Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛЕ СУЛЫШЛАР


Jyp шәхесләрнең зурлыгы озак-озак еллар буена горле яклап ачыла. Сибгат Хәкимнең дә зур шәхесе аның шнг ырьләреннән, мәкаләләреннән, куен дәфтәрендәге якалыкларыннан тыш, хатларында да чагыла.
Снбгаз Хәкимнең мина язган хатларының берничәсен «Казан утлары» журналына тәкъдим изү фикере Мөхәммәт Мәһдиевнен Афзал Шамов һәм Сибгат Хәким ха ■ ларыннан соң («Казан утлары» № 7. 1993) язылган сүзләрен укыгач туды. Чыннан да, Сибгат Хәкимнең хатларын бер кулга жыеп бастырык чьи ару мотлак кирәк. Әйе, ул хатларны җыюны кичектерми башлау хәерле. Без түгел, яшьләр дә карзаен баралар, безнең кебекләрдән соныннан жыеп алу кыенлашыр<а мөмкин.
Мөхәммәт Мәһдиев үзәнен соңгы сүзендә Сибгаг Хәкимнең хатлары кемнәрдә булу мөмкин, дип исемлек тә төзи. Ул исемлеккә Татарстаннан читтә яшәүчеләр кертелгәннәр. Мәсәлән, Сибгат Хәким хатлары Сәйфи Кудашта. Гыйлемдар Рамазанов га (хәзер инде алар икесе дә мәрхүмнәр) булуы мөмкин. Мина килгәндә, анык беренче хагыннан башлап, соңгы хагына кадәр сакланганнар. Алар барлыгы— 72 данә.
Сибгаг Хәким хатларында да үзе булып кала: шагыйрь булып, әдәбият һәм шигърият хакында даими кайгырзучы, шулар белән янып яшәүче, кешеләргә карата хәстәрлекле, үз инануына тугрылыклы булып кала. Шагыйрьнен рухи байлыгы һәр яклап, һәркемнең күңел хәзинәсенә әйләнергә тиеш.
Безнең хат алышу шулай башланды: 1958 елның гыйнварында бер төркем башкорт шагыйрьләре һәм галимнәре Казанда үткәрелгән шигырь төзелеше хакындагы конференциядә катнашты. Конференциядән тыш үткәрелгән безнен әдәби очрашуларның бөтенесендә дә Сибгаг Хәким катнашты—безне озагын йөрде. Шунда без якыннан таныштык, минем укыган шигырьләр аның жанына яткангадырмы инде, минем янга килеп: «Җыентыгыңны төзеп Казанга, минем исемгә җибәр әле»,—диде. Ел урталарында мин китапны төзеп җибәрдем һәм аның беренче хаты шул җыентыкка бәйле иде.
Наҗар НӘҖМИ
«Наҗар дус! Синен «Сөю сүзләре»н алдым, китте дә бетте, дип куркып ятма. Бераз бавырым авыртты, эшли алмадым. Шушы арада синен җыентыкны укый башлыйм, сонлаган өчен гафу ит' Мин синең әйберләрне аз-маз беләм. шуна күрә өметем зур.
«Суд залы»на карата әйткән дусларча фикерең өчен бик зур рәхмәт
Сәлам белән Сибгат Хәким 14 XI 1.58».
Наҗар!
Хагыңны алдым, рәхмәт. Дәваланып ятасыз икән Ул бик әйбәт. Тимерта- уда бер булган идем. Матур җир, бик шигъри як. Лермонтовны бөек шагыйрь иткән җир Күп бардым. Күбрәк Ессентукида булдым Пятигорск ошады. Лермонтов урыннарын күрдем, бик сагышлы. әрнүле җир. Шагыйрьләр, язучылар гомумән әрнүле, ахры Шагыйрьләргә тормыш шәфкатьсез булган Пушкины. Лермонтовы. Тукае. Туфаннарына да Алар бит туры, аларны кем яратсын Языласы күпме әсәрләре әрәм киткән! Лермонтов миңа аерата якын Шш ырь- ләрендә җен бар аның. «Демон»ны юкка язмаган ул. Син дә шул «җенле» урыннарда поэма язгансың, уңышлы чыгуына шикләнмим Соңгы ике елда күп
эшләдең Мин мәкалә язып бушый алмыйм әле. Сәйфи аганы әлбәт итеп уздырдык. үзем сүз сөйләдем Уфада Еники булды. Н. Исәнбәт. Г Бәшир мин кул куйган телеграмманы укымаганнар Кичәне Мостай Кәрим алып барган Хәерле булсын. Сәйфи аг аны без барыбер хөрмәт итәбез.
7 декабрьдә 50 еллык уңае белән өлкә җитәкчеләре опера бннасында язучылар. сәнгать кешеләре, культура работниклары, укытучылар һ. б. белән бергә зур бер чара үткәрә Беренче үзе доклад белән чыга, язучыларга сүз күп биреләчәк Чамала, ниятен булса, рәхим ит Сине безнең җитәкчеләр хормәт итә. нәгърә орырсың Бәлки Кайсын да килеп чыгар әле Идеолог хәзер Беляев Рәис
Барчагызга да сәлам.
• л - 26Х84.
Наҗар!
Хатыгызны һәм «Сов. Башкириямне алдым, шигырьләрне укыдым, миңа багышлаш анын «Ил улына» исемле китапка салып куйдым Кайчандыр Р Файзуллин шундый китап кулдан эшләп китергән иде Мина багышланган шигырьләрдән тора ул китап. Рәхмәт. Сезнең шиг ырьләр минем өчен һәрвакыт яңалык, яңа ачыш «Тарафлар»ның «Сов писатель»дә басылуы шатлыклы хәл «Тарафлар» күп нәрсәне сыйдьгрг ан. үзе шигъри, үзе фәлсәфи һәм кин Мин дә ил буйлап күп сәяхәт кылдым, үз әсәрләремә андый исем таба алмадым Актив иҗат иткәнсең, котлыйм
Пленумга бара алмадым, дәваландым 12 майда Мәскәүдә язучыларның үзәк йортында минем кичә булырга тиеш. Җырчылар, артистлар, шагыйрьләр егермеләп кеше Казаннан Ничек узар, белмим Минем җырлар алып чыгар әле. аларда бөтен ышаныч
Сез киткәч, Казанга зур абзый' килеп чыкты, китабы басыла Туфан үлгәч. Ташкентка китте. Әсгать Мохтар алтмыш еллыгына Әсгать һәм Туфан Җир белән күк Мин шуны башка сыйдыра алмыйм Мине котлавы да болан гынадыр Минем бернәрсәгә дә хәзер исем китми. Сезнең бәйләнеш чын күңелдән. Туфан үлгән көнне үк төнлә килүегез турында хәбәр иттегез. Шуна күрә Сезне монда хөрмәт итәләр, шагыйрь буларак та. кеше буларак га. Казан белән элемтәне өзмәгез, укучыларыгыз күп бездә Сезнең бер кичәгезне үткәрәсе иде. ү зем кереш сүз әйтер идем Сезне яратмаучылар шартласыннар Әдәбиятта ярыш шулай гына .
Мин «Эзлиләр Европа буйлап» исемле оч йөз юллык нәрсә яздым «Казан утлары»нда № 5 гә басыла. Укып карарсыз. Шул исемдә алты табак чамасы яна шигырьләр китабы әзерләдем. 1983 елга
Башка яңалык юк
Барыгызга да күп сәлам.
Сибгат Хәким Март. 1982.
Наҗар!
Борчылып язган хатыңны алдым «Иблис» турында Вәлисв белән сөйләшермен. Вәлиев тә хәтерли дип уйламыйм Күптәнге эш Аннан, алар хафага төшәрлек бернәрсә дә юк Illy тай тыныч кына уза иде ул. сезнең кешеләр үзәккә язмаса Ал арның ни өчен «Иблис»нс гаепләү гарен аңламыйм мин. аның төп идеясе илеңнән, җиреңнән, телеңнән аерылсаң бетәсен. Моның нәрсәсе куркыныч’ Просто Сезнең егетләр подлость эшләделәр Каләмдәшләр' Сөйләшермен, аңлатырмын. Зәкигә дә яңадан үз фикерләремне, редколлегия члены буларак, әйтермен Әллә кайчан онытылган нәрсәне яңадан югары оешмада кузгату шнк кенә тудырыр Андый җитди нәрсә булса, мине дә. Гарифны да чакырган булыр иде Бутаучылар күп сездә Син. премия алганчы, бик талашма, төкер, яз да яз. талан тынны ваклама, алар күп. син берәү' Андыйлар һәркайда җитәрлек Казан белән элемтәне өзмә «Сон Татарстан». «Азат хатын». «Ялкын»да катнаш Сезнекеләрнең шуңа эче поша, үч алалар
Сәлам белән Сибгат Хәким IX май
Наҗар!
Хагың мин кайткан көнне үк китеп җитте. Рәхмәт Икенче көнне Аккош күленә кинем Иртәгесен иртән безнең радио Фәридә Кудашева башкаруында
Моспнг Карим Н II
татар халык җырларын тапшырды: «Ишкәкче карт» һәм башкалар ярты сәгать Фәридәне мин тыныч тыңлый алмыйм, гел эчтән елыйм, әллә ниләр искә төшә, җирем, тарихым, халкымның бөтен узганы алга баса, әнкәй күз алдына килә, анын тавышын ишетәм, саф тагар теле, андый тел белән җырлаган бер генә җырчы да юк. Менә нинди ул ходай биргән табиг ый талант. Хәзер инде куркам, аннан соң кем килер икән, iуар микән Фәридәләр? Казахстанда казах җырларын тыңлап, халкының талантына сокланган идем, үз халкым да минем искиткеч талантлы1 Йөрәгендә шулкадәр моң, просто агыла, ташый, агыла Фәридә җырлаганда. Идел. Агыйдел кушылды, аралар кушылды, бөтен чүп-чар юкка чыкты, бәхетле итте. Җирем дә мине.м әйбәт, җырга бай, моңга бай. авыр язмышлар аны шактый уйландырган, күрәсең. Фәридәне бер очратсаң, әйт, Сибгат абый Сезне һәрвакыт сагына диген Телендә анын бөтен мон! Без вакы-тында кайттык. Син киткәч, күңелсез булды. Башлаган әсәреңне очла, уңышлар телим, бер күрермен әле, гомер булса.
Сиңа, иптәшеңә, кызыңа, Сәйфи агага күп сәлам.
Сибгат Хәким. 29'V—79. Аккош күле.
Наҗар!
24 апрельдә шигырь бәйрәме. Тукай. Җәлил айлары Мин радио белән сөйләштем, синең чыгышны язып алырга булдылар. Телевидениедә язу турында Роберт1 хуҗасы белән сөйләшкән Болары хәл ителгән. Радио өчен шигырьләреңне сайла, әзерлә, фондка кереп калыр, алдагы еллыкларың өчен сакланыр. Менә сиңа задание шул
Мин Мәскәүгә бармадым, авырдым. Поэмаң турында Робертка әйттем, бер килеп чыгарга булды Аңа бәлки төзәтелгән вариантын бирерсең.
Миндә склероз, бер сезгә күчәм, бер сиңа күчәм. Соңыннан гына искә төшә, кәеф уртача Инфарктам соң кеше нык үзгәрә икән
Сәлам белән Сибгат Хәким. 31/Ш—86. Анын миңа язган соңгы хаты (Н. Н.).