ХАКЫЙКАТЬНЕ ЮЛДАШ ИТЕП...


Үзенең күп кенә хикәяләре, маҗаралы повестьлары һәм үзенчәлекле романнары белән Атилла Расих әдәбият сөючеләрнең олы ихтирамын казанды. Күпләргә мәгълүм: ул ижат белән фәнни эшне бергә бәйли алды һәм. шуның нәтиҗәсе буларак, аның әсәрләре тема ягыннан тагын да баеды Фән кешеләренең уртасында кайнап, аларның хезмәтен бөтен нечкәлекләре белән аңлап, көнем дип түгел, ә денем дип яшәргә кирәклеген ачык сурәтләде
Еллар узып, җитдиләнә, олыгая барган саен кеше гомер юлын, кылган эш- гамәлләрен кабат-кабат күздән кичерә, хакыйкатьнең күзенә туры карап, яшәүнең мәгънәсен ачыклый А. Расихның «Елларны чигерсәм» исемле автобиографик романы да шушы уй-фнкернен нәтиҗәсе буларак язылган Әдип үзе яхшы белгән, тирәнтсн төшенгән, алай гына да түгел, аерылмас язмышы булып әверелгән даирә турында ныклы ышандыру көче белән иҗат итә Бу роман очен ясалмалык ят нәрсә
Әсәр үзе өч аерым китаптан тора Беренчесе «Ишан оныт ы» дип исемләнгән. Аның журнал варианты «Казан утларымның 1990 елгы I нче һәм 2 нче саннарында донья күрде. Икенче ки ian «Кәгазьдәгедер һәм хәгердәгеләр» Ул да «Казан утлары» журналының 1993 елгы 4 нче санында басылып чыкты. Өченче китап «Тыныч еллар күләгәсе» днп атала.
А. Расихның бу колачлы әсәренә гажәеп күп гөрле төсләре һәм авазлары белән тормыш үзе килеп керә Әсәр үткән. хәзер1е. киләчәк тормыш белән чын күңелдән сөйләшү, элек әйтә алмаганны әйтеп бушану, үзенә бик якын һәм кадерле кешеләр турында истәлек калдыру максатыннан чыгып язылган
Трилогиянең беренче китабы «Ишан оныгы» нигездә, мәшһүр Зәйнулла ишанның гыйлемле килене Зәйтүнә Мәүлүдова һәм тынгысыз оныгы Атилла Рөсүлевләрнең үзләре күреп белтән. ишеткән һәм архивларда сакланган күпсанлы истәлекләренә таянып язылган Алар безне үткән еллар, тарихи вакыйгалар эченә, әйтерсең лә. гере шаһит итеп чакыралар, бу нәсел-ыруның, язмышын кнн катлау укучыларга гадел хөкем өчен тапшыралар
Ни сәбәп булгандыр. А Расихның әтисе Кадыйр абзый да Зәйнулла бабасы турында сөйләми, шунлыктан аның турындагы истәлекләрне оныгы А. Расих берәмтекләп үзе жыя Бәхеткә күрә. Зәйнулла ишан турында бик күп истәлекләр сакланган икән Бу үле үк аның халык өчен эшләгәнлеген раслаучы дәлил булып юра Истәлекләрнең гөрле характердагылары бар һәм бу аңлашыла, чөнки дөньяда вөҗданын кушканча яшәсәң, барлык кешегә дә ярау мөмкин түгел
1917 елда «Вакыт» типографиясендә «Шәех Зәйнулла хәзрәтнең тәрҗемәи хәле» исемле 105 бит лек китап басыла. Ул Зәйнулла хәзрәтнен вафатыннан соң бик аШЫТыч рәвештә чыгарыла Китапны чыгаручы, аңа кереш сүз язучы кеше
Ү
танылган галим, тарихчы Ризаэтдин Фәхретдин. Китапнын сүз башында ул «Русия мөселманнарының олуг адәмнәреннән вә файдалы Хадимнәреннән булган шәех Зәйнулла хәзрәтләре» турында олылап яза
Әсәрдә Зәйнулла Хәбибулла улының чыгышы белән башкорт Куакан ыруыннан булуы. 1833 елда Троицк өязе. Тунгатор волосте. Шәрип авылында тууы әйтелә Зәйнулла кечкенәдән үк белем алуга бөтен күңелен сала һәм бу омтылыш аны гомере буе озата бара. Зәйнулла ишанга төрмә-сөргеннәрне дә күрергә туры килә Ул анда да. булдыра алганча, белемен арттыру өчен туктаусыз эшли. Күп истәлекләр аның тормыштан хәбәрдар булуы һәм файдалы яңалыкларга каршы килмәве турында сөйлиләр «Вакыт»! а (№ 2171): «Зәйнулла хәзрәт эчке Россиядәге мәшһүр затларның иң олысы һәм абруйлысы. Гасырыбыз анын кадәр мәшһүр һәм абруйлы зат күрмәгәндер диелсә, ялгыш булмастыр Троицкидагы Зәйнулла хәзрәт эчке Россиядә иң мәшһүр вә иң атаклылардандыр Заманында аның сүзе һәркемгә закон — шәригать иде Вөҗданы ни кушса, шуны ачыктан- ачык сөйләде вә язып таратты».— дип языла. Гади халык аның кин күңелле булуы, авыруларны (хәтта акылына зыян килгәннәрне) дәвалавы. Тибет медицинасы серләрен яхшы белүе, кешегә кулдан килгәнчә ярдәм итүе турында сөйли.
Күпсанлы истәлекләр белән танышкач. Зәйнулла ишанның оныгы Атилла Расих шундый нәтиҗә ясый: «Мин хәзер Зәйнулла бабамның прогрессив карашлы. халыкка хезмәт итү юлыннан барган бер шәхес булуын аңлыйм Хәер, бер мин генә түгел. Башкортстан галимнәре дә анын нәкъ шундый кеше булуын таныйлар. «Совет Башкортстаны» газетасының 1986 елгы бер санында алар нәкъ шул хакта язып чыктылар».
А. Расихның әтисе — Кадыйр абзый шушы мәшһүр Зәйнулла хәзрәтнең уртанчы улы булган икән. Ул, мәдрәсәдә белем алганнан сон. Истанбулда өч ел укып, төрек гимназиясен тәмамлый. Имамлык аша да халыкка хезмәт итеп була дигән тәрбия ала. «Хаталары өчен тормыш тарафыннан рәхимсез рәвештә кыйналган бер кеше».— дип яза автор анын турында Үзе яшәгән җәмгыять тарафыннан аяусыз кыйналса да. мин исә ул хаталарны Кадыйр абзыйныкы дип әйтмәс идем, чөнки аңа бер җәмгыятьтә тәрбия, белем алып, бөтенләй икенче җәмгыятьтә яшәргә туры килә.
Әтисенең мулла булып торуы аркасында Атилла ага гаиләсенә соңрак күп җәфалар күрергә туры килә. Кадыйр абзый Троицкида чыга торган «Вперед» газетасының 1928 елгы бер санында «Мулла порвал с религей» дигән кечкенә мәкаләсендә һәм 1930 ел башында «Фән һәм дин» журналында басылып чыккан «Соңга калган бер тавыш» мәкаләсендә ни өчен муллалыгын ташлавы һәм моның сәбәпләре турында язып чыкса да, Атилланың укуы уңай хәл ителми, әнисе үзе теләгән эшкә урнаша алмый, үзе дә эш эзләп ерак җирләргә китәргә мәҗбүр була. «Әмма кем белә, әтинең бу эше аркасында минем хафалы юллар узуым бәлки файдага да киткәндер? Бәлки шул сикәләтле юллар гына мине кеше, әдип иткәндер?» дип уйлана автор.
Төрле авырлыклар белән Атилла мәктәпне тәмамлый. Токарь һөнәре алып эшкә үрнашкач та укыйсы килү теләге сүнми. Үзенең чыгышын яшереп, авыл хуҗалыгы институтында тугыз ай гына укып кала, институттан чыгаралар Озак уйланганнан соң. тагын бер тапкыр бәхетне сынап карау өчен, дөреслек эзләп, Мәскәүгә юл тота Мәскәү урамнарында, тилмереп, язмышын хәл итүләрен ' көтеп йөргән авыр көннәрдә Атилла үзенең ата-бабасы. әннсе һәм аның нәсел- ыруы турында кабат-кабат искә төшерә, нык уйлана «Башкалар үкыганны нишләп мин укымаска тиеш?!»—дигән нәтиҗәгә килә. «Аның ата-бабасы халыкка яхшылыктан башка берни дә эшләмәгән бит! Әйе. аек акыл белән, бүгенге көн бизмәннәренә салып үлчәсәк, аларның халкы һәм вөҗданнары каршында йөзләре ак. Аларның уй-фикерләре. кылган эш-гамәлләре бары тик ул чорның - социализмның принципларына туры килмәгән, аның кысасына гына сыймаган
Гомумән алганда, әсәрдәге барлык истәлекләр Атилла күңелендә Мәскәү урамнарында каңгырап йөргәндә җанлана. «Ишан оныгы» романының сюжеты да шул композицион җирлеккә корылган.
Зур авырлыклар белән, үзенең тырышлыгы һәм сәләте аркасында Атилла югары белем алуга ирешә Ләкин бу әле тормышта барлык ишекләр дә ачык дигән сүз түгел, чөнки җәмгыять һәм аның кануннары һаман да катгый
Атилла институттан чыгарылган елны әнисенә дә институтта укырга рөхсәт ителми Шулай да соңыннан, укырга мөмкинлек булгач, әнисе инстнтхтның татар теле һәм әдәбиягы бүлеген язучы Абдулла Әхмәт. Шәйхи Маннурлар белән бергә уңышлы тәмамлый. Әтисе Кадыйр абзый да һаман белемен арттыр\ өстендә эшли «Гаиләбезнең укуга булган мөнәсәбәтен һәм шул юлдагы кичерешләрне
күз алдымнан уздырам да. ирексездән үзебезне кыяларга үрмәләүче альпинистлар белән чагыштырасым килә Мең төрле газап-жәфалар чигеп булса да. уку. белем алу иң олы максат итеп куелган».- ди А Расих Язучының әсәрен башта ни өчен «Альпинистлар» дип атавы менә шуннан аңлашыла инде
А. Расихның рухи тормышында әнисе аеруча зур урын били «Ишан оныгы» әсәре анын көндәлек хатирәләре белән аеруча җанланып китә. Шул уңайдан, билгеле бер дәрәжәдә, ул яшәгән дәвернең иҗтимагый һәм рухи атмосферасы да чагыла. Без бу татар хатыны тормышында булган әһәмиятле вакыйгалар, ул үзе генә тойган хисләр, кичерешләр белән танышабыз, анын серле һәм бай күңел дөньясы белән яшибез Анын белән бергә шатланабыз, кайгырабыз, чөнки әсәрне уку барышында ул безнең көтеп алынган якын сердәшчебезгә әйләнә
Әсәрдән күренгәнчә. Зәйтүнә ханым нинди генә авырлыклар килсә дә. курыкмыйча җиңә белә. Халык дошманы хатыны санап, укытучылык эшеннән чыгарсалар да. ул коелып төшми, ничек кенә булса да авырлыклардан чыгу юлын эзли Шәһәрдән авылга күчеп китеп, балалар укыта, жәмәгать эшләрендә актив катнаша. күңелен төшерми
Зәйтүнә ханым яшьлегендә Буби мәдрәсәсендә укый Соңыннан. Троицкида кызлар мәктәбендә укыту белән бергә. Гыйбад Алпаровтан дәресләр ала Кияүгә чыгу да белемгә омтылышына киртә була алмый Хаж сәяхәте вакытында да ул Истанбулда алдынгы мәктәпләр белән таныша, андагы уку программаларын, укыту ысулларын үзе барып өйрәнеп йөри Бу эштә аңа ул заманда Истанбулда яшәгән зыялы милләттәшебез Йосыф Акчура ярдәм итә. Хаж сәяхәте вакытында да укуын дәвам иттерү Зәйтүнә ханымның ин беренче максаты булып кала, хәтта акча җитмәүчелек тө бу эшкә комачаульгй алмый
Беренче Бөтендөнья сугышының хаж сәяхәте вакытына туры килүе алар өчен өстәмә кыенлыклар тудыра. Берничек тә туган илгә кайту мөмкинлеге юк. Тора-бара ашау-эчү яклары авырая, торак өчен дә түләргә кирәк, чит илдә булсалар да, әтисен солдатка алабыз, дип торалар
Роман-истәлек буларак. Зәйтүнә Мәүлүдованын Габдулла Тукай белән үзара мөнәсәбәтләре сурәтләнгән урыннарны аеруча күңел биреп укыйсың Вакыйгалар Фатих Әмирхан. Габдулла Кариев. Вафа Бәхтияров һәм башка тарихи шәхесләр белән бәйләнештә бирелә. «Тукайның әниемә булган мәхәббәте кайнар, серле һәм яшерен була», диелә әсәрдә. «Кызык гыйшык» шигырендә Г Тукай моны үзе дә яза:
Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам - Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам
Шулай ук Зәйтүнәгә атап язылган икенче бер шигырендә («...гә»):
Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген;
Ул шуңар да шатлана бит чын җүл.эр түгел диген'
дип, үзенә-үзе гаҗәпләнә. Әйе. Тукаебыз чынлап сөйгән, янган, яшерен генә шатланган. Аның тормышында, һичшиксез. Зәйтүнә якты эз калдырган, шулай булмаса аңа атап шундый шигырьләр язар идеме1’
Зәйтүнә ханым да шагыйрьне гомере буе йөрәгендә саклый Аның бүлмәсендә Тукайның моңсу, уйчан портреты яшьлек елларының якты истәлеге булып эленеп тора Шунда ук. стенаның каршы ягында. Зәйтүнә туташ портреты, аның нурлы йөзендә яшьлек дәрте балкый Күпме гомерләр үтсә дә. алар әле дә бер-берсенең күзләренә карап, әйтерсең лә мәңгелек очрашуга юл эзлиләр
Г Тукайның үлемен Зәйтүнә бик авыр кичерә, анын көндәлегендәге юллар да шул турыда ачык сөйли Тукайның иртә үлеме халкыбыз өчен авыр кайгы, әдәбиятыбыз өчен зур югалту булды. Шулай да. романны укып. Тукай өчен шатландым, үлгәннән соң каберең янында коръән укырлык сөйгәнең булу үзе зур бәхет бит! Тукаебыз, без уйлаганча ук. бәхетсез булмаган икән яшерен булса да сөйгән, бик аз булса да. сөелгән...
«Ишан оныгы» әсәрендә язучы тарихи шәхесләргә шактый урын биргән А Расих аларнын күбесен үзе күреп белә, алар турында үз фикерен әйтә.
1924 елда Казанда җырчы Әлмөхәммәдев. композитор Солтан Габәши белән очрашулар авторның аеруча исендә кала Чөнки заманында яшь Атилла музыка белән мавыга (Ул ә te үзәкләрне езәрлек итеп скрипкада уйный .4 Расих. > \гыш истәлеге итеп. Германиядән скрипка а/ып кайткан Бу турыда автор «Кәгазьдәге- tap һәм хәтердәге tap» романында искә аш > Ә инде Атилла аганың мандолинада уйнап моңлы «Рәйхан»ны җырлавы каткан күңелләрне дә йомшартып җибәр.»
Әсәрдә дин галиме, заманында Тукайның якыннарыннан булган Муса Бигиев турында да язылган Бу шәхес— 1910 елларда Петербургта мулла булып торган кеше. «Муса Бигиевне мулла дип атаудан элегрәк, интеллигент дип әйтергә мөмкин булыр иде»,— дип. нәтиҗә ясый автор.
Татар дөньясының абруйлы кешеләреннән Габдрахман ага Әхмәрев тә искә алына. Ул революциягә кадәр кызлар мәктәбе ачкан, җәмәгать эшләрендә бик актив катнашкан, милләтне күтәрүдә зур тырышлык күрсәтеп йөргән зыялыларның берсе. Аның улы — рәссам Чыңгыз Әхмәревне кемнәр генә белми!
А Расихның «Ишан оныгы» әсәрен укыгач, шул ачык аңлашыла: чыннан да, Зәйнулла ишан үз оныгына бик күп байлык, зур мирас калдырган икән. Болар — гомер буе белемгә омтылу хисе, халкына мәгърифәт өстәү, аның киләчәге өчен янып яшәү. Шушы юлдагы каршылыклар белән көрәшә-көрәшә. Атилла Расих тормышта үзенең лаеклы урынын тапкан, күренекле әдип булып җитешкән. Әйе. ул чын мәгънәсендә Зәйнулла ишанның лаеклы оныгы
Тормыш төбенә төшеп юкка чыгудан Рәсүлевләрне хакыйкать эзләү, тормышны ярату, чын кеше булып яшәү өчен көрәш, нык ихтыяр көче, аң-белемгә булган көчле омтылыш коткарып кала. Ә бит ул елларда күпме күренекле шәхесләр өметсезлеккә бирелеп, тормышта үзләренең урыннарын ала алмыйча, рухи яктан сындырылды, физик яктан күпләп юк ителделәр. «Безне бетерергә теләү безне исән калдырды», дип сөйләгән үзенең бер нотыгында татарның күренекле журналисты Фатих Кәрими. һәм бу дөреслек тарих тарафыннан расланды да.
А. Расих иҗатын әлеге автобио! рафик әсәрләреннән башка тулаем аңлау кыен булыр иде Чөнки әдипнең балалык елларын үз эченә алган әсәре юк иде Ә язучының балачагы гади генә үтмәгән, безнен өчен, киләчәк буыннар өчен кыйммәтле хатирәләргә бай булган икән Ничек бай булмасын, тууын да Истан- булның үзендә туа бит ул! Кендек әби вазифасын Расиха ханым башкара. Язучыбыз үзенең Расих дигән әдәби исемен Расиха ханымга олы хөрмәте йөзеннән алган икән. Расих исеме мәгънәле дә: гарәп телендә төпле, ныклы, җитди дигәнне аңлата А. Расих бу исемне тулысынча аклады Төпле акылы, нык характеры, җитди иҗаты белән бик күп укучыларыбызнын олы мәхәббәтен яулады.
А Расихның «Елларны чигерсәм» трилогиясенең икенче китабы «Кәгазь- дәгеләр һәм хәтердәгеләр» дип исемләнгән. Исеме үк әйтеп торганча, ул кәгазьгә язылгыннардан һәм хәтергә уелганнардан гыйбарәт.
«Яшьлегем хатирәләре булып миндә йөз дә егерме җиде солдат хаты саклана... Ул хатлар минем өчен бик. бик кадерле. Шул өчпочмаклы хатларны кулыма алган саен, узган тормыш юлымның иң хәтәр, иң сикәлтәле һәм дәртле чорын күз алдыма китереп бастырам һәм шунда ук бу хатларны саклаган кешегә рәхмәтләр укыйм»,—ди автор. Армиягә алынган көннәреннән алып. Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы Казанга, әти-әнисенә язган хатларны А Расихның әнисе Зәйтүнә ханым кадерләп саклаган Аларнын барысыннан да әнисенә тирән ихтирам. ярату сизелеп тора. Хат саен кабатлана бу шулай да укучыны ялыктырмый. киресенчә, укыган саен ана белән улы арасында булган олы мәхәббәт, тирән хөрмәткә сокланасың гына.
Әсәрдә язучы 127 хатның яртысыннан азрагын гына файдаланган, әмма аларның бирелгән кадәресе дә байтак вакыйгаларны күз алдына бастыра.
1938 елның көзендә Атилла Казан ветеринария институтының зоотехника факультетын тәмамлый. Үз теләге белән Дагыстан якларына китеп тә бара Андагы гажәсп матур табигать егетне әсир итә Шунда жиде ай тырышып хезмәт итсә дә. ул эшләгән оешманың яшь белгечне торыр урын белән тәэмин итә алмауларын ачыклагач, Мәскәү аны Казанга республиканың жир эшләре комиссариатына белгеч итеп җибәрә.
Озакламый Финляндия белән Россия арасында сугыш башлана, Атилла үзе теләп армиягә китә Куйбышев өлкәсенең Кузнецк шәһәрчегенә килеп эләгә «Бу атаклы, заманында татар байлары белән дан казанган, халкыбызга Шамил Усманов кебек гүзәл шәхесләрне бүләк иткән бер кала», дип яза автор Атилла әдәбият белән кызыксынуын дәвам итә. Кавказдан кайткач, өч-дүрт хикәясен «Совет әдәбияты» журналына тәкъдим итүен, бу хикәяләр турында Татарстан Язучылар союзының җитәкчесе Муса Җәлилнең бер чыгышында мактап сүз әйтүен Атилла эчке бер куаныч белән искә ала.
Әнисенә язган хатларында Атилла әдәбиятка, татар язучыларына, шагыйрьләренә кагылышлы сорауларны күп яудыра. Бу гаҗәп түгел. Зәйтүнә ханым үзе дә татар әдәбияты белән кызыксынучы югары белемле укытучы. Кирәкле газета- журналларны, әдәби әсәрләргә рецензияләрне дә Атиллага әнисе почта аша
җибәреп тора. Шулай итеп, әдәбият өлкәсендә дә алар бер-берсен яхшы аклыйлар.
Әдәбиятмын сихри көче Атилланы үзенә һаман ныграк тарта. 1940 елның 20 августында язган хатында ул «Каһәр төшкән тел» сатнрик хикәясенең караламасын төгәлләп килүе турында хәбәр итә. Мәгълүм булганча. 1940 елларда сатира татар әдәбияты өчен сирәк күренеш. Ул вакыттагы проза күбрәк чынбарлыкны раслау — тормышыбызны мактау дигән караштан чыгып эш итә иде Хәзер аңлашыла: бу социализмны халыкара пропагандалау өчен кирәк булган «Минем карашымча, әдәбият иң беренче чиратта үз халкың өчен иҗат ителә. Шулай уйлап, мин язылачак хикәядә тормышыбызның күләгәле якларын, безнең алга барышыбызга комачаулый юрган якларын сатира утында көйдерергә булдым», ди автор. Әдәби тәнкыйтьнең бу әсәргә кара га нинди карашта буласын алдан ук белсә дә, Атилла эшен туктатмый Ниһаять. «Каһәр төшкән тел»не автор «Совет әдәбияты» редакциясенә жибәрә. Кави Нәҗми әсәргә карата уңай фикердә була. Афзал Шамов исә: «Бездә сатира булырга тиеш түгел!»—дип. кискен каршы чыга. Шулай итеп, әсәрне хәзергә басарга яраклы түгел, дип табалар. Бу инде Атилла өчен әдәбият, аның җәмгыятьтәге урыны, әһәмияте, нинди булырга тиешлеге турында өзлексез уйланыр! а, ганылг ан тәнкыйтьчеләрнең әсәрләрен яхшылап укып анализларга бер этәргеч була. Алгарак китеп шуны әйтергә кирәк «Каһәр төшкән тел» сатирик хикәясе күп еллардан соң, язучы сугышлардан әйләнеп кайткач, нигезе үзтәрмәсә дә. яна редакциядә тагар һәм урыс телләрендә дөнья күрә. Әсәр әле бүгенге көн’-э дә үзенең актуальлеген югалтмаган
Тиздән, хәрби хезмәтне төгәлләп өйләргә кайтабыз, дип шатланып йөргәндә, Германиянең сугыш башлавы гурында хәбәр ишетелә. Барлык уйланган ниятләр җимерелә, алга яна бурычлар килеп баса. Сугыш җилләре А Расихны да үзенә бөтереп ала
«Совет әдәбияты» журналының кайсыдыр бер санын укыганда А. Расих яшь ягучы Габдрахман Әпсәләмовньш госпитальдә язган истәлекләре белән таныша Г Әпсәләмовны күреп белми Ләкин аның фронттагы кичерешләрен укыт аннан соң. Габдрахманны бик якын итә башлый Тиздән А Расих аның белән бәйләнешкә керә. Алар даими рәвештә хатлар язынтып торалар
Бер жай чыгып Казанга кайту белән Бауман урамына, матбугат йортына ашыга Атилла. Ул анда Гази Кашшаф. Әнәс Камал белән таныша. Абдулла Гомәр. Фатих Хөсни, Кави Нәҗмиләр белән очраша Ф Хосни аны үз туганыдай каршы ала, алар шуннан дус булып калалар Шул кайтуда А Расихны Язучылар берлегенә әгъза итеп тә алалар, билет тапшыралар «Ул билет миндә әле дә бер истәлек буларак саклана Идарә утырышының рәисе Таҗи Гыйззәт иде. Минем иҗатым турында Гази Кашшаф сөйләде», дип искә ала автор.
Сугыш чоры хатлары һәм истәлекләре А Расих хезмәт иткән армиянең югалтулары, җиңүләре гурында да сөйли Ләкин алга таба авторның хатларында җиңүгә ышаныч өстенлек ала. Шунда ук ул әти-әнисенең авыруларына да борчыла. үзенчә ярдәм и торт ә тырыша 1943 елның 8 декабрендә япан хатында «Шат күңелле Галләметдин» дигән көлке хикәя өстендә эшләве турында хәбәр итә. Авыр фронт шартларында, ял һәм йокы хисабына А Расих әсәрләр язуын туктатмый Ул үзенең иҗат эше белән шөгыльләнүенең серләрен ачып болай яза «Бу шундый бер эш инде Бик татлы да. авыр да Аның файдалы ягы шунда үзеңнең җаваплы зур эш башкаруың шатландыра һәм сине тормыш ваклык- ларыннан өстен торырга өйрәтә»
«Фронт хакыйкате» газетасы тагар язучылары белән фронтта очрашу үткәрә. Анда яшь драматург Гамир Насырый, шагыйрь Шәрәф Мөдәррис. «Фронт хакыйкате» газетасының редактор урынбасары Гани Гыйльманов. дивизия газетасында хезмәт итүче Хатип Госман, шагыйрь Нур Гайсин, журналист Габдулла Әхмәдиев һәм Атилла Расих катнашалар Фронт штабыннан килгән бер татар майоры исә Үзәк Комитетның Нәкый Исәнбәт җыеп бастырган «Идегәй» эпосы турындагы карарын укый, гомумән, эпосның халык өчен зарарлы булуы гурында сөйли Бу инде шул чордагы матур әдәбиятның иҗат мөмкинлекләрен чикләү, сәяси идеолог ик карашларны көчләп татуның бер мисалы була Аннан соң әдәбият турында сөйләшәләр. А Расихның «Сатынылтагг мәхәббәт» исемле хикәясен озаклап тикшерәләр Шушы очрашу дан сон 111 Мөдәррис белән А Расих тат ын да якынаялар, хатлар алыша башлыйлар Ш Мөдәррис җибәргән дүрт-бишләп хат А Расихта әле да булса саклана
Шул елларда «Совет әдәбияты» журналында А Расихның «Сагынылган мәхәббәт» хикәясенә карата Латыйф Җәләйнсн тәнкыйть мәкаләсе чыга
А Расих ул вакытта Латыйф Җәләйнең мәкаләсен, үзе әйтмешли, «ифрат авыр кичерә» «Әйтергә кирәк, әгәр ул бүген басылган һәм минем тарафтан бүген укылган булса, мин тәнкыйтьчегә әз генә дә үпкәләмәгән булыр идем», дип искә ала хәзер язучы.
1944 слнын 18 сентябрендә язылган хатында А Расих Польша җиренә килеп җитүләре турында хәбәр итә. Истәлекләрендә Польшаның Круле атлы бик фәкыйрь, әмма зур бер авылында яшәүләрен яза Шушы авылда үзенең «Бәхет орлыклары» исемле маҗаралы повестын иҗат итә башлый ул.
А. Расих, язучы буларак, солдатларның чит илдә үз-үзләрен тотуларына игътибар итә: «Безнең солдатлар ул шәһәрләрне узганда буш. хуҗасыз өйләргә кереп, кирәк дип табылган әйберләр күрсәләр, алып чыгудан тартынмыйлар...»
Әйе, чынбарлык газеталар язганча алсу төсләрдән генә тормый шул Әнә бер белорус егете ундүрт яшьлек немец кызын кочләве белән мактана. Иптәшләренең нәфрәтен сизгәч, ул немецларның аны өйсез калдыруын, яндыруын әйтеп, акланырга тели. Тагын бер шофер солдат, әсирлеккә бирелергә дип. куаклыктан чыккан немец солдатлары төркеменә үзәнен машинасын борып җибәрүен һәм байтак кына дошман солдатын таптатып үтерүен әйтә. Бу солдат та кылган эшен, дошман кулыннан һәлак булган гаиләм өчен үч алдым, дип аңлата Кайбер солдатлар, командирларының катгый боерыкларына карамастан, агулы агач спирты эчеп, юктан күзләрен бозалар. Бөтенләй сукыр калганнары да була.. Билгеле булганча, сугыш чорының мондый тискәре күренешләре турында безнең әдәбиягта язылмады Совет солдаты батыр һәм матур итеп кенә күрсәтелде.
Безнең әдәбиятта эпистоляр жанрдагы әсәрләр бик сирәк күренә Ләкин алар укучыны җәлеп итә, анын күңел түренә үтеп керә. А. Расихның «Кәгазь- дәгеләр һәм хәтердәгеләр» әсәре дә безнең күңелләрне яулап алды. Чөнки әсәрдә уйлап чыгарылган геройлар, вакыйгалар юк, роман-истәлек бу ягы белән документаль әсәргә тартым Аннан соң А. Расихның хатлары, үзе кебек, мәрхәмәтле. мәгънәле, җитди, эчкерсез. Истәлекләре шатлыклы, кайгылы, тетрәндергеч һәм шул ук вакытта гыйбрәтле дә. Әсәрдәге хатлар, истәлекләр—чынбарлыкның бер өлеше генә. Ә аларның язылмаганнары һәм онытылганнары күпмедер0!
«Елларны чигерсәм» роман-истәлеге әдипнең тормыш һәм иҗаты белән кызыксынучыларның күп төрле сорауларына да шактый тулы җавап бирә. Әсәр автобиографик характерда булса да, шул ук вакытта ул тулы бер буынның әхлакый һәм рухи дөньясын, фикер-карашларын да сурәтли.
Бу әсәр укучыны уйландыра, кешелекнең күп кенә кыйммәтләренә чынбарлык күзлегеннән карарга, кешегә бер генә тапкыр бирелгән гомерне файдасыз уздырмаска, мәрхәмәтле булырга, кешелек бәхете өчен яшәргә чакыра

Реклама