Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ ПУБЛИЦИСТИКА


иксәненче еллар ахырында шигъри публицистика шактый җанланып киткән иде Иҗтимагый-сәяси сүз әдәби-нәфис сүзне бераз кысрыклап, алгы планга чыкты. Шагыйрьләр дә, лирик булудан бигрәк, сәясәтчегә әйләнә башлады.

Соңгы бер-икс елда бу шигъри дулкын, иң югары ноктасын үтеп, кимүгә таба бара. Публицистика публицистика булып, шигърият исә шигърият булып калды Публицистикада турыдан-туры «маңгайга бәреп» әйтү, үгет-нәсихәт тә урын алырга хаклы Шигъриятнең исә законнары башкача.
Менә.әйтик. Сафуан Мулла Гали читкә сибелгән татарларны Татарстан жиреиә кайтырга үгетли: «Моңаясың, татар, саргаясың, чит җирләрдә илне сагынгач... Канлы яшен ташны тишә синең. Тама-тама— тамып кич-иртә Өмет өзмә. татар, ничек тә. Кайт Илеңә юлга кичекмә!»
Әлбәттә, мондый шигырьләр дә яшәргә хаклы Ләкин аларда публицистика алымнары поэзияне кысрыклап чыгара, шигырь рифмалаштырылган мәкаләгә әйләнә яза «Саф» публицистика исә бу максатны яхшырак башкара ала. Публицист фактлар, дәлилләр китерә, укучыны хис-эмоция белән генә түгел, фикер көче белән ышандыра
Соңгы еллардагы шигъри публицистиканың иң югары ноктасы турында сүз йөрткәндә, мин Рәшит Әхмәтҗанның «Ачлык мәйданы» китабын күздә тотам Монда публицистика белән шигърият, йөрәк ялкыны белән фикер көче, эчке инану белән сүз коченә ышану бик гыгыз. аерылгысыз үрелгән Шагыйрь Ирек мәйданында ачлык игълан игүчеләрне читтән күзәтеп кенә йөрмәгән, үзе алар арасында булган, үзе ачлыктан интеккән. Шигырьләрдәге геройларның исемнәре дә чын. документаль Хисләре, кичерешләре дә чын. алдаусыз 1993 елда чыккан бу китап шигъри публицистиканың асыл үрнәге булып санала ала. Рәшит Әхмәтҗан үз йөрәген Данко йөрәге сыман дөрләтеп яндырган, шуңа да аның шиг ьри юллары җаннарны көйдереп-өтеп ала.
Бу темага күпләр язды Менә. Шамил Маннапның «Ирек мәйданы. 1991 елның мае» исемле шигыре («К У.». 1994. 9 сан) Шигырь профессиональ осталык белән язылган. Образлары да матур, күңелгә ятышлы «Бу мәйданда ачыгучыларны Санау өчен бармак җитәдер. Ләкин сусау Азатлыкка сусау Интектерә инде күпләрне» Шулай да бу юлларда Рәшиткә хас ялкын, чын күңелдән инану җитенкерәми Әйе. шигъри публицистиканы, шигъриятнең башка жанрлары кебек махсус язып булмый. Ул үзе языла, үзе шигърияткә бәреп керә.
Менә, әйтик. Гамил Афзал Гомер-бакый иҗтимагый проблемалар турында уйланып, милләт язмышы турында кайгыртып яшәде һәм иҗат итте Аның лирикасында сатирик төсмерләр әледән-әле чагылып китә Сатирик шигырьләренә дә лирик җылылык хас Рөстәм Мишалимнең дә ижтимаг ый-сәяси темалардан читләшкәне юк Бу өлкәгә Зиннур Мансуров. Әхсән Баянов. Газинур Морат. Ркаил Зәйдулла да җитди, төпле шигырьләре белән сизелерлек өлеш керттеләр
Болар барысы да көтелгән, табигый дип кабул ителә торган уңышлар Әмма көтелмәгәннәре дә бар Шундыйлардан мин Илдус Гыйлажевнеп «Казан утлары»ныгг җиденче санында басылган (1994 ел) шигырь бәйләмен күрсәтеп үтәр идем Шагыйрьнең колачы киң. фикере үткен, күгәргән проблемалары җитди Иң мөһиме исә аның шиг ырьләрендәг е публицисг ика тирән хис белән үрелеп бара. Шуңа да Илдус шигырьләре ышандыра, күңелгә тәэсир игә
Без хәзер социализмнан капитализмга күчү чорын кичерәбез Ләкин цивилизацияле илләрдәге күркәм йөзле капитализмга түгел, ә кыргый, комсыз, вәхши капитализмга күчәбез кебек Торгынлык чорындагы партия функционерларының, эш урыннарын алыштырса да властьны үзләрендә саклап калды Алар бүген дә хакимияттә Алар гирәсендәгеләр. властька таянып, дәүләт милкен үзләштереп калырга ашыгалар, ил байлыгына кул сузалар, халыкны кычкыртып талыйлар. Яшәү рәвеше үткән елларга караганда күп гүбән Анысы бер хәл. монысына гына түзәр идек әле. тигезсезлек артты Яна байлар барлыкка килде, мафиозлар. рэкетерлар кендекләре шулар белән үк береккән зшкуарлар Ьер яктан, икс-өч катлы коттеджлар төзелә. Канар утрауларына ялга йөрүчеләр арга, икенче яктан, күпләр хәерчелек ! ә интегә.
Бу күренешләр бүгенге шагыйрьләрне борчымыймы'1 Борчый, һичшиксез борчый Көндәлек мәсьәләләр Зө к|мг. Мөдәррис Әгъләмов. Рәдиф Гаташ. Харрас Әюп. Ренат Харис һәм башка тарның иҗатларында теге яки бу рәвештә чагылыш таба Ничек атарга мондый шигырьләрне? Шигъри публицистика дипме. әллә гади шигырь дипме1 Монысы мөһим түгел. Иң мөһиме шигырьнең укучы күңеленә ясаган тәэсир көчендә
Безнен заман сорау тар заманы Прозаик Аяз Гыйләҗев «Балга кем кулында?» дип баш ватса. шаг ыйрь Равил Файзуллин «Заман кемнең заманы’» дип уйлана
Көтмәдекме безне баскан басымның басылуын? Җанга, рухка, хөр фикергә юлларның ачылуын?
Көттек, көттек. Ниһаять, күзләр шәрран ачылды. Күз алмасына шәп-шәрә чынбарлык кереп тулды.
Менә бу «шәп-шәрә чынбарлык» шагыйрьне борчулы уйларга сабыштыра. Ул империя коллыгыннан котылу юлларын эзли, демократиянең тышкы төсләренә дә алданмый, чөнки аның җисеменнән иске, юылмаган сасы ис килә. Шагыйрь конкрет кешеләрне гаепләү белән чикләнми. Тарихи Хатанын тирән сәбәпләрен барыбызның да күңел төпләреннән эзли. Фәйзуллин публицистикасына фәлсәфи яңгыраш хас. Ул барысын да әйтеп бетерми, укучыга уйланырга, үзенчә нәтиҗә ясарга урын калдыра. Укучы аның өчен элеккечә иптәш кенә түгел, ул — галәм- дәш тә. замандаш та, илдәш тә, милләттәш тә, кардәш тә. җанлаш та...
Равил Фәйзуллин замандашларына ышанып караса, Лена Шагыйрьҗан исә күп вакытта аларга ачынып-көенеп карый, хәтта нәфрәтен дә яшерми Аның өчен алар арасында төрле-төрле типлар бар:
Атасызлар, Анасызлар, Ватансызлар. Алласызлар,... Алма бакчаларын корытып. Мәхрүм калган алмасызлар...
Корабсызлар, җилкәнсезләр...
Мәчетсезләр, имамсызлар... Мәгънәсезләр вә тозсызлар. Шәригатьсез, имансызлар...
Бер караганда, шагыйрә кешеләрне кимсетә кебек. Әмма төплерәк уйласаң, бу кимсетүдә кешеләргә ышану да. аларның Кеше булып калуларына өмет тә чагыла. Дөрес, шагыйрә күбрәк мәхәббәт лирикасын яза. «җитми калды сөю ялкыннары», — дип уфтана. Әмма публицистик аһәңнәр дә аның лирикасында бик ачык яңгырый.
Илдар Юзеев үзенең «Казан утлары»нда (1994 ел, 9 сан) басылган шигырь бәйләмен «Моңсу шигырьләр» дип атаган. Чыннан да. алар шагыйрьнең элеккеге шигырьләре белән чагыштырганда шактый моңсу яңгырыйлар: «Кесәләр буш... Күңелем хуш... Акчасыз-нисез җырлыйм. Гармун уйнап, бүрек тотып Урамда гына тормыйм» Менә ул — шәп-шәрә яңа чынбарлык! Бүген ул безнең барыбызга да кагыла Аңардан күз йомып кына котылып булмый. Ул теләмәсән дә, шигырьгә үзе бәреп керә.
Ләкин заманның күзгә чалынган һәрбер күренешен чын публицистика дип әйтеп булмый әле. Бу турыда Нәҗип Мәдьяров бик матур итеп әйткән:
Зурдан кубып, яна җырлар эзләп Чыгып йөрим иген кырларына Ияреп кайта чалбар балагына Кайчагында фәкать сырлан гына...
Әйе, күргән бер нәрсә шигырьгә фәкать сырлан булып кына да кереп тула ала. Әлеге күренеш йөрәк аша узып, аның җылысын алса гына чын шигырьгә әйләнә...
Әйтик, бүгенге көн күренешләре Әзһәр Габидинең «Казан утлары»нда 1994 ел. 12 сан) басылган шигырьләрендә шактый мул сибелгән. Шагыйрь бүгенге көн турында, үткәнебез, киләчәгебез турында уйлана. Ләкин шигырьләре никтер күңелгә үтеп керми, укылу белән шундук онытыла Ни өчен'’ Моның сәбәбен, минемчә, шагыйрь үзе түбәндәге юлларда ачып бирә: «Канәгать булып яшим мин Туган ил бирнәсенә.. »,— ди ул. Чыннан да. шагыйрь канәгать, артык канәгать булып яши. Аның өчен барысы да ал да гөл, барысы да яхшы. Моны шагыйрь: «Елмаеп кына барырмын Дусларым каршысына. Чәчәкләр генә бирермен Мин аларның барсына» — дип ярып сала. Әйе, һәркемгә чәчәкләр генә өләшеп яшәү бик рәхәт булыр иде дә бит. алай яшәп булмый шул. Чын шигърият тирә-як мохиттән канәгать булмаудан башлана...
Бармы соң бүгенге поэзиядә әнә шундый чын шигырьләр'’ Аллага шөкер, бар Шундый шагыйрьләрнең берсе Рөстәм Сүлти Аның публицистика лирикасыннан аерылгысыз. Лирикада булсынмы, публицистикада булсынмы, ул кеше күнелен аңларга, кешенең рухын иңләргә тырыша. Аның каләме астында күптән таныш, күнегелгән образлар бөтенләй яңача яңгыраш таба. Әйтик, шул ук күптән таныш, күнегелгән Шүрәле образы:
«Былтыр кысканга ник быел
Кычкырасын соң?» димә
Ул кысунын авыртуы
Үткәнгә бәгыремә
Шүрәлесең,- тик көлмә!
Җанымны кысты ул чөнки.
Телемне, ил-көнемне.
Кысты, кысты газизләрдән Газиз булган денем не
(«Казан утлары». 199*. 12 сан )
Шулай итеп, шагыйрьнең фикере үсә. ул зур гомумиләштерүләргә ирешә Туган халкының язмышын үз язмышы итеп кабул итә: «Миңа тигән өлеш каргыш, каргыш янә каргыш » Алай гына да түгел, ул барлык төрки халыкларның язмышын да үзенеке кебек кабул итә, Идел-Урал, Төркестан, Кырым, Төрек дәүләтләре язмышлары турында уйлана
Публицистик рухтагы шигырьләрнең төп темасы - милли азатлык, бәйсезлек темасы. Шигъриятебез халыкның үзаңын үстерүгә шактый зур өлеш кертә
Сез кайларда. татар угланнары91
Калдырасыз мирас кемнәргә91
Кан тартмаса, бәлки, җан тартадыр.
Җыр җырлыйсыз нинди телләрдә ’
«Әнкәй!» - дисез нинди телләрдә'’
дип сорый Марие Нәзиров («Казан утлары» 1994. II сан) хәер, милли тема социаль тема белән бик тыгыз үрелеп бара
Җан кибә тулай торакта.
Кысынкы ул. караңгы Үрелгәч, калҗа сузалар. Тик ак дисәң караны
дип яза үзенең яшәү мохиты турында шул ук Нәзиров.
Әлбәттә, бер шагыйрь дә бүгенге җәмгыятьнең тулы картинасын тудыра алмый, һәр шагыйрьдән аны таләп итеп тә булмый Әмма барлык тагар поэзиясен алсак, шактый тулы картина күз алдына килеп ба а Әйтик. Нур Әхмәдиев. үз халкының үткәне һәм бүгенгесе турында уйланып, болай ди «Сарык булулары, ай, туйдырды, Кеше булуларга зарыктык » Милләт язмышы аның иҗатында зур Ватан язмышы белән килеп тоташа
Этләр өрә. бүре йөри тора. Зәңгәр күктә йолдыз агыла Орә-өрә этләр ни саклыйдыр, Бездән урлап Ватан сатыла
Бу юлларны укыгач. Союз таркалуы турында да уйланасын. Рәсәй язмышы да күз алдына килеп баса. .Татарстанның киләчәге дә пошындыр <
Газинур Морат Татарстан азучыларының XII съездында сөйләгән докладында «Поэзия намус, әхлак кебек үк. беркайчан да үсеш-pi эреш кичерми торган статик категория», дип әйткән иде Мондый караш белән берничек тә килешеп булмый Поэзия алдында куела торган таләпләр дә. шигърият үзе дә беркайчан да статик хәлдә булмый, булганы да юк Ул тормыш кебек үк туктаусыз үзгәрештә. Дөрес, ул һәрвакыт үсештә дип әйтә а гм гйм Кайчак га шигърият артка да чигенә, бер урында да таптана. Әмма барыбер үзгәрешсез тормый
Соңгы елларда шигъриятебезнең элекке штамплардан шактый уңышлы арына баруын күрәбез Әйтик, күп еллар буе аерым кешегә социаль яисә производство берәмлеге игеп карау яши иде Кеше, шәхес булудан бигрәк, йә алдынгы терлекче, йә нефтьче, мехчы, ташчы, кыскасы берәр тармак эшчесе буларак кына
сурәтләнә иде. Таштан коелган кебек нык ихтыярлы большевикларны да. кансыз акгвардиячеләрне дә. комсыз кулакларны да күп күрдек Хәзер исә поэзиябездә кеше беренче нәүбәттә кызыклы, тулы канлы шәхес буларак күз алдына килеп баса.
Күп еллар буе без яна кеше тәрбияләү турында хыялландык. Әдәбиятны да шуна юнәлдердек Баксаң, яңа кеше дигәнебез буш куык кына булып чыкты Мәңгелек кеше исә. Кол Галиләрдән килә торган кеше - һаман яши, янадан- яңа яклары белән ачыла.
Сою ы берничә ел эчендә хатын-кызлар шш ърияте көтмәгәндә үсеп, ачылып кипе. Китапханәләрдә үткәрелгән тикшеренү буенча, иң укыла торган шигъри китаплар арасында Эльмира Шәрифуллина китаплары бар. Очраклы фактмы бу? Юк. әлбәттә. Әмма бездә аңа әллә ни игътибар бирүче булмады.
Нурия Измайлова ижаты шигърияттә үзенә аерым бер урын биләп тора. Аңа да игътибар итеп җиткермибез
Үткән елны шагыйрә Салисә Гәрәева һәм Флера Гыйззәтуллина матур- матур шигырь бәйләмнәрен бастырдылар
Ә яшьрәк буынны алып карагыз: Халисә Мөдәррисова. Илсояр Иксанова, Рифә Рахман. Фәйрүзә Исмәгыйлева һ. б. Әдәбиятка яна аяк басучылардан Ләйсән шигырьләре дә өмет уята.
Хатын-кызлар шигърияте поэзиябезгә яңа төсмерләр дә алып килә эчкерсезлек, ихласлык, хискә бирелү. Дөрес, алар күбрәк мәхәббәт, сагыну, тугрылык турында язалар Әмма бүгенге мохитне дә читләтеп узмыйлар: милли, нҗтима- I ый мәсьәләләр турында да шул ук ихласлык, эчкерсезлек белән язалар. Минемчә, хатын-кызлар шигърияте аерым бер сөйләшүне таләп итә торган зур. җитди тема.
Әйе. поэзиябез заман үтү белән үзгәрә тора. Әмма шулай да сүз иреге ачылу белән без поэзиядән күбрәкне көтәргә дә хаклы идек Элек, цензура басымы булганда, шагыйрьләр әйтергә теләгән фикерләрен ничектер киная белән генә, яшертен-астыртын гына әйтә алалар иде Шигъри әсәрне дә без күбрәк нәфис булганы өчен түгел, кыю әйткәне өчен мактый идек.
Хәзер инде кыюлык белән беркемне дә шаккатыра алмыйсың Бүген барыбыз да кыю. барыбыз да усал телле. Димәк ки. алгы планга шигъри әсәрнең эшләнеше, поэтик яңгырашы килеп баса. Ә бу инде таланттан тора. Моны шагыйрьләр үзләре дә аңлый Гамил Афзал, мәсәлән. «Эзоп теле белән сөйләшкәндә, мә!ънәлерәк иде сүзебез», дип юкка гына әйтмәгән Әйе. мәгънәлерәк тә. сәнгатьчә эшләнеше дә югарырак иде шигырьләрнең Монда таләпчәнлекнең кимүен дә күрсәтеп китәргә кирәктер Элек, һәр сүз җиде иләк аша чыкканда, туры сүзне генә түгел, зәгыйфь сүзне дә матбугат битләренә чьи армаска тыры-шалар иде. Хәзер исә җыен чүп-чар җинелрәк дөньяга чыта
Шагыйрьләребез яңа тормыш, яңа күренешләр алдында бераз каушабрак калдылар сыман Бу каушау озакка бармас, тиздән үтәр дип ышанасы килә...