Логотип Казан Утлары
Робагыйлар

Минем уйлар сездә, робагыйлар...


♦ * *
Дөнья гамен йөрәк белән ташып мин. Наз өләшәм кешеләргә шашып мин Бу гамәлдән туктарга юк исәбем.
Тукталалмыйм бу дөньяга гашыйк мин
Җаным жырлый тормышның һәр мәлендә. Тоям яшәүнең бар ямен-тәмен лә Былбыл барыбер былбыл булып кала ич. Тотсалар да кайчак чыпчык хәлендә.
Күпме сыны жанны, изде бу тормыш.
Үземчә һич яшәтмәде бу тормыш.
Судан алып, утка салам үземне.
Шушы яшькә житеп. лимен, ни кырмыш.”
Җитмәдеме үжәтлек йә кыюлык. Очар мәлдә кала килдем тыелып. Күренсәм дә тыннан аяз көн булып. Күңелемдә агыла болыт куерып
‘ Дамир ГАРИФУЛЛИН шагыйрь innaiap ччен китап шр .«*.»>« ыр
•н ар юр mypbuuki чока.ммр анпюры Шигыры.<р> журна 1ыоыл>а <н-ренче тапкыр шпыш
гр.
Бер уйласам, әллә нинди кеше мин. Җанымда —ут. үзем никтер өшимен. Мәхшәр көнен хәтерләткән заманда Юанамын, бу бары бер төш димен..
Син төшенсәң шигъриятнең серенә. Җәбраил вәхи китерер үзенә Нигә керми йокы шагыйрь күзенә9 — Аның уе -- мәңгелекнең түрендә.
Килә иде йолдызларга житәсе. Җиребезгә нурлар алып төшәсе Хыял булып калыр ахры теләкләр,— Гомер кыска икән — нихәл итәсе.
Өмет йөртә адәмне җиһан буйлап. Яши кеше нужа куып, туй туйлап. Вәләкин күп өметләр кысыр була. Аңлыйбыз шул моны без бары соңлап.
Күч-күч яши кырмыска вә бал корты. Ялгызлыкта һәлак була ил-йорты. Гыйбрәт ала белмибезме? Таралдык. Шуңа татар яшидер ярым-йорты.
Арка белән борылгач дөнья хәтта. Тик бер кеше синең өчен җан атса. Бәхетле син бу дөньяда, ышанма. Бәхетсез дип кемдер гайбәт таратса.
Юк-бар уйлап, җаным, җаның көйдермә. Күңелемдә сакламыйм сиңа кинә: Ничек саклыйм аны? Тормыш-дәрьяда Мәхәббәтең— мине коткарган көймә.
Теге дөнья дип сөйләргә ашыкма. Барын күрдем бу дөньяда вакытта; Кемдер яши «оҗмахта хурлар кочып.» Ә кемнәрдер яна һаман «тәмугмта
«Без кабызган утлар» әллә сүндеме;
Без төзегән йортлар җимерелдеме?
Я нар I ып төзелгәне дә. кем белә.
Кирәксезгә чыгын куяр бер көнне
Бер ятьмә ул —тормыш диеп йөргәнең. Сизмисең дә анда барып кергәнең. Бәргәләнә-сугыла анда бәндә, тик Ятьмәдән чыкканын бармы күргәнең?
Туздырасың агаң малын, көлеп, син. Ни майтардың бу дөньяга килеп син? Тузан кадәр эшең Җирдә калмаса. Җиһан өчен тумас борын үлек син
Карыйлыкка калдырма бер эшең дә. Эшләп кал син булган чакта көчеңдә Җимешлеме язың9 Кара борылып Бакчада берни үсми кыш көнендә.
Илтифатсыз гөлләрнең ис-төсенә. Ma i урлыкка китми аның исе дә Яхшы белән яманны аералмый Яшидер ул әнә шуның өчен дә.
Таңгы бер нур була алсам күгендә. Юкка, димәк, тумаганмын бу Җирлә. Сагыш дәрьяларын кичкән чагымда Куанычым маягым син күңелемдә
Үткән гомерне кызганып — ни файда? Картлык көндә җиң сызганып ни файда? Сират күпере кичәр вакыт җиткәндә Үкенүдән җан сызланып — ни файда?
Төкерсәләр бакча тулы гөлемә? — Козгын тулган сандугачлар иленә: Чукый алар кан саркыган йөрәкне.. Тәгәрәтеп бабамнарның көленә.
Ике дөнья барын белү ярыйдыр. Адәм бер көн шуны уйлап карыйдыр. Уттан алып, суга салып торса да, Тегесеннән бусы әйбәт барыбер.
Гомер бакый җәфаландым, нидән бу? — Гомер бакый хафаландым, нидән бу? — Әйтер сүзем һаман ярып әйталмыйм. Асылымамы кайта алмыйм? Нидән бу?
Айрылганны аю ашар, ди халык. Зирәклегенә аның таң калырлык. Бәхетебезне ничә гасыр буена Аю ашагандыр — безне аерып. .
Әле уйнап-көлик—исән чагында.
Тормыш кадерен белик исән чагында. Айрылырбыз мәңгелеккә бер заман. Күрешүләр телик — исән чагында.
Дөнья буйлап татарларым күмелгән. Үлгәннәрнең каберләрен кем белгән?
Җавап биреп кара. Тарих, нилектән Бу халык соң җирдә шулай сибелгән?
һай, дөньяның безне кызык итүе, Буш вәгъдәләр белән алдан йөртүе. Кая китте Ак бүреләр, әйтегез. Ник күбәйде мәхлук сарык көтүе?
Татардан күп асыл затлар — җиһанда. Горурланам тарих битен ачканда. Дөрес икән: ничек кенә бутама - Алтынлыгын җуймый алтын кайчан да.
Дәгъваламыйм алтын-көмеш үземә. Бер нур булсам җитә дөнья күзендә. Минем өчен олы бәхет әйткәнем Дәвам булса бабамнарның сүзенә.
Адәм үлсә, дөнья бетми, дусларым. Кояш сүнми, чишмә кипми, дусларым. Теге дөнья ничсклеген. киткәннәр Кайтып хәбәр итә алмый, дусларым
Язмышыннан берәү дә качалмаган. Яшәү серен Хәйям да ачалмаган. Аерым-аерым яшәгәч, илгә килгән Афәт утын берәү дә басалмаган.
Син халыкка таяна күр эшеңдә. Ышанычың артыр, артыр көчен дә. Беләсеңдер инде моны үзең дә. Алтын да бит була ком-таш эчендә.
Сәфәр чыктым, туган якны урадым. Юлларымны хәерлегә юрадым
Бабайлардан калган изге әманәт,— Шуны эзләп табу иде морадым.
Чыга тора, бетә тора законнар. Ярый әле язылмаган закон бар. Шуның белән яши кеше дөньяда. Ул законда — яшәтүче ялкын бар.
Күзләреңнән нурлар булып наз ташый. Ташый-ташый күңелемдә яз ясый. Мең елларга җитәр иде шушы яз,— Ни аяныч, адәм Җирдә аз яши.
Якты көнем дип дәшәм сөйгән ярга. Ул булганда урын юк моңга-зарга. Күрмисең, диләр, күп гүзәл ярларны. — Күренми шул йолдызлар Кояш барда.
Таңда үземне бәхетле хис итәм.
Шифа тулы җилләрен дә үз итәм.
Шул җилләрнең тавышында: «Сөям!..» — дип.
Иреннәрең пышылдавын ишетәм.