Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак бүре

Урмандамы, кырдамы, Шигырьдәме, җырдамы — Кырдык кына бүрене. ...Соңгы бүре, ак бүре. Үлеме син, тереме?
Төркиләрнең юлдашы. Байрагында кояшы — Бүре башы, син кайда?
Гасырлар чоңгылында Югалдыңмы Кытайда? Таркатып ыруыңны. Туздырып җир-суыңны. Монгол явы кудымы? Муеныңа Чыңгыз хан Чылбыр бәйләп куйдымы?
Мондый җәза-хурлыкка. Кара төндәй коллыкка, Елый-елый түздеңме'.' Әллә зынҗыр-богауны Чәйнәп кенә өздеңме? Тагын яулар калыкты. Алар сиңа каныкты. Буйсынмас рухын күреп. Соңгы бүре, ак бүре. Каршыма кил йөгереп.
Афәттән йолып алыйм. Иркәләп, сыйлап калыйм. Юк, тарих кире какты.

Баллада
Таркалып төште беркөн Төркиләр каганаты . Килде Явыз Иван да. Сүнде илдә иман да — Коелды кан, коелды. Соңгы бүре. Ак бүре. Күзең кайчан йомылды?
Йөрәктә әрни яра: Таркалу һаман бара. Әгәр дә булсан гере. Үз илеңә кайт кире. Соңгы бүре. Ак бүре!
1991
Кремльдә — тарих дәресе
Әйтче, әни. безнен Катай Кремлен кемнәр төзегән?
Аны. балам. Явыз Иван
Салдырган татар сөягеннән
AIM белән бала сойләшүеннән.
Ни өйрәндек, нәрсә белдек
Без iapnx дәресеннән?
Бер җиңелгән гел җиңелә
Куркаклык канга сеңгән.
Җиңелгәнне хурлау җиңел.
Безне дә хурладылар.
Күзне куркып ачалмагач.
Тарихны урладылар
Үзләренә ничек кулай.
Язылды тарих шулай
Урладылар хә герне дә
Барсы да килгәч уңай.
һаман урлый һаман туймый.
һаман да әзсенгәне
Урламакчы ахыр телне
Иң соңгы хәзинәне
Бер җиңелгән гел җиңелә -
Бу инде канга сеңгән...
Тарихымны эзләп йөрим
Урланган дәресемнән
Кем тергезер тарих утын?
Урланган хәрефләре
...Казанның нәкъ йөрәгендә — Хәнҗәрдәй алтын тәре.
1990
Мин керермен янган утка. Сине аралап.
Ялкын теле алса әгәр Ялмап-яралап.
Күрәләтә утка керү — Сирәкләр эше.
Утсыз гына гомер кичә Җирдә күп кеше.
Утлы юллар билгелидер Гомер агышын.
Янар таулар түбәсенә Менеп барышым. .
Тарта күрмә җиң очымнан Аска өстерәп.
Йөрәк кенә таулардан да Яна көчлерәк.
Алар минем йөрәгемнән Алыр җыр отып.
Янар таулар, янар алар Сине җылытып.
1991
Бар итүчем, яратучым
Бар итүчем, яратучым.
Уемда Син гомер-бакый.
Синнән килгән тиңсез бүләк — Мәхәббәтем ишек шакый.
Күрсен җиһан, күрсен галәм — Ишегемне ачам иркен. Мәхәббәттә яна белү — Синнән күчкән бөек иркем.
Бар итүчем, яратучым.
Синең чиксез кодрәтеңчә. Дәвамчыма сулыш өреп. Җаным булып каным күчә.
Күрсен галәм: күрсен җиһан — Ишек ачып улым көтә. Синнән килгән бөек кодрәт — Мәхәббәтем дәвам итә
Исемеңне һәр иртәдә Тел очымда яңартырмын. Минем бөек яратучым! Гомер-бакый яратырмын!
1991.
Көзге өрәңге яфраг ына карап язылган шигырь
Карурманда адашмаска Бездән дә өйрәнерләр. Көзге шәфәкъ сүнү белән Кабына өрәңгеләр.
Өрәңгенең һәр яфрагы Кояшның керфегедер Шәфәкъ сүнгәч яна белү Гомернең бер середер
Мин дә бер көн өрәңгеләр Яфрагы ябынырмын...
Кичке шәфәкъ сүнгән булыр Яңадан кабынырмын
1989.
Раббы м
Сонет
Синең хакта нидер сөйләү гөнаһтыр һай. Мин колыңны кичер, берүк, йа Раббым. Җирне-күкнс. утны-суны яраткандай. Тиңнәр гиңе иген мине яраттың.
Килгәннәргә дөнья якгы. дөнья иркен. Юктыр урын хөсетлеккә, тарлыкка Ләкин кемдер синнән үзен куя өстен. Син аны да, Раббым. зинһар ярлыка
Ялгышлардан азат түгел адәм заты. Гөнаһ кыла, гашыйк була шагыйрь халкы. Дөрләп яна сөю угы. ялкында.
Йөзләремә яга күрмә кара корым. Яным калыйм дөньялыкта — шуны сорыйм. Мин тезләнеп, Раббым, синең алдыңда!
1993.
Тарихчы
Равил Фәхретдиновка
Күрәзәче өчен хаҗәтме соң Куна-төнә яту архивта? Юраса да сиңа матур язмыш, Катнашы юк аның тарихта.
Йолдызлардан ерак тарих юлы. Тарих юлы чумган тузанга. Күрәзәче күркәм язмыш юрый Уч тутырып көмеш сузганга.
Күрәзәче өчен көмеш барда Нигә хаҗәт Алтын Урдалар? Язмыш юлын кан-яшь югангамы Тарихчылар сирәк туалар.
Күрәзәче юрый киләчәкне. Кичәгедә аның эше юк.
Йолдыз теле белән сөйләшсә дә Ил тарихын язар көче юк.
Кичәге көн архив тузанында. Кичәге көн һаман өркетә.
Әй, тарихчы! Әйтче чын дөресен: Киләчәктә безне ни көтә?
1993.
Дүртьюллыклар
I
Кеше үлгәч, җаны кая китә? Югаламы эреп бер эзсез? Тере чакта моны кем дә белми. Үлгәч кенә бары белерсез.
11
Яз җитүгә җирдә гөлләр калка Гөлләр белән тула һәр тараф. Кеше үлгәч җаны гөлгә күчә Булма, берүк, гөлгә битараф
111
Картайсаң да үзең, җан картаймый Бу сүзләрне бик еш ишетәм Җаным күккә очар. Соңгы тапкыр Чыккан чакта гәүдәм ишектән.
IV
Бер күбәләк кунган тәрәзәмә Иреккәдер тели чыгарга.
Аңлыйм аны: ул ла кемдер җаны Кеше җаны тиеш очарга!
1989.
Пәйгамбәрлек
Мин ачасы йолдызлар Күнгән инде ачылган Мин җыясы чәчәкләр Печән итеп чабылган.
Йолдызларга үч итеп.
Сызгырыйммы ачудан9
Ялгышасын, абый. дип. Җилләр тартты чабудан.
Буран булып, кар булып, Җи I меш а г та җилдердек Син ачасы йолдыздан Сиңа сәлам китердек.
Ул йолдыз йөрәгеңдә. Җанында балкып туган.
Чәчрәп очты очкыннар Җитмеш ат тоягыннан.
Сызгыру кем өчен сер. Кем өчен хәбәрләрлек? Җилләрг ә дә хас икән Шигъри бер пәйгамбәрлек.
1990.