Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕНДӘ КҮЧМӘ СЮЖЕТЛАР


Күчмә сюжет дигәннән, гасырдан гасырга, нлдән илгә, халыктан халыкка күчеп йөри торган гыйбрәтле, еш кына фантастик вакыйга гурындагы сөйләкне атыйлар. Шундый сөйләкне сүз сәнгате остасы (чәчән, бәхши. язучы) үзенчә эшкәртеп. бөтен килеш яисә зуррак әсәр составына кертеп, төрлечә үзгәртеп бирә алган. Мондый сюжетлар, гадәттә, халык әкиятләрендә бик еш очрый. Әмма чьи ышы белән үк саф кшаби-әдәби күчмә сюжетлар да аз түгел. Бөтен дөньяга билгеле Гамлет. Фауст. Дои-Жуаи турындагы кыйссалар шундый сюжетларга корылган.
Түбәндә каралачак сюжетлар нәкъ менә китабн җирлектә таралганнар җөмләсенә керә.
Өч хакыйкать
абдулла Тукайның «Өч хакыйкать» дигән шигыре XIX гасыр урыс шагыйре А. Н Майковның «Три правды» дигән әсәренең ирекле тәрҗемәсе булып тора Әсәрнең нигезендә яткан әкияти сюжет түбәндәгедән гыйбарәт: ничектер тоткынлыкка эләккән чыпчык телгә килә һәм өч акыллы сүз хакыйкать әйтү бәрабәренә азатлык бирүне үтенә. Хакыйкатьләре: «Үткән эш кире кайтмый», «көчен җитмәгән эшкә тотынма» һәм «һәр сөйләгән сүзгә ышанма •. Чыпчык эләктергән бәндә боларны тыңлый да: «Сүзләрең яңа түгел, әмма бар. азат бул», дип. кошчыкны иреккә җибәрә Тик чыпчык үҗәт булып чыга, ул кешегә бәйләнә, аны мыскыллый «Әгәр мине кулдан ычкындырмасан. корсагымда тавык йомыркасы чаклы алмаз табыр идең», ди Кеше моны ишетеп үкенә, чыпчыкны юмалап кабаттан кулга төшермәк була. Менә шунда инде чыпчык әлеге «өч хакыйкать»нен никадәр актуаль булганлыгын гамәлдә күрсәтеп бирә «Бер ычкынган чыпчык кабат тотылмый һәм син. мине тотам дип. булмастай эшкә керешмә: аннары, мин үзем тавык йомыркасыннан кайтышрак була торып, нишләп эчемә шундый йомырка сыйсын — син шуңа да ышанасың». - дип. адәмнән көлә. Шулай итеп, бу асылда мәсәл сюжеты һәм аны һөҗү-сатнра максатларында файдалану кулай.
Бу сөйләкне Майков турыдан-туры кайдан алгандыр, безгә мәгълүм түгел, тик шунысы билгеле: аны инде XIII гасырның мәшһүр суфи шагыйре Жәлалет- дин Руминең «Мәснәви мәгънәви» дигән дидактик поэмасында да күрергә мөмкин Аннары. XIV гасырның атаклы галиме Зәкәрия Казвини бу сөйләкне үзенең «Хайваннарның хәятләре» дигән хезмәтендә китерә XIX гасырда. А Н Майковтан башка, бу сюжет немец балладаларында һәм бөек украин әдибе И Франко ижатывда чагылыш таба. һәм. ниһаять, бу сюжетка совет чорында С Маршак та бер мәзәк-шигырь язган.
Г
Майков әдәби күчмә сюжетлар белән, гомумән, бик мавыккан аның шулар буенча язылган йөзләрчә әсәрләре - балладалары, поэмалары бар Нинди сюжетның нинди характердагы әсәргә ярашлы булуын ул инде яхшы белгән.
«Өч хакыйкать турындагы сөйләкне Майков, үзенә чордаш социаль типаж һәм көнкүреш детальләре белән баетып, сатирик әсәр итеп эшкәртеп биргән Болай эшкәртү Тукайның ижади сәләтенә бик муафыйк булган һәм ул Майков шигырен компенсация ысулы белән тәрҗемәләп. оритиналь әсәр тудырган. А. Майковта да. Г Тукайда да чыпчыкны тоткан кеше типик сәүдәгәр, беренче очракта урыс, икенчесендә татар Г. Тукай А. Майковның бөтен фабуласын һәм мөмкин кадәр чагыштыру, эпитет һәм башкаларын саклый Әмма татар сәүдәгәрләренә хас булмаган детальләрне Тукай төшереп калдыра һәм нәкъ менә ошбу хәл (телне һәм шигырь үлчәмен исәпкә алмаганда) әсәрнең оригинальлеген тәшкил итә
А. Майковта:
Именитый жил купен на свете.
Вышел раз он в сад после обеда.
А в саду для птиц стояли сети Видит он. в сеть попалась птичка
Г. Тукайда:
Бер заман аулак урамнан барса Бай,
Әллә ни чыр-чыррр килә. Чыпчык бугай Чыпчык ул. Чыпчык! Менә очты хазыйрь. Ул очып Бай өстснүк төште хазыйрь'
Кошчык белән сөйләшеп, аны иреккә җибәргәч, А. Майковтагы купең:
Заложил сам за спину он руки И пошел тихонько по дорожке.
Тукай бу урынны сүзмә-сүз диярлек тәржемәли:
Тукталыштан абзый шул чакта туеп.
Китте юлдан, кулларын артка куеп
Чыпчыкның эчендә «йомырка чаклы алмаз» барлыгын белгәч. «У купца аж подкосились ноги» «һәм баса никтер аяклар да кыек» Купецның кошчыкны кабат тотмакчы булып башлаган сүзләре дә шул рәвештә төгәл тәржемәләнә
А. Майковта:
Я дивлюсь и вашей братье-птнце.
Что за радость жить вам по-цыгански
Г. Тукайда:
Мин карыйм һәм дә күрәм кош халкы сез.
Валлаһи, дим. мин синайтим. жалкы сез Йорт-нигезссз, анда оч та монда оч. Шәпмени, җә. бу чегәннәрчә торыш?
Кошчыкның зәһәрле сүзләреннән соң «Обрутал купец птицу, плюнул» - «Сүкте Чыпчыкны, төкерде җиргә Бай» Шигырьнең бетемендә дә охшашлык вә аерма шактый тәэсирле
А Майковта купең.
Двадцать лет молчал про этот случай.
Рассказал пол хмельком на крестинах внучки
Г Тукайда
Булган эшне чәчми Йөрде ул һаман.
Торды яшьрсп нәкь егерме ел тәмам.
Тик фәкать бер көнне «башка ис тигәч». Азрак эчкәч, башка кнткәчтен апнрәш». Кемгәдер ул иске серне итте фаш Бәлки, шш ыйрь шуннан иткән икътибас
' Хазыйрь «шундук» мәгънәсендә.
Шулай итеп. А. Майковның купецы XIX гасыр уртасындагы надан урыс кебек сөйләсә һәм кыланса. Г Тукайда «Бай абзый» XX йөз башындагы татар сәүдәгәренең теле белән сөйли һәм нәкъ шуның кебек кылана
Г Тукай А. Майковка караганда ике тапкыр диярлек озынрак, тәфсиллерәк язган А. Майков халык сөйләкләре рухында һәм Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият» поэмасы үлчәмендә ак шигырь белән язган Шунын белән Майков үз әсәрен билгеле бер шигъри традициянең бер буыны итеп куя. Тукай исә төрки «кыйсса»лар үлчәмендә һәм рухында яза
Тышкы охшашлыкка карамастан, Г. Тукай шигыре А Майков әсәренең татарча кабатланышы гына түгел, асылда борынгы сюжетның өр-яңача, яна кимәлдәге варианты. Г. Тукайга кадәр булган әсәрләрдә һәм соңрак С Мар- шакта да чыпчык — аек акыл иясе һәм шуннан гайре беркем дә түгел Г Тукайда чыпчыкның тәфсилле шәхси сурәтләмәсе аны социаль тип дәрәжәсенә күтәрә (шунысы ук игътибарга лаек—-Г. Тукайда «птичка» — «кошчык» түгел, ә нәкъ халык мәкалендәге «карт чыпчыюжа тәңгәлләнә торган кош төре). Г Тукайның чыпчыгы «хәсрәтле күз» белән «башлый сүз», ул хакыйкатьне аңлатканда сәүдәгәрләргә Мәскәү компанияләре белән ярышып маташмаска («алма көч җитмәслек эш») киңәш бирә һәм, гомумән, байның психологиясен белеп эш итә һәм шунлыктан:
Сездиләргә сезчә: «чыпчык баш», диләр.
Әмма бездә сездән артык баш, миләр. -
дигән юллар — байлар «чыпчык баш» дип сүккән кешеләр авазы, дияргә мөмкин Гомумән. Тукайның «Өч хакыйкате» дөнья әдәбиятында бу сюжетны файдалануның иң уңышлы үрнәге булса кирәк
Алтын әтәч
укайның «Алтын әтәч әкияте», мәгълүм ки, Пушкинның «Сказка о золо- г И ' том петушке» дигән әсәреннән «икътибас ителгән» Пушкин, үз чиратын- •*" да, әкиятенең сюжетын Америка язучысы Вашингтон Ирвингның (1783— 1859) «Гарәп астрологы турында легенда» дигән новелласыннан алган. Ирвинг төрле легендалар җыю белән мавыккан һәм фантастик сюжетка корылган новеллалар остасы булган Берзаман ул Испаниядәге АКШ илчелегендә хезмәт иткән һәм шунда Пиреней ярымутравында булып үткән вестгот һәм гарәп дәүләтләре хакындагы риваятьләрне күпләп язып алган Шунын белән бергә, ул гарәп әкиятләре дөньясын да бик яхшы белгән, һәм Ирвинг үз новелласында бик ачык искәрткәнчә, атаклы хәким тарафыннан ясалган алтын әтәч турындагы легенданың тамыры гарәп әкиятләренә барып тоташа. Ал арда еш очрый торган мотив - кеше тарафыннан ясалган һәм жан иясе шикелле хәрәкәт итә торган хайван вә кеше сыннары, оча торган агач атлар, сугыша белгән агач солдатлар антик чорда Александрия шәһәрендә ирешелгән техник казанышларның (Герон машиналары һ. б.) кыргый гарәпләр аңындагы чагылышы булып тора
Ирвинг шактый күләмле чәчмә әсәрләрендә (анда алтын әтәчтән башка тылсымлы карта, җир асты сарайлары һ б да телгә алына) борынгы Кордова һәм Гранада хәлифә вә әмирләренең сугышчанлыгын, деспотизмын, акылсыз- лыкларын фаш итә һәм шул ук вакытта фән-техника казанышларын сугыш юлында файдалануның никадәр түбән эш булуын күрсәтә
Пушкинның «Сказка о золотом петушке» әсәре үз заманындагы патшага каршы сәяси сатира булып тора (бу турыда Анна Ахматованың зур гына махсус тикшеренүе бар). Тукай әсәре исә. гүяки, асылына кайта - ул гыйбрәтле бер Шәрекъ кыйссасы гына.
Шунысы кызыклы ки, һәр өч әдип сюжеттагы вакыйганы үзләре теләгән урынга күчерә, тик патшага алтын әтәч бүләк итүче Шәрекъ хәкиме генә һәр өч әсәрдә бердәй дияргә була.
Ирвингта Гранада әмиренең ил чигенә барып очраткан чибәр кызы—борынгы вестгот кәникәсе (принцессасы). Моның белән Ирвинг: «Туктаусыз сугышлар заманасында бер яулап алучының башына икенчесе житә»,—дигәндәй була. Пиренейне яулап алган вестготларны гарәпләр жиңә. әмма гарәп әмире Абсн Абусны вестгот ларның өрәге—әлеге шул кәникә һәлак итә.
Пушкинда «царь Дадон» (урыс фольклорында Дадон — көлке кыяфәтле кеше. Бова Королевич турындагы атаклы эпик әкият персонажы) ил чигендә Шәмәхә ханбикәсен очрата
Тукайда «Мәмәт атлы һират ханы» (Мәмәд Солтан турында әкиятләр төрекләрдә һәм әзәрбайжаннарда очрый) «царь Дадонмнын тулы күчермәсе булып тора. Пушкин әсәрендә дә, Тукай әкиятендә дә бердәй сатирик детальләр кулланыла үлеп яткан шаһзадәләрне күргәч, патша артыннан бөтен гаскәр дәррәү аһ ора һәм аларнын аһы тауларны тетрәтә. Ләкин әле генә кайгысы шулчаклы зур булган карт патша, алдына чибәр кыз чыгу белән, ихтыярын югалтып, нәфес юлына китә... Болар, һичшиксез, һөжү элементлары Шул ук вакытта монда Шәрекъ стиленә хас хәттин ашырудан да көленә. Патша, сугышкак булу өстенә. демагог—фарисей, азгын һәм сүзендә дә тормаучан булып сурәтләнә
Гомумән. «Өч хакыйкать»тән үзгә буларак. «Алтын әтәч» турындагы риваятькә ки ары фәлсәфи оеткы хас: монда «хакыйкатьләр» өчәү генә түгел, сансыз, монда күп катлы сәнгатьчә хакыйкать өстенлек итә. Гомумән. ■•.Алтын әтәч» турындагы легенда иҗтимагый үсешнең югары баскычларын чагылдыра һәм аны төрлечә эшкәртү мөмкинлекләре киң
Сак-сок
укайның «Халык әдәбияты» дигән язмаларында «Сак-сок бәете» турында тәфсилле мәгълүмат беренче тапкыр бирелгән дип әйтергә мөмкин «Сак- сок»ның киң таралган мәгълүм варианты да тулай сайлап алган «тәнкыйди текстка» нигезләнә, ахры (Тукай үзе кулына кергән вариантларның артык озын булуын, аны кыскартырга туры килгәнлеген яза). «Сак-сок бәегеинең элегрәк бөтенләй бүтән үлчәм белән язылган вариантлары да булган, әмма алар бөтенләй онытылганнар.1 Сак-сок турындагы бәетне татар халкының үз җимеше дип атарга мөмкин. Бүтән төркиләрдә «Сак-сок» дастаны булганлыгы мәгълүм түгел. Дөрес, чувашларда «Сак-сук» балладасы бар. әмма ул. күренеп тора ки, татарчадан сүзгә-сүз тәрҗемә.16 17 18
Үзенең әдәби характеры буенча «Сак-сок» язма фольклор җимеше. «Мәдрәсәләрдә китап киштәсе», «мәдрәсәләрдә пыяла ишек» шикелле юллар анда юкка гына килеп кермәгән: бу әсәрне төптә шәкертләр иҗат иткән
«Сак-сок» (сак һәм сок) ның килеп чыгышы турында бик күп фикерләр әйтелгән. Мәсәлән, сакны турьгдан-туры сак (бдительный), ә сокны сок (жадный до еды) дип аңлату, яисә угыз төркиләрендәге (азәрбайҗан, төрек, төрекмәннәр һ б.) сак. car «уң» һәм сук «сул» сүзләренә кайтару ниһаять, көньяк Уралда капма-каршы юнәлештә аккан Сак һәм Сок (Сук) елгалары белән бәйләүләр шактый кызыклы
Археолог А. Халиковның Сак сүзен борынгы саклаб. саксин һәм сак дигән кабилә исемнәре белән баглап каравы да игътибарга лаеклы ' Шуны әйтергә кирәк, әлеге фикерләр бер-берсенә кискен каршы килми алар бер үк тарихи хакыйкатьнең төрле чагылышлары булырга мөмкин
һиндстанда язылган атаклы Сукапрабандһа («Тутыйнамәмнең һиндчә варианты) китабында шундый легенда китерелә: Вишвавасу һәм Малавати дигән ике фәрештә, җыр белән мавыгып. Индра дигән алланың кушканын үтәргә кичегәләр. Шуннан Индра үзе аларны эзләп китә. Болар, алланың каһәреннән куркып, берсе тутыйга, икенчесе майнага (көньяк сыерчыгына) әверелеп качалар Индра аларны «мәңгегә шулай калыгыз» дип каргый, һинд (санскрит) телендә тутый- кош -суука. ә майна сарика. сарка. сака Легенда сюжетының да. исемнәрнең дә охшашлыгы Сак-сок (Сак белән Сок) риваяте шул Сака һәм Сука турындагы мифологик сөйләк белән баглы булуына шик калдырмый 19
16 Яхин А Г Бакиров М X Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе Казан. 1979. 92 95 бб. Бакиров М X Бәет эволюциясенә бер караш «Татар фольклор ЖВирлары» Казан. 1978 58 61 бб
’ Чаваш халах самахлахе 4 т Шупашкар. 1979. 286 296 бб
1 Халиков A X Татар халкынын килеп чыгышы Казан. 1974 28 М бб
19 Сака һәм сука турында k Das Paragcjenbuch Berlin 1981. 292 298 bb Monicr- Williams A’Sanskrit-enghch Dikrionary. Оксфорд. 1899(1964). 1045 6
Т
Шунысы кызыклы вә гыйбрәтле ки. Сак һәм Сок дигән кошларның чынлап булуына халык күптән ышанган Сок инде үлгән. Сак кына калган дип сөйлиләр.XX XXI Чыннан да, безнең якларда тутый, билгеле, кыргый хәлдә яши алмый. Ә майна — сак килеп чыгарга мөмкин. Көньяк Уралда Сак дигән кошның тавышын ишетеп йөргәнлеге турында М. Гафури дә яза.2
Майна-Сак, тутый шикелле үк, читлектә тотыла һәм сөйләшергә өйрәнә ала Сак кошының кешедән килеп чыгуы турында легендалар барлыкка килүгә, күрәсең, аның кыяфәте дә этәргән сак-майнаның күз карасы һәм күз аг ы ачык аерылып тора (бүтән кошларда күз карасы гына күренә), шуның белән ул озын борынлы кешене хәтерләтә. Борынгы һиндчә (санскритча) сака сүзе хәзерге Казагыстан җирендә яшәгән Сак дигән борынгы фарсы кавеме (атамасы белән баглы) әмма кайсы беренче икәнлеген әйтеп булмый). Шулай итеп, тарихчы А. Халиковның «Сак-сок»ны ерак үткәндәге саклаб, саксин, саклар белән бәйләп каравы, ихтимал ки, хакыйкатьтән ерак тормыйдыр. Гомумән, дөнья көтелгәннән таррак: кайчакта, мөгаен, очр.аклыдыр дип уйланылган охшашлыклар астында тирәнтен уртаклык ачылырга мөмкин.
Татар шәкертләре дөньясына Сак белән Сук (Сок) турында легенда ничек килеп эләккәндер—монысы безгә әлегә мәгълүм түгел. Тик шунысы ачык: «Сак-сок бәетемндә беренчел (ихтимал, бик катлаулы булган) сюжеттан тик гыйбрәт алуга хезмәт итәрлек өлешләр генә торып калган, ягъни, «бер дә юк өчен» каргарга ярамый, дигән нәтижә генә күз алдында тотылган, шикелле.
Мисаллардан күренгәнчә. Г Тукай күчмә сюжетлар файдаланганда ижади бурычка ярашлы рәвештә төрлечә эш иткән Бер очракта («Өч хакыйкать») күчергеч текстның сәнгатьчә детальләре файдаланып, әсәр асылда нык үзгәртелсә, икенче очракта сәнгатьчә детальләрне файдалану бик чамалы («Алтын әтәч»), яңа детальләр күп өстәлә, әмма әсәрнең төп корылышы, астары саклана. «Сак- сокны» Г Тукай, аның үз сүзләренә караганда, бик нык кыскарткан, «кирәклесен» генә калдырган
Шүрәле, әбедә һәм ярымтык
үрәле сурәте һәм сүзе Идел-Урал буе өчен хас, монда барлыкка килгән W булса кирәк кыргыз телендә шурали, казакъ сөйләмнәрендә сөрәле ■ ■ ■ сүзе бар барын, әмма кыргыз һәм казакъ телләренә бу сүзләр татар теленнән (татар мөгаллимнәр аша) кергән булуы бик мөмкин
Бу сүзнең килеп чыгышын билгеләү бик кыен Хикмәт шунда ки. аны төрлечә аңлатып була. Өстәвенә, алда күрербез ки, шүрәле сурәте татар мифологиясендәге әбедә һәм ярымтык сурәтләренә баглы
Шүрәле сүзенең хәзерге көндә унлап этимологик аңлатмасы бар. һәрбер дөрес этимология барлык булган фактларны һәм соңыннан мәгълүм булганнарын да бертөрле аңлатып бирергә тиеш. Шуна күрә башта барча билгеле мәгълүматларны китереп үтик.
Шүрәле сүзе һәм сурәте хакында матбугатта тәүге тәфсилле мәгълүматны венгр галиме Г Балинт венгр телендә 1875 елда чыккан «Казан татарлары теленнән үрнәкләр» дигән китабында бирә. Ләкин озак вакытлар, гадәттә, шүрәлене «леший» дип кенә бик гадиләштереп аңлату аркасында, шүрәле образының оригиналь чалымнары югалып калган
Г. Тукай әкиятендәге шүрәле инде «леший» генә түгел. Ул бик конкрет чалымнары белән бирелгән: бер мөгезле, аның бармаклары озын — шулар ярдәмендә ул урманда үзенә очраган кешеләрне кытыклап үтерергә мөмкин. Шуның белән бергә, шүрәле бик үк акыллы яки хәйләкәр дә түгел гади авыл егете аның бармакларын бүрәнә ярыгына кыстыра ала һәм өстәвенә үзенең исемен дә Былтыр дип алдап китә.
1 Материалы по татарской диалектологии. Казан, 1983 151—152 бб
XXI Гафури М «Әсәрлар», 4 т.. 1982. 420 б
Г. Тукай әкияте 1907 елда язылган һәм аны шүрәле турында Русиядә беренче тәфсилле фәнни язма дип тә карарга мөмкин. Шуннан со өч ел үткәч, Казан университетының тарих вә филологиягә багышлнган еллык җыентыгында (ИОАИЭ. 1910 XXVI. 415—475 б.) Я Ф Кобловнын «Мифология Казанских татар» дигән хезмәте басылып, шүрәле турында төрле әкияти сөйләмәләр дә бәян ителә
Озакламый Н. И. Ашмаринның атаклы чуваш сүзлеге басыла башлый: ул сүзлектә (Ар-Сури мәкаләсендә һәм бүтән урыннарда) шүрәле турында күп кенә яна мәгълүматлар бирелә
Ниһаять. 1910 елларда Ә Гобәйди үзенең «Шүрәле каргаган авыл» дигән поэмасын язып чыга Анда шүрәле икенче яктан ачыла ул төнлә атка менеп йөреп, аны алҗытып бетерә һәм бер агай шүрәлене тоту ниятендә атынын аркасына күп итеп сумала сылый. Төнлә шүрәле, гадәтенчә, атка атланып йөри, ләкин, таң аткач, инде төшәм дисә төшә алмый: ул атка ябышып калган була. Иртән теге агай шүрәлене тотып, бөтен авыл халкын җыя һәм бу җыен шүрәлене утта яндыра
Шүрәле турында сөйләкләр тагын 1913 елда «Аң» журналында һәм, ниһаять. 1987 елда чыккан «Татар халык иҗаты Риваятьләр һәм легендалар» китабында бастырыла. Бу басмаларда шүрәле хатыннарының имиләрен аркага ташлап йөрүләре, атка атланганда артка карап атланулары һ. б. тәфсиллекләр искә алына
Шүрәле исемендәге рух турында сөйләкләрнең күбесе татарга карый Мари һәм удмуртларда шурали, урал и рухы турында әкият-сөйләкләр бар. ләкин сирәк очрый Чувашларда шурел (шүрәл). шүрәгәй. шүрәкәй дип кечкенә, көчсез рухларны атыйлар
Шунын белән бергә, шүрәле турында булган барлык сөйләкләр вә тәфсиллекләр мариларда овда дигән рухка, ә чувашларда ар чури һәм ама чурн дигән рухларга япсарыла
Овда. авда, абыда сүзенең чувашча параллеле абыда. апыта. татарчасы әбсдә (Тау ягында. 3. Бәшири мәгълүматлары буенча, атапа. апата. ләкин бусы чуваштан алынган вариант). Төптә бу сүз Себер төркиләрендә һәм монголлардагы абита, амита дигән рух исеменнән килә, аны ахыр чиктә санскрит телендәге амитһаба «табигать рухы» сүзеннән дип уйлыйлар «Tai ар халык иҗаты. Әкиятләр» китабының беренче томында әбедә сүзен әби сүзеннән дип аңлаталар, ләкин бу дөрес түгел (әби сүзе обәи варианты аркылы борынгы абагай. апагай вариантыннан килә һәм апа сүзе белән тамырдаш).
Чувашның ар чурисс «ир яртысы», ә ама чурисе «хатын яртысы» дигән сүз. Асылда бу татарда! ы ярымтык рухы атамасының бер варианты Бвразиянең бик күп халыкларында сыңар күзле, бер аяклы, бер куллы җан ияләре турында сөйләкләр йөри. Удмуртларда алар палас мурт (ярты кеше) дип. ә эвенкларда чулурэ. чулокэ (татарча чулак сүзе шуннан түгелме икән'’) якутларда сучуна. коми һәм ненецларда хумпал. гарәпләрдә ниснас. фарсыларда шыр дип атала һ б.
Шүрәле сүзе каян килеп чыккан соң? Мин башта шүрәле сүзенсн этимолог иясен ар чури белән баглап карадым шүрәле чувашча чуриле. борышы чувашча җаралы (җары борынгы төркичә яры «ярты») сүзеннән булыр дип язып йөрдем Ләкин бу аңлатма артык катлаулы булып чыкты Аннары, нәкъ менә «яртылык» шүрәлегә хас түгел (дөрес, ярымтык сыйфатлары бөтенләй «Яргы» мәгънәсендәге сүзгә баглы булмаган овда әбсдә атамалы рухка да хас. әмма бу инде икенче мәсьәлә һәм аны марилар аңлатыр!а тиеш)
Шүрәле сүзенә безгә кадәр ясалган аңлатмаларның канберләрендә дә шундый ышаныч ята чувашча шүвер әле «очлы куллы» (?). марича шугырлы «мөгезле» (?). Ләкин бит. әйт кәнебезчә, чуваш һәм мариларда шүрәле сүзе сирәк кулланыла Чуваштан һәм маридан дип барганчы, хакасча сүрүнле «хәтер, куркыныч» сүзеннән яисә әлеге эвенча чулурэ «ярымтык» сүзеннән дип уйлау табигыйрәк
Кайберәүләр, шүрәленең хас сыйфатларына бик үк игътибар итмәстән, шүрәле сүзен урысларның чурило. чурилья «бичура» сүзеннән дип (мәсәлән. «Мифы народов мира» дигән икетомлыкта). яисә ерак эвенклардагы чурил «кәрлә рух» сүзенә баг лап һәм. хәтта, чура иле «хезмәтчеләр авылы» сүзеннән дип тә аңлатып карадылар Ләкин бу аңлатмалар башлыча сүз яшырашына гына нигезләнгәннәр шикелле
Безнең хәзер уйлавыбызча, шүрәле сүзе татарның үзендә чүреле «кирегә караган» сүзеннән үзгәреп килеп чыккан Шүрәлегә дә. әбедәгә дә һәм ярымтыкка
да атка менгәндә артка карап утыру вә, гомумән, аякнын артка каравы нисбәт ителә Татар телендә чүрә «кире, тискәре» (яракнын чүрә ягы диләр). Шуннан кайбер сөйләмнәрдә уңлы-чүрәле дип тә сөйлиләр. Чүрә сүзе «тискәре (як)» мәгънәсендә бүтән көнбатыш кыпчак телләрендә: кумыкларда. карачай-балкар- ларда да очрый Нугайларда бу сүз шүрә яңгырашын ала (онлы — шүрәле «уңлы — тискәре»).
Урман иясенең, кыргый адәми затның — атаклы «кар кешесенең» һ б. аягы артка караган булу мотивы Евразия фольклорында киң таралган: Э. Хиллари һәм Д. Дойчның «кар кешесен (йэтине)» эзләүгә багышланган «Суык шыганнар- да» (На холодных вершинах М , 1983) дигән китабында (49—69 бб.) «барча җирле легендалар кар кешесенең аягы кирегә карый дип раслый», диелә Монголлар алмас (албасты) турында да шуны сөйли. Хәтта ерак Африкада да «җир ияләрен ярты метрлы, аяклары тискәре нәрсәләр итеп күзаллыйлар» (М Л Вольпе. Эсхатологические представлении африканцев. «Народы Азии и Африки». 1988. № 4. 50—58 об). Әлеге «овда апыта турында сөйләгәндә, ди мари мифологиясен тырышып өйрәнгән венгр галиме Өдөн Бәке — һәрвакыт аның аяклары кирегә караганлыгы, шуның нәтиҗәсендә аның эзеннән барып ялгышулар һ. б. искә төшерелә». Овда һәм шүрәленең атка кирегә, артка карап утыруы да шуннан килә Башкортларда тиресаяк (тирескә-тискәрегә караган аяклы) дип һәртөрле җен-шайтанны атыйлар (Башкорт һөйләштәренен һүзлеге. П Өфе. 1968. 249 б). ә сүрәкә (чүрәкә) дип ниндидер кәрлә рух атала Чувашча, инде әйткәнебезчә, шүреке (шүрәкә) — «вак рухларның бер төре», а татар сөйләм- ләренә чүрәкә — «башы кәкре итеп бөгелгән таяк, кәшәкә» — болар барысы да. чүрәле кебек үк. әлеге чүрә нигезеннән ясалганнар.
Чүрә нигезе үзе явыз рух атамасы түгел микән, дип уйлаучылар булыр. Түгел шул. Чүрә сүзе, һичшиксез, борынгы кыпчакча чәүрә (шуннан чувашча сявра), төрекчә чәврә (cevre) «әйләнеч, әйләнә-тирә» сүзеннән, чәүермәк, чәвермәк» әйләнмәк фигыленнән ясалган сүз.
Инде «ни өчен чүрәле түгел, ә шүрәле соң?» — дигән сорау бик урынлы.
Минемчә эш болай тора, шүрәле сүзе (һәм сурәте) бөтен татарга Казан арты сөйләменнән таралган. Казан артында, бигрәк тә Дөбьяз урынчылыгында, ч авазыннан качу, аны с—яисә ш—белән алмаштыру тенденциясе көчле Шуна күрә биредә чүрә, чүрәкә, чүрәле сүзләре шүрә, шүрәкә. шүрәле булып әверелүе бер дә гаҗәп түгел (ә чувашлар һәм марилар шүрәкә. шүрәле сүзләрен татар сөйләшләреннән отканнар). Бәлки чүрәленең шүрәлегә әверелүендә тау ягы Сәйдәшләрендәге шүберле «җен» сүзе дә роль уйнагандыр
Әлбәттә, кичерелгән этимология әле өстәмә дәлилләргә һәм аныклауларга мохтаҗ. Ләкин ул безгә билгеле булган барлык мәгълүматларга туры килә