Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНГЛИЯДӘ «ИСЛАМ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ»

Ислам диненен еллар узган саен кинрок тяралуы Һәм йогынтысы үсә баруы мөселман илләрендә төрле дини басмаларның аргуына кидерә. Бу бер дә гажәп түгел. Ләкин соңлъл елларда замандаяллларыбыз бу мннен христиан мәмләкәтләренә дә җәелүенә шаһит. Ислам ни) едләрен аңлаткан аерым кнi an.tap I ына I үтел. Коръән һәм нәид амбәрләр ■ арн- хыи сурәтләгән жыен1ыклар ла. күн |<>млы днциклонс дияләр дә анда әледән-әле донья күрә башлады. Шуларнын берсе —Сирил Гласс дарафыннан әдерләдддәдд бер домлы «Ислам энциклопедиясе». Ул 1991 елда Лондонда басылыдд чыкты.
Сирил Гласс—АКШ галиме. Алтын бу хезмәте күдд еллык ыләнү.дәре нәтиҗәсе. Ill у на күрә ул кдид саен басылыдд дорд ан ки данлар ташкынын да үзенчәлекле, тирән эчтәлекле булуы белән күддә ташлана. «Ислам энциклопедиясе’>нә кереш сүген.дә профессор Хьюстон Смит хаклы рәвештә япанча. «ислам һинде даннан Атлантикага кадәр жәел- дән империяне ү л эченә ала. Буден, ихтимал, ул — донья днннәреиедд идд турысыдыр. Егер-менче йод ахырын да аныгд сәяси һәм социаль дормгмддднгән бөтен даряфларына дирән үтен керүе һәм йогынты ясаны нәкъ менә януны исбатлый».
1200 мәкаләне туплаган бу кидаддга догалар, дини гореф-гадәтләр һәм йолалар.
күрәдәлек.дәр. мөселманлык канхннары. ка-лендарьлар анлагыла. төрле мәдһәб.гәр. оешмалар хакында мәгълүмат бирелә, тарих, этнография, телләр, милләтләр, медицина һәм бүтән фәннәр буенча белешмә басыла, ислам г аләменен мәл арнфә ыи тем учак дары, алар урнашкан шәһәрләр белән д.дныднды- рыла.
«Ислам энциклопедиясе» үдкәнне дама- иыбыз белән бәйли, моселман илләренедд бүлеше тормытиын күзалларга да яр дәм итә. Гагыдг да бер .әһәмиятле ягы анда ислам диненә багыгнланган хезмәтләрнедг күп санлы исемлеге бирелә. Белешмәлек шулай ук төсле сурәтләр, карталар һәм схемалар белән баетылг ан.
( нрнл I ласс был дыр С ара ловка килеп, днәһәрнелл ии ары уку йортларында ислам диненә баяынглашан лекллия ләр укыды, тагар мәктәбендә чыг ыпл ясады, ( аратов һәм Волям par мөселманнары имам-мох гәсибе XI. Бибарсов белән очрашты һәм Идел буе моселманнары тормышы белән ганылнлы.
Саратов галиме, фәлсәфә фәннәре капли галы Дилия (ОЛОЛОВНИЧЕНКО ( и рил ГЛАСС «әфән де белән очрангын. ана «Ислам энциклопе днясе«н әзерләү барышы хакында сораулар белән мөрәж.налг. итте. Гүбәндә без укучыларыбыд идыибарына шул әңгәмәне тәкъдим итәбез. — Ислам хакында энциклопедия тезү уе ничек барлыкка килде?
Очраклы рәвештә Мин Швейцариядә бер халыкара журна.тдгын редакторы булып лили идем Шулчак бер ки ran нәшрияты мина әзерләнә юрган ислам дине энциклопедиясенең мөхәррире вазифасын тәкьдим итте. Аларга ислам дннен яхшы белүче кеше кирәк иде Мин ризалык бирдем
Әмма соңрак бу лш катлауланды. Хезмәткә оеткы салган Ливия дарәпләре ниятләреннән сүрелде Ярдәм итәргә вәгъда бирдән Согуд Гарәбестаны да сүзендә тора алмады Шунын аркасында энциклопедия тозүгә нн күренекле иллеләп моселман галимен rapiy фикере үзеннән-үзс юкка чыкты. Егермеләп белгеч белән эшкә тотынырга исәнләп. АКШ мәдәният хәзинәсеннән ярдәм итүләрен үтендем, әмма ул чакта (1981) бу жәмгыять егерме проектны гамәлгә ашырырга алынган иде инде Шул проектларвын берсе Африка бөҗәкләре сайравын язып алуда багышланган иде Үтенечемне кире каккач, мин аптырап уйландым кеше өчен бөжәкләр сайравы әһәмият лерәкме, әллә ислам дурындагы китапмы'.’ Мидд китап әһәмиятлерәк, кирәктерәк дидән фикергә ки ддем һәм. солтан да. шәех лә. тулаем гарәпләр дә бу эшне кайгыртмагач. «Ислам энциклопедиясен! үзем генә төзи башларга булдым Бу вакытта мидд Индиана штатының Блуминтон шәһәреннән утыз чакрымдагы бер авылда яши идем Әлеге шәһәрнең кидапханәсендә 1.5 миллион дом китап жыйналган. шу дардан файдалану зшемне дддакдый жнңел әйтте —■ Бу эшне башкарып чьи у тулы бер авторлар берләшмәсенә дә җиңел булмас иде. Максатыгызга ничек ирештегез?
- Кыенлыклар бик күп очрады Әйтик, гарәп сүзләре инглизчә бер төрле языла, икенче төрле яңгырый, ягъни әйтелеш белән язылыш арасында аерма зур Гарәп телен белми торган мөселманнарга инглизчә «Ислам энциклопедиясе»!! файдалану читен булмасын өчен, башваткычлардан беренче адымда ук котылырга кирәк иде. Мин белешмәлектә ислам төшенчәләрен әүвәл инглизчә яңгырашта, аннары гарәпчә әйтелештә бер-бер артлы язырга карар иттем. Шул тәртиптә төзелгән энциклопедиядән теләсә кайсы укучы жинел файдалана алыр, кирәкле белешмәсен ансат табыр дип уйладым Инглиз телендә 44 авазга 26 гына хәреф барлыгын истә тотсак, ят тел сүзләрен бирү (энциклопедиядә күп кенә догалар, исемнәр гарәп телендә басыла) бик катлаулы бер бурыч иде. Әгәр энциклопедия төзү эшенә тулы бер авторлар берләшмәсе тотынса, алар шушы мәсьәләдә үзара бәхәскә кереп, күп вакыт югалтыр, хәтта, бик ихтимал, килешә алмаслар иде. Ялгызым эшкә керешкәч, төшенчә һәм принципларны бер төсле хәл итү җиңеләйде. Моның үз отышлы һәм кимчелекле яклары булуы табигый. Гомум кабул ителгән төшенчәләрне аңлатканда мин. әлбәттә, көчле Бәхәсле карашларны, төшенчәләрне аңлатканда хаталануым да ихтимал. Әмма шунысы әйбәт: белеш-мәлекнең башыннан ахырына кадәр эзлекле бер караш сузыла, укучы ныклы бер эзгә салынган мәгълүмат ала
— Энциклопедия эчтәлеген билгеләгәндә нәрсәләргә таяндыгыз?
- Бирергә теләгән мәгълүматларны бер «жеп»кә тезү, нәрсәнең нинди күләмдә һәм рәвештә бирелергә тиешлеген хәл итү бик четерекле эш. Кирәкле техник кагыйдәләрне үзләштерү өчен генә дә миңа унбиш ел вакыт кирәк булды. Диннең асылы һәм аның төрле кеше аңындагы чагылышы, «вак-төяк» аерымлыклар кайчак фаҗигале гамәлләргә сәбәп була. Мисалга, бер хатын гарәп теле белгече саналган француз галименнән: «Намаз алдыннан пакьләнгәндә чәчләрне ничек чылатырга төбенә кадәрме?» — дип сораган Галим. «Төбенә кадәр!» — дип җавап биргән. Күз алдыгызга китерегез әле: тәүлегенә биш мәртәбә куе озын чәчләрен төбенә кадәр чылатса, бу бичара хатын тиз арада нинди хәлгә төшәчәк? Аның чәчен киптерергә вакыты калмаячак та лабаса! Югыйсә намаз алдыннан юеш кулларны баш очына, чәчләргә тидереп алу да бик җитә Билгеле, гади мөселман кешесе өчен мондый нәрсәләр башваткыч тудырмый, чөнки ул аларны яшьтән белеп, күреп үсә. Әмма энциклопедияне ислам дине белән танышырга теләүче ят кавемнәр дә укыячак ич. аларны саташтыру белешмәлекнең дәрәҗәсен генә төшерер иде
Белешмәлекне төзер өчен тирән теоретик белемгә ия булу, һәрнәрсәне аңларга тырышу һәм аңлата белү зарур. Ул чакта инде «сәер», «кыргый» нәрсәләргә очрау сине аптырашка калдырмый Алар һәр диндә бар. чөнки диннәрнең асыллары бер Тик аларның гәүдәләнеше, сурәтләнеше төрле диндә төрлечәрәк, шуңа күрә алар бер диндә күзгә чалына, игътибарны җәлеп итә. икенчесендә хорафат яки ырым буйарак аңга сеңми кала.
Мин биш ел Мароккода яшәдем, унбиш ел дәвамында Мисыр. Төркия, Сурия. Пакыстан. Мавритания. Алжир һәм бүтән гарәп илләре буйлап сәяхәт иттем. Согуд Гарәбестанына һәм Мәккә шәһәренә җентекле юлкүрсәткечләр яздым. Ислам диненең төрле мәмләкәтләрдә тоткан урынына, аның заманага яраклашуына игътибарымны тупладым Мөселман дөньясын һәм ислам тәгълиматын әнә шулай өйрәггү нәтиҗәсендә генә гыйльми энциклопедия төзергә алыну мөмкин иде Шул юлны узгач кына өйрәнгән һәм тикшергән тармактагы иң әһәмиятле, иң кызыклы төшенчәләрне кыскача тасвирлап, аңлатып бирергә була.
Минем тагын бер принцибым — бер җирдә ачыкланмаган мәсьәләне икенче җирдә, бүтән юлда чишәргә омтылу Гадәтгг булмаган юлларга басып эзләнү.
Энциклопедиямдә мин Коръәннең күп кенә аятьләрен гарәп һәм инглиз телләрендә китерәм, гарәпчә доганы латин хәрефләрендә бастырдым. Күп кенә төшенчәләрне аңлатканда. Коръән — минем өчен төп чыганак Мисал өчен, «җи- һад», «оҗмах» төшенчәләрен Коръәннән әйбәтрәк аңлаткан чыганак юк та. Әмма, аңлашыла ки. белешмәләремдә мин күпсанлы башка чыганакларга да таянам Алар арасында Әл-Әшгари. Ибн-Гатаулла. Ибн-Фәрит. Ибн Әл-Мөгаф- фә Һәм башка урта гасырлар дин эшлеклсләре. шагыйрьләр һәм фәлсәфәчеләр, аннан соңгы дәвердә ислам динен таратуда, аның төрле мәзһәбләрснә нигез салуда, аны өйрәнүдә һәм аңлатуда тирән эз калдырган күренекле шәхесләрнең әсәрләре бар Бу әсәрләрдән өзекләр китерү диннең асылын ачарга, аның йола
ларын аныкларга нәтижәле ярдәм итә. Бу әсәрләрнен күпчелеге инглиз теленә инде күптән тәрҗемә ителгән, кайберләреннән аерым өзекләрне гарәпчә-фар- сычадан энциклопедия өчен махсус әзерләргә дә туры килде.
— Бу эшмен барышында сез күп телләрдә уку нхтыяжын бигрәк тә ачык тойгансыздыр. Сез кайсы телләрне беләсез һәм аларны ничек өйрәндегез?
Төрле илләргә сәяхәтләрем вакытында мин аларнын телләрен дә үзләштерергә тырыштым Байтак еллар дәвамында инглизләр тылмачы гид булып эшләдем, күп кенә Европа илләрен — Алмания. Испания. Италия һәм башка дәүләтләрне аркылыга-буйт а гизеп чыктым Бервакыт мин озата барган автобус шоферы туган теле итальянчада гына сөйләшә ала иде. Ә мина гол буе сәяхәт тирәлегенә бәйле рәвештә инглизләрне күп нәрсә белән таныштырып барырга кирәк Монын өчен әүвәл кая баруыңны, хәзер кайсы җирдән узуыңны һ б нәрсәләрне белү хажәт. Төнлә автобусыбыз Кале шәһәреннән Парижга таба йөгергәндә, шоферым «Сбаглиатто!» дип куйды Мин аның мәгънәсен якынча гына чамаладым «Югалдык!» Ягъни адаштык! Менә шуннан сон аңлашырга, шоферга ярдәм итәргә, илгизәрләрне тынычландырырга кирәк иде ләбаса. Бәген сәләтемне итальян телен өйрәнүгә багышларга туры килде һәм мин дүрт көннән соң бу телдә сөйләшә башладым Билгеле, моңа француз һәм испан телләрен белүем дә ярдәм иткәндер Урыс, алман телләрен, гарәпчәнең Марокко шивәсен өйрәнү миңа колачымны тагын да киңрәк жәеп яшәргә булышты
— Сез фәлсәфәне дә яхшы беләсез. Күңелегез бигрәк гә нәрсәләрне якын күрә?
Минем хирссләнгән затым Алла, барлык эшләремдә дә аның ярдәменә сыгынам Әгәр хәлемнән килсә, Алланы олылау өчен мин тагын да күбрәк тырышыр идем. Минем өчен мәңге үзгәрми торг air иң гөп мәсьәләләрнең гәүдәләнеше дә — Алла.
— Энциклопедияне конкрет әзерләү ничегрәк барды? Сез бик күп сәяхәт иткәнсез, ул сәфәрләр дә белешмәлекне әзерләүгә бәйләнгән илеме?
Еш кына гади дип исәпләгән нәрсә катлаулы, катлаулы дигәнебез гади булып чыга Мина тарих белән яңабаштан танышырга туры килде Аида исә ак таплар бик күп. аларны иң белдекле галимнәр дә ачыклый алмаган иде Мисалга, исмәгыйлиләр мәзһәбе минем өчен чын табышмак иде. Алар турында төрлечә фикер әйтелә, кайсына ышанырга да белмәссең. Бервакыт университет китапханәсендә актарынганда Самюэль Льюнең «Соңгы дәвер Рим империясе һәм урга гасырлар Кытаенда манихей дине» китабына юлыктым Бу ки ran рухи эзләнүләремне яңа фаразларга этәрде. 1988 елда Суриядә мин мәшһүр иранчы профессор Ричард Фрай белән очраштым. Фикер алышу соңында ул мина Гетеборг шәһәрендә (Швеция) узачак халыкара жыйналышта катнашырга киңәш итте. Манихей динен тикшерүгә багышланган бу конференциягә бик күп атаклы галимнәр, шул исәптән. Самюэль Лью да килде Аларны тыңлау. соңра сорауларыма җавапларын алу исмәгыйлиләр турындагы билгесезлек томанын ла таратты. Мин анда үзем дә чыгыш ясадым һәм шәхси фаразларымны бәян иттем. Бу конференциядә узган көннәремне гомеремнең иң бәхетле сәгатьләре хисаплыйм.
— Эшегездә ин кыен дәвер кайсы булуын да сөйләсәгез иде?
Белешмәлекне нормаль шартларда әзерләү өчен матди якның нык булуы шарт Ә минем авылда яшәгәндә акчам тәмам бетте, автомашинам сафтан чыкты, әтинекен дә кыйратырга өлгердем. Ул арада суыткычым да ватылды, түбәдән су үтә башлады, аларны төзәттерер өчен тиенем дә катмаган иде Белешмәлекне әзерләү лиен тәмам туктатырга туры килде
— Алдагы ниятләрегез белән дә таныштырсагыз иде?
Төп лием соңгы дәвердә «Ислам энциклопедиясе»!! әзерләү булды Ниһаять. ул басылып чыкты Әмма мин аны камилләштерү, ту чыландыру эшен дәвам итәм Беренче басмадан бераз су ышач. мин аны яхшырак анализлый, кимчелекләрен һәм отышлы якларын әйбәтрәк күрә алырмын Компьютерымда яңа материаллар шактый тупланды Ислам дине киңрәк жәелә бара аны тотучылар саны ар ы. аның белән кызыксынучылар күбәя Шунлыктан «Ислам знииклопедн- ясс»нең яңа басмасы да игътибар казаныр дип өмег лоном Бөтен көчемне һәм сәләтемне шул ятта басманың татын да сыйфатлырак, тулырак һәм төгәлрәк булуына ирешер өчен бирәм.