ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ XII СЪЕЗДЫ АЛДЫННАН


Инде хәбәр иткәнебезчә, шушы елның 3 июнендә Татарстан язучыларының чираттагы XII съезды җыела. Шул уңайдан редакция язучыларга түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итте:
1. Язучы.зарыбызның X! съезддан соң үткән 5 елдагы иҗатына һәм аерым әсәрләргә карата Сез нинди фикердә?
2. Әдәби процессны оештыру чгыннан бу елларда Татарстан Язучылар берлеге һәм әдәби басмалар башкарган зшләрдән Сез канәгатьме? Сезнеңчә, XI съезд карарлары тиешле дәрәҗәдә үтәлдеме?
3. Әдәби фондның алдагы зшчәнлеге нинди булырга тиеш?
4. Алда торган съезддан Сез нәрсәләр котәсез?
5. Иҗат берлегебез татар әдәбиятын тагын да үстерү очен нинди моһим чаралар үткәрергә тиеш дип саныйсыз?
Түбәндә редакциягә алынган җаваплар урнаштырыла
Владимир Корчагин: 1. Урыс телендә иҗат итүче язучыларның соңгы биш елда басылган әсәрләре турында мин шуны әйтә алам өлкән һәм урта яшьтәге әдипләрнең күбесе иҗат осталыгын тагын да арттырды һәм үз әсәрләрендә җәмгыять өчен мөһим булган темаларны яктыртты; шул ук вакытта әдәбият мәйданына бер төркем өмегле яшь каләм ияләре килде, алар укучы каршында! ы тәүге сынауларны уңышлы үтте. Беренче төр әдипләргә мин Г Паушкин. Р Кугуй. Ә Мушинский. Д Вә- лиев. И Киндер. Н Орешина. Н Беляев һәм Р Кожевникованы кертер идем Ә инде сот ы елларда актив иҗат иткән яшьләр дигәндә, әлбәттә. М Вәлиева. С Малышев. Р Сабиров. В Трофимов. Н Алешков. С. Гордиенко. Е Сухов. Н Кондудин. Е Бурундуковская. О Лева дна я һәм башкаларны күздә тотам 2. Минем фикеремчә. Татарстан язучыларының соңгы съезды карарлары, нигездә, үтәлә шикелле Ләкин яна сайланган җитәкчеләр китапны басучы һәм таратучы оешмалар белән эшләүнең реаль нәтиҗә бирердәй юлларын тапсыннар иде 3. Әйе. язучылар социаль яктан бер дә якланмаган бездә: аларнын ышанычлы хезмәт хакы да юк. түләүле ял да бирелми, авырып киткән чагында язучы кеше мат ди яктан тәэмин дә ителми, дәвалау -сихәтләнү учреждениеләреннән дә җитәрлек файдалана алмый Элекке елларда бу мәсьәләләрдә әдәби фонд ярдәм итә иде Ә хәзер ул вазифаны кем. кайсы оешма үз өстенә алыр икән’ Үзеннән- үзе аңлашыла әгәр дә әдәби фонд инде терелә алмый икән, ул чагында Язучылар берлегенең бу эш белән шөгыльләнә торган махсус бер бүлеге булырга тиеш 4. «Алдагы сьезддан ни көтәсез’» дигән сорауга элекке елларда бик купшы сүзләр белән җавап бирәләр иде һәм андый вәг ьдәләр. ышандырулар, нигездә, бугц сүз булып кала иде Чөнки галантлы язучы ул үз әсәренең язмышын тулысынча үзе хәл итә. аңа бернинди карарлар һәм директивалар да ярдәм итми Ә мин исә алдагы съезддан чынлап та үтәлердәй конкрет планнар көтәм Ул карарлар ягучының социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлгән булсын иде Шулай ук әсәрләрне дөньяга чыгару мөмкинлеге дә артсын иде
5. Хәзерге чорда иң мөһим мәсьәлә булып укучылар даирәсе белән бәйләнешне өзмәү тора. Әгәр дә укучысы юк икән әдәбият яши алмый Хәзер безнен җәмгыятьнең коммерция ягына кискен авышуы хәлне бик хәвефле итә. Шуңа күрә Татарстан язучыларының әсәрләрен бастырып чыгару мәсьәләсе бүген гаять тә җитди төс ала, ул үзенә зур игътибар сорый. Югыйсә, бездә ни килеп чыга: сәүдә оешмалары алдан ук акча түләп куймагач, нәшрият китапка тираж оештыра алмый. Ә сәүдә оешмасы исә чыкмаган һәм сатылмаган китап өчен алдан акча түли алмый Шулай итеп, эт эткә, эт — койрыкка дигән шикеллерәк килеп чыга. Биредә инде аңлашыла—хөкүмәт ярдәменнән башка уңай якка үзгәреш ясап булмаячак Кыскасы, әдәбиятны үстерү өчен реаль ярдәм кирәк.
Басыйр Рәфыйков:
Чиләбе өлкәсе
1. Миңа калса, «Татарстан язучыларының XII съезды» дип язу үзе үк дөрес түгел. Нигә ул Татарстан һәм аның мәркәзе Казан язучыларының гына съезды булырга тиеш әле?
Илнең башка төбәкләрендә һәм башка илләрдә яшәгән 5 миллионнан артык татар арасында да язучыларыбыз бар бит әле Алар күтәргән темалар да халкыбызның үткәнен һәм бүгенгесен яктырта бит һәм, күп вакытта, үзенчәлерәк тә яктырталардыр әле. Алар шул төбәкләрдә яшәгән халыкның яңа, безгә билгеле булмаган сыйфатларын, башка милләттән булган халыклар белән булган багланыш, мөнәсәбәтләрен ачалар.
Үткән XI съездда чит төбәкләрдән килгән татар язучыларына караганда, Мәскәүдән килгән урыс язучыларының һәм башка республика (хәзер башка дәүләт дип әйтик) телендә язучы кунакларның саны күпкә артык иде
Минемчә, бүгенге татар әдәбиятының төп бурычы татар халкын уяту, берләштерү. туплау, аны борынгы данлы — шанлы дәрәҗәсенә күтәрү Тагын халкыбызның уңай һәм тискәре якларын күрсәтү, бөек тарихын ачу. онытылган, халыкка билгеле булмаган шәхесләрен барлау, югала барган телен, гореф-гадәтләрен торгызу. Кабатлап әйтим, бу мөһим бурычларны Татарстан язучылары белән генә эшкә ашырып бетереп булмаячак.
1992 елның 19 июнендә узган Бөтендөнья Татар Конгрессында Президентыбыз Минтимер Шаймиев «Татарлар кайда гына яшәсәләр дә, безнең мәдәниятебез бер. XX гасыр башында татарларда милли тормышның берничә үзәге барлыкка килде. Уфа. Оренбург, Мәскәү, Петербург, Уральск. Троицк һ.б. Бу шәһәрләр, еш кына, хәтта Казанның үзе белән көндәшлек итәргә сәләтле мәркәзләр иделәр. Кызганычка каршы, соңгы елларда аларның мәркәзлекләре бетерелде. Бу үзәкләрне торгызу өчен барысын да эшләргә кирәк»,— дигән иде. Ә нәрсә эшләнә? Бу якларда яшәүче татар халкы, аларның тарихы, бүгенге көне турында язучылар берәр әсәр иҗат иттеләрме? Мондый житешсезлекләр иң башта әдәбиятыбызның таркаулыгыннан, илдәге милли-әдәби көчләрне бербөтен итеп туплый белмәүдән килеп чыга бит
Ә XI съезддан соң үткән бишьеллыкка килгәндә, иҗади уңышлар байтак булды. Халыкның аңын уятырлык, үткәненә, бүгенге көненә бәя бирерлек байтак әсәрләр дөнья күрде Мондыйларга мин М. Хәбибуллинның «Шайтан каласы». А. Расихның «Ишан оныгы», Ә Еникинең һәр яңа әсәрен, Р Батулланың «Сө- енбикә кыйссасы». Ә. Баянның «Урланган ай». Г Тавлинның «Афәт», Аяз Гый- ләжевнен «Йәгез. бер дога» әсәрләрен кертер идем.
Бу әсәрләр әдәбиятыбызның олы адымнар белән алга барганлыгын, тарих кантарларын актарганын һәм бу эштә татар язучыларының башка республикалар әдәбиятыннан түбән булмавын раслый.
Әмма, кызганычка күрә, безнең кайбер әдипләребез, урыс әдәбиятының иң ямьсез күренешләреннән үрнәк алып, безнең халык очен бөтенләй чит-ят әсәрләр иҗат итәләр. Яшьләр тарафыннан гына түгел, олылар тарафыннан да шатланып, көтеп алынган һәм шактый көчле әсәрләр бастырган «Идел» журналы Владимир Казанскийның «Мокытлар заманы» повестен биргән. Бу. русча әйтсәк, «низкопробный» әсәр, яшьләрне нәрсәгә өнди, нәрсәгә чакыра соң? Аңлатыгыз шуны, тәнкыйтьче иптәшләр!? Инде Ләбиб Леронның «Шайтан шаяруы» дигән каһкаһәле хыялый кыйссасын алыйк. Бу— татар әдәбияты тарихындагы иң пычрак, иң җирәнгеч әсәр. Бу әсәр «Идеямнең битен дегеткә буяган.
Шундый «көрләргә иярептер инде. Чиләбедә чыга торган «Дуслык» газетасы «Елмаеп-колеп» кенә менә мондый анекдотлар да бирә башлады
— Яратасынмы?
— Яратам
— Әйләнәсенме9
— Өйләнмим.
— Төш алайса
Поэзиягә килгәндә, уңышлар шактый булды шикелле Шартлар авыр булуга карамастан, эчтәлекле матур-матур җыентыклар чыктылар Мин алар арасыннан Г Афзал белән И Юзеев китапларын аерым әйтер идем
2. Әдәби процесс Татарстан язучылар берлегендә ничек баргандыр — әйтүе кыен Әмма, чит төбәкләрдә яшәүче язучылар ул турыда хәбәрдар булмадылар. Безнең әйтик. Чиләбе өлкәсенә бүген Язучылар берлеге һәм әдәби басмалар башкарган эшләр килеп җитми
Хәер, бу елларнын иң әһәмиятле, ин күренекле хезмәте «Татар поэзиясе антологиясе». Бик авырлык белән булса да, ул минем кулга да эләкте Аны төзеп, эшкә кертеп, бастыра алган иптәшләргә түбәнчелек белән баш иям.
3. Союзда әгъза булып тору яшәгән урынга бәйле иде элек Чиләбе язучылар бүлеге, билгеле инде, урыс язучылары бүлеге. Анын әдәби фондында мин 1974 елдан бирле әгъза булуга карамастан, бер мәртәбә дә. бернинди дә ярдәм алганым булмады. Ике тапкыр путевка сорап биргән үтенечем лә кире кагылды Взнос түләп кенә үземнең әгъза икәнлегемне белеп яшәдем
4. Булачак съезддан нәрсә көтәм? Киләчәктә Татарстан Язучылар берлеге безне дә үз кешеләре итеп санасын иде
5. Бәген татар язучыларын бердәм оешмага тупларга кирәк Язучылар берлегенең җитәкчеләре һәрбер язучының эшенә, яшәешенә, кирәк икән иҗатына ярдәм кулын сузарга тиештер дип уйлыйм.
һәм иң соңында китап мәсьәләсе Чиләбе, Троицк. Магнитогорск шикелле татарлар күп яши торган калаларда хәзер бер генә татар китабы да юк Газета- журналлар кыйбат, аларны алдыручы аз. Казан радиосының да һаман зур эфирга чыкканы юк Ә телевидение турында «әйтәсе дә юк инде Юкса га гар халкы Россия җирендә, урыслардан кала, сан ягыннан икенче урынны алып торган милләт бит
Ә чынбарлыкта мәкалдәгсчә: «Исәпкә бар. санга юк»быз.
Ркаил Зәйдулла:
1. Әлбәттә, гәҗит-журналларның саны арту сәбәпле әдәби әсәрләрне дөньяга чыгару өчен мәйдан киңәйде Ләкин бу шатлыклы күренешнең сыйфат мәсьәләсенә тәэсире булмады дияргә дә мөмкин Киресенчә, бу болганчык заманда күбрәк чүп өскә калыкты шикелле
Шулай да әдәби мохитта күңелгә куаныч өстәп торучы вакыйгалар да җитәрлек Тарихка булган кызыксынуның артуы сөендерә. Күпме әсәр укучы кулына килеп керде Тик җанда бер монсулык га яши Соңармадыкмы?Әрмәниләр. гөржиләржин сыз: анып тарихи романнар дөнья: а чыг арганда, без бит. производство романы дип. колхоз рәисе белән парторг арасындагы конфликт дип шау-гөр килдек Безнең фәлсәфәбез, доньяга карашыбыз шул гирәдән узмады Милли үзаңның үсмәвендә, шиксез, язучыларның да гаебе бар Карагыз инде сез. адәм көлкесе берничә ай гына элек күрше Русиянең думасына сайлауларга байкот игълан иткән авыл халкы шундый ук бердәмлек белән бии-бии депутатлар сайлый Өч ай эчендә фикере шулай тиз үзгәрә алган халыкны милләт дип атап буламы? Хурлык бу безнен барыбыз өчен дә! Өстәвенә, шул миңгерәүләнгән халыкны сайлаулар:а барырга өндәп чыгыш ясаган язучылар да булды Җил кайсы якка иссә, шунда авышып тору түгелме соң бу? Мондый очракта әдәбиятның дәрәҗәсе турында ничек сөйләнер: <> мөмкин’
Билгеле, халкы нинди идарәчесе дә шундый, дип акланырга да буладыр Әмма халыкның визит карточкасы игеп беркайчан да Табесвны түгел. «» мина калса. Хәсән Туфанны таныдылар Бүген дә хәл шулайрак булса кирәк Шуңа күрә язучыларыбызнын бик чиста, керсез булуларын күрәсе килә Гомумән, әдәбият аксакалы сүзен үлчәп сөйләргә, гамәлләрен д.э олпатлык белән кылырга тиеш I ер дин уйлыйм
2. Мин ү:ем дә моннан берничә еллар элек Язучылар берлеген «язучылар колхозы» дип атаган идем Хәзер уйлыйм ул вакытта минем тарафтан яшьлек максималн змы булган, ахрысы бу Канәгатьсезлек бар анысы Тик кем тенә хәзер
тормыштан канәгать сон? Барыбер беркем дә тормышны ташлап китәргә җыенмый ич...
Язучылар берлеген НКВДлар. ГПУлар белән бер вакыттарак, бер максаттан чыгып большевиклар оештырган дип икърар итүчеләр дә бар. Билгеле. Сталинга язучыларны бер кулга җыю файдалы булгандыр. Тик язучыларның үзләренең дә "бергәрәк җыйналырга теләвен онытып бетермәскә кирәк. Бүтән илләрдә дә язучыларның, шагыйрьләрнең берлекләре, синдикатлары, ассоциацияләре бар. Бу авыр заманда язучылар да бер-берсенең иңнәрен тоярга телиләр икән, монда нинди зыян табарга мөмкин?
Аннары, колхозлар да таралмады бит әле. Киресенчә, сөекле Татарстан тупрагында, шәхсән Шаймиев әфәнде җитәкчелегендә, колхозлар гөрләп чәчәк атып утыра. Безнең берлек тә яшәр Структурасы ничек булыр, ансын киләчәк күрсәтер
3. Әдәби фондның алдагы эшчәнлеге турында берни дә әйтә алмыйм
4. Әгәр дә язучы элеккеге еллардагы кебек бу съезддан ниндидер күрсәтмәләр көтсә, ул кызганыч вә көлке булыр иде. Съездда күптән күрмәгән каләмдәшләрне күрергә, әдәбият хакында гәп сатарга мөмкин Бу, үзе генә дә инде безнең заманда зур вакыйга!
5. Язганда без язу өстәле белән икәүдән-икәү калабыз. Әсәр яхшы килеп чыгармы, аның татар әдәбиятын үстерүгә нинди өлеше булыр — иҗат берлегенең моңа бернинди дә катнашы юк. Безнең барыбызны да Вакыт галиҗәнапләре хөкем итәр, ә Аллаһы Тәгалә ярлыкар.
Гариф Ахунов:
Минемчә, сораулар бик зурдан кубып куелген. Алар ике съезд арасында татар әдәбиятына кемнең күпме өлеш керткәнен, димәк ки, татар әдәбияты нинди юнәлештә үскәнлеген, аның нинди уңышлары, нинди кимчелекләре барлыгын исәпләргә мөмкинлек бирмиләр.
Миңа калса, сораулар менә мондыйрак булырга тиеш:
Беренче сорау: Ике съезд арасында Сез нинди әсәрләр яздыгыз?
Җавап. Мин ике съезд арасында «Гомер юлы» романын, «Акча күктән яумый». «Тимерханның яшьлеге» повестьларын, «Кыйбатка төшкән үлем», «Мәрьям— ут күбәләге» хикәяләрен, күп кенә публицистик мәкалә һәм әдәби портретлар яздым 20 серияле «Тукай» нәфис фильмы өчен, кинорежиссер Әхтәм Зарипов белән бергәләп, җиде сериянең сценариен иҗат иттем.
Икенче сорау. Ике съезд арасында нинди җәмәгать эшләре алып бардыгыз?
Җавап. Татарстанның мәдәният фондын җитәкләдем. Язучылар берлегенең идарә әгъзасы буларак, аның барлык утырышларында катнаштым, язучы-каләм- дәшләремнең материаль хәлен җиңеләйтергә булыштым «Казан утларымның редколлегия әгъзасы буларак, ике мең биттән артык кульязма укыдым. Төркиядә төрки язучыларының күмәк берләшмәсен төзүдә катнаштым.
Оченче сорау. Нинди әсәрләрегез БДБ илләрендә һәм башка чит илләрдә тәрҗемә итеп басылды?
Җавап. Казагыстанда һәм Төркмәнстанда «Хәзинә» романым казакъ һәм төрекмән телләрендә басылды. «Идел кызы» романым Төркиядә төрек теленә тәрҗемә ителә. Шушы ук роман урысча, улым Рәшит Ахунов тәрҗемәсендә, Мәскәүдә һәм Казанда басылып чыкты. Үзем башкорт язучысы Галим Хисамов- ның 20 табаклы повесть һәм хикәяләрен татарчага тәрҗемә иттем
Дүртенче сорау. Татарстанның мөстәкыйльлеге хакына ниләр эшләдегез'1
Җавап. «Ватаным Татарстан», «Татарстан хәбәрләре», «Казан утлары». «Татарстан» журналларында мәкаләләр бастырдым, татар әдәбиятының җитмеш елда үзәк әдәби журналыбыз булган «Казан утлары»ндагы чагылышын тасвирлап һәм анализлап язган «Олы юлның тукталышлары» дигән зур очеркым дөнья күрде. Радио-телевидениедә татарча һәм урысча чыгышлар ясадым
Бишенче сорау. Язучылар оешмасы яшәргә тиешме9 Аның лидеры булырмы9
Җавап, һичшиксез. Көрәшкә чыккан гаскәр командирсыз була алмый. Аның лидерын съезд сайлар.
Алтынчы сорау. Әдәби фонд яшәрме?
Җавап. Әйтүе кыен. Аның язмышы Россиянең һәм Татарстанның нинди юнәлештә үсүенә бәйле булачак.
Җиденче сорау. Язучылар берлегенең ике съезд арасындагы эше ничек бәяләнергә тиеш?
Җавап. Гадел рәвештә. Объектив Бәяне съездда барлык язучылар бирергә тиеш. Татар әдәбиятынын саф тәненә чуан булып чыккан әрсез һәм сәләтсез ялачылар түгел
Сигезенче сорау. Ике съезд арасында әдәби хәрәкәтебездәге ин зур кимчелек нәрсә"’
Җавап. Гадел уйлый, гадел яза, тирән анализ ясый һәм югары сәнгатьне халтурадан, һөнәрчелектән аера белә торган тәнкыйтьчеләрнең әдәбият мәйданыннан китүендә, башбаштаклыкка, ялачыларга юл куюында
Тугызынчы сорау. Татар әдәбиятынын киләчәге нинди булыр?
Җавап. Якгы булыр, зур булыр дип өметләнем Тирән белемле, кыю йөрәкле, талантлы яшьләр үсеп чыкты Барлык жанрда да. Съездның зур булып, җитди булып узуын телим
Редакциядән:
Җу риалыбызда 5 сан рәтгән урнаштырылып килгән «Татарстан азучыларының XII съезды алдыннан» дигән бу анкетанын сораулары башта машинкада бастырылып 90 нан артык язучыга җибәрелде. Алар арасында әдәбиятның төрле жанрында гагар һәм урыс телләрендә ижаг игүче әдипләр, географик яктан караганда, горле шәһәрләрдә яшәүче өлкән, урга, яшь буын вәкилләре бар иде.
31 мартка кадәр—бу көнне журналның 5 иче саны гнпографнягә тапшырыла— барлыгы 25 язучыдан жавап алынды. Быелгы I саннан башлап һәр санда берничә әдип җавабы журналда урнаштырыла килде.
Укучылар күргәннәрдер: редакция тарафыннан куелган сорауларга язучыларыбыз горлечә жавап бирәләр. Безнең фикеребезчә һәм com ы елларда республикабызда урнашкан ижгнмаг ый-сәясн тормыш раслап торганча, мондый горле карашлар чат ылу хакыйкатьне тулырак анларг а ярдәм игә. төрле тайпылышлардан саклый кебек. Уртак эшне яхшырту өчен дә фикер һәм гәкьдимнәрнен күбрәк булуы зарур. Татарстан язучыларынын июнь аенда булачак зур җыены ла шуны раслар дип уйлыйбыз.

Реклама