Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ДӨРЕСЛЕГЕ


Көн артыннан көн, сл артыннан ел узып тора Кайчандыр «көн кадагы» дип саналган проблемалар үткән тарих дәфтәреннән урын ала да. безне йә елмаерга, йә моңаерга мәҗбүр итә. Әдәбият дөнья-сында да шулай бу Күптәнме әле без. партия кушканча, социалистик реализм әдәбияты геройларының камиллеге өчен ихлас күңелдән бәхәсләшә идек. Аларны «тулы канлы» итәргә тырышып. «сулыш алсыннар» дип, төннек- ләрне ачарга тәкъдим итә идек Имеш, шулай итсәк, барысы да әйбәт булачак Ачкаладык та бугай әле. Әмма әсәр-ләрдәге геройларыбыз тумыштан нинди булсалар, шундый булып калдылар. Ләкин, ничек булуларына карамастан, бу геройлар да — безнекеләр, мондый әдәбият тә — безнең халык мирасы
Хәер, һәр чорның, һәр дәвернең үзенә хас сәнгате, әдәбияты булу закончалыгы нишләп әле социализм чорын бәяләгәндә исәпкә алынмаска тиеш ди91 Бу чор әдәбияты да тарихка үзенә генә хас билгеләре, үз казанышлары белән, үз идеология концепциясе һәм принциплары белән кереп калды. Бүген алар кемнәргәдер гаҗәп булып күренергә мөмкин, кемнәрдер аларны пыр туздырып тәнкыйтьләр. Анысы — алар эше Яңалыкның үз элгәргесен шулай инкарь итеп килүе табигый хәл Әмма яңа заман әдәбиятының үзенең дә әлеге китеп баручы казанышларга таянып эш башкарачагын, еллар үтеп үзе дә шулай тарихи мираска әвереләчәген истән чыгармыйк Кыскасы, тарих чылбырының алкалары, дөресрәге спираль «алкалары» өзлексез алар.
Күп гасырларны иңләгән әдәбия-тыбызның үсеш-үзгәреш процессларын аңлау өчен, аның төрле этаплардагы, чорлардагы халәтен белү зарур Тик аерым чорлар эзлекле һәм тирән өйрәнелгәндә генә гомумәдәбият тарихы фәнни тирән яктыртылырга мөмкин Бу яктан караганда социалистик реализм әдәбиятын кыерсытылган дип әйтеп булмый. Үз заманының әдәбият белеме дә, тәнкыйте дә соцреализмга игътибарсыз булмады Дөрес, кайбер жанрлар өлкәсендә әдәби процессны өзлексез күзәтеп, бәяләп баручы галимнәр. тәнкыйтьчеләр азрак булды. Әле шуның өстәвенә, бу өлкәдә тирәнгә керергә теләмәүче һәм керә дә алмаучы тәнкыйтьчеләр дә бар иде. Менә шул якларны исәпкә алганда, бу юнәлештә эзлекле эшләүче профессионалларнын хезмәтләре бүген генә түгел, киләчәктә дә аерым әһәмияткә ия булачак һәм алар игътибар үзәгендә торачак. Минемчә. А. Әхмәдуллинның татар драматургиясенә караган хезмәтләрен нәкъ менә шундый мирас дип санарга мөмкин Бу очракта мин аның «Дөреслеккә ирешү юлында» (1993) дигән мәкаләләр җыентыгына аерым тукталып, кайбер фикерләрем белән уртаклашырга телим.
Шунысы игътибарга лаек, әлеге китапка тупланган хезмәтләрен автор «азмы-күпме үзгәртү»ләр юлына басмаган Бер уйлаганда, хәзерге көн бәяләмәләре шактый ук үзгә бит. «төзәтмәләр» булырга тиеш иде кебек Тик заман дөреслеген саклау һәм аны тулы бер эзлеклелектә бирү китапның кыйм-мәтен күтәрә. «Ул заманда драматургия белән театр нинди булган9» дигән сорауга да бу китапта әтрафлы җаваплар бар Бер үк вакытта «татар тәнкыйте бу өлкәдә нинди карашлар үткәргән. нинди роль уйнаган?» дигән сорауларга да биредә җавап табарга мөмкин
Җыйнап әйткәндә, шунысы ачык: профессор А Әхмәдуллинның соңгы ун елда язган әдәбият һәм театр сәнгатенә багышланган гыйльми хезмәтләре. тәнкыйть мәкаләләре кергән бу китап авторның үз концепцияләренә турылыклы булып калганын раслыйм. Ана чынбарлык дөреслеген сәнгатьчә оста чагылдыру, уңай башлангычны күрү һәм яклау, яшь талантларга һәм. гомумән, иҗат кешеләренә нгътибар-
К
Китап күзәтү
лы булу, кирәк урында акны ак. караны кара дип ачык әйтү хас.
Китапның икенче мөһим ягы: әлеге басмага тупланган хезмәтләр барысы бергә авторның татар драматургиясе һәм театры турында эзлекле бәян ителгән карашлар системасы булып тора Моны ассызыклап әйтүемнең сәбәбе татар драматургиясенең һәм театрының аерым чорларын яктыртуга багышлаш ан очерклар, мәкаләләр булуга карамастан, бездә ул чорларны үзара бәйләнештә караган зур хезмәтләр юк диярлек Бу китап исә авторның моңа кадәр дөнья күргән һәм элекке чорларга караган монографик хезмәтләренең бер өлеше буларак та кабул ител.» Соңгы ун ел киеренке бәхәсләр. эзләнүләр һәм. ниһаять, җитди үзгәрешләр дәвере булганга, авторның бу эше актуаль проблемаларга мөнәсәбәтле
Авторның әдәбият һәм театр сәнгате турындагы үзәк проблемаларга кагылышлы җитди анализлары бай фактик материалга нигезләнгән Китапта X Вахит. Ill Хөсәенов. А Гыйләҗев. Т Миңнуллин. Ю Эминов. И Юзеев кебек каләм осталарының нечкәләп эшләнгән иҗат портретлары бирелү дә шул турыда сөйли Әй гергә кирәк, әлеге драматургларның иҗатын даими күзәтеп баручы буларак. А Әхмәдуллин- ның алар турындагы бәяләмәләре гадел һәм төпле.
Иҗат портретлары ук булмасалар да. китапта башка драматургларга да «тәрәзәләр» ачылган Алардан Р Ба- тулла. Р Хәмид. Ф Садриев. Ә Гаф- фар. Р Мингалим. К) Сафиуллин. М Маликова. Ф Яруллин. Ф Бәйрә- мона кебек галантлы авторлар иҗаты турындагы күзәтүләрне атап әйтергә була Бу яктан авторның әдәби ел йомгакларында һәм Татарстан язучылары- ның XI съездында укыган докладлары аерым игътибарга лаек.
Китапта «Драматургиябез тари-хыннан» дигән тагын бер зур гына бүлек бар Биредә татар драматургиясендә! с мәг ърифәтчелек традицияләре.
Г Камал. Г Исхакый. Ф Әмирхан. К. Тинчурин. Н Исәнбәт, һ. Такташ. Ф Буриаш. Ш. Усманов драматургияләренең үзенчәлекләре яктыртыла. Бу мәкаләләрдә әлеге әдипләр иҗатының моңарчы ачылмаган якларына игътибар юнәлтелә. яна дәлилләр, документлар китерелә.
А. Г Әхмәдуллин күп кенә спек-такльләргә рецензияләр язып, пьесаларның сәхнәдә яшәешләре турында еш кына беренчеләрдән фикер әйтүче театр тәнкыйтьчесе буларак та мәгълүм Драматурглар, режиссерлар, актерлар мондый рецензияләрне көтеп алалар. Әмма бу китапта андый мәкаләләргә күп урын бирелмәгән Тик «-Октябрьга кадәрге татар театры» китабына язылган рецензия генә урнаштырылган, ана җитди анализ ясалган һәм объектив бәя куелган. Дөрес, танылган режиссерлар 111 Сарымсаков. М Сәлимжанов. күренекле актриса Г Болгарская иҗаты турында һәм «'Зәңгәр шәл»гә. И Илалованың Г Камал театры турындагы китабына рецензияләр. Әлмәт. Минзәлә театрлары репертуарларын анализлауга багышланган мәкаләләр һ. б. булу әлеге хезмәтнең шактый ук театраль эчтәлекле икәнлеген сөйли
Тулаем алганда китап авторның тәнкыйтьче, әдәбиятчы буларак төп ка-рашларын. критерийларын ачык чагылдыра. Дөрес, күпләр кебек А Әхмәдуллин да тоталитар системада формалашкан галим. Шуңа күрә анын ул елларга караган бәяләмәләре дә коммунистлар партиясе таләпләреннән читләшә алмаган. Нык читләшү мөмкин дә түгел шикелле. Әнә шундый шартларда «коры шалтырауларга» бирелмичә. аның үз ш ьтибарын әдәби осталык мәсьәләләренә юнәл i үе. i ому• мкешелек кыйммәтләренә беренчелекне бирүе, кешенең күңел дөньясына и!ынбар таләп итүе болар һәммәсе галиммен ул еллардан.! эшчәнлегенең әһәмиятен билгели