Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРНЫҢ ТУИШЕВЫ


1
Татарда Туишевлар ишле. Сүз — барыбыз да белгән Фәйзулла Туишев турында. Советлар Союзының иркен һәм киң илендә дистәләгән-йөз- ләгән халыкларына исеме һәм сәнгате билгеле булган беренче гармунчыбыз. мөгаен, беренче профессионал артистыбыздыр да әле. шул кешебез хакында мин нибары оч документ тәкъдим итәм. Берсе гармунчы Фәйзул-ланың үз сүзе. Тагын берсе — музыкант, артист, композитор Фәйзулла Туишев эшчәнлегенә бәяләмә.
Өченчесе—сугыштан хат. Адрес иясе — Татарстанның атказанган артисты Фәйзулла Кәбир улы Туишев.
Әллә кайсы якларда үскән-яшәгән төрле халык уллары маэстро-останы күреп, аның гармунда уйнаганын тыңлап, үзе ижат иткән музыкаларын ишетеп беләләр.
Шушы оч документ белән танышкач та Фәйзулла Туишевның татарныкы гына түгел, халыкара атказанган шәхес, музыкант, артист булуына ышанасың. Бу очракта атказанганлык «Халыкара артист» исеменә тәңгәл.
ТАССРнын атказанган артисты Фәйзулла Кәбнр улы Туишевка
Сезгә Кызыл Армияне яратуыгыз эчен, каһарман Кызыл Армиягә багышланган «Ватан» дигән әсәрегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Без сугышчылар, командирлар һәм политработник. гар. Сезгә сәламәтлек һәм Ватаныбыз файдасына һәм аның чәчәк атуы хакына нәтиҗәле хезмәт игүегезне телибез. Сезнең сәнгатегез дошманга каршы көрәштә безнең йөрәкләребезне яна сугышчан батырлыкларга рухландыра. Безнең частьның немец илбасарлары белән 17 ай дәвамында сугышта дошманның җанлы көчләрен һәм техникасын юк итү буенча сугышчан исәбе бар, ул түбәндәгечә:
1Ок ителде: 9 самолет, 96 танк, 19 танкка каршы атучы туп. 7 мина атучы туп. расчетлары белән бергә 26 пулемет, 23 дзот, команда пункты һәм блиндаж. 26 автомашина, 5 туплы артиллерия колоннасы;
Юк ителде һәм таратылды:
10 батальонга якын пехота. 4 взвод автоматчылар;
Бастырылды:
4 артиллерия батареясы. 6 миномет батареясы;
Әсирлеккә алынды: 5 очучы-офнцер.
Немец илбасарлары белән сугышта аерата сугышчан казанышларыбыз өчен частебызның 80 кешесе хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнделәр, шулардай: полковник Вәлиев III нче дәрәҗәле Суворов ордены белән, бер кеше . 1енин ордены белән, өлкән политрук Мурзин, өлкән сержант Шут, кызылармняче Филин Кызыл Байрак ордены белән, гагын 6 сугышчы һәм командир икешәр запкыр бүләкләнде.
Алдагы көннәребездә без кешелекнең явыз дошманы фашизмны гар-мар итүгә бар көчебезне куячакбыз.
Туачак әеәрләрегезиең берсен Суворов ордены кавалеры полковник X. X. Вә- лиевкә багышлап иҗат итүегезне үтенәбез.
Безнең суг ышчан сәламебезне кабул итегез.
Сугышчылар, командирлар һәм полнтрабогннклар исеменнән:
Майор Сусннн
өлкән лейтенант Баранов.
өлкән лейтенант Сумельченко
Т
лейтенант Ухяботин
старшина Фомин.
/ март 1943 ел.
Хәрәкәттәге Кызыл Армия.
Архивта мин фронтовик татарларның, татарстанлыларнын туган татар халкына, татарстанга сугышчан казанышлары хакында хисап биреп язган байтак хатларын укыдым. Ә менә бер генә кеше алдында хисап тотып язылганын берне генә, шушыны 1ына очраттым. Хат шундый фактны раслый карт артист (ул чакга Фәйзулла агага 65 яшь) каһарман полкның дәртле, гайрәтле, моңлы рухына әверелгән бер әгъзасы
Шунысы да кызыклы сугыш кырыннан туган Татарстанга хатлар «Татар халкының фронтовик татарларга хаты» барып ирешкәч, шуңа жавап рәвешендә ява башлый Ә Фәйзулла Туишсвка әлеге хат аңарчы ук җибәрелгән Туган яклардан еракларда михнәт чигеп йөргән татар кешесенә ул тулы бер халык булып гәүдәләнгән!
II
Инде Фәйзулла ТУИШЕВНЫЦ уз сүзенә игътибар итик.
Ярты гасыр гармуннар белән
рты гасыр мин гармуннарда уйныйм, менә шуңа тыңлаучыларым белән кайбер фикерләремне уртаклашасым килә.
Бала һәм үсмер чагымда мина музыкант буларак үсәргә авыр булды Музыкага һәвәслегем ачыла, омтылышым көчәя барган саен иске караш лы динчеләрдән аеруча күп эләкте, музыка белән шөгыльләнүдән алар мине би здерерг ә тырыш г ылар. Әмма музыкага омтылу аларның өркетү - тыюларыннан көчлерәк булып, мин гьгрыша-тырмаша жирдән шытып чыккан кыргый җимеш агачы үсентесе сыман, бәреп чыктым Нәкъ шулай булды, мин кыргый идем, кыргый рәвештә «кыргый» саналган музыка коралы гармунда уйнадым Мин гармунга мондый караш белән килешмәдем, халык арасына киттем, халык эчендә үстем һәм шомардым, ә халык үзенең гармунын ярага
р.т Ф Тутаен (утырган уртада) бер твркем музыкант дуслары fie лан г Фотосур&т дау Ют музей архивыннан а 1ынды)
Я
Гармун «кыргый җанвар» шикелле «үкермәсен» өчен, бәлки жанга ятышлы, матур авазлар белән җырласын өчен, мин гармунда уйнау буенча үз мәктәбемне булдырырга тырыштым Мин уйный башлаганда, гармунның ике системасы бар иде: русча төзелешле тальян һәм немец гармуннары Аермалары: күрекләре белән идарә итүдә. Ике һәм өч рәтлеләр соңыннан гына күренә башлады, ә баян гомере күп дигәндә 35—40 ел белән исәпләнә. «Лилипут» дип аталган бәләкәй концерт гармуннары сәхнәгә беренче булып җиде телле «невский» гармунын зшләтеп алган Петр Невский белән бергә генә менделәр.
Вася дәдәй Варшавский исә ике рәтле хроматик (авазның, тавышның ярты тоннарга бүленүен тәэмин итүче) төзелешле гармун эшләтте
Мин «әче» тавышлы гармуннарны бер вакытта да өнәмәдем, йомшак, бәрхет аһәңле тавыш чыгара алуга ирешкәнче гармун ясаучы осталар белән төннәремне уздыра идем
Миннән: «Нигә сезнең гармуннарыгыз шулай күп санлы?» дип сорыйлар. Ә мин: «Әйе. минем төрле осталар ясаган 9 төрле системадагы, төрле тембр һәм тоннарда жырлаучы гармуннарым бар. Музыка әсәренең авазлар, тавышлар төсмеренә яраклы гармунны һәм киресенчә гармуннарыма ятышлы музыка әсәрен сайлап алам. Шул чакта әсәрнең яхшы башкарылуына ирешәм. менә ни өчен минем ике дистәгә якын гармуным бар».— дип жавап бирәм.
Мин үземне бәхетле карт дип саныйм Мин 25 ел дәвамында капитал изүеннән котылган туган халкыма уйныйм. 25 ел буе патша заманында, музыканы тыйган көчләр өстен чакларда уйнадым. Аның каравы, бүген минем һөнәрем осталарының ничек үсүләрен күрәм. гармунның, аеруча баянның, музыка кораллары арасында тулы хокук алуына шатланам Бүген гармунны кайда гына күрмисең: фронтларда сугышчылар кулларында, клубларда, госпитальләрдә яралы солдатлар кочагында —гармун һәрчак һәркайда дәрәжәле. сөекле Мин 1939 елда Мәскәүдә халык уен коралларында уйнаучы осталарның Бөтенсоюз конкурсында катнашканда төрле халыкларнын (әзәр- бәйҗан. казах, кыргыз, үзбәк, рус һ. б ларның) милли уен коралларында уенын ишеттем, гармунны үз итүләрен күрдем, русларның гармунда уйнаучы беренче өчлеген— триосын. Мәскәүле Онегиннар гаиләсен һәм башкаларны тыңладым
Безнең Татарстаныбызда зур гармунчы булып Гани Вәлиев өлгерде, зур сәләт иясе Фәйзи Биккеннн. яшь фронтовик Гали Җәмлиханов үсеп килә, күптән түгел Мәскәүдә яшь иҗатчылар ярышында мактауга лаек булган Рокыя Ибраһимова. менә дигән гармунчы осталар Абдулла Халитов һәм башкалар бар
Бу сәнгать осталары килеп чыга торалар һәм мин халык күңеленә якын шушы сәнгатькә, аның сәләтле вәкилләрен үстерүгә филармониянең игътибарын арттыруын сорар идем.
Уйнагыз, иптәшләр! Туган илебезне, туган халкыбызны мактап җырлагыз Тиздән без каһарман-фронтовикларыбызны каршы алырбыз, җиңү җырларын сузарбыз. ә гармуннарыбыз башлап җырларлар.
Фәйзулла ТУИШЕВ.
Февраль 1944 ел.
Нәкъ йөз ел элек булган хәлне искә төшерүдән башлана Фәйзулла аганың сүзе. Татар дөньясы уянып килә, яңарыш көчләре түл җыя Яшь музыкант кадими дини-рухани катлауның эзәрлекләвеннән, кысуыннан халык арасына кача.
Татар баласы өчен уку йортлары — балаганнар, күчмә группалар, ярминкәләр, концерт заллары да — шулар ук. Тамашачылары да. остазлары да — халык үзе. халыклар...
Ул — гармунда уйнау остасы гына түгел, ул гармунга илаһи моң дөньясыннан килә, моң чыгару коралын үзе камилләштерә, ул — гармунчы белгеч.
Аның татар җаны башка халыклар моңын үзенә сеңдерә, сәнгать дөньясына ул милли моң эзләп түгел, бәлки моңга сусап, үз күңелендәген дөнья моңына кушып җибәрергә ашкынып чыга кебек..
Гармуннар, төрле халыкларның, аеруча рус халкының гармунчы осталары турында ул ничек белеп, аларны аңлап, үзләренә тиешле бәяне биреп фикер йөртә. Фикере ул чактагы СССРкүләм. халыкаракүләм. Фикерендә үз дәрәҗәсен белүе, җаньшын. фикеренең хөрлеге чагыла.
Ш
Былтыр Фәйзулла Туишевнын музыка дөньясына артист буларак чыгуына 100 ел тулды Кайсыдыр газетада аның турында сүз әйтүче дә будды Ә анын 50 еллык хезмәтенә Җәүдәт Фәйзи кебек шәхес бәя биргән Нәрсә сокландыра аны Фәйзулла Туишевта?
Гармунчы
(Фәйзулла ага Туишевның артистлык хезмәтенә 50 ел тулуга карата
әйзулла Кәбир улы Туишев үзенен артистлык эшен 1894 иче елда башЛаган. Ул үзенен туган каласы Мәләкәстән качып. Самара шәһәренә килә, анда ялланып. Ярминкәдәге карусельдә гармун уйный башлый. Шул елдан алып Фәйзулла ага Идел буендагы шәһәрләргә бара, анда карусельләрдә, балаганнарда һәм күчмә циркларда уйный
Ф. Туишев үзенен артистлык эше белән татар халкына гына түгел, башка байтак милләтләргә дә хезмәт күрсәтә. Ул татарча «Яз да була». -Тәзкирә» көйләре белән бергә башкортларның «Сибай кантон», украиннарның «Виют витри». кырым татарларының «Хәйтәрмә». русларның «Стенька Разин». «Эй. ухнем» һәм башка көйләрен дә матур итеп башкара.
Фәйзулла ага Туишев Ватаныбызның кайсы т ына почмагына барса да. төрле милләтләрнең көйләре белән бергә татар халык жырлары һәм татар композиторларының әсәрләре аның репертуарыннан төшми. Бу факт татар музыка культурасын популярлаштыруда аның зур хезмәт күрсәткәнлеге турында сөйли Үзен тыңлаучы аудиториягә шунда җыелган халыкның ана телендә хезмәт күрсәтүе Фәйзулла атаның аерым сыйфатларыннан берсе Шунын белән ул руслардан Петр Невский. Павел Малахов һәм башкалар кебек гармунчылардан аерылып тора.
Ф Туишев. махсус музыка белеме алмаса да. табигый сәләте һәм таланты зур булу, һәм үз өстендә тырышып эшләве аркасында, татар музыка сәнгатен башкаручылар арасында күренекле урын тотып килә, төрле көйләрне оста башкаруы белән тыңлаучыларны сокландыра Анын «Ончы Фәхри». «Әллүки». Всня- вскийнын «Мазурка». Ключаревның «Комсомол сюитасы» көйләрен гармунда уйнавын тынлау җанны рәхәтләндерә Ул «Алмагачлар» көен фортепиано! а кушылып кечкенә гармунда уйнаганда без сандугач тавышларын ишетәбез. «(. аратов такмаклары»)! кынгыраулы рус !армунында уйнаганда рус яшьләренен дәрте һәм шаг күңеллелекләре яшырый Фәйзулла ата шырпы тартмасы күләменнән алып зур баян-аккордеонга кадәр булган гармуннар белән чыга Кайбер кешеләр уйлаганча, бу гармуннар сериясе жонглерлык күрсәтү өчен кулланылмый. Бәлки ул 1армуннарның һәрберсе аңа теге яисә бу көйне башкар!анда характерлы тавышларны бирү өчен кирәк була
Элекке вакыт та гармунга тупас музыка коралы дип карыйлар иде Фәйзулла ага үзенен оста уйнавы белән бу фикерне юкка чыгарды, яхшы му тыканi кулында бу халык музыка коралы белән ин катлаулы көйләрне сокландырырлык игеп уйнарга мөмкин икәнлеген күрсәтте. Бу Фәйзулла Туишевның зур хезмәте
Фәйзулла ага концерт гармуннарында уйнавы белән башкаларга да үрнәк күрсәтте. Гармунчы Фәйзи Биккенин. Гали Җәмлиханов һәм башкалар, анын иҗат юлын дәвам итеп, гармуннарда яхшы гына уйнап киләләр.
Ф Туишев башкаручы музыкант булуы белән бергә күп кенә көйлар язган композитор ла. Профессор М А Юдинның катнашы белән ул күп кенә көйләр язды. Тагарстаннын композиторлар союзы композиторлык культурасын күтәрүдә аңа ярдәм итеп ки лә
Ф Туишев Октябрь революциясенә кадәр 23 ел буена үзенен гармуннары белән халыкка сәнгать хезмәте күрсәтте, революциядән сон 27 ел буена үзенен музыка хезмәтен азат Советлар Союзындагы халыкларның дуслыгына, бәхетле тормышына хезмәт күрсәтүгә багышлады һәм татар музыка культурасын күтәрү өлкәсендә күп эшләде Тагар халкы һәм Татарстанның сәнгать хезмәткәрләре аның бу хезмәтенә югары бәя бирәләр. Ф Туишевның артистлык юлы һәм тәҗрибәсе татар музыка культурасын тагын да үстерүгә аның актив катнашачагына ышаныч бирә.
Фәйзулла аганың тагын да күп яшәвен һәм совет сәнгатен үстерүдә нәтиҗәле хезмәт куюын телибез.
Җәүдәт ФӘЙЗИ.
композитор
1944 елның феврале бит инде өч елга якын сугыш бара, әле анын ахыры күренми, ә җитмеш яшенә якынайган Фәйзулла ага артист тыгына 50 ел тулган көннәрдә юбилей концерт тары белән фронтларда, завод һәм колхозларда йорн Газеталар анын турында язалар.
Ф
Шулай да нәрсәгә соклана Туишев сәнгатендә Җәүдәт Фәйзи? «Үзлегеннән өйрәнгән профессиональ артист, «татар эстрадасын төзүче күренеклеләрнең берсе»— дигән бәядә татар сәнгатенең асылы һәм үсеш юлы күздә тотыла. Революциягә кадәр татарның сәнгатьне профессия итеп өйрәтүче уку йортлары юк иде. халык галантлы улларын-кызларын үз эченнән сәхнәгә күтәрде, алкышлап, олылап яшәтте.
Фәйзулла Туишев үзен тыңларга җыелган халыкларга аларның ана телләрендә хезмәт итә Шул сыйфаты белән ул рус гармунчыларыннан аерылып тора Әмма кайда да, кайчан да татар артисты буларак чыгыш ясый.
Җәүдәт Фәйзи Туишев сәнгатен «ләззәт алалар», «сокландырырлык итеп», «җанны рәхәтләндерә», «сандугач тавышларын ишетәбез» кебек нәфислек сүзләре белән сыйфатлый.
Ф Туишев композитор да. Ул — асылда башкаручы түгел, ул — моң чишмәсе. моң аның күңеленнән көй булып агып чыга, гармун телләренә күчә. Төрле көйләр төрлечә башкаруны таләп итә, менә ни өчен Туишевка төрле-төрле дистәләгән гармуннар кирәк. Ул — табигатьнең моңлы авазы, өне, аһәңе.
Җәүдәт Фәйзи Туишев иҗатында шуны аңлый. Фәйзулла аганың үз сүзендә дә аның шул ук табигате үзен сиздерә, фронтовиклар карт артист сәнгатендә һәм шәхесендә Ватан җылысын, кадерен тоялар.
Ә мин архивта яткан шушы өч язмада халкыбызның үзе кебек ташны тишеп чыгарлык үҗәт, дөньяны сыйдырырлык киң күңелле, талантлы, оста, мәгърур Туишев шәхесен күрәм.
Хәмзә ЗАРИПОВ.
Январь. 1995