киенмибез'»— дип әйтәләр идс. Маликов Гариф (Мичурин дип йөри иде үзен) судья булган кеше Коммунист. Бик ышанычлы иптәшләрнең берсе иде Хөрмәт итә идем мин аны Муса да ярата иде. Соңыннан. Франциядә чакта, француз коммунистлары белән бәйләнеш тотуда бик зур эш күрсәткән егетләрнең берсе Ул Мусаның якташы. Оренбург өлкәсеннән Хәмиев—тыйнак, өндәми генә, төндәми генә серне бик саклый торган башкорт егете Аның язмышы ничек булып беткәндер, бик ышанычлы, яхшы егетләрнең берсе иде. Оста рәссам иде ул Шамбазов белән бергә бик матур итеп татар кызы портретын ясады Татарстан күренешләре белән (Шамбазов яшерен оешмага катнашмады шикелле). Гәрәев аккордеонда, ә Хәми- св гармунда уйнаган вакытта күзгә яшьләр килә иде Илне сагынган вакытта мин туларның парлашып уйнавын тыңларга ярата идем Үземнең туып-үскән якларны. Алма-Атаны. Казаг ыстанның киң җәйләүләрен, алма бакчаларын искә ала идем. Суликов бубенда уйный иде Бик ышанычлы, сер саклый торган егет. Ибраһимов Рәшит ударник, гитарист иде Барабаннарын үзе булдырды Ташкаен Мәскәү-Горький тирәсеннән чыккан егет, скрипкада уйный иде Фуат Сәйфелмөлеков минем якын дустым иде. Маликов белән икесен. Муса, ышанычлы. сәяси яктан грамоталы егетләр кирәк, дигәч, пропагандист роленә тәкъдим иттем. Икесе дә Совет армиясенең җиңеп чыгуына чын күңелдән ышаналар иде Таг ы Әхмәтов дигән егет бар иде. Хорда катнашып йөрди. Безгә Совинформбюро мәгълүматлары кирәк иде. Фашистларның ялганына каршы көрәшер өчен Шул Әхмәтов белән Умаров кирәкле данныйларны табырга тиеш иделәр Әхмәт овка фон Зиккендорфның денщигы булырга задание бирелде Итекләр чистарткан булып, немецлар киткән арада радиоалгычлары белән файдалана бу Аннан безгә сөйли. Менә шулай, тармактан тармакка китә инде яңалык Берлин группасына чаклы. Николай Малышев дигән Горький егете бар иде Бик сугышчан егет. Биергә оста иде үзе Кызып китеп, бер немец офицерын сүгеп ташлаган Шуның өчен аны. строй алдында чишендереп, концлагерьга озаттылар.
Тиздән безне Берлинга чакырдылар Муса, күрәсең, капелла тирәсенә кирәкле кешеләр туплануына шатланган Күбесе Дсмблнн крепостенда танышып белешкән кешеләр бит. Безне, капелла әгъзаларын, экскурсиягә алын киттеләр. Зоопаркка. Бик зур. бик бай бакча Без Гайнан белән җәнлекләрне карап торганда, артыбыздан Муса Җәлил килеп, үзенә илтифат итмәскә кушты "Күзләрегез теге маймылларда булсын, сүземне .гикъкать белән тыңлагыз». диде Ул фронт хәлләренә тукталды. Совет армиясе күп кенә шәһәрләрне азат иткән икән Безгә көрәшне кичекмәстән көчәйтергә кирәклеген әйтте Миңа кагылып «Без ышанабыз сиңа. Рушад», диде Мин чын күңелемнән: «Актык каныма чаен. актык тормышыма чаен кулымнан килгәнне Ватаныбыз өчен эшләрмен», дидем -Мин ышанам. Рушад!» әкрен генә әйтелгән шул җылы сүзләр әле дә күңелемдә Шунда Муса, яшереп кенә, безгә листовкалар бирде
Капелла бик зур эшләр башкарды Ул бит легионның пороге кебек иде Күбесе яшерен оешмада катнашкан кешеләр Башлары киселгән иптәшләремнең яртысы шул капелла егетләре иде
Шулай итеп, без күп кенә җирләргә Демблин крепостена. Радом шәһәренә (анда зшче батальон бар иде). Крушино дигән җиргә. Дрезденга, ял йортына да концерт белән бардык Барган оер җирдә Мусаның күп егетләр белән очрашканын белдем Бөтен җирдә диярлек яшерен группалар бар иде Шулар белән сөйләшен, күрсәтмәләр биргәндер инде ул Кемнәр бе.лон сөйләшкәнен, кемнәр белән очрашканын Мусадан сорап торуның кирәге юк идс Әнә. Ямалетдинов бик кызыксына, күп сораша иде. Берлинга да безгә ияреп барды андыйлар күңелдә шик кенә тудыра Беренче батальон Витебск тирәсендә оеэнен партизан
нар ягына чыккач, немецлар легионда үз шымчыларын бөтен подразделениеләр- гә. батальоннарга таратканнар, күрәсең. Капеллага әллә кемнәр, без белмәгән кешеләр бер туктаусыз киләләр иде. Гайнан белән икәү киңәшеп, ничек тә боларны егетләр янына якын җибәрмәскә тырышабыз Ямалетдиновтан да. фельдшер Исхаковтан да, шымчы икәнлекләрен ачык кына белмәсәк тә, барыбер шикләнә идек.
Абдулла Алиш. Гариф Шабаев. Фуат Булатов. Әхмәт Симаев һәм башка иптәшләр Берлин группасында яшерен оешманын төп үзәк эшен алып баралар иде.
Муса Берлиннан актык килүендә яшерен киңәшмә уздырды. Хәтерем ялгыш- маса. 8 август булырга тиеш Легионның немецларга каршы күтәрелеп чыгу мәсьәләсе каралды анда, һәр адым бөртекләп хәл ителде: кайсы группа сакчыларны кырып салырга тиеш, кайсы — связьне. телефон һәм радиоузелны җимерүне. кайсы немец офицерларын юк итүне өстенә ала: минем группа исә атлар белән артиллерия коралларын алып чыгарга тиеш иде.
Яшерен оешмада татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә. Гаврилов Скобелев кебек чуваш егетләре дә. башкорт егетләре дә шактый иде
Безне, кулга алып. Варшава төрмәсенә китергәч, шуны белдек: Мусаны төрмә капкасы төбендә бик каты кыйнаганнар икән, күн итек белән типкәләп. Без килгәндә Мусаны аннан этап белән Моабитка озатканнар иде инде Капелладан биш кеше идек без монда: Гайнан Кормашев. Абдулла Баттал. Зиннәт Хәсәнов Фәрит Солтанбәков һәм мин Тагын Әмиров бар иде Варшава төрмәсендә бик каты җәзаладылар, өзлексез сорау алулар, кыйнаулар, күзгә-күз шаһитлыклар булды. Бер айлар үткәч, прогулка вакытында искәрәбез: егетләрнең саны кими бара, кая алып китәләр—берни белмибез.
Егерме бишенче октябрьдан сон. безне, вагоннарга төяп. Берлинга алып киттеләр Моабит төрмәсендә берничә сәгать утырганнан сон. конвой безне Тегель төрмәсенә чаклы озатып куйды. Адресы — Вильгельмштрассе. 39. Бая әйткәнемчә, бишәү без...
Б. Урманче. Шулай... Мусадан алгач. Тиммерманс «Моабит дәфтәрен»н уз әнисенә җибәрәме?
Р. Хисаметдннов. Әйе. әти-әнисенә сала. Шуннан барып әйтә СССР консулына минем белән бергә татар совет язучысы утырды дип Консул дәфтәрне сорый. Васыятына ул, Константин Симонов. Сергей Смирнов. Александр Фадеевка дип язган, ди Тиммерманс. Шуннан консул Симоновны чакыртып ала Симонов. Тиммерманс яшәгән авылга барып. Җәлил блокнотын алып кайта Консулга бирми бит Андрей Тиммерманс! Димәк, ул белгән инде мондагы хәл-әхвәлләрне...
Мусаның шигырьләре кулдан-кулга. төрмәдән-төрмәгә йөрде Мин — Гегельдә, ул — Моабитта. Этап белән, бер төрмәдән икенчесенә күчерелгән кешеләр аркылы килә иде аның шигырьләре (кулдан кулга йөргән почтаны «ксио» дип атыйлар иде). Прогулкага ;ыккач. синең кулыңа кәгазь кисәге төртәләр Немецча булса, ары җибәрәсең, русча яисә татарча булса инде, ачып укыйсын Мусаның үз кулы белән язылган шигырьләре әнә шулай килеп керде кулга
Р. Хисаметдннов. Муса Җәлилнең 70 еллыгында Мәскәүдә кызык хәл булды Колонналы Союз йортында инде бу. Миңа сүз бирделәр Чыгышымның азагында болай дим: «Та ры. башкиры, марийцы, чуваши, удмурты! Вы — как орлы, можете достойно жить наравне с другими национальностями нашей великой Родины! Как орлы! Никто не смеет упрекнуть вас в предательстве, потому что Муса Джалиль и его подпольная организация добились того, чтобы ни один батальон, из четырех, не поднял оружие против Родины!» Шуннан мәрхүм Гази абый әйтә миңа «Рушад. син артыграк мактанып җибәрдең».— ди «Сон дөресе дә шул бит. мин әйтәм Курка торган җирем юк Рус әйтмешли, кроме цепей, терять нечс »■ Кайткач, илдә, мине бик рәнҗеттеләр, күрмәгән калмады Хәзер инде СсСРның Хәрби коллегиясе аклады мине, так что. берәүнең дә теше үтми миңа. Тешләрен бик кайрап йөриләр, ләкин тешли алмыйлар! Ха-ха-ха! Немецлар күп утыртты Варшава төрмәсе. Германиянең Тегелү төрмәсе (анда мин сигез ай ярым утырдым). Франциядә Леон төрмәсенә тыгып куйдылар Менә бу знагым минем - «Монлюк төрмәсе тоткынының Почет билгесе» дип атала. Леон төрмәсенең исеме ул Знакның документы да бар миндә.
Исән калучылардан Котлы Бөкәштә тагы Гатин дигән кешебез бар 23 ел буена мине эзләткән ул! Колхозларында борчак жире саклауны да ышанып тапшырмаганнар бичарага Урта Азия буенча йөреп, төзелешләрдә эшләп көн күргән Шабашник булып, мич чыгарган, йортлар салган. Күрешкәч, сорадым аннан: мине ничек таптый, дип Көннәрнең бер көнендә Кыргызстана барып чыккан бу Сузак районында бер Камчыбеков дигән укытучыдан -Сез Хисаме г- динов дигән кешене беләсезме0” — дип сораган «Рушад агамы0»- «Әйе. исеме Рушад». «Ә сез аны каян беләсез?» «Франциядә без аның белән этап вакытында Леон төрмәсеннән бергә качкан идек. Мин бер якка йөгердем, ул икенче якка Шуннан бирле аны күргәнем юк. белмим, исән кала алды микән, юкмы «У-у. мин аның белән урман кисеп йөрдем, шахтада эшләдем», дигән укытучы (И-и Бакый абый' Күрмәгән газапларны күрдек инде без аның белән') Шуннан хатынына әйткән Камчыбеков -Бу кешегә пылау пешер Ул безнен аяшата (кыргызларның кешене зурлап әйткән сүзе). Рушад әкә белән бергә йөргән'»
Әсирлеккә мин 1942 елда төштем 1941 елны мин хезмәт игкән особый 79 ичы кавалерия дивизиясе августта сугышка керде. Беренче елны мин тулысынча сугышып йөрдем Әсирлеккә төшкәч, баш га Янки дигән лагерьга озаттылар Анда бер кызыклы вакыйга булды, сөйлим әле сезгә.
Б. Урманче. Туктале. Рушад. башта минем соравыма жавап бир Шуннан, син барганда Шәфи Алмазның оешмасы бар идеме инде?
Р. Хисаме глннов. Юк әле.
Б. Урманче. Ул кайчан оеша0
I’. Хисамеглинов. Менә шул 1942 елның ахырларында инде
Б. Урманче. Муса ул вакытта анда инде? Ул да катнашамы0
Р. Хнсамегдинов. Мусаны да чакырып алалар, өнди башлыйлар Бу вакытта «әсирләргә әйбәг ризык биреп, ныклап игътибар күрсәтәләр Батальон, легионнар төзиләр немецлар Җәлил күреп тора бит инде боларны. Ул гына да түгел, аның белән бергә шул Абдулла Алиш. Әхмәт Снмаев. Шабаев. Кормаш. Сәйфе л- мөлсков, Хәсәновлар бар алар күпләр Анда тагын хәрби батальоннар Та- жетдиновлар. Жуковлар
Б. Урманче. Бәлки, башта германский бер оегпма булып оешкандыр?
Р. Хнсамегдинов. Юк. Муса Җәлил. Абдулла Алишлар баштан ук әзерлек лагерендә утыралар Шуннан Җәлилне Розенберг ка допроска чакырта зар
Б. Урманче. Ышанычка керү дигән нәрсә булган бит инде0
Р. Хнсамегдинов. һичшиксез' Башкача ничек итеп эшләргә була' Немецлар довериесснә кереп, эшне эчтән йөртергә кирәк иде Шуны белмәгән кешеләр кинофильмнарда совет офицерларын, немец киеме киенеп. Гитлер янында ук йөргән итеп күрсәтәләр һәм апарта берни булмый моның өчен Ә безнең бичара Мичуринны, унтерофицер формасын киеп йөргәне өчен. Бутырка төрмәсендә кыйнап допрослар алганнар Ахырда паралич сугып Ташкентта ү где Ә бит капелланы Муса нәкъ менә ышаныч тудыру өчен төзи Андый мөмкинлек бер генә лагерьда була
Б. Урманче. Шулайдыр, ләкин мин сораганга син жавап биреп бетермәдек әле Шәфи Алмаз ул вакытта эшли инде0
Р. Хисамегдннов. Шәфи эмигрант. Ул революциягә кадәр үк чыккан Исеме Габдрахман аның.
Б. Урманче. Беләм. таныш кеше ул миңа
Р. Хисамегдннов. Хатыны Хәдичәне дә беләсезме"
Б. Урманче. Әйе
Р. Хисамеглннов. Ач яңаклы, арык кына, бик хәйләкәр күзле татар иде Шәфи Оренбурныкы
Б. Урманче. Мәскәүдә приказчик булып эшләгән кеше Төрек илчелеге оешкач. гнуларга эшкә керде Шуннан төрекләрнең подданные булды ул.
Р. Хнсамегдинов. Мин анысын белмәгән идем
Б. У рманче. Мин аңарда төрек дипломатлары белән кунакта булдым Шуннан соң ул Берлинга күчте Ул анда да төрек илханәсенен эшен алып бара Муса, димәк, шул Шәфи Алмазның довериесснә керә’
Р. Хнсамегдинов. Шәфи Алмаз Мусаны бик ярата иде, үзеннән бер дә калдырмый иде Муса күндәм, юаш булып кына йөргән аның янында Шәфи ана ышана иде, чөнки Мусаның авторитеты зур. татар легионерларының күбесе белә иде атты
Б. У рманче. Шәфи янында кемнәр бар иде таты"
Р. Хисаметдинне. Иң ышанычлы кешесе Гариф Солганов Ул хәзер дә Калифорния университетында чыгышлар ясый Бик матур, кара чәчле, кылыч
борынлы кеше Тагы Афзал Фәтхуллин дигән яшь кенә җырчы, бик чибәр егет Шәфи Алмаз һәрчак җырлата иде аны Хәдичә ханым да. Шәфи Алмазның Берлинда бик зур йорты, кунакханәсе була. Тагын Яушев Искәндәр дигән кеше яши Германиядә Заводлар тоткан татар кешесе. _
Б. Урманче. Анда безнең татар егетләрен коткара ул. Искәндәрне әйтәм Ә үзе чыга алмый кала, тотыла.
Р. Хиеаметдинов. Безнекеләр тотамы?
Б. Урманче. Әйе. чикне үткән вакытта
Р. Хиеаметдинов. Кара син, ә! Бик матур хатыны да бар иде аның. Галимҗан Идрисине дә ишетеп беләсеңдер?
Б. Урманче. Белом
Р. Хиеаметдинов. Аның бер улы Илдар Муса янына килеп йергән Рафаэль Мостафин Германия Федератив республикасында эзләп тапкан аны соңгы вакытта. Бик яхшы фикере. Медицина журналы чыгара икән ул анда. Ә Шәфи Алмаз исән калды микән?
Б. Урманче. Әйе Ул бит Төркия гражданы буларак, шунда кайткан булырга тиеш.
Р. Хиеаметдинов. Монда Бидде дигән тәрҗемәче килгән икән. Мостафинга күп кенә истәлекләр сөйләгән ул. Леон Небенцаль белән бергәләп алар. ФРГга барып, татар әсирләренең документларын эзләп табалар Бик кызыклы хәл: үз дәрәҗәсен күтәрер өчен сатлык җан үзен Гаяз Исхакый дип атый. Исхаков дигән бер фельдшер була ул. хаин
Б- Урманче. Гаяз Исхакый ул вакытта Германиядә булмаган, дисең инде?
Р. Хиеаметдинов. Юк. Безнең әти бик яра га иде аны Китаплары да күп иде Бер улына Гаяз исеме куйган, язучы хөрмәтенә Утыз җиденче елда, әти кулга алынгач, китапларын да юк иттеләр Соңыннан акладылар үзен. Галим кеше иде безнең әти Бакый ага. сезгә охшатам мин аны Заманча карашлы иде. Совет властен төзүдә күп көч куйды Беренче наркомобраз булды ул Алма-Атада (Верный шәһәре иде ул заманда) Фурманов килгәч, Шиһабетдинов. әти, тагын Җандосов дигән казакъ белән аралашып йөрде Әти реввоенсовет члены иде. Приютлар оештыруны башлап җибәрде Казакъ алфавитын язды Гомер буе укытучы булып эшләде. Шиһабетдинов белән бергә трибунага чыгып басалар иде. Шиһабетдинов русча сөйли, әти аның сүзләрен казакъчага тәрҗемә итә rue. Басмачылар Шиһабетдиновны трибунада сөйләп торган вакытында атып үтерделәр.
Б. Урманче. Шиһабетдинов дигән фамилия таныш миңа.
Р. Хиеаметдинов. Революция вакытында сез Казагыстанда идегезме?
Б. Урманче. Юк, революция вакытында мин февральдән майга кадәр өйдә — Куканд га. Аннан соң инде бу якларга кайттым
Р. Хиеаметдинов. Шамил Усманов гаскәрен күрмәдегез инде? Татбригада шунда бара бит Татарлар йөргән бит анда, совет хөкүмәтен төзеп... Мостафа Ногманның шундый җыры да бар бит
« Ферганә. Бохара без йөргән ара...»
Б. Урманче. Мостафа белән икәү каберләрен эзләп йөрдек анда. Шул Татбригада белән совет хөкүмәтен төзеп йөргән картлар, инвалидлар Җәләлабад базарын тутырып утыралар. Аяксыз-кулсыз кешеләр әрҗә ясап көн күрәләр. Ә каберләре турысында әйтәсе дә юк Әндиҗан янындагы каберлектә булдык Бер дә каралмаган, ташландык хәлдә. Орск шәһәрендәге шикелле түгел Дутовмы. Колчакмы Уралга килгәндә, тагарлар бик каты сугышканнар акларга каршы. Форштадт дигән парк бар Орск янында Шунда революционерларның каберләрен матур итеп бизәгәннәр, ташлар куйганнар, гөлләргә күмгәннәр! Ә Әндиҗан зиратында мондый таш куйганнар «Здесь похоронены мусульмане, участники становления советской власти»,—дип. «Татарлар», «башкортлар»,—дигән бер сүз юк.
Р. Хисамегдннов. Түбән Камадагы «Җидегән чишмә» клубында очрашу вакытында: «Гомер буе туган илдән читтә яшәгәнсез, ана теленә карашыгыз ничек’»- дип сораганнар иде Мин әйттем «Урта Азиядә казакълар, кыргызлар, үзбәкләр арасында үстем Әти әйтә иде «Син, улым, күп төрле милләтләр арасында яшисең, шулар белән тату бул. берәүне дә кимсетмә Берәүне берәү рәнҗетсә, син ярдәм итәргә тырыш Шунда i ына тормыш юлың бәхетле булыр», дип Төрле халыклар күрдем, телемә чит сүзләр кереп китүе дә мөмкин. Муса Җәлил һәм аның якын көрәштәшләре — соңыннан минем якын дусла-
рым —белән фашист лагерьларында, төрмәләрдә бергә булган вакытта татар телен һаман-һаман өйрәнергә тырыштым Татар халкын чын күнелемнән яраттым мин Кайда гына булсам да. ана теленә хыянәт иткәнем юк. Тел турында мин сезгә гыйбрәтле бер вакыйга сөйлим хәзер, мин әйтәм
Шулай Себердә жан асрап яткан вакытта этап белән лагерьга бер яшь егет килде 19 20ләрдә генә әле. Руслар арасына кереп кысылган бу Андый җирдә халык төркем-төркем булып, һәркем үз милләттәше тирәсендә булырга тырыша Фамилиясе Хәбибуллин моның, үзе Харитонов булып йөри Исеме Барый икән, ул үзен Борис дип атый. Рус егетләре әйткәннәр моңа: «Син болай үз милләтеңне сатып йөрисен бит. бер көн килеп, безне дә шулай сатарсың!» - дигәннәр моңа Син үз милләттәшләрең янына бар. мөселманнар янына, алар күп монда» Китә бу шуннан чеченнәр катына «Здравствуйте, я мусульманин Можно мне к вам?» ди «А почему по-мусульмански не здороваешься’’ Какой же ты мусульманин?» диләр икән тегеләр «Я татарин, татарин!» - ди бу. «Вон там ваши татары, к ним и иди», дип куып җибәргәннәр егетне Күрсәткән якка китә мескен. Анда Барый Абдулла абый дигән кешегә туры килә. Себер татарына «Вог. я татарин, ди икән Меня вон те прогнали, и русские прогнали'» «Син кай якныкы9» дип сорый карт Теге лып-лып. күзен ача да йома, бер сүз аңламый «Төшенмисеңме әллә син татарча9» «Я не знаю!» ди теге «Тогда, пшел вон отсюда! Какой ты татарин, языка матери своей не знаешь!» дип. җилкәсеннән этеп җибәргән тегене. Чыгып, мескенләнеп тора инде Яшь бит. Санчастьта минем Ремицан дигән латыш дустым бар иде Ярата идем шул кешене, чөнки безнен җиңгиебез, әниемнен энесе Әхәт абый хатыны Матильда исемле латышка иде Шул хатыннан бер кызы, бер улы бар иде Монда ла!срьда берүзе кангырап йөргән латышны (шул җиңгием хакына), дус итеп, үз янымда йөртәм инде Ремицан әйтә моңа: «В санчасть иди. гам у нас Рушад Билялыч. очень хороший человек Он не обидит, к нему иди», дип алып килә теге малайны Палаткада без. Шуннан, килү белән, исәнме юк. саумы юк. башын баганага орырга тотынмасмы егетем! «Я проклинаю своих отца и магь. что родному языку не научили! Ненавижу их!» дип кычкыра башлады Нервысы тоткан, тавышы калтырый Мин килдем дә «Сынок, погоди, зачем <ы так9 Почему расстраиваешься?» дим Җылый теге: «Разве я виноват?' Это отец с матерью родному языку не научили! Как же мне жить9' — ди. Русские прогнали меня, чеченцы прогнали и старик-татарин прогнал!» «Ну-ка. Ремицан. позови Абдуллу абый», дим Карт килде дә күрә инде: мин малайны иңеннән кочып утырам «И-и Рушад. бу сиңа нәрсәгә кирәк9 Түргә утыртып кушансын' Ана телен белми бит ул Аннан куылган, моннан куылган' Чыгарып җибәр үзен!» (Абдулла абый мине ярата иде үзе) «Юк. мин әйтәм. алан түгел Ходай тәгалә бөтенебезне дә тигез яраткан, аның бәндәләре бит без Ничек итеп моны куасын? Ата-анасы бернәрсәгә дә өйрәтмәгәннәр үзен. Әле бу яшь кеше, өйрәнер, гаепле булабыз бит. мин әйтәм. читкә каксак Син куй ул сүзеңне. Абдулла абзый!»
Шулай игеп, малайны үз арабызга алып, башта исәнләшергә өйрәттек, кан яктан икәнен әйтергә һәм әкренләп башкасына Ана теленең читтә дә кирәге чыга икән ул адәм баласына'
Шушыларны сөйләгәч. Түбән Кама кешеләре гөрләтеп кул чаптылар' Әйе. туган тел һәркемгә кадерле. Руслар әнә үз телләре белән горурлана беләләр
Бер тапкыр, геолог ия партиясендә эшләп йөргәндә, мине разведком председателе итеп санладылар (Профсоюз инде ул ) Шунда Войгенко дигән инженер- геолог миннән сорый «Товарищ председатель, как ваше имя-отчество по- русски9» дип. Мин әйтәм: «У нас не переводи гея. А как ваше по-татарски9» дидем. Теге кычкырып көлә, ачуым чыкты «Где вы воспитывались* Какой институт кончали9' Как смеете так унижать, смеяться над другим языком9'» Теге, чын күңелемнән рәнҗүемне күргәч, кочаклап алды мине «Рушад Би гялович. я нарочно задал вам этот вопрос, потому что многие татары меняют свои имена Вог Тихоном зовется, а сам Талгат (Геология партиясе начальнигы турында әйтә инде бу.) Спасибо вам. ди. кто любит свой народ, тот и Родину не предаст», ди.
Старшин инженер иде Шуннан теге Тәлгать дигәне килгән безгә бер көнне «Рушад абый. ди. минем әти сезгә охшаган кеше булырга тиеш Мин детдом малае бит Войгенко сөйләгәч, аңыма килдем», ди «Ата-ана биргән исемне алыштырырга ярамый шул», мин әйтәм Күз яшьләре белән елап утырды «Оялтты бит мине Войгенко!» ди Анысы ярдәмче генә, киыйсә. ә бу начальник инде. Ана теле кайда да кирәк шул
__ шерен оешма эшләре буенча Муса Җәлил башка милләт кешеләре белән U дә элемтәдә иде. Толымбәков дигән казакь. Хәмзә Абдуллин дигән
казакъ язучысы, тагын үзбәкләр дә бар иде. рус полковнигы Гушманов. Рыбальченко дигән украинлы — боларның барысы белән дә якыннан таныш иде ул. Михаил Иванович Иконников (аның белән тормәдә бергә утырган идек) хәзер дә исән Безгә Ош шәһәренә берничә тапкыр килеп кипе Мәскәүдә, Мусаның 80 еллыгыннан соң. хушлашканда, Таифә әйтә мина «Кара әле. ди.— Михаил Иванович күз яшьләре белән елап тора» Мин дә елыйм инде. Ничек еламыйсың, дус бит. тормышның ачыларын бергә күргән кеше Шулай итеп, елый-елый аерылышкан идек.
Әсирлектә чакта Персиков дигән рус егете мине үлемнән коткарып калды бит' Демблин лагеренда булды бу хәл. Этап белән салкыннан килеп кергәч, күрәм. әсирләр тезелешеп яталар Кулымны берсенә куеп карыйм җылы. тере, димәк, икенчесенә куям -жылы. Шуннан тегеләрне этеп, араларына кереп ятам.
Иртә белән уянып китсәм, тешем тешкә тими - - шундый суык! Карасам, ун ягымдагысы үлгән, тәне суп-суык. сул яктагысы да үле Аларның меңнәрчә бетләре миңа күчкәннәр! Колакка да. күзгә дә керәләр, борынга да И-и. талыйлар үземне! фашистлардан да яманрак икән бу хәшәрәтләр' Мин ничек тә булса торып санчастька киттем. «Послушайте, доктор, дайте что-нибудь вши заели совсем!» -дим. «О. браток, нет у нас никаких лекарств Ничего не дают фашисты Мы тут, как мухи, мрем», ди. «Что же делать9 Заели ведь, проклятые!» «А вон там. в углу, костер Подержи одежду над огнем».
Учак янында минем шикеллеләр утызлап кеше Мин дә чишенеп, киемемне таякка алып уг өстенә китергән идем, чытыр-чатыр яна да башладылар теге хәшәрәтләр. Яңадан санчастька киттем. «Доктор, мне бы пристроиться где- нибудь, надо бы пользу какую-то приносить».— дим
Тик кенә йореп үләсе килми бит инде. Чарасыз басып торам, шуннан врач, әллә инде кызганып, мина якында гына дизентерия белән авыручылар яга торган барак барлыгын әйпе. Анда бер ярдәмсез хасталар үлем көтеп ята икән. Сак бул. ефрейтор-садист эләктермәсен үзеңне, кисәтү-нитүсез атып үтерәчәк Анда ризык эзләп керүчеләрне чүпләп кенә тора ул Обходтан соң гына керергә тырыш диде
Обход беткәч, баракның ишеген барып тарткан идем, галәмәт сасы ис борыныма килеп бәрелде Нарларда йөзләгән авыру ята арык дистрофиклар, коры сөяк белән тиредән генә! Кайсы киемнән, кайсы ялангач Ыштаннары, күлмәкләре арт сөякләренә ябышкан канлы кләй шикелле. Мине күрүгә «Дай воды, воды»,—дип. туксан тугыз кул күтәрелә башлады
Шулай ярдәм итеп йөрим, ара-тирә Валентин Персиков белән сөйләшеп тә алам. Күпмедер вакыт үтте. Теге ефрейторны гел күзәтеп торам, ул киткәч кенә авырулар янына керәм.
Дүртенче көннән сон микән. Валентин белән исәнләшеп тә өлгермәдем, ишек ачылып та китте, ике полицайны ияртеп, теге ефрейтор, явыз, килеп тә керде «Вас махст ду һиер, ферфлюхтер ман?' — дип акыра бу Швайн райн!» дип. сүгенә-сүгенә, билендәге парабеллумын чыгара башлады Мин өнсез калдым Шулвакыт теге Валентин каян килгәндер көч аңа! урыныннан кубып, миңа ташланды, мин —аңа. Кочаклап алды да Валентин, күз яшьләре белән елый-елый ялынырга тотынды: «һер ефрейтор! Ниһт шиссён! ди Дас ист майн брудер! » («Атмагыз, зинһар, бу минем туган абыем! Ул эзләп тапкан мине'» - дигән сүзе инде ) Теге фашист карап тора. Мин дә зәшәр күзле, аксыл чәчле. Валентин да шундый ук блондин Теге садист карап-карап торды да — Валентинның күзеннән яшь ага. ышанмау мөмкин түгел — парабеллумын каешына кыстырып: «Бляйб һиер. Гут»,— дип («Ярый, кал шушында») чыгып китте
Менә бит. Валентин — рус, ә мин татар. Икебезне дә атып үтерер иде. ләкин авыру кешенең елый-елый соравын аңлады бит немец! Каян килгән аңа мәрхәмәт?..
Шул көннән алып мин авырулар янында тора башладым. Үземә урын җайладым. Кухняга баргалыйм. Гайнан Кормаш белән шунда таныштым Аннан җылы су ташыйм. Көн дә «капут команда» килеп, үлгәннәрне алып китеп тора Бер чокырга гына да 95 мең мәет күмелгән!
Бер көнне Гайнан белән сөйләшеп торганда, әйтә бу: «Әнә. Рушад. күрәсеңме теге кешене9» «Күрәм Кем ул?» дим. «Безнең атаклы совет язучыбыз Муса Җәлил бит ул», ди. Мин әйтәм: «Кызганычка каршы. Муса Җәлилне белмим бит. Тукайны беләм, Галимҗан Ибраһимовны беләм. ә Җәлилне белмим
Таныштыр бетне».— дим «Әйдә, таныштырам»,- ди бу. Гайнанны күреп алгач, теге кеше безгә таба килә башлады. Анын кыяфәте йончыган булса да. янып торган күзеннән батыр кеше икәне күренеп тора иде. Мин: «Рушад Хиса.мет- динов»,—дип. ана кул суздым.«Ул: «Муса Гумеров». —диде. Кайсы вакыттагы этап белән килүемне, кайчан әсирлеккә төшүемне, сугыш хәлләрен сораштырды.
Лагерь ишегалдында кечерәк бер чиркәү бар иде. Муса һаман шул тирәдә кайнашты. Аның янына гел кеше җыела казагы да. татары да. чувашы да. урысы да. марие да. һоркайсы анын шигырьләре белән кызыксына иде. шуннан үзенә дәрт, рухи коч. яшәү теләген алгандыр ул.
Озак та үтмәде, этаплар башланды. Мусаны каядыр алып киттеләр Мине дә Ротвайль дигән лагерьга күчерделәр.
Бу вакытта Көнчыгыш фронтта безнен Совет Армиясе немецларга шактый каршылык күрсәтә башлый Немецлар кырыла Гитлерга яна солдатлар, «пушечное мясо» кирәк була Шуна күрә алар элекке сәясәтен үзгәртәләр Башта алар. «Майн кампф» дигән Гитлер китабы буенча, безнен совет халыкларын «унтер- менш» дип юк итәргә хөкем иткәннәр Ариецлар ягъни, немецлар гына чын кеше, янәсе. Ә хәзер затлы расадан икәнлекләрен онытып, әсирләр лагерында төрле милләт кешеләрен ашата, эчертә башлыйлар Әсирләрне милләтләргә бүләләр. Рус. украин, белорусларны бер җиргә җыялар, татар, башкорт, мари, удмург. чувашларны икенче җиргә; грузиннарны әрмәннәрдән аералар; казакъ, таҗик, кыртыз. төрекмәннәрне үзаеры туплыйлар Шулай итеп, үзләренә кораллы көчләр әзерләмәкче болар
Безне төрле лагерьлардан Польшага алып килеп. Едлино дигән җиргә тупладылар
1943 елда безнең капеллабызның яртысын кулга алып. Варшава төрмәсенә яптылар
Мусаны 10 августта алып китәләр. II августта безне. Шунда ук безне саткан кеше дә билгеле булды. Ул Ямалетдинов. Казагыстанн.ш Без анардан элек үк шикләнә идек
Допрослар, күзгә-күз шаһитлык, кыйнаулар һәммәсе шул Варшава төрмәсендә булды
Икс айдан безне Берлинга алып киттеләр. Юлда конвоирлар үзара сөйләшеп, бутербродлар ашап бардылар Күмәчкә май якканнар да. өстенә варенье сылаганнар Бер-берсен кыстаган булалар, безгә илтифат итмиләр Шунда Абдулла Батталдан «Белмисенме. Абдул, кем сатты икән безне’» дип сорыйм. «Теге, күзлек кигәне, капеллага кереп йөри иде бит Ямалетдинов. Мин ана карата шшырь чыгардым», ди Баттал.
Их. Ямалетдин! Кызыл перчаткаңны
Юылмаслык канга мангансың
Сузма кулың безнен күкрәкләргә!
Буең җитмәс, үсми калгансың»
Гази Кашшаф минем турыда «Комсомольская правда»да язып чыккан иде «Мусаның якын көрәштәшләреннән Хисаметдинов дигән берәү булган Аны 1944 елны Франция! ә алып килгәннәр Аягында да басып гора алмаслык хәлдә яткан Хисаметдиновны хастаханәдән немецлар төрмә!ә илтеп япканнар Шунда үлеп калган, имеш» Моны укыгач, үземнең icpe икәнлегемне әйтеп, редакция!ә хат яздым
Шуннан озак га үтмәде. Гази Кашшаф безгә Ошка килеп төште. 1959 елда мине монда. Казаша чакырдылар Язучылар клубына бөтен союз әгъзалары жыел!ан руслары да. татарлары да. Халык бик күп. Кызык бит Муса белән бергә булган кеше килгән! Шунда мин Абдулланың әлеге шигырен сөйләгән идем Сойләвен русча сөйләдем, ә шигырен татарча укыдым Бервакыт залдан Салих Баттал Абду 1ланын абыйсы, болан дин кычкыра «Одну минуточку, товарищи' Это стихотворение я в 1929 году прошв Чемберлена написал. Вот теперь мне совершенно ясно, что Хисамутдинов был с моим братом. Брат воспользовался моими стихами против предателя»
Варшава төрмәсеннән соң немецларның атаклы зинданнары санал! an Tei ельгә эләктем Шунда мин Александр Русанов дигән кеше белән таныштым Ул Строкач ди! ән генерал-полковникнын үз (личный) адъютанты була Бу iciiepaT Украинадагы бөтен партизан хәрәкәтенеңбашлыт ы Соңыннан аны Совеi лар Союзындагы партизаннар хәрәкәте инабы начальни! ычпеп билгеләгәннәр Ә Русаковны Брянск урманнарына Ковпак подразделениссенә 25ел тулу уңаеннан җибәр!ән бу наннар Немецлар аның самолетын бәреп төшергәннәр Дошман кулына у т шу тай элә!ә
Тегель төрмәсенең һәр катына ятьмәләр сузылган. Югары каттан ташланасын икән, ятьмәгә килеп төшәсең. Шундый инде немец төрмәләре Баскычлары буйлап әйләнәеп-әйләнеп менешле.
Шулай беркөн һава тревогасы башланды Күктә — америка, инглизләрнең йөзләрчә самолеты. Берлин ут эчендә! 1944 ел бу. У-уу. күрсәң төрмә дер селкенә Надзирательләр бомбадан саклану урынына качып беттеләр. Төн караңгылы! ын кисеп, прожектор утлары айкала, реактив снарядлар атыла. Ул җәһәннәмне сөйләп кенә бетерерлек түгел. Әллә нинди төсләрдә аллы-гөлле утлар кабынып китә. Әгәр рәссам булсам, шул дәһшәтле манзараны ясар идем мин.
Шушындый һөҗүм вакытында төрмәдәге барлык тоткыннар берьюлы кычкыра башлый — инглиз, француз, рус, немец телләрендә. Чын кыямәт куба! Шул гауга эченнән ишетәм. берәү «Синенький скромный платочек» дигән жыр көенә сызгырына бит. Сызгыра да беразга туктала Аннары кабат башлый. Мин дә бу җырны дәвам итеп киттем. Сызгырып та карадым Шуннан аскы этаждан. «Кто поет?» — дип кычкыра берәү Мин өченче катта Аска карап: «Это я. Рушад Хисамутдинов!»—дип җавап бирдем. «А я — Александр Русанов!»—ди теге. Әнә шулай танышып киттек без. Көн дә бу миңа яңалыклар җиткерә. Мин дә кайчан әсир төшкәнемне, ни өчен төрмәгә утыртканнарын әйтәм Әлбәттә, барысын да ачып ташлап булмый инде ана Ә ул болай дип кычкыра: «Я — партизан. Меня сбили Со мной заигрывают тут. Если хочешь меня увидеть, нас с одним французским офицером на прогулку, примерно часа в три. выводят.— ди Я в погонах Ты. наверное, еще не видел погонов?» «Нет. не видел», дим.
Сәгать өчләрдә (вакытны кояштан чамалыйсың) тәрәзәдән карасам, китеп бара бу Башында полковник папахасы, плащтан, кара сакаллы чибәр егет. Янәшәсендә француз офицеры һәм немец фельдфебеле. Русанов нидер сөйли, минем тәрәзә ягына караштырып та ала. Кулын папахасы янына куеп, мин күрдем сине, дигән ишарә ясый Мин дә аңа кулъяулык болгыйм. Шулай итеп, безнең танышлык көннән-көн ныгый бара, һава һөҗүме вакытында бөтен яңалыкларны бер-беребезгә җиткерәбез. Шушы вакытта Эрнст Тельман да Тегельда утырган икән
Беркөнне минем камерага надзор прокуроры керде (Тегель тикшерү төрмәсе бит) Немецчә белмим, дим моңа, миңа рус газетасы бирегез, дим Бер-ике көннән алып киләләр миңа, онытылган инде. «Новое слово» мы. «Русское слово» мы, эмигрантлар газетасы. Беренче битендә үк зур итеп Русановнын фоторәсемен биргәннәр Күкрәгендә орденнар. Погоннардан. «Капитан госбезопасности Александр Дмитриевич Русанов»—дип язылган. Шунда ук Политбюро әгъзаларын мыскыл иткән төрле хәбәрләр...
Тревога вакытында «Синенький скромный платочек»ны җырлап, чакырам моны «Что?» — ди «Саша, мин әйтәм, передо мной газета «Русское слово». Здесь твоя фотография и показания капитана госбезопасности Советского Союза Русанова Крупным жирным шрифтом» «Что пишут?» — ди Мин әйтәм «Чепуху всякую» «А ты веришь?» -ди. Мин. аны-моны уйламыйча, «не знаю», дип жавап бирдем Шул сүзем өчен өзде бит бу араны! Тревогалар вакытында дәшми хәзер. Ярты ай вакыт узды, бер айга якынаеп килә — юк. теләми сөйләшергә, һаман үпкәләве бетми Кычкырып та карыйм. «Платочек»ны да җырлап алам — юк. дәшми генә бит! Мин гаебемне аңлыйм: бергә төрмәдә утырган иптәшемне рәнҗеттем бит. Гафу үтенәсем килә. Нишләргә9 Шуннан бер көнне «Дети капитана Гранта»дагы:
«Капитан, капитан улыбнитесь!..»
дигән өлешен җырладым. Тавыш килә бит астан: «Что. Рушад?» —ди Мин әйтәм: «Слушай, Саша, извини ты меня, дурака! — дим Как я мог. не подумав, ляпнуть такое — не знаю.. Конечно же. они шельмуют тебя, поливают грязью Я не верю ни единому их слову. Ты же многих здесь морально поддерживаешь, не только меня одного!.»
Шулай итеп, безнең дуслык алты ай дәвам итте. Ахыргы көннәре болай булды инде анын...
1944 елның февраль —март айларында мине. Шәрнповны (ул шунда Муса Җәлилнең дәфтәрен алып чыккан), Солтанбәковны чыгаралар Исән калуым белән мин Мусага. Гайнанга бурычлы. Алар мине сатмадылар. Ә мин үзем һаман бер сүзне кабатлап килдем «Бернинди дә яшерен оешманы белмим. Гаебем шунда гына — мин сездән качмакчы идем»
Безне шуннан Франциягә алып киттеләр. Русанов Тегельда калды. Анын язмышын сугыштан соң. илгә кайткач, белдем Фашистларның җәзалауларына 166
түзә алмыйча, кан тамырларын кисеп, һәлак бу .нан Ләкин сонты хатын, тимер тартмага салып, җиргә күмеп өлгергән Дошман ничек тырышса да, сындыра алмаган аны. 20 ел узгач, хагын табып, язучы Юрии Корольковка тапшырганнар Ул анда миңа атап: «А ведь приятно, должно быть. Рушад. вновь встретиться с другом через столько лет!», .гип язган.
Рәсемдә: Рушад ага (< | и)ан uxenut / у гснсн хәләл җсфсгс Гаифэ ханым һәм керәнләш дуслары Михаил Иконников (Архан.-е.гмх Фарит Со.тгаибсков i > «юы-тап белой СССРнын халык рәссамы, академик Харис Якупов остаханэссндэ Муса Ж<>.тн ггэ 6aiuin- ланган картина янында (I486 ei февра /ь
Франциядә үзем белән бергә яшерен оешмада катнашучы Хәмнсв Гариф Маликов. Кәрим Ходжаев. Гарәф Фәхрегдиновлар белән очраштым Мин бик зәгыйфь идем, аягымда басып горырлык хәлем юк иде Дүртенче батальонны шунда күчергәннәр икән, ә безнен капелла шул батальонмын хозротасында иде
Мине ипче команданың больницасына салдылар Егетләр килеп ашаталар иде Маликов ярдәме белән болар француз партизаннары. коммунистлар белән бәйләнешкә керә алганнар икән Алар унсигезенче субливизноннын командиры капитан Ссгельнен һәм штаб начальнигы подполковник Жевотьд-Запольскийнын заданиеларын үтиләр ничә немец барын, кораллар күпме, кайчан җыелалар, кай җирдән чыгалар барысын җиткереп торалар
Бер көнне болар, унсигез егет, парт шаннар ягына чыгарга булалар Шуны белгәч, мине калдырмагыз, дип. бик үтенгән идем Гарәф әйтте «Сабыр ит. Рушад абый, без сине коткарырбыз, бераз коч җыеп яз» дип Шул кичне алар Гарәф Фәхретдинов. Әмир Үтәшев (ул хәзер Казанда яши) Гариф Маликов һәм башкалар немец сакчыларын үтереп, коралларын алып, качалар Иртәгесен мине, аларга җинаятьтәш дип. яна дан кулга алдылар ла. шундагы Ле-Пюи төрмәсенә яптылар Күпмедер вакыттан сон. машинлга салып. кулларны арканнар белән бәйләп, этап белән атаклы Монлюк дигән Леон төрмәсенә алып киттеләр Безне подвалда тоттылар һава җитми, тынчу ( улан чыгарып ташлаган балык кебек ятабыз' Шунда мин Зиннур Гатин дигән егет бс ын таныштым. Ул да качарга җыенган икән дә, немец складыннан мина алган вакыгта. тотылган Бер көнне меңнән артык француз партизаннарын һәм безне, кулларны бер-беребезгә богаулап, алып киттеләр Германиягә Леон сгансасында товар вагоннарына утырттылар Угыз кешене ун якка, УТЫЗЫН сул якка урнаштырдылар Ә ишек төбендә ком тутырган канчыклар янында икс сакчы-автоматчы Берсе бер якка, икенчесе икенче якка карап ята Юлда, моментны туры
китереп, кечкенә генә кадак табып алдым (Минем яшьлегем 1932 елдан алып сугыш башланганчы, чик буенда узды Күптән түгел мине «Отличник-noi ранич- ник» дигән знак белән бүләкләделәр. Тагы «КППО» дигән бик кызыклы знагым бар — Краснознаменный панфиловский пограничный отряд» дигәне Мин анда да хезмәт иткән идем). Элекке сәләтем ярады бит. Богауны ачтым мин. үземнекен дә. Гатинныкын да. Поезд бара инде Менә ике шәһәр Дижон белән Макон арасында. Турнус дигән разъезд янында эшелон кинәт туктый Эшелон алдына, тимер юлга бомба ташлаганнар икән. Конвоирлар сикереп төшәләр дә гау яклап һөҗүм итеп маташкан партизаннарга каршы ут ачалар Шундый атыш китә монда! Вагондагы сакчыларыбыз, кювет эченә яшеренеп «фоейер! фойер!» дип аталар, безгә карау да юк Шул арада без дә сикереп төшәбез. Гатин бер якка йөгерә, мин икенче якка Йөзем бакчасына кереп чумабыз Икәү генә түгел, безнең вагоннан гына да утызлап кеше коелышып шунда исән калдылар Карыйм. янәшәмдә бер карт француз. Коммунист булып чыкты ул соңыннан Аның белән бергә түгәрәк чокыр кырыена килеп туктадык та (французлар анда йөзем бакчасы өчен ашлама саклыйлар, күрәсең), шунда төштек Тирә-юньдә туктаусыз атыш бара инде. Мин. бер тимер кисәге табып, сукыр тычкандай, җирне казый башладым, үземә ләхет алып, качарга урын әзерлим Теге карт, әллә бу саташкан инде дигәндәй, куркынып тик карап гора «Давай, капут, пух- пух!»—дим аңа. аңлатам инде. Шуннан ул да «Уи. ун. мсье».— дип. казый башлады. Кереп посабыз йомшак җир астына. Атыш туктый таудан һөҗүм иткән партизаннарны немецлар чигендергән, ахрысы Конвой бик көчле бит Йөземлектәге кешеләрне аулый башладылар бугай «Хальт!» — дип кычкырган тавышлар, атышлар, ыңгырашулар «Дук-дук-дук»—адымнары безгә ишетелеп тора. Сизәм. безнен чокыр кырыена ике немец килеп туктады. «Раус!»—дип кычкырдылар. Теге карт селкенергә азаплана Котым очты' Куркып, чыга башлый инде бу. дип. муеныннан басып куйдым тегене. Немецлар аттылар-аттылар да китеп бардылар Ярый әле. без яшеренгән яктан торып аттылар каршыга чыгып атсалар — бетә идек. (Менә бит тагын бер үлемнән котылдым! Кайчандыр әниемнең әйткән сүзе һаман исемдә: «Унбер балам өчен дә бер Рушадым кулмәкчән туды, бәхетле булыр бу улым!» дия иде Ул күлмәкне әнием саклый иде. бер тартмага салып. Кибеп беткән иде .)
Тимер юлны рәтләгәннәр, ахрысы. Паровозның «ту-у-у» дип гудок биргәне ишетелде, менә «чух-чух-чух» итеп эшелон китеп барды «Исән калдык», дип күңел шатлана, йөрәк күкрәк эченә сыймый' Теге карт мине кочаклап маташа Караңгы төшеп килә Без ашыкмый гына чокырдан чыктык Бакча кырыенда бер француз очрап, безгә өеннән су чыгарып бирде Партизаннар югарыда, дип. кая барасын да күрсәтте.
Киттек без. Бервакыт «Атае!» дип. көтмәгәндә әрәмәлек арасыннан каршыбызга берәү килеп чыкты Кулында җиңел инглиз автоматы Кулларыбызны күтәрдек. Ул арада юлдаш картым сөйли башлады. Мине «рус. комрад». ди. Шуннан теге автоматын муенына элде дә. юлны күрсәтте. Без 1 аут а менеп киттек. Бара торгач, бер кечкенә генә йорт янына килеп җиттек Эчендә — партизаннар Бая немецлар белән атышканнар шулардыр инде. Араларында хатын-кызлары да бар Бөтенесе кораллы. Шуннан безгә зур кружка белән ике литр чамасы булыр — тутырып, коры шәраб салып бирделәр Су урынына эчәм тегене, голт- голт итеп Шәраблары тәмле шундый! Алар оста бит Карт та калышмый миннән. Шуннан мин изрәп, ярым йокылы күземне ачып ятам, кешеләрнең башлары аста шикелле, аяклары югарыда Хатын-кызларның юбкасы парашют булып күренә Нишләп ачылмый икән болар, дип аптырыйм Бераздан икебезне дә йөк машинасына утырттылар, бер сакчы кузовта, икенчесе кабинада Алып киттеләр искиткеч матур Крузельский тауларына Юлы. серпантин шикелле. уралып-уралып менә. Машина авырлык белән беренче тизлектә бара Кузовтагы сакчыбыз җырлый (итальян булып чыкты ул) Тавышы матур Шулай берничә сәгать узгандыр инде Менә борышы шато (замок) янына килеп туктадык. Бу калы а рыцарьлар заманында таш кыялар арасын уеп салынган Капка янында — сакчы. Безне де Голль гаскәренең бригада штабына алып килгәннәр Төшү белән теге картка җикеренә башладылар, җилкәсеннән тотып, тупас итеп этеп тә җибәрделәр Минем белән дә шулай ук кыланалар Фашистлар микән болар, партизаннар микән? Алып керделәр эчкә, картны бер бүлмәгә, мине— икенчесенә Допрос ала башладылар. Тәрҗемәчеләре бар. полякча сорый: «Яшермәгез. сез биз немец шпионы Сезне махсус җибәргәннәр! Мин әйтәм. «Ничек махсус? Нәрсә, белмисезме әллә, меңләгән французны немецлар Германиягә алып бара иде бит Турнус районында сезнең самолетлар тимер юлны бомбага
тотмады меня?!» Күп сорашып тормадылар, мине эткәли-төрткәли тимер ишекле подвалта кертеп яптылар Анда юеш. тездән пычрак, лайлы идәннән лач-лач атлап кереп киттем Карасам, анда немецлар утыра, арада хатын-кызлар да бар Мин стена буена барып бастым Баягы шәрабның да көче бетте' Берме, икеме сәга ть басып тора торт ач. черем итеп тә алдым шикелле Тан атты бер таман Яктыда әйбәтләбрәк карыйм чынлап та. хәрби киемле немецлар утыра Шуны белүгә, үз-үземне кыздыра башладым. «Кая синең батырлыгын?! Син пограничник бит! Үлсәң дә егетләрчә үләргә кирәк!» Бардым да ишеккә гөрс-гөрс суга башладым. Аяк белән дә гибеп куям Бар белгәнемне селкеп, русча да. үзебезчә дә сүгенәм! Бервакыт ишек артыннан. «Кес кесе сө?!» дип сорыйлар. -Я русский офицер' мин әй тәм. Я советский офицер'Вы не имеете права держать меня здесь! Идите и доложите, а не то я сейчас! » Шуннан мине штабка атып киттеләр Минем кан кызган, керү белән өстәлгә сугып «Я русский офицер' Я советский офицер' дип кычкырам Я у вас политического убежища требую' Вы прекрасно знаете, что я во время этапа бежал! Как смеете вы меня вместе с немцами в подвале держать”» Тегеләр «Вы офицер, мсье, знаете, что мы обязаны проверять», диләр Коль обязаны так проверяйте' Я не возражаю, но с немцами не сажайте' Я у них в Бер лине насиделся!»
Француз офиттерыиын йокысы туйган, мина көлемсерәп карап тора «Ну ладно. ди бу, мы будем держать вас не в подвале, а на чердаке» Мина бер фляга шәраб бирәләр (алар аны су урынына эчәләр), бер кисәк колбаса тоттыралар Ашадым, зчтем. шуннан мине ат абзарының чарлагына алып менгереп яптылар И и! Үлектәй йоклат анмын шунда көне буе' Анда печән, салам хуш ис. рәхәт. Төшләр күреп, изелеп йоклаганмын
Кич белән уянып китсәм, чардак тулы кеше' Шау-шу' Үзебезнең тагар егетләре Закиров. Ризванов! Аннан Никитчеико. Марченко дигән рус егетләре' һәммәсе таныш. Алар да шул ук эшелоннан качканнар, гик французларта соңрак эләккәннәр Туганнарча күрешәбез. «Сезне подвалда утыртмадылармы’’ Сезне алда шундый ожмах көт.»., дим
Бер атна чамасы тикшерделәр безне Аннан бригада комиссары мсьс Дьюм «Сезнең арада офицер бар бугай?» дип. мина ымлады. Бөтенесе «Әйе. этте, безнең командирыбыз ул булсын», диештеләр. Ни дисәң дә тикшерү вакытында җиде кон буена икмәген, шикәрен, ни бирсәләр шуны мин өләштем, һәмм.тсе миңа ышаналар иде Яшем дә аларныкыннан олырак
Шулай итеп, мсье Дыом мине рус торкеменен командиры итеп куйды Башта безне хужалык лиләренә куштылар. Соңрак сугыш операцияләренә катнаша башладык Бсрәрет ез кача калса, барыт ызны да юк итәбез, дип кисәтеп куйды тар (Теге подвалда утыручыларның барысын да аттылар.)
Сугышта без хәйран тына осталык күрсәттек.
«Французларның voinaib жәүһм,. л »рен немецлар Германиягә алып китәләр'» дигән хәбәр Парижның үзеннән килде Мона ничек тә комачау итәргә кирәк иде
Беркөнне безнең взвод, французлар ротасы белән бергә, гөп автомат исграль- не контрольгә алды Китәр алдыннан мин үзебезнекеләргә көрәкләр алырга куштым «Нәрсәгә кирәк \ т авыр көрәкләр’’», дип французлар аптыраша. «Ни- чето. мин әйгәм. кирәге булыр .тле!» Белеп торам таулы жнрдә немепнын үз тактикасы оар миномет тардан аталар алар
Барып җитүгә, әрәмәлек арасында шахмат тәртибендә чокырлар казыдык Җире йомшак иде Командир килеп, колоннаның нн алгы машинасы якынаю белән аны атып яндырырга кушты Егетләрнең һәркайсына задание билгеләнде Марченко пулеметчы Аңа әйтеп куйдым «Как только головная машина приблизится к кустарнику, сгреляй. не дожидаясь команды Старайся целиться в бензобак, чтобы поджечь машину»
Менә машиналар рәте күренә бер заман ШУНДЫЙ күп арт ы очы күренми до Брезент бөркәвечле беренче машинаның якынаюы булды. Марченко ата да башлады У гка чорна тын шартлады бу машина Туктады колонна Китте ьн тазына. шау-шу купты' Машина тарда хәзинә гүгс т. СС дивизиясе солдатлары булып чыкты' Франциядән Көнчыгыш фронтка барышлары икән Безнекеләр анда фашистларны нык кын т кыйнап яталар, күрәсең Иң ышанычлы чистьләрен Совет Армиясенә каршы жибәрәтәр.
Французлар окоп казып мәшәкатьтәнмәгән иделәр. берничәсс пуля тиеп егылды, ка наннары чнгснә-читенә качып киттеләр. Без тенә һаман агабыз Немецлар ут колт.гсен бешен якка бордылар Миналар оча башлады Шуннан мин «Прекратить опять'» дип команда бирәм Безнен тарафтан атыш тыш ач
немецлар тауга менеп тормадылар, ашыгып, үз юлларына китеп бардылар. Бездән берәү дә үлмәде, барыбыз да исән-сау! Французларның үлгәннәрен бер жиргәрәк куйдык Агач кисеп, носилка шикелле нәрсәләр ясап, яралыларны алып төшәргә тора идек, бая качып киткән французлар кире килделәр Үлгән көрәштәшләрен күреп кычкырып елый башладылар Бераздан казармабызга кайттык
Ялдан сон мьсе Дьюм чакыртты мине Ботен шартын китереп, строевой шаг белән каршына килеп «Командир русской группы капитан Рушад Хисамутдинов по вашему приказанию прибыл!» дип рапорт бирдем Г,етләргә дә әйтеп куйган идём «Шалапайлык булмасын' Дисциплина армиядәге кебек булсын».— дип. Француз партизаннарында бернинди тәртип юк шәрао эчеп алалар да. теләсә ничек болагайланып йөриләр шунда «Сезнең группада үлгәннәр яисә яраланганнар бармы’—ли мсье Дьюм «Юк», —мин әйтәм. «Французлар үлгән, сезнекеләр юк. Моны ничек аңларга?» «Без немецлар белән сугышкан кешеләр 1941 елда ук мин хәтәр яуларны күрдем. Таулы урында немец һәрчак миномет куллана. Окоп — алардан бердәнбер котылу чарасы. Сезнен егетләрегез без окоп казыганда көлеп тордылар бит»
Берничә көннән болар безне бүләкләргә булдылар. «Сез орден телисезме, әллә кыйммәтле бүләк бирикме9» диләр Мин егетләр белән сөйләштем «Ни эшлибез, орден йә кыйммәтле бүләк — кайсын сайлыйбыз?» — дим. «Әлбәттә, бүләк!» диләр болар' - Нәрсәгә кирәк аларнын орденнары!» Шулай итеп, мина алтын сәгать бирделәр — хатын-кызныкы (Мин аны үзем белән өйгә алып кайттым. алтын түгел икән, йөгертелгән генә). Егетләрнең дә күбесенә сәгатьләр, портсигарлар бирделәр.
Французлар белән без берничә операциядә катнаштык Фашистлар бәреп чыгарылды Фронт линиясе Эльзас-Лотаринг иягә—Германия ягына күчте Генерал де Голль, партизан хәрәкәтен бетереп, француз регуляр армиясен төзи башлады Мсье Дьюм безгә болай диде: «Макизарлар булмаячак хәзер, ә сезгә армиягә хезмәткә керү өчен француз гражданлыгын алырга кирәк Уйлагыз да. иртәгә җавабыгызны әйтерсез» Егетләрнең барысын җыеп сөйләштек Мин әйтәм: «Многих из вас я не знаю Знаю только, что в бою были героями, сражались хорошо В чем ваша вина перед Родиной, мне не известно. Подумайте хорошо, если решите принять подданство, навсегда лишитесь Родины», дим «А как командир наш думает9» — диләр Мин әйтәм «У меня дома мать. сын. я к семье поеду. Большой вины перед Родиной я не чуствую. разве что себя застрелить не смог. В Германии я в тюрьмах сидел., только и всего Для подпольной организации много сделал. Я вернусь, не стану принимать подданства». Шуннан бөтенесе дә кайтырга булдылар Ростовцев дигән кеше генә калырга ниятләде Шундый иде ул ана туган ил дә. берни лә кирәкми иде
Иртәгесен теләгебезне мсье Дыомга җиткердем. СССР консулы Богомолов Парижга кайткан икән инде. Консул һәм хәрби миссиядән \обәр килгәнче мине комендант итеп билгеләделәр. «Складта ни бар. азык-төлек тә. кием-салым да - бары да сезнеке!»—диде мсье Дьюм.
Калдык инде Җәмгысы 21 кеше (Миндә исемлектә бар Соңыннан, партизан хәрәкәтенә катнашкан өчен. дип. безгә акча да бирделәр ) Арада 12 татар егете Гайсин. Ходжаев (Күбесе истән чыккан инде ) Парижга үзебезнең хәлне язып жибәрдем 1944 елнын декабре генә әле Тиздән җавап килде: «Прибыть в Казанпардью».—диелгән. Коралларыбыз белән шул Казанпардьюга киттек
Анда бер департаменттан гына да җиде меңләп кеше җыелган Барысы да безнекеләр Егермеләп милләт кешесе бардыр, һәммәсе Франциядә сугышып йөргән Францияне азат итүдә зур хезмәт күрсәткәннәр. Бөтенебезне тезеп, генерал-майор Вихорев боерык бирә «Командный состав. 15 шагов вперед' Младший командный состав—10 шагов вперед! Рядовые — на месте!» Совет хөкүмәтенең өндәмәсен укыйлар безгә «Родина-мать прощает даже тех. кто против нее с оружием выступал».— дип. (Әгәр шулай димәсәләр. берәү дә илгә кайтмас иде!).
Мина чират җитте, сорашалар: «Где служил?» «С 1932 до начала войны служил в пограничных войсках — в Градовском 58-ом отряде, в маневренной группе, оперативном дивизионе». «А кто был командиром маневренной группы9» Мин әйтәм «Майор Минкевич Потом меня перевели на заставу Духовскую. а на место Минкевича какой-то с тремя шпалами красивый, чернявый небольшого роста полковник прибыл. Я его фамилии не знаю».— дим Теге кеше көлемсерәп куйды «Вы останьтесь», ди (Шул полковникның үзе булып чыкты бит бу! Әйтәм ич. бәхетем бар минем күлмәктән туганмы I «Я назначаю
вас комиссаром партизанского батальона, помощником командира по по.титпро- свстработе»,—ди бу. Меңнән артык кеше бит анда! Тиз арала шул батальонның командиры да булып алдым. (Муса Җәлилнең 80 еллыгына чыккан альбомда ул чакның фоторәсемнәре бар.) 1944—45 елларда, сугыш беткәнче, партизаннарны Совет Армиясе уставы белән тәрбияләдек Француженкаларга өйләнеп, шунда калмасыннар, илебезгә кайтсыннар, дип тырышкан булдык
Сугыштан сон без. офицерларны. Мәскәү янындагы Невель дигән жиргә фильтрацион пунктка алып кайттылар Контрразведка. «Смерш» шунда баштанаяк тикшерде безне. Бер ай үткәч, мин унсигезенче артиллерия частеннән демобилизацияләштем.
Алма-Атага кайтып, әнием белән күрешеп, хәл-әхвәл белешкәч, гаиләм янына Ошка бардым. Анда ОПВК начальнигы, баш инспектор һәм баш ветврач булып ит комбинатында эшли башладым
1949 елның ахырында, зәхмәтле Бсрия-Аббакумов заманында, әсирлектә булган офицерларны кулга алу башланды Мин дә шул вакытта 58 нче статьяның 1Б пункты буенча (сугыш жинаяте). хөкем ителдем Муса Җәлил белән бергә көрәшеп йөргәнем өчен (хәер. Мусаның үзенә дә ул заманда җинаятьче дип карадылар); фашист җәһәннәмендә - Варшава. Берлин. Леон төрмәләрендә газап чиккәнем өчен; партизаннар сафында Францияне фашистлардан азат итүдә катнашканым өчен биш елга түгел, егерме биш елга гөрмәю утыртсыннар әле! (Үлемгә хөкем иткәннәр иде. аннан «ввиду указа об отмене смертной казни ■ лип. егерме биш ел бирделәр ) Документлар, белешмә-кәгазьләрем булуга карамастан! Гомеремдә дә минем немец армиясенә ант биргәнем булмады! Берничә ай эчендә без. жәлилчеләр, шундый зур. мөһим эшләр күрсәттек! Фашист лар юкка гына кисмәделәр бит иптәшләремнең башларын!
Мин бик авыр шартларда эшләдем Кыргызстан шахталарында. Кемерово өлкәсенең глубинка ларында урман кистем (бер кубометр киссәң бу искиткеч зур норма* 400 грамм икмәк бирәләр)
Татар бугазында Ванин дигән порт бар Шунда меңнәрчә кешеләрне пароход трюмнарына тутырып, төньякка алып китәләр. Южный Сахалин. Петропавловск-Камчатский. Бериш диңгезе. Бериш бугазы. Чукотка ярымутравы. Төньяк Боз океаны, утраулар. Индигирка, ахырда Яна гамагы Юлда күп кеше һәлак булды. Ул трюмда күргән газаплар! Кысынкы, бөркү, сасы, пычрак, әсирләр дизентериядән кырыла торалар Мәетләрне сугы ыртыга баралар* Врачыбыз бар иде. ул да үлде. Мин. ветврач буларак, уртак тел тапкан идем аның белән Ул авыруларга ярдәм игә иде Оскә чакыртып, дарулар, һәртөрле таблеткалар бирә иде Ул үлде, сумкасы миндә калды. Пароход фельдшеры «Врача на палубу'» дип кычкыргач, әсирләр: «Ә врача уже подали наверх* Ею. небось, уж акулы съели», дип жавап бирделәр. Мине чакырткач, әйт гем Я ветврач, нти юто- лог. Сумка у меня вот. получите». «Нет уж. теперь давайте вы раздавайте лекарства», ди фельдшер
Инде без Яна тамагында. Салкын кыш Трюмнардан халыкны чыгаралар Баржаларга төяп, елга буйлап бераз алып баралар да. ачык бер жирдә туктыйлар Монда касетелит дигән руда бар икән Бу руда аккургаш, кургашын һәм башка элементлардан тора Ураны да бар Якутиянең чите инде бу Лагерь начальнигы, украинлы икән, речь тотты Монда бер кон оч коню чутлана икән. Егерме биш еллыклар, әгәр намус белән эшләсәләр, сигез-тугыз елда котылырга мөмкин, имеш. Шуннан, арагызда медик бармы, дип сорый бу Мина төртеп күрсәтәләр. «Вы шо. медик?» «Я не медик, а ветврач Был у нас врач да умер Сумка вот осталась» «Да. якая разница! Будешь у меня хвершалом Набери себе двадать человек да организуй санчасть» Шулай фикер алышкач, татыш, татар, украин, руслардан эшчән кешеләрне җыйдым. Каракларны алмыйм алар, билгеле инде, эшләргә яратмыйлар
Амбулаторияне оештырабыз Шулай игеп, бнш-алты ел гомерем монда уза Өйдән, туганнардан посылкалар килеп торды, шуңа күрә мин исән калдым
Алты ай кон. алты ай .төн Өстебездә бушлат. Коточкыч суыклар* 50 градус салкында гына эшкә чыгармыйлар Касетелит өстә генә яга Бульдозер сыдырып китереп, тасмага төшерә дә. аннан, руда су белән аралашып, агып китә Кешеләр бертуктаусыз үлеп торалар, көнгә бнш-алты мәет Караклар үзара сугыша тар. авырып, өшеп калучылар да булды
Таифә, хатыным «Сиңа ничә ел срок бирделәр’’» дип. һаман сорап яга хатларында. Мин тикшерүчегә әйтеп куйдым Проявите хоть немного гуманности, не говориге матери, жене, моим близким правды Скажите, что я осу ж ген на 5 лег»
Себердә төрле хәлләр булды Этап белән йөзәр чакрым ераклыкка урман кисәргә куып баралар. Өстән яш ыр явып тора, үзебез ач-ялангач, бер адым уңга яисә сулга тайпылсаң —кисәтүсез аталар, приклад белән кыйныйлар! Авыр чакта таяныр кешең булсын — үзбәк, кыргыз, руслар арасыннан дусларым бар иде Шул кешеләр әле дә исән. Хәзер дә туганнарча аралашып торабыз, бер-беребезгә ярдәм итеп.
1955 елның азагында (Хрущевка рәхмәт!) амнистия булды «Со снятием судимости» дигән карар белән. _
Өйгә кайттым, башта әнием янында Алма-Атада булдым
Көннәрдән бер көнне (1957 ел) «Комсомольская правда» да мине үлгән дип язганнар Франциядә мин, Гарәф Фәхретдиновка Мусанын төрмәдә язган шигырьләрен биргәндә: «Бәлки, мин исән калмам», дигән идем. Хәлем бик авыр иде ул чакта. Энем Габделхак, бу газетаны укыган да. миңа — Ошка шалтыратты. Шуннан мин үзем ул газетаны табып укыдым Мәскәүгә. редакциягә хат яздым: «Мин исән, үлмәдем, дип. Әгәр кызыксынсагыз. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында, яшерен оешмаларның ничек барлыкка килүе турында бөтенесен сөйләп бирә алам».— дип
Шуннан күп тә үтми. Гази Кашшаф дигән язучы—Мусанын якын дусты икән — Ошка килеп төште. Фронтка киткәндә, Муса Җәлил аңа бөтен әсәрләрен, архивын васыять итеп калдырган булган Таныштык Унбиш көн бергә булдык. Мин зур гына хуҗалыкның рәис урынбасары идем ул вакытта Бергә тауларга йөрдек, буш вакыт булган саен, барысын да сөйләдем ана Казанга кайткач. Гази Кашшаф КГБның бер таныш генералы белән сөйләшкән Теге әйткән: «Хисамет- динов — единственный, кто рассказал всю правду о легионе, о подпольной борьбе За это он и пострадал Почему он на реабилитацию не подает9 Мы ничего не имеем против».— дигән. Гази Кашшаф мина: «Син яз. Рушад. Болар тарих өчен әһәмиятле нәрсәләр. Син тарихта калырга тиеш».— дип хат салды Шуннан мин СССРның Генераль прокуроры Руденкога бөтен тормыш юлымны тасвирлап язып җибәрдем. Шуннан СССР Хәрби коллегиясенең махсус киңәшмәсе мине һәм Маликовны (аны үлгәннән соң) аклап чыкты Бу хәл 1967 елда булды Нигә күп еллар узгач кына диярсез, чөнки баштарак мондый мәшәкатьләр турында ишетәсем дә килми — хаксыз рәнҗетелүгә шул хәтле күңелем каткан иде.
Без. жәлилчеләр. бер-беребез каршында шундый васыять әйтешкән идек, кем дә кем исән калып. Илгә кайта икән, халыкка жәлилчеләрнсн нинди авыр шартларда да көрәш рухын җуймаулары хакында сөйләргә тиеш Менә мин исән Шулай булгач, кая гына барсам да һәммә кешегә, бигрәк тә яшьләргә, бар белгәннәремне сөйләп калырга, васыятемне үтәргә тырышам!
Әлеге сәхифәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Шакирҗанов фоторәсеме һәм Рушад аганың бертуганнары — .4 сматыда чшәүче Ибраһим ага Хисаметдиновта. Казанда гомер кичерүче Кәшифә ханы м белән аның улы Әнвәр әфәнде Килеевларда. кызы — ошбу язманы журналга хәзерлән тапшыручы әдибә Азалия ханым Бадюгинада кадерләп сакланылган фоторәсемнәр файдаланылды.