Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬЛӘР, ФРОНТ ҺӘМ ХАТЛАР...


Полевая почта
06572 «Е»
19.У1.43ел.
Нури дус!
Сагынычлы сәлам сиңа Терелгәнсең. «Зоямны уңышлы итеп бетергәнсең. Котлап кулларыңны кысам. Тулысы белән «Зоямны һәм аннан сон язганнарыңны бик укыйсым килә дә бит. каян алыйм. «Зоямны Мәрьям Дибаева да мактап язган.
Язгалыйм. «Совет әдәбиятымн, «К. Татарстанмны караштыргаласан. күр- гәлисеңдер Ләкин барысы да чыгып өлгерә алмый Май-июньдә «Шакир Шига- евм дигән пьеса бетердем Озакламый Казанга жибәрәм. 4 пәрдә. 9 күренештә. Үземчә, начар түгел кебек Ачулары килсә, бәлки Академия театрында куеп ташлаулары бар Пьесаны озаткач, яңадан шигырьләргә керешәм. Ул зур проза өстендә арыдым. Сәламәтлегем, кәефем яхшы. Госпитальдән соң янадан сугышка кергәнем юк әле. Урта командир хезмәтен үтим. Үзең беләсең, безнен монда алгы сызык тормышы. Нервылар һәрвакыт уйнаклап, ашкынып тора. Хәзергә хуш. Коптилкамның мае бетеп бара. Хат көтәм.
Кулыңны кысып: Фатих Кәрим.
18. V/II.43 ел.
Нури дускай!
Ераклардан торып кайнар сәлам үзенә. Мин үзем хәзергә исән-сау. Бөтен көч белән хезмәт игеп, көрәшеп яткан көн. Соңгы хатынны алдым. Йөрәкне аңлап, чын иптәш итеп язган хат күңелне күтәрә, өметне канатландыра, рәхмәт, дус. Шуна күрә дә синең беләгг тизрәк күрешәсе, бәхәсләшә-бәхәсләшә. янып- ялкынланып бергәләп ижат итәсе килә, шулай ижат итеп, туган поэзиябез күгенә җәүһәрләр тезәсе килә. Үзең аңлыйсың, бу көннәрдә ижат белән шөгыльләнеп булмый, шигърият голларын рифмалар белән бизәү урынына автомат дисксына патрон тутыру һәм аны дошманга яудыру белән мәшгуль. Шулай да «Мортаза» дигән поэма төсендәрәк бер башланган әсәрнең черновигы шинель кесәсендә йөри Ара-тирә шуны тартып чыгарып, берәр генә юл булса да язгалап куям Бәлки, шулай итә-итә язып бетерермен әле берәр заман. Син үзең нәрсәләр ижат итәсең? Әдәбият дөньясы ничек сулый? Нинди яңа әсәрләр барлыкка килә9 Мин «Моң һәм көч» дигән яңа шигырьләр җыентыгы жнбәргән идем. Басабыз, дип хәбәр килде.
Хәзергә хуш. Кулларыңны кысып: Фатих Кәрим.
Татарская АССР
.• Буинск. Буинский РВК. /ейтенанту Арсланову Н.
Нури дус!
Сәлам үзенә. Әминәгә сәлам.
Ша г. күнелле яшисезме, шулай яшәвегезне телим, бергә яшәвегезне телим. Ә менә без хат белән бер-беребезне 6-7 ел буе юатышып, картаеп барабыз инде Нури, хәзергә үзем исән-сау. Эш күп. кон-төн юлда. Ләкин күңелле «Кызыл Татарстан»га: «Совет солдаты». «Без бергә». «Сагыну жыры» исемнәрендә өч шигырь җибәрдем, бассалар, укырсың. «Совет әдәбияты»ның 6 нчы санын алдым. шигырьләреңне укыдым, яратып укыдым Бу сан журналда, синең әйбер-
лардан тыш. калган әдәби әйберләр сыеграклар Бу фикерләремне редакциянең үзенә дә язып җибәрдем Тагын ниләр язасын, көтәм ■ Рхс кызы - чыктымы, кайчан мина җибәрәсең? Минем «-Мортаза» тукталып тора әле. вакыт юк. үзен беләсең Казанда әдәбият мәйданында тагын нинди яңалыклар бар’ Яз Сагынып: дустың Фатих.
10.10.43
Нури гус!
Яңа елнын беренче көнендә ерактан үзенә һәм. үзен әйтмешли, илһамчыңа миннән кайнар сәлам Үзем хәзергә исән-сау әле «Рус кызы~н алдым. Рәхәтләнеп. игътибар белән укып чыктым Гомумән, бик ошады. Татар поэзиясенә куанычлы бүләк Шагыйрьләрчә дуслык белән сөйләшә торган кайбер урыннары бар. Алары инде исән-сау булып, очрашкач сөйләшергә калсын Поэзия фондыбызга уңышлы хезмәтең белән кулыңны кысам, тәбрик и тәм
Миндә артык үзгәрешләр юк Артык язган нәрсә дә юк Язасы килү генә бар. Хәзергә исән-сау. Тагын да көчле, яна әйберләр яз Бу яңа е л жннү һәм безгә илһам дәрьясы китерсен.
Дустын Фатих.
1 1.1944
Нури!
Ялкынлы сәлам Хатларыңны алып торам Рәхмәт Син эшлисен. ижат итәсең, мин шатланам һәм сокланам Минем менә берничә ай ин гс кулыма каләм алып, бер юл шигырь язганым юк Белсәң иде. һич кенә дә вакыг юк Ә язасы килә, башта әллә нинди темалар кайный Юк. миңа оешмаларыбыз бертөрле лә иҗат шартлары тудыра алмадылар
«Совет әдәбияты» журналын 7 нчс саныннан соң күргәнем юк Әллә чык мый. әллә җибәрмиләр Соңгы Казан, әдәбият хәбәрләрен ишеткәнем юк Ярый, хәзергә исән-сау бул Яна кызыклы хәбәрләр булса, ту гырак игеп хат яз Әминәгә миннән күп сәлам Гимн гәржемә игүгә катнашмадыңмы? Татарча текстны басылса, мина җибәрегез әле
Кулыңны кысып Фатих.
13 2.44
Шороф Мөдәррис хатлары
сугыш ялкынын ЧӘЧ
Ничек гә җылы хисләр язасым килә, йә ярый. дус. ү ген анда инде Мин кичә, төнлә, алгы сызыкгын кайттым, бүген тагын китәм
Кичә Фатих Хөснидән хат алдым.
Мин хәзер «Полководец» дигән аһәңле, югары пафослы зур оер әйбер эшлим Син укырсын. үзенә җибәрермен _
Нури' Син шигырьләреңнең күоесен безгә җибәр Безгә ул бик кирәк Бәлки. «Зоямны җибәрерсең һичшиксез, басылачак
Туганкай хәзергә гафу иг Менә полкка барып җитим. анда, ау лак блиндаж Ж сукыр лампа як.ысыила отыирак уа. патша Минем П1.ш авылым Чупрове райо ............................... Каракта авылы. Чу.р.,ле|о оареап ку.... - ш $а ................................................................................
Ulop-.ф
Дустым Изри!
«Сиңа озак хат яга алмавым өчен зымңны алдым. «Рус кызы»н алу белән үк
По.кни.ч почта W77J |.
Туганкай Нури!
Идрис Туктарның акыллы бер сүзен хәтеренә төшерәм >Ки г шәмне сүн дерә. ә ялкынны кочәйгә». Әйдә шулай булсын, аның шу гай бу туы яхшы га
Нури' Мин никадәр шаг. дустым Синең хакта. синең сугышчан югын һәм атаклы «Зоя» хакында мина гоманлы гына хәбәрләр килгәләде. ә мин кы п һәм өлешчә псих бер егет, синең соңгы уңышларын белән котырына котырын , ш.п ландым Сиңа рәхмәт әйтәсем килә, чын патриот. саф. олы хисле н ыйрь булуын өчен рәхмәт әйтәсе килә
Ян. туганкай, ялкын булып, үс гөл булып' Син сугыш төтенен су га гы-г
■ пкәләмә Хатынны һәм «Рус кы ,ср тапкыр укып чыктым Мин аны
хатымда сиңа киңрәк язармын дигән идем, ярый инде, хәзергә болай гына языйм әле.
Табигать шуның өчен дә ул табигать, анда һәртөрле могҗизалар булып тора. Кыш та шулай ук. Ил өчен, халык өчен булган кискен моментларда намусы бар кеше искиткеч сәләткә ия булганын күрсәтә. Бу көч, бу сәләт аның йөрә1еннән ярсулы ташкын булып агып чыга Мин сине сугышка кадәр шагыйрь итеп таныганым да юк иде. Ә хәзер синең иҗатка баш иям. Сукыр рәвештә түгел, идеал итеп түгел, ә намуслы рәвештә, шигъриятне аңлап, һәм астан түгел — яннан карап.
Менә шундый әсәрләр белән әсәрләнергә була. Шундый кешеләр белән көнләшә-көнләшә, этешә-тартыша үсәргә, татар әдәбиятының бәхете өчен бәген кочен сарыф итәргә мөмкин. Дөньяда дуслыктан, туганлыктан да өстен булган хакыйкать бар. менә шушы хакыйкатьне, мин. безнең арада мөгамәлә ничек кенә булса да, тартынмый әйтер идем.
Дөрес, безнең иҗатлар күп яктан төрле-төрле Минем үземнең юлым бар. синең үзеңнеке Минем үземнең туганнарым бар. синең үзеннеке. Әмма шигърият өчен уртак бер сызык бар. аннан кем дә чыга алмый, һәм әйтергә кирәк билгеле бер чорга кадәр шагыйрь аңар тиз генә керә дә алмый.
Мин синең поэмаңның гүзәл якларын санап чыгуны үземнең бурычым итеп куймыйм, тик шуны гына әйтәм. ул минем күз алдымда, синең фронтка китәргә рөхсәт алган Зояң кебек — ягъни күгәрчен баласы кебек очып йөри Поэма кул белән язылмаган, йөрәк белән. Кара белән түгел — кан белән Гакыл белән түгел — шашкынлык белән
Тик мин шунысыннан куркам, бу поэма синең көчеңнең эпизодик рәвештә иң югары ноктага җитеп, ялтырап калуы гына булмасын Дөньяда шундый хәлләр дә очрый Шуннан шагыйрь үз-үзен узып китә алмый. Хәзергә бу хакта бер сүз дә әйтмим
Поэмаңда шигырь төзелеше, техникасы ягыннан аксак урыннар бар Моны бик тиз һәм гаять оста рәвештә бетерергә мөмкин иде.
Мин сина тагын бер нәрсә тәкъдим итәргә телим. Син аралаш рифма белән язып кара әле, сына, ничек булыр.
Бәлки, син аралаш Кафияләргә бик начар карый торгансың. Әгәр шулай икән бу синең ялгышың Ә менә мин. аралаш рифма булмаса, яза алмыйм. Кечкенәдән бирле принцибым шушы. Кычкырып әйтәм бу яктан мин хаклы. Чөнки татар шигыре дә чын мәгънәсендә шигырь хокукын алырга тиеш.
Әллә ниләр генә язасы килә дә. сиңа мәгълүм ахры, минем бик тиз фикер туза. Кыскасы, үзебез яхшы 1ына яшибез әле. Шәһәрдә торабыз — хәзергә чыкмый Кайчан — кая?—шайтан белсен.
Шигырь язганым юк. Менә декабрь үтеп бара, ә бер генә кулай әйбер дә язмадым Яңа елдан кечерәк бер поэмага тотынырга исәбем бар. нәрсә килеп чыгар. Аның каравы, хәзер «Полк намусы» исемле пьеса бетердем.
Сиңа кайбер нәрсәләр язар идем дә. цензор бик усал бугай. Барын да сызып атар. Кыз кеше дә булса, кая керергә урын тапмассың. Кыскасы, бик нык итеп сүгенәсем килә Ни өчен диген. Басылган китапларның һәм журналның тиражы бик аз: 3000! Бу бит ахмаклык. Гонорар турында әйтәсе дә юк. хәерче өлеше Бу яктан яңалыклар булдымы, юкмы?
Син Буада торасың бугай Сиңа бер йомыш кушам. Минем институтта укыганда Шәрәф һибатов дигән бер дустым бар иде. Хәзер анын хакында белмим Ул Адав-Толымбай авылыныкы. Әгәр буш вакытың булса, яки махсус шуның өчен барып, аның хакында бел әле Ул авыл Буа белән янәшә генә Исеме Шәрәф, әтисе — Әхмәдулла, фамилиясе Ибәтов. Анын карт әнкәсе генә бар иде. Гомумән, сельсоветтан телефон аша булса да белеш әле Ул сиңа да таныш булса кирәк. Яхшы гына нәрсәләр дә яза иде.
Кайтып килергә туры килсә, һичшиксез. Буага таяр идем. Шунда бетерәм.
Сиңа саулык-исәнлек теләп Шәрәф.
Полевая почта IS7I5-A
Мударрисову Шарафу Хасиятулловичу
Басмага әзерләде Татарстан Дәүләт музее фәнни хезмәткәре.