Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАКЫЙФ ҖӘЛАЛНЫҢ ГАЕТ ШИГЫРЬЛӘРЕ


атар җәмәгатьчелеге һәм шул чордагы әдәбиятыбыз 1917 ел революцияләрен ничек кабул иткән? Вакыйгалар агышында ул мөнәсәбәт нинди үзгәрешләр, борылышлар кичергән0 Бу сорауларга жавап безнең хәзерге фәнни әдәбиятта конкрет фактлар нигезендә бөтенләй яктыртылмаган килеш кала бирә. «ВКП(б) тарихынын кыскача курсы»нда теркәлгән рәсми караш кешегә мәктәп бусагасыннан сеңдерелә башлый һәм ул. вакытлы матбугат, радио тапшырулары рәвешендә озак еллар буе өстерәлеп килде Гүя ки гади халык революцияне дүрт күз белән көткән, мөмкинлек туу белән, анын кочагына ташланган. Гүя халык Февраль революциясенең «буржуаз» булганын тиз генә аңлап ала да, «болыиевиклану» —Октябрь күтәрелешен әзерләү ягына авыша
Юк. тарихи чынлык ул кадәр туры сызыклы булмаган Шул чор газизләрен карасаң, кеше мондый, кискен тарихи борылыш булган вакыйгаларны. сискәнеп уянгандагыдай иләсләнеп, аңын жыя алмас хәлдә югалып калган бер рәвештә каршы алганлыгын күрәсең Әмма империянен чуен табаны изү. канлы патша режимы илне шул дәрәжәдә интектергән ки. халык хөрриятне кабул итәргә дә әзер Шуңа күрә дә хакимият тирәсендә яланып яшәүнең ни дәрәжәдә ләззәтле, жинел табышлы, төшемле икәнен татыган, белгән кешеләр инде яна «хуҗалар» ягына ташланганнар Алар терсәкләре белән этешә-төртешә. унайлырак. җылырак». иркенрәк урын алып калырга дип мыж киләләр Гүя хөрриятне ясаучылар да, яклаучылар да тик алар гына; болар яклавыннан башка гүя хөррият бер минут та яши алмаячак
Ә илдә дөрестән дә — хөррият. Аның сулышы, аның иркенлеге көн саен ачыграк сизелә. Аннан да бигрәк, киләчәккә якты өметләр уята ул...
Февраль революциясенә һәм шуннан соңгы хәлләргә мөнәсәбәт безнең демократик әдәбиятта ничек үзгәрүен Вакыйф Җәлалның шул елгы гает шигырьләренә карап та берникадәр күзаллап була В Җәлал — вакытында күзгә күренгән. әмма билгеле сәбәггләр — артык та турыдан яручы булуы нәтиҗәсендә, әдәбиятыбызда игътибардан читләтелгән шагыйрьләрсбездән Г Тукай вафат булган 1913 елда гына да ул 4-5 шигырь жыенгыгы чыгара Бу исә. бер яктан, әдәби җәмәгатьчелекнең анарда Тукай дәвамчысын күрергә теләвен чагылдырса, икенче яктан, аның үзенең дә күңелендә шундый ук омтылыш һәм мөмкинлек сизүен искәртә. Дөрестән дә. әле 1917 елдан алдагы татар шигъриятенә күз салсак, тормыштагы хәлләргә караш-мөнәсәбәтләрнен нәкь менә шул В Җәлал иҗатында кайтаваз тапканын күрәбез В. Җәлал аларны калкытыбрак, ачыграк итеп, димәк, конкретрак, гомумиләштереп бирә белә. Шуна күрә В Җәлал шигырьләрен ул чор борчылу-өмет-сагышларын әдәбиятыбызда төгәлрәк чагылдырган әсәрләр дип карап була
Июль банты Бәйрәм ураза гаетс коне В Җәлал. шул уңай белән «Гает фигыр мөнәсәбәте илә» дигән шигырь язып. «Кояш» гәзитенен 7 юль (№ 1137 1917 ел) санында бастыра Менә ул шигырь
Т
ЭДӘ5И МИРАС
Хөр бу бәйрәм! Солтанатлы көн, бүген, рәхәт, хозур!.. Балкыйдыр һәр якта-шатлык йолдызы! һәр якта, нур! — Тугды зур тан. Инде, балка ак кояш,— ямьләр бирер һәм. алыр зәкькум һавасын, илгә нык тәмнәр бирер1 Капланып торган сулышлар алсын инде киң һава.
Бәндәгә, гамь булсын оҗмах! һәм дә булсын тик һава!
Изге көндер ошбу көн. дим. мәгьфирәт1, рәхмәт көне! Ошбу көннәрнең төне, һәр берсе-бер рәхмәт төне!
Ул — мөкатдәс, — дим,— гали,— дим,- һәр түбәнлектән ару Булса сырхаулар, төзәлсеннәр, бу — һәр сырхаудан дару! Хөр бу бәйрәм! Солтанатлы көн, бүген, рәхәт, хозур! Балкыйдыр, һәр якта — шатлык йолдызы, һәр якта — нур!
Бар да яхшы, —әмма соң рәхәт,—димен,—бәйрәм көнең. Тик күрә алмыйм, һәммәдән бигрәк, кызыл каннар төнен. Әйтер идем наләсез1 2 3мин шанлы илгә шат сәлам, Кяшки кипкән булса каннарның силе җирдән тәмам.
Сигез бәетле бу шатлык җырын шигъриятебезнең революцияне тәбрикләп әйткән иң якты, иң уңышлы әсәрләреннән берсе дип бәяли алабыз. Бу шатлык шигыренең кешегә дә. дуслыкка да, якты көн булу ихти.малына да ышанычын җуйган пессимист шагыйрь тарафыннан язылуы аның объектив мәгънәсен тагын да калкыта Шагыйрь илдәге хөрлек чынбарлыгын якты, изге бәйрәмгә тиңли, аның барлык кешегә гомуми («гам») булуын тели, шуңа ышана, чөнки бу якты хис «һәр сырхаудан дару». Шагыйрьне тик «кызыл каннар төне» — дәһшәтле сугышның дәвам итүе генә борчый Шигырьнең һәр гыйбарәсе кайнар, һәр сүзе диярлек үз мәгънәсенә тәңгәл килә.
Вакыт су кебек, ага да ага: аның агымын һичнинди вакыйгалар тәэсире туктата алмый Менә инде «революцион» илгә икенче гает — корбан гаете дә килеп керә Вакыйф Җәлал бу гаетне дә аерым шигырь белән билгеләп үтә. «Гает корбан өметләре» дигән бу шигырен дә ул «Кояш»та (14 сентябрь, № 1162—1917) «В Җ.» имзасы белән бастыра. Ике гает арасы-ике ай да ун көн генә ләбаса. Ә караш мөнәсәбәттә нинди тирән, тетрәндергеч үзгәрешләр.. Менә ул шигырь:
Төн караңгы. Дөм караңгы... Якты шәм янмас микән9 Яңгыр урнында, ходайның рәхмәте яумас микән? Каннан эшләнгән баганалар тәмам аумас микән? Дөньянын шайтаннары бер-бер богауланмас микән? Йөзтүбән китмәсме афәт — аска капланмас микән9 Канлы диңгез фәйзе’ кодрәт берлә пакьланмас микән9 Канга манчылган кешелек дөньясы, баштан-аяк Фетнә чокчый. йәрсә туфрактан вә йә таштан, аяк һәр кешеләрдер — еланнар һәр күренгән жеп-таяк.— Анда сахтә4 5 6 булмасын ул, юлны күрсәткән маяк! Вак-вак алдаулар, түбәнлекләр богауланмас микән? Чәчтеләр орлык, нифактан' нык кырауланмас микән? Бетте өлфәт бәндәләрнең җаннарында кан белән! — Тапса, рәхәтлек-хозурлыклар таба гыйсъян белән.
Иң түбән,— этләр, песиләр,— уйныйлар гыйрфан белән! — Чарпашалар мең зөбанилар, бүген.— Ризван белән Тарлана жан: әллә анлар — жан ачыткан газ микән9 Ил котырды! Әлла инсаннар, бары, ханнас* микән? Җир белән күкнең арасын каплаган зур-әр бүген.— Күрмисеңме, һәрбер инсан, бер, Нәкир Мөнкәр бүген, һәр сәмави из! елекне таптап изде шәр7 бүген.— Җир йөзендә, бер, кыямәттер, бүген, мәхшәр бүген.
Кипте илләр... Корды күлләр... Тамчы су таммас микән? 1 Мәгьфирәт- ярлыкау ’ иәлассз зарсыз ' Фәизс муллык
4 сахтә ялган
’ ни фа к икейөзлелек
• хан нас аздыручы
7 шәр— оят
Бер илаһи көч белән ил инде сафланмас микән?
Сакла салкынлыкны, әй эч, шашма, тукта, йотма гамь! — Әйдә, үткәрсен бу язмыш имтиханын һәр адәм, Әлмисактан бирле, гыйсьян берлә .мәфтүндер8 9 Галәм.— Әһле дөнья канга гашыйк булган иде дәм ба дәм2 Җир чыланды баштан-аяк. күк тә канланмас микән Күккә ашмаслармы.— инсаннар туфанланмас микән0 Юк. өмидсез булмыйм әле. бар хыялымдыр, өмид Мин фәкыйрь, булсам, хәзердә. шанлы малымдыр өмид! Чын бәхеткә. гакыйбәть чөн ихтималымдыр өмид. Сыкраныйм эчтән вә ләкин әнфәгалемдер — өмид.
Ялтырыйм бәйрәм көнемдә.— милли жан —алмаз микән9 Ут көленнән жәүһәр эзли бу каләм, гаввас’ микән9
Бу гает шигырен шагыйрь ижатындагы ин уңышлы әсәрләреннән дип санарга була. Чын шигырь итеп эшләнгән ул. Аяын шундый жыйнак-жиңел (димәк, халыкчан) яңгырашлы үтә катлаулы композициясенә генә игътибар итик: сирәк очрый торган 6 юллы строфа Аларнын баштагы 4 юлы бер үк рифмалы — үзара рифмалаша һәр строфаның соңгы ике юлы беренче строфа белән рифмадаш «Өмидләр» шигыре булганлыгы әсәрнең исеменә чыгарылган соңгы строфа өмет җырлый, өмет сүзләре белән тәмамлана Дөрес, шагыйрь ул өметнең «ут көленнән жәүһәр эзләү кебегрәк бер нәрсә булуын да искәртә Әмма әсәрдә инде «фитыр гастс шигыремндәге шатлыклар, хөрлекләр юкка чыккан. Киләчәк караңгыланган. Кеше аягы гагын фетнә сукмагына тарыган, гомуми бәхет- омтылыш чәлпәрәмә килгән: һәр кеше елан Вак-вак алдаулар, түбәнлекләр Бар кеше фетнәгә омтыла. Бу хәлләрдән шагыйрь ярсып борчыла Әмма әле ул бу ярсуын эчке борчылу дип кенә билгели Моңа жавап. аның күңелендә: өмет һәм якты теләкләр Шуңа күрә риторик сораулар рәвешендәге бу өмет тә. кызыл жсп булып шигырьнен буеннан буена бара Әмма шигырьнең төп тукымасы алгы планга чьи арылган сискәндергеч күренешләр һәм шул афәт шәүләсеннән туган шомлы куркынычлар Боларнын һәммәсенен тарихи җирлеге бар. Революцион ил хакимият һәм өстенлек өчен үзара сугыш чигенә якынлаша Июль башында большевиклар, хәрби көч белән басым ясап, хакимият алу өчен кораллы бәрелеш китереп чьи аралар. Хөкүмәт, мона жавап итеп, канлы патша чоры хокуксызлыкларына илтүче тар сукмакка баса. Генерал Корнилов җитәкчелегендәге уннар, хөкүмәтнең бу эзгә чыгуы нәтиҗәсез калмаслыгын аңлап, гаскәргә таянып, хөррият нәтиҗәләрен юкка чыгарачак хәрби диктатура урнаштырырга омтыла.
Шул чордагы барлык күренекле язучыларыбыз хәленә күз салсак, аларнын да шул В. Җәлал шигырендә сурәтләнгән борчулар пәрәвезендә чәбәләнгәнен күрәбез.
Мәскәү һәм Петроградта да. Казанда да һәм Уфада да. Оренбурда да шул хәл Г. Исхакый. С Максудыйлар шул шартларда милләтнең чәлпәрәмә килгән кочен ничектер таркаттырмау, бердәмлеген саклау юнәлешен күзлиләр. «Март каһарманы» хикәясендә Ф Әмирхан революционер битлеге астына яшеренеп типтергән мещаннан көлә, шул көн «социалистларын» көлке объектына әйләндерә Уфада Бабич «социалистларга» «мөртәт» тамгасын баса, милли хәрәкәт ягына йөз бора Ә Г Ибраһимов исә популистлык юлына басып, сыйнфый җирлектә яңа суеш әзерләү юлына авыша Оренбурда да Ш Камалның социали-стлардан ризасызлыгы билгеле Ф. Кәрими дә элекке юнәлешеннән кискен борылыш ясарга мәҗбүр ул үзенең күз карасыдай күргән «Вакыт» (азетыннан китеп. «Яңа вакьп» исемле яңа газет оештырып, үзенең элеккеге «Вакытмы белән бәрелешләр башлап җибәрә
Боларнын берсен дә инде теге, ураза гаете шатлыгы дип булмый Алар яңадан башланган «караңгылыкта» капшанып юл эзләү, шул юлда үзара бәргәләнүләр. «Өлфәт» гату бердәмлек беткән «Ил котырган» һәркем үзенчә, шул «ут көленнән алмаз эзләп», халкының юлын яктыртмакчы
Күренә ки. В Җәлал шигыренең сүз-тәгьбирләрс хәтта шул чордагы халәтне атап күрсәтерлек образ була алалар. Бу инде әсәрнең югары фикри-шигъри гомумиләштерүгә ирешү билгесе Шигырь шул чор халәтен уңышлы чагылдыра
' м ә ф г ү н исереклек
* дәм ба дәм тоташ
9 г а в в а с су астында йөэүче
Бу глобаль темалы әсәрләрдә социалистлар яки башка берәр социаль төркем телгә алынмый, макталмый, шелтәләнми Шагыйрь киң җәмәгатьчелеккә («гам») мөрәҗәгать итә, җаваплылыкны аларга йөкли. Аларны өнди, аларны шелтәли, аларны үзгәртү-яңарту, җанландыру турында хыяллана. Бу (Тукайлар кебек) шагыйрь-пәйгамбәрләр эше, шагыйрь-пәйгамбәрләр йөкләмәсе Менә шушы үзенчәлек автор иҗатының нинди омтылышлы булуын шактый искәртә. Әдәбият тарихында андый күренешне читләтеп үтү мөмкин түгел. Шагыйрь иҗатының социаль кыйбласын билгеләү дә әллә ни кыен түгел. Ул халыкка эндәшә: ул — ирекне, хөрриятне, һәм тормышны бәйрәмгә әйләндерүне тәбрикли. Ә аның революциягә кадәрге писсемист шигырьләрендә мондый мотивлар юк. Димәк, аның мондый хисләре царизмга («патша хәзрәтләре») һәм байларга («буржуазия») өмет белән бәйләнмәгән. Күрәсең, авторга социалистларның ирек, тиңлек, гаделлек идеаллары якын һәм үз булган Моньг ул үз әсәрләрендә түбән катлауга, мазлумнарга даими һәм самими теләктәшлек рәвешендә дә сиздерә: «Гарипләр күз яшен киптер «Мәдәт мазлумга бир...» Әмма бу мәсьәләнең асылын үзгәртә алмый Шул ук вакытта, күпләрдән аермалы буларак, кеше канын түгүне ул социалистларга да рөхсәт итә алмый, кичерми Аның ярсу өметсезләнүләре дә нәкь менә социалистларның (большевикларның) кораллы күтәрелеш юлына керүе белән бәйләнгән. Шагыйрь бу юлда кан океаны күрә, ирекнең һәлакәтен сиземли һәм шул хакта халкына аваз сала. Шул ук «Кояш»та (17 октябрь, № 1173—1917) басылган тагын бер шигыренә күз салыйк.
Дөньяның лисан хәле
Хәзерге ләүхәләр
Күзем канлы; бөтен җәсәдемдә — кан.— кул һәм тезем канлы. Коры җир калмаган, күптән йүеш ул, диңгезем канлы. Зөбанилар Шәрекъның һәм Гаребнең шәүкәтен бозда; Күрәм. оҗмахларым ишегендә канда дошманны.
Алар сызгандылар канлы җиңен: канлы—беләкләр дә,— Кыялар ошбу юлда бер ходайсызлык белән җанны.— Кабахәт бөркүдер уң-сул. Зәмин бетте. Заман үтте.— Күрәм инде хәзер, мотлак, җьглан рәсмендә инсанны. Мосәллат булдылар1 анлар зөбани эч вә көч берлә. Кагалар, бер-бер артлы, читкә миннән барча ризванны. Орылды ничә мең зәрбә сәмави дингә-фәрманга.
Мозарым каплады, шул көндә. Инҗил һәм дә Коръанны Бикәрдер эзләвең җирдән илаһи яз вә мәгънаны.
Халыклар сөрделәр, валлаһ, иленнән динне, гыйрфанны, һәлакәттер! һөҗүмнәр һәм дә астан һәм дә өстән дә Итәләр кателе гам10 11 12 13 ханжәр белән әхван әхванны’ Мокаррәр исемем үчте, калды «көчле вәхши» дә намым Җиһан шуныңдыр ки, кем итсә кабахәт телдә, гыйсьянны. Кабер булды мәкинем һәм мәкянем*, һәммә мәйданда. Күрерсең кайда барсаң шунда йөз мең канлы корбанны Дәвасыздыр җиһан дәрте! Сөям җир юк әмәлләргә. Күрәм шул көн: хисаплар бар бөтен кылган гамәлләргә. Гарибләр күз яшен, тәңрем, үзең киптер; бу ачлыктан Мәдәд мазлумга бир, сакла котырганнан, котылганны.
Шагыйрьнең башка гәзитләрдәге чыгышларында да бу көннәрдә шул ук мотивлар кабатлана. Мәсәлән, солдатлар гәзите — Хәрби шура органы булган «Безнең тавыш» гәзитендә дә солдатларга багышланган махсус корбан гаете шигыре бар («Хөррият урдусына бәйрәм сәламе», 12 сентябрь, 191*7 ел, № 27) Анда да:
Хыялдыр сезнең эч, бүген, авыр тойгы белән янгач. Янарсың, дус, баш тәкъдир елан төсле яманлагач...
' Мөсәллат булдылар узындылар 11 кателе гам — гомуми кырылыш ’ әхван әхванны — туган туганны
13 мәкянем — яшәү урыным
...Җылындык изге хөррият вә кодсият14 15 кояшында
Вә ләкин кан күрәм дуслык вә кардәшлек зыясында.— дип кисәтә. Шул ук гәзиттә, инде Октябрь үзгәрешеннән сон. 15 декабрь (№ 55) санында басылган «Гаскәригә» дигән шигырьдә шомлы кан куркынычының нәкь менә үзара суешу юлына басу белән бәйләнгәнен аеруча ачык искәртә:
Канлы ачу, золым, каһәр, ләгънәт! — Кабер газабыдыр зәмин вә Заман. Җирдән күккә ашты ачы хәсрәт Зинһар әйт: кайда бар—имин, әман9!. Кан зәнжере чолганган лаләгә,— Бу бәшәрдә2 йөрәк яргыч вулкан! Әверелде жирләр. күкләр наләгә Коръан, Зәбур. Инәжил вә Тәүрат — кан!
Ул чакта борын астыннан арыракка карый алмаган күпләр яна хужалар табыны тирәсендә җимлерәк урын алырга дип мыж килгәндә. В. Җәлал офыкларны каплаган ерак киләчәк афәтләрен сизенә Үзе сизенеп, әрнеп кенә калмый шул хакта илгә җар сала,— әдәбиятның «Тугры Тукай» сызыгында кала Менә шушы аның киләчәк язмышын билгели Үзе дә 1922 елда фаҗигале рәвештә юкка чыга: әсәрләре күп елларга әдәбияттан куыла
1 КОДСИЯ1