Логотип Казан Утлары
Повесть

САЗЛЫККА АУГАН ЧӘЧӘК


ашинадан төшүгә, артыннан ишеген ябып та тормастан. Венера м подъездга юнәлде.
Аның беркайчан да мондый күңелсез кыяфәттә кайтканы юк иде әле Авыру кешенеке кебек йөзләре агарын, канаты каерылган кош сыман, сүрелеп калган. Ул. күзенә берни күренмәгәндәй, ишек төбендә сөйләшеп торган карчыклар белән дә исәнләшеп тормастан. өйгә кереп китте. Бүген аңа киң басмалы иркен баскыч та тар һәм караңгы кебек иде.
Өченче катка күтәрелеп коридорга керүгә, артыннан күзчекле тимер ишекне шалт итеп бикләп тә куйды. Ә үз фатирының ишеге ике катлы итеп эшләнеп, тышкысына өч йозак куелган иде. «Төрмә түгелмени бу?!» дип. ачынып алды ул, боҗрадагы ачкычларны аралап Рухына, җанына кысан булганга, тизрәк тынычлап, иркен сулап җибәрәсе килә иде аның «Их, шушындый чакта эч бушатып сөйләшерлек кешем дә юк бит. ичмасам!» диде ул, ишекне ачып керүгә плащын салып ташлап.
Венераның башында, чуалган җепләр кебек буталып, берсеннән-берсе катлаулырак уйлар кайнаша иде бу минутларда. Аның, шуларны тизрәк аралап һәм очына чыгып, тәгаен бер карарда ниндидер бер эш кыласы килә. Ләкин, каядыр куйган үтә кирәкле әйберен таба алмый интеккәндәй. нишләргә дә белмичә газап чигә. Ул, аптырагач, әле бер. әле икенче бүлмәгә кереп, йөренергә тотынды. Азрак кына салып кайткан булуга карамастан, үзендә исереклекнең әсәре дә юк. Юынып чыксам, нер- выларым тынычланып, уйларым ачылып китмәсме дип. ванна бүлмәсенә кереп суны таманлап агызып җибәргәннән соң. диванга ятып бераз хәл алырга теләгән иде. Алай да булмагач, горып. йөренүен дәвам итте.
Тынлык: чурлап су акканы гына ишетелә.
Ванна "тулгач. Венера башта озак кына җылы суда утырды. Аннары ак күбеккә батып юынып-коенып алганнан соң. ашыкмый гына тәннәрен корытты да. аягына чүәкләрен генә эләктереп, олы якка чыгып, көзге каршына басты.
Кырык оч яшьлек хатын. Ул әле бер. әле икенче ягына әйләнеп, көзгедәге шәүләсенә карый Аның үзенең ялангач кыяфәтенә бодай игътибар иткәне юкка хәтсездән инде. Бер генә бала тудырг айгамы, ими тәре дә. буй-сыны да кыз вакытындагы кебек җыйнак, матур иде әле. Тик хәзер Венерада ул чактагы нәфислек, нәзакәт юк. Ничектер тәненә ягымлылык бирә юрган уты кимегән кебек. Озын толымнарын кистереп кызгылт-сарыга буяту аны шулай күрсәтәдер, бәлки. Элекке үзенә җәлеп итә торган көлемсәр серле карашында, үтәли күрергә теләгән кебек, үткенлек һәм кырыслык сизелеп тора хәзер
Ул өстенә ефәк якалы, затлы халатын гына бөркәнде. Зиннәтле импорт гарнитур һәм келәмнәр белән җиһазландырылган биек түшәмле иркен бүлмәдә укалы чүәкләр киеп басып торган Венера, әйтерсең, ханбикә! Тик борчулы карашы белән агарып киткән йөзе генә горурлыгын югалткан сыман. Ул кофе кайна гып эчеп алды да йөренүен дәвам итте. Офыкка төшеп килгән алсу кояш нурлары бүлмәгә сихри төс керткән иде. Уйларының очына чыга алмый газапланган Венера комодтан коньяк чыгарып фужерга гына салды ла бер сулышта йотып җибәрде. Сындырып шоколад каймакчы иде. кабып торырлык нәрсәме бу дигәндәй. аны кире өстәлгә ташлады Үзен явызларча кысучы мәкерле кешегә бирешмәслек чара таба алмаудан җаны өзгәләнә иде аның'
Бераздан, исерткеч үзенекен игеп. Венераның йөзенә төс кереп киткәндәй булды «Ник? Ничек бу хәлгә төштем мин?» дип. үзенә-үзе сорау бирде ул һәм шунда, җанлы картиналар сыман, үткәннәре күз алдына килеп баса башлады.
. ның күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырганы үсмер чагы кыз булып өлгереп килгән еллары иде
Сигезенче класста укыганда гашыйк булды Күңелендә мәхәббәт угы кабызучы унберенче сыйныф укучысы Мансур иде. Ул. мәктәпнең иң абруйлы отличнигы булуга карамастан, һәрвакыт гади, үзен башкалардан беркайчан да югары куймый торган егет Классташларына да. гүбән сыйныфта укучыларга да. теләсә кайчан вакыт һәм җай табып булыша, ярдәм игә. Күзлек юн йөргәнгә һәм галимнәр кебек күп белгәнгә күрә. аны. яратып, «профессор» дип йөртәләр иде хәтта Шундый абруйлы булуга карамастан. Венерага әллә бар. әллә юк иде ул. Ә сигезенче классны тәмамлар алдыннан үзенә гашыйк булды да куйды!
Coin ы чирек җитеп, имт иханнар якынлашып килгән вакыт Мәктәпне тәмамлаганнан соң медицина училищесына керергә хыялланып йөргән Венера үзен математикадан йомшаграк сизә иде Беркөнне ул мәктәптән кайтып килгәндә. Мансурны туктатып
Миңа математикадан катлаулы мәсьәләләрне чишәргә, формулаларны ныграк үзләштерергә ярдәм итә алмассыңмы? диде
Ярый, булышырмын, диде Мансур, уйлап та тормыйча, һәм шул көннән үк аңа ярдәм и тә дә башлады
Икәү дәресләр әзерләп утырганда, гади, ачык күңелле һәм кешелекле егег Мансур Венераның күңелен т ар г каннан-1 ар га бара иде Моңарчы, гел уку һәм җәмәгать эшләре белән мәштуть булып, кызлар турында уйлап га карамаган Мансур да күзгә күренеп үзгәреп кит те Аның иртән торуга тизрәк мәктәпкә барасы. Венераны күрке ки тә башлады
Алар шулай, яктыга үрелгән чәчәкләр кебек, бер-берсснә көннөн-көн ныграк г ар тыла бара иде
Мансур, мәктәпне тәмамлаганнан соң. университетның радио-физика бүлегенә укырга керде.
Бер-берсен күрергә атлыгып торганга, алар каникуллар җиткәнне түземсезлек белән көтеп алалар иде.
Шулай ике ел үтеп. Венера да кулына өлгергәнлек аттестаты алды. Тик хыялы тормышка ашу насыйп булмаган икән. Ул медицина училищесына керергә документларын әзерләп йөргәндә генә шәһәрдән әнисенең сенлесе Мәрьям кайтып төште дә. аның укырга кая керергә җыенганын белүгә, нотык укырга тотынды:
Медсестра булып ни файда? Аларның өстендәге ак халаты гына бит. Ике-өч җирдә эшләп тә акчага тиенгәннәре юк. Бүгенге тормышт а акчасыз кая барасың? Медсестра булу белә торып үзеңне кысан тормышка дучар итү ул. Күрәсеңме сатучыларны өсләренә карасаң, өс-башлары чәчәк кебек! Акча дисәң акчага кинәнеп яшиләр! Бернигә карама, шәһәргә кил дә сату эшенә кер! Танышым Сабира аркылы кибеткә урнаштырам үзеңне.
— Минем укыйсым, шәфкать туташы буласым килә. апа.— диде Венера, карарыннан кайтасы килмичә.
— Укысаң, каршы килүче бармы әллә? Укы. тик сәүдә буенча кит.
— Сәүдә институты читтән торып укый торган гына бит Анда сатуда эшләп стажы булган кешеләрне генә алалар, дип. каршылык күрсәтте Венера.
— Син дә, бер ел эшлә дә. алдагы елны укырга керерсең. Әйтәм бит. медсестра булам дип алданып йөрмә — шул!
Ни дисәң дә. тормыш күргән өлкәннәр сүзе үтемлерәк бит. Әти-әйж» дә апасы киңәшен хуплагач. Венера, теләмәсә дә, карарыннан кайтырга мәҗбүр булды.
Хәзер ул үзен канаты каерылган кош сыман хис итә иде
Авылда эшен бетереп шәһәргә килеп төйгүгә, Мәрьям аны якын танышы Сабирага күрсәтте. Ә тегесе исә Венерага иртәгә үк эшләгән җиренә кибеткә килергә кушты.
Венера Сабира белән танышканда ук укуын дәвам итәргә теләге барын әйткән иде.
— Борчылма. Кушканны-әйткәине тыңлап кына эшләсәң, эшең дә барыр, укырсың да. Синең кебек кызларга рәхәтләнеп үсәргә була хәзер'.. дип аңлата башлады Сабира. Венера кибеткә килгәч Бездә эшләргә уңайлы. Ике кибеткә бер директор. Хуҗабыз Радик Хафизович белән минем уртак тел табылган. Аның утырып эшли торган җире икенче бинада. Монысында мин бүлек мөдире —үзем хуҗа дигәндәй. Әйткәнемчә. сүздән чыкмый гына эшләсәң, югалмассың
Сабира Венераны, директорга алып барып күрсәтеп, ике көн эчендә кече сатучы итеп урнаштырды да.
Шәһәр читендәге бу кибеттә азык-төлек, яшелчә-җимеш һәм бөтен төрле эчемлек сат ыла иде.
Шушыннан башлап өйрәнсәң, сату эшенең серенә тизрәк төшенерсең. Үзеңнән бер дигән сәүдә кешесе чыгар, дип. Сабира Венерага сөт бүлегендә каймактан бушаган фләгеләрнс югцэга. сатучы хатыннарның кул арасына кереп булышырга кушты.
Яшьтән эшләп үскән авыл кызы Венера кушканның бөтенесен җиренә җиткереп, ялт иттереп куя башлады.
Кибеттә шулай: унике сәгатьлек эш көне белән бер атна эшлиләр дә. бер атна ял итәләр. Вакыгы-вакыты белән, сатучыларның, бер-берсен алыштырып, атнадан артык эшләгән чаклары да булгалый Шундый көннәрнең берендә Венера сөт әйберләре складында әле чынлап танышырга өлгермәгән бер хатынга булышып, тырышып-тырышып каймактан бушаган фләгсләрне юып азаплана иде.
Ник алай ук казынып маташасың?! Буялып-сыланып калган җире беттеме җиткән! диде Сабира, килеп керүгә Мең галәмгә ярамаган тагы!..
Венера эш атнасын тутырып ял итеп килгәннән соң. Сабира аны подвалга алып төшеп, үз кулы белән лимон һәм мандаринның эре. чиста һәм өлгергәннәрен генә алып күрсәтте дә:
Шушындыйларын гына сайлап әрҗәләргә тутыр! — дип. менеп китте.
Венера, бар тырышлыгын куеп, башта әбәткә кадәр мандарин сайлады, аннан соң лимонга тогынды
Подвалда тынчу, һава юк. Сәгатьләр буе баш күтәрмичә эшли торгач, билләре, иңсәләре авырта, сулышлары кысыла башлады Бармак очлары суелып, эт тырнаклары чыкты. Сабира исә. әледән-әле төшеп, боларның берсен дә күрмәгәндәй, эшен карап, мактап киткән була
«һаман шулай барса, бу эш аяктан егачак», —дип уйлана башлады Венера.
Смена тәмамланыр алдыннан. Сабира подвалга директор белән төште.
О-о. мин сине мондый уңган, мондый булган кыздыр дип башыма да кигермәгән идем! һичшиксез, эшләр уңга китәчәк болай булгач! — дип. Венераны мактап алды Хафизов, аңа тәмам соклану белдереп
Мин сиңа начар кызларны тәкъдим итәмме соң. Радик Хафизович! дип. мактанып алган булды Сабира һәм. кинаяле итеп, өстәп куйды: Алтын бәясендәге кыз бу. алтын бәясендәге кыз! Тик аңа. ярдәм итеп, үсәргә булышырга кирәк
Мондый кызларга ярдәм итмиләрме соң. Сабира Гаязовна! Кулымнан килгәннең бөтенесен эшләргә әзер!
Директор белән Сабира, Венераны шулай күңелле мактап, подвалдан менеп киттеләр
Икенче көнне Венера эшкә килгәндә, кибетнең арт ягында, подвал ишеге төбендә ябулы зур машина тора иде Кабина янына әрмәнгә охшаган куе кара мыеклы бер кеше баскан. Ул. Сабираны күрүгә, аңа каршы килеп исәнләште дә. икәүләп, подвалга төшеп, нидер сөйләшеп менделәр, һәм әлеге кеше шундук шофер белән йөкчене эшкә дә кушты. Кичә Венера сайлап әрҗәләргә тутырып куйган лимон белән әфлисунны берсе китереп подвал тәрәзәсеннән биреп тора. Икенчесе алып, машинага ташый.
Венера монда махинация бар дип башына да китерми иде әле
Әбәт җитәрәк, Сабира аны бүлмәсенә чакырып алып
Кичә тырышып эшләгәнең өчен, шефтан. Тыгып куй да авызыңа май кап! дип, кулына акча тоттырды.
Әле болай беркайчан да акча алганы булмаган Венерага сәер иде бу. билгеле. «Мәктәптә укьпанда. колхозда эшләгән өчен ала торган аз гына акчаны да исемлек буенча кул куйдырып бирәләр иде Ә монда, әле атна гына эшләгән кешегә дә бернинди всдомосгьсыз-нисез акча бирәләр. Кибеттә хезмәт хакын бирү гәртибе шулай түгелдер бит?» дип, эчтән генә гаҗәпләнеп алды әле берни белештермәгән Венера Бу нинди акча дип сорарга да. Сабирага рәхмәт әйтергә дә белмичә, чыгып китте
Кибеттә шактый еллар эшләп шомарган Сабира шулай Венерага сату эшенең «серләрен» көннән-көн ныграк төшендерә бара иде
Үзеңне үлчәү-герләр белән ничек эш итәргә, сатып алучылар белән пичек исәп-хисап ясарга өйрәтәм дә сөт әйберләре бүлегендә үзең генә эшли башларсың Сәүдәдә эшкә озак өйрәнеп тору юк. матурым Шуңа күрә иргәгә эшкә бер сәгать аллан кил. диде ул. кисәтеп
Иртән килүгә. Сабира, арт ишектән генә Венераны сөт әйберләре складына алын керде дә
Монда салкынча. эшне тиз тотарга кирәк, дип. стенаны каплап горган зур суыткычның ишекләрен ачып җибәрде
Анда фләгсләр белән китерелгән каймак, шешәле кефир һәм катык иде Ни кушасың, Сабира апа? диде Венера, өстенә халат киеп алуга. Әнә буш фләгеләрне идән уртасына кигереп куй да һәркайсына унар шешә катык, унар шешә кефир бушат!
Алар унлап фләгегә шулай кефир белән катык салып, аннары пломбалы фләгеләрне ачып, алардан каймак өстәп, тутырып чыктылар. Шунда эшнең кая барганын аңлап алган Венераның куркудан тәннәренә суык йөгергәндәй булып, калтыранып куйды.
Боларны нишләтергә? диде ул, беравык нишләргә белмичә аптырап торганнан соң. кефир-катыктан бушаган шешәләрне күрсәтеп.
Су агызып ал да. чайкатып, әрҗәләргә тутыр.
Сабира шулай диде дә, почмактагы аралыктан озын саплы итеп ясалган агач калакны чыгарып, шуның белән кефир-катык кушкан каймакны бутарга тотынды.
Моннан соң үзеңә генә шушылай кайпаштырырга туры килер. Иренмичә, төерләр калмаслык итеп бутарга кирәк,— дип. аңлатуын дәвам итте ул.
Венераның: «Кибетчеләр каймакка кефир-кагык кушып сата», дигәнне ишеткәне бар иде. Әмма болай кушалар, бу кадәр күп кушалар дип күз алдына да кигерми иде. «Сатучыларда оят белән кешелек дигән нәрсә бөтенләй юк микәнни?» дип уйлана башлады ул.
Шушы минуттан алып. Сабираның бу эшенә канәгат ьсезлек белдерергә уңайсызлану гына түгел. Венера аңардан курка да башлады хәт га.
Бушаган шешәләрне әрҗәләргә тугырып почмакка урнаштырганнан соң. алар фләгеләрнең берничәсен прилавка ар гына чыгарып куйдылар, һәм кибетне ачып, кешеләр керә башлауга. Сабира:
Әйдә, сата башла! дип, прилавка белән склад арасында кайнашкан булып. Венераның эшен күзәтә башлады.
Болай ук тиз мөстәкыйль эшли башлармын дип уйламаган иде Венера. Шуңа күрә беренче минутларда алдында горган үлчәү-герләрне күрмәгәндәй каушап, югалып торды. Әгәр Сабира килеп.
Кемгә нәрсә кирәк, җибәр, матурым! дип айнытып китмәсә, ул шул хәлдә, бәлки, озаграк га торган булыр иде әле.
Ниһаять, ул сату итә. Кайсы сөт йә кефир ала. кайсы — эремчек. Данәләп сатыла торган әйберләр җибәрергә дә. исәп-хисап ясарга да җиңел.
Тик бу озакка бармады. Бер әби. банка сузып:
’ Шушыңа каймак салып үлчә дә бер пачка эремчек бир. кызым,— дигәч. Венераның тәннәре эсселе-суыклы булып, куллары хәлсезләнеп китте. «Йа аллам, чынлап та хәрәм эш белән шөгыльләнүче булып китәрмен микәнни?»—дип. эчтән генә ачынып алды ул, катык-кефир кушкан каймакны салып.
Карчык алдына куйган банка белән эремчекне үзенәрәк тартып куюга, ябыгудан тиреләре юкарып, зәңгәр кан тамырлары менә-менә тишелеп чыгар кебек горган куллары белән кулъяулык төенен чишеп:
Мә. бар акчам шунда, үзең санап ал. кызым. — дип. Венера алдына куйды.
Әбинең картлык ялын кешечә тукланып уздырырлык та акчасы бул-маганны да күргәч. Венераның йөрәген нидер көйдереп үтте, әйтерсең.
Аның кәефе киткәнне Сабира сизеп тә өлгергән иде. Ул:
Кызурак җибәр, матурым, кешеләрне тотма!—дигән булып. Венераны ашыктырды.
Сизелә, бу аңа хәрәм эштән тартынып тормасын өчен әйтелде, билгеле. Ә Венерага болай да хисләргә бирелеп торырга форсат юк иде. Прилавка алдында чират — туктаусыз сатарга кирәк
енера кайтып керүгә, апасы Мәрьям:
— Нишләп болай төсең китте, авырыйсыңмы әллә? — дип сораша башлады.
Юк. апа. авырмыйм... диде Венера, чак кына елап җибәрмичә Кибеттә эшлисем килми.
Нигә?! Ник алай дисең?—дип, ачыкларга тотынды Мәрьям. Дустым диярлек танышым аркылы эшкә урнаштырдым үзеңне Ни булды. берәр ярамас эш кылдыңмы әллә?
Әйе. кылдым. Чөнки хәрәм эш бара анда. Ә минем кеше өлешенә керергә намусым җитми, кулым бармый, апа Венера кибеттәге хәлләр һәм сатып алучыларны ничек алдауларны сөйләп, сулкылдап еларга тотынды:—Бу эш ошамый миңа — китәм! Заводка йә фабрикага эшкә керәм.
Әй. юләр, юләр! Бүтән җирдә андый хәл юк дип уйлыйсынмы әллә? дип битәрли башлады апасы —Бөтен дөньясы шундый бит хәзер. Монда эшең чиста, җылыда, ичмасам. Барганда-кайтканда транспорт га суккаланып йөрмисең. Юлың бары җиде-сигез минутлык кына Азык-төлекне дә рәхәтләнеп үз кулың белән сайлап алып кайтып ашыйсын.
Юк. гөнаһлы эштән куркам мин. апа. тартынам
Сөйләшмә! Тормышы шулай барганда, намус саклыйм дип. син генә фәрештә булмассың Мондый керемле җиргә йә бик якын танышлар аркылы, йә башлыкларына акча төртеп кенә урнашалар әле. беләсең килсә. Шулай булгач, куанып эшләвеңне бел!
Юк. апа, юк! Аңла, мин яраткан эш түгел бу. диде Венера, һәм моннан соң да Мәрьям үзенекен тәкърарлый биргәч, эченнән генә үземә кулайрак эш тапканчы гына эшләп торам да китәм дигән карарга килеп, сүзне бетерде.
Ул кабат бәхәсләшеп тормагач. Мәрьям дә:
Эшлә әле, эшлә! Соңыннан ошап китеп, үзең үк уеннан кайтачаксың. күрсрсен. дип, тынып калды.
Венера китү турында беркемгә бер сүз ычкындырмыйча, эшләп йөри. Ә Сабира исә аны сату эшенә тартканнан-тарта бара иде. Ул кыска тына вакыт эчендә үзен үлчәү-хисапка өйрәтеп, ныклап эшләтә башлады. «Венера алтын куллы кыз булып чыкты -ут уйнатып эшли!» дип. иптәшләре арасында мактап та ала. Хафизов та күргән саен: «Синнән бер дигән сәүдә хезмәткәре чыгачак! Мин сиңа укырга керергә дә. үсәргә дә ярдәм и Iэчәкмен. Венера», дип әйтеп тора, җитмәсә
Әле чынлап дөнья күрергә өлгермәгән, кешеләргә ышана юрган кыз. мондый сүзләрне ишетеп торганга күрә, китәргә дигән карарыннан кире кайтмаса да. акрын-акрып йомшый килеп, кибеттәге хәлләргә ияләптә- яраклаша бара иде. Тик директор гына, йә эше белән кызыксынган булып, йә юк кына йомыш кушкан булып үз янына чакырта ла. мактап һәм әллә нинди серле сүзләр белән башын әйләндереп, күңеленә шик сала. Ул күзләрен мут мәченеке кебек майландырып, сөйләндергәндә. Венераның, уңайсызланудан, йөзләре кызарып чыга хәтта
Башка сатучылар Хафизовның хатын-кызга карауга күңеле аның итәк аегына йөгерә юрган кәнтәй икәнен күптән беләләр иде. Араларында аның белән гөнаһланганнары да юк түгел. Сабира исә. директорның сөяркәсе булып йөреп, бүлек мөдире дәрәҗәсенә күтәрелде хәтта Тик утыз сигез яшьлек директор хәзер, үзенең иң көчле һәм дәртле чагы икәнне белеп, күбрәк яшьләрне күзли башлады. Алай да дуслык тары нык берсе өчен икенчесе үлеп тора.
Хуҗа кешенең Венераны эшкә алуга, аңа елыша башлаганын да хатыннар шундук сизеп өлгергән иде Берәүләре: «Чибәркәйне нишләтеп туктар икән бу?» дип. читтән генә күзәтеп йөрсә, икенчеләре, көнләшеп «Чибәрлек, яшьлеген белән хуҗаның башын-күзен әйләндердең, кызый Тирәндә ничек чуала, ә!» .тип, Венераның үзенә әйтергә дә өлгерделәр Мондый сүзләрне дә ишеткәннән соң. Венераның директордан шикләнү-тартынуы тагып да көчәя төште Ул ничек гә аның белән күзгә-күз очрашмаска, ялгыз чакта үзе белән туры килмәскә тырыша. Ә
Хафизов исә. киресенчә, ничек кенә булмасын, очрашу, икәүдән-икәү булу җаен туры китерергә йөри.
Сөт әйберләре сатылып беткәндә, смена тәмамланырга сәгатькә якын вакыт калган иде.
Венера сатудан кергән акчасын санап, хисапчыга тапшырып чыгуга. Сабира үзен чакырып алып:
Бар. шушы накладнойларны директорга илтеп бир дә шуннан кире килеп йөрмәссең,- дип, кулына кәгазьләр тоттырды.
Хафизов карамагында кибетләр бер-берсеннән алты-җиде минут барырлык арада урнашкан иде.
Венера кызу-кызу атлап кибеткә килеп керде. Бу бина тегесенә караганда шактый искергән, караңгырак та. Хафизов кабинеты зур булмаган кетәк кебек кенә. Ул склад артындагы култыкка урнашкан иде. Аңа ишектән аз гына киңрәк аралыктан керергә кирәк. Түшәмендә менә-менә сүнәргә торган кебек кызарып кына кечкенә лампа яна. «Сабира апа, бүлек мөдире генә булса да, бүлмәсе иркен дә. яктырак та. Ни өчен Хафизов, директор була торып, шундый караңгы почмакта утыра икән?» —дип гаҗәпләнеп алды Венера.
Ул килеп кергәндә, директор сейфын ябып маташа иде. Күренә, таман гына салып алган.
Әйдә, уз! - Ул, аягөсте басып, Венерага өстәле каршындагы йом-шак'кәнәфине күрсәтте.— Утыр, Венера!
— Рәхмәг, Радик Хафизович! Менә, Сабира апа җибәргән кәгазьләрне китердем,— диде Венера, накладнойларны директор алдына куеп.
— Рәхмәт. Әйдә, утыр әле. Венера, сөйләшик! Мин синең турыда күбрәк белергә тиеш.
Уңайсызланудан тизрәк чыгып китәсе килгән Венера ирексездән утырырга мәҗбүр булды.
— Беләм. син авыл кызы, тартынасың, шикләнәсең әле,— дип башлады Хафизов. Ә бит хәзерге тормышта, бигрәк тә сәүдә эшендә, мондый сыйфат белән ерак барып булмый. Син гади сатучы гына булып калырга т иеш түгел, сиңа үсәргә кирәк. Алга таба укырга теләгең барын Сабира Гаязовна берничә т апкыр минем колакка төшерсә дә. үзеңнең бу турыда никтер бер сүз дә әйткәнең юк әле, ә зрә. Чөнки сәүдә институты шундый ук> йорты, аңа яхшы аттестат белән дә. тол качын булмаса. узам димә.
Венера, аны тыңлыйсы килмичә:
— Әй. узмасам, укымый калырмын,— дигән иде, Хафизов тагын да үтемлерәк игеп сөйләргә тотынды:
— Ялгышма, чибәркәй. Сиңа укырга һәм бары тик сәүдә буенча үсәргә кирәк. Күренеп тора, синдә бу эшкә сәләт бар. Ә минем үз кадрларымны үстерәсем, аларга ярдәм итәсем килә. Синең шуннан файдаланып калырга теләмәвең гаҗәп.
Венера, моңа каршы ни әйтергә дә белмичә, дәшмәде.
Хафизов, ничек кенә булмасын, аның белән арасын якынлаштырырга тырыша иде Венераның ничек тизрәк чытып китәргә белми утырганын сизеп торса да. моны аз гына да абайламагандай, сүзен дәвам итте.
Ярдәм кулы сузучы булганда, мөмкинлекне ычкындырмаска кирәк Хафизов өстәл тартмасыннан ике шакмак шоколад һәм коньяк чыгарып куйды да, ике рюмканы тутырып:
— Әйдә, синең киләчәк уңышлар өчен! — дип. рюмканың берсен Ве-нерага сузды.
Юк. юк. Радик Хафизович, рәхмәт! Минем эчкәнем дә юк. эчмим дә!—дип, уңайсызланудан йөзе кызарып чыккан Венера урыныннан ук торып басты.
— Ярый, салмасаң. кыстамыйм, аз гына утыр әле. әйтәсе сүзләрем бетмәде.
Венера чарасыздан тагын утырды. Ул инде «Әллә үзен калдырып чыгып китәргәме? - дип уйлана башлаган иде. Тагын ниләр әйтмәкче икән?»
Хафизов, тәмләп кенә эчеп җибәргәннән соң. шоколад сындырып капты Ә башланмаганын:
— Эчмәсәң, менә монысын ал! — дип. Венерага сузды.
Венера:
— Юк, Радик Хафизович, рәхмәт!—дип. монардан да баш тарп чыкчы иде. Директор:
Бусы бөтенләй әйбәт түгел, шоколадтан да баш тарту килешми, дигәч, аны алып, кесәсенә тыкты.
Миннән зрә шикләнәсең. Чибәркәй,—дип дәвам итте Хафизов, утырган җиреннән торып Мин сиңа яхшылык эшләргә генә телим Ә син шуңардан баш тартырга тырышасың, мин моны аңламыйм?
Хафизовның һаман шулай якынлаша баруыннан ныклап шикләнә башлаган Венера:
Институтка кермәсәм дә. исем китми.—дигән булды, тизрәк сүзне бетерәсе килгәнне сиздереп.
Юк, юк. син прилавка артында гына калырга тиеш түгел' диде Венера янына килеп баскан Хафизов, аның маңгаена төшеп торган чәчләрен төзәткән булып Сина үсәргә кирәк, үсәргә Монын өчен мин бар көчемне куячакмын.
Хафизовның куллары кагылуга тартынудан тәннәре эсселе-суыклы булып киткән Венера, аргка чигенеп, китәргә кузгалган иде
Ник шикләнәсең, чибәркәй. мин сине ашарга җыенмыйм бит, дип. Хафизов аның каршына басчы
Уйнама! ыз әле. Радик Хафизович, юкса дип бүленеп калды Венера һәм. читкә тайпылып, ишеккә атлады
Ә директор исә. арада берни булмагандай игеп
Кәгазьләрне китергән өчен рәхмәт. Шаяруны онытып, институтка керү Iурында уйла, чибәркәй. ярыймы9 дип әйтеп калды
Ярый, дигән булды Венера
Кибеттән чыгуга, ул бүредән ычкынган сарык кебек, як-ягына да карап тормастан, кызу-кызу аглап. өенә ашыкты
Хафизов аңа күңел кайтаргыч кына түгел, хәтта куркыныч тоела башла! ан иде. «Ничек төлкеләнгән була Мине намусын югалткан кыз дин уйлый микәнни, оятсыз! Нишләргә инде? Бу хәлне тагын апага тарланын, кибет тән ки тәм дисәм дә. файдасыз. Ул моңа барыбер каршы киләчәк Ял а I насы җитүгә, миңа ныклап эш эзләргә керешергә кирәк Тулай торагы булган эш табып, апалардан да китәм. Шунсыз миңа тынгы булмас
Икенче көнне Венера эшкә килеп, икесе генә калуга. Сабира
Кәгазьләрне хуҗага тапшырдыңмы? Ничек кабул итте? дип сорау бирде.
Венераның бу турыда сөйләшәсе дә килми иде
Тапшырдым. Сабира апа. дигән булды ул. теләр-теләмәс кенә Ник болай сүрән җавап бирәсең, әллә үпкәләттеме үзеңне'’ Юк
Шулай да, киләчәктә Сабира мондый йомышлар кушмасын өчен. Венера!а үзенә директор ничек бәйләнгәнне сөйлән бирер!ә туры килде
И-и. юләр икәнсең! Шикләнеп торалармы аңардан9! Киресенчә, күзенә керергә кирәк аның! дип. авыз кутәреп көлен алды Сабира Үзеңә шулай ярдәм итәргә торганда форсатны ычкындыралармы соң’ Эх. синең кебек яшь чагым белән синдәге чибәрлек бу ica икән миндә, ничек сыгарга белер идем аны'
Бу сүзләр Венераның күңелен кайтарып кына калмыйча. Сабирага карата ышанычын тагын да киметә төште
Шушы сөйләшүдән соң. Сабира Венераны кон эчендә хисаплау маши-насында эшләргә өйрәтеп, касса! а утыртты.
Бу, әле яңа эш булганга, Венера өчен кызыклы иде. «Монда утыргач, директор килеп күзен майландырып, әллә нинди сүзләр белән баш әйләндереп йөрмәс», дип шатланган иде ул Юкка куанган Хафизов тындырмыйча. касса каршына килеп тә. кабинетына чакырып та аның ихтыярын сындырырт а маташуын дәвам ит ге. Венера кассада эшли башлагач, директорның Сабира аркылы сатучылардан ай саен «взнос» дип йөртелә торган ришвәт алып ятканын белде. Бу сатучыларның чумарадан, кергән акчасыннан өлеш алу иде. Ул шулай көйләнгән: директор сатуга махинация һәм спекуляция ясардай дефицит әйберләрне никадәр күбрәк кайтартса, «взнос»ны да күбрәк ала Венера сатып алучыларның т иененә дә тими Шулай да Сабира уртак «взнос»тан аңа да өлеш чыгарып бара иде. Венера моңа ризасызлык белдереп карагай иде, Сабира^
— Син генә фәрештә була алмассың, ал! — дип кисеп куйгач, каршы торыр хәле калмады.
Шуңа да карамастан, ул мөмкин кадәр гөнаһланмаска тырыша иде.
Яңа ел алдыннан, сатуга күп итеп очсызлы колбаса, тозлы балык, ике-өч төрле цитрус җимешләре һәм эчемлекләр китереп тутырдылар.
Кибетчеләр чек буенча да. акчаны кулга алып кына да саталар Ә кассада утырган Венерага баш та күтәрмәле түгел.
Әбәт җитүгә, ул, кассаны бикләп, үзенә дип сайлап алып куйган мандарин һәм балыкны сумкасына салды да өенә ашыкты. Башка сатучыларның да күбесе кайсы-кая таралыштылар. Кибеттә Сабира, ит чабучы һәм йөкчеләр белән экспедитор гына калды, һәркайсы үз эше белән мәшгуль: итче ит чаба, экспедитор, машина янына басып, йөкчеләр эшен күзәтә. Ә Сабира, анда-монда йөреп, барысына җитәкчелек итә.
Ул бер арада залга кереп касса тартмасын ачты да ячейкалардан бераз-бераз акча алып, халат кесәсенә яшерде. Аннары, кассаны бикләп чыгып, берни булмагандай, яңадан кешеләр янында кайнашуын дәвам итте. Тегесенә барып нидер әйткән-өйрәткән була, монысына нидер күрсәтеп китә, башка бернидә ай-вас юк. әйтерсең.
Әбәт үтүгә. Венера, берни абайламыйча, эшен дәвам итте. Баш та күтәрмичә чеклар җибәрә.
Смена тәмамланып, сатудан кергән акчаны санап чыкканнан соң, туры киләме дип хисаплау машинкасындагы санга караган иде - исе китеп, коелды да төште* Баш югалырлык акча җитми Ул курку һәм югалып калудан калтыранган куллары белән пачкаларны ашыкмый гына тәртипләп куеп, акчаны яңадан санап чыкты. Дөрес саналган акча чыкмый. Венера, кассаны бикләп, Сабира янына йөгерде.
— Үләм. Сабира апа. акча җитми*—дип. үксеп җибәрде ул.— Ни булгандыр, белмим.
Сабира беравык каушап, аптырап калгандай булып торды да:
— Ялгышкансыңдыр Әйдә, яхшылап тикшерик әле! — диде.
Ни булганны белүгә, сатучылар да һәркайсы үзләрендәге чекларны яңадан барлап-тикшереп карадылар. (Урланган акча чыгамы соң!)
Кассага ачкыч яратып урлаганнар дияр идең, әбәт вакытында үзем кибеттә булдым. Йөкчеләр дә. ит чабучылар да залга кермәде. Ә экспедитор, гел машина янында кайнашып, йөкчеләр белән мәшгуль иде. Кемнән дә шикләнерлек тә түгел, бит. дип. гаҗәпләнгән булды Сабира — Кеше күп булу, ыгы-зыгы мәхшәрендә башың казып шулкадәр ялгыштың микәнни?
Юк. Сабира апа. юк* Күрә идең бит. моңарчы гел тиенгә-тиен чыга иде. Монда нидер бар: хисаплау машинасы дөрес эшләмичә хата җибәргәнме, белмим? диде кайгыдан сулып калган чәчәк кебек булган Венера. елавын дәвам итеп.
— Кая. Радик Хафизовичка шалтыратыйм әле, тизрәк берәр чара күрергә кирәк.
Күп тә үтми. Хафизов килеп җитте. Йөзендә аз гына да борчылу- гасабилану күрмәссең. Әйтерсең, ул кешене теләсә нинди хәтәрлектән коткарып калырга һәм йолып алырга сәләтле кеше.
Сатучыларның күзе аңа төбәлгән
Милициягә-фәлән хәбәр итмәдегезме? дигән сорау булды аның беренче сүзе.
Юк. юк. Радик Хафизович, синнән башка шалтыратабызмы соң! диде Сабира. Моңарчы беркайчан булмаган хәл бу. беркайчан' Шуңа күрә ничек уйларга да белгән юк.
Хафизов, кыяфәт-карашына аерым бер тәкәбберлек чыгарып. Венерага төбәлеп
Хисаплау машинасы барахлить итмәгәндер, перебой белән эш-ләмәгәндер бит. Венера0 диде.
Юк. яхшы эшләде кебек
Акча белән машинадагы күрсәткечне яхшылап чагыштырып тикшердек дисез инде?
Тикшермиме соң. Радик Хафизович, тикшердек
Алайса, эштән кайтып тормыйча, хәзер үк сатылган һәм сатылмаган әйберләрне барлап-санап тикшерүгә керешегез, буталу-ялгышлык юкмы Моны һич ю сузарга ярамый!
Кибетчеләр эшкә керешүгә. Хафизов, нишләргә икән дигәндәй залда йөренеп алды да:
Бу гурыда беркемгә берни ычкындырасы булмагыз! дип кисәтеп. китеп барды
. Бөтенесен энәсеннән-жебенә кадәр тикшереп барган сатучылар, икенче көнне таң белән килеп, эшне төгәлләделәр Нәтижә куандыра торган түгел иде. билгеле.
Директор хисапчы белән сатучыларны Сабира кабинетына чакырып
Кабатлан әйтем, бу гурыда кешегә түгел, өегездә дә ләм-мим сүз ычкындырасы булмагыз! дип кисәтте дә. Венера язмышы өчен борчылгандай. уйга калды.
Тынлык. Бөтенесе аның карарын авызыннан чыккан сүзне көтә. Венераның башы да эшләми, хәсрәтеннән салкын мумиега әйләнгән, әйтерсең.
Ярый. дип. хәтәр эшкә тәвәккәлләгән кебек өстәлгә сугып алды Хафизов Бөтен көчемне куен, коткарырга тырышып карыйм әлс Венераны. Ә сез. әйткәнемчә, берни булмагандай, эшегезне дәвам итегез.
Икәүләп залга чыккач. Сабира. Венерага изгелек эшләүне үтенгәндәй:
Ничек тә тырышып кара инде. Радик Хафизович' дип. директорны озатып калды.
Венера, эченнән ут йотып, чеклар биреп утыра. Кайгысы бөтен кыяфәтенә чыккан иде Моңарчы алма кебек алсуланып торган йөзендә төс. нур калмаган. Аның бодай күңелсезләнеп утыруы Сабирага ошамый иле. ахры. Ул касса каршында кеше бетеп торган арада Венера янына килде дә:
Башың Себер китәргә торган кебек утырма! Күрдең бит. хужа үзеңне «Саклап калырга тырышырмын», диде Мин дә тырышуын кат-кат үтендем. Ул сүзендә гора, әйткәнен эшләргә көченнән дә килә юрган кеше Шулай булгач, бетешмә халык алдында йөзеңне ачып эшлә! дип әйтеп китте.
Венера эштән икенче көнне дә кәефсез кайтканга күрә, апасы Мәрьям тагын.
Нишләп болай төсен юк. әллә берәр күңелсезлек бармы ’ дип сорарга мөжбүр булды.
Шунда күңеле иләсләнеп кигкән Венераның елый-елый үз хәлен сөйләп бирәсе килсә дә. кибеттә кисәт елгәнен искә алып, тыелып калды Апага сөйләсәм, ул. Сабира апага барып йөреп, хәлемне катлауландырыр гына дип уйлап
Юк. Кичәле-бүгенле эш күп булды, арыдым, диде
Төрмәгә утыртмасалар ярар иде дип ул йотып, төнен керфек какмый уздырган Венера, гамагына да юньләп ашамыйча, эшкә кипе
Сабира исә аның өчен туктаусыз борчылып йөргән кебек, әледән-әле- янына килеп:
— Артык кайгырма әле. Директор үзеңне коткару өчен бар көчен куеп тырышып йөри. дип. юаткан була Үзен дә анардан кыргый кебек читләшеп торма! Каршында курчак кебек боргаланып, янында песи кебек сырпаланып йөрергә кирәк сиңа. Шулай итсәң, ул синең өчен тагын да ныграк тырышачак, күрерсең, дип. киңәшләр биреп китә. _
Сабира ниләр генә әйтмәсен, алар Венераның күңеленә ятмый иде. Ул. аның сүзләре һәм кыланышларына карап. «Акчаны Сабира апа үзе үк урламады микән?» — дип шикләнә башлады хәтта. Икәүдән-икәү генә калганда, сатучылар арасыннан да. кинаяләп кенә: «Сабира үзе дә. җае килсә, эләктерергә генә тора торган хатын», дип. мондый шикне колагына төшерүчеләр булды. Тик бернинди дәлиле булмаган авыл кызы Венераның бу усал хатынга моны әйтергә кыюлыгы җитәме соң?
Акча югалып өч көн үтүгә. Хафизов сатучыларны тагын җыйды.
— Безгә ничек тә бу хәлдән тизрәк котылырга кирәк, иптәшләр! — дип башлады ул Кассада чиратлап эшләгәнлектән, беләсез, мондый бәхетсезлек теләсә кайсыгыз белән булуы мөмкин. Шуңа күрә аны бергәләп кичерергә кирәк. Миндә шундый тәкъдим бар. Иртәгә акча алу көне. Бөтенебез ведомостька имзаларны куябыз да акчаларны кулга алмыйбыз: бухгалтер сейфында горып торсыннар. Алай гына түгел, өйдә дә булган кадәр акчаларыгызны әзерләп куегыз. Эш контрольлек итүче органнарга сизелеп, ревизия ихтималы булдымы — аларны тиз генә җыеп алабыз да. сатудан кергән акча итеп, җибәрәбез. Борчылмагыз, берегезнең дә тиене дә югалмас. Менә шулай итеп, атна-ун көн эчендә без бу хәллән котылырга, дөресрәге, кызыкайны коткарып калырга тиеш.
Шушы сүзләрне ишетеп, бәладән котылу өмете арткан Венера: «Радик Хафизович, чыннан да. олы җанлы кеше икән».— дип уйлап, директорга эченнән генә рәхмәтләр укып утыра иде.
Йә. ничек, килештекме?—диде Хафизов, сатучыларга күз йөгертеп Шунда ук Венераның күзендә яшь мөлдерәп торганны күрсә дә. моны абайламаганга салышты.
— Килештек. Радик Хафизович, килештек. Мондый чакта бер-береңне ташларга ярыймы соң! — диештеләр сатучылар.
Хафизов эшлекле төс белән дәвам итте:
— Хуҗаларны җайлап-майлап сөйләшеп, күп итеп дефицит әйберләр китереп булмасмы дип. өченче көн чабам инде Әгәр барып чыкса, «кереме» дә зуррак булып, мәсьәлә тизрәк хәл ителер иде.
— Әйе. әйе! Бик әйбәт булыр иде. Радик Хафизович! Тырышыгыз инде, тырыш! дип куәтләде сатучылар, «кереме» дигәннән чумараны күз алдына кигереп.
Сатучылар белән хисапчы чыгып китеп, бүлмәдә икесе генә калуга. Хафизов Сабираның шома булып калкып торган ботына сугып алды.
Йә. берәр рюмка салыйк әле!
Эш уңайга баргач, кәеф шәп синең, ә? диде Сабира, өстәл тум-бочкасыннан коньяк белән рюмкалар чыгарып.
— Шәп булмаска, зөфаф төне якынлашып килә бит. Сабира!.. Туй алдыннан булган кебек дулкынлана башладым хәтта.— дип. хыйхылдап алды Хафизов
һай. нәкъ дулкынлана торганы инде син!..
Директор белән бүлек мөдире бер-берсенә әле кәнтәйләрчә күзләрен майландырып, әле үтәли күрергә теләгәндәй үткен караш ташлап алалар иде.
— Асыл кошны тозакка керттек бит тәки.— дип. кеткелдәп алды Сабира. Юкса болай гына баш бирә торганнардан түгел иде кызый. Шигем юк. гыйффәтенә җил дә тимәгән әле аның! Ә син андый чибәрләрнең бәясен яхшы беләсең Шуңа күрә, эш барып чыкса, миңа «бүләк» тә кечкенәдән булмас дип уйлыйм.
Ну нәфес зур да инде үзеңдә! Минем аркада бодай да майда гына йөзеп яшисен бит инде. Ишетсен колагың, «бүләк» дип. кассадан эләктергән акчага миннән башка кул тидерәсе булма! .тип. кисәтеп алды Хафизов, рюмканы бушатуга шоколад кабып
— Нишләп кагылыйм инде?! Ул икебезгә генә керәсе бит
Әлбәттә Шулай булгач, аз булыр дип борчылалармы сон! Башта максатка ирешик әле.
Болай булгач, очына чыкмый туктау юк инде' диде салудан күзләре елтырый башлаган Сабира. Ә бүген, кайтышлый, миңа кагыласың. Радик! Юкса, яшьләр артыннан куып, миннән читләшә башладың. Искеләрне дә ташлап бетерергә ярамый бел'
Хафизов:
Ярар, кагылырмын, дип. Сабиранын артын сыйпаштырып кузгалды.
Шушы сөйләшүнең икенче көнендә үк. Хафизов кибеткә башта ике машина аракы китереп бушаттырды. Кибетчеләр күз буяр өчен аның беразын гына сатып, калганын икеләтә бәядән аткару өчен, складның караңгы почмакларына яшереп һәм өйләренә ташып бетерүгә, көнендә сатылып бетә торган очсызлы сарделька, цитрус җимешләре һәм җинел үтә торган башка азык-төлек кайтарта башлады. Боларның күбесе ялган документлар белән турыдан-туры җитештерүче завод һәм база махинаторлары аркылы кайтарыла иде
Кибеттә бөтенесе әвеш-төвеш китерү белән мәшгуль. Сабира, әледән- әле килеп:
Читлеккә эләгәсең килмәсә. тырыш, матурым' дип әйтеп китә башлагач. Венера
Тырышам бит. тагын нишлим инде. диде, ачынып.
Болай гына эш акрын бара. Ә акчаны тизрәк җыеп тапшырырга кирәк. Милиция кибет тирәсендә таң белән йөрми Сиңа, иртүк торып, үзегезнең кибет тирәсендә булып алырга кирәк. Талон буенча сатылган аракы гына ирләр! ә нәрсә ул Алкашлар таң белән кибет янына килеп, аракыны ике-оч бәясенә алып баш төзәтәләр. Син монда ипкә килгәнче, анда да берничә шешәне аткарырга өлгерәсең әле.
Төрмәгә эләгәсе килмәгән Венерага бу киңәшне дә кабул итәргә туры килде Шулай итеп, әле чын тормышны, кешеләрне аңларлык тәҗрибәсе булмаган Венера, пычрак юлга басмыйм дип. күрәләтә җинаять һәм бозык юлга керә бара иде.
Тиздән үзенә пачкалап акча керәсен белеп торган Сабиранын хәзер активлыгы аеруча көчле. Ул. прилавка apibina басып, сату да итә. гегесенә-монысына барып булышып та йөри, йөкчеләргә дә ярдәм иткән була хәтта.
Ниһаять. Венераны йолын калу сәгатьләре
Сабира, сатучылардан кирәк кадәр «взнос» җыюга, кассадан урлаган кадәр акчаны капларга бухгалтерга кертеп чыкты да Венераны чакырып алды.
Бәхетең бар икән шулай да. дип. җиңел сулап куйган булды ул
И-и Сабира апа. җаным, бу арада ниләр кичергәнемне белсәң икән!..
Венера шатлыгыннан елап җибәрде
Белмимме соң. баш китәрлек хәл иде бит бу' Директормын кешелекле булуы сатучылар өчен сөенеп туймаслык бәхег ул! Көне-төне чапса чапты, үзеңне коткарып калды тәки Моның өчен син ана бик зур бурычлы инде, матурым. Сабира өстәл тумбочкасыннан коньяк чыга рып кәгазьгә iөрде дә Венерага бирле Бар. хәзер үк шушыны кулына тоттырып, рәхмәтләреңне әйтеп кил үзенә' Мин дә шалтыратып рәхмәт әйтермен.
Куанычы ташып чыккан Венера, йогерә-йөгерә барып, директор бүлмәсенә килеп керде
Хафизов ниндидер кәгазьләр актарып утыра иде.
— Мине бәладән коткарып калуыгыз өчен бик зур рәхмәт инде, Радик Хафизович! -- диде ул. Сабира җибәргән коньякны Хафизов алдына куеп.— Бик зур рәхмәт сезгә!
— Бусы ни тагы?!—дип, төргәкне ачып җибәрде Хафизов.—О-о. ник китердең моны?
— Ни әйтергә дә белмичә уңайсызланып калган Венераның йөзе ут кебек янып чыкгы. Битенең ничек кайнарланып киткәнен үзе дә сизде хәтта.
Киеренке тынлык. _
Бүген Венерага басым ясарга мөмкинлек зур булса да. берничә тапкыр якын килергә тырышып та барып чыкмаганга күрә. Хафизов, хәйләләрен арттыра төшеп, аның алдында үзен мөмкин кадәр әдәпле күрсәтергә тырыша иде.
— Сез. хатын-кызлар, шулай инде, директор шаянлык күрсәтеп үзегезгә якынлаша башладымы, фәрештә кебек кыланган буласыз,- диде Венерага карап күзләре калҗа күргән мәченеке кебек янган Хафизов. — Ә берәр авыр хәл йә бәхетсезлек чыктымы, ул кирәк Бу нәрсә белән килгәнсең икән, шатлыгыңны юабыз инде, әйдә утыр!
«Тагын ни була инде бу?!» — дигән шом төшкән Венера. Хафизов тартмадан рюмкалар чыгара башлауга:
— Берүк кыстый күрмәгез. Радик Хафизович, мин барыбер эчмим! — дип, кисеп куйды.— Рәхмәт
Ник алай. Венера? Шушындый зур куаныч уңаеннан да, аз гына да эчмисеңмени? Димәк, синдә шатлык юк бүген...
— Бар. Радик Хафизович, шатлыгым бик зур! Моның өчен бик зур рәхмәт сезгә!
— Шулай булгач, символически бер рюмка гына эчеп куярга була бит.
— Юк. эчмим. Радик Хафизович! —диде Венера, тизрәк китәсе килеп.
— Нишләп моны күтәреп килдең соң, алайса? дип. кеткелдәп алды директор.
— Минеке түгел ул. аны Сабира апа җибәрде. Мин... Мин күп итеп рәхмәт әйтергә килдем. Ярый, китим инде, Радик Хафизович.
Венераны эчәргә күндерә алмаган Хафизов исә:
— Әйе. аның җибәрүе дә гаҗәп түгел, бу — барыбыз өчен дә зур күңелсезлек иде бит. Хәер, эш вакыты булганга, уңайсызланасыңдыр. Изгелекне аңлап, рәхмәт әйтергә килгәнең өчен үзеңә рәхмәт. Бүген генә димәгән, җае белән, билгеләп үтәрбез әле бу шатлыкны.— диде дә, ярый, тотмыйм алайса дигәндәй, кулларып җәеп, иңен сикертеп алды.
Венерага шул гына кирәк иде. Ул, тагын бер кат рәхмәт әйтеп, ишеккә ашыкты.
Кыз читлектән ычкынган кош, әйтерсең! Канатлары булса, күкләргә очар иде! «Бу көнне күрәсем бар икән, раббым!» — дип куйды ул, рәхәтләнеп сулап җибәргәннән соң.
Әйе, кассада акча чыкмаган көннән алып бүгенгә кадәр ниләр кичергәнен Венера үзе генә белә иде. Аның яшь кенә килеш хурлыкка калып төрмәдә утырганчы, елгага төшеп, суга ташланыйммы әллә дип уйлаган чаклары булды хәтта. «Шушы бәладән исән-сау котылсам, бернигә карамыйча. бу эштән китәр идем!» дип йөри иде ул. Ниһаять, бу көнне күрүгә иреште. «Миңа кичекмәстән китәргә кирәк! Хәзер үк гариза язып, директорга яңадан керергә микән? дип уйлана башлады Венера Юк. юк! Аның күзенә ничек күренә алыйм хәзер үк!.. Бүген үк эштән китәргә йөри башласам, үземне кот карын калу өчен тырышкан сатучылардан да яхшы түгел. Аз гына сабыр итим түзим инде».
Венера, башыннан шундый уйлар кичереп, бүлек мөдире янына кайтып керде.
— Иә. хуҗа ничек каршылады? Ничек кабул итте үзеңне? дип сорау бирде Сабира, хәйләкәр елмаеп.
Яхшы каршылады. Сабира апа. әйбәт, -диде Венера, бу турыда сүз куертып торасы килмичә. Рәхмәт әйтергә килгәнем өчен үзебезгә рәхмәт әйтте, җитмәсә.
Йөзендә берни дә күрмим, шатлыкны отмечать итмәдегезме әллә?
Юк. Ул нәрсәне авызыма да китермәгән килеш, ничек директор белән эчеп утырыйм инде. Сабира апа?
Зрә. матурым, зрә. Пешмәгәнсең, бәяңне белмисең икән. Эх. беле-штермисен шул әле!.. Ярый. бар. бүлеккә чыгып, эшеңне дәвам ит!
Венера эштән кайтканда, өйдә апасы Мәрьям генә иде. Ул. икәүдән* икәү булудан файдаланып, аңа булып алган хәлләр, ниләр кичергәне турында сөйләргә тотынды.
Сеңелесен тыңлап, курку һәм гаҗәпләнүдән Мәрьямнең күзләре зур ачылып, тыны кысылып калган иде. Шуңа да карамастан. Венераның эштән китәргә карар кылганын ишетүгә:
Юк, юк. уйлама да! дип бүлдерде ул.— Ничек инде бернинди һөнәрсез төзелештә эшләмәк кирәк?! Анда сиңа носилка да көрәк кенә тоттыралар бит. Балчык-тузан эчендә измә-ком ташып, бетәсең би! син анда!
Кешеләр эшли бит әле. үлмиләр, апа
Эшләсеннәр, кешегә карама!
Шәһәрдә эш тапмасам да, бу эштә калмыйм! Авылга кайтып китәм. Фермада ипләрмен.
Авылдан бер тәвәккәлләп чыгып киткәннән соң. ни йөзен белән кире кайтмак буласың хәзер? «Венера тормышка яраксыз кыз икән», дип. гайбәт таратып көләрләр, бары шул Бүгенге җитешмәгән тормышта кибеттән китәләрме соң! Теләсә кайсы азык-төлекне күпме телисең, шулкадәр үз кулың белән яхшысын гына сайлап алып кайтасың. Көннен- көнендә чумарасы кереп тора Болар эчеңне тишәме әллә?
Хәрам әйбернең кирәге юк. апа. берсе дә кирәкми, калмыйм анда' Акчаң чыкмаудан котың алынган икән Бу ялан саен була торган нәрсә түгел бит. Моннан соң, алдынны-аргынны карап эшләрсең. Бәлки, анда сине, яшь дип. кыерсыталардыр. Сабираны күреп, барысын сорашын сөйләшәм әле.
Мәрьям шулай һаман үзенекен тәкърарлый биргәч. Венера
Сүз куертып. Сабира апага барып йөрмә! Тагын бер уйлап карармын әле. алайса, дигән булып, сүзне бетерде
Ул, касса хәлләре суынып телдән төшкәнче генә эшлим дә китәм дигән уй белән, бу турыда кибеттә берәүгә дә белдермичә, матур гына эшләп йори иде. Ә үзс. буш вакытларында, тулай торагы булган җирләрне сорашып, эш эзли. Бала чагыннан ук мал-туар, йорт эшләрен карап һәм фермада сыер савучы әнисенә булышып үскәнлектән, аны авырлык аз гына да куркытмый иде
Венера шулай бер. эшкә урнашырга тәгаенләп кайтып, кибеткә гаризасын тотып барды
Сабира моны башына да китермәгән иде. Ул Венераны китмәскә үгетләве барып чыкмагач, гаризаны алып. Хафизов янына китте
Шуннан соң күп гә үтми, директор шалтыратып Венерага килергә кушканны әйттеләр
Ул килеп кергәндә. Хафизов белән Сабира икесе генә сөйләшеп утыралар иде.
Күңелсез хәл тагын каба глагтыр дип курыктың, ахры, дип бантлады дирек г ор. Бу эшкә сәләтем дә юк г ыр дип у йл ыйсыңдыр әле. җи г мә- сә Тик гсгсләй дә. болай да ялгышасың Кибеттә бер дигән игеп эшләргә дә, алга таба укып, үзең җитәкче булырга да бөтен данныйларың бар синең! Институтка керү дигәндә, әйткәнемчә, берсүзсез ярдәм итәчәкмен!
Әйтәсең дә юк. Радик Хафизович' дип сүзгә кушылды Сабира Кайнарланып, ялгышма, матурым: гаризаңны ертып ташла да рәхәтләнеп эшләвеңне бел!
Хафизов белән Сабира шулай әле берсе, әле икенчесе эшкәртүдән уйлары томанланып киткән Венера, апасы үгетләрен дә исенә төшереп, тәгаенләгән карарының дөреслегенә шикләнә башлады, һәм кисеп кенә ни әйтергә дә белмичә:
— Гариза сездә калып торсын. Тагын бер уйлап карармын, алайса, дип әйтергә мәҗбүр булды.
Монысы икенче эш!
— Чынлап уйласаң, гаризаңны ертып ташлаячаксың, күрерсең.— диештеләр канәгатьлектән йөзләре балкып киткән директор белән Сабира.
Шуның белән сөйләшү йомгакланып, Венера кире кибеткә — эшенә китте.
Ялгызлык уйларның буасын ера дигәндәй, Венера яңадан баш вата башлады. «Инде нишләргә? Әллә, чыннан да, ялгышаммы? Башта Мәрьям апа китмәскә кушып үгетләде. Әле болар ниләр генә аңлатмый!.. Беләм, бу минем урынга алырга кеше тапмаудан түгел. Апа әйткәнчә, кибеткә белер-белмәс кешене аласылары килми -шул гына. Ник дисәң, белгән кешеләр белән махинация һәм спекуляция белән шөгыльләнергә җиңел. Юк. миңа бармый бу эш! Шушы атнамны гына эшлим дә: «Китәргә булдым»,—дип әйтәм
Венера кайтып бер сәгатьләп эшләүгә, янына Сабира килеп басты. Ничек эшләр, барамы?
— Бара.
— Минем сиңа бер үтенечем бар иде, матурым.
— Нинди үтенеч, Сабира апа?
Өйдә бер бүлмәмә обой ябыштырып аласы бар иде. Зур эш тә түгел инде югыйсә, һаман тора: ялгызым гына тотынырга кулым бармый. Шуны икәүләп эшләп алсак, җиңел дә, күңеллерәк тә булыр иде.
— Ник бармыйм — булышырмын. Сабира апа! Әйт. кайчан ябыштырабыз?
Болай сүз кузгаткач, шушы арада эшләп алсак, яхшы булыр иде. Берсекөнгә ябыштырып алыйк, булмаса.
— Ярый, ярый. Сабира апа! Эштән туры сиңа китәрбез дә. .
Юк, юк! Ул көнне эшкә чыгып тормыйсың! Болай да ул синең ял алды көнең бит Берсекөнгә синең урынга башка кешене куярмын. Иртәнге якта сәгать уннарга кил.
3
енера, өйдә үзе генә калгач, бүлмәләрне ялт иттереп юып-чистар- В тып чыгарды да Сабирага китте.
Аның бүген көне тулысы белән планлаштырылган иде. Ул Сабирага булышып кайтуга, имтиханнарга хәзерләнергә керешәчәк. Бүген сөйгәне Мансурның да килеп чыгуы ихтимал. Ник дисәң. Венера колхозларга урып-җыюга җибәрелгән университет студентларының шушы арада кайтасын ишетте. «Җай булса, киләсе очрашуга билетлар алып куярмын да театрга барырбыз».—дигән иде. Шуңа күрә әзер булып торырга кирәк,—дип уйлана башлады ул. Мансур матур киенергә ярага. Ә миңа, кыз кешегә, аңардан да матуррак булырга кирәк. Сабира ападан кайтуга, киемнәремне карап, үтүкләп куйыйм әле. Мансур кибеткә урнашуымны белгәч: «Сиңа бара торган эш түгел бу. Сәүдәдә кешенең намусы югала. Сиңа үзең сайлаган һөнәр буенча китәргә кирәк иде. Венера».— дип. ризасызлык белдергән иде. Булып алган хәлләрне белсә, ни әйтер әле тагы1 Хәер, кибеттән китәргә гариза бирелгән, соңгы сүзне әйтәсе генә.
Венера, шушы уйлары белән мавыгып. Сабираларга килеп җиткәнен сизми дә калды.
Хуш киләсең, рәхим ит! — диде Сабира, ишекне ачуга аны бүлмәгә уздырып Әйдә, чишенеп, түргә үт!
— Рәхмәт.
Кухняда тәмле булып парланып пешкән ит һәм кисеп куйган лимон исе аңкып гора иде
Венера, плащын салып, аягына чүәк эләктерде дә Сабира артыннан кухняга узды.
Кунаклар-фәлән көтмисеңдер бит. Сабира апа?—диде ул. өстәлгә мул итеп әзерләнгән закускалы ашамлыкларны күреп
Син кунак түгелме әллә, эшләргә дип килгәч тә. Синең миндә булганың юк бит әле.
Алай да. минем өчен генә шулкадәр мәшәкатьләнү кирәкме сон?.. Кая, ни кушасың. Сабира апа. эшли торыйм.
— Ашыкма! Тамак туйдырып алабыз әле башта. Аннары, кәеф булса, тотынырбыз. Булмаса. яна торган эш түгел, калып торыр Әнә. бүлмәне кереп күр. бәлки, кагылып та iормабыз әле үзенә
«Кайчан, ничек җыйды икән бу кадәр әйберне9! дип уйлап куйды Венера, бүлмәләргә күз йөртеп чыккач, исе китеп Гарнитур стенкасын- дагы алтынга манылган бәллүр белән савыт-сабасы гына да миллионнар торырлык моның!»
Обойларга дигән бүлмәнең стеналары да аз гына да таушалмаган, балкып тора иде әле.
Нишләп обойларга уйладың ул бүлмәне, ябыштырганы да яңа бит әле? диде Венера. Сабира янына кереп Монысыннан да матурракны ябыштырам дисәң генә инде.
Әйтәм бит. бәлки, маташып та тормабыз әле. алайса, диде сәгатькә карап алган Сабира. Әйдә, ризыкларны олы якка чыгарыйк!
Кухняда гына утырсак, ярамасмыни. Сабира апа?
Яраса соң. Иркендә утыру рәхәтрәк бит.
Кемдер табын әзерләгәнне генә көткән, әй герсең, ишектә кыңгырау шалтырады. Сабира барып ачса Хафизов!
Кырынып-чистарынып. яңа галстук тагып, тагын да матуррак костюм кигән туйга әзерләнгән кияү егете диярсең!
Әйдә, рәхим ит, Радик Хафизович! Өстәл әзерләгәндә генә килеп кердең, мактап йөрисең икән. Әйдә, уз!
Сезне дә мактамасам!.. Чакырылган кунак та шулай әзер табынга гына килеп кермәс, чыннан да. бәхетле икәнмеи. диде Хафизов Кичә ит комбинатыннан шалтыратырга тиешләр иде. Көтмәгәндә бер җитди эш чыгып, кибеттән чыгып китәргә туры килде. Үзем юкта сиңа шалтыратмадылар микән, шуны белеп чыгыйм әле. дип керүем иде.
Юк. Радик Хафизович, шалтыратучы булмады Бик җитди сөйләшү идемени?
Алай ук түгел дә...
Шулай булгач, борчылма: шалтыратырлар. Әйдә, бергәләп утырыйк әле!
Хафизов:
Мин дә шулай уйлыйм. Кунак кызың да булгач, болай гына китмим инде, дигән булып, костюмын салып утыргыч аркасына элеп куйды
Килен керүгә. Венераны башта Сабираның мул итеп закускалы ризыклар әзерләве, аннары, обойларга дигән бүлмәнең стенасы әле аз гына да искермә!әп булуы 1 аҗәпләндергән иде Шуннан соң. тиздән киләсе кешесе булгандай, сәгатькә күз алуы сәерсендерде. Әле исә. өстәл әзерләүгә генә Хафизов килеп керде «Очраклы хәлме бу? Әллә, бөтенесе алдан сөйләшен, махсус оештырылганмы ’ дип уйланып алды күңеленә шомлы шик гөшкән Венера Берәр сәбәп табып чытып китәргә дә уңайсыз: үзләрен санга сукмаган кебек була».
Ул, шулай сагаеп калган хәлдә. Сабирага булыша бирде.
— Менә ничек бит, ә? Мондый вакытта туры килермен дип башыма да китермәгән идем!..—диде астан гына Венераны күзәткән Хафизов.
— Җыясы ризык теш сындырып керә, диләр бит. шул инде бу, —дип кеткелдәде Сабира моңа каршы.
— Шулайдыр, Сабира Гаязовна, шулайдыр, юкса
Венера тәлинкәләргә аш салып чыгуга. Сабира өстәлгә шампан шәра- бе белән коньяк китереп:
— Йә, Радик Хафизович, син егет кеше, без кызларны сыйла инде! — диде.
Моны ишетүгә, директор башта, ашыкмый гына күлмәк якасының төймәсен ычкындырып, галстугын бушайтып җибәрде. Аннары фужерларны алдына елыштырып куйды, һәм шуннан соң гына аерым бер канәгатьлек белән шешә бөкесен шартлатып аттырды да фужерларга чажлап-күбекләнеп торган шәраб салып чыкты.
— Йәгез. кызлар, матур ял өчен күгәрик әле! — диде ул, фужерларны Сабира белән Венерага тоттырып.
Венера чәкештереп алуга:
— Гафу итегез, мин эчмим, рәхмәт! дип. фужерны кире куйган иде. Сабира белән Хафизов икәүләп кыстарга тотындылар.
— Бу алкашларны түндерә торган нефть суы түгел, матурым, им-портный шампански! Моның бер зыяны да юк: шаулап торганда эчеп җибәр, әйдә! — диде Сабира, коры гына.
— Әйе. әйе, бу исертә торган нәрсә түгел лә! Эчмәсәң. безне хөрмәт итмәү, санга сукмау була бит. дип өстәде Хафизов.
Шулай ике яклап кыстауга каршы тора алмаган Венера:
— Алайса, шушыны эчәм дә. кабат кыстый күрмәгез! дип. фужерны бушатып куйды.
— Менә шулай! -диде Сабира, канәгать елмаеп.— Гомергә фәрештә булып йөри алмассың. Мондый чакта азрак кәефләнү була инде.
— Дөрес, дөрес! — дип өстәде Хафизов, фужерларны яңадан тутырып һәм тагын кыстау китте.
Венера ничек кенә каршылык күрсәтмәсен, тагын ярты фужер эчәргә туры килде.
Шәраб, тылсымлы сыекча сыман, аңардагы киеренкелек белән тар-тынуны киметкәниән-киметә бара иде
Бераз капкалап, шаян сүзләр сөйләп алгач. Хафизов, рюмкаларга коньяк салып:
— Бусын ни өчен эчәбез?—диде.
Моны күреп, тәмам исерүдән курка башлаган Венера:
— Зинһар, мине кыстый күрмәгез! - дип эчүдән котылмакчы булган иде, Сабира торып ук басты.
— Юк инде, матурым! Монысын бәладән котылу шатлыгыннан эчәбез!
— Бусыннан баш тарта алмыйсың инде. Венера!—дип, торып басты директор да. Әгәр ул хәлне вакытында йомып калмасак. син бүген монда түгел, читлектә утырыр идең, чибәркәй.. Шуңа күрә шатлыкны билгеләп үтмәсәк. гөнаһ булыр. Әйдә, шушыны эчеп бетереп куй да, аннары кыстамабыз, үзеңә карарсың...
Венера тагын ирексездән эчәргә мәҗбүр булды. Коньяк, исерткечләрне әле бер генә дә авызына алганы булмаган Венераның тамак төбен көйдереп үтеп, тәннәрен кымырҗытып, бөтен гәүдәсенә таралды, һәм шуннан соң, оялу-тартынуы да юкка чыгып, үзенә рәхәт булып китте хәтта. Сабира белән Хафизов, гүя. үз тиңдәшләре хәзер. Иңнәре авыраеп, гәүдәсе сыекланып киткән Венераның күз алдында ниндидер томан элпәсе барлыкка килеп, дулкын тирбәткән көймәдә утырган сыман, чай- калып-чайкалып киткән кебек тоела башлады. Хәзер ул тартынусыз сөйләшә, шаян сүзләр булса, рәхәтләнеп көлеп җибәрә.
Венера бераз вакыт үтеп, рюмкалар яңадан тулгач. Сабира:
Без сиңа бары тик яхшылык телибез, матурым. Чөнки сине яратабыз. Безнең яктан сиңа һәрвакыт поддержка булыр, борчылма, дип, Венераның аркасыннан кагып алды да Хафизовка борылды Син Венерага инст итутка керергә ярдәм итәргә тиеш. Радик Хафизович! Ул үсәргә тиеш шул!
Әйттем бит инде, Сабира Гаязовна, берсүзсез булышачакмын! Йәгез. теләгебез тормышка ашсын өчен күгәрик әле. алайса!
- Уңышлар өчен! — дип куәтләде Сабира.
Исерүе җиткән Венера монысында инде кыстаусыз эчте
Хәзер ул. сәер-сәер хәрәкәтләр ясап, кычкырып көлеп җибәрә, теләгәндә, хуҗаларын бүлдереп, үзе дә сөйли
Йә. рюмкаларны тутырып куй да, биеп, танцевать итеп алабыз. Радик Хафизович! Юкса болай гына кан таралмас.. диде Сабира, магнитоланы җибәреп
Ай. гафу иг. Сабира Гаязовна! Искә төшермичә үзегезне сыйлый да белмим, пешмәгән! дигән булды Хафизов Аннары, симез калҗа кимергәндә майга баткан кулларын салфетка белән сөркәннән соң. яңадан рюмкаларны тутырып чыкты Рәхим итегез'
Кыз, үзен контрольдә тотуын югалта барып, чайкала башлаган иде. Ул, хуҗаларга каран, тагын эчеп куйды.
Менә булды, ичмасам! диде Сабира, чытлыкланып Хәзер рәхәтләнеп танцевать итәргә дә була..
Хафизов, джентльменнарча баш иеп. Венераны танцевать итәргә чакырды Венерада хәзер бернинди каршылык та, тартынып тору да юк иде инде. Ул торып басканда
Аһ. исердем. Радик Хафизович, исердем! дип. чайкалып китте
Зыян юк. чибәркәй. бер зыян да юк, диде директор, аны үзенә кысып.
Сабира исә. үзегез карагыз инде дигәндәй, йомыш табып, кухняга кереп китте.
Мин бу көнне күптән көтә идем. Венера: бәхетемә ирешеп киләм, ниһаять! дип. Хафизов камыр кебек йомшап чыккан Венераны кысып алды.
Ай. әйләндермәгез, Радик Хафизович' Болай да башым әйләнә, ай!..
Исерүдән чайкалган Венера, егылмыйм дип. үзе дә сизмәстән тагын да Хафизовка авыша төште. Ә тегеңә шул гына кирәк иде Ул аны таза куллары белән кысып алып, комсызланып кайнар иреннәрен суырып үпте.
Сөеклем минем!.
Исергән Венерага Хафизов моңарчы булгандагы кебек куркыныч та. күңел кайтаргыч га түгел иде. Шуңа аның үбүен дә теләп алган кебек кабул итте.
Танцы көйләре бетүгә. Сабира бию көйләре язмасын җибәреп, өчәүләп биеп алдылар да тагын саллылар Шуннан соң ул:
Минем бер җиргә барып киләсем бар иде. Әйләнеп кайгый.м әле Ә сез иркенләп, рәхәтләнеп ял итегез! дигән булып, чьи ып кит ге
Хафизов исә аның артыннан ишекне бикләп калуга, магнитоланы сүндереп
Ниһаять, без икәү геггә. гүзәлем' дип, ниндидер әрсез ашкыну белән исерүдән эреп горган Венераны күтәреп алды да йокы бүлмәсенә алып кереп кит ге...
. йнып, Сабира белән Хафизов гарафыннан алданганын, ничек яшьлек чәчәген өздергәнен аңлап алуга. Венераны ачы кайгы басты. Бу хәлне кешегә түгел, апасы Мәрьямгә сөйләргә дә оят иде. Нинди генә уйлар кайнашмый башында! . «Нишлим инде, раббым? Әллә башымны юк итим микән? Авылга кайтып китсәм дә. апа әйткәнчә, үземнән көлүләре генә бар Их. шулкадәр бәхетсез булырмын микәнни!.. Хәзер ни йөзем белән Мансурга күреним инде? Әгәр, кайбер кызлар кебек, бу хәлне үзенә сиздерми генә йөри бирсәм, ни булыр? Ай. юк! Үземне янып яратып йөргән саф күңелле кешене алдасам, мин кем булам. Мин намусымны югалткан кыз түгел бит »
Венера ике көн буе шулай уйланып йөргәннән соң: «Бетте мин Мансурга лаеклы түгел хәзер. Кичекмәстән аның белән араны өзәргә генә калды», дигән ныклы карарга килде.
Өченче көнне колхоздан кайткан Мансур килеп җитте.
Гадәттәгечә, өс-башын балкытып матур итеп киенгән Ягымлы һәм күтәренке күңеЛЛе иде.
Киен дә киттек, әйдә! Шәһәрдә рәхәтләнеп сөйләшеп йөрербез. - диде ул. Венераны кочаклап үбеп алуга. Булса, театрга билетлар да алып куярбыз
Аның шулай сагынып килүенә каршы Венерадан бернинди ягымлылык күрсәтү юк иде.
Чыгып йөри алмыйм. Мансур. Кайдадыр җил бәргән, башьзд авырта. Савыккач, үзем тулай торагыңа килермен әле,—дип ялганлады ул.
Мансур. Венераның агарынып киткән йөзенә карап һәм әйткән сүзләренә ышанып, тизрәк савыгуын теләп, кайтып китте.
Венера эшкә чыкканнан соң атна буе Сабира белән Хафизов күзенә күренергә оялып йөрде Мондый хәлгә төшүенә алар түгел, әйтерсең, үзе гаепле. Ул Сабирага эчкә бер чиркану һәм саклык белән карый башлады хәзер.
Сабираның Венера алдында аз гына да гөнаһы юк диярсең, аңа изгелек эшләүче кеше кебек, тирәсендә бөтерелеп йөргән була.
Хатын-кызны күп күргән Хафизов та кызның үзеннән ничек күңеле кайтуын яхшы белә иде. Ул, Венера үзеннән читләшмәсен өчен, аңа аеруча игътибарлы булып күренергә тырыша. Телефоннан шалтыратып та. кибеткә килеп тә. хәлен, эшен сорашып: «Миннән ярдәм-фәлән кирәкмиме?» — дигән була.
Бүлек мөдире белән директор шулай юхаланып һәм юмалап. Венераны көннән-көн үзләренә авыштыра, кибеттәге шартларга өйрәтә-ярак- лаштыра баралар иде.
Шәһәрдә яши башлаганнан бирле. Венера болай да, кая гына бармасын. кайда гына булмасын, гаделсезлек күрә, ялган һәм кара эшләргә тап була иде. Бозык юлга басмаска теләп тә, Сабира белән Хафизов тозагына эләгеп мәсхәрәләнеп калгач, ул бөтенесенә битарафка әйләнде Кибеттән китеп башка эшкә урнашса да. барыбер шулай булыр кебек тоела иде аңа хәзер. Шуңа күрә башка сатучылар ни эшләсә, куркып- шикләнеп тормыйча, ниһаять, ул да шуны эшли башлады.
Бераз вакыттан соң, Мансур Венераның эшләгән җиренә килде.
— Көтеп-көтеп тә булмагач, әллә ныклап авырып киттеме дип борчылып калган идем. Шөкер, исән-сау икәнсең. Ник сүзендә тормадың, ни булды? диде ул. урамга чыгуга, Венераның килмәү сәбәбен ачыкларга теләп.
Хәзер Венераның аны. алдап йөртмичә, үзеннән тизрәк биздерәсе килә иде.
Гафу ит, Мансур, минем беркем белән дә йөрисем килми.
— Нишләп алай?! Ни булды сиңа. Венера'.’
— Берни дә булмады, йөрисем килми, шул.
Мансур Венера күңелендә ни булганны, әйтмәсә дә. чамалап тора иде. Ләкин ул аның, сәбәбен әйтмичә, үзеннән котылырга маташуын ничек кенә ачыкларга тырышып карамасын, барып чыкмады
Бераз вакыт узгач, ул, театрга билетлар алып, тагын килде.
Венераның карарында үзгәреш юк иде. Мансурның һаман шулай янып йөрүе йөрәген артык әрнеткәнлектән, бусында ул:
Кабат килеп йөрмә инде, Мансур, мин сиңа тиң дә түгел. Мин икенче егет белән таныштым., диде.
м Мансур колхозда булып кайтканчы Венера белән ничек яратышып йөрүенә карап та, аның үзен сәер тотуына карап та бу сүзләрнең дөрес түгеллеген сизә иде.
— Әйтмисең генә, синдә ниндидер күңелсез сер бар. Венера. Син беркайчан да болай түгел идең бит, ни булды сиңа'’
Менә-менә елап җибәрүдән тыелып торган Венераның иреннәре дерелди иде
Ышан, Мансур, дөресен әйттем. Син мине гафу ит инде, диде Венера, тамак төбенә килеп утырган төерне көчкә генә йотып җибәреп, һәм, менә-менә яшь мөлдерәп чыгарга торган күзләрен читкә борды.
Мансур: «Нишләп болай көтмәгәндә генә мине кире кагарга уйлады икән?» дип баш вата иде.
Юк, ышанмыйм! Синдә нәрсәдер бар, яшерәсең генә. Венера. Дип. тагын да ныграк үҗәтләнеп карады ул.
Кыз, Сабира белән Хафизовтан шикләнә торып, аларның кыставына карап эчкәне өчен берничек тә гафу итә алмый иде үзен. Ул болай йомшаклык күрсәтүен Мансурның саф мәхәббәтенә хыянәт итү дип саный иде. Арада саф мәхәббәт белән тугрылык булмаса. бәхет буламы соң. Менә шуны уйлап, Мансур белән арасын өзәргә карар кылган Венерага ул кабат килеп йөрәген әрнетмәсен өчен, араны тәмам өзәргә кирәк иде бүген.
Мин дөрес әйттем, Мансур. Ул егет миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады хәтта. Калдыр мине, үтенеп сорыйм! дип ялганлады Венера
Моннан соң Мансурга сөйләшеп торуда мәгънә юк иде Ул:
Нишләмәк кирәк, ул егетне ныграк яратасың икән, миңа үзегезгә бәхег теләргә генә кала. Хуш, Венера! дип. башын түбән иеп. китеп барды.
Болай аерылу Венерага тагын да авыррак тәэсир итте. Әйтерсең. Мансур йөрәгенең бер өлешен үзе белән алып китте Ачуланып, пычрак сүзләр әйтеп китсә дә җиңелрәк булыр иде. мөгаен.
Венера, үзенең нинди зур югалтуга дучар булганын әле аңлап җиткермәсә дә, күңелендәге мат ур хыяллар, татлы ярату хисләре урынына сары сагыш кереп оялаганны яхшы сизә иде
Төн буена, өйдәгеләргә сиздермичә, мендәргә капланып яшь түкте ул.
Венераның тормыштан күңеле кайтып, каны суынган иде. Үзе белән эшли торган хатыннарның күбесе байлык-акча дип теләсә нинди түбәнлеккә төшәргә әзер булганга күрә, ул беркемгә дә ышанмый, таяныч күрми хәзер Шул комсызлык аркасында, ирләренә хыянәт итеп, директор белән гөнаһланып, туктаусыз сөяркәләр алыштырып торучы Хафизов тарафыннан соңыннан яраксызга чыгарылган бу хатыннар гайбәтчегә әйләнгән. Гаеп-мәзәк эзләргә аеруча хирыс Зөмәрә директорның Венерага күзе төшкәнне беренче көнне үк сизеп алган иде Әле Венера кайгы-кичерешен кая куярга белми йөргәндә, тотты да:
Син хуҗаны Сабирадан тәмам биздерүче булырсың, ахры, дип әй ген салды.
Венера шулкадәр оялды, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәр иде. Ул, нинди җавап кайтарырга да белмичә, тынып калды
Ирле хатыннар, яманатларын чыгармас өчен, гөнаһларын яшереп, авызларына май кабып йөри, ичмасам. Ә бу, ире дә. хәзер үзенә караучы да булмагач, һәркайда гаеп, килешмәгән җир эзләп, гайбәт таратып йөри.
Венера эчтән генә нәфрәтләнеп дәшми торганны күргәч, Зөмәрә:
Әйе, хуҗа белән ара якын булгач, яшәргә дә җиңелрәк, рәхәтрәк тә шул. .—дип. яңадан төрттереп алды.
Моннан соң, Венерага ничек тә гайбәтченең авызын капларга кирәк иде.
Яшькә олырак булса да, директор миңа ошый шул,— диде, горур елмаеп.
Бу сүзләрне әйткәндә, гарьлегеннән, аның күзләренә чак кына яшьләре бәреп чыкмаган иде.
Кибеттә бөтенесеннән күңеле кайтты хәзер Венераның Бернинди таяныч, яклаучы юк үзен. Хәзер аңарда бер генә теләк— югалтканнарны кире кайтару. Ул, гайбәтчеләргә үч итеп. Хафизов белән ачыктан-ачык диярлек йөри башлады. Араларында бернинди тоткарлык юк. Сабира үзләрен әледән-әле өендә очраштырып тора. Венера директор бүлмәсенә килеп йөрергә дә тартынып тормый хәзер.
Шулай да. көннәрнең берендә, үзенең балага узганын белеп. Сабирага килеп, еларга тотынды.
Мондый хәлләрне күп күргән бүлек мөдиренең моңа аз гына да исе китмәде, белгеле.
Эше булгач, җимеше дә була инде, матурым.— дип көлеп алды ул. Аннары кайгырмаска кушып Хуҗа белән сөйләшермен дә, бер чарасын күрербез, диде.
Сабира «яңалыкны» кичекмәстән хуҗага җиткергән иде
Икенче көнне үк Хафизов Венераны кабинетына чакырды.
Синдәге яңалыкны Сабира Гаязовна әйтте.— дип башлады ул, канәгать елмаеп. - Була торган хәл. гүзәлем. Әмма рухыңны төшермә. Сабира Гаязовна белән сөйләштек. Ул нишләргә кирәк, бөтенесен белә, бер дә борчылма!
Шуннан соң, күпмедер вакыт узгач, Сабира аны, бер гинекологка алып барып, бала табудан коткарды.
Венера әнә шулай ирексездән һәрьяклап тәҗрибә туплый бара иде.
Хәзер, оялу-тартынуны белмичә, һәр мөмкинлекне үз ягына файдаланып калырга 1ырыша Кирәк икән. Хафизовка шалтыратып әйтә дә өенә кайтып китә. Сату иткәндә дә кайда эшләргә җиңел һәм чумаралырак— ул шунда. Әйберләргә бәяләр күтәреләсең белеп, башка сатучылар аларны, соңыннан яңа бәядән сату өчен, өйләренә сумкалап ташыганда. Венераның аларны директор машинасына йөкләп төяп кайтарып килгән чаклары да аз гүгел. Кыскасы, хәзер ул Хафизовка үзе генә бирмичә, аның үзеннән дә ала иде. Директор белән якын мөнәсәбәттә булганга күрә, хәзер хатыннар да аның белән бик сак һәм чамалап сөйләшә башладылар.
Ә өлкән сатучылыкка күтәрелгәч, хәтта Сабира да сагаерга мәҗбүр булды. Ул белә: Венера эшендә үсүгә бара. Сабира аны Хафизовтан ничек мәсхәрәләтүен дә һәм бу яшь кызның йөрәгендә нинди кара эз калдыруын да онытмый иде. Шуңа күрә Венера белән мөмкин кадәр сак булырга аның белән алдын-артын чамалап сөйләшергә тырыша хәзер.
Венера исә. берәү белән дә каршылык-бәхәскә кермичә генә, һәрьяклап шомара, үткенләнә бара иде.
Табигать һәм тормыш ничек үзгәрүнең даими шаһите булып, вакыт ага бирә. Тагын җәй җитте. Бу -Венераның Казанга килеп эшли башлавына бер ел булды дигән сүз.
Ул. институтка имтиханнар тапшыру өчен, кирәкле кәгазьләрнең бөтенесен әзерләп куйган иде. Хафизов, вәгъдәсе буенча, ял атнасының беренче көнендә Венераны, машинасына утыртып, институтка алып китте.
Кояшлы матур көн иде. Янында чәчәк кебек матур яшь кыз утырып барган директорның йөзендә канәгатьлелек елмаюы.
Ул институтка килүгә, кабул итү комиссиясе утырган бүлмәнең ишеген ачып карады да:
— Хәзер комиссия рәисе чыга.—дип. Венераны читкә алып китте.
Алар коридор башындагы тәрәзә төбенә барып бастылар гына, бүлмәдән өстенә балкып торган импортный костюм кигән урта яшьләрдәге күзлекле кеше чыгып, үзе артыннан барырга баш изәде.
Комиссия рәисе, диде Хафизов
Аңладым.—дигәнне сиздереп алды Венера.
Комиссия рәисе бүлмәсен ачып аларны уздыруга. Хафизов белән кул биреп күреште дә:
Бигрәк чибәр туташ алып килгәнсең! дип. хәйләкәр елмаеп алды. Венерага баштанаяк күз йөгертеп
Күз тидермә тагы! диде Хафизов моңа каршы һәм горур гына өстәп куйды Булгач-булгач. чибәрен сайларга кирәк
Килешәм, дөрес әйтәсең. Кая. кәгазьләрегез булганмы’’
Венера:
Рәхим итегез,—дип. документларын өстәлгә куйды да читкәрәк тайпылды.
Так-так: бусы әйбәт, монысы да яхшы Аттестатта «дүртле» дә «бишле» генә икән бусы тагын да әйбәт! Документларыгыз булган калдырыгыз. Үзем алып керермен. Чибәркәй, сиңа сүзем шул: абитуриентлар белән аралашып, консультацияләргә йөр Аида яхшырак әзерләним дип баш ватуың не обязательно, күренеп йөрүен кирәк Ә имтиханнар биргәндә, юри соңгылардан булып керерсең, аңлашылдымы?
Аңлашылды Венера ягымлы елмаеп куйды.
Димәк, борчылыр нәрсә юк. шулай бит?—диде Хафизов, сөйләшүне тагын бер ныгыткандай итеп.
Юк. Чибәрең тиздән студент булыр. Радик Хафизович Минем вакытым тар, хушлашыйк! Җаең белән, шушы арада шалтыратырсың әле.
Обязательно! Әлегә сау булып тор'
Чыгып машинага утыруга. Хафизов. Венерадан сорап та гормастан:
Әйдә, шәһәрдән чыгып, сахрада кинәнеп кайтыйк әле! дип, машинаны чажлатып алып китте
Венерага Хафизов белән кая барса да куркасы юк иде хәзер. Шулай да:
Ул кешегә ышанып вакыт әрәм итеп йөргәнче, миңа имтиханнарга әзерләнә башлау хәерлерәк түгелме? дигән булды.
Борчылма! Минем аның белән беренче генә эш итүем түгел, сүзендә тора юрган кеше Сиңа, мәшәкать-борчылусыз рәхәтләнеп йөреп, имтиханнар җиткәч, ул әйткәнне эшлисе генә калды Бөтенесе алдан сөйләшенеп хәл ителгән икәнне күрдең бит
Шәһәрне чыгуга. Хафизов газга тагын да баса төште.
Тәрәзәдән кергән ягымлы кыр һавасы Венераның чәчләрен җилбер- дәтә. Көзге кебек тигез юлдан илдереп барганда, яшелле-сарылы булып сузылып калган басу-кырларда ниндидер сихри матурлык бар кебек. Борынына бәрелгән хуш ис ләззәтеннән Венераның күзләре йомылып- йомылып кию иде.
Машина, асфальт юлдан чыгып. Чабакса күле ягына юнәлде Зур булмаган арыш басуын кисеп үткән юлдан бишектә тирбәлгән кебек акрын гына чайкалып бару үзе бер рәхәт. Хафизов, шау чәчәкле аланчык чигендәге култыкка керен машинасын сүндерүгә
Рәхим иг. гүзәлем! дип. ишекләрне ачып җибәрде
Хуш истән баш әйләнерлек иде. Тирә-якта сайраган кошлар тавышыннан башка берни ишетелми.
Венера ашыкмый гына машинадан төште
— Ай, нинди матур җир!..
— Әйтәсең бармы! Кара диңгез. Балгыйк диңгезе буйларыннан кай җире ким моның?! -диде Хафизов, кулларын җәеп.
Күргәнем булмагач, әйтә алмыйм. Ә мондый матурлыкны беренче күрәм!—диде Венера.
— Диңгезне дә күрерсең, гүзәлем,— дип, Венераны кочаклап үбеп алды Хафизов. Анда баруның планы күптән төзелгән. Син институтка урнашуга, отпускаларны алабыз да Кырымга йә Балтыйк буена курортка китәбез. Путевкалар мәсьәләсендә сөйләшенгән, тиздән кулда булачак. Мин сиңа бик күп нәрсәләр күрсәтермен әле. гүзәлем, так что...
Венера, иге-чиге булмаган диңгез киңлекләрен күз алдына китереп, елмаеп куйды.
Хафизовның бөтенесе алдан каралган иде. Ул багажниктан брезент чыгарып куак төбенә җәйде дә кыйммәтле шәраб, кызыл уылдык консер- васы, шоколад, печенье һәм металл рюмкалар кигереп:
— Эх, нинди романтика, ә! — диде, күлмәк-чалбарларын салып.— Чишен —тәннәрең рәхәтләнеп китсен!
Венера, алданып, күңеле кагып, ояты качкан булса да, үзеннән күпкә өлкән, хатынлы ир алдында тугарылып ятарга гартына иде. Шулай да ул. бетәсе баш беткән инде дигәндәй, өске киемнәрен салып атып, табын әзерләргә тотынды. Сыйланып, иркәләнеп-назланып туйганнан соң. ялга туктадылар.
Җәймә читендәрәк Венера ята. Аның нәфис тәнле сылу гәүдәсенә, тырпаеп торган җыйнак күкрәгенә һәм матур йөзенә Хафизов кына түгел, кояш та сокланып карый кебек иде. «Бу гүзәл миңа гомерем буе рәхәтлек бирергә тиеш!» —дип уйлап алды һаман да Венерага нәфесләнеп яткан Хафизов.
Венера кырын яткан гәүдәсен матур гына җыя төшеп, терсәгенә таянган. Озынча муены буйлап аккошныкы кебек талгын гына түгәрәкләнеп килгән иңнәре аркылы зифа гәүдәсенә төшеп торган куе чәче аңардагы нәфислекне тагын да арттыра иде. Шәрык хатын-кызларыны- кына тартым юка яфраклы борыны үзенә бертөрле матур. Өлгергән чия кебек мөлдерәп торган иреннәрен ачып, энҗе кебек тигез тешләрен ялтыратып көлеп йә елмаеп җибәрсә, йөзеннән нурлар чәчелеп китә!
— Белеп тор, моннан сон мин сине Афродита дип йөртәчәкмен.— диде Хафизов. Венераның тырпаеп торган йомры имиләрен сыйпап.
— Ник? Минем исемем ошамыймыни? — дип елмайды Венера.
— Ошый, гүзәлем, бик матур исем. Шулай да сине Афродита дип йөртәсем килә.
— Нинди исем соң ул, Радик Хафизович?
— Ташла инде миңа шулай эндәшүеңне, без эш урынында түгел ләбаса!
— Әй. Радик дип кенә әйтергә әллә ничек уңайсыз... Ярый, моннан соң, икәү генә булганда, шулай әйтермен. Әйдә. Афродитаны аңлатып бир. алайса!
Хафизов, иңсәсенә башын куеп яткан Венераның куе чәчләренә бар-макларын тыгып, сөйли башлады:
— Бездә планеталарның берсен Венера дип йөртәләр, шулай бит?
Әйе. Венераны безнеңчә Таң йолдызы да, Чулпан да диләр.
— Алай гына түгел. Зөһрә йолдыз да диләр әле. Борынгы римлеләр мифологиясендә Венера матурлык белән мәхәббәт алиһәсе. Ә грекларда ул шәхес Афродита исемен алган. Аларда ул матурлык һәм мәхәббәт алиһәсе генә булып калмыйча, мәңге яшьлек гәүдәләнеше дә. Афродита күк алласы Урап кызы. Ул диңгез дулкыны күбегеннән яралган. Ягымлы җилләр аны Кибрис утравына ки герә. Шунда диңгез дулкыныннан чыгуга, үзен канатлы үсмерләр чолгап алып, өстенә алтын тукымадан эшләнгән кием бөркәндереп. башына чәчәкләр такыясы кидерәләр дә Олимпка алып китәләр. Ул шулай балкып һәм хуш ис аңкытып торган
зиннәтле киемнәр киеп барганда. Кояш тагын да ныграк яктырта, чәчәкләр таҗларын ача. урманнан чыгып, киек җәнлекләр янына йөгерешеп киләләр, көтүе белән кошлар очып килә. Юлбарыс, пантералар килеп, сырпаланып иркәләнәләр хәтта! Афродита шулар чолганышында бөтенесен гаң калдырып, горур басып атлап бара. Аның юлдашлары үзенә хезмәт күрсәтүчеләре дә күңел ачу һәм матур йөрү алиһәләре. Афродита барганда, артыннан баскан җирендә чәчәкләр үсеп чыга хәтта!
Олимп аллалары аны сәламләп, зурлап каршы ала. Аңарда мәхәббәт шундый көчле була ки. ул хәтта аллаларда, үләчәк кешеләрдә ярату хисе уята! Мәңге матур һәм мәңге яшь мәхәббәт алиһәсе шулай балкып килен. Олимп аллалары арасында мәңге яшәп кала.
Әй, сөйләп тә карыйсың!.. — дип куйды бу сүзләрне әллә нинди хыялларга бирелеп тыңлап торган Венера Әкият дисәң, әкият түгел, чын дисәң, чын түгел бу. Моны үз башыңнан чыгарып сөйлисеңме шулай?
Миндә андый талант булса, бик ярар иде!.. Мин боларны китаптан укыдым. Болар бөтенесе синең чибәрлегеңә сокланудан искә төште. Әйтәм бит, моннан соң, үзебезнең арада, мин сине гел шушы исем белән йөртәчәкмен. Син минем рәхәтләнеп туймас Афродитам хәзер, бел!
Хафизов, кайнарланып-дәртләнеп китеп, яңадан Венераны кочып алды...
__ енераның кибеттә эшли башлавына бишенче ел инде. Ул. бу гомер эчендә бик күп нәрсәләрне күрергә-кичерергә өлгерен, сату эшендә дә яшенә караганда артыгы белән чарланып, шомарып бетте
Институтта укуы да көйләнгән. Зачет-имгиханнарга әзерләнәсе бар дип борчыласы юк. Җаны теләгән вакытта гына бара да зачеткасына шәп билгеләрне генә куйдырып кайтып китә. Ул инде соңгы курста. Хәзер, товар белгече булып алгач, Хафизов махинацияләрендә, хисапчы белән бергә ялган документлар, актлар төзеп, ул ла катнаша.
Соңгы елларда урыша менгән түрәләр һәм алар оештырган органнар тарафыннан төрле «эшмәкәрлек»кә яшел юл ача торган законнар чыга башлагач. Венера бу яктан тагын да шомара, остара төште.
Аның күзгә күренеп үсә баруын күреп юрган Сабира. «Озакламый бу минем урыша басмагае?» дип, көннән-көн ныграк шикләнә бара иде Ниһаять, беркөнне, түзмичә:
Синең эшләр чутта, дәрәҗәң үсә. синең белән мавыгып киткәч, Радик Хафизович безнең кебекләрдән читләшә дә башлады Берни дә эшлән булмый, син яшь тә. чибәр лә шул дип төрттереп алды
Венера Сабира белән директор арасында якын бәйләнеш барлыгын да, соңгы накыг ларда Хафизовның аңа игътибары күзгә күренеп кимегәнне дә сизеп йөри иде Бу сүзләрне ишеткәннән соң, Сабираның үзенә нинди кабахәтлек кылганын искә алып, йөрәгән әрнетерлек итеп әйтәсе килсә дә. түзеп калды Бары, йөзенә аз гына да ачу чыгармыйча
Мин аны синнән гартын алмадым биг. Сабира апа Мине син үзен аның куенына пактың Хәзер жәллисең, үкенәсең икән, ә? диде
Хәзер миңа, кар гая башлаган кешегә, бик исе китми шул инде хуҗаның Кемнәр белән генә иснәшмәгәндер ул... Миңа нинди генә төче сүзләр әйтми иде. тасма тел! «Мин сине әсирләнеп яратам. Син дөнья гүзәлләренең берсе Данаяга охшаган, имеш Икәү генә булганда, мин Сабира түгел, гүзәл Даная гына идем Соры корт кебек согыңны эчә-эчә дә. туйганнан соң, башкага күчә, паразит1
Боларны тыңлап. Хафизовның үзен дә Афродита дип йөртүеннән күңеле болганып киткән Венера
Шундый кеше икәнен белә торып, ничек мине анардан мәсхәрәләргә вөҗданың җиткәндер. Сабира апа? — дип әйтеп куйды
Минем урынла үзең булсаң, нишләр идең икән? — дип акланмакчы булды Сабира.
Юк инде, байлык-акча дип, кешегә андый вәхшилекне эшлимме соң, Сабира апа! Бу — чамасыз түбәнлек бит.
Әйтергә ансат.—дигән булды Сабира, сүзен бирәсе килмичә.— Яшәргә кирәк бит. . Аның белән бәйләнүдән зыян күрәсеңме әллә? Үзеңә туктаусыз булышып тора. Әгәр ул ярдәм итмәсә. болай җиңел генә институтка кереп, шундый кыска вакыт эчендә товар белгече була алыр идеңме? Болай барса, тиздән бүлек мөдире булып куюың да бар әле...
Урыныңа утырмам. Сабира апа. курыкма. Күтәрелгән очракта синеке кебек урыннар башка кибетләрдә дә табылыр.
Сабира күптән күңелен тырнап торган сүзне әйтеп. Венерадан шундый җавап ишеткәч, эчтән генә: «Ярый, колагына вакытында төшереп яхшы иттем әле!»—дип куанып алды.
Арада бер мәлгә сөйләшергә сүз бетте, әйтерсең, һәркайсы. үзалдына уйланып, тынып калды.
Венера бәхетсезлеккә таруына апасы Мәрьям. Сабира белән Хафизов сәбәпче икәнне тәмам аңлап бетергән иде хәзер.
Мансур белән арасын өзеп елдан артыграк вакыт узгач, ул Мөнәвир исемле егеткә кияүгә чыккан иде. Ире. техникум тәмамлап, заводта мастер булып эшләүче, эчми-тартмый торган акыллы егет иде. Әти- әниләре дә әйбәт, кешелекле кешеләр иде Ләкин түбән җанлы Хафизов яшь чибәр Венераны шул хәлдә дә тынычлыкта калдырырга теләмәде. Ул аңа бизәргә, араны әзергә ирек бирмичә, әрсезләнеп, йөрүен белә. Кызганыч ки. бу вакыт га Венераның да иркәләргә оста Хафизовтан бөтенләй аерылып бетәсә килми иде. Алар: «Базага барып киләбез», дигән булып машинага утырып китәләр дә Сабира фатирына баралар иде.
Көннәрнең берендә Мөнәвир. Венераның хыянәт итүен сизенеп, алар шунда бикләнеп зина кылып яткан чакны туры китергәннән соң. Венераны өеннән куып чыгарды һәм тиз арада аерылышып та куйды.
Бу вакытта, аборт ясатырга теләсә дә. соң иде инде. Аның кызы туды. Шулай итеп. Венера. Хафизовиың тырнагыннан ычкына алмыйча, балалы хатынга әйләнде.
Шушы хәлләрне йөрәк әрнүе белән күз алдыннан кичергәннән соң. Венера:
Акча дип. мине бәхетсез итәр өчен нык тырыштың инде. Сабира апа. рәхмәт, дип әйтеп куйды. Мин директорның күңелен күрүче бер курчак кына бит хәзер.
И-и. юкка үзеңне түбәнсетәсең, матурым! Бөтенесе сатыла, акчага алыштырыла торган заманда син югалткан әйбер нәрсә генә ул!.. Хуҗа чибәрлеген белән яшьлегеңә табынып үзеңне канат астында йөртә икән, аны рәхәтләнеп файдаланып калуыңны бел. Үзеңә бер дигән фатир алып бирде. Моны кем күргән? Синең кебекләрнең кайсы шулай җиңел генә фатирлы булган әле?
Өендәге әйберләрне күргәч, белдем, син яшьлегең белән элекке матурлыгыңны начар файдаланмагансың, Сабира апа.- дип төрттереп алды Венера.— Тик. акча-байлык дип. яшьләрне директор астына тыгу белән шөгыльләнмәскә кирәк иде. Бу — бик зур гөнаһ бит.
Сабира моңа каршы ни әйтергә дә белми торганда. Венерада аның белән директорга карата җирәнү булып алды хәтта.
Шулай булмаслык та түгел бит. Сатучы хатыннарның берсе пенсиягә чыгып эштән китүгә, аның урынына Мәрдия исемле нәкъ Венера кебек бер яшь кызны алдылар. Күп тә үтми, Венера Сабираның аны да үзе кебек Хафизов корбаны итәргә маташуын сизеп алды. һәм. кешегә сиздерми генә, моны кызның колагына төшереп, теге, кичекмәстән гариза язып, кибеттән китеп барды.
Венера белән Сабира арасындагы сөйләшү икесе өчен дә күңелле сөйләшү түгел иде бүген. Шуңа күрә алар озакламый сүзне дә бетерделәр.
5
, еркөнне директор Венераны кабинетына чакырып:
Мин сиңа әйткәннәрнең бөтенесен үтәп барам, шулай бит. Афродита? — диде.
Венера моңа каршы, ягымлы елмаеп:
Әйе. рәхмәт яусын инде, дип җавап кайтарды да шундук сорау да бирде Ник алай дисең, миннән канәгать түгелсеңме әллә?
Синнән дә канәгать булмасам!.. Директор, күзләрен майландырып, Венераның билен сыйпап алды. Киресенчә, син минем иң зур рәхәтлек бирүчем. Шуңа күрә гел яхшылык эшләп, куандырып торасым килә үзеңне
Рәхмәт инде! Тагын нинди яңалык бар?
Син ун айдан соң кулыңа диплом аласың, шулай бит.’
Әйе
Ә бу сиңа үсәргә мөмкинлекне тагын да арттыра дигән сүз.
Әллә инде?..
Әллә инде түгел, арттыра. Мин бу турыда хуҗалар белән күптән сөйләшеп килә идем. Мәскәү районында эшләр өчен уңайлы зур гына бер кибетнең директоры пенсиягә китәргә җыена Мин шуның урынына синең кандидатураны тәкъдим итеп, хуҗа белән сөйләштем. > зеине алып килеп күрсәтергә кушты. Алдагы атнаны аңа барабыз, белеп гор. Эш барып чыгарга тиеш, так что. .
Венера, яңалыкны ишетүгә, эченнән генә: «Гайбәтчеләр оясыннан ки ten үземчә эшли башласам, әйбәт булыр иде!» дип куанып алса да, икеләнгәндәй:
Директор булып эшли алырмын микән? дигән булды.
Урнашып алсаң, эшли алмыйсыңмы соң! Анда күчеп китсәң дә янында мин буласын онытма! Мөмкинлекне ычкындырмаска кирәк, шул гына!
Сизәм, яңа сөяркә тапкансың да миннән котыласың кйлә. дигән булды Венера, күңелсезләнеп киткәндәй итеп. Шулай булгач, аерылу икебез өчен дә хәерлерәктер, мөгаен
Әй. юләр баш! Синнән туеп башкаларга карыйммы соң' дип, торып, Венераны үбеп алган булды Хафизов. Син минем татлы Афродитам биН Сине үстерәсем килә. Ул кибетнең урыны да уңайлы җирдә, керем өчен мөмкинлекләре дә зуррак, беләсең килсә. Сер итеп, шуны да әйгим инде. Торг хуҗасының урынбасары җәмәгать туклануы системасына күчәргә йөри. Ул китсә, аның урынына мине куюлары бар Шулай барып чыкса, безнең эшләр тәмам колачланып китәчәк әле'
Чынында Хафизовггың максаты беренчедән. Венераны үзеннән ера-клаштырып. кибеткә яңа бер яшь кыз алу һәм аны үзенең сөяркәсе итү булса, икенчедән. Венераны кибет директоры итеп, үзе Торт башлыгы урынбасары булып алганнан соң. әвеш-тәвешне тагын да киңрәк җәелдерү иде
Син зур тәҗрибәле җитәкче Шуңа күрә синең киңәш миңа закон, дигән булды Венера. Димәк, алдагы атнаны Торгка барабыз.
Әйе Мөмкинлекне һич тә ычкындырмаска кирәк Тик. кара аны. шеф алдында күз уйнатып боргаланасы булма! Юкса ул сиңа тәмгысын суза башлаячак.
Әй. юкны сөйләмә әле! дигән булды Венера
3 «К У • М‘8
33
енера директор булып күчкәнче үк. «кара эшләр» белән кул пыч- para башлаганчы, кул астымда буласы кешеләр нинди икәнне белергә, ышанычлы булмасалар. беренче чиратта шулардан котылырга кирәк, дип уйлан куйган иде. Шуңа күрә директор булуга, эшен үзенең ярдәмчесен һәм хисапчы белән товар белгечен сынаудан башлады Башта: «Мин бүлмәдә генә утырып эшли торган кеше түгел. Миңа кечкенә бүлмә дә җитә». дип. иркен директор кабинетына товар белгече белән хисапчыны күчереп, үзенә аулак почмактагы Хафизов бүлмәсенә охшаш кетәкне алды. Шуннан соң кибет тирәсендә чуалучы, кибеткә бәйләнешле милиция хезмәткәрләре белән танышып элемтәгә керү иде исәбе.
Күрде: мондагы сатучылар да әвеш-тәвеш дигәндә үзе эшләп киткән кибетчеләрдән ким түгел икән Ярдәмчесе һәм товар белгече, хисапчысы да теләсә нинди махинациягә әзер икәнлекләрен сиздереп торалар иде.
Шушыларны ачыклауга. Венера. Хафизовтан өйрәнгәннәргә үзе бел-гәннәрне дә өстәп, колачлап эшкә кереште.
Моңарчы кибеткә әйберләр башлыча сәүдә идарәсе аркылы яшелчә- җимеш базаларыннан, ит комбинаты һәм колбаса заводыннан китерелә иде. Ә Венера, болар белән генә чикләнмичә, турыдан-туры колхоз- совхоз басуларыннан китереп тә саттыра башлады. Алар гына түгел, кыска гына вакыт эчендә Урта Азия. Кавказ сәүдәгәрләре белән дә элемтәгә кереп өлгерде хәтта. Кибеттә бөтен әйбер тулып зора хәзер. Аларның бер өлеше, бернинди исәп-хисапка алынмыйча сатылып, акчасы «поставщикиар» белән Венера арасында бүленеп бара. Документ буенча кизерелгәннәре дә. юлдан үтеп, җепнең очы товар белгече белән хисапчы тарафыннан суга төшерелеп бара.
Венера үз кул аегындагы кешеләрнең бөтенесенә игътибарлы Яр-дәмчесеннән алып җыештыручыга кадәр, хезмәткә керткән өлешенә карап, «өстәмә» чыгарып бара. Ул шул юл белән кибет коллективын кыска гына вакыт эчендә бер дигән шәп йодрыкка әйләндерде. Шуңа күрә бәяләр күтәрелү зурында үзеннән сигнал булуга, әйберләрне, соңыннан китереп югары бәядән сату өчен, кайсы-кая дәррәү ташып, яшереп тә өлгерәләр. Венерага акча да учлап кына түгел, янчыклап керә хәзер. Ә Хафизов башта Торт директоры урынбасары, аннары директоры булып алганнан соң. колач киңәеп, акча тагып да күбрәк агыла башлады.
Кешегә акча чире йокса, шулай бит: ул. комсызланып китеп, аны торган саен күбрәк җыярга тырыша башлый Венера белән дә шулай булды. Кибет директоры булып егерме елга якын эшләү дәверендә ул бик күп акча тупларга, мал җыярга өлгерде. Аның ике «Волга» машинасы алып куюы да акчасын кая куярга белмәгәннән генә иде. Тик менә юньләп аларның куанычын гына күргәне юк әле.
7
—. ртән. кешеләр эшкә китеп йорт тирәсе тынып калуга, почмактагы
[/J агачлар ышыгына ниндидер җиңел машина килеп туктады да, шуннан таныш булмаган ике кеше чыгып. Венера торган подъездга юнәлде.
Аларның берсе букет тоткан. Икенчесенең кулында дипломат. Букетлы кеше соргылт төстәге күн куртка кигән. Башында кояштан саклый торган озын козыреклы импортный чуар картуз. Джинсы чалбардан, аякларында крассовкага охшаш ботинкалар. Күксел күзлек кигәнлектән, йөзен аерырлык та түгел иде. Икенчесенең өстендә яшькелтрәк джинсы
костюм, башында киң читле эшләпә. Борын астындагы кара мыегы болай да зур булмаган йөзен тагын да ямьсезли, әйтерсең.
Кыяфәт-йөрешләренә караганда, икесе дә урта яшьтәге кешеләргә охшый.
Өченче катка күтәрелүгә, аларның берсе тиз генә күзлеген салып кесәсенә гыкты да кыңгырауга басты Шул арада иптәше дә мыегын куптарып алып яшереп өлгергән иде. Анысы, эчтән караган кеше күрмәсен өчен, ишектәге күзчектән читкә китеп басты.
Өйдә булса ярый ла.
Булыр, кая китсен әле.
Озак көт гермәсгән ишек ачылып. Венера күренде һәм әлеге кешеләр. Я1 ымлы елмаеп, эчкә уздылар.
Иртүк визит ясавыбыз өчен гафу ит. Венера Кәримовна
Зыян юк, рәхим итегез, диде Венера, йөзенә канәгатьсезлек чыгармый гына
Бу сиңа шефтан, дип букетны Венерага тоттырды ирләр Персональ бүләк.
Рәхмәт инде. Хафизовтан булганлыктан, аның ихлас күңелдән •җибәрелмәг әнлегсн Венера яхшы белә иде Шуңадыр, ахры, чәчәкләрдән бөркелгән ис кан исе сыман күңелен чиркандырып, үзен тагын да сагайта төште Нинди уңайдан бу? диде ул, йөзенә ясалма елмаю чыгарып
Радик Хафизович анысын әйтмәде. Аның белән сез бик якын дуслар бит. үзегез беләсездер.
Венера чәчәкләрне, сулы вазага тыгып, өстәлгә куйды
Ирләр аның салкын карашын сизеп торалар иде.
Күрәбез, безнең килү сезне аргык шатландырмый. Венера Кәримовна. диде аларның берсе.
Шатландырырга, изге ният белән түгел, сатулашырга килгәнсез бит.
Әйе. Бераз Радик Хафизович гозерен үтәүчеләр бүген. Аның ни теләгәнен үзеңнән нәрсә таләп иткәнен яхшы беләсең. Әгәр аны канә-гатьләндерсәң, безгә дә күңелле булыр иде
Моны ишеткәннән соң ачуы йөзенә бәреп чыкса да. Венера, аны сиздермәскә гырышып, елмаеп куйган булды
Аңа букет готын килгән кеше район сәүдә идарәсенең тәэминат башлыгы Барлас Рафиков Ул Хафизовның якын дусты. Ә икенчесен, кавказ кешесенә охшаганын. Венераның беренче күрүе иде
Рафиков шәһәр мафиясе арасында рядовойлардан гына түгел. Шуңа күрә кемнәр нәрсә болгата, ничек казна белән халык байлыгын талый бөтенесен биш бармагы кебек белә. Кемнән дә булса үч алырга йә кемне дә булса юлдан алып ташларга булса да, аралашчы булып, кем файдасынадыр сүз алып барырга дигәндә дә анардан остарак, хәйләкәррәк кеше юктыр.
Кичә. Венерага басым ясап та теләгенә ирешә алмаган Хафизовның бүген сөйләшергә аны җибәрүе дә юкка гына түгел иде. билгеле «Ни дип. ни өчен Рафиков белән бу яг кешене дә җибәрде икән Хафизов’ дип эчтән генә баш вата иде Венера. Кем булыр бу? Минем турыда барын белгән кебек сөйләшкән була, җитмәсә Ник Рафиков аның белән ганыш- I ырмый икән? Хәер, һәрхәлдә, аңардан шикләнеп сөйләшүнең мәгънәсе юкт ыр хәзер...»
Торг директоры да булып алгач. Хафизовның борыны маңгаена күтәрелгән иде Ул хәзер ни тели шуны эшли. Кая барса, шунда сүзе үтә. Инде олыгаю ягына авышуга карамастан, әле һаман берничә чагын кыз белән өстерәлүен дәвам итә. Заманы шундыйга киткәч, гүрә кешеләргә андый мөмкинлекләр тагын артгы биг Яна гына уку йорт iapi.ni тәмамлаган янь-яшь кызларның күбесе, гизрәк күтәрелү өчен, җитәкче кешеләргә тән сатудан да гаргынып тормыйлар Торг кәнәфиенә менеп утыргач. Хафизовка үзеннән унтугыз яшькә кече һәм сокланып
туймаслык чибәр Венера да карт күренә башлаган иде Шуңа күрә ул. аның белән уйнаш итүен ташлап, «бизнеожа күбрәк игътибар бирә төште Шулай комсызланып китте ки. берьюлы әллә ничә кибеттән ришвәт алып ятуына карамастан, ана һаман аз тоела. Хәзер Венераның керемнәренә дә көнләшеп карый һәм ул биргән ришвәтне гел азсына, гел канәгатьсезлек күрсәтә иде.
Рафиков белән иптәше өстәл артына килеп утыруга. Венера коньяк, кабымлыклар һәм рюмкалар китереп куйды.
— Рәхим итегез! диде ул. үзе дә утырып.
Мондый чакта җитди темага кагылып та тормаска иде югыйсә,— дип. шешәне ачты Рафиков.— Хөрмәтле Радик Хафизович сорагач, сөйләшергә туры килә.
— Сез вәкилләрне җибәрмичә үзем белән генә сөйләшсә, ни булыр иде? Без бер-беребезне белмәгән кешеләр түгел бит,—диде Венера, рюм-касын бушатып куйганнан соң.
— Алай дисең дә. кичә сөйләшүегез барып чыкмаган бит. Венера Кәримовна Шуңа күрә бүген безне җибәрде Радик Хафизович.
— Иптәшең белән таныштырмадың да. Барлас Сафиярович Ачык- тан-ачык сөйләшергә уңайсыз.
Бу иптәш чит илдән. Сәүдә буенча килеп йөрүче Сурен Ардарович була. Ул Радик Хафизович аркылы синең гурыда шактый хәбәрдар кеше. Иртән Радик Хафизовичта очраштык та. шунда гәпләшеп алганнан соң. сиңа икәүләп килергә булдык. Сурен Ардаровичтан шикләнми сөйләшә аласың, ул безнең кеше.
— Әйе. әйе! Шулай булмасам. мондый сөйләшүгә мине җибәрер идемени Радик Хафизович!— дип җөпләргә тотынды тегесе.— Ул сезне аерым бер хөрмәт һәм ярату белән телгә ала. Сез. чыннан да. нәкъ ул сөйләгәнчә чибәр икәнсез. Яшьрәк чагыгызда сезгә күңеле төшмәгән егет булмагандыр!
— Йәгез. нәтиҗәле сөйләшү өчен күтәрик әле! — дип эчеп җибәрде Рафиков, һәм лимон телемен суырып ташлады да дәвам итте: Әйе, һәрнәрсәнең үз чоры, үз вакыты була дигәндәй, матурлык белән мәхәббәт тә мәңгелек түгел шул. Венера Кәримовна белән Радик Хафизович- ның арасы суынмаса. шундый дәгъвалашуга барып җитәрләр идемени. Венера Кәримовна үзенең яраткан кешесенә шефына шулай каршылык күрсәтер идеме?..
— Ничек каршылык күрсәтмәскә, ул минем еллар буе эшләп җыйган акчама алган машинам белән гаражымны таләп итә бит. Ни өчен шулкадәр комсызланадыр, белмим. Югыйсә миннән башкаларны да аз сыкмый бит ул. Ә миңа замымнан алып кибет тирәсендә иснәнеп-ялманып йөрүчегә кадәр өлеш чыгарырга кирәк. Шуннан соң күпме кала?.. Ә шуны белә торып, каныкты үземә.
— Сүз дә юк. Радик Хафизовичка солидный «взнос» керә.—диде Рафиков, рюмкаларны яңадан тутырып. Тик кереме нинди булса, чыгымы да шундый бит аның.
— Әйе. әйе, аңардан югарыда утыручыларның аппетиты да икенчерәк шул.. дип кеткелдәп. Рафиковны куәтләде иптәше. — Шуңа күрә Радик Хафизович таләп иткәнне юкка күпсенәсез.
— Мин ул машина өчен күпме көч. күпме акча түкмәгән!..— Венера, ирләргә карап тормастан, рюмканы бушатып куйды - Ә бит аның гына түгел, минем дә кешечә яшисем килә.
Венераның тәлинкәдәге апельсиннарны гасабиланың кисүен күргән ирләр.
Кая. көйрәтеп алыйк әле булмаса. Ә син уйлый тор. дип. урын-нарыннан кузгалдылар
Венера, барып, балкон ишеген ачып:
— Әнә. тартыгыз шунда.— диде дә кухняга кереп китте.
— Рәхмәт.
Бу арада борчылып һәм нервыланып туктаусыз эчкәнгә күрә, йөрәге кагып, кан басымы күтәрелгән иде Венераның. Ул эчүне туктатып, тәмам савыкканчы авызыма грамм да алмам дисә дә. һаман эчәргә туры килә, һаман шул акча-мал өчен. Бүген үзен үгетләргә, ихтыярын сындырып Хафизов теләген үтәргә күндерергә килгән ирләр алдында йомшаклык күрсәтмәс өчен эчә
Ирләр, көйрәтеп алганнан соң. яңадан өстәл янына килеп утырдылар.
Күрәбез, үзеңнекеннән кайтасың килми. Венера Кәримовна. дип. сүзне яңартып җибәрде Рафиков Ә бит Радик Хафизович, ачуланса, бик каты бәгырьле икәнне беләсең. Ул. тотса, сындырмыйча туктамый.
Беләм. бик яхшы беләм. Ул минем бөтен яшьлегемне бәхетемне алган кеше, диде Венера, ачынып Алай да күзе туймый, хәзер малымны галарга тотынды
Юкка ярлыланасың. Венера Кәримовна. - Рафиков, үзен ничек кысып китергәнне күреп тор дигәндәй, иптәшенә карап алып, дәвам итте: Син үзең машина йөртмисен. Хәзер инде, кырыктан узганнан сон. аны йөр гергә өйрәнеп гә тормассыңдыр дип уйлыйм Шулай булгач, нигә аргык сатулашырга, гаражы белән машинаңны бир дә тынычлап кал.
Юк. бирмим! Мин аның үзе белән таг ын күзгә-күз карап сөйләшәм әле. диде Венера, үҗәтлек күрсәтеп Туйдым, муеннан гарык, кибе* геннән дә китам. Башка җирдә, акчасы булмаса. җаным тыныч булыр, ичмасам
Күрәм. җиңел генә чыгармын дип уйлыйсың икән уеннан, дип кеткелдәп алды Рафиков. Ялгышма. Венера Кәримовна.
Чыкмасам. калырмын. Миңа машина йөртә белмәсәм дә ярый Ул кызым белән оныгыма дип алынган.
Аларга бер «Волга» җитмимени?
Моны ишетүгә. «Барын белен торалар икән бәдбәхетләр!» дип уйлап алган Венера, рюмкасын бер сулышта бушатып:
Машинамның икенчесен сатып, акчасына төзелеп яткан өйне эшләтеп бетерергә кирәк, дигән булды.
Беләбез, беләбез. Аны. машинаңны сатмыйча да. шаярып кына эшләтеп бетерә аласың керемең аздан түгел!.
Кешенекен тикшереп йөрү түбәнлек! Мин кем күпме үзләштергәнне барлап йөрмим Радик Хафизовичка әйтегез, аңа бирерлек малым юк! диде Венера, кистереп.
Син аның сөяркәсе булганын очен генә дә болай карышмаска тиеш идең югыйсә, дин елмайган булды Рафиков моңа каршы
Яраткан сөяркәдән болай көлмиләр. Хафизов астында булып таш-ланганнар да. әле ятучылар да бер генә түгел. Шуңа күрә мин аның бер корбаны гына Аның курчагы булып, күңелен аз күрмәдем җигәр Аңа бирер бер нәрсәм дә юк хәзер
Әйгәм бит. болай гына уеннан чыга алмассың дип
Чыкмасам гөрмәгә тыгарлар. Тик белсен, анда Хафизовичка да урын җитәрлек... Кая. шалтыратып әйтим әле үзенә!
Мәшәкатьләнеп торма! дип. Венераны туктатып калды Сурен Ардарович дигәне. Ул: «Бүген эш урынымда булмыйм, шәһәрдә нори- сем бар», диде.
Шуннан сон. ирләр, башка сөйләшеп торуда файда юк дигәндәй, бер-берсенә карашын иңнәрен җыерып алдылар ла
Ярый, алайса Без машинаңны көчләп алырга килмәдек Венера Кәримовна. диде Рафиков, урыныннан кузгалып Безгә бу сөйләшүне Радик Хафизовичка кайтып җигкерәсе генә калды
Әйе. әйе. Барлас Сафиярович: без миссиябезне үтәдек, иш өс годе иптәше.
Венера, караш ы чырай күрсәтмәскә тырышын
Мин Радик Хафизович белән тагын бер сөйләшәм әлс. дни ирләрне озатып калды.
Коридорга чыгып бер этаж төшүгә. Сурен Ардарович дигән кеше ясалма мыегын яңадан ябыштырды да эшләпәсен батырып киеп куйды. Барлас Сафиярович та караңгы күзлеген киеп өлгергән иде инде.
Алар, подъезда» чыгуга, кызу-кызу атлап машиналары янына килделәр дә китеп бардылар.
8
__ енера. Хафизов җибәргән кешеләр алдында үзен кыю тотса да. В тирән шиккә, куркуга төшкән иде. Ирләр белән берfигез эчүгә карамастан, башында берни юк. Әйтерсең, хәмер дигән нәрсә парга әйләнгән. «Ничек бу Хафизовтан котылыйм инде? дип баш Bai арга тотынды ул. Җаһилнең дә җаһиле икән, елан! Дөрес әйтәләр, ул шәһәрнең иң зур түрәләре, милиция җитәкчеләре белән бер мафиядә бит. Шулай булгач, каршы тора аламмы соң мин аңа? Юк. булмый. Эх. «ана бирерлек малым юк»> дип кисеп әйтми торырга кирәк иде мин юләргә! Ярар, тагын бер уйлап карармын дип тәгаенлек күрсәтмичә сузарга кирәк иде. Хәзер миңа кичекмәстән нәрсә дә булса эшләп калырга кирәк! Әллә хәзер үк секретарена шалтыра 1ып -Радик Хафизовичка әйт. ул теләгән нәрсә була», дип шалтыратыргамы9 Бирергә кирәк машинаның берсен күзенә каплансын. Шунсыз котылдырмас бу Ничек янаган була Рафиков: «Уеннан болай гына чыга алмассың», имеш. Әйтерсең мин кеше үтерүчеләр арасында. Алар гына бер-берсе белән шулай сөйләшә бит Шулкадәр астыртын кеше булыр икән!. дип иңрәп куйды Венера. Хафизовның Чабакса күле янындагы төче сүзләрен исенә төшереп Мондый кабахәтләргә аз гына да кеше рәнҗеше төшми микәнни?» Җанын кая куярга белмәгән Венераның Сабира белән Хафизовка гына түгел, үзен сату эшенә көчләп урнаштырган һәм кибеттәге пычрак эшләрне күреп китәргә карар кылгач та җибәрми калган апасы Мәрьямгә дә нәфрәте кайнап тора иде. «Ул медицина хезмәткәрләре начар торалар дип әйткәч тә. аларның берсе дә ач та. ялангач та түгел. Булганы белән рәхәтләнеп яшиләр — җаннары тыныч, ичмасам. Ә мин кеше күзенә күренә алмыйча, директорның себеркесе булып, яшьлегемне уздырдым. Бөтен бәхетемне алу гына җитмәгән: «Минем сөяркәләрем бары тик мине генә канәгатьләндерергә тиеш».— дип. җыйган малымны да талап алмакчы. хәсис!
Хафизов белән йөреп азу-тузуның ни икәнен аңлаган Венера, директор булып алганнан соң. үзе дә аңа гына карап тормады, билгеле. Керемле әйберләрне кибеткә күбрәк кайтартырга кирәккәндә, кешеләренә карата тән җылысын да желләп тормый иде
Җаны утлы табада пешкән кебек өзгәләнгән Венераның күз алдына яңадан Хафизов корбаны булудан котылып калган Мәрдия килеп басты. Менә ул кеше сүзенә карамый торган нык характерлы, ичмасам! Алда нинди бәхетсезлек буласын белеп алуга, кибеткә төкереп китте дә тегү фабрикасына барып урнашты. Хәзер бер дигән тегүче мастер! Иргә чыкты Ире белән матур итеп яшәп, ике бала үстерәләр. Ә мин. кеше сүзен тыңлап, нинди түбәнлеккә төштем! Ни ашарга, ни кияргә теләсәм шул бар. Ә бернинди куаныч-канәгатьлек юк. Җитмәсә, үз шәүләңнән үзең куркып яшә — тормышмыни бу?!
Венераның бәхетле чаклары исенә төште.
Тугызынчы классны тәмамлаган елы. Сабан туе җитеп килә. Универ-ситетның беренче курсын тәмамлаган Мансур каникулга кайткан.
Венера авыл тегүчесе тетеп биргән чәчәкле күлмәген киеп очрашуга килгәч. «Син бүген, әйтерсең, күбәләк. Венера!» дип. Мансурның исе китте. Хәтта Сабан туенда йөргәндә дә үзенә бер генә сокланмады ул. Шул көннәрдә нинди бәхет хисе кичергәнен Венера үзе генә белә! Хәзер кигән киемнәренең берсе генә дә ул вакыттагы киемнәренең бөтенесенә
торадыр! Ә туларның бернинди матурлыгын күрми, бернинди шатлыгы юк Киресенчә, кеше өлешенә кереп җыйган акчага алынганга, күңеленә шом салып торалар әле. Әгәр өен тутырып торган әйберләрне хәләл акчага гына алган булса, алар шатландырмаса да, үзенә канәгатьлек бирер иде.
Аптыраудан йөренә торгач. Венера китаплар шкафы өстендәге рәсемгә— алдына кечкенә нәниен утыртып төшкән кызы Рәсимәнең фотосурә- гснә төбәлеп калды.
Тормышы мул булганлыктан, ул аны уч төбендә генә үстергән кебек үстерде. Рәсимәнең җаны ни теләсә шул бар иде. Укуга сәләте уртача гына булса да, акча төртеп институтка кертеп, дипломлы экономист итте.
Рәхәттә генә үскәнгә. Рәсимә артык иркә, чамасыз һавалы һәм җенси яктан да үзен йөгәнсез тота иде Шуңа күрә, бер дигән акыллы егеткә кияүгә чыкса да, торып китә алмады Аның да аерылганнан соң туган буласы үсә. Фазыл исемле борчак кебек гере малай. Өч яшь инде үзенә.
Венераның бар карап торганы, җыйган байлыгының варислары кызы да шул оныгы гына. Акча очсызланганда да бәясен югалтмый дип. гаражлары белән алып куйган ике машинасы да, әле торып ята торган мул җиһазлы, эре габаритлы өч бүлмәле квартиры да аларга булачак Ә үзе, картлык көнендә иптәш булырдай кеше табып, киләчәктә шуның белән шәһәр янәшәсендә төзелеп ята торган коттеджга күчәргә исәпли. Кыскасы. Венераның үзе өчен дә. кызы белән оныгы өчен дә гомер буе рәхәтләнеп яшәрлек итеп бөтенесе булдырылган иде Әмма татлы хыяллары урынына ачы кайгы килде. «Кызым белән оныгымның да бәхеге юк микәнни, ичмасам?» дин ачынып куйды ул. һәм эче янудан аптырап, барып, телевизорны җибәрде. Аида ниндидер мафияләр арасындагы акча, алтын өчен барган дәгъвалашуны күрсәтәләр иде. Җан ачуы белән «Үзем дә моңардан гарык!» дип, розеткадан шнурны тартып алды ул.
Йөрәге әле күкрәген бәреп чыгардай булып аглыгып тибә. әле менә- менә туктарга торган кебек тибүен акрынайта башлагач. Венера дару эчте.
Соңгы гапкыр күренгәндә, табиблар аз гына да эчәргә ярамаганны әйтеп җибәргәч, ул чынлап саклана башлаган иде Хафизов белән машина өчен дәгъвалашу кит кәч, ирексездән яңадан эчәргә тотынды. Кыюлык өчен дә. нервысын басар өчен дә, кайгы-кичерешеннән дә эчә
Йөрәк гибеше күтәрелгән Венера, су алып нитроглицерин йогын җибәрде дә стенканың аскы тартмаларын актарырга тотынды. Аларда кирәк булуы бар дип. дарулар ясый торган заводта эшләүче таныш хатыны аркылы табып яшереп куйган наркотик белән агу саклана иде
Ниһаять, кечкенә тартманы табып, пакегны чыгарды Аның эчендә баш бармак кадәр генә кара шешәдә агу иде Венера шуннан кәгазьгә шикәр патына охшаган порошокны бераз гына агызып, төбәлеп калды «Менә нинди икән ул кечкенә чеметеме дә мизгел эчендә теләсә кайсы җан иясенең гомерен кисәргә җитә торган нәрсә!» Ул шулай уйланып торганнан соң. кәгазьгә тагын бераз өстәде дә калганын яңадан яшереп куйды. «Мин ашыгырга Хафизовган алдарак өлгерергә шеш!» дип пышылдады ул, телефонга килеп. Торгка шалтыратты. Хафизов юк иде. Бераздан тагын шалтыраткан иде. секретаре аның бүген эш урынында булмаячагын әйтте «Сизәм. секретарена мин сорасам, урынында булса да, «юк» дип әйтергә кушкан Мин сине табарга тиеш. Радик Хафизович, габарга! Минем болай гына җиңелеп каласым килми Кая. потроши гель- гә шалтыратыйм әле тизрәк: ана да задание бирергә кирәк»
Потрошитель дигәне ике-өч тапкыр төрмәдә утырып чыккан бер башкисәр иде Венера директор булып күчеп йөргәндә, бу кешенең беркайда да эшләмичә, кибет тирәсендә чуалып, сатучылар белән салырга яратучылар исәбенә тукланып һәм эчеп йөргән чагы була. У г. Венера эшне кабул итеп алуга, гуп-туры аның кабинетына кереп
- Мин сезгә йөкче булып урнашырга телим. Алсагыз ялгышмассыз,—диде.
Венера мондый кешеләрне кибет тирәсеннән биздерергә куркыныч икәнне, алар белән дуслашсаң, кирәккәндә үзләрен матур гына файдаланып булуны да белә иде. Ул. җавап бирергә ашыкмыйча, тынып калгач, рецедевист аңлатырга тотынды:
Мин кибеттәге бөтен кара эшләрне күреп-белеп горам. Шулай булгач, мин кирәкле органнарга моны сиздермәс өчен, мине болай да туйдырып, эчереп тотачаксыз. Алай иткәнче, иң яхшысы — мине эшкә алу. Ул чагында, беренчедән, мин сезгә хезмәт итсәм, икенчедән, ышанычлы таянычыгыз, яклаучы-саклаучыгыз була алам.
Минем андый кешеләрем бар — курыкмыйм. дигән булды Венера. Аннары уйлап кына, төп фикерен ача башлады: — Таянычсыз эшләү авыр, дөрес әйтәсез. Хәзер мина да яңа урында яңа кешеләр табарга кирәгер дип уйлыйм. Әгәр кибет тирәсендә кирәкмәс кешеләр комачаулап йөрмәслек итә, кирәккәндә, үзегез әйтмешли, таянычым, яклаучы- саклаучым булсагыз, кабул итәм үзегезне.
Венераның ирләрчә сөйләшүе башкисәргә ошады, билгеле.
— Бөтенесе тәртиптә булачак! Без ике төрле сөйләшә торганнардан түгел,—диде ул, гариза язарга кәгазь алып.
Юнир Данишев атлы бу кеше, паспортында урыс диеп язылган булса да. урыс та, татар да түгел иде. Куе коңгырт чәчле, таррак маңгайлы. уртачадан калкурак таза гәүдәле кеше. Кыяфәте белән күз карашыннан ук көчле һәм кырыс икәне күренеп тора. Аның янына, сөйләшүләренә караганда, үзенә охшаш бер кеше килеп йөри. Күренә, алар барда кибет тирәсендә ир-атлар шым булып торалар. Юнир йөкче дә булып алгач, тагын да тынычлык артып, сатучылар әвеш-тәвешне рәхәтләнеп җәелдереп җибәрделәр. Юнир теләсә нинди куркынычтан киртәләп, саклап тора үзләрен. Аның шулай турылыклы хезмәт иткәнен искә алып, Венера да бурычлы калмый иде Тегенең янына иптәше килгән саен диярлек:
— Дустыңны кунак ит.— дип. аңа аракы һәм закускалар тоттыра.
Мондый игътибар белән хөрмәтне күргән Юнир беркөнне:
Мин барында беркемнән курыкмый яшәгез. Венера Кәримовна! Мине тән сакчыгыз да. потрошителегез дә дип саный аласыз хәзер.— диде.
Шунда Венера:
Потрошитель кем соң ул? Мин бу сүзне беренче ишетәм,— дигән иде. Юнир:
Потрошитель ул безнең телдә—җәза бирүче, җан алучы. Суд әһелләре аны. еш кына, ялланып кеше үтерүче, диләр.— дип аңлатып бирде, хәйләкәр елмаеп.
Моны ишетүгә, тәннәренә кырмыскалар йөгереп: «Бу ерткыч белән бик сак эш итәргә кирәк икән». — дип уйлап алган Венера:
— Әйе, янда син булганда, миңа курыкмый яшәргә мөмкин.— дигән булды.
— Әлбәттә! Безнең халык изгелекне онытмый бит.
Шушы сөйләшүдән соң. Венера бу кешегә тагын да игътибарлырак булып, үзенә каршы килүчеләрне өркетүдә тагын да остарак файдалана башлаган иде. Бүген. Хафизов белән көрәш хәлиткеч чиккә җиткәч, ул: «Миңа кичекмәстән Юнирны да файдаланырга кирәк!» дигән нәтиҗәгә килде. Венера аңа акчаны күпме сораса, шул кадәр бирәчәк. Тик Хафизовны, кабат бәйләнмәслек итеп юлыннан алып ташласын гына.
Венера кибеткә шалтыратып. Юнир белән сөйләшеп алмакчы иде — булмады. Ярдәмчесе аны экспедитор белән базага әйберләр алып кайтырга җибәргәнлеген әйтеп:
- Саулыгың ничек, Венера Кәримовна? — дип сораган иде.
Ирчәгә эшкә чыга алмам, ахры, кәефем начар: йөрәгем бик кага,— диде Венера Юнир кайтуга әйт. миңа шалтыратсын, ярыймы! — дип өстәп куйды
Ярый. ярый, дигән җавап ишегелде трубкадан.
Шулай сөйләшеп алуга, Венера шкаф артыннан сумка чыгарып, шуннан берничә пачка акча алып куйды да: «Туктале. Юнир белән сөйләшкәнче Хафизовны күрә алмаммы», дип. өеннән чыгып китте
Ул Topi ка килеп керүгә, бер бүлектә хатыннардан читләтеп кенә сорашып, үзе шалтыратканда Хафизовның эш урынында булганлыгын, аның әле күптән түгел генә Торгтан чыгып киткәнлеген белде. Шуннан соң ул, кабул итү бүлмәсенә кереп:
— Радик Хафизович кайтмадымы әле? дип сораган булды
— Юк Кабаг Торгка килеп йөрмәстер, мөгаен. Шулайрак әйтеп киткән иде Җитди йомышыгыз бар идемени’’
— Әйе. бар иде шул. Кайтыры билгеле булмагач, көтеп тормыйм инде. Кайга калса. «Венера Кәримовна сораган әйберегез була», дип әйтте диярсең үзенә, ярыймы? Нәрсә икәнен үзе белә ул. Сөйләшәсе килсә, шалтыратыр, өйдә булам.
— Ярый, әйтермен, дип калды секретарь.
Венера «Хафизов, секретарена шалтыратып мин булып киткәнне белсә, яңадан Торгка кайтуы ихтимал», дип уйлап. Идарәдән ерак китмичә, йөрештерергә тотынды
Аңа беразга гына булса да, Хафизовның кайнарлыгын сүндереп торырга кирәк иде Аның карары нык хәзер — ул Хафизовның башына җитәчәк!
Күк йөзен тоташ кара болыт каплап алганга күрә, көзге көн караңгыланып та өлгерде.
Венераның башында мең төрле уй Кайсын гына аралап карамасын, күз алдына хәвефле билгесезлек килеп баса Ә алда шомлы билгесезлек торудан да яманы юк. Кеше, үлемгә дучар ителсә дә, аның кайчан һәм нинди буласын ачык белсә, ничектер салкын кан белән тынычланып кала, аны тынычланып көтә. Ә Хафизов белән килеп чыккан каршылык Венераны әлегә берничек тә тынычландыра торган түгел иде
Йөренеп шактый вакыт сарыф иткәннән соң, Венера «Тагын көтеп вакыт уздырсам. Юнир белән дә сөйләшә алмый калуым бар», дип. өенә юл тотты.
Кайтып кергәндә, вакыт алтынчы киткән иде. Ул. өс-башын да салып тормастан. кибеткә шалтыратты. Кызганыч ки. Юнир ул уйлаганга караганда шак!ый иртәрәк кайткан. Йөкне бушатырга керешкәнче дә, аннан соң да үзенә берничә тапкыр шалтыратып караган, алай да җавап бирүче булмагач. «Җитди нәрсә юктыр. Булса, өеннән чьи ып кшмәс иде. Иртәгә иртән тагын шалтыратырмын әле», дип. эшен бетерүгә, китеп барган икән.
Венера, уфырып, авыр сулап куйды Юнирның өенә барып сөйләшер иде өен дә. даими торып яга горган фатирын да белми Чуала торган хатыннарының кайсы туры килсә, шунда төн уздыра Ә аларнын кайда яшәгәнен белсә, шайтан гына беләдер.
Хәерле булсын. Димәк. Юнир белән иртәгә иртән сөйләшергә калды, дип. көрсенеп алды Венера. Шушы туймас күз Хафизовтан исән-имин котылсам, бернигә карамыйча, кая да булса санаторийга китеп, тынычлап ял итәр идем Миңа, эчүне туктатып, дәваланырга кирәк Юкса, көтмәгәндә генә дөньядан китеп баруым бар Йөрәгем моны коннән-көн ныграк сиздерә бара хәзер
Венера шундый уйларны кичереп, ашарына пешерергә җыенганда гына телефон шалтырый башлады «Кем? Кайсы икән.’»
Тыңлыйм, диде йөрәге тибүдән туктагандай б>лып сагаеп калган Венера
— Әни. әни!
— Ни бар?! Ни булды?!—дип кычкырып җибәрде Венера, кызының сүзе тоткарланып калуга.— Әйт. кызым, ни булды?!
Трубкадан кызы Рәсимәнең үксеп-үксеп елаган тавышы ишетелә башлады.
— Үләм. әни. үләм!.. Фазылсыз калдым!..
Машинага тапталдымы, ни булды? — диде, кинәт кенә буыннары хәлсезләнеп калган Венера, калтыранулы гавыш белән.
— Юк. Садиктан үзен алып кайтып килә идем, почмактан үтеп барганда артымнан кемдер килеп сугып екты, һушыма килгәндә. Фазыл да. ул кеше дә юк иде.
Мондый кайгыны да күрәсебез бар икән, йа раббым" . дип иңрәп куйды Венера. «Бу Хафизов явызлыгы булмагае. Баланы урлатып, аны кайтару бәрабәренә үземне талатмакчы күрәсең, кабахәт!»— Милициягә хәбәр иттеңме әле? Кайчан булды бу хәл? Кайдан шалтыратасың?
— Ун-унбиш минут та юктыр әле. Аңыма килүгә, кире садикка йөгереп килеп, милициягә шалтырат т ым. Әле дә шундамын. Инде кешеләр балаларын алып бетерде диярлек. Ялгызым гына кайтырга да куркам хәзер.
— Ялгызың бер кая чыгасы булма! Тиз генә кибеткә шалтыратып алам да килеп җигәм!
Венераның йөрәге, әйтерсең, урыннан кубып чыкты. Тәмам хәлсезләнеп. дер-дер килә. Йөрәге генә түгел, аның бөтен гәүдәсе калтырана иде.
Кибеткә кат-кат шалтыратып та җавап бирүче булмагач. Венера, трубканы шап итеп куеп, өеннән чыгып китте.
Акны-караны күрмичә, әле йөгерә, әле атлый! «Кибеттә дә телефонга килүче булмады, ни хәл бу?! Алары кая олагышты икән тагы?—дип. ачынып алды ул. Эх, шушындый чакта Юнир да юк бит. ичмасам!...»
Балалар бакчасына килеп, елап күзләре шешенеп беткән кызын күргәч. Венера тагын да исәнгери төште.
Шәһәрнең бөтен милиция бүлекләренә шалтыратып чыкты ул. Күргән-белгән милиционерлардан: «Зинһар, табарга тырышыгыз оныгымны - буш итмәм!..»—дип инәлде хәтта.
Венера, баланы Хафизов кеше яллап урлатмагае, дип шикләнсә дә. моны милициягә сиздермәде. Болай эшне тагын да катлауландырып җибәрүем генә бар. дип курыкты. «Тизрәк потрошительне генә күрим — Хафизовпың башына җитмичә туктамыйм хәзер!» — дип куйды ул. эчендәге ачу белән ачы кайгысын кая куярга белмичә
Кызы белән Венера өйгә кайтып, төнге бергә кадәр телефон яныннан китмичә, әле берсе, әле икенчесе шәһәрнең дежур милиция хезмәткәрләренә шалтыратып, ут йоттылар. Венераның ике тапкыр йөрәге тотып, нитроглицерин йогып кына калды.
Хәлләре күзләренә йокы керерлек булмаса да. бу вакытта туктаусыз шалтыратып торуда мәгънә күрмичә, йокларга яттылар.
Кызы Рәсимә әрнүе белән борсаланып ята торгач, бераз йокымсырап киткәндәй булды. Ә Венера йоклау түгел, керфек тә какмый иде. «Кайда, нинди явызлар кулында өзгәләнә икән бәгырем?» дип. йөрәге телгәләнә иде аның - Әрәм генә итмәсәләр ярар иде наныемны Минем бөтен яшьлегемне югалтып янып-тырышып йөрүләрем кызым белән шул бала өчен бит. Ул да югалса, миңа ни кала? Үзен исән-имин кайтарсалар, акчамы, машинамны сорыйлармы берсүзсез бирәм. күзләренә каплансын! Әрәм генә итмәсеннәр иде нарасыем - карап торган өметемне.
Сәгать ике тулып килә иде. Венера белән кызы Рәсимә ярым йокылы, ярым уяу миңгерәп ятканда, телефон шалтырап китте. «Нинди хәбәр булыр?!»
Тыңлыйм, диде сикереп торып трубканы алган Венера, сагаеп.
Кызы да. телефонга килеп, шым булып калган иде.
Тынлык. Сулыш алу да юк!
Ниһаять, трубкада ниндидер ят тавышлы кешенең: «Балагыз подъездыгыз баскычында, чыгып алыгыз!» дигәне ишетелде
Каушап калган Венера аңына килеп: «Сез кем. кайдан шалтыратасыз»? - дип сорарга да өлгермәде, трубка куелган иде.
Хәбәрне ишетүгә, халатын киеп өлгергән Рәсимә: «Улым. Фазылым!» дип, шатлыгыннан үзен-үзе белештермәгәндәй, ишеккә ташланган иде. Венераның кискен тавышы яңгырап китте
Тукта! Алдап чыгарып, үзебезне һәлак итмәсеннәр ашыкма!
Алар, күзчектән тышкы якньусарап алганнан соң. коридорга чыгып, бер мәлгә тынып калдылар
Аларпың йөрәге төпсез упкын аша салынып чайкалып торган тар басмадан чыккандагы кебек сагаеп калган иде Бернинди кеше тавышы юк.
— Әйдә, баскычны карыйк инде, кызым!
Венера белән Рәсимә коридор ишегенә килеп, аның өске өлешендәге рәшәткә аша тышкы якка күз салдылар. Күрәләр, каршыда посылка ящигына охшаган кәгазь тартма тора. Тышына ерактан ук танырлык итеп, эре хәрефләр белән Венераның исем-фамилиясе. фатир номеры язылган иде.
Ни булыр бу. әни?'
Белмим, кызым, әйтә алмыйм, диде Венера, тамагына төер утыргандай калтыранулы тавыш белән Дәшеп, тавыш биреп карарга кирәк «Аста кем бар? Улыбызны китердегезме, җавап бирегез! Фазыл улым, кайттыңмы, син кайда?»
Бернинди тавыш юк.
Нәрсә икән ул, әни, ә?
Белмим, белмим Венераның күңеленә әллә нинди шикләр төшеп өлгергән иде Шалтыратып алдадылар микәнни9 Йа аллам, бусы ни икән тагы? Кая. алып керим әле үзен. Мин ишекне ачып алуга, аста шикле кеше-фәлән булып менә башласа, йөгереп керермен дә бикләп алырсың.
Венера, тиз генә чыгып, тартманы алып керде.
Аның йөзе үле кешенеке кебек агарып, куллары дер-дер калтырый иде.
Тартманы өстәлгә куеп, ачарга да. ачмаска да белмичә, тынып калдылар.
«Ни булыр бу?»
Ниһаять. Венера, җепләрне чишеп, тартманы ачып җибәрде. Эчендә ниндидер төргәк Ул кат-кат төрелгән кәгазьләрне берәм-берәм сүтеп, соңгысын ачып җибәргән иде оныгынын башын күреп, бер мизгел тораташ кебек катып торды да лап итеп идәнгә ауды Ә Рәсимә исә. акылыннан шашкан кебек чарылдап җибәреп, алагаем сөрән сала башлады..