Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КЫЗЫЛ ТЫШЛЫ ДӘФТӘР»ДӘН ТӨНГЕ УЙЛАР


Кичтән сон ятсам да. төнге сәгать икеләрдә йокым туеп уяндым Мондый чакта мин, гадәттә, укыйм. Бу юлы нигәдер укыйсы да килмәде Сергач агайлары әйтмешли, потолокка бактым да каттым. Баш фәлсәфи уйларга көйләнгән булып чыкты Үзенен көче җитмәслек нәрсәләр турында уйлый. Дөньяда яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә, янәмәсе Гомумән, нәрсә ул яшәү9
Әгәр дә мин бу якты дөньяга үз теләгем белән килгән булсам, ул чакта аңлашыла мин яшәргә килгән, нәрсәнедер үзгәртергә килгән, минем үземә генә билгеле максатым булган. Әмма мине бу дөньяга үземнән сорап-нитеп тормыйча тудырганнар Яшәсен дигәннәр Ничек яшәргә9 Әлбәттә, яшәүнең әлифбасын өйрәткәннәр. Калганын тормыш үзе өйрәтер, дигәннәрдер. Менә тормыш үзенекен эшләде — мин алтмышка җитеп килүче «мыжик баласы», яшәүнсн мәгънәсе нәрсәдә, дип уйланып ятам
Бәлки анын мәгънәсе юктыр, аны эзләп интекмәскә кирәктер? Ходай биргән гомернең ахыры җиткәнен тыныч кына көтәргәдер. Ике кулны кесәгә тыгып, уңга-сулга караңгалап, сызгырып кына йөрергәдер? Алай да килеп чыкмый. Күңел барыбер эзләнә. Нидер эзли. Ул канәгать түгел Әлегә хәтле яшәүеннән дә, бүгенгесеннән дә канәгать түгел, киләчәге өчен борчыла.
Кайчандыр философия дигән фәнне укытканнар иде (Яшәргә өйрәтүләре булгандыр инде.) Яшәешнең төрле-төрле законнары бар иде бугай анда. Кара- каршы көчләрнең көрәше дигән нәрсә дә чагыла иде шикелле. Шуннан чыгып, тормыш ул туктаусыз көрәштән тора, дип әйтәләр иде Баштарак моның нәрсә икәнен аңлап тә бетермәгәнбездер Яшьлек бит һәртөрле кануннарга буйсынырга яратмый Яшьлекнең үз кагыйдәләре бар. Дөньяда яши-яши күп нәрсәне аңлыйсың. тормыш башыңа суга-суга төшендерә.
Әйе. тормыш туктаусыз көрәштән тора. Көрәш булгач, анда кемдер яки нидер җиңәргә һәм кемдер яки нидер җиңелергә тиештер.
Безне яшәргә өйрәткәндә кайсы якка күбрәк басым ясап өйрәттеләр сон? Җиңәргәме, җиңелергәме9 Бер караганда ахмаграк сорау инде ничек инде ул җиңелергә өйрәтү9 Җиңәргә — анысы аңлашыла Җиңелергә нигә өйрәтергә? Өйрәнмичә дә җиңеләсең ул.
Уйлап-уйлап торам да алай түгел икән шул. Җиңелергә бик шәпләп өйрәтергә кирәк икән. Аңа өйрәнүе җиңәргә өйрәнүдән дә читенрәктер.
Спортның кайбер төрләрендә егылырга өйрәтәләр Егыла белеп егылырга. Әгәр дә җайсыз туры килеп егылырга туры килсә, син егыла белергә тиешсен Белсәң, егылганнан соң имгәнмисең, яңадан торып китәсең дә яңадан ярышка кушыласың Тормышта да шулай Җиңелә белеп җиңелсәң, тормыш сине юл кырыена болгап ыргытса да син үлмичә, имгәнмичә торып китәсең, янәдән көрәшә башлыйсың. Җиңелә белмәсәң, бетәсең.
Әзме булды бездә җиңелә белмичә харап булганнар Әнинең, җылап өйгә кайтасы булма, дип әйтүләре шул җиңелүгә өйрәтүе дә булгандыр Югыйсә, борынымны канатып өйгә кайткан саен әни минем борынымны канаткан малайны кыйнап кайткан булса, гомерем бу жылак булып кала идем Болай әле ярыйсы борынымны канатсалар, читкә китебрәк канны туктатам да. нишләргә кирәген уйлыйм: мине рәнҗеткәннең, җаен туры китереп, үз борынын канатыргамы. әллә вакланмаскамы, әллә инде борынымны теләсә кая тыгып йөрмәскәме, йә булмаса борынны төрле ударлардан сакларга өйрәнергәме, яки Кыскасы, җиңелергә өйрәнергә. Ә җиңелергә өйрәнү җиңүгә илтә, һәрбер җиңү - ул инде яшәү.
Кара син. төн уртасында уянып, уйланып ятуның да файдасы бар икән ич! Көрәш аша яшәүнең мәгънәсенә төшенә барасың икән, дөнья ул чаклы күңелсез дә түгел икән.
Ярый монысы да булды. Яшәүнең мәгънәсе тагын нәрсәдә? Бәлки, мәхәббәт һәм нәфрәттәдер? Шушы капма-каршы ике хис булганда гына кеше яшидер. Кешедә матурлыкка соклану, ярату хисләре булмаса. яки ямьсезлек белән очраш
канда нәфрәт хисе тумаса. кешенен яшәве корсак тутыру өчен көн уздыру гына буладыр Хайван сыман дип әйтмәкче идем дә. дөрес үк булмас кебек тоелды Кайбер хайваннарда да хәтта матурлык белән ямьсезлекне аеру инстинкты бар.
Яшәүнең мәгънәсе гурында уйланганда мәңгелек һәм мизгел дшән төшенчәләр дә бар бит әле Без бу дөньяга мәңгелеккә килгәнме, әллә вакытлыча гынамы? һәркемне үлем көтә. Әйе. парадокс, әмма хакыйкать — кеше үләр өчен туа. Ул чакта нигә туып торырга9 Әмма әлеге дә баягы — тудыралар Тугач яшәр1ә кирәк. Ничек итеп? Мәңгелеккә килгән кебекме? Бнк авыр сорау Бәлки, вакытлыча гына килгәнеңне онытмыйча мәңгелеккә килгән сыман яшәргәдер9 һәрхәлдә, кылган эшләрең мәңгелеккә килгән затныкы кебек булырга тиештер
Хәтердә бервакыт минем әнинең өлкән абыйсы (яшь бабай) үзләренең капка төбендә колхозның грактор чанасына имән табан юна иде. Ул чакта аңа 84 яшь иде инде.
Яшь бабай янына бер исерек килде дә;
Нәрсә. Га га бабай, мәңгелеккә килдең мәллә, эшлисең дә эшлисең. - дип ыржайды
— Мәтелеккә, диде яшь бабай.— мин ясаган чана табаны мин бүген үлсәм дә икс кыш йөриячәк, ике ел мине искә алачаклар Син бүген үлсәң, иртәгә онытачаклар, чөнки син вакытлыча гына яшисең, диде «Вакытлыча» дигән сүз минем хәтергә шунда сеңеп калган иде Яшәү турында уйланганда һәрчак яшь бабай искә гөшә
Без бүген үткән заманны сүгәбез. Әшәке дибез. Шулайдыр Чөнки аның ин начарлы!ы кешене вакытлыча гына яшәргә өйрәтеп калдыруында. Авылларда, шәһәрләрдә вакытлыча гына яшәүчеләр күбәйде. «Бүген тамагым туйса, шул җиткән», психологиясе кешенең геннарына үтеп керә башлады Жир өстендә ике аяклы дүңгәләкләр туктаусыз бөтерелеп йөри Төпләнә алмыйлар кешеләр Төпләнеп яши башлар иде. ышанычы юк куптарып алулары ихтимал. Хәтта тулы бер халыкларны туган җирләреннән куптарып алып ыргыталар. Шуның нәтиҗәсендә анда качак, монда качак
Вакытлыча гына яшәү куркыныч. Мең рәхмәт бабайларга, алар мине вакытлыча яшәргә өйрәтмәделәр
Бервакыт шулай өлкәннәр белән бергә Идел аръягындагы болынга печән чабарга чыктык Олылар чалгыларын алып эшкә керештеләр, без бала-чагаларга төнгелеккә куыш-шалашлар ясарга куштылар. Тиз-тиз генә, аннан-моннан корыштырдык га куышларны болын күленә су коенырга чаптык
Ашка туктагач, өлкәннәрнең дә өлкәне бер абзый безнең куышларны карады да:
Нинди карга оясы корып куйдыгыз монда?—дип эшебезне туздырып ташлады
Без телләштек
Ике көннән барыбер өйгә кайгыла ич. дидек
Алайса, икс көннән сон авылга кайткач ашарсыз, дип безне әбәтсез калдырдылар Бик рәнҗедек Шулай да кич җиткәнче шалашларны җиренә җиткереп эшләдек
Кичен геге карт безнең аркаларыбыздан сөеп чыкты.
Менә шулай кирәк, ике кәшә генә булса да ике ел торырлык итеп ясагыз, оланнар Адәм баласының гомере өчен ике көн аз түгел ул. диде
Олыгайган саен ул сүгләрнең мәгънәсе гирәнәя бара шуңа көннән-көн ныграк төшенәм ике көн бнк күп икән ул. вакытлыча гына яшәп аны әрәм итү гөнаһ икән.
Уйлар, уйлар . Уйлаган саен уй туа. уй туган саен сораулар арта Чыннан да. нәрсәдә соң яшәүнең мәгънәсе9
1993.
ФИЛОСОФ
шәү мәгънәсе турында уйланганда бер вакыйга искә төште әле Аны аерым язып куярга кирәктер
JL- Нихәл, Туфан энекәш. Иә-йә. кулыңны иренеп кенә сузма, әйбәтләп күреш Елмайганыннан күреп торам, бик үк күрешәсең килми инде минем
белән. Исерек дисен инде мине. Ялгышасын, бик нык ялгышасын, Туфан энекәш, исерек түгел мин Салган — анысы факты! Бәлки, бераз артыграк китжәндер — анысы да факты кем белгән анын чамасын Чамасын аның син дә белмисең. Сиңа чаклы да белмәгәннәр, синнән соң дә белмәячәкләр Әгәр дә бөтен нәрсә бу дөньяда чама белән үлчәп кенә бирелсә, яшәүнең кирәге калмый.
Син мәхәббәтнең нәрсә икәнен беләсеңме? Ярый, беләсең дип алыйк. Менә син бер кызга гашыйк булдың ди, әйеме? Үлеп гашыйк булдың ди. Ә сиңа әйтсәләр, чама белән генә, Туфан иптәш, гашыйк бул, дисәләр? Үлчәп кенә бирсәләр? Булмый Булмый ул чамасына туры китереп Син елмайма. Калхуз- ник дигәч тә. жүләргә санама син мине Мин синең сыман укымасам да, тукыган
Минем бер хикмәтле жырым бар. Урысча жыр ул Шул жырны җырласам, хатын әйтә, булуың җиткән, йокла, ди
Аңламый, аңламый томана Анысы дөрес — булуым житкән. Ләкин дә мине нигә йоклатырга? Йоклатма син мине. Булуым житкән икән, димәк ки, мин өлгергән. Әгәр дә мин өлгергән икән, нишләргә кирәк9 Йоклатмыйча мине тыңларга кирәк Туктале. бу булуы житкән шайтан ниндирәк кихмәтле сүз әйтер икән, дип тыңларга кирәк. Кихмәт дигән сүзнең ни икәнен беләсеңме син. Туфан энекәш? Хикмәт дигән сүз ул Мин аны юри кихмәт дип әйтәм. Алай дип әйтсәң, икенче төрлерәк булып китә сүз, саллырак яңгырый.
Менә шул. Кихмәтле жырым бар минем Урысча жыр. Ат чаво палучается чаво. ат иичава ни палучается ничава Төшендеңме инде9 Татарчасын әйтмә. Бу җырның татарчасын әйтергә ярамый Кызыгы бетә. Ул, беләсеңме, матур хатынны чишендереп караган кебек була Карап торырга матур ул. әйеме9 Бөтен җире килгән инде менә Чишендерергә тотынасың, ә аның нәкъ кирәкмәгән җирендә дификтысы бар Дификтыны беләсеңме син9 Җитешмәгән җире инде. Беләсең инде үзең дә...
Шулай, син, Туфан энекәш, бер нәрсәне дә чишендермә Ничек бар. ничек күзеңә күренә шулай кара.
Менә син нигә елмаясың9 Чөнки син мине чишендереп карадың, һәм дә күрдең минем дификтымны. Шуңардан көләсең. Әгәр дә ки син мине чишендермичә минем сүземне генә тыңласаң, елмаймас идең син Карале, акыллы сүз сөйли бу дип. колагың торгызып тыңлар идең.
Ни очен мин менә булуым җиткәч, ат чаво палучается чаво, ат ничава ни палучается ничава, дип җырлыйм9 Син мине татарча җырлый белми дип уйлыйсыңмы? Беләм. Татарча мин җырлыйм кайчан? Йөрәк сораганда, күңел әллә нишләгәндә. Өзелеп китә үзәк, ана жыр кирәк, жыр гына өзелгән үзәкне ялгый ала.
Теге җырны җырлыйм мин урысча, башны эшләтер өчен. Шуны җырлап жибәрәм дә баштагы механизмнар тотына эшләргә. Теге шистирна әйләнеп куя. бу шистирна келт итеп ала. Шуннан әкрен генә тотына эшләргә баш.
Әгәр дә ат чаво получается чаво икән, ни була инде9 Мина хәтле да дөнья булган була Шулай бит? Миңа хәтле дөнья булмаган булса, мин тумаган да булыр идем бит Әгәр дә ки миңа хәтле дөнья булган икән, аңарга хәтле дә булг ан биз инде дөнья Шуннан ни килеп чыга? Әйт син, әйт менә, ни килеп чыга? Килеп чыга шул: син дөньяда мин генә дип борыныңны күтәрмә. Сиңа хәтле дә булган дөнья, синнән сон да булачак. Юкса кайсыберәүләр түш киереп йөргән була, үзе генә дөньяга килгән диярсең.
Нигә елмаймыйсың, Туфан энекәш? Сизеп алдыңмы инде минем кем икәнлегемне? Шулай ул. Син дә үзеңне әллә кем дип уйлама. Сине әллә кем дип бүтәннәр уйласын. Сине әллә кем дип мин уйласам, син — бар. уйламасам. син — юк Ат чаво палучается чаво. ат ничава ни палучается ничава
Үл син. әллә нишлә, юк әйберне бар итә алмыйсын. Бер яртылык сәмәнең юк икән кесәңдә, юк инде ул Бар дип уйлап кына булмый ул. Аны булдырырга кирәк. Булдыру өчен нишләргә кирәк? Йә берәрсеннән сорарга кирәк, йә урларга кирәк, йә эшләп табарга кирәк!
Соранырга ярамый Соранган, теләнгән кеше кеше түгел ул. Ул беләсеңме кем9 Ул- кешенең күләгәсе Кояш чыкканда бар. кояш баегач, йә дә булмаса. кояшны болыт капласа юк. Ә дөнья ул 1ел кояшлы гына булып тормый. Туфан энекәш. Болытлы чагы күбрәк була
Урларга да ярамый. Нит ә ярамаганын син үзең дә беләсең. Тоталар да ябалар. Ә кеше дөньяга ябылып тотыр өчен тумаган. Кеше гел иректә булырга тиеш Ябылдымы кеше җанварга, йә хайванга әйләнә. Ул инде кеше түгел дигән сүз.
Нәрсә кала кешегә? Эшләргә кала. Бер яртылык сәмән табу очен эшләргә кирәк. Эшләр өчен нишләргә кирәк9 Менә бу инде. Туфан энекәш, иң төп сорау.
Бу сораудан да катырак сорау юк дөньяда Ул сорауга жавапны эзләп маташма да. барыбер таба алмыйсын9 Ни өчен дисенме'’ Чөнки син аны әллә каян эзлисен Эзләмә әллә кайдан Янында гына ул. Эшләр өчен. Туфан энекәш, эчмәскә кирәк. Эчкән кеше кеше түгел ул. күләгә генә Ә күләгә эш эшли белми
Сизендеңме инде ни өчен җырлыйм мин теге урысча җырны’ Ат чаво палуча- стся чаво. ат ничава ни палучаетея ничаваны җырлагач, мин беләм ннде мина бүтән эчәргә ярамый Мина житкән, мин булган, мин өлгергән. Иртәгә дә эчәр өчен мина сәмән кирәк, сәмәнне эшләп алырга кирәк, эшләр өчен айнырга кирәк
Күрдеңме инде баш ничек эшләп бара9 Ә син елмаясын Алай түгел ул. Туфан энекәш.
1993-
КҮҢЕЛДӘГЕ ЭЗЛӘР
_ ызык кына бу кеше күңеле кайвакыт әллә нинди тетрәнүләргә дә түзә, кайчакларда юкган гына уала да төшә. Кайвакыт кемдер сиңа жылый- жылый үз башыннан узган хәсрәт-кайгысын сөйли, син аны тыңлап торасың, хәленә керергә тырышасың, әмма икенче көнне үк ул хакта онытасың, ә менә кечкенә генә, күпләр хәтта игътибар да итмәгән вакыйга күңелгә уелып кала.
Күрше авылда бер өйне сүткәннәр. Шунда магчага кыстырган бер язу килеп чыккан «Кеше үз-үзен бәхетсез итәсе килсә, крәстиян булсын икән», дип язылган, ди Мина аны сөйләүче көлеп диярлек сөйләгән иде Мин менә шуны һаман оныта алмыйм. Авыл турында, авыл кешесенең үткәне һәм бүгенге хәле турында уйлана башладыммы, кылт изеп әлеге язу искә төшә. Шул язунын язылган мәлен күз алдыма китерәм Кайсы елны язылды икән ул? Колхозга куып керткән чаклардамы, сугыш тан соңгы талау вакытындамы, әллә9
Хәер, кайчан гына язылса да. дөрес язылган Ачы хакыйкать Җаны әрнегәннән язган инде хужа
Нигә матчага кыстырып куйды икән? Берәрсе күреп алып, тиешле урынга барып әйтмәсен өченме? Барып әйтсәләр, андый сүзләр өчен төрмәсенә до ябып куйганнар ич. Алай дисәң, ертып кына ыргыткан булыр иде Мөгаен, үзе бу дөньядан киткәч, кемнәрнеңдер ул язуны табып укуларына өмет иткәндер. Белсеннәр киләчәктә яшәүчеләр крәстияннын хәлен, дип уйлагандыр
Әйе. беләбез Беләбез Ул язу язылган көннән әллә ни үзгәреш юк бүген дә Крәстиянне кычкыртып талау дәвам итә Ул язуны яңа салына торган берәр өйнең магчасына кыстырып куеп, тагын әллә ничә дистә елдан табылса да үзгәреш булмас сыман әле Шунысы аяныч
Күңелгә уелып калган тагын бер вакыйга
Мәктәптә укыганда тарих укытучысы Әхмәт абыебыз бар иде Сугыш вакытында моряк булган. Ә авыл җирендә моряклар һәм очучыларга аеруча хөрмәт бар иде. Малайларның хыялы да моряк яки очучы булу иде Шуңа күрә Әхмәт абыйга без барыбыз да мөкиббән идек Хәтта безнең белән бергә укучы кызыйлар да. Өстәвенә. матур кеше дә иде Әхмәт абын.
Укытуы да ошый иде аның Кайбер укытучылар кебек юкка-барга бәйләнеп теңкәгә тими иде. Дәреслеккә дә ябышып ятмый иде шикелле Кыскасы, кызык иде безгә анын дәресләрендә.
Хәтердә нык сакланып калганы безне ул берничә тапкыр Иделгә су керергә алып барды Йөзә белмәгәннәрне йөзәргә дә өйрәтте бугай әле Әле дә күз алдымда анын йөзүе Чапыр-чопыр килмичә, балык кебек кенә суны ерып бара иде Суны ярагканы күренеп гора иде
Бервакыт ишеттем Әхмәт абыебыз суга батып үлгән Баткан жире дә Иделнең иң сай җирендә яр чигендә ди. Суның тирәнлеге тездән генә ди Йөрәге туктаган Әхмәт абыйның Кирәк бит шулай гуры килүе балык суда батып үлсен инде Иделгә су коенырга кергән саен Әхмәг абый искә төшә дә. язмыш турында уйлана башлыйсың, йөрәк чеметеп ала.
Алтынчы класста укый идем. Озын-озын шигырьләрне ятлап сәхнәдә укый идем Класс җитәкчебез Мөршидә апа минем активлыкны мактап үсендерә иде Мин анын саен тырыша идем
Ул заманда үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның смотрын үткәрә башладылар Олимпиада дин атын тар иде аны Мөршидә апа мине район үзәгенә
олимпиадага алып барырга вәгъдә итте. Безнең авыл үзешчәннәренең чираты җиткәч, районнан килеп безне карадылар. Йомгаклау концертына сайлап алдылар. Мине дә алып барыр! а куштылар. Ләкин көне килеп җиткәч, мине онытып калдырып егетләр-кызлар атларга төялеп үзләре генә киткәннәр.
Мөршидә апа оныттырмаган булыр иде. әмма ул күрше авылда, мине калдырганнарын белмәгән дә Йомгаклау концерты турында мин өйлә авышкач белдем, һәм кышның салкын көнендә әнигә, әтигә дә әйтеп тормыйча бер кат юка ыштан кигән килеш, мамыгы оешып беткән бишмәт белән, шарф-фәләнне әйткән дә юк инде, район үзәгенә чыгып йөгердем. Унбиш чакрым Җылый- җылый йөгердем.
Клубка ничек барып кергәнемне хәтерләмим инде. Мөршидә апаның мине күргәч ахылдавы һәм безнең авыл егетләрен ачуланганы гына истә калган.
Концерт узды. Мин сәхнәдә йөгереп йөри-йөри «Ятим тай» дигән озын шигырьне сөйләдем. Кем булгандыр аның авторы—белмим Концерттан соң фатирларга урнаштырдылар. Мөршидә апа мине үзеннән калдырмады. Без кунарга тиеш фатир салкын иде. Мөршидә апа үзенең пальтосын ябынып ятты, мине куенына алды. Шунда җылынып йокладым.
һич онытылмас вакыйга. Унике яшьлек малай укытучы апасының кайнар кочагында. Бу — бик сирәкләргә туры килә торган сирәк бәхет. Укытучы апалар, бигрәк тә аларның чибәрләре, бигрәк тә аларның рәхимлеләре безнең өчен фәрештә иделәр. Бәлки шуңадыр да минем язмышым миңа рәхимле булды. Алдагы көннәрем дә шулай булсын иде, ходаем.
1994.
БЕР МИН ГЕНӘ ТҮГЕЛ
_. лдар Юзеев шалтыратты. Төш күргән.
И — Мин төшләр җыймыйм, син җыясың, бүләк итәм.— ди.
Төше мондый
— Икәү ниндидер бер музейга кергәнбез икән. Экспонатларны карап йөргәндә кинәт кемнәрдер сине тотып алдылар. Тишек оек белән музейга керергә ярамый икән, ә синең оегыннын тишеге күренеп тора. Син дулыйсын, җибәрегез, дип кычкырасын икән. Җибәрмәгәч, музейдагы халыкка мөрәҗәгать итеп:
Тишек оек белән музейда
Бер мин генә түгел, Юзей да,—
дип такмакларга тотындың. Бактың исә минем оекның дә үкчәсе тишек икән. Көлештек.
— Төшне юрамыйча гына бүләк итәм. үзең юра,—диде Илдар.
Менә юрап утырам. Ни хикмәт икән бу? Дөресен әйтим, минем үземә ошамый бу төш. Чөнки мин анда сатлык җан кебегрәк килеп чыкканмын. Илдарның да оегы тишек, янәсе Андый ук әшәке түгел лә инде мин. Миңа әллә нинди гаепләр тагып буладыр, әмма сатлык җан дип берәү дә әйтә алмас Аллага шөкер. Киләчәктә дә ходай сакласын. Бәләкәй чагымда да әләкләшә белмәдем шикелле. Әләкләшкәнне өйдә яратмадылар
Шулай да нәрсә булыр бу тишек оек? Бардыр инде тишек-тошыклар. Тормышыбызда да булгандыр, иҗатыбызда да юк түгелдер. Алай дип Илдарны да кушып әйткәнгә Илдар үпкәләмәс, дип уйлыйм. Үпкәләсә, бүләк итмәсен иде төшен.
Шул тишек-тошыклар белән дөнья музеенда экспонатлар карап яшәвебез һәм күргәннәребез зурында фикеребезне әйткәндә ялгышлар киткән булса, гафу итсеннәр иде экспонатлар
Илдар төшендә мин, әлбәттә, ул үзе еш кабатлый торган рифмаларны кулланып сүз уйнатканмын. Ә төшкә комментарийны үзем тапкан рифма белән төгәлләп куйыйм:
Тишек оек белән бу җиһанга
Без гаепле мени туганга?
I Тишек иләк)
еге заманда күп милләтле совет әдәбияты классигы булу өчен рус булмаган язучыга шәп итеп язу гына җитми иде Рус телендә китаплар бастырып «бөтенсоюз уровене»на күтәрелүен кирәк иде. Шуна күрә каләм кыштырдаткан һәркем диярлек Мәскәүдә китап чыгарырга омтыла иде
Мәскәүдә эт теле калынлыгы булса да китап чыгарган кемсә Казанда менә дигән китапларның авторыннан үзен өстенрәк саный иде. Хәтта Мәскәү газеталарының берсендә исеме күренеп китүчеләр дә Берлинны алган батыр кебек йөриләр иде
«Бөтенсоюз уровене»иа күбрәк шомарак әфәнделәр күтәрелә иде. Шигырь- фәләнне аннан-моннан гына әвәләп, татар телендә татар укымаслык нәрсәләрен берәр оста урыстан (күбрәк яһүдтән) тәрҗемә иттерүчеләр аеруча зур уңышка ирештеләр Тәрҗемәчеләр дә, әлбәттә, почетта иделәр Аларны Мәскәүтә барып та. Казаш а чакырып та сыйлый идек
Минем исемем театр афишаларында еш күренеп. Казан һәм Мәскәү тәнкыйтьчеләренең теленә кергән иде инде. Ләкин «совет әдәбияты классигы» булыр өчен тәрҗемә ителеп, кайсыдыр бер урыс театрында куелуым җитми иде. һәм мин бу кимчелегемне төзәтергә керештем Аның өчен җае да чыкты
Россия Федерациясенең (бүгенгесе белән бутамагыз, элеккеге федерация турында сүз бара) Мәдәнияг министрлыгыннан Казанга берничә ханым килеп театр спектакльләрен карап бәя бирделәр. Нәрсә әйтерләр икән дип калтырап тордык. Мәскәүдән килгән һәр тәнкыйтьче безнең өчен иң куркыныч ревизор иде бит
Аллага шөкер, мактадылар Макталган спектакльләр арасында минем «Ир- егетләрмем дә бар иде Мине мактау белән беррәгтән. пьесаларымның русчага тәрҗемә ителмәвенә кызгану хисе белдерәләр, бу эштә ярдәм итәргә вәгъдә дә бирделәр Башы.м күккә тиде инде, әлбәттә Өйнең (фатирның инде) ишеген бутар дәрәҗәгә җитеп бәйрәм иттем.
Министрлыктагы ханымнар «Ир-егетләр»нсң сүзгә сүз (подстрочник) тәрҗемәсен үзләре белән үк алып киттеләр. Тәрҗемәчене үзебез табарбыз, тәрҗемә иткәне өчегг акчаны үзебез гүләрбез, диделәр Мина. Мәскәүгә баргач. Министрлыкка әбизәтелни керергә куштылар Тагын бәйрәм ит тем.
«Совет әдәбият ы к.тассиг ы»на ирешү юлында тагын бер этәргеч ярдәм итте Берничә татар драматургын Мәскәү янында Руза дип аталган гаҗәеп матур урындагы артистларның иҗат йортына бер айлык Бөтенсоюз семинарына чакырдылар Мин «Ат карагы» дигән пьесаны күтәреп бардым Семинар җитәкчеләренә пьеса ошады. Анысын да тәрҗемә итәргә булдылар. Бусы инде минем өчен җитдирәк иде. Чөнки пьесаны аеруча ошатучы кеше без хөрмәт иткән намуслы урыс (хәзер мәрхүм инде) Пегр Григорьевич Демин иде Мәһабәт гәүдәле, чибәр, ягымлы кеше иде Аның сүзе белән Мәскәү министрлыгы тирәсендә чуалучы шәшәрәләр исәнләшә һәм хәтта бераз шүрлиләр дә иде Урысның начары бик әшәке булган кебек, яхшысы да бик әйбәт була бит аның Безнең ише «чүлмәкләрне» аз гына да кимсетеп карамый иде. семинарга килгән Мәскәү драматургларына күрсәтеп:
«Каждый из вас выше их. вы знаете жизнь Вам намного труднее жить и творить что-либо достойное», дия иде
«Ат карагы»н Петр Григорьевич үзе тәрҗемә итәргә булды Мин инде үземне җиде кат күктә итеп тоя башладым. Совет әдәбиятының коеп куйган классигы булам лабаса.
Көннәр үтә торды Бервакыт җыенып, кесә ягын да караштырг алап. Мәскәүгә тәрҗемә өлкәсендә зур уңышларга ирешергә киттем
«Россия» кунакханәсенең люкс дип аталган номерына урнаштым Алай- болай минем янга керүче тәрҗемәчеләр булса, төшеп калган малай дип уйламасыннар Рәсүл Гамзатов тәрҗемәчетәрне мичкә-мичкә коньяк белән сыйлый икән, дип сөйлиләр иде Мин дә саранланмаска тырышып, татарның дәрәҗәсен төшермәү ниятеннән, берничә шешә коньяк алып суыткычка тыктым Закуска- фәләннәрнен дә татлыракларын алдым Мәскәү бит ул без түгел, бәрәңге ашамый Аннан киттем министрлыкка «Ир-егет ләр»нс алын киткән апа гарны гзләп таптым Баштарак танымый торсалар да исләренә төшерделәр тагын
Пьесагызны бүлек мөдире Игорь Станиславович укый, диделәр (Күп исемнәр, хәтта яратып йөргән кызларымның да исемнәре истән чыккан, ә менә Игорь Станиславовичны мәңге онытасым юк)
Т
Алып керделәр Игорь Станиславович янына, кем икәнемне әйттеләр. Бик зурлап каршылады. Пьесаны укып чыгуын, искиткеч әсәр икәнен, бөтен рус театрларында шаулап барачагын әйтте
Бик шәп тәрҗемәче кирәк Бергәләп эзләрбез Мәскәүдә озак буласызмы? дип сорады.
— Махсус шунын өчен килдем,—дидем.
Бик яхшы, диде Игорь Станиславович Төштән сон бу эш белән шөгыльләнербез. Ә хәзер әбәд якынлашкан. Сез кайда ашыйсыз төшке ашны?
Классик булырга җыенган иптәш бу очракта ни әйтер! ә тиешлеген белеп бетерми шул Сыйларга тиешлеген белә, ә менә ничегрәк итеп чакырырга белми
Ярый әле Игорь Станиславович коткарды:
— Бәлки, төшке ашны бергә ашарбыз.—диде
Шатлыгымнан чак кына кычкырып җибәрмәдем Булды гына бу! Бергә ашыйбыз, мин түлим. Игорь Станиславович минем кулда булачак, дип уйлыйм.
Игорь Станиславович үзе белән тагын өч-дурт хатын ияртеп (икесе мин белгәннәр) киттек «Россия» ресторанына Игорь Станиславович ашарга заказ бирде Эчү мәсьәләсен үзем кузгаттым (Молодец, Туфан).
Бәлки, берәр шешә коньяк алырбыз,— дидем
Хатын-кызлар эш вакыты дип коньяктан баш тарттылар, шампанское гына эчәргә булдылар. Без. әлбәттә, коньяк алдык Бик шәп утырдык. Башта бергәләп мине мактадылар. Аннары, минем барлыгымны да онытып, үзара кемнәрдәндер көлделәр.
Дүрт сәгать утырганнан сон таралыштык
Мин түләдем инде, билгеле.
Эш сәгате беткәнгә күрә, иртәгесе көнне сәгать унберләрдә очрашып сөйләшергә булдык.
Эшнең кая таба барганын сизгер укучылар сизенә торгандыр инде Шуңа күрә, иртәгесе көн ничек булганын сөйләп тормыйм Әйе. әйе. нәкъ беренче көн кабатланды Төшке ашка бару һ. б. һ. б. һәм таралышу.
Шулай итеп, дүрт көн үтте. Сизеп торам — мәсьәләне хәл итмичә болар мине бераз «савып» калырга чамалыйлар. Мин риза, чөнки классик буласым килә.
Бишенче көн җомга көнне чакырылган чакка төш вакытларына министрлыкка килдем. Игорь Станиславович һәм анын хезмәткәрләрен көтеп коридорда йөри идем. Петр Григорьевич очрады. Исәнләштек
Нишләп йөрисен, конокрад? —ди. («Ат карагы»н яратканнан сон мине шулай атый башлаган иде ул.)
— Менә.— мин әйтәм. — бер пьесаны тәрҗемә иттерәбез дигәннәр иде
— Ничек соң? — ди Демин.
— Көтәм,—дим.
Күптән көтәсеңме?
— Дүшәмбедән бирле.
— һәм кон саен ресторанга барасызмы'’ ди Петр Григорьевич. Мин ык- мык киләм.
- һәр көнне дүрт-биш кешене сыйлыйсыңмы’ дип төпченә Демин, һәм минем җавабымны да көтмичә, көләргә тотынды.
Эх син. наивный татарин, конокрад.— ди үзе Алар бит сине ыштансыз калдырачаклар. Алар бит — банда... Әйдәле.
Ул мине Игорь Станиславович кабинетына алып керде Демннны күргәч. Игорь Станиславович нидер сизенде, ахры, торып басты Деминнан курыкканы күренеп тора иде.
— Кайда анын пьесасы?—дип, Петр Григорьевич миңа күрсәтте.
Игорь Станиславович өстәлдә, тәрәзә төпләрендә өелеп торган кәгазьләр арасында актарынды. Пьесаның исемен миннән кат-кат сорады. Ләкин заба алмады Кемнәргәдер шалтыратты. Күрәсең, анда да таба алмадылар
Их сез!..— диде Петр Григорьевич Аннан мине култыклады — Киттек конокрад. Бүтән син бервакытта да монда йөрмә Бу урын синең кебекләр өчен түгел. Бу сөлекләр каныңны эчеп бетергәч, өстеңә төкереп китүчеләр.
Петр Григорьевич мине «Арагви» ресторанына алып кереп иң затлы ризыклар белән сыйлады. Тегеләр өчен дә гафу үтенергә теләгән сыман, Мәскәүдәге бөтен кеше дә жулик түгеллеген расларга теләгәндәй сыйлады.
Министрлыктагы пьеса онытылды. Бүтән мин дә бармадым. Алар да искә төшермәде.
«Ат карагы»н да тәрҗемә иттерү бәхетенә иреш.) алмадым. Безнең Обком анын юлын кисте. Мәскәү: «Мы с местными обкомами не ссоримся». - дип.
төзелгән договорны юкка чыгарды, һәм мин ул вакытта күп милләтле совет әдәбиятынын классигы булалмый калдым.
Бу 1973 ел иде.
1994
БАР ИДЕ ЗАМАНАЛАР
(Тишек и.1әк)
__ уза дип аталган Ижат йортында үткәрелгән драматургларның Бөтенсоюз семинарында Аяз Гыйләжевнын «Өч аршын жир»е һәм минем «Ат кара- гы»м макталды. РСФСР Мәдәният министрлыгы (СССР ныкы бугай әле) вәкилләре безнең белән килешү төзеп, безнең пьесаларны сатып алырга һәм урысча! а тәрҗемә итәргә вәгъдә бирделәр. Семинарга нәтиҗә ясаган җыелышта без түшләрне киереп утырдык. Ул хәтле мактауга ничек тыйнак булып утырасың инде.
Семинар бетеп Мәскәү! ә кайткач та, үз бәябезне үзебез белеп кенә, «Украина» кунакханәсенең уналтынчы катындагы ындыр табагы хәтле бер номерына урнаштык. Тәрәзәне ачып, уналтынчы каттан Мәскәү өстенә карадык Аяз ике кулын кесәсенә тыгып башын чөеп торды да:
- Мәскәү безнеке! - диде.
- Безнеке, дип кабатладым мин
Моны юарга кирәк, диде Аяз
- Кирәк, дидем мин.
Киттек ВААПка. ВААП ул - авторларның хокукын һәм драматур! ларның театрдан килгән акчаларын саклау урыны.
Бәхеткә күрә, ВААПта безнең счетларда акча шактый иде Кесә тутырып акча алдык
- Кигтек ЦДЛга! диде Аяз.
- Киттек, дидем
ЦДЛ дигәне язучылар йорты Аның бик кәттә рестораны бар Безнең акча күп плюс үзебез семинарда макталган драматурглар Без нәкъ менә шушында типтерергә үзебезне лаеклы дип санадык
Бик шәпләп сыйландык Аяз ресторандагы аракы белән генә юанучы язучы- голәмәгә җирәнеп кенә карады Чөнки без ин кыйммәтле әрмән конья!ын гына авыз игеп утырдык
Шулай ул татар малайлары! диде Аяз.
Шулай, дидем мин.
Як-якка мыскыллы караш ташлап, рестораннан чыктык
Каршыга без белгән бер Мәскәү драматургы очрады Мәскәү гадәте буенча, безне бераз гына i алап калмакчы була бу. Бсзне күккә чөеп мактый Без яз!яннарны тәрҗемә игеп Мәскәү театрларында куйдырмакчы. Без икебез дә мыек астыннан гына елмаеп тыңлыйбыз. Чөнки икебез дә беләбез тәрҗемәләрен түгел, үзе яланнарын да Мәскәүдә куймыйлар, провинциал театрларда гына куела.
Бездән эчәргә чамалый, диде Аяз татарчалап, әйдә, күңеле булсын урысның, исерткәнче сыйлыйк әле үзен. Безне мокытларга саный, күрсәтик әле мокытлыкны
Буфетка алып кереп эчерттек без моны Күп эчте. Исерми Мәскәүнс эчереп исертеп буламы инде? Исермәсә дә, күп сөйләнә башлады Мәгънәсез сүзләре белән туйдырды
Бу юлы «киттек»не мин әйттем
Тегенең бездән аерылырга исәбе юк Бушка бездән башка Мәскәүдә кем эчерә аны! Теләнә iоргач, безнең кайда урнашканыбызны белде
Бәлки әле кызлар белән дә килермен, дип калды
Бик озак буталып йөрдек Мәскәүдә «Наполеон» дип аталган коньяклар сатып алдык Куна гакгасы зурлыгындагы «Бабаевский» дигән шоколадлар төяп «Украина»! а кайттык «Өч аршын җир» һәм «Ат карагы»н язган драматз pi лар ин затлы нәрсә гчеп. нң затлы нәрсәләр белән генә закусить итәргә тиеш ләбаса Кунакханә номерында «Наполеон» капкалап рәхәтләндек кенә мактанып Дөресен әйтергә кирәк, үзебезне 1енә мактамадык Тагарны мактадык Татар малайлары төшеп калган түгел алар. дип. тагын бер тапкыр Мәскәү өстенә карап әтәчләндек.
Җырлап алдык, биеп тә җибәрдек. Шул арада өстәл өстендә җәелеп яткан шоколадтан кисәкләр сындырып алып кына кабабыз.
Караңгы капкач, үтә дә чибәр бер ханымны ияртеп теге драматург килеп керде. Икебез дә ханымны күреп әсәрләнеп, гипнозланып калдык Драматургның барлыгын да онытып, икәүләп ханым тирәсендә бөтерелдек. Ханым, үз кадерен үзе белеп кенә, нәзакәтле елмаеп, өстәл янына утырды.
Теге драматург өстәл өстендәге байлыкның ияләре үзенең дуслары икәнлеген ханымга аңлатты. Портфеленнән кәкрәеп беткән ике тозлы кыяр чыгарып өстәл өстенә куйды—бусы аның зур ялгышлыгы иде.
— Бик шәп закуска,—диде.
Шуннан китте кураж. Миннән бик күпкә тәҗрибәлерәк Аяз сүзләрнең әллә ниндиләрен сайлап сайрады. Бу ханымны оста итеп мактады. Бу, әлбәттә, теге драматургка ошады Ханымның иңбашына кулын салып:
— Ну как, моя Нинуленька? — диде.
Әйтүенә карап, Нинуленьканың драматургка хатын түгеллеген төшендек.
— Әйдә, бу урысның марҗасын тартып алабыз,— диде Аяз. һәм тотындык эшкә.
Безнең кемнәр булуыбызны белергә чамалап утырган ханым, бераз коньяк кабып алгач, сөйләшә башлады, әмма вульгарлыкның эзе дә юк. Үз дәрәҗәсен белә Без дә сынатмаска тырышабыз.
«Наполеонны» чөмереп калырга тырышкан Мәскәүский драматург утыра- утыра җеби башлады. Без ипле утырабыз. Ханым моны сизенә. Уңайсызланып теге драматургның мәгънәсез сүзе саен кызарып та куя шикелле Очына-очына Аяз иң югары дәрәҗәгә менеп җитте, экстазга бирелеп, теге ханымга күрсәтебрәк ике тозлы кыярның берсен чеметеп кенә тотып чүп савытына ыргытты. Икенче кыярны чүп савытына мин озаттым.
Ханым кем белән кемнәр янына эләккәнен тәмам аңлады. Мәскәүский драматургтан читкәрәк китеп, безгә якынрак елышып утырды Без салган коньякны эчми башлады.
Мәскәүский драматург урыныннан торып, алпан-тилпән килеп номер буйлап йөрде.
— Каковы мои друзья!—дип мактанды.
Нинуленькасын кочакларга теләп ханым өстенә иелгән иде. ханым чалт моның яңагына Торып басты да уңлап-суллап яңаклады тегене. Аннан:
— Дурак!—диде дә тиз-тиз генә киенеп чыгып китте Без сүз әйтергә дә өлгерә алмадык.
Мәскәүский драматургны үзебез куып чыгардык. Куылып чыкканын аңламады ул, әлбәттә. Аннары караватларга аудык та аякларны селки-селки, буыла- буыла көлдек.
— Шулай ул татар малайлары!—дип кычкырды Аяз.
— Безнең кулга эләксәң, шулай була ул,— дип мин үкердем.
Иртәгесен хәлләр хәл иде инде. Анысы һәркемгә мәгълүм.
Ә безнең шатлыкның сәбәпчеләре булган пьесаларның язмышы махмырдан да кызганычрак булды. Аларны куйдырмадылар Аяз Гыйләжевның «Өч аршын җир»ен - кулакны мактаганы өчен, минем «Ат карагымн—ат карагына мәхәббәтле карашым өчен. Казан Обкомының сүзенә Мәскәү министрлыгы каршы килмәде Этлек эшләгәндә Казанның сүзенә дә колак сала иде Мәскәү.
Ярый инде, хәерле булсын. Аның каравы бер типтереп калдык. Хәзер менә сагынып искә алып утырам.
1994.
ВАТАН КАЙДАН БАШЛАНА?
jww-әһри Казан» газетасының 1995 ел 15 февраль санында яшь журналист 111 Рәмие Аймәтнең «Бөркетләр кыяда оча» исемле бик яхшы мәкаләсе басылды. Ул халкыбызның талантлы баласы, дөньяга танылган мәшһүр биюче, бүгенге көндә Англиядә яшәп иҗат итүче Ирек Мөхәммәтов турында.
Мәкаләнең ахырында Ирекнең Ватан турында сүзләре китерелгән. Мин аны тулысы белән күчереп язам.
«Нәрсә ул Ватан? Мин гомер буе әнә шушы төшенчәнең асылын аңларга тырышып карадым. Ватан ул кемнәрдер өчен туган җир булса, минем өчен театр да, гаиләм дә, дусларым да. Бүген Лондон —минем өчен барысы да. Ерак
гастрольләрдән мин аны. үз туган йортыма кайткандай, сагынып кайтам Моңарчы мондый халәтне беркайчан да кичергәнем булмады Элек мин кемнәрнеңдер фикере белән яшәргә мәжбүр булсам, бүген мин ирекле Бары тик үзем өчен үзем генә җавап бирәм Мине монда тотып торган тагын бер нәрсә бар Ул — кызым Чулпан. Англия—аның туган жире Мин аның туган жирен перчатка урынына алмаштырып йөрүен теләмим»
Менә шундый сүзләр. Аларны үз колагым белән үзем Ирек Мөхәммәтов авызыннан ишетмәгәнгә, аларнын дөреслеген исбатлап ант итә алмыйм. Бу очракта Рәмие Аймәткә ышанам.
Бу сүзләр мине бик нык уйланырга мәжбүр итте һәм мин кулыма каләм алып уйланып утырдым. Әлбәттә инде, әйткән һәрбер сүзем чын хакыйкать дияргә ашыкмыйм. Шуңа күрә, сүзләрем ачырак булса, гафу үтенәм Бәхәс чөнки бик җитди нәрсә турында барачак. Әйе. әйс. мин 60 яшьлек татар язучысы 35 яшьлек бөек татар биючесе белән бәхәсләшергә җыенам (Ирек Мөхәммәтов бөеклеккә ирешкән шактый гына татар балаларыннан үзенең татарлыгын яшермәве белән аерылып тора.)
Димәк, нәрсә ул ватан?
_. _. рекнең фикерен беләбез. Инде мин үз сүземне әйтеп карыйм
Мин. Иректән үзгә буларак. Ватан төшенчәсенең асылын эзләп интекмә- дсм. Миңа аны мәктәптә ачык аңлаттылар Советлар Союзы Ватанын, диделәр Мин шуңа чын күңелемнән инанып яшәдем Кайвакыт ларда, бигрәк тә үзем үземчә фикер йөртергә өйрәнә башлагач, күңелдә шик тә уяна башлый иде. Ни өчен әле миңа — татар баласына үз Ватанымда икенче сорт кешегә караган кебек карыйлар'1 дигән сорауга җавап эзли идем Әллә соң бу минем Ватаным түгел микән"’ кебек куркыныч сорауда күңелгә килгәли иде Ләкин ул шикләр минем кыйбламны үзгәртә алмадылар Чөнки мине уңга-сулга авышудан саклап тор! ан минем төп Ва ганым авылым булды. СССРны Ватаным дигәндә беренче нәүбәттә мин. бәлки, авылымны күз алдына китергәнмендер Чөнки ул җир минем кендегемнең каны тамт ан җир. аның зиратында минем әби-бабаларым ята. минем телем шунда ачылды. Беренче тапкыр кызларга күзем шунда төште, беренче кат. Авылым минем күңелемә мәңге җуелмас булып кереп урнашкан иде. Олыгая төшкәч, моның шулай икәнлеген акылым белән дә аңладым. Шуңа күрә Советлар Союзының таркалуы да миңа Ватанны югалту булып ук тоелмады Киресенчә, минем чын Ватаным миңа тагын да якыная төште Бүген инде мине дөньяның әллә нинди бизәкләре белән дә Ватан мәсьәләсендә саташтырып булмый Дөнья малы дуңгыз каны дигән сүзләрнең асылын андар дәрәҗәдә мин бүген. Туклык хисабына Ватанымны алыштыра алмыйм мин Алыштырыр!а теләсәм дә булдыра алмыйм һәм шуңа үземне бәхетле дип саныйм Бәлки, мин дөньяны сокландырырлык чәчәк түгелмендер, авыл урамындагы чирәм гснәдер. ләкин минем тамырым бар Мин оч-дүрт көннән шиңәчәк чәчәк букеты түгел Миннән соң туган авыл малайлары чирәмг ә ятып аунаганда мине искә алачаклар. Каз. үрдәк бәбкәләре мине чемченеп тәм табачаклар Мине шул юаныч яшәтә Бәлки әле бу юаныч кына түгелдер, ышаныч гыр М ине онытырлар Рәсәй тере чагымда ук оныта инде. Казан да онытыр, ә авылда тиз генә онытмаслар. Авылның хәтере яхшырак
Шунысын да әйтергә кирәк, авыл дигәч тә мин авылымның чикләреннән бер карыш та чыкмыйча, шуны !ына Ватан дип санап Ватан төшенчәсен тарайтырга җыенмыйм Әлбәттә. Ватан дигәндә һәрчак Татарстанны уйлыйм Чөнки ул да ата-бабаларымның рухы сысшан җир
Әгәр дә кеше 35 яшькә җитеп шуны аңламый икән, димәк, бу дөнья гыйлемен аның күңеленә салмаганнар Кызганыч, бик кызганыч, бик күп тагар балаларын шундый изге нәрсәдән мәхрүм итәләр һәм соңыннан сш кына үзләре дә үкенеп туя алмыйлар
Ватан кайчан кирәк?
абый чакта безгә әни кирәк Чөнки әнидә мәми бар. әнинең җылы куены бар Бераз үскәч, әти дә кирәк була башлый Әтинең дә мәми тапканын аңлый башлыйбыз Өстәвенә, ул әле безне усал малайлардан да саклый
Бераз үсә төшкәч, әни дә кирәкми башлый, әти дә. Үзебездән дә шәбрәк жан иясе юктыр, дип йөрибез. Кайберәүләр өчен әти, әни, туганнар артык мәшәкатькә әйләнәләр Алардан ничек котылырга белмәүчеләр бар Ятлар якынрак булып тоела.
Менә берзаман берәр бәлагә юлыгабыз, һәм әти-әни, туганнарны онытгыр- ган ятлар югала, эзләре дә калмый һәм без әти-әни исән булса, туган йортка, алар үлгән булса, туганнар бусагасына кайтып егылабыз.
Бәлагә юлыкмаган очракта да тормышның бер мизгелендә күңел нидер эзләнә башлый Тамагыбыз да тук. өстебез дә бөтен, әмма жан уйный, жанга нидер җитми. кеше үзе дә сизмәстән юксыну дип аталган чир белән чирли башлый Кеше бәргәләнә, өзгәләнә. Яшәүнең яме калмый Әти-әнисе, туганнары исән булып, аларның барлыгын белеп торса, аларнын кирәклеген аңласа, кешедә юксыну булмый, сагыну гына була Сагыну инде изге хис Ул кешенең рухын сындырмый, киресенчә, кешене өметле итә Сагынган кеше сагынган кешесен күреп сөйләшү бәхетенә ирешә ала. юксынган кеше еш кына андый бәхеттән мәхрүм инде.
Мин әти-әни. туганнар дип сөйләдем Ватан да шул Койрык чәнчеп кушаяклап чабып йөргәндә Ватан кирәкми Кайда да рәхәт. Ә инде көтмәгәндә өстенә фаҗига өелеп төшсә һәм син дөнья уртасында ялгыз калсаң, сыеныр урын эзли башлыйсың Ят жирдә син беркемгә дә кирәкмисен. Ят жир ул сөяркәләр кебек— син сау-сәламәт чакта гына кадерлиләр. Эштән чыккач, «иди к чертумга әйләнәсең.
Әлбәттә, безне тормыш үз Ватаныбызда каккалап торса, бәхетне читтән эзлибез, һәм анда рәхәтрәк яшәсәк, бәхеткә ирештек дип уйлыйбыз. Бу үз- үзебезне вакытлыча юату гына. Күңелдә исә, их, бер кайтып күрәсе иде дип уйлатып, туган жир, ягъни-мәсәлән. Ватан яши
Әнә биг, СССР таркалды да качаклар пәйда булды. Бәхет эзләп киткәннәр ят жирдә артык була башладылар. Ватанын сагынып яшәүчеләр. Ватаны барлар Ватаннарына кайттылар. Ә Ватаннарын онытканнар нишли? Дуңгәләк булып дөнья буйлап тәгәрәп йөри
Заманында Рудольф Нуриевка—дөньяның мәшһүр биючесенә үз илендә бөек талантын күрсәтергә ирек булмады. Чит илгә китеп дан алды. Ватан төшенчәсен аңламыйча бөтен дөньяны Ватан дип санап, минем милләтем театр, дип тәкрарлады. Аны зурладылар, байлыкка чумды Әмма үләр алдыннан жаны бәргәләнә башлады бахырның Казанга да кайтып карады Җанына урын тапмады Читтә үлде. Кадерләп күмделәр күмүен һәм бүген аның киемнәрен Европа аукционда сата. Европаның хәтере кыска, берничә елдан татар баласын ул онытачак.
Әгәр дә Нуриевның күңелендә Казан яки Уфа яшәсә, рухи таянычы үзенең халкы булса, ул Ватанына кайтып егылыр иде дә. җирләгез мине монда, ата- бабаларым җиренә, әнә минем байлыгым. Салыгыз бер балет мәктәбе, кушыгыз ул мәктәпкә минем исемне дисә, аның исеме озаграк сакланыр иде дә, татар балалары ул салдырган йортта бөек татардан үрнәк алып, анын данын тагын да күтәрерләр иде. Рудольфның СССР чиновникларына үпкәләргә, рәнҗергә тулы хакы бар иде, әмма халыкка үпкәләргә хакы юк бит. Ул халыкны толпа белән бутады. Ватанның кайдан башланганын аңламыйча һәлак булды. Бик кызганыч, бик аяныч Рудольф фаҗигасе фаҗигале үлемендә түгел, үлгәч тә үз Ватанын таба алмавында.
Моңа, әлбәттә, без, татарлар, үзебез гаепле Нигә шундыйларны үзебездән биздерәбез"’ Нигә Ватанын оныттырабыз кешегә9 Ярый. Рудольф каһәр төшкән заманда илдән качарга мәҗбүр булды да кайта алмады. Ә Ирек Мөхәммәтов? Нигә аны чакырмыйбыз? Аның талантына баш иеп, олылап чакырсак, Казанда. Татарстанда үзенең бөекле! ен күрсәтергә шартлар тудырсак, аның уңышларына сөенсәк, безне ят итәр идеме9 Ватан кайдан башлана дигән сорауга җавап таба алмый интегер идеме?
Әнә Гата Камский каңгырып йөри. Без аны үзебезнеке дип саныйбызмы? Нигә санамыйбыз? Бүтән милләттә шундый бөек талант булса. Ватанын онытырлык хәлгә җиткерерләр идеме? Әле ярый, әтисе Рөстәмгә рәхмәт, татар икәнлеген. Ватанының кайда икәнлеген онытмый һәм улы Гатага оныттырмый
Әйе. шулай. Әмма ләкин шундый бөеклеккә ирешә алган шәхесләр үзләре дә кемгәдер үч саклап изге нәрсәләрне онытмасыннар иде. Муллага үч итеп Коръәнне утка ягуның ничаклы зур гөнаһ икәнен аңласыннар иде.
Бервакыт шулай үзебезнең районда Идел ярында район җитәкчеләре белән сөйләшеп торабыз.
— Без сине яратабыз, Туфан абый,—диләр егетләр.
- Дөрес эшлисез,— мин әйтем, сез яратсагыз да. яратмасагыз да бу минем туган җирем, мин монда барыбер кайтып йөриячәкмен, лучше сез мине яратыгыз инде, шулай у найлырак булыр барыбызга да.—дидем
Егетләр көлештеләр Бу мизгелдә мина рәхәт иде. Үзебезнең егетләр, үзебезчә сөйләшәләр, үзебезчә зурлыйлар.
Ирек Мөхәммәтовны да. Роальд Сәгьдиевне дә зурлыйлардыр. Зурларга чыи-чынлап лаек булганга зурлыйлардыр. Ләкин мин алардан бәхетлерәк - мине үзебезнекеләр үзебезчә зурлый. Бу милли чикләнгәнлек тә. аздан канәгать булырга өйрәнгән коллык чире белән чирләү дә түгел Киресенчә, минем җаным, рухым азат Минем Ватаным бар. Минем яшькә җиткәч Ватан мина рухымның таянычы буларак кирәк Бөеклеккә ирешеп кыйбланы бутый башлаган татар балалары шуны онытмасыннар иде.
Безнен балаларга, бешен оныклар! а безнен ватаныбыз кирәкме?
әлки, кирәкмидер. Чыннан да. Ирекнең Англиядә туган һәм шунда үсәчәк кызы Чулпанга Татарстан бәлки кирәкмәстер. Өстәвенә, аңа татар гәрби- ясе бирелмәве дә ихтимал Әмма шулай да
Бу уңайдан бер вакыйганы сөйләп алыйм әле
Моннан унбиш еллар элек Декабристлар урамындагы « Наратлык» дигән кафеда утырам. Мин утырган өстәл янына кулына бер шешә коньяк тоткан кеше килде.
Сезнең янга утырырга момкинмс0 диде.
Утырыгыз, урын буш ич. дидем
Өстәл өстенә шешәсен куйды бу Икс стакан алып килде (Әйе. кафеларның шундыйлары бар иде ул заманда.) Шешәне ачып ике стаканга да әз-әзләп коньяк салды, кесәсеннән бер уч конфет алып өстәлгә сипте.
Минем исәнлеккә эчеп куйыйк, диде
Нишләп әле бу тик торганнан мине сыйларга булды, дип шикләнеп-уйлап. моңа төбәлебрәк карадым. Күргән дә бар сыман, ләкин танымыйм.
Шикләнмәгез, диде бу сез танымасагыз да мин сезне белом, диде Без бер подъездда торабыз. Минем фамилиям Литвинов, сез Миннуллин. Язучы. Шулай бит?
Әйе. дидем
- Тотып куйыйк танышу хөрмәтенә
Бу юлы инде сыеннан авыз итмичә булмады
- Эч пошып китте дә кердем әле Әллә ничек Җан үрсәләнә. Дусны озаттым да дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмады сыман. Менә кергән идем, сезне күрдем Сез язучы кеше минем хәлне аңларсыз. Кемгәдер хәсрәтемне сөйлисем килә, сөйләрлек кеше юк. диде Литвинов
Фамилиясен ишетүгә, мин моның яһүд кешесе икәнен аңлап алдым Ул халык бит бик акыллы, алны-артны уйлап кына сөйләүче халык. Кинәттән генә миңа ачылырга җыенуы мина бераз сәер тоелды. Ул минем гаҗәпләнүемне сизеп алды
Ә нигә? Була бит шулай, сөйләп котыласы килә. Хәер, сөйләрлек сүз дә юк инде Әгәр сезгә чиген булмаса. утырыйк аз гына.
Ләкин ул ни өчендер сөйләргә ашыкмады
Тегене-моны сөйләшеп шактый утырдык Әз-әзләп уртлый торгач коньяк га үзенекен итте. Әңгәмәнең дә эзлеклелеге югалды Кызып алгач ир затлары нишли? Йә хатыннарын сүгәләр, йә сәясәткә күчәләр. Без сәясәткә күчтек
Ул заманда сүзеңне чит кешеләр алдында үлчәбрәк сөйләргә кирәк икәнлеген белсәм дә. шешәдәшемнең яһүд икәнлеген онытып җибәргәнмен Тотындым бит Израилы ә китүче яһүдләрне сүгәргә Имеш, алар патриот гүгелләр. Ватаннарын ташлап җиңел гормыш эзләп китәләр. Мин кызган саен Литвинов дәшмәде Мин дә. каршымда кем утырганын исемә төшереп, туктап калдым. Уңайсыз тынлык урнаш г ы
Әйтегез әле. Туфан Абдуллович, диде, ниһаять. Литвинов Әгәр дә җир шарының кайсыдыр бер җирендә Татарстан дип агалган бер дәүләт булса, һәм ул дәүләтнең территориясендә сезнең борынгы бабаларыг ызның сөякләре ягса. сегне биредә кешегә санамасалар. җае чыккан саен төрткәли торсалар, сез нишләр идегез? Изранлыө китүчеләрнең барсы да диярлек җиңел тормыш эзләп
Б
китәләр, дип уйласагыз, ялгышасыз. Арада андыйлар да юк түгелдер Мин бүген Израильгә китүче якын дустымны озаттым. Китәсе килеп китмәде. Әтисе белән әнисе жылый-жылый сорагач, алар белән китте Әтисе әйтә, каберемнең бабамнар жирендә булуын телим, ди. Үзем ишеттем. Китте, тормышның анда да бик үк жиңел түгеллеген белеп китте Бабамнар туфрагында ачтан үлмәм әле. дип китте. Югыйсә, дустымның бабалары һәм аларның бабалары Казан зиратларында яталар. Йә, инде ни әйтәсез?
Ул чакта ни әйткәнемне язып тормыйм, һәрхәлдә. Литвинов белән анлашып өйләребезгә бер юлдан кайттык Тыныч йокылар теләштек Киләчәктә дә очрашканда дусларча исәнләшеп йөрдек.
Менә әле бу вакыйганы искә төшерергә җай чыкты. Аны сөйләп биргәч, оныкларыбызга безнен Ватаныбыз кирәкме? дигән сорауга жавап соралмыйдыр. Аңлаган кешегә аңларлык. Аңламаганнар яһүдләрдән киңәш сорасын. Яһүдләр акыллы халык. Кайда гына яшәсәләр дә. Израиль дип аталган Ватаннарының барлыгын онытмыйлар һәм оныттырмыйлар
Ирек аңлата алырмы кызына үзе аңлап бетермәгән Ватан төшенчәсен, нәсел- нәсәбенең кай яклардан икәнлеген? Аңлата алса. Чулпанның күңеле барыбер тартылыр безнең якка Хәерле булсын. Бәхетле булырга язсын Ирек Мөхәм- мәтовка.
1995.