УКУЧЫ СҮЗЕ


Без татар халкының төп журналы саналган «Казан утларыин даими укып барабыз. Рәхмәт кызыклы,
уйландырырлык язмалар урнаштырасыз! Аяз Гый- ләжевнен «Балга кем кулында?», «Йәтез, бер дога!».
Ринат Мөхәммәлиевнын «Кенәри—читлек кошы», «Сират күпере». Мәскәүдә яшәүче татар язучысы
Миртазыян Юнысның «Европа ат сагына» кебек әсәрләре безне аеруча тәэсирләндерде Ә инде
Казагыстанның Күкчәтау өлкәсендәге Кызыл Яр авылында гомер кичерүче аксакал әдибебез Ибраһим
Салаховның «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре») роман-хроникасын без татар әдәбиятының зур
казанышы буларак кабул иттек (юкка гына ана Татарстан җөмһүриятенең Г Тукай Исемендәге Дәүләт
бүләге бирелмәгәндер Ихлас күңелдән язылган, шул чорның ут гы-бозлы сулышын, чын хакыйкатьне
сурәтләгән тарихи әсәр үзенен кыйммәте ягыннан рус язучысы А. Солженицынның атаклы «ГУЛАГ
архипелагы» белән янәшә тора.
Әмма бездә язучының кадерен белеп-бәяләп җиткермиләр, ахрысы. Бүген кемнәрдер
миллионнарын уңга-сулга сипкәндә, типтергәндә, житез машиналарда җилдергәндә, сиксән дүрт яшьлек
Ибраһим ага Салахов, үзенен агач аягында (чынын Колымада калдырып-күмеп кайткан!) Казанның
Бауман урамы буйлап шак-шок атлап, Татарстан китап нәшриятына көчкә килеп житә (чагыштыру өчен:
Солженицын Владивостоктан Мәскәүгә триумф белән килде') Ибраһим агага да - исән чагында! кадер-
хөрмәт күрсәтеп калырга иде Теләк-омтылыш булганда, Казан каласында аның өчен ике бүлмәле фатир
табып булыр иде — кунакханәләрдә. күп акчалар түләп, заман газапларын тагымаса да ярыйдыр анарга.
Әсәрләрен тизрәк бастырып калырга дип. ел саен ашкынып килә әдип Казанга..
Инде тагын «Казан утлары» журналында басылган кайбер әсәрләргә әйләнеп кайтыйк Соңгы
елларда редакция хезмәткәрләре үзләренең эзләнүләрен киңрәк җәелдереп җибәрделәр, тарихка,
аерым шәхесләргә игътибарны юнәлттеләр Безгә, мәсәлән. «Явыз Иванның Хатыннары» (1991 ел. 7
нче сан). «Әби патшаның сөяркәләре» (1992 ел. 11 нче сан) дип исемләнгән язмалар кызыклы-
гыйбрәтле тоелды Журналда, редакция исеменнән «Боек Петр белән д ә якын- нанрак таныштырырбыз
әле» дигән сүзләр дә (1992 ел. 11 сан. 128 бит) әйтелгән иде. Әмма ләкин бу таныштыру әле дә булса
күренми Якын киләчәктә бу ниятне дә тормышка ашырсагыз иде...
Талип ДАУТОВ.
Башкортстан. Уфа районы. Лекаревка авылы.
Инде егерме елдан артык «Казан утлары» журналын алдырам Ул килми торса — күңел
көйсезләнә, тормышның яме-тәме бетә. Зинһар өчен, вакытында чыгып, вакытында безнең өйләргә
җирдәге Кояш булып кил. «Казан утлары»' Без сине зур түземсезлек белән көтәбез..
Вакыйф САФИУЛЛИН.
Монино (Мәскәү өлкәсе)
Күптән түгел генә мин академик Д. С. Лихачевның «Земля родная» (Мә- скәү, «Просвещение»
нәшрияты, 1983) дигән китабын укып чыктым Китабы бик ошады акыллы китап! Әлеге китапның 240 нчы
битендә мондый җөмлә бар: «Многие русские знатные роды во все последующие века вплоть до XX
века гордились своим татарским происхождением».
Әгәр мөмкин булса, шулар турында «Казан утлары»нда берәр мәкалә язсагызмы91 Чөнки барлык
журналлар арасында иң яраткан журналым «Казан утлары»! Бу эчкерсез, ихлас мәхәббәтемнең сәбәбе
туган татар халкымнын тарихы белән ин элек сезнен данлыклы журналдагы сәхифәләре аша таныштым. Ә
инде татарлардан килеп чыккан «Русские знатные роды» турында язу. мине генә түгел, халкыбызның
тарихын белергә омтылучыларның күбесен тирәнтен кызыксындырыр дип уйлыйм.
Мөнир РАМАЗАНОВ.
Ульяновск өлкәсе. Инза районы.
Коржевка авылы
Хөрмәтле «Казан утлары» журналы редакциясе! Сезгә Оренбург шәһәрендә чыгып килүче «Яна
Вакыт» газетасы редакциясе хезмәткәрләреннән ка йнар сәлам юллыйбыз!
Иң элек сезгә шуны белдерәбез: «Казан утлары» безнең редакциядә күренекле урында — китап
киштәсендә ин түрдә тора. Без аиын һәр санын көтеп алабыз да. чиратлашып укыйбыз
Бер уңайдан, журналга карата күңелебездә туган кайбер уй-фикерләр белән дә уртаклашасыбыз килә.
Соңгы вакытта, әйтик, журналда заман темасына язылган хикәяләр күзгә ташланмый Язучы юкмы яисә зур
күләмле романнарга урынны күбрәк биргәч, бастырырга мөмкинлек калмыймы9 Ши1ъри сәхифәләргә
кытлык юк. анысы куанычлы хәл. Әмма чиг төбәкләрдәге, әйтик, безнең Оренбург өлкәсендә яшәүче
шагыйрьләрне дә. әдипләрне дә онытмасагыз иде «Казан утлары» Казанлыларныкы гына булып калмасын
иде. дим. Бөтен җир шары күләмендә дан тоткан «Казан утлары» чит -ят илләргә, милләттәшләребез! ә.
элеккечә, үзенең нурларын мул итеп сипсен, күңелләрен җылытсын. а ларны халкыбызга файдалы яңа. зур
эшләр! ә. иҗатка рухландырсын иде Без сезгә өмет һәм ышаныч тулы күзләребезне төбәп калабыз!
Әминә МОРАТОВА.
Оренбург шәһәре.
Мөхтәрәм Равил әфәнде Файзуллин!
Ниһаять, минем «Иртеш таңнары» дип исемләнгән романымның икенче китабы да сез җитәкләгән
«Казан утлары» журналында (1994 ел. 10- 12 саннар) дөнья күрде Әсәрне бастыруыгыз өчен сезгә,
журналның һәр хезмәткәренә ихлас күңелдән зур рәхмәт!
Тик шунысы кыз!аныч: почтаның гаебе аркасында, «Казан утлары» безнен яклар!а бик соңлап килеп
җитә. Аннары Россия җирендә татарча укый белүчеләр саны да елдан-ел кими бара Өлкән буын кешеләре
фани дөньядан китәләр. Ә яшьләр (чама белән 45 яшькәчә булганнар) татарчаны рәтләп белмиләр Бездә
бит күпчелек татар мәктәпләрендә әле! ә кадәр туган телебез, әдәбиятыбыз тиешенчә укытылмый Бу инде
халкыбызның зур фаҗигасе.
Шундый авыр, болгавыр заманнарда журналыбызның йөзен, сыйфатын җуймыйча саклап калуыгыз
өчен Сезгә ихтирамым артканнан арта бара Сезнен эшчән коллективыгызга, барлык каләмдәшләремә нык
сәламәтлек, иҗат уңышлары телим!
Тирән ихтирам хисләре белән:
Якуб ЗӘНКИЕВ.
Тобол шәһәре.

Реклама