Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛЛЕ ТАТАРСТАН?

Гомәр С а т т а р * М у л и л л е, филология фәннәре докторы. КДУ профессоры, татар теле кафедрасы мөдире

. .ГТ1 атарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Татарстан лл А Республикасы Законын һәм шул законның 7 нче маддәсе нигезендә эшләнгән «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасывн зур өмет-ышанычлар баглап көтеп алдык. Тел турындагы әлеге рәсми документларны бигрәк тә без татар телчеләре зарыгып көттек. Туган телебезнең аяныч хәленә, бегә-юкка чыга баруына, күп тармакта кулланыштан төшүенә, кирәкле белгечләрнең аз булуына башлыча без татар телчеләре яна-көя идек Хәер, бәгьзеләрнең бу хәлгә артык исе китмәде Биләгән түрәлегеннән, иң югары гыйльми исемгә ия булуыннан, фәнни дан-дәрәжәсеннән канәгать булып, туган телебезнең язмышы өчен борчылмыйча, аның мөшкел хәле турында чаң какмый ча яши бирделәр.
Ошбу җиһандагы татар халкын Татарстан Республикасы якламаса. татар милләте мәнфәгатьләре турында кайгыртмаса. татар телен Татарстан дәүләте, татар телчесе, татар галиме, татар зыялысы, президентыбыз. Ют ары Совет рәисебез, премьер-минист рыбыз, барыннан да злек татар халкы үзе якламаса. үзе кайгыртмаса. кем яклар, кем кайгыртыр'7 Туган телебезнең хәле үтә мошкет. үтә аяныч, хәтта фаҗигале.
Татар теле дәүләтчелег ебезне. республикабызның суверенлыгын ныг ы г ырг а. халкыбызның аңын-г акылын. фәнен, матбугатын, мәгърифәтен, мәдәниятен, икьтисадын үстерергә бар көченә хезмәт итәргә тиеш Татар теленең моның өчен тарихи бай тәҗрибәсе, хәзерлеге, эчке потенциаль мөмкинлеге, тиешле функционал ь-стилисти к. лексик-г раммагик үсеше һәм тәэмин ителеше бар Ул гасырлар дәвамында чарланган камил әдәби телгә, бердәм әдәби нормаларга ггя Тулысын- ча эшкә җигик. тулысынча файдаланыйк ага-бабаларыбызньш мөкатдәс мирасын - газиз туган телебезне Ул безне чал гасырлар дәвамында беркайчан да беркем алдында да ким-хур итмәгән, итми, итмәс, нншалла!
« Программа проектынын төп өлешен тагар теленең сакланышы һәм үсеше. аны һәрьяклап өйрәнү һәм камилләштерү мәсьәләләре алып тора. Анда татар телендә укыту системасын булдыру, фәнни һәм педагог ик кадрлар әзерләү, әдәбият, фән һәм сәнгать, радио һәм телевидение тапшырулары үсешен, татар телендә китаплар, газета-журналлар бастыру, сүзлекләр, дәреслекләр һәм укыту методик әдәбият чыгаруны тәэмин игүнең конкрет җаваплы оешма тары һәм финанслау чыганаклары билгеләнәчәк Дөресен әйткәндә, дистәләрчә еллар буена кысрыклаш ан ана телебезне ике-өч ел эчендә тормышның барлык өлкәләренә кертәбез дип таф ору мәсьәләгә вульгар караш булыр иде Андый мәсьәләләргә җиңел карау һич ярамый Татарстан халыклары телләре турында дәүләт гаконы- на һәм программасына нигезләнеп, без. әлбәттә, ана телебезне үстерү өчен барча мөмкинлекләрдән файдаланачакбыз», ди җитди уйлап әйтелгән сүзләр белән мөхтәрәм президентыбыi Шаймиев «Мирас» журналы сорауларына җавабында (№ 7 X. 1994 II бит) Күңелгә сары май булып яга юрган акыллы. соеидергеч. алтын сүзләр Амин, шу тай булсамы. дияргә генә кала
Милләтем дип. утка керсә, янса хаким.
Без булмабыз башкалардан беркайчан ким
12. -К У.» №7
177
Ниһаять. «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, ойрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» һәм Татарстан халыкларының телләренә караган башка карарлар 1994 елның август аенда матбугатта басылып чыкты Хәзерге татар телен дәүләт теле дәрәжәсенә үстерүдә болар һичшиксез, мөһим документлар.
Татар теленең дәүләт теле булуыннан, дәүләт теле вазыйфасын озак гасырлар дәвамында үтәвенең үзенчәлекле бай тарихы бар. Идел буе Болгарстанының дәүләт теле болгар-татар теле булган. Алтын Урда дәүләте һәм Казан ханлыгының дәүләт теле, хәзерге татар теле күзлегеннән караганда, иске татар теле була. Иске татар теле XVI XIX гасырларда Русия империясендә дипломатия, эш кәгазьләре, патша канцеляриясе теле булып хезмәт итә Менә шуңа күренекле тарихчы М Худяков: «Урыслар дәүләтчелек культурасы нигезләре белән татарлар аша таныштылар», дип яза. Русия, Кавказ. Урта Азия һәм башка Шәрекъ илләре. Шәрекъ дәүләтләре белән иске татар телендә аңлашу-сөйләшү эшләре алып бара Дипломатик актлар, эш кәгазьләре, грамоталар, килешү-шартнамә- ләр Шәрекъ илләре өчен урыс телендә язылган төп нөсхәдән иске татар теленә төгәл гәрҗемә итеп, рәсмиләштереп җибәрелә Моны Казанский приказдагы татар тылмачлар башкара. Шулай итеп, иске тагар теле патша Русиясендә дәүләт теле, дипломатия теле буларак. Русия империясенең чикләрен киңәйтүдә, аның башка илләрне, территорияләрне яулап алу политикасын тормышка ашыруда зур булышлык күрсәтә Күптән түгел генә КДУның бер доценты «Иске татар эш кә1азьләре теленең XVI йөз — XIX йөз башында кулланылышы һәм үсеше»н өйрәнүгә багышланган докторлык диссертациясен язып тәмамлады.
Татарстанда хәзерге татар теле XX гасырның 20 елларында дәүләт теле иде
Татарстанда безнең көннәрдә. XX гасыр азагы - XXI гасыр башында, хәзерге татар телен дәүләт теле итү, урыс теле белән бертигез дәрәҗәдәге дәүләт теле итеп үстерү-саклау. фәнни өйрәнү мәсьәләсе бөтен җитди катгыйлыгы белән көн тәртибенә куелды. Монын алшарты булып моннан 5 ел элек (30 VIII 1990) Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итү торды. Татарстан Республикасы мөстәкыйль дәүләт дип игълан итү республикага исем биргән халык теленең статусын күтәрүне, дәүләт теле итүне, татар телен саклау, яклау, өйрәнү, үстерү һәм фәнни тикшерү ихтыяҗын, хәзерге заман таләпләреннән чыгып, гамәлгә куйды. Туган теле тулы хокуклы дәүләт теле булмаган халыкның ил-дәүләте дә тулысынча азат, мөстәкыйль була алмый
1994 елның 15 февралендә Русия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасында дәүләтара килешү — Шартнамә төзелде. Шартнамә урыс һәм татар телләрендә язылды, юридик яктан һәр ике телдәге тексты бердәй, тигез хокуклы дип белдерелде Шартнамәнең төп нөсхәсе башта урыс телендә язылып, аннан татар теленә тәрҗемә ителгән иде, әлбәттә. Күрәбез, патша Русиясенен Казанский приказ традицияләре әле һаман дәвам иттерелә
Русия белән Шартнамә төзү зарур иде. кирәк иде Әмма ул Татарстан Республикасының хокукларын кысу, чикләү, тарайту-кечерәйтү бәрабәренә барлыкка килде Татарстанның хокукларын кысучы, аны Русиягә баш-аягы белән бәйләп куючы Шартнамә буларак пәйда булды
Шартлатып Шартнамә төзелде.
Ышаньгч-өметләр өзелде;
Бәйсезлек бәйләнде арканга. Татарлар коллыкны тартканга. Тарталар, тарталар, тарталар Ясалып торганга хаталар.
Хаталар исә һаман ясалып тора.
30 августта ТР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүебезне — Республика көнен зурлап билгеләп үттек, күркәм олуг бәйрәм ясадык. Казан ипподромында һәм үзәк стадионда спорт һәм сәнгать фестивале уздырдык. Җиренә җиткереп, яхшы итеп аттан артык эшли белгән кебек, матур итеп ял итә. күңел ача, бәйрәм итә дә беләбез. Монысы сөенечле, күркәм күренеш
Әмма Шартнамәнең якларның тигез хокуклы булуларын тәэмин итмәве. Татарстанның икенче сорт, бәйле дәүләт булып кала бирүе, татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле итү өчен тиешле шартларның, дәүләт структурасының тудырылмавы, кирәкле гамәлләрнең тиешенчә тормышка ашырылмавы күңелгә тия.
Татарстан Республикасының суверенитеты турында Декларация кабул ителү бәйрәме уңаеннан җөмһүриятебез җитәкчелеге адресына башка (элекке автоно- 178
мияле) республика, өлкә җитәкчеләреннән. җәмәгать эшлеклеләреннән котлаулар килде Ихлас күңелдән күп рәхмәт аларга. Әмма Русия Федерациясе президенты Б. Н. Ельцин аларга кушылмады, безне Русия Федерациясе министры Н Егоров кына котлады. Шартнамәгә якларнын тигез хокуклылыгы салынган булса. Б Н Ельцин дә безне, һичшиксез, котлаган булыр иде Суверен күрше дәүләтләр арасындагы дустанә мөнәсәбәт. дипломатик этикет шуны таләп итә бит
Элекке премьер-министрыбыз Мөхәммәт Сабиров Газпром- генераль директоры урынбасары Богдан Будзуляк белән «Газпром» акционерлык җәмгыяте арасында килешүгә кул куйганда турысын ярып •■Без Русия белән бергә. Татарстан Русия составындагы суверен республика», диде («ВТ». 3 IX.1994). Ә бит республикабыз Конституциясендә алай диелмәгән. Конституциябезне төп законны бозарга беркемнец дә хакы һәм хокукы юк. Без Татарстанны халыкара хокук субъекты булган суверен дәүләт дип игълан иттек ич Логика кая’ Башка бер республика составындагы икенче бер республика суверен була аламы ’ Тарихта мондый суверенлык мәгълүм түгел Фәүзия Бәйрәмова сүзләре белән әйткәндә: «Шартнамә Татарстанны империягә законлаштырып бәйләп кую ул» («ШК». 1 IX. 1994).
Менә ни өчен безне, чүлмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, өлкән туганга ярарга тырышып, хәзерге мөстәкыйль республикалар: Әзәрбайжан. Казагыстан. Кыргызстан. Төркмәнстан. Үзбәгестан президентлары да котламадылар. Русия Татарстан мөстәкыйльлеген танымаганга күрә шулай булды бу. Лвыр шул, кыен шул империя кочагыннан котылу, тулы мөстәкыйльлеккә ирешү
Бәйрәм көнне Казан ипподромында ат чабышлары уздырылды. «Әнә ул көнне ярышкан Ремингтон. Зекир (Закир түгел- Г С ). Гравилат. Талисман. Оператор, Гандикап. Гамильтон. Либерал, Кашка. Король. Олеандр. Газават. Ингур. Рикошет, Акамаз кебек кушаматлы атлар Казан ипподромында гына түгел, башка шәһәр, дәүләт узышларында дан казанган» («ШК». I IX 1994.) Менә сиңа мә. Казан ипподромы 15 юртагының бары берсе генә саф татарча Кашка исемен йөртә. Калганнары башка телләрнең зоонимнары Инглизчә, французча, шайтан белсен, тагын кайсы тел кушаматлары.
Татар халкы борын-борыннан ат яраткан, ат асраган, ат чабышлары-бәй- геләрс уздырган. Татар телендә матур эчтәлекле ат исемнәре (зоонимнар) тулып яши Менә шуңа татар халкы элек-электән көмеш тояк тулпар чабышкыларны матур-матур исемнәр белән атаган: Алмачуар. Акбәкәл, Тимсркүк. Акъял. Каракүз. Көлтәкойрык. Сарыкай, (борнак «Борыны ак» ягъни «ак борынлы»). Җилаяк. Җитез, Давыл. Буран. Буян. Арыслан. Омтылыш. Ыргыл һ б. Башкалабыз ипподромындагы юртакларга ни очен шундый татарча исем-кушаматлар бирмәскә иде'’ Ат исемнәре урам исемнәре түгел ләбаса Монда мәсьәләне уңай хәл итү шактый җиңелрәк
Әллә сон татар телен дәүләт теле статусына күтәрүне Казан ипподромындагы ат исемнәрен татарчалаштырудан башларга кирәкме икән безгә’ Башка дәүләт, шәһәр ат чабышларында жинеп чыккан, татарча исем йөрткән Татарстан ropiarbi республикабыз!а. гагар иленә һәм теленә дан-шөһрәт кигерер, танылу өстәр иде Ремингтон белән Гамильтон татар җырын җырламый. Татарстан жирен зурламый. Инглиз җырын җырлый. Англияне яки Американы зурлый шул инде
Татарстан Югары Советы сессияләре әле һаман урыс телендә бара, татар теленеп академик грамматикасы урыс телендә чыгарылды, «Татар энциклопедиясе» төп нөсхәдә шулай ук урыс телендә төзелеп ята. Хәтта Татарстан Югары Советының XXI сессиясендә кабул ителгән «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында төп нөсхәдә урыс телендә генә язылган иде. Татарстан Югары Советы аппаратындагы тәрҗемәчеләр төркеме бу мөһим документны татар матбугатында бастырып чыгару өчен тәрҗемә итүгә шактый тырышлык һәм коч салды
Программаның авторы Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Г Ибраһимен исемендәге ТӘТИнсң бүлек мөдире Фуат Ганиев әлеге үтә мөһим документны башка ук татарча яза ала иде. әлбәттә һичъюгы татар һәм урыс телләрендә парадлечь рәвештә яза. иҗат итә ала иде. Юк шул, башта урысча язарга, күптән ки 1ә горган урысча язу традициясенә хилафлык итмәскә кирәк Татар телен саклау, өйрәнү, дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү, статусын үстерү турында!ы дәүләт программабызны да татарча Татарстанның дәүләт гелендә язмыйбыз бит. Кайда соң бездә милли горурлык, һич булмаса, там.ның туйдыра, өс-башыңны бөтен итә. гаиләңне матди яктан тәэмин итә торган һөнәреңә
i угрылык, телче галимнәребез? Үзебезне хөрмәт итү. ярату кайда? Татар теленең чын мәгънәсендә дәүләт теле булуы, статусы, дәрәҗәсе үсү өчен без кайгырт- масак. борчылмасак. туган телебездә эш-гамәл кылмасак, кем кайгыртыр, кем борчылыр, кем гамәл кылыр?! Нишлибез соң без, татарлар9! Бармы, калдымы соң бездә аз гына булса да чын татарлык, татар үжәтлеге, тырышлыгы һәм кыюлыгы?!
Җитди, зур хаталарның тагын бер өр-яңасы—Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» «Законны тормышка ашыру өчен: «Комитет жәмәгать башлангычында даими эшләүче орган булып тора..»,— дип карар чыгару («ВТ» 9.VII1.1994). Халкыбызның киләчәктә милләт булып яшәве, йотылып бетмәве өчен көрәшенең нигезен тәшкил иткән татар телен дәүләт теле иттерү, аны саклау, өйрәнү һәм үстерү кебек хәзерге һәм киләчәк тарихыбыз өчен хәлиткеч әһәмияткә ия әлеге мәсьәләне жәмәгать башлангычында эзлекле рәвештә уңышлы хәл итү мөмкин- ме соң? Социалистик җәмгыятьтә 70 ел дәвамында жәмәгать башлангычында күп эшләдек инде без Әмма әллә нәрсә майтара, гәрәкъкыять итә. алга китә алмадык.
Татарстан Министрлар Кабинеты каршында дәүләт кодрәтенә, юридик хокукларга, хакимият көченә, власть структурасына ия булган берничә Комитет яки Баш идарә бар. Мәсәлән, Ветеринария хезмәте Баш идарәсе. Әмма, ни өчендер, «Татарстан халыкларының телләре турында Закон»ны тормышка ашыру Вазыйфаларын башкара торган даими дәүләт комитеты — Тел комитеты төземәдек «Тел комитетына жәмәгать башлангычында эшләү дә житкән».— дигән фикердән чыгып эш иттеләр, күрәсең, югары власть ияләребез. Болай итү Татарстан халыклары телләре турындагы законны тормышка ашыру программасының тиешенчә үтәлмәвенә китерәчәк. Бу- программаның туганда ук үле яки зәгыйфь булып тууына бәрабәр
Бу хакта программа авторы Фуат Ганиевның «Шәһри Казан» газетасына биргән (10.XIII.1994.) җитди җавабы игътибарга лаек.
«Татарстан халыкларының телләре турындагы закон тиешенчә эшләп китә алмады. Мин программаны шушы законны гамәлгә ашыру механизмы итеп күз алдына китерәм Программада тел буенча комитет төзү каралган. Бу эшне шул комитет башкарыр Ул хакимияткә ия комитет, власть структурасы булырга тиеш иде Әмма аны уйламыйча, җәмәгатьчелек контроленә әйләндергәннәр Бу программаның «җанын алу» кебек килеп чыга. Проектта ул дәүләт комитеты дип тә күрсәтелгән иде Ләкин нигәдер дәүләт сүзен дә төшереп калдырганнар».
Шулай итеп, гаять мөһим бу ижтимагый-сәяси мәсьәләдә дәүләт контроле һәм җаваплылыгы юкка чыгарылган.
Хәлбуки, Татарстан Министрлар Кабинеты каршында «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы закон»ны тормышка ашыру өчен дәүләт комитеты булдыру зарур. Заман, тел сәясәте, татар теленең бүтенге хәле, торыш-халәте һәм киләчәге бездән бөтен катгыйлыгы белән шуны таләп итә «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы»нын тиешенчә һәм күрсәтелгән вакытында гамәлгә ашуы өчен дәүләт структурасы, ТР Министрлар Кабинеты турыдан-туры жаваплы булырга тиеш. Дәүләт Программасында күрсәтелгәнчә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты оештыручы, әйдәп баручы, кайгыртучы, тормышка ашыручы булырга тиеш. Әлеге дәүләт комитетының башлыгы итеп житәкче органнарда эшләү тәҗрибәсе булган берәр телче профессорыбызны билгеләү, комитет штатын һәм район хакимиятләрендә махсус бүлеген һәм аның штатларын булдыру сорала.
«Теле барның юлы бар», ди татар халык мәкале. Туган телебезне саклау, өйрәнү, үстерү, дәүләт теле итү өчен татар халкы тарих дәвамында яулап алган шушы алтын бәрабәренә тиң мөмкинлекне кулдан ычкындырсак, безне киләчәк буыннар гафу итмәячәк. Татар теле белән шаярмыйк, әфәнделәр! Милләтебезнең киләчәк язмышын, яшәешен хәл итә торган әлеге мөһим Программаны дәүләтебез— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты. Махсус дәүләти челтәр булдырып, тиешенчә тормышка ашыра алмаса. татар халкы, киләчәге хакына, Туган тел җәмгыятьләре, хәтта Туган тел партиясе төзеп, дилбегәне үз кулына алырга мәҗбүр булачак, туган тел өчен изге көрәшкә күтәреләчәк Чөнки башка юл калмый, башка чара юк.
Сугар сәгать: уянырбыз, тупланырбыз,
«Туган тел!» дип. изге яуга кузгалырбыз...
Җәмәгатьчелек башлангычында Татарстан Фәннәр академиясенең Г Иб- раһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты каршында биш тиш - вистик комиссия, шул җөмләдән шушы юлларның авторы җитәкләгән Топонимия комиссиясе. 5 -6 ел дәвамында эшләп карады инде. Комиссияләрнең байтак кына утырышлары үткәрелде, мөһим һәм кирәкле карарлар чыгарылды Әмма аларнын күбесе тормышка ашмады, тиешле унай нәтиҗәсе булмады. Әйтик, моннан ике ел элек халык депутатларының Казан шәһәр Советы каршындагы Топонимия комиссиясендә Казан урамнарының байтагының исемнәрен алмаштыру. мисал өчен. Ленин урамына Сөембикә урамы. Дзержинский урамына Гаяз Исхакый урамы. Киров урамына Болгар урамы. Бауман урамына дәһшәтле тарихи исемен кире кайтарып Проломный урамы. Куйбышев мәйданын Татарстан мәйданы дип атау турында карар чыгарсак һәм бу хакта республика матбугатында язып чыксак та. Казанның бер генә урамы яки мәйданының да исеме алмаштырылмады Көч. тырышлык һәм вакыт башка сарыф ителде Менә шундый ул жәмәг атьчелек башлангычы тәртибендә эшләүнең «нәтиҗәсе»
Мәскәү урамнары, тыкрык һәм мәйданнарының тарихи исемнәрен кире кайтару мәсьәләсе белән исә башкала хөкүмәте үзе шөгыльләнә. Мисал өчен. Арбат мәйданының исеме Арбат капкалары мәйданы булачак Аркадий Гайдар тыкрыгы Зур Казенный. Герцин урамы Зур Никитин урамы диеләчәк Ашыгыч рәвештә Пельше. Суслов. Устинов. Гогвольд. Подбельский урамнарының исемнәре алмаштырылачак. «Беляево» мегростанциясе янындагы мәйдан Мартин Люгер Кинг исемен, «Космос» гостиницасы алдындагы мәйдан Шарль де Голль исемен йөртәчәк.
Моннан ике ел элек үк «Туган тел һәм гамәл» дигән мәкаләмдә («Татарстан» ж , 1992. № 4. 19—28 бб): «Республикабызда татар теленең дәүләт теле буларак урыс теле белән тигез хокуклылыгын тәэмин итү буенча конкрет г амәл-чаралар- ны үз эченә алга махсус карар чыгару һәм аны тайпылышсыз рәвеш гә тормышка ашыру, һичшиксез, зарур һәм мәҗбүри. Моның өчен Татарстан Министрлар Советында махсус комитет Татар телен гамәлгә ашыру комитеты булдыруны һәм аның органы булган «Татар теле» дигән атналык газета чыгаруны бүгенге тормыш үзе таләп итә», дип язган идем
Программа проекты авторы Фуат Ганиев, проектта Комитетның органы булган махсус газета чыгару да күзгә тотылган иде. ди. Хәлбуки, дәүләт карарлары. положениесе һәм дәүләт программасында бу турыда бернәрсә дә әйтелмәгән.
Соңгы вакытта Казанда төрле коммерция структуралары ярдәме белән чыгарыла торган реклама-хәбәр басмаларының саны шактый күбәеп киггс «Крис». «Рекламная мозаика». «Ва-банкъ». «Программа для всех». «Выбор». «Казанская неделя» һ б Алар сәүдә-коммерция игъланнары белән шыплап тулган. Үз товарын бик оста мактый, алар хакында кирәкле рекламаны ясый белә яңа борынлаган эшмәкәрләр, сәүдәгәрләр һәм тагын әллә кемнәр
Без исә Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Тел комитетының махсус органы булган, халык өчен ифрат кирәкле газетаны да чыгара алмыйбыз Ваемсызлыкмы, әллә «нигә кирәк ул андый газета» дип караумы бу9
Хәлбуки, мондый газета яки журнал бик кирәк Казагын анда «Ана теле» дип аталган, казакъ геле мәсьәләләрен яктырта торган газета соңгы биш ел дәвамыңда чыгып килә инде.
«Татар теле» яки «Туган тел» дип исемләнгән бу фәнни-популяр һәм иж- тимагый-педагогик газета яки журнал «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» ТР законын тормышка ашырылуының ничек барышын яктырту, бу өлкәдәге уңышлар, кыенлыклар, кимчелекләр, проблемаларны бәян игү. җәмәгатьчелек фикерен чагылдыру, халык белән киңәш-табыш кылу галим нәребезнең фәнни хезмәтләренә урын бирү өчен, һичшиксез, кирәк Әлеге газе га яки журналда: «Балалар бакчасында татар теле». «Гаиләдә туган тел». «Мәктәптә татар теле», «Урыс мәктәбендә татар теле», «һөнәргә өйрәтү уку йорт тарында тат ар теле». «Югары уку йортларында гагар геле». «Тагар сөйләм культурасы» «Матбугат теле». «Татарча яп кәгазьләре теле». «Матур әдәбият әсәрләренең теле». «Язучы һәм сүз». «Укытучы трибунасы». «Сүзләр һәм гыйбарәләр тарихыннан». «Яңа сүзләр». «Татар телендә алынмалар». «Славян һәм фин -угыр телләрендә төрки-татар сүзләре». «Исем-фамилияләребез». «Татарстан шәһәрләре һәм авылларының исемнәре». «Мәктәптә туган як ономастикасы». «Татар топонимиясе». «Язу тарихыбыз». «Туган гел һәм тарих», «Туган тел һәм милли мәдәният». «Туган тел һәм милли әдәбият», «Туган гел һәм милли сәнгать», «Тагар геле газиз милли мирасыбыз». «Татар сәхнә теле». «Татар энциклопс-
диясе битләреннән». «Татар әдәби теле тарихы». «Күренекле телчеләребез» һ. б. рубрикалар була алыр иде
«Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, ейрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»нын XI бүлеге «Кадрлар әзерләү системасы» дип атала. Анда милли мәктәпләр өчен махсус урта һәм югары белеме булган педагогик кадрлар, учреждениеләрдә һәм оешмаларда эшләү өчен милли белгечләр әзерләүне тәэмин итү һәм аларнын профессиональ белемнәрен күтәрү челтәре оештыру турында сүз бара
Ни өчендер, ин мөһим, югары буын кадрлар — югары уку йортларындагы татар теле кафедраларында, фәнни-тикшеренү институтларының тел бүлекләрендә эшләү өчен филология кандидатлары һәм докторлары әзерләү турында бер сүз дә әйтелмәгән. Хәлбуки, фән кандидатлары һәм докторлары мәсьәләсендә безнең хәлләр шәптән түгел.
Саны 7 миллионнан артык татар халкына туган теле буенча югары әзерлекле белгечләрдән 50 гә якын филология фәннәре кандидаты. 15 филология фәннәре докторы туры килә. Димәк, бер миллион татарга туган телебезне өйрәтүче ике фән докторы хезмәт күрсәтсә, 1 миллион башкортка исә 14 фән докторы туры килә Уйласаң, гыйбрәтле саннар. Җитмәсә, татар теле буенча фән кандидатлары һәм докторларыбызиың байтагы пенсия яшендә.
Татар теле һәм әдәбияты буенча фән кандидатларын, бигрәк тә докторларын әзерләү гаять акрын бара. Мисал өчен, Казан дәүләт университетында моннан 6 ел элек, 1989 елда, ачылган татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетының үзендә үк кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау буенча махсус Совет булуга карамастан, биш ел эчендә факультетта татар теленнән бер кеше (Ф. Нуриева), әдәбияттан ике кеше (Т. Гыйләжсв. Д. Заһидул- лина) фән кандидатлары, ике кеше (X Миңнегулов, Р Ганиева) татар әдәбияты буенча фән докторлары булдылар. Халкыбызның йөзек кашы булган татфакта 10 га якын фән докторы. 20 ләп фән кандидаты эшләсә дә. 5 елга югары квалификацияле 5 белгеч өстәлү аз, бик аз. әлбәттә.
Татар теле буенча югары квалификацияле белгечләр хәлен тагын да ачытрак күзаллау өчен. КДУның үзем эшли торган тел кафедрасы кадрлары хакында берничә сүз әйтү мәслихәт. Бу кафедра — татфакның әйдәп баручы, татар теле һәм төрки телләр буенча кандидатлык диссертациясе язу өчен аспирантурасы булган, әлеге телләр буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен тикшереп, кафедра утырышында бәя биреп, махсус Советка яклауга тәкъдим итәргә, йә булмаса, тиешле гыйльми кондициягә китерү өчен кире кайтарырга вәкаләтле кафедра. Кафедраның бары тик биш әгъзасы бар. Пенсия яшендәге ике профессор, филология фәннәре докторлары, шуларнын берсе — кафедра .мөдире, пенсия яшендәге бер доцент (филология фәннәре кандидаты): утыз яшьләрдән ашу бер өлкән укытучы (филология фәннәре кандидаты) һәм бер ассистент (гыйльми дәрәҗәсез). Татфакның башка кафедраларында 7 шәр. 8 әр әгъза, яшь ягыннан байтакка яшьрәкләр. Күрәбез ки. КДУ җитәкчеләренең татар теле кафедрасын өстәмә штатлар һәм кадрлар белән тәэмин итүгә, аспирантура аша сәләтле яшь галимнәр әзерләп, кафедрада эшкә калдыруга нык игътибар итүләре сорала.
Фән докторлары аерата акрын өлгерә. Моның әчене, кандидатлык диссерта- шгясе яклаганнан соң. 10—15 ел вакыт кирәк Мәсәлән, Латыйф ага Җәләй татар теле буенча докторлык диссертациясен беренчеләрдән булып 60 яшендә 1954 елда яклаган булса (1942 елда кандидатлык диссертациясен яклый, ара 12 ел), аның шәкерте М. 3. Зәкиев 35 яшендә 1963 елда докторлык диссертациясе яклады (1954 елда кандидатлык диссертациясе яклый, ара 9 ел), мин 42 яшемдә докторлык диссертациясен (1975) якладым (кандидатлык диссертациясен 1963 елда, ара 12 ел), минем шәкертем Фирдәүс Гарипова 1976 елда кандидатлык, 1991 елда докторлык диссертациясе яклады (ара 15 ел). Фирдәүснең әлегә шәкертләре юк.
Татар теле буенча 15 филология фәннәре докторыбыздан 8е. остаз булып, фән кандидатлары әзерләү бәхетеннән хәзергә бөтенләй мәхрүм. Күпсанлы филология фәннәре кандидатлары һәм докторлары әзерләп, үзләренең фәнни лингвистик мәктәпләрен тудырган остазлардан Л. Җ. Җәләйнс (10 фән кандидаты. 4 фән докторы остазы), М 3 Зәкиевне (21 фән кандидаты. 4 фән докторы остазы). Д. Г Тумашеваны (20 ләп фән кандидаты остазы) һәм Г Ф Саттаровны (14 фән кандидаты,- алар арасында казакълар, үзбәкләр, тывалылар бар. 1 фән докторы остазы) күрсәтә алабыз.
Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы нигезендә Татарстанда һәм 182
татарлар укмашып яши юрган БДБ төбәкләрендә эшләячәк белгечләр әзерли юрган югары уку йортларында (Самара. Оренбург. Ульян. Төмән. Тубыл. Ижау. Түбән Новгород. Пенза. Пермь, Екатеринбург. Әстерхан һ б шәһәрләрдә) татар теле кафедраларын булдыру, республикабызның һәр югары уку йортында (Татарстанда аларның саны хәзер 20 дән артык) татар теле кафедралары гөзү күздә тотыла. Татар милли университетының рәсми танылуы, дәүләт университеты булуы аерата сөендерер иде. Ана милли кадрлар әзерләүдә, халкыбызның мил- ләтпәрвәр зыялыларын арттыру-тәрбияләүдә зур өметләр баглыйбыз Шулай итеп, югары уку йортларында 30 дан артык татар теле кафедрасы булдырылачак. Әлеге кафедраларда эшләү өчен берәрләп дә 30 филология фәннәре кандидаты (хәзергә филология фәннәре докторлары хакында сүз альт барырга да мөмкин түгел) кирәк булачак Югары уку йортларында һәм фәнни-тикшеренү институтларында татар геле өлкәсендә эшләүче фән кандидатларының саны 30 дан артмый Аларның да күбесе олы яшьтә Димәк, татар теле белеме өлкәсендә эшләү өчен яшь алмаш кирәк, югары әзерлекле белгечләргә кытлык ифрат зур. Якын киләчәктә татар теле буенча кимендә 100 дән артык филология фәннәре кандидаты әзерләү таләп ителә. Шушы авыр хәлдән, кадрлар кытлыгыннан чыгу өчен алдагы 10 елда аспирантура һәм докторантура аша татар теле буенча фән кандидатлары һәм докторлары әзерләүнең конкрет дәүләт планын төзеп, аны эзлекле рәвештә тормышка ашыру зарур Моны тормыш, заман әһәмиятле мәсьәлә итеп көн тәртибенә куя Остазлар көчендә, исән-сау чагында моны тормышка ашыру, эшләп калу катгый таләп ителә Шулай эшләмәсәк. татар теле белеме үсешендә өзеклек, җитди тоткарлык килеп чыгуы мөмкин Югары әзерлекле телче галимнәребездән башка татар теле белемен үстерү, фундаменталь фәнни лингвистикабызны тудыру һич мөмкин түгел Менә шуңа бу гаять мөһим һәм җитди мәсьәләгә дәүләткүләм зур шьтибар бирү сорала Моны җәмәгатьчелек башлангычында гына хәл игү барып чыкмый, әлбәттә.
Татар теленең абруен күтәрү очен тагын бер конкрет тәкъдимем бар Татарстан җөмһүриятенең Габдулла Тукай исемендәге Дәү г.»г премиясе әдәбият, сәнгать һәм архитектурабыз үсешенә зур өлеш керткән хезмәтләргә һәр ел саен бирелә Милли әдәбият, сәнгать һәм мәдәният үсешенең асылында туган тел ята Билгеле булганча, тел халыкның үз социаль-мөдәни байлыкларынын ин кыйммәтлесе һәм иң кадсрлесе. Тел аралашу, дөньяны танып-бслү чарасы, ул гому- мкешелек һәм милли кыйммәтләрне, мирасны саклау «бинамсы г ына түгел, бәлки милләтнең милләт булып яшәве өчен иң кирәк те мөһим шарт ларның берсе Ул милли рухи кыйммәтләрне тудыру һәм гәүдәләндерү коралы да. Шуңа күрә туган телебезне өйрәнү-тикшерүгә җитди өлеш керткәй, бу өлкәдә казаныш бутып торган лингвистик хезмәтләргә дә Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү бик дөрес һәм максатка ярашлы булыр үзгәртеп кору рухына туры килер иде Мәсәлән. Казагыстанда Чукан Вәлиханов. Төрекмәне гаңда Мәхтүмкули исемендәге Дәүләт премияләре тел өлкәсендәге әһәмиятле фәнни хезмәтләргә дә бирел.»
Туган тел язмышы милләт язмышы. Менә шуңа туган гслебез мәсьәләсе хәзерге вакытта иң актуаль, иң җитди социолингвист ик. сәяси-ижтимагый проблема булып тора.
Татар теле дәүләт теле булсын дисәк, без югарыда сүз алып барган конкрет тәкьдим-фикерләрне Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан кулланышка алу. тормышка ашыру мөһим ихтыяҗ, катгый зарурият
Тора-бара Татарстанда гатар теле бердәнбер дәүләт теле булырга тиеш Тагар милләтенең алга габа яшәеше, киләчәге, язмышы бары шуны таләп итә
Тел булмаса хәтер юк. хәтер булмаса тарих юк. тарих булмаса халык юк. Телсез, хәтерсез, тарихсыз калмыйк, газиз татарым!