Логотип Казан Утлары
Публицистика

Озын гомерле хат


Әйе. хатларның андые да була Ерак Сахалин атавында, чик буе землянкасында мине эзләп тапкан, самурайларны тар-мар иткәндә үзем белән ут эченә кергән, дары исе сеңгән сихерле ул хатны мин кадерләп саклыйм «Борын төшкән- чакларда ачып-ачын укыйм
Бер сәбәпсез хат язылмый Ә анын төп -гөнаһлы ■ кешесе мин үзем булдым
Бераз чигенү ясыйк
...Боек Ватан сугышы башлану!а күп тә үтмәде, нлнен хәрби картасына «Ерак Көнчыгыш фронты-дигән билгеләмә өстәлде Без хезмәт иткән Төньяк Сахалин гарнизоны да чик буе землянкаларына, дотларга, окопларга күченде
Самурайларның азынган чагы Үз башларына булгыры. дибез Мәкерле провокацияләр... Тон пәрдәсен ертып, безнең якка кинәт кызыл-сары ракеталар оча. Кайдадыр «банзай!» кычкыралар. «Гочкес» пулеметыннан такылдаталар та- та-та... Тавышыннан ук таныйбыз Разведчиклар өйрәнә иде андый коралларны да Атып караганыбыз да булды.
«Башлануы шулдыр» Төнге татлы йокыны хуш исле ылыс «түшәк»ләрдә калдырып, окопларга чабабыз, сугышка керергә приказ көтәбез
Мин ул чагында разведчиклар отделениссе командиры идем Взвод комсоргы да. Дивизия гәзитенә үзебезнең тормыштан мәкаләләр, зарисовкалар яз галыйм Ерак Көнчыгыш фронтында татар телендә чыккан «Тревога» гәзитендә (редакторы Бари Корбанов) шигырьләрем дә күрешәли. Тревогалар эчендә, без өстендә утыргандай яшәсәк тә. күңел төшенкелегенә бирелмәдек Хәтта күңелем дә бер поэма да житлегеп килә Герое да бар Сахалин каторжаны улы. карт солдат Мортаза Мусин Карт дигәч тә. безгә генә шулай күренгәндер Аңа 40 яшьләр тирәсе иде. Атасын тайгада агач баскан Анасын да югалткан Мортаза бик яшьлн ят им кала, чит кулларда тәрбияләнеп үсә Менә шул гаять сөйкемле, атабыз урынына күргән Мусин безне жәяүле разведчикларны тарихи каторжаннар сукмагы буйлап йөртте Озын бауларга тотынып баш әйләндергеч кыяларга үрмәләдек. Ил чиге буйларын капшап чыктык Кыскасы, сугышка хәзерләндек
Бөек Җиңү бәйрәмен каршылаганда, поэманы кәгазьгә төшереп. Мусннга Һәм атлы разведка взводында хезмәт игүче татар, казакъ сгетләревө укып күрсәттем -Әйбәт, диештеләр, җибәр. старшой (ягъни, старший сержант), йә Казанга, йә Уфага-
Мин. әлбәттә, хыялым түрендә йөрткән, төшләремдә күргән нурлы Казанга— «Совет әдәбияты» журналына юлладым аны
Поэма башында мондый юллар
Бу җиремнең кочып нарат зарын. Чәчәкләрен үбеп узам мин Бир урнынны
Ерак атаудагы
Солдат хисләренә. Казаным'
Ай ярымнан сон уңай жавап алгач, ышанмый да тордым Өнемме бу. аллә төшемме' дим.
Менә ул хат:
Хөрмәтле Әдип туган!
Сезнең «Атаудагы хисләр- дигән поэмагыз һәм ана тагып жибөргән хагыгыз «Совет «дабияты» рсдакцияссва (днмая. Камнш'1 кнлеп җитте Укып чык I ык хәтта берничә кеше, шулардан Кави Нәжмн. Газиз Иделле укыдык Мортаза солдат юкка гына -во' .Ш11 баш барма! ш курса! матанлер. ачыри асар бетнең егетларга да яхшы гаэсир кал 1ыр.ш Бстнеп калык баш бармак күрсагуы алай юмарт гүгсл-тугелен да. шу <м .ы -матур'- «матур айгет.................................................................................................................................... дни тстларси
Чатылдатып. башларын селкеп утырулар булды
Чынлап !., шигырьла бик кач .с ерымнар ........................ ..... ал .юраюар, «па. мока
чаклы күралмаган буяулар бар Мусни ү.с просто чатюю beijan Сема атау сгстларсчю ак чачле гарт солдат Муснп агага бпк күп сатам Потмагап «урпч
ның чираттагы № 7 гә керер һәм журналмын ул номерын Сезгә жибәрергә тырышырбыз. Ашык-пошык кына язылган бу кечкенә хат кисәге^ өчен ачуланмагыз. үзегез күбрәк һәм тулырак игеп язып торыгыз. Менә син. уйланмаган бер көндә яна бер шагыйрь килеп чыгып тора һәм үз авазы, үз почеркы белән. Изге юл булсын!
Сезнең киләчәктә дә әдәбиятта армый-талмый һәм күңелсез минутларда борын төшерми эшләвегезне теләп, хөрмәт һәм сәлам белән Фап«х Хөсни»
Нәрсәсе белән дулкынландырды соң үтә күренмәле гади генә шушы хат? Саф күңелдән язылган булуы, изге юл теләве беләндер. мөгаен. Бер карасаң. Фатих абый теленә ни килсә, шуны язгандыр шикелле. Ә юл араларында — образлар Мәктәптә иҗатын өйрәнгән олы язучы Кави Нәҗми күз алдыма килеп басты, журнал редакторы Газиз Иделле. Аларның «телләрен чатылдатып. башларын селкеп утырулары». Юлымны яктыртып, киләчәккә өмет бирде бу хат.
Мин яшәргә тиеш, дидем үз-үземә.—Казанга җиңүче булып кайтырга!
«Совет әдәбияты» журналының 1945 елгы 7 саны мине, самурайларны тар-мар иткәч. Тойохарэ (Хәзерге Южно-Сахалинск) шәһәрендә куып житте. Яраткан дустыбыз, атабыз урынына күргән ефрейтор Мусин арабызда юк иде инде. Безнең взвод разведкадан кайтканда, ул япон минасына юлыкты. Кыска вакытлы, әмма бик тә ярсулы, дәһшәтле, канлы бу сугышта күпләрне югалттык без.
Кемдер түгел.
Без өйрәттек
Самурайны корал салырга.
Туздырылды сугыш учагы Боек Тын океан ярында. Давыл кичтек.
Хәсрәт-ут эчтек.
Ни гомер бит өйдән киткәнгә...
Аулы солдат
Җиңү юлының Соңгы сызыгына җиткәндә.
1965 елда. Бөек Җиңүнең 20 еллыгы уңае белән. Сахалинның партия Өлкә һәм Өлкә башкарма комитетлары мине юбилей тантанасына чакырды. Илебезнең торле почмакларыннан килгән, сугышта үзләрен аеруча яхшы күрсәткән ветераннар арасында Советлар Союзы Геройлары, генераллар, полк командирлары бар иде Сержант составыннан мин бер үзем булып чыктым. Сутыш узган истәлекле урыннарда булдык, туганнар каберлекләренә чәчәкләр салдык. Бер атна эчендә миңа 16 очрашуда катнашырга, радио һәм телевидениеләрдән чыгыш ясарга туры килде. Гомергә онытылмаслык тәэсирләр белән Әлмәткә кайтып. «Яшьлек утравы» повестен язарга утырдым...
Фатих ага Хөсни соңыннан да минем иҗатыма битараф булмады. «Яшьлек утравы» повестен укып чыккач, аңардан бик тә сөенечле хат килде. Мактанудан түгел, шатланудан бер өзек китерәм.
.«Минемчә. бу китап татар әдәбиятында үзенә бер торле хуш ис. кырыс җил боркеп торучы «утрау» булып калыр аңарга «аяк баскан» кеше.lap башка бер җирдә дә таба алмаган яңа рәхәтлек табарлар.. Хәер-фатиха китабыңа, хәер-фатиха үзеңә... б.ХП.1974.»
Әдәби энекәшләрен барлап, иҗатка рухландырып торучы, «күңелсез минутларда борын төшерми» эшләргә әйдәүче аксакаллар — Татарстанның халык язучысы Фатих Хөсни шикелле изге затлар күбрәк булсын иде Озын гомер телим, озын гомерле хат иясенә!
Хәтер яралары
Гүрдәгеләр. Сезнең өлешкә дә Кошлар сайрый, алсу тан ата Кабере табылмаган полкташым Төшләремә кереп уята
Карый сыман минем күзем белән Сабыйларга, якты дөньяга Сөенәдер сыман яхшылыкка. Вәхшилеккә жаны кыйнала.
Тел тидерсә кемдер ветераннарга. Кан кош ансыз диеп, тикмәгә.
Жаным ронжи
Кагылма син. юньсез.
Изге хәтер бөек үткәнгә'
Туган илне сатсак. Илсез калсак. Чыкмас идек коллык, жәбердән Туар буын, күзәнәктә килеш. Керер иде күптән кабергә
Тумас идеи син дә. тәти егет. Кизәнсәң дә кайчак бабаңа Ә ул баскан, жанын аямыйча. Фашист белән синен арага
Яшьлегебез утта янлы диеп. Каһәрләмим узган гомерне Янсак яндык, ләкин жиңеп чыктык. Үтердек без явыз үлемне'
Хәтер яралары тиз төзәлми.
Аңлатуы кыен сөйләп тә Гүрдәгедер искә төшкән саен Кан сава да тора йөрәккә