ТАРИХИ ҺӘМ МАТУР ӘДӘБИЯТТА АЛТЫН УРДА

Сәвия Михайлова,
Гүзәл Мөхәммәтҗанова

өек галимебез Ш. Мәржани: «Үткәнен оныткан халык киләчәгенә өметләнә алмый-, дип язган Чыннан да. тарихыбызга битарафлык күрсәтеп. без иң зур һәм иң әһәмиятле, берни белән дә алыштырып булмый торган нәрсәдән коры калабыз, ахры Җәмгыятебезнең тарихи белемнәргә ихтыяҗын канәгатьләндерү үтәве кыен булган бер мәсьәләгә әйләнә бара.
Халыкның сәяси үзбилгеләнүе, дәүләтчелеге тергезелүе гамәлгә ашырылган шартларда. Рәсәй халыкларының, хосусан, борынгы дәүләтчелегенә ия татар халкының, объектив тарихын язуга аеруча игътибар бирергә кирәк.
Дөньядагы иң куәтле дәүләтләрнең берсе булган Алтын Урданың нигезләнүенә дә 750 ел тулып узды Ватаныбыз тарихын өйрәнү белән шөгыльләнүче бер генә галим дә татар халкы тарихында тулы бер дәверне тәшкил иткән .Алтын Урданы күрмәмешкә, белмәмешкә салына алмый. Әмма аның тарихы белән гомуми рухта кызыксыну төрле караштагы галимнәр арасында фәнни фикер алышуга бик озак юл ача алмады Гасырыбызның егерменче елларында ук Г Гобәйдуллин. Җ. Вәлиди. Г Исхакый. Г Баттал, М Бигиев. 3. Вәлиди. М. Худяковлар татар халкы тарихы белән тирәнтен кызыксындылар Г Гобәйдуллин язуынча, татарлар, үзбәкләр, төрекмәннәр, кыргызлар, казакълар, башкортлар. госманлы төрекләре, әзәрбайжаннар «күп гасырлы бердәм тарихка, бер үк телгә, традицияләргә, бер үк мәдәнияткә һәм хәтта бердәй тормыш рәвешенә ия һәм бу аларны инде күптән бер милләткә әйләндергән»
Егерменче-утызынчы елларда галимнәр елъязма, хан ярлыгы, фольклор, борынгы кулъязмалар кебек чыганакларга, каберташ. китап, көнкүреш әйберләре. хәрабәләр һәм башка матди истәлекләргә таянып тикшеренүләр алып бара. Алар тарафыннан тупланган мәгълүматлар, алар барлаган гыйльми чыганаклар соңрак заманда да әһәмиятен югалтмый.
Татар халкы тарихының катлаулы мәсьәләләрен Казан ханлыгы мисалында фәнни яктан анализлауны М. Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (Казан. 1923) хезмәтендә башкарып чыга Казан ханлыгы барлыкка килүне сурәтләгәндә ул Алтын Урда дәверенә дә тукталмый кала алмый Вельяминов- Зернов хезмәтләренә. Воскресенск һәм Никонов елъязмалары һәм тагын бүтән чыганакларга таянып, ул Олуг Мөхәммәт тәхеттә утырган дәвердә Рәсәйнең татарларга буйсынуын, бөек кенәз дәрәҗәсен дәгъвалаучы Дмитрий Донской улы һәм оныгының Мәскәү кенәзләренең Олуг Мөхәммәт хозурына хөкемгә килүләрен билгеләп уза. Худяков шул хезмәтендә сәяси фикер һәм дәүләтчелек үзаңының үзгәрүен татар мәдәниятенең урысныкына, урыс мәдәниятенең татарныкына йогынты ясавын искәртә.
Алтын Урда мәсьәләләрен аз санлы, әмма укымышлы татар Мөһаҗирләре дә тикшерә. Билгеле, егерменче-утызынчы елларда аларның хезмәтләре СССРг а кертелми диярлек, чөнки алар иҗаты татарларны һәм башка мөселманнарны халыкларның социалистик бердәмлегеннән аеруга исәпләнгән •■панисламист», «пантөркист» пропаганда дип бәяләнә.
Б
Ләкин күп кенә Мөһаҗирләрнең Алтын Урда тарихына кагылган тикшеренүләре әле дә әһәмиятен җуймаган Мисалга, менә дигән язучы, журналист һәм тәнкыйтьче, югары дәрәжәдәю сәяси эшлекле Г Исхакый татар халкын тергезү юлларын эзләгәндә Алтын Урда тарихына да мөрәҗәгать итә. СССРдагы рәсми караштан аермалы буларак, ул Алтын Урданы дөнья күләмендә шөһрәтле һәм куәтле империя дип исәпли, шунлыктан Болгар ханлыгының ана кушылуы, нигездә, сәяси әһәмияткә ия була. Болгар ханлыгы матди җәһәттән зыян күрми, чөнки яулап алучылар да кардәш төркиләр булып чыга. Тиздән алар җиңелгән халыкның мәдәни йогынтысы астында кала (Г. Исхакый. «Идел-Ура-t». Казан. 1991).
Г. Исхакый фиксренчә. болгарлар һөҗүм итүчеләрдән үз нәүбәтләрендә бик күп нәрсә кабул итә. шушы үзара тәэсир нәтиҗәсендә соңрак «казан татарлары» дигән халык барлыкка килә Юл уңаенда шуны да искәртү зарур ки. Г. Исхакый татар исемен болгарга алыштыруны һич тә хажәт санамый, чөнки бу адымның милләтне икегә аерачагын һәм аны зәгыйфьләндерәчәген ул алдан ук белеп тора
Исхакый искәртүенчә. Алтын Урда монголлар тарафыннан төзелә, ләкин аның ханнары һәм аксөякләренең бер өлеше генә монгол була, дәүләтнең төп халкын исә болгар, кыпчак, хазар һәм бүтән төрки кабиләләр тәшкил итә. Тиздән монголлар төркиләшә һәм дәүләт теленә әверелгән төркичәдә аралаша башлый XVI11-X1X йөз урыс тарихчылары артыннан Исхакый да бу дәүләттә диннәр тигезлегенә игътибар юнәлттерә Алтын Урдада дини хисләрне җәберләгән өчен үлем җәзасы бирелә. Барлык диннәрнең руханилары салым түләүдән азат ителгән була
XX йөзнең егерменче-ут ызынчы елларында СССРда дингә һәм дини җәмгыятьләргә административ һөҗүмнәр көчәйгәндә, татар халкын көчләп урыслаштыру. аның мәдәниятен кысу һаман арта барганда, моһаҗнрләр ватаннарындагы хәлләр өчен борчылмый кала алмый иде алар мондый сәясәтне фаш итә торган ялкынлы әсәрләр яза
Алтын Урда таркалуының эчке һәм тышкы сәбәпләрен тарихи барышта күздән кичергән Гаяз Исхакый 1933 елда ук СССРнын киләчәге юклыгын фараз нтә.
Алтын Урданы тикшерүгә Б Д. Греков һәм A Ю Якубовский {«Золотая Орда и ее падение» М. - Л . 1950). А П. Смирновлар саллы өлеш кертә Алар раслаганча, дәүләт диненең уртаклыгы, дәүлә! теленең якынлыгы аркасында Идел буе Болгарсчаны. Русь һәм бүтән гөрки булмаган төбәкләргә кара<анда. Алтын Урдага якынрак була. Урдада ислам дине кабул ителүдә Болгарстан күренекле роль уйный
Г. А. Федоров-Давыдов Алтын Урдада! ы идарә системасын аеруча җентекләп тикшерә («Общественный строй Золотой Орды» М . 1973) Ьу галим монгол- татарларнын буйсындырыл! ан Көнчыг ыш Европа халыклары белән мөнәсәбәтен В В Бартольдча яктырта, ятыш Алтын Урда төзелү Шәрекь белән Гареп хезмәггәшлеген әйбәг юлга салуын һәм файдалы үсеп китүең белдерә Шу тасы кызганыч. Алтын Урда дәверен арада иң объектив һәм дәлилле яктырткан Федоров-Давыдов карашлары дәреслекләрдә һәм хәзерге матбугатта искә алынмый диярлек
Идел буе Болгарстанын өйрәнүгә искиткеч зур өлеш керткән А П Смирнов болгарларның татар-монгол тормышы һәм эшчәнлегенсн һәр тарафына, бигрәк гә Алтын Урдада шәһәр корылышы, һөнәр, сәүдә, кала мәдәнияте үсешенә йогынты ясавын билгеләп уза t«Во 1Жскис булгары» М 1951. 63 б /
II М Карамзин; С М Соловьев. В О Ключевскийләрнен шушы темага Kapaiaii хезмәтләрен җентекләп өйрәнгәч, совет тарихчыларының карашлары, дәлилләре революциягә кадәрге галимнәр мирасына таянуы абайлана Бу инде берьяклы раслауларга җирлек бирә, әнә шулай ха га. күрәләтә ялган фикерләр барлык дәреслекләргә һәм уку кулланмаларына үтеп керә һәм тарихи аңны саташтыруга, бозык фикер һәм мәгълүматлар таратуга булыша
Шунысы кызык революциягә кадәр яшәгән тарихчылар үзләреннән күчерүче һәм аңлатма бирүчеләрдә!! шактый объективрак Карамзин, мәсәлән, урыс дәүләтчелеге форма ташуында һәм үсешендә, матди һәм мәдәни үзгәрешләрендә тышкы йогынтының тискәре якларын күпертеп күрсәтсә дә. Алтын Урданың уңай тәэсирен дә күрсәтә История юсударства Российского» хезм-иснен 3 томында! ы ике бүлаенда. 4 iомның унике бүлегендә һәм 5 томның дүрт бүлегендә ул Алтын Урд.на кагылышлы вакыйгаларны тасвирлый. «С лавяннар холкында ниндидер азиатлык элек тә булган, хәзер дә бар. күрәсең, алар Шәрскьгән. халыкларның төп ватаныннан бүтән Европа кавемнәренә караганда соңрак ерак
лашкан. Хатын-кыз иреген кысу һәм колларны җәберләү, кеше белән сату итү. хөкемдә ришвәт алуны табигый санау (кайберәүләр моны азиатлык дип атый) кебек гадәтләрне ата-бабаларыбызга татарлар такмаган: без аларны славяннарда һәм рәсәйлеләрдә элегрәк тә күрдек», ди галим <иеге хезмат 5 т.. 210— 211 бб.).
Н М Карамзин, заманының фәнни мөмкинлеге җирлек биргәнчә. Рәсәйдә аккан сәяси вакыйгаларны бүгән төбәкләр, хәтта бөтен Евразия киңлегендә чагыштырып карый һәм гомум закончалыкларга игътибар итә Бер яктан, ул Рәсәйнен Европа халыкларыннан артта калуын татар-монголлар һөжүме һәм шуннан соңгы изү белән аңлата. Тик... Азия белән озак вакыт аралашу барышында Рәсәй. Европа-Ази» дәүләте буларак, мәг ълүм яна традицияләр һәм гореф- гадәтләр дә кабул итә. ягъни ике кыйтганың да чалымнарын үзенә сеңдерә. «Мәскәү үзенең күтәрелүе белән ханнарга бурычлы, ди галим—Әгәр урыс жирләре Урда канаты астында тормаса. Литва. Польша. Мажарстан. Швеция Рәсәйне инде һич тә кире кайтармаслык игеп бүлгәләп алырлар иде»
Карамзин Урдада төрле дин һәм мәдәниятләргә ирек куелуын, сәнгатькә һәм гыйлемгә күңел бирелүен дә басым ясап күрсәтә -Бөек кенәз Александр Бәркә ханны Идел буендагы Сарай шәһәрендә барып тапты Батыйнын бу мирасчысы сәнгать һәм гыйлемнәрне ярата иде; галимнәрне, сурәтчеләрне назлый. кыпчак башкаласын матур биналар белән бизи анда яшәүче рәсәйлеләргә христиан динен иркен тотарга рөхсәт итә. шуңа күрә митрополит Кирилл (1261 елда) алар өчен махсус Сарск дип аталган Епархия нигезләп, соңра ана көньяк Переяславль епископлыгын да куша» 1Ист. - на Российского- 4 т 54 б.).
Карамзинның 12 томлык бу төпле хезмәтендә Алтын Урда белән Русь багланышлары бик каршылыклы яктыртылуын да әйтми булмый Бер җирдә ул: «Кенәзләр Урдага хәтәр хөкемгә баргандай бара иле аннан хан хәер-догасын алып яки һич югы башы сау килеш кайта алучы үзен бәхетле саный иде!» — ди. икенче урынла. «Аерым бер илтифат күрсәтү йөзеннән, православие динен тоткан кенәзләребез өчен чиркангыч булган төрле йолаларны үтәтмичә генә, аны үз чатырына керпе Батый Даниилны татар йолаларын хөрмәтләве өчен мактады».—ди (4 т.. 25 б.).
Безнеңчә. Карамзинның «Русия дәүләте тарихы«нын дүртенче томына В Л. Егоров язган аңлатмалар һич тә тәнкыйтьне күтәрми Анынча. Русьнын бөтен бәлаләре татар-монгол һөжүме аркасында гына килеп чыккан Монтохзар һөжүме Рәсәйнен күп милләтле дәүләткә әверелеп үсеп баруын икегә бүлгән чик булып тора. 300 елдан артык яшәп килгән Борынгы Русьның табигый тереклеген Бату хан җайдаклары өзде», ди Егоров
Үз нәүбәтендә С. М Соловьев Алтын Урда ханы Әхмәтнең ябырылуы бөек кенәзне нинди зур куркуга төшерүен тасвирлый Шушы очракны файдаланып калырга ашыккан кече туганнары илче җибәреп, ана: -Әгәр безгә карага үзгәрсәң, моннан соң безне җәберләүне ташласаң, безгә туганнарча карый башласаң, сиңа ярдәмгә килербез-, -диләр Ион аларнын барлык таләпләрен үтәргә вәгъдә бирә Туганнары гаскәрләрен алып, ул Утра буенда татарларга каршы торган җиргә килә» (С. М. Соловьев ( очинения 5—6 т. М . 1889. 50 б.).
В О Ключевский үзенең лекцияләрендә шулай ук. элгәреге каләмдәшләре рухына тугрылык саклап, «татар һөжүме төньяк Русь халык хуҗалыгын бик озакка, бөтен XIII йөз буена коточкыч бөлгенлеккә төшерде» дип сөйли Шул ук вакытта ул Русьның Алтын Урда белән XIV йөздә яхшы диплома гик финанс багланышларында яшәвен билгеләп уза (А О Ключевский ■ О русской истории». М 1993. 139. 145 бб.).
Алтын Урда белән Русь мөнәсәбәтләрендә тыныч хезмәттәшлек хөкем сөрүен искә алмау күп кенә авторларның уртак кимчелеге булып юра Русь белән Алтын Урда арасында сугышлар булуын танымау мөмкин түгел. әмма Л Н Гумилев һәм аның тарафдарлары исәпләгәнчә, алар гел дошманлашып кына яшәмәгән В Б Кобрин. В В. Каргалов исә урыс кенәзләренең үзара бәрелешләрен. Руська Гареп һөҗүмнәрен һич тә искә алмыйча бәген игътибарларын Х111 йөзнен corn ы чирегендә генә дә Урданың унбишләп зур поход ясавына юнәлтә Билгеле инде, алар шул ук вакытта урысларның талау- бөлдерү һөҗүмнәре җәелдерүен телгә дә алмыйлар' В Б Кобрин «Власть и собственность в средневековой России» китабында -Басып алу барышында җир биләүче феодалларның төп өлеше кырып ташланды».- дип раслый
Шушындый ук караш иң яңа уку кулланмалары «Наше Отечество» М . 1991) һәм «История Отечества» (М.. 19911 китапларында да ярылып яга
Л- Н Гумилев фикеремчә исә. Руська ин зур хәвеф монголлар тарафыннан түгел. Гарептан яный, шунлыктан Александр Невскийнен Урда белән берләшүе хәлиткеч ихтыяҗга жавап бирә Гумилев фикеренчә. урыслар. Урда хакимлегеннән зыян күрми Елъязмаларның берсендә Җаныбак хан юкка гына «иге- лекте патша» дип аталмаган лабаса. ди ул. «Батыйнын аз сайты монгол яутирләре Русь аркылы чабып уза да кире далага кайтып китә», дип раслый Гумилев /«Нева» ж . 1988. Ns 3 4).
Әмма Гумилев һәм борынгы елъязмачы раслауларын дәреслек авторлары кабул итми. Алар 74 урыс шәһәренең 49 ын Бату җимерүен. 9 кенәзнен һәлак ителүен һ о бәхегсезлекләрне хәбәрли «Татарстан АССР тарихы»нын барлык басмаларында да шундый ук тискәре мәгълүматлар китерелә
Совет идеологлары «Безгә Бөек Рәсәй СССРнын бүтән халыклары тарихыннан аерып күрсәтелмәгән СССР тарихы дәреслеге кирәк».— дип күрсәтмә биргәнлектән, «Татарстан АССР тарихы» /Казан 1955) редколлегиясе нигездә, белдекле тарихчылардан һәм консультантлардан торса да. әлеге күрсәтмәдән читкә тайпыла алмый.
Казан татарларының килеп чыгышы тарих фәненең бер четерекле мәсьәләсе санала Рәсми идеологлар тарафыннан буржуаз милләтчеләр хезмәтләре кискен тәнкыйть утында көйдерелә, Алтын Урданы «бердәм татар дәүләте» дип караучы. Шәрекь халыклары арасында татарлар мәдәниләштерүче һәм оештыручы ролен уйный, дип санаучы «агрессив татар буржуйларының» тетмәсе тетелә
Шундый ук рухта Алтын Урданы һәм «Идегәй» дастанын идеаллаштыру ЕВЯКЫЙтьләнө Куликова сутышы исә «халыкара әһәмияткә ия бөек жину» дип бәяләнә /«Татарстан АССР тарихы». 1 т 94 п •
Озак вакыт дәвамында Идел буе Болт арстанына һәм аның мәдәниятенә табынылса. хәзер кайбер галимнәр Алтын Урда дәверен тирәнтенрәк өйрәнүне яклый башлады
Аларнын бер өлеше Алтын Урда тарихын элгәрегс тикшеренүчеләрдән аермалы рухта яктырту. «Алтын Урда тарихын да халыкка тулы күләмдә кайтарып бирү» (И Таһирә в «Алтын Урда, миф һәй чынбарлык». Шлһри Казан» . 15 I 1993) фикеренә килде
Берничә тасыр дәвамында гадәткә кергән фикер йөртү рәвеше бары Идет бус Болт аретаны мәдәнияте һәм теле тарихын тына кабул итә Безнсн аңыбыз төрле бормаларны турылый, ата-бабаларыбыз узганын үзенчәлекле, камил, кимчелексез. сугышлардан, талаулардан һәм мәйданын дәгъвалардан азат бөек мәдәнияткә ня тарих буларак кына күрергә тели. Кызганыч ки. чынбарлык схемаларга тәмам сыеп бетми, чөнки колачлы вакыйгаларның, тарихи үсешнең этәргеч көчләре, сәбәпләре бер генә булмый Тарихи хәтердә күп нәрсәләр җуела, ләкин, кагыйдә буларак, сәяси культура сакланып кала
Миклухо-Маклай язганча. «.. гомум кабул ителгәнне юкка чыгаручы һәм ниндидер янатты раслаучы фикер-карашлар бәрелешеннән, хакыйкатьне тзләргә этәрүче шөбһәләрдән чәчрәгән очкын ул Әнә шундый очкыннар кабынсын өчен Кешеләргә эчке рухи ирек, фикерләр хөрриятенә юл куя торган җәмгыять кирәк»
Бешен җәмгыятьтә озак вакыт фикер аерымлыгына юл куелмалы «дәү т.н тә кабул ителгән, билгеләнгән» карашка шик-шөбһә белдерү дә гөнаһ санатып киченде
Танылган болгарчы галим Равил Фәхретдннов үзе өйрәнгән дәүләт хакында укучыларт а бик күп мәгълүмат бирде Аның хезмәтләренә тулылык, төплелек һәм чыганакларга таянган дәлиллек хас \нын «Очерки по истории Волжской Булгарии» (Л/ 1984). «Золотая Орда и татары» Н Челны. 1993 монографияләре нлебезнец хәзерге заман тарих гыйлемен баеткән җитди хезмәтләр бу т ты Шул гаманның социаль-икътисадый. сәяси-мәдәни үсешен яктыртканда берьяклылыктан. элекке катып калган карашлардан арынуы аркасында, ул күп кенә күренешләрне янача сурәтли һәм бәяли алган, тикшеренүе барышында әлеге кадәр тарих гыйлемен лә кузгатылмаган яңа мәсьәләләрне актарып чыт арт ан
Р. Фәхретдннов башлыча С. М Шпилевский. Ь Д Греков. А К) Якубовский \ П Смирнов. М Сэфаргалиев. Г А Федоров-Давыдов. Л. II I у милев традиция.торен дәвам итә. Фикеребезчә, автор, булган тикшеренүләрне, чытанак- ларны яхшы белүдән тыш. үзеннән элгәре яшәтән галимнәр хезмәтенә бик тур хөрмәI белән карый Чынлыкта Ал гый Урда һәм Идет Бо н аретаны тарихына кагылыш ты буттан бер генә җитди хезмәт тә игътибардан читтә калмаган Бу хәл безне күн кенә тикшеренүләрне анализ.таудан коткара
Кайбер нәтиҗәләре бәхәсле булуга карамастан. Р Фәхретдннов хезмәтләре төрки халык ларның тарихи хәтерен терелтү, үткәнмен асыл гуманистик кыйммәг-
ләрен яна буыннарга кайтарып бирү юлында кин мөмкинлекләр ача. Аның археологик казынулары дәүләтнең икътисадын, авыл хуҗалыгын, архитектурасын һәм төзелеш эшен, сәүдәсен, хәрби көчен ачыкларга. Алтын Урданың бөеклеген күрсәтергә бай мөмкинлек бирде.
Монголларның борынгы культурасы монда төрки халыкларның югарырак баскычтагы мәдәнияте тарафыннан кысрыклап чыгарыла. Мәгълүм ки, һәр заманда һәм культурада тел белү мәдәниятлелек бил1есе булып санала. Алда әйткәнебезчә, монголлар тиз арада төркиләшә һәм төрки телдә сөйләшә, аралаша башлый. Бу хакта дистәләрчә тикшеренү, фәнни хезмәтләр бар Яшәү тирәлеге. бергә катнашып гомер итү телләр үзләштерү ихтыяҗын да тудыра. Алтын Урдада милләтара аралашу теле төрки гел була. Бу тел төрле шивәләргә аерылган, әмма тора-бара алар шактый дәрәҗәдә үзара якынайган
Равил Фәхретдинов раслаганча, аз санлы монгол этносы империянең аксөякләре җирле гөрки кабиләләр арасында XIV йөздә эреп бетә, монгол теле дә шушы дәвердә юкка чыга Алтын Урда шушы чорда иң куәтле үсеш баскычына күтәрелә. Андагы дәүләт төрки теленең татар теленә якынлыгын, кардәшлеген шул заманның мәшһүр кулъязма мирасы - борынгы татар әдәбиятының кадерле һәйкәле саналган «Кодекс куманикус» бик ачык раслап тора.
Алтын Урда соңгы вакытта нәшер ителгән күп кенә тарихи белешмәлекләрдә һәм брошюраларда да телгә алына, алар нигездә бер-берсен кабатлый һәм Равил Фәхретдинов хезмәтләренә ни чыганаклары, ни карашлар юнәлеше ягыннан яңалык өстәми. А. Халиковның «Татарский народ и его предки» (Казан. 1989) китабында «Алтын Урда паразитик дәүләт буларак гөзелә, аның икътисадый нигезен колга әйләндерелгән халыкнын хезмәте, ә мәйданый багланышын Алтын Урда ханнарының сәяси хакимияте һәм киң жәелдерелгән бюрократик күзәтү системасы барлыкка китерә».—ди.
Мөселман цивилизациясе кысасында төрки, шул исәптән, татар ренессанс әдәбиятын өйрәнүдә Р Ганиева хезмәтләре яңалык алып килде Ул хаклы рәвештә билгеләп узганча, «төркиләрнең Евразиянең төрле төбәкләрен яулап алуы һәм шунда урнашуы тарихы үзе үк Шәрекънең һәм Европаның күп кенә халыклары белән гадәттән тыш кин багланышларга керүләре хакында сөйли» (Р К Ганиев а. «Торки әдәбиятларда Шәрекь ренессансы һәм аның традицияләре». Автореферат Казан. 1992. 13 б.).
Р. Ганиеваның бер фикере белән килешмичә мөмкин түгел: Алтын Урда заманында иҗат ителгән күп кенә матур әдәбият әсәрләре яки аз өйрәнелгән, яки гомумән фәнни әйләнешкә кертелмәгән. XIII—XIV йөзләрдә Алтын Урда дәүләтендә яшәгән төрки халыкларның ренессанс әдәбияты җитди фикер алышуны һәм тикшерүне иләп итә Безнең уебызча. Алтын Урданы шушы җәһәттән өйрәнү бик кызыклы табышларга юлыктырачак һәм бу тема лаеклы г икшеренү- чесен көтә.
Бу дәверне гәүдәләндерүгә багышланган һәм тарихи аңны калыплаштыруга җитди йогынты ясый торган әдәби әсәрләр исәбенә В Янның «Чыңгыз хан». «Батый». «Соңгы диңгезгә», И. Калашниковның «Шәфкатьсез гасыр». А. Суб- ботинның «Урыс җире хакына». Д. Балашовның «Кече ул», А Юговнын «Яуги- рләр», В. Чивилихинның «Хәтер» романнары керә Аларның байтагына күренекле галимнәр сүз башы язган Хосусан. И. Б Греков билгеләп үткәнчә, В Ян әсәрләренең кыйммәте авторның аларны язганда шактый дәрәҗәдә Шәрекьне өйрәнүче В В Бартольд, Б. Я Владимирцев, А. Ю Якубовский һәм башкаларның хезмәтләренә таянуына да бәйләнгән Ян гасырларны кичкән культура һәйкәлләрен, борынгы риваятьләрне өйрәнә, архивларны күздән кичерә
Бу темага багышланган әсәрләрне бер мәкаләдә барлап бетерү мөмкин түгел. Без бары кайбер әсәрләрдәге сәер фикерләргә генә тукталып китәбез
«Сергей Радонежский гормышы» («Жизнь и житие Сергея Радонежского. М . 1991. 107. 109 бб.) китабында татарлар — явызлар, шакшылар, алласызлар. А Юговныц «Яугирләр» («Ратоборцы» М 1985 . 250 6.) романында менә мондый юллар бар «Йә, кигер мина хәзер тугыз татарны, барысын да ялангач кулларым белән ботарлап атыймчъг! Кылычымны дә чыгармыйча!»
Н Плотникованың «Андрей Курбский» (М.. 1992. 5 15 бб ) романында Казанны саклаучылар «әшәкеләр» дип кенә телгә алына. Дүртенче Иванның Казанда «бөтен татар ирләрен, морзаларын канга батыру»ы данлана.
Автор дини мөнәсәбәтләрне яктыртканда «Кем генә җиңсә дә. православие татар заманындагыча изеләчәк» (Шунда ук. 99 б ). дип игълан игә Алда исә татар хакимнәренең барлык диннәргә тигез караулары хакында җитәрлек искәр- телде.
Андрей Курбский Рәсәй публицистикасы тарихында кануный.тыкны яклаучы. Дүртенче Иван патша җинаятьләрен фаш итүче, теләсә кайсы хакимиятнең әхлакка нигезләнүен теләүче шәхес буларак билгеле Шуңа күрә аның авызыннан тулы бер халык хакында дистәләрчә мәртәбә «кабахәт» дип әйттергән тарихи романның укучыда хөрмәт казануы бик икеле. Ә әсәрдә А. Курбский ару- талусыз гайрәт чәчә: «Мин теләсә кая барырмын, ләкин шакшы татарлар белән генә бармам, мин алар белән христианнар канын түгә алмыйм»., «татарлар, нәкъ сукырлардай, юлдан узып барган кешеләр аша төбәлгәннәр, аларнын бөкерәеп катып калуы, каешланган күз кабаклары, каты чәч толымнары барысы да борынгы һәм куркыныч нәрсәнедер искә төшерә» (Шунда ук. 98. 316 бб.)
Ишкөвнын романга аңлатма язуы инде бигрәк тә тарихи хакыйкатькә туры килми. Ул укучыларны саташтырып, янәсе Курбский «милли катастрофа монгол суешын кичерә» дип белдерә. Алайса Андрей һәм анын туганы Роман Казанны алуда ничек башлап йөри һәм аның халкын кылычтан үткәрә ала икән сон? Менә шундый фаразлар, раслаулар мактап һәм югары уку йортлары дәреслекләренә килеп эләгә һәм иҗтимагый аңга үтеп керә
Аңлашыла ки. мондый әсәрләр милләтара татулыкка, дини татулыкка һич гә булышмый. Бу уңайдан хәзерге гатар язучыларының әлеге кырыс заманны бер үк вакытта кызыклы һәм кабатланмас вакыйгалар тулы гасырларны объектив гәүдәләндергән, сәнгатьчә кыйммәте югары тарихи романнарны бик аз язуын да көенеч белән әйтеп китәргә туры килә
Безнең ышануыбызча. Татарстан һәм Рәсәй мәгариф министрлыклары. Татарстан һәм Рәсәй Фәннәр академияләре, төрле нәшриятләр. аеруча «Просвещение». «Мәгариф» нәшриятләре. төрек-гатар халыклары тарихына һәм аларнын дәүләтчелекләренә кагылган дәреслекләрне бастырып чыгарганда, аларнын эчтәлеген үзгәртерга аларда тарихи фактларны бозуга, тарихи вакыйгаларны берьяклы аңлатуларга чик куярга тиешләр.

Реклама