Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Дөнья салкын, Гүя ялкын.
Тулды кайгы гәүдәгә.
Серләшә алмыйм.
Сүз ача алмыйм Бәндәгә.
Бер кабындым.
Бер ялындым.
Кемне күрсәм, мин аңар Әрнидер җан.
Дәргкә дәрман Кем табар?
Йокы качкан.
Татлы аштан
Авыз итсәм, тәме юк.
Ял да белмим. Дөньяның, дим. Яме юк.
Сызлый йөрәк.
Я па дөрләп.
Бер тыныч җир кайда бар?
Үзең аң бул. Тугры, ак юл Сайлап ал!
Яшь яфрагы
Калтырана
Тал-тирәкнең, сукса җил.
Сулды гөлем.
Үтте гомерем. Сынды бил.
Шат күңелле,
Чая телле.
Яши идем кайгысыз.
Хәстә — җаным,
Тирә-ягым
Инде боз.
М Максуд тәрҗемәсе.
Аркасында беләктәй калын толым. Ишетәмсең атлавында чулпы моңын? Камчат бүрек, ак муенлы, кара кашлы. Күргәнмидең мондыйларын син сылуның?
Хәйләсез, көзгедәй саф күзләр кара. Баккан саен йөрәккә ялкын сала. Ак тәнле, ачык йөзле, энҗе тешле. Очрадымы сиңа шундый бер кыз бала?
Сыгылма бил, нәфис аяк, сылу гәүдә. Юлыккалый шундый сылу аида-санда. Пешкән алма шикелле чибәр кызны Күргән кебек булам мин һаман алда.
Әгәр дә кулың тисә беләгенә.
Тамырдан лепелдәп кан йөгерә генә;
Йөзең белән сыенсаң ак муйнына, Рәхәт-кайнар сулышы үтә йөрәгеңә ..
Яшьлек уты, кайда син? Тергезмисең йөрәкне. Сизеп белем файдасын. Дөнья бизәү кирәкме?
Яшәүнең табып хәйләсен. Кешелекне кайгыртып. Күңел корал сайласын. Гомер юлын яктыртып.
Сөю кадерен кем белер. Тәмен татып бакмаса,- - Җан фида, дип кем килер. Башы гамьгә батмаса?
Дус кызганмас, жан бирер. Юлдашлыкны акласа. Алдыңа әйдәп кем килер. Иренми мал бакмаса0
Мал багу да яхшы эш Хәләл кәсеп, алдамый Тик гомергә йөр. имеш. Юньле һөнәр сайламый!
Инде нәрсә эшлибез? Барыннан да буш калдык. «Авызга алма төш!» — дибез. Кылганыбыз ялкаулык!
Н Арслан тәрҗемәләре
Яктырмас кара күңелем, ни кылса да.
Күк йөзендә Ай-Кояш чагылса да.
Дөньяда миңа синең кебек яр юк.
Сиңа миннән артык яр табылса да.
Мескен гашыйк, саргайса, сагынса да.
Яхшы сүзе гел читкә кагылса да.
Мәхәббәткә түзә ул риза булып.
Хурлык һәм мәсхәрәгә абынса да.
Ә. Рәшит тәрҗемәсе
Кырык ямау йөрәктә
Хыянәтче дөньядан
Ничек исән калсын ул
Бертуктаусыз уйлаудан?
Кайсы - үлде, кайсы яу.
Кемне сөйсә бу йөрәк
Кайсы үчле, кайсы - дау.
Сөялергә юк терәк.
Якынлаша картлык та.
Котылырга юл кайда"’
Гамьсез ашап юана
Безгә аннан ни файда?!
Кан савырылса йөрәккә.
Кара артка борылып
Шундый нәрсә ул йөрәк, Белми мәңге тынгылык.
Ә. Исхак тәрҗемәсе.
Көчек алып үстердем - Балтырымны канатты. Берәүгә мылтык тоттырдым Мәргән булды, җанга атты.
Якты күккә ашкынып үскәнсең син. Үскәнсең кыю, кайгысыз ир булып; Гүя җәйдә җирнең йөзен каплаган Яшел үлән, буй җиткән иген булып.
Аннан бирле рәхимсез еллар үткән. Урак төшәр, иген җыяр чорлар җиткән Эссесен дә, салкынын — барын күреп, Хәйран күңел сынмаган, гайрәт иткән.
Авыр уйлар күтәреп авырган җан, Кайгы-хәсрәт йөзеңә эзләр салган. Тән тулышкан, баш — өлгергән игендәй. Чал башыңны игәнсең җиргә табан.
Үләмен дип яшәми үләрлек җан. Мәңге яшәр шикелле гамәл кылган Әҗәл килеп кул салса, җанны алса, Гомер кайда, син кайда?— шуны уйлан.
Ир-егет бүген—адәм, иртән — туфрак.
Бүгенге көн ул балкып алдар гына Иртән үзең кайдасың — белмисең син. Үлмәк өчен тугансың, адәм, уйла!
М. Шабаев тәрҗемәсе.